Логотип Казан Утлары
Новелла

МӘХӘББӘТ МАҖАРАЛАРЫ

Курку ыш. Уссури тайгасының алагаем биек булып үскән карагайларын, төн караңгылыгында иләмсез зур карачкы сыман чайкалучы чыршыларын аяктан егарлык булып җил котыра, буран уйный Ә зур гына бер алан читендәге землянка эчендә дүрт офицер инде кич буе дөньяларын онытып мәҗлес корып утыра —Син, Николай, яшерми-нитми генә мина шуны әйт әле хатын- кыздан куркасынмы син? Инде әллә ничә сәгать буена эчә-эчә карта уйнаганнан сон. төн уртасы җитеп килгәндә, араларындагы ин өлкән офицер капитан Федотов лейтенант Сериковтан шулай дип сорап куйды Ә тегесе, һич көтмәгәндә һәм маңгайга терәп үк бирелгән мондый сораудан тәмам аптырап китте ахрысы, анын йөзе тиз арада җитдиләнде, куллары нишләргә белмәгәннән, алда яткан зур тимер калакны алып, таба төбенә коеп ябышкан бәрәңге телемнәрен кыра башлады Капитан Федотовның мона ачуы килде—ул, лейтенантның кулыннан тотып, әлеге шөгыленнән туктатты — Юк, син миңа жавап бир әле' Бәрәңге качмый ул Әнә. почмакта бер капчык ул! Чыннан ла, землянканың үзләре салкынчарак диеп уйлаган бер почмагында зур арыш капчыгына тутырылган бәрәнге жир идәнгә бастырып куелган иде Ипи. токмач, консерва ише башка ризыклар исә шундагы такта киштәләрдә оелеп-өелеп тора Болар—солдатларны кыш көне автоматтан атарга өйрәтү өчен тайга уртасындагы менә шушы полигонга килгән хәрбиләрнең бер атналык азык запасы Әле генә аптырап калган Сериков капитанның соңгы сүзләреннән соң кычкырып көлеп үк җибәрде Әлеге исемдәге новеллалар циклының бер өлеше журналыбызның 1997 елгы 11 санында. 5. .к. v • м и К —Вәт син, Иван Данилыч, ә! Төн уртасында нинди мәкерле сорау бирәсең яшь егеткә! Тәмам айнытып җибәрден бит әле... —Ха-ха-ха.. менә монысын дөрес әйтген бугай, лейтенант! Шулай шул: айныйайный эчәргә кирәк аны, аракыны! Тоташтан эчсәң тәмен, ләззәтен белмичә каласын ич аның! Хәзер инде яшь лейтенантның да кыенсынуы, җитдилеге узган—ул уйчан коңгырт күзләрен мөлдерәтеп капитанга текәлгән. Хәтта дусларча, үз кешеләрчә көлемсери дә бугай әле ул. —Менә мин үзем дә кинәт айнып киттем бит әле, лейтенант... Һәм сиңа әнә шул сорауны бирәсе иттем. Ни өчен дисеңме? Ә? Әйт— «Ни өчен?» диген! Монысыннан соң Сериковның авызы инде тәмам ерылды. Ләкин ул көч-хәл белән үзен көлүдән тыеп (чөнки капитанның холкын белеп бетереп булмый): —Ни өчен?—дигән ике сүзне җыеп әйтә алды. Ләкин капитан көлми иде. Ул үзенен юан-юан бармаклы сул кулы белән Сериковнын өстәл өстенә куелган кулын кысып тоткан, ә үзе, күзләре белән ашардай булып ана кадалган. —Әнә теге дураклар һаман кәрт суга бирсеннәр (өстәлнен аргырак почмагында капитан Савельев белән өлкән лейтенант Булатов дәшми- тынмый гына кәрт уйнап утыра иделәр—капитан башы белән шуларга ымлады), ә мин сиңа, Николай, үзем белән булган бер тарихны сөйлим... Бүген тулы бер ротаны үрә катырып маршировать иттергән капитан Федотовның яшь чагында нинди булганын бел әле менә син!. Сөйлимме сон? Ә?! Капитанның шулай дәшү рәвешендә үк нинди җавап ишетергә теләве бик яхшы аңлашыла иде, шуңа күрә Сериков та —Рәхәтләнеп тыңлыйм! Сөйлә, Иван Данилыч!—димичә булдыра алмады. —Сөйлим шул! Ник сөйләмәскә! Әллә син менә шушында—Ерак Көнчыгышның Уссури тайгасы уртасында—аракы эчеп кенә ятар иденме?! Үзең белән бергә тайга уртасында яшәп яткан адәмнәрнең кем икәнлекләрен белергә теләмисеңме син әллә, ә?!! Хәзер инде Сериков көләргә уйламый да, хәзер инде аның авыз җыелган—ул Иван Данилычның җитди нәрсә сөйләргә җыенганын сизеп өлгерде. Шуңа күрә якындагы эскәмиядә яткан өстәл сөртә торган чүпрәкне үрелеп алды да, икесенең дә алларын корытты. Әйтерсен лә аларга менә хәзер яңа бер ризык килергә тиеш! Тәмле ризык! Әлбәттә, хәзер—төн уртасында—яна ризык юк иде инде. Өстәлнен бушаган әнә шул чиста өлешенә капитан Федотов ике терсәге белән таянды да, кул учларын бергә тоташтырып, чал керә башлаган чәчле зур башын шул терсәккә салды—ияге белән ике кулына таянды. ...—Хәрби училищега укырга кергәнче ике ел чамасы үзебезнең район үзәгендә, ДОСААФ оешмасында, эшләп йөредем мин. Эш болай кызык иде үзе. Спорт ярышлары оештырасың, авылларга чыгасын, андагы хәлләрне тикшерәсең... Колхоз җитәкчеләре белән талаша-сугыша дигәндәй взнос акчасы җыясың... Күп чагында әнә шул взнос дигәне иң мөһим мәсьәләгә дә әверелеп китә Чөнки синең үзенә эш хакы да җыйналган акча булса гына түләнә. Урыннардагы оешмалардан акча җыя алмыйсын икән—авызынны чөйгә эләргә туры килә! Һәм син мона үзен гаепле буласың! Ә инде фатир ягы—Марфа түтидә. Ул—җитмешнең югары ягындагы кечерәк кенә буйлы, юка гәүдәле карчык. Аның бер кызы авылда кияүдә, ә икенче кызы гаиләсе белән шушы шәһәрчекнең икенче башында, үз йортлары белән тора. Әниләре әлегә үз аягында булгач, алары да Марфа түти янына бик сирәк, онытканда бер генә килә. Әйе, тагын бер нәрсәне әйтергә оныта язганмын бит әле. Мин яшәп яткан менә шушы Марфа түтинен өен элеккерәк елларда ерактагы бер колхозный махсус фатиры итеп тотканнар Бу хакта ишетеп беләсеңдер инде: сугыштан сонгы чорда колхозларның әнә шулай район үзәкләрендә үзләренең фатирлары бар иде. Кунакханәләр булмаганга күрә, авылдан район үзәгенә эш белән килгән кешенен берәр борын төртер жире булсын диеп эшләнгән инде ул.. Мин район үзәгендә эшли башлаганда инде кунакханә дә бар иде. билгеле. Ул шактый ук зур, җитмәсә әле ике катлы таш бина да булгач, анда кирәк кешегә гел дә диярлек урын табыла иде инде анысы... Әмма, ни өчендер, теге колхоз кешеләре сирәкмирәк әле һаман да Марфа түтигә сугыла иделәр. Әллә инде анын өенен юл өстендә булуы тегеләргә җайлы тоелды, әллә кунакханә бәясе шактый гына югары иде—ничек булгандыр, монысынын серен мин сиңа әйтә алмыйм—әмма эштән кайтуга зур-зур сакаллы абзыйларның ишек ягындагы бүлмәдә тирләп-пешеп чәй эчеп утырганнарын шактый гына күргәләргә туры килә иде мина. Марфа түтинең әле алардан авыл хәлләрен сорашкалавы да истә калган. Әллә инде ул элегрәк теге авылга кайткалап йөри торган булган, әллә андагы кешеләрне шул үзендә төн кунуларыннан гына хәтерләп калган— монысын да белмим, ләкин үзенең өй эшләрен караштыракараштыра Марфа түти алардан гел сораштыра иде. —Степанны хасталап ята дигәннәр иде,терелдеме сон әле? —Кара әле, Катеринанын кече кызы кияүгә чыккан иде түгелме'' —Иваннар сыерсыз калганнар икән, ә . Ай, мескеннәр Ай. мескеннәр! Авылдан килгән әнә шул абзыйларның ишек катында өс киемнәрен дә салырсалмас дигәндәй ашап-эчеп утырулары (бигрәк тә кыш көннәрендә) минем күз алдында элеккеге тормыш турындагы кино кадрлары сыман булып калган. Ишек янындагы менә шушындый кин агач сәкедә аларнын зур-зур толыплары ятыр Ул толыплар янында шыплап тулган төрле-төрле пичтәрләр, кулеклар булыр Авылга дигән ипи буханкалары бәләкәй генә тау сымак иттереп оеп куелыр. Ә инде сарыга буялган идәндә көймә хәтле зур резин галош кигезелгән сачинкәләр басып торыр. Менә боларнын һәммәсе хәзер бик матур күренеш булып минем күз алдыма килә. Әйтерсен лә мин бүгенге галәмгә очу. ракеталар заманында түгел, ә бер гасыр элегрәк туганмын. Әнә шул гасыр хатирәләрен күңелемдә саклап калганмын Әйе, Марфа түтигә килә торган кунакларның әнә шундыйларына гына күнеккән идем мин Бүтән торле кешеләрнең безнен өйлә булуын күз алдына да китерә алмый идем Әмма бер көнне Әмма бер көнне безнен өйдә могҗиза булды! Шулай, гадәти бер көнне эштән кайтып керсәм—бу инде яз айлары, апрель тирәләре иде бугай—өйнен түбән ягындагы өстәл янында минем Марфа түти белән ят бер кыз чәй эчеп утыра! Мин. билгеле, шартын китерергә тырышып исәнләштем инде башта. Кыз да күтәрелеп карар карамас кына «Исәнмесез •—диде Мин өс киемнәремне сала торам, ә Марфа түти кызып-кызып бу кыз белән таныштыра Ул авылда китапханәдә эшли икән Исеме Вера ди Бирегә эшләр белән килгән икән дә. бүген йомышларын йомышлап бетерә алмаган Ә мин мона каршы нәрсә диим инде’ -Ә-ә-ә... Шулаймыни’’ —Ә-ә-ә, алай икән...—дия-дия, кулларымны юам. өс-башны алыштырам. Ә үзем эчтән генә «Болар тизрәк чәй эчеп бетерсә, мин дә ашарга утырыр идем».—дип уйлыйм Әмма болар ашыгырга уйламый да! Марфа түти гадәтенчә авыл хәлләрен сораштыра. Вера исә, әз-мәз генә чемчснә-чемченә. ана ипләп кенә, акрын гына җавап биргәләп утыра. Нәрсәгәдер ул да бик иркенләп сөйләшә алмый сыман-җаваплары бик кыска, артык төгәл. Күрәсен. минем кайтып керү кыенсынлырадыр инде аны, диеп уйлыйм эчемнән Ул арада Марфа түти мине дә чәйгә кыстый башлады.. Нишлисең, утырырга туры килде инде... Кая барасың, ашыйсы килә ич! Анда инде нәрсәләр ашаганбыздыр: авылдан килгән йомыркалар идеме соң шунда, әллә инде мина диеп ит белән бәрәңге дә куйдылармы— кыскасы, ул чагында минем ашавым да ашау булмады, нәрсә ашаганым да истә калмады. Унсигез яшьлек егет белән кыз бер өстәл янында утырса, ашауның ашау булмасы билгеле бит инде ул! Менә шулай булды безнең дә. Ярый, ничек кирәк алай бу процедураны тәмамладык без... Шуннан соң инде мин рәхмәт әйтеп түр якка, үземнең почмакка таба кузгалып киттем. Марфа түти белән Вера да акрын-акрын гына өстәл яныннан тора башлады кебек... Өйдә әлләни эш тә күренеп тормагач, бүтән бер шөгыль дә булмагач—ә тамак тук бит инде хәзер—«бераз һава сулап керим әле», дип уйлап, ишек катына килгән генә идем, шунда Марфа түти мине аяктан егардай сүз әйтмәсенме: —Син, Ваня, безнең Вераны берәр кинога алып бар инде, яме! Мин ул чагында, күрәсең, бик сәерсенеп, көтелмәгән бу тәкъдимгә аптырап ук калганмындыр инде—ул шундук усал гына итеп әйтеп тә куйды: —Ярар, ярар! Үзен дә һәр кичне өйдә ятмассың бит инде болай! Әнә Вера да авылда бик күңелсез, ди! Ичмасам киносы да килми бит аның, ди... Нишлисең инде мондый чакта?! Риза булмыйча кая барасың инде?! Билгеле, күнәсен инде... Гәрчә мин үзем болай алдан уйланмаган, ниятләмәгән эшкә бик сирәк очракта гына килешәм. Андый-мондый, вак-төяк тәкъдимгә генә мине ризалатуы бик авыр. Ә бу көнне Марфа түти нишләптер мине тиз күндерде. Шулай итеп без Вера белән икәү кинога дип чыгып киттек. Әйткәнемчә, апрель башлары иде инде бу . Тышта язның тәмам кызган чагы! Безнең ишегалдында да күп җиргә су җәелгән. Баскыч төбеннән алып капкага хәтле бер-берсенә ялгый-ялгый салынган такталарга гына басып йөрибез... Ә кайчакларда аяк таеп китеп суга да батып алгалыйбыз. Инде эңгер төшәргә якынлашкан булса да биек колгага беркетеп куелган оясы янында сыерчык өздерә... Үзегез беләсез, яз көннәрендә бит ул ин мәшһүр җырчы була! Җәйге сандугачларны да оныттыра! Чөнки ул кышкы салкыннарны куып, шуларны җиңәргә тырышып сайрый Кыш буена туңган, өшегән һәм җылыга, назга сусаган күңелләргә дәрт биреп, канат куеп сайрый бит ул! Аны ничек якын күрмисен ди инде! Ничек аны яратмыйсың ди инде! Урамга чыктык. Безнең ихата коймасына терәлеп үк диярлек өстенә асфальт җәелгән бик әйбәт тротуар үтә. Ул инде кардан ачылып беткән диярлек. Урамда кеше дә әлләни күп түгел, шуңа күрә рәхәтләнеп янәшә барырга да мөмкин... һәм без бер дә ашыкмыйча гына янәшә атлыйбыз... Ләкин менә... Ләкин менә сөйләшергә сүз генә табып булмый... Шулай байтак кына атлагач, аптыраганнан гына дигәндәй, Вераны үзебезнең шәһәрчек белән таныштыра башлыйм. «Менә бу ике катлы йортта почта урнашкан...» дигән булам... «Ә-әнә теге озын агач йорт— пионерлар сарае инде ул... Аннан әнә шулай гел дә музыка тавышы ишетелеп тора. Мин узганда гел шулай була. Аларнын музыка укытучыларын бик сәләтле кеше, диләр... Көн-төн шунда ята икән ул...» —Ә без ерак барабызмы соң?—Бусы инде Вераның миннән сорап куюы. —Безме? Без башта менә шушы урамнан туп-туры барабыз әле... Ә аннан соң сулга борылабыз да, тауга таба күтәрелә башлыйбыз. Безнең шәһәрнең ин шәп кинотеатры шунда урнашкан чөнки!—дим мин моңа шактый ук кыюланып китеп. Әмма... Әмма без, «кино карыйбыз менә», диеп, бик-бик дәртләнеп килсәк тә, бүгенгә инде билетлар беткән булып чыкты. Минем сөмсерем коелды, билгеле. Ә Веранын исә исе дә китми—миңа караган да елмаеп тик тора, берни булмагандай.. Хәзер нишләргә? Бу бәләкәй шәһәрнен икенче очындарак бер клуб бар-барын, ләкин анда баруы бик ерак шул... Әле анда да билет булырмы-юкмы? Шулай да бу хакта Верага әйттем мин. Ә ул ике дә уйлап тормады: —Соң, әйдә алайса, киттек!—кенә диде. Терек-терек киттек тагын.. Әле ярый урам кырыйлап тактадан гына булса да тротуар жәелгән Югыйсә, мондый язгы пычракта барып житә алмаган булыр идек ул клубка да. Билетлар бетмәгән иде анысы, ләкин киносы гына юньле булмады. «Дүшәмбегә кадәр яшәргә» дигән яшүсмерләр киносы булып чыкты ул. Нишләптер анын исеме генә истә калган Әллә инде ятрак тоелган ул чакны, кем белә' Шулай... Менә бер заман кино да бетте бит инде. Урамга да чыктык. . Ә анда, мин сина әйтим, баз караңгылыгы—күзеңә китереп төртсәләр дә бер нәрсә шәйләрлек түгел! Әле җитмәсә клубның тар ишегеннән чыккан чагында халык арасында уралып бер-беребезне югалта яздык. «Вера!» дип кычкырырга туры килде. Алгарак узган булган икән Ярар Күзне караңгыга ияләнлерик диеп шулай бераз басып тордык та, төркемтөркем булып атлаган халык артыннан без дә атга таба кузгалдык инде—анда төн кунып булмый ич карангы дип куркып! Район үзәге саналган бу шәһәрчектә инде ярты елдан артык яшәсәм дә, бу почмагында һич кенә дә булганым юк иде әле. Җитмәсә әле караңгысы да шундый бит—мина үч иткәндәй! Кайтабыз шулай абына-сөртенә Әмма бераздан шәйлибез: бездән алда кайтучылар эреп юкка чыккандай тарала бара бит' Капка саен диярлек керәләр дә китәләр, керәләр дә китәләр. Боларның барысы да шушы як кешеләре булды, ахрысы Әле ярый ялгызы гына кайтучы соңгы ир-атны куып житеп, әз-мәз сораштырырга өлгердем. Ә ул мина юлны ничекләр итеп өйрәтә диген —Менә шушы тыкырык белән бара-а-сын да бара-а-асын Берәр чакрым тирәсе атлагач, зират коймасына килеп төртеләсең. Агачлары да бик биек—анысын күрмичә калмассың! Әнә шул зыяратны әйләнеп узсан, теге якта сезгә кирәкле үзәк урам—зур урам башлана! Ә инде зыяратны әйләнеп узасыгыз килмәсә, мәйлегез зират эченнән туп-туры сукмак та бар—рәхим итегез! Теге мужикнын шундый сүзләрен ишеткәч, Вера бөтенләй курка калды. —Нишләп монда хәтле килдек сон без. —ди мескен, еламсырап ук. Үзе минем кулны шыгырдатып кыскан. Ә мин нишләргә тиеш инде андый чакта? Үзен беләсең: мондый вакытта бераз булса да егетләрчә күренергә кирәк инде! Ничек тә сер бирмәскә кирәк мина! —Тукта әле. Вера—мин әйтәм,—нигә дип шул хәтле коелып төштең сон әле син?! Кырыеңда мин бар бит! Ә минем төнлә зират тирәләрендә йөрегән бар ул—аннан шна курка торган егет түгел мин! —Ә нишләп йореден сон син алай зиратта, төнлә?—дип кызыксына калды Вера да — Алай-болай өрәк түгелсендер бит син?! Бу сүздән соң үземә дә кызык булып китте Башта кычкырып көлдем, рәхәтләнеп Ә аннары әйтеп, анлатып бирдем инде, билгеле —Пристаньга бара торган юл безнең авыл зираты яныннан гына уза иде Шуңа күрә төнлә пароходтан төшкән кешеләр, телиме-теләмиме, барыбер зират кырыеннан үтәргә мәжбүр була. Кайтасын инде—нишлисең! Үзен генә калсаң, рәхәтләнеп жырлый-жырлый кайтасын әле ул! Ул чакны куркудан җырлаганны әйтеп тору юк инде ул Верага' Төнге зират чынлап га бик батыр кешене дә куркыта, шыкайта бит ул! Анын шомлы тынлыгына, ә кайвакытларда гүяки серле ухылдау-ынгыра- шуларына эчендә җаны бар бер генә кеше дә тыныч кала алмый ич— монысын үзен дә беләсең! Әмма мин тыштан батыр күренергә тырышам. Вераны да тынычландырырга телим. Шулай итеп, инде зиратка якынлашканчы ук мин Вераны әзерләп куйдым дип уйлаган идем. Күңелем белән үземне хәтта өйгә кайтып җиткән кебек тә сизә башлаган идем инде. Ләкин менә шушы нәгъләт орган тар тыкрык зират коймасына килеп терәлгәч—чын-чыннан шомлы булып китте! Бөтен тәнгә курку йөгерде. Бер мәлгә сүзсез дә калдым бугай әле хәтта. Төн карангысында аеруча биек, аеруча зур күренә торган агачлары синен өстенә ишеләм-ишеләм дип торган кап-кара куркыныч тау диярсең! Ара-тирә әллә нинди кош авазлары да ишетелеп куя. Алары да бит анын урмандагы кошлар тавышы шикелле түгел—җир астыннан чыккандай: әллә нинди афәтле һәм чиркандыра, тетрәндерә, җирәндерә торган тавыш бирә. Ярар, хәзер инде өйгә таба кайту юлын карарга кирәк бит! Ун якка бөтенләй юл юк икән, ә сул яклап үзенчә бер тар гына урам шикеллерәк нәрсә башлана, ахрысы. . Борынны төртеп үк диярлек эзләнә торгач, зират коймасындагы теге ир әйткән зур гына тишекне дә шәйләп алдым. Бусы инде ашыккан кеше өчен туры юлның башы була... Әмма Вера моңа килешәме соң?! —Юк! Юк! Юк!—ди бу мина, әллә ниткән кызганыч та, бераз усалрак та һәм шактый ук калтыранган да тавыш белән.—Шушындый караңгыда зират хәтле зират эченә керәмме сон?! Юләрме әллә мин?! Әйдә, менә бу яктан киттек тизрәк!—дип мине җинемнән тарткалый ук башлады бу. Ә минем, киресенчә, ул тарткан саен батырлык арта бара кебек. —Әйдә инде шушыннан гына,—мәйтәм.—Моннан китсәк, өйгә тизрәк кайтып җитәбез бит! Инде Марфа түти безне көтә-көтә көтек булгандыр. Юк, Вера һаман бирешми Ризалашмый гына бит! Билгеле, аның риза булуын мин үзем дә бик теләмим инде. Мондый куркыныч төндә бөтенләй таныш булмаган зират эченнән кайтырга үзем дә шүрлим инде шүрләвен Ләкин эчтәге ниндидер бер шайтан һаман котыртып маташкан була бит ул әнә шуның ише чакларда... Кылтаюмы инде ул—кем белсен! Алай да, бары тик Вера өчен генә риза булган, күнгән кыланып, кыз артыннан атладым инде Дөресрәге ул минем кулны бөтенләй дә җибәрми инде хәзер! Кая ул җибәрү! Кап-карангы төн уртасында зират буенда басып торабыз ич! Шулай, йөгерә-чаба кайттык инде өйгә. Ә өйалды баскычына менеп ишек шакуга, безгә Марфа түти ташланды: —Нишләп йөрисез соң сез шул кадәр гомер?! Кеше борчып! Кеше куркытып!—диде ул, ишекне ача-ачышлый ук. Бичара, безне көтә-көтә шуңа хәтле йоклый алмый яткан икән. . Шулай диде дә. капитан Федотов сүздән тукталды. Землянка эчендә тынлык урнашты Шуннан файдаланып, Сериков сүзгә кушыласы итте: —Синен курку дигәнен шушы булдымы инде, Иван Данилыч9 ! Әмма капитан Федотов моңа каршы бер генә сүз дә әйтмәде. Күтәрелеп тә карамады Башта сүзсез генә аракы бүлде. Үзенә дә, Сериковка да. һәм болай диде: —Бусы әле аның баласы гына, дустым! Аннары ул бераз кыстауны кирәк тапты бугай: —Әйдә әле, тамак кибеп китте бит әле! Бераз кабып куйыйк әле бу нәрсәне! Боларнын эчәргә җыенганын күреп, кәрт сугучы офицерлар да аларга таба авышты. Дүртесе дә кулларына стаканнарын тотты. Моңа мәхеввет МАҖАРАЛАРЫ____________________________________________________ П кадәр дә сүз дилбегәсе Федотовта булгач, тагын аннан сүз көтеп—ана текәлделәр. Һәм. чыннан да. Федотов озак көттермәде — Мин мона хәтле сөйләгәннәр—алар баласы гына әле. егетләр! Чын курку ул сонрак булды... Сонрак —Ничек «соңрак»? Сон сез өегезгә кайтып җиттегез түгелме сон инде.. —дип. лейтенант Сериков бер саллы гына сүз залпы биреп алды да, зур күзләрен капитанга төбәде. Ә тегесенең моңа исе дә китми. Ул тып-тыныч. —Әйдәгез, менә бусын күтәреп куйыйк та. аннары мин сезгә чын курку турында сөйлим! Дәррәү генә тотып куйдылар. Ләкин инде кич буе утыра торгач, өстәл осте шактый такырайган иде—агач саплы зур табада бераз бәрәңге генә калган—барысы да шуңа ябырылды. Бер мәлгә сүзләр дә онытыплы —Менә шулай, әфәнделәр! Әле мин сезгә үземнен ин зур куркуым турында сөйләмәдем. Хәзер менә рәхим итеп шунысы хакында тыңлагыз! ... Өйгә кайтып җиттек, дидем бит инде... Марфа түти сукрана- сукрана булса да. безне өйгә кертте, дидем бит инде Шуннан сон үзе озак юанмады ул. түр як почмакка куелган кин агач караватына таба атлады. Бераздан догаларын укый-укый жылы юрганы астына чумды. Олы яктагы утны да сүндерде. Ишек янындагы бүлмәдә без хәзер Вера белән икәү генә калдык бит инде... Ә ул—кем күрсен—өстендәге курткасын кай арада салып ташлаган да, жәһәтҗәһәт йомырка кыздырып йөри' Электр плиткәсендә инде... Минем ана күз төшә бит инде, шайтан алгыры Анын йөрешләре, мин сиңа әйтим! Елмаюлары Нәкъ кирәк дәрәҗәдә генә тулырак гәүдәсенең тылсымлы-хикмәтле дулкынланулары, һәм мине бигрәк тә гаҗәпләндергәне: анын биредә, беренче мәртәбә булган ят өйдә, шундый да ышанып һәм кыю йөрүе! Ул монда әллә кайчаннан бирле шулай хужабикә булып яши диярсең, билләһи! Ушын китәр! Ләкин безнең арада сүз юк. Мин үземнен яшьлегем, тәжрибәсезлегем аркасында ничек итеп, каян сүз башларга белмим Әле генә карап кайткан кино турында сөйләшер илен—ул безгә ошамады. Без анда шул. вакыт уздырып кына утырдык бугай инде. Ә тагын нәрсә турында сөйләшергә мөмкин соң кичке аулак бүлмәдә чибәр кызый белән ялгызың гына калгачтын? Җитмәсә әле бүген генә беренче мәртәбә күрешкән кыз белән... Шуның өстенә. минем бит әле сүз капчыгы да бик үк зурдан диеп әйтеп булмый! Бераздан безнең плиткә өстенә куйган йомырка да кызып житте. Вера аны табасы-ние белән өстәл өстенә күчерде, плиткәгә исә чәйнек утыртып куйды. Кыскасы шул: без төн уртасында икәү генә калып ашадык, эчтек... Аннары, берберебезгә сиздермәскә тырышып кына, берәм-берәм генә ишек алдына да чыгып кердек Шуннан соң нәрсә? Инде йокларга ятарга да вакыт җиткән икән бит инде! Бик күптәннән жигкән икән ич инде ул вакыт Чыгып кергәннән соң. тагын бераз нәрсәдер эшләп йөредек тә. бер-беребезгә бик зыялы кешеләр шикелле «тыныч йокы» теләп, урыннарыбызга барып урнаштык Мин үземнең түр яктагы караватка, ә Вера шул чәй эчкән бүлмәдәге, кунаклар өчен дип куелган агач сәкегә ятты ... Менә ут та сүнгән инде Әби дә гыр.тый-гырлый йоклый инде Әмма миндә йокының ичмасам әсәре генә дә юк! Ятам-ятам да борылып куям, аннары—алай туйдыргачтын. тагын бүтәнчә борылып урнашам Ә үземнең күзләрем дә. бәген уем да бары тик Вера тарафында гына Ул да йокламыйдыр кебек, минем үзе янына килгәнемне көтеп ятадыр шикелле тоела бит, шайтан алзыры Шул хәтле чекерәеп карагач, бер мәлне ул торып утырган ла кебек булып китә хәтта. Әмма тагын бер кат ныклабрак карагач, мин моның хыял гына икәнен аңлап алам Шуннан соң инде башыма бөтенләй бүтән төрле уйлар килә башлый. Үз-үземә: «Вера көне буена йөреп арыгандыр да. менә хәзер яту белән онытылып йокыга киткәндер,—дим.—Син монда бушка хыялланып кына ятасындыр»,— дим. Ә тагын күпмедер вакыт узуга, Вера яңадан борылып яткан сыман тоела да, мин тагын боргалана, кыбырсый башлыйм. Тынычлык бөтенләй кача. Хәтта кайчакны ул миңа пышылдап дәшкән дә кебек тия. Андый чакта мин үземне ныклап ышандыру өчен, анын тагын бер мәртәбә пышылдаганын көтеп, мендәрдән башымны ук калкытамын—шул хәлдә көтәмен байтак кына. Әнә шулай ничә мәртәбә генә кабатлангандыр инде ул төнне... Әле тагын шунысы да булды бит: мин Верага таба якынрак килү өчен, өскә пиджакны гына салып, ишек алдына да чыгып кергән булдым. Янәсе, үз, йомышым белән йөрим инде! һәм керешли, Вера караваты янына килеп, байтак кына басып та тордым әле. Әнә шул вакыттагы дулкынлануны, серле вә рәхәт бер куркуны анлатып бетерү һич кенә дә мөмкин эш түгел! Моны бары тик үзе кичергән кеше генә анлый, төшенә ала торгандыр! Өй эче дөм караңгы бит инде, бары тик тәрәзә шәүләсе генә бераз шәйләнә Ә мин, сулыш алырга да куркып, Веранын караваты янында басып торам. Шуннан башка бер хәрәкәт ясарга да кыюлык житми, үз- үземне мәжбүр итә алмыйм. Җитмәсә әле, шуның өстәвенә, Марфа түти уянып китмәсә генә ярар иде инде дип тә борчылам. Ул тора-нитә калса дип, өстән пиджакны да салмыйм. Янәсе, минем ишегалдына чыккан жирдән кереп килешем генә бу.. ~ Ә Вера исә тып-тын ята бирә... Йоклый да кебек инде... Әмма бер тынласан— тын алуы да ишетелми шикелле... Икенче карыйм: тып-тыныч йоклап ята шикелле . Бик тә шуна ошаган... Анын янында әнә шулай аптырап-йөдәп бик озак басып торам- торам да, аяклар инде тәмам арыгачтын, бүтән инде түзәр чама калмагачтын—акрын гына, песи кебек кенә басып—яңадан үз урыныма барып ятам. «Юк инде! Юкка борсаланып йөремә инде! Йоклый ич инде Вера!*—дип, үз-үземне тынычландырырга телим. Йокыга китәргә тырышам. Ләкин... Ләкин хет үтер—булмый! Бу минем көчемнән килми! Күзләр шар ачык... Йокынын һаман әсәре дә күренми минем тирәдә. Тагын бик озак газапланам Аннары яңадан Вера пышылдаган сыман тоела... Моңа ышанырга да ышанмаска да белмичә, яңадан әкертен генә анын караваты янына киләм... Ә ул һаман шул килеш: шым да чыгармыйча ята бирә, аз гына кыймылдамый да... Текәлеп-текәлеп карап торамын да, нишлим, тагын үз ягыма китеп барам инде... Монын хәтле үз-үзен белән тарткалашу газабын Ходай беркемгә дә күрсәтмәсен! Төн буена диярлек бит бу! Төне буена бит! Шулай ничә сәгать үткәндер... Инде караңгылык сыеклана башлагач кына, юрганымны баштанаяк бөркәнеп, ниндидер саннар саный-саный, шулай үземне мәжбүр итә- итә, көч-хәл белән генә йокыга китә алдым. Иртән уянгачтын да. күземне ачу белән ин башта, иң элек Вера караваты ягына карыйм. Ул торганмы-юкмы, янәсе! Юк шул инде ! Анын караваты да пөхтәләп җыйнап куелган, әбием дә өйдән чыгып киткән—мин берүзем йоклап ятамын икән шушы гомер! Өйдә инде беркем дә калмаган! Минем эчтә исә әллә нинди мәчеләр тырмаша: үкенү дә, үз-үземә ачу килү дә, ниндидер бер газаплы, әрнүле бушлык та—тагын әллә нәрсәләр, әллә нәрсәләр бәгырьне тырный Дөньяга күзне ачасы килми хәтта! Әмма нишлисең—торырга кирәк... Соңарыбрак булса да эшкә барырга кирәк. Шулай дип уйлап, торып кына утырган идем, борылганда баш очымдагы тумбочкага күз төште. Ә анын өстендә кечкенә генә кәгазь кисәге ята. Үзе икегә бөкләнгән Бик тә сәерсенеп кенә ачтым мин моны. Язу бар, кызлар язуы. Укыйм Ә анда менә мондый сүзләр «Куркак булып чыктың бит син!» Аптырап, кабат-кабат укыйм—шул ук сүзләр бит. шайтан алгыры! Әйе, сүзләрне, хәрефләрне күзем күрә, әмма аларнын мәгънәсе, ни әйтергә теләгәне һич кенә дә башыма барып житми Нәрсә димәкче булган соң Вера9 Анын ни өчендер мина ачуы килгән түгелме сон?! Неужели Төнлә үзе янында басып торганны сизде микәнни9 Шунын өчен—төнлә үзен борчырга теләгәнем өчен—ачуланды микәнни ул мина?! Шулай диеп уйлыйм бит мин—дивана' Ул чактагы акылым белән Вера мина шунын өчен ачуланган дип ышанам... һәм борынымны салындырып, иртәнге ашны ашап та тормастан. атлар-атламас кына адымнар белән эшкә таба кузгалам Ул көнне көне буе да, аннары да. Вера язып киткән әлеге сүзләр бик озак хәтеремнән чыкмады минем... Ләкин мин ул сүхләргә бары тик үзем уйлаган мәгънәне генә сала идем. Бары тик әнә шулай дип кенә кабул иттем ул чагында мин анын сүзләрен Тагын күпмедер гомер үтте Бер командировкада шул төбәккә юл төшкәч. Вера эшләгән авылга да кереп чыгасы иттем Анын белән күрешеп сөйләшергә, иркенләп аңлашырга иде исәп. Ни өчендер акланырга.нәрсәнедер аңлатырга теләк бар иде шикелле. Әйе, көндез иде ул... Минем бәхеткә, авыл китапханәсе ачык иде Вера анда үзе генә йөри—яңа килгән гәзит-журналларны төпләмәгә тегеп маташа. Көтмәгәндә-уйламаганда мин килеп кергәч, ул башта бик тә аптырады, билгеле Ләкин шулай да, исәнләшүен ягымлы гына, матур итеп исәнләште. —Бу якларга нинди җилләр ташлады?—дигән сыман, гадәти сорауны да биреп алды бугай әле. Ә аннары ул кинәт кенә ашыга башлады. —Аһ! Мине бит бүген авыл советына чакырганнар иде!—ди бу, минем күзгә карамаска тырышып кына, һәм ашыга-ашыга өстенә дә киенә башлый. Мин аны азга гына туктатмакчы булып: —Вера...—диеп сүз башлыйм, аның кулыннан тотмакчы булам Әмма ул ут чыккандай ук кабалана башлый —Әйдәгез, әйдә! Мин сонга калам ич! Ә үзенен иреннәре кысылган, йөзе үтә җитди. Шул чак мина чын- чыннан уңайсыз булып китә Шуңа күрә бик тә кыенсынып кына, үземне көчләп кенә дигәндәй — Вера, бүген монда калсам... бәлки бераз сөйләшеп йөри алырбыз...—дип әйтәм, аның артыннан^ ияреп болдырга чыгышлый гына Минем бу сүзләрем аны тагын да ныграк куркыта кебек. Ул тагын да кызыбрак — Юк. юк! Кала күрмәгез! Эшләрем бик күп чак'—ли һәм китеп тә бара. Шактый ара узгач кына, миңа таба борылыр-борылмас кына —Хушыгыз!—дип кычкыра, йөгерә-атлый барышлый. ... Менә шул... Урам уртасында берүзем, бер ялгызым бастым да калдым әнә шулай ят бер авылда. Нишләргә дә. нәрсә дип әйтергә лә белмичә Капитан Федотов тынды Землянка эче тып-тын калды Байтак утырдылар алар әнә шулай бер сүз дәшмичә Ә аннары өлкән лейтенант Булатовнын калын тавышы ишетелде —Их син, Иван Данилыч. Иван Данилыч Син ул чагында үзеннен нинди зур ахмаклык эшләгәнеңне чет хәзер аңлыйсыңмы сон9 ' Ә” Хет хәзер, менә хәзер, үзеңнең әнә шул зур чаганны беләсеңме?! Син бит Син бит—хатын кызны рәнҗеткәнсең! Аны аңламагансың, ана карата игътибарсыз, битараф булгансың! Син. . Син... беләсеңме... хәтта табигатьнең үзен рәнжеткәнсен син! Моның ярсуын лейтенант Сериков бүлде: —Бик зур фәлсәфә китереп чыгардың әле син моннан... Ләкин Булатовның әле әйтер сүзе бетмәгән икән, шуңа күрә ул теге «молодой»нын авызын тиз томалады: —Нинди фәлсәфә булсын ди бу сиңа! Гап-гади кешелеклелек турында, кеше хәлен андый алу, анлый белү турында сүз бара бит монда! Шулай дип бераз тынычланды да, аннары инде акрынрак, сабыррак рәвештә дәвам итте Булатов: —Ул мескен кыз—Вераны әйтәм—авылда бер жүнле жегет күрергә тилмереп яшәгән бит инде! Әнә шуңа күрә, аптыраганнан килгән бит инде ул әлеге шәһәр кисәгенә! Авыл тормышыннан тәмам туеп, мен күз, мең колак контроленнән инде гарык булганга күрә—аз гына булса да җаны теләгәнчә яшәп алу өчен, үзен кеше һәм барыннан да бигрәк хатын-кыз итеп сизеп карау өчен килгән бит инде ул! Ә син, Иван Данилыч, шул кыз баланын тел белән әйтелмәгән, әйтелә дә алмаган—моны хатын-кыз табигате, аларнын Ходай тарафыннан бирелгән һәм үзгәрә алмый торган обьектив рәвештәге табигате кушмый— теләген, омтылышын анлый алмагансын! Чып-чын мәгънәсезлек, хәтта, әйтер идем, кешелексезлек һәм... һәм табигатькә каршы бару димичә ни дисен инде моны, әфәнделәр! Әйе, әйе—һич тә аптырамагыз, мин шулай дип әйтәм: —Безнең Иван Данилыч үзе дә белмичә әнә шундый бер җинаять кылган! —Тик син шуны да онытма, Булатов! Монда әле тагын бер мөһим нәрсә барлыгын хәтереңнән чыгарма!—Монысы инде һәрчак ашыкмыйча гына сөйләшә торган капитан Савельев иде.—Ул чагында, әйе. әйе, нәкъ менә шул чагында—ягъни әле яңа гына урта мәктәпне бетереп килгән яшүсмер егет, син теләгәнчә, син уйлаганча эшли ала идеме соң ул?? Ә?! Ул бит сина бүгенге Иван Данилыч—рота белән җитәкчелек итә торган капитан Иван Данилыч түгел! Япь-яшь бит әле ул! Нигә син әнә шуны онытасын?! Сүзен әйтә башлаганчы ук көлә-көлә, тагын Сериков кушылды: —Сон, кыз үзе дә инде! Иртән безнең Иван Данилычны ачуланып язу калдырырга башы житкән. ә төнлә—ул мескен тилмереп, аптырап, газапланып анын караваты янында басып торган чагында—шунда ичмасам чүт кенә кымшанырга, яисә инде аз гына күчебрәк ятырга акылы житмәгән! Соң, безнең ир-ат халкын батыркуркусыз итәргә хатын-кызның бер күз карашы, бер ишарәсе дә житә ләбаса! —Юк, егетләр! Ни генә әйтсәгез дә, барыбер курыктым мин ул чагында, курыктым! Башка бер генә сүз дә туры килми монда! Бары тик курку гына бу... Курку гына. Капитан Федотовның үз-үзенә карата чыгарылган шушы аяусыз хөкеменнән соң, землянкада уңайсыз тынлык урнаша. Шулай итеп ике-өч минут чамасы вакыт уза да, алар уфтаныша- уфтаныша урыннарыннан кузгалалар һәм тәмәке тартып керергә тайга аланына чыгалар. Ә анда әле һаман буран котыра... Ә анда тулысынча Табигать тантана итә... Табигать—көчле! Ул—хаким! Аның кешеләргә һәм аларнын үзе турында нәрсә сөйләшүләренә, ни турында баш ватуларына да исе китми. Анын үз тормышы, үз кануннары... Һәм Һәм үзенең көе, үзенең моңы.. Ләкин кешеләр күп чагында Аны аңламыйлар шул. Хәтта аннан куркалар да... Жан Ануй енә тагын тайганы караңгылык биләп алды Көн яктысында үтләренең озын мәһабәт буйлары белән сокландырып утырган төп-төз карагайлар, купшы чыршылар, баһадир имәннәр—хәзер инде һәммәсе дә тоташ кара пәрдә булып кына күренә башлады Тирән кар белән капланган кышкы полигонда бүгенгә билгеләнгән эшләрен бетергәч, офицерлар ин элек үз солдатларын кечерәк кенә бер казарма шикелле итеп, кат-кат такталардан әмәлләнгән кышкы торакка озатып куйды. Аннары инде тынычланып, үзләре дә берәм-берәм землянкага кайтты Бераз кысанрак булса да монда мич җылысы бар. түшәмгә үк элеп куелган ялгыз лампочка да әйбәт кенә якты бирә Шуна күрә кайтып тамакны бераз ялгап алуга—шул чагында әзрәк кенә «чылана» да бит инде ул тамак дигәнен!—көне буе билдән кар ерып йөрегән офицерларның кәефләре шактый күтәрелеп китте Телләр дә язылды, авызлар ерылды —Егетләр, минем баштан кичкән бер кызыклы хәлне дә беләсегез киләме9—дип алдан ук дәртсенеп тотынды үзенен сүзенә өлкән лейтенант Булатов Шушындый озын кышкы кичтә, шәһәрдән еракта, караңгы тайга уртасында тагын нишлисен инде9 Вакытны ничек уздырасын9 ' Әлбәттә, офицерлар бу сүзгә бик тә шат иде Өстәлдә «ягулык» та бар бит әле Гадәттәге урынына аягын бөкләп менеп утырды да, үзалдына бераз гына елмаяелмая, сөйләп китте Булатов —Ул елны мин әле өйләнмәгән егет идем Яшькә инде бик артык яшь диеп булмый, билгеле Чөнки институт еллары инде артта калган Сезгә бик тә билгеле булган К. каласында үземә аерым бүлмә алып яши. эшли башлаган чак бу! Мона хәтле биш ел буеИа имтихан арты имтихан биреп йөрүләрдән, кирәккирәкмәс әллә нинди күңелсез фәннәрне укырга мәҗбүр итүләрдән, безнең яшь йөрәкләрне элеккеге мәдрәсәләрдәге шикелле аскетлык кысасында тотарга яскынган укытучыларның дәһшәтле кыяфәтләреннән— барысыннан-барысыннан тәмам туелган. гарык булынган! Кыскасы, җаннын иреккә сусаган чагы' Минем—аеруча бунтарь йөрәкле адәмнең—инде бигрәк тә рәхәтләнеп, бәйсезлеккә кинәнгән көннәре' Шәп. малай! Институтта укыган чагында кая барырга, нәрсәләр күрер!ә диеп хыялланган булсам, әкрен-әкрен һәммәсен дә чынга ашыра киләм. Әллә нинди затлызатлы кешеләр йөри юрган концертларга барам, симфоник оркестр музыкасы биргән ләззәтне дә алырга тырышам, рәссамнарның яңа күргәзмәләрен дә бер үзем озаклап, рәхәтләнеп карап йөрим Иркенләп, тәмам иркенәеп! Жәй башы булгач көннәр аеруча матур инде Шәһәр урамнарындагы яшь юкәләр би!рәк тә татлы хасияттә утыра кебек Әнә шул яшь юкәнең бер бөресенә генә дә дөньяның бөтен матурлыгы сыеп беткәндер сыман тоелып китә кай чакларда Нинди асыл төсләр бит анда' Күпме наз һәм йомшаклык' Гүяки, гүзәллекнең символы, һәйкәле ул бөре Менә шушындый дәртле, илһамлы көннәрнен берендә мин шәһәребезнең Үзәк мәйданы тирәсендә вакыт уздырып йөри идем Ял көне иле бугай әле ул Әйткәнемчә, көне бик шәп иде Безнең шәһәрнең Үзәк мәйданы янында «Балашлар дөньясы» дигән бик зур кибет бар Ул көнне мин. һич тә ашыкмыйча гына әнә шул кибет кырыеннан уздым да. җир асты юлына таба юнәлдем һәм менә шул мизгелдә күзем ундүрт катлы биек кунакханә белән алеге кибет арасындагы мәйданчыкка утыртып куелган кечерәк кенә бер будкага төшле Хәзер инде төгәл генә хәтерләмим дә әллә инде ана хәтле буш торган урында кинәт пәйла булган яңа нәрсә игътибарны үзенә лартты. М әллә мин аңышып җитмәгән бүтән бер хикмәт килеп чыкты—кыскасы, ул көнне аякларым үзләреннән үзләре шуңа таба алып китте. Ярар, бик тиз генә килеп тә җиттем бит мин бу бәләкәй будка янына. Күрәм— нәкъ минем якка карап торган кечкенә генә, кул сыярлык кына тәрәзәсе дә бар моның һәм. һәм ни хикмәт диген: ул ачып та куелган! Адәм баласы шулай тикшерүчән, кызыксынучан бит инде ул. Бигрәк тә минем кебек эшсез йөрегән чагында. Мин дә тәрәзәгә таба иеләм, эчкә күз салам. Янәсе ниләр бар икән бу серле тартма эчендә? Ә анда, мин сиңа әйтим, ышансагыз ышаныгыз—ышанмасагыз юкаңда озын сары чәчләрен ике якка салындырып бер бик чибәр кызый утыра! Чын менә, әкияттәге бер гүзәл инде! Үзе бик яшь тә күренә. Минем авыз шундук ерылып китте инде, малай! Бер тылсымчы кулына килеп эләктеммени! Әкият иленә килеп кердеммени?! Үзеннән үзе телгә әллә нинди сүзләре дә килеп тора бит анын: —Элекке заманда усал патшалар гүзәл кызларны мичкәгә бикләп суга агызган диләр иде, сез гүзәлне дә бу тартмага бикләп куйдылармы соң әллә? Шулай дидем дә, үзем авызны һаман җыеп ала алмаган килеш, тегенә күзем белән терәлеп каттым инде.. —Әйе, шул... Бикләделәр шул...—ди бу бик тә мескен, әмма гаҗәеп ягымлы тавышы белән суза төшеп кенә. —Хәзер нишләрсең микән сон инде, мескенкәй?—дигән булам. —Менә берәр батыр егетнең килеп, бу тартмадан мине иреккә чыгаруын көтеп утырам инде шулай... —Ә-ә-ә. Алаймыни Ә алдыгызда нәрсә соң ул? Сер булмаса? Ниндидер билетлар түгелме соң алар? —Әйе шул... Коткаручы булмагач, вакыт үтсен диеп билет та саткан булам шунда. • Кыскасы, Мәскәүдән килгән Әдәби театрның билет сату кассасы булып чыкты бу. Уйламаганда-көтмәгәндә әнә шуна килеп юлыкканмын икән мин! Кешесенә ничек туры килеп тора диген син аны! Кем күрсен—сүз иярә сүз китте бит безнең икебезнең арада. Ул әле былтыр гына урта мәктәпне бетергән икән. Иптәш кызларының барысы да диярлек институтларга укырга кергән—кеше буласылары килгән. Ә менә Ул, гәрчә мәктәптә яхшы укыса да, инә белән кое казудан тәмам туйган. Аның бүтән укыйсы килмәгән. —Минем бу сүземне ишеткәч әти белән әнинең йөрәкләре ярыла язды!—диде Ул үзенең кечкенә генә өстәленә капланып диярлек, рәхәтләнеп көлә-көлә.—«Ни өчен? Нишләп?? Бездән кеше көлдерер өченме???» Бу сораулар минем өскә ук булып кына түгел, сөңгеләр сыман очты. Әмма Ул барыбер үз сүзендә нык торган. «Юк! Укымыйм булгач укымыйм!— дигән. Аннары, тегеләрнең күңелләрен бераз йомшартыйммы диеп шунда: «Әлегә...»—диеп тә өстәгән. «Бераздан күз күрер тагын...» дигән. Менә шул бер сүз әти-әнисенең зиһенен ачып җибәргән күрәсен— «ярый алайса, бала чынлап та арыгандыр шул, әзрәк ял итсен булмаса.. »— диеп, ризалашканнар ахыр чиктә. Әйе, башкала халкы, ни әйтсәң дә, иркенрәк яши шул инде ул. Бу гаилә дә «баланы кая куярга?» диеп озак баш ватмаган—туган тиешле кешеләре менә шушы театрда түрәләрнең берсе икән, ул аны үз янына эшкә алган. —Тәки минемчә булды! Бирешмәдем! Аны хуплап мин дә бер ике сүз әйттем бугай инде. Үз шәхесен яклавын, ирекнең кадерен белүен җүпләдем, ахрысы Тәрәзәне башта кечкенә генә дигән идем дә, әмма бу кызый белән гәп кора-кора анын бәләкәйлеге бөтенләй күзгә күренми үк башлады. Икебез ике яктан теттерәбез генә мин сина әйтим! Шулай байтак кына чүкердәшкәч—ул арада билет алырга килеп китүчеләр өчдүрт кенә диярлек булды—сүз арасында гына дигәндәй мин моннан сорап та куйдым бит: —Әле син монда озак утырасынмы соң? Ул шундук өстәлендәге кечкенә генә сәгатькә күз салды: —Минем абзый бик тә тәртип ярата. Дүрткә хәтле утырмыйча ярамый инде. Аның бу сүзләре миңа нәрсәдер вәгъдә итә сыман тоелды һәм шундук болай дип тә сорарга тәвәккәлләдем: —Ә мин сәгать дүрткә бирегә килимме соң? Әлбәттә, бу инде турыдан-туры анын белән очрашу билгеләү иде Мин ул чагында тиз арада әнә шуңа жөрьәт иттем булып чыга! Кызый әллә ни куркып тормады, риза булды. —Син миңа үзегезнең шәһәрегезне күрсәтерсең, ярыймы?—диде Ул балаларча беркатлылык белән, минем күтләремә туп-туры карап Без сөйләшеп торган бу вакыт төш турлары иде Анын вәгъдәсен алгач, билгеле мин дә инде озак басып тормадым Билет сораучылар да күбәеп китте, ахрысы— кыскасы, саубуллашып китеп бардым Китүен киттем, ләкин йөрәк бөтенләй Анын янында калды бит, малай! Башыма да һич бүтән нәрсә керми, гел Анын турында гына уйлыйсы килеп тора! Күз алдында да Ул: Анын сары чәчләре, конгырт күзләре, уртача тулылыктагы назлы иреннәр Сәгать дүрткә! Сәгать дүрткә! Колакта да әнә шул сүзләр яңгырап тора Юк, яңгырамый— дөресрәге, сихри музыка сыман ишетелә ул сүзләр. Бер тылсымлы аһән булып бөтен эчке барлыгымны биләгән иде алар Әйе—сәгать дүрткә... Ләкин менә шуңа хәтле вакытны ничек итеп үткәреп җибәрергә соң?! Бу—вакыт дигәнең—үлгән кебек бит хәзер, һич кенә дә кыймылдарга теләми. Ул үшән минутларны, ул ялкау сәгатьләрне тизрәк үткәрү өчен ниләр генә эшләп бетермәдем мин: өйгә дә әллә нинди, гомер күрмәгән урау юллар белән кайттым, озакозак итеп душта коендым, бер дә ашыкмыйча гына ашап та алдым, җәй көннәрендә бер дә карарга яратмасам да телевизор кабыздым Дивандагы мендәргә чалкан яткан килеш үзем шул тартманы карыйм кебек, ә бер күзем барыбер диварга эленгән сәгатьтә. «Ичмасам өч кенә тулса да ярар иде инде, һич югы өйдән чыгып китәр идем дә. Ана таба бара башлар идем...» Бөек Пушкинның: Как ждет любовник молодой Минуты верного свидания!— дигән юлларын хәтерлисездер—мин бахырыгыз да ул көнне нәкъ әнә шундый татлы да, газаплы да булган көтү, зарыгып көтү халәтендә идем' Ә инде көндез без сөйләшеп торган ул урынга якынаю мизгелләре Минем йөрәкнең гомер булмаганча дулый-лулый тибенүе Гүяки үзенең аранында бер яхшы ат тибенә, ярсып йөренә, эчендәге дәртенә чыдый- чыдаша алмый. «Дүрт тулганны көтеп тормыйм әле Бер ун минут булса да алданрак килим » диеп, теге будкага таба якынайсам—ни күрәм: бу кызый инде ү-зенен тавык кетәклеге хәтле генә кассасын бикләп, тәрәзәсен япкан да. үзе будка янына, тышка ук чыгып баскан! Аны күргәч, башта бер мәлгә тукталып, күзәтеп тә тордым: шактый кыска итәкле ак күлмәктән, гәүдәсе, буй-сыны шундый килешле—чып-чын фәрештә инде менә! Бер дә Жир затына охшамаган! Юк. һич кенә дә Жир кызы түгелдер бу! Ул икенче якка таба карап тора, ә мин теге зур кибет ягыннан әкрен генә якынлаштым да, моңа җитәргә ике-өч алым кала туктап, көлүемне көч-хәл белән тыятыя —Кү—кү!—дидем. Ялт итеп борылды ул. Һәм шундук минем кулыма да килеп ябышты. —Әй, синмени әле бу?! Ничек ул яктан килдең сон син?! Киткән чагында менә болайга таба киткән иден түгелме соң син?! Әйе, әйе—менә шулай тиз-тиз, ашыга-ашыга, бик дәртле итеп, тавышыннан ук сизелеп-бәреп торган хис белән сөйләшә иде ул. Анын болай сөйләшә башлавы миндәге кыенсыну, тартыну тойгыларын бөтенләй бетерде. Киресенчә, шул арада ул мина бик тә үз, бик тә якын һәм... Һәм хәтта бик кадерле дә булып күренде. Күрәсең шуның өчендер, мин аңа озаклап, текәлеп карап тора бирдем. Торган саен икебезнен ара якынайганын тоя-тоя, ниндидер эчке дулкыннар хәрәкәтен сизәсизә. Минем мондый үтә җитди карашыма ул да игътибар итте һәм; —Ә нәрсә булды?—диеп сорады. Шулай ук озак уйлап тормадым, күңелемдәгене әйттем дә салдым: —Син Син миңа бик тә, бик тә кадерле кеше булырсың, ахрысы! Бу минутларда Аның үзенең дә хәлләре шуңа якынрак идеме, әллә Ул минем сүзләремнең ни дәрәҗәдә җитди икәнлеген аңлавын, төшенүен сиздерергә теләдеме—нәрсә сәбәп булгандыр—әмма минем әлеге сүзләремә җавап итеп Ул бер дә кыенсынмыйча миңа сыенды... Мин дә кулымны җайлап кына Анын биленә куйдым, бу нәфис гәүдәне бер дә җибәрмәскә теләгән кеше сыман үземә кыстым Ләкин көпә-көндез, яныңнан халык ташкыны агылып торганда, алай итеп озак басып тора алмыйсың бит инде, мин дә әкрен генә иелеп, аның колагына гына болай дидем: —Безнен шәһәрнен иң-ин матур урынын күрсәтимме? Шунда Ул иреннәрен ачар-ачмас кына кыймылдатып, пышылдап кына: —Бик тә күрәсем килә...—диде. ... Ә аннары без такси тоттык. Ямьле урыннар дигәндә күп инде алар бездә! Гел дулкынланып- уйнап торган чал Иделнең яр буйлары дисеңме, бөтен шәһәр буйлатып сузылып киткән, үзе бер сихри диңгез сыман җәйрап яткан Олы күл дисеңме, шәһәребезгә терәлеп үк торган калын урманның жиләкле аланнары дисенме, Иделнең аргы ягындагы тау битләрендә җимеш бакчалары, андагы аулак-аулак сукмаклар дисеңме... Безнең машина исә ул көнне шәһәр буйлап Олы күлнең аулаграк урындагы икенче башына таба җилдерде. Исәбем—Аны көймәдә йөретү, бу шәһәр кызын үзем яраткан су дәрьясының, су стихиясенең эченә үк алып керү иде. Мәскәүдә күрмәгәнен бирегә, безнең шәһәргә килгәчтен күрсен әле! Табигать гүзәллегенең өр-яна төре белән танышсын әле! Озакламый Олы күлнең теге башына килеп тә життек без. Йа Хода, бу күл бүген тагын да матураеп киткән түгелме сон?! Әйе, әле бит анын ярларында яшел чирәм дә үсә хәтта. Безнен шикелле килеп йөрүчеләр шактый булса да, әле ул яшеллек һаман бирешми, яши бирә. Без килгән урамның асфальты бетү белән, тәпиләп сөзәк кенә үрдән төшәсең дә, әнә шул йоп-йомшак чирәмлеккә аяк басасың. Ә яр буе тагын да сөзәгәя бара, син ипләп кенә чирәм өстеннән тәпилисең һәм шулай итеп йомшак келәмнән атлый-атлый Олы күлнең йомшак суына ук килеп терәләсең... Анда инде бөтенләй икенче гүзәллек тантана итергә тотына. Ярына килеп басу белән үк Олы күл сине үзенә тарта, тагын да эчкәрәк чакыра башлый—син инде анын ярында, анын янында тыныч күңел белән генә басып тора алмыйсын! —Нинди матурлык! Нинди зур күл! Ул күл буе чирәменә ялан аяк баскан да, ап-ак туфлиларын ун кулына тоткан килеш, аларны җиргә куярга да онытып, алга—күлнең галәмәт зур, иркен өслегенә текәлгән. Инде Ул да бу күлнең тылсымына эләккән хәзер инде Аның өчен дөньядагы бөтен нәрсә югалган, исеннән чыккан! —Шушы кадәр саф гүзәллек зур шәһәр эчендә ничек саклана алган? Бу күл бит үзе бер дингез сыман! Сезгә инде «дингез буена» диеп көньякларга бөтенләй барып йөрергә дә кирәкми икән бит' Аннары Ул аяк киемнәрен шунда, басып торган жиренә генә ташлады да. әкрен генә атлап, сак кына басып, су эченә кереп китте.. Сай су астындагы тыгыз һәм тигез комга баса-баса Анын ашыкмыйча, йөзгән кебек кенә адымнар белән күл эченәрәк керә баруы Ап-ак күлмәкле зифа буйнын бу күл өстендә бер романтик жанлы жилкән кебек күренүе... Менә боларнын һәммәсе—чын икәнлегенә ышануы кыен, бик тә кыен булган бер сихри төш кенә шикелле иде ул көнне Чын төш. минем өндәге төшем иде бу! Бераздан ул минем янга әйләнеп килде дә. тавышына бик тә иркә төсмерләр чыгарып: —Нигә соң син су буена киләсебезне әйтмәден?..— диде,—Мин су керә торган киемемне алган булыр идем Аның шулай диеп әйтәсен мин үзем дә сизенгән идем инде, билгеле Дөресрәге, машинага утыргач та. исемә төшкән иде ул минем Ләкин инде бер кузгалгач, янадан кире борыласы килмәгән иде. шуңа күрә ана да әйтеп тормаган идем. Ләкин минем башта икенче бер уй да бар иде шул —Ә беләсеңме без ничек итәбез!—дидем мин ана һәм Ул анышканчы шундук кулларыннан да җитәкләдем. Бераз гына арырак агачтан ясап куелган сарай шикелле корылмалар бар. йөреп килү өчен көймә бирергә тиешләр! Без ашыга-ашыга шул тарафка атладык. Көне матур булгач, көймәдә йөрергә теләүчеләр аз түгел иде, әлбәттә, ләкин шулай да әлләни озак көтәргә туры килмәде Ачык яшел гөскә буялган жип-жинел агач көймәнең чылбырын минем кулга тоттырулары булды—шулчак мин гүяки үземнең бала чагыма әйләндем дә кайттым! Зур су буенда үткән, үзенең биек-биек дулкыннары белән без бала-чаганы куркыткан да һәм эмсендергән дә. әнә шул дулкыннар арасында хәтта чатнап яшен яшьнәп, яңгыр койган караңгы төннәрдә дә йөрегән бала чагыма әйләнеп кайттым мин гүя! Әйтерсең, минем кулыма тылсым иленә алып китәчәк бер сихри чаптарның йөгән тезгенен тоттырдылар! Гүяки, бег менә хәзер әнә шул тылсымлы чаптарга атланып, әкияти доньяга—ин матур хисләр һәм уйлар дөньясына атлыгачакбыз! Ләкин Аның үз гомерендә бер генә мәртәбә дә көймәгә утырганы юк икән лабаса! Әнә Ул басманың читенә үк килгән дә. чын-чыннан куркып, аяк атларга да кыймый басып тора. Ә күзләре яна үзенен. теләге бик тә бар үзенен! Нишлисен инде—башта үземә керергә туры килде. Аннары гына, үгетлиүгетли, ипләп кенә кулыннан тарта-тарта. төрлечә ымсындыра- ымсындыра. тәки көчхәл белән көймәгә аяк бастыра алдым мин моны Көймә үзс дә яшь тай кебек урында тик кенә тора белми чайкала, як- якка аварга тели, бер урында түзә алмый Көймә аз гына селкенеп киткән саен минем кызыем да чырыйлап кычкырып кулларын болгый, чәбәләнә башлый Кыскасы, мин моны көч-хәл белән генә көймә койрыгындагы утыргычка хәтле алып барып утырта алдым Ә үзем инде, билгеле, ишкәк янындагы урта эскәмиягә урнаштым. Кызым көймәгә кереп утырса да. әле һаман ушын жыя алмый, ахырысы— ул ике күзен дүрт итеп мина текәлгән, гүя миннән башка бүтән бер генә нәрсәне дә күрми. Гүяки мин анын өчен биредә бердәнбер таяныч та. коткаручы да һәм аны бу якты дөньяда саклап алып калучы да. Ярый, ул шулай игеп мина текәлгән килеш кымшанырга да куркып утыра, ә мин эчемнән генә «Аллага тапшырдым • дидем дә. ипләп кенә ишеп киттем Көймә шундый да жинел. анын уенчык кебек матур ишкәкләренең авырлыгы бөтенләй дә сизелми—ә мин авылча каерып каерып ишәргә өйрәнгән, шулай күнеккән—биредә дә куркып-нитеп тормадым: бер көйгә ныклап торып ишәргә керештем. Ниятем—тизрәк күлнен эченәрәк кереп китү, жәтрәк кешеләрдән, аларның күз карашыннан аерылу, үзебез генә, ялгыз калу. ~ Тигез генә көйгә шулай байтак ишкәч, көймәбез дә ипле генә баргач, кызыем да тынычлангандай булды, тирә-юньгә караштыра башлады. Анын ягымлы, матур йөзендә борчылу галәмәтләре югалып, алар урынына кызыксыну, соклану билгеләре күренде. Ярдан шактый ук ераклашкач, үзем дә «уф» дигән булып (гәрчә һич кенә дә арымасам да!) ишкәкләремне өскә күтәрдем, шулай итеп алардан бераз су тамызып торгач, икесен дә эчкә үк алып куйдым. —Ә моннан ничек күренә? Матурмы? Ул инде тәмам тынычланып, бу су стихиясенә күнегеп беткән иде, ахрысы— минем сүзләремә җавап итеп иң башта бөтен дөньясын онытып, ихластан, үзенең җан һәм йөз гүзәллеген балкытып елмайды... Берничә секунд эндәшмичә торды, эченнән ниндидер сүзләр эзләде кебек Ул. Аннары гына, ашыкмыйча, бер үтә җитди нәрсә турында сүз алып барган төсле итеп: —Монда ул сүз генә бик аз бит... Монда бит чын рәссам, бик тә талантлы рәссам булырга кирәк!.. Әле ул чагында да—гаять зур талантлы рәссам ясаса да—бу гүзәллекнең барча төсмерләрен барыбер чагылдырып бетерә алмаячак бит!—диде, үз яшенә һич тә хас булмаган тирән, төпле акыл белән. Аның мондый ихлас уйлары мине дә ниндидер яна, кызыклы фикерләргә этәрә иде. —Ә беләсеңме—мина бит бу табигать, менә шушы манзара тагын да матуррак күренә... Сиңа исә ул алай ук күренми! Мондый сәер сүзгә кызыем аптырап калды. Ни уйларга да белмәде, ахрысы. Кешене кимсетергә теләү түгелдер ич инде бу сүз Шуңа күрә мин үземнен тел төбен ачыклап бетерергә ашыктым: —Бу гүзәллек эчендә шундый матур итеп утырган бер чибәр кызны дә күрәм мин чөнки! Сүзләрем Аның зиһененә шундук барып житте, билгеле. Ул рәхәтләнеп, онытылып көлеп җибәрде. Әйе, ул көнне безнең Олы күл искиткеч гүзәл иде. һәм ул— җансыз, ансыз күл булса да, бүген ул да бик бәхетледер сыман иде. Чөнки ... Чөнки аның кочагында шундый чибәр яшь кыз белән ул гүзәлгә торган саен ныграк гашыйк була баручы яшь егет йөзә бит. Ул көнне ямьле күл өстендә байтак гомер юандык без. Ә иңде кояш түбәнәя башлагач яр буйлары, бигрәк тә аның текәрәк ягы тагын да матуррак, серлерәк булып күренә иде. Андагы кечкенә-кечкенә агач өйләр, күл эченә үк кереп торган тар басмалар, ул басмага бәйләп куелган көймәләр, ә кайсыбер култыкларда күзгә чалынган бәләкәй саллар—алары казык белән генә ярга беркетеп куелганнар— боларнын һәммәсе шәһәр җиреннән килгән кеше өчен бик тә тансык булган гүзәл күренешләр иде. Аларга карап күз һич кенә дә туймый, аерыла алмый иде. Ә инде Мәскәү шәһәрендә туып, шунда үскән яшь кызга болар бигрәк тә нык тәэсир итә, бер әкият иле сыман тоела иде булса кирәк Юри шулай эшләгән шикелле икебезнең дә сәгатьләребез юк икән. Моны искә төшергәч: —Бәхетлеләргә сәгать кирәкми шул!—дип көлештек инде... Ә шулай да кояш баерга җыенгач Ул җитдиләнеп китте һәм: —Миңа кайтырга кирәк...—диде. Көймәбезне ипләп кенә ярга таба бордым. Салмак кына, ашыкмыйча гына ишә башладым... Шәһәр үзәгенә, Ул торган кунакханәгә кайтып җиткәндә кояш безнең белән саубуллашып та өлгерде... Ул да ашыга-ашыга кунакханә ишегеннән эчкә кереп китте. Күл буена икенче көнне дә бардык без. Бу юлы инде икебез дә су коена торган киемнәребезне алган идек. Әмма безгә кичә көймәдә йөрү дә бик ошады, шуңа күрә ул рәхәтлектән дә баш тартасыбыз килмәде- нәкъ кичәгечә күлнен уртасына ук кереп киттек. Кешеләрдән ераклашкач, өсләрдән салып аттык. Аның буй-сыны гына түгел, кигән коену костюмы да бик матур иде. Ул үзе дә «күз генә тия күрмәсен сөбханалла» диеп карарлык иде.. Көймәдә утырган көе байтак кына кояшта кызынгач, су коенасыбыз да килә башлады. Монысы шулай, су керәсе килә—әмма күл уртасындагы як-якка чайкалып торган көймәдән тирән суга кинәт кенә сикереп төшү минем үземә дә шактый ук йөрәк сорый торган эш булып чыкты Ә инде Ул би!рәк тә курка иде. Бодай итеп су кергәне юк бит әле анын— шәһәр кызы ич ул! Җитмәсә, бик тә яшь бит әле үзе «Ничек итәргә сон?»—диеп озак кына баш ваттым мин ул көнне Көймә кырыена утыр башта, шулай суга акрынлап кер дияр иден— көймә шундук капланырга гына тора. . Тәмам башваткыч булды бу мина.. Ахыр чиктә үзе утырып барган арткы урындыктан ипләп кенә суга төшерергә булдым кызыйны. Үзем бер кулым белән көймәгә тотындым— мин аста, суда бит инде хәзер—үзем ана әйтәм —Әйдә, кулларын белән мине муеннан кочакла да, шулай итеп әкрен генә суга төш! Икебез дә шырык-шырык көләбез тагын. Чөнки үз хәлебез кызык тоела, әкәмәт кызык тоела безгә Шулай, мин әйткәнчә, башта Ул ипләп кенә мина асылынды. Ә мин, әйткәнемчә, бер кулым белән көймәгә ябышкан—батып китмәс өчен—икенче кулым белән жай гына аны кочаклап алдым Шулчак үзе дә кызарып китте, минем күзгә карамаска тырыша... Минем дә аны җибәрәсем килми. Хәтта, онытылып китеп, кирәгеннән ныграк та кысып куйдым кебек әле.. Менә шулай итеп су уртасындагы көймәдән тирән суга төшү әмәлен өйрәндек без.. Ә минем очен бу тирән суга төшү генә түгел—ярсу бер ут дәрьясына бату булды, ахрысы. Әйе. әйе—әнә шулай, су уртасында, су эчендә торган чагында икебезгә дә ут капты бугай безнең һәм беренче үбешүебез дә әнә шундый бәхетле мизгелләрнең берсендә булды Ул чагында үбешкәннән сон тыныч кына суга төште дә. көймәнең икенче ягына таба йөзеп китте... Гүяки миннән качуы, читенсенүе. оялуы Әнә шулай бер атналап рәхәт чиктек без. Көн саен су коендык, бөтен ләззәтен татып кояшта кызындык, көймәдән дә аерылмадык. Ә аннары яңгырлар китте Тоташ яңгырлар. Үзе җылы яңгыр, җәйге яңгыр инде ул—ләкин барыбер андый көнне су буенда йөреп булмый ич инде Кая барырга? Кинога мазарга һич кенә дә керәсе килми Җәй очен театр да бөтенләй батмый.. Ана аяк тартмый, күңел теләми Нишләргә сон? —Әйдә соң, мина барып утырабыз!—дидем мин, берчакны тәвәккәлләп Ул башта бер сүз дә дәшмәде. Тып-тыныч кына күзгә карап торды Аннары гына, суза төшеп —Әйдә-ә .—диде. ... Ул чакта мин шәһәр үзәгеннән ерак түгел, әмма тыныч һәм күпмедер дәрәҗәдә борынгылыгы да сакланган, язларын-җәйләрен юкә исенә күмелә торган лейтенант Шмидт урамында—ике катлы агач йортта бер әйбәт кенә бүлмә алып яши идем. Үзебезнен ишек алды, капка төбендәге эскәмияләре, өебез каршында су колонкалары булган бик матур, ягымлы йорт иде инде ул Минем тәрәзә каршысында гына чия бакчасы да бар иле әле хәтта. Язларын ул бакча an-ак булып чәчәккә күмелә торган иде Нәкъ менә яшьлек инде, яшь кешенең йөрәк хисләре инде ул бакча үзе дә! Бүлмәм эчендә әллә нинди уш китәрдәй җиһазлар юк-югын Чөнки минем аның ишегә бик ис китми—элек тә шулай иде, хәзер дә карашларым әлләни үзгәрмәде. Бу хакта бер фикерем дә бар. Минем бүлмәдә минем жаныма рәхәт булырга тиеш! Күңелемә җылы, жайлы, уңайлы булырга тиеш минем бүлмәдә! Ә кайсы берәүләр күзләре кызыккан бик «стильный» жиһазлар кертеп тутыра үз бүлмәсенә. Ләкин андый бүлмәләрнең байтагына кергәч ничектер, каяндыр салкын бәрәдер сыман тоела. Күңел үзенә урын таба алмый интегә. Жан өшегән кебек була анда... Ул керер алдыннан утны да кабызып куйгач, шактый гына яктырып, матураеп китте торагым. Ул бүлмәне карый, ә мин исә аннан күземне алмыйм. Бүлмәм Аңа ничек тәэсир итәр икән? Башкала кызы бит... Моның ише буйдак кеше бүлмәләрен күргәне булмагандыр әле моңарчы... Юк, йөзенә ризасызлык чалымы чыкмады Аның. Китап тулы киштәләргә, өепөеп куелган грампластинкаларга бигрәк тә кызыксынып, озаклап карады. Кунак килгәч, мин дә тизрәк музыка куярга ашыктым. Билгеле, ул чагында әле хәзерге шикелле магнитофоннар түгел—гап-гади уйнаткыч иде. Электр белән уйный торганы. —Үземнең иң яраткан музыкамны куйыйммы?—дип сорыйм. Ул бүлмә белән танышкан җиреннән миңа таба борылып карый һәм ни өчендер сүзсез генә баш селки. «Мин риза» диюе инде бу. Мин Ана. беләсезме, нинди музыка куйдым? Француз композиторы Морис Ровельның «Болеро»сын куйдым мин Ана! Үземнең иң яраткан көем булганга күрә куйдым инде мин аны— монысы билгеле. Ләкин менә хәзер, сезгә сөйләгән чагында, яңадан бер кат уйлап карыйм да, шундый фикергә киләм: чыннан да, бик дөрес булган ич ул чагында әлеге музыканы кую! Чөнки биредә, бу әсәрдә, Шәрекъ рухының, Шәрекъ җанының бөтен барлыгы, һәммә тирәнлеге, сере һәм балкышы, куанычы һәм фаҗигасы—барысы-барысы бик тә тәэсирле чагыла бит! Үзегез дә беләсез инде—бик озак уйнала ул музыка. Дәү пластинканың ике ягын да биләп тора ул. Әллә тагын бер сәгать уйный... Ләкин Ул түрдәге тирән кәнәфигә аякларын бөкләп менеп утырды да, шунда кымшанмыйча музыка дөньясына чумды. Ә минем өчен инде Ул үзе серле музыка иде. Тере, җанлы Музыка! Шуна күрә ипләп кенә мин дә Анын янына, Аның янәшәсенә килеп утырдым... Тәрәзәсе чия бакчасына караган минем ялгыз бүлмәмдә ул көнне Ровель болеросы тагын да моңлырак, тагын да хислерәк булып ишетелеп торды сыман... Ә аннары без Анын белән япь-яшь юкәләр яфрак ярган, уйдык- уйдык яңгыр сулары җыелып торган тып-тыныч урам буйлап шәһәр үзәгенә таба атладык. Берберебезгә сыенып . Безнең икебезнең арада урнашкан җылылыкны, якынлыкны югалтырга теләмәгән сыман... Кунакханәгә җитә башлагач: —Минем абзый өйдәдер бит инде! Мине бик орышыр бит инде ул!—дип борчыла, ашыга башлады, адымнарын кызулатты. Иөзе дә үтә җитдиләнеп китте Анын. Әйе, үзен театрга эшкә алган һәм бирегә ияртеп килгән абзыеннан бик тә шүрли иде Ул. Нишлисең, Аны да аңлап була инде. Чөнки абзый дигәне ана начальник кына түгел, туган тиешле кеше дә бит әле. Алар гастрольгә китәр алдыннан әти-әниләре, әлбәттә, кат-кат тукыганнардыр инде—«кызыбызга күз-колак бул, зинһар!» дип бер генә мәртәбә әйтмәгән- нәрдер. Шуңа күрә без Аның белән гел яктыда, дөресрәге кич кырын очраша идек. Ләкин тора-бара болай очрашу мина сәеррәк булып тоела башлады, һәм көннәрдән бер көнне мин моннан сорадым да. Ә кичләрен нишлисең сон син9 Вакытыңны ничек уздырасың? Ләкин Аның бу сорауга әлләни исе китмәде. Ул гадәтенчә мөлаем генә итеп елмаеп куйды да, ашыкмыйча, сузыбрак кына. Әзрәк телевизор карыйм... Әзрәк китап укыйм...—диде. —Шулай итеп бөтен кичен үтеп китәме? ’ Бу сүзем Аны шактый ук җанландырып җибәрде —Үтә! һәм ничек кенә әйбәт үтә әле! Мин бу җавапны төшенеп үк җитмичә беразга тын калдым Яшермим, күңелем төбендә аз гына шик тә, хәтта көнләшүгә охшаган начар тойгы да, сизелгәләп ала иде кайчак. «Кичләрен гел үзе генә микәнни сон ул?!»—дигән эчке корт та кымшангалап куя иде күнелнен бер почмагында. Әллә шуны сизеп, әллә инде үзенең яңа гына башлаган сүзен дәвам итеп: —Кайберәүләр шикелле ялгызлыктан курыкмыйм бит мин,—диде Ул. Үзем генә калганда да күңелсезләнә белмим мин. Чөнки минем матур-матур уйларым була... Ә аннан сон .. Ә аннан сон йокларга да бик яратам мин! Үземнен йомшак мендәремне кочаклыйм да (минем әле монда Мәскәүдән үзем белән алып килгән бәләкәй генә мендәрчегем дә бар) көндез булганнарны яңадан күз алдыма китерә-китерә, хыялланахыяллана, әкрен генә йокыга да китеп барам. Ул үзе сөйли, үзалдына елмая, ә үзенең миңа таба борылып алган чакларында чалынып калган күз карашы әллә нинди серле, кинаяле, шаян...—һәм тагын әллә нинди, әллә нинди—һич айлап, анлатып бетерерлек түгел! Хатын-кыз күңеле бит ул күп чагында кара урман кебек, ямьле дә ул һәм серле дә. матур да ул һәм куркыныч та. үзенә таба тарла да ул һәм өркетә дә, серләрс-табышмаклары белән аптырата уйландыра да ул. Ләкин табигать Анабыз без ир-атны гел дә әнә шул Серлелеккә тартылып тора торган итеп яраткан шул! Күрәсең, яшәешнең бөек нигезе, башлангычы да, дәвамы да әнә шулдыр инде Шулай итеп без Аның белән икеме-өчме атна буе, көн саен очрашып йөрдек. Аккош күле ягындагы урманга да чыктык, шәһәр урамнарын да байтак кына таптадык, аулак тыкрыкларны да читтә калдырмадык Ә инде яңгырлырак көн булса, минем бүлмәгә кайтып утырабыз да, хискә, хыялга биреләбез. Караган кинолар, укыган китаплар турында сөйләшәбез. Көннәрдән бер көнне безнең очрашуга кулына әйбер тотып килде Ул. Ап-ак кәгазь белән бик матур, җыйнак кына иттереп төргән. Тыштан караганда кәнфит тартмасы сыманрак күренеп тора. Әмма мина кәнфит нигә кирәк? Бүлмәгә баргач, чәй эчәргәдер дисән инде Ләкин үзе бу хакта башта ләм-мим, бер сүз дә дәшмәде Шулай да мин сорамый булдыра алмадым —Әллә тәмле нәрсә дә алгансың инде9 Ишетте, әмма шактый гына дәшми барды Ул. Бары тик бераздан гына: —Сиңа барып җиткәч, ачып күрсәтермен, яме —диде, сабыр гына итеп. —Я-р-а-а-ар...—дигән булдым мин дә бик аптыраган, сәерсенгән тавыш белән. Әлбәттә, барып җиткәчтен дә иң беренче сүзебез шул булды инде Ә менә минем хәтердә аның сүзләре генә түгел, бөтен буй-сыннары да. ничек хәрәкәтләнүләре дә. барча адымы, хәрәкәте дә калган Минем күңелдәге бер мәңгелек кино кебек ул күренеш Менә Ул ашыкмыйча гына туфлиларын сала Ап-ак нәфис туфлиларын Аннары аларны ипләп кенә булмә почмагынарак этеп куя Шул арада аның тулы матур балтырлары ап-ак туфлилар янәшәсендә яна бер сәнгать әсәре сыман күренеп кала Озакка хәтергә сенә Шуннан соң Ул бүлмә гүренәрәк үтә дә. башта кулындагы әйберне в * минем язу өстәленә куя. Мине дә үзе янына чакыра. Нишлим инде: мин дә Анын кырыена барып басам да, сүзсез генә әлеге әйбергә текәләм. Бер карасаң кызык кына күренеш инде бу, валлаһи! Шулай берәр минут чамасы вакыт үткәч, Ул әлеге әйберне кулына ала да, ипләп кенә кәгазен сүтә башлый һәм аннан чем кара тышлы ... бер китап килеп чыга! Әйе, әйе—китап! Тышына язылган сүзләрне укып алам: —Жан Ануй... Аптырыйм.. Чөнки бу сүзләр миңа бер нәрсә дә аңлатмый, бер генә нәрсә турында да белгертми. Шуңа күрә байтак кына гомер тып-тын торам. Кыскасы, Аннан нәрсә диеп кенә сорарга да кыймыйм. Үземнен наданлыгымны да сиздерәсе килми. Әмма беләсе килә, аңлыйсы килә! Бу сернең төбенә төшенәсе килә. —Мине ин нык анлаган язучы бу!—Күзләремә онытылмаслык итеп карап, шулай диде Ул. Һәм, «минем сүзләремне аңлап житәсеңме икән син9» дигәндәй, озаклап текәлеп карап торды әле Ул мина. Бик озак күзен алмады. Мин исә ни өчендер кыенсындым, күземне читкә алырга тырыштым кебек ул чакны.. Аннары инде китапка үрелдем. —Карарга мөмкиндер бит? Француз драматургы икән бу Китапны ачып җибәргән иң беренче әсәрнең исемен укыйм—«Биштәрсез сәяхәтче» Күңелемә шундук романтик тойгылар, күзаллаулар дулкыны кага башлый... Теге көнне, күл буенда, яшел көймәнең чылбырын кулыма алган чактагы хисләр миндә яңадан җанлана Бераздан алар шактый көчәеп үк китә. Ни өчендер Анын белән әнә шул җиңел матур көймәдә барган чагыбыз күз алдына килә. Үзебез белән бер әйбер дә алмыйча, сәгать ише нәрсәләргә ис тә китмичә йөзгән көн Дулкыннар стихиясенә бирелгән минутлар Сүзсез генә басып торабыз шулай... Чыннан да, әлегә безгә бер генә сүз дә кирәкми шикелле. Барысы да шундый әйбәт һәм үз урынында әз генә бер хәрәкәт булса да. ниндидер ым гына күренсә дә—әлеге идиллик матурлыкның яме китәр сыман тоела. Биштәрсез сәяхәтче... Әсәрне укымаган килеш тә мин язучы кешенен бөтен күңелен андап алдым кебек. Алай гына да түгел: һәммә романтик җанны иң нык аңлаучы кеше ул менә миндер сыман тоела башлый. —Бу китапны мин сиңа калдырам. Ә мин тиле кебек шундук сорап куям: —Әллә бөтенләйгәме?! —Юк шул! Минем бердәнбер китабым ул! Үземә дә бик кадерле. Укып чыккач, кайтарырсың инде син аны.. Ул көнне тагын нәрсәләр булгандыр—мин инде аларны хәтерләмим, чөнки калганнары инде миңа кызык түгел. Шулай тагын күпмедер көн үтте. Бер көнне исә Ул мине болай диеп сөендерде: —Бүген кич минем абзый өйдә булмый—мине тикшерә алмый. Әйдә, минем бүлмәдә кич утырабыз! Чыннан да, инде күпме гомер таныш булып, Аның торган бүлмәсен дә күргәнем юк иде ич әле. Бик теләп риза булдым Тиз генә гастрономга да кереп чыктым. Тәмлетәмле әйберләр алдым, бер шампан шәрабе дә эләктердем... Әйе, ул көнне беренче мәртәбә Анын бүлмәсенә аяк бастым мин. Әле дә исемдә: алтынчы катта, коридорның иң аргы башындагы бер бәләкәй генә, аулак кына бүлмә иде ул. Ә тәрәзәсе исә, юри көйләнгән сыман, нәкъ менә без су кереп йөрегән Олы күлгә таба карап тора иде аның! Мин моңа шаккаттым! —Кара әле! Без көндез йөрегән җирләрне син кичен күзәтеп ятасың икән ич! Моңа игътибар итүем Ана да бик ошады —Әйе шул! Без синен белән йөргән сукмакларга бүтән кеше аяк баса күрмәсен дип, саклап торам мин ал арны! Әнә шунда яп-якты тәрәзә янына басып, икебез дә күл өстенә карап тордык Тыптын гына калып, озаклап. Әле моннан берничә көн элек кенә булган кадерле күренешләр, сунын дулкынланулары, күнелнен дулкынланулары—барысы да менә хәзер якты тәрәзә аша бу бүлмәгә үтеп керә шикелле иде. Без менә хәзер басып торган идән дә гүяки көймә кебек тирбәлә, чайкала сыман иде... һәм әнә шул тойгы башны да жинелчә генә әйләндерә иде Өстәле кечкенә иде Анын Бар булган ризыкларны әнә шул бәләкәй өстәлгә тездек без Билгеле инде: табыныбыз түренә патша кебек иттереп шампанны утырттык Ана карап байтак кына горурланып та утырдык бугай әле хәтта! Үзебезнең ул бәхетле мизгелләребезнен кадерен тагын да арттырдык бугай әнә шулай итеп —Без менә хәзер алтынчы катта утырабыз...— диебрәк башладым мин сүземне, аңа эчке мәгънә бирергә тырышыбрак —Димәк, бәхетнен җиденче каты да янәшәдә генә, бик якында гына дигән сүз!. Шампан шәрабе салынган касәләрне әнә шул бәхетле минутлар өчен дип күтәрдек без. —Нинди тәмле...—дия-дия, бик тә нәзакәтле хәрәкәтләр генә ясап, бик тә матур итеп йота-йота, ашыкмыйча гына эчеп утырды Ул шәрабне Анын ачык тәрәзә янында утыруы Тәрәзәдән без йөргән күл буйларының, киң булып җәелгән күл өстенең күренеп торуы Өстәлебездәге татлы шәраб белән тулган касәләр... —Болар барысы да мина ул чагында гаять тә романтик, кешене бик тә бәхетле итә торган мизгел булып күренде Мин чыннан да үземне бәхетнен җиденче катында итеп сиздем! Ул чагында инде үзеннән үзе куллар кулга да үрелә иле Без әнә шулай—бәхетнен җиденче катына тәмам күтәрелеп җитеп, онытылып утыра гына башлаган идек . Мин дә Анын янына килеп сыенган идем инде Бәхеттән, ләззәттән, мәхәббәттән башка бүтән бер генә нәрсә дә көтелми иде инде биредә Бу— бары тик сөю-сөешү, сәгадәт минутлары гына булырга тиеш иде инде! Әмма. Әмма ул көнне без һич кенә дә көтмәгән, уйламаган хәл булды: безнен өстебезгә ыжгырып Анын абыйсы килеп керде! Ишекне шакымыйча-нитмичә! Күз алдыгызга китерегез менә. Алагаем юан гәүдәле, буйга да миннән шактый калку, ачудан тәмам йөзләре үзгәргән бер яп-ят адәм синен каршына килеп бассын әле! Бу бит әле минем үт кырыемдагы яшь кызыйдан, аннан көгелгән мәхәббәттән, наздан тәмам йомшаган, эрегән, мәрткә киткәндәй онытылып утырган чагында! Әле җитмәсә б\ адәм урамнан кергән көйгә—өстендәге искерәк фасондагы плашы да, кулындагы шактый ук буаз кара папкасы да кеше куркытырдай Чып- чын газраил инде менә! Нишлисен—утырган җиребездә ана карадык га каттык инде Бер сүз дә әйтә алмыйбыз. Бер генә хәрәкәт тә кыла алмыйбыз Ай-Һай каты сүкте ул безне! Үзе дә кызарып бүртенде Җикеренде, сукранды Өстәл өстендәге әле яртысы да эчелмәгән шампаныбызны да ачу белән идәнгә атып бәрде. Анын шешәсе ни өчендер ватылмады тагын—әллә пыяласы бик калын иде— шул шешәдән алсу шәрабнен күбекләнеп идәнгә озак кына агып ятуы күз алдында калган Нәкъ кан төсле булып агуы Мин нишли алам” Әлбәттә, шыпан-шыпан гына чыгып тайдым инде Өлкән лейтенант Булатов әнә шулай дип сүзен бетерде дә. инде байтактан ук ана диеп салып куелган ярты стакан ак аракыны бер тында авызына каплады. Өстәлдә әле ризык булса да хәмердән сон кабарга теләмәде Землянкада үле тынлык урнашты Шулай бер-ике минут чамасы вакыт узды Беркем дәшми иде —Өемә кайткач, ул төнне ничек үткәреп җибәрә алганмындыр инде, белмим! Бертуктаусыз ишекле-түрле йөрендем бугай, «нәрсә булды сон инде бу?!»—диеп баш ваттым. Йөрәк чамасыз әрни, җан кая керергә белми газаплана иде. Күзгә бер тамчы йокы кермәде! Танны көчкә аттырдым. Ә инде көн бераз яктыру белән, әзрәк тынычланып булмасмы диеп урамга, саф һавага чыктым. Шактый еракка ук китеп әйләнеп килдем. ~ Аннары инде «Аны күрергә кирәк!» дигән карарга килдем. Сөйләшергә, аңлашырга кирәк! Кичә Аның үзен генә калдырып китүем өчен гафу үтенергә дә туры килер бәлки... Әйе, Ул анда иде. Ләкин Ләкин бу иртәдә минем килеп басуым Аңа албасты күренгәндәй тәэсир итте! —Кит! Кит, зинһар!—дип кычкырды Ул, инәлеп-инәлеп.—Сине тагын бер күрсә, абзый мине эштән чыгарып, кире Мәскәүгә озатачак! Кит, зинһар! Ул үзе әнә шул усал, кискен сүзләрне кабатлый, ә үзенең күзләрендә яшь, газап, әрнү. Ике көн рәттән менә шушы күренеш кабатланды. Чөнки мин «бәлки бүген җүнләп сөйләшеп булыр...» дип, кичке дүртләр тирәсендә икенче көнне дә Аның янына барган идем... Ә аннары мина авылдан телеграмма килде. «Әтиен авырый, кайт» диелгән иде анда... Авылда берәр атна чамасы юанып, кире килгәндә, шәһәребезнең үзәгендәге теге мәйданнан әлеге кечкенә будка юкка чыккан иде инде Ул урынга барып текәлеп-текәлеп карап тордым мин—тип-тигез асфальтта бернинди эз әсәре дә юк иде! Аз гына да эз юк иде анда! Бу хәл минем бик тә ачуны китерде. Аның менә шулай—бернинди эзсез китеп югалуына ачу килә иде минем. Йөрәгендә дә бер эз дә калмагандыр сыман иде Аның. Ә мин ничә көннәр газапланып йөрдем ул чакта. Әйе, әйе—бу сүз өчен һич тә оялмыйча, кыенсынмыйча әйтәмен! Чынлап та, тилмереп йөрдем мин ул чагында. Шул тирәгә киләм дә, башына әйләнчек булган сарык сымак—тик буталып йөрим Озак вакытлар шул тирәдән китә алмыйм. Ләкин күпме генә әйләнсәм-тулгансам да—анда тип-тигез, кап- каты, шопшома таш кына иде. Асфальт кына иде! Гүяки Ходай үзе ул көннәрдә минем тормышымнан монарчы булган дулкыннарны, көймәне, суда тирбәлүләрне, алай гына да түгел: көчле хисләрдә тирбәлүләрне алды да, алар урынына әнә шул каты, ныклы, таш язмышы гына калдырды... Һәм мин үзем дә гүяки шул көннәрдә шәһәр уртасындагы бер таш һәйкәлгә әверелдем! Гүяки әнә шул чагында мине яшьлек үзе калдырып, ташлап китте! Землянка эче янадан тын калды. Әмма ул озак дәвам итмәде, шырык-шырык көлә-көлә капитан Федотов сорау бирде: —Син байтак кына сүз сөйләдең, Булатов, ләкин ин мөһимен әйтмәдең: берәр нәрсә булдымы-юкмы сезнең? Шунысын ачык кына аңламадым. Булатовның башына бу сорау барып җитеп, ул җавап бирергә дип авызын ачарга да өлгермәде. Сериков очып диярлек Федотовка ташланды: —Анысы мөһиммени сон аның, Иван Данилыч! Нигә син мәсьәләне артык гадиләштерәсең! Федотовның да бирешәсе килми инде, ул да сүзсез кала алмады: —Шулаен шулай да, ләкин барыбер беләсе килә бит, шайтан алгыры! Алар сүз көрәштергәндә Булатов нәрсәдер әйтергә теләгән иде. әмма ана сүз кыстырырга да ирек куймадылар. Ә тора-бара инде ул үзе дә әлеге уеннан кире кайтты, ахрысы—дәшмичә генә утыра бирде... Ләкин ин ахырдан бөтенесенә нәтиҗә ясарга уйлады кебек. —Тагын бер кызыгы шунда аның, егетләр: ул чагыңда мин Аны никадәр яратып йөредем. Ул киткәч күпме газапландым—ә менә хәзер, сезгә сөйләгән вакытта, исемен дә хәтерли алмадым.. Шу на күрә Ул диеп кенә сөйләдем Ә инде башка бер кызнын исемен кушып Анын күнелемдәге хатирәсен кыерсытасым килмәде. һәм... һәм мин Аны еллар үткән саен тагын да ныграк сагына барам төсле. Ул көннәр минем гомеремнен ин бәхетле минутлары булгандыр кебек тоела... Әмма.. Әмма нәрсә генә эшли алам сон?! Мин хәзер инде Аны ничек кенә итеп эзләсәм дә таба алмыйм ич! Мин Аны инде һичкайчан да таба алмаячакмын бит! Анын якты, нурлы истәлеге булып миндә әнә шул Жан Ануй китабы гына калды Тагын шунысы бар. Минем күз алдыма еш кына биштәрсез сәяхәтче килеп баса Ерак һәм тузанлы юлларны үтә-үгә арыса-алжыса да, бу фани дөнья ваклыкларыннан өстен торган, дөнья ваклыгына бирешмәгән- буялмаган һәм яшьлегендәге шикелле якты омтылышлы, саф күңелле булып кадалган, үзенең күнел матурлыгын байрак итеп яшәүче Сәяхәтче сурәте минем күз алдымда тора. һәм яшермим: үземнең яшьлегемдә менә шушы якты күренеш булмаган булса, яшьлегемдә Ул очрамаган булса—минем гомерем бик тә ямьсез, хәтта мәгънәсез үткән булыр иде кебек. Ул очрашу өчен мин үз язмышыма чиксез рәхмәтләр укыйм! Ялтада ышкы землянка эчендәге мәжлес бу кичне лә дәвам итте Бу кичне дә әнгәмә мәхәббәт хакында, хатын-кыз турында куерды. —Аларнын серен һич кенә дә анлап бетереп булмый бит ул, егетләр!— диеп башлады сүзен капитан Федотов—Менә шушы—хәзер без яшәп яткан данлыклы Уссури тайгасы никадәр серле бит инде, әмма хатын-кыз аннан да серлерәк ул, ана караганда да табышмаграк ул— хатын-кыз! Көтелмәгән нәрсәләрне, булыр диеп һич тә уйламаган, бөтенләй башка да кереп карамаган хәлләрне китереп чыгарып кына тора ул! Шаклар катырсын! Менә шул турыда бер кыйсса сөйләмәкче булам мин сезгә Бер елны мин шулай, үземнен хәләл җефетемне дә ияртеп. Ялтага ял итәргә бардым Сез, әлбәттә, ул якны, гүзәл Кырым табигатен бик яхшы беләсез инде андагы сулап туйгысыз жинел, шифалы һаваны, оҗмах рәхәтлекләре бирә торган җылы дингез суын, сөзәк тау битләрендә үсә торган гөрле-төрле җиләк-җимешне, бүтән һичкайла очрамый торган фирменный шәрабләрне. Боларнын һәммәсен әйтеп, санап кына бетереп буламы соң?! Ә без килеп урнашкан ял йорты бигрәк тә ямьле урында иде— шактый гына биек бер тауның башында ук диярлек урнашкан иде ул Тирә-ягында кипарислар, пальмалар, инжирлар. йөзем куаклары бүлмәннән чыгу белән чын-чыннан тропик у-рманына килеп керәсең инде менә! Фантастика, хыял бу. төштер бу!-диеп йөрергә генә кала валлаһи! _ Дингез үзе алай ук якын түгел-түгелен—бер ярты сәгать чамасы җәяүләп төшәргә кирәк Ләкин, аның каруы, безнең болдырдан нинди матур булып күренә ул! Зәп зәңгәр, шундый да чиста зәңгәр әкият иле инде менә! Ул тугайланып туганланып килгән текә яр буйлары, чиксез зәнгәр су киңлеген ерып баручы ак җилкәнле көймәләр һәм ял итүчеләрне төягән, күнелле музыка авазлары тараткан ап-ак пароходлар К Менә шуларның барысы да безнең болдырга чыгып басу белән үк синен күзеңне иркәли башлый. Хәтта алай гына да түгел: үзенә тарта, ымсындыра, котырта ул сихри, ул тылсымлы күренешләр! һәм без әнә шул гүзәл урыннарның барысын да күрергә, мондагы ямьнең һәммә төреннән авыз итәргә, көньяк җире, көньяк табигате бирә торган ләззәтнең бөтенесен татып калырга тырышабыз. Көннәр буена диңгезнең вак таш җәелгән пляжында кызынабыз... Йомшак, назлы суының эченә кереп китсәк, аннан чыга алмыйча, аерыла алмыйча рәхәт чигәбез... Аккош шикелле тын гына йөзә торган бәләкәй пароходларга утырып, диңгез буенча сәяхәт итеп кайтабыз .. Тау сыртлары арасына сузылган асылмалы юллардан гына югарыга, текә-текә тау башларына хәтле менеп төшәбез... Кыскасы, үзебезнең якта, без яшәгән шәһәрдә булмаган әллә никадәр могҗиза, яңалык, күңел күтәргечләр күрдек без анда! һәммәсен дә татып карадык, барысыннан да авыз иттек! . Ә бер көнне өйлә ашын ашап, аннан соң байларча черем дә итеп алгач— Ялтаның үзен карап кайтырга булдык. Чөнки, ни әйтсәң дә, гәрчә бөтен ил халкынын ял итү урыны булса да, Ялта—барыннан да элек шәһәр бит әле ул! Аның бик матур урыннары бар дип әйтәләр. Безнең ял йортыннан диңгезгә таба борма-борма юл төшә. Аның машина йөри торган өлеше асфальт, ә кырыенда гына жәяүлеләр өчен сукмак та бар. Билгеле, анысын бик үк тигез дип булмый, аңа вак таш кына сибелгән. Шуна күрә атлавы да җиңел түгел, җитмәсә бит әле, юлыбыз да аска таба төшә—гәүдәң үзе үк алга таба сөрлегеп, атлыгып тора. Карабрак басмасаң, йомгак шикелле тәгәрәп китүең дә бик мөмкин монда. Ә инде төшеп җиткәчтен, Ялтаның диңгез яры буйлап сузылган бердәнбер үзәк урамыннан атлавы—монысы бөтенләй икенче! Ун кулда иксез-чиксез диңгез кинлеге, ә сул якта исә берсеннән- берсе гүзәлрәк, купшырак таш биналар. Аларнын һәркайсы үзенчә, бүтәннәрен кабатламаска тырышып төзелгән. Шуңа күрә ул йортлардан күзне аерып та булмый. Урамның ул ягында эреле-ваклы кибетләр дә күп инде, билгеле. Ә хатын-кызны сез инде үзегез беләсез: күзенә кибет күренсә, аның яныннан тыныч кына узып китә алмый ул! Аңа, һичшиксез, кибет эченә керергә, анда сәгатьләр буена каранып йөрергә кирәк! Әйбер аламы-юкмы, барыбер, аңа үз күңелен басып, тынычланып чыгарга кирәк! Ә минем исә аның ише җирдә, чүпрәк-чапрак арасында, җенем чыга башлый. Юк-бар нәрсә күзләп—җитмәсә әле мыжлап торган халык арасында—тыныч кына йөри алмыйм мин! Кибеткә керергә туры килсә дә, мин тиз генә үземә кирәк нәрсәне аламын да, җәтрәк чыгып таю ягын карыйм. Тизрәк аннан котылу җаен эзлим! Ләкин, эшләпәләр кибете каршына килеп баскач, ул көнне эшләр бераз бүтәнчәрәк килеп чыкты шул. —Кара әле... Мондагы бөркүлеккә болай гына чыдарлык түгел ләбаса!—диде хатын.—Әйдә әле, мина бер эшләпә алыйк әле! «Үзен генә кереп чык инде...»—диеп әйтеп, тизрәк аның яныннан таярга иде дә исәп, ләкин аның ялварулы сүзләренә бу юлы битараф калып булмады шул. —Әйдә инде, килешәме-юкмы, карарга да кирәк бит. Киңәшергә дә кирәк!— диде ул, минем холыкны яхшы белгәнгә күрә кулдан ук тотып —Үлмәссең, бәлки әле үзеңә дә берәр әйбер табарбыз. Килештем, риза булдым инде мин моның сүзе белән. Уртача гына зурлыктагы, урамнан кергәндә ике-өч баскыч түбән таба төшеп керә торган кибет икән бу. Эчке өлеше тагын икегә бүлеп куелган: бер ягында ирләр эшләпәсе сатыла, ә эчкәрерәк урнашканында, күрәсен инде, хатын-кызларныкы... —Ярар, бар, үзен сайлый тор! Аннары сон мине чакырырсың!— диеп эчкә кертеп җибәрдем дә хатынны, үзем бернинди эшләпә дә карамыйча, чөнки андый уйнын башыма да килгәне юк иде әле!—шулай тик кенә басып торам кибеттә. Тыштагы эсселектән сон монда рәхәтрәк тә икән үзе... Аскарак урнашкан бит кибет, шунлыктан салкынчалыр диеп уйлыйм. Күпмедер шулай тордым да, янга табарак тагын бер-ике адым атламакчы гына булган идем, кырыемда гына: —Исәнме...—дигән бер хатын-кыз тавышы ишетелмәсенме! Ялт итеп шул якка борылам һәм... Һәм кемне күрәм дисез?! Альбинаны! Үзем белән бергә университетта укыган, үземнен яшьлек мәхәббәтем булган Альбинаны! Йа, Хода—өнме бу, әллә төшме?! Бу чынлап та шулаймы, әллә минем хыял гына шулай күрсәтәме?! Шаклар катып, гаҗәпләнеп, ни дип әйтергә дә белмичә, торам шулай басып—каккан казык кебек! Ә Альбина күрәсең мине алданрак искәргән, шуна күрә ул үз акылына тизрәк килде: ' ' —Башта «синме сон бу?» диеп торам... «Неужели ул?» димен Мин инде билгеле тизрәк хәлне аңлатырга тырыштым: —Альбина... Мин монда хатын белән бит әле. —дидем Минем ул сүзләрем аның аңына тиз генә барып җитмәде күрәсең, ул һаман үзенекен сөйләргә теләде, мине күрү шатлыгын белгертергә ашыкты. Чынлап та, сөенечтән балкый иде ул, очына иде ул әнә шул чагында! Тагын бер мәртәбә ашыга-ашыга кабатларга туры килде... Ниһаять, бу сүзләр аңа барып җитте бугай... Минем анын шикелле иркенләп шатланырга ашыкмавым да тәэсир итте, ахрысы, бераздан ул мина карап тын калды. Чибәр йөзенә үпкә, нәүмизлек билгеләре дә чыкты хәтта. Аннары ул әкрен генә: —Озаккамы сон?..—диеп сорады. Мин инде, билгеле, аны тынычландырырга ашыктым: —Әле килдек кенә...—дидем. Тагын нәрсә диеп әйтергә? Тагын ни турында сөйләшергә? Әлбәттә, безнең сөйләшер сүзләр күп инде ул, ләкин бит якында гына, моннан биш-алты адымда гына, минем.хатын йөри! Ул менә-менә килеп җитәргә мөмкин! Минем әнә шундый борчулы уйларым күрәсең йөзгә үк чыккан булгандыр инде ул чакны... Күпмедер тын торганнан соң, Альбина —Хорошилов урамы. 14 нче йортта минем бүлмә...—диде. һәм «килерсеңме?»—диеп тә өстәде. Бераздан тагын бер мәртәбә: «Килерсеңме?»—диде. Мин ул әйткән адресны кабатладым, «ярый», дидем —Сиңа сөйлисе бик күп сүзләрем бар! Кил. яме!—диде Альбина, киткән чагында да үзенең гажәсп мөлаем, ягымлы елмаюы белән балкый- балкый. Менә шушы хәлдән сон эшләпә кибетендә йөреп кара инде син! Күзеңә бер генә нәрсә дә күренмәгән килеш—әйбер караган, эшләпә эзләгән булып кылан инде син! Моның өчен бит никадәр оста артист булырга кирәк! Яисә, киресенчә, дулкынланмый, хисләнми генә яши торган таш йөрәкле адәм булырга кирәк монын өчен! Ә мин менә анарның берсе дә түгел.. Мин гап-гади адәм баласы.. Ләкин биредә— әллә кайдагы Ялтада—моннан күп еллар элек үзем белән бергә укыган Альбинаны һич уйламаган җирдән очрату ул чагында бөтенләй чыгырдан чыгарды. Дөньямнын астын өскә китерде бу очрашу' Әйс, безнең самими яшьлек иде шул ул! Авылдан килеп кенә кергән чак Сезгә билгеле У каласында әле яна яши генә башлаган көннәр Яшел студентлар әле без... Укуның беренче көннәрендә нәрсә диеп баш ватасын инде? Әлбәттә, китаплар диеп! Әлбәттә, дәреслекләр өчен борчыласың! Альбина да тулай торактагы безнең бүлмәгә дәреслек сорап керде. Минем янга түгел, ә үзенең группадашы Гамирны эзләп йөреше иде аның... Менә хәзер дә күз алдымда әле... Кич иде ул... Бүлмәдә бер үзем генә калып, ниндидер бер китап укып утыра идем... Шул чакны әкрен генә ишек шакыган тавыш ишетелде. Мин ни өчендер «күрше егетләрдер әле» диеп уйладым—гәрчә аларның ишек шакып йөрмәгәнлеген инде белергә һәм онытмаска тиеш булсам да. Шуңа күрә мендәргә сөялеп укып утырган җиремнән әлләни кымшанмадым—бары тик башымны гына күтәрдем бугай. Ә ишек акрын гына ачыла бирде, анда таныш түгел бер кызыйнын сары чәчле башы күренде... —Монда кеше бармы соң?..—дигән тавышы ишетелде. Хәзер инде мина да кузгалмыйча ярамый иде. Сикереп үк диярлек торып утырдым, аннары инде идәнгә үк төшеп бастым. —Әйе, әйе! Без өйдә!—дигән аваз да салдым. Таныш түгел кызый бүлмәнең эченәрәк үтте, үзе ни өчендер кызарды һәм искиткеч матур итеп елмаеп: —Безнең Гамир өйдә юкмыни?..—диде, сузыбрак кына. Әнә шул чагында миңа нидер булды: аның «к» авазын ничектер мин әлегә хәтле ишетмәгәнчә аеруча ягымлы итеп, йомшак итеп әйтүе, үзенең оялчан да, шул ук вакытта, серле дә итеп елмаюы, аның зәңгәр күзләренең тутырып багуы, озын күз керфекләренең сирпелеп-сирпелеп китүе—болар барысы да мине, китап дөньясына чумып утырган япь-яшь авыл малаен бер минут эчендә тылсымлап алды Мин сүзсез калдым... Бары тик күзләрем генә зур булып ачылып аңа текәлделәр дә, минем исәнсау һәм тере икәнлегем әнә шул күзләремнән генә сизелә иде бугай... Һәм кызардым да мин ул чагында. Әйе, әйе—кызардым да... һаман аңа текәлеп, сүзсез тора бирдем. —Нигә алай итеп карыйсын? Альбинаның икенче соравы әнә шул булды. Ул миңа таба тагын да сихрирәк карап һәм әле һаман елмаюдан туктамыйча, жавап көтә иде. Ә минем аңа жавап бирерлек сүзем юк әле, шуна күрә әңгәмәне бүтәнрәк юнәлешкә бормакчы булам: —Әйдәгез, түргәрәк үтегез... Менә хәзер чәй дә куеп жибәрәм,— дигән сүзләр белән бүлмә почмагындагы чәйнеккә барып тотынган булам.. Ул да минем хәлне анлый бугай аңлавын, ләкин бер-бер сүз әйтелсен диепме инде шунда: —Ә Гамир тиз кайтыр микән сон?..—дигән була. Үзе һаман елмая, үзенең карашы һаман миндә... Гипнозлый, каһәр! Мин аны җитәкләп диярлек түрдәге өстәлебез янына алып киләм, шундагы бердәнбер урындыгыбызны җайлабрак куям да —Менә шушында гына утырып тор, яме! Мин хәзер чәй генә куеп керәм!—дип, коридорга чыгам... Бу сүзләргә каршы берни дип тә әйтми инде ул—үзенең бик тә сөйкемле елмаюы белән бөтен бүлмәне яктыртып, нурландырып елмая гына... Кире әйләнеп кергәндә мин инде үземне шактый ук кулга алган идем, билгеле. Матур гына сүзләр дә килде телгә. Әнә шунда мин анын исемен белдем, туган ягы, авылы турында ишеттем. Сүзебез бүленеп бер мәлгә тын калган арала «ниләр бар икән» дип, дивардагы бәләкәй радионы ачкан идем, аннан бик тә моңлы булып «Тукай маршы» ишетелә башлады.. Ничектер, бу музыка безнең ике арадагы менә хәзерге хәлләргә бик тә туры килә кебек иде—шуна күрә аны көчәйтебрәк тә җибәрдем... Хисләрне канатландыра, очындыра торган—адәми затның күңелен җиденче кат күкләргә күтәрә торган менә шушы гүзәл көй шактый озак яңгырады ул кичне безнең бүлмәдә... Ул музыка икебезне тиң сүзсез дә калдырды... Ә бераздан мин ана бодай дип тә әйттем: Бүлмәдә—Тукай маршы Күзләрдә—барсы, барсы... Менә шулай итеп, кинәт һәм берьюлы муеннан гашыйк булдым мин ул чагында Альбинага. Ерактагы бер авылдан зур калага укырга, белем алырга дип килгән егетнен дөньясы әнә шуннан сон нык үзгәрде: кичләрен инде аяклар тулай торактагы уку бүлмәсенә түгел, ә бөтенләй икенче якка таба—иптәш кызлары белән Альбина торган бүлмәгә таба тарта иде. Бераздан кыюлык җитеп мин аны кинога да чакырдым . Аннары инде ниндидер бер спектакльгә дә бардык Кичләрен бергәләп һавада йөреп керүләр дә ешайды Альбина быел безнең белән укырга кергәнче эшләп тә алган икән, көннәрдән бер көнне ул мине үзенең элек торган тулай торагына— иптәш кызлары янына алып барды Анда әйбәт кенә кунак булып, авылдан килгән күчтәнәчләр белән сыйлангач, инде кайтып китәргә дип коридорга чыктык Шунда кызлар белән саубуллашып торганда узып баручы бер кара мыеклы егет ни өчендер безнең янга туктыйсы итте бит Алай гына да түгел—Альбинага сүз дә куша бу: —Син мине онытмагансындыр ич!—ди. Мин аптырап, бер Альбинага, бер тегенә карыйм Альбина кызарыбрак да китте кебек—әмма югалып калмады: —Юк, Сәлим! Исәнме? Хәлләрен ничек?—диде Ә тегесе һаман әрсезләнүен белә: —Сине бер минутка мөмкинме?—ди. Шул сүз Альбинаны кинәт үзгәртеп җибәрде. Ул минем кулга ике кулы белән тиң тотынды да: —Әйдә, киттек моннан!—диде, ашыга-ашыга Минем дә ачу килә башлады, кан кызып китте. Бу галәмәт йөзгә дә чыккандыр инде, билгеле. Кыскасы, тагын бераз шулай дәвам иткән булса, зур гына ЧП чыгасы ачык иде инде. Әле ярый, мине Альбина алга сөйрәде, ә теге егетне кызлар үз бүлмәләренә алып кереп китте ул кичне Урамга чыктык. Мин әле сүз дәшмим, шулай да эчтә явыз шайтаннар котыра инде. «Нигә генә килдем сон мин монда?!» дигән ачы үкенү дә бар... Ләкин сез шуны белегез, шуны дөрес итеп анлагыз—ул чагында, ул вакытта әле Альбина әйткәнгә каршы килә ала идемме соң мин?' Юк бит. юк! Ул чагында мин бит аның һәр әйткән сүзен дә үземә зур бәхет санап, тынлап кына йөри идем. Анын чып-чын бер колы илем' Чоики ул минем өчен гүзәллек алиһәсе иде' Мин тормышта очраткан беренче Мәхәббәт—минем ин көчле сөюем иде ул! Миндә бары тик соклану, баш ию, мөкиббән китү генә бар иде Ә инде аз гына аек акыл, аз гына чама, үлчәп карау дигән нәрсәнен исә тамчысы да булмады! Тулай торактан чыккач, күпме ара шулай дәшми, сөйләшми барганбыздыр— анысын хәзер инде әйтә алмыйм Шул гына истә: беренче булып Альбина телгә килде —Каян очрап тора диген син аны' Анда яшәгәндә, анда тынгылык бирмәде . Гарык булдым шуннан, билләһи! Әллә инде анын мине сихерләүче тавышы тәэсир итте, ул чакны балаларчарак сүз әйтеп ташладым —Ә нишләп бәйләнә соң ул сина? Ләкин Альбинаның моңа җавабы әзер булып чыкты — Бер-ике мәртәбә кинога алып барган иде шунда... Сагыз кебек ябышты аннары Ул сүзләр ихлас күңелдән, теге егетне чынлап та яратмыйча әйтелгән кебек иде. Мин Альбинаның әлеге сүзләренә ышанган идем. Димәк, болар арасында элегрәк нәрсәдер булып алган да, хәзер инде аңа нокта куелган икән диеп уйлаган идем. Ләкин тора-бара бу эшнең андый гади генә түгел икәнлеге ачыкланды... Ничек дисенме?.. Хатын-кыздагы үземә аңлашылмаган серлелек, сәерлек белән беренче мәртәбә әнә шунда очраштым мин. Күрше бүлмә егете Дамир ачты минем күзне. Бер көнне, лекцияләр бетеп тулай торакка кайткач, ул мине коридорда очратты да: —Әйдә әле, сиңа сүз бар!—дип, аулак почмаккарак алып китте. b 1ин анын вак кына нәрсәләр турында да зур-зур фәлсәфә куертырга ярата торган, әмма бик укымышлы егет икәнен белә идем. Кайчакларда анын сүз боткасы пешерүләре минем ачуны да чыгара торган иде. «Бүгенгә җитте, Дамир!»—диеп, анын бетмәс-төкәнмәс сүзен ташлап киткән чагым да булды бер көнне Шуна күрә бу юлы да: «тагын шул фәлсәфәдер инде моның...» диебрәк кенә атладым аның артыннан Алып килде бу мине почмактагы ялгыз тәрәзә янына, үзе исә тәрәзәнең киң итеп эшләнгән төбенә менеп үк утырды Футболка белән спорт чалбарыннан гына, кулында сигарет. Үзенен күзләре күзлек пыяласы аша шактый катгый, хәтта усал карый. Бик гаҗәп тоелды бу мина. —Әйт әле мина шуны: син чүпрәкме, әллә түгелме?! Сүзнен нәрсә турында барганлыгын аңламыйм бит әле. Шуна күрә мондый көтелмәгән фикергә каршы көлеп җибәрдем инде. — Юк! Син көлмә, көлмә! Бер дә уен нәрсә әйтмим мин! «Чынлап та җитди нәрсә сөйләмәкче була, ахрысы, бу» диеп, үзем сорау бирдем моңа: —Анлатып сөйлә әле син! Нәрсә булган?! Нинди чүпрәк турында сөйлисең син? Бер мәлгә тын калды бу. Сигаретын суырды, төтенен әллә чыгарды, әллә юк шунда—аннары бик җитди генә кыяфәт белән анын көлен какты... Шуннан сон гына: —Кичә Альбинаның бер егет белән чыгып барганын күрдем!—диде. Сүзләре башка кинәт кенә барып җитми бит . Баштарак: «Тукта әле, нишләп Альбина турында сөйли сон әле бу?»—диеп аптырап калдым. Әнә шул сагайтты. Дус егетләр, иптәшләр белән хатын-кыз заты турында сөйләшергә яратмый идем мин чөнки... Бәлкем нәкъ менә шуның аркасында да «кешелекнең гүзәл яртысын» анлауда шактый артка да калганмындыр, аларга карата нык ук идеалистик фикердә йөрегәнмендер. Ә бераздан «чүпрәк» сүзенен мәгънәсе башыма китереп сукмасынмы?! Минем турында әйтә бит ул бу сүзне! Альбинага бәйләп әйтә... Тукта.. Димәк Мин нәрсәнедер белми йөрим Димәк, Альбинаның тагын кемедер бар... Ул чагында әнә шул «кемедер» дигән сүз күңелгә килеп керде дә, бөтенесен карага буяды да ташлады. Димәк... Димәк, минем «ул» диеп ашкынып, хыялланып йөрүләрем... Аны бер илаһи зат, фәрештә кебек күрүләрем.. Ләкин бу газаплы, әрнеткеч уйның сизелеп торган азагын телгә китерәсе дә, колак белән ишетәсе дә килми иде... Әйе. әйе—мин ул чагында әлеге кырыс чынлыкны кинәт кенә анлап җитә алмадым. Әмма Дамирның сүзенә ышанмыйча да булмый иде. Кайчакларда бераз хыялланып, арттырыбрак сөйләргә яратса да, бүген аның ихластан, чын йөрәктән әйтүе күренеп тора иде. Ул миңа ярдәм итәргә теләп, күземне ачарга теләп сөйли ич... Мин үзем болай тәмәке тартмый идем, хәмер капкан чакларда гына тарткаладым, ә ул кичне авызымны ачып Дамирга әйткән беренче сүзем шул булды: —Кая, мина да берне бир әле! Сигарет кабы аның арткы кесәсендә икән, ул утырган җиреннән тормыйча гына бер якка авышыбрак, кыйммәтле сигарет кабын тартып чыгарды, аннары капнын астына гына чиертеп ике-өч сигаретны урыныннан куптарды да «үзен ал» дигән мәгънә белән мина таба сузды Тәмәке кабыздым да, тәрәзәгә бактым... Бу—бакча як, тыныч як Кара әле, агачлар инде яфракларын коеп та бетергәннәр икән ич! Әнә алар шәп-шәрә утыралар Яп-ялангач Ә нинди күнелсез икән болай' Ә жәй көне, әле күптән түгел генә, ничек күңелле иде бит дөнья' Әле мона кадәр дә ямьле кебек иде дөнья. Ямьле сыман тоела иде ул. Ә баксан Ә баксаң, әнә нинди шәрә, ялангач икән бит бу дөнья' Син генә күрмичә иөрегәнсен икән моңа хәтле аны Дамирга мин теш агартып бер генә сүз дә әйтмәдем ул көнне Ул да сорамады, мине сөйләштерергә теләмәде Авызымдагы сигаретны тартып бетергәчтен, Дамирның күзенә карамыйча гына —Рәхмәт...—дидем дә, ашыга-ашыга бүлмәгә кереп киттем. Анда кергәч тә, тәрәзә янына барып бастым. Әле ярый бүлмәдә бер кеше дә юк иде, югыйсә сүз кушып, «ник алай», «ник болай» дигән булып ачуны чыгарырлар иде— газапны тагын да арттырырлар иде. үзләре белмичә-чамаламыйча да. «Нәрсә эшләргә?!» Минем башымда хәзер ин нык бөтерелгән утлы сорау шул. «Хәзер Альбинаны күрергәме, юкмы?!» Күңелгә килгән тагын бер сорау әнә шундый. —Ә аны күреп мин нәрсә сөйләшә алам’! Хәзер барысы да җимерелде, ишелде бит инде! Безнең арада хәзер барыбер җүнле сүз, жүнле аңлашу булмаячак бит инде! һәм, өстемә җиңел курткамны гына элдем дә. урамга чыгып киттем Безнең тулай торак яныннан гына диярлек шәһәр уртасында калган авыл өйләре башлана иде. Алар минем балачакны искә төшереп, үзләре бер урам кебек булып утыралар Бүлмәдә укый-укый арыгачтын, мин кайчакларда әнә шул урамда йөрештерәм, авылыма кайтып килгәндәй булам. Инде шактый ук караңгы булса да. шул урам буйлап киттем Акны-караны күрмичә, кая басканымны белмичә—бары тик эчтә котырган җен ашкындыруы буенча гына очынып, аптырап, газаплы уйлардан изаланып, бик тә озак йөредем ул кичне Авыл өйләре беткәч, бер буш урын да бар иде, анда беркем дә комачауламый иде мина Мин берүзем, берьялгызым гына идем! Ә инде үз-үземә «җитте!» диеп, кире тулай торакка кайтканда тышкы ишек бикле иде. Тәрәзәләрдә утлар да сирәгәйгән.. Ирексездән күзем алар тәрәзәсенә дә төште, һәм ул. һәм ул—үч иткән кебек—караңгы иде! Кап-кара иде! Аяк-куллар белән бөтен көчкә дөбердәтә торгач, эчтәге карчык сукрана-сукрана ишекне ачты инде ачуын. Үзе әллә нинди яман сүзләр әйтеп мине битәрли, ә үзе йөзгә күтәрелеп тә карамый—әллә мин мондагы кеше, әллә түгел—анысында гаме юк! Көн саен шулай бимазалаганга ачуы киләме соң инде моның?! Әмма миндә аның кайгысы түгел иде, дәшми-тынмый гына үземнең катка узып китгем. Бүлмә ачкычы кесәдә—анысы өчен борчыласы юк. Бары тик кереп, чишенеп, инде урынга ягам дигәндә генә. Гамир япаннан пышылдаган тавыш килә. —Альбина кергән иде Мине күрсен әле, диде. Гамирга җавап биреп тормадым, әлбәттә. Илчегә үлем юк, дигәндәй: ул нәрсә белә дә, нәрсәне җайлый ала сон?! Ул да кабатлап бер сүз дә әйтмәде, шулай итеп, әкрен генә йокы кочагына авыштык Әле ярый икенче көнне безнең группаның хәрби дәресләре иде— димәк, көндез лекцияләр арасында Альбина белән очрашу мөмкинлеге юк, димәк, мин бу яклан тыныч була алам дигән сүз Чыннан да. көнозын басуда, болында йөрдек Аркаларга автоматлар һәм бүтән кирәк- яраклар асып, урыны да бик чокыр-чакырлы булганмы—кичкә инде бик арыткан иде, шуңа күрә Альбина белән очрашу, сөйләшү теләге юк иде. Ә инде өченче көнне бүлмәдәшебез Вахитның туган көне иде—ул кичне төн буена безнең бүлмә гүләп торды.. Мин дә Альбина турында уйламаска тырыштым. Аның буй-сыны күз алдыма бик еш кына килеп басса да. мин аны чебен кугандай куарга, аннан котылырга тырыштым. Альбина үзе дә безнең бүлмәдә бүтән күренмәде... Аннары безнен беренче сессия килеп җитте. Альбина белән сирәк- мирәк күрешкәләсәк тә, бер-беребезне танымаган кешеләр төсле узып киттек... Эчтә утлар янса да... Шуннан соң... Шуннан соң, мин аның имтиханын бирә алмаганлы- гын ишеттем. Альбина тулай торакта да күренми башлады. Ә көннәрдән бер көнне Гамир сүз арасында гына әйткән төсле: —Альбина кияүгә чыккан икән бит ул!—диде... Бу вакытта инде Вахит та кайткан иде. Ул да авызын ерып: —Менә шулай була ул...—дип куйган булды, мина төрттергән сыман кинаяле итеп. Әмма бүтән егетләр ни өчендер аның бу юморына кушылмады. Минем эчтә исә ниндидер бер тирән упкын хасил булды да. йөрәгем әнә шул төпсезлеккә чумды, төшеп китте... Мәнге чыга алмаслык бушлыкка... Ә шулай да, бер җаен туры китереп, Гамирдан сорамыйча түзә алмадым. Ул сабыр, юаш егет—сузып-сузып кына мина анлатып бирде: —Элегрәк йөргән бер егете булган икән анын... Шул бик ялынып- ялварып сораган ди... Бераздан тагын үз фикерен дә белдереп куюны кирәк тапты: —Имтиханны да бирә алмады бит инде—анысын беләсең... Шулай эшләве бәлки дөрестер дә аның! Хатын-кызга уку әлләни мөһим дә түгел ич инде ул! Әйе, бу сүзләр белән килешә идем шул. Моны мин Гамирга телем белән дә әйттем ул көнне: —Шулайдыр шул!—дидем. Әлеге сүзләр минем ул мәхәббәтемә нокта да куйды кебек. Ә сүнеп, суынып өлгермәгән хисләрне кеше күзеннән, һәм үземнен дә йөрәктән эчкәрәк яшердем кебек ул чагында. Тиз генә килеп чыкмаслык, күзгә чалынмаслык итеп... Бу тормышта бүтәннәр кебек гади генә яшәргә комачауламасыннар өчен... Ярар. Минем каршыда хәзер әнә шул Альбина булып китте бит инде... Ә ничек үзгәргән ул! Элек бераз чандыррак иде, хәзер тулыланып киткән. Болай тагын да матуррак кебек үзе... Ә ире нишләптер күренмәде... Тукта әле—нишләптер ул ире турында бер сүз дә әйтмәде бит! «Мин» диеп кенә сөйләште түгелме соң? Бирегә үзе генә килде микәнни? Ә ни өчен үзе килгән? Шушының кадәр ерак жиргә кыюлыгы житеп, ничек үзе генә килә алган ул? Шуның ише сораулар байтак уйландыра башлаган иде, ләкин аларга җавап эзләп торырга вакыт булмады—кибетнең теге як бүлмәсеннән хатын килеп чыкты. Кулында матур гына эшләпә. Мине чакыра. «Тегендә, көзге янында киеп карыйм әле»,—ди... Артыннан иярдем инде. Башына элде бу җиңел генә яшел эшләпәне, үзе көзгегә текәлде.. Ә миндә инде, үзегез беләсез, һич тә эшләпә кайгысы түгел. Шуңа күрә маңгай күзем хатын ягында булса да, күңелемдә бөтенләй бүтән дөнья, бөтенләй икенче нәрсәләр анда. Телгә килгән беренче сүзләр белән үземнең эчке халәтемне яшерергә дә маташам әле: —Бик тә килешә бит бу сиңа!—дигән булам.—Әйдә, тизрәк сатып ал син моны!—дим, ашыккан төсле. Жлвап та әзер билгеле. Хатын-кыз сүзсез калмый ич инде ул: —Сиңа шул тизрәк котылырга гына булсын инде! Тизрәк моннан чыгып таясың килә иңде синең! Шуңа күрә ал диюен инде синен.. —Юк, юк! Чынлап та шәп эшләпә ич!—дип, байтак мактаз сүзе әйтергә туры килде мина ул көнне Ә бит чынлыкта, эшләпәләр сатучы менә шушы кибеткә кирәк иде мәдхия уку' Ничә еллардан сон шушы кибет очраштырды бит безне! Ярар, шулай итеп, без эшләпәле дә булдык... Әйе, хатынга куаныч үзебезнен бүлмәгә кайтып кергәч көзге каршысыннан аерылып китә алмый—тегеләй дә киеп карый, бодай да итеп үз-үзенә соклана. Бусы инде анын үзе бер театр, валлаһи! Ә минем эчкә корт керде бит инде хәзер. Күңелдән һич кенә дә Альбина чыкмый Диңгез буена су коенырга дип төшәбез—минем белән ияреп ул да төшә кебек Очлары таш кыялы, ә битләре без белмәгән жылы як үсемлекләре белән капланган тауларга йөрибез—тагын ул безгә ияреп юлга чыга, хәтта ял йортынын ашханәсендә ашап утырган чагында да ул безнен арттагы өстәлдә генә тукланып утырадыр шикелле тоела да, мин ирексездән шул якка таба борылып карарга мәжбүр булам Менә шулай байтак кына көннәр газапландым Ни эшләргә дә белмичә йөрдем... Ләкин Ходай адәм баласына әллә ничә төрле сынауларны биреп кенә тора бит ул! Көннәрдән беркөнне ул минем каршыга да шушындый мөмкинлек китереп куйды. Кыскасы, бу көнне минем хатын күршедәге яна танышкан ахирәте белән шәһәр читендәге чүпрәк-чапрак базарына диеп китте Билгеле, киенеп-ясанып иңде! Акчалар, сумкалар алып инде—бер дә тиз генә кайтырга ошамыйча Ә мин бүлмәдә бер ялгызым калдым Әмма монда нишлисен, шушы тар бүлмәдә ятып булмый ич инде' Көн саен йөреп диңгез буе да бераз туйдыра башлаган инде, анда да хәзер аяк гел тартып тормый Кыскасы, дөресен генә әйткәндә, күңел хәзер бер янадык сорый— тормышны төрләндерү сорый... Ул чагында бик әлләни озак уйлап, баш ватып та торылмады шикелле. «Бер күрешеп, күптән очрашылмаган иске дус белән сөйләшеп кайтуның нәрсәсе начар булсын», диебрәк гоман калдым, ахрысы Үзегез беләсез: Ялта инде ул зур шәһәр түгел, анын бөтен транспорты да шул диңгез ярыннан сузылган бер үзәк урам буйлап йөри Мин дә шәһәрнең бердәнбер маршрутлы троллейбусына утырырга ниятлим инде.. Ләкин аңа хәтле теге мин барасы урамның кайсы тарафта икәнлеген белешергә кирәк бит әле! Хәер, анысы да әллә ни кыен эш булып чыкмады—бераз акча түләгәч, белешмәләр бюросында аны мина бик яхшы итеп төшендереп бирделәр. Бездән сон дүрт тукталыш кына барасы икән... Менә, ниһаять, Хорошилов урамын да таптым. Тауга таба менеп китә торган бик тар гына, борыл малы-борылмалы урам икән ул Өйләрнен аскы катлары гына таштан, икенче-өченче катлары барысыныкы да агачтан салынган... Ләкин шуннан биек йортлар юк. алар зур шәһәрләрдәге кебек күккә ашып, кешене изеп тормыйлар. Авыл җирендәге кебек иркенлек, табигыйлек, табигатькә буйсынганлык сизелеп тора монда Урам кырыеннан сузылган вак ташлы сукмак буйлап байтак кына өскә күтәрелдем. Артка борылып карагач, инде диңгез өсте дә шактый киң булып күренә башлады Мин хәзер зәңгәр күк белән зәнгәр диңгез арасындагы бер яшел сиртмәдә гүяки Хәзер гүяки атлап бармыйм, ә әнә шул тылсымлы бишектә акрын гына тирбәләм. иркаләнәм—бөтен дөньясының шушы әкияти гүзәллегенә сокланып, исем китеп, сабый бала сыман күзләремне зур итен ачып гаҗәпләнеп йөрим Әйе, кай якка гына күз салма, нәрсәгә генә бакма—һәммә жирдән моңарчы күрелмәгән ямь, нур. яктылык агыла иде ул конне Һәм алар барысы да мине очындыра, иләсләндерә. күңелне нечкәрәк, кешелеклерәк, хислерәк, тәэсирләнүчәнрәк итә иде Менә ул ундүртенче йорт Тауга менеп баручы юлнын ун ягына. аз гына уйсурак урынга утырган ул. Үзе урам яктан яшелгә буялган тимер чыбык челтәр белән уратып алынган Кечкенә капкасы да бик зәвыклы итеп, бизәкләп, чуклап эшләнгән. Бүтән капкалардагы шикелле «сак булыгыз, усал эт бар!» дигән сүзләр дә котынны очырып тормый.. Ә ишек алды белән бакчасы тоташып ук киткән икән һәммә җирдә җимеш куаклары, инде өлгереп килүче йөземнәр дә тәлгәш-тәлгәш булып асылынып—бу урынны фани дөньядагы оҗмахка ошатып торалар... Кызык: таралып үскән йөзем куагыннан бер әкәмәт коридор да хасил булган хәтта. Капкадан кереп, өйгә таба барганда анын җимешләре синең баш өстендә үк асылынып, синен баш түбәнә тиям-тиям диеп кала икән... Һәм ымсындыра да алар... Ә өйнең үзен кайсыдыр ягы белән шәһәрдәге минем ин тәүге фатирым, тәүге почмагым булган яшьлегем йортына охшаттым. Биек- биек булып үскән купшы агачлар, куе-куе куаклар янында анын тыйнак кына, сабыр гына утыруы да—нәкъ мин теләгәнчә, мин яратканча иде Бу өйгә, анын янындагы матурлыкка сокланып байтак кына басып торылды, ахрысы.. Тимер капка эргәсенә көйләп куелган кыңгырау төймәсенә дә басмаган идем әле... Шул арада өйнен ун ягындагы куаклар арасыннан бер хатын-кызнын чыгып, болдырга таба атлавы күренде Кулына зур гына савыт тоткан, ана өеп йөзем тутырган... Безнең ара шактый ук ерак, әле тиз генә танып та булмый... Ләкин шулай да... шулай да Альбинага охшаган ич бу! Анын атлавы ич! Ул гына шулай матур итеп басып бара белә бит! Дөньяда бары тик ул гына үзенең йөреше белән дә йөрәкләрне җилкендерә ала ич! —-Альбина!—дип кычкырдым. Ничек түзәсен! Шундук ишетте, әлбәттә —Ой!—диде, мина таба борылып.—Синмени бу?! Аның шул чагындагы каушап, аптырап калуы да бер сөйкемле, күнелле күренеш кебек килеп чыкты. Кулында йөзем тулы савыт бит инде—әнә шул савытны кая куярга белмичә байтак кына йөдәде Альбина: өй алды баскычына да куймакчы була, үзе белән мина таба да алып килергә уйлый һәм бу якка ике-өч адым атлап та ала, аннары тагын кире уйлап, аны ерак түгел куелган бәләкәй өстәлчеккә урнаштыра. Ә мин елмая биреп торам шулай капканын тышкы ягында. Аңа карыйм, аны күзәтәм! Өстендә алсу чәчәкләр төшерелгән кимоно гына. Альбина ашыга- ашыга атлаганда анысы да ачылып-ачылып китә дә, минем нинди гүзәл хатын-кыз икәнлегемне менә шушы мизгелдә күреп, бәяләп кала аласынмы, дигәндәй, күз алдындагы бу сүзсез кино кадрлары бер-бер артлы алышынып тора... Әйе, Альбина йөгереп үк диярлек миңа таба, капкага таба килә... Ул ачык сары төстәге чәчләрен тагын да озынрак итеп үстергән—алар ашыгып атлаганда җил белән янга ташлана, үзенә аерым бер дулкын хасил итә кебек. Бу дулкынга Альбинаның бераз тулыланып киткән зифа буе дулкынлануы да килеп кушыла да— боларның һәммәсе гүяки мине яңадан диңгез буена, анын йомшак дулкыннары кочагына илтеп сала... Гүяки менә хәзер мин шушы тау битендә түгел, ә астагы зәңгәр диңгез дулкыннары арасында тирбәләм... Альбина капка янына килеп җитте дә. тукталып калды. Үзе минем күзгә текәлгән, үзе балкып елмая. Чын менә—күктәге кояштан бер дә ким түгел анын балкуы! Ә үзе мина карап көлә-көлә, беләсезме, ни ди? — Кертим микән инде сине. . Әллә кертмим микән? Аның шушылай шаяртып торуы миңа элекке заманнардагы ишек бавын сагалап торучы уенчак яшь кызларны искә төшерә. Ничектер, мине ул чакны биләп алган әкияти тылсым көче тагын да арта төшә. Мин үземне чын әкият иленең капкасы янында басып торгандай хис итәм. Ә инде аның матур тимер капканы шылтыратып ачуы минем тәмам сихерләнгән күңелгә үзе бер музыка сыман ишетелде, ахрысы, һәрхәлдә. мина кайбер шылтыравык музыкалардан көчлерәк тәэсир итте ул Монысына иманым камил! Сихри капка ачып куелгач, ул чагында инде синен алдыңда балкып елмаеп торган гүзәл бер алиһәгә кагылмау, барып аның кулларыннан гына булса да тотып карамау—бу мөмкин эшме сон?' Мондый вакытта кайсы гына ир-ат тик тора ала икән дә, кем генә үзен түземлек, сабырлык кысасында саклап кала ала икән9 !! Мин үзем генә аны нык сагынганмын диеп уйлаган идем, әмма анын хисләре дә минекеннән ким түгел иде. ахрысы Ул да мине кочаклап алды, иреннәребез дә тиз генә бер-берсен эзләп тапты Әнә шул урында, капкабызны да ябып куярга онытып, бөтен дөнья, бөтен кешеләр турында истән чыгарып, озак үбештек. Мин үзем яшьләрнең кеше алдында үбешүләрен ничектер артык кылану, чаманы югалту диебрәк бәяли идем Ә менә монда исә һич тә андый кыенсыну, оялу кебек тойгы сизелмәде.. Хәер, биредә кеше дә күренми иде ич инде! Аннан соң бу урын—урам уртасы түгел бит инде! Киресенчә, табигатьнең ин аулак бер почмагы сыман, яшьләрне ят кешеләр күзеннән саклаучы яшел урман кочагы шикелле ич әле бу урын! Күрәсен әнә шунлыктан инде мин читенсенү сизмәдем. Ул көнне минем авыздан чыккан беренче сүз нинди булды соң әле? Ә-ә. Исемә төште! —Кара әле! Нинди матур өй тапкансын бит син!—диеп, үземнен ихластан соклануымны белдердем мин ин башта. Әйткәнемчә, бу урын, бу йорт, аның әйләнәтирәсендәге агач-куаклар миңа инде монда килеп беренче аяк басу белән үк җир шарындагы ин гүзәл, ин ямьле урын булып күренә башлаган иде. —Әле син әнә андагы бакча эчен күрсә-ә-ән. Альбина ымлап ишек алды түрендәге куакларга таба күрсәтте —Әле син ничек итеп минем йөзем җыюымны күрсә-ә-ән.. Аның бу сүзләренә җавап итеп мин кычкырып көлеп җибәрдем —Мин дә шунда барсам, адашмам микән сон? Ни өчендер кызарып. Альбина башын бераз гына түбән иде. Елмаюы да үзгәребрәк китте шикелле һәм ул минем алдан атлап китте. Хәзер инде бөтенләй бүтәнчә, ашыкмыйча Альбина әле генә йөзем җыеп килгән җиренә таба бара... Мин дә сабыр булырга тырышып кына, анын артыннан атлыйм Бара торгач чып-чын урман эченә кергәндәй булып китте Көн яктысы да сүрелгән шикелле тоела башлады, әйтерсең лә энгер вакыты җиткән дә. шуңа күрә караңгыланыбрак киткән Ләкин бу энгер һич тә шикләндерә, шомландыра торган түгел сыман Бу эңгер—өстәге артык көчле кояш нурларын бераз гына тыючы эңгердер шикелле. Һәм. шул ук вакытта, бу эңгер-йөрәк түрендәге күпме гомер яшереп сакланган хисләргә юл ача торган, хәерле энгер кебек тә иде Аерым яшәлгән күп еллар салган богауны чишәргә, алар кигергән тимер калканны салдырырга булыша, ярдәм итә торган эшер сыман иде б\ Бер йөзем агачына тәбәнәк кенә баскыч та сөяп куелган икән Әнә шул йөзем янына килеп җиттек тә. тукталып калдык —Хәтер мин менә бу баскычка менеп сина йөзем өзәм . Син шунда гына басып тор. яме' Шулай диде дә Альбина бик тә ждйлы гына иттереп баскычка менеп тә кипе Әйтерсең лә. Кырым кызлары шикелле гомере буена биредә йөзем җыеп яшәгән' Һай. шуның йөзем өзүләре' Менә сезнен тәбәнәк кенә баскычка басып йөзем җыючы кыз баланы күргәнегез бармы9 Юктыр, мөгәен! Андый бәхет бик тә. бик тә сирәк тәти шул ул Ә менә миңа ул бәхет елмайды Мин «өнме бу. әллә төшме?» дия дия. озаклап бу кыз баланын йөзем җыюын күзәттем Үземне көч-хәл белән тыя-тыя... Ул бик тә ипләп кенә, җай белән генә йөзем яфракларын аралый һәм алар арасыннан үзенен ап-ак матур кулын суза... Аның йөземгә кагылган бармаклары үзләре дә ин татлы, ин шифалы, бары тик әкиятләрдә генә очрый торган бер хыялый җимеш шикелле күренә... Алар, ул нәфис бармаклар, йөзем тәлгәшен бик зур саклык белән генә өзеп ала да, әкрен генә учка таба күчерә.. Шуннан сон кара кучкыл зәңгәр төстәге туптулы йөзем тәлгәше анын кулында бер матур күгәрчен шикелле булып: гүяки гөрләп, гүяки җырлап, гүяки ин матур хисләр-омтылышлар турында әйтергә теләп—оҗмах кошы сыман серләр оясы булып—әнә шулай онытылмастай булып, миңа озак гомер күренеп тора. Юк, алай гына да түгел! Менә бу йөзем куагы үзе дә, анын кочагына сыенган Альбина да, һәм аның кулындагы йөзем тәлгәше дә—болар һәммәсе дә гүяки бер Җимеш кенә! Әйе, әйе—менә шушы Кырым табигате, Кырым һавасы өлгерткән бер татлы җимеш алар! Шуңа күрә мин инде бүтән түзеп тора алмый башлыйм. Түземсезләнеп: —Альбина... Миңа йөзем авыз иттер!—дим... Сүзләремә салынган эчке мәгънә аңа да барып житсен өчен тагын да бер мәртәбә кабатлыйм: —Альбина... Миңа йөзем авыз иттер! Ул анлыймы-юкмы, анысын белмим, әмма шаяруны кабул итә һәм: —Әй, мескенем! Бик ашыйсын киләмени соң?..—ди. Мин балаларча елаган тавыш белән: —Би-и-ик тә, би-и-ик тә!...—дим. Шуннан соң ул моңа кадәр учында тотып торган йөзем тәлгәшен бик саклык белән генә сабагыннан эләктерә һәм аны, ун кулының өч бармагы белән генә тоткан килеш, бераз югарырак күтәрә дә, мине кызыктырып тора башлый. Сез менә шушы илаһи күренешне күз алдыгызга китерә аласызмы? Дөньяның иң-иң гүзәле булган кыз үзенең ап-ак нәфис муены буйлап агылып төшкән сап-сары озын чәчләрен тузгытып салган да, йөзем куагы кочагына кереп, үзенең шулай ук шактый тулы күкрәкләре турына ук китереп, йөзем тәлгәше тотып тора. Әйтәм ич, ул чагында аларнын һәр икесе—йөземе дә һәм кызы да—иң тәмле һәм иң ымсындыргыч җимешкә, тулаем бер җимешкә әверелеп беткән иде инде. Бер генә тере җан иясе дә бу җимешкә ымсынмый кала алмый иде Һәм мин ипләп кенә сузылып аның кулына кагылдым... Шулай итеп аны акрынакрын гына җиргә, үз яныма төшердем... Ә аннары инде безнең куллар үзләреннән үзләре, йөзем сабагы сыман булып, безне урап, безне кочып алды.. Яшәгән бүлмәсе бик тә бәләкәй иде аның. Көньякка ял итәргә килүчеләрдән мөмкин кадәр күбрәк акча каеру өчен әнә шулай тавык кетәклеге ясап бетерәләр бит инде алар—мондагы хуҗабикәләр. Альбинаның бүлмәсендә дә бер карават тора да, тагын кечерәк кенә өстәл һәм урындык.. Ашау һәм бизәнү әйберләре—һәммәсе бер өстәлдә. Икесе ике башка аерып кына куелган. Алар уртасында уч төбе зурлыгындарак бер көзге ята... Альбина бүлмәсендә ушка килгәч, бер тын әнә шуларны күзәтеп яттым... Ә Альбина мине күзли икән. Бераздан тавыш та бирде: —Нигә син берни дә сорамыйсын? Ә мин тавышыма ис китмәгән төс бирергә тырышам. —Үзең сөйлим дидең ич... —Шулай шул анысы... Бер мәлгә тынлык урнаша. Бары тик көньяк чикерткәләренең көчле чикылдаулары гына тәрәзә аша шактый ачык булып ишетелеп тора. Аларның әнә шундый кискен һәм ашыгыч тавышы ничектер уйларны да бүтәнчәрәк итә, бүтәнрәк агымга көйли. —Теге вакытта син үпкәләден бит Минем янга килми башладын!— Альбинаның тавышында бераз гына әрнү дә, аз гына ачу да һәм мине битәрләү дә бар... Хәтта мине мыскыллау аһәне дә чагыла сыман. Ә бусы ни өчен икән инде? —Әнә шул чагында син шып туктамаган булсаң, кулына килеп керәм диеп торган кыз өчен аз гына булса да тартышкан булсан—ул чагында мин синеке була ала идем бит Ә сина бер сүз ишеттергәннәр дә, син инде шуны ишетү белән үк, шалт борылып кирегә чаптың! Барысын, һәммәсен—безнен бөтен матур көннәрне, без кичергән барча бәхетле мизгелләрне ташлап, кире йөгерден син! —Ну бит, синең ул егет белән янадан йөри башлавын дөрескә чыкты ич инде!— Тагын нәрсә кирәк! Мин дөрес уйлаган, дөрес нәтижә ясаган булып чыгам ич! —Алай түгел шул менә! —Ничек инде алай түгел9 —Без синен белән элек мин торган тулай торакка бардык ич әле —Әйе, бардык! —һәм анда безгә Сәлим очрады... Нәрсәдер әйтергә теләде. —Әйе, анысы да булды! —Менә шунын икенчеме-өченчеме көнендә ул синен белән мин торган тулай торакка килде Безнен бүлмәне дә эзләп тапкан Шул Кызлар барысы да өйдә иде. «Әйдә, мине тукталышка хәтле озатып куй әле»,—диде. —Син аны озаттыңмы инде?! —Озаттым, билгеле! Аны үзебезнең бүлмәдә, кызлар каршында утыртмам бит инде! —һе... —Анысы шулай Мин ул чагында тиз генә озатам да. әйләнеп керәм диеп уйлаган идем. Ә ул юлда әллә ниләр сөйли башлады. Синнән башка яши алмыйм мин. ди Бодай булса бетәм бит мин, ди Кулымнан тотты да: «Дөньяның бер кызыгын ла тапмыйм— шуңа күрә эчәм дә эчәм»,—ди Мин дә әзрәк йомшаклык күрсәткәнмендер инде, бәлки... —Бу әнә шул, беренче чыгуында булдымы сон инде синен9 —Шул көнне инде... Егетләр сина шуны җиткергән бит инде! Дөрес түгелмени9 Мина ничектер уңайсыз булып китте Әйтерсен лә ул түгел, ә мин гаепле? —Аннары син күренми башладын Ничек ачу килгәнне белсән иде шунда! Әллә нинди әшәке сүзләр белән сүктем сине. Ишеткән булсан, жир тишегенә кереп китәр иден, мөгаен' —Ала-а-ай —Ә ин кызыгы: мин, беләсеңме, нинди нәтижә ясадым ул чагында? Минем бик баш ватып торасы килми иде инде, шуңа күрә кыска гына: —Юк!—дидем —Белмим! — Минем өчен яклаучы була атмый икән бу!—дигән нәтижә ясадым мин ул чагында. .. Аның бу сүзләре минем яңакка чапкандай итте' Йокылы-уяулы яткан җиремнән сискәнеп киттем Ничек инде атай була?! — Их сез. егет кисәкләре' Хатын-кызнын сездән ни көтүен беләсезмени соң сез?!—Альбина әнә шулай дип минем йөзгә текәлде Ә үзе терсәгенә таянып, бераз күтәрелгән Аз гына елмая да. мине өйрәнә дә төсле — Шулай инде Сез хатын-кыз бит серле карурман кебек Мәңгелек табышмак сыман ич сез. Кырымның йөзем куаклары белән чорнап алынган кечкенә генә бүлмәсендәге безнең беренче очрашуыбыз әнә шундыйрак булды... Һәм аның сүзләре мине бик гаҗәпләндерде дә. Бик сәер эш иде бу. Ә мине озатканда ул чын күңелдән кызгандырып: —Онытма, яме! Син бит миңа бик кирәк!—диеп калды...—Бер ялгызым ич мин монда! Баргалап йөрергә туры килде инде... Тауга алып менә торган юлдагы ул өй, йөзем ботаклары белән урап алынган ул кечкенә бүлмә бик тә тартып, чакырып тора иде шул... Минем еракта калган матур яшьлегем кебек иде ул. Беренче сөюемне һәм ачы әрнүемне үзенә берләштергән сер йомгагы шикелле иде ул Альбина. Ярар... Ялтада көн артыннан көн үтте... Безне автобусларга төяп, Бакчасарайга да алып бардылар... Алупканы, Алуштаны да күрдек... Биек тау башындагы могҗиза—Кара Күлне дә карап йөредек... Данлыклы Ботаника бакчасын да онытмадык... Антон Павлович Чехов яшәгән йортны, хәзер анда оештырылган музейны да үзем генә барып иркенләп карап, танышып йөрдем. Юк, аның ише җирләргә Альбинаны алып бармадым мин. Аның үзенең дә мондый теләге сизелмәде. Ул диңгез буенда озаклап була, аннары шәһәрне карап йөрим дия иде... Китәр көннәр дә якынлашты. Без, дөнья күреп кайтырбыз, диеп, билетны поездга алырга булдык. Кырымның башкаласы Акмәчеткә килсәң, аннан теләсә кайсы якка китәргә җай табыла бит инде ул. ... Кузгалырга ике-өч көн кала Альбина янында тагын булдым мин. Ул әле генә диңгез буеннан кайткан иде. Юл уңае диеп зур гына бер карбыз да алган. Мин килеп кергәндә тәрәзә янындагы өстәл өстендә әнә шул башланмаган карбыз матур булып күренеп тора, ә Альбина үзе су коенып кайткан киемнәрен урнаштырып йөри иде Күрү белән беренче сүзе дә шул булды: —Әфәндем! Сезгә зур миссия ышанып тапшырыла!—Ул, шаян елмайган хәлдә, карбызга ымлады.—Без фәкыйрегез көч-хәл белән күтәреп кайткан карбызны тип-тигез итеп телгәләү сезгә йөкләнә! Нишлисең, бу эшкә дә тотынырга туры килде. Безнең бәхеттән, карбызыбызның эче кып-кызыл, мондый эссе көнне авыз суларын китерердәй дәрәҗәдә кызыктыргыч булып чыкты... Шуның өчен Альбинаны мактап та куйган булдым: —Ничек чамалый алдың син моны—шундый да шәп карбыз эләктергәнсең! —Уңган кеше инде мин!... Бары тик бәямне белүче генә юк! Сонгы мәртәбә очрашабыз бит, диеп, мин бер шәраб та алып килгән идем. Карбыз янына анысы да бик урынлы булды.. ... Аннары ул мине йөзем куаклары, йөзем ботаклары белән уралган болдыр баскычына чыгып, озатып калды... Беренче күргән көндәге чәчәкле кимонодан һәм ялан тәпи генә килеш чыккан иде ул озатырга... Бу вакытта инде кояш та батып бара иде. Аның соңгы нурлары бездәге моңсулыкны тагын да арттырды... Юлым таудан түбән таба барса да, адымнарым—акрын, салмак булды... «Кырымда шушындый бәхетле мизгелләрне бүтән кичереп булмас инде... Беркайчан да бүтән булмас инде андый минутлар...»—диеп уйладым эчемнән ул көнне, таудан төшә-төшә... Ярар.. Шулай итеп, Ялта белән саубуллашыр көн дә килеп җитте. Без яңадан бөтен Кырымны кичеп, ике сәгать буена троллейбуста килдек... Акмәчеткә килдек! Алдан ук билетлар алынган булгач әллә ни озак юанмадык та: юлга тагын бераз азык-төлек өстәдек тә, купеларга кереп урнаштык. Поезд шактый акрын кайта, шуңа күрә тирә-юньне иркенләп күзәтергә мөмкин. Ерактарак күренеп торган тау башларына, тау битләренә карап уйга, хыялга талырга да була. Ә минем уйлар исә һаман Альбина турында. Өзеп кенә әйтмәде— ул биредә озак тора микән сон әле? Әйберләре байтак кына күренде, аны ничек итеп күтәрә алыр инде ул? Ә алда безнен хәлләр ничек булыр? Үзем тәрәзәдән күренгән тау битләрен күзәтеп барам, ә үземнең башымда әнә шундый уйлар, әнә шундый сораулар кайнаша. Ул көнне карангы да төште. Берәм-берәм урыннарга урнаштык. Селкенгәләп баруы бик үк җайлы булмаса да, юлда озак килә-килә шактый арыткан булганлыктан акрынлап йокыга да киттек. ... Уянуын ин алдан, купеда ин беренче булып уяндым мин икенче көнне. Вагоныбызның теге башына барып юынып та килдем, бер үзем генә чәй дә эчеп алдым.. Аннары нишлисен инде? Чыгып бастым коридорга—тышка карап барам шулай. Чөнки әле купеда йоклыйлар, анда утырасы да, басып торасы да килми. Тәрәзә пәрдәсен бер яккарак ачып куйдым да шундагы аркылы тимер таякка тотынып, ипләп кенә барам Поезд инде хәзер шактый ук тиз элдерә. «Инде без ярты юлны үткән булырга да тиештер » диеп уйлап тора идем, кемдер вагонның теге башыннан мина таба үтте дә, узып китмичә артыма килеп тукталды Мин шундук борылдым билгеле. Ә анда... Ә анда кем, дисез?! Ә анда, берни булмагандай елмаеп, Альбина басып тора! Үзе бармагын авызы турына куйган «Тс-с-с!»—ди мина. Баскан урыннан егылып китә яздым ул чак! Төш күрәм диеп торам! —Син... Син ничек монда9 ?—дия алдым, көч-хәл белән һәм пышылдап кына. Әмма ул үзе миңа «тс» дисә дә, шактый ук кыю итеп —Менә, мин дә кайтырга уйладым әле!—ди. күзгә карап Шунда ирексездән елмаеп җибәрдем, ни өчендер курку да бетте. «Чыннан да, мин аңа кайчан кайтырга икәнен әйтә алмыйм ич инде! Кайчан кайтасын, ничек кайтасын үзе хәл итә бит инде ул!» —Әйдә, мин сина үземнең купены күрсәтәм Шулай дип, Альбина кулымнан җитәкләде. Ике вагон аша икән анын урыны. Барып керсәк—бер купеда бер үзе бу! —Ә бүтәннәр кая9 Юлдашларың юк идемени?—дип сорыйм моннан, бик тә гаҗәпләнеп —Бар иде. Менә әле яңа гына төшеп калдылар...—ди бу һәм бераздан мут кына елмаеп өсти дә —Безнең бәхеттән! Аннары ул ашыкмыйча гына тәрәзә пәрдәләрен төшерде. Ишекне бикләп куйды. Утыргычны күтәреп анын астындагы сумкадан затлы шәраб та чыгарды. Кабымлыклар алып куйды —Ялта белән саубуллашу!—дип чәкештек без касәләрне. Ә икенче бер чәкешкәндә ул —Минем ин матур ялым булды бу!—диеп тә өстәде . ... Ул көнне кичкырын безнен шәһәргә килеп җиттек Ә Альбина әле ары таба китә иде Анын вагоны яныннан үткәндә мин сиздермичә генә тәрәзәсенә күз саллым. Ул бер як пәрдәне генә ачкан да, бу якка таба текәлгән. Утырган килеш кенә. Мин инде, билгеле, ана озак карап тора алмадым. Ашыга-ашыга трамвайга таба киттек... Без трамвай көткәндә исә Кырымнан килүче поездның кузгалачагын да игълан иттеләр Менә шулай булды ул җәйне минем баштан кичкән гажәп хәлләр!— дип сүзен төгәлләде Федотов —Ә аннары9 Аннары очраштыгызмы сон? — Юк шул! Бүтән очрашу насыйп булмады безгә! Телефоннан берике мәртәбә сөйләштек тә Хәтта мин әле анын шәһәренә барырга да җыенган идем Ләкин дөнья бит! Анысы килеп чыкмады. Шулай итеп, без аның белән югалтыштык Хәзер инде гомергәдер, мөгаен Әмма, күпме генә гомер үткән булса да, Альбинаның йөзем җимешләре жыйган чагындагы гүзәл сурәте дөньядагы ин-ин матур, иң- ин бөек бер картина сыман һаман-һаман минем күз алдыма килеп баса. Күз алдыма килеп баса да, хатынкыз дигән бөек һәм илаһи зат турында күңелемдә иң-ин татлы, садә, югары уйлар уята. Тормышның, яшәешнең, табигатьнең бөтен яшәү көчен һәм матурлыгын, серлелеген һәм үлемсез- леген үзенә туплаган гаҗәеп бер зат ул хатын-кыз булуга мин яңадан да бер мәртәбә ышанам... Альбина турындагы бу хатирәм миңа яшәүнең, кеше гомеренең тиңдәшсез бер бөек бәхет икәнлеген тагын бер мәртәбә раслый... Сез, әфәнделәр, ни генә дисәгез дә—әллә нинди әхлак кануннарын искә төшерсәгез дә—яшәешнең бөек фәлсәфәсенә бик тә якын тоелган әнә шул фикеремнән кайтасым юк минем! —... Әйдәгез, минем менә шушы ныклы ышанычым өчен берне күтәреп куйыйк! Көймәдәге төн Светлана Юрьевнага багышлана ул хатын-кыз аркасында күпне күрә инде безнең башлар!— диеп, бераз гына шаярткан төслерәк тотынды үзенең сүзенә өлкән лейтенант Булатов тагын бер кичне —Менә минем дә яшь чагында баштан кичкән бер хикмәтле вакыйга искә төште бит әле... Хәзер шуны сезгә сөйлисе килеп тәмам тел кычыта, түзәрлек түгел дигәндәй... Атна буена шушында—калын кар белән капланган кышкы тайга уртасында яшәп яткан бу офицерларның инде ашар азыклары да нык кына такырайган иде: хәзер алар көн саен диярлек токмач белән кәбестә генә кыздыралар. Солдатларның да ризыгы шул чама гына... Ләкин моңа әлләни уфтанучы, бигүк аптыраучы юк— чөнки тиздән барысы да полкка, димәк шәһәргә кайтып китәчәк. ... Ә кәеф күтәргеч «утлы су» һаман табыла тора үзе! Моның серен баштарак яшереп тә маташкан иде капитан Федотов, әмма һәммәсе дә кызып җиткән бер кичне аның үзенә дә сиздермичә телен яздырдылар. Баксаң, моннан егерме чакрымдагы кореялылар яши торган бәләкәй генә бер авылга (ә бу якта андый авыллар шактый очрый) махсус машина куа икән ул! Ике генә сәгатьлек «командировкага» була инде бу, ягъни... Яшерен һәм «үтә мөһим» бурыч йөкләп, ягъни. Шуңа күрә офицерларның кичләре һаман күңелле үтә. Тар гына, кысан гына землянка эче дә һич туйдырган төсле түгел... Аннары көн саен диярлек кызыклы хикәятләр дә сөйләнә тора бит әле! Һәрберсе эч серен бушата, еллар буена саклап йөреткән гыйбрәтле хатирәсен сөйли. Бу юлы инде өлкән лейтенант Булатовның авызына текәлделәр. Ә ул өстәл башындагы үзенең кичәге урынына кереп утырган. Савытындагы «утлы суны» да тотып куйганлыгы сизелә—авыз ерык. —Бик тә эссе килгән җәй иде ул...—дип сөйләп китте Булатов.— Әнә шул җәйне Агыйдел тамагындагы бер район үзәгендә зур гына семинар үткәрергә булдылар. Ярар, барыбыз да җыйналдык без бу җиргә. Үзе ямьле генә урын, әмма шәһәр дип тә, авыл дип тә әйтергә тел бармый. Чөнки, авыл дияр идең—сирәк кенә булса да өчәр-дүртәр катлы таш йортлар күтәргәннәр... Инде шушы таш йортларга карап «бу кала бугай бит» дип әйтергә теләр идең—урамында ник бер асфальт, тротуар әсәре булсын! Кыскасы шул: безне, килгән кунакларны, кунакханә дип аталган дүрт катлы өр-яңа бинаның өченче ярусындагы зур-зур бүлмәләргә урнаштырдылар болар... Менә дигән, әле яна гына буялып, буяу исе кибеп тә җитмәгән якты матур бүлмәләр иде алар. Ш Ә тәрәзәсеннән... Ә тәрәзәсеннән шундый ямьле булып Агыйдел тугае күренеп тора! Ярдан ерак түгел бәләкәй генә утраулар да күзгә ташлана. Ул утрауларнын өсте тәбәнәк тал куаклары белән капланган, шуна күрә биредән—кунакханәнең өченче катыннан—караганда алар суда йөзеп йөрүче өер-өер йорт кахтарын хәтерләтә Йорт кахзары да бит шулай салмак кына, сизелер сизелмәс кенә йөзеп йөри жәиге тыныч су өстендә. Шундый купшы булып, кул белән кагылып иркәлисене китереп, йомшак, назлы күренә бит алар шулай яр буеннан күзәтеп торган чагында. Әйе. безнен бүлмәнен тәрәзәсе янына килсәң китәрлек түгел иде шул! Тау астындагы авыл өйләре дә уч төбендәгедәй ачык күренә Әнә. бер ишек алдында өчдүрт бала-чага нәрсә беләндер мәш килә... Әнә. икенче ихатадан ашыкмыйча гына бер абзый чыгып килә Кайсыбер ишек алларында яшел чирәм дә күренә икән әле монда Ерак булса да күзне иркәләп, үзенә ялан тәпи белән басуны көтеп, ымсындырып тора кебек ул. Шулай... Менә тагын бер жәй үтеп бара диген Ә минем инде ничә жәй авылга кайткан юк! Шул—эш дия-дия. мин инде ничәмә ничә жәемне менә шулай читтә үткәрергә мәжбүр Командировкалардан кайтып керә алмыйча, зур-зур түрәләр катнашында менә шушындый семинарлар үткәрә-үткәрә, бик тә күңелсез генә уза да китә минем жәйләр... Быел да кайтып булмас микәнни сон? Анда бит быел Халисә дә кайтам дигән иде бит әле... Инде бер елга якын очрашмаган Халисә дә' Менә хәзер, менә бу көннәрдә, ул авылдадыр бит инде Рәхәтләнеп ял итеп ятадыр ич инде ул шушындый ямьле көннәрдә Бу турыда уйлагач, мина монда бик тә күнелсез булып китә Ямансу булып . Монын ише җыелышларның бер кызыгы да калмый Хәтта ачу да килеп китә «Кем өчен генә кирәк сон инде бу семинар9 !»—дип тә уйлап куямын эчтән генә Әмма. Әмма җитәкчең әйткәч, ул кушкачтын, эшләмичә ярамый шул! Һич кенә дә ярамый' Чөнки җитәкчеләр алар менә шушынын ише ысуллар белән үзләренең эшләрен күрсәтәләр Бөтен республикага шаулыйлар. Югарыда үхтәре турында яхшы фикер тудыралар. Ә бүтәннәргә исә тыңларга, буйсынырга, алар кушканны үтәргә генә кала. . Эш өчен, халык өчен кирәкме-юкмы монын ише нәрсәләр—түбәндәгеләр бу хакта уйламаска тиеш' Әйе. туган авыл ничә ел буе мине көтәдер инде Иркенләп кайтып, бер Туктар чишмәләренә төшәсе иде бит' Ялан тәпи йөрисе иде бит әнә шул чишмә янындагы йомшак, назлы чирәмнәрдә! Их. йөрисе иде бит бер кинәнеп, туарылып, дөньяны онытып' Ә бит чынлыкта минем авыл моннан әлләни ерак та түгел үзе.. Бер утыз-кырык чакрымнар чыга микән—турыга гына үлчәсәң Ләкин су аркылы шул ул. Иделнен теге ягында ук шул минем авыл. Әле туптурыга чыгып кына да түгел. Иделне кичкәчтен тагын байтак кына араны түбән таба төшәргә кирәк, агым \наена. Их дөнья, дөнья' Нигә соң бу адәм балалары гел үхтәре теләгәнчә генә яши алмыйлар икән9 ! Нәрсә мәжбүр итә сон мине менә шушындый матур жәй көнендә әллә кайларда каңгырам йөрергә9 Әллә кемнәрнен көен көйләп йөрергә9 ' Акчамы9 ' Бары тик акча гынамы9 ! Йа. Хода! Яшь чагында, романтик хыяллар белән ашкынганда, ул акча дигән нәрсә шуның кадәр дә зур кодрәткә иядер диеп уйлый да алмый идем ич мин' Аны максат итеп куйган кешеләрне чын күңелдән кызгана идем хәтта. Кайберсеннән чиркана да идем кебек әле Чөнки шул акча дип бик тә түбән төшкән кешеләр дә очрый иде ич. Ә баксаң Ә баксаң үзем дә шул хәлгә төшеп барам түгелме сон мин9 Әкрен әкрен генә... Үзем дә сизмичә генә Хәер. моны, бу хәлне «күрер! ә. белергә теләмичә» диеп әйтү дөресрәк булыр кебек Шунысы төгәлрәк туры киләдер минем очракта Бүлмәдә без—дүртәү Шактый юан һәм тәбәнәк буйлы булса да терекөмештәй җитез йөри торган, йөзендә гел елмаю балкыган Әхәт абыйга инде пенсиягә дә күп калмаган, диләр.. Ә анын янәшәсендәге караватка урнашкан Сәлим әфәнде исә әле күпкә яшь, ләкин ул үзен гаять тә җитди тотарга күнеккән. Сөйләшүе дә бик салмак, акрын. Юан муены да як-якка сирәк кенә борыла. Сөйләшкән чагында ул сиңа карамаска да, хәтта сүзенне ишетмәмешкә салынырга да мөмкин. Бу кеше белән уен-муен сүз сөйләшү дә ярамый сыман... Ә өченчебез Таһир абый исә—бик ипле, жайлы кеше күренә Анын зур коңгырт күзләреннән сиңа җылы бөркелә. Ул синен пүчтәк кенә сүзеңне дә жавапсыз. игътибарсыз калдырмас... Ярый, шулай итеп безнең бу семинарның беренче көне узып та китте Ашыкмыйча гына, байларча гына, ашагач-эчкәч берәм-берәм бүлмәләргә кайттык.. Әмма анда!.. Анда чыдап булырлык түгел! Шундый эссе, шунын хәтле бөркүлек—һич кенә дә тын алырмын димә! Нишлисең, сукрана-сукрана аз гына басып тордык та, яңадан урамга чыгып киттек инде. Бераз йөреп килик алайса, диеп. Ә су буенда рәхәт ичмасам! Монда яры да сөзәк, комлы—ул, бәләкәй-бәләкәй тугайлар ясый-ясый, еракка ук сузылып китә... Мин түзмим: чалбар балагын өскәрәк күтәреп сызганып куямын да, су эченә үк кереп китәм. Аннары яр буена чыгып, шунда яткан коры кискәгә утырып торам Киң булып жәелеп яткан шушы дәрьяга карап яңадан авылымны уйлыйм.. Яр буена утырып Халисә дә менә шулай мине көтәдер кебек тоела башлый. Инде тәмам карангы иңгәч, каршы як ярлар бөтенләй дә күренми башлагач кына кайттым мин бүлмәгә. Анда һаман әле бөркү иде, ләкин бусы инде бераз түзәрлек сыман күренде, аннан сон вакыт та байтак бит инде—шуңа күрә ипләп кенә урыныма барып яттым Күрәсең, көне буе эсседә йөреп шактый ук арыткандыр, озак та тормастан, онытылып та киткәнмен шунда... Ләкин озак йоклау насыйп булмады: манма тиргә батып яңадан уяндым. Уянгачтын инде юеш урында озак ятып булмый—торып та утырырга туры килде... Шул арада йокы да качты инде. Ә тегеләр, эсселеккә уфтана-уфтана әйләнгәләп куйсалар да, әле уянырга уйламый, ахрысы. Ята бирәләр. «Тукта,—мин әйтәм — Монда кыштырдап маташсам, боларны уятам ич мин. Әйдә, тагын бер мәртәбә һавага чыгып керим әле!» Өскә җинелчә генә киенәм дә, сандалины кулга тоткан көе аяк очына гына басабаса, бүлмәдән чыгып та китәмен... Ә аска, беренче катка төшсәм—менә сиңа мә! Кунакханәнең эчке ишеге ныклап торып бикләп куелган! Хәтта ат башы хәтле йозагы да асылынып тора әле. Әлбәттә, моны дежур хатын бикләгән инде. Әлбәттә, ул үзе дә каядыр шушында—шушы каттагы бәләкәй-бәләкәй бүлмәләрнең берсендә йоклап ята инде! Ләкин бу вакытта, җиде төн уртасында, ничек аны уятасын, ди! «һавага чыгасым килә!»—дисеңмени?! Шулай дип үземне мыскыллый-мыскыллый басып тора бирәм шушы ят бер кунакханә эчендә. Ә урамга чыгасы килә, малай! Бик тә килә! Шул чагында, миңа үч иткән сыман, тышкы яктагы бер куакта сандугач та өздереп җибәрмәсенме, мин сиңа әйтим! —Әйдә, монда чык' Җанын бармы соң синен?!—ди ул гүяки.— Үзеннен авыл малае икәнеңне оныттыңмы әллә?—ди —Кызлар озаткачтын, тан атканда гына өйгә кайтып керүләреңне истән чыгардыңмы әллә бөтенләй?'—ди төсле миңа әлеге сандугач сайравы. Монда инде хәзер мин—читлектә, ә сандугач иректә кебек. Хәзер инде мин арлы-бирле йөренәм Аптырыйм, йөдим, һич кенә дә чыгу җаен таба алмыйм. Шулай газапланып күпме йөренгәнмендер, белмим, әмма бер мәлне күзем тәрәзәгә төште бит! Беренче каттан икенчесенә менүче шома мәрмәр баскыч янындагы таррак кына бер тәрәзәгә. —Тукта әле!—мин әитәм—Неужели мин моны ача алмам?! Якын киләм. Карыйм. Зур-зур кадакларны агач рамга какканнар да, яртылаш бөгеп, тәрәзәнен ачыла торган бүлеген шул кадаклар белән бастырып куйганнар. Ә ул кадаклар өстенә калын булып чиста ак буяу каткан. Тырнап карыйм—таш кебек! Шуннан сон мин нишлим дисен? Кесәмнән бүлмә ачкычын аламын да. шунын очы белән ин башта кадак янына ябышып каткан буяуны кырамын Газаплана-газаплана инде' Төзүчеләрне, буяучыларны эчтән генә сүгә-сүгә инде! -Шунын хәтле буявыгызны юкка әрәм итмәсәгез!»—дим эчтән генә тегеләргә. Тетмәләрен тетәм үзләренен! Маташа торгачтын. тәки зур-зур өч кадакны буяудан арындырдым бит мин, малай! Аннары сон инде аларны кире якка таба борырга тырыша башладым... Ахыр чиктә анысы да булды. Хәзер инде рам ачылырга тиеш иде. Шулай диеп уйлыйм. Ләкин, хәерчегә жил каршы дигәндәй, анысы да, әллә буяуга каткан булды шунда, әллә яңгырга чыланып бүрткән булды—тиз генә ачылырга бер дә ашыкмады әле ул Тагын байтак кына газапланырга туры килде! Тәрәзә тоткасы бөтенләй суырылып чыга диеп торам! Менә, ниһаять, булды! Тәрәзә киереп ачылган—урам яктан бөркелеп диярлек төнге салкынча рәхәт һава керә! Хәзер инде бу якка да кошлар, дөнья, табигать аһәне агыла. —Яшибез, димәк! Шулай дип үземне үзем дәртләндерә-дәртләндерә бераз тын алам да. аннары инде, өй басучы караклар сыман—бөтен гәүдәм белән тәрәзә уемына керәм һәм янагына тотына-тотына жиргә аяк басам —Ниһаять, мин—ирекле!—дим көлә-көлә үз-үземә зур горурлык белән.—Мин ирекле! Менә шулай итеп, ул төнне таш капчык тоткынлыгыннан котыла алдым мин. Бер чыккачтын инде, билгеле, авыл урамында байтак кына йөрелде... Сонга калып өйләренә кайтып баручы мәчеләргә (алар да ата мәчеләр иде бугай ) бик тә сагынган төсле озак кына каран тордым Тау астындагы урам ягыннан ишетелгән әтәч тавышларына мөкиббән киттем. Кыскасы, ул төнне мин азга булса да сагынуымны баса алдым кебек Инде кире керәсе дә бар ич! Ә бүтән юл юк—янадан да шул ук, үзем ачкан тәрәзәгә киләм... Әмма хәзер инде астан күтәрелү өчен минем буй житми икән шул Аяк астына куярга берәр әйбер эзләп китәм. Ерак та түгел кирпеч ватыклары күргәч, аларны сөенә-сөенә аслы-өсле тезәргә тотынам. Шулай итеп үземә керү юлы салам' Яшь чак—дәртле чак. гәүдә жинел Кире керүе әлләни кыен булмады миңа . Ләкин «Инде булды! Инде кереп җиттем!»—дип уйлап кына да бетермәдем Әле эчтәге баскычка аягымны тидергән генә идем Әнә шул минутта баскыч буйлап югарыдан төшеп килүче ике адәми зат очрамасынмы! һич көтмәгәндә, һич уйламаганда' —Алла!—дим эчемнән генә — Бу ни була инде бу?! Каттым да калдым шул баскан җирдә Тын алырга да куркам Әле бит болар кемнәр диген?! Шушы районный түрәсе бит берсе' Арттагысы аны озата чыга, ахрысы Бер бүлмәдә мәҗлес корып утырган инде болар Шуңа күрә сонга калган инде бу Алларында каккан казык сыман тырпаен торган кешене күрми мөмкин түгел инде Минем тәрәзәдән кергәнне дә күрде бугай инде алар.. Нәрсә диярләр икән соң'’1 Әмма үзем бер генә сүз дә дәшмим Дәшә алмыйм. Тик басып торам шунда, һәм кымшанмыйм да. Минем хәл көлке дә кызганыч та! Ышанасызмы юкмы: тәки тып-тыныч кына узып киттеләр бит минем кырыйдан... Бер сүз дәшмичә генә. «Иртән иртүк нәрсә диеп сүгәрләр икән инде?»—диеп шыр җибәргән идем— иртән дә сүз дәшүче булмады тагын... Хәзер инде менә уйлап карыйм да, мондый фикергә киләм: ә бәлки алар үзләре миннән шүрләгәндер әле ул чакны?! Кем белә?! Уйламаганда ят кеше күзенә күренде ич алар! Үзем ачкан әнә шул «юлдан» тагын бер-ике мәртәбә чыгып кердем әле мин. Әйткәнемчә, төннәре бик бөркү иде бит. ... Ә семинар әйбәт кенә дәвам итә. Якын-тирә авылларга да алып баралар. Утырыш иртәрәк бетсә, җыелышып төшәбез дә су коенабыз. «Көннәр шәп тора ич. үзенә күрә бер курорт ич бу»,—дибез. Әмма шулай да минем күнел тыныч түгел. Юк! һич кенә дә тыныч түгел! «Халисә хәзер авылда ич инде!»—дигән уй минем күнелдән бер генә дә чыкмый дияргә була. Ел буена күрмәгән Халисә ич инде ул... Кичләрен ялгыз калып йөргәндә бигрәк тә борчый бу уй. Ләкин борчылуын борчылсам да, чарасын һич кенә дә таба алмыйм. Дәрт бар— дәрман юк, дигәндәйрәк килеп чыга минем хәлләр... Ничек кенә итеп бер җай табарга соң миңа?! Шулай көн артыннан көн уза... Менә бер вакыт: —Район җитәкчелеге кунаклар өчен мәҗлес үткәрә!—дигән хәбәр чыкты. Ярга бәйләп куелган иске дебаркадерда көйләнгән су өсте рестораны бар икән боларның—мәҗлес шунда булачак, ди Бу хәбәргә галәмәт тә нык сөенештек без! «Бер күңел ачарбыз ичмасам!— диештек.—Мондый эсседә семинарда йөрү мәхшәр бит инде ул. Хет шуның өчен сыйласыннар!»—янәсе. Ярар, тәмам энгер иңгәч кенә башланып китте безнең бу мәҗлес Өстәлдәге ризыклар галәмәт шәп, сөйләп кенә бетергесез. Монда әллә ничә төрле балык та бар. Аның уылдыклары да өеп-өеп куелган. Итләрне дә ниләр генә кыландырып әзерләмәгәннәр! Җиләк-җимешнен дә ниндие генә юк! Ә инде шешә ише нәрсәгә килсәк—алары да затлыдан затлы: савытларыннан ук күренеп, һәммәсе: «Мине ачыгыз!»—дип кычкырып тора сыман. Хуҗа кеше дә үзен бик матур тота. Барыбызның да күңелен күрергә тели, һәммәбезгә дә елмаерга тырыша. Тостларга да бик оста икән, безнен бер иптәшебез әйткәндәй: банкетларда тәгәрәп үскән, ахрысы, бу! Шуңа охшаган! Без инде Таһир абый белән бер тирәгәрәк утырган идек, затлырак ризыкларны сыпыртабыз гына. Кем күрсен! Безне «ашагыз, аша» дип кыстыйлар, ә без: —Ярый безгә, уылдыгы да!—дип анысын урабыз! Күз кызыгып башта чит илнең атлы шешәләреннән тотынсак та, аннары инде һәрвакыттагыча үзебезнең урыс аракысына әйләнеп кайтырга туры килде Әрҗәсеәржәсе белән китергәннәр ул хәзинәне... бер мәлне бездән бушаган шешәләрне куяр урын табылмый башлады: өстәл астыннан да, аяк арасыннан да тәгәрәшеп килеп чыга болар—хәтта шуларга абынып егылып та киткәлибез... Әйе, күп эчелде, күп ашалды ул кичне. . Өстәл янындагы һәркем белән дус, бөтенесе белән туган булып бетә язганбыз. Ә тышка үз йомышым белән генә чыккан идем мин. . «Тиз генә әйләнеп керәмен, бераз һава аламын»,—диеп кенә... Әмма ул төннен көчле тылсымы мине шундук үз кочагына суырып алды. Менә күз алдыгызга китерегез. Икенче каттан төшеп, ишектән чыгу белән сине тоташ караңгылык биләп ала. Ә астан, диңгез сыман җәелеп яткан су дәрьясыннан, рәхәт бер дымлылык, су исе сизелеп тора. Мәҗлестәге шау-шудан, тавыштан соң бу тынлык, бу рәхәтлек бик тә тансык, бик тә кадерле тоела. Ул сине үзенә суыра, үзенә тарта— үзенеке итәргә тели. Дебаркадер киртәсенә тотынып азрак басып тордым да кызыгып, яр буеннан ук урап килергә иттем. Төн җылы, бик тә җылы. Хәтта яр буенда да жылы ул. Су өсте дә тыныч. Бары тик анда-санда балыклар гына сикерешеп ала. Яр буенда кап-караңгы, бер генә ут әсәре дә юк. Бөтен яктан төчкелтем су исе һәм ярга чыгарып ташланган бака ефәге, черек агач исе, тагын әллә нинди исләр килә Бераз гына сумала исе дә сизелә сыман Су буенда үткән минем балачакның бик тә таныш, бик тә кадерле исләре инде болар. Шул тансык тәм, тансык исләр букеты инде бу миңа! Су өстендә шулай ук тоташ караңгылык Кайсыбер урында күктәге йолдызларның гына суда җемелдәгәне шәйләнә. Кайчагында алар су астында йөзүче алтын балыкка да охшап куя. Менә-менә өскә килеп чыгарлар да: —Әфәндем! Сина бездән ни кирәк? Нәрсә боерасыз?—диеп, түбәнчелек белән сорарлар сыман.. Әйе, әйе—күнел әнә шундый сихергә, әнә шундый тылсымга ышанырга тели иде бүген! Ул кичне минем күңелнең әнә шулай: кечкенә генә очкыннан да дәртләнеп, канатланып китәсе—очынасы, талпынасы килә иде! Рәхәт миңа менә бу яр буенда, бик тә рәхәт! Гүяки минем мона хәтле бик озак вакыт тыным кысылып, буылып торган да, гүяки әле менә хәзер генә сулышым, тыным ачылып киткән Гүяки мин теге— «Амфибия Кеше» киносындагы Ихтиандр дигән егет' Аның сыман мин дә. әйтерсен лә, су дөньясына, үземнен дөньяма, үземнең стихиямә кайтгым! Иркенләп сулый, рәхәтләнеп яши торган— үзем теләгәнчә, үземчә яши торган матур, чын дөньяма кайтгым мин гүяки менә шушы минул ларда! Яр буе тип-тигез ком Аякны басканда ул тыгыз булып тора. Аз гына бата. Мин түзмәдем, аяктагы сандалиемны салдым да, балагымны сызгандым һәм су эченнән яр буйлап әкрен генә бара башладым Барам-барам да. туктап эчкә—караңгы су өстенә карыйм Аннан исә тагын да яңарак, тагын да татлырак дөнья сулышы бөркелә сыман Анда агым да бардыр, тере дулкыннар да яшидер кебек Шулай уйлана-хыяллана яр буйлап атлый идем, кинәт кенә бер каты нәрсәгә килеп төртелдем Кисәк бәрелүдән тез башымны авырттырдым хәтта! Ә иелеп, әйбәтләбрәк карап баксам Карап баксам— көймә ич бу. Карангыда яр буйлап килә-килә мин бер көймәгә килеп төртелгәнмен ич! Билгеле, уйламаганда-көтмәгәндә бу ят, билгесез көймәгә килеп кагылгач мине шундук 1ажәпләнү. кызыксыну тойгысы биләп алды Шуна күрә сак кына басып көймәнең башына киләм —Әһ-һә!—дим шунда үз-үземә.—Моны чылбырлап та куйганнар бит әле, малай! Әйтерсең, мин әнә шул чагында бер яшь юыртак янына килеп басканмын' Шуның хәтле иләсләпдерә. дәртләндерә, кызыктыра бу билгесез көймә мине Ана озак, бик озак карап торам. Гүяки әнә шул карашым белән аннан үземне каядыр алып китүен үгенәм, каядыр илтүен ялварам Хәтта аны, әлеге билгесез, яна көймәне, җанлы әйберне иркәләгән сыман сыйпыйм, назлап дәшәм мин Әнә шул чагында әйтерсен лә ул мине, мин аны сихерлибег Безнең арада гүяки бер тылсым күпере, тылсымлы бер бәйләнеш хасил була әнә шул чагында гүяки Мин акрын гына килеп, анын чылбырына кагылам Бу җылы төндә салкынча тоелырга тиешле тимер чылбыр да минем тылсымлы халәтемне бүлә алмый минем кулларым әлеге чылбыр буйлап һаман ярга таба килә тукта! Ә болары нәрсә7 Агач әйбер түгелме сон болар’ Әһә Монда ишкәкләр дә бәйләп куелган ич’ Шушы бер чылбыр көймәне дә, ике ишкәкне дә бәйдә тота икән ич! Бәйдә, биктә тота икән бер чылбыр! Тимер чылбыр! Кинәт кенә миндә әллә нинди кыргый омтылыш туды Шушы чылбырны ничек тә булса ычкындыру, көймәне шушы чылбырдан азат итү, аны ирекле итү теләге... Һәм мин чылбыр очындагы асылмалы йозакны кулымда әвәрә китерә башладым. Аны тегеләй селкетәмен, болайга тарткалап карыйм Бераз торамын да йозакның дугасын эчкә батырып куямын һәм янадан тышка таба тарта башлыйм... Ни өчен шулай итәм? Чөнки элегрәк, авылда, минем байтак кына йозакларны әнә шулай селкетә-селкетә ача алганым бар иде Ни өчендер, миңа бирешә иде күпчелек йозак Ачыла иде. Биредә дә, үзем дә анышып житмәстән, мин әлеге ят йозакны озак кына вакыт кулымда әвәрә китердем Әллә нинди бер үжәтлек, кирелек, усаллык белән—ә кайчагында исә киресенчә, йомшаклык күрсәтеп, иркә сүзләр, изге гыйбәрәләр әйтәәйтә ялындым да мин ана.. Әнә шул. уч төбе зурлыгындагы бер тимер йозакка ул төндә мин үзем белгән барча матур сүзләремне түктем бугай... —Зинһар өчен диеп сорыйм бит, йозаккаем —дим мин ана. сөйгән кызынын йомшак колагына пышылдаган гашыйк егетләр тавышы белән инәлә-инәлә... —Хәлләремне анлачы минем...—дип сүз башлыймын тагын, аны икенче бер яктан килеп йомшартырга теләп —Мин сине беләм бит инде, син тагын бераздан барыбер ачыласын ич инде!— дим, йәнә бүтән бер ысулда, үземнен шушы тимер әңгәмәдәшемә мөрәҗәгать итеп. Бу дөньядагы бөтен тоткынлыкның, коллыкның дәһшәтле бер патшасы сыман тоелган әлеге тимер йозак белән минем әнә шул рәвештәге төнге әңгәмәм, белмим, күпме гомер дәвам иткәндер—ул вакытта мин инде күптән вакыт исәбен, гомер агышын оныткан идем. Ул чагында мин бары тик бер дәрт, бер омтылыш, бер көчле ашкыну кочагында гына калган идем: ничек тә булса, ничек кенә булса да, нинди генә жай табылса да—теләсә нинди ысул белән менә шушы йозакны ачарга һәм бу көймәне азат итәргә! Миңа ул чагында үзем дә аңлап, төшенеп җитмәгән ниндидер бер сихриме, илаһимы көч инде сыман. Ходай мине ниндидер бер тылсымга ия итте шикелле су буендагы әнә шул төнге карангы мизгелләрдә! һәм мин Ходайнын булышлыгы белән тәки үз дигәнемә ирештем! Бер мизгелдә кулдагы йозакның дугасы килде дә чыкты бит. малай! Күзләремә ышанырга белмичәрәк, аптырап, шактый гына гомер текәлеп карап тордым әле әнә шул чагында йозакка Аннары инде, бик тә күңелем булып: —Әй. бәгыркәем1 Менә рәхмәт, жаныкаем!— дия-дия, әнә шул салкын тимер йозакны үбеп тә куйдым хәтта Менә инде мин йозакны чылбырдан салдырам. Менә мин чылбырга кигезеп куелган ике ишкәкне дә берәм-берәм коллыктан азат итәм һәм җайлап кына көймә эченә кертеп куям. Ә хәзер инде көймә—азат! Хәзер көймә минеке! Шактый ук комга менеп утырган көймәне аз гына этәмен дә. анын ниһаять су иркендә калганын, ирекле тирбәлүен сизүгә, аякларым белән астагы комнан этелеп үзем дә җәһәт кенә көймә эченә кереп басам... Беренче мизгелдә әле үземә үзем ышаныргамы-ышанмаскамы белмичәрәк торам. «Бу чын хәлме?—димен — Алай-болай төш керә күреп ятмыйммы сон мин? Юкмы, алай түгелме?» Чыннан да. болай уйлау бик табигый—чөнки бөтен тирә-юнь кап-карангы. бары тик дебаркадерның ачык тәрәзәсеннән генә мәжлестәгеләрнең җырлаган тавышы ишетелә һәм су өстенә бераз саргылт яктылык көлтәләре сирпелә —Әйе. мин—иректә! Мин—иректә! Мин—көймәдә, ниһаять! Ишкәкләрнен икесен дә үз урыннарына җайлап кына кертеп урнаштырдым да. киереп торып ишә башладым, мин синәйтим! —Киттем'—дим шунда мин үз-үземә — Авылга кайтып киттем мин' Үземә үзем кычкырып әйткән әнә шул сүзләр белән бергә үк күз алдыма Халисә килеп баса Хәзер инде ана карап, ана дип эндәшәм — Кайтам мин. Халисә! Бүген кайтып житәм мин’ Менә күрерсен! Шулай дигәч дәртләнебрәк китеп тагын да көчлерәк, тагын да кинрәк алдырып ишәргә тотынам Көймә үзе дә жинел булып чыкты, ул бик тиз арада зур гына тизлек алды—мин анын су өстендә жинелчә генә чупылдаган тавышлар чыгара-чыгара. капкара суны бик кыю ярып алга баруын бөтен тәнем, бөтен барлыгым белән сизеп торам Юк. алай гына да түгел без хәзер менә бу көймә белән икебез бер жан. бер тән булып беттек сыман— без хәзер икебез дә бер үк дәрт, бер үк ашкыну белән алга омтылабыз сыман! Шунда янадан да әлеге Ихтиандр сурәте күз алдыма килә һәм мин үземне әнә шул Ихтиандр кебек су ярып баручы бер гажәеп жан иясе дип уйлыйм, шулай күзаллый башлыйм. Әлеге кинода ул әнә шулай сөйгән кызы янына ашыга иде бит әле—мин дә менә бу төндә үз авылыма, сөйгән кызым Халисә янына кайтырга телим! Менә инде теге, без мәжлес корып утырган, дебаркадер шактый гына еракта калды Әмма анын утлары күренә әле. ә тавышлар калган ул тавышлар, ул тонык саргылт утлар түгел—ә алдымда, ләкин әле бик еракта янып торган маяк угы кызыктыра —Тизрәк әнә шул маякка барып житәргә кирәк!—дим тагын үз- үземә фәрман биргән шактый кырыс ук тавыш белән. Әйе. әлегә бит әле мин олы бер тугай эченнән генә барам Безнен теге дебаркадер ул әнә шул тугайга урнашкан иде Хәзер инде мина алдагы маякка житәргә кирәк—бу инде Агыйлел белән Иделнен кушылган жире була Димәк, мин анда хәтле барсам, юлнын чирек өлешен узган буламын Алла бирсә, ул урынга җитсәм, мина инде елга агымы да булыша башлаячак дигән сүз. Идел агымына чыгам дигән сүз! Яр буйлары тоташ кара шәүлә кебек кенә күренә Аңда инде гел тал куаклары бара торгандыр, шунлыктан яр буе күк фонында дулкын- дулкын булып күренә Баш очымнан канатлары белән һава кискәндә кыштырда!ан-быжылдаган тавышлар чыгарачыгара. ниндидер кошлар очып үтә Ишүдән туктап ял иткән араларда, мин аларны күрергә тырышып, өскә күтәрелеп карыйм, ләкин әле төн карангы—әле аларнын бары 1ик шәүләләре генә шәйләнә һәм канатларның һава кискән тавышлары гына ишетелә Күз алдымда гел теге маяк Әллә ул маяк түгел микән” —Әллә маяк түгел микән ул?!—дип. үзем белән үзем кычкырып ук сөйләшә башлыйм —Әллә әнә шулай Халисә минем каршыга чыкты микән?! Мин кайтасыны белеп, мине каршы алыр өчен чыкканмы әллә ул?! - Шулайдыр шул! Чыннан да—Халисәдер ул! Бодай иртә бүтән беркем дә Йоремәс! Һәм шунда минем күз аллыма моннан өч ел элек булган бер күренеш килә Өйалды баскычына анын яланаяк килеш чыгуы Мин ишегалды чирәмендә, түбәндәрәк басып торам Ә ул исә баскычтаюгарыдарак. өстәрәк елмаеп тора Бөтен алсу күлмәкләре белән бөтен яшьлеге, бар чибәрлеге белән балкып, янып, елмаеп тора ул' Әнә шул илаһи күренеш минем хәтеремә бик озакка сенеп калган иле. мин аны гел исемә төшерә идем Менә хәзер, еракта су өстендә янып торган маяк угы миңа янадан да Халисәдер кебек гоела башлады Чын менә, улдыр ул' Мине көтеп торадыр, -нишләп бик тә акрын килә сон?» диеп борчыладыр, аптырыйдыр. Шунлый уйлардан сон кулларнын аруы, уч төпләренең инде кабарырга әзер булуы да онытыла мин өр-яңа көч белән ишәргә тотынам Мин маяк янына килеп житкән чагында караңгылык бераз гына сыеклана башлаган иде инде. Шуңа күрә ерактан бик балкып, матур булып күренсә дә, мине дәртләндереп һәм алга ымсындырып торса да— якынлашкач миндә аңа кагыласы, тотып карыйсы килү теләге тумады ни өчендер. Ишүдән тукталып, шул тарафка карап бераз ял иттем дә: — Инде менә хәзер агымга чыгам, Алла бирсә!—дип үземне дәртләндереп җибәрдем һәм соңгы көчне җыеп, янә дә ишәргә керештем. —Әй, кызык икән монда! Идел белән Агыйделнен кушылган җиренә җиткән идем, үз авызымнан шундый сүзләрнен чыгып очуын сизми дә калдым! Чыннан да: шушы ике елганың ике агымы арасында никадәр аерма бит! Берсе— Иделнеке—каракучкыл шомлырак агым булып бара, ә Агыйделнеке исә чыннан да аграк, чистарак, йомшаграк та кебек хәтта.. Менә шушылай: нык аерылып торган ике агым булып, шактый араны уза икән алар... Аннары гына кушыла бу ике агым, ике олы елга... Инде яктырып та бетте дияргә була. Әнә инде ямь-яшел таллар белән капланган тәбәнәк яр буйлары да аерым-ачык күренеп тора. Ә теге як яр. . Ә ул яктагы яр бөтенләй күзгә дә чалынмый .. Минем алда иртәнге жиңелчә томан белән капланган су өсте, иксез-чиксез су кинлеге генә... Гүяки бер диңгез эчендә мин хәзер бер үзем калганмын... Әнә шундый чагында үч иткән кебек күңелне иләс-миләс уйлар да били башлый бит әле ул. Хәзер мин дә икеләнебрәк калдым инде. —Тукта әле...—димен үз-үземә.—Мин кеше көймәсен алып киттем бит инде.. Ул кеше иртән үзенең көймәсен эзләячәк бит инде! Ул моңа бик аптыраячак ич инде! Эзләячәк бит ул! Һәм шулчакны—күңелемнән әлеге «эзләячәк» дигән сүз узып та өлгермәгән иде әле—кинәт кенә бөтенләй бүтән уй миңа аяз көнне яшен суккан шикелле булып, зиһенемә китереп бәрде: —Мине дә эзләячәкләр бит хәзер! Шулай дидем дә, үземә үзем шаклар катып, үземә үзем аптырап, чиксез гаҗәпләнә-гаҗәпләнә, утырган урынымда тораташ шикелле каттым да калдым! Бераздан тагын кабатлыйм төш күргән шикеллерәк иттереп: —Соң... Мин булмагач... алар нәрсә диеп уйларга тиеш соң инде?! Әнә шунда гына үземнең нинди уйламаган эш эшләвемне—күпме кешене зур хафага салуымны аңлый башладым мин. Ярты юлымны үткәч кенә. Торам шулай көймә эчендә—утырган килеш селкенмичә дә.. Кыймылдарга да куркып... Ә көймә, сизәмен, агым уңаена акрын гына агуын дәвам итә... Агуын дәвам итә... Ага ул, ага.. Минем икеле-микеле халәтемне дә әнә шул агым хәл итте бу моментта. Чөнки ул мине үзеннән-үзе туган авылга, күптән күрелмәгән Халисәгә якынайта иде... Шуңа күрә күңелдә бераз гына тынычрак уйлар да туа башлады. —Билгеле, яр буеңда көймә булмагачтын, алар әзрәк чамалар инде. Мине берәр кая киткән диеп уйларлар алар.. Үз-үземне шулай дип тынычландырмакчы булам. Кычкырып ук дәшәм инде үземә үзем. Кеше белән сөйләшкән шикелле иттереп. Шулай эшләсәң, фикер дә ачыграк аңлашыла, баш та яхшырак эшли кебек бит ул... Чын менә! Мин моны гел күзәткәнем бар! —Әмма... Әмма мин нишли алам соң хәзер?! Ни чарам бар минем менә шушы минутларда?! Артка таба борылып карыйм. Анда да бердәнбер күз текәр әйбер булып әлеге маяк кына тирбәлеп утыра. —Их!—мин әйтәм.—Әнә шул маякта берәр төрле хәбәр бирү чарасы булсын иде! Үземнең монда икәнлегемне, нинди матур ният белән юлга чыгуымны аңлатып бирер идем кешеләргә... Анда калган, ярда торып калган кешеләргә! Тагын бераз торгач, башка бөтенләй бүтән төрле фикерләр дә керә: —Ә син нигә хафаланасын сон әле бу вакыттан ук?! Әле бит бик иргә' Бөтен кеше тәмле йокыда бит әле! Изрәп-изрәп. тәмле-тәмле төшләр күрә-күрә йоклый ич әле адәм балалары., бары тик син генә ул әллә каилар|а дип чыгып китген! Ахырын уйлап тормыйча.. —Әйе шул...—димен. тагын үземнең икенче «мин»ем белән килешергә мәжбүр булып —шулап килеп чыкты шул. Ләкин нишлим сон: йөрәк шундый бит инде! Аны үзгәртеп буламыни сон?! —Ә акыл, ә баш дигән әйбер кешегә ни өчен бирелгән соң алайса? —Хисләргә йөгән булыр өчен, билгеле! Аларны бераз тыебрак торыр өчен Адәм баласын хаталардан саклау, дөресрәк юллардан йөретү өчен.. —Менә. Менә! Үзен телдә дөрес сукалыйсың син. ләкин нигә шуны чынлыкта да саклый алмыйсын?! Нигә?! —Сон, нигә дип Бераз гына йөрәкне дә анларга кирәктер ич инде?! Менә уйлап кына кара: эш диеп йөри-йөри бер ел буена Халисәне күрми торамын ич инде' Ничәмә ничә ел буена туган авылымда Сабан туен күргәнем дә юк! Ә бит ул минем ин яраткан бәйрәмем! Ул көнне безнең авылга бөтен туганнар кайта, мәктәптә бергә укыган классташлар җыела, ерак җирләрдән авылдашлар кайта Туган авыл үзенчә бер Мәккә кебек бит ул! Ә мин менә инде ничә ел шуны санга сукмый яшим! Шул хәл дөрес була аламы соң инде?! Моны «дөрес» дип әйтергә, «шулай кирәк» дип әйтергә синен телен барамы сон?! Әнә шул урынла икенче «мин» бирелергә мәжбүр була. Сүзсез кала. Ул дәшмәгәч, билгеле инде, мин дә сүз катмыйм Ә көймә әкрен генә ага бирә.. Уйлар да ипләп кенә үз җаена керә шикелле... һәм алар янәдән Халисә исеме тирәсенә килеп чыга. Халисәгә барып тоташа. . Моннан биш ел элек үзебезнең авыл Сабан туенда танышкан идек без аның белән Шул. шаян холыклы Рәйсә аркасында инде! Мин—каладан жәйге ялга дип кайткан япь-яшь егет—ни өчендер берүзем генә калып, мәйдан әйләнеп йөрегәндә. үзенең кунак кызы белән каршыга очрады да — Мин сине йөгерешкә киткән диеп торам тагы!—диеп, көлә-көлә сүз башлады ул — Бер лә күзгә башка күренмисен ич! Сөйли дә сөйли Рәйсә—мина сүз кыстырырга да ирек куймый! —Менә сине кунак кызы белән таныштырмакчы идем әле —ди ул аннары, кырыендагы кызга таба ымлап. Ә тегесе озын саргылт чәчләрен җилкәсенә үк төшереп салган, үзе мөләем елмаеп тора, үзе шундый да сөйкемле, шайтан! Мин бераз гына кызарып га киттем бугай әле ул чагында Моны, әлбәттә. Рәйсә дә чамалап алды инде, шунадыр ахрысы, ул безне алга таба әйдәде —Йөри-йөри безнен аяклар да арып бетте инде,—диде ул, мина кызгандыргыч карап.—Әйдә, әнә теге чыршы төбенә утырып торыйк әле әзрәк. - Ярар! Бик хуп!—дим мин. үзем дә мона шатланып —Хәзер мин Фәйрүзә ападан лимонад кына алып килим инде! Сезне сыйларга кирәк ич инде Кунак кызы да булгач, бигрәк тә... Үзенә игътибар итүем кунак кызына бик ошый, күрәсен—ул тагын да матуррак итеп елмая Күзләре дә нурланыбрак, очкынланыбрак киткән сыман тоела Моны күргәч, мин дә дәртләнә төшәм—автомашина өстенә көйләнгән кибеткә таба чабам. Сатучы Фәйрүзә апа мина лимонадны, әлбәттә, чиратсыз гына бирә инде Рәхмәт ана! Юк. бүген минем бер кызга гашыйк булачагымны белеп түгел ә каладан кайткан студент егет булганга күрә шулай эшли ул! Элегрәк, жәй көннәрендә, колхоз машинасында йөкче булып йөрегәндә кибет кә бик к\п әйберләр ташыган өчен тагын Һәм, гомумән, бик тә әйбәт, бик тә кече күңелле кеше ул безнең Фәйрүзә апа! Мин очына-очына киләм билгеле кызлар янына. Ә килеп җитсәм... Килеп җитсәм! Без әйткән чыршы төбе бик матур табынга әйләнгән дә куйган, мин сиңа әйтим! Менә сиңа кызлар! Вәт, уңган да инде үзләре! Хәтта кыздырылган тавык ите дә бар ич монда... Күзләремне челт-челт йомгалап, аларны көлдерергә тырышып аз гына басып тордым да—ипләп кенә мин дә чүмәштем инде чыршы төбендәге бу ямьле табынга... Ямь-яшел үлән өстенә җәелгән эскәтердәге табын янына. Кыскасы, бик тә шәп утырдык без ул көнне. Мин яңадан барып бер шешә шәраб тә алып килдем әле... Аннан соң тел тагын да язылып китте инде. Мин дә Халисә белән танышып ук беттем дияргә була. Аның әтисе безнең авылдан икән, ул яшь чагында ук Чайковский шәһәренә киткән дә, Халисә әнә шунда туып үскән. Хәзер менә безнен авылга кайткалап йөриячәк икән инде Халисә... Әтисенең туган авылы аңа бик тә ошый икән... Мин үз хыялымда әнә шулай үткән көннәрне янартыл утырам, ә көймә тыныч кына бер көйгә ага бирә.. Хәзер инде ишкәкләрне күтәреп ишәсе дә килми, чөнки төн буена диярлек ишә-ишә тәмам арыткан да. аннан соң болай да—агым көче белән генә дә—мин барыбер авылга таба якынаям ич инде... Инде кояш та берәр карыш чамасы өскә күтәрелеп, әйбәт кенә җылытырга тотынды... Ул җылыткач, хәзер инде мине йокы да баса башлады—ни әйтсәң дә, мин бит әле бүген төнне йокламаган кеше Баш төрткән дә юк ич әле минем менә бу төнне! —Ярар, ни булса булды, әле минем байтак кына агасы бар!—дидем дә, көймәнең аркылы утыргычына сузылып торып яттым. Ул утыргыч билгеле кыска инде, көймә инлеге генә. Шуңа күрә минем аяклар бик тә мәзәк булып көймә кырыеннан асылынып чыгып тора... Әмма бу йокыга һич тә комачау итми икән—бик тиз арада онытылып та киткәнмен... Шул арада төш тә күрә башладым—Ходайның хикмәте! Имеш мин пароход белән кайтканмын авылга... әнә, текә яр башында Халисә мине каршы алырга килгән... Пароход яр буена да килеп житә, ләкин мин ни өчендер һаман ярга чыкмый торам. . Шунда пароход сузып-сузып кычкырта башлый. Тагынтагын кычкырта. Ә мин нишләптер баскан урыннан кузгала алмыймын. Гаҗәп! Бу эшкә бик тә аптырыйм—илереп Халисәгә кычкырмакчы булам. «Ярдәм ит!»—дияргә телим, әмма авыз ачылмый, тел әйләнми. Пароход инде кискен, кискен итеп кычкыра—бик тә сәер итеп, усал иттереп! Һәм, бер мизгелдә, кемдер миңа китереп төрткәндәй тоела да, мин сикереп торам... Баксаң—көймә эчендә ич мин! Ә миннән унбиш метрлап арада зуп-зур пароход кычкыртыпмы-кычкырта! —Бәт-тәч!—дим.—Минем өскә килә ич бу! Ябыш тизрәк ишкәккә! Иш тизрәк янга таба! Үч иткән сыман көймәсе дә авыр кыймылдый—андый чагында шулай ич ул, нәкъ киресе килеп чыга... Аннары гына, тиз-тиз ишә башлап, байтак гомер узгач кына— хәзер миңа һәр секунды бер ай тоела ич инде!—көймәмнең азмы-күпме читкә тайпылганын сизеп алдым.. Мин пароход астында калмаячак идем инде! Маңгайга тир бәреп чыкты, ул йөрәкнең ничек ярсып тибүен әйткән дә юк инде! —Тәки исән калдыммыни?!! Янымнан гына узып баручы тау хәтле ап-ак пароходка карый- карый үз-үземә әнә шулай дип кабатлыйм. —Тәки исән калдыммыни?!! Әмма сөенергә иртәрәк булып чыкты— хәзер миңа бик куәтле дулкын китереп бәрәчәк иде! Зиһенемне шул уй яшен сыман яндырып алды Нишләргә сон? Әлбәттә, мин монын жаен беләм белүен — Борыл тиз генә! Көймәңне дулкынга каршы куй! Әйе, өлгермәсәм—бетәм мин! Менә шушы урында капланам мин' —Ах, сабака! Көймә мина тиз генә буйсынырга теләми, шуңа күрә жан ачысы белән сүгенеп тә җибәрәм! Идел уртасында, шундый матур хыялга бирелеп кенә кайтып килгәндә, һич тә батасы килми ич инде Килми! Шуна күрә ике ишкәк белән берьюлы эшлим: берсен артка таба, икенчесен алга таба тартам—бер урында тиз генә борылу өчен кирәк бу мина! Жәһәт кенә борылу өчен! Ләкин көймә зур, ул бик тә акрын кыймылдый. Ә пароход дулкыннары инде килеп тә җитте Әнә мине тирбәтә дә башлады инде аның беренчеләре Ин биеге, иң куәтлесе килеп кенә ята әлегә. Шуна хәтле өлгерәмме. юкмы?? —Булыш мина. Ходаем! Ярдәм ит бу бәндәңә' Авылдагы ин зур өй биеклегендәге куәтле кара дулкынга кыеклап менеп китте минем көймә... Бер мизгел эчендә мин көймәм нием белән биек тау башында калдым! Ин биек, ин зур дулкын сыртында! Әнә шул мәгърур да, гаять куркыныч та секунд әллә никадәр озак, бик тә-бик тә озак тоелды миңа... Монда инде һични эшләп булмый! Ике ишкәгем дә һавага асылынып калды Гүяки алар хәзер канатка әверелде! Әйтерсен лә хәзер мине авылга. Халисә янына көймә түгел, ә кош канатлары алып кайтырга тиеш! Тешне кыскан көе. йөрәкне учка кыскан килеш—әнә шул олы дулкын сыртында күпме тора алдым, монысын бер Ходай үзе генә белә инде. Бер Тәңрегә генә мәгълүм бу хикмәт Әмма, ни гажәп диген бераз авышлап булса да—әлеге дулкын өстеннән тәки исән-сау гына төшә алдым бит мин' Һәм шул чагында инде көймәмне дулкынга каршы куеп та өлгердем—аларны борын белән каршы алырлык итеп, аларны кисәрлек итеп! Инде хәзер мина дулкын куркыныч түгел иде —Уф!—дидем шунда жаным-тәнемне бушатып —Котылам бугай ич Ходаем, коткарасын түгелме сон син мине?!! Әнә шул чагында бу дөньянын никадәр гүзәл, нихәтле ямьле тоелганын белсәгез иде сез! Анда яшәүнен һәр секунды, һәрбер м изгеле- чиксез, чамасыз, әйтеп-анлатып бетерә алмастай зур бәхет икән ич анын' Менә мондый кояшлы, аяз. тыныч җәйге көне инде бигрәк тә! Минем көймәм хәзер йомшак, сабыр дулкыннар арасында тирбәлә Жанымны җәһәннәмгә озата язган пароход инде күптән узып киткән Хәзер мин нурлы, йомшак Идел өстендә беру зем. берьялгызым тирбәләм. Ун як ярдагы биек наратларга карыйм. Бу яктагы текә, ташлы кыялар өстенә менеп басканнар да. алар бөтен дөньясына хуҗа булып алганнар сыман. Торышлары да шундый горур, шундый мәһабәт аларнын- бөтен көрәшчеләрне җиңеп, батыр калган мәйдан пәһлеваны шикелле тоела бу таза наратлар, кояш нурыннан алтынсу кием кигән асыл затлар' Ә текә яр үзе гүяки бер олуг жан иясенең киселгән ярасы сыман- кып-кызыл булып ачылып ята Әйтерсен лә аннан әле һаман кан саркып ята Кемдер килеп дәвалаганны, җылы кулы белән сыйпап иркәләгәнне яратканны көтә гүяки бу ачык яралы ярлар Һәм бу ярлар әле яна гына була язган олы фаҗига ачысын да үзәгемә ут әрдәй итеп аңлатырга тырыша кебек Бәхет белән фаҗиганең арасы ничек якын булуы бик яхшы аңлашыла сыман гше әнә шул кып-кызыл ярга һәм анын өстендәге мәгърур, бәхетле наратларга багып торганда Бу як текә ярлы булгач, монда агым да әйбәт кенә иде. Хәзер инде куллар да ял иткән дияргә була, көймәгә ярдәм итәргә теләп ишеп тә аламын бераз ишкәч, тагын яр башына, югарыга карыйм шушындый кызыклы, кыргый урман баскан урыннардан бер үзем генә көймәдә баруыма чиксез горурланып та куям! Бутән кем тагын шушылай итеп 8. .к У • м и бер ялгызы йөри ала соң әле,—димен... —Их, текә ярлар! Текә ярлар! Бу юлы инде көймәмнең уртасына ук торып басамын да югарыга карап чыдый, түзә алмыйча әнә шулай димен. Әйтерсең лә. мин бер төрле сәхнәгә чыгып басканмын. Гүяки ярлар, наратлар өстә түгел—ә мин үзем, адәм баласы—менә хәзер өстәмен һәм мин менә хәзер гүяки алар турында олуг бер нотык тотмакчы булам. —Текә ярлы авыл шул безнең авылыбыз да шуңа күрә үзебезнең табигатебез, холкыбыз да текә ярга охшагандыр инде безнең! Әнә шуңа күрә мин, командировкага килгән җирдә дә, әлеге шома кешеләр шикелле тыныч кына, ашап-эчеп кенә йөри алмаганмындыр инде. Эчтән сиңа омтылмыйча гына, эчтән иреккә сусамыйча гына түзә алмаганмындыр инде мин, текә яр! Сезнең сыман текә яр баласы булганга күрә әнә шундый табигатьле, шундый ирек сөючән холыклыдыр инде мин... Әйе, шәһәр кызы Халисәне дә, су керергә нәкъ әнә шундый текә ярлы урынга алып килгән идем бит мин... Безнең аның белән беренче коену иде ул... Әйе, ул көнне кичке Сабан туенда да өчәү бергә йөрдек без... Аннары мин аларны өйләренә хәтле озатып куйдым. Ә кереп китәр алдыннан иртәгә бергәләп су керергә сөйләштек. Иртән йокыны тәмам туйдырып кына Рәйсәләргә киләм, ә ул миңа каршы ук чыккан—үзе исә әздән генә еламыйча тора, йөзе бөтенләй бозык моның. —Әнәй җибәрмәй мине... Халисә белән икегез генә барыгыз инде... Монысы минем өчен тагын да шәбрәк инде, билгеле—ләкин шулай да. Рәисә дә кызганыч бит әле. Шуңа күрә мин тыштан гына булса да болай дим: —Алайса бәлки иртәгә генә барырбыз... —Юк, юк! Халисә анда бөтенләй җыенып ук беткән ич инде! Сине генә көтеп тора бит инде ул! Рәйсә шулай диеп әйтеп бетердеме-юкмы, өр-яна ап-ак такталардан ясалып, әле буялырга да өлгермәгән өйалдыннан Халисә күренде... Аның яшелле-сарылы чәчәкләр төшкән җәйге җиңел сарафаны, иңнәренә чәчелеп яткан алтынсу сары чәчләре, башындагы челтәр-челтәр үрелгән аксыл эшләпәсе—менә боларнын һәммәсе мина җәйге болыннарда иркәләнеп очып йөри торган матур күбәләкне хәтерләтте. Дөнья гүзәллеген үзенә туплаган әнә шундый бер сихри күбәләк сыман иде ул Халисә! Әле җитмәсә, яланаяк бит әле! Минем белән оялчан гына исәнләшеп алды да—әнә шул яланаяк көе ишегалды чирәменә чыкты да басты ул! һәм елмаеп, балкып, безгә карап тик тора бирә шул баскан җирендә... Рәйсә нидер әйтә, нәрсәдер сөйли—ә минем өчен инде Халисәдән башка бүтән берни дә юк бу фани дөньяда! Мин бары тик аны гына күрәм, бары тик аны гына күзәтәм. Шундый сихерләнгән хәлдә күпме тору да онытылган, Рәйсәнең әнисе өй эченнән ачык тәрәзә аша усал итеп кычкыргач кына, өнгә килдек без. Рәйсәне үзе кушкан эшне эшләргә ашыктыруы икән аның... —Урам буйлап шушылай бармассың бит инде! Әрли-әрли, үгетли-үгетли Халисәне аягына кияргә дә күндерделәр. —Шәһәрдән исәр кыз кайткан икән дисеннәр тагын! Шул гына җитмәгән иде! Ә безнең моның ише исәрлеккә ис тә китми Рәхәтләнеп көләбез генә! Халисә дә миңа үзе янында рәхәт икәнен сизә, ахрысы, шуңа күрә ул да бәхетле, ул да гел елмаеп кына тора. Мин Халисәне ераккарак—Иш буеның текә ярына алып бармакчы булам. Чөнки анда аулаграк та, суы да тирәнрәк, чистарак... Ләкин Халисәнең үз уе да бар икән әле. —Менә бу тыкрыктан төшик әле...—ди ул миңа, бераз китү белән, серле генә итеп. Мин әле эшне анлап җитмим, анын кая барырга теләгәнен белмим Бары тик сүзсез буйсынам гына. Анын белән булганда теләсә кайда да рәхәт, күңелле булыр шикелле тоела. Аларнын тыкрыгы да гел чирәм генә, ә ике якта талдан үргән читән—анысы да тоташтан алабута, кычыткан, эт эчәгесе белән уралып, тәмам яшел диварга әйләнгән, читән үзе күренми дә диярлек. Без Халисә белән бары тик әкиятләрдә генә була ала торган серле сукмактан, тылсымлы бер тыкрыктан барабыздыр шикелле.. Чыннан да, тылсымлы булып чыкты ул тыкрык! Анын беткән жирендә зур бер чирәмлек, бушлык икән, ә чүт кенә түбәндәрәк елга буе комлыгы башлана. Халисә әкрен генә атлап мине әнә шул комлыкка, анын текә яр белән тоташа торган урынына алып килде.. Суга җитә язып ук туктап калды. —Бәләкәй чагында менә шушында уйный идек без Рәйсә белән. Ул әнә шулай ди, ә мин исә «төш күрәмме соң әллә?» диеп, тәмам аптырап торам. Чөнки. Чөнки... Бу сунын теге ягында безнең тыкрык бит! Без дә бәләкәй чагында үзебезнең әнә шул, каршы яктагы тыкрыктан төшеп, менә шушы тирәдә мәш килә идек бит! —Тукта әле...—димен шунда, күз алдымда ерак балачакны янартырга теләп — Мин бит үзебезнең якнын яр башыннан сезне күзәтеп утыра идем! Малай кешедә туган тәүге кызыксыну белән, ояла-ояла. сезгә соклана-соклана.. Эчтән генә, күңел түреннән генә бик тә сөйләшергә, танышырга тели-тели, эмсенә-эмсенә, шуна бик тә омтылаомтыла Бу сүзләрем Халисәне уйга, истәлеккә чумдыра кебек. Ул эндәшми Ә бераздан аяк киемен сала да, тыгыз һәм тигез комга баса-баса су эченә үк кереп китә. Гүяки мине дә онытып, бик якындагы текә ярга таба атлый.. —Ә менә монда без өй ясап уйный идек. Яр балчыгын шомартып шуа идек... Аның йөзендә уйчан, хисле, татлы елмаю Ә баш очында текә яр карлыгачлары балаларын очарга өйрәтә, чыр-чу килә.. Ул урыннан китеп байтак кына ераклашкач та, ерактагы матур көннәр күз алдыннан китми... Менә хәзер Идел ярына карап барганда да мин ул текә яр буенда һаман Халисәне күрәм. Яр буе карлыгачлары гүя безнең үткән көннәр хатирәсен яңартып, әнә шул көнне без ишеткән ягымлы матур аһәңнәрне янадан ишеттерә. Алар гүяки ул көннәр тавышын яңадан яңгырата. Әйе.. Иш суының текә яры янында су кергәндә дә безнең баш очында әнә шул яр карлыгачлары-керәшәләр уйнап йөреде шул Халисә үзенең искиткеч зифа, матур буе белән балкып әнә шул яр буенда басып торганда мин су эчендә килеш аңа карап ничек соклана идем бит. һәм бу соклануымны яшереп-нитеп тормыйча, үзенә дә әйтә идем мин анын! — Күз тилереп бетерәсең инде син мина!—ди иде ул. үзенен чибәр, матур булу бәхетен шундый ләззәтле итеп татый-татый, минем сүзләремнең ихлас икәнлеген белгәнгә күрә тагын да ныграк сөенә-сөенә, күк йөзендәге әнә шул кояш шикелле яшәү, дөнья һәм шул дөньяны күрү. тою. анда гомер кичерү бәхетен—ин олы бәхетне тулы итеп кичерә-кичерә Бүген дә әнә шундый матур көн шул Менә инде минем көймә Иш белән Иделнен кушылган җиренә дә килеп җитте Борылып аз гына керәсең дә—анда инде безнең авыл күренә дә башлый —Халисә йокыдан уяндымы икән инде? Кулымда сәгать юк. шуна күрә кояшка карап чамаларга тырышам Ә ул инде байтак кына күтәрелгән, димәк, уннар чамасы бардыр инде, дим... Кунак кызы булса да. Халисә дә аяк өстендәдер инде Нишләп йөри икән? Ә бөтенләй өйдә дә булмаса?! Күпме җирдән чиләнә-чиләнә кайтуын әрәмгә чыга бит. — Ниһаять! Арыган гәүдәмне көчкә күтәреп алып, ниһаять беренче мәртәбә ярга аяк басам! Халисәләрнең тыкрык башы инде бу Ул мина күрсәткән комлык бу... Чыгамын да, шундук комга егылам Еллар буена жир йөзе күрмичә океан гизгән диңгезче сыман комга чалкан ятамын да, бөтен гәүдәмне таратып ташлап, күзләремне йомам. —Абый...—дигән йомшак кына тавышка күземне ачсам, каршымда бер малай. Аптырап, нишләргә белмичә, миңа карап каткан, мескен бала! Торып утырдым инде, бик авырдан гына булса да. —Үскәнем,—дим мин моңа, тәмле теллерәк булырга бик тырыша- тырыша.— Менә шушы тыкрыктан менгәч, Рәйсә апаннар тора бит әле... Әнә шул Рәйсә апаңнарда шәһәрдән кайткан кунак кызы булырга тиеш Шуны гына чакырып төш әле, ә! Теге малай чаба-чаба китте, ә мин үз кыяфәтемне уйлап, көләргә дә, еларга да белмичә—утырам һаман шунда ком өстендә. Көймәм дә шунда гына, борыны белән аз гына комга кертеп куелган килеш. —Тукта!—дим бераздан —Болай утыру ярамый бит! Аякка басарга кирәк... Нык арыткан булса да, ул килгәндә аягүрә булырга! Ә Халисә инде тыкрыктан төшкән дә, мина таба карап тора икән. Аптыравы, аңламавы, нык гаҗәпләнүе, ахрысы, бу —Мин бу, Халисә...—дип тавыш бирәм, үз тавышымны үзем дә танымыйча.— Курыкма, чынлап та мин бу! Ул һаман дәшми әле. Дөресрәге аңышып житә алмый әле ул, шуңа күрә үзенүзе кулга алып, сүз эндәшерлек хәлдә түгел әле ул! Ләкин шулай да миңа таба якыная үзе һәм менә Халисә, ниһаять, минем каршымда ук басып тора. Әмма үзе елмаймый да, көлми дә. —Исәнме, Халисә!—дип аның кулын үз кулыма алам. Ел буена тоелмаган җылылык, кайнар дулкынны яңадан тоям. Шунда гына ул җанланып китә, телгә килә. —Ничек монда син?!!—ди ул, күзләрен зур итеп ачып —Син каян килеп чыктың?! Ә мин сүзсез генә көймәгә ымлыйм... Халисә һаман берни дә аңламый төсле. —Кем көймәсе сон бу?—ди.—Кичә монда юк иде бит ул... Кичә мин монда йөредем бит. Күренмәде ич ул... —Шулайдыр, Халисә ..—димен, сабыр гына —Мин сина бераздан барысын да сөйләрмен, аңлатырмын Тик бераздан, яме! Ә хәзер син мина, зинһар, кәгазь белән карандаш алып төш Мин монда торам. Шулай дидем дә комга барып утырдым. Халисә нәрсәдер әйтмәкче дә иде бугай, ләкин әллә инде минем бик арыган кыяфәт аны кызгандырды, әллә кискенрәк итеп әйтелгән сүзем тәэсир итте—кызый, кызу-кызу атлап, өйләренә таба менеп китте Минем күңелдә инде күптән телеграмма тексты әзер. Тегендә калган иптәшләр алачак телеграмма мондый булачак: —Көймәне мин алып киттем. Ике көннән килеп житәм! Шул сүзләрне һәм адресны язып, Халисәне почтага жибәрәм. Чөнки бүтәнчә тынычлана алмыйм. Тегеләр мине югалттылар ич инде. Алар хәзер борчыла бит инде! Бу хикәятне сөйләп утыручы өлкән лейтенант Булатовнын шулай диеп әйтеп бетерүе генә булды: —Да-а... шулай дисең, ә!.. Тәки акыл дигән нәрсә уянды дисең!— дип, үз эчендәге ярсуын көч-хәл белән тыя-тыя, капитан Федотов телгә килде —Күпме кешенең төн йокысын качырган да бу адәм, төне буе үзен эзләп йөрергә мәжбүр иткән дә—бер тәүлеккә якын вакыт узгачтын гына, кеше күпме изалангач кына—ниһаять акылына килгән ул! Ниһаять, анын зиһене ачылып киткән! Вот, молодец, ә!! Беразга тукталып торды Федотов, әмма ачуы монын белән генә басылмады, ахрысы, тагын дәвам итте: —Беләсеңме, ул ахмаклыгын өчен мин сине менә хәзер тукмап ташларга әзер! Менә шушы йодрыкларым белән! Анын зур йонлач куллары өскә күтәрелде, моны күреп барысы да тын калды Чөнки бу капитанның холкы бик тиз алышынучан. белеп булмый—юктан гына гауга чыгара күрмәсен тагы! —Тукта, Иван Данилыч—син алай бик кызма әле! Монысы инде лейтенант Сериковнын сүзгә кушылуы иде —Ә менә мин. киресенчә, аны хуплап утырдым. . Хәтта ул мина теге., теге кем әле. Мнырины хәтерләтте! Лермонтовнын шундый бер поэмасы бар бит әле— монастырьны ташлап качкан яшь бер монах турында... Анын ничек иреккә сусаган булуы турында... Мәктәп дәреслегендә дә бар инде ул. сез аны барыгыз да белә. Өлкән лейтенант Булатовнын яшь чагында булган бу егетлеген дә мин әнә шуна охшатам Тегеләр арасында—үтә җитди агайлар янында—тәмам изелгән бит инде ул! Җитмәсә бит, әле аны сөйгән кызы да көтә! Шулар өстәвенә, мәҗлес булгач, анда утырганда, шагыйрьләр әйтмешли, «арыслан тотарлык кына» утлы суны да капкан бит әле ул! Билгеле—йөрәк җилкенә, йөрәк талпына инде андый чагында—ничек түзмәк кирәк! Ул ирек, кинлек сорый—хәрәкәт таләп итә! Аны акыл йөгәне белән генә тыеп торып буламыни?! Ләкин капитан Федотов бирешергә теләмәде. —Тьфү! Бусы да шуны сукалый!—дип, аты-юлы белән каты итеп сүгенде дә. өстенә бушлатын салып, тышка ук чыгып китте Кемгә нәрсә диген, өченче берәүне исә бу хикәятнен ахыры кызыксындыра икән: —Ә теге көймәне... кирегә ничек итеп алып бара алдын сон? Агымга каршы ишеп бара алмыйсың ич инде син! Монысына каршы инде Булатов әлләни баш ватып тормады —Моторлы көймә ялладым инде, малай!—диде—Анысына бераз чыгым булды инде Бәхилләтергә туры килде Барысы да өстәл яныннан кузгалды, тайга аланына чыгып тәмәке тартырга җыенды. —Әмма мин үзем моңа үкенмим!—диде Булатов, алар белән бергә чыга-чыга — Юк. һич тә үкенмим мин яшьлегемдә булган бу вакыйга өчен! Сүзсез генә тәмәке тарталар... Ә кышкы салкын, караңгы тайга өстендә моннан ике-өч көн элек кенә туган шундый чиста яна ай тора. Өлкән лейтенант Булатовнын әлеге хикәятеннән сон күк йөзендәге әнә шул алтын ай да сихри бер көймә сыман күренә һәм ул көймә аларны хыялда гына булса да янадан яшьлек иленә, ихлас һәм көчле хисләр иленә алып барыр кебек тоела Таныш бакчада ин шундый бер әфәндене беләм —дип үзенең сүзен әкрен генә башлап китте икенче бер кичне өлкән лейтенант Булатов -Сәеррәк кеше инде ул Гаҗәбрәк тип . Менә хәзер, биредә яшәп ятканда да, анын турында еш кына уйланамын Ул минем күз алдыма да гел диярлек килә Кайчакларда, бигрәк тә үзем генә калган вакытларда, онытылып, анын тормышын кино караган шикелле күзәтеп утырам Әйе, әйе—мин аны бик нык аңлыйм кебек тә: хәтта бөтен уй-кичерешләрен дә тоеп торам сыман мин анын! _ , Менә Ул үзенен өеннән ерак булмаган таныш бакчасында йөри Әллә кайларга кереп киткән борылмалы сукмаклардан, туп-туры сузылган М матур аллеялардан үтә ул... Чынга охшатып (ләкин ярларын таш белән катырып!) ясалган бәләкәй күлләргә килеп чыга . Аларга бик озаклап- озаклап карап тора. Андый чакларда эченнән генә нәрсәдер уйлыймы ул, әллә инде бөтен дөньясын онытып болай гына—кайсы берәүләр әйтмешли, «табигатьтән көч, энергия алу өчен» генә—шулай тукталып торамы—йөзенә, чыраена багып кына анысын һич кенә дә белермен димә! Шулай байтак кына юангач, ул бакчаның аулак урыннарын калдырып, үзәк аллеяга чыга... «Инде эңгер дә төшеп килә икән, әкренләп кайтырга кирәктер. »,—диеп уйлый, ахрысы Ләкин үзе адымнарын кызулатмый, моңарчы ничек килгән булса шундый ук ипле, тигез адымнар белән капкага таба юнәлә. Үзәк аллея буйлап утыртылган биек-биек тупылдар яныннан үткәндә аның төз вә озын гәүдәсе бик тә бәләкәйләнеп кала, куерып килгән кичке эңгер гүяки аны бер бәләкәй шәүләгә генә әйләндерә... Ул шулай тып-тын гына атлаганда кинәт кенә бакчаны бер ир-ат тавышы яңгырата: —Зилә! Тавышының катгыйлыгына караганда, мөгаен, үзенең бәләкәй кызын чакыра бу ир-ат Ләкин тегесе ишетми, ахрысы, шуңа күрә ир каты итеп, кат-кат кычкыра башлый: «Зилә! Зилә!» Безнең әфәндебезнең башта бу тавышка әлләни исе китми, эченнән генә: «Шунын хәтле дөнья куптармасаң»,—диюдән узмый ул. Үз көенә баруын дәвам итә Әмма бу әфәнде байтак кына ераклашса да әлеге тавыш һаман тынмады— кабатланды да кабатланды. Мондый гайре табигый хәл әфәндене сәерсендерде, чөнки бүтән кичләрдә бакча аны тыныч кына озатып кала иде. Тып-тын гына... Аннан соң, ул бакчаны үзе ташлап киткәч тә шулай тыныч кала дип. бүтән беркем дә аңлый алмаган серле караңгылыкка чумып кала дип уйларга тели иде... Әнә шундый ышаныч ана ничектер бер рәхәтлек бирә кебек иде Бакча гүя аны озату белән үз эченә йомыла да, икенче көнне, ул килгәч кенә уяна, ачыла сыман иде. Алар бер-берсенә ниндидер бер сердәш, ихлас дус кебек иде. Ә менә бүген алай килеп чыкмады. Аның кадерле, бик тә үз күргән бакчасында кичтән бер ят тавыш яңгырап калды... Тукта әле! Хәзер дә ишетелә түгелме соң әле теге тавыш? Бакчадан чыгып, инде әллә нихәтле ара үткәчтәме? Һаман нинди бетмәгән «Зилә» инде ул... «Зилә... Зилә...» Әллә... Әллә бераз таныш та инде бу?.. Чынлап та, ничектер таныш исем кебек тоела бит әле бу... Яисә нәрсәдер кабатлана гынамы? Кайчак шулай, элек булып узган хәләхвәлләр яңадан очраштыра бит.. Ә ныклап уйласаң, аларнын кабатлануы һич кенә дә мөмкин түгел икәненә төшенәсең. Зилә... Бу исемнең нәрсәсе таныш булсын сон ана? Ул бит бөтенләй яшьләр исеме дияргә була. Соңгы елларда гына күренә башлаган исем.. Ә шулай да ул исем анын колак төбендә һаман яңгырый бирә Хәзер инде аны үз тавышы әйтә шикелле, бу исемне ул үзе кабатлый башлаган сыман. «Менә сиңа кирәк булса... Менә сиңа яңа таныш!»—дип, үзалдына елмаерга тырышты ул. Ләкин... Ләкин аның елмаю чаткылары йөзенә чыгарга өлгерә алмады, ул моңа житешә алмый калды, авызы шундук: —Зилә!—дип кычкырып җибәрде.—Зилә—Тәнзилә! Менә кем икән син! Менә син агай! Тәнзиләне искә төшерә алма инде! «Әлбәттә, минем үз тавышым кабатлаган Зилә-Тәнзилә исемен.. Күп еллар үткәч очраклы рәвештә генә табып алуына сөенә-сөенә кабатлаган ул аны». Бүген кич ул үзенең билгеләнгән сәгатендә йокыга китә алмады. Ияләнгән тәртип, режим бозылды, күзгә йокы килмәде Ин мөһиме— анын күптәнге дусты тынычлык калдырып китте. Ә анын урынына бүлмәгә кунакка күптән күренмәгән тынгысыз кунак—нәрсәгәдер ризасызлык килде... Тукта әле.. Шул бер исем анын тормышынын жаен шунын хәтле боза алдымы? Әйе, әнә шундый беркем дә уйламаган, көтмәгән хәлләр дә килеп чыга икән шул ул яши торгач... Килеп чыгалар икән дә. сине бик тиз генә арада танымаслык итеп үзгәртеп тә куялар икән алар! Бөтен барлыгынны—үткәненне, бүгенгеңне бергә катнаштырып, барысын бергә актарып аталар, һәммәсенен астын-өскә китерәләр икән алар! Ул кадәрге эчке үзгәрешкә бәлки әлеге исем генә дә сәбәпче булмагандыр? Бәлки анын соңгы еллардагы тормышында монын сәбәпләре күп җыелганнардыр да. менә шулай, бер жае чыккач, алар барысы бергә үз сүзен әйтергә тели торганнардыр?! Ничек булса да булды—төнлә ул рәтләп йоклый алмады Ләкин шулай да, урынында әйләнә-тулгана ятса да. барыбер гадәттәге тору сәгате җиткәнче түзде. Исәбе—бүген инде нервыларга бик үк юл куймау, шулай итеп әкренләп кенә элеккеге тынычлыкка, рәхәтлеккә кайтырга теләү иде. Әмма адәм баласын, тәненнән җаны чыкканчыга кадәр, табышмак түгел дип кем әйтә ала?! Анын белән дә шулай булды: көн саен гадәтенчә бакчада йөреп керү вакыты җиткән иде—шул чагында башына үзе дә шаккатарлык фикер килде: — Барырга! Аны беренче мәртәбә күргән, әнә шул урынга барырга! Кая, ничек барырга—монысын инде ул бик яхшы белә һәм ул шундый кискен карарга килә алуына үзе дә гажәпләнә- гаҗәпләнә жыена башлады Җыену дигәне дә инде байтак еллар буе кулга тотылмаган зур портфелен тартып чыгарып, ана бераз азык-төлек салу, өскә шулай ук күптәннән киелмәгән җинелчә киемнәр эләктерү һәм үзе өйдә югында ул-бу килеп чыкмасын өчен бүлмәне кат-кат күздән кичерү иде Бу эшләрнең һәммәсен башкарган вакытта әгәр дә анын кыяфәтен йөзенең җитдилеген күрүче булса, мөгаен: «Бик тә ерак юлга жыена, ахрысы бу»,—дип. ана хәерле сәфәр теләр, «исән-сау әйләнеп кайт» дип әйтер иде Әйе. ул бүген гадәттәгедән дә җитдирәк шул. . Бөтен игътибарын һәм дикъкатен бер ноктага туплаган ул. һәм... Һәм, әле нәрсәгәдер соңару, җитешми калу куркынычы янап торгандай, ашыга да ул. Дөрес, ашыга ул! Күңеленә кичә килеп кергән ташкын бүген аны менә шулай сәфәргә кузгатты Ә күңеле белән инде ул күптәннән юлда... Шуңа күрә бу таш диварлар арасындагы таш бүлмәдән гәүдәсен дә тизрәк алып чыгып китәргә гели ул. Менә хәзер, уйлаган чагында, тизрәк чыгып китә алмаса. бөтен барлыгын биләп алган әлеге эчке ташкын иркенә буйсынмаса—бүтән беркайчан да анын мона кыюлыгы җитмәс шикелле Чөнки инде аның күнегеп беткән, тәмам ияләнелгән тормыш кысалары да менә шушы таш диварлар шикелле үк каты һәм нык иде Баскычтан төшеп урамга чыккач, ул үзен шушындый җинелчә киемдә күрүләреннән курыккан сыман кызу-кызу атлап китте. Торган йортыннан байтак ераклашкач кына үз-үзен тыя төшеп, адымнарын бераг акрынайтты. Ниндидер бер зур эш эшләгән кебек, жинел сулап та куйды vUIC Әйе. ул үзенегг күптән, бик тә бик тә күптән булмаган җиренә бара . Балачагы һәм яшьлеге үткән урынга—үзләренең элеккеге дачаларына бара ул! Юк. юлы әлләни ерак та түгел анын. Автобуска утырасын да бер сәгать чамасы вакыт узуга инде килеп тә житкән буласын. Ләкин безнен бу әфәндебез өчен менә хәзер, менә бүген алда торган юл—бик ерак юл иде шул... Менә бүген ул үзенен бөтен гомер йомгагын кирегә сүтә кебек... Кичәге көненнән башлап ул яңадан еракта калган әлеге матур җәйгә кайта шикелле. Автобус шәһәрне чыккач, урман эчләтеп байтак кына барды да, «инде арыдым, бераз ял итеп алыйм», дигәндәй, асфальт юлның бер кырыена сыенып туктады. Шактый гына кеше төште. Шулай булмыйча— шәһәр тирәсендәге иң ямьле жир ләбаса бу! Шуңа күрә барысы да монда килә, шушында ял итәргә тели. Ә бераздан ул тукталышта үзе генә торып калды. Халык таралып бетте, автобус та китеп барды... Аның каршысында хәзер урман гына. Әйе, шул ук мәгърур наратлар... Аларга карагач, синең дә зуррак буласын, югарырак күтәреләсең килә башлый. Вак-вак бакыр тәңкәләргә төренгән бу матур зифа сыннар берәүне дә битараф калдырмыйдыр мөгаен. Әнә. наратлар арасыннан эчкәрәк кереп киткән бер юл да бар. Ул үзенә күптән таныш шушы юл буйлап китте. Ә инде дачаларга житәрәк нәрсәдер уйлап, ян сукмакка борылды... Әйе, аңлашылды—ул ни өчен шулай эшләгәнен аңлап алды: менә хәзер килеп җитәчәк бик кадерле урыннар белән болай кисәк кенә, туп-туры килеп кереп кенә, очрашасы килми иде анын. Ул аларны әкренләп, азлап-азлап әзерләнә-әзерләнә, бу татлы очрашуга күнеле, йөрәге белән әзер булгач кына күрергә тели иде... Дөрес, ул бирегә нәкъ менә шушы урыннарны күрү нияте белән килде, шул максат ашыктырды аны... Ләкин, юк— ашыгыч кына ярамый шул Алай ордым-бәрдем генә кагыла торган нәрсә түгел шул ул истәлекләр—бу урынга бәйле хатирәләр... Шуңа күрә ул үзенең элеккеге дачасына бөтенләй икенче яктан, аулаграк сукмактан якынайды. Әйе, ул бәләкәй вакытта салынып, анын яшьлеге үтеп барган елларда үзләренең ерак бер туганнарына сатылган бу дача нык кына искергән, таушалган инде... Әмма, шулай булса да, ул әлләни үзгәрмәгән— ана кеше кулы тимәгән сыман, ул менә хәзер дә нәкъ элеккечә диярлек тора... Хәтта күптән узып киткән әлеге матур жәйне дә кайтара алырдыр сыман ул. Дача өе, әлбәттә, бикле булачак иде, шуна күрә ул ишек янына барып та тормады—туп-туры күрше Миннегали абзыйларга узды. Чөнки элек үзләре андамонда китә калсалар, өйләре ачкычын шуларда калдыра иделәр. Хәзер генә бик сирәк очраша башладылар, монда яшәгәндә бу ике гаилә бер-берсеннән чыгып та тормый шикелле иде. Миннегали абзыйнын карчыгы үзе генә иде. Ул аны бик тиз таныды, шунда ук чәен дә куеп җибәрде. Үзе берөзлексез: «Менә Ходайның бирмеше...» дип кабатлады. Аның бу сүзе иске танышлары күренүгә ихлас сөенүгә дә, көтмәгәндә килеп кергән кешегә гаҗәпләнү хисенә дә һәм үзе өчен нигәдер кыенсыну тойгысына да охшаган иде. —Алар быел диңгезгә китте шул . —диде ул бер-бер гаебе бар кеше төсле сузыбрак кына.—Рәт барында йөреп калыйк, диләрдер инде... Күңеле тынычсыз иде, әллә нинди бер ашкынулы иде—шуна күрә хөрмәт йөзеннән бер генә чынаяк чәй эчте дә кузгалды. Урыныннан торгач, Миннегали абзыйнын карчыгына шактый таркау, буталчык сүзләр белән биредә бер-икене кунарга нияте барлыгын әйтте Гәрчә шәһәр кешесе өчен бу эшнең, әллә ни ояты булмаса да. ни өчендер уңайсызланды, кыенсынды... Ә бу кунакның килүен нәрсәгә юрарга да белмичә аптырап утырган карчык исә ачкыч кирәклеген аңлау белән: —Бирәм, бирәм!.. Сиңа бирмимме соң...—дип шундук икенче бүлмәгә чыгып та китте Аны озата да керде әле ул. Бу йортка бөтенләй аяк басмаган кешегә сөйләгәндәй тегесен, монысын күрсәтте, үзенчә барысын аңлаткан булды Ә кунак исә инде күптәннән бирле аны тыңламый, ул инде байтактан бирле үзенен эчендәге, хыялындагы башка дөньяга киткән иде. Үзе генә калгач, ул иркенләп, рәхәтләнеп диванга ауды. Моннан күп еллар элек тә нәкъ менә шушы почмакта, мич янына китереп үк куелган икенче бер шундый ук диванда, уйланып, хыялланып сәгатьләр буена ята торган иде ул. Бу анын биредәге ин яраткан, күнеленә ин хуш килгән почмагы иде. Күп еллар элек нәкъ менә шушында тәу мәртәбә диярлек канат кагынган, талпынган жан бирегә килеп керү белән үк үз оясын бик тиз танып алды. Кайчандыр ап-ак булган кәгазь ябыштырылган түшәмдә көзге көчле янгырлар калдырган чуалчык бизәкләргә текәлеп диванда озак ятты ул... Күзләре инде күптән аларны күрми башлагач та. инде бөтенләй игътибары булмаса да—һаман шулай карап ятты ул. Әйтерсең лә. әнә шул урында түшәм бер-бер могҗиза белән ачылып китәчәк тә. аннан җиңел генә күтәрелеп икенче бер дөньяга үтеп булачак. Күпмедер шулай яткач, ул йокыга да китте. Күрәсен көндезге черем итеп алу вакыты да җиткән булгандыр.. Йокыдан тиз уянды, шундук торып та басты. Башы чип-чиста, зиһене саф, кәефе әйбәт иде. Ә күнеле. ә күнеле ниндидер бер мөһим очрашуга барасы бар сыман— ашыга, ашкына.. Ә бәлки, чынлап та, очрашудыр бу? Шулай бугай шул. Дөрестән дә очрашу бугай... Тик менә Анын беләнме? Ул бүген Анын белән очрашырга дип килдеме бирегә'* Нәрсәгә дип шулай бирегә бик тә тартты анын күнеле? Ул өйдән чыгып, веранда баскычыннан жиргә басарга да өлгермичә— тукталып калды. Ишекне ачу белән аны үзенен рәхәт эсселегенә чумдырган гажәеп мәрхәмәтле кояш, каршыда һәм бөтен тирә-юньдә шул кояш назлавының яшел дәвамы булып жәелеп яткан бөтен табигать, анын һәр куагы, агачы, күзгә чалынган барча кош-корты, менә шушы гүзәл дөньяга бик табигый рәвештә кереп утырган дача йортлары— һәммәсе дә менә хәзер, менә бу минутларда бары тик аны гына иркәли, анын өчен генә төзелгән, анын өчен генә яратылган кебек иде! Юк, алай гына да түгелдер— алар һәр кешедә, һәрбер жан иясендә әнә шундый мәрхәмәтле тойгы калдыра алырдай җылыга, нурга бай иделәр! Әйе, бу—шул ук кояш! Әйе, бу—шул ук ямьле табигать! Дөньянын оҗмахы санала алырдай шул ук гүзәл урын! Баскыч төбеннән үк диярлек башланып киткән шул ук борылмалы сукмак буйлап бара ул. Бара, ләкин бер аерма бар.. әлеге жәйдә ул бу сукмактан кояшка сокланып, шул бәхеттән кинәнеп һәм бүтән бер генә нәрсәне дә башына китермичә узган булса, шушы сукмакның капкага килеп кагылган икенче очында Аны очратасын әз генә дә сизенә алмаган булса—бу юлы инде ул үзенә берьюлы ике кояш тәэсирен сизә кебек. Күктәге һәм үз күңелендәге әнә шул ике кояшнын җылысын тоеп, бу кеше үзенен үткәнендәге ин матур көненә бара Менә ул капка. Менә анын кырыендагы кечкенә генә агач эскәмия. Ерактагы ул матур жәй көнендә эскәмиядә утыручы кызларны шактый арадан ук искәреп алса да. якынлашкач берсен генә таныган иде ул. Бәләкәй арба тирбәтеп утырганын гына. Биредә ул аны көн саен диярлек күрә һәм исәнләшеп йөри иде Ә менә янәшәсендә утырган кызны ул танымады, хәер башта ана артык игътибар да итмәде кебек. Чөнки дөньянын ул көнге матурлыгына соклана-соклана килеп ул тәмам онытылган, тәмам туарылган иде. Ул чак анын җаны әллә кайда югарыда, менә шушы агач-куакларның, кош-кортларнын. бөтен табигатьнең бер серле үзәге белән барып тоташкан иде. Әлеге минутларда ул әнә шул агачлар, куаклар сымаграк—югарыдагы мәрхәмәтле кояшның назын, җылысын гына тоя. ә кешегә хас булырдай һәммә нәрсәдән азат иде Шуңа күрә үз алдында кешеләр күргәч, ул ризасызлыкка охшаган тойгы да кичереп алды әле. Кояш рәхәтлегеннән бер канәгатьсезлек тә. Эскәмиядәгеләр янына җитәрәк, ул тиз генә исәнләшеп алды, һәм менә шушы арада— бер-ике сүз алышкан вакьп эчендә—ул үзенә тутырып карап торган ике конгырт күзне күрде. Әйе. әйе—чибәр йөз дә түгел, матур кашлар һәм сөйкемле борын да түгел— бары тик зур булып ачылган ике конгырт күз генә. Аны үзләренә караткан, үзенә таба суырган ике төпсез тирәнлек кенә. Юк. аларны күргәчтен дә, тукталып кала алмады ул. Бара бирде Ләкин менә хәзер—әлеге күзләрне яңадан менә шушында күрә алса—тукталып озак, бик тә озак карап торыр иде ул. Аларнын үзенә гомер буена җитәрлек бәхет бирүләрен белер иде Күпләрнен, бик күпләрнен үз язмышлары буенча әллә ничаклы юл үтеп тә, андый күзләрне таба алмауларын исенә төшерә-төшерә, андый тирән күзләрнен кеше өчен никадәр кадерле икәнен секундлар саен ныграк анлый-анлый басып торыр иде ул әлеге коңгырт күзләр каршысында. Әмма ул чагында, әмма ул җәйдә, аны кочагына алган табигатьнең үзе кебек уйсыз, тыныч һәм пошынмаучан иде шул ул. Тәнзилә аның дөньясына әнә шулай килеп керде. Моңарчы аны очратмаган гына икән. Ул биредә, апаларында, инде атнага якын яшәп, ял итеп ята икән ич. Болары бер-ике көннән сон—алар икенче мәртәбә очрашкач билгеле булды . Ә очрашу үзе шулай килеп чыкты. Аның гөмбәдән кайтып килеше иде. Ап-ак каеннарны аралап, борыла-сарыла сузылган тар гына урман юлыннан ул әкренләп дачаларга якынлаша иде. Кулында бер дә үзеннән калдырмый йөртә торган, хәзер инде кибеп, җиңеләеп беткән төз юкә таяк... Ә икенче кулда исә шактый гына гөмбә салынган иске кәрзин. Башында—кин читле матур салам эшләпә... Киноларда күренгән чит ил кешеләренә охшарга тырышып, ул көнне юри шулай киенгән иде ул... Нәкъ менә шул көнне инде—әлеге ап-ак каенлы юлда ана Тәнзилә очрады Кечерәк буйлы бер кызны да иярткән иде ул үзенә. Урман юлына йөреп килергә чыккан булганнар, ахрысы. Монда бер дә кызлар очратып күнекмәгәнгә күрә ул башта бик аптырап калды. Күзләренә ышанырга-ышанмаска белмичәрәк торды. Тик тагын бераз якыная төшкәч кенә кичәге кыз икәнен танып алды һәм., һәм каушап та китте. Ләкин өчәү булганда җиңелрәк күрәсең... Биредә дә башта кызларның берсе әйтеп куйды: —Менә гөмбәче дә очраттык бит әле... Икенчесе елмая төшеп дәвам итте: —Таныш гөмбәчегә охшаган әле ул! Моннан сон иңде бик каушаган кешегә дә сүз башлау кыен түгел иде. Кызлар үзләре юл сабып бирделәр ич! Ләкин ул барыбер, кызларны шаккатырып, көтелмәгән нәрсә әйтте: —Сезнен күзләрне бер күргәч онытып булмый икән —диде ул, коңгырт күзле кызга карап. Ә Тәнзилә ул чагында моны шаяруга борды: —Әллә шулай ук?!—дигән булды, рәхәтләнеп көлә-көлә. Сүз ялганып китте... Әкренләп танышылды шулай Тәнзиләнең шушы шәһәр кызы булуын, хәзер институтта, чит телләр факультетында укуын белде ул... Быел җәй беркая да бармаска, шушы шәһәр тирәсендә генә ял итәргә уйлаган икән Тәнзилә Ана биредәге урман, якындагы зур-зур күлләр бик тә, бик тә ошый икән... Бу хакта ул ничектер, сәхнәләрдә ишетелгәнчә, дәртләнеп, кайнарланып сөйләде. Вакыт-вакыт сүзен бүлде дә зәңгәр күккә үк ашкан ак каен очларына текәлде . Аларнын ап-ак кәүсәләре буйлап анын күз карашы югарыга таба бик тә еш күтәрелде—әйтерсең лә шулай канатланып очып китәргә үк теләде ул. Каеннар янында басып торган шундый да зифа буйлы Тәнзилә ул чагында ана бөек рәссамнарнын атаклы картиналарыннан күчкән кыз сыман тоела иде. Ә Тәнзилә килгәнче нишләптер каеннарга бу хәтле игътибар биргәне дә булмады шикелле анын. Чынлап та шулай идемени сон9 Булгандыр шул... Бәлки чыннан да шулай булгандыр... Чөнки күнелен битараф чагында, ул хисләнмәгән, дулкынланмаган вакытта, табигатьне дә тирәннән тоеп, анлап булмый сыман бит ул... Анын белән нечкә ялгану, тоташу килеп чыкмый шикелле уз күнелен салкын чагында. Әйе, ул җәйне анын күнел күзе ачылып киткән шикелле булды. Шуннан сон инде ул үз тирә-юнендәге гажәеп гүзәл дөньяны күрде. Үзенен бихисап күп жан ияләре, матурлык ияләре белән чолганып алынган булуын күрде Болардан башка үз яшәешенең һич кенә дә тулы һәм матур була алмаячагына төшенде. Ләкин анын иң зур табышы Тәнзилә иде. Ул жәйдә Тәнзиләнең ана нихәтле бәхет, шатлык алып килүен менә хәзер сүз белән генә анлатып бетерү дә читен шикелле Анын белән танышканнан сон һәр көне кояшлы булды, алар һәр көнне диярлек бергә үткәрделәр бит. Табигать балаларына әверелеп, иртәдән кичкә хәтле урманда, су буйларында, серле тау битләрендә һәм тирән чокырларда йөрделәр Үзләре тапкан әнә шул гүзәл дөньяга, әнә шул көннәргә алар чиксез куандылар, аны—ямьле дөньяны үзләренен шат һәм матур күңелләре белән тагын да киңәйттеләр, тагын да зурайттылар Юк. ул жәйнен бер генә көне лә болытлы булмады шикелле. Соңгы көненә хәтле тоташ кояш балкыды сыман ул жәйдә' Хәтта менә хәзер, ул көннәрне искә төшергән чагында да. шулай тоела ич әле. Ә тәмамлануын ничегрәк тәмамланды сон әле ул жәй9 Юк бугай, алар аерылышканда жәй ахыры икәне сизелми иле бугай әле. Август һаман кызу тора, көннәр һаман июль аендагыча эссе, кайнар кояшлы иде Тәнзилә үзе дә каникулы бетеп килү хакында, тиздән уку җитәчәге турында бер генә сүз дә әйтмәде. Гомумән, ул турыда уйлавын да сиздермәде Менә шушы жәй—анын бөтен тормышыдыр сыман иле. Шуннан башка, бүтән урында, башка жирдә аны күз алдына да китереп булмый иде һәм күнелнен сизенүе, чыннан да. дөрескә чыкты шул.. Ул Тәнзиләне бүтән урында очрата, күрә алмады Тәнзилә иртәгә бакчадан китәсе көннен кичендә алар сон гына аерылыштылар... Ул кичне ишеткән сүзләр исә колакта һаман да янгырый кебек. Һаман ишетелә шикелле. — Минем бу жәем бик матур булды!—дигән иде ул кичне Тәнзилә - Сиңа да бик ошады бит ул. әйеме?! Безнең матур җәебез! Мин аны бер дә оныта алмамын кебек... Бүтән бер дә, беркайчан да кабатланмаячагын белгәнгә күрә шулай бу күрәсен Сина монарчы әйтми килдем—ә мин бит бер атнадан бик ерак җиргә китеп барам Бу шәһәрдән бөтенләй!ә китәмен «Каядиярсен син. Әйтсәм, авып китүен дә мөмкин дөньяда Хабаровски дигән бер шәһәр бар Жйр читендә үк. Документлар әнә шул шәһәрнен институтына күчте инде минем Бер атнадан үзем дә шунда булачакмын, укыячакмын Без синен белән бүтән беркайчан да очрашмаячак инде' Шуна күрә сиңа дөресен әйтәм. мин булачак ирем янына барам Көзен Хабаровскида безнен туй булырга тиеш .. Гаҗәпме9 Минем үземә дә бик гаҗәп булды шул бу. Көз көне булачак туй һәм синен белән үткәрелгән жәй Юк. юк! Миңа анда бармый калу турында уйларга да ярамый' Ана сүз бирелгән, килешенгән Аннан сон—барысы да әзерләнгән дә' Минем әти-әниләр бик көтә ул туйны.. Беләсеңме, тагын нәрсә бар: без синең белән бер тормыш кора алырдай кешеләр түгел бугай... без синең белән артык хыялыйлар бугай... Романтиклар... Ә мин үземнең азмы-күпме булган тормыш тәҗрибәмнән чыгып шуны беләм— андый кешеләргә бергә яшәү бик авыр Үзләре искиткеч кешелекле һәм матур җанлы ул кешеләр, башкаларның салкын акыл белән, ә инде күп чагында ерткычларча яшәве аркасында, бик күп яра. җәрәхәт алалар.. Алар хәгга корбан да булырга мөмкин бүгенге ерткычлар авызында! Шуңа күрә шуңа күрә бер гаиләгә ике романтик күбрәк була бугай ул... Ә бәлки мин ялгышамдыр да? Бәлки алар, киресенчә: җир йөзендәге иң бәхетле гаилә буладыр? Бер-берен өчен бик тә кадерле булу—бәлки иң зур шатлык шулдыр? Кешеләр гомер буена эзли торган бәхет бәлки әнә шулдыр?! Белмим! Белмим! Әмма ул бәхетнең, андый олы бәхетнең, үземә тәтемәячәген сизәм мин... Аның өчен, бу чиксез зур хәзинәгә ия булу өчен, барыбер минем төсле түгел, ә бүтәнчәрәк кеше булу сорала сыман. Ләкин мина хәзер гаилә тотрыклылыгы, гаилә ныклыгы кирәк! Монысын мин яхшы беләм. Миңа анын тынычлыгы һәм мине яклаячак ныклыгы кирәк! . Сонгы кичтә әнә шуларны сөйләде Тәнзилә. Үз сүзләренә шуның хәтле мәгънә салып, шундый да җитди итеп сөйли иде ул— бу сүзләр ирексездән диярлек бер олы нәтиҗә, нәрсәгәдер йомгак ясау булып аңлашыла иде Чыннан да, аңа сөйли-сөйли ул үз тормышының бер чоры, бер баскычы белән саубуллашты сыман бу җәй ахырында. . Ә безнең әфәндебез исә Тәнзилә тормышының башка яклары турында белә дә, уйлый да алмады. Аның сүзләрендә ишетелгән борчулы авазларның сәбәбен, нилектән икәнлеген дә төшенмәде ул. Анын өчен бары Тәнзиләнең китүе, бик тә еракка китүе— үз тормышыннан югалуы гына бар иде. Ул бары тик шуны гына күрә, шуны гына андый иде. Сонга табарак та, Тәнзиләне искә төшереп уйланган чакларда да, гел шулай булды бугай. Ул Тәнзилә белән килгән һәм аның белән бергә китеп тә барган үзенең матур җәен генә уйлады. Әйтерсең Тәнзилә «җәй» дигән гаҗәеп бер күренешнең үзәк героинясы булды! Менә бүген дә ашыкмый гына шул ук җирләрдән, шул ук сукмаклардан йөри ул. Әкрен-әкрен барысы да хәтергә, күз алдына килә Хәтта вакыт-вакыт аның тавышы да ишетелеп киткәндәй тоела. Кайчагында ул үзен дә яшь кеше итеп, бөтен гомере әле алда булган кеше итеп хис итә сыман. Андый чакларда—әнә шул изге бер алдануны озаккарак сузарга теләгәндәй—ул күзләрен йома, олы бер могҗиза көткәндәй, тып-тын кала. Ләкин кызганыч: бик тә көтелгән могҗиза күренми, һәр нәрсә үз урынында һәм ул да үз яшендә кала Урман уртасындагы зур гына аланлыкта, шактый искергән дача өенен баскыч төбендә бер карт басып тора. Үз гомеренең ин ямьле көннәрен эзләп килгән карт ул. Биредә үзенә бик тә кирәкле бер нәрсәне табарга һәм шуны бүгенге тормышына алып кайтырга тели ул. Шуңа күрә моннан тиз генә китмәс әле ул. Ашыкмас әле... Хәзер инде аны ашыктырырдай мөһим ашыгыч эшләр дә калмады бит инде Ләкин, ләкин менә шунысы гына четерекле мәсьәлә: бик тырышып эзләү белән генә югалган әйберләрнең һәммәсен дә табып була микән? Мәңгелеккә югала торган әйберләр дә юк микән бу дөньяда?. Еракта, бик тә еракта калган бер җәй гомернең исәпсез күп хатирәләре арасыннан яп-якты булып күренеп тора..