САГЫНДЫРЫП ИСКӘ ТӨШӘ ҺАМАН.
.. Габдулла Шамукоеның тууына 90 ел ай. бу гомер дигәнен!. Әле кайчан гына авылда урта мәктәп тәмамлап. Казанга килгән идем Инде аңа да 42 ел вакыт үтеп киткән. Сазанга килгәч. Г Камал театрында караган беренче спектаклем «Хужа Насретдин* булды Гаиләбез белән җыелып бардык без анда Әнкәй, абый, җиңги, мин. Хәтеремдә, урыныбыз икенче яруста, ягъни, бельэтажда Менә сихри музыка астында пәрдә ачылып китте. Йа. Хода! Нинди тылсымлы дөнья! Ул декорацияләрнең матурлы™1 Күз явыңны алырлык утлар! Сәхнә тулы халык Ханнар, вәзирләр, биләр, тарханнар, ахуннар . Гүя мин әкияти дөньяга кереп чумдым Әле исемнәрен, уеннарын радиодан ™на тыңлап белгән артистлар—менә бит алар, сәхнәдә, минем күз алдымда. Спектакльнең үзәгендә, әлбәттә. Хужа Насретдин үзе Аның һәр сүзенә, һәр хәрәкәтенә тамашачы хуплап кул чаба. Ә минем хәтердә, нигәдер, башына зур чалма кигән, уртача буйлы, тулырак гәүдәле, бик тә жинел хәрәкәтле Ахун ныграк сенеп калган Программадан карыйм, рольдә—Габдулла Шамуков. Соңыннан бу рольдә мин башка талантлы артистларның уйнаганнарын күрдем. 1990 ел™ куелышта үземә дә бу рольдә уйнарга туры килде Тик минем күз алдымда гел Г Шамуков Ахуны булды Үзем уйнаганда ул мине гел күзәтеп, хуплап, сынап тора иде шикелле Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының фойесында мәшһүр артистларыбызның портретлары эленеп тора Аларнын һәрберсе үзләренең талантлы уеннары, ялкынлы иҗатлары белән татар театры тарихында, тамашачыларыбыз хәтерендә тирән эз калдырган бөек артистларыбыз. Ул галерея турысыннан мин беркайчан ла тыныч кына үтеп китә алмыйм Ә бит язмыш мина бу корифейларның кайберләрен күреп калу бәхетен бүләк итте Аларнын тиңдәшсез талантлы уеннарына карап сокланырга, алар белән сәхнәдә партнер булырга, хәтта кайберләре белән аралашып та яшәргә насыйп булды Берсеннән-берсе мәшһүррәк артистлар, легендар Мин. ихтыярсыздан. Габдулла ага Шамуков рәсеме каршында туктап калам, анын йөзендәге бик тә таныш, бик тә якын чалымнарга текәләм Талантлы актер, тәҗрибәле педагог—остаз, тәрҗемәче, нәфис сүз остасы. мәсәлче, әдип. Галиҗәнап Татар артисты' Күңелдә якты са™ш булып хатирәләр яңара 1961 елда Казан театр училищесына укырга кердем Училищебызның әле үз бинасы булмаганга күрә бе знен дәресләр Камал театрында үтә иле Бөтенләй яна дөнья. кызык, серле, тылсымлы дөнья Үзебез яшьләр, күңелләр күкнең җиденче катында' Көне буе без театрда кайнашабыз. Ә кич белән, әлбәттә, спектакльләр карый - быз. Безнең иң яратып караган спектакльләребезнен берсе, һичшиксез, «Зифа» спектакле иде Мин үзем ул спектакльне ничә тапкыр караганымны хәтерләмим һәрхәлдә, ун мәртәбә генә булмагандыр Инде сәхнәдә җиденче сезонын барса да. шаулап-гөрләп бара иде ул Ә артистлар ансамбле нинди' Галия Булатова Хөсәен Уразиков. Гөлсем Камская. Фуат Халитов. Шәхсәнәм Е Сәнгать Әсфәндиярова. Фатыйма Камалова Болар бит һәрберсе театрыбыз сәхнәсенең якты йолды нары Әмма Габдулла ага Шамукон шушы йолдызлар арасында ла үзенә бер яктылык белән балкып тора иде Габдулла Шамуков' Ул анда архитекторлар идарәсе шәхесләр ГаМуиа Шамуков башлыгы Илдархан Балтаев ролен башкарды Һич тә арттырмыйча әйткәндә, бу рольдә ул суга җибәрелгән балык кебек иде. Ул аны шулкадәр бирелеп, шулкадәр яратып, мавыгып уйный, мин аны караган саен таң кала илем. Ничә тапкыр залдан, ничә тапкыр сәхнә артыннан торып карадым, әмма бу сәхнә остасының уенын карап туя алмадым. Кайбер спектакльләргә мин фәкать шул пәрдәне генә карарга киләм. һәм спектакльне ахырына кадәр карап бетерәм. Вакыйга Балтаевның эш кабинетында бара Архитектор Айдар Чураевның гаиләсендә низаг чыккан, хатыны Зифа аерылышу турында судта эш кузгаткан. Әгәр бу хәбәр «өскә» ишетелсә?! Әгәр шелтә чәпәп куйсалар?! Әнә горкомнан шалтыраталар! Принципсызлыкның аргы ягына чыккан бу җитәкченең коты алынган Ул утлы табага баскан кебек. Ул—әле «бездә барысы да тәртиптә» дип, «өстәгеләрне» тынычландыра, әле талантлы архитекторы Чураевны «тәрбияли» Шелтәли, юата, акыл бирә Чураевны уйнаучы талантлы актер Ф Халитов тамашачыга аркасы белән утырган, ул борчыла, газаплана.. Балтаев исә аһ-ваһ килеп, өзгәләнеп, Чураевны тынычландырырга тырыша. Йөзенә су бөрки, маңгаена сулы чүпрәк куя.. Бу сәхнәдә уен гротеск дәрәҗәсенә күтәрелә. Ул көнне мин сәхнә артыннан карый идем. Габдулла ага шулкадәр мавыгып китте Чураевны уйнаучы актер Фуат абый тыела алмыйча көлә башлады, артистларча әйтсәк, «ычкынды». Үзе көлә, үзе «Җитте инде сина, Шамук. . Җитте, дим, арттырма»... дип пышылдый Тамашачы, әлбәттә, берни сизмәгәндер. . Минемчә, бу олы мастерның сәхнәдә уеныннан ләззәт алуы, рәхәтлек алуы иде. Әйе. бүген минем сүзем—яраткан остазым. СССРның халык артисты Габдулла ага Шамуков турында Гаҗәеп хәрәкәтчән, яшьләрчә темпераментлы, һәрвакыт ижат дәрте белән янып яшәүче бу остазга бервакытта да үз яшен биреп булмый иде. Чөнки ул гел хәрәкәттә, үз-үзен тотышы да. уй-фикерләре дә. йөреше-гамәлләре дә гел яшьләрчә. Мин биредә күренекле артистның һәм әдипнең иҗат һәм тормыш юлына тәфсилләп күзәтү ясарга җыенмыйм Моңа минем каләмемнең дә көче җитмәс, бу мөмкин дә түгел. Габдулла аганың тормыш юлы Октябрь инкыйлабыннан сон тормыш сукмагына аяк баскан күп яшьтәшләренеке кебек, гадәти. Ул 1909 елда. Сембер өлкәсе. Кече Кандал районының гүзәл табигатьле Әсән авылында туа. Иптәш малайлары белән бергә башта авыл мәктәбендә укый, аннары Уфада татар мәктәбендә белем ала Бәләкәй Габдулла авыл мәктәбендә укыганда ук матур әдәбият белән кызыксына, кичәләрдә дәртләнеп шигырьләр сөйли Әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт уяткан беренче укытучысы Нәби Хәйбуллинны Габдулла ага һәрвакыт зур хөрмәт белән искә ала иде Аның әдәбиятка булган мәхәббәте нәселдән киләдер, мөгаен Артистның шәҗәрәсе күренекле татар шагыйре Габделҗәббар Кандалыйга барып тоташа икән, ләбаса! Ул Уфа сәнгать техникумының театр бүлегенә имтихан тапшыра. Белемгә сусаган авыл егетенә үзенең хыялларын тормышка ашыру өчен бөтен юллар да ачык. Укы, белемеңне арттыр, осталыкка өйрән Бөтен йөрәген, күнелен салып тырышып укый ул. Ә укытучылары кемнәр, диген?! Актерлык осталыгы буенча аны күренекле театр эшлеклесе Мәкәрим Мәһдиев укыта. Атаклы шәхес Менә дигән укытучы, олы җанлы, кече күңелле кеше Яшь егетне сәнгатьнең олы сукмагына чыгаруда остазының ярдәме зур була. Ул 1930 елда техникумны тәмамлагач, Уфада, Башкорт дәүләт театрында эшли башлый Талантлы яшь артистны тамашачылар беренче рольләреннән үк яратып өлгерәләр Театрда аң зур һәм җаваплы рольләрне ышанып тапшыралар. Ул тиз арада театрның әйдәп баручы, йөкне төпкә җигелеп тартучы артистларның берсенә әверелә. Күп уйный, еш уйный. Осталыгы да рольдән рольгә үсә, чарлана.. Н. Гогольнең «Өйләнү» комедиясендә Подколесин. Н Островскийның «Корыч ничек чыныкты» спектаклендә Сережа Брузжак, М Гафуриның «Кара йөзләр»ендә Сәгыйт. Л Леоновның «Ябырылу»ында доктор Таланов. һ б. Ул башкарган күп кенә рольләр аның иңде артист булып җитлегүен, художник булып формалашуын раслыйлар Матбугатта артистның исемен мактап телгә алалар. 1939 елда танылган башкорт язучысы Баязит Бикбай үзенең бер мәкаләсендә болай дип яза. «Габдулла Шамуков—чын мәгънәсе белән актер. Ул ургып торган хисләр чишмәсе кебек тоела Бай мимика, күз карашлары, максатлы (һәрбер ваклыкларына тикле үлчәнгән) хәрәкәтләре белән тулыландыра ул үзенең тирән хисле образларын. Ул башкаларга үрнәк булырлык нәфис сүз осталыгына да ия.» Әле утыз гына яшен тутырган артист турында әнә шундый мактау сүзләре әйтелгән. 1940 елда ана халык шагыйре Тукай роле тапшырыла «Тукай- драмасында зур һәм жаваплы рольгә артист икеләнебрәк алына. Сөекле шагыйребезнең якты образын халыкка житкерә алырмынмы9 Артистны шул уй борчый. Ул Тукай әсәрләрен кат-кат укый, өйрәнә, эзләнә. «Ул вакытта мин Тукайның бөтен ижатын диярлек яттан белә идем»,—дип искә төшерә Габдулла ага Әсәрнен авторы Әхмәт Фәйзи, спектакльне карагач: «Мин сәхнәдә чын Тукайны күрдем»,—ди. Габдулла ага, чыннан да. Тукай ижатын бик яхшы белә иде Гомере буе Тукайга мөкиббән булды, Тукай рухы, Тукай ижаты белән яшәде. Безне, укучыларын да шул рухта тәрбияләргә тырышты Шул ук елда Уфа сәхнәсендә Н Погодинның «Мылтыклы кеше» пьесасы куела. В. И Ленин образын ижат итү Г Шамуковка тапшырыла. Хәзер юлбашчыбызның шәхесенә мөнәсәбәтләр төрлечә булырга мөмкин. Заманалар да үзгәрде, карашлар да.. Әмма ул чакта халык аңында мәңгеләшкән образны башкорт сәхнәсендә беренче булып ижат итү—биктә жаваплы. бик тә катлаулы эш. Шул кадәресе дә бар. бу рольне уйнау иң талантлы, иң популяр, бер яктан да тел-теш тидермәслек сыйфатларга ия булган артистларга гына рөхсәт ителә иде Юлбашчының жанлы образын тудыру өчен Ленин турында истәлекләр белән таныша, аның әсәрләрен өйрәнә Өзлексез эзләнә. Нәтижәдә. Габдулла Шамуков бу рольне уңышлы башкарып чыга 1940 ел. гомумән, истә калырлык ел була. Бер сезонда бер-бер артлы ике роль, һәм нинди рольләр! 1946 елда Башкортстанның атказанган артисты, 37 яшьлек Габдулла Шамуков- ны Казанга Татар дәүләт академия театрына чакыралар Казан тамашачысы алдында ул беренче тапкыр Ленин образында чыгыш ясый Имтихан уңышлы уза Артист беренче чыгышыннан ук Казан тамашачысының мәхәббәтен, ихтирамын казана. Артист тормышында яңа чор башлана Яна коллектив. яңа иптәшләр, яңа рольләр. Артистның Камал театры сәхнәсендә ижат иткән образлар галереясын карасаң, хәйран каласың. Алар күптөрле һәм берсен- берсе кабатламыйлар. Хлестаков («Ревизор»). Садрый («Козгыннар оясында»), Балтаев («Зифа»), Тукыш («һижрәт»), Хужа. Ахун («Хужа Насретдин»), Куык Шәпи («Кырлай егете»), Актай («Кол Гали») һ 6 бик күп рольләре талантлы артистның киң диапозоны турында сөйлиләр 1948 елда театр К. Гольдониның «Ике хужаның хезмәтчесе» дигән үлемсез комедиясен сәхнәгә куя Хезмәтче Труффальдино ролендә Габдулла Шамуков Үзенә бик тә туры килә торган бу рольне артист зур уңыш белән башкаргандыр, дип уйлыйм Бу спектакльне минем үземә күрергә туры килмәгәнгә, 1949 елның 2 февралендә чыккан «Советская Татария» газетасына мөрәжэгать итәм Мәкалә Труффальдино-Шамуков турында «Анарда хәйләкәрлек һәм гадилек, астыртынлык һәм беркатлылык сыешып-тынышып яши Ул яшен тизлеге белән фикер йөртүе аркасында еш кына авыр хәлләрдән лә жиңел котыла Труффальдино-Шамуковнын сәхнәдәге тормышы бизәкләргә чиксез бай Мәзәк эпизодларны актер аеруча оста башкара, бер үк трюкны икенче тапкыр һич кабатламый һәм шуның нәтиҗәсендә гажәеп зур ышандыру көченә ия» Актер уенына бирелгән югары бәя бу Габдулла аганың актерлык ижаты турында күп сөйләргә мөмкин Менә, мәсәлән. Н Исәнбәтнең «Мулланур Вахитов» спектаклендә Галимуллин роле Укымыш 1Ы. зыялы, галим кеше Ләкин икс лагерь арасында буталып, аптырап калган куркак шәхес Габдулла ага бу рольне үзенә генә хас зур осталык белән башкара иле 1976 елда спектакльне икенче тапкыр куйганда миңа аның белән бер сәхнәдә уйнарга, анын искиткеч уенын күреп 1әззәтләнергә насыйп булды 1948 елда ижат ителгән Хлестаков образы (Н Гоголь. «Ревизор») да артистның ижат биографиясендә аерым урын алып тора. Матбугат битләрендә артистның галантлы уенын мактап телгә алалар. 1968 елда Н Исәнбәтнең «Кырлай егете» куелды Спектакльне сәхнәгә режиссер М Сәлимжанов куйды. Әкият искиткеч матур тел белән татар фольклорына нигезләнеп язылган. Куык Шәпи ролендә Габдулла абый. Байлык-дәрәжә дип күзе тонган, шашыныр дәрәжәгә житкән бу комсыз кешене Габдулла абый шулкадәр яратып, бирелеп, ял итүне дә белмичә эшләде. Шәпинен саранлыгы, комсызлыгы чиктән ашкан. Байлык өчен бердәнбер кызын шүрәлегә дә, аксак морзага да, шайтанга да бирергә риза... тик байлыгы гына булсын. Репетицияләр тәмамланганда ул тәмам тирләп беткән, еш-еш сулый, күзләр яна, күлмәкләре юеш Инде репетиция вакыты беткән, ә ул режиссер янына килеп; «Марсель Хәкимович, әйдәгез инде, тагын бер кат үтик, зинһар»,—дип ялварып сорап торганы бүген дә күз алдымда. Ә бит инде бу вакытта артист 60 яшен тутырып килә иде. Ләкин, әйткәнемчә, ул яшьне ана кем бирсен»! Ыштан балакларын җилфердәтеп сәхнәдә жил кебек бөтерелеп йөгереп йөрүен һич онытып булмый. Режиссер да, артистлар да бу спектакльне яратып-янып эшләделәр. М. Сәлимжанов ул репетицияләрне хәзер дә сагынып искә ала. Әйбәт спектакль чыкты. Әсәр әйбәт Артистлар шәп. Тик. кызганыч, спектакль кыска гомерле булып чыкты. Әкият итеп язылса да әсәрдә шул заманга киная-ишарәләр байтак иде шул. Күрәсең, югарыдагы иптәшләргә ошап бетмәгәндер инде... Габдулла абый тормышта да бик тә ягымлы, жор телле, мәзәкчән, ярдәмчел һәм шул ук вакытта ифрат гадел, туры сүзле кеше иде. Киң эрудицияле, әдәпле, чын мәгънәсендә зыялы шәхес. Әгәр инде берәр нәрсә белән мавыга башласа, мәзәк хәлләргә калганчы мавыга. Бөек кешеләр бераз сәеррәк булалар дигәннәре хактыр инде, күрәсең Шахмат уйный башласа, дөньясын оныта. Әйтерсең лә дөнья шушы шахмат тактасына килеп терәлгән.. Уйный, мавыга Ә спектакль бара, сәхнәгә чыгар вакыты житкән. Артистлар исенә төшереп торалар, радиодан режиссер ярдәмчесе чакыра «Шамук абый, сәхнәгә... Габдулла абый, дим, вакытыгыз житге... Әйдәгез инде...» Ә ул, әйтерсең пульт янындагы режиссер ярдәмчесе аны ишетә инде... «Хәзер, хәзер... Тагын бер генә ход... Шах кына бирәм» Сәхнәгә чыгар вакыт житкән инде, бик житкән, үтеп тә бара икән... Ярый ла әле ул киенеп куйган булса. Ә бит чалбарының бер балагын кигән, бер балагын кулына тоткан килеш сәхнәгә чыгып барганда артистлар тотып калган чаклар булган дип тә сөйлиләр, кайбер арттырып сөйләргә яратучылар. Яисә, менә кәрт уйнаганда.. «Мен дә бер» дигән тиен акчаларга отышлы уен инде ул. Ләкин Габдулла ага никадәр генә зирәк кеше булса да бу уенның нечкәлекләренә төшенеп бетә алмады. Оттыра иде. Ләкин ник оттырганын һич аңламый. . Ничек инде ул, шулкадәр акыллы кеше шушы малайлардан оттырырга тиеш. Бер оттыра, ике оттыра. Ахырында:—Мәгез инде алайса, бусы да сезгә булсын, карта даһилары!...— дип. калган тиеннәрен дә безгә калдырып, балаларча хәтере калып уеннан торып ук китә. Ярты сәгать тә үтми, берни булмагандай, тагын килеп утыра иде үзе. Үпкәләүнең эзе дә юк. «Кая. машинниклар, миңа да өләшегез әле»,—дип, яңадан уйнарга утыра, яңадан оттыра башлый.. Бик еш сагынып искә алабыз без ул чакларны. Яшь аермасы шактый булса да, Габдулла абый белән безнең арада мөнәсәбәтләр жылы, якын иле Гастрольдә йөргәндә әгәр кичебез буш булса, мин аңа телефоннан шылтыратам: «Шамук абый, бүген кичебез буш, сезгә кич утырырга төшәргә буламы’ Аулак өй ясап алыйк...» «Ә-ә, Җәлял. (нигәдер ул бүтәннәр шикелле Җәләл дип түгел, үзенчә сузыбрак Җәля-ал дип әйтә иде ) Әйдә төш. чәй куям, гәпләшеп утырырбыз.» Ә чәйне әзерли белә иде ул! Башта жиренә җиткереп, бөтен шартын китереп пешерә, аннары тастымал белән кат-кат төреп томалый. Өч минут артык та. өч минут ким дә тотарга ярамый икән әле аны. житмәсә... «Дәмләнүен көтәргә кирәк», имеш Исе дә. тәме дә бөтенләй бүтән була икән. Әнә шундый технологиясе, фәлсәфәсе бар икән аның, тәмле чәй пешерүнең. «Ә буфет аша әйләнеп, урап төшсәм,—дип дәвам итәм мин кыюланыбрак —Бу мәсьәләгә сезнең карашыгыз ничек?» Анын тавышы тагын да җанланыбрак китә. Көлә. «Соң, Җәлял. бу мәсьәләгә начар карап буламыни?!» Бу сөйләшүләр күңелле дә, житди дә була иде безнең. Мин аның белеменә, эрудициясенә шаккатып, әллә сон моның дөньяда белмәгән нәрсәсе юк микән, дип куя идем Борынгы грек трагедияләреме, көнбатыш, дөнья, рус әдәбиятымы—ул барысыннан да хәбәрдар Бирелеп китеп, яттан сөйли башлый. «Әә. Прометеи анда Гефестка шулай дип әйткәч, Гефест аңа болай дип жавап бирә » Яттан сөйли. Дәрдемәнд, Рәмиев, Бабич Ничек ялкынланып сөйли ул алар турында1 Тукай, Н. Исәнбәт, X. Туфан, Такташ, Ә Еники... Аларның иҗатларына мөкиббән иле ул, һәм Аннары сүз татар халкының тарихына. Болгар чорына. Алтын Урда. Казан ханлыгы чорына күчә «Сезнең буын бәхетсезрәк булды шул. сез татар тарихын да. анын ханнарын да. патшаларын да белмисез. Бәлки, дөньялар үзгәрер әле. гел тарихны яшереп ятмаслар»,—дия иде Шулай булып чыкты да. Бүген тарих белән кызыксынган Мәзәк хәлләр дигәннән Шундый әңгәмәләрнең берсендә мин «Габдулла абый, имеш, сез Кольцода озак кына трамвай көткәнсез икән. Көттереп кенә трамвай килгәч, сез. өйгә керәм дип уйлап, галошларыгызны асфатьтта салып калдырып трамвайга кереп китсәнсез. диләр Шул сүз дөресме9»—дип сорап куйдым Башта рәхәтләнеп бер көлде Аннары «Шулай дип сөйлиләрмени? Булгандыр инде Булгандыр Ул чакта мин Сөембикә манарасының тарихын язып йөргән вакыт иде Булды бугай шул...» Ә ул манараның тарихы Габдулла агага шактый кыйммәткә төшкәнен белә идем инде минем эчтә ниләр кайнаганын • Хәтерлим: 1968 елда Камал театрында (хәзерге К. Тинчурин театры) күренекле татар язучысы Фатыйх Хөснинең 60 яшьлек юбилее булды. Бәйрәм, әлбәттә, бик тантаналы булды. Шушы кичәдә без өчәү—А Арсланов. И Баһманов һәм мин юбилярның әсәрләрен укыдык. Кичә беткәндә Габдулла абыебыз сәхнә артында бик канәгать булып, кулларын уып тора иде. «Шәп бит бу! Карагыз әле. өчесе лә минем укучыларым бит»,—ди. куануы йөзенә чыккан иде Шулай, үз уңышлары өчен генә түгел, укучылары өчен дә чын күңеленнән шатлана белә иде ул Ә 1981 елда без Мәскәүнен данлыклы Моссовет театрында Т Миңнуллиннын «Моңлы бер җыр» спектаклен уйнадык. (Партиянең кайсыдыр съезды уңае белән бугай). Спектакль бик уңышлы узды Тамашачыларда, спектакльнең режиссеры М Сәлимжанов та бик канәгать иле Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең һәм аның көрәштәшләренең фаҗигале язмышлары залда берәүне дә битараф калдырмады Кич белән бик матур гына банкет та оештырылган иле Мәҗлес вакытында кәефләр күтәрелеп, хисләр нечкәреп киткәч, гадәттәгечә, тост әйтүләр, теләк теләүләр башланды Миңа да сүз бирделәр, мин дә Җәлил турында, спектакль турында күңелемдә булганнарны җыйнак кына итеп әйтеп бирергә тырыштым Кунакханәгә кайтырга чыккач. Габдулла абый минем беләгемнән килеп тотты. (Ул бу спектакльдә Шәфи Алмазны уйный, һәм искиткеч шәп уйный иде.) «Әйдале, Җәлял. җәяүләп кенә кайтыйк әле Бергә кайтыйк Кәефем шәп Чүтчүт кенә «эчтән тун киеп алдым» бит әле Җылынып та киттем. Э-эх, нинди бәхетле кеше бит мин' Минем бит укучыларым бар Бүгенге спектакльдә минем күпме укучыларым катнашты Биктимер. Баһман. Әюп. Саләх. син. Кирәк урында үз фикерләрен дә җиткереп әйтә беләләр Син. Жэлял. зинһар, мине гаеп итмә инде Күңелем күтәренке • Укучылар мине дөрес аңласыннар Габдулла абый беркайчан да—кабатлап әйтәм. беркайчан да!— «эчтән тун киюләр» белән мавыкмады Эчү. тарту- кебек гадәтләр аның өчен ят булды Әмма ул суфый да. әүлия дә. фәрештә дә түгел, җир кешесе, илаһи рухлы жир кешесе иде шул мәхәббәт орлыкларын безнең, укучыларының күңелләренә дә сеңдереп калырга тырышты. кешегә материаллар җитәрлек Ә ул вакытта минем бөтен «багажым» 1922 елда чыккан һ. Атласиның «Казан ханлыгы» дигән әсәре генә. Ул да гарәп шрифты белән басылган һәм мин аны шактый азапланып «тырмаштырып» чыккан идем роленск» мин. Ул хезмәтен ул байтак мәшәкатьләнеп, изаланып дөньяга чыгарды Аны бик кыскартып, шомартып бастырганнар. Бик борчылган иде мона автор Шунда әңгәмәбезне дәвам итеп, өстәп куйды: «Әле күптән түгел, шул статьямны ботарлап бастырган түрәне очраттым. Берни булмагандай исәнләшә. Хәлемне сорый «Кәефегез ничек?» ди «Әйбәт,—мин әйтәм.—Әле беркөнне сезне төштә күрдем Имеш, сез минем аяк- кулларымны сындырып бетергәнсез дә. авыртмыймы?—дип сорыйсыз икән», дим Кинаямне анлады Азапланып-көчәнеп көлгәндәй итә «Сез инде. Габдулла абый, мәзәк белән сөйләргә яратасыз»,—дигән була. Мәзәк дип аңлаган белсә иде ул Габдулла Шамуков Хуҗа Насретдин Габдулла ага тормышта күп вакыт киң күңелле, самими, мәзәкчән кеше булса да, кирәк чакта бик җитди дә була белә иде Әле ничек кенә!. Бер гастрольдә Ульяновск шәһәрендә (елы истә калмаган инде) без Габдулла абый белән кунакханәдә бер бүлмәдә туры килдек. Бер генә кич кундык... Ул икенче көнне Казанга кайтып китәсе. Нигәдер минем кәеф төшенке, күңелдә ниндидер шик, икеләнүләр. Була бит адәм баласында шундый минутлар. Тормыштан да, иҗаттан да канәгатьсезлек, өметсезлек... мавыгып китеп мин артыграк сүз әйтеп ташладым шикелле. Габдулла ага яткан җиреннән торып ук утырды. Иөзе җитди, хәтта ачулы. «Синең алай дип әйтергә хакын юк. Сине укытканнар, белем, һөнәр биргәннәр, син халкыңа хезмәт итәргә тиеш, бу синең бурычың. Бу дөньяның чүп сүзе күп булыр ул, аларны йөрәгеңә якын ала башласаң! Кара аны, Җәлил, бүтән мондый сүзләреңне ишетәсе булмыйм!» Әнә шулай, җитди дә, кырыс та, таләпчән дә... усал да була белә иде ул Шундый онытылмаслык «сабакларны» да бирә иде. Кызганыч, шагыйрь әйтмешли: «җанга якын җаннар китә тора...» Габдулла абый педагог буларак гаҗәеп иде Ул 45 елдан артык Уфа, Казан театр училищеларында сәхнә телен укыта, сөйләү техникасын өйрәтә. Бу тәҗрибәле остазда дүрт ел укуымны үземнең бәхетем дип саныйм. Үзе дә менә дигән нәфис сүз остасы безгә сүзнең кадерен белергә, мәгънәсен аңларга, аның жегәрен, кодрәтен, тәмен тоярга өйрәтте Шигырь, хикәя укырга өйрәтүенә туктап тормыйча, мәсәлләр укырга өйрәтүен генә әйтеп китәсем килә. Үзе дә оста мәсәлче. И Крылов мәсәлләрен ин шәп тәрҗемә итүче, күрәсең, мәсәл жанрын аерата якын күргәндер ул. Менә ул Ишәк булып сөйли, яки Төлке булып җавап бирә, һәм шунда яраткан остазыбыз күз алдыбызда тышкы кыяфәте, рәвеше, тавышы белән хәйләкәр Төлкегә. Явыз Бүрегә, аңгыра Ишәккә әверелә дә куя. Чын әгәр!.. Аның хәрәкәтләре, йөреше, күз карашлары нәкъ инде менә шушы мәсәлнең персонажлары Мәсәлгә ул игътибарны да күбрәк бирде «Мәсәл бит ул— тәмамланган драма әсәре. Анын идеясе дә, композициясе дә. образлары да, конфликты да бар»,—дия иде Үзе дә әдәбиятка жаны-тәне белән гашыйк булган Габдулла ага сөйләү техникасы белән бергә бездә, булачак актерларда, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләде, зәвыгыбызны формалаштырды. Аның тәрҗемә өлкәсендәге хезмәтләре турында аерым тукталып сөйләп булыр иде. Рус, Көнбатыш, дөнья классикларының үлмәс әсәрләрен бердәй осталык белән тәрҗемә итте ул Әлбәттә, тәрҗемәләре— драматургия әсәрләре. Үзе дә сәхнә кешесе булгангамы, каләме шома-йөгерек булгангамы—аның тәрҗемәсе татарчага бик якын, сәхнәдә сөйләргә җайлы, табигый, телгә ятып тора. Аның тәрҗемәләрен без бүген дә сагынабыз. Әйе, әйткәнемчә, Габдулла ага Шамуков күпкырлы талант иясе иде. Гажәеп актер, тәрҗемәче, әдип, педагог, нәфис сүз остасы... Ләкин, барыннан да элек, ул мәшһүр Актер! Аның рольләрендә самимилек, юмор, көчле темперамент бөркелеп тора. Хезмәте хөкүмәт тарафыннан да югары бәяләнде: ана СССРның халык артисты дигән иң югары мактаулы исем бирелде, ул елларда хөкүмәтебезнең иң югары бүләкләреннән саналган Ленин ордены белән бүләкләнде. Ләкин аның өчен ин югары бүләк—туган халкының, тамашачыларның эчкерсез олы мәхәббәте булды. Чөнки ул туган халкым дип яшәде, аңа хезмәт итте Бик үкенеч, моннан унсигез ел элек, 72 яшендә, янып, илһамланып, иҗат итеп йөргән җиреннән яман чир аны безнең арабыздан алып китте... Ләкин бөекләрнең кылган эшләре мәңгелек. Туган халкы да. яраткан тамашачысы да аны беркайчан да онытмый. «Безнең Шамук абый » дип сагынып искә ала Габдулла ага бүген дә безнең арабызда. Үзенең ялкынлы иҗаты белән безне әле дә тәрбияләп, өйрәтеп һәм... кисәтеп тора.