БАБАЕМНЫҢ ТОРМЫШ ФӘЛСӘФӘСЕ: КЕШЕ ХАКЫ ИСТӘЛЕК
АяешА* әдип Әмирхан Еники белән Фуат Маннапче Мәскәүдә яшәүче күптәнге дустым Фуат Маннапов миңа бик кызыклы язмасын җибәргән Укый башлагач, язма гаять җитди бер мәсьәләне кузгатуы белән мине бик мавыктырды Фуат гади садә генә итеп, база чагында бабасыннан ишеткәннәрен яза Бабасы Тройцкида гомер сергән гади татар карты, исеме Хәкимҗан—бүрекче Хәким дип йөрткәннәр Тройцкий ул татарның злвк шактый зур дан тоткан сәүдә һәм мәдәни үзәге булган Анда яшәүче безнең халык та. ничек дим. әдәплерәк тә. инсафлырак та булган шикелле— бабай сүзләреннән дә шулайрак сизелә. Дустым Фуат та шул шәһәрдә туып үскән—аңа карап та моны әйтеп була: бик татар җанлы, бик инсафлы кеше ул Әмма бүрекче Хәким картның 5-6 яшьлек оныгы Фуатка сөйшгәннәрен мин. үзе бер бик гыйбрәтле тормыш фәлсәфәсе дияр идем Сез язманың башына куелган “Кеше хакы “ дигән сүзгә игътибар итегез әле.' Хәзерге заманда күп илләрнең конституциясенә төп маддә булып кертелгән гаять кирәкле бик зур суз ул "Кеше хакы" Менә ул "Кеше хакы ’ дигән төшенчә, бактың исә. безнең татарларда бик борыннан ук сакланып килгән әхлакый яшәү кагыйдәсе булган Хәким җан карт "Кеше хакы ~ның адәм балалары өчен күп яклы шакый бер зарурият булуын оныгына аңлатыл бирә "Күрше хакы ". “Бала хакы ". ‘Туган хакы “ кебек төшенчәләрне дә "Кеше хакы ’ уз зченә аш. ди ул. Менә шул шакый таләпләрне иманлы татарлар борын борыннан ук үзара мөнәсәбәтләрендә һәрвакыт исләрендә тотарга һәм үтәргә тырышып яишгәннәр Фуат Маннапов бабасын сагынып язган шушы истәлегендә моңарчы бездә ничектер юньләп телгә алынмаган, әмма халкыбызның рухи дөньясын аңлау өчен гаять мөһим булган бик кирәкле бер мәсьәләне кузгаткан. Әйткәнемчә, гади-садә генә язылган истәлеген укып чыккач, табигый рәвештә үзеннән үзе бик урынлы бер сорау туа: 'Кеше хакы "дигән әхлакый кагыйдә безнең хәзерге заман кешеләрендә бармы ул ?! Әллә инде бөтенләй онтылды, юкка чыктымы?. Укучы күңелендә шушы борчулы сорауны уятуы белән бик әһәмиятле дә Фуат Маннаповның бу истәлек язмасы.'. Әмирхан ЕНИКИ абаем... Минем бабаем бар иде. Ул бик ат ярата, ат тотарга рөхсәт итмәгән- нәренә гомере буе өзгәләнеп яшәде... Ул 1953 елнын суык свралсндә көтмәгәндә вафат булды. Әтием исә горисполком рәисен йөрткән, шәһәрнең ин яхшы атын сорап алды. Мәчеткә кадәр бабаемның җеназасын күгәреп илттеләр, мәчеттән зиратка бабайның яраткан, сагынып яшәгән атына салып алып бардылар. Әти атны көчкә тотып барды. Зиратка бик күп халык җәяүләп тә килгәннәр иде. Безнең Тройцкий шәһәрендә күп кешенең кушаматы бар иде. Кара Ибрай, Сучы Йосыф, Күркә Шәрип дип йөртәләр. Безнең бабайны Бүрекче Хәким диләр. Бабайны озатырга Сәгыйт башкорт та килгән. Анын өс шәһәрнең ин читендә, яр кырыена кәздән сылатып эшләнгән. Ат тотам дип, налогтан таланып, бөлеп беткән. Өендә самавыры да, биш тиен бакыр белән ямалган казаныннан башка әйбере калмаган. Жәй буе лесхозда печән чаба. Өенә барган кеше керә алмый азаплана Өй ишегенең тоткасы юк. Сәгыйт абзый көлеп утыра. Газраил килсә, бу бәндәнең эше бетмәгән икән дип борылып китәр иде. Ул атын бабай белән саубуллашырга алып килгән. Мич янына казакълар һәм кыргызлар кия торган колакчынсыз кышкы бүреген—томагын тез астына кыстырып утырган. Карт әкрен генә елый: “Хәкимҗан агаем, телен кешегә, камчың атына тимәде. Инде менә ялгыз мин генә торып калдым. Ничек була инде бу? Мине ятим иттең дә үлдең дә киттең...” Сәгыйт абзый үзе 1961 елны дөнья куйды. Ярый әле Хрущевның тагын бер яманлыгын күрә алмый китте. Зур заводларның эшчеләренә ашатырга ит беткәч, колхоз атларын суйдырып, ашханәләрдә ат итеннән күп итеп күмәч кушкан котлет ашаттылар. Сәгыйт абзыйның атын да, үзе үлү белән, фининспектор түләнми калган салым өчен, иткомбинатына, колхоз атларының соңгы юлына алып китте Бабаем кол түгел иде. Ул замананың явызлыкларына теше-тырнагы белән каршы, кеше хакын саклау, кеше булып яшәү өчен бөтен көчен куеп яшәде. Гитлер кем дә? Ленин, Сталин кем? Туган ил нәрсә? Сатылу, коллык нәрсәдән килеп чыга? Әхлак кагыйдәләре, дини кагыйдәләр турында бабаем мина аңлатып сөйләп утыра. Миңа нибары жидс яшь. Бабаем искиткеч матур әкиятләр дә белә. Аларны мавыктыргыч итеп сөйли. Бу әкиятләрне үскәч бер китаптан да таба алмадым. Кызганычка каршы, язып куймаганмын Бөек Ватан сугышы башланган елны җәй бик коры, яңгырсыз булып аптыратты. Дала көя, яна. Миңа инде 8 яшь. Икс тәгәрмәчле кечкенә арбаны өстерәп, елга буендагы инкел җирләрдән үлән эзләп, бабай белән унбер-унике чакрымга китәбез. Шулай йөреп көн аралаш сыерга үлән җыябыз. Комнан арба тартып кайтуы бөтенләй хәлне ала. Бабай арттан таягы белән арбаны этеп кайткан була. Ин кызыгы—су буенда ашап утыру, яки бабайны тыңлау Кояш эссесенә күперә башлаган катыкны барып җитү белән бабай чишмә суына тыгып куя. Елга буенда бабай гына белгән чишмәләр күп, сулары да боз эченнән чыккан төсле салкын, тешкә тия Сөйләгәндә бабаем бер кешене каргамый да, ачуланмый да. Ул һәр эш-гамәлнен ялгышлыкларын, кеше хакының бозылган жирләрен анлатып, сөйләп утыра Мин сабыйга житди игеп сөйли. Бабай үлгәч, читкә укырга киттем, хәрби хезмәткә эләктем. Ел саен, берничә көнгә булса да кайтып, бабаем зиратына барам, кырык елдан сон кайтканымда Б бабаем чишмәләрен эзләп карадым. Троицкида, Европаның иң зур электростанцияләреннән берсен төзегәннәр, мәһабәт буа-плотина эшләгәннәр. Елга буендагы чишмәләр су астында калганнар, ә урмандагы чишмәләр кибеп беткәннәр. Бсзнсн өйдә иң матур нәрсә стенага эленгән, шкаф кадәр зур борынгы сәгать иде. һәр өйдә стена сәгате, самавыр, казан була. Бабай үлү белән сәгатебез туктады. Сәгатьче Шиһаб абзый да рәтли алмагач, аны чоланга чыгарып куйдылар. Кайсы вакытта эш шул сәгатьтән генә торган шикелле булып куя Сәгатьне җибәрсәм, бабаем сөйләгән тормыш, кеше хакын саклап яшәү, бабасмнын матур кагыйдәләре кайтыр төсле була. Кибетләрдә эленеп торган сәгатьләрдән аерыла алмый уйланып азаплана торган гадәтем калды. Бабаем... Бабаем миңа кеше хакы нәрсә ул һәм аны бозудан нәрсәләр килеп <1ыкканын өйрәтте Ул хак сүзенең мәгънәсен бик кин итеп аңлый: чын. дөрес, нәкъ үзе, изге, гадел, кешенең өлеше, хокук, вәкаләт, бәя, эш хакын түләү, шәхси милек. Алла, Тәнрс, Ходай... Бабаем дөньяда яшәгәндә икс төрле төп кагыйдәләрне саклап яшәргә кирәк дип исәпли иде Беренчесе, Аллаһы Тәгалә, безгә акыл, сөйләшү сәләте һәм ихтыяр көче биргән. Ирекле ихтыяр, көчле акыл ияләре җәмгыятьтә аралашып яшәсеннәр һәм үз чамаларын югалтмасыннар өчен аларга дини кагыйдәләр бирелгән. Адәм галәйһиссалам яратылганнан бирле җыелып килгән шушы әхлакый кагыйдәләр белән әдәп, вөҗдан һәм оятның нәрсә икәнен белгән кешеләр генә жир йөзендә гадел хөкемгә лаек И"саннар була алалар. Болар—Алла11Ы Тагәләдән ингән дини кагыйдәләр Икенчесе, кеше хакын саклап яшәү кагыйдәләре Бер яктан, кеше хакы, ул чит кеше хакы кебек. Икенче яктан, ул минем кеше хакым. Кеше хакы нәрсә соң ул? Кеше хакы ул Ходайдан куелган, кешеләрнең бср-бсрсснә булган кара каршы бурычы. Уралдагы Уй дигән елга буенда Россиянен башка шәһәрләренә дә үрнәк булырлык итеп төзелгән бик матур кала тора. Ул минем туган калам—данлыклы Троинкий каласы Аның ярминкәләрендә Россия Азия илләре белән сәүдә иткән Шәһәрнсн бср-икс катлы өйләрен, челтәрләп чуеннан коелган коймаларын, капкаларын, зур ташлар җәелгән урамнарын матурлап эшләткән булганнар Революциядән сон 1953 елга кадәр шәһәрдә бер йорт та салмадылар. Мәктәп укучыларыннан матур челтәрле чуеннарны җыйдырып, металлоломга илттерделәр Мәчетләрен, чиркәүләрен дә ваткала- дылар. Шәһәрдә икс монастырь, биш чиркәү, католиклар чиркәве, синагога, жидс мәчет бар иде Тагар мәдәниятснен үзәге! Троицкиның үзендә Рәсүлия, Мөхәммәдия һәм Галия мәдрәсәләре булган! Дәрелмөгаллимәт мәктәбендә татар кызларын, Казан белән Уфадан алдарак, урысча укьгга башлаганнар. Анда Мәҗит Гвфури укыган, Крылов, Даль, Плсвако, Атилла Расих торган. Кыскасы, бик күп зыялылар чыккан шәһәр ул Анда кояшның радиация көче дә Кавказ белән Кырымнардан көчлерәк. Әйләнә- тирәдә үскән бодайлары гомер-гомергә чит илләргә китә барды Революциягә кадәр Троицкида сәүдә һәм тынычлык хөкем сөргән Әле сугыштан соң да, һәрберсе 500-600 сыердан торган биш-алты көтү чыгадыр иде Яшелчә, мал. ит, печән, иген, такта, он...—толкучка базарлары гөрләп торыр иде Кибеттә азык- төлек булмый дисәң дә ярый Халык бар нәрсәне базардан ала Урта Азия кешеләре дә күренгәлиләр Базарлар 25-30 гектар җирне биләп торалар. Хөкүмәт бик күп көч түгеп, җирен бетереп кенә, базарны туктатты, юк итте Хрущевның сыер тоткан өчен салган налогы дөньяны бөтенләй үзгәртте, харап итеп ташлады Мәчетләрнең дә ин матурларын сугыштан соң ваттылар Шәһәр башкарма комитеты урнашкан борынгы Шәһәр Думасы йортына каршы бик матур чиркәү бар иде Башындагы тәреләрен революция вакытында кәкрәйтеп бетергәннәр Шулай да Троннкига килгән бер кеше аңа сокланмый китми иде Чиркәү яныңда бакча Коймасы матур, челтәрле чуеннан. Ленин бакчасы дип йөртәләр Монда Ленинга куелган һәйкәл бар (бюст) Постаменты Николай патшаныкы. Абзыйлар бу һәйкәл яныннан узганда: "Николайның к.лә Ленин башын куйганнар'—дип җырлап узгалыйлар Алтмышынчы елларда матур чиркәүне шартлаттылар Ленин бакчасын бетереп, урынына өч катлы йорт салдылар, горисполком белән горкомга Шәһәрнсн ин матур җире юкка чыкты 1950-1951 елларда бабай белән әти, сыер утлыгының кырыена утырып, соиләшеп утыралар. Бабайнын: “Ул Урта Азия, Казакъстан, Украина, Кавказ китәр. Россия 11 кисәккә бүленер",—дигән сүзләре мине аптыраткан иде... Арттырып җибәрде, дигәнмендер. Бу сүзләр Империя ярым таркалгач искә төште. НЭП бетү белән бабай бодай жыя башлаган. Аты бар. Базардан сатып алып кайтканын кеше күрми кала. Ларларны утын, печән астына яшереп куйган. Озакламый бабай ике таш алып кайтып кул тегермәне ясап куйды. Ул арада сугыш башланды Машиналар чыгу белән Троицкий урамнарынын рәте китте Урыны-урыны белән урамнар үтә алмаслык пычрак була Мин чүпрәктән сырган читектән, агач калып бәйләп йөрим Барыбызның да әтиләребез сугышта, ә минем әле бабаем бар Мин бай малаймын. Башка балаларга ашарга талон бирәләр, алар барып солы боткасы ашап кайталар Ләкин без ачлык күрмибез Бәрәңге, тарткан бодай боткасы, сөт бар. Кайсыбер көнне бүген күмәч юк диләр Кичке ашка 18 жан булып утырабыз: дәү апайлар, җиңгиләр, туган апайлар. Уллары, ирләре сугышта Алар барысы да бабайга киләләр. Капканы ачу белән: “Абый җаным",— дип дәшеп керәләр. Әбием кечкенә генә буйлы, нәзек гәүдәле бер карчык иде. Ишек алды тулы бер көтү бала, ә әбинең чәе дә, ашы да бер минутка да соңга калмый Бабай да ашны көттерергә яратмый. Ашны да, ботканы да җәен казанда, кышын мичтә пешерәләр Кечкенә балалар да, зурлар да икешәр тәлинкә аш ашыйбыз. Кысыр ашны ашап туеп булмый. Зур, ике чиләк сыйган казан. Астында кояшта кипкән кизәкләр яна Өйгә черки керә башласа, әбием янган кизәк кисәген китек табага салып идәнгә куя. Өйгә төтен чыга, черкиләр качып бетә Безнең йорт базардан ерак түгел. Бабай базарга ат җикми чыкмый Кырыгынчы елны ул налогтан котылмак булып атын сатты, сыер гына калды Без торган йортнын күршеләрен бабаем ихтирам итә Күрше хакы өчен. Күршедә бер байның ике катлы йорты, һәр катында урамга дүрт тәрәзә чыга. Таякка таянып йөргән карчык, Фатыйма апа, шушы йортта тора. Аның икс улы бар. Фатыйма апа Исрафиле белән икенче катта бер бүлмәдә тора Исрафил революциядән сон казанын башы булып йөргән. Урлап, төрмәдә утырып чыккан Исмәгыйле гаиләсе белән беренче катта, бер бүлмәдә тора. Ул аклар ягында сугышкан. Исрафилен ата коммунист дип йөртәләр Көтү каршы алырга барган картлар, шул икс туганның, ничек итеп бер-берсенә каршы сугышканнарын сөйләтеп утырырга яраталар. Бу икс туган өч хәрефкә дә (КГБ га), бу тормышка да, берәүгә дә кирәкмиләр булып чыкты. Фатыйма апа үлгәч, әкренләп үлеп беттеләр Революция вакытында, Троицкига бер мулла гаиләсе күчеп килгән. Татар революционерлары шул мулланын гаиләсенә ябышканнар, җәберләгәннәр Мулла абзый чыдамыйча, бер көнне “Әһәмиятле сүзем бар",—дип, тегеләрне чакырып «шып бәддога укыган. Шул ук елны, дога тыңлаган революционерлар да, мулла абзый белән аның гаиләсе дә кырылып үлгәннәр Башка революционерларны чехлар кырып киткәннәр Бабай кеше каргаганны гына түгел, ачуланганны да яратмый. Каргыш белән ачулануны янәшә торган гөнаһ нәрсә итеп карый. “Каргыш дөрес булса, икесенә дә: каргаучыга да, каргалучыга да төшә, каргыш ялгыш булса, каргаучының үзенә генә төшә”,—ди. Яман уйлар әйләнеп кайталар, шуңа күрә һәр кешенең эше генә түгел, уе да саф булырга тиеш дип исәпли Беренче катта, бик кечкенә генә бүлмәдә, ярлы, ятим карчык тора. Кәҗә тога. Кәҗә тотучылар бик аз, алар хәлсез кешеләр Туксанынчы елларда Мәскәү тирәсендә, мул тормышлы кешеләр кәҗә тота башлаганнарын күреп, күршедәге ятим карчык искә төшкән иде. Татар мәктәбендә укыйм Урысчаны юньләп белмибез. Безгә "колхозник" белән “хәерче" охшаш сүзләр. Ишек алдына килгән хәерчегә: “Колхозник килде”,— диябез. Колхозникларнын кием-салымы хәерчеләрнекеннән дә сәләмәрәк була. Безнен бабай елда Коръән укыта. Башта барып бер аяксыз Җәмил хәлфәне чакыра. Аннан, зиратка барып, сакчы картны. Аны агач хәлфә дип йөртәләр Аннан сон мин абыйны чакырып кайтам Абыйдан сон күршеләрне чакырабыз Каршыдагы ике карчыкны, Исмәгыйл белән Исрафилне Кунакка алар киенеп керәләр Исрафиле генә Коръән укыганда башына кими, дога кылмый утыра. —Бабай, нигә мондый кешеләр чакырасын7 —Аларда өч хак бар Кеше хакы, милли дини кардәшлек хакы, күрше хакы Абыеңда да өч хак бар. Хәзерге заман үлчәве белән әйтсән, милли дини кардәшлек хакы икс хак булырга тиеш шикелле Ләкин бабай милли дини кардәшлек хакын бер хак итеп саный Кеше хакы, туганлык хакы, милли дини кардәшлек хакы, күрше хакы дигән сүзләрнең мәгънәсен бабай мина болай анлата: —Беренче дәрәжә булып кеше хакы тора. Ул Ходайдан куелган, кешеләрнен бср-бсрсснә булган бурычлары. Икенче дәрәжә булып туганлык хакы тора. Ул туганнар арасындагы бср-берсс- нә булган бурычлары. Өченче дәрәжә булып милли дини кардәшлек хакы тора. Ул бер милләт кардәшләре яки дин кардәшләре арасындагы бср-бсрсенә булган бурычлары Бабай милли кардәшләр белән дини кардәшләрне аермый, бер итеп карый Төрки телле халыкларга бер итеп, бердәмлек тойгылары белән карый: уйгурлар, казакълар, кыргызлар, башкортлар, карачайлар, азәрбайҗаннар бер агачнын ботагы, бер ботагын да сындырырга ярамый, берлек кирәк, ди Дүртенче дәрәжә күрше хакы тора. Күршеләрнең бср-бсрсснә булган бурычлары Кеше хакын яки үз хакынны бозу, күтәрү яки төшерү, ул харам нәрсәләрнең берсе. Хакы синең үзеннән әзрәк кешене мактап хакын күтәрү, ул үзеңне кимсетү, сатылу яки коллык билгесе була Үзеннән зуррак хаклы кешеләргә буйсынып яши белү яшүсмерләр өчен иң әһәмиятле нәрсә Яшүсмерләр ата-бабаларына буйсынып яшәүне зур бәхет, бүләк итеп кабул итәргә тиешләр Үлгән кешеләр—икенче дөнья кешеләре. Аларның хакын тере кешеләр белән бергә куеп карау кешенең х<зкын бозу була. Гөнаһ нәрсә. Бертигез хакны бозу коллыкка илтә, яки тынычлыкны боза. Бүгенге кулланылган атамалар белән әйткәндә, экстремизм, революция, фашизм, национализм, коммунизм, сатылу, коллык—болар барысы да, кеше хакын бозудан гына килеп чыгалар Бабай, Сталинның кем икәнен, анын бөтен яманлыкларын аңлап яши. Әмма халык аны үзенә хужа итеп сайлагач, анын хакы күтәрелеп китәргә тиеш дип карый Шуңа күрә Сталин үлгәнче түзәргә кирәк, ди Зур х;1ким ияләре халыкның вөҗданы, намусы булып торган кайсыбер шәхесләргә лаек дәрәҗәне мәҗбүри бирәләр, үзләрендә изге тойгылар барлыгын күрсәтеп яшәргә тырышалар, ди Мәктәгпә укыганда, кем булыйм дип бабай белән киңәшеп утырам —Улым, бик серле, яшерен эшкә барма, кирәгең беткәч үтереп куюлары бар Боларга ышанып булмый. Күпне күрдем .. Монын булуы бик мөмкин Бабай... Минем бабай! Әллә син тәкъдирдән хәбәр бирүче булдыңмы’ Әтием, бабайнын сабакларын үзенчә кыскартып, өч нәрсәгә әһәмият бир.» Беренчедән, һәр кеше үз исемен .елыштырмый яшәргә тиеш Кешенен исеме— анын туган илснсн бер кисәге. Икенчедән, анасын ихтирам итеп, анасын багарга тиеш Ана. ул туган илмен тагын бер өлеше. Өченчедән, үз авылын, туган жирен онытмый яшәргә тиеш. Бу өч нәрсәгә хыянәт »ггү кешенең бөтен хакларына да зыян китерәләр, хыянәтчене сатлык җанга әйләндерәләр. Әти, бу өч нәрсәнең берсен булса да бозган кешегә сатлык жан итеп карый. Бер сатылган кеше, ул дусларын да сатачак. Тормышта, мин шушы васыятьләргә таянып яшәдем Очраган юлдашларым саф, намуслы кешеләр генә булдылар. Аллага шөкер, мине бер кеше дә сатмады Хәким бабам каты авырудан терелгәч, мине—алты яшьлек кара малайны үзе белән алып йөри башлады. Ул шактый ябык, чандыр гәүдәле кешегә әверелгән. Анын күзләре зәп-зәңгәр. чәчләре коңгырт, сакал-мыеклары Marvp men кыркылган була Башында кара түбәтәй, йә соры төстәге каракүлдән тегелгән түгәрәк бүрек Өстендә якасын утыртып теккән, хас татарлар кия торган соры төстәге костюм Таякка таянып йөри Янында мин булмасам, очраган бер кеше —Хәкимҗан абзый, тайчыгын кайда7—дип тсңкәсснә тияләр Брежнев заманында туган Троицкига кайттым Беренче этажлар жиргә кереп, тәрәзәләре күмелә башлаганнар Өйләр җимерелеп ята Көлеп торган туган шәһәрем археологик казылмаларга охшаш булып калган Зиратында биш буын булып бабайларым, әтием ята. Кайбер җирдә казармага охшаган 4-5 этажлы “хрушевкалар” салып куйганнар Зиратына да “хрушсвкалар” салырга җыеналар. Далада, әйләнә-тирәдә башка урын юк диярсен. Туган шәһәрем, анда торган кешеләр, милләттәшләрем, кардәшләрем искә төшеп, “Фаҗигаи Казан” сүзләре күңелгә килә: “Оҗмах җирләр күрделәр дә гаҗәпләнеп тордылар: "Җәннәт җирдә торган икән, кабәхетләр”,— диделәр. “Үзгәртеп коруны" куанып каршы алдык. Бу тамашадан без бәйсезлек, ирек көттек Россия икътисады ансат кына күтәрелә алмаслык хәлгә килгәнен белә идек Ике миллион киловат көчле электростанция—Идел буендагы ике миллион гектар ин матур жирне суга батырып эшләнгән. Кем бер гектар җирне бер киловат көчкә алыштыра соң9 ! Бу—Россия икътисадының мисалы. Һәрхәлдә “үзгәртеп кору" тоталитар системаны бетерә алмалы. Янгырсыз күк күкрәү генә булды Кеше хакын таптарга янадан усаллар килде. Алар Империянсн күп кенә җирләрендә үз халкына каршы сугыш ачтылар. Ничә йөз менләп картын, яшен, балаларын—чечен булсын, рус милләте кешесе булсын—кырдылар Мәскәүдә торучы “кара малайны"—мине кара булганым өчен, пенсионер кара бабай булуыма карамастан, урамында, метросында, вокзалында тентеп тикшерделәр Халык кол Ул сугышнын яманлыкларын чеченнардан гына күрә Кеше хакы ирек аламы дип торганда усаллар хакы тагын җиңде Бу янгырсыз күк күкрәүдән сулыш алыр өчен һава җиңеләеп калса да. халык өчен тагы бер авырлык килде—хәерчелек. Ельцин идарәсенең котсыз билгесе—хәер сораучы күбәйде: сугыштан кайткан аяксыз кешеләр, картлар, балалар. Эчәргә өйрәтелгән халык, бу хокуксызлыктан, тәгәрәп эчәргә тотынды, әфьюнга ябышты. Ельцинның хакимлек иткән дүрт елында халыкның саны, дүрт миллионга кимеде 1913 елны Россиядә 200 милләт булса, “үзгәртеп кору” башланганда 100 милләт калган иде Совет заманында рус халкының эчеп кимүе башка милләтләрнең рус милләтенә күчүе аркасында күренми, беленми килде. Халкымны аякка бастырыр ният белән бабаемның васыятьләрен искә төшерәм Кеше хакын сакларга өйрәнсәк кенә без цивилизациягә кире кайта алачакбыз. Жир йөзендә яшәүче барча инсаннарның бер-бсрсенен хакын саклап яшәү кагыйдәләре, дин кагыйдәләре белән бергә, Ходайдан куела килгәннәр. Халыкка үзебезнен мәдәниятне үстерү, әхлаклы тәрбияләү юллары бирелгәннәр Ислам дине, мәгърифәт, һәр гаиләнен ныклыгы, сафлыгы, халыкның матур гореф-гадәтләре: тәртип, тәүфикъ, әдәп, вөҗдан, намус. Оятнын нәрсә икәнен белгән абруйлы кешеләр генә башка инсаннар белән үз хакларын саклап яши алалар. Безнен бабайлар киң мәгънәсендә югары мәдәниятле кешеләр булганнар. Хәзерге вакытта Россиянен милли сәясәте нигезендә һаман бөек державачалык коткысы ята. Онытыла башлаган үз горефгадәтләребезне искә төшереп, бабайларыбыз кебек яшәү генә татар халкын саклап кала алачак. Безнен бабайлар өчен кеше хакын саклап яшәү көндәлек тормышның кин кагыйдәсе булган. Икенче яктан, кеше хакыннан башка, бабайлардан килгән бердәмлек хаклары бар: 1. Милли дини кардәшлек хакы. 2. Туганлык хакы. 3. Күрше хакы. Бу бердәмлек хаклары халыкны туплый, милләткә көч бирә, ныгыта һәм фикердәшләр булып яшәргә булыша. Кеше хакын саклап яшәр өчен кешенен үзендә, күңелендә, рухында изге тойгылар булырга тиеш. Изге тойгы: Ходайга, дөньяга китергән анаңа, әби-бабайлар каберенә, үзеңнең токымына, туган илеңә... Кадерле исемнәргә Татарстан, Болгар, Казан, Сөембикә кебекләргә. Изге тойгыларны кешегә кайтару өчен яшьтән әхлакый тәрбия биреп, әдәп белән тәүфыйкны өйрәтергә кирәк. Әдәп, тәүфикънын башы—кеше хакына тимәү. Башка чарабыз юк Бабаем кушканча, кеше хакын саклап яшәп карыйк.