Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҮТКӘННӘР БЕЛӘН СӨЙЛӘШЕП

Кое Күңел коем төпкелендә Кояш Нуры күреп, төпкә төшәмен— Төшкән саен тирәнәя коем, Күтәрелә күңел түшәмем... Күңел коем—телем коесы ич. Телем төбендәге Кояшны Күтәрергә көчем җитәр микән?— Ничек алып тауга куясы... Сагындырдың Таң сызылып аткан чакта Тәрәзәмне җил кага. Җилләр кага—дәрья булып Күзләремнән моң ага... Моңнар ага. яшьләр тама. Күз керфекләрем тала. Беркемгә дә сөйләмәгән Серемне сөйлим талга. ... Сагышларымда йөзәмен. Утлар йотып сулыймын. Лккош—парын сагынган күк Сагындырдың, сылуым... Ялгышу Таң беленгән вакыт, ярсый-ярсый Каршыбызда ага агым су. Туры юлдан читкә алып китте Айны кояш диеп ялгышу... Канап торган яра Аерылып яшәүдән дә юктыр Бу дөньяда авыр көенеч— Тау кадәрле алтын өеме дә Бер бөртек тә бирми сөенеч... ...Чирләр китә, тән ярасы бетә, Кимсеталмый салкын көзләр дә. Ялгызлык бит канап торган яра— Ходаем, бир куәт—түзәргә... Сандугач Канатын җәеп кочарлык Кунарга талы булгач, Коенырга күлгә төшкән Айга карап сандугач: Сайрый-сайрый төзәтенә, Күреп үзенең йөзен. Күзләре шундый матурлар, Әйтерсең кара йөзем... Талпына үрелеп айны Алыр булып куенга. Күктән яуган ай нурында Сайрый-сайрый коена... Ялкыны кемдә икән? Көзге кебек түгәрәк күл, Төбендә алтын икән. Айның алкасы төшкәндер— Ала алырмын микән? Алкасын күреп төшкәндер, Күл төбендә ай күрәм— Күк кызына гашыйк бит мин. Төпсез булса да керәм... ...Алтын алкаларын тагып, Сәламнәр юллый күктән. Нурларында үзе йөзә, Ялкыны кемдә икән? Замандашка Бир әле бир, дустым, кулларыңны, Бөтерелик икәү буранда. Буран безне үзе кебек күрә Чәчләребез карлы булганга... Буран безнең егетлекне күреп, Арысланнар булып үкерә... «Авыр заман авырайтты*, диеп, Өметеңне өзеп бетермә! ...Ат та булдык, арыслан да булыйк— Икесе дә илгә кирәкле. Яралансак—халык игътибарлы, Бәйләр әле, бәйләр йөрәкне..