Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ТАНЫЛМЫЙДЫР КЕШЕ ТЫШЫННАН...»

әрдмәнднен бер шигыре әнә шундый юллар белән төгәлләнә. Закир (Мөхәммәтзакир) Рәмиевнен, ягъни шагыйрь Дәрдмәнднен бөтен гомер агышын һәм эшчәнлеген чагылдырган бик тә хак сүзләр. Ул да бит аз сөйләгән, з халкының киләчәк өметле көннәре өчен дип, байтак кына нәтиҗәле эш-гамәлләр кылырга өлгергән. Татар иҗтимагый халәтенең яна бер борылышында күпләргә үрнәк булырдай итеп фәкать үзенчә генә балкыган, үзенә генә хас тормыш юлын үткән шәхес Язмышы, биографиясе дә анын бик тә үзенчәлекле. Башлыча хәлфә һәм муллалар даирәсеннән булган элгәреге татар зыялыларының берсенә дә охшамаган язмыш иясе Хәтта шул чор урыс әдипләре, урыс зыялылары арасыннан да биографиясе белән ана тиң кешене табуы читен XX гасыр башында урыс зыялыларының да күпчелеге шул ук руханилар яисә урта дәрәҗәле хезмәткәр вә чиновниклар даирәсеннән чыккан Дәрдмәнд исә шул заман патша Россиясенең эре буржуазиясенә якын торучыларның берсе, кырыклап алтын шахталарының хуҗасы. Әнисе Камилә ягыннан шул нәселдән булган Төркия галимәсе Гадилә Айда әтисенә багышланган «Садрый Максуди Ареал» китабында (1991) Рәмиевләрне «Россиянен алтын корольләре» дип атый Әдәбият мәйданына беренче адымнарын атлаган көннәрдән башлап Дәрдмәнд даирәсенә тартылган, җитди әсәрләренең күпчелеген Рәмиевләр басмаханәсенә тәкъдим итүне кулай күргән Галимҗан Ибраһимованың иҗатын һәм эшчәнлеген бик югары бәяләгән. Шагыйрьнең кинәт вафат булуы хәбәрен алганнан соң бастырган кыскача бер хушлашу мәкаләсендә ул, шәхсән Дәрдмәндне күз алдында тотып «Болар а Уңнан сулга: Дәрдмәнд, Садри Максуди һәм Камилә Рәмиева— Максуди. Бельгия Льеж, 1914 ел уяну күгендәге беренче йолдызлардан иде»,— дип яза. Шуннан соң берничә еллар соңрак Төркиядә дөнья күргән тәүге тарихи зур хезмәтендә (1927) мөһаҗир әдип һәм тарихчы Габделбарый Баггал да Дәрдмәнд турында болай дип язган: «Казан төркиләре телендә язучы шагыйрьләр арасында ин өстен шагыйрьләрнең берседер. Иске төрки әдәбияты белән дә җитди шөгыльләнгән, Нәваи, Лотфи, Бабур кебек чыгатай шагыйрьләренең җыентыкларын игътибар белән укыган булуы да ачык билгеле. Шуңа күрә Дәрдмәнд шагыйрьләр арасында иң белемлесе булып саналырга хаклы» Чынлап та: Танылмыйдыр кеше гәрчә тышыннан. Танып була аны кылган эшеннән Рәмиевләр гаиләсе. оссиянен алтын корольләре*—ике бертуган Шакир вә Закир Рәмиевләрнен халык мәнфәгатен күз унында тотып башкарган хезмәтләре шактый исәпләнә Үз шахта-приискаларына янәшә авыл һәм бистәләрдә алар мәчетләр, мәдрәсәләр салдыртып, аларны үз исәпләренә тотканнар Элегрәк ачылган берничә зур мәдрәсәгә ярдәм итүләре дә мәгълүм Башкортстандагы татар авылы Юлык китапханәсендә унтугызынчы елнын февралендә китапханәче вазифасы өяз совет хакимияте тарафыннан яшь драматург Мирхәйдәр Фәйзигә йөкләтелә Әмма күпләр әле Мирхәйдәрнен нигездә Рәмиев байлар исәбенә ачылган һәм тотылган китапханәне революция көннәрендәге талаулардан сон тәртипкә китереп эшли башлавын белмиләр Чөнки драматургнын көндәлек дәфтәрләрендәге андый язмалар сызылган яисә Советлар чорында бастырып чыгарылмаганнар иде Хәзерге Чиләбе өлкәсенен Нагайбәк районында зур гына татар авылы бар 1895 елгача ул тирәләр буш дала булган. Әлеге нигеътәнәчәк авылдан өч чакрымдагы нагайбәк атлы казаклары хуторындагы коедан берничә бөртек алтын табылган Табыш хакында милләттәш Рәмиевләргә хәбәр ителгән Тиздән буш далада берничә шахта ачыла Алар тирәсендә бистәләр барлыкка килә Шул бистә юл-сукмаклары тоташкан урынга Рәмиевләр үз идарә йортларын төзеп куялар Шулай итеп Балкан авылына нигез салына Гасыр башында анда ир балалар мәктәбе. 1906 елда кызлар мәктәбе, беркадәр сонрак кул эшләренә өйрәнү бүлмәсе ачыла Балкаңда туган һәм Совет хакимияте чоры актив хатын- кыъларыннан булган Шәмсенәһар (Кояш) Вәлитова алтмышынчы елларга караган бер истәлек мәкаләсендә гасыр башына нисбәтле вакыйгаларны искә төшереп яза: «Башта малайлар белән укыдым 1905 елнын язында, имтихан алу дәресләрендә Дәрдмәнд үзе катнашты, минем тапкыр жавабымны ишетеп сөенде Соныннан Дәрдмәнд белән бергәләп фоторәсемгә төштек» Шакир белән Закир Рәмиевләр узган гасырнын сиксәненче елларыннан башлап үз матбагаларын булдыру турында хыялланалар Закир Төркиядә яшәгәндә икс бертуганның язышкан хатлары мона мисал булып тора. Шакир энесенә, андагы матбугат, басмаханаләр эшчәнлеге белән таныш, өйрән, дип яза Туксанынчы елларда алар үз матбагаларын ачарга талпынып га карыйлар Ләкин татарларны ничек тә урыс диненә күчерергә хыялланган патша хөкүмәте, патша түрәләре Идел буенда милли матбугат булдыруга каршы көрәшатәр Исмәгыйль Гаспринский киңәшен тотып, 1900 еллар тирәсендә басмаханә ачарга ниятләгән Бөгелмә өязе ахуны Гыйльман Кәримовка беренче ярдәм кулын сузучылар да бертуган Рәмиевләр булган. Гыйльман ахун аларнын да кинәш-табышы белән Оренбургка барып төпләнә. Гани бай Хөсәеновнын да матди ярдәменә таянып, таушалганрак бер рус типографиясен сатып ала Ә вакытлы матбугат ачу мөмкинлекләре исә татарларга 1905 етгы халык кузгалышларыннан сон гына тудырыла Рәмиевләрнен «Вакыт» газетасы 1906 ел башында, айга ике сан чыгучы «Шура» журналы 1908елнынгыйнварыннан милләпәшләрарасындагарала «Вакыт» китап-журнат басмаханәсе 1909 елнын гыйнварыннан заманга ярашлы китапларны да бастыра башлый Шәриф Камалнын беренче хикәяләре һәм хикәя жыентыклары да 1909 елдан башлап Рәмиевләр басмаханәсендә басылып чыгарылганнар 1910 елдан Шәриф Камал үзе дә «Вакыт» китап ширкәте хезмәткәре Гасыр башында Россиядә төрле хәйрия жәмгыятьләре оеша башлый Оренбургта да шундый берничә жәмгыять барлыкка килә Шунын татарлар оештырган ин абруйчысы • Белек» 1906 елла оешкан бу жәмгыять иганәчеләре исемлеге башында Рәмиев байтар да бар «Белек» шул елла ук үз исемендәге «халык китапханәсе»н оештыру карарына килә Шәһәр уртасында махсус бина арендага алына 1907 елда ачылган татар китапханәсенә сонрак Исмәгыйль Гаспринский. ә 1919 елдан Хөсәен Ямашев исемнәре бирелгән Җитмешенче еллар урталарында укучылар өчен жайсызрак бинага күчерелгән ул китапханә эшчәнлеген бүген лә дәвам итә әле Унынчы елларда Мөхәммәтзакир Рәмиевнсң икенче бер хәйрия жәмгыяте рәислегенә сайланганлыгы да мәгълүм Шушы урында Рәмиевләр. аеруча Закир Рәмиев белән листе еллар буена якыннан аралашкан һәм шагыйрьнең ижтимагый карашларына теләктәш булган әдип һәм жәмәгатъ эшлеклесе Фатих Кәримигә сүз бирик Дәрдмәнд вафатыннан сон. анын 1929етда чыккан шигырь китабына сүз башында ул болай яза «Дәрдмәнднен кешелек ягы бик югары булып, ул галәти татар байларына бер дә охшамаган иде Ул алдау, хәйтә. риялану икейөзлелек итү шикелле нәрсәләргә дошман Анын үзендә андый сыйфатлар юк Сүзендә, мөгаләмә- сендә сон дорәжәдә туры Анын әйткән сүзе, биргән вәгъдәсе һәртөрле документлардан. Р вексельләрдән нык. Артык юмарт кеше булмаса да халык файдасына иганә бирүдән тартынмый. Җәмгыяте хәйриягә, рус мәктәпләрендә укучыларга һәрвакыт матди ярдәм итеп торды. Чит мәмләкәт мәктәпләрендә үз хисабына берничә шәкерт укытты...» Әлеге сүнәр элекке хуҗаларны һәм байларны хурлау шаукымы чәчәк аткан бер заманда язылган. «Урыс мәктәпләре» дигәндә исә Фатих Кәрими Россиянен югары һәм һөнәри уку йортларын күз алдында тота. Дәрдмәнднен үз балалары да, башлыча, «Хөсәения»нен рөшди өлешен тәмамлаганнан сон, урыс һөнәри мәктәпләрендә һөнәр үзләштергәннәр. Олы улы Искәндәрне ул, җир асты байлыклары белгече итмәкче булып. «Хөсәения»дә рөшдине тәмамлаганнан сон берничә ел Петербург гимназиясендә укыткан. Германиядәге Тау белгечлеге академиясенә җибәрергә ниятләве сәбәпле, немец телен яхшы үхзәштерсен өчен, улын үз телләрендә сөйләшүче башкала немецлары гаиләсенә фатирга урнаштырган Бельгиядә инженерлык дипломы алырга хыялланган улы Гариф та башта һөнәр училищесында укыган. Фатих Кәрими фикерен Орск төбәге белән Юлык авылы картлары да раслыйлар иде. Алар карашынча да, Мөхәммәтзакир бай гадел хөкемле, ипле-жайлы кеше булган Үтенеч белән мөрәҗәгать итүчеләргә ничек тә булса ярдәм итәргә тырышкан. Яшьләрнең һөнәр үзләштерүен, укуын хуплаган. Шушы җәһәттән булачак галим Зәки Вәлидине дә искә төшерү ятышлы булыр сыман. Зәки Вәлиди. кайчандыр Мәжит Гафури да башлангыч белем үзләштергән Үтәш мәдрәсәсеннән сон, Оренбургтагы «Хөсәения»гә барып керә Ләкин шук шәкертләр ятрак киемле һәм бик үпкәчән холыклы Зәки шәкертне беренче көннәрдән үк ят күрәләр. Дога-намазларны дөрес укымыйсың, дөрес кылмыйсың, дип эзәрлеклиләр. Шуннан соң Зәки, яклавын үтенеп булса кирәк, мәдрәсәнең Тышкы идарәсе әгъзасы Закир әфәнде янына килә. Ул вакытта сөйләшү-кинәшү никадәргә сузылгандыр, мәгълүм түгел, һәрхәлдә. Закир Рәмиев тәкәббер бу шәкерткә Казанга барып, укуын анда дәвам иттерергә киңәш бирә. Анда бару һәм башлангыч чорда яшәү өчен дип, Зәкигә илле сум акча тоттыра. Болар хакында Зәки Вәлидинен Төркиядә басылган истәлекләрендә язылган I әрдмәндкә багышланган хатирәләрне мин Орск шәһәрендә эшләү дәверемдә үк / I тупларга керешкән идем Моңа 1959 елда ике вакыйга сәбәпче булды. Беренчедән, J L «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы җаваплы сәркәтибе Вил Таниевтән хат алынды Хат шәһәрдә 1911 елдан бирле эшләп килүче, революциядән сон Мулланур Вахитов исемен йөртүче татар китапханәсенә юлланган иде. (Китапханә 1962 елдан соң ябылды.) Китапханә мөдире Лина Әбләисова мине әлеге хатның эчтәлеге белән таныштырды. Дәрдмәнд дигән шагыйрь шушы шәһәрдә укыган һәм революциядән сон вафат булган икән Туганнары бармы? Язма мирасы берәрсендә сакланмыймы? Каберен табып, фотосын Казанга җибәрә алмассызмы? Хат эчтәлеге шулайрак иде. Шул ук көздә шәһәргә Татар жыр һәм бию ансамбле килде Хәтерем ялгышмаса, бердәнбер концерты Иске белән Яна шәһәрләр урталыгында урнашкан Төзүчеләр мәдәният сараенда узды Артистлар белән бергә композитор Җәүдәт Фәйзи, шагыйрь Әхмәт Ерикәй дә килгәннәр иде. Икенче көнне очрашып сөйләшкәндә алар да шул ук сүзләрне кабатладылар диярлек. Җәүдәт ага туганнан-туганы Мирхәйдәр Фәйзигә караган истәлек белән кызыксынуын да белдерде Яңарак кына әле алар икәү Мирхәйдәрнең ераграк торган бер туганыннан чәй мәҗлесеннән кайтканнар иде. Аерылышканда икесе дә кабат Дәрдмәндне искә төшерделәр. Шул көннәрдә үк без. берничә егет, Орск шәһәренең ике зур зиратындагы кабер ташларын барлап чыктык. Ләкин игътибар итәрдәй нәрсә тапмадык Шуннан соң шәһәр картларына мөрәҗәгать иттек. Мәгъсум Шәмсетдинов. элекке приказчик, кайчандыр Мирхәйдәр Фәйзи оештырган драма түгәрәге әгъзасы булган кеше. Дәрдмәнднен шәһәрдән читтә җирләнгәнен хәбәр итте Иске шәһәр Җаек суының Азия ягында, кечерәк тау битләвенә төзелгән Ләкин шәһәр, үсә-үсә. елга белән тау аралыгындагы иңкүлекләргә дә җәелгән. Зиратлар да шул иңкүлеккә урнашканнар Шунлыктан шәһәрнең түбәнге өлешләрен егерме-егерме дүрт ел саен су баса. 1957 елның язында гына шундый афәт кабатланган иде. Иске шәһәрнең элекке үзәк урамнары гына диңгез булып җәелгән Җаекта кечерәк утрау хәлендә калганнар иде. Шуңа күрә шәһәр байларының күпчелеген елга аръягындагы үрдәге авыл зиратына җирли торган булганнар икән. «Мөхәммәтзакир бай да шул Ильяс утары зиратында гүргә иңдерелде»,—диде Мәгъсум карт Җдек суыннан өч чакрым өстәрәк урнашкан элекке татар-башкорт атлы казаклары авылы инде утызынчы еллар башында төзелә башланган Яна шәһәр читендәге бистәгә әверелгән иде Төзүчеләр бистәсе читендә элекке авылнын бер-ике урачы гына шәйләнә. Зират авылдан ярты чакрымда үрдәрәк. Урал-таунын сөзәк итәгенә сыенган булган. Хәзер ул сугыш башлангач төзелгән хәрби завод биләмәсендә калган иде Кырык жиденче еллар тирәсендә Мәгьсум карт шул заводнын иске коймасы буенда Дәрдмәнд каберен тапкан булган Бер иптәше белән алар яртылаш жиргә ннгән кабер ташын күгәребрәк тә куйганнар. Ләкин алтмышынчы еллар башында инде каберстаннын ул чите дә завод биләмәсенә күчкән иде Биләммәидан тирәли биек таш койма—анын артында ни-нәрсәләр барын күреп тә булмый. Койма янәшәсеннән хәзер асфальт юл. анын ягасыннан тимер юл уза 1918 елнын гыйнвар ае азакларында Оренбургны кызыллар беренче мәртәбә сугышып алалар. Шул елнын июльбашларынача шәһәрдә Совет хакимияте урнаштырыла. Байлар шәхси милекнен табыш китерүче, ялланган эшчеләр тотылучы өлешен яна хакимияткә тапшырырга тиеш булалар Дәрдмәнд тә ин әүвал ишегалдындагы аерым бинадагы «Вакыт* басмаханәсен тапшыра. Басмаханәнен табыш алу өчен оештырылмавын, аны тотарга елына ун-унбиш мен чыгым кирәген шәһәр халкы белә Ләкин таләп шундый— тапшырырга кирәк Истэлек-хатирәләргә караганда, хәреф жыючылар һәм башка хезмәткәрләр янына Ярулла кияве белән хужа үзе дә килгән Эшчеләргә ике атналык хезмәт хакын һәм. басмаханә ярты ай дәвамында нитәрлек итеп, башка кирәк-яракны бирәләр. «Бай зур төргәк акчаны үз кулы белән тоттырды».— дип сөйлиләр соныннан. Кабул итүчеләр төркеме башында элекке «Хөсәения» шәкерте, 1913 елдан «Вакыт» басмаханәсендә эшләүче яшь коммунист Заһид Шәркый-Йосыпов та була Шәриф Камал шәкерте, сонгы елларда гына корректорлык вазифасын башкара башлаган яшь кеше Булачак күренекле журналист Шушы ук типография жирлегендә булса кирәк, гиздән Заһид Шәркыи-Йосыпов мөхәррирлегендә шәһәрлә большевистик рухлы икенче татарча газет—«Оренбург мөхбире» борын төргә Беренчесе-«Урал» ун еллар әүвәл Тимерша Соловьев басмаханәсендә басылган була Бу вакыйгалардан берәр ай чамасы алдарак. Оренбург шәһәрендә Бөтснбашкорт корылтае узган көннәрдә. Рәмиевләр гаиләсенсн төп милкенә—алтын шахталарына кул сузу омтылышы була инде Декабрь азакларында корылтайда мөстәкыйль Башкортстан мохтариятын төзү карары кабул ителә Яна мохтариятнын чикләре билгеләнә Шул чикләр биләмәсендәге жир өсте һәм жир асты байлыклары яна оешкан антономиянен милке дип игълан ителә Ә ул мәйданда Рәмиенләрнен күпчелек алтын шахталары урнашкан Барлык приискалардан жыелган алтынны туплау урыннары да шул тирәләрдә (Алар 1913 елла Баймакта төзелгән бакыр кою заводындагы махсус цехта эретелергә тиешләр ) Әйе, унсигезенче елнын яннар ас— Рәмиевләр нәселенә бик күп йокысыз төннәр китерә Алар ике ут арасында калалар, һавада төрле тарафтан йөрәк алгыч «экспроп риация* сүзе янгырап тора, Аклары, кызыйларга каршы көрәшердәй хәрби көч туплау, корал алу өчен дип. байлар мал-мөлкәтен мәжбүриләп йолкыйлар Кулына корал тотардай һәр солдат өчен көненә унар сум түләмәсаләр. окопка төшеп сугышыр кешеләре дә калмаячак. Кызылларнын да гамәле шундый ук—гаскәрне киендерү, туендыру һәм коралландыру өчен акча, бигрәк тә алтын кирәк аларга да Инде менә яна башкорт хөкүмәте үз милли гаскәрен жыярга керешә икән Гыйнвар урталарында Чиләбсдә башкорт тар Себер хакимияте белән яшерен килешү төзегәннәр дигән хәбәр ишетелә Идел-Урадддн башлап Себерне үз кулларында тотучы ак генераллар яна башкорт хакимиятенә күп күләмдә корал һәм башка кирәк-яракны бирергә вәгъдә иткәннәр, имеш Алары да бушлай була алмый бит Димәк, алтын шахталары тирәләрендә капшану-эзләнүләр башланачак Әлеге дә баягы—«экспроприация» Менә шундый чарасыз калган көннәрнсн берендә Дәрдмәнд белән хатыны Мәхүпжамал абыстай Орск шәһәренә китәргә жыена башлыйлар Заманына күрә авыр, бик тә мәшәкатьле сәфәр өч йөз илле чакрым арада тимер юлы әле төзелә генә башлаган һәм ташланган Әйләнгеч юлны сайларга туры киләчәк Шунлыктан үхтәре белән зур йөк пз алмый юлаучылар Баргач кирәк буласы кием-салым гына диярлек Оренбургтагы йортта барлык нәрсә үз урынында кала: шагыйрь еллар дәвамында туплаган бай китапханә, эш кәгазъләренен гиз арада кирәк булмасынын барысы да. хатлар, бүләкләр, фотолар, кием- салым. затлы савыт-саба Зәйнәп белән Яру.гла княү. аларнын ике яшь баласы, тәүге бәбиләрен көтүче Искәндәр белән Шәрифзадә; кече кызлары Рауза, хезмәткәрләр. Искәндәр белән Шәрифзадә баласын карашыр дип, янарак кына кабул ителгән чая кыз Минсафа... Әйе, әлегә бу вакытлы гына китеп тору. Тормыш агышы таләбе генә аш-су әзерләгәннәр... Орск тарафына атлы юл саф. тонык сулы Ждек елгасы буйлап сузылган. Вакыт- вакыт кына ул Сакмар суына табарак елышкандай. Ждек белән Сакмар буенын урман- әрәмәлекләрендә жәй башында бихисап төрле чәчкәле болыннар, аланнар күп Анда билдән печән, ә су буйлап тезелешкән каен вә усаклар арасында—җиләктер. карлыгандыр, кызыл һәм кара бөрлегәндер, гөләп җимешедер—һич жыеп бетермәде түгел Тау битләүләрендәге куаклыкларда әчкелтем кыргый чия, төче дүләнә жимешләре. Әледән- әле кыргый алмагач төркемнәре дә очрап куйгалый. Чын ожмах урыны инде менә' Шул юлдан атларда дистә еллар йөрелгән. Барысы да көйләнгән, җайланган. Кайсы авылда, кемнәргә кереп кунып чыгасы, кайсысында озаккарак тукталасы—алдан сөйләшенгән, кирәк-ярак белән алдан кешеләр җибәрелгән... һич ялыкмыйча Орскига җитеп була.. Кай- наталарда берәр атналап кунак булганның соңында шөлдерләрен чылтыратып юлларын дәвам иткәннәр. Туып- үскән Юлык та. Баймак төбәге шахталарын берләштергән Солтан да, кылганлы Оренбург даласының үзенчәлекле саф, үзенә бер хуш исле һавалы Шәйхан да, Балкан авыллары да аларны сагынып көтеп торалар Җәй әйләнәсендә Рәмиевләр аларнын барысын да йөреп чыгачаклар. Кайберләрендә кайта-кайта яшәп алачаклар әле. Менә Балкан авылы янәшәсендәге нагайбәк казакларының «Восьмой хутор»ына нисбәтле бер күренеш, Мәжит Гафуриның мәгълүм повестеннан бер өзек. Эшчеләр күл буенда алтын юалар. «Ат башы хәтле алтын» да шул тирә приисктан табылган. Рәсми документларга теркәлгән авырлыгы—24,5 килограмм. «—Байлар килә,—диделәр. Без башыбызны күтәреп караганда, теге яшел түбәле өйләр ягыннан байлар белән управляющийлар әкренләп без эшләгән җиргә таба киләләр иде... Байлар икәүсе дә гәүдәгә бертигез, озын һәм пар аргамак кебек килбәтле, таза кешеләр. Аларнын зур. куе кара мыеклары тулы битләренә матурлык биреп, байлыкларын күрсәтеп торгандай күренә Өс киемнәре европача булса да. үзләренең татарлыкларын, икенче төрле әйткәндә, мөселманлыкларын саклар өчен башларына кара түбәтәйләр кигәннәр. Аларнын шәм кебек туры булуларыннан һичбер кара эш белән мәшәкать күрмәганлекләре беленеп тора Шул арада теге яшел түбәле өйләр ягыннан җәйнен эссе көненә карап киенгән, чәчәкләрдән-чәчәкләргә очып йөргән күбәләкләр кебек, сигез-ун яшьләрендә ике кыз йөгереп килделәр... Алар, килү белән назланып һәм иркәлек күрсәтеп, әтиләренең итәкләренә сарылдылар...» Повесть авторы телгә алган Балкан авылы янәшәсендәге ясалма күл әле дә бар. Ә менә яшел түбәле йорт урынында хәзер ике катлы яна мәктәп бинасы. Яшел түбәле йорт та. сонрак анын янәшәсендә Шакирнын өченче хатынына багышлап төзелгән купшы манаралы затлы өи дә сонгы сугыш елларында янып беткәннәр. Байлар утарындагы нык таш сарай һәм шул тирәне саф суы белән тәэмин итеп торучы тирән артезиан коесы гына калган Элгәреге тыныч елларда шагыйрь гаиләсе иртә яздан башлап кара көз көннәре якынлашканчы диярлек таш калада яшәмәгән. Баштарак, кар сулары төшкәнче үк, ир-ат юлга чыккан, урыннарга барып, шахталарның жәйге сезонга әзерлеген күзәтеп йөргән. Аннары берничә экипажга төялеп, сабантуйга барырга жыенучылар кебек гөрләшә-сайраша, яз башынын матур бер көнендә бергәләшеп бөтен гаилә диярлек сәфәргә кузгалган. Көр атлар, тук балалар дигәндәй—һәр сәфәр бәйрәм төсен алган. Табигатьнең теләсә кайсы гүзәл почмагында тукталып, уйнап-көлеп озаклап ял иткәннәр. Закир Рәмиев-Дәрдмәнд. Гасыр башы сурәте. агыйрьнен Орск шәһәре даирәсе Узган гасыр ахырларында ук Мәскәүләге фабрикант Морозовлар белән сәүдә элемтәсе тотучы Мостафа карт Борнаев инде вафат Шәһәрнен ин бай кешеләре исәбендә хәзер анын туганнары, уллары Сөләйман. Габдуллаҗан. Мәхмүтҗаннар Шәһәрнен үзәк урамында Габдуллаҗан. Мәхмүтҗан һәм ширкәтгәшләренен бик зур сәүдә йорты Шунын аскы катында кибетләр, келәтләр. (Утызынчы—алтмышынчы елларда анда зур ашханә булды) Өске катта Мәхмүтҗан гаиләсе яши Мәхүнжамал апалары белән жизнәләре өчен дип тотылган кунак бүлмәләре дә бар. Закир белән Мәхүпжамал бу юлы да шунда урнашачаклар Жаек суына табарак бер урам аша үз өендә Габдуллахан гаиләсе яши Анын да өе ике катлы, кибет өлеше тау ташыннан салынган, өсте— бүрәнәдән Май урталарында ул йортка Искәндәр гаиләсе дә кайтып төпләнәчәк бер айлык уллары Бәшир белән өчәүләп Габдуллаҗаннар янәшә- сендәрәк кенә шәһәрнен зур таш мәчете Ул башлыча шәһәр байлары көче белән узган гасырнык сонгы чирегендә салынган һәм жнһахланган. Элек-электән шагыйрь гаиләсе жомга намазларына шушы мәчеткә йөри Элегрәк шагыйрьнен мәчет каршындагы мәдрәсәгә шәкертләр белән очрашуга да килгәләгәне булган Бу төбәк, бу тирәләр анын күнеленә бик якын Мәхүпжамалнын сенлесе Маһруй шәһәрнен икенче бер байларында кияүдә Шагыйрьнен бажа-сы Әхмәтхан Рәхмәтуллин монда ин зыялы затлар-дан санала «Карл Әхмәтхан» тоткан мәдрәсәнен даны тирәякларга таралган. Унынчы еллар башын-нан бирле Маһруй да кызлар мәктәбе тота, кыз балаларны укыта Закир белән Мәхүпжамал элекке елларда килүләрендә ул мәктәп белән мәдрәсәдә дә еш булганнар Кайбер шәкертләрнең еллык имтихан нәтижәләре теркәлгән шаһәдәтнамәләренә ша-гыйрьнсн имза куйган очраклары да булгалый Сонгы елдагы буталчыклар башланганчы монда яшьләр һәм зыялырак кешеләр Хәйрия җәмгыяте оештырган «Шәрекъ китапханәсе» белән «Шәрекъ клубы»на жыелалар Анда драма һәм әдәбият сөючеләр түгәрәкләре гөрләп эшләп тора Күмәкләшеп Казанда. Оренбургта басылган әдәби әсәрләрне укыйлар, фикер алышалар «Шәрекъ китапханәсе» иганәсенә кайсы авторнын ниндирәк әсәрен бастыру кирәклеге турында бәхәсләшәләр Әйдәп йөрүчеләре Әхмәт Исхак була Мирхәйдәр Фәйзи житәкләгән драма түгәрәге дә бик актин эшли, ел әйләнәсенә өчәр-дүртәр мәртәбә «театр уены» уйныйлар Узган кыш сәхнәләштерелгән •Галиябану» пьесасында җырланган «Галиябану» көе әле дә һәркемнен күнел түрендә яши диярлек Хәзер ул җыр башкарылмаган кич утырышлар да. мәҗлесләр дә юктыр, мөгаен Дамелла Әхмәтхан гаиләсе дә. элекке муллалар гаиләсенә хас булмаганча, җыр. музыкага гашыйк Чалманы мәчет, мәдрәсәгә барганда гына кияргә мәҗбүр Әхмәтхан мулла, өендә мандолинада үзе дә моңлы, ятышлы итеп уйнап җибәргәли Аырлы. уенлы төрле мәҗлесләр оештыруга да Маһруй белән икесе бик һәвәсләр Кыдлары Әсма да алардан һич калышмый—кунаклар алдында чатнатып шигырьләр дә сөйли. башкаларга ку шылып моңлана да белә Тагын бер заманча зыялы гаилә —«Сары Әхмәтхан- гаиләсе С ары Әхмәтҗан 1911 елда шәһәргә беренче булып «синематограф» дигән сихерле тамаша кайтарткан кеше Үзәк урамнан үрдәрәк булган, сонышын Пугачев исемен йөртәчәк урам чагына кино күрсәтү йортын төзеткән (Үзәк урамдагы «Шәрекъ клубы» бинасы җимерелгәч. I нче май исемендәге татар клубы Совет хакимияте чорыңда шушында булачак Ул ла алтмышынчы еллар башында ябылачак ) 1918 елда Орскигп килеп яши башлагач. Закир бай элгәреге байлар белән табын Ш Су н>ан уңса Л/ос/пафо Борнаев (Орск гарһл»/*'. Дордмонднең кайнатасы). 1и.чофеи Саввич Морозов. Шакир Римиев мәҗлесләрендә һәм җомга намазларында гына күрешкәләсә, яшьрәк һәм зыялырак Әхмәтҗаннар белән ешрак очрашкан. Аларны үзенә якынрак торучы әнгәмәдәшләр итеп күргәндер, мөгаен. Ә 1920 елнын урталарыннан башлап ул яна хакимият вәкиле, элекке Орск өязе биләмәсендәге татар-башкортлар арасында эшләү өчен җибәрелгән яшь комиссар Габдулла Дәүләтшин белән еш кына очрашкан. Габдулла Орск янәшәсендәге Ильяс утары кешесе, мулла-мөгаллим токымыннан «Хөсәения» мәдрәсәсендә укыган һәм берәр ел чамасы шунда укыткан да. Унсигезенче ел башында атаман Дутовка буйсынган татар-башкорт атлы казаклары фетнәсен кузгатып, кызыллар ягына чыгуны оештыручылардан. 1918 елнын февраль башларында Башкорт мохтарияты җитәкчеләрен, шул исәптән Зәки Вәлидине дә кулга алып, өч ай чамасы Совет Башкортстаны җитәкчесе булган кеше 4 апрель иртәсендә ак казаклар баш күтәргән, вәлидичеләрне азат иткәннәр. Совет Башкортстаны җитәкчелеге тиздән куып таратылган. Аклар Оренбургны алган көннәрне инде Габдулла, хыянәтче сыйфатыңда булса кирәк, большевиклар зинданында каршылаган. (Большевиклар зинданына ул кабат 1943 елда Казанда утыртылачак. Милләтчелектә гаепләнеп.) Менә шундый катлаулы язмышлы комиссар була Дәүләтшин 1920-21 елларда Орскида «Ирек йолдызы» газетасын нәшер итә. Атналык, ике битле газета. Беренче битендә татарча рәсми хәбәрләр. Совет дәүләте карарлары тәрҗемәләре яисә аларнын аңлатмалары Икенче биттә төбәк тормышын чагылдырган материаллар һәм «әдәби почмак». Анда, нигездә. Оренбург төбәге әдип-шагыйрьләренең заманга хасрак шигырьләре яисә кечкенә әдәби парчалары урнаштырыла. Мөхәррире «А. Дәүләтшин». Төп хезмәткәрләренең берсе—комиссарның яшь кәләше. Мирхәйдәр Фәйзи агасының кызы Хәлимә. Ул әле февраль революциясе башланыр алдыннан гына монда гимназия тәмамлаган, татарча да укый-яза белә. Ире аңа еш кына урысча хәбәрләрне тәрҗемә итәргә биргәли. «Мөселман» комиссарның эш урыны да өязнең башка комиссарларыннан аерым— «Шәрекъ клуб»ында урнашкан Шунлыктан шәһәр халкы аның янына иркен килеп-китеп йөри Мөселман солдатлары да моннан өзелмиләр—кайчандыр комиссарның Мирхәйдәр кайнише оештырган драма түгәрәге эшләвен дәвам иттерә. Шагыйрь Дәрдмәнд тә ара-тирә шул «Шәрекъ клубы»на килә, үзәктән һәм Казан. Уфа. Оренбургтан җибәрелгән газет-журналларны караштыргалый Соңыннан Хәлимә апа сөйләвенчә, комиссар Габдулла белән дә ул шунда озаклап гәпләшеп утыргалаган. Дөнья хәлләрен сөйләшкән-барлашканнардыр. күрәсең. ездә, алтын приискалары хуҗасы булган Дәрдмәнд турында язганда, еш кына, «приискаларын ул Совет хакимиятенә үз кулы белән тапшырган», диләр. Чынлап та, кайбер бай-буржуйлар кебек ул чит илгә качмаган, туплаган байлыгын тулаем ил халкына калдырган диярлек «Барлык мал-мөлкәтен үз кулы белән Советларга тапшырган», дип язу шагыйрьнең мирасын халкына кире кайтарганда бигрәк тә актуаль булган, әлбәттә Шулай дип акланмыйча 1927-29 елларда Дәрдмәнднен беренче шигырь китабын туплап чыгару мөмкин дә булмагандыр. Шундый ук хәл 1959 елгы китабына да кагыла. Шул елда дөнья күргән «Сайланма әсәрләр» чыгарга ике-өч ел кала шагыйрьнең Казанга килгән улын. Совет хакимиятен урнаштыру өчен барган көрәш-бәрелешләрдә катнашкан, шунда бер кулын терсәктән өздереп кайткан Жәгьфәр Рәмиевне әле кайберәүләр «буржуй улы» дип битәрлиләр. Атасына багышлап «буржуй улы» язган калын истәлек язмаларын журналда да. нәшриятта да кабул итмиләр. Шуннан соң Язучылар берлеге идарәсе рәисе Гомәр Бәширов ана әдәбият институтына. Мөхәммәт ага Гайнуллинга мөрәҗәгать итәргә киңәш бирә. Шул хатирә язмалары һәм кайбер өстәмә мәгълүматлар җирлегендә булса кирәк, әлеге «Сайланма әсәрләр» басылып чыга Ләкин, халык мәкалендә әйтелгәнчә, мал бирмәк—жан бирмәк Алтын байлары Рәмисвләр өчен дә ул шулай булган, әлбәттә. Ерак морза бабалары кайчандыр кичергән афәтне—җирсез һәм мал-мөлкәтсез калу афәтен егерменче гасыр Рәмиевләре дә жинел генә кичермәгәннәрдер. Ерак морза бабалары байлыкларын яшь урыс патшалыгы йотканнан сон инде алар ике-өч гасыр дәвамында әз-әзләп хәл җыйган, баштарак сәүдә, аннан сон жир байлыкларын чыгару белән шөгыльләнеп, ярыйсы ук мал. байлык тупларга өлгергән булганнар Һәм менә көтелмәгән яна афәт, яңа түнтәреш «Мәгез. алыгыз гасырлар дәвамында туплаганнарыбызны».— дип берәүдә атылып чыкмаган, билгеле. Шул исәптән демократ рухлы Рәмиен байлар да Яшен яшәгән, ашын ашаган карт шагыйрь шулай эшләргә ниятләсә дә. яшьрәк буын, ата-бабадан килгән Б «ТАНЫЛМЫЙДЫР КЕШЕ ТЫШЫННАН .179 мирасның инде төп хуҗалары андый ният белән һич тә килешмәсләр иде. Шакир вафатыннан сон приискалар белән төп җитәкчелек эше аның олы улына кала, икенче зур төбәк—Чиләбе төбәге байлары кияве Сөләйман җилкәсендә булган («Офыктагы рәшәләр» дигән хезмәтемдә мин. Орск кешеләре хатирәсенә нигезләнеп, ул эшне Искәндәр башкарган дип язган идем Закир улы Искәндәргә, 1914 елда Германиядә укып кайтканнан соң, Сөләйман җитәкчелегендә төп белгеч вазифасы йөкләнгән икән. Совет чорында да ул «Башкирзолото» трестында баш белгеч вазифаларын башкарган, баш идарәче булмаган ) 1918 елның февраль азакларыңда Дәрдмәнднен, кинәт җыенып дигәндәй. Орскига китеп баруы да шул гасырлар дәвамында тупланган мал-мөлкатнен бер өлешен булса да саклап калырга ниятләүдер кебек күзаллана Баштарак ул монда төпләнеп калырга һич тә уйламаган бит Оренбургтан сонгы елларда көндәлек тормыш өчен кирәк булган кайбер әйберләрен генә үз янында тоткан Әмма шунысы хак—Орск шәһәре приискатарга якынрак урнашкан Моннан аларның теләсә кайсына берничә көндә барып житеп. яки кирәкле кешене юллап була. Ни өчен шундый хәвефле эшләрне башкарырга Дәрдмәнд үзе киткән, алы улы Искәндәрне җибәрмәгән соң? (Сөләйман бу вакытларда, мөгаен. Орскидан да көнчыгыш- тарак урнашкан приискаларнын берсендә мирасны саклап калуны оештыру эшләре белән шөгыльләнгәндер, һәрхәлдә, кайбер эзләр, шул исәптән Балкан авылы янында жиргә күмелгән яртышар потлы ике алтын «кирпече* табылдыгы шуна ишарәли ) Бердән. Искәндәр тәүге баласын көтә, хатыны авыр хәлдә ята (Верхнеуральск кы зы Шәрифзадә Дашкова барыбер сонрак икенче баласын тудырганда гүр иясе булачак ) Икенчедән. Искәндәр әле янарак читтән кайткан, прииска кешеләрен дә белеп бетерми. Авыр чакларда кемнәргә таянырга, кемнәргә чегереклерәк Йомышлар кушарга була—аермый диярлек Башкалар әле яшь, тәртә арасына керергә өлгермәгән Шагыирьнен Оренбургтан Орскига китүен мин шулайрак күзаллыйм Ана. һичшиксез, приискашахталарына якынрак яшәү тиеш булган Приискаларын һәм алардан җыелган алтыннарны Зәки Вәлиди оештырган башкорт мохтариятына тапшырасы булса да. Совет хакимиятенә «илтеп бирәсе» булса да—төп хуҗалар ул да Сөләйман энесе бит һәрхәлдә, Оренбургта Совет хакимияте беренче мәртәбә оешкан мәлдә. 1918 елнын беренче яртысында әле ана каныгучылар булмаган диярлек. Китәргә берәү дә мәҗбүр итмәгән. Оренбургта әле ул вакытта эшчеләр юк дәрәҗәсендә тимерю.лчылар депосы. -Орлес» агач эшкәртү заводы да берничә вак-төяк күн-тирс эшкәртү «фабригы» белән тегермән эшчеләре генә Патша хакимиятен үзгәртеп корырга теләүчеләрнең ин актив сул канат тарафдарлары да башлыча уртакул хезмәткәр һәм хәлфәләр, учительләр генә Алар әлегә либераль карашлы, кискен чаралар тарафдарлары түтел Гражданнар сугышы сонрак аларны, шул исәптән өске катлам «татар революционерларын» да. ил буйлап таратачак. Алар урынына чикләнгәнрәк фикерле, кешеләрне фәкать эшче һәм байларга гына бүлеп караучылар төркеме киләчәк Мал-мөлкәте ишлерәк булучыларны чын-чынлал эзәрлекләүләр башланачак. рск төбәгендә Совет хакимияте фәкать 1919 елнын жәй азаюларында гына урнаша Бер ел дәвамында шәһәр тирәсендә авыр сугыш бара Шәһәр ку.лдан-кулга күчкали Мирхәйдәр Фәйзи көндәлекләреннән мәгълүм ки. андый вакытларда Дәрдмәнд шәһәрдән киткәләп тә торган Драматургның кулак агз-братлары көн күргән Жүнәйдә «шагыйрьнең шәһәр өчен барган сугыштан качып яшәве» теркәлгән Дәрдмәнд бәлки Жүнәйдән дә арырак китеп юргалагандыр, ләкин Юлык. Саттан. Балкан. Шәйханда авылларында. Верхнеуральски янәшәсендәге өч катлы Рәмиев байлар утарлары тирәләрендә икенче бер Мирхәйдәрнең булмавы сәбәпле, ул сәфәрләр әлегә безгә мәгълүм түгелдер, мөгаен 1920 елнын җәендә Орскинын яшь сәүдәгәр Мусиннар гаиләсе берничә елга бер авылда кибет тотарга кигиләр Урамга биш тәрәзәсе карап торган, буйлап салынган бура өйләрен, иркен ишегалды каралтыларын һәм араннарын Дәрдмәндләргә калдырып китәләр. Ул өй хәзер дә исән, фәкать элекке такта түбәсе шиферга гына алыштырылган Хәзерге ПольЛафарз урамына аркылы булган Поль Лафарг тыкрыгындагы өченче йорт Ике йорт аша Жлек буе әрәмәлеге башлана Ул урында Жзек елгасы дугаланып, шәһәр Йортларыннан беркадәр читләшә Шул ике аралыкта, эре-эре топольләр уратып алган «УР ЗУР аланнарда элгерерөк шәһәр халкы сәхрага чыга торган булган, самоварлар кайнаО тып, шунда чәй мәҗлесләре оештырган. Дәрдмәнд тә элек-электән шунда кайниш- кайнигәләре белән сәхрага чыккалагандыр, мөгаен. Төнбоекларны тибрәтеп аккан ашкын суга карап, хозурланып һәм уйланып утырган чаклары да булгандыр Инде яшәү урыны да елга буена ук якынлашкач, ялгызы гына да ул әрәмәлек буйларында йөргәндер, шәт. 1921 елнын көзендә сонгы юлга да ул шушы йорт бусагасыннан алып чыгылган. Сонгы гомерләре Мәскәүдә узган оныклары Бәшир белән Кафия бабаларының үлемен болайрак тасвир итәләр. Кафия—шагыйрьнен олы кызы Өммегөлсемнең кече баласы. 1915 елда туган 1921 елда әле алар Оренбургта яшәгәннәр Өммегөлсем дә. аның ире Гариф Камалов та шул елнын көзендә кинәт авырып китәләр Тифме, вабамы эләктерәләр дә, озакламыйча бер-бер артлы якты дөнья белән саубуллашалар Дәрдмәнд бабалары Өммегөлсем хәлсезләнеп, урын өстенә яткач та Оренбурга килгән була. (Махсус килгәнме, әллә башка йомыш белән килгән вакыты булганмы—оныклар хәтерләмиләр.) Дәрдмәнд олы кызының җеназасын чыгаруда катнаша Киявенең дә авыруын исәпкә алып, ятим калган дүрт кыз баланы урнаштыру хәстәрен күрә. (Кечерәкләре Суфия белән Кафия соныннан Искәндәр абыйлары гаиләсендә тәрбияләнәчәкләр Рәбига белән Галия дәаларда яшәп-яшәп китәләр ) Орскига кайтышлый шагыйрь үзе дә чирли башлый Актүбә белән Орск арасындагы йөз илле чакрымлы ат юлында өшегән дә булса кирәк Иртә башланган суык көз булган ул Гаиләсе янына кайтып, берәр атна торгач үзенең дә йөрәге тибүдән туктый Шулай итеп, ул гаиләгә берьюлы ике зур хәсрәт килә. Дәрдмәнд «ачлыктан үлгән» дигән фараз таратучылар да бар Бер дә ышанычлы фараз түгел Икенче бер олы яшьтәге журналистыбыз «шагыйрь бер ерак авылда, кемнәрнеңдер кулында, бик фәкыйрьлектә үлгән икән», дип тә язып чыкты Анысы да нигезсез Үз гаиләсендә, үз өендә (әлеге Мусин сәүдәгәрләрдән арендага алып торган өйдә) вафат булган ул. Илленче-алтмышынчы елларда әле Орск шәһәрендә шагыйрьне соңгы юлга озатучылар да бар иде Уртакул сәүдәгәр кызы, иптәш кызлары белән шагыйрь җеназасын Жаек күперенең аргы башына чаклы озата барган Мәрьям апа Бикбова (Муса Жәлилгә яшьтәш, соңрак яшь шагыйрь белән сәхнә уеннарында катнашкан) туксанынчы елларда гына вафат булды. Алда әйткәнемчә, илленче еллар урталарында Казанга Дәрдмәнднен улы Җәгъфәр килгән. Шунын да истәлек-хатирәләренә таянып 1959 елгы «Сайланма әсәрләр» китабы дөнья күргән Ул китапны төзүче һәм чыгаручы әдәбият профессоры Мөхәммәт ага Гайнуллин үз хезмәтләрендә Дәрдмәндне «тифтән үлгән» дип яза. Шул бәяләмә бик хак булырга тиеш Йогышлы авыру кызын гүргә иңдерүдә катнашкан шагыйрь йә шунда, яисә поездда кайтканда тиф авыруын йоктыра һәм шул чир аны теге дөньяга алып киткән булса кирәк. Димәк, рәсми дөресе болай булыр: татар шигъриятенең күренекле вәкиле Дәрдмәнд (алтын байларының берсе Мөхәммәтзакир Рәмиев) Оренбург губернасының Эстәрлетамак өязе Җиргән авылында 1859 елнын 23 ноябрендә сәүдәгәр гаиләсендә туа Атгмыш ике яше тулыр-тулмастан, Орск шәһәрендә, 1921 елнын 9 октябрендә тиф авыруыннан вафат була.