Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР

* Кавтау. Сугыш. Ташлар егълый... Бомба ява халыкка. Таулардан да биек булып Үлмәс Нәфрәт калка. Яна нлләр. Вәйран булды Әфган. Ичкер. Таустан... Кылыч һәм Гол булып шытыр сабыйлардан аккан кан. Уч тулы үч. Нишләтергә моны? Чәйгә салып болгатыргамы? Сибәр!әме Тегенең артына? Пистолетның газы урынына тутырыр! амы шушы әчене? Йотар! амы буар елан күк? ... Түктем ялан тәпиләремә. Гннаһлы аяк кичерер. ... Кулны юып. Әнием рухына дога кылдым белер-белмәс дога белән. Канда—басып алу. талау. Канда—канга батыру. Юлбасарлыкта, угрылыкта басмач «тутан» батыр ул. Читләрдән акча теләнер, ракет базалар корыр. Башкисәрләр тәрбияләп, «азатлык» урнаштырыр. Иген игеп азанланмас, күп җире кысыр калыр. Тарих чүплегендә «империя» исемен алып калыр. һич булмаса, указлатып, үз халкын ачта тотар. Галәм нәфесле царьларнын беркөн үзен Җир йотар. * «Теге бөекнең тамыры татар каныннан икән! Төгән шәхеснең әбисе Казан ягыннан икән! Тәхет күргән ди фәләннең бабасының бабасы— чукынганчы ул бабаның әтисенең бабасы... Елъязмалар тузаныннан их, исемен табасы!.. Наполеон да әйткән, имеш: «Урысны игәүләп кара— асылына төшкән саен, татары торып кала». Менә шундый безнең халык! Бөекләрне мул биргән! Дөньясында андый юктыр,— безнең татар «Во!» дигән». ... II, кардәшем, сабыйланма, горурлыгың— кабердә. Ул бөекләр синекен дә ашап киткән кавемнәр! Бүген сине кол иткәннең фәлән кемдер бабасы... Әнә кырда чөгендерең, эшлә, татар баласы! Мәдхия Флерага Нәселебез бәхетенә тутан кыз бала Син! Кама ярына куярлык һәйкәл—Ана Син. Күпмебезгә—һәр гамәлен pyx-көч өстәде. Шәфкать фәренггәсе булса, ул—Синең төстәдер. Синен мәрхәмәтеңне үзем дә күн тойдым. Изгедер бу! дип күңелемә исемеңне уйдым. Әрвахлардан—изге рух, исәннәрдән—дога. Бөек дигән тәгъбир бар бит,— лаеклы Син шуңа! * Бүләкләрме? Алгаладык. һәрбер бүләк— алды саулык. Булса да ул бер кулъяулык... ... Арттан килгән ат булмадык! * Шундый чак килә: Җанга вәхи-хат иңә— теләмә теләүләрен дә. телефон челтерәвең дә. ишек шакуларын да, тәрәзгә кар атуларын да, почта әрҗәсендә!е чакыруларын да... һәй. Дөнья! Яшнсе килә! Көтәсең солы... борчак килә! ... Таң алдыннан, күз алдыма. гөнаһларны яндырып, киләчәктә балкыр Учак килә! Чын хак килә. Оялма! Яшеңнән дә, яшәвеңнең рәвешеннән дә! Таңда торгач, чыкка төшкән яшеңнән дә! Эшең өскә чыккан! Бу дөньяда нн чинамас сөткә төшкән тычкан! Сират-кичүгә кем нәрсә илтә! Тыныч булсын төнең, тыныч булсын нртәң! * Әче хәсрәт... Төче хәсрәт... Татлы хәсрәт—синдер ул! Гомерлек җандашка сусау— Ялгызлыкка— синдром. Тәүбәгә килгәнсең, имеш... Тәүбә эчендә ни ята? Түрдә янә таныш хата ыржаеп көлеп ята. * •Аккош куле- циклыннан Тәрәзәдә Синеңме сулыш? Күбәләк икән... Тәрәзәдә Синекеме кул? Яфрак икән... Саңгырау итәр яшен орды! Бу—тәгаен Син! Имән төбендәге көлдә шыткан бер гөл! Монсы... ахры, мин. Авырыйсың?—димәк гөнаһың бар. Җәза итеп Тәңре җибәргән. «Череп кат!» диюче үзе корый, үз каргышын алып бер бәндә. Өч сүгенеп, бер бисмилла әйтеп, зина уйда укып бер «намаз*, Ике Дөньялыкның бер чите дә андый җанга җәннәт булалмас. Бала теләү Көлеп килә Төн! Карынындагы Таң белән килә! ... Гаҗәп төш күрдем: Диңгез-дулкында тирбәлә силә! * «Хәзер—матур. Тиздән гүзәл булыр! Ярда—чәчәк, тауда—кар исе! Яз гөлләрен икәү бергә-бергә Җыяр идек!.. Бездә кал!» дисең. Бездә Кырымнан да яхшырак дип, әйтә алмыйм сиңа, Гөлчәчәк... Беләм: хәтта сәлви күләгәсе ак юл булып төшкә керәчәк. Күк Түбәләр Иле ят итмәде. үз улыдай горур көн кичтем. Машаемнан сөеп дулкын юды. яшем чыкса, сөртеп җнл исте. «Ни җан белән китеп барасың син. мин һәм миндаль чәчәк чагында?..» ... Сиңа түгел. Аны сагыныр өчен килдем бит мин Диңгез ярына. * Козгын кунган киртәгә!.. Бүген—чебеш... Иртәгә? Баскын тубы киртәдә!.. Бүген—чечен... Иртәгә? Атмас диеп кем әйтә ала канлы таңнар иртәңә? Триптих * Кавказ дәрьялары—кан елгасы. Тау бозлары яшькә манчылган. Каргыш болытларын сөйрәп йөри күген җуйган бөркет-лачыннар. * Төннең—ае, көннең—кояшы юк... Шомлы бер өн: иңри «ах-вах!..»лар... «Җирдә нинди мәшһәр туе?» диеп кубарылып баскан әрвахлар... * Юктырсың ла. Алла_ М. Г. Язмыш итеп, вәхшиләргә—җиңү, ватандарга— үлем язасың?.. Җәннәт җирен тәмуг ясаганнар нигә алмый Күкнең җәзасын? Кыска ш игы рьләрдән Хәер бирмәгән чакларда... Чәнчеп бозлы яңгыр явадыр күк ләхет аша Әни йөзенә. Үземнеке! Икәү фотога төшкәнсез. Син—барыбер уртада! * Сәрхүш илнең кайгысы юк. Халкының айныйсы юк. * Күк исеменнән кемдер кисә кебек Миңа тигән Бәхет юрганын. Көтүче Йокысы&чык дигән каравылчы саклап тора Еллар көтүен. Тагын бер мәртәбә Сиңа Картайсаң да, яшәрсәң дә матур булуың ошый! Хыянәт Төенләнә-төенләнә ап-ак таңда кара кан косты. * Утыз биштә. Өйләнмәгән. Алкологик. Теләге юк. Алма пешкән. Өзелеп тешкәй. Череп ята. Кирәге юк. Шигырь яза. Тамак туймый. Ил укымый. Терәге юк. Дөнья кайный. Эре-вак бергә. Аерып булмый. Иләге юк. * Яхшылык әшлә лә, яманлык көт! Акмы, карамы— эт—барыбер эт! * Җир сормәде. Нигъмәт күрде. Илдән бизде. Донья гизде. Этлек итте. Рәхәт чикте. Кадер белән гүргә керде. Имди... * Иясез шатлык түгел хәзер. Ияле шатлык булдым: Хыялым пирамидасына бер шөпшә килеп кунды. Гәрәмәчкә солы кырында Язган чакта каләм тиеп алды: бәллүр савыт—төнге бер зеңләү! ... Рәшә булып Икәү тибрәнгәндә балкорт торды өстә безелдәп!.. * М Хәсәневне уйлап Ятам ромашкалар диңгезендә кулларымны җәеп чалкан! ... Ничекләр икән Алып Мәхмүткә корт та үтмәс цинк табутта?.. Ул төннәр истәлеге Син чәпәгән черки эзе— рамларлык сурәт! Мәхәббәтнең сукырлыгына тагын бер гыйбрәт. 99 яшьлек карт Ни әйтсәм дә хәзер, барсы дөрес... Бар яшьтәшләр—замандашлар барсы гүрдә... Гөнаһларыма шаһит бер адәм юк. ... Янган морҗа булып Дөньялыкта ялгыз мин калдым. * Күңелдә иман булмаса— мәчет ни дә, азан ни! Җәһаләт белән сәрхүшлек безне әле озак җәзалар... * Кадерсездән—кадерсезгә... Кара көздән—ай юлына. Калам, ахры, «җан дуслар»дан Киләчәкнең ак кулына. 1998-1999