АГЫЙДЕЛНЕҢ АРЪЯГЫНДА...
йдәргали хәлфә белән ярлы малае Лотфулла дүрт ел бергә утырып урысча укыдылар. Хәйдәргали абый “Учител малайларына уйнарга иптәшлеккә” җитәкләп еш кына үзенең улы Мирсәетне дә алып килә Терекөмеш кебек тиктормас, хәрәкәтчән, \енга бик тә хирыс бер малай кисәге булып чыкты бәләкәй Мирсәет Хәйдәргали хәлфә остазына, Учител Мирсәет Бииишевкә зур хөрмәт күрсәтеп улына анын исемен кушкан иде. Инде кече Мирсәет туганнан сон Эстәрлебашта Мирсәетләр икәүләр. Дулкынланып үсә торган коңгырт чәчле, зәңгәр күзле, кечкенә гәүдәле бу үткен малайны күрше-күлән дә, таныш-бслешләр дә, белгән- күргән дә Бәләкәч Мирсәет дип кенә йөртәләр Ә Зур Мирсәстнен Эстәрлебаш авылы өчен исеме Учител Мирсәет, яисә Учител генә инде Әтисенә тотынып килгән Бәләкәч Мирсәет беренче көнендә үк икс малай белән “сугышлы уйнаганда" үзеннән яшь ярымга зуррак Учител улы Гомәрнс “бәргәләп”тә алган. Абзасына "эләккәнне" тиз шәйләп алган һәм ярыйсы ук “шүрләгән" Вәлиәхмәт туңкаеп идәнгә яткан да, икс куллап күзләрен томалап "качкан” Янәсе ул “күрми дә, белми дә" Шул беренче көннән үк Бәләкәч Мирсәет икс малай өстеннән дә “башлык” итә башлый. Хатынынын аптырап, зур ризасызлык белән сөйләгәнен Учител Мирсәет дәшми-тынмый тыңлаган һәм. үзенен адашының холык-фигылсн караштыргалап, үзенә сиздерми генә "чамалый башлаган". Байтак хәлләрне күреп күз алдыннан уздыргач, әйткән Хәйдәргали хәлфәгә —Син мине яхшы гына иттереп тыңлалс, Хәйдәргали абзый Белә- сснмс нәрсә? —Нәрсә, энем?! —CITHCH бу малаеңның холык-фигылен мин караштырып йөредсмйорсдем дә, бик кызык бер фикергә килдем бит әле —Эй, энем Мирсәет’ Монауы орчык буе малайның нәрсәен карагансыңдыр инде, белмим мин. Ана карап нинди фикер тусын иңде тагын'” Кит' Азрак кына үсә төшсен инде, ичмасам' —Алай түгел шул, Хәйдәргали абзый! Беренчедән, бу малай бөтенләй елый белми Егылса да, сугышса да еламый Чана шуалар иде өчәүләшеп. Шунда менә күрше Ваһап абзыйнын Хәйрулласы белән сугышты Мин шуларнын сугышканын күренмичә генә, тәрәзә аша карап тордым Минем малайлар курыкканнар, катнашмыйлар. Хәйрулла карга китереп тәгәрәтеп ега малаеңны, биргәли. Шуннан китә башлый Мирсәет шунда ук егылган җиреннән сикереп тора да, тагын барып ябыша Хәйруллага Хәйрулла Ахыры Башы I санда Х моны алып барып көрткә илтеп тыга. Тагын биргәли. Бу әллә ничек кенә иттереп ычкынып китә дә, сикереп тә тора, тагын тотына тегенәргә ыргылырга. Тегесе екканчы биргәләп тә ала. Башындагы, битендәге карларны сыпырып та тормый. Азактан белдем, теге малай боларның шуа торган чаналарын алырга маташкан икән. Сугышуы сугышу—чананы бирмәде барыбер. Туктадылар сугышудан. Икесе дә хәл алалар. “Китә инде хәзер Мирсәет!”—дип уйлыйм мин. Никтер эчемнән генә моның киткәнен теләмим үзем. Шуннан әтәч кебекләр иттереп сикереп Хәйрулланың өстенә кунды да, муеныннан борып көрткә екты. Өстенә менеп атланды да, акыртырга тотынды тегене. Илләмә биргәләде инде. Башы белән карга тыга, авызына кар тутыра. Шуннан Ваһап абзыйның хатыны чыгып, колагыннан өстерәп, малае өстеннән төшерде Мирсәетне. Хәйри торды да, үзләренә йөгереп кереп тә китте. Хәзерге көннәрдә Мирсәет чана шуарга чыкса, Хәйрулла юкка чыга да куя таудан. —Сугышырга баш кирәкми инде аңарга. Анысы шулай. Ул бала өйдә дә шундый—суксаң да еламый. Яхшы гына эләккәне дә бар үзенә. Юк, еламый. Туп-туры күзгә карап тик тора, суксаң. Икенчегә сугарга кул күтәрелми инде, шулай итеп карагач. —Мин сиңа сөйләп бетермәдем бит әле... —Шулаймы?! Гафу туган, гафу! —Бу бала үсеп җиткәч гади генә кеше булмаячак. Барлык жирдә, барлык эштә башлап йөри торган егет булачак бу малаең синең. Чөнки уенда да, шаярганда да, эштә дә—һәрчак алда йөри бу. Үзе дә шуны ярата. Ай-Һай, башка кешегә буйсына белмәс, ахрысы, бу малай... —Ат карагы чыкмаса ярый инде. Хәйдәргали хәлфә кулын селтәп көлде. —Юкка көләсең син. Шундыйга тартымрак булуы да бар. Ат караклары, үзең күреп торасың, барысы да тәвәккәл егетләр... —Ходай сакласын диген, энем. Ходай сакласын. Ул ат каракларының берсе дә үз үлеменә барып җитә алмыйлар бит. Тәвәккәл булсалар да. Ярты юлларында үтереп бетереп торалар, йә ияр өстендә бирәләр җаннарын, яисә авыл урамында халыктан кыйналып үләләр Ат урлаганда тотылып. —Бик ныклы иттереп укытып, белем бирергә кирәк бу малайга, дип уйлыйм мин. —Кулдан килерлек булса, укытырга тырышырбыз инде аны. Тик үзе нинди булыр бит. Ярый ла тырыш булса уку ягына... Хәйдәргали хәлфә белән бәләкәй Лотфулла дуслашып китеп, икәү бергә арифметика, география, урыс тарихын урысчалатып өйрәнделәр. Көннәрдән бер көнне Мирсәет Учител үзенең укучыларына урыс китапларында булмаган фаҗигале тарихны сөйләде. Ул урысларның 1552 елда Казан каласын алу тарихы иде... Зур бүлмә эчендә “чылт'’ иткән тавыш та юк. Төрле зурлыктагы, төрлечә киенгән, төрле төстәге татар малайлары Казан тарихын, үхчәренен борынгы бабайларының фаҗигасен тыңлыйлар. Хәзерге мизгелдә алар өчен авыл урамнарында чана шуу да, җиргә төшәргә тырышкан карларны бөтерә-бөтерә уйнатып өертеп, аларны читән, койма, абзар-кура, йорт ышыкларына китереп сырынтылар иттереп өеп йөргән эшкуар җил дә, бүген таңда җан тәслим кылган, әллә кайдагы чит патшалыкның Шипка дигән кальгасы янында кулын калдырып кайткан Чулак Гыйльфан бабай кайгысы да юк. Малайлар башында тик Казан каласы кайгысы гына. — .. Урыслар Казан каласының биек, калын, ике катлы диварларын өч айдан артык камап торганнар. Урыс гаскәренең саны 150 меңнән артык булган. Ә Казан каласын саклаучы сугышчыларның саны 30 мең чамасы гына булган. Урысларның патшалары бик тә явыз, бик тә усал, бик тә рәхимсез кеше булган. Каршы әйтсәләр, яисә берәр гамәле белән ошамаса, үзенең урыс боярларын да тереләй көенә этләреннән талаткан. Исеме Иван, кушаматы Явыз булган ул патшаның. Казанны басып алырга АГЫЙДЕЛНЕҢ АРЪЯГЫНДА . 13 килгәч, Казансу елгасының Иделгә койган җирендә чатыр корып, шуннан Казанны алу белән җитәкчелек иткән. Казанны ала алмагач, Аурупадан туп һәм дары белгече Бутлер дигән инглизнеме шунда, кемеңнеме— шуны бик зур акча түләп китергән Шул Бутлер белән өч меңгә якын чит ил белгечләре ялланып килгәннәр Барысы да башкисәр сугышчылар булган. Жир асты юллары казып өч урыннан шул Бутлер Казан каласы диварлары астына барып җиткән Диварларны өч урында шартлаткан. Диварлар бик каты җимерелгәннәр Шул урыннардан ач, канга сусаган урыс сугышчылары ябырылып, кара саранча болыты кебек кала эченә ыргылганнар. Ә Казан каласы бик бай кала булган. Бсзнен бабайларыбызда алтын-көмеш акчалар, хатын-кызларның бизәнү өчен асыл ташлардан ясалган әйберләре, затлыдан-затлы киемнәре бик күпләп булган. Кала эченә бәреп кергән урыслар кем узардай шул байлыкны талау өчен йортларга, урамнарга таралганнар, сугышуны кирәк дип тә уйламаганнар Безнен тере калган сугышчан бабайларыбыз бергә җыйналып тагын оешып алганнар да, өр янадан һөҗүм оештырып урысларга ташланганнар Аларны кисә, тураклый башлаганнар Куеннарына алтын-көмешләр тутырган, кулларына затлы киемнәр күтәргән урыслар, куркуларыннан сөрән сала- сала кире чыгу юлына йөгерә-кача башлаганнар. Качып өлгерә алмаганнары биек диварларның тышкы ягына сикереп аяк-кулларын сындырып бетергәннәр. Күпләре үлгән булып кыйланып, кала урамнарында тәгәрәп ятканнар. Бсзнен сугышчы батырларыбыз урысларны тоташлары белән Казан каласыннан куып чыгарганнар. Юан-юан бүрәнәләр тезеп кала диварларын яңадан күтәрә башлаганнар... Урысларның каладан качып чыккан гаскәр башлыклары патшаның чатырында җыйналганнар. Барысы да куркышып басып торалар икән Шулар арасында үзенең татарларын сатып урыска хезмәт итүен кәсепкә әйләндергән Шаһ Гали белән Камай морза да бар икән. Куркудан коты алынган Иван һөҗүмне туктатабыз, Мәскәүгә казггып китәбез, без бу татарларны беркайчан да җиңә алмаячакбыз, дип акырып-акырып елый икән. Тәхетендә утырган килеш Шул чакта сатлык Шаһ Гали алга чыгып әйткән: —Син патшасың! Ак атка атлан да чык, гаскәргә күрен. Менгән атың белән Казан кирмәнснә карап бар Сугышчылар күрсеннәр—патша исән, патша бар, патша сугышка чакыра! Казанны алу белән идарә итә Иван патша моңа каршы ризасызлык белдергән, башын селкегән. Кулы белән ишарә ясап, чатыр эченнән барлык кешеләргә чыгып китәргә боерык биргән. Шул чакта урыс попларының иң зурысы янында басып торган үзенең икс попына нәрсәдер пышылдап әйткән. Алдан сөйләшеп куелган буенча, шул ике поп. куркуыннан калтырап утырган патша янына килеп, акын карышуына әһәмият итеп тормыйча, икесе икс ягыннан, кулларыннан тотканнар да, чатырдан алып чыкканнар Чатыр янында патша өчен инде иярле ат әзерләп куелган булган. Куркуыннан Иван патшанын атка атланырлык та көч-куәте калмаган булган Икс урыс сугышчысы аны күтәреп атка атландырганнар Ин зур поплары атнын йөгәненнән җитәкләп, теге икс поп атнын икс ягыннан, өзәнгсләр яныннан атлап, патша сикереп төшеп качмасын дип саклап барганнар Алып киткәннәр Иван патшаларын Казан кирмәнс ягына каратып. Иван патшага ияреп барып барлык урыс гаскәрен өр-янадан кузгатканнар. Урыслар тагын яна һөҗүмгә күчкәннәр Урыслар алганнар Казан каласын Ин соңгылардан булып Кол Шәриф исемле барлык руханилар башлыгы, Сәетебез һәлак булган Ул үзенең шәкертләре белән, мөритләре белән соңгы сугышын Хан мәчете башында башкарган. Урыслар аны сөлгеләренә күтәреп мәчет башыннан ыргытканнар. Бүлмә тып-гын. Малайлар тавышсыз гына елыйлар иде Явыз Иван боерыгы белән Казан каласы эчендәге барлык ир токымын, имчәк баласы булган малайлардан алып, карт бабайларга кадәр— барысын да суеп бетергәннәр. Казансу елгасы мәет белән тулып, ярларыннан чыккан, Казан урамнарында адәм каны шарлавыклар ясап, елгалар булып аккан. Әсир төшкән, жәрәхәтле сугышчыларны урыслар куып Идел ярына алып килгәннәр. Су өстендәге бүрәнәләргә тезеп утыртып, су астында аякларын берберсенә тарттырып, нык иттереп бәйләп куйганнар. Шул бүрәнәләрне этеп Идел агымына чыгарып җибәргәннәр. Гәүдә авырлыгыннан бүрәнәләр әйләнгәннәр. Башлары су эченә кереп безнен шул сугышчыларыбыз тончыгып үлгәннәр. Су өстендә бәйләнгән аяклары гына күренеп торганнар, шул бүрәнәләр Идел агымы белән Самара, Сембер, Сарытау, Сары Чин, Әстерхан калалары якларына акканнар. Салларга дар агачлары ясап утыртып, урыслар һәр салга 20—30 ар татарны асканнар. Салларны да Идел белән түбән таба агызганнар. Дарлар астында карга-козгыннарга азык итеп әрдәнә-әрдәнә иттереп безнен сугышчыларның гәүдәләрен тураклап ташлаганнар... Безнен хатын-кызларыбызны, кыз балаларны урыс сугышчылары үзләренә кол итеп бүлешеп алганнар... Казан каласы, Казан дәүләте юк ителгән. Ханлыкнын байлыгын күп санлы кораблар белән, олаулар белән Мәскәүгә алып кайтып киткәннәр. Бик тә бай булган Казан китапханәсен урамнарга чыгарып өеп ут төртеп яндырганнар. Бүлмә эчендәге тынлыкны тик Лотфи мәхдүмнең сулкылдап куйгалаганы гына боза. Малайларның Казан каласын урыслар алуы турында беренче мәртәбә ишетүләре иде... Эчке киеренкелектән кызарып чыккан Мирсәет Учител кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып битен, күзләрен, җилкәсен, муеннарын сөртеп алды. Тирләп чыккан иде ул. Тавыш-тынсыз яшь түккән малайларнын күзләренә карап чыкты. Дулкынлануын басарга тырышып әйтте: —Балалар! Сез чын татар балаларысыз! Казан фаҗигасе һәрчак сезнең йөрәгегездә, исегездә булсын. Без, татарларның, урыслардан биш йөз елга элек үзебезнең дәүләтебез булган. Без алардан дүрт гасыр элегрәк яза белгәнбез. Ниндидер гөнаһларыбыз өчен, бик күп иттереп байлык артыннан куган өчен Ходай Тәгалә безне урыска буйсындырган. Шулай иттереп, безгә, татар мөселманга тиешле җәзаны биргән... Ходайның кодрәте киң! Килер бер заман—котылырбыз урыс коллыгыннан. Өр-яңадан үзебезнең дәүләтебезне төзербез. Без татарга хәзер белемле, затлы, иманлы, гыйлемле, батыр йөрәкле шәхесләр кирәк. Бу инде менә шушы сез укыган урыс ышкулын ачарга башы җиткән, ярдәме тигән Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләренең васыятедер. Ул әйтеп калдырганча, без татарга урыс теле дә бик кирәк. Үзебезнең ирегебез өчен. Җир шарында ниләр булганын без татарлар бүгенге көнне урыс теле аркылы гына белә алабыз, дигән ул. Хәйбулла да, Лотфи да мәхдүмнәр булсалар да, Лотфулла да ярлы балта остасы малае гына булса да—сез барыгыз да татар балаларысыз. Максатыгыз да бер—татарның азатлыгы өчен яшәү, кирәк икән көрәшү дә шуның өчен. Сез барыгыз да татар халкы өчен яшәргә, эш итәргә фарызсыз. Шуны онытмагыз укыганда да, яшәешегездә дә... Шул көннән башлап мәхдүмнәр Лотфулланың каталары эчен юешләүдән туктадылар. Җәй көннәрендә Мирсәет Бийишев хатынын, ике малаен алып Казан каласына кайтып китә. Кунакка һәм туган-тумачасын күрергә, яраткан Казанында аз гына булса да яшәп алырга дип. Анда аны инде картаеп бетеп барган әтисе-әнисе, өч абыйсы, ике апасы, тагын да өч энесе һәм бер сеңлесе көтеп алалар. Сагынып-сагынып. Ә Эстәрлебашта, Чуаш Ягына тауга күтәрелгән сукмакның сул ягында, башын такта белән япкан кечкенә өйгә күзколак булып күрше Гыйбәтулла бабай кала. Хуҗалар юл сәфәренә чыгып киткән көнне үк карт, Мирсәетнең яраткан йөнтәс Бохара песиен күтәреп кичләтеп кенә карчыгы янына кайтып керә: —Тот, карчык, бу мәхлук жан иясен. Кәҗә сөтеннән өлеш чыгар. Ә монысын инде Мирсәет улым бирде Тот песи белән бергә! Карчыгына ул өч тәңкә дә илле тиен көмеш акча тоттырды. —Песи караганнын, өен саклаганның хакы бу’ Чәй ал' Бөртеклесен. Кытай чәе булсын. Шакир мәгьзүм кибетеннән ал. Анарда арзанрак. Күптән чын чәй эчкән юк. Шунардандыр дип уйлыйм—берәр нәрсә уйлый башласам, күзләр әлже-мәлже килеп тик торалар. Күрәләр үзләре күрүен, тик анлатып күрмиләр. Башка барып җитми тиз генә күзгә күренгән нәстәләр. Эчкән чәй мәтрүшкә дә, кура жиләге яфрагы, аннан жыен юк-бар үлән шунда. Куе иттереп, сөтләп ясарсын. Ходай кушып Картнын карчыгы, күгәргән юка иреннәрен кыймылдатып укынырга тотына: —Писмиллахи-и иррәкмә-ән иррәк-ки-имм! Пиргәнеңә мен шөкер, кодаайкай-йы-ым минем Гыйбәтулла картнын карчыгы күрше Тәтсрбаш исемле чуаш авылыннан иде. Ул авыл Димгә барып коя торган Тәтер елгасы башланган урынга утырган. Гыйбәт карт егет чагында шул авылның бас саналган Пәдер чуашка ялланып эшләгән Кышкы суыклар якынлашып килгән караңгы бер көзге төндә изүенә, башына бик күп тәңкәләр таккан чуашларнын зәңгәр күзле, кара чәчле, чабаталы Марфа исемле кызларын җитәкләп Эстәрлегә алып кайтып киткән Гыйбәт Айга якын авылдагы бер кешегә дә күрсәтмәгәннәр, өй эчендә генә яшәткәннәр чуаш кызын Ай узуга өйгә абыстай чакырып китереп, чуаш кызын мөселман иттереп догалар укып, исемен үзгәртеп Мәхфия дип кушканнар Инде кырык елдан артык бергә гомер кичерсәләр дә, ни сәбәптәндер балалары булмады Марфа-Мәхфия урысларнын чиркәвенә дә, чуашларнын урманда урыс попыннан яшереп ясаган түмәр тәңреләренә дә барып табынып карады, файдасы тимәде. Инде картлыклары килеп житкәч “Улсыз пер җылаган, уллы мең җылаган!”—дип үзен дә, картын да юатып яши Мәхфия карчык. Корбан, гает бәйрәмнәрендә ап-ак яулыклар бәйләп, пөхтә, мату-р иттереп, мөселманча бар җиремә дә җиткереп киенеп, йорттан-йортка бәйрәм ашларына йөри. Кунак ашы—кара каршы, дигәнне онытмыйча үзе дә чакыра. Бер генә тамчы да чын татар хатыннарыннан артта калмыйча барлык татар ашларын пешерә белә. Үзенең дә күңелен күтәреп, җыелган мөселман хатыннарын да моңсуландырып, борынын аз гына тыңкышландыргандай иттереп, мәкам белән коръән сүрәләрен дә укый белә Мәхфия карчык. Ә аннан инде, кирәкле вакыты җиткәч, елына бер мәртәбә җаны сөйгән карты сагында Чуаш сукмагы белән каршы тауга үрмәли Киеме дә мөселманча, үзе инде чын коеп куйган мөселман карчыгы Мәхфия булган чуаш Марфасы Икәүләшеп, бер-берсенә тауга менәргә ярдәм итешеп тау башына менеп җитәләр. Эстәрлсбашка йөзләре белән борылып, Кыйбла тарафына карап дога укыйлар. Ул дога һәрчак Әлхәм” була. Аннан соң шул сукмак белән кабаланмый гына кояш баешы ягына сузылып киткән чуаш юлына чыгалар Тирә-яктагы яланнарга, якындагы һәм ерактан күгелҗемләнеп күренгән тауларга, күк йөзендәге әллә кашырга агылган күчмә ак болытларга карап соклана-соклана. Ходай Тәгаләнең икс жан иясе чуаш авылы Тәтсрбашка алып барган борынгы юл белән теркелдәп атлыйлар. Икесснен дә кулларында чикләвек агачыннан ясалган, кул тоткан җирләре шомарып матурланган таяклар, аякларында өр яна, тик башлары азрак очлырак, чуашчарак иттереп ясалган чабаталар Бу чабаталар чуаш бәйрәме өчен махсус ясалганнар Гыйбәт карт тарафыннан Чуашларнын Тәтербаш исемле авылларына барып житкәч. Гыйбәт карт авылга килеп житәрәк инде "чуашлана" башлаган карчыгын туп- туры бажасы йортына алып килә Ул йортта Мәх э-э Марфанын бертуган сенлссс Мэтру нә яши Керү белән сәлам бирә ' —Әссәлам-мәгаләйкүм, чуаш агай-энеләр Мәтрүнәнсн ире Микалай мөсшләренә эленгән, корымнан танылмый да торган “теге урыс тәресенә" карап торуны кирәк дип тә тапмый. Икс кулын алга сузып, татар баҗае белән мөселманнарча гына күрешә: —Вакалыйкем сәлам, бажакай! Әйдүк киләсең пезгә! Зур кунак пулып киләсең! Түрдән узыгыс!.. Шул көнне үк, кичен, күз бәйләнә башлаган вакытта чуаш авылыннан Тәтер елгасы агышы белән чакрым ярымдагы урман акланында чуашларнын борынгы бәйрәмнәре була. Йорт башыннан биш тиенләп җыйналган акчаны, рясасының тирән кесәсенә шалтыратып тутырган озын чәчле урыс попы отец Константин, Тәтербаштан унсигез чакрымдагы урыс авылы Карамалкага “кызына кунакка” чыгып киткән. Киткәненә ике көн икән инде. Чуашларнын бүгенге бәйрәмнәрен ул күрми дә, белми дә. Попнын ул бәйрәмдә “бер генә дә катнашы юк” һәм “Слава Богу!” булмас та! Шунлыктан поп чуашларнын борынгы бәйрәме хакында Эстәрлетамак архиреена хәбәр итеп тә тормый. Беренчедән, нигә дип инде аны борчырга? Икенчедән, чуашларнын ул бәйрәмен Христос белән Аллаһ бергә тотынсалар да туктата алмаячаклар. Хәер, Аллаһ андый ыгы- зыгыга тыгылмый да ул! Татарларның Аллаһлары даже Сабантуйны да туктатырга болашканы юк. Мөселман Алласының күнеле урысның Богына караганда киңрәк тә, мәрхәмәтлерәк тә! Башка халыклар диненә кысылмый. Гөнаһ булса да, отец Константин шулайрак иттереп уй йөртә белә. Аннан соң чуаш авылының сиксән җиде йортыннан бишәр тиенләп җыйган өч тәнкә дә сиксән тиен акча матур тавышлар чыгарып попнын кесәсендә чылтыр-чалтыр киләләр. Ул акча попадья өчен. Ә инде илле биш тиене, шалтырамасын өчен кулъяулыкка кысып төрелгәне, попнын рясасының яшерен иттереп салынган әллә кайдагы, эчтәге кесәсенә тыгып куелган. Попадьяга поп әйтәчәк: “Тиешле биш тиеннәрне чуашларнын кайберләре бирмәгәннәр! Ә теге илле биш тиен “кирәге чыккан чакта, эһ-һем, эһһ-һем!... акча кайчан да кирәк бит инде... хи-хи-хи... Попадьяга да авылда эш килеп чыга. Җәй буена кем биш тиенне түләмәгәнне белергә тырышып, попадья зур сәясәт-сөйләшүләр алып барачак. Ә Гыйбәт карт белән Мәхфия карчык баҗайларына барып кергәч, “бәйрәмчәрәк иттереп”, чуашча кием алмаштыралар. Мәхфия карчык, кыз чагыннан калган, суккан киндердән теккән, чиккән чуаш күлмәген кия, чуаш алъяпкычын бәйли. Тоташ тәңкәләр белән капланган очлы башлыгын кия. Муены, күкрәкләре тоташ тәңкәләр белән капланган була. Ире, чиккән Казан түбәтәен салып, шушы бәйрәм өчен дип айга якын кырдырмаган башындагы агарып беткән чәчләрен сыпыргалап куя. Бу инде житкән чәч белән булса да чуашка аз гына ошарга тырышуы. Камзулын, ап-ак терсәкләре ямалган булса да, әле янадан саналган күлмәген, буйлы, ярыйсы гына төпле ыштанын салып төрә дә, мич башына, “билгеле урынга” яшереп куя. Шуннан соң гәүдәгә бер чамалырак булган баҗасының чуаш киемнәренә киенә. Күлмәк-ыштан чуаш киндереннән. Тәнеңнең берәр урыны кычытса, кулны күлмәк-ыштан эченә кертеп тыгасы юк—кул белән киндер күлмәкнең, яисә киндер ыштаннын кирәкле җиреннән генә тотасың да, тәнне ышкыйсын. Кычыту хәзер үк бетә. Ә аякларга тездән югары итеп, тирәләп уратып тагын киндер ыштыр урыйсың да, чуаш чабатасы киясең. Киенеп килгән чабаталар авылга кергәндә чуашлар карасын өчен генә. Ә чын чуаш чабатасын баҗай бирә. Башы чабатаның чуртан балык башына ошап алга очлаеп тора. Сүстән өчләп ишкән озын киндерәсен аягыңның балтыры тирәсендә ун- унбиш тапкыр уратасың, тездән югарыга чыгарып тагын өч тапкыр урыйсың. Шуннан соң гына тышкы якка чыгарып очларын бәйлисен. Чыгып торган очларын киндерәгә кыстырасын. Куян колагы кебек тырпаеп чыгып тормасыннар. Югыйсә чуашча биегәндә сүтелеп китүләре дә бар бит әле аларнын. Чуаш чабатасының борыны да очлы булу өстенә, юкәсе дә киңрәк була. Озын, киндер, чиккән күлмәкне дүрттән үргән, чәнти бармактан азрак нечкәрәк сүс бау белән буасын. Шуннан инде киндер ыштаннын тирән ике кесәсенә дә вак акча саласын- Бик күптән булмаса да, һәр кесәдә унлап, унбишләп булырга тиеш Биегәндә чылтыр-чылтыр килеп тавышлар чыгарып торсын өчен. Гыйбәт карт шунын өстенә чуаш баҗасы биргән кыргый чия тамырыннан ясаган чуаш трөпкәсен дә каба Чуаш баҗасында да бар андый трөпкә. Тәмәкесе дә аныкы. Чия яфрагы кушып эшләнгән. Трөпкәне каба кабуын Гыйбәт карт. Тик акланга барып гөнаһнын зуррагына тотынганчы кабызмый Барлык булган, булмаган тәвәккәллеген җыйнап, үзен тәвәккәл булырга юмалыи-юмалыи шул гөнаһны кыларга хәзерләнә карт солдат. Ак падишаһ хезмәтеннән алып кайткан урыс гадәте буенча, елына бер мәртәбә, чуашлар бәйрәмендә. Гыйбәт карт (эченнән генә аны ‘ чуаш туе” дип йөртә) аягыннан тәгәрәгәнче хәмер эчә. Шунын өчен дип алып килә дә инде аны чуаштан мөселман булган Мәхфиясе Шулай булса да бәйрәм барган чакта Гыйбәт карт карчыгына тик Марфуга дип кенә эндәшә. Мөселман дине буенча булган аз-маз белеме (малай чагында дин дәресләрен ү зләштерә алмыйча байтак “тал чыбыгы ашаган” шәкерт иде ул заманында!) булган карт төлке—Гыйбәт карт болайрак иттеребрәк фикер йөртә: “Теге дөньяга баргач сорасалар, нигә Марфан белән чуаш бәйрәмнәренә барып гөнаһлы булдың, нигә анда хәмер эчтең, дип9 Болайрак китеребрәк җаваплармын инде мин аларга: "Ул Мәхфия дигән карчык чуашларнын Марфасы иде Минем тырышлыгым белән мөселман хатыны Мәхфия булды ул Вә һәм дә ул Мәхфиянең чуаш Марфасына бер генә тамчы да катнашлыгы юк!— диярмен. Тәмугка үземне тыксалар тыгарлар, тик карчыкны коткарып калырга тырышырга кирәк булыр Чуаш бәйрәме бик тә күңелле уза. Үзләре ясаган хәмерне чуашлар башта уймактан гына эчәләр. Шулай эчсәң, “башка тиз китә' икән' Чыннан да шулай икән—чуашнын белмәгәне юк! Башта уймак берәү генә була Аннан икәү, аннан өчәү булып китә Тиз-тиз йөри башлыйлар уймаклар. "Башка барып җитә башлагач”, ярыйсы гына зурлыктагы балчык савыт килеп чыга. Аны чуашлар "урыс крушкасы" диләр. Кулдан-кулга китә теге шайтан Уймактан эчеп шаулый башлаган башларын тагын да ныграк шаулатып, җилкенсенә башлаган күңелләрне тагын да ныграк җилкендереп “урыс крушка"лары чуашларнын зур кулларында уйнап- уйнап йөриләр. Бушап, кире көрәгәчегә кайталар Шуннан бераз вакыт узгач, чуашлар урыннарыннан кузгалып тора башлыйлар, акланга чыгалар. Араларында әле кыеш-мыеш басканнары юклар, күренмиләр Тик инде йөзләр кызара башлаганнар, хатыннары да ирләренә якынрак елышып баса башлаган Җайлап кына кузгалган кебек булса да. китә бию. китә җыр Кайсысы остенлск алганны әйтүе дә кыен. Җырлаганы да бии, биегәне дә җырлый Чуашлар кызганнан кыза баралар Тагын “урыс крушкасы" белән теге кыздыра торганны" өстәп куялар. Шуннан бер мәлне акланны яңгыратып кем у зардан тотыналар акырырга Чуашчалап түгел, татарчалап. Килгән кунакны хөрмәт итеп —Ыстапан дәдәй! Ычтапан дәдәй! Кая пезнен сыпыскы-ы! Хәмер башларына ныграк йөгергән саен чуашларнын татарчадан кычкырганнары көчәйгәннән-көчәя генә Кунак хөрмәтенә кычкырудан башка чуашларда тагын да бер хәйлә бар Урман тәңреләре хәмерне дә чуашлар үзләре түгел, ә татарлар эчә дип уйласын' Татарга сылтасаң да ярый ул' Татар түзә ул! —Хәмер эчкәннәр псс чуашлар түгел! Татарлар эчә хәмерне' Татарла- ар! Мсн.з пит Кибәт бабай үсс утыра-а! Менә пит' Татар нит инде ул' ТаТ1,Р ! , .. .... Эчкечелекне татарга сылтап бетергәч , чуашларга тагын Ыстапан - нары" искә килеп төшә —Ыстапа-ан дәдә-әй! Син каида-ауу9 ' Песней сыпыскы кайда-а 9 Тау-аай! Кычкырып чакырулар тоташ бер гүләүгә әверелгәч, Чәпүшкә чишмәсе ягыннан нечкә генә, чыйнаганга охшаган тавыш ишетелә башлый Җыр дисәң ачык кына көе сизелми үзенең, моң дияр идең—чуашта моң булмый бит инде. Тик әллә нинди генә бер уен коралынын чыйнап- чыйнап чуаш көен уйнаганы ишетелә башлый. Озакламый күңелле генә иттереп уйнаучы агачлар арасында үзе пәйдә була да, аклан га чыга башлый. Шулай итеп, бирегә тунын, бүреген йөнтәс яклары белән тышка әйләндереп кигән, чуашның кызыл путасы белән кат-кат урап билен буган, аякларына өр яңа, очлы башлы чуаш чабаталары кигән, ике кулына печтерелмәгән карт үгезнең тын тутырылган “янчыгын” тоткан бер карт чуаш атлый. Янчыкның бер очына баш бармак юанлыгындагы агач төрбә беркетелгән. Төрбәнең икенче нечкәрәк ягы картның авызында. Шуна өреп, карт бертуктаусыз “янчык” эченә тын тутыра. Янчыкның алгы өлешенә каен агачыннан бик әйбәт иттереп шомартылып ясалган берничә тишекле курай беркетелгән. Карт чуаш бармаклары белән шул курай тишекләренә басып-ачып, янчык эчендәге һаваны курай тишекләреннән чыгарып чуашча сызгырта, чуашча гыжылдата һәм чуашча жырлата иде. Акланны тутырып утырган чуашлар тып-тын булып сыбызгы жырын тыңлыйлар. Ник бер чуаш шауласын! Карт чуаш акланның кыры белән атлап китте. Аның артыннан кечкенә чуаш кызчыклары иярделәр. Аларга буй житкергән кызлар, яңарак кына килен булып төшкән киленчәкләр, балаларын күтәргән, җитәкләгән ир хатыннары, аннан сон вак-төяк малай-шалай, егет-жилән, яшь ирләр, ир урталары һәм ин арттан карт чуаш карчыклары, карт чуашлар иярделәр. Чуашның саламнан үргән тирән эшләпәсен киеп “чуаш карты” булган Гыйбәт бабай да шул “карт чуашлар” исәбенә кереп атлый. Салмак кына атлап акланны бер мәртәбә әйләнеп чыккач, Ыстапан сыбызгычы уң кулын һавага күтәрде дә, өстән аска каратып селтәде. Шул ук мизгелдә аклан һавасы дертләп куйды. Әллә кайларда, урман эчендә куркып уянган каргалар каркылдашып очтылар. Урман артындагы тауның таз, кырчынлы башы селкенеп куйгандай булды. Акланда чуашча җыр башланды: Инеш аша басма салдым. Нечкә таллардан үреп лә, Нечкә таллардан үреп. Ничәмә-ничә еллар инде чуаштан татарга әйләнгән хатыны кул астында Гыйбәт карт та чуашча җырларга ярыйсы гына өйрәнгән иде инде. Көйләрен дә белә чуаш җырларының, сүзләрен дә чуашча әйттереп җырлый... Атлап чыккан чакта басмам. Сыгыла да бөгелә лә. Бөгелә лә сыгыла; Мине көтеп торган ярым, Муеныма сарыла ла, Муеныма сарыла-а Зур акланны тирәләп йөреп байтак җырлагач, чуашлар акланга чәчелеп утырыша башлыйлар. Туган-тумача, агай-эне, якын дус-иш бергәрәк жыйналып, түгәрәк ясап утырышалар. Бала-чага, кыз-кыркынны, балигъ булып бетмәгәннәрне аклан уртасына җыеп, тезеп утырталар да, аларны ылкынганчы ашаталар. Ашап туенгач, уйнап-көлеп күңел ачу өчен аларга аклан уртасы бирелә. Ә аклан читенә утырышкан чуаш табыннары, уймактан эчүне онытып, балчык “урыс крушкаларына”, кырлы стаканнарга тотыналар. Байтак вакыт узып, инде ныклап кызгач, һәр елны берәр чуаш сөрән салып акырырга тотына: —Кая песней үсепеснең чуаш татарыбыс! “Ыстаканны” әйттерсен! “Ыстаканны!” Җырласын пескә-ә! Аклан “гү” килә: —Кая песнең Кибә-әт?! “Ыстаканны” җырласын! Ыстаканны-ы! Ч у ашлар бөтен акланнары белән Гыйбәт картнын җырлавын телиләр Ул да көттереп тормый, “тегенен” белән мөлдерәмә иттереп тутырылган кырлы стаканын баш өстенә күтәреп, ачыграк урынга чыга. Уеннар, шау-шу туктала: "Үсепеснен чуаш татары җырлый пи-ит!” Гыйбәт карт ун кулына тоткан тулы стаканын азрак һавада чайкый биреп, сул кулын биленә салып, ел саен бер үк җырны әйттерә Тик җырнын ниндие бит—чуашлар турында һәм аларнын ин яраткан җыры ул! Тавышы азрак карлыкканрак кебек булса да, моңы бар иде чуаш татарының: Чуашларнын исемнәре-е Пәдрий белән Ычтапа-ан, Үзем жырлап, үзем эчә-әм. Үземә тигән ыстака-ан... Аклан тулы чуашлар куанычыннан анын тирәләп үскән карт имәннәр дә дер селкенеп шаулый кебек иде: —Үсепеснен чуаш татары-ы-ы! Үсепеснен ыстака-а-ан!!! Эчәпе-ес. беткә нче-е!.. Табыннар тагын да ныграк кыза. Дөнья нужалары нужа булуларыннан туктап, чүпкә әйләнәләр Чуашлар гөрлиләр, эчәләр, җырлыйлар, жылыйлар, кочаклашалар, үбешәләр. Кыска-кыска гына, тиз-тиз генә иттереп тәпәләшеп тә алалар. Тагын утыралар табыннарга, тагын гөрлиләр, тагын җырлыйлар, бииләр. Икенче көнне кояш белән бергә шул акланда уянып китә Гыйбәт карт. Башы авылларындагы Гобәйдулла Көрпә коесындагы агач бадия кебек авыр һәм “авырта баш” дигән сүзләр белән генә аңлату җитмәслек итеп авырта. Ярылган, ахрысы—чатнап, чатнап сызлап авырта. Кисеп ташлар идең—яшисе бар! Авызы кипкән, теле авыз эчендә өскә күтәрелеп, аңкауга ябышкан. Куптарып алырлык түгел. Ынгырашып Map э-э-э... Мәхфиясен чакырырга да әмәле юк Үлә башлавы шулдыр инде, күрәсең'’' Шулай да сул кулын кузгата ала. Янында татар иренен уянганын көтеп утырган Мәхфиясенен жылы ботын сәрмәп таба. Татарчалый —Си...си...н...ме, карчы, -ы-ыккк9 ! —Мин картым, мин Ычкындырма кулыңны тоткан җиреннән. Хәзер хәл керер Тот шушыны, кой авызына Йотылыр, иншалла! Ыстакан туп-тулы “теге” икән Йа, Ходай! Нинди генә гөнаһлар эшләтми бу шайтан сидеге! Үзен ярлыкагыл инде9 ? —Ы-ы-ы-ыһ-һа-һа-а!!! —Эч. Эч! Аннан сон чишмәдә юынырсың. Эч! Инде аягына бассаң, Ходай кушып, кайтыр юлга чыгарбыз. Еллыгыңны алдын, булды! 1856 елны Кырым сугышыңда дошман Севастопольне штурмлап алгач, яшь солдат Гыйбәдулла Исмәгыйлов Севастопольдән Керчь каласына кадәр җәяүләп кача Шул Керчь каласына җиткәч, “Севастопольне югалту кайгысыннан”, урыс солдатлары аны тәгәрәгәнче хәмер эчертеп исертеп йоклаталар Шул урыс солдаты хезмәтеннән калган начар гадәте бар Гыйбәт картның—елына бер мәртәбә ул "туйганчы” хәмер эчәргә тиеш Шул эчеп тәгәрәү кирәк анарга Шулай эшләмәсә, ел буена туктамастан тиктомалга башы авырта . Кешегә Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән бик тә гаҗәп нәстә бит ул баш' Хуҗасы нәрсәләр генә майтармасын, нинди генә ялгышлар эшләп куймасын (гөнаһлар дияргә Гыйбәт картнын теле әйләнеп бетми), баш һәрчак үзенең хуҗасын ап-ак иттереп пакьлап, гаебен җиңеләйтеп, ә күп чакта бөтенләй юкка ук чыгарып та куя Елына бер мәртәбә чуашларнын Тәтербаш авылында хәмер эчеп тәгәрәп ятса да, Гыйбәт карт үзенен мөселманлыгын югалттым дип санамый Башы анын болайрак уйлый “Мин бит инде урыс кулы астына эләгеп, кеше кешесе булып, солдат хезмәте узганда, Рәсәйнсң ак патшасы карамагында булдым. Теге, тырышып йөгерә торган дунгызнын итен дә ашарга туры килде Урыстан булган дус салдатлар белән... хәмерен дә эчкәләдек инде. Кая барасын эчмичә?! Ул эшләр бит инде барысын да патша галижәнабләренен әмерен үтәп башкарылдылар. Шунлыктан ул кылынган (баш һаман да “гөнаһлар” дими!) гамәлләр, кырынрак эшләр патша кушуы буенча эшләнгән булгач... әнә шул урыс патшасыннан сорасыннар теге дөньяда. Аннан сон патша хәзрәтләре урыстан булса да Ходайга якынрактыр инде. Аны бит инде безнен өстән... Ходай Тәгалә үзе куйган! Патша—патша бит инде ул! Салдат кына түгел!..” Ә инде чуаш авызына килеп, акланда хәмер эчеп тәгәрәп ятканлыгы турында Гыйбәт картның башы болайрак иттереп фикер йөртә- “Йа, Ходай! Бер ел эчендә өч йөз илледән артык көннәрең бар Аларнын төгәл исәбен белеп тә бетермим инде. Мин колын, теге христиан динендәге чуаш Марфаны хатынлыкка алып, менә дигән мөселман хатыны Мәхфия ясадым анардан. Зур изгелек кылдым ислам дине өчен. Әй-йе бит?! Әй- йе! Шул изгелекнең әҗере итеп бер генә көн шушы элекке чуаш хатынының янында мин дә алар чуашы булып кыйланып алыйм инде. Ул хатыннын күңелен күрү миңа фарыздыр бит инде Шунлыктан ярлыкагыл инде ... минем елына бер көн чуаш балганымны?!” “Урыс крушкасына” салган ‘ шайтан коткысын” күтәреп эчеп куя да, Мәхфиясенә ияреп, ярылган башын бик нык селкетмәс өчен каты иттереп басмаска тырышып кайту юлына чыга башлый. Алар кайтырга чыкканда әле бер генә чуаш та уянмаган, урыныннан кузгалмаган була. Кайтып китәләр болар җайлап кына атлап. Чуаш авылы Тәтербашны чыгу белән сөзәк кенә озын үр башлана. Үргә каршы атлый-атлый Гыйбәт уфылдап куя. Доганын башындагы сүзләрен әйтмичә генә берничә сүзен әйтеп куя: —Әлхәмделилләһи раббил галәмин... Карты "төшереп калдырган” дога сүзләрен арттан килгән чуаштан мөселман булган карчыгы “җыя килә”: —Әгүзе биллаһи миннәшәйтан иррәжим, бисмиллаһи иррахман иррахиим... — иййәкә нәгбүду, иййәкә нәстәгыйн... Карчыгы шул дога сүзләре алдыңда булганнарны өстәп килә: —... мәлики йәүмитди-ин.. Ике мөселман җаны шулай, "кичә чуаш булганнарыннан” дога укып, арына-арына хәмер эчеп гөнаһланган ханнарын "изге мөселман юлына альт чыга башлыйлар." Кичәге гөнаһларын юл буена сибеп, коеп, догалар укыиукый мөселман авылы ягына карап юл тоталар. Бускын дигән чокыр янына җиткәч, борынгы, иске ташландык юл белән уңга борылып, Ак Чагыл тавы ягына кереп китәләр. Борынгылардан калган истәлекләр буенча, шушы юл белән атаклы ат карагы Камчы Бакый Ырынбур ягында әби патша гаскәрләреннән жинелгән Пөгач патшаның калдык сугышчыларын Ак Чагыл янындагы Бускын чокырына алып килеп яшергән, имеш. Исеме дә шуннан башлап аталмыш. "Бускын Чокыры..." Ике картаеп килгән жан Ак Чагыл тау астында, ак ташлар арасыннан ургылып чыккан чишмә янында туктыйлар. Алмашлап тәһарәт алалар да, яшел чирәмне намазлык итеп, кыйбла тарафка карап намазга басалар. Гыйбәт бабай азан әйтә, карчыгын намазга чакыра. Әби картыннан бер адымга сулда, ике адымга артта урын ала. Картның азан әйткәнен иреннәрен кымтап, сүзсез генә тыңлый. Картына кушылмый. Чөнки хатын-кызга азан әйтү дөрес булмас. Гыйбәтнен тавышы ялан-кырларны яңгырата: —Алла-а-һу әкбә-ә-р!!! Дүрт тапкыр кабатлаганнан соң ике мәртәбә. —Әшһәдү әллә иләһә иллалаһ!—яңгырый. Азан әйтелеп беткәч икәүләшеп намазга керешәләр... Намаз тәмам булганнан соң челтерәп аккан чишмә тавышын, сайрар кошлар, агачлар шавын, үләннәрдә кыштырдаган бөҗәкләрне тынлап икс җан бик озак итеп үлән өстендә утырдылар. Берничә тапкыр учлап чишмә суын эчтеләр, хәмер исеннән арындылар Кичә кичен, төнен, иртәсен хәмер эчеп, чуашча жырлап-биеп гөнаһлы булган ханнарына ял бирделәр. Ходайдан үзләрен ярлыкаун үтенделәр. Тирә-яктагы гүзәл табигатьнең ирегендә утырып, аның хозурына буйсынып тынычлан-ганнан тынычлана бардылар. Карты узган тәүлеккә нәтижә ясагандай сөйләнеп китә: —Шула-ай, Мәхфиякәй! Чуаш булса да, синең туып үскән авылын бит инде Тәтербаш Синең бала чактан ук күреп үскән чуаш ту... бәйрәмнең бит инде-е... Карчык та картының үзеннән ниндирәк сүзләр көткәнен яхшы белә. Болайлар иттереп “кунакка йөрүләре” беренче генә ел түгел. —Рәхмәтләр яусын инде сиңа, Гыйбәтуллакай! Күрдең, бәйрәм иттердең минем чуаш күңелемне Инде тагын бер елга мин сиңа мөселман хатыны да, татар хатыны да булырмын Киләсе елга килмәбез, булмаса. —Әһә! Шулай дисеңме9 Килмәбез, дисеңме9 ! —Гөнаһтыр инде болай бәйрәм итү Ходаебыз алдында? Карты уйланып, дәшмичә азрак утыра. Аннан сон үрелеп карчыгының ак яулык кырыннан чыгыбрак торган чал чәчләрен яратып сыйпый. Карчык аның сыйпаган кулына ике кулы белән ябешә дә, аны үбәргә тотына —Йә, йә, син нәстә инде тагын9 !—ди карт йомшарган тавыш белән.— Ярамый алай, тукта. Мин бит сиңа, кул үптерергә урыс пупы түгел. Ирен мин синең... Исенә төшә: — Киләсе елларга хәтлек яшисе бар бит әле, карчык. Килү- килмәүләр— Ходай кулында. Тереклек итүдән тора Вакыты җиткәч күз күрер—килербезме, килмәбезме.. Урыныннан авыр гына итеп кузгала да, кулын биреп карчыгына торырга ярдәм итә. Киләсе елга да киләсең белеп сөйли карт төлке —Әйдә, карчык, атлыйк авылга. Ходай үзе ярлыкасын иңде безне. Әллә ни зур гөнаһларыбыз юк-юклыкка Аллага шөкер! Вак-төякләрен намаз укып Ходайдан ярлыкау сорарбыз дип уйлыйм инде мин. Ярлылык белән нужа баскан тормышта яшәүче икс жан бер-бсрсен саклап, кулларыннан килгәнчә ярдәмләшеп гомер итәләр. Менә хәзер дә үлән каплаган борынгы ташландык юл белән авылга карап тау түбән атлыйлар. Карты аз гына алдан, үзе генә белгән уйларга уралып атлый. Тик ул уйларны хатыны Мәхфия белергә тиешле түгел шул Ырынбур каласында сыңар аяклы табиб Власов Николай дигән бер кеше яши. Алар Севастополь каласында төреккә, француз белән инглизгә каршы бергә сугыштылар. Гыйбәтулла аның тездән түбән өзгән аягын чалбар каешы белән кысып бәйләп канын туктатты Шуннан соң чигенгән чакта, өч чакрым араны һушын җуйган Николайны күтәреп барды Гыйбәт солдат Шул кылган батырлыгы өчен Гыйбәтуллага урыс тәресе татырга иттеләр. Күкрәгенә Әфисәрне коткарып, күтәреп алып чыккан өчен Тәре тагылырга тиеш булган күкрәген ике куллап каплады да, каршысында тәре тотып торган полк командиры полковник Никитинга әйтте Гыйбәтулла: —Нилжә крис адивайт мөселманга Аллах ни визит Динга нужна. Полковник көлеп жибәрде Тәре урынына түгәрәк медаль гына такты Гыйбәтнен тәгәрмәч кебек түгәрәк тә, кин дә күкрәгенә Шуңа өстәп биш тәңкә акча тоттырды Тәре булмыйча, түгәрәк бер нәмәрсә генә булса да такканы юк Гыйбәтнен урыс медален түшенә Мөселман җаны кабул итми Ырынбурдан пар ат белән китеп үзе тапты Власов Гыйбәтулланы Сугыш беткәнгә җиде ел дигәндә Гыйбәтулланың тартынып кына сөйләгәнен тыңлады да, үзе белән Ырынбурга алып китте Бик яхшы хастаханәсе бар икән Власовның Тикшерде ныклап һәм әйтте Гыйбәткә: —Бала ясый алмаячаксың, дус кеше Орлык ясый торган җирләрен суык тигәннән эшләмиләр. Балаларыгыз булмаячак Ни эшләсен Гыйбәтулла?! Башны ташка орып булмый. Яшәргә генә кала, Ходай тарафыннан бирелгән язмышыңа буйсынып... Гыйбәт карт чуашларнын елга бер урманда үткәрелә торган борынгы бәйрәмен һәрчак менә шулай уздыра. Үзенекеннән бигрәк чуаштан чыккан хатыны Мәхфиянең күңелен күрергә тырыша ул. Елына бер тапкыр чуаштан чыккан Марфаны хәмер эчертеп, туйганчы җырлата, тыпыр- тыпыр китереп биергә дә рөхсәт итә, чуашча туйганчы сөйләштерә һәм икенче көнне Мәхфиясен мөселман авылына алып кайтып китә. Рәхәт күп булмый ул! рам чирәмендә шара сугып уйнаган малайлар яныннан Таз Бакыйр дип йөретелмеш егет ат белән узып китте. Малайларны котыртып узды: —Йөгерегез, малайлар. Анда мәчет янында Акмулла бабай килгән. Китап, кәнфит тарата. Үзе җырлый, үзе курайда, кубызда уйный. Минем вакыт юк, тегермәнгә барасым бар. Югыйсә, китми идем мин аннан... Малайларда шара сугу кайгылары китте. Кемузардан таякларын ташламыйча мәчет ягына йөгерделәр. Алар хәлләре-тыннары бетеп барып җиткәндә, мәчет янында байтак халык җыйналган иде инде. Кысыла, төртелә ал тарак үттеләр. Алмачуар бия җигелгән арба тирәләп уратып кешеләр басканнар Иң алда, Алланын кашка тәкәсе булып, малайлар өерелешкәннәр инде. Байтак кына егетләр, ир урталары һәм авыл картлары да барлар. Хатынкыз берничә генә. Алары да аерым бер кечкенә төркем булып, шәл читләре белән битләрен каплап басканнар. Малайлар барып җиткәндә арба яныннан сузып-сузып курай моңы ишетелә иде. Лотфулла иң алга чыгып басты. Арбага азрак арты белән терәлгәндәй итеп баскан, өстенә ак чапан кигән, башына чалма ураган, бите, куллары кояшта янып каралган, яртылаш чаларган кырма сакал-мыеклы, алтмыш яшьләр чамасындагы бер карт икән курай гыжылдатучы. Басып торучыларны курай моңы тулысынча биләп алган, гүя инде аларны ак кылганнар баскан моңсу далага, урман-яланнарга, тауларга, кыя ташлар арасына алып киткән. Башына солы салган капчык кидерелгән алмачуар бия коерыгын сирәк-мирәк кенә селкеткәләп тыныч кына басып тора Солы чәйни. Дирбияләр бар да каештан. Шлея-йөгәннәр җиз белән бик матур иттереп бизәкләнгәннәр. Дуга сарыга буялган һәм шуның өстенә яшелдән матур иттереп төрле яфраклар төшерелгәннәр. Арбанын тәҗесе чәнти бармактан аз гына нечкәрәк тимерчыбыктан ясалган. Тәгәрмәчләр нык күренәләр, күчәннәре сумалага катырылганнар. Ә тәгәрмәчләр үзләре яхшы тимер белән бик оста иттереп кыршауланганнар. Арба астында, дүрт тәгәрмәч арасында ике катлы иттереп тартмалар ясап куелган. Тартмаларнын тоткалары асылынмады иттереп сары җиздән эшләнгәннәр. Арба үзе тоташы белән яшел төскә буялган. Ә тартмалар ак төстәләр. Аты—яхшы тәрбия күргән көр алмачуар бия. Өстендә дә, хәтта аяк бәкәлләренә кадәр бер генә җиреңдә дә пычракның әсәре дә юк. Бабай курайда уйнавын туктатты да, үзен уратып баскан халыкны барлагандай карап чыкты. Күзләре бик тә нурлы иде картның. Тамагын аз-аз гына кыргалап торды да, бик көчледән булмаса да, үтә дә моңлы тавыш белән җырлап җибәрде: Кара да-а гына-а урма-а-ан, карашы тө-өн,— Яхшы атла-ар кирәк үтәргә.. Мәчет урамында җырнын соңгы авазлары тынып бетмәде, курай моңы "Карурманны" дәвам итеп альт китте. Курай туктауга бабай шигырь сөйләде һәм шуның белән чыгышларын тәмамлап куйды. Чем кара күзләре У тулы нур, мәрхәмәт, җыр һәм шигырь иде бабайнын Лотфулла чамалап аллы— берничә малайның кулында китаплар бар иде Димәк, алар килеп җиткәнче бабай инде китаплар тараткан Үзенен китапсыз калганына Лот<|зулланын кәефе китә башлады. Бабай арбасыннан сөяннән ясаган шома агачны алып икегә аерып ачты да, шунын эченә кураен салып ябып куйды. Агачның эче курай урнаштырыр өчен чокып ясалган һәм йомшак соргылт чүпрәк белән капланган икән. Савытны ябып, ике башыннан дүрттән үргән сүс баулар белән бәйләп куйды. Арбасы астыннан бер тартманы тартып алып ачты да, курай салган сөянне шул тартмага салып, кире урнына этәреп урнаштырып куйды. —Ярар авылдашлар, мин кузгалыйм инде. Мөхәммәт Шакир хәзрәтне дә күрәсем бар иде Иншалла, сезнен белән тагын күрешергә язсын Шул чак Лотфулла үзенен кычкырып сораганын сизми дә калды: —Акмулла бабай! Мина да китап бир әле9 ! Акмулла арба үрәчәсеннән дилбегәсен чишә башлаган җиреннән туктап калды. Сәерсенгән караш белән тавыш килгән якка борылып карады һәм ялан аяклы, башына кара кәләпүш, ямаулы чалбар һәм иске генә күлмәк кигән, кулына шара суга торган кәкре башлы таяк тоткан малайны күреп алды Малай картның сөйкемле, җылы карашы үзенә табан тартканнан алга атлап куйды —Кита-ап бир инде, Акмулла бабай9 ’ Малайның үтенүе, сусап үлер дәрәҗәгә жигкән кешенсн су сораганы кебегрәк тоелды Акмуллага. Шул кадәр үтенеп китап сораган сабыйны күрү карт остаз өчен зур шатлык иде. —Укый беләсеңмени9 Бик бәләкәйсен бит әле —Мин биш яшьтән үк укый беләм инде. —Кем улы син9 —Зәйнетдин Балта улы. Акмулла Зәйнетдин Балтаны белми иде, ахрысы Сорады —Әтисн балта остасымыни9 —Әй-йе. —Ә... ни картәтиен бармы сон9 —Бар. —Исеме ничек картәтиеңнен9 —Картәти минем Әбсннәгыйм исемле. Кучер ул. Акмулланың йөзе яктырып, тагын да ныграк нурланып китте —Ә-ә-ә! Әбсннәгыйм синен бабаңмыни инде-е? Картәтиен диюе- ем? Харис тарханны йөрсткән күчерме? Малай, бабасы Әбеннәгыймнен һәр чак мактап сөйләгәненнән Харис тарханный кем икәнен яхшы белә иде. -Әй-йе Хәзер ул Мөхәммәт Шакир хәзрәтнең күчсрс инде —Шулаймынн-и' Мин бит синең бабаң Әбсннәгыйм белән дүрт елга якын мәдрәсәдә бергә ятып укыдым Шул дүрт елдан уза алмады ул Укырга, язарга өйрәнде дә. тайды мәдрәсәдән. Ат җене кагылган малай иде ул тумыштан ук Әй-йе Илләмә дә талчыбыкны күп ашады инде укымыйча Хи-хи Хәлфәбез Зәки Шәмсетдин колагын бора торган ыс анын Сукыр шагыйрь иде мәрхүм. Тик Әбеннәгыймне барыбер укыта алмадылар Картәтие аны укытыр өчен әллә күпмеләр мәдрәсәдә кунып та ятты. Юк Чынлап менә ат жене кагылган малай иде шул ул Ала-ай’ Әбеннәгыймнен оныгы булып чыктың бит әле син' Кызы- ык' Кая эзләп карыйм инде алай булгач сина берәр китап Беткән кебек иде бит әле9 ' Ул өстәге каттан бер тартманы ачты да, ике китап китереп чыгарды Сул кулы белән китапларны Лотфуллага сузды Малай китапка үрелә генә башлаган иде. сул кул янында ун кул пәйда булды Уч төбендә зур гына сары төстәге шикәр кисәге ята иде Малай сәерсенеп бабайга күтәрелеп каралы. Акмулланың күзләре тулы көл у. шуклык иде — Икесе бер кешегә бирелми Йә шикәрне генә аласың, йә китапны гына. Лотфулла, уйлап тормастан, ике куллап китапларга ябышты. —Сөбханалла!—диде Акмулла бабай.—Асыл малай икәнсең. Тот инде болай булгач шикәрне дә. Тот! —Рәхмәтләр яусын сиңа, Акмулла бабай, китапларың өчен. Клтап булгач җитте, шикәр кирәкми дә мина. Исән-имин йөре, юлларында авырлыклар күрмә. Ходай сакласын сине. —Амин, шулай булсын, улым. Рәхмәт яхшы сүзенә. Тагын бирер идем дә—бетте китаплар. Бер унлап кына урыс китаплары калды. Аларны син укый белмәссең шул, бирсәм дә... Лотфулла кыяр-кыймас кына иттереп әйтте: —Урысча укый беләм мин... Дилбегәсенә үрелә башлаган Акмулла кискен хәрәкәт ясап малайга табан борылды: —Синме-е? Урысчамы-ы? —Ы-ы! Мирсәет Бийишев абыйда кышын укыйм мин. Туктамыйча, тотлыкмыйча укый беләм. —Син ничекләр барып эләгә алдын ул ышкулга. Анда бит бай малайлары, хәлфәнекеләр генә укыйлар. Аларның да теләгән берсе түгел —Мин Чибәр апага малайларын карашам, идән себерәм, бәрәңге әрчим, йомышка йөрим, кар көрим. Шуның өчен миңа Мирсәет абый ишек төбендәге өстәл артында утырып дәрес тыңларга рөхсәт итте. —Әрифмитикәне дә беләсеңме? —Кушуны, алуны—яхшы беләм. Дробь дигәнне, тапкырлауны, бүлүне әле өйрәнеп бетермәдек. Працинт дигәнне дә беләм... —Сөбханалла! Сөбханалла! Менә, ичмасам, бу бүләк дигәч тә бүләк мина. Икенче тартмасын ачты да шуннан ике китап алды. Берсен Лотфуллага тоттырды: —Яле, алай беләм дип мактангач, укып күрсәт миңа шушы китаптан! Лотфулла сакланып кына китапны кулына алды. Катыргы тышлыгын ачып, беренче биттә язылган китапның исемен карады. Иреннәрен кыймылдатып укыды. Арбаны уратып алган кешеләр тавыш-тын чыгармыйча бу могҗизага исләре китеп карап тора иделәр. —Иә,йә, кычкырып укы!—дип түземсезлеген күрсәтте бабай.—Укы! —Ма-а амин Си-ибиряк. Разсказы. Арба тирәсе тып-тын булды. Акмулла нәрсә дип тә әйтергә белмичә арбаны уратып баскан кешеләргә аптырап карады. Анын карашы тулы: “Сез аңладыгызмы? Бу малай бит урысча укый белә!”—дигән тантана иде. Икенче китапны сузды: —Монысын укы инде! Лотфулла икенче китапка батыррак тотынды. Тышлыгыннан укыды: — А.В. Гоголь. Тарас Бульба. Акмулла Лотфулланы ике куллап кочаклап аркасыннан шапылдатып сөйде. —Рәхмәт, улым, сиңа! Рәхмәт! Бик зурладың мине, бик шатландырдың. Укы, кеше бул! Без, татарлар өчен урыс укуы бик тә кирәк Мин киләсе килүдә кереп күреп чыгармын әле ышкулыгызны. Әле ябылган җәйгә дип. Ишетеп кенә беләм Эстәрлебашта урыс ышкулы барлыгын, тик күрергә туры килмәде моңарчы. Иншалла, насыйп булса күрермен... Акмулла бабапньш шатлыктан күзләре яшьләнде. Кулының сырты белән ике күзен сөртте дә кузгалу исәбе белән тагын дилбегәсен чишә башлады. Тик бу юлысы да кузгалып китә алмады. Арба артыннан олпат гәүдәле бер карт килеп чыкты да, көрәктәй зур кулы белән Акмулланың аркасына учын җәеп китереп сукты: —Мифтахетди-ин! Син бит бу, шайтан тамыры-ы! Акмулла тиз итеп артына борылып карады. Китте авызы ерылып: —Бәрәкалла-а! Бәрәкалла! Син бит бу Исмәгыйль! И-и! Бирсә бирә АГЫЙДЕЛНЕҢ АРЪЯГЫНДА 25 ул Хода-ай! Иртәннән бирле куаныч артыннан куаныч бүген мина. И-и! Бар икәнсе-ен, исән-имин икәнсе-ен9 ' Исмәгыйль бабай да куанычыннан кулларын куярга урын таба алмый басып тора иде. —Кая кочаклыйм әле үзеңне, сабакташ!—диде ул, сул кулында тоткан берничә пар яңа чабатасын жиргә куя-куя—Инде егерме еллап бардыр сине күрмәгәнгә Барды-ыр' Тукайларга килеп кенә кунак буласын да, вәссәлам! Китеп тә барасын. Мин бит мәгьзүмнәрдән барып сине киттеме, юкмы дип сорашып йөри алмыйм. Безгә кереп тә тормыйсын Үзен яшьлектәге дус бит әле син. Ә?! Икссе дә ике куллап, мөселманча кочаклашып исәнләштеләр Шап- шоп китереп аркаларына суккалап алдылар. Кулбашларыннан ике куллап тотып, азрак артка табан этеп бер-берссн җентекләп карадылар да, тагын кочаклаштылар. —Картаймыйсын әле, шәпсен!—диде Исмәгыйль бабай, шатлык тулы күзләре белән яшьлек дусты Мифтахетдингә карап —Менә мин бирешә башладым соңгы елларда-а... —Алай димә син, Исмәгыйль! Алай димә-ә’ Яшик әле! Ходай кушса, минем әле тагын бер егерме еллар чамасы яшисе килә. Эшләрем бик күп! Әтиең Ярмөхәммәт абзый исәнме әле9 Хәерниса түти ничегрәк9 —Әни китте бит Бу елнын көзендә биш ел тула инде. Әти исән- сау әлегә. Нык картайды инде. Бик еш искә ала башлады сине Шелтәли: Күренми дә башлады, кайсактан яралган нәмәстәкәй, ди сине "Ай-Һай курайда монлы иттереп уйный торган иде, Мифтахетдин!”—дип искә ала курай тыңлыйсы килә дигәч, Сарайса авылы башкорты Исәнгужа .пайны алып кергән идем базар көнне Теге уйнаган иде, ошатмады Шулай да үзенә сиздермәде ошатмаганны. Мифтахетдингә житкерәлми, ди. Синең курайны, җырлаганыңны тагын бер генә тынлап карарга кирәк иде дип искә алды әле, узган базар көнне генә —Йөриме болай? —Юу-ук инде-е! Кая ди ул йөрү. Ишек алдына алып чыгып кояшка утыртып куя хатын Шул чыкканы Бик йончыды Бу ел көзгә туксанны тутыра бит инде Гаҗәп бит әй. Теге әллә кайчан булган Напалиун сугышына безнең бабайларның киткәне хәтерендә әле аның. Ул сугышлар инде әллә кайдагы хан заманында ук булганнар бит Сөйләүдән туктады да, шәкерт заманындагы дусты Мифтахетдиннең кулбашын ун кулыннан ычкындырмыйча әйтте: —Әйдә, бор атыңны! Югары оч ягына! Күп сорамыйм, берне генә булса да бездә кунып, кунак булып кит Күп сорамыйм Әтинең дә күңеле булыр Бик ярата иде ул сине Әйдә, дус! Акмулла Таш күпер ягына карап алды да, нәрсәдер әйтмәкче булды. Исмәгыйль дусты аны сүзсез аңлады: — Юк инде, дус кеше! Тукай бабай нәселенә калган вакытын да җитәр. Яшьлек дусларыңны оныткан өчен Ходай Тәгалә җәзасын кызганып тормас ӘЙДӘ дигәч, әйдә! Дилбегәне чишеп алды да, суккалап атны бора башлады —Э-эй, Мифтахетди-ин! Исендәме, син, мин, хәлфәбез Шәмсетдин Зәки белән Бакыр Чагыл тау якларына сәхрәгә чыга торган идек. Сез бер-берегезгә шигырьләр сөйлисез, җырулар әйтәсез Бакыр Чагыл тау башына менеп искән җил тавышын тыңлыйсыз. Ә мин сезгә ашарга пешерәм. чәй кайнатам. Мәтрүшкәләп, кара карлыган яфраклары белән Илләмә дә сагындыра инде шунда чыгып йөрегәннәр Икссе дә битләрен сыпырып, Мәккә Шәрифтән кайтып килгәндә Таганрог каласында вафат булып, шунда җирләнгән остазлары суфый шагыйрь Шәмсетдин Зәкине исләренә алдылар. Исмәгыйль тагын дилбегәне кулына алды. Әйтте —Урыны оҗмахта булсын остазыбыз Зәкинен Әйдә, дус! Арбаны боргач кына исенә төште—җирдә яткан чабаталарны алып арбага салды. Акмулланын да исенә төште. Арба янында китаплар күтәреп басып торган Лотфулланы аркасыннан сөйде: —Укырга тырыш, улым! Ходайдан ярдәм сора! Ул ташламаса, бар эшең дә уңышлы булыр. Дусты янына арбага менеп утырды. Исмәгыйль бабай яшьлек дусты Мифтахетдинне, инде Акмулла дип данлыклы исеме чыккан татар, казакъ халыкларының атаклы шагыйре Акмулланы авылның Югары Очында, Бикмәт тавы янында урнашкан үз йортына кунак итәргә, туксан яшенә житкән атасы Ярмөхәммәтне куандырырга алып кайтып китте. өзге караңгы төн, тулысыңча хуҗа булып, җир өстен тоташ каплап алган. Тирә-якта күзгә төртсәң дә күренмәслек. Дүртесе дүрт төрле тәгәрмәчле шыгырдавык арбада ике салмыш башкорт Миас каласыннан авылларына кайтып баралар. Ялы, коерыгына тигәнәк ябышкан кечкенә гәүдәле башкорт аты юырткандай иттереп теркелди. Иске малахай, тун, үкчәләре тапталып, авызы ачылып калҗайган итек кигән олпат гәүдәле Дәүләтшә башкорт кырында гырылдап йоклап яткан юлдашына төртте: —Уян әле! Карасы анау тарафка! Усак яна бит! һин ат янында тороп тор, мин хәзер урап килермен. Арбасыннан төште дә, тавышсыз, сунарчы адымнары белән караңгылыкка кереп югалды. Күп тә үтмәде, кире әйләнеп килде. —Төш! Гомере беткән бер мәхлүк йән, япа-ялгызы усак янында намәләрдер язгалап ултыра. Әҗәле йеткәнен һизмәй! —Башкортмы? —Төн менән ниндәй башкорт д ал ала, усак янында, нәмә язып ултыр!1ын инде. Атыннан, арбаһыннан татар икәнлеге әллә каян күренеп тора. Усак янында, төнен язһа, татар яза инде—тагын кем булһын, ти. Әйзә! —Ай-Һай, кәрәкмәс бәлки9 —Кәрәк. Аты лә шәп, арба-дирбияһе лә. Тәгәрмәс янына жыеп куйган барыһын. Әйтерһен алтын менән бизәлгән камыт, эшлияләре. Ялтырайзар бизәктәре. Арбадан, сәрмәп, капчыгын тапты. Эченә тыгылып нәрсәдер алды да, биясенә каптырды. —Нәмә ул?—дип сорады иптәше, азрак калтыранган тавыш белән. Ул курка иде. —Сөсә әпәк. Әүмәләһен авызында, йә кешнәп куяр. Киттек... Ике көн узгач, карга-саесканнар җыелган урында, кечкенә елга буендагы яфраклары коенып беткән куе таллык эченнән узып барган юлчылар Мифтахетдин Акмулланын үле гәүдәсен таптылар. Аркасыннан йөрәгенә җиткереп өч тапкыр хәнҗәр белән кадаганнар. Сүнгән учак янында канга буялган кәгазь битләрендә шигырь юллары күренәләр иде. Үтерелгәндә дә шигырь язган чагы булган Акмулланың... Бу—1895 елның 27 октябрь төне иде. . Гәүдәсе табылганның икенче көнендә канлы эзләрне каплап җир өстенә кар ятты... 1898 елнын язында Хәйдәргали хәлфә белән унике яшьлек Лотфулла урысчалап дүрт еллык укуны тәмамладылар. Инде сынаулар биреп, кулларына таныклык алырга кирәк иде. Алардан башка дүрт ел укып чыкканнар алты малай иделәр. Учител Мирсәет Бийишев Эстәрлетамактагы земский начальникның урынбасары булып эшләгән Габдеррәхим Тукаевка мөрәҗәгать итте: —Габдеррәхим абзый! Бу алты малайдан башка минем тагын ике укучым бар. Шуларга да имтихан тотарга рөхсәт итсәгез иде? К Габдеррәхим Тукаев Эстәрлетамак өязендә атаклы шәхес. Земский начальник урыстан булып, фамилиясе Соколов*. Бөтен Эстәрлетамак каласы белә—Соколовнын бик тә каты чире бар. Эчә. Бер башласа, айга якын туктый алмый. Туктаса да, тик Габдеррәхим Тукаев ярдәмендә генә туктый ала. Соколов эчеп-эчеп, инде сүз сөйли алмас хәлгә килеп житкәч, хатыны Мария Романовна өйләренә Габдеррәхимне чакырта. Бер кемгә дә күрсәтмәскә тырышып Мария Романовна белән Габдеррәхим Земский начальникны... өй базына салалар. Шунда берничә тәүлек тоталар. Сөйләшә башлап, урыс маты ишетелә башлаганга кадәр. Соколов базда яткан көннәрдә йорттагы асрауларның барысын да Мария Романовна өйләренә кайтарып җибәрә: “Телегезне тешләрегез артында гына тогыгыз, югыйсә беләсез!...” Баздан урыс маты ишетелә башлаганның икенче көнендә аннан: "Милая моя Марусенька-а!”— дип ялварулар ишетелә башлый. Шул сүзләр ишетелә башлау белән Габдеррәхим ишек алдындагы мунчаны ягарга дип чыгып китә. Мунча томаланып инде керер вакыт җиткәндә хужабикәгә мунчаның өлгерүен хәбәр итә. Шуннан соң гына маржа баз капкачын ачып земский начальникка дәшә —Что, проклятый, созрел9 Баздан ялварган тавыш ишетелә: —Созрел матушка моя, созрел. Выпускай! Государственные дела ждут. . Ике себеркенең яфраклары коелып, яртылаш чыбыкка калганчы чаба Соколовны Габдеррәхим Хәмер эчүдән сизгерлеген югалткан тән тиресе каен себерке чыбыгының чыелдап сукканын да сизми. Чыбык эзләре буй-буй булып тәнен кызартып чыгалар. Соколов авыртканны сизә башлап, ыңгырашканчы чаба Габдеррәхим. Башында колакчан бүрек, кулларында бияләйләр, эссе алырлык түгел. Шул чапкан арада Соколов бер чиләк куас эчеп бетерә. Мунчадан чыккач, өчәүләшеп утырып ике чиләк сыешлы самаварнын суы беткәнче чәй эчәләр Табында сөйләшү юк. Тик шапыр-шопыр чәй чөмерү тавышы гына ишетелеп тора. Чәйне Габдеррәхим пешерә, Габдеррәхим ясый. Ул кадәр мөһим эшне маржага тапшырып булмый бит инде9 ' Чәй эчелеп беткәч, Соколов кайчандыр Габдеррәхим Бохарадан алып кайтып үзенә бүләк иткән халатка төренеп софасына менеп ята Тирән иттереп уфтана: —О. Господи! Прости меня грешного?! Габдеррәхимгә дәшә: —Будь Соколовым! Поработай еще недельку! Я полежу дома. Очухаюсь Начальникның үз урынына кушып эшләтүе Габдеррәхим Тукаев очен яңалык түгел Земский начальник эчеп алып киткән көннән алып ул болай да барлык эшләрне үзе белгәнчә алып бара иде инде Заманында, Казандагы Мәржани хәзрәтләре катнашлыгы белән Эстәрлсбашта ачылган урыс ышкулык Габдеррәхим иң беренче укучы • булып тәмамлап чыкты. Укуга сәләте зур булганлыктан, алдынгы һәм бик шәп укучы булды ТУкай бабай нәселе бит Аннан соң Ырынбурда тагын дүрт ел урысча укый. Гимназиядә Шуннан соң Омск каласында урысларның кадетский корпус дигән уку йортларында укып кайта да. Оренбургское юнкерское училищега кереп офицерлыкка укый башлый Анда бер елга якын укый. Тик Училищеда Габдеррәхимнең яшерен генә кала мәчетенә йөргәнен белеп калалар. Үзен сүгә башлаган офицерга Габдеррәхим әйтә —На меня нельзя ругаться русскому. Я—мусульманин и Тукаев —Ах ты. гололобый Мамай!—дип офицер Габдеррәхимгә берне китереп сукмасынмы9 ! Габдеррәхим кайтарып сукканга урыс офицеры өч тешсез калып, сукканнан мие селкенеп Оренбург госпиталендә ай ярым •Соколов фамилиясе үзгәртелмичә бирелде —Автор ятып чыга. Тукаев Габдеррәхимнен эше генерал-губернатор канцеляриясенә барып эләгә. Яшь юнкергә хәрби суд карамагына эләгү куркынычы килеп туа. Аны тик абзасы Харис Тукаев кына коткарып кала. Харис ишаннын Ырынбур губернаторы алдында да, Санкт-Петербургта да, патшаның үз алдында да дәрәҗәсе бик зурдан була. Патша галижәнабләре исеменә язылган прошение коткара Габдеррәхимне. Тик анын өчен инде патшага тугрылыклы урыс әфисәре булу юллары ябыла. Шуннан яшәргә Эстәрле- башка кайта. Габдеррәхим Тукаевта урыс белеме көчле. Телләрен дә үзләре кебек ныклы белә Хәтта күпчелек урыслар укый, яза белмәгәнне Габдеррәхим укый да, яза да. Шунын өстенә урыслар кебек хәмер белән дә мавыкмый. Бик ныклап эшли белү сәләте була анын. Тора-бара земский начальник Соколовнын ин ышанычлы ярдәмчесенә әверелә. Күп эшли белгәне өчен һәм Соколов “авырган” чакларда тулысынча земствоның эшләрен өстери алганы өчен өяз халкы анарга кушамат тага—’’Соколов”. Чөнки тумыштан унган, сәләтле, тәвәккәл Габдеррәхим земский начальник Соколов өчен дә, үзе өчен дә эшли белә. Татар, башкорт, чуаш, мукшыга ярдәме күп тия аның. Инде менә шушы Габдеррәхим Тукаев-Соколов Эстәрлебашта алты малайның дүрт еллык урыс школасын тәмамлауларына имтихан алу комиссиясенең рәисе булып билгеләнә. Шул ук комиссия эченә урядник Тайчинов та кертелгән икән. Янәсе, тәртип булсын да, хөкүмәтнең күзколагы булсын имтихан уздырылган көнне. Авылдан Мөхәммәт Шакир Тукаев белән Габделкадыйр Тукаевларнын да комиссиягә керттеләр. Беренчесе—зур укымышлы, Эстәрлебаш мәдрәсәсенең мөдәррисе. Өстәвенә алтын казытып баеган Закир Рәмиевнен якын дусты. Ә инде икенчесе— Габделкадыйры—Харис ишаннын төпчек улы һәм атасыннан калган тарханлык исемен йөртүче, авылның череп баеган кешесе. Белем ягы сай. Урысчаны белмәү дәрәҗәсендә, үтә дә комсыз, кара эчле бәндә үзе. Авыл аны ихтирамсыз гына “Гапкадыйр мәгьзүм” дип атап йөртә. Анын турында авылның үзе чыгарган әйтеме дә бар: Гапкадыйр мәгьзүмгә көнен калса— беттең! Габдеррәхим тархан Габделкадыйр Тукаев белән мөнәсәбәтләрен кискенләштермәскә тырыша. Урта буйлыдан кайтыш, аскы ирене азрак алгарак чыгып торган, елмая белмәгән йөзле, азрак кысыла төшкән кара күзле бер кеше Гапкадыйр мәгьзүм. Кашлары астыннан һәрчак астыртын гына, кешене кысык күзләре белән бораулап карый. Үзе бик тә чәмле, үч алырга яратучан шәхес Эстәрлебашнын барлык ярлы-ябагае диярлек анарда ялчылыкта. Иң күп жир анарда. Кара Балыклы якларындагы дала яланнарында. Тукаевлар ул җирләрне Харис ишан заманыннан ук, Пугач яулары басылгач, патша хөкүмәтеннән арзан гына хакка сатып алганнар. Ул җирләрнең арзанга сатылуының үз сәбәбе дә бар. Борынгы заманнарда ул җирләр болгар җире булган Сүбүдәй Баһадир далада утырган болгарларны суеп бетергәч, ул урыннарда кыргыз-кайсаклар җәйләүләргә күченеп килеп, шунда мал йөртеп көн күрә башлаганнар Петр I указы белән Оренбург крепосте салына башлагач, Самара-Оренбург хәрби сызыгы төзелә башлый. Самарадан алып Оренбургка кадәр 12-15 чакрым саен хәрби крепостьлар төзелә, һәм шул крепостьларга гарнизон итеп патша хезмәтендә 25 ел солдат булган, инде уртак тормышка күчкән хәрбиләрне урнаштыралар. Гарнизон коменданты иттереп шулай ук озак еллар сугышып, шул сугышудан башканы белмәгән карт офицерларны куялар. Агыйделнең сул як ярыннан алып Оренбург- Самара сызыгына кадәр булган дала җирләрен кыргыз-кайсактан тартып алалар, һәм шул җирләргә урыс өчен ышанычлы саналган. Казан каласы егылганнан соң урыс патшасы Иван Грозный кул астына үзе теләп күчкән башкортны күчереп утырта башлыйлар. Чөнки кяферне яратмаган, даласы өчен кылыч тотып сугышкан кыргыз-кайсак җиренә татарны күчереп утыртуны урыс колонизаторлары кирәк санамыйлар. Татар ул җирләргә АГЫЙДЕЛНЕЦ АРЪЯГЫНДА ..29 күчсә, кайсак-кыргыз белән бергәләшеп урыска каршы сугыш башлаячак. Ак патшаның анын шулай булачагында шиге юк. Ә башкорт тугры урыска. Тик урыснын башкортка булган өмете тулысы белән акланмый. Башкорт үзе XII гасыр башында Иртеш-Тобол якларыннан Чынгыз хан гаскәрләренә ияреп килеп утырган борынгы болгар җирләреннән кузгалып, Агыиделнең сул ягына күчәргә теләми. Шулай да урыс гаскәр кулланып, башкортларны Агыйдслнен сул ягына көчләп күчерә башлый. Менә шуннан башлана инде атаклы башкорт фетнәләре. Урыска каршы. Казан каласы урыс гаскәрләре тарафыннан штурм белән алынып, Казан ханлыгы юк ителгәннән сон татарлар бер туктаусыз урыска каршы фетнә оештырып торалар. Ә башкорт XVII гасырның уртасына кадәр урыска каршы сугышмый, анын дусты булып санала. Ә инде ак патшалар анын утырган җиренә урыс колонизаторларын күчереп китереп, башкортны көчләп Агыйдслнен сул як ярына куа башлагач, башкорт кая барсын!9 Урыснын мәкерле сәясәтен аңлый башлаган башкорт та коралга тотына. XVII гасыр урталарыннан Алексей Михайлович Романов патшалык иткән еллардан башлана башкорт фетнәләре Бүгенге көндә дә башкорт галимнәренең күп кенә язмаларында менә мондыйрак сүзләрне еш очратырга була: “ ер һатып алыр өсен башкорт тип язылган..." Бу сүзләрнең төбенә төшеп уйлый алган кешеләр сирәк бүген. Ничек инде, башкорт Башкортстанда җир сатып алыр өчен, башкорт булып язылган9 Кемнән сатып алган ул җирне9 Башкорттан алганмы9 Бай башкортның җире болай да күп булган бит инде. Ә ярлы башкорт җир алырга акча каян тапсын9 Бу сорауга җавап бирү артык катлаулы түгел. Урыс колонизаторлары башкортны элекке болгар җиреннән гаскәр китереп куганнар һәм. шул куылган урыны өчен аңарга Агыйдслнен сул як ярында җир сатып алырлык иттереп акча түләгәннәр Бар, шуннан җир сатып ал! Ул җирләр тик сиңа гына, башкортка гына сатыла! Татарга сатылмый! Син ышанычлы урыс өчен, утыр, ныгы шул якларда. Син утыргач, ныгыгач аннан сон без синең урынга тагын урыс колонизаторларын кертербез авыллар салырга. Ә син башкортны тагын да арырак, кыргыз җирләренә куарбыз. Менә шул елларда килеп чыккан да инде "асаба" башкорт белән сбәрслмеш, әтәмбәй, килмешәк” башкортлар дигән аталмалар. “Асаба" башкорт— ыру эчендәге, ыру җирен») тулы хокукы булган башкорт. Ә инде “сбәрел- меш, әтәмбәй, килмешәк" башкортлар—төрле сәбәпләр аркасында ырудан куылган башкортлар яисә урыс тарафыннан җире тартып алынган “асаба” булган һәм Агыйдслнен сул як ярына урыс хөкүмәте тарафыннан көчләп күчерелеп утыртылган башкортлар Урыс башкортны “асаба"дан мәхрүм итеп, “әтәмбәй" башкорт иткән Агыйдслнен агышы белән сул як җирләренә караган Бөгелмә, Бөре, Бозаулык, Богырыслан, Оренбург, Эстәрлстамак, Чиләбс, Минзәлә, Уфа, Троицк, Верхнеуральск өязләрендә күпчелек башкортлар үз җирләреннән урыс тарафыннан куылып, шушы якларга көчләп китерелеп утыртылган башкортлар Бу өязләрдә утырган башкортлар барысы да “сбәрелмеш, әтәмбәй, килмешэк'кэ әйләндерелгән башкортлар. Бу җирләр барысы да борынгы болгарлар яшәгән җирләр. Менә шушы Агыйдслнен сул як ярында кыргыз-кайсак куылганнан калган җирләрне патша хөкүмәте саткан чакта, Тукаевларнын кайсысыдыр (Нигъмәтулла ишан дигән уй ныграк) башкорт булып язылып. Кара Балыклы җирләренә ия була.1 Бүгенге көнне дә Уфадан Оренбургка барган шоссе юлы өстендә Эстәрлстл.макка кермичә, аны сул якта калдырып уза торган бик яхшы юл бар Эстәрлетамакны сулда калдырып шул юл белән барган чакта Куганак елгасы үтелә. Шушы урыннан алып кояш баешына турыдан китсәң, әнә шул җирләр инде Кара Балыклы җирләре дип аталалар Эстәрлетамакган алып турыга, кояш чыгышына китсәң 1 Тик анын башкортлыгы турында бер генә документын да табылганы юк. Бу тик башкорт галимнәренең уйдырмасыдыр кырык биш чакрымнан Куганакбаш авылына барып чыгасың. Шул арада Эстәрле белән Куганак елгалары арасында яткан җирләрдә башкача бер генә авыл да юк. Озынлыгы 25, киңлеге 15 чакрым булган авылсыз яланнар. Кара Балыклы җирләре Тукаевларның сатып алган җирләре. Ул урыннарда бүген дә авыллар юк. Тик җир эшкәртү өчен салынган “Алга” һәм “Комсомолец” совхозлары гына бар. Икенче уйдырмага караганда, имеш, ул җирләрне тарханлык дәрәҗәсе белән бергә Харис Тукаевка ак патша үзе бүләк иткән. Вәгазь укып кына кыргызкайсакларнын ак патшага каршы булган зур кораллы фетнәләрен туктатып торганы өчен. Кайсысы дөрестер, билгесез. Бүгенге көндә боларны раслаучы бер генә документ та юк. Җир сатып алыр өчен “башкорт булып язылган” дигән сүзләр дә нигезсез, тик уйдырма гына булып кала бирәләр... Учигел Мирсәет Бпйишевнең, имтихан бирә торган тагын ике укучым бар, дигән сүзләрен Габдеррәхим Тукаев гадәтенчә башын кырын салып тыңлады да сорады: —Алары кемнәр инде тагын? Каян бар булдылар? —Берсе Хәйдәргали хәлфә. Фамилиясе—Солтангалиев. —Теге элекке Кырмыскалы шәкертеме? —Шул үзе. Бик сәләтле, төпле акыллы кеше. Шунлыктан Мөхәммәт Шакир абзый аны үзенең мәдрәсәсендә хәлфә итеп калдырган. Урыс телен өйрәнеп, татар малайларын укыту теләге зур аңарда... —Хуш иттек! Икенчесе дә хәлфәләрдәнме? —Юк. Икенчесе бала гына әле. Әтисе балта остасы. Авыл халкы аны Зәйнетдин Балта дип йөртә. Лотфулла исемле малай ул. Унике яшендә. —Бә-әй! Ул малай алайса теге атаклы ат белгече, безнең Тукаевларның күчере Әбеннәгыйм абзыйның оныгы булып чыга бит инде. Җирәнме? —Сары чәчле, зәңгәр күзле... —Ул малайның чәче кызыл-бакыр кебек булырга тиеш! Нәселләре шундый аларның—чәчләре кызыл. —Әнисенә ошаган ул малай. Әниләре сары чәчле, зәңгәр күзле. —Ала-ай! Син шул малайны имтиханга кертеп, аңарга таныклык бирдерергә уйлыйсыңмыни инде? —Бик тә сәләтле бала... Мирсәет нәрсәнедер әйтеп бетерми иде бугай. “Соколов” шуны сизенде: —Син, Мирсәет туган, уйларыңны тулысынча әйтеп бетер. Миннән тартынма. Кулымнан килсә, мин эшләрмен. Үзебезнең татар баласы бит ул малай... сары чәчле булса да... Күңелле итеп, кыска гына көлде. —...Эстәрлебаштагы бу урыс ышкулы безнең татарлар өчен бердәнбер бит. Бөтен Эстәрлетамак өязендә. Уйлап карасаң, искитмәле—укытмыйлар без татарны. Ә без бит бик сәләтле халык. Без татарга урыска тигән уку тисәме-е? —Инде алай булгач әйтим мин. Бу минем генә уем түгел—Мөхәммәт Шакир абзый белән бергәләп киңәшеп китереп чыгарган уй... —Алай икән! Тыңлыйм туган. Әйтеп кара. —Лотфулладан имтихан алып, кулына таныклык биреп, аннан сон Казан каласындагы учительская школага укырга җибәрергә кирәк дип уйлыйбыз без Шакир абзый белән. Малайның укуга сәләте бик зур. Урысча яратып, аңлап укый. Малайлар арасында башкача аның кебек юк. Урысча хикәяләрне бер кат укып чыга да, сөйләп тә бирә... —Ярар. Имтихан тапшырды ди, таныклык алды ди. Җибәрдек тә ди Казанга. Ә аны Казанга җибәрүнең максаты нәрсәдә? Уегыз нинди9 —Мөхәммәт Шакир абзый әйтә, Лотфулла укып кайткач Эстәрле- башка, ди, урысча укыта торган тагын өстәмә сыйныфлар ачарбыз, ди Кара халыкка урысча белем бирү фарыз безгә, ди. Мәрҗани хәзрәтләре шулай дип әйтеп калдырган безгә. Бу аның васыяте, ди .. Габдеррәхим дәшмичә Мирсәеткә азрак карап торды да, күңелле иттереп көлде: —Шакир абзыйга ирек куйсан, ул Тәтербаш белән Калиновка чуашларына кадәр укытыр иде. Шул укыту белән хыялланып яши торган бер зат инде ул. Без Тукасвларнын ин асылы ул. Төккәмени, анын янына үтсә дә, сүтсә дә шагыйрь Дәрдмәнд кереп йөри. Дуслар!. Сул кулы белән шапылдатып Мирсәетнең аркасына сукты —Уегыз шәп! Давай туган! Шәп! Мин риза. Барсын Казанга, укысын, кайтсын. Земстводан ярдәм дә чыгарырбыз әле. Соколов мине тыңлый ул. Тынламаса, хатыны тынлата аны барыбер! Урыс телен яхшы белгән татарлар нык кирәкләр безгә хәзерге заманда Бик кирәк! Кузгала башлаган җиреннән тукталды. —Син ул малайга белгәнрәк нәрсәләрен укыт. Мәсьәлә, мисалларның бик катлаулыларын бирмә. Каушап калмасын, диюем. Кыюрак бул, дип, әйтеп куй алдан. —Каушамас. Болай ул үзе дә кыю малай. Урысча укуы шәп, арифметиканы яхшы белә. Нинди генә мәсьәлә булса да, заматта чишеп ташлый. —Ярар, тәвәккәлләдек. Бу малай белән ачыкланды Ә Хәйдәргали хәлфәне нәрсә эшләтергә уйлыйсыз. Аны да... Казанга озатыргамы исәбегез? Әллә сина ярдәмче итәргә уйлыйсызмы9 —Ул турыда Мөхәммәт Шакир абзыйга мин дә әйтеп караган идем дә, ул әйтә, Хәйдәргали хәл(|юне мин башкачарак итеп кулланырга уйлыйк», ди. Тик кайда, ничек икәнен әйтмәде әле. —Абзыйнын уйларын белеп булмый инде анын. Берәр укыту эшенә кушарга уйлыйдыр инде. Вакыты житкәч беленер әле. рыс ышкулында имтихан алу көне буена барды. Мәдрәсәнең зур бүлмәсендә, өстенә яшел постау жәйгән өстәл артында имтихан алучылар тезелешеп утырганнар. Уртада земство начальнигының “товарище" Габдеррәхим Тукасв-Соколов утырган Анын уң ягында моннан егерме биш чакрымнарда урнашкан урыс Николаевка авылы укытучысы Берлов Николай Николаевич, сул ягында туры кылычын (калада аны "селедка" диләр икән) биленнән йоклаганда да салмаучы урядник Тайчинов Фәттах утырганнар Урыс артында Галкадыйр мәгьзүм, ә урядник артында Мөхәммәт Шакир Тукаев урын алганнар Беренче булып Гапкадыйр мәгъзүмнен бер улы имтихан тота. Аңарга урыс язучысы граф Лев Толстойнын “Филлипок" исемле хикәясен укырга бирде Мирсәет Учитсл. Малай ижекләп, авыз эченнән ботка пешерә-пешерә берничә җөмләне ерып чыга алды. Бераз укыгач, Мирсәет аны туктатып әйтте: —Что прочитал, расскажи! Малай башын игән хәлендә кузгалмыйча байтак басып торды. Аңардан бер генә аваз да чыгарлык түгел иде. —Ну, Тукаев!—диде Учител —Расскажи нам, куда пошел Филлипок’ Ученик-Мирсәет Бийишев аларнын барысын да шулай атап йөртә— яңа читекләр кигән аякларын кузгаткалап ала. Малайга азрак жан керә башлагандай булды, ахрысы, акрын гына тавыш белән мыгырдый башлады —Ма-ая низнай. Фил-л. Филли-ипу-ук. —Ну как же не знаешь! Знаешь ведь! Куда пошел Филлипок? Н-ну?! Малай тар маңгаен жысрып түшәмгә карап ала да, шунда карагач исенә төшерә башлый, ахрысы —Ә-ә. Әй-йе! Ышкул пашул Филлипу-ук. Ышку-ул! Ышку-ул паш- шул? У Учител дә малай белән бергә куана. —Ну во-от!—ди ул, йөзен яктыртып.— А говоришь: "Ни зна-ай!" Знаеешь! Малайда тагын да нәрсә дә булса өстәп әйтәсе килү теләге туа, ахрысы. Жентекләп тамагын кыра да, өстәп тә куя: —Ы-ыы. Ыпгкул паш-шул Филиппу-ук! Улиса упал Филлипук. Сабака пришел его. Мужик гнал сабака. Филиппук бежал патум... Өстәл артындагылар да жанлана башлыйлар. Урядник башыннан фуражкасын салып өстәлгә куя. Анын эченнән каешланып, каралып каткан түбәтәен алып, ялтыратып кырылган башына кия. Түбәтәен кияр алдыннан кырган башын рәхәтләнеп шатырдатып кашып ала. Сул кулы белән кылычының сабыннан тотып, аны идәнгә очы белән терәп куя. Канәгатьлек белдереп “кх, кх” иттереп тамагын кыргалап, мыегын сыпыра: “Начар гына булса да, урысчалап “әпәли” бит бу малай актыгы! Карале син аны, ә?!” Бүлмәдә, малай сөйләүдән туктагач, тынлык хөкем сөрә. —Яра-ар!—ди комиссия рәисе “Соколов”.—Болай булгач, азрак булды инде бу. Урысча укый белә иҗекләп булса да. Филлипокнын кайда барганын да анлата алды безгә. Ышкул пашел, ди бит инде. Ярар. Димәк, урысча укыганын үзе аңлый дигән сүз. Шулай бит?! —Шулай, шулай!—дип “агач печәтне сугарга” ашыкты малайның атасы тархан Габделкадыйр Тукаев,—Сөйли дә белә урысча укыганын. Габдеррәхим: —Кемдә, нинди сораулар бар?—дип сорады. —Миндә бар бер сорау,— дип урынында кузгалып куйды Мөхәммәт Шакир мөдәррис — Миндә. Мөэмин-мөселманга тәүлек эчендә ничә вакыт намаз фарыз9 һәм ул намазлар ничек аталмышлар9 Мөхәммәт Шакир энесенең улына җиңел генә сорау биреп, аңарга ярдәмгә ашыкты. Нәрсә әйтсәң дә, үзеңнеке бит инде! Тик малай иҗекләп кенә булса да урысчалап укып, аны “күпләп” сөйләп, ныклап ялыккан иде, ахрысы. Әллә инде “урысчадан татарчага күчә алмады”, баскан урынында тик кенә тавыш-тынсыз тора бирде. —Әллә белмәскә итәсеңме?—диде Габдеррәхим көлемсерәп.—Бу бит сиңа урыс дәресе түгел. Намаз укыйсындыр бит9 —Ы-ы, укыйм намаз... —Соң, укыгач! Тәүлектә ничә мәртәбә мөселманга намаз уку фарыздыр? Шул чакта артта утырган Гапкадыйр мәгьзүм улына ярдәмгә килде. Ун кулының тырпайган биш бармакларын үзенең кырпы бүреге өстенә күтәрде Бармаклар кыска, юаннар, үзләре тирес кортларын хәтерләтеп селкенәләр иде. Малай, иреннәрен кыймылдатып, әтисенең биш бармагын санап алды. —Би. Биш вакыт намаз фарыз мөселман булган бәндәгә. —Менә, ичмасам, булды бу!—дип куана ТукаевларЛан булган Габдеррәхим.—Исемнәрен дә әйт инде Малай боларын әтисеннән башка үзе дә белә икән: —Иртәнге намаз, өйлә намазы, икенде, ахшам һәм ястү намазы. —Сөбхәналла-а!—дип суза Мөхәммәт Шакир хәзрәт —Сөбхәналла- а! Бик тә әйбәт иттереп беләсен бит! Яле “Әлхәм”не дә укып җибәр әле!.. Урыс теленнән тапшырыла торган имтиханнар мөселман догалары укуга күчеп, дин дәресенә ошап китәләр... Алты малай төрлесе төрле дәрәҗәдә урысча белем күрсәттеләр. Азрак белмичәрәк тора башласалар, Мөхәммәт Шакир белән Габделкадыйр Тукаевлар татарчалап, ислам дине буенча сораулар биреп Тукаевлардан булган малайларны коткара” бардылар. Урыс Берлов та берничә сорау бирде Кайберләренә азрак җавап кебек нәрсәләр дә алгач, күңелләнеп китте Анын күңелләнүенең сәбәбе шул: татар малайларында урысчадан белем түбән, урыс мәктәпләренә бирелгән кебек түгел иде. Урысча укыган татар малайларын аның әле беренче күрүе иде Имтихан тоткан малайлар арасында Лотфый мәгьзүм дигән малай үзенең яхшы, жиренә җиткереп урысча укуы белән, укыганын урысчалатып сөйли белүе белән яхшы якка аерылып тора иде Шул ук граф Толстойнын бер хикәясендәге бер көчекнең төнлә белән авылга килгән инә бүрегә ияреп, анын белән урманга киткәнен укып та, сөйләп тә бирде. Лотфынның урысча яхшы укыганлыгын белгән Мирсәет У чигел аны ин соңгы иттереп имтихан бирергә калдырган иде Лотфый, кара тактага акбур белән шакылдатып сугып яза-яза, арифметикадан дүрт мисал да чишеп куйды Акка буялган бармакларын бер-берсенә ышкып тыныч кына басыл торган малайга урядник Тайчинов та сорау бирәсе итте: — Русия патшасы галижәнабләренен исемен беләсеңме? Лотфый ул сорауга “шартлатып" жавап бирде —Самодержец царь всея Руси Романов Николай Александрович Урядникнын кысык күзләре хәйләләнеп тагын да ныграк кысылдылар: —Ә патшабикәнең исеме ничек9 Малай күзен дә йоммыйча аны да чыгарып салды: —Александра Федоровна Романова. • —Ай, молодец так, молодец!—диде урядник Тайчинов телен шартлатып. Дастуйный учиник булган бу парии. Урядник соравыннан сон имтихан алучыларнын да күңелләре күтәрелеп киткәндәй булды. Азрак гөрләшеп, куанышып алдылар Лотфый мәгълүмне мактап-мактап озаттылар да, аңардан сон Лотфулланы чыгардылар. Урыс хикәяләре язылган китап берәү генә иде Шунлыктан анарга да шул ук граф Лев Толстойнын “Дуб и орешник дигән хикәясен укырга куштылар —“Дуб и орешник",—дип башлап алып китте Лотфулла,—Рассказ графа Льва Толстого. Ачык көр тавыш белән, өтер, нокталарда тиешенчә тукталып, кабаланмый гына хикәяне укып чыкты. Укып бетергәч, китапны ябып кулында тоткан килеш сүзмә-сүз хикәянең эчтәлеген сөйләп тә бирде Тактада тапкырлау белән бүлүгә багышланган дүрт мисал чиште Габдер- рәхим-Соколов биргән урыс гәҗитеннән ул күрсәткән кечкенә мәкаләне укып чыкты да, эчтәлеген сөйләп бирде Мәкалә йорт салу өчен әзерләнгән такта һәм бүрәнәләр сату турында белдерү иде. Татарчалап сөйләттеләр эчтәлеген. Ямалган йон оекбашлар өстеннән агач каталар кигән бу сары чәчле, зәңгәр күзле ябык гәүдәле малайга барысының да исләре китеп утырды Өстәл артыңда утырганнарның күбесенең йөзенә аптырау белән соклану тойгысы чыккан иде. Тик Гапкадыйр мәгьзүмнең генә йөзе каралганнан карала барды "Бер хәерче өтекнең баласы бит инде' Кара ничекләр иттереп сукалый урысчаны, мәльгун нәстәкәй!"—дип көнчелек утында көйри башлады ул Ә абзасы Мөхәммәт Шакирнын башында бүтән төрле уйлар иде Менә шушындый малайлардан чыккан егетләр күтәрәчәк безнен бетеп барган милләтебезне! .Аллага шөкер' Болай булса бетмәбез, иишалла!" Габдеррәхим Тукаев сорау бирде: —Яле. Лотфулла, син безгә урысчалап балта белән утын кискәнне сөйләп бир әле Лотфулла такта идәндә шакылдатып, агач каталарын кузгаткалап алды Кулындагы китабын өстәлгә куйды — Балта урысча топор була Гомере буена балта күтәреп эшләгән әтисе күз алдына килде ГабдсррәхимСоколовка карап үтенде Мин әтием турында сөйлим әле. Ул бит балта остасы —Сөйлә, сөйлә! Рөхсәт сиңа. Балта сүзе булсын сөйләгәндә Малай тәрәзәдән текә тауга үрмәләгән Чуаш сукмагына караган хәлдә акрын гына сөйләп китте: —Мой папа Заинетдин плотник. У него есть острый топор Он делает деревянный дом. Он каждый день работает топором Когда дом готов, хозяин дает деньга Папа купит хлеб, картошка. Деньга он дает мама... Киеренкелектән борыны тирләп чыкты. Туктады сөйләвеннән. Габдеррәхим соклануын яшереп тә тормады: —Менә, ичмасам, егет икәнсең, Лотфулла. Тагын берәр нәрсә өстәп кара әле. Булдыра алырсыңмы икән? Маңгае жыерылды малайның. Аз гына уйлап басып торды да өстәде: —У моего папа есть четыре сына. И еше моя мама Гөлмәрфуга есть... —И-и, Лотфулла-а!—дип куанды Габдеррәхим малайны бүлдереп.— Син үзен граф Талстуй кебек хикәя язарлык егетсең бит. Сөбханалла! Урысчага бик шәп икәнсең син... Өстәл артында утырганнарга карап алды да, куанып өстәде: —Рәхмәт сиңа, Мирсәет туган, бу малай өчен! Рәхмәт!.. Лотфулладан сон Хәйдәргали хәлфәдән дә сынау алдылар Мирсәет аңарга Антон Чеховның “Ванька Жуков" дигән хикәясен укырга бирде Хикәя журналда басылган иде. Таза гәүдәле хәлфәгә карап, урядник Тайчинов көлеп куйды: —Атнын азгыны тайга иярә!—диләр —Син дә инде, бала-чагага ияреп урысча укыйм дип жәфаланмасаң, башка эшен беткән икән! Хәлфә Хәйдәргали саран гына елмайды. Җаваплап тормады. Гомумән ул вакчыл кеше түгел һәм дөньяга һәрчак иң кирәген генә эшләргә атасы Солтангали тарафыннан бала чагыннан ук өйрәтелеп үскән иде Шулай да үзеннән яшькә олы укучысының кызу канлы икәнен белгән Учител аны яклыйсы итте: —Эшнең, укуның ояты юк. Укы, әйдә, Хәйдәргали абый, тартынма! Хәйдәргали тамагын кыргалап хәзерлек үткәрде дә, бабасының яшәгән авылы исемен дә белмәгән тугыз яшьлек Ванька Жуков дигән малайның шул бабасына үзенең авыр тормышыннан зарланып хат язуы турында укып алып китте: “Ванька Жуков девятилетний мальчик...” Урысча сөйләшү телен ярыйсы гына белгән, тик үз гомерендә урысчалатып бернәрсә дә укымаган урядник Тайчинов, эченнән генә ник Хәйдәргалидән көлгәненә үкенеп, ятим урыс малаенын авыр көнкүреше турында тетрәнеп тыңлады. Башкалар да, барысын да аңлап бетермәгән Мөхәммәт Шакир белән Габделкадыйр Тукаевлар да, авыр хисләргә бирелеп тавышсыз гына утыралар иде Бүлмә эчендә тик Хәйдәргали хәлфәнең урысчалап укыган салмак тавышы гына янгырый.. Хикәя укылып бетте. Берлов сорады: —Скажите, Султангалеев, зачем тебе русский язык9 —Татарских мальчиков учить буду. —Зачем учить их? Хәйдәргалинең урысча сөйләү теле ярыйсы гына иде. Җавапны да урысчалап бирде: —Без татарлар башка алга киткән милләтләрдән елдан-ел артта калабыз. Безгә корабль ничек йөзә, аның машинасы ничек эшли, завод- фабрикалар ничек төзелә—шуларны белү кирәк. Тимер юлдан тимер арба йөри Ул паровоз дип атала. Паровозны пар йөртә икән Ә без татарлар шуны белмибез... Берлов коры гына итеп әйтте: —Вам татарам все это не нужно. Растите хлеб, пасите скот, кормите державный народ, русских... Габдеррәхим Тукаевның кул бармаклары өстәлгә тыпырдатып суккалый башладылар. Берловка карамыйча коры гына иттереп әйтте: —Господин Берлов! Давайте, заниматься экзаменом. А что должен делать мы, татары, об этом пусть думает наш царь батюшка, а не вы... Хәйдәргалигә башкача сораулар бирмичә генә аның сөйләгәннәрен тыңладылар да, имтиханнарны очлап куйдылар. Габдеррәхим күңелле иттереп сөйләргә тырышып әйтте —Зәйнуллин Лотфулланы Казан каласындагы учительская школа дигән уку йортына укырга җибәрергә дигән тәкъдим бар. Ул тәкъдим белән мөдәррис Тукаев, Мөхәммәт Шакир белән Учител Мирсәет Бийишев чыктылар. Эстәрлетамак земствосына бү тәкъдим ошый һәм мин дә кушылам анарга... _ Ул борылып Мөхәммәт Шакирга карады. Тик анысы бернәрсә дә әйтә алмый калды. Аның кырында утырган энесе Габделкадыйр ачулы, шытырдавык тавыш белән телгә килде —Бармый торсын әле ул хәерче Казанга. Ни эшләп без мөселманнан урыс ясарга ирек куярга тиешбез, ди инде. Яшәсен авылда, йөрмәсен ул Казаннарында. Эшләсен монда. Безгә урыслашкан татар кирәкми. Бүлмә эче тып-тын булды. Габдеррәхим үзенә теләктәшлек эзләгәндәй өстәл артында утырганнарны берәм-берәм карап чыкты Тик аларнын берсе дә башын күтәреп анарга карамады. “Соколов” диварга аркасы белән сөялеп елап жибәрүен көчкә-көчкә басып торган Лотфуллага эндәште —Син, энем, бар чыгып тор. Без олылар монда сөйләшеп алыйк әле. Бала чыгып киткәч, Гапкадыйрга әйтте: —Син нәрсә сөйлисен. Гапкадыйр9 ! Шушы хәтле сәләтле малайны юк итәбезмени инде? Ә? Укысын Казанда, белем алсын Школасын тәмамлагач кайтыр үзебезнең авылга, балалар укытыр Халкыбызны агартыр Яисә сиңа тылмач булыр, приказшик булыр калада.. Гапкадыйр тархан урыныннан сикереп үк торды: —Кирәкми безгә урысча укыту. Ярлыларга бигрәк тә кирәкми. Прикашик та кирәкми мина, тылмачы да кирәкми. Мина үгез куучы малайлар кирәк тә, сабан артыннан йөрүче хезмәтчеләр кирәк. Башыгызга каплагыз ла урыс ышкулыгызны. Кем син мине өйрәтергә дә. безнен татар балаларын урыс Казанына җибәреп урыс итәргә9 Ә 9 Марҗалар белән уйнаш кылып, Соколов белән хәмер чөмереп иөрегән үзен дә бер Сакалуф син! Белмәсән, бел! Ә мин тархан Габделкадыйр Харисович Тукаев. Мине патша үзе белә. Импираторга җитәрмен, мөфтигә барырмын—үз сүземне сүз итәрмен Мин сине эшеннән кудыртмыйча туктамам да әле. Иртәгә үк губирнатырнын үзенә китәм. Бел шуны. Шакирны мәдрәсәсез, сине урынсыз калдырырмын Илләмә ул хәерчене Казанга җибәрттермәм. иншалла. Берлов урыныннан кузгалып куйды. Ул татарча аңлый да, сөйләшә дә Тик белгәнен татарлардан яшерергә өйрәнгән иде Гапкадыйр мәгьзүм сөйләгәннең барысын да аңлап утырды. Эченнән генә куанып утырды ул Габдсррәхимгә карамаска тырышып әйтте: —Тархан прав. Не нужно учить татар в русских заведениях. Только в том случае, если примут православие Я против посылки этого э-э татарчонка в Казань. . —Мин дә каршы!—диде урядник Таичинов кабаланып,—Ни чыкса, шул укыганнардан чыга. Алар укыган саен патшага каршы чыга баралар Укымасын, кирәге юк!.. Мөхәммәт Шакир хәзрәт сүзсез генә урыныннан торып ишеккә юнәлде Габдеррәхим өмете сүнә башлаган тавыш белән анарга эндәште —Абый, син китмә инде. Әйт үзеңнең сүзеңне' Мөхәммәт Шакир тукталды Азга гына — Без икәү генә калдык. Алар өчәүләр. Лотфулла дип үзара ызгышмыйк инде Тукаевлар бит без Бармас инде болайга киткәч. Югарыда тыл ар синен белән мине тыңламаслар алар тархан Тукаевны тыңларлар Аннан татарга аңдый уку тәтемәс инде Өстәвенә ярлы малае. Сәләте зур зурлыкка. Тик.. Чыгып китте Өстәл кырында кып-кызыл булып утырган Учител Мирсәет Бийишевне тынлап та тормадылар. Аның эше укыту һәм шуның өчен акча алу. Шуннан артыгына кысылып йөремәсен! Лотфулла өйләренә кич кенә кайтты. Елаудан шешенеп кызарган күзләре, азрак җилсенгән бите әтисе Зәйнетдин белән әнисе Мәрфугага малайның хәлен аңлаттылар. Зәйнетдин көрсенеп куйды да сорады: —Нәрсә, улым, әллә имтиханнарыңны бирә алмадыңмы9 ! —Алдым,—диде пышылдап кына Лотфулла. —Ә нигә... еладың алайса? —Тан... таныклык бирдермәде Гапкадыйр мәгьзүм ... абзый... —Нигә алай инде? —Син укыганга земство акча түләмәгән, шунлыктан сиңа таныклык тиеш түгел, ди. Мирсәет абыйдан бирдермәде. Байтак дәшми утыргач, әтисе торып, малаен сәкегә алып килеп утыртты. Зур кулы белән малаеның аркасыннан сөйде. —Шула-ай!—диде ул сузып кына.—Шула-ай улы-ым! Без фәкыйрьгә нинди уку булсын инде. Өстәвенә урысча тагын. Гапкадыйр байга укыган кешенең кирәге юк. Ана ялчылар кирәк. Жир сөрергә, мал карарга, иген игәргә. Безнең язмыш байлар кулында инде. Син, улым, оныт урыс ышкулын да, урыс укуын да. Ходай безгә андыйны насыйп итмәс инде ул!.. отфулла Бәләкәй базар читеңдәге төялгән ат йөге янында сөйләшеп басып торган Учител Мирсәет белән Хәйдәргали хәлфәне күрде. Кыяркыймас кына алар янына атлады. Исәнләште: —Әссәламәгаләйкүм... абзыйлар! —Исән-сау йөрүме, Лотфулла?!—диде Мирсәет аңарга исәнләшер өчен уң кулын сузып. Учителгә ияреп Хәйдәргали хәлфә дә кул бирде. —Хушлаш, Лотфулла, Хәйдәргали абзый сабакташын белән!—диде елмая биреп Учител —Китә бит Эстәрлебаштан. —Кая китә?—дип сорады малай. —Башкортларны укытырга. Еләмбәт авылына, Күндерәк башкортларына. —Син, туган, бөтенләй күренми башладың. Менә инде Хәйдәргали абзый да китеп бара бездән. Тагын күрешербезме, юкмы, бер Ходай белә. Син, Лотфулла, минем янга кергәләп йөрс. Үпкәләмә мина. Миннән тормый бит, барлык нәрсә Габделкадыйр Тукаев кулында. Хәтта Мөхәммәт Шакир абзый белән Соколов абзый да каршы тора алмыйлар аңарга. Ул бәндә каршы урысча укытуга. Анарга батраклар кирәк. Ш колага тагын өч китап килде Берсе яңа гына чыккан, Антон Чеховныкы Биреп торырмын укырга. Кер! Онытмаска кирәк урыс телен. Киләчәктә бик нык кирәк булачак ул сиңа. —һы! —Кил минем янга, ярармы! —Ярар. —Әле кая китеп барышың соң? —Югары очка, әтигә ашарга илтәм. —Берәрсенә йорт эшлиме әллә? —Нариман бабайга келәт бурый. Мин китим инде. Бәрәңге суына, югыйсә. Хәйдәргали, елмаеп, Лотфулланың аркасыннан кулы белән атлы арба ягына этте: —Әнә, дустын Мирсәет белән саубуллаш! Байтак карадың бит син аны. Ярата иде синең белән уйнарга. Икенче арбада әнисенә терәлеп утырган Мирсәетне күрде Лотфулла. Зурлар белән сөйләшеп чамаламаган булган икән. Шул ук зәңгәр күзле, коңгырт чәчле малай иде Мирсәет. Ак күлмәк өстеннән килешле иттереп Л тегелгән кара камзул, башына матур түбәтәй кигән. Кечкенә Мирсәет үзен караган, аның белән уйнаган Лотфулла абыйсын танып, шатланып елмайды. Зәңгәр күзләре нурланып матурландылар. Арба өстендә аягүрә басып, Лотфулланың муеныннан ике куллап кочаклап кысты, үзе сөйли дә башлады: —Әти әйтә, ни дип әйтә, башкортларда ит тә күп. кымыз да күп. дип әйтә, бик тиз итеп үсеп китәрсен, дип әйтә. Малайның гәүдәсе кечкенә һәм ябык иде —Әти әйтә, башкортлар курайда бик оста уйныйлар, дип әйтә Син дә башкорт кебек курайчы булырсың, ди. —Курайчы булам, ди, дустың, тик башкорт булмыйм, ди. әле,— диде әнисе. Барысы да көлештеләр. Лотфулла кечкенә малайны әнисе янына утыртты да, хушлашып, төенчеген күтәреп урам буйлап Югары оч ягына китеп барды. Мирсәет Учител салмак кына адымнар белән китеп барган малай артыннан моңсу күзләрен текәп бераз карап торды да, Хәйдәргалигә борылды: —Юклык, хәерчелек, урыс ашату бетерә безнең татарны. Искитмәле сәләтле бала бу Лотфулла. Укытырга иде дә бит—юк мөмкинлек. Мирсәет сүз барышын икенчегә борды: —Минем ишеткән буенча, сине башкортлар Еләмбәтенә Мөхәммәт Шакир мөдәррис җибәртә икән Дөресме шул9 —Дөрес Тик өздереп кенә итеп, аны гына әйтеп булмый инде Аның үтенече буенча Габдеррәхим Соколов үзе барып, шунда губернаторга ук кереп, башкортларның бер авылында мәдрәсә ачарга рөхсәт сорап ала алган. Күндерәк буе башкортларының авылларында бер генә мәдрәсә дә юк икән Шундагы башкортны аз гына булса да, татарчалап булса да укытырга итәләр Башкортның әлифбасы да, уку-язуы да бөтенләй юк бит инде Шул Күндерәк елгасында утырган алты башкорт авылына Уфадан бер мәдрәсә ачарга рөхсәт биргәннәр —Минем булганым юк ул якларда Исемнәре ничек ул башкорт авылларының? —Алтау алар Кабыккуш, Табылды, Сарайса, Шәкәр, Еләмбәт Соңгысын башкортлар үзләре Шипай дип тә йөртәләр Авыллар сирәк ул якларда Татар, урыс авыллары юк диярлек. Күндерәк елгасының башында Әмир, Карагош исеше ике мишәр авылы барлар барлыкка Чабатачылар, пимачылар алары. Мине күндерде инде Шакир мәгьзүм Земстводан акча да түлиләр Башкортка белем бирү инде минем максат хәзер... Мирсәет Учител күңелле итеп көлде: —Инде икс гасыр буена Эстәрлебаш мәдрәсәсе эшләп килә Бер башкорт укыганы юк диярлек Башкорт безнең татар кебек укуга хирыс халык түгел Ите бар. курае бар, даласы бар Гыж-гыж китереп, тал төбенә ятып кураен тартса, шул җиткән аңарга Мәдрәсәгә килеп караганы да юк яз була башла дисә даласына чыгып тая да, көзен генә кире кайта Авылларыңда мулла итеп куярлык бер башкортлары юк Барлык муллалар татарда. Монда’укытканда шуны аңладым мин Дөресме9 —Бер караганда, синең сөйләгәнеңдә дөреслек тә бар кебек Тик бик үк төгәл дә түгел Мин Эстәрле мәдрәсәсендә укыган шәкерт һәм бүген хәлфә булып укытам да Шунлыктан, сиңа караганда, мәдрәсәне яхшы бсләм дип уйлыйм Башкорт батырлары Кинжә белән Салават укыганнар Эстәрле мәдрәсәсендә Икесенең дә аталары Казан ягы татарлары булганнар Инәләре генә башкорттан. Кинжә дә. Салават та бик зур гыйлем ияләре булганнар Сирәк-мирәк кенә булса да башкортлар укыганнар инде укуын Тик ныклап утырып укый торган халык түгелләр Анысы белән килешәм Чөнки башкортта чабыш атыныкы кебек ярсу йөрәк бит аңарда Андый йөрәк белән пичекләр иттереп тү зеп мәдрәсәдә утырырга була ли инде’ Сез Казан татарлары барыбер аңлый алмыйсыз башкортны. Аяласак, аны без генә аңлыйбыз—башкорт белән аралашып яшәгән җирле татарлар... Мирсәеткә ике кулын сузды: —Ярар, күрдем сине, сау булып тор, энем Мирсәет! Сиңа алдан ук әйтеп күя торган бер гозерем бар. Шуны әйтеп китим инде мин, син рөхсәт ит! —Әйт. —Әнә, арбада синең адашын утыра. Минем улым Мирсәет. Синең хөрмәткә, синен исемең кушылган анарга. Уку ягына, әле генә узып киткән Лотфулладан ким булмас дип уйлыйм мин. Тик үз баласын мактый дип уйлый күрмә. Киләсе елга мин аны Эстәрлебаш мәдрәсәсенә китерергә уйлыйм. Шунда син минем малайны урыс ышкулына да укырга ал инде. Шул була инде минем гозерем... —Малаең үсеп җиткәнче, урысчага кергәнче өч ел вакыт бар икән әле Алырбыз. Укыр, сәләте булса. Китерерсең. —Ярар. Хуш иттек. Исән бул, Мирсәет туган! Вәйт, икенче олауның хуҗасы да килә. Кунаклары бар икән. Шуларны көтеп азрак тоткарлык булды. Исән бул туган. Мине урысча укытканын өчен зур рәхмәт сиңа Мина биргән кебекләр иттереп, Ходай сиңа да көтмәгән җиреңнән бирсен... —Амин! Шулай булсын! Сау бул, Хәйдәргали абзый!.. Ике олау Бәләкәй базар тыкрыгыннан түбән төшеп, Мөхәммәтша Чәүкә тимерлеген уңда калдырып, Эстәрле елгасы аша салынган күперне чыктылар да, Ясаклы урамы аркылы Хәлкәй авылы юлына юнәлделәр Хә1щәргали хәлфә Күндерәк буе башкортларына ислам дине дәресләре вә һәм дә урыс теле укыту теләге белән хыялланып үз уйларына чумган иде. Ә кечкенә Мирсәет башкорт авылына баргач, башкорт булмыйча, ничек кенә булса да курайда уйнарга өйрәнергә исәпләп, әнисенә сыенган хәлдә тирә-яктагы матур тау-урманнарга, кыя ташларга карап бара иде. олаксыз, түгәрәк мескен бүреген кулларында әвәләгән Зәйнетдин Балта иртән-иртүк, әле бай тормас борын ук Габделкадыйр тарханның ишек алдында мыеклары чыга башлаган чабаталары белән бер урында таланып тора иде. Сарай астыннан агач көрәк белән себерке күтәреп чыккан, байнын ишек алдын караучы Мәнәхетдин картка ярарга тырышкан тавыш белән сәламләп эндәште: —Әссәламәгаләйкүм, Мәнәхетдин абзый! Исәнлек-саулыкмы-ы!? —Вәс-сәламәгаләйкүм, Зәйнетдин энем. Аллага шөкер, себерәм әле! Үзенең шаяртуыннан кыска гына иттереп көлеп куйды —Алла куәт бирсен! Мәнәх карт тагын көлде. Кәефе әйбәт иде. ахрысы: —Хә-әх, хә-әх, хәх! Үзе бар иткәч, куәтне бирергә тиештер инде. Өстәвенә, бай түләп җибәрсә ипилек, тозлык. Син нәрсә, энем, бик иртәләгәнсең бүген?! —Ике улымны байга ялчылыкка бирергә дип килгән идем. Нужа бабай йөртә инде безне. Мәнәх бабай себерә башлаган җиреннән тукталып калды. —Малайларың үсеп кенә киләләр түгелме соң әле синең? —Берсенә уңдүрт тула, икенчесенә унике... —Э-э-эй, дөнья диге-ен! Шара сугып, чебенле уйнап көннәре үтәргә тиеш бит әле аларнын. Ә син аларны, ялчылыкка-а!.. —Кая бармак кирәк, Мәнәхетдин абзый! Нужа басты бит, нужа-а. Җир юк. Ә тамак туйдырырга кирәк. —Шулай-ай, энем! Син инде әнә тегеләйрәк, келәтләр алдынарак барып бас Тархан торып, әбрәкәй тирәләрен урап килгәч, шушында К туктаса, өенә кереп китәр алдыннан янына килерсен. Туктамаса инде, кереп китсә, урам якка чыгып, капка төбендә көтәрсен Байнын сөйләшү тәртибе шундыйрак. Кәеф ягы чамалырак булса, ул капка төбендә дә тукталып тормый Бай бит Байлар шулайрак була инде ул. Кара халыкны күрми дә алар Кая, энем, син кузгал. Мин бу тирәне себереп алыйм әле. Бай иртән торганда, ишек алдын себереп йөргәнне күрергә ярата ул. Бай бит! Зәйнетдин ишек алдын аркылы чыгып, келәт янына килеп басты. Аның әле I апкадыйр тархан янына беренче мәртәбә килүе иде. Улы өчен моңарчы байларда күчерлектә йөргән атасы Әбеннәгыйм сөйләшә торган иде Бу юлысы карт кучер Гапкадыйр бай белән сөзизәшүдән баш тартты. Кичә кич әтисе улының сөйләгәнен тыңлап та бетермәде. —Син инде күптән үзен әти кешесең! Балаларыңны дөньяга китергәнсең икән, аларны туйдыруны да үзен кайгырт, сабыйларны киендерү, аларның тамагын туендыру сина фарыз Ә син үсеп бетмәгән малайларны ялчылыкка тыгасың. Бәлки синеңчә, хатыныңча шулай кирәктер Тик аз гына башы, эчендә мие булган кеше ул балаларны Гапкадыирга ялчылыкка бирәмени9 Тереләй тәмугка тыгасын минем оныкларымны Биргәч-биргәч ялчылыкка, азрак юньлерәген эзләргә кирәк иде байнын Алар арасында да бардыр мәрхәмәтлеләре. юньлерәкләре Тик Гапкадыйр бай түгел' Комсызнын ар ягына чыгып, аякларын салындырып утырган бит Шул комсызлыгы аркасында үзе дә катып беткән бит, күрмисенмени азрак. Үзен-үзе ашый' Зәйнетдин кызу канлы әтисеннән әле дә шүрли иде Тик өендә барлык нәрсә турында үзенчә генә фикер йөртеп, салмак кына сөйләп, күп эшләрне тик үзенчә генә башкарырга өйрәнгән хатыны Мәрфуга да бар бит әле. Анысыннан Зәйнетдин атасыннан шүрләгәннән дә ныграк курка бугай Шунлыктан әтисенә каршы торуны кирәк санады —Син шулай дибен дә бит әле Әнә, Локман абзыйны, малаен Шакир Өтергегә кибетендә йомышка йөрергә биргәч, ничекләр иттереп сүккән Гапкадыйр мәгьзүм Мәчеттән чыккач. Нигә үземә китермәдең, дип. Мине дә эт урынына сүксә. Анарда бит көч Әбеннәгыйм карт икс кулын артына кунды да китеп барды —Анардан курыксаң, үзен бар Мин бармыйм Гапкадыирга, инде кырыкка житеп киләсең, үзен иөрс. Үз балаларың—теләсәң нәрсә эшләт! Тик мин оныкларымны Гапкадыйрга бирүеңә риза түгелмен Китеп.барды. Әбеннәгыймнын ун якка янтая биргән гәүдәсе авыл урамы буйлап авыр итеп атлый иде Өенә кайткач, Зәйнетдиннең хатыны Мәрфуга сүзне кыска тотты: —Әтинен үз дөньясы, безнең үз дөньябыз. Яшь хатын алганнан бирле безгә сырты белән тора Гапкадыйр мәгьзүмгә иртән үзен бар Малайларыбыз эшчәннәр—алыр. Алмый калмас Ялтыратып тазартылган сары жиз комганын тотып ишектән чыккан Габделкадыйр бай келәт ягына күзләрен сирпсп кенә аллы Комганы озын борынлы, билле, Бохара комганы иде Кабаланмый гына ишек алдын караштыргалап әбрәкәй ягына узды Себерүдән туктап үзен сәламләгән Мәнәхетдин картка баш кына какты Ул күздән югалгач, Мәнәх уң кулын һавага күтәреп салмак кына селтештердс Бу инде байнын кәефе ярыйсы дигәнне аңлата иде, ахрысы Бераз вакыт үткәч бай кире күренде Кабаланмый гына, үзенен дәрәҗәсен белеп кенә өенсн ишеге төбенә җитте Комганын карга куйды да. Зәннсгдин басын торган якка аз гына борылгандай итте Мәнәх карт кулын селтәде Бар тизрәк бай янына!" Зәйнетдин атлый-йөгерә дигәндәй, бай янына ашыкты Өч-дүрт .шым кала туктады. Тагын башына кигән колаксыз түгәрәк бүреген салып түбәтәйдән генә калды Байны сәламләде. Мәгьзүм баш кына какты. Ни йомыш9—диде Зәйнетдингә карамыйча гына. —Мәгьзүм!—диде Зәйнетдин кысылып чыккан тавыш белән —Ике улымны үзенә алмассыңмы икән дип килүем иде. Бай үзенә "мәгъзүм” дигәнне ярата иде. —Ничә яшьтәләр? —Берсенә ундүрт тула, икенчесенә унике тулды. —Усал түгелләрме? Тыңларлармы? —Юу-ук! Үземә ошаганнар, юашлар икесе дә. Бик тә эшчәннәр. —Икесе дә сабанга җигелгән үгезләрне куарга риза булсалар, өч көннән, дүшәмбе көнне үзең китерерсең. Малайлар йортына. Тамак ялына алырмын. Шуның өстенә ыштыр-чабата, көзен бер пар күлмәк-ыштан, бер чалбар бирелер. Игеннәр келәткә кереп беткәнче, кар төшкәнче эшләрләр. Тырыш булсалар, тынлаучан булсалар, киләсе елга хак куярмын. Бер елдан. Комганына үрелде, тик аны алмады. Турайды. —Малайларыңның берсе теге урыслаша башлаган Лотфулла исемле- седер әле? Куркуыннан коелып төште Зәйнетдин. Дәшмәүне кулайрак күрде. —Эшләсен. Тынлаучан булсын. Онытсын урыс ышкулын да, урысча укуын да... —Ярар мәгъзүм. Тыңлар, онытыр. Baii җавап биреп тә тормады. Комганын алды да, өенә кереп китте. Бүреген дә кияргә онытып. Зәйнетдин баскан урынында торып калды. —Шула-ай, энем!—дигәнгә сискәнеп китте. Мәнәх карт икән. Мин дә өч ел тамак исәбенә үгез кудым аның атасы Хариста. Ашау—арыш умачы да, арыш ипие иде. Алары да тамак туйганчы түгел. Синен Лотфуллаңны теге урыс укуына бик шәп ди икән Учител Мирсәет. Ул малаеңны йә үрәтник, йә авыл писере итәргә иде дә бит... Зәйнетдин дәшмәде. Башын гына кагып саубуллашты да, мескен бүреген кияргә дә онытып, капка ягына юнәлде. Атлаган уңайга уйлап кунды: "Икесенә бер-ике тәңкә генә булса да түләүне кирәк дип тә тапмады. Мәрфугага нәрсәләр генә диярмен инде...” Үсеп кенә килгән ике малаен тамак исәбенә саткан, гомере буена нужадан чыкмаган атаның адымнары авыр һәм гәүдәсе кечерәеп калгандай булып, атлавы сүлпән иде... * * * абделкадыйр тарханның Кара Балыклы яланнарында язгы сабанга чыгу нияте белән юлга кузгалган халык ярыйсы гына арыган иде. Хәмбикә ташы дигән калкулык урынга барып җитәргә өч чакрым тирәсе ара калгач тукталдылар. Унике чана белән килгән ялчылар Әлхәмгали прикашик янына җыйналды. Сай Чокыр дип йөртелгән үзәнгә язгы су төшеп, юл су астында калган икән. —Кичә килгәндә өлгерәсе булганбыз да бит. Бетергән бу су кышкы юлны,—диде сабанчы Имаметдин куангандай тавыш белән. —Caii Чокырның башына узып урарга туры килер, ахрысы,—диде озын Хәсән.—Теге Ялгыз Карамага хәтле бит әле ул. Өч чакрым чамасы булыр. Әлхәмгали итек балтырына камчысы белән суккалап уйланды. —Өч чакрым ук булмас булуын. Тик икедән артык инде. Сай Чокыр җәен чыннан да сай да ул сайлыкка. Tine менә бүгенгесе,—диде ул су астында калган юлга карап —Нык алган бу юлны. Чыгып булмас ерып. Ничек ага бит шаулап. Әлхәмгали үзен уратып баскан ялчыларга карап алды. —Ярар, суның кузгалуы бик әйбәт. Тизрәк чәчүгә төшәрбез. Җир тизрәк ачылыр, иншалла. Болай итик без. Утардан куган үгезләрне шушыннан турыдан йөздереп чыгарыйк. Үгез куучы малайларны үгезләр өстенә яткырып арканнар белән бәйләгез. Теге якка чыккач, үгезләрне куып алып китәрләр. Чаналарны Ялгыз Карама яныннан уратып җибәрик. Г Ул тирәдә жмр ачыла башлаган булырга тиеш Ике-өч көннән сабанга чыгарбыз дип уйлыйм мин —Көне кояшлы булса, жир өлгерер лә ул Янгыр, яисә кар яүса, көтәргә туры килер инде. —Төшәбезме сабанга, төшмибезме—эш анардан башка да жңтәрлек Кайгырмагыз!— диде байнын “ун кулы” Әлхәмгали—Бер-ике көннән бай үзе дә килеп житәр әле, сезне сагынып Көлештеләр. Бай кешесе булса да, Әлхәмгалине ялчыларның күбесе хөрмәт итәләр. Һәрчак тыңлыйлар. Ул вакчыл түгел, юк-барны күрми һәрчак эшләгән халыкны яхшырак ашатырга тырыша Байга сиздермичә генә эш вакытын да кыскарткалап куя. Көзен Эстәрлетамакта баржаларга иген төягәндә берничә капчык бодайның (кай арада эләктерәләр диген'» юк булганын “күрми дә кала". Урысча да ярыйсы гына ‘сукалый” ‘Пристаньдәге урыс крүчникләре белән аларча сырлап-борычлап маг- мат” диеп сүгенеп сөйләшә дә белә әле ул Ә аларча сүгенеп сөйләшү уен эш түгел инде—урыс теле диләр аны белгән башлы кешеләр Биш вакыт намазны үзе дә калдырмый, ялчыларнын барысын да намазга көчләп куша: —Байларның эше күп була ул аларнын. Мөхәммәт Галиәссәлам сезнең кебек эш белән изаланган халыкны аз гына булса да ял иттереп алу нияте белән керткән ул биш вакыт намазны Ходай Тәгаләнең үзенең кушуы буенча эшләгән ул аны. Намаз укып, азрак хәл алыгыз, дип. Намаз укыганга бай да каршы чыга алмас Үгезләрне нукталарыннан парлап бәйләделәр. Лотфулланы сынар мөгезле зур кара үгез өстенә яткырып аркан белән бәйләп куйдылар —Аяк-кулларын белән ныклап ябеш’— диде Имам абзый —Үгез йөзгәндә башыңны күтәрә бир Тончыга күрмә авызыңа, борынына су кереп... Иң алдан ак башлы аклы-кызыллы үгезне җибәрделәр Анын аркасына беркемне дә бәйләмәгәннәр иде. Ул үгез беренче булып йөзеп чыгып, башкаларга юл күрсәтергә тиеш иде Үгез аркасына Лотфулладан дүрт яшькә зуррак Сәлахетдин дигән бер малай менеп баскан Нукта тезгенен сул кулына тотып, уңына яхшы каеш чыбыркы алган Аны урталай бөкләп тоткан. —Аллага тапшырдык!—диде Әлхәмгали. ак башлы үгезнең сыртына зур кулы белән шапылдатып сугып —Әйдә, хайванкай, кузгал! ’ Кая табан куганнарын сизенгән карт үтез пошкырып куйды, алгы аякларын кузгаткалап таланды да. акрын гына суга керә башлады Башын күтәрә биреп, муенын алга сузды һәм. аккан суга кыеклап йөзеп китте Анын артыннан һай-һулап башка үгезләрне дә куарга тотындылар Алдан йөзгән үгез артыннан алар да парлашып суга төшә бардылар, каршы ярга карап, аккан язгы ташкынны кыеклап йөзеп кичә башладылар Үгез суга тпрәнгәрәк керә башлаган саен Лотфулланың куркудан йөрәге ныграк кысылды Ул чытырдатып күзләрен йомды, кул бармаклары белән үгезнең арка йөннәренә ябышты Ыштыр урап яна чабаталар кигән аяклары белән үгезнең корсагын кысты Боз кебек салкын кар суы аның гәүдәсен куырып алды. Кар катыш салкын су, үгез йөзгән уңайга, малай өстеннән дулкын-дулкын булып бәреп агып үтге Бер-бер артлы белгән догаларын укып, Лотфулла Ходаеннан тере калдыруын үтенде Күрше үгез аркасында шулай ук аркан белән бәйләнгән абыйсы Хәйрулла ята ндс , _ Аргы якта читәннән үреп, эче-тышы балчык белән сылап катырылган салам башлы тәбәнәк алачыклар эчендә тау ташыннан чьи арылган зур мичләр бар икән Юешләнү дән, өшүдән тешс-тсшкә бәрелеп шыкылдап калтыраган малайларны шул алачыкларга куып кертеп барысын ла анадан тума чишендереп, мич алдына тезеп утырттылар Ти зрәк ут җылысы булсын дип мичкә гәүдә салам тутырып ут төрттеләр Кызып янган саламга чыбык-чыбык өсти тордылар Тизәк яктылар Ярты сәгать чамасы узуга өй эче, төтен белән тулган булса да, ярыйсы ук җылынган иде. Малайларның юеш киемнәрен мич өстенә элеп, үзләрен салам түшәгән мич башына куып мендерделәр. Әлхәмгали абзый кушуы буенча, килгән халыкка күп иттереп эссе сөт эчерделәр. Ярыйсы гына кисәк арыш ипие тоттырдылар. Шуларны ашап бетергәч, мич башында яткан малайлар өстенә зур киез яптылар да, йокларга куштылар... Карлар китеп, җир ачылгач ялчылар айдан артык сабанда булдылар. Бер сабанга зур гәүдәле дүрт үгез җигелә икән. Сабаннар зур. Алар каты имән агачыннан ясалган, тимер белән тышланган Сабан төрәне алдыннан аңарга юл ачып, җирне кисеп бара торган пычак куелган. Дүрт үгезне бер малай куа. Үгез куучы һәр малайның кулында чия саплы, өч буынлы каеш чыбыркы. Үгезләр парлаштырып агач камытларга җигелгәннәр. Ул камытлар сабанга беркетелгән, агачка тоташтырып җигелә Аны дышло диләр икән. Дилбегә бөтенләй юк. Чөнки кирәге дә юк. Алдан уң яктан барган үтез буразнадан атлый һәм шуннан чыкмый. Ул шуңа еллар буена өйрәтелгән. Жир хуҗасы Габделкадыйр тархан сигез йөз дисәтинәдән торган яланнарын сөрдерер өчен һәр язны кырык сигез сабан чыгара, һәр сабанга дүртәр үгездән, һәммәсе бер йөз дә туксан ике үгез йөри аның сабаннарында. Болардан башка тагын, сабанга җигелмичә, аерым көтү булып йөргән егермегә якын үгезе дә бар. Болары инде атлар белән берлектә чәчү орлыклары ташу өчен һәм сабандагы берәр үтез йончып тарта алмый башласа яисә ятып үлеп китсә—шуларны алмаштырыр өчен. Жир сөрү бер юлы дүрт урында бара, һәр яланда уникешәр сабан. Унике сабанчы абзый-бабай, унике үгез куучы малай, һәр яланда буразна озынлыгы ике чакрымга якын. Дүрт үгез өстерәгән зур сабан кара җирне актарып, әйләндереп китереп сала. Бер-бер артлы килгән унике сабан узган саен, чәчеләчәк иген кыры киңәйгәннән-киңәя бара. Иртәнге кояш белән җир сөрергә тотынган ялчылар дүрт буразна чыкканнан сон туктап үгезләрне ашатып, үхләре дә азрак хәл алалар. Яшел үлән әле үгезнең авызына эләгерлек түгел. Шунлыктан үгезнең ашаганы—кыштан калган печәннән тора Сабанда йөргән халыкка—иртән азрак көнбагыш мае салган карабодай яисә тары боткасы. Шуңа өстәп сипараттан чыккан сөттән оеткан катык белән ике телем арыш ипие һәм сөтле чәй Малайларга ипи бер телем. Ике малайга бер тустак тулы катык. Бер-берсенең ашаганын күздән ычкындырмыйча кабаланмый гына малайлар катык ашый. Кайчак катыкка буялган кашык белән бер-берсенең маңгаена да менеп төшәләр. —Кабаланма ашаганда! Син генәмени монда! Бергә кап катыкны-ы! Катык ашалып беткәч, тустакны алмашлап ялыйлар. Бер утырганда берсе ялый, икенче удырганда икенчесе. Тамак ялгап алгач, печәнгә ятып аз гына булса да черем итеп алалар. Тик күзләрен яна гына йомган кебекләр иде—Имаметдин абзыйның шыгырдавык тавышы ишетелә: —Малайлар торыгыз! Үгезләрне җигәбез! Имаметдин абзый бик тә коры кеше. Сәлахетдин исемле малай як- ягына курка-курка карап ала да, аның турында пышылдый биреп кенә сөйли: —Безнең күршеләр алар. Әлләлә хатыны уса-ал аның. Әллә-лә-лә- ә! Ире белән сугыша атна саен. Шунлыктан хатынын жинә алмаганнан үчен монда, бездән ала ул! Авыл өчен анын исеме Күчән Имаметдин. Әтисе мәрхүмнән калган исем. Анысы кәбестә күчәнен бик яратып ашый торган булган. “Хәерчегә жил каршы!” дигәндәй, шул Имаметдингә үгез куарга Лотфулланы тәгаенләделәр. Ике көн эш вакытында андый-мондый явызлыгы күренмәде, сизелмәде. Сөрә башлаганга өченче көн кичкә авыша башлаганда төпкә җигелгән соргылт төстәге Бүре исемле үгез барган уназгга муенын сузып бер генә мөгрәде дә, алгы аякларына тезләнде, аннан сон шапылдап килеп ун ягына ауды. Башын җиргә сузып салды да, күзләрен йомды Парлап җигелгән икенче үгез, егылган үгез ягына АГЫПДЕЛНЕН АРЪЯГЫНДА..43 башын иеп баскан хәлендә торып калды. Лотфулла яткан үгезнен юкәдән үргән нуктасыннан тотып тартып, аны торгызырга итеп карады: —На-а!- диде үгезгә, атка дәшкән кебегрәк итеп.—На-а! Тор, үгез! То-ор! Тик инде үгезнен ятуы яту иде. Лотфулланың нуктадан тартканына үгезнен күз керфекләре генә селкенеп куйдылар Үзе авыр итеп сулыш ала иде. Лотфулла нәрсә эшләргә инде дигән кебек сабан тоткасына ябышып басып торган хәлендә Имаметдингә карады: —Тормый бит үзе! Әллә үлә инде!? —Сук чыбыркың белән! Инәңнең ...н карап торасыңмыни, хайва- ан нәстәкәй! Авыр иттереп сулыш алып яткан үгезгә сугарга Лотфулланын кулы күтәрелмәде. —Тор инде, тор үгез!—дип нукта тезгеннән тартты.—То-ор инде-е!!! Арттан Лотфулланың аркасына алагаем китереп суктылар Авыртуга түзә алмыйча, Лотфулла кычкырып жиргә тәгәрәде. Жылый-жылый сөргән җирдә ауный башлады. Аннары эченә китереп типтеләр. Жиргә егылган малайны Имаметдин әнә шулай типкәләп кыйный иде. —Анаңны....! Нигә ята үгезең! Ә?! Күрсәтермен мин сиңа инәңнен..! Лотфуллага карлау белән бәргән икән. Типкәләүдән бер мизгелгә туктап карлавын алырга дип иелде Лотфулла слый-елый сикереп торды да, үгезләрен кууын туктатып куркып карап торган абыйсы ягына йөгерде —Абы-ый! Аб-ый! Калау күтәргән, күзе-башы акайган Имаметдин абыйсы артына сыенып үксеп елаган малайга карап атлады. Үзе ямьсез иттереп сүгенә иде. Куркынып калган ике малай бер-бсрсснә сыенып, сөргән жир өстендә басып катып калдылар. Бетерә хәзер икесен дә.. Шул чак Хәйрулла куган үгезләр җигелгән сабанны тотып килүче Бәдрстдин бабай Имамның юлына аркылы төште —Ярамый алай, энем! Тукта хәзер үк! Ул сабыйның ни гаебе бар9 ! Тукта дим! —Си-ин! Си-ин!—дип ысылдады күзе-башы акайган Имаметдин — Инәңнен .... мин синеме-е!... Карлавын күтәреп картка селтәнде Тик сугып өлгермәде Бәдри картның яшьлеге, сабан туйлардагы көрәшләрдә батыр булган чаклары исенә төште, ахрысы, ул киек җитезлеге белән Имаметдиннең карлау белән селтәнгән уң кулын беләзегеннән эләктереп алды да, икенче кулы белән селтәнмичә диярлек, бик катыдан булмаса да, икс каш арасына ярыйсы гына иттереп китереп сукты Имам Күчән мәтәлләп сөргән жир өстснә барып төште. —Ничә тапкырлар әйтелде син явызга—тимә малайларга, дип. Ничә мәртәбәләр! Жиргә тәгәрәгән Имаметдиннең авызыннан әшәке сүгенү сүзләре килеп чыктылар —Ананны фәлән итим! Бстерәм мин сине барыбс-ср! Бетсрә-әм! Бәдрстдин абзыйның торып ыргылган Күчәнгә икенче сугуы кыска һәм каты булды Ул икс кулын икс якка жәсп күхтәрсн йомган хәлдә кара жир өстендә яткан Имамга карамыйча гына сабанына карап китте Куркышып басып торган малайлар анын янына җыелдылар. Лотфулланы аркасыннан сыпырды да әйтте. —Елама, улым! Тагын тия башласа, минем яныма йөгер. Үгезең ята башласа торгызырга тырышып та карама—йөгер минем янга. Нужа- михнәтгән йөрәге бозылган анын. Кыйнарга болашыр инде ул сине. ТУКТЫЙ алмас Тимә малайларга дип, кыйнап та карадылар инде аны— файдасы тимәде Тун Күчән инде, нәрсә эшләтмәк кирәк аны Кичке .питан сон Хәйрулла энесе Лотфулланы алачыклардан ярты ♦ Сабанга каткан балчыкны кырып төшерү өчен ясалган агач саплы тимер калак. чакрым чамасы ераклыктарак, кояш баешы ягындагы кечкенә калкулыкта эзләп тапты. Лотфулла зур, кызгылт ташка аркасын терәп утырган да, тавышсыз гына күз яшьләрен тыя алмыйча елый иде... Ташнын исеме Хәмбикә ташы. Байтак еллар элек Харис тарханный бер кызы бала чагында шушы яланда, иген иккәндә кинәт кенә авырып китеп, вафат булган. Сабыйга өч яшь тулган гына булган. Әтиләре Харис кызчыкны әнисе белән бергә “ялан күрсәтергә” алып килгән булган. Балага кичтән “жир зәхмәте суккан”: эсселе-суыклы булып төнен саташып чыккан да. таң беленеп, кызарып ата башлаган чакта җан тәслим кылган. Дога-өшкерүләрнең дә ярдәме тимәгән Шул көнне үк сабыйнын гәүдәсен юып. кәфенләп шушы калкулыкта җирләгәннәр. Көн эссе булганга, авылга алып кайтуны тиеш дип тапмаганнар. Тирә-як сазлык, болыннарда көтүләре белән йөргән кабан дуңгызлары йомшак туфраклы каберне казымасыннар дип, шушы зур ташны алты үгез белән тарттырып китереп кабер өстенә куйганнар Ташка гарәп хәрефләре белән ике генә сүз чокып язганнар “Хәмбикә кыз.” Шул елдан бирле халыкта таш— Хәмбикә ташы, ә калкулык—Хәмбикә тавы, дип аталып йөртелә. Лотфулла шул ташка аркасын терәп, узган елдан калган кылганнар өстенә утырып, ерак офыкка карап елый иде Абыйсы Хәйрулла да энесе янына утырды Үсеп балигъ булмаган, кеше мәрхәмәтсезлеге аркасында жаннарын курку биләгән ике малай кояш баешына карап бик озак утырдылар. Икесенең дә башы тулы өметсез, кара уйлар. Офыкта кызыллык сүнеп, жир өстен караңгылык белән бергә жиңелчә генә салкынлык били башлады., көндез кояш нурларыннан җылы алып калган таш, рәхәт итеп аркаларны җылыта. Ә күкрәкләрне кичке салкынлык ала башлады. Абыйсы, инде бөтенләй сүнеп бетеп, офыкта аз гына сизелеп торган кичке шәфәкънең яктылыгына соңгы тапкыр карады да, кулын энесенең кулбашына салды: —Әйдә, туганым, торыйк. Иртәгә бәйрәм түгел—ял итәргә ятыйк. Ходай ташламаса—яшәрбез. Син иртәгә Бәдретдин бабай белән сөр җирне. Мин абый кеше—Күчәннең үгезләрен куармын. Бәдретдин бабай миңа бер ысул өйрәтте, ничек итеп Имам Күчәнгә каршы торырга. Тик син кешегә ычкындыра күрмә бүген... Лотфулла инде елаудан туктаган, тик сулкылдавы гына басылып бетми иде әле. —Ни нинди ыс-сул ул?—дип сорады абыйсына карап. —Әгәр Күчән иртәгә, яисә башка көнне миңа карлау белән бәрсә, яисә мине кыйный ук башласа, Бәдретдин бабай әйтә, карлавын тартып ал да үзенә тондыр, ди. —Олы кешегә сугарга ярамый! —Бәдретдин бабай әйтә, үзенне яклаганда ярый сугарга, ди. Китап, хәтта ханга да сугарга рөхсәт итә андый чакта, ди... —Үтерә бит ул аннан сине. Хәйрулла энесенең күзләренә туп-туры карады да, пышылдауга күчте: —Мин, бездән артта килгән үгезләрне куучы Галләметдин белән дә, Жаппар белән дә сөйләштем ул хакта. Алар мине яклап Күчәнгә каршы чыбыркылары белән чыгачаклар. Сәлахетдин белән син дә кил. Бәдретдин бабай әйтә, үзегезне-үзегез якларга өйрәнегез, ди... —Мин куркам, абый. —Мин дә куркам. Бәдретдин бабай әйтә, куркудан туктамасагыз, гомерегез буена кыйналып яшәячәксез, ди. Куркак кешегә Күчәннәр табылып тора ул, ди. Әгәр инде Күчән сезне жинеп кыйный башласа, мин килермен сезгә ярдәмгә, ди. Курыкма! Лотфулла дәшмичә азрак үтырды да, йөрәгендә тәвәккәллек үскәнен сизгәндәй булды. Ризалашып баш какты... Иртән ике үгезне җитәкләп Лотфулла урынына абыйсы Хәйрулла килде сабан янына. Сүзсез генә агач камытка үгезләрне җигә башлады. Имаметдин Хәйруллага карап кына алды да, сабан тоткасынын кырына кыстырылган карлавын ала башлады. —Син нәстә эшлисен минем үгезләр белән. Кая булды теге чүчка борын9 Энең кая9 Хәйрулла күтәрә башлаган камытны жиргә ташлады да, үгез башыннан китеп, аның икенче ягына чыкты Ун кулында каеш чыбыркысы асылынып тора иде. Аны яхшылап кулына аллы —Бүгеннән башлап .. мин йөрим синен үгезләрен белән. Бел шуны Имаметдин карлавын ук күтәрә башлады —Инәңнен ...! Мин синеме-е ми-инме-е Хәйрулла тимер кыршау кебек йөрәген кыса башлаган куркуны җиңеп, аякларын аерыбрак басты да, үгезгә чыбыркы белән китереп сукты. Үгез урыныннан кузгалып читкә китте Малай карлау тоткан Имам Күчән белән күзгәкүз торып калды Дулкынланудан карлыккан тавыш белән әйтте: —Син... артыңа борылып кара! Артыңа-а! —Нәстә булган артымда-а? Ә-ә-ә!!! Үгез куучы өч малай, барысы да бер төрле итеп, каеш чыбыркыларының очын җирдән өстерәтеп, тавышсыз гына Күчән Имаметдингә карап атлыйлар иде. Ә ирләр, картлар башларын күтәрмичә, бернәрсә дә күрмичә... сабаннарын көйлиләр һавага күтәрелгән карлау кире төшә башлады. Сүзсез генә үзенә карап атлаган чыбыркылы өч малайны күргәч. Күчән каушап төште —Сез нәстә, ә? Олы кешегә? Ә? Сез нәстә9 Катыр китәсегез киләме9 ! Малайлар, малайлар, дим1 Өч малай ярымай булып тезелеп атладылар да, Имаметдингә килеп җитәрәк өч-дүрт адым кала туктадылар Хәйрулла ныклы тавыш белән әйтте: —Без—бай ялчылары. Синеке түгел, Күчән. Тагын бер тисәң берәребезгә, чыбыркылар белән ярабыз Бел шуны' “Юаштан, юан чыга!”—ди татар Әтисе Балта Зәйнетдингә ошап юаш иде моңарчы Хәйрулла. Тик, энесенең карлау белән сугудан күгәреп, шешеп чыккан аркасын күргәч, Күчәнгә ачуы нык кузгалды Өстәвенә, Бәдрстдин бабай да өстәде шуңа: “Сез бит күмәксез, малайлар! Бергәләп алыгыз чыбыркыга Күчәнне Куркып тормагыз. Ул бит бер үзе Явызны көч белән генә урынына утыртып була аны ’—ди Имам Күчән үзе бик тә куркак булып чыкты Алдына-артына тиз- тиз генә карап алды да, акырып җибәрде —Үтсрәлә-әр? Кара-ау-ул! Үтерәлә-ә-әр! Бәдретди-ин абзы-ый! ШәкүҮр! Малайлар боҗраны кыса башладылар Күчәннен акыруы көчәйде: —Үтерәлә-әр! Шул чакта малайлар янына Бәдретдин бабай якынлашты —Чү, чү, оланнар! Чү! Олы кешегә чыбыркы күтәрәләрмени9 ' Хәзер үк туктагыз! Малайлар туктадылар. Хәйрулла белән Лотфулла Имаметдингә бүре кебек иттереп ачу белән карыйлар иде —Таралыгыз, балалар!—диде Бәдретдин бабай —Башкача тимәс ул сезгә Яңадан тия башласа, тотынырсыз чыбыркыга Мин кысылам ул чакта... _ —Сүз бирсен тимим башкача, дип. Шул чакта Имаметдинне уратып шаулашкан малайлар артында көр тавыш ишетелде —Нәрсә булды9 Нигә һаман тотынмадыгыз сөрергә0 Нигә эшләмисез’ Шомырт чыбыкларыннан үргән жинел тарантаска утырган Гапкадыйр м згъзүм икән Барысы да шым булдылар Кайберләре сабаннары ягына таю ягын чамалыйлар иде Бай барысын да туктатты Ачулы, кысык күзләре белән барысын да сөзеп карап чыкты —Син яшькә барысыннан да олысы, Бәдретдин абзый. Нәрсә булды монда? Байнын өстендә тезенә кадәр төшеп торган җинел, кара төстәге, утыртма якалы бишмәт. Кара чалбар, читек-кәвешләр. Башында түгәрәк, кара төстәге кырма бүрек. Кыска иттереп китәрелгән сакал-мыегы килешле булып тора. Тик аскы ирене азрак калын һәм ул алгарак чыгып торганлыктан азрак йөзенең төсен боза кебек. Бәдретдин абзый баскан урынында аякларын кузгаткалап алды. —Ни бит әле, мәгьзүм! Монда азрак кына аңлашылмаучанлык килеп чыкты кебек... —Нәрсәдән тагын? —Имаметдин бер малайга. . э-э-э... карлау белән... э... селтәнгән иде... әййе, селтәнгән иде, малайлар каршы тора башладылар... Малайлар... әй-йе... Байның күзләре алара башлады: —Кем башлады? —Э-э... Имаметдин шул. Ул... Кичә Лотфуллага карлау белән... —Мин аны сорамыйм синнән, картлач. Малайларның кайсысы беренче булып башлады дип сорыйм мин синнән. Аңгыра баш, шуны да аңлый аямыйсынмыни? —Мин үгезләр артындаем, анысын күрмәдем мин. Бай бер өер булып басып торган малайларны ачуы чыккан күзләре белән бетереп карады: —Кем беренче булып кул күтәрде, Имаметдингә? Ә? Малайлар куркуларыннан дәшә дә алмадылар. —Барыгызны да куып чыгарганны көтәсезмени9 Кайсыгыз башлады9 —Хәйрулла башлады,—диде Имам Күчән.—Ул атаманнары. Әнә кызыл чәчлесе. Бай күзләре белән эзләп Хәйрулланы тапты: —Син башладыңмы беренче булып? Хәйрулла байга күтәрелеп карамады, җавап бирмәде. Куркуыннан эченә салкын йөгерде Байның ачуы кузгалды. Ул Хәйруллага табан атлады. Исәбе әллә сугуда иде инде. —Килмә, бай, якын!—диде малай. Әтиемнең дә тырнак белән дә чирткәне юк миңа. Суктырмыйм мин синнән дә. Бай барысын да бер тапкыр карап чыкты да, тыныч тавыш белән әйтте. Үз көчен белеп: —Мондый ялчынын миңа кирәге юк. Кит, югал күз алдымнан. Куам мин сине эштән. Борылып тарантасы янына китте. Утыра-утыра сөйләнде: —Үз гомерендә башкача мина ялланырга дип килеп тә йөрмә. Алмаячакмын мин сине... Күчеренен аркасына төртте: —Кузгал! Нәрсә утырасын кукраеп... әйрулла ерак яланнан кичләтеп кенә җәяүләп өйләренә кайтып җитте Исәнләште дә, чишенә башлады. Әнкәләре, нәрсәдер сизенгән күзләре белән улына карап-карап алды да, борчылган тавыш белән сорады: Вакытлы-вакытсыз ни эшләп кайттын әле син, Хәйрулла? Ишек төбендәге түмәргә чабаталарын салырга дип утырган малай башын күтәрмичә генә җаваплады: —Гапкадыйр бай мине куды ялчылыктан. Эй, Ходай-йы-ым!—диде ана.—Нәстә өчен инде тагын? Имам Күчән Лотфулланы кыйнады. Карлау белән бәреп тә, аяклары Х белән типкәләп тә. Үгезе яткан өчен. Лотфулланы мин алмаштыргач, икенче көнне мине дә кыйнарга итте Мин кыйнатмадым үземне Малайлар белән җыйналып үзен чыбыркыларга иткән идек, өстебезгә бай килеп чыкты да... —Сон9 —Кем башлады, дип сорады да... —Шуннан? —Мин башлаганны Күчән әйтте дә, шуннан бай куды инде мине... —Әй, иллаһы-ым кәри-им! Синдә дә биатай каны икән болай булгач. Нигә генә дәшмичә үткәреп җибәрмисендер инде-е! Читкәрәк йөгереп кенә китсәгез булмыймыни инде-е. Ничекләр генә иттереп сезнен тамакларыгызны туйдырыйм инде ми-ин?! Матчага кыстырган тал чыбыгын үрелеп алды да, түтяәрдә утырган улынын аркасына икс тапкыр чажылдатып сыпырды —Менә сина-а, менә сина! Сәкедә куркып карап утырган алты яшьлек Абдулла белән өч яшьлек Галимулла икәүләп такмаклап елый башладылар —Абыйга тимә-ә! Тимә абыйга-а! Унбер яшьлек Гатаулла белән сигез яшьлек Фазулла абыйларын ике яктан кочаклап алдылар. Болары еламыйлар иде. Нужа, фәкыйрьлек баскан ана абыйларын кочаклаган малайларга берәрне сыдырды да, чыбыгын сәкегә ташлап өйдән чыгып ук китте. Өй эчендә дүрт малай абыйларын кочаклап торып калдылар. —Еламагыз, елама!—диде Хәйрулла малайларны башларыннан сыйпап.— Әни кеше шулай була инде ул. Безне бит ашатырга кирәк анарга. Шул чакта өй ишеге ачылып китте дә, анда әтиләре күренде. Кабаланмый гына түгәрәк бүреген салып, ишек янагындагы чөйгә элде. Бишмәтен салып аны мич арасына кертеп элде. Билбавын жин эченә тыкты. Дәшми генә ишек төбендәге икенче түмәргә утырып чабатасына үрелде. Салырга дип. Гатаулла белән Фазулла идәнгә тиз генә тезләнеп аталарының чабаталарьйгын киндерәләрен чишә башладылар. Әтиләре ярату мөлдерәп торган коңгырт күзләре белән малайларын барлап чыкты. Алты малайлы Зәйнетдин авылдагы барлык ирләр арасында да бае, иң бәхетлссе иде Аның шулай икәнен ул үзе дә белә. Үзен уратып алган малайларының кайсысының башы кызыл, кайсысының башы сары чәчле иде. Араларында бер генә кара чәчлесе юк. Аллага шөкер, ярлылык, ашарга җитешми дип тормыйлар—тупырдашып үсеп киләләр бит әле алар. Ходайга мең шөкер, исән-иминнәр, кул-аяклары барысының да үз урыннарында. Зур улына карап әйтте: —Солтый Латыйфын күрдем мин. Әле генә. Ул әйтте байның сине ялчылыктан куганын. Аллага шөкер, әтигә ошап син дә ныклысын. Шулай бул! Минем кебек юаш булмагыз берегез дә. Әңкәнә үпкә тотма! Ана бит ул сезнсн барыгызга да. Дөньяга китереп тапкан, күкрәк сөтен имезгән, караган сезне моңарчы. Моннан сон да караячак. Әйбәт анагыз Тик менә нужа бик нык басты безне. Йөрәге чыдамый әниегезнең фәкыйрьлектән. юклыктан Чыбыкка да шуна күрә үрелә ул. Урыныннан торып тас белән комган торган мич арасына үрелде дә, аларны ишек төбенәрәк этәрде. Малайлар арасында Ак Бөжи исеме алган дәшмәс малай Абдулла комганны башкалардан алдарак эләктереп алды. Тас янына басып әтисенең кулына су салырга әзер иде инде ул. Иренен кайтуына әниләре комганга җылы су салып куйган Битен, кулларын юа-юа әтиләре үзенен уйларын Хәйруллага җиткерде у —Ялчылыкка башкача бармассың. Үзем белән балга эшендә йөрерссн Яңгырчы авылындагы Корманай Кордаш өй бурасы буратырга яллады мине Бүрәнәләрен кичә барып карап кайттым Юан түгелләр. Үзләренең урманыннан гына кискәннәр Нечкә башларыннан күтәрергә синен дә көчен җигәрлек, көч утыртканчы, дим Иншалла, эшләрбез, улым, яшәрбез... Зәйнетдин Балта кулларын тастымалга сөртте дә, көлемсерәп улы Гатауллага ымлады: —Чыбыгын алып кыстыр әнкәңнен, кире матчага. Берничә көннән тагын кирәге чыгар. Сезне шул чыбык белән тәртиптә тотмасан, айй-һа- ай! Алтаусыз, бит! Чыбык урынына кыстырылгач, та кечкенәләре Галимулла телгә килде: —Әт-ти!—диде сабый куанып.—Әни азыйны мәэмәй итте. Мине мәэмәй итмәде. Ак Бөҗи абыйны да. Фазулла абыйны, Гатаулла абыйны да... —Шулаймы, улы-ым!—дип аркасыннан сөйде кызыл башлы төпчеген Зәйнетдин —Тынласаң, мәэмәй итмәс әниен. Тимәс берегезгә дә. Сине бигрәк тә ярата ул. Ата кеше шатлык тулы күзләре белән малайларын тагын бер кат карап, барлап чыкты: Хәйрулла, Гатаулла, Фазулла, Абдулла, Галимулла. Тик әллә кайларда киң дала җирләрендә үгез куып йөргән Лотфулла гына өйдә юк иде. Фазулла белән Абдулла әниләренә ошап сары чәчтеләр, сыек зәнгәр күзлеләр. Ә инде Хәйрулла, Гатаулла, Галимулла үзенә ошап бакыр төсендәге чәчлеләр, конгырт күзлеләр. Ходайның кодрәте кин— кызыл, сары чәчле малайларынын барысы да шәпләр. Бигрәк тә табынга утыргач, ашауны булдыралар. Әниләре салып кына өлгерсен... Шул ялланудан солдат хезмәтенә киткәнче Лотфулла тугыз ел буена ел әгигәнәсенә Гапкадыйр байда ялчылыкта йөрде Язын, көзен өч ел үгез куганнан сон бай аны атлы эшкә күчерергә кушты. Мал абзарларыннан тирес түкте, язынкөзен яланга чәчәргә капчыклап арыш, бодай ташыды. Биш потлы капчыкларны аркасына салып Агыйдел пристанендә баржаларга бодай төяде. Уналтысы тулганда, ирләр белән ярыша-ярыша печән чапты Озын саплы, дүрт япьле озын саплы агач сәнәк белән кибәнгә печән ыргытты. Көлтә ташыды. Мал карады, үгез көтүе көтте. Үсә барды, ашау ягы байда бик әйбәттән булмаса да, ныгыды, көч утыртты. Инде унсигезен тутырып, унтугызга киткән чакта озын буйлы, кин җилкәле, кин күкрәкле, көче ташып торган зәңгәр күзле, сары чәчле бер егет иде Лотфулла. Эстәрле елгасы ярында барлык Тукаевлар өчен уртак булган Кала Утлары дигән бер урын бар. Ул Утар Эстәрлетамак пристаненә унбиш чакрым кала Эстәрле елгасының сул як ярында салынган. Утар, Тукаевлар биләгән җирләрнең читенә, борынгы Бохара-Болгар юлы узган җиргә урнашкан, Эстәрле елгасы аша салынган күперне чыгып ярты чакрым барсаң, шул юлга барып чыгасың. Әкияттәге кебек, сулга китсән— Эстәрлетамак каласы, уңга китсәң— Эстәрлебаш, аннан соң, ерак далалар узгач мәшһүр Бохара. Ә инде туры китсән, кыргыз-кайсак җиренең читенә илтеп салынган урыс крепосте Оренбург була. Менә шундый урында урнашкан Утар ул. Анда инде Тукай бабай нәселеннән барлыкка килгән ишан-ахуннарның, сәүдәгәрләрнең, мәдрәсә мөдәррисләренең һәм эреле- ваклы хәлфәләрнең мал асрау һәм ашлык саклау урыны. Тукаевларнын җир биләмәсе исә кин яланнарда бер якка егерме биш чакрым, икенче якка унбиш чакрымнарга сузылганнар. Ул яланнар, алда әйтелгәнчә, болгар бабайлар заманыннан ук Кара Балыклы яклары дип йөртеләләр Шул Тукаевлар биләгән җирләрдә бер генә авыл да юк. Кола ялан гына Анда алар иген үстерәләр, иксезчиксез санда мал асрыйлар. Киң яланнар дала булып, кап-кара туфраклы җирдән торалар. Көзен бу яланнарда арыш, бодай, борай, арпа, тары, солы өлгереп зур уныш бирә Ел саен Тукаевлар җирендә көн-төн эшләгән ялчыларның, көнлекчеләрнен исәбен алсан, игеннең уңганлыгына карап, аларньщ саны ике меңгә кадәр җиткән чаклары була. Уракчылар, чалгычылар, көлтә бәйләүчеләр, ат-үгез җигеп көлтә, печән ташучылар, кибән-эскертләр салучылар, көтүчеләр, баржаларга иген төяүчеләр—бар да шул исәпкә керә Күпчелеге—иген өлгергән чакларда көнлекләп ялланып эшләүчеләр. Болар инде урак, чалгы белән ике ай чамасы гына эшлиләр дә, аннары тиешле акчаларын кулларына АГЫЙДЕЛНЕҢ АРЪЯГЫНДА.■■49 алып кайтып китәләр. Алар инде Эстәрлебашнын ярлыябагае, Куганакбаш кешеләре. Хәлкәй, Әмир, Каратыш, Гөлем мишәрләре, Айдәрәле, Янгырчы Турмайдан чыккан ялчылар, Мәкъсет, Мортаза, Ибракай, Югары, Урта, Түбән Калкаш, Баем башкортлары. Дим елгасына барып коя торган Тәтер суының урта агымында утырган Тәтер Арслан авылы татарлары гына Тукаевларга да, башка байларга да ялчылыкка чыкмыйлар Бу авылнын кайбер кешеләре кырык тартмачы булып, авылдан авылга ат белән дә, бәләкәй арба тартып йөреп тә вак сәүдә белән шөгыльләнә Араларында Ырынбур, Бохарага йөреп сәүдә иткәннәр дә бар Тик күпчелеге ташчылар, балта осталары, чабата ясаучылар, көянтә, дуга, ат чанасы табаны бөгүчеләр Барлык тирә-як авыллар белә—Тәтерләр арба, чана ясыйлар, шомырттан бик матур иттереп тарантас үрәләр, су тегермәненә коры куласалар ясыйлар Тәтерләр һөнәр ияләре һәм . бик тә гыйлем яраталар, күпләп-күпләп мәдрәсәдә ятып укыйлар Үстергән игенне, ин беренче чиратта бәясе кыйммәт йөргән каты бодайны ат белән Эстәрлетамак пристаненә ташыйлар Шунда Агыйдел суы белән Уфа ягыннан килгән зур баржаларга төйиләр Баржаларны Агыйдел белән Кама елгасына, аннан сон мәшһүр Болгар елгасы—Иделгә чыгаралар. Идел белән борынгы болгар каласы Сары Чиягә алып барып җиткерәләр. Казан ханлыгын юк иткәннән сон урыслар, үзләре дөрес итеп әйтә белмәгәннән, ул каланы Царицын дин атап йөртә башлаганнар Тиешле сөйләшү буенча, ул каты бодай тагын олаулар белән Сары Чиннән Дон елгасына чыгарыла, аннан баржалар белән Ростов каласына ташыла. Шунда дингез корабларына төяп, Италия иленә озатыла Чөнки Тукаевлар жирендә үстерелгән каты бодайга итальяннар бәяне яхшы түлиләр икән һәм каты бодай шул итальян дигән халыкмын яратып ашаган макароны спагетти ясарга бик кулайлы икән Ниндирәк ризык икән ул ыспагит дигәннәре дип, бер елны Гапкадыйр мәгьзүм шуны өч зур катырка тартма белән үзенә дә кайтарткан иде Шул ыспапгг дигәннәре чәнти бармактан нечкәрәк, ак тирес кортына охшап торган бер озынча тәмсез генә бер нәмәстәкәй икән. Асыл бодай оныннан да шундый авызга алмаслык ризык ясап була икән9 ! Итальян дисән, итальян инде' Акчасы күп, куярга урын тапмаганнан шундый ыспапгг дигән челәүчен ясыйлардыр да инде Кая ди инде аларга безнен бодай оныннан җәеп, кисеп ясалган токмачны күрү Безнен татардагы кебек тәмле токмачлы аш бер генә башка халыкта да юк инде ул. һәм булмас та, иншалла' Аш- суга безнең татар хатыннары кебек башка халыкларда хатыннар юк һәм булмас та! Италиянең үзеннән ыспагит кайтартып ашап караган тархан Габделкадыйр Харисович Тукаев токмач ашаган чакларында һәрчак шулайрак уйлый. Ә токмачны тәүлегенә бер генә булса да ашамый калмый ул Димәк, көй саен шулай уйлый һәм уйлаячак та! Унҗидесе тулганда Лотфуллага ирләр ала торган хакны түли башладылар. Чөнки ул инде ирләр эшли торган барлык авыр эшләрне дә алардан калышмыйча бертигез итеп эшләргә өйрәнгән иде Бер елга батраклыкта ул алган хак бер кием тула оек, өч пар киндер чолгау, берсе сатин, берсе ситсы ике күлмәк, ике чалбар, егерме биш тәнкә акчадан гыйбарәт иде һәм ашау байдан. Лотфулланың куларты җиңел булды Унөч-ундүрт яшьләре тулу белән энеләре дә бер-бер артлы ялчылыкка чыга башладылар Хәйрулланы бай куып кайтарганнан соң, малайларын ялчылыкка бирергә дип барганда, Зәйнетдин Балта аларнын чәчләрен кырып (кызылы, сарысы күренмәсен') аларга яна чабаталар кидереп алып барды Чөнки кызыл, сары чәчле малайны байның алуалмавында шиге бар иде Бай ул. бай бит инде' Бар да аныи үз кулында Авыл байлары арасында иң бае, иң кенә кутаны, ин мәкерлесе Гапкадыйр мәгьзүм икәнен бөтен авыл белә Юаш булып кыйланырга яратса да, саранлыгы, комсызлыгы, усаллыгы белән авылда гына түгел, бик срак-срак җирләргә дә кара даны таралган кеше иде Гапкадыйр мәгьзүм Атасы Харистан мирас булып калган тархан исеме дә бар өстәвенә. Кирәк дип санаган чакларында барлык җирдә ул дәрәжәсен китереп тыга белә. Баплыгын, үҗәтлеген, тарханлыгын кулланып үзенә кирәкне эшләмичә калмый. Көтмәгәндә генә эче китеп Кучере Солтьш Латыйф Кала Утарында авырып ятып калды. Гапкадыйр мәгьзүмне Лотфулла Эстәрлегә алып кайтып бара. Кара бия җигелгән җинел тарантас юл тузаны кузгатып авыл ягына тәгәри. Юл такыр, Кара бия көр, юыртуы күнелле. Келтер-келтер тавыш чыгарып тәгәрәгән тарантас тәгәрмәчләре ниндидер моңсу, бетмәс- төкәнмәс уйлар тудыралар. Акрын гына исеп-исеп алган тымызык, җылы җил иренеп кенә кай тарафкадыр күчмә ак болытларны куа. Сайрый- сайрый бер-бер артлы җирдән текә итеп күккә күтәрелеп киткән язгы тургайлар, үзләренә тиешле дип санаган бер биеклеккә менеп җиткәч, җепкә асып куйган кебек шунда тукталып, канатларын тиз-тиз иттереп җилпеп, тирә-якка күнелле, моңлы ямь сибеп сайрапмы сайрыйлар. Табигатьтә Ходай тарафыннан билгеләнгән һәр җан иясенең үз урыны бар. Шулар арасында сайрар кошлар кебек асыл җан ияләре юктыр! Ул тургаен әйтәсеңме, ул сыерчыгынмы? Сандугачны әйтеп тә бетерерлек түгел инде анысын! Кайтыр юлда урысларның Конный Хутор исемле авылларын чыккач, юл кыска гына, сөзәк калкулыкка үрмәләде. Лотфулла атны юыртудан атлауга күчерде дә, һавадагы тургай-кошларны тыңлап, үзенен ялчылык уйларына бирелеп, онытылып бара башлады. Атның җайлап кына атлавы аны оетып җибәрде. Тик ул көтелмәгән тавышка сискәнеп китте. Тавышка колак салды да, гаҗәпләнде. Акрын гына, үзенә күрә моңлы тавыш белән... Гапкадыйр бай җырлый иде. Акрын гына искән таңгы җилләр Альт килә кошлар тавышын Шулар белән бергә кушып тыңлыйм Күл буйкайларының камышын. Бай җырлый! Гомере буена мал артыннан, байлык артыннан куып кырысланган бай йөрәгендә дә моң бар икән ләбаса! Моңая бит җырлап! —Лотфулла! —Нәрсә, мәгьзүм абзый? —Син җырлый беләсеңме? —Юк бит, белмим бит. Кеше ишетмәгәндә генә, кай чакта гына, үзем өчен генә дип җырлаштырам алай да... —Ни эшләп алай инде? Үзең өчен генә. —Безнен нәселнең моңы юк, ди безнең әти. —Ә-ә, алай икә-ән. Бераз сүзсез бардылар. —Ә Солтьш Латыйфы бик моңлы җырлый. Моңлы ул. —Аның энесе Биктаһир да җырлый бик матур итеп. —Җырлый белсәң, үзеңне күчерлеккә алыр идем. Латыйф абзыйның колаклары нык катыланды. Әйткәнне тиз генә ишетми. Кычкырырга туры килә. Ә мин, үзен беләсең, кычкырып сөйләшә белмим. Мине атлар карарга гына куй, ди мина әйтә. Лотфулла җавап итмәде. Азрак баргач, бай тагын дәште—кәефе сөйләшүне тели иде, ахрысы. —Нигә дәшмисен. Алсам, утырасынмы күчерлеккә? —Юк, мәгьзүм, утырмыйм. —Нилектән? Байнын тавышыннан сизелә—көлемсери иде. Күчер булу ошамый мина. Ялагайлана, яраклаша белмим. Кан тартмый нилектәндер Яраклашып яшисем килми. мен ? Э ба® ан Әбеннәгыйм гомере буена күчер. Ул яраклашып яшәле- —Минем бабай, иң беренчедән, яхшы ат белгече бит ул. Икенчедән, чын ир-егетләрчә фикер йөртә белә. Шунлыктан яраткан да аны синен әтисн Харис хәзрәт. Хөрмәт иткән. Алар икәү сүз берләшеп, Эстәрлета- макны чыккач Уфа губернаторын узып киткәннәр берничә мәртәбә.. Гапкадыйр мәгьзүм көлеп куйды. Тик Лотфулланын сөйләгәнен үзенчә борды. —Тархан кеше шундый булырга тиеш тә инде ул. Губернаторны да узып китәргә тиеш. Губернаторны узып китү күчер эше түгел, тархан эшс... Азрак дәшми баргач өстәде: —Сина да дәрәҗә эләкте бүген. Тархан Габделкадыйр Харисович Тукасвның үзен алып кайтып барасын. Лотфулла дәшмәде. Үрне менеп җиткәннәр иде. Дилбегәне каккалап, атны юыртуга күчерде. Дуга астындагы ялгыз кыңгырау юыртуга күчкәнгә куанып, матур иттереп чыңлый башлады. Алда урысларның Николаевка исемле зур авыллары күренде. Бераз баргач авылга килеп керделәр. Унлап йортны узгач, юлдан сул якта, кечкенә калкулыкны биләп утырган ак төстәге, башында зур тәреле чиркәүне үтеп киттеләр. Уң якка кыйшайган, урамга караган икс кечкенә тәрәзәле, каралган салам башлы йортка житә башладылар. Шул чак ватык капкадан керләнгән озын киндер күлмәк кигән, чәче-башы тузган, картая башлаган бер марҗа чыгып, капкасы төбендә туктады. Кулында кыршауланган олы чиләк иде. Килүче атлы тарантаска чайкала-чайкала карап тора башлады Шул йортны узгач, Эстәрлсгә бара торган юл унга борыла иде. Лотфулла атның юыртуын азрак баса төште. Тарантас капка турысына килеп җиткәч, марҗа чиләккә икенче кулы белән дә ябештс дә, аны һавада селтәп эчендәге көлне тарантаста утырган Гапкадыйрга каратып сибеп җибәрде: —Татарва-а е. я-я-я! Н-на, пол-луч-ча-ай!—дип акырды маржа.— Катаетс-са-а тут с бубенцами-и! Жри, сволоч-чь!!! Селтәнгән җиреннән торып кала алмады, маржа юл читендәге пычрак чокырга алды белән лапылдап барып төште. Киндер күлмәге артка кайтарылып китте. Ыштан да кимәгән марҗаның “барлык базыгы” күренеп ята иде. Тарханның өстен соры, кара төстәге көл уратып алды Авызына-борынына көл тулды. Ярый әле күзен йомып өлгергән иде Лотфулла кузладан сикереп төште Чыбыркысы белән селтәнде, тик хатын кеше бит, дип уйлап өлгерде, сукмады. Дүртаяклап мүкәйләгән маржа акыраакыра торырга азаплана иде Ләкин ул лаякыл исерек иде, аягына баса алмады. Урысларның Николаевка исемле авылында зур гауга куптарды тархан Габделкадыйр Харисович Тукаев Иң башта Лотфулланы жибәреп, авыл старостасын китертте Аңардан бөтен авыл халкын жыйоыртты Эш вакыты булуга карамастан, жыелган халыкның күпчелеге салмыш иде. Көне бәйрәм дә түгел бит әле аның Күкрәгендәге зур, җиздән эшләнгән түгәрәк медален тоткалыйтоткалый, старосталык иткән карт урыс биленә житә язган яртылаш чал сакалын җиргә җиткәнче сслки-селки баш иеп тарханны "майларга" тырышты Авыл халкы исеменнән гафу үтенде. Тырышып- тырмашып татарчалап сөйли бирде: —Аграфена, карт жүләр Аракыны күп эчкән. Ире эчеп үлгән, балалары алтау. Ашарларына да, киярләренә дә юк. Начарлык эшләде инде сезгә. Тик аны гафу итегез инде Бик ярлы бит Тархан чыгырыннан чыккан икән. Жыелган, куркуыннан тып-тын калган урысларга карап та тормады. Старостага әйтте —Мина тарханлык Русия патшасы тарафыннан бирелгән. Сез миңа көл сибеп патшадан көлдегез бүген, аның тарханыннан гына түгел. Мәсхәрә иткәнегез өчен миңа йөз сум штраф түлисез. Акчалата. Түләмәсәгсз, губернаторга барып, мин сездән биш йөз түләтәм. Бу хатынны төрмәгә яптырам, ә сине старосталыгыннан кудыртам Авылында тәртип тота белмәгәнен өчен. Бүгенге көн белән өч кон көтәм дә. аннан соң губер наторга прошение белән китәм. Урыслар дип губернатор сезне якласа, СанкПитербурхка барып, патша галижанәпләренә тапшырачакмын прошениене. Үзем кертеп бирәчәкмен. Мин—тархан Тукаев. Император Александр-фтаруй бирде безгә тарханлыкны. Катыр атправим... Тархан тарантасына менеп кунаклады да, старостага ачулы карашын ташлап, күчеренә кузгалырга боерды. Староста анын карашыннан гәүдәгә бәләкәйләнде, картузын салганын үзе дә сизми калды. Ирләрнең барысы да баш киемнәрен салдылар, маржалар тавыш чыгарып улый башладылар. —Ку, Лотфулла!—диде бай.—Mini синен урынында булсам, каеш чыбыркы белән маржанын ыштансыз күтенә берне сыдырган булыр идем. Шәп ачылып киткән иде бит. И-эх, си-ин, ... Лотфулла-а... —Хатын кешегә сугарга, маржа булса да, кул күтәрелми бит, мәгъзүм... —Шундый инде без, татарлар. Кул күтәрелми, имеш... Шунлыктан безнен татар тарханнарына исерек маржалар көл сибәләр дә инде. Бу кадәр мәсхәрәгә нәрсәгә миңа ал арның йөз тәңкә акчалары. Авылда бу хәлне сөйләмә. Үзен дә оныт. Ишеттеңме? —Ишетүен ишеттем лә ул. Тик барыбер килеп җитәр инде ул авылга. _ —Җитүен, житәр. Тик синнән, миннән чыкмасын. Ә акчаларын каерам мин аларнын барыбер... Тарантас борыл ыштан сулга каерганчы урыслар баскан урыннарыннан кузгалмыйча карап калдылар. Шуннан соң гына берсе авыр итеп көрсенде: —О, господи, господи! Грехи наши тяжкие! Икенчесе ачу белән өстәде: —Ивана Грозного нет на них, на вонючих. Дворянами стали. Куда царито русские смотрят, ... твою мать!!! Икенче көнне иртә белән Лотфулла хәл белергә, дат Мирсәет Учител янына, урыс ышкулына керде. Җае чыккан саен ул аңардан урыс китаплары, гәҗитләре алгалый иде. —Әйдүк киләсең, Лотфулла!—диде Мирсәет Учител елмаеп.—Менә тагын бергә җыйналдык. Карале, кем утыра монда! Мирсәет күрсәткән кеше Хәйдәргали хәлфә иде. Ике куллап исәнләштеләр. Әтисе янында тыныч кына, дәшми утырган малайны да таныды Лотфулла: —Бу малай бәләкәч Мирсәет бит!—диде ул кулын сузып. Малай Лотфулланың кулын кыскандай итте, үзе кып-кызыл булып кызарды. Зурлар кул бирә бит! —Нәкъ үзе!—диде Хәйдәргали хәлфә.—Мирсәет улым. Тик нигәдер үсеп китә алмый. Башы үсә тагын үзенең. Инде минем бүрекләр генә ярый башына. Нигә дәшмисен? Әллә танымыйсыңмы Лотфулла абзаңны, ә? —Таныйм,—диде малай тартынып кына.—Башкорт авылына киткәндә озатканые безне. Хәйдәргали хәлфә Лотфулланың аркасыннан кулы белән кагып сөйде: —Илләмә чибәрләнеп егет булгансың син, Лотфулла энем. Көч- гайрәт ташып тора. Сөбхәналла! Күз тимәсен үзенә. Ничекләр итеп көн күрәсең? —Байда инде. Ялчылыкта. Безгә тагын нәрсә кала инде. Бүлмә эчендә авыр тынлык урнашты. Лотфулла елмайгандай итте. Тик елмаюы моңсу иде. —Шула-ай, энем!—диде Хәйдәргали абзый аңарга карап.—Ярлыга шул ялчылык та, зимагурлык кала инде. Урыс әйтмешли: “Хода нет!” Улы Мирсәеткә ымлады: Менә мин малайны мәдрәсәгә китергән идем. Урысчага да бирергә идем дә, Учител бик үк риза түгел бит әле. Малайны гәүдәгә бик ябык, бәләкәй, ди. Бер үк вакытта мәдрәсәдә дә, урысча да укып өлгерә алмас, ди. Йончыр, ди. —Мин каршы түгел лә ул,—диде Мирсәет У чигел.— Тик малаенын язгы йончу ат кебек күтәртеп куюы бар. Көче житмәс, диюем. Шул хакта уйла син, Хәйдәргали абзый. Аннан сон бит, анарга яшәү урыны кирәк, ашарга кем кайгырта, кем әзерли. Мәдрәсәдә, шәкертләр арасында, ятып укуга чыдамас, бәләкәй әле. Син гаилән белән Шипайда, ә бу бала япа- ялгызы монда Шуны да уйла син. —Мин Гали хәлфә белән сөйләшкән идем инде. Минем малайны үзендә яшәтеп тотарга риза ул... —Теге Чишмә урамындагы, кыргыздан чыккан хәлфәме ул? —Шул үзе. —Ул синен малаенны карый алмас. Анарга ышанып бирмә. —Нигә алай дисең? —Сәбәбен әйтеп тормыйм. Тик кеше баласына тәрбия бирә торган кешеләр түгел алар. Үзе дә, хатыны да. Мин сина икенче кешеләрне әйтим. Менә монда, Яр башы тыкрыгын төшкәч тә Хәсәнша бабай белән аның карчыгы Тайбә әби торалар. Мина әйтеп куйдылар, ипле генә ата баласы бер шәкерт кертер иде кышкылыкка диләр —Ниндирәк кешеләр соң алар? Лотфулла телгә килде —Мин беләм ал арны. Безнең су агышы белән күршеләр алар. Бик әйбәтләр. Базардан тунмай сатып алып, шуны эретеп кадаклап саталар Балалары булмаган. Без малай чакта аларга сызык ашарга йөгерә торган идек. Кардан, яланаяк, кемузардан Энекәшләр әле дә йөриләр сызык ашарга дип. Сызыкны иң яратканнары Фазулла белән Абдулла инде. Хәйдәргали хәлфә азрак уйланып торды да, Лотфуллага карады —Әйдә, барыйк әле шуларга. Сөйләшик. Бәлки Мирсәетне шуларга урнаштырып булыр. Хәсәнша карт белән карчыгы аларны ачык йөз белән каршы алдылар Самавыр янында утырып сөйләштеләр Әбисе сүзгә катнашмыйча чәй ясап, тынлап кына утырды. Сөйләшүне Хәсәнша карт алып барды. —Ризалашсак, яшәр малаен, энем Хәйдәргали. Айга бер пот бодай оны, бер пот арыш оны Ипигә, токмачка, умачка дигәндәй инде алары Аннан, аена тагын бер капчык бәрәңге Бер кадак тоз. Маен, итен- хәленнән килгәнчә китерерсең. Бер дә китермәссең дип уйламыйм Әй- йс. Ике чана утын Имәне, каены күбрәк булсын, диюем. Аннан соң, аена бер тәңкә дә илле тиен көмеш акча инде Болар күп сорау түгел— син ризалаш инде, Хәйдәргали. Карчык белән безнең башкача килер урын юк. Ике ел элегрәк бер башкортны тоткан идек, тик игелеген күрә алмадык. Ит китергәләде атасы. Шуның белән, вәссәлам! Бит сыпырып калдык. Онны сезгә түгел, үзебез дә күргәнебез юк, без башкортта иген чәчелми бит, ди. Син татар шуны да аңламыйсың, дип көлә әле ул өстәвенә Ике кыш йөредс дә мәдрәсәгә малае, хәреф таныдым инде, дип башкача килмәде. Анысына Аллага шөкер и TICK. Ризалашсан. улын караулы булыр. Карчык өстен-башын юар, ямар Ямаулыгын рәтләрбез. Безнең карчык белән башкача килер җир юк Картлык көнебездә карарга Ходай бала-чаганы насыйп итмәде. Ялгызлыкта үтә гомеребез карчык белән. Утын кискәләр, кар көрәштерер кышларын. Уйнарга күршедә Зәйнетдиннең малайлары җитәрлек Үзләре шаяннар, шәпләр кешелекле балалары күршенең. Хәсәнша бабай дип, күрсәләр әллә каян исәнләшеп киләләр. Йомышюлга йөгереп кенә торалар Синең малаен кебек Фазулласы бар, аннан соң Абдуллалары Мирсәет Хәсәнша бабайларда җиде ел яшәде Кышын аларда торып ҮКЫДЫ җәйгелеккә башкорт авылы Шипайга кайтып китте Җәй буена әтисе белән кыр эшләрендә булды Печән чабу, иген игү, көлтә ташу, кышкылыкка угын әзерләү эшләренең төп авырлыгы Мирсәет җилкәсенә төште Эшкә өйрәнде, малай чагында ук көч утыртты Гәүдәгә бик тиз үсеп китә алмаса да. укуга Мирсәетнең сәләте зурдан булып чыкты. Үзе бик хәрәкәтчән, тиз уйлаучан һәм бик тә тәвәккәл малай булып үсә башлады. Ул Хәсәнша бабайларда яши башлаганнан бирле, аларнын капка төбе малайлар җыйналып уйный торган бер урынга әйләнде. Яз житеп карага басканнан алып, мәдрәсәдә шәкертләр таралып киткәнче капка төбе малайларнын уеныннан шау-гөр килә. Мәдрәсә шәкертләре авылларына таралгач кына капка төбе кара көз килгәнче тынып кала, үлән үсә башлый. Чөнки башка авыл шәкертләре кебек, Мирсәет тә Күнлерәк елгасы буендагы Шипай авылына кайтып китә. Ә инде язгы кояш җирдәге карны ашап бетермәс борын ук капка төбе тагын жанлана. Язгы сулар китеп, капка төбе азрак кибә башлау белән Мирсәет анда шаралы уенын оештыра. Капка төбенә Зәини Балтаның берничә малае (әниләре эш кушып өлгермәгәннәре), Таш Күпер янында яшәгән Гыйззәтулла Пәрәүнең Хәйрулласы, Гобәйдулласы, Сибгатулласы, йорты тыкрык эчендә утырган Галиәхмәт байның Әхмәдулласы, Ясаклы урамыннан сакау Фәхретдине җыелалар. Барысы да шара суга торган таяклар, кәшәкәләр күтәргәннәр. Алар җыелып бетәр-бетмәстә уен оештыручы Мирсәет күренә. Шара уены башланганчы алар кар эрегән чакларда үзләре өчен дә, мәчет картлары өчен дә кызык ясап алганнар инде... Карлы бураннарны куып яз килә. Кояш җылыта башлап, карлар эри. Кар астына су төшә. Җомга көнне авыл картлары җомга намазына бара башлыйлар. Шул чакта Мирсәет, Фазулла, аларга койрык булып тагылган, көннәр буена сөйләшмичә яши белгән Ак Бөҗи Абдулла бер көрәк тотып Мөхәммәт Шакир мәгьзүмнең мәчеткә киткәнен сагалыйлар. Мәгъзүм каршысында урам аша гына яшәгән, аның адашы Шакир бай йортының мөешеннән генә муеннарын сузгалап карап, мәдрәсә мөдәррисенең мәчеткә киткәнен көтәләр болар. Менә башына зур чалмасын ураган, тышлаган җиңел куян тунын, аякларына читек-кәвеш юиән хәзрәт нурлы йөзен балкытып кече капкасыннан килеп чыга. Көрәген кулыннан төшермичә үзен озата чыккан йорт караучы Әхмәдулла бабайга елмаеп нәрсәдер әйтә. Тегесе ак сакал-мыек каплаган йөзен бияләйле сул кулы белән каплагандай иттереп кеткелди. Хәзрәт иңнәрен кузгаткалап тунын җайлый да, бисмилласын әйтеп, олы урамга чыга башлый. Бакчасын уратып алган, аршин биеклегендәге такта коймасын яныннан салынган сукмак аны урамга алып чыга Такта койманың эчке ягында, аның өстеннән урам якка үрелеп карап үскән алма, армут*. чия, шомырт, юкә агачларынын бөреләре кояшта җылынып бүртә төшкәннәр. Зурайганнар. Алар күңелле яз килү белән котлап кытыклыйлар, борынга булачак җимешләренең исләрен бирә башлап, кышкы суыклардан, бураннардан талчыккан җанны ял иттерәләр Алма агачы ботагында, кышкы зәмһәрир суыклардан тере калган Ходай кошы—песнәк авылда ин беренче булып язгы җырны башлап болаша: —Пти-и-түт! Пти-ии-түтт! Җирдә апрель... Юллар көннән-көн карала бара, һавада эрегән тизәк, салам исе. Язгы авыл урамы исе. Күрше Шакир байнын абзары янында ике сыер малы басып тора. Икесенең дә күзләре йомык, үзләре иренеп кенә күшиләр. Аркаларында берничә чәүкә кышкы ябагаларын йолкый. Болары инде оя әтмәлләп, бала чыгару уе белән мәшгүльләр. Тыныч, рәхәт язын авыл урамында, кояш җылысында. Мен шөкер Ходайга! Мөхәммәт Шакир хәзрәт салмак кына адымнар белән мәчеткә барып житеп, укына-укына анын ишегеннән кереп китә. Шуны гына көтеп качып торган өч малай анын коймасы буендагы сукмакка ташланалар. «Аямашлап, көрәк белән ярты аршин чамасындагы озынлыкта һәм бер көрәк тирәнлектә чокыр казыйлар. Ярты көрәк тирәнлеккә төшү белән кар астыннан су чыгып, чокыр төбенә жыела да башлый. Малайларга Армут—груша. шул гына кирәк тә инде! Чокыр казылып беткәч, үзләре белән алып килгән тал чыбыкларын аркылы тезеп чыгалар да, өстенә азрак салам салалар. Аннан чокыр өстенә юка гына иттереп кар салып, өстеннән салам сипкәлиләр. Казыганнан чыккан карны ераккарак ыргытып, казылган чокыр сизелмәслек итеп тирә-ягын талаштырып куялар. Кар өстенә сакланып кына аяклары белән ‘‘эз салалар". Бу эшне чабаталы Фазулла белән Абдулла башкаралар Мирсәет аягында итекләр Ни әйтсән дә хәлфә малае бит! Өстәвенә әнисе әллә нинди байлар нәселеннән ди әле анын. Анарга чабата кияргә ярамый икән. Эшне бетереп, янадан күрше Шакир бай сарае ягына таялар. Озак булса да иренмиләр, Мөхәммәт Шакир хәзрәтнен мәчеттән кайтканын көтәләр Чөнки сулы чокырга батканнан анын кебекләр иттереп бер генә бабай да куана белми. Күбесе, танып калсалар, әтигә әйтеп кирәкне бирдерәләр әле! Аларнын качып торганын күреп калган, Гатифә әбиләрдән чүпрә алып кайтып килгән Гобәй Пәрәү дигән малай урам уртасында туктала. Авызы чүпрәгә буялган—чөмергән генә Пәрәү чүттрәнс1 Ул мәдрәсәдәге ин шук, ин күп әкият белүче (үзе уйлап чыгара икән) Пәрәү! Ин шәп дөрес сөйләүче, ин нык иттереп сугыша белә торган малай. Үзеннән көчле саналган малайлар белән дә сугыша, аларны да акыртып кыйный белә. Тик үзенә башлап сукмасалар бер кешегә дә башлап сукмый, тими. Шул ягы әйбәт аның. Дуслыкка да ышанычлы малай! Узган ел җәен Мирсәет белән сугышты Гобәйдулла Су керә торган жирдә, яр башында. Мирсәет Гобәйнең күлмәк җиннәрен нык итеп төйнәп “каз боты” ясаган. Төйнәгәч “тозлап” та куйган өстәвенә Шул чакта чума-чума су кергән Гобәй моны күреп калган Судан чыкты да, үзе ясаган “каз ботын” Мирсәетнең үзеннән "кимертергә" итте. Китте төрткәләш, китте сугыш Мирсәет сала Гобәйнең борынына. Китте тегеннән кан, чүрләп ага. Шуны Гобәй учлап сыпырып кына ала да, чәп-пи Мирсәетнең ялангач тәненә. Аркасына, күкрәгенә, битенә. Икесе дә кып-кызыл булып канга буялдылар. Малайлар көчкә аралап алдылар Шуннан Гобәйне һавага каратып сузып салдылар. Мирсәеттән "кимерттеләр” үзе ясаган “каз ботын”. Шул Гобәйдулла малайларның качып торганын күреп калды. Сөрән дә сала башлады урам уртасыннан: —Кемнән качтыгыз анда-а?! Качып торган малайлар кулларын болгый-болгый аны да үзләре янына чакырып алдылар. Чакырганда тик тавышлары гына чыкмады Ярамый кычкырырга! Гобәйдулла да чана эзләрендә җыела башлаган суларга баса-баса алар ягына атлады Анын аякларында күтәртмәләр тагылган өр яна чабаталар. Күтәртмәле чабаталар кигәнлектән Пәрәү гел судан гына йөрергә тырыша. Судан курыкмый янәмәсе Пәр-рәү! Малайлар анын сөяннән ясалган күтәртмәләренә кызыккандай иттереп карап кына алдылар да, шуңардан артык әһәмият бирмичә күхләрсн мәчет ягына тегәделәр. Аларда күтәртмә кайгысы юк иде!.. —Картлар чыга башлады!—диде пышылдап кына муенын сузып карап торган Фазулла. —Иң алдан Закир Таз бабай чыкты 1 Мәчеттән чыккан бабайлар икешәр, өчәр булып авылның төрле ягына тарала башладылар. Мөхәммәт Шакир мәгъзүм дә Түбән очта яшәгән Шәйхелислам бабай белән нәрсә турындадыр сөиләшә-сөйләшә малайларга табан килә башлады. Үзенең такта коймасы янына килеп җиткәч саубуллашырга дип Шәйхелислам картка борылганда йорт почмагында посып торган малайларны шәйләп алды —Ярый, хуш иттек, Шәйхелислам абзый!—диде хәзрәт Баш кагыштылар да һәркем үз юлы белән атлады. Хәзрәт койма буйлап сузылган сукмакка күз салган уңайга ук малайларның "этлеген" чамалап та алды Йөзе елмаеп, яктырып китте Авыз эченнән генә: “Аллага тапшырдык!”— дип бисмилласын әйтте дә, ун аягын кирәгеннән азрак өскәрәк күтәреп чокыр өстенә китереп басты Шыртлап чыбыклар сынды, чопылдап су килеп чыгып хәзрәтнең тун чабуын чылатып каплады. Куанычларыннан малайлар чинадылар... —Алла! Алла!—дип кычкырып, "көтелмәгән хәлдән хәзрәт ’куркып, коелып” төште.—Баттым бит, батты-ым! Кем эше бу? Аи хәсислә-әр! Тиз-тиз атлап малайларны бастыра башлаган Хавас картка дәште: —Хавас абзый! Ялгыш кына булса да таягың белән тия күрмә тагын. Качып барган малайларның ин алдынгысы булып йөгергән Гобәйдулла абынып тәгәрәп китте. Чүпрә салган балчык савыты ат тизәкләре белән капланган юлга барып мәтәлде. Чүпрәсе юлга түгелде. Артына карап йөгергән Мирсәет Гобәй өстенә абынып егылды, аның өстенә Фазулла. Тик Ак Бөжи генә аларны урап үтеп, Хәсәнша бабай ягына элдертте... Мәчеттән кайтып барган картлар урамда туктап, егылышып яткан, йөгерешкән малайлар артыннан көлешеп, үзләренең дә малай чакларын исләренә төшереп шаулаштылар. Кире борылган Шәйхел карт кына тыңкышрак тавыш белән ризасызлыгын белдереп болашты: —Мәдрәсә мөдәррисенә, хәзрәткә ям казыганнар, оятлары качкан нәмәстәлә-әр! Кем малайлары алар, казыйга алып барып тал чыбык ашатырга кирәк үзләренә. Суктырырга барысында-а... Тик мәчет картларының берсе дә малайларны "танымады”. Гөрләшеп шаулашып кайту якларына атладылар. Кайчандыр үзләре дә шундый малайлар иделәр бит. Узды гомерләр! .. .. Хәсәнша бабай белән Тайбә әби Мирсәетне үз балалары кебек итеп карадылар, яраттылар. Иртән Мирсәет мәдрәсәгә барды, өйләдән сон Учител Мирсәет Бийишев укыткан урыс ышкулына йөрде. Соңгы дүрт елында ул урысча укып, язарга, арифметикадан кушу-алу, тапкырлау- бүлү гамәлләренә өйрәнде. География, тарих укыды. Шул еллар эчендә Учителнен яраткан укучысына әверелде. Икенче ел укыганда, Учител Мирсәет янына Габделкадыйр байның улы Газизҗанны утыртты. —Өйрәт Газизжанны укырга да, язарга да. Аны өйрәтү сиңа киләчәктә бик нык кирәк булачак. Анысын соңыннан анларсын... * Эстәрледә яшәү, уку чорында Мирсәет күршедә, яр башыйда яшәгән Зәйнетдин Балтанын улы Фазулла белән нык дуслашып китте. Алар икесе дә яшьтәшләр. Тик Фазулла буйга да Мирсәеттән биегрәк, көчлерәк тә. Әнисенә охшап сары чәчле, зәңгәр күзле. Мирсәетнең дә күзләре зәңгәр. Аяз көндәге һава төсендә анын күзләре. Ә чәчләре әтисенеке кебек коңгырт. Мәдрәсәдә бергә укыйлар сабакны. Укуга Фазулла Мирсәеттән шәбрәк алдыра. Шунын өстенә әнисенен китапларын укып ул үлән серләрен дә белә. Үләннәрне кайсы вакытта җыярга, ничекләр иттереп киптерергә әнисеннән дә өйрәнә. Жәй буена яланкырлардан, урман-тугайлардан үлән җыя. Әнисе белән икәүләшеп шул үләннәрдән дару ясыйлар. Бервакыт ул төрле үләннәрне киптереп, әтисе ясап биргән кечкенә генә каен киледә төеп он итте дә, шуны эрегән туңмай белән күкерткә өстәп дару ясады. Шул даруны сөртеп корчаңгыны бетерделәр. Шешнең сызлавын басып, аны тулыштырып, тиштерә иде дару. Фазулла елдан ел укымышлыга, дару өчен үлән белгеченә әверелә барды. Зәйнетдиннең малайлары арасында Фазулласы укуга иң сәләтлесе иде. Әнисе улы белән соклана: —Бу бала тач үземнең әти мәрхүм инде! Ул атлаулары, ул гәүдә торышлары, үл сөйләшеп көлүләре. Ошаса да кеше кешегә ошый икән!. Фазулла ыспай. Матур иттереп киенә белә. Хәтта чабата белән тула оекка кадәр бик матур иттереп кия белә. Бишмәте дә өстендә ятышлы булып тора. Ул аны әнисе белән бергә тегә, бер җирен кыскарта, икенчесен азрак тарайта, өченче урынын азрак иркенрәк иттереп җибәрә, кыса, тегә, җөпли. Маңгаена, сул кашынарак каратып кырын салыбрак кигән кәләпүше дә, кыш көннәрендә кигән түгәрәк, колаксыз бүреге дә башында бик килешле булып утыралар, азрак озынчарак чибәр йөзен тагын да АГЫЙДЕЛНЕҢ АРЪЯГЫНДА...57 чибәрлиләр. Фазулла киенеп авыл урамнарыннан узган чакта, хәтта картлар да тукталып аньщ ыспай, матур итеп кигән киеменә, гәүдәсен тотышына, атлауларына сокланып карап калалар. —Сөбхәналла! Чын егетләрчә бит монын барлык табигате. Ул гәүдә, ул атлау дисеңме' Биргән Ходай бу егеткә гәүдәне дә, чибәрлекне дә' Фазулланың Мирсәеткә булган дуслыгы да тыныч, чын күңелдән, еггисе кебек Мирсәетнең дә кызып китә торган гадәте бар Андый чакларында берәрсенә "кундырырга” исәпләп кызарып-бүртенә башлаган Мирсәет алдында һәрвакыт Фазулла пәйда була. Шунда ук анын янына энесе—дәшмәс Ак Бөжи Абдулла да килеп баса. Фазулла елмаеп, инде Мирсәет сукса “кайтарып бирергә” әзер булган малайга дәшә: —Жэ, син нәстә инде? Тукта! Мирсәет тә, син дә—икегез дә туктагыз. Бергәләшеп уйныйсы барын онытмагыз! Туктагыз! Фазулланың күз карашында сихер бар, диләр. Дөрес булырга охшаган. Яшь әтәчләргә ошатып сикергәли башлаган малайларның сулашасылары килүе бетә дә куя ул караганнан. Туктыйлар сугыш башлаудан Йомарланган йодрыклар языла, кысылган иреннәр ачыла, алгарак иелгән гәүдәләр турая, күзләрендә ачу юкка чыгып, мәрхәмәт нуры бар була Җир кибә башлау белән иң беренче уен итеп "Бүрек төшерешле” уйныйлар. Берәр бәләкәйрәк малайны эреп, ачылып кибә башлаган жиргә салам жәсп аякларын бөкләтеп утырталар Барлык малайлар да бүрекләрен салып, бсрберсе өстенә тезеп теге малайның башына кидереп өяләр Шуннан шобага салып, кем артыннан кем йөгерәсен билгелиләр. Аннан сон инде бер-бер артлы йөгереп барып теге күп бүрек киеп жирдә утырган малай аша сикерүләр башлана. Сикергәндә арт таеп китеп берничә бүрекне төшерәләр. Берәү, казый булып, тәгәрәп төшкән бүрекләр исәбен алып бара. Сикерешеп беткәч, иң беренче булып бүрекләрне тәгәрәтеп төшергән малайны тезләренә, икс кулы белән жиргә тотындырып тезләндерәләр. Аның артыннан сикергән малайның бер ягыннан бер малай, икенче ягыннан икенче малай кулыннан, аягыннан тотып күтәрәләр. Теге тезләнеп торган малай янына киләләр дә икенче малайны азрак селтәгәндәй итеп арты белән тегесеннән артына китереп сугалар. Җирдәге малай катырак суксалар язгы, юеш җиргә борыны белән кереп китә, елау юк. Тагын тезләнә. Тагын бирәләр. Төшкән бүрекләр исәбснчә арт ягына алгач, анысы торып китә Бушаган урынны башка малай ала. Кул-аягыннан күтәргәннең дә, бүрекләр исәбе беткән булса, алмаштыралар "Бүрек төшерешле" уйнаганда исәп-хисап беткәч, һәрчак диярлек малайлар арасында сугыш булып ала. Җир ныграк ачылып кибә башлагач, “шаралы” уенына күчәләр Аны да Мирсәет оештыра. Аның: "Әйдәгез хәзер шаралы уйныйбыз!"— дигәненә малайлар йөгерә-атлый өйләренә таралалар. Күп тә үтми кышкылыкка яшереп куйган шара суга торган таяклары, кәшәкәләрен күтәреп яңадан җыйналалар. “Шаралы" сүзен ишеткән тагын берничә малай килеп житә Мирсәет, алар килгәндә инде тырышып-тырышып "шаралы" уены өчен "казан" казып болаша. “Казан" әзер булу белән шобага салалар. Кем “көтүче” була9 Анын өчен "Казан алдында тигез итеп барысы да тезеләләр Кем ун аягынын, кем сул аягының баш бармагына таягының бер очын тери дә, таякны өстәнрәк кулы белән тота Казыйнын кул селтәве белән барысы да таяк терәгән аякларын артка биреп, кем күпме булдыра алган кадәр сузалар. Аннан соң кискен хәрәкәт ясап, таякны алга, һавага селтиләр Таяклар һавада очалар! Кемнең таягы ин якын төшкән, шул инде "көтүче” була. “Казанның” ике ягына ярты гаяк озынлык ара калдырып үкчә сыярлык кына йомры урын әзерләнә “Казанның” икс ягына икс малай, шул урыннарга үкчәләрен урнаштырып үзләренә урын алалар Бу икс малай ин оста “шарачылар" булырга тиеш Аларнын бурычы Казанны" саклау Ә “Казан" алдында “көтүче" үкчәсе өчен дә шундый ук "үкчә оясы" ясала. “Казан” яныңдагы икс малайдан арырак бер таяк озынлыкта тагын ике малай баса Аларнын үкчәләренә дә урын ясала. Алар артыннан тагын ике малай, аннан сон тагын, тагын... китәләр тезелеп барысы да... “Көтүченең” уң кулында түгәрәк шара. Аны күбрәк вакыт коры имән агачыннан ясыйлар. Малайлар йодрыгы зурлыгында була ул шара. Уен башлана. ‘ Көтүче” ничек кенә булса да шараны “казанга” салырга тиеш. “Казан” янындагы ике малай таяклары белән һавадан очып килгән шараны сугып еракка очырырга тиешләр. Әгәр инде шара “Казанга” да төшмичә ары тәгәри икән, аны арггарак басып торган малайлар сугып җибәрәләр. “Көтүче” шараны барып ала да, якынрак килеп тагын “казанга’' ыргыта. Малайлар шараны тагын сугып җибәрәләр. Әгәр инде шара "казанга” төшсә, барлык малайлар да бер-берсе белән урыннарын алмаштыралар. Шул чак көтүче үзе өчен тиз генә бер урынны эләктереп калып басарга тиеш. Урынсыз калган малай китә “көтүче” булып. "Шаралы” уснньщ язылмаган бер катгый кануны бар. Уен барышында күп тапкырлар хәрамлашырга, кычкырышырга яраткан, уен тәртипләрен бозып эш иткән "көтүчене” малайлар сүз берләшеп бик озак “көтүлектә” йөртәләр. Аны йөгертеп, алҗытып тәмам хәлдән тайдыралар. “Кәжә маен” чыгаралар, тиргә батыралар. Шундый вакытларда кайбер “көтүче" түзми, ераккарак киткәч шарасын ташлап кача. Шуннан инде малайлар аны куып тота алмасалар, кире “шаралы” уйнаган җиргә кайталар. Берәр таякны алып шобага салалар. Кем ин өскә чыга, шул “казый” була, һәм ул теге малай турында “хөкем” чыгара. Хөкем мондыйрак була: 1. Ун көн качкан көтүчене бер уенга да кертмәскә, бер җиргә дә ияртеп бармаска. Анын белән сөйләшмәскә. Сөйләшкән малайны тотып ярырга. 2. Чишендермичә, киеме белән биш тапкыр Эстәрле елгасына ярдан ыргытырга. 3. Тотып алып килеп уен беткәнче “көтүче” итәргә. 4. Доңгырга салып егерме тапкыр тәгәрәтергә. Ата-бабайлардан калган уеннар гадәте буларак иң мәсхәрәлесе "доңгыр аша үткәрү” санала. Ул болай башкарыла. "Көтүче”лектән качкан төрле хәйләләр кулланып тотыла. Тота торган хәйләнен ин шәбе, берәр бәләкәй малайны өйләре янына җибәреп, урам яктан кычкыртып тегене үртәү. Түзми чыга ул. үзеннән бәләкәй бер малай-шалайның үртәгәненә түзә алмыйча. Теге малай йөгереп кача, "көтүче” аның артыннан бастыра. Менә тотам дигәндә, читән артларыннан башка малайлар сикерешеп чыгып тегене эләктереп алалар. Әгәр инде бер хәйлә дә ярдәм итмәсә, калган көннәр тик шуны тоту өчен генә кулланыла. Качкан “көтүчене” тотарга йөргән көннәрдә берничә бәләкәй малай тотучылар артыннан тик шара таякларын гына күтәреп йөри. Тегене барыбер бер көнне тоталар. Шара таякларын (кәшәкә бармый— аның башы кәкре) җиргә тезеп салалар. Таяк араларын уч киңлегендә итәләр. Качкан “көтүчене” чишендерәләр. Ыштанын гына салдырмыйлар Аркасы белән теге тезелгән таяклар өстенә яткыралар Икс иң бәләкәй малайны бер-берсенә аркаларын терәтеп җирдә яткан малайның корсагына утырталар. Аннан соң ике кулын баш очына сузып бер малайга тоттыралар. Икенче малай ике аягын бергә тотып сузып тарта. Шуннан соң барлык малайлар бердәм булып такмаклап, “Даңгыр- донгыр! Даңгыр-доңгыр”—дип кычкырып такмаклап, качкан “көтүче”не ялангач аркасы белән тезелгән таяклар өстендә арлы-бирле тәгәрәтә башлыйлар. “Казый” ничә мәртәбә тәгәрәткәнне кычкырып санап бара. Чөнки ничә тапкыр тәгәрәтергә икәнне “казый” билгеләгән була. “Доңгыр” аша бик сирәк малай гына еламыйча үтә ала. Шунлыктан малайларнын күпчелеге “көтүче” булганда аягыннан егылганчы йөгерсә йөгерә, ләкин качмый. Качып, тотылып “доңгыр” аша үткәнен ул малайның исенә картайганчы төшереп торалар: “Теге елны, малай чакта, син бит “доңгыр”га эләккән идең. Исеңдәме? Инде картаеп барасың, сиңа тагын “доңгыр” кипәк. ахпысы Кяпя яытл1 ” рыс ышкулында 1907 слнын май урталарында сынаулар булды. Габдеррәхим Тукаев-Соколов тагын сынау алу комиссиясенен рәисе иде Урысчасы йомшак булганны сәбәп итеп, Габделкадыйр тархан сынауларга килмәде. Тик чын сәбәбе башка иде Ул, 1906 елның язында абзасы Габдеррәхим белән бик каты кычкырышты Габдеррәхим анарга: —Барлык жирдә ярлы халык күтәрелә. Син азрак эшләгәннәргә хакны арттырыр иден. Бигрәк изәсен халыкны,— дигән, түзмәгән. Шул сүзләргә комсызлыгы, байлыгы ташып торган бай җаваплый: —Сасыял димакрат булдынмы әллә, минем байлыкка кызыгырга?! Рәхмәтләр төшсен падишаһыбызга, аттырып бетереп бара аларнын барысын да. Сиңа да җитеп килә нәүбәт, әзерләнә тор, урыска әйләнгән нәмәстә! Габдеррәхим акырган тарханга кул селтәп чыгып китә. Шулай да Шакир мәгьзүм аркылы җиткерә тегеңәргә: —Урысча дөрес иттереп “рәхмәт”тә әйтә белми—үзенен мин тархан дип тыгылмаган жире юк Хәсис нәрсә' Надан' Шул сүзләрне ишеткәч китте чыгып тархан кыңгырауларын тактырып Уфа губернаторына. Тарханлыгыннан файдаланып “Соколов"ны Земстводан эшеннән кудыртырга исәпләп. Тик... Эстәрлетамактагы земство начальнигы чын Соколовның хатыны губернаторның бер туган апасының кызы икәнне Гапкадыйр мәгьзүм белми иде. Ә ул хатын эчкән ире Соколовны тик Тукаев-Соколов ярдәмендә генә тотып тора ала. Габдеррәхим чын Соколов өчен эшен дә башкара, аның вакытлыча гына булса да эчүен дә туктата ала. Шунлыктан тархан Габдеррәхимне эшеннән алдыра алмады Чишә алмаслык төенгә әйләнде мөнәсәбәтләре икс Тукаевның.. Сынау алучылар каршысында. җиде ел элек Лотфулла Зәйнуллин басып торган идән тактасында инде Мирсәет Солтангалиев басып тора Урыс теленнән сынау бирә Ул онытылып, урыс шагыйре Лермонтовның шигырен укый: Под ним луч солнца лазури. Над ним луч солнца золотой. А он, мятежный, просит бури. Как будто в бурях есть покой.* Мирсәетнең тавышы яңгыравыклы, көчле, моңлы. Рус ия Дәүләт Думасына Депутат итеп сайланган Мөхәммәт Шакир Тукаев инде бу малайга соклануын яшермичә карый. Һәрбер күзәнәгенә хәтле татар мөселман, шагыйрь Дәрдмандның якын дусты булган мәдрәсә мөдәррисе урыс астында юкка чыгып бетеп барган асыл татар халкын коткару утында янып яши. Хәзрәт тә узен әтисе кебек Шиһабетдин Мәржани шәкерте, аның мөрите итеп исәпли, һәм белә, урыстан кайчан булса да котылу өчен Аурупача аң-белем алу өчен, урыснын телен белергә кирәк Шул тел аркылы дөньяви гыйлем алып, урыснын үзеннән дә аңлырак, белемлерәк булырга кирәк Урысны сәнәк, балта күтәреп кенә җиңеп булмый—белем белән алдыру фарыздыр Шунсыз безгә юллар ябык Зәйни Балтанын Лотфулласы очраган саен мөдәрриснең эчләренә салкын йөгерә "Теге елны шушы асыл баланы Казандагы урыс ышкулына җибәргән булсак инде ул аны тәмамлап, кире әйләнеп кайткан булыр иде Авыл малайларын урысчага укытыр иде Булмады бит'" Куелган сорауларга җавап биреп басып торган Мирсәеттән сорады —Син, улым, безнең Габдулла Тукай дигән шагыйребезне беләсеңме’’ —Беләм. —Шигырьләрен укыганың бармы? —Бар. ♦м1о Лермонтовның “Парус” исемле шигыреннән У —Каян алып укыдың9 —Мирсәет абый Уральскидә чыккан татар телендәге “Фикер”, “Әлгасрел жәдит”, “Уклар” дигән журналлар алдыра. Шул журналларда бастыралар, язалар Габдулла Тукайның шигырьләрен. Шуннан укыйм. —Яттан берәр шигырен сөйли аласынмы9 —Сөйлим. Рөхсәт итсәгез. —Сөйлә. Мирсәет Учителгә карады. Тегесе дәшмәде, елмайды гына. —Габдулла Тукай шигыре. Исеме: “Үз-үземә”. Тавышы бик көчле чыкмаса да, яңгыравыклы һәм дәртле иде Мирсәетнең. Ике кулын артына куеп, сул кулының беләзегеннән уңы белән тотты. Гәүдәсе сизелеп җыйнакланды, тураеп китте. Башлады: Үз-үземә Телим булырга мин инсанс гали2 3 , Тели күнелем тәгали биттәвали? Күңел белән сөям бәхтен татарның, Күрергә җанлылык вактын татарның. Татар бәхте өчен мин жан агармын: Татар бит мин, үзем дә чын татармын. Хисапсыз күп минем милләткә вәгъдәм. Кырылмасмы вавы4 , валлаһс әгьләм? —Сөбхәналла! Сөбхәналла!—диде куанып хәзрәт.— Тагын беләсеңме9 Хәзрәтнең куанганы Мирсәеткә дә күчте. Көттереп тормады, елмайды, сөйләп алып китте. Яз галәмәтләре Язлар житге, карлар эри башладылар. Толы плыл ар толыпларын ташладылар. Киемсезләр иркен йөри башладылар, Тунсызларга иркен көннәр килде имди. Ката, чана табаннары ял итәләр, Шалтыр-шылтыр юлдан арбалар китәләр. Тарантаслар, велосипидлар, кареталар. Урамнарны чуарлыйлар бер-бер имди. Каткан-тунган агачларны хәзер кара; һәрбересе яшәрешеп яфрак яра, Бу урамнар бакча булыр бара-бара, һәр агачта сандугачлар сайрар имди. Кышлар үтеп, яз көннәре килер исә, Сәхраларда йомшак саба җиле исә; Аһ. бу көннәр гамькин күңелләрне кисә. Үткән гомер бер-бер искә төшә имди. Бүлмә эчендә “шылт” иткән тавышта юк. Тып-тын. Шул тынлыкны уятып Мөхәммәт Шакир хәзрәтнең сүзләре ишетелде: —Афәрин, Мирсәет улым! Афәрин! Йомшаттың күңелемне минем. Рәхмәт! Менә бу шигырьләрне язган Габдулла да Тукаев, безләр дә Тукаевларбыз. Аллага шөкер! Әй-йе! Безнең шәҗәрәләргә караганда, безнең 2 Инсане гали —бөек кеше. 3 Тәгали биттәвали —туктаусыз югары күтәрелүне. 4 Кырылмасмы вавы —вәгъдә күп булса да юкка, бушка булмасын дигән мәгънәдә. бабайларның бер Тукай исемле бабасы Казан арты, Мал мыж өязенен Салавыч исемле авылыннан чыгышы белән. Тукай бине Урманай. Ул безнең, Габдулла Тукаев белән уртак бабабыз шәжәрә буенча. Менә бу Габдулла исемле баланы унике ел элек безнең Эстәрлебаш авылы аша Уральски каласына кыш көннәрендә алып китеп бара иделәр. Безгә кереп кунып, ике көн атларын ашатып, мунчалар кереп ял итеп алдылар Ул баланы яхшылап мунча керттек. Өстенә яңадан күлмәк-ыштан тегеп кидердек. Сабыр гына холыклы, куркынган сигез-тугыз яшьләр чамасындагы кечкенә гәүдәле бер малай иде. Әтисе дә, әнисе дә үлеп, ятим калган. Әтисенен сеңлесенә илтәләр иде аны. Сабый, кеше кулларында күп булган, бик кагылган иде. Алдыма утыртып сөя башлаган идем, йөрәге кош йөрәге кебек куркуыннан леп-леп килеп тибә Шул бала үсеп җитеп, шагыйрь Габдулла Тукай булган дип уйлыйм мин. Теге баланың да исеме Габдулла иде Жаек ягында башкача Тукаев булып йөргән затларны белмим мин. Тукаевлар алар Казан артында. Тантаналы күзләрен үзен тыңлаганнарга йөртеп чыкты —... вә һәм дә бездә, Эстәрлебашта гына Тукаевлар Мирсәеттән сорады: —Син Мирсәет Тукай бабайның кабере безнен зиратта икәнлеген беләсеңме? —Йу-у-ук, белмим,—диде Мирсәет тотлыга биреп. —Зират уртасындагы калкулыкта ике зур төрбә бар бит9 ! —Әй-йе. —Зурысында минем әтием тархан Мөхәммәт Харис белән аның энесе Мөхәммәт Харрас җирләнгәннәр Хатыннары да шундалар Икенчесендә— кечерәгендә—аларның әтисе, минем бабам Нигъмәтулла ишан күмелгән. Аның әтисе Биктимер хәзрәт тә шунда. Аларның да хатыннары шунда җирләнгән. Менә шул төрбәнең сул ягында инде Тукай бабай кабере. Ташы да бар, тик төрбәсе генә юк. Иншалла, ясатырбыз дип уйлыйм... Туктады сөйләүдән Чалбары кесәсеннән ап-ак яулык чыгарып күзләрен, борынын сөртте. Габдеррәхимгә әйтте —Теге елны Лотфулланы җибәрә алмадык Казанга, урыс укуына. Мирсәетне җибәрик без. Алсын бу малай урысча белемне Үзебсзнсн халыкка файдалы булсын. Син ризадыр бит, Хәйдәргали’ Алардан читгәрәк, диварга аркасын терәп утырган Хәйдәргали хәлфә шатлыгыннан тик башын гына кага алды . Язмыш, язмыш! Татар халкы өчен янып-көеп яшәгән Мөхәммәт Шакир Тукаёв Мирсәет Солтангалиевнен фаҗигале язмышлы, бик тә бәхетсез кеше булачагын алдан каян белсен инде Мирсәет 1922 елда татар халкына азатлык яулау өчен Ленинга, Сталинга каршы төшеп караячак 1923 елдан алып, 1940 елның көзенә кадәр большевистик режимның төрмәләрен, каторгаларын, концлагерьларын, одиночный камераларын үтәчәк Мирсәет Үз хатасын үзе аңлап, көрәш юллары эзләп караса да, большевикларның тән палачлары, жан палачлары тарафыннан ул сындырылачак, юк ителәчәк Аны 1940 елнын ноябрь аенда Лубянка подвалында атачаклар. 1907 елнын июль аеның азаккы көннәре иде Эстәрлстамакка барып, гпплатка китәргә дип каралып кайткан" никрутлар ике кич инде тальян гзпмунга ияреп, авыл урамнарын җырлап таптыйлар. Никрутлар барысы кеше Шулар арасында Лотфулла да бар Ул да китә солдатка Mniibi бик үк шәптән булмаса да, иптәшләренә кушылып ул да җырлый мон Тәүге кичне чыкканда, үзенсн капкасы төбендә чикләвек таягын I Дчтый-бутый акырган, никрутларны “алласыз урыслар" дип әрләгән. орышкан Түбән оч Колмак Госман картның тарантасын мунчасы башына мендереп куеп, тәгәрмәчләрен күтәртеп куелган ике тәртәсе арасына таякка кидереп бәйләп куйдылар. Элекке елларда яисә аулак өйләрдә, яисә авыл очындагы Тал Борыны дип йөртелгән тугайда җыелган уеннарны куарга килгән картларнын йортларын йөреп чыктылар Иң усаллардан булган дисәтски Пүчтәк Бәшәрнең урыс капкасының ике ягын да суырып алып Эстәрле елгасына алып төшеп агызып җибәрделәр. Капкалар әллә ни ерак акмадылар агуын. Таррак урында берсе өстенә икенчесе менә биреп тукталдылар. Тик барыбер акканга исәпләнделәр. Ә икенче Гыйлаж Ку-Ку дип йөртелгән диндар картнын җил капкасын урам яктагы тәрәзәләре каршында үсеп утырган ике тирәгенә һавага күтәртеп тарттырып бәйләп киттеләр. Жамали староста җыеп альт чыккан унлап авыл карты белән дә чәкәләшеп алдылар. Унбиш яшьләр чамасындагы Сәмигулла исемле гармунчы малайны уртага алдылар да, түгәрәкләнеп тезелеп, таякларын селти-селти үзләренә һөҗүм иткән картларга каршылык күрсәттеләр Картлар кулыннан тартып алынган шомырт, чикләвек таяклары шартлап сындылар, Ждмали старостаның медале тагылган каешын өзеп, медален читән аша ыргыттылар. Гафур Писергә дә яхшы гына иттереп егетләрнең берсе күз төбенә “манчыды.” Егетләрнең дә күлмәкләре шатырдап ертылды, иңнәреңдә таяклар уйнады. Инде ике бәрелеш кызуга табан барган чакта, Таш Күпер ягыннан ак чалмалы, таягын тоткан Мөдәррис Шакир мәгьзүм күренде. Аның белән янәшә Хавас карт титаклый иде. Күрәсең, ул кереп әйткән инде мәгьзүмгә бәрелеш башланачагын. Картларнын дәрте артты сугышырга, егетләр “шүрли” төштеләр. Кабаланмый гына атлап килгән хәзрәтне күреп барысы да туктап, тынып калдылар. Тик аркасы азрак уалы Бәшир карт кына егетләр аша таягы белән төртеп гармунчы малайга үрелә иде Лотфулла дәшми генә аның кулыннан таягын тартып алды. Бәшир бабай да шулай булырга тиеш дигән кебек хәзрәт ягына карап тынып калды. Хәзрәт килеп җитте. Тукталды. Барлагандай картларны, түгәрәк ясап өерләре белән басып торган егетләрне карап чыкты. Барысының да сәлам биргәненә башын гына какты. “Эһм, эһ-һм!”—дип тамак кыргандай итте дә... йөзен балкытып елмаеп куйды. Телгә килде: —Син, Галләметдин абзый, никрут булып каралып кайткач, авыл урамнарын өч төн буена халыкка тынгы бирмичә тапаган идеи. Минем әле малай чак кына иде. Сездән калмастан ияреп йөрдем. Әти мәрхүм чыгарды, бар, кара никрутларны, җырларын тыңла, исендә калдыр, ияреп йөр, дип. Безнең динебез, Аллага шөкер җыр, биюне тыймый. Шунда мин сез никрутларга ияреп, синең дә нәрсә кыйланганнарынны карап йөргән малай Битәй Әхмәдулла бабай янындагы Эстәрле елгасы аша салынган күпернең өстен сүтеп очырдыгыз. Алабаен үзегезгә өргән өчен чыпта капчыкка салып, авызын бәйләп, бакчасындагы карамасы башына мендереп элеп куйдыгыз. Бау белән бәйләп. Улый теге эт. Биктәш бабайның зур кара этенең коерыгына иске комган тагып, урам буйлап сызгырып, куып йөрттегез. Качмасын өчен муенына бау салып. Сезне куып таратырга дип ат менеп чыккан картларны биргәләп туздырдыгыз. Мәмәнетдин бабайны атының өстенә коерыгы ягына каратып утыртып астан аякларын бәйләп, атын җитәкләп җырлап йөрдегез. Өстәвенә тунын әйләндереп кидергән идегез. Исендәме: “Шүрәле тоттык, Шүрәле тоттык!”— дип такмаклап йөрдегез. Бичарага үлгәнче шул Шүрәле исеме ябешеп калды. Сезгә яраган башкага ярамый икән. Ә син Җаббар абзый... Картлар кеткелдәп көлешә башладылар. Җаббаретдин күзеннән чыккан көлке яшьләрен чикмәненнән җиңе белән сөртә-сөртә әйтте: —Ярар инде, мәгьзүм, безнең битне ертма. Булды. Көнләшкәннән чыктык—никрут чаклар, яшь чаклар искә төшеп. Китәрбез хәзер... —Хәмер эчмәгәннәр, әшәке сүзләр сөйләмиләр, кешегә кул белә^ тимиләр. Никрутлар бит. Урасыннар авыл урамнарын гармуннары белән. Гармунчылары моңлы, гармуннарының тавышы көмеш. Жырлары да йөрәкне кузгата торган җырлар. Таралыгыз картлар... Кесәсенә тыгылып берәр тәңкәлек көмеш акчалар чыгарды да, никрутларга таратып чыкты Гармунчы малайның башыннан сыйпап аңарга да бер тәңкәне тоттырды. —Кайда уйнап өйрәндең бу хәтлек оста итеп? Ә9 —Күлгә төшеп, тал арасына кереп утырып,—диде малай, барысын да көлдереп. Хәзрәт кыска гына дога укып, битен сыпырды. Барысы да анарга иярде. —Хәердән булыр, хуш иттек! Исән-имин йөреп, әйләнеп кайтыгыз авылга. Салдаттан зимагурлыкка чыгып китмәгез. Мөселман читтә йөреп урыслаша, оныта ул туган илен, телен. Андый-мондый салдаттагы баш китә торган эшләргә урыстан алда тыгылып харап була күрмәгез Сак булыгыз! Картлар үзара мыдыр-мыдыр килеп, кайсысы ризасызлыгын сиздереп, кайберләре елмаешып таралыша башладылар. Алар киткәч, егетләр азрак басып торып киңәшеп алдылар. Жырга маһир Сабиржан әйтте: —Әйдәгез, егетләр, җырлап узыйк авыл урамнарын. Аннан аулак өйгә барырбыз. Бүген Чишмә урамында, Сагызчы әбиләрдә аулак. Үзе өйдә юк, Гайнәдәге кызына киткән. Тегесенең малае бар ди Барысы да елмаештылар, көлешеп алдылар —... Тимик капкаларына да, этләренә дә, үзләренә дә. Булды инде безне искә алып, сагынып сөйләрлек. Өстәвенә бүген Сәрбиҗамал белән кунып та булса, барып чыга да куя... Барысы да ризалаштылар. —Әйдә, энем, чык алга!—диде Лотфулла, бер тәңкәсен авызына кабып яшергән малайга —Тимибез акчаңа. Синеке ул Менә шуңа минекен дә өстә Безнең белән йөргәнең өчен түләү сиңа. Тарт тальяныңны' Өздер, әйдә! —Башла, Сабиржан дус!—диде сгетләрнен берсе —Әйттерик әлс бер! Сабиржан сул кулы белән гармунчы малайның аркасыннан кочаклады да жырлап җибәрде Без китәбез салдатка дип. Калганнарга хәсрәт Дәррәү күтәреп алдылар: Без җырлашып узган чакта. Ачуланма, хәзрәт. Ике көннән никрутларны Чуаш юлы белән Әкчүн тимер юлы стансасына озаттылар. Алар аннан вагонга төялеп, Уфага китәргә тиешләр икән. ...Калкаш волостеннан ул көнне утыз ике никрут китте. Староста Жамали тугыз олау әзерләткән Стәрлетамактан никрутларны озатып куярга Фәттах стражник килеп җиткән. Староста белән стражник алдына баскан Гафур писер исемлек белән китәсе никрутларны барлый Алар капчык, дүрткеллс кәрҗиннәрен күтәреп ике рәт булып тезелеп сафка басканнар. Писер кычкырып укый: —Гималетдинов Кашшафетдин Гималетдин улы Лотфулланың сул ягында басып торган Каратыш авылы мишәре тавыш бирде: —Мин булам ул Кашшафетдин Гафур ана карап алды да, кулындагы исемлеккә тамга куйды —Зайнуллин Лотфулла Зәйнетдин улы —Мин'—диде Лотфулла һәм шул чакта Жамали старостага карап атлаган Хәйдәргали хәлфәне күреп алды Аягына искерәк кенә к\н итек, башына шулай ук кырыла башлаган түгәрәк кырпы бүрек, җәй булуга карамастан өстенә бишмәт кигән хәлфә тазарган, матурланган. Кырма сакалмыегы да килешле иттереп китәрелгән, кыскартылган Жамали старостаны җиңеннән тартып читкәрәк альт китте. Шуннан анын колагына табан иелә биреп акрын гына нәрсәдер сөйли башлады. Жамали староста Гафур писер ягына караштыргалап анын сөйләгәнен тыңлый һәм тыңлаган саен йөзе уйчанлана бара иде. Хәлфә сөйләп бетергәч, староста аңардан нәрсәдер сорады. Тегесе кулы белән әле генә үзе килгән якка күрсәтте. Лотфулла ул күрсәткән якка карады. Анда хәлфәнең улы Мирсәет басып тора иде. Аяклары янында өсте капкачлы зур гына дүрткел кәржин һәм авызы бәйләүле, яртылаш тулы капчык. Малайның да аягында итек, башында өр-яңа, атасыныкы кебек түгәрәк кырпы бүрек, өстендә озын кара бишмәт. Жамали Хәйдәргалине тынлап бетергәч, Мирсәеткә тагын бер мәртәбә карап алды да, башын селкеде. Ул нәрсә беләндер ризалашты Исемлекне укып, барлап чыккач, никрутларны арбаларга бүлеп утырта башладылар. Лотфулла шәл очы белән битен яртылаш ябып, тавыш чыгармыйча гына сыктаган әнисен сакланып кына кочаклады Аркасыннан сөйде Битеннән иелеп үпте. Әтисе белән ике куллап кочаклашып саубуллашты. —Исән йөреп сау кайт, улым!—диде әтисе калтыранган тавыш белән—Үзүзеңне сакла. Иншалла, үтәр хезмәтең! Тавышы өзгәләнә башлады. Әтисеннән соң үзен озата килгән дүрт энесен кочаклап берәм-берәм битләреннән үбеп чыкты. Аларга бишәр тиен акча тоттырды. Әнисе пешергән төчекүмәчләр, корт катыштырып каймак тутырылган агач котырчык, бер пар яңа чабата, чолгау, кашык, чәй эчәргә балчык савыт салынган капчыгын күтәреп олаулар янына китте. Анда Жамали староста никрутларны арбаларга утырта башлаган иде инде. Арбалар янына килеп житкәч, арттарак Лотфулланың исемен әйтеп дәштеләр. Кулына капчык тоткан, кәржин күтәргән Мирсәетен иярткән Хәйдәргали хәлфә икән дәшүче. —Әссәламәгаләйкүм!—диде ул, капчыгын жиргә куя-куя — Синен салдатка китешмени инде? —Озаталар бит. Китәм инде. —Мина да Жамали староста сезнең белән бергә Әкчүн стансасына хәтле барырга рөхсәт итте. Аннан инде сезнең белән бер вагунга эләгеп Уфага хәтле барырга иде исәп. Фәттах стражникка да әйтте, алып бар, дип. Анысы инде сезне Уфага илтеп тапшыргач, Эстәрлетамакка шуннан кайтып китә икән. Аннан инде минем исәп Уфадан Казанга барырга иде. Мирсәет дустыңны теге учительски ышкулга укырга кертеп кайтырга иде. Юлга җитәрлек акча юк. Шуннан Шакир абзый әйтте: “Син никрутлар белән бар Уфага хәтле”,—дип. Чыннан да буш чыга бит. Стражникка азрак төртми булмас инде. Мәгьзүмнең ходай гомерен озын итсен инде Әнә чыкты мәдрәсәдән, болайга килә үзе дә. Мәчетнең сул ягында урнашкан, урам якка өч тәрәзәсе караган мәдрәсәдән чыгып, Мөхәммәт Шакир хәзрәт килә иде. Анын якынлашканын күреп, халык тына башлады. Килеп житкәч, анарга гөрләшеп сәлам бирделәр. Хәзрәт сәламнәрне алып җаваплагач, кулындагы бамбук таягын ипләбрәк тотты да, кыска гына итеп вәгазь әйтте: —Юлыгыз имин булсын, ак падишаһыбызга булган хезмәтегез тыныч узсын! Барыгызга да исән-имин кайтырга язсын туган илгә! Барган, хезмәт иткән урыныгызда мәчетләрне эзләп табыгыз. Начанствагыздан җомга намазына йөрергә вакыт сорагыз. Җибәрмәсәләр, мина хат салыгыз. Мин Дума дипутаты буларак, анарга рөхсәт алдыртырмын, иншалла! Урыс хезмәтендә булгач, хәрам ризык белән тукланырга да туры килер Анысыннан тартынып тормагыз, ач йөрмәгез. Коръән Кәримебез хәрам ризыкны “бисмилланы” әйтеп өч очракта ашарга рөхсәт итә Исегездә тотыгыз. Беренче очрак: карапка утырып диңгез кичкәндә. Шунда башкача ризык калмаган чакта. Икенче очрак: сугышлар барган чакта. Өченчесе: дошман кулында әсирлектә. Сезнең солдатта хезмәт итүегез өченче очракка тәңгәл килә. Чөнки сез үз ирегегез белән бармыйсыз урыс патшасы хезмәтенә. Алып китәләр сезнең ризалыкны сорамыйча. Шунлыктан ул солдат хезмәте әсирлек белән бер санала. Көненә бер генә мәртәбә булса да, ул кич булыр инде дип уйлыйм, минем өчен намаз фарыз дип исәпләп, шуңарга ният кылып намаз укыгыз. Теләк булса, юынырга, тәһарәт алырга урын табыла ул. Кайда гына булсагыз да, урыс тоттырган мылтыгыгыз никадәр генә озын булса да онытмагыз—сез мөселман балалары. Ягез, бер дога! —Әгүзү биллаһи минәш. . Лотфулла, мишәр егете Кашшафетдин, Хәйдәргали хәлфә һәм аның улы Мирсәет бер арбага туры килделәр. Алар артыннан ин соңгы олау булып жинел тарантас урын алды. Җирән кашка җигелгән тарантаска Гафур писер белән Фәттах стражник утырдылар. Алар ин соңгы олау иде Гафур Әкчүннән кире кайтырга, ә стражник Уфага хәтле китәргә тиеш иде. Җамали староста кузгалырга боерык бирде. Атлы арбалар ике катлы таш кибетне унда калдырып, тыкрык белән Тау Асты урамына чыгып сулга борылдылар. Бикмәт тавы янындагы тыкрыктан унга борылып Чуаш юлына күтәрелә башладылар. Икс тау арасыннан юл текә итеп тауга үрмәли. Авылның иң биек, ләкин өстендә бер генә куак та үсми торган Бикмәт тавы мәһабәт гәүдәсе белән юлнын сул ягында күтәрелеп басып, никрутларны озатып калды Юл ике тау арасыннан үтеп, өскә менеп җиткәч, Лотфулла артына борылып авылга карады. Тетрәнеп китте. Аста, юл читендә әтисе, әнисе һәм дүрт энесе басып торалар иде. Әтисенен таза, озын гәүдәсе янында әнисенең кечерәеп калган гәүдәсе мескен һәм кызганыч булып күренде. Аларнын алдында басып торган дүрт энесе Лотфуллага кул болгыйлар, нәрсәдер кычкыралар иде. Лотфулланың күңеле тула башлады. Тауга каршы жәяүләп менгән никрутларны Җамали арбаларга утыртты Лотфулланың аркасына кулын салып, аны йомшак кына иттереп арба ягына этте: —Утыр, энем!—диде ягымлы гына итеп —Юлчынын юлда булганы хәерле. Алдагы олаулар кузгала башладылар. Лотфулла өр яна чабаталар кигән аякларын арбадан салындырып жайлап утырды Җамали аңарга кулын биреп хушлашты —Хуш, Җамали абзый! Күрешмәсәк, бәхил бул’ —Күрешербез, энем! Күрешербез! Ак патшаның андый-мондый сугышлары күренми бит әлегә. Хәер.. Лотфуллага карап күңелсез генә елмайгандай итте. — кем генә белеп бетерсен инде ул урысның ... патшасын. ул кичне Әкчүннән бер вагонга төялеп, Уфага чыгып киттеләр Вагонга кереп утыргач Лотфулла әйтте: —Бу урыстан котылып исән-имин әйләнеп кайтырга язсын инде безгә. Исән кайта алсам, авылның ин ярлылары чабатачы Зәетдин бабай белән Мәфтуха түтигә хәер итеп бер сарыкны бирер идем. Алла кушып, —диде. Мишәр егете Кашшафетдин догалар укуга күчте Уфага килгәннең икенче көнендә өйлә җитеп килгәндә, өяздән җыелган берничә йөз никрут арасыннан Лотфулланы Хәйдәргали хәлфә эзләп тапты Ишек алдында, җиргә ятып йоклаган Кәшшафетдин янында кирпеч диварга аркасы белән сөялеп утырган Лотфулла үзенең фамилиясен ишетеп сискәнеп китте —Зәйнулли-ин Лутфулла-а! Тебя земляк ищет' Ишек алдында тәртип саклап күз-колак булып торган унтер-әфисәр Ш кычкыра икән. Лотфулла урыныннан торып анарга табан китте. Казарма шнек апынын уртасында Хәйдәргали хәлфә белән анын улы Мирсәет басып торалар иде. Капчыклары, кәрҗиннәре үзләре белән. Ике куллап күрештеләр. —Безнен Агыйдел пристәненә төшеп баруыбыз. Казан каласына моннан парахут йөри икән. Минем әни ягыннан абзый бар монда Уфада Шунын хатынынын энесе парахутта кәчигәр икән. Ишетеп белә идем инде белүен. Исеме Кәрәметдин анын. Кода тиешле инде миңа Шул парахут казаны астына күмер ыргытып, суын кайнатып пар чыгара икән Шул парахут миче янында безне яшереп утыртып алып барырга ризалаштырды аны абзый. Алланың рәхмәте төшкере, икесенә дә! Төнен минем памушшикка мич эченә күмер ыргытышырсыз икегез дә, ди Ыргытабыз, нигә ыргытмаска, дим. Эштән курыккан юк, Аллага шөкер! Күңелле итеп көлеп куйды: —Болай булгач, улым Мирсәет белән Казаннарына бушка барып житәбез инде. Стражник Фәттахка бер тәңкә акча бирергә иткән идем, алмады, әй. Малаен бик шәпкә чыгарга охшаган, укысын әйбәт иттереп, ди. Шул булыр миңа түләү, ди. Йә, стражник диген инде син аны Ходаебыз безгә мөселман булганлыктан, юнен биреп кенә тора... Ун кулының учы белән Мирсәетнең аркасыннан сөеп алды: —Менә Мирсәет улымнын синең белән хушлашасы килде. Әйдә, ди, Лотфулла абзыйны күреп чыгыйк, саубуллашыйк анын белән, ди Тенкәмә тиде бит иртәннән бирле. Анын янына кертмәсләр, дип тә карыйм. Юк. Үзенекен итте барыбер. Зимләки дип әйтербез, кертерләр шулай дисәк, ди. Аллага шөкер, үткер булырга ошый малай. Гурыт-кала дип тартынып тормый—сорый бөтен кешедән урысчалатып. Чатнатып сөйләшә Хәйдәргали абзыйның туктамастан күбрәк итеп сөйләве авылыннан аерылып чыгып киткән Лотфулланың йөрәгенә ял бирә һәм анарга дәва иде Әтисе аз гына туктаган иде, Мирсәет сорап та өлгерде: —Лотфулла абзый! Сезне моннан кайчан озаталар? Әйттеләрме— кайсы якка икән? —Бүген иртән тезеп әйттеләр. Кәшшафетдин белән икебезне Кырымдагы Киреч дигән крипостка җибәрәләр. Барыбызны да чишендереп, тоткалап карады бер әфисәр. “Сила нужны!”—ди үзе көлеп. Мине, Кәшшафне алды. Башкаларны юньләп карап та тормады. Кәшшафетдин ике ел инде авылларында сабантуй батыры икән. Куллар, аяклар, бүрәнә ишкән аркан кебек. Көче ташып тора. Безне бүген кич шул якларга бер унтер-әфисәр альт китә. Барлыгы алты кеше генә. Шул әйтте пышылдап кына “Биригавай артилирия”—дип. Хәлфә кабалана башлады. Кочаклашып хушлаштылар. Иртән Лотфуллага ике тәңкә дә, унбиш тиен акча биргәннәр иде Юллык икән. Шуның бер тәңкәсен чыгарып Мирсәеткә су»ды. Малай, алмаска ниятләп, ике кулын да артына яшерде. —Тот! Тот!—диде Лотфулла, аның уң кулын артыннан тартып чыгарып. Безне бүген кич белән Харьков дигән калага озаталар. Тимер юл белән. Юлда ашаталар стансаларда. Тәүлегенә өч мәртәбә. Ашау патшадан хәзер безнен. Ялчылыкта йөрү түгел—ашауны кайгырту бетте —Ал, улым, ал биргәнне!—диде әтисе — Укып кеше булгач ярдәмен тияр әле синең дә абзана. Ал. Онытмассың! —Mima ул Казан укуы тәтемәде инде. Син ныклы итеп, тырышып укы. яме! Кеше бул! Ходай кушса, тагын күрешербез әле—дөнья бит! Сау бул! Хәйдәргалигә бер тәңкә акча сузды: —Монысын Эстәрлегә кайткач әнигә кертеп бир. Улың Лотфулла җибәрде, диген. Дога укып алсын. Кайтырмын, иншалла... —А-ай, рәхмәтләр генә төшкере җан икәнсең, Лотфулла! Әнкәнне дә онытмадын. Үзеңә калмый да бит акчан. —Нәрсәгә ул мина хәзер. Ашау байдан, үлем Ходайдан, дигәндәй минем бүгенге көнкүреш... —Хуш, Лотфулла! Тапшырырмын! Исән йөре' Киттек, улым. Аталы-уллы Солтангалиевлар капчык белән кәржиннәрен күтәреп, жәяүләп Агыйдел ярындагы пароходны эзләп, казарма ишек алдыннан чыгып киттеләр. Ишек алды уртасында Лотфулла ялгыз гына монсу.танып басып калды... Татар халкының фажигале язмышлы улы Мирсәет Солтанталиев белән Лотфулла Зәйнуллин тагын ике тапкыр очрашачаклар әле: 1914 елда Герман сугышы башлангач. Сугышка алынган Лотфулла белән Мирсәет Эстәрлетамак каласында август аенда күрешәләр. Соңгы тапкыр очрашулары 1923 елнын гыйнвар башында Эстәрлебаш авылында, Мөхәммәт Шакир Тукаев йортында булачак... Укучым' Әгәр язмышың сине Эстәрлебашка алып барып чыгарса, аның үзәк мәйданындагы универмаг янына барып йөзең белән каршы тауга карап бас әле Синең каршыңда тауга карап үрмәләгән тыкрык-урам булыр Шул тыкрык- урам каршыдагы текә тауга барып төртелеп туктар Тауга тик сукмак кына үрмәли Шул сукмак башланган урында, тыкрык беткән җирдә, уң якта булган элекке учительски ышкул. Эстөрле халкы телендә шушы сукмак үрмәләгән тауның исеме бүген дә Учител Тавы була инде