Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЮЛДАГЫ КЕШЕЛӘР

Озын-озак юл алдыннан кешеләр, кошлар кебек, өметләрен барлап,— канат кагыналар, зур юллар алдыннан өметләрен барлап. Тәвәккәллек—байрак! Буран-яңгырларда, циклоннарда, тугыз баллы дулкын өсләренә китә кешеләр, гарасатка... Парашюты ачылмаган килеш төшкән десант кебек, төшә карлар олы юл өстенә... Юлдагы кешеләрнең язмышы—юл. һәр даим—адым, адым артлы—адым, уй, өмет, тагын өмет— гүзәллеге юлдагы кешеләрнең... Тәвәккәллек—сыйфаты кочлеләрнең. Адым саен офыкны үзенә тартып, бара алар. Юлдагы кешеләр—юлга бирелгән, һәр адымга үзе түли Вакыт. & И, ерак соң моннан унсигез яз, Шунда шаулый нәни тирәгем... Әйткән сүзем ишетелми, анда барып җитә алмый йөрәгем! Адымнарым—төштә чапкан сыман— бер урында! Җирне тоймыйлар... Шул кырларның кыл бер турысында сагына мине шигъри тойгылар!.. Болыт сыман алар—ява алмый, күкрәр була—чыкмый тавышы... Энә шулай йөри, китә хыял яшьлек кырларына авышып... Инде моннан ерак унсигез яз, тукталсаң да була бер тынга. Рәхәтләнеп кара: синсез дими, чәчәк атып ята ул кырлар! Йотылып карыйм язгы эңгер аша, карашымны киңлек йотса да. Өметләрем анда баш чыгара, хыялларым— утыра тупсага! Язгы эңгер аша йотылып карыйм сыек зәңгәр таулар артына: ашкынулар анда—йөрәк кага, ярсуларым— утыра акылга!.. Офык артларында унсигез яз— тукталсаң да ярый бер тынга: Шушы үрдән генә күренеп калыр— ераклашкан җырын оер тыңла! © Син—Матурлык, Сөю шаһинәсе, Җир кызысың—ике аяклы... Тик күзләрең генә күктән бугай,— Хәтерләтә йолдызмаякны. Кая сыйган диңгез-мәхәббәтең, Шул күкрәкме аны сыйдырган? Мәхәббәтең Җәннәт бакчасының Ал гөлләрен кемгә җыйдырган? Сөю бакчасына кергән чакта Алма төште кемнең башына? Кем дип сайрый синең сандугачлар? Килүләрен кемнәр каршына?.. Моңсуланып багам эзләреңә (Ник уяна сәер көнчелек?) Ходай сине камил яраткан шул,— Ник салмаган мыскал кимчелек?.. Иреннәрең—кызыл кына! Җирдә Бармы икән синен тиңнәрен? Ап-ак муеның—шәфтал хушбуйлары, Сулышларың—диңгез җилләре!.. Аһ, назлардан инде уздым, ахыры, Кемдә юктыр андый үкенеч? Яшел кыякларда чыклар яна, Син, назлы җан, аккош сөтен эч! Соңласам да инде туйларыңа, Йөрәгемне тотык иттең ич!.. Көчле токым! Сезләр ир-егетне Патша ясый, кирәк тапсалар. Аргамактан егылып төшкән сыман, Хатынкыздан Очып төшкән күпме патшалар!.. Ак күкрәү Озын җылы көздә, ак күкрәүдәй Шаулап чәчәк атты шомыртлар! Коньягына очып барган кошлар күлгә төште— Кыйблаларын, ахыры, оныткан... Иркенәеп, күккә җәелделәр җылы сөткә тулыш болытлар! Тугаи конем онытмаган кебек, Бу көзне мин һич тә онытмам... Юнәлешен үзгәртте дә җилләр, Козем калды кара коз булып. Ак болытлар сипкән җылы яңгыр Килеп төпгге җиргә боз булып. ... Гомер агачында минем дә көз. Шомырт чәчәгедәй чәчләрем. Соңлап килгән мәхәббәттән, ачылып, Күзләреңә багып яшьнәдем! Гомернең бу тик мизгеле иде, чыкты сулар ярдан аркылып... Мин яшеннәр аша очып үттем, Күңел кояшыңа тартылып!.. ... Менә җирдә инде. Ак һәм кара: Җир өстендә ап-ак кыш тора. Бар да—артта... Алда—синсез генә Яшәү дигән бөек эш тора!.. Борынгы көйгә Чәчтек тә без бодай, бирде Ходай, Вак иләкләр кирәк иләргә. «Заманалар авыр», булыйк сабыр,— Уйланып ла кирәк сөйләргә. Кыл күпердән ары чыгасы бар, Кичәселәр бардыр Сиратны. Чор болгавыр. Әмма бозмый беркем Сиратларга оарыр чиратны. Төсле төш Сабыйчакны күрдем төшемдә... Шул төсле төш һәрчак исемдә... Имеш, безнең урам—Өчиледән төшеп килә мичче Мөбәрәк. И бабам яшь, әле исән икән, үзе көләч, йөзе түгәрәк. Ә артыннан төшә безнең Мохтар,— әллә чабып, әллә тәгәрәп, ара-тирә җилгә өргәләп... —Син авылны, ахыры оныттың, дим, сукмыйсың син безне санга да. —Эшләр тыгыз, кызыл балчык мулдан,— мич чыгарам, олан, анда да... Вак яңгыр тора сибәләп, тамак кырып мичче Мөбәрәк, яшьлегенә кайткан кебек уза авыл урамына, түргәрәк. Ул кызмача, имеш, мич чыгарып кайта керәшеннән, марҗалардан... Аның хөрмәтенә авылымда төтен чыга бөтен морҗалардан! Сурәтең Килде ул көн: сине энекәшеңнән чыгардылар ятлар чакыртып... Кияү белән кәләш утырган ат Арт урамнан үтте чаптыртып! Озак йөрдем чатта, сагышлардан Булмаганны җирдә таптыртып... Карар өчен бер сурәтең калды... Аны да алды... яшен, яктыртып. Бурыч Рәхмәт, Илем, имин иртәң өчен, җылы урынын, назың-иркәң өчен; дүрт фасылын, янгыр-карын өчен, синдә күргән югыңбарың өчен; табындагы ипи-тозын өчен, пакь йолдызын, чак дуңгызын өчен; өлешемә тигән көмеш өчен кайгы-шатлык эчкән чүмеч өчен; өстәлдәге кәгазь-каран өчен, беренче вә... соңгы чараң өчен; и, зур бурыч алдым үзем өчен, санлап әйткән кайнар сүзең өчен— ишетмәде бугай аны беркем: «шагыйрь» дидең бит син миңа бер көн!.. © Тип, әйдә, заман, оятсыз. Тулпарым калды тояксыз. Юл хәвефле. Ил—җыйнаксыз. Кунак булганнар— тыйнаксыз... Әтрәк-әләм менде түргә. Даһиларын күчә гүргә... Сук, әйдә, заман, оятсыз. Кыр—күзсез, урман—колаксыз... Чыгу юктыр инкыйлабсыз! © Син дә килдеңме дөньяга. И. нихәл, энем 1енәм! Умырзаялар да котлый Бәхетле көнең белән. (Бәхетлеме—кем белгән?) Син дә килдең ич дөньяга! Мин синнән алдан килдем. Мнн килеп исем алганда Син. энем, кайда идең? Айда идеңме син, буки, Син әллә кайда идең. Син килгәч, әйдә бергәләп— Миннән бик калма, дидем. Калышма, нәнә, бирешмә, Би... и... ик ерак барасы бар. Көрәшеп, яшәү хакына Дөньясын аласы бар 0 Салкынча җил китте кагылып кына— тупылларга гүя җан иңде: яфракларда—яшел клавишларда симфония башлый таң җиле! Күрше бакчада кем сайрый,— авазы бик күтәренке? Песнәк көмеш игәү белән игм язгы күгәрекне. 0 Шигырь табыннарда табындыра Башкисәрне, дусны, туганны... Шигырь ярата ул, күңелләргә Мөлдерәмә булып тулганны. Шигырь—алтын башак. Җил искәндә Алтын орлык җиргә сибелә. Бер каләмнән төшкән шигъри дога Укыла ул. укыла Ил белән!.