Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘКАЛЬЛӘРЕБЕЗ ТУРЫНДА

Татар халык мәкальләренең шигъри үзенчәлекләре Кайчагында бер үк мәкаль шигъри әсәр булган кебек, гади, коры сөйләм, проза да була ала. Әгәр дә мин язгы гөрләвек суы бер чокырга төшкәнен күреп —Су чокырга җыела дип, бу хакта иптәшләремә хәбәр итәм икән, бу сүз мәкаль булмый, очраклы бер хәлне әйтү генә була. Әгәр дә мин шул ук сүзне байлыкнын бер әзерләнгән урынга туплануына мисал итеп әйтсәм, бу мәкаль була. Бу чагында анын очраклы мәгънәсе һәм күренеше үзендә калса ла, ул хәзер гомуми бер мәгънә кәсеп итте һәм аны бу мәгънәсендә тормышта! ы күп кенә хәлләргә мисал итеп китерү мөмкинлеге туды. Табигатьтән атынган бер күренеш һәм гомуми мәгънәгә ия буларак, ул хәзер мәкаль һәм шигъри әсәр булды Мәкальләр шулай, бер яктан, үгет-хикмәт. икенче яктан, шигъри әсәр булганга, әлегә хәтле аңа карата шундыйрак ике төрле килеш алга сөрелгәне күренә, берләре аны борынгы җәмгыять күмәк (обшина)ләреннән калган кануннар, хөкем, дәлилләр итеп карарга теләделәр һәм шул ягына беренче дәрәҗәдә әһәмият бирделәр (әйтик, урысларда Буслаев. Иллюстров һ б.). Шунлыктан аларча мәкаль күбрәген үгет- нәсихәт, гыйбрәтле сүз яки кагыйдә-дәлил булып, кыскасы, дидактик әсәрләр булып анлашылды. Әмма икенчеләр исә, анын ирония, шелтә, хуплау яки хурлау шикелле берәр хиснең тышка бәреп чыккан юралышы, шуның шигъри бер мисалы булып әйтелеше ягыннан әһәмият бирделәр (Әйтик, урысларда Гоголь.) Гарәпләрдә мәкальләргә, күбесенчә, шигъри бер хис юралышы (тәгъбире) булу ягыннан киләләр Алар мәкальне зырубе әмсал, ягъни—мисал белән суктыру дип тә йөртәләр һәм төрләрен тәшбиһ, тәмлих, тәүбиһ. тәһәккем (охшатым, җор сүз, шелтә, мыскыл) һәм башка шунын шикелле шигъри мәгънәдә мисал сүз итеп карыйлар Гарәп мәкальләре, чыннан да, күпчелеге бер-бер вакыйгадан алып кына сөйләнә торган тапкыр мисаллар урынында йөрү анлашыла. Без шунын белән һәр халыкның мәкальләре үз тарихи роленә карап га үзенчәлекле булуын күрәбез. Әйтик, русларда закон-хөксм эшләре күптән язма статья калыбына кереп, чиркәү белән кәнсәләр кулында булганга, мәкальләрнең элекке күмәк җәмгыятьтә (общинада) тоткан канун-кагыйдәчелек рольләре нык кимегән, бәлки шунын белән, күбесенчә, шигъри тапкыр сүз һәм фразеология булу ягы алга сөрелгәндер. Гарәпләрдә дә шулай язма дин канунчылыгы. Коръән. шәригать хөкемнәре торгызылгач, тормыш өчен һәртөрле хәдисләр, язма хикмәтле сүзләр, афоризмнар урын алгач, мәкальләрнең дә элекке иҗтимагыи рольләре -кимеп, күбесенчә, телбизәк чаралары яки стилистик, фразеологик алымнар дәрәҗәсенә калулары гаҗәп гүгел. Шул рәвешле, һәр халыкның үз гарихи тормышы, үз эчке көнкүреш тәртибе, үз язма культурасы һәм шигъри үзенчәлекләренә карап мәкальләрнең иҗтимагый рольләре үзгәргән кебек, эчтәлек һәм шигъри алымнары ла алмашына, шунын белән аларнын берләре теллән төшеп, икенчеләре сакланып, яна алымнарның тууына, үсүенә сәбәп була Бе злә лә иске шаманлык урынына язма әдәбиятлы ислам дине керсә дә. аять- хадисләр гарәп тезендә йөртелгәнгә һәм гарәпләрнең кагыйдә-кануннары безнең халык көнкүреш шартларына һәхз горефгадәтләренә, күбесенчә, туры килмәгәнгә, язма закон яки шәригать китаплары мәкальләрнең иҗтимагый ролен бетерә атмаганнар. шунлыктан безнен мәкальләрнең тормышта кагыйдә һәм дәлил булу көче ныграк сакланган. Соңга таба мәкальләр бездә күбрәк игенчеләр арасында туган. Алар табигать белән эш иткәнгә, борынгы патриархальлек дөньяга карашларын да озак саклап килгәнгә, безнен мәкальләрнең борынгы калыпларын, табигатькә бәйләнешен, шигъри алымнарын да шактый нык күзәтеп, саклап килә алганнар, һәм шул алымнар белән үзләре дә мәкаль тудыруны дәвам иткәннәр Шунын белән безнен мәкальләрнең шигърилегендә хәзер ин төп урында авыл теле, игенченең реалистик дөньяга карашы, көнкүреш һәм күнел сурәтләмәләре нык чагыла Аннары шул алымнар шәһәр һәм бистә кешеләренә, вак һөнәрчеләргә, эшчеләр теленә җәелеп. тагын да баетыла. Без хәзер түбәндә шул шигъри үзенчәлекләрнең кайбер әһәмиятле якларына тукталабыз. Күчерек (ривая), лирика һәм диалог әсәр булу ягыннан мәкальләр' Мәкальләрнең кайсын гына алып карама, йә ул тормыш һәм табигатьтән алынган бер хәлне сина имеш тә булган бер вакыйга төсендә күчереп мисал итә, йә ул сина ирония, ачу, хуплау шикелле бер хис тәгъбир итә. яки сорау, эндәш төсендә сина эндәшә, реплика ташлый, шунын белән мәкальләр ин кечкенә әсәр булуларына карамастан, һәрвакытта да. сүз сәнгатенең төп жанрлары булган күчерек. лирика һәм драматик диалог яки реплика алымнарында төзеләләр, шундый күп яклы алымнар да әйтелүләре мәкальләр теленең дә шигъри үткен, җанлы һәм сыгылмалы булуына сәбәп булган Мона карап, аларны турылан-туры күчерек,лирика.драма дип атап булмаса да, шул жанрлар элементы буларак үзләрен күрсәтүләре кызыклы Мәкальләрнең күчерекчелек (эпик) алымында төзелүенә күз салыйк. Мәкальләр мен еллар буена авыздан-авызга күчереп сакланган булулары, борынгы дастан, мәсәл, хикмәт элементларын асрап килүләре белән, күпчелеге күчерек—ривая әсәр калыбында төзелгәннәр Жөмлә буларак, аларнын хәбәрләрендә ин күп урын алган сүзләрнең хикәя һәм хәбәр (төрдәш) фигыль (хәзерге грамматикаларда йөртелүенчә сыйфат фигыль)ләрдән торуы үзе үк шуны күрсәтә. Мәсәлән —Алдырган атасынын куенын актарган;—Алабута аш булды, алтын-көмеш таш булды;—Изге кеше Идел кичкән кебекләр. Яки, борынгы күрәзәләрчә бер тонда киләчәктән хәбәр бирү төсендә әйтеләләр —Арпа чәчкән бодай урмас;—Ашыккан кыз кияүгә барса да мантымас;—Ат аунаган жирдә төк калыр;—Этнең башын табакка салсан. тәгәрәп төшәр формасында әйтелгән мәкальләр Кайберләре бер-ике кыска жөмләдән генә торган бөтен бер сюжетлы хикәя төсен алалар —Ирем үлде, иргә бардым—имгәк алдым;—Бер килен баласын сөйгән, сөйгән дә килегә салып төйгән ди:— Ашамыйм дигән килен алтмыш коймак ашаган —Килен булдым каенанага ярамадым каенана булдым киленгә ярамадым;—Ялганчының йорты янган, берәүдә ышанмаган;—Эт. язга чыккач, сөяктән сарай салыр идем,—дип әйтә имеш:—Мәче дә иткә буе җитмәгәч, сөрсегән дип әйтте ди;—Әйрән эчкән котылган, чиләген ялаган тотылган һ б Шул мәкальләргә ныклабрак карасак, кайберләре турыдан-туры сюжетлы бер хикәячек булуын, кайберләре исә нинди дә булса берәр мәсәлнен. хикәя яки мәзәкчәнен кыска гына сөземтәсен яки җимешен алып әйтү- икәнен күрербез —Җиле бажаны бер бүре ашаган:—Бер ат аркасында мең ат су эчкән һ. б Боларда бер җөмләдә бөтен бер күчерек хикәя әйтелгән кебек, эчләренә салынган хикәянең озынчасын да аерым сөйләп була. Инде күңел хисен тәгъбир иткән лирик мәкальләргә килсәк, алар да бик күп. Мисаллар: Ждным дигән ярты сүз, бәгърем дигән каты сүз. Һәркемнеке үзенә ай күренер күзенә' Көндез абыем, кич җаныем 'Күчерек—эпос сүзе урынына, профессор Габдрахман Сәгъди тарафыннан телебезгә кертелгән атама. Эпос, эпика, эпикачылык кебек әйтелешләр телебезнең табигатенә авыр булып, әлегә хәтле кин кулланмыйча, белгечләр телендә генә йөри. Ул сүз шулай ипкә-сапка килмәгәнгә, революциягә хәтле бер алынса да ташланган иде Галимҗан Ибраһимов үзенен •Әдәбият кануннары»нла ривая, риваячылык дип ала. Китапчарак булса да. иплелек ягыннан ул да матур. Инде бу күчерек атамасына килгәндә, жинел аңлашылуы һәм телебезнен төрлечә ялганмасына килеп торганга, халык өчен язганда, мондый байлыктан баш тартып торып булмас, дидем Күчерек. димәк.—сүзне күчереп, хикәяләп сөйләү формасында хикәя итеп язылган әсәр. Сөйгәнемнен күнеле өчен сөймәсемне сөямен Ир көеге итәктә, бала көеге йөрәктә. Бай килене булганчы, ярлы кызы булсамчы! Безнен урамда да бәйрәм булыр әле! Ач бул. ярлы бул, кулында акчан булсын! Терсәкне бик тешләр идеи дә, җитми! Бәхетен булса, башын таз да булмас иде Туйдан соң дөмбергә! Күп белсәң, тиз картаерсың! Дәрт бар. дәрман юк! Күнел ни теләми, язык җибәрми1 Какма кеше капкасын, үз капканны кагарлар' Ир дип әйтмә, ирене-борыны ерылсын! Алтыга ал. бишкә сат. атын булсын сәүдәгәр' Кыз кемгә бармас иде! Егет кемне алмас иде! Заманасына күрә, дуңгызны да җизни диярсен' һәммәсе богьдай—без салам, бар да яхшы—без яман' Кеше хәлен кеше белми, уклау төште башыма* Шул мәкальләргә игътибар ителсә, эчләренә салынган мәгънә һәм хисләренә юралыш1 табып укылса, һәрберсендә күпме әрнү, ачыну, көлү, үкенү, кызгану, үпкә, шелтә кебек хисләр ятканын, аларнын тормышта нинди лирик тойгыларны әйтеп бирергә булышканын да сизәрсез. Билгеле, кайчагында бөтенләй күчерск (ривая) характердагы мәкаль дә, кешенен тормышта кичергән хәленә карап, лирик бер хис белән әйтелгәли Димәк, безгә мәкальләрнен күчерекчелек һәм лирик алымнары хакында сөйләгәндә, аларнын әйтелгән урыннарына карап, һәр очракта төрле буяулар өстәвен дә онытмаска кирәк икән әле Мәкальләрдә драматик диалог элементлары да аз түгел. Югаргы мисаллардан күренгәнчә, лирик мәкальләр үзләре үк, күбесенчә, үзенә яки каршындагы кемгә дә булса эндәшеп сорау, мөрәҗәгатьләр төсендә әйтелгәннәр. Менә шуннан мәкаль төзелешендә драматик реплика, монолог кебек формалар килеп чыга Кызы мина ошаса, анасын бүре алсын! Жил тегермәне икәнен беләм. суы кайдан килә икән дип әйтәм! Кызым, сина әйтәм. киленем, син тынла! Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала’’ Тыпырчынма, аптыраганнан гына суям, кәҗәкәем! Тагы да катлаулана төшеп, мондый мәкаль-рспликалардан диалоглы мәкальләр төзеләләр. Балам балам баласы; Балдан татлы анасы. Бу да балам баласы. Кара елан анасы! Сүз юктан сүз: ата казыгыз йомырка саламы, кодагый? Кинәндем, куандым, тиле улыма кыз алдым Бирдем исә котылдым, синекеннән биш битәр! —Әҗәл, кайда барасын? —Барнын малын чәчәргә. Юкнын артын ачарга —Эт, ник өрәсен? —Бүрене куркытам —Ник тнчкерәсен? -Бүредән куркам Шул рәвешле, без тел-әдәбият сәнгатендә төп жанрлар булган күге рек. ривая. лирика, драма алымнарын халык, бер гамчы суда чагылдырган кебек, үзенен шул кечкенә, бер-икс җөмләдән торган 1 Сарыф, нәхү дигән атамалар искергән кебек, синтаксис, морфология атамалары да тел әйләнешебездә әлегечә кин массада үзләшә алмаганга, алар урынына жинеллек өчен Насыйри һәм Гыймад Нугайбикләрчә, төрлек, җөмләлек дип кенә алдым. Төрлек—сүз төрләрен өйрәткеч, җөмләлек исә җөмләгә төшендергеч мәгънәсендә. Бигрәк тә синтаксис әйләнмә, морфологик аерымлану типлары дигән кебек сүзләр тел галимнәре өчен генә анлашылмалы сүз әйләнешләрен киң халык өчен язылган мондый китапка тутырырга бертөрле дә юл талмадым. Урта яшьтәге укучылар монда сүзнең нәрсә турында барганын шул сүзнең үзеннән ук жинел аңлаячаклар. мәкалыәрендә чагылдыра икәнен һәм аларны сөйләмдәге аваз ымлары белән төрлечә баета икәнен күрәбез 'Юралыш сүзе бу урында тәгъбир, тәгъбирчәнлек (выражение, выразительность) мәгъналәрсилә атынды Шулай итеп, мәкальләрнең кайсын гына алып карама, аларның һәрберсе артында жанлы, хикмәтле һәм үлемсез тарихи халык үзе гәүдәләнә, ул шунда, кайдадыр, синен колак төбеңә генә баскан да мәкаль пышылдый: йә ул сина хикмәтле бер кисәтү ясый, йә шелтә, йә үкенеч белдерә; йә аның әйткәне синең телең аша әйтелгән диалог төсендә килеп чыга; йә ул сина, кем авызы белән булса да, борынгы тормышта булган бер-бер хәлне яки вакыйганы искә төшерә. Шуның белән берсендә ул күчерек булса, икенчеләрендә лирика да ул, драматик сөйләм дә ул. ) Ләкин бу жанр үзенчәлекләре бер безнең мәкальләргә генә хас түгел, алар башка халык мәкальләрендә дә, әлбәттә, бар нәрсә. Дөрес, аларда тел ягыннан аерма бар. Бу урында безгә шундый сораулар килә: безнең мәкальләрнең төп үзенә караган шигъри үзенчәлекләре бармы? Әллә мәкальләр, жанр буларак, һәммә халыкларда да булганга, аларның бу үзенчәлекләре бар да гомуми һәм уртак нәрсәләрме? Әлегә чаклы бездә язылган кайбер мәкаләләрдә яки әдәбият теорияләрендә безнең мәкальләргә күбрәк шул гомуми жанр булу ягыннан карап киленә һәм үзенчәлекләре дигәнгә дә күбесенчә шундый уртак элементлар табу ягыннан карап кына мисаллар эзләнә, әйтик телбизәкләргә (троп һәм фигураларга) яки авазлар нәүбәтләшүенә мәкальләрдән кайбер мисаллар китерү белән чикләнелә һ. б. Шунын кебекләр белән аларнын шигъри үзенчәлекләре дә гомуми нәрсәләр итеп каралып килүендә дәвам итә. Билгеле, башка халыкларның үз мәкальләре буенча язган хезмәтләрендә табылган нәрсәләргә безнең мәкальләребездән дә мисал эзләү, шунын белән андагы әзер фикерләрне тагын бер кат куәтләү, икенче төрле әйткәндә, әзер юрганга аяк сузу яки баштанаяк томаланып ятудан да җиңел эш юк Ләкин әгәр дә без мәкальләребезне халкыбызның үз ижаты, үз культурасы дибез икән, ул чагында аларнын гомуми сыйфатлары булу өстенә, тагын үз хасиятләре дә булырга яки шул ук гомуми сыйфатларның чагылышлары да боларда үзенчә булырга тиешле бит Мин дә бу мәкальләрне җыйганда һәм төзегәндә күземә чалынган кайбер шундый үзенчәлекләренә бу урында аерым тукталып үтәргә тиеш табам Мәкальләрнең тел-стиль чаралары һәм җөмләлек* ягыннан үзенчәлекләре; композициясе Мәкальләрнең композициясе турыдан-туры аларның теленә, грамматик төзелешенә бәйле булганлыктан, башта шул якларына кагылып үтик Ин элек җөмләләрдә ярдәмлекләр куллану мәсьәләсе Бу ягы белән мәкаль безнең телчеләр һәм язучылар өчен дә бик гыйбрәтле. Чөнки хәзерге безнең чәчмә яки тезмә телебезне басып алган, аны кирәккәкирәкмәскә чуарлаган кайбер теркәгеч, бәйлек сүзләре анда бөтенләй кулланылмыйлар. Мәсәлән, хәзерге безнең язучыларда иң күп кулланылган ә белән һәм теркәгечләре бер дә очрамый Алай булгач, мәкальләрдә җөмлә ничек төзелә соң? Әллә хәзергедән башка формадамы? Әллә элек бездә хәзергечә каршылыклы яки бәйләнешле жөмлә әйләнеше булмаганмы’’ Берсе дә түгел. Нәкъ хәзергечә капма-каршы һәм кискен кире мәгънәдә төзелгән контрастлы мәкальләрдә дә ә кулланылмый. Мәсәлән — Атын яман булса, сатып котылырсың, ага-энен яман булса, качып котылырсың: хатынын яман булса, ничек котылырсың9 дигәндә, безнен язучылар әлбәттә инде «ә хатынын яман булса...» дип язарлар иде Хәлбуки, мәкальнең анда һич эше юк Шул рәвешле, түбәндәге мәкальләрне карагыз:—Дус биткә карар, дошман аякка карар;—Ирләр күрсә нәгыш, хатыннар күрсә ялгыш;—Ирнен атын хатын чыгарыр, хатынның атын угын чыгарыр;—Ирнен уңмаганы икмәксез булыр, хатынның уңмаганы күлмәксез булыр. Мондый фразалар хәзерге безнең кайбер редакторлар кулына төшсә, җөмләләр арасында әлбәттә инде ә ләр тезеп чыгар иде, ләкин мәкальләр һич аңа мохтаҗ түгел, чөнки һичбер ә ләрсез 1 2 3 2 Тукай шигырьләрендә дә каршы кайтарып алып әйтү төсендәге ә бер генә урында очрый бугай? (Н. И.) дә шул ук каршылык мәгънәсе бик яхшы аңлашыла Бу мәкальләрне хәзерге телчә түгел дип тә. батар бар да архаик тезмәләр генә дип тә әйтә алмыйбыз Инде мин жыйган күп мендек мәкальләр арасында бер генә ә нен дә күренмәве татар теленә ул теркәгечнең кирәксә-кирәкмәсә һәр жиргә алынуы башка телләргә автоматча ияреп эшләнгән бер эш кенә булуын бик ачык күрсәтә Анын язма әдәбиятыбызда да XX йөз башларында гына очрый башлавы шуны дөресли2 һәм белән дә эш шулай тора Ничә мең мәкаль яки жырны алып карама, бу теркәгеч бер урында да кулланылмый Инде шуңа да карамастан, кайда да булса һәм ле мәкаль очрый калса, аны тәржемә яки ясалма дип бел! Тик бик кирәк урында дә. да, та лар белән котылалар:—Кояш та тапсыз түгел,— Тәнре көне тарыдан да күп һ б Шулай ук мәкальләрдә ләкин теркәгече дә юк. Алар ансыз да бик аңлаешлы әйтеләләр: — Сер дусы күп булыр, (ләкин) серне тоткан бер булыр,—Дусын дус булсын, (ләкин) исәбен дөрес булсын һ. б Яки монда да шул ук дә. да лар белән котылалар—Эт симездә ашарга ярамый (Симез, ләкин ашарга ярамый, яки тәржемә теленә күчерсәк. «Эт симез, ә шарга ярамый» дигәнне әйтә) Әгәр белән гәрчә теркәгечләре белән дә эш шулай ук Болар урынына беренчесенә шарт фигыль, икенчесенә шул ук шарт фигыль янына да-дә кую белән мәсьәлә хәл ителә Мисаллар:—(әгәр) Атын айгыр булса, ят та кайгыр,—(әгәр) Атын ак та булса, утыр да макта;— (әгәр) Анан үги булса, атан үзеннеке булмас,—(гәрчә) Әйләнеч булса да. юл яхшы,—(гәрчә) Сукыр булса да. кыз яхшы,—(гәрчә) Калын, юан булса да. ялгыз агач өй булмас Мәкальнең әйтемнәр һәм башка фольклор жанрлары белән уртаклык һәм аерымлыклары Мәкаль авыз ижатында үзенә бер төрле аерым жанр булса да алардан бөтенләй үк аерылып та калганы юк. Ул үзенен кечкенәлеге белән әкият, жыр, бәет һәм башкаларнын аерым өлешләре булып та килә, шигъри әсәр буларак, бизәү чарасы булып та катнаша, хикмәтле сүз буларак мәсәлләрнен, мәзәкчеләрнең төше дә була ала. Мәсәлән, әкиятләрдә — Унга киткән унгар, сулга киткән тунар,—Хәбеш башмак тузды инде, гомерем зая узды инде кебекләр. Мәсәл һәм мәзәкчәләрдә — һәрбер эшнен вакыты бар, —Тумаган тайный билен сындырма, — Төлке дә Йөземгә буе җитмәгәч, пешмәгән дигән,—Каз җибәрәм, йолкырсыңмы '—Мулла бир дигәнне ишетмәс, мә дигәнне ишетер—кебек мәкальләр, исемнәреннән үк күрелүенчә, мәсәл, мәзәкчеләргә бәйле яки аларнын бөтен эчтәлеген бер жөмлә белән әйтеп бирү төсендә үзләре үк кечкенә бер хикәя, бер мәсәл булып торалар — Мәче дә. иткә буе җитмәгәч, сөрсегән дигән мәкаль үзе үк һәм хикәя, һәм мәсәл урынында тора (Мондый хикәя, мәсәлләрне мәкальләр рәтеннән кара ) Көйләп әйтелә торган җырлар белән мәкальләр арасында тышкы яктан болай уртаклык юк кебек, шулай булса да мәкальләр жырнын да куенына кереп утыра беләләр һәм алар белән бергә дә. аерым да йөриләр Аяз булса айга көч. Болыт булса көнгә көч; Кая барсан да бер кояш. Күбәләктәй газиз жанга көч Баш юллары һәм өченче юлы үз алларына мәкаль дә булып әйтеләләр Агыладыр болыт агыладыр. Таулардан ла тауга кагыладыр; Кайгырмыек маллар өчен. Баш сау булса маллар табыладыр Соңгы юлындагы ‘Баш сау булса мал табыла» дигәне үзалдына мәкаль булып та әйтелә Тубылгы агач зур булмас. Тубылгы үтә юл булмас. ••• Үзе исән чагында автор төзәтмәләр кертмәгән «Мәкальләрнең үлчәме» һәм «Мәкальләрнең рифмаларыдигән бүлекләр төшереп калдырылды Кая барсаң да бәхетен булсын. Бәхетле егет хур булмас Шул жырнын баштагы ике юлы тубылгы турында мәкаль булса, сонгы юлы бәхет турындагы мәкаль булып тора. Җир жиләге ачы була Вакытында пешмәсә, Кеше хәлен кеше белми Үз башына тешмәсә. Болар көй белән әйтелсә—җыр, телдән генә әйтелсә мәкаль була. Бигрәк тә борынгы җырлар тирән хикмәтле мәкальләргә бай Борынгы чичәннәр мәкальләрне тезмәгә сарын, сарыннар, кобаерлар, тулгауларны үзенә махсус күтәренке һәм «китап әйткән» сыман (көйләп укыган) булуларын хәтергә алсак, борынгыга киткән саен мәкальләрнең җыр белән бергә ныграк үрелгән булуын, аларнын синкретизмын ныграк күрербез. Бу хәл исә татар мәкальләренең аерым музыкаль-ритмик булуларын китереп чыгарган кебек, җырларыбызның да кыскалыкка һәм хикмәтле мәгънәлелеккә омтылуларын китереп чыгарган. Мәкальләр хәтта табышмаклар элементы булып та китереләләр Болары җиңел аңлашыла, ләкин мәкальләрнен бәхәсле ягы әйтемнәр тирәсендә Әлегә хәтле мәкальләр белән әйтемнәр бер-берсеннән яхшылап аерылмаган яки теориядә аерылса да, гамәлдә бергә буталып, әлегә хәтле дә чишелгәне юк. Безнен татар фольклорчы һәм мәкальчеләрендә дә шул ук хәл. Минемчә, бездә әйтемнең мәкаль белән буталып йөртелеше ин элек саф техник яктан башланып китә: ягъни, сүзебезнең мәгънәсен урысча уйлап төшенүче кайберәүчеләр тарафыннан, әйтемне урысча поговорка сүзенең тәрҗемәсе дип уйлап, мәкаль мәгънәсенә күчерүдән килеп чыккан хата. Хәлбуки, урысларда поговорка сүзе берничә мәгънәдә йөри, шуның берсе дә пословица мәгънәсе. Бу ике сүзнең ясалышы бер төрдән Шунлыктан, урыс әдәбиятында да, күбесенчә, бу сүзләр бер-берсеннән аерылмый кулланыла. [...] Урысларда шулай булгач, бездә дә шулай механик рәвештә аермыйча куллану кереп киткән. Урыс теленең аңлатмалы сүзлеген төзүче В. Даль үзенең мәшһүр мәкальләр җыентыгын «Пословицы русского народа» дип атаган һәм китабына сүз башында поговорканың пословицадан аермасын күрсәтергә тырышкан. Теориядә ул моны, якынча, шактый яхшы аңлатып үткән, ләкин гамәлдә үзе китабында поговоркаларны да табышмак, сынамыш яки башка вак жанрларны да бергә алып бутап йөртә. Бездә дә ул моңар хәтле булган җыентыкларда шулайрак. Мәсәлән, Хужа Бәдигъ үз җыентыгын •Мәкальләр» дип атаса да беркадәр әйтемнәрне дә керткән Үткән елда гына чыккан •Татар теленең фразеологиясе, мәкаль һәм әйтемнәре» дигән китапта, исеменнән үк күренгәнчә—мәкальләр белән әйтемнәр аермасыз бергә җыелып, чуалтып бирелгәннәр. Анда сүз башында әйтелүенчә, алар бар да «фразеологик берәмлекләр» дип бергә санала һәм алар турында: «В. Даль сүзлеге үрнәгендә бирелә» диелү бик кирәкле аңлатма булып тора. Шуның белән мәкаль һәм әйтемнәрнең, жанр буларак, бездә дә әлегәчә аерылмыйча килүләре каян килә икәнлеге дә аңлашылса кирәк. Алай зур мәкальчеләр үзләре дә гамәлдә мәкаль белән әйтемне бергә туплап йөртә торган булгач, исемнәрендә дә зур аерма булмагач ник безгә дә аларны аерырга кирәк сон, чыннан да мәкаль белән әйтемнең бик ул хәтле ни аермасы бар сон? диярләр. Өченче юлы мәкаль итеп һәм аерым әйтеп йөртелә. Кайбер мәкальләрнен хәтта җырмы, мәкальме икәнен дә аерып белү читен. Мәсәлән, түбәндәгеләр: Гыйшык дигән бер чәчкә Йөрәгеңә чорнашыр. Сөйгәнеңә каушалмасаң. Хәсрәт булып урнашыр. Ат яхшысы арканда. Ир яхшысы тарханда. Унган булсан дус итәрләр, Кай илләргә барсан да. Аяз булса суытыр, Болыт булса җылытыр. Туган-үскән җирләрен Жүләр кеше онытыр. Ләкин теориядә һәм гамәлдә бу аерымсыхтыкнын бездә жанр буталчыклыгы тудырганын күрүе авыр түгел. Әйтем нәрсә9 дигәнгә бездә мона—тәмам булмаган җөмлә, грамматик кисәкчә дигән томанлы булса да якынчарак җаваплар бирелсә дә. шунда ук аны—«шул ук мәкальнен бозып әйтелеше» дип аңлату нык урын алган (Мәсәлән. Хәсән Гали җыентыгына Маминнын язган сүз башында. Газимхан Сәгьдинен «Әдәбият теориясе»ндә һәм дәреслекләрдә шул «теория»гә мисатзар бирелеп килә.) Болай аңлатудан әйтем дә шул ук мәкальнен үзе. ләкин анын үзгәртелгәне, бозылганы гына булып кала Ягъни, әйтемнәр телдә үз алларына аерым бер жанр, бер элемент булып яшәмиләр, азар шул ук мәкальләр, анын да бозылганы гына булып чыга. Шул рәвешле, мәкальдән бозылган, азган-тузган мондый сүхтәрнен халык ижатынын нинди дә булса бер төре исемен алып йөрергә, китап тышы һәм эчләрендә урын тотарга хаклары бармы сон9 Аннары, җитмәсә, ул әйтемнәрне әлегә хәтле фразеологиядән аерып бирә алган беркем дә күренми, ихтимал, моннан сон да андый кеше дөньяга килмәс Шулай булгач, мондый теорияләр нәтиҗәсендә, ул ә й т е м н ә р н е безгә нишләтергә9 Иә:—Сез безнен мәкальләр бозгынлыгы булып йөрмәгез'—дип. аларны һәм. димәк ки. бөтен фразеологияне авыз ижатыннан бөтенләй сызып ташларга яки мәкальнен үзен дә шул ук әйтем— фразеология белән бер итеп карарга да. барын да бергә тупларга кала Югарыда әйтелгән «Татар теленен фразеологиясе, мәкаль һәм әйтемнәре» дигән җыентыкта шушы соңгы юлга басылган Сүз башында Даль буенча диелсә дә. ләкин монда яңа нәрсә бар: ул да булса—фразеология сүзе Бу нинди хикмәтле сүз. нәрсә аңлата сон? Фразеология—телдәге тәгъбир (юралышлар), киная, идиомалар, телбизәкләр (троплар) һәм башка шунын ише сурәтләү чаралары буларак җөмләгә кереп-чыгыл йөри торган кисәкчәләр Алай булгач, әйтемнәр нәрсә сон? Әйтемнәр—телдәге тәгъбирләр (юралышлар), киная, идиомалар, телбизәкләр кыскасы, әйтемнәр лә шул ук әйберләр Димәк ки. әйтемнәр шул ук фразеология була Яки фразеология . безнен телебезчә итеп әйткәндә, әйтемнәр була Аерма булса, берәүләрнең бу сүз буларак, мәкаль белән фразеология арасында бутап йөртү йөртмәү безнен үз иркебе здә. Бездә дә ул фразеология мәгънәсендә булганга, бары шул агама урынында гына кулланырга тиеш Инде фразеология сүзе бик ошый икән яки ул әйтемнәрнең кинрәк төшенчәсе дип алына икән, кулланыла бирсен, әмма ләкин, мәкаль сүзе бездә үзенә үзе хуҗа булганга һәм әйтем сүзе ул мәгънәдә була алмаганга, аларны игезәк сүз итеп карарга ярамый Шулай булгач, мәкаль һәм әйтемнәр дип аларны бер мәгънәлерәк сөйрәп йөртү табагачка кисәү тагу шикелле бер эш булып, жанрлар чуалчыклыгы тудыруга гына сәбәп булып килә Әйтем белән фразеология бер үк нәрсә булып, сүз бары аларнын күләмнәрен тәгаенләү хакында барырга мөмкин Хуш. инде мәкаль белән әйтем аермасына килик Ни белән бер-берссннән аерылалар сон’ Төп аерма шунда' мәкаль булса, ин элек, ул гомуми бер хөкем, уртак бер төшенчә була, әйтем булса, ул хосусый бер нәрсәнен билгеле бер ягын әйтү генә Урысларда поговорка сүзе халыкта күптән яши Анын төп мәгънәсен урыс сүхлекләре. шул җөмләдән Даль үзе дә. фразеология дип аңлатсалар да. халыктагы өстәмә мәгънәләре белән ул аларда мәкаль дип тә кулланып йөртелүе билгеле Шунлыктан анда бу сүзләрнең сөйләмдә чуалтылуы жанр чуалчыклыгы тудырса да гаҗәп түгел Әмма бездә әйтем сүзе 30 елларда гына керә башлый һәм бу сүзнен мәкаль белән дә аваздашлыгы юк Шунлыктан аны. атама төшенчәне киңрәк, берәүләрнең таррак аңлавында Нәкый Исәнбәт (сулда) Сәгыйть Агиш белән була. Әйтик:—Ак акча кара көн өчен,—дибез икән, бу әйтүебездә, турылык белән табылган акча кешене мохтаҗлыкка төшүдән коткару өчен хезмәт итә, дигән бер фикер ята. Бу сүз һәрбер шундый акчага карата һәркайла. һәр урында, һәркем тарафыннан әйтелә ала. Димәк, бу гомуми бер фикер, уртак бер төшенчә Димәк, бу—мәкаль. Әмма инде син күпмедер акчанны бүлеп, саклык кассасына салып кайткач, хатыныңа книжкаңны күрсәтеп —Моны кара көн өчен салдым, дисең икән, моңдагы «кара көн өчен» дигән сүзең бер дә гомуми фикер түгел, бу тик синең шул хосусый очракны үзен билгеләү өчен генә әйтелгән сүз, башкалар өчен бу кагыйдә түгел, уртак нәтиҗә итеп йөртерлек әһәмияте дә юк. Шулай да бу, «кара көн өчен» дигән сүзең гади сүз генә булмады, бәлки синең, мохтаҗлыкка төшмәс өчен дигән мәгънәне әйткән үз хосусый фикереңне читләтеп әйтүен булды. Димәк, бу—әйтем булды. —һәркемнен бармагы үзенә таба кәкре, бу—мәкаль; ул гомумиләшкән бер фикер әйтә — Анын бармагы үзенә кәкре дисәң, бу—әйтем. Чөнки бу тик аерым бер кешенең аерым бер үз табигате генә. Монда гомуми төшенчә юк. Хосусый очрак — Байдан акмаса да гама—мәкаль —Гайнулла абзыйдан акмаса да тама дисәк, мондагы «акмаса да тама»—әйтем. Монысында гомуми фикер юк. бер кешенең, бер Гайнулланын сыйфаты турында хосусый бер фикер генә булып кала. Шул рәвешле, әйтемнәр, телдә йөргән әзер сурәтләү чаралары буларак, тормыштагы конкрет бер нәрсәне йә бер очракны төсмерләү йөзеннән әйтеләләр. Ләкин моңа карап, әйтемнәрне бу очракка ят һәм чит булган, каяндыр алынган абстракт бер мисал дип уйларга ярамый, ул бер конкрет хәлгә карата әйтелдеме, турыдан-туры шул конкрет хәлнен үзен, аның шул очраклы күренешен бер яктан сурәтләп үтмичә калмый (охшату, чагыштыру һ. б. шикелле) Әмма ләкин ул мәкальләр шикелле гомуми бер хөкем, бер төшенчә чыгармый, шуның белән генә чикләнә Мәсәлән:—Авызы әйткәнне колагы ишетми;—Эт шикелле— хәзер талашалар, хәзер ялашалар һ. б. Әгәр дә без шул әйтемнәрне:—Авызын ни әйтсә, колагын шуны ишетер;—Эт талашыр, авызынборынын ялашыр—дигән мәкальләр белән чагыштырсак—өлешчә, шул ук сүзләрдән ясалганын күрербез. Ләкин аерма боларда бик ачык; мәкальләрдә тәмам булган гомуми бер төшенчә, уртак бер мәгънә әйтелә. Ягъни — Эт талашыр, авызын-борынын ялашыр—дигәннән, этләрнең хосусый бер хәлләре генә әйтелми, ул башка гомуми бер мәгънәгә типик бер мисал булу йөзеннән әйтелә. Әмма без кайбер кешеләр турында —Эт шикелле, хәзер талашалар, хәзер ялашалар дисәк, шул хосусый бер хәлне генә тәгъбир итәбез. Яки бу кешеләрнең талашуын да теге мәкальнең мисалын раслый торган хосусый бер очрак кебек итеп искә алабыз (бу чагында хосусый очрак мисалга мисал була). Шул мисаллардан күрелүенчә, димәк, мәкальләр дә шулай ук. күбесенчә, табигать яки кеФеләрнен көндәлек тормышыннан аерым очракны бирәләр, ләкин мәкальдә бу очракның үзен әйтү максат түгел, бу тик башка бер гомуми мәгънәгә мисал өчен генә китерелә. Монда ул мисалның үзен түгел, бәлки аның аша әйтелгән гомуми нәтиҗәне аңларга кирәк. Яки аларнын мисал мәгънәсе булмаганнары да барыбер безгә гомуми бер әһәмияте булган тәҗрибә яки кинәш белдерәләр Мәкаль, димәк, башта ук әйтелгәнчә, төгәл һәм гомуми мәгънәне эченә алган мөстәкыйль әсәр, халык хикмәте була. Шунлыктан андагы конкрет күренеш үзе гомуми мәгънә— икесе берлектә бер бөтен юралыш табалар, һәм. димәк ки. мәкаль мөстәкыйль әсәр булганлыктан, анын гомуми мәгънәсе үзе эчендә. Әйтемнәр мөстәкыйль әсәр булмаганлыктан, аларда гомуми мәгънә һәм конкрет күренеш берсе берсенең тышында ята. Шуның белән әйтемнәр бары тик телдәге сурәтләмә чарасы гына булып калалар һәм алар тормыштагы берәр нәрсә, берәр хәлнең очраклы ягын өлешчә генә төсмерләп үтү белән чикләнәләр: —Кая, күзен алган кигәвен кебек, кереп барасын?—Ул таш йөрәктән рәхим көтмә;—Суйган да каплаган инде һ. б. Болар әйтемнәр Күренә ки. алар үзләренә мөстәкыйль һәм төгәл бер әсәр булмыйча, күбесенчә, җөмлә кисәге генә булып киләләр. Яки җөмлә кисәге булмыйча, үләренә тәмам булган бер җөмлә төсендә әйтелә алганда да. барыбер алар гомуми нәтиҗәгә ия булган бер фикер әйтмичә, хосусый бер очракка карата анын бер ягын төсмерләү белән генә калалар:— Йомшак түшәп катыга яткыра,—Анын бүресе улый;—Түбәсе тишек.—Ашка таракан төште һ. б. Шунын шикелле, бер-бер кешегә карата— тимер кул. таш йөрәк, әрем тел.— дигән кебек әйтемнәрдә дә кемне дә булса берәр кешене нәрсәгә булса да охшатудан, сыйфатлаудан уза алмыйлар Димәк, мәкаль белән әйтемнен төп аермалары түбәндәгеләргә кайтып кала. 1 Мәкальне башлап әйткән кешесе кайдадыр еракта, тарихта калган. Шунлыктан мәкальләрдә әйтелгән конкрет факт белән син аны әйткәндәге конкрет бүгенге тормыш һәм факт икесе ике әйбер Димәк, мәкаль бер унай белән сүзгә китерелсә дә. анын факт булып та. әсәр булып та үз мөстәкыйль тормышы бар Әйтем исә. киресенчә: син анын белән хәзерге бер фактнын үзен генә тәгъбир итәсең. Әйтик, син ашап утырганда, артык бер кеше килеп керде Син —Ашка таракан төште. дисен Бу мәкаль түгел, әйтем. Ни өчен9 Чөнки синен таракан дип әйткәнен әллә каян читтән яки тарихтан китерелгән икенче факт түгел, ул шул ук каршындагы кеше яки хәзерге бер фактнын үзе. тик син аны читләтеп кенә атавын булды Аны әйтүче дә еракта йә тарихта калмады, ул кеше син үзен, бу әйткәнен дә синен үз фикерен, үз карашын булды Яки — Курыкма, анын кимәсе хәзер конга терәлгән инде. син күр лә мин күр. ерак баралмас,—дигән сүзне алып карыйк. Бу сүздә әйтелгән конкрет факт та каядыр шунда үзе хәзер бар нәрсә. Ләкин мәкальләрдәге —Жиле баллны бер бүре ашаган, яки: Арпа чәчкән бодай урмас—дигәндәге кебек әллә кайчан, әллә кайда булган яки булачак хәл түгел. Димәк, әйтемнәр үхләрендә әйтелгән конкрет факттан өзелмәгәннәр, анысы да каядыр шундук яки шул тирәдә үк. Әйтем үзе дә шул фактның тәгъбире, бер кисәге яки иярчене итеп әйтелә Шунын белән әйтемнәр хәтта күп вакыт сүздән дә өзелмәгәннәр Алар мәкаль шикелле аерым җөмлә булып килмичә, синең үз җөмләңдәге бер кисәкчә булалар. (Шул мисаллардан кара.) 2. Димәк, мәкаль тормышка яки кешенен хәленә карата халык әйткән гомуми караша итеп сүзгә читтән китерелә, анда мисал яки дәлиллек көче бар. Шунлыктан ул сүз арасында әйтелгәндә дә аерым җөмлә булуын югалтмый, бөтен җөмлә булып килә. Әйтем исә синең үз сүзен итен, бер-бер нәрсәгә . йә кешегә карага синең үз искәртмәң, үз төсмерең итеп кенә әйтелә Шунлыктан, анын сүздә дәлилләү көче юк. ул гомуми бер төшенчәне әйтү булалмый. ул синен үз хосусый искәртмәң яки хәтта кереш сүз сыйфатында гына, йә булмаса сүз бизәге итеп кенә сүзгә кыстырып җибәрелә. Шунын белән ул күп вакытта тәмам җөмлә булмыйча, синен үз җөмләннен бер кисәге булып кына килә (югарыгы мисалны кара) 3. Шул рәвешле, мәкальдә ин элек мәгънә, гомуми бер төшенчә алда тотылганга, анда форма икенче урында тора. Шунлыктан сүзнен ипле-сипле. бизәкле булуы да шул мәгънәгә буйсына Әйтем исә. күбесенчә, үзе сүз бизәге яки сүз төсмере (характерлау) булганга, анда шул характерлы әйтү яки форма алда тотыла, һәм ул күп вакытта җөмләдә иярчен кисәк итеп ияртеп кенә әйтелгәнгә, төп мәгънәне әйтү дә әйтемдә булмыйча, җөмләнең башка кисәгендә кала Җыеп кына әйткәндә, әйтемнәр—сөйләмдә кулланыла торган төрле киная, чагыштыру, охшату шикелле хосусый бер карашны белдергән, һәм башка җөмләгә ияртеп әйтелә торган төрле телбизәк чаралары (троплар, фигуралар), идиомалар, характерлы кереш сүзләр һәм башка шундый шигъри тәгъбирләр була Атар назлы күбәләкләр шикелле анда монда очып һәр җөмләгә килеп куна алган һәм шундук тагы икенчесенә очып китә алган шигъри кисәкчәләр (яки аларны канатлы тәгъбнртәр. очанак тасвирлар диик), шунын белән алар бик күп төрдә булып, барын бергә җыеп әйткәндә әйтем булалар Яки хәзер галимнәр бик кулланырга ярата торган фразеология булалар. Шунлыктан, жанр буларак, аларны мәкальләр белән чуалтып иортергә бер юл да юк Әмма инде фразеологияне әйтем мәгънәсендә ни дәрәҗәдә киңәйтеп аңлау башка эш. Алай да мәкалыгәрнен әйтемнәр белән бер уртак яклары да юкмыни сон Бар. Югарыда күргәнебезчә, мәкальләрнең әкият, җыр. мәсәл, мәзәкләр белән уртак яклары булган кебек, билгеле, әйтемнәр белән дә бар Халык авыз әсәрләрендә мондый арадашлык, алымнарда уртаклык, катнашлык мөнәсәбәтләре зур Югарыда без. мәсәлән, җырларның мәкальгә әйләнүен, мәкальләрнең җырга әверелүләрен күреп үткән идек Инде әйтемнәргә килсәк, моңда инде мәкаль белән әйтемнәрнең бер-берсенә катнашу, әйләнү кебек хәлләр тагы да җинелрәк Чөнки икесе дә ин вак гөр фольклор әсәрләре Берсе аерым җөмлә, берсе кисәкчәләрдән гыйбарәт Мәкальләр, күбесенчә, сурәтләмәгә бай булганлыктан, әлеге шаян күбәләк. шигъри кисәкчә булган әйтемнәр мәкальнең гасвири бер кисәге булып киләләр дә керәләр Икенче төрле әйткәндә, җырлар, бәетләр, әкият һәм башкалар ул шигъри кисәкчәләрдән файдаланган кебек, мәкальләр дә бик оста файдаланалар Әйтемнәр шуның өчен тудырылганнар икән—нигә файдаланмаска? Аларны мәкальнең катнаш өлешенә нигә әверелдермәскә? Шулай ук әйтемнәр дә тик ятмыйлар, кирәк чагында, үтләреннән шулхәтле олы булган мәкаль абыйларының вакарен ватып, хикмәтен хикмәттән чыгарып, берәр кисәген алып, үзләре кебек җөмлә кисәгенә әйләндерәләр дә берәр нәрсәнен очраклы бер ягын гына төсмерләп китәргә кушалар:— Үтермәгән аюнын тиресен тунамыйлар.— мәкаль иде. икенче берәү тотты да —Карагыз әле Гафур абзыйны колхоз әле унышны бүләргә өлгермәгән,—ул инде тегү машинасы алам дип, үтермәгән аюнын тиресен тунап ята!—дип, җөмлә кисәгенә әйләндерде, аны әйтемләштерде. Мондый очраклар азмыни? Шул рәвешле, мәкальләр әйтемгә әйләнгән кебек, әйтемнәр дә мәкальләргә әйләнә алалар. Ләкин мәкальләр шулай ук, югарыда күрелгәнчә, җырга да әйләнә алалар бит! Ана карап кына мәкаль белән җырны бергә чуалтырга ярамаган кебек, мәкальне дә әйтемнәр белән чуалтырга, яки аера алмыйча бутарга урын юк. Болардан күрелүенчә, билгеле, әйтемгә бер-ике сүз өстәү белән мәкальгә әйләндереп булган кебек, мәкальләрдән әйтем алу авыр эш түгел. Бу һич гажәп нәрсә түгел. Чөнки кешенен акыл белән уйлаганда хосусый нәрсәләрдән гомуми нәтиҗә ясавы яки гомуми бер фикернең хосусый бер очракта раслануын күрүе—бу үзе акылнын табигый бер сыйфаты булып тора Ләкин кеше үзенен кайсы сүзендә халык фикерен, кайсы белән үз фикерен әйтә икәнен аера белергә тиеш булган кебек, кайсы сүзендә гомуми һәм төгәл мәгънәнең әйтелеше булган мәкаль китерә икәнен һәм кайсы җөмләсендә үзенен хосусый карашын үткенәйтү- өчен шигъри бизәкләмәләр кыстыра икәнен дә аера белергә тиеш. Беренчеләре мәкаль булса, икенчеләре әйтем була. Сынамышлар Инде мәкаль белән бер-берсенә бик якын, шулай ук чуалтып йөртелә торган бер жанр бар: халык сынамышлары. Мәкальләрне билгеләгәндә, без аның тормыш, көнкүреш сынаулары белән тыгыз бәйләнештә икәнен әйткән идек. Ләкин халыкта көн, һава үзгәрешләре, метеорология, елнын ничек килүе һәм башка шуның кебекләр турында алдан сынап әйтү, прогноз куюлар бар (приметы) —Эт аунаса, буран була:—Көн аязга батса, иртән аяз була кебекләр. Болар, шул мисаллардан ук күренүенчә, нинди дә булса бер галәмәт буенча табигатьтәге үзгәрешләрнең ничек Казандагы очрашуларның берсендә Сулдан уңга: Нури Арсланов, Нәкый Исәнбәт. Сәйфи Кудаш. Хәсән Туфан, Сибгат Хәким буласын алдан сынау була. Игенче тормышында ашлык чәчү, үстерүдә һаваларның торышы, елнын корымы, яңгырлымы булачагын алдан белеп эш итү. билгеле, бик мөһим Халыкнын гасырлар буенча табигатьне эш өстендә тәҗрибә итүеннән туган мондый сүзләр эш юктан эш өчен генә әйтелмиләр Шул ук вакыт алар, билгеле, фәнни прогнозлар да түгел, шунлыктан каиберләрендә хәзерге күзлектән бик сай. хәтта күренеш, үзгәрешләрнен сәбәп-нәтиҗәләрен ниндидер, табигатьтән тыш көчләр хәрәкәтенә бәйләп аңлатулар да очрый :— Чиләк чиләккә бәрелсә. яңгыр була,— дигәндән. Ләкин андыйлары бик сирәк, гадәттә исә бу сынамышлар табигатьнең үзен күреп, сынап, күп тәжрибә нигезендә әйтелгәнлеге күренеп тора — Салават купере яшькелтрәк булса, янгыр булыр:—Урганда салам шартлап сынса, янгыр булыр һ. б. Билгеле ки. мондый сынаучанлыкка ия булган картлар иртәгә көннен ничек буласын гына түгел, алгы җәйнең яңгырлымы, корымы булачагын да күп алдан һәм шактый дөрес чамалый алалар Халык мондый эшне: сынамыш буенча һавалар шулай булырга яки ел болан килергә тиеш дип сөйли —Картлар сынамышы туры килә.—диләр. Шунлыктан халык тәҗрибәләрен аңлаткан мондый сүзләрне мин лә сынамышлар дип. күзәтүнең үзен дә сынау дип алдым. Алар, гадәттә, кыска гына бер-ике җөмләдән торулары һәм шул ук вакыт халыкның тормыш-көнкүреш тәжрибә җимеше булулары белән мәкальләргә бик якын торалар. Чөнки башта мәкальгә биргән билгеләмәдә анын да бер яктан шул ук көнкүреш сынаулары белән бәйләнештә туган әсәрләр икәне әйтелгән иде. һәм чынлап та без мәкаль дип йөрткән әсәрләр арасында андый саф прогноз өчен генә булганнары да бар бит. Мәсәлән:—Иргә аязмаса. кич аязмас, кич аязмаса һич аязмас, —дибез Мәкальме бу. сынаумы ’ Яки — Барые елыны барын чәч. һич булмаса тары чәч.—диләр. Димәк, барыс елы иген өчен уңышлы. янгырлары вакытлы килүе алдан сыналган булуы әйтелә. Мәкальме бу. сынаумы^* Әллә һәр икеседәмс? Ал арны бер-берссннән аерып йөртү шулай читен булса—ник аерып торырга * Мәкаль булса ни дә. сынау булса ни? Югарыда мәкальнең бер яктан көнкүреш сынауларына бәйләнешле рәвештә барлыкка килүе лә әйтелгән булгач, аларны. сынау һәм тәжрибә сүзләре дип. нигә мәкальдән аерып торырга? Ләкин өстән караганда шулай әйтергә мөмкин кебек булса да. асылда мәкальләр һәм сынамышлар үзләренең функцияләре белән дә. төзелешләре һәм шигъри әсәр булу-булмаулары белән дә бср-бсрсеннән аерылалар. Ин элек сынамышлар. халык ышанулары буларак фольклорга керсә дә. тексты белән халык иҗатының мөстәкыйль шигъри әсәрләре түгел, алар бары сынаулар. Ягъни, тәҗрибәне телдән әйтеп бирү генә. Тәжрибәне исә кем ничек тели шундый сүз белән әйтә ала Моның өчен анын алдан билгеләп куелган бер тексты юк. Мәсәлән, мин - Тоз юешләнеп торса, янгыр булыр, дип тә:— Тоз дымланса, янгыргадут тә —Яңгыр булырга булса. тоз юешләнер дип тә. кыскасы, бу сынауны алай ла. болан да. үземә ничек кирәк шулай әйтә алам Чөнки монда текст, тәжрибә белән берлектә, мөстәкыйль һәм үз кыйммәтле сәнгать әсәре булып килми, шунлыктан текстның ничек төзелгән булуы әһәмиятле түзел, монда максат тәҗрибәнең үзе. сынауның үзе Әмма текстын кем ничек тели, шулай әйтә Димәк, сынауларда текст мәгънәнең формасы итеп эшләнмәгән һәм шунын белән дә анын ижади бер шигъри әсәр булуы күздә тотылмаган була Шунлыктан аларда образлар да. ритмик яки рифмалы үлчәмле сөйләм дә юк Шунын аркасында сынамышларнын кайбер бик кыскалары, хәтта текст языннан күп вакыт бертөсле әйтелсә дә. ул шигъри бер әсәр дип карала алмый - Эт аунаса, буран булыр;-Ат пошкырса, яңгыр янар, дигән кебекләр Әмма инде мондый ныгыган текстлы сынпмышлариы мәкальләп аеру өчен шунсына карарга кирәк аларнын икенчел мәгънәләре бармы, юкмы? сЭгәр дә аларнын мәкаль шикелле икенчел, ягъни мисал урынында йөри торган өстәмә мәгънәләре булмыйча, коры сынау гына булса, һәм ул сынау сүзе лә шигъри текст итеп эшләнмәгән булса, димәк, ул мәкаль түгел, сынамыш Әйтик — Бер елга КУЯН тиресе лә чыдыН дигән мәкальне алсан. 6v да сынау һәм тәҗрибәдән алынган сүз һәм анда бер елга алдан әйтеп кую да бар Ләкин монда максат куян тиресенең ү зенен чыдап-чыдамавын сынау түгел, эш шул тиренең образлы мисал зз ген йөртелүендә сурәтләмә булуында - Мәче үте йокласа та. л)җ- тычканны күрә- мәкаль, әмма Мәче тырнашса, буран булыр—сынау Чөнки беренчесе астыртынлыкка мисал, икенчесе буран булачагын сынау гына Ләкин мәкальләрнең үчләрендә дә сынау һәм тәжрибә максаты белән генә әйтелгәннәре бар бит. Мәсәлән, югарыда китерелгән:—Иргә аязмаса, кич аязмас, кич аязмаса һич аязмас. Бу да сынау һәм чыннан да һава сынавына карата гына әйтелә, башка хәлләргә мисал яки үрнәк булып йөрми. Шул ягыннан карап, бу сүз сынамышлар рәтенә язылырга тиешле кебек. Шулай булса да без аны мәкальдән саныйбыз. Ни өчен? Чөнки сынамышлар сәнгать әсәре алымнарында эшләнмиләр. Әмма бу исә канунлашкан, шигъри алымнарга ия булган бер текст дәрәжәсенә күтәрелгән Анын сөйләме ритмик, рифмалы һәм үлчәмле. Ул эчке мәгънәсенә карата тышкы калыбы белән шигъри гәүдәләнеш тапкан мәкальләр алымында төзелгән һәм ул теләсә ничек әйтелми, бары шул әйтелешендә генә телдә саклана. Сынамышларда исә мондый хасиятләр юк. Шулай булгач, без моны авыз ижаты әдәби әсәрләреннән булган мәкаль дип атыйбыз. Монда анын кинаяле мәгънәдә әйтелмәвенә карап мәкальлегеннән шикләнергә урын юк. Чөнки мәкальләрнең икенчел мәгънәгә күтәрелмичә беренче дәрәҗәдә, ягъни табигатьне сынау һәм кагыйдә, күзәтмә дәрәҗәсендә калганнары да күп икәнен без югарыда бер күреп үткән идек (башта мәкальгә бирелгән билгеләмәдән кара). Бу китерелгән прогноз-мәкаль дә шундыйларга керә:—Барые елны барын чәч, һич булмаса тары чәч;—Аяз булса суытыр, болыт булса жылытыр;— Туган ай дугалы булса, давыл булыр кебек күзәтмәләр дә, әдәби кыйммәтләре һәм мәкальчә эшләнгән булулары өчен, мәкаль булалар. Хуш. инде мәкаль белән сынамышнын аермасын да белдек, ди. Алай да бу күрше жанрларның берберсенә бурычка керүләре бармы? Әйтик, бер үк вакытта жыр да. мәкаль лә була алганнары очраган кебек, бер үк вакытта мәкаль дә. сынамыш та булып йөргәннәре бармы? диярләр. Дөрес, дөнья булгач бар да булыр дигән кебек, сирәк кенә андыйлары да очрый. Мәсәлән:— Сукыр тавык юлга чыкса, буран булыр. Бу сүз турыдан-туры мәгънәсендә әйтелсә, сынау; шомлану катыш булса да һава сынавы, прогноз. Димәк, бу сынамыш була. Әмма кайчагында шул сүзне—бәхетсезлек һаман бер мескен кеше башына килә дигән мәгънәдә әйткәннәрен дә ишетергә туры килә. Димәк, бу инде аны икенчел мәгънәдә, ягъни мисал урынында куллану булды. Монысы хәзер мәкаль булды. Яки — Кызарып чыккан кояшны болыт каплый дигән сүзне—кояш кызарып туса янгыр булыр дигән мәгънәдә прогноз өчен әйтелсә сынамыш була. Әмма шул ук сүз—бик тиз генә ялтырап исем казанган кешеләрнең даны тиз күздән төшүгә яки бәхетнең карарсыз булуына мисал итеп китерелсә, бу хәзер үзенең сынамыш мәгънәсен югалта, икенчел мәгънә кәсеп итә дә мәкаль була. Мәкальләр сынамышка якын һәм күбесе үзләре дә сынаудан туганга, болар арасында күршелек хакы бик зур. Шунлыктан кунакка киткәндә үзара йортта калып торулар була икән—моңа артык гажәпләнергә ярамый. Кеше тормышта үзенә бикләнеп кенә яши алмый, шунын кебек халык үз иҗатында демократчыл һәм ирекле. Ул үзенен сынавын мәкальгә, мәкален җырга әйләндереп яки киресенчә әйтә белә икән,—ник син әле алай әйтәсең,—дип. ил авызына иләк каплап булмый. Монысы да анын үз осталыгы:—Казанчының ирке бар, кайдан колак чыгарса!—диләр бит Дөнья булгач, ике йортка бер кисәү тоткан чаклар да булгалый... Менә шуннан ике жанрга да хезмәт итә алган кайбер уртак әсәрләр дә килеп чыга ала. Димәк ки, мәкаль белән сынамышлар бер-берсенә бик охшасалар да, һәм жыр белән мәкальнен яки әйтем белән мәкальнең бер-берсенә әйләнүе кебек хәлләр болар арасында да еш булса да, аларны жанр ягыннан бергә бутап йөртергә ярамый, аерып карарга кирәк була. Мәкальләрнең тормыштагы роле һәм әһәмияте Югарыда мәкальләр турында әйтелгәннәрдән без анын тормыштагы роле һәм гомумән әһәмияте хакында берничә фикер ясый алабыз. Чөнки ике-өч сүздән, күп булса ике авыз җөмләдән торган мәкаль, ижат әсәре буларак, эчтәлеге һәм формасы буенча шул хәтле бай булгач, анын роле һәм әһәмияте дә кечкенә булмаска тиеш. Аларны түбәндәгеләргә жыеп әйтеп була; Беренче әһәмияте—мәкальләрнең, авыз ижаты буларак, аталар сүзе яки халык хикмәте булуы: мәкаль ул—тормышның һәртөрле жил-давыллары эчендә, безне аталарча кайгырткан өлкән һәм борынгы киңәшчебез; дөньянын әчесен-төчесен күп татыган, безгә дә аны ничек танырга өйрәткән өлкән агабыз, безгә үзебезне һәм кешеләрне ничек сынарга өйрәткән сынаучыбыз; безне хатага төшүдән алдан кисәтүче күрәзәбез хатага төшсән. ачы. туры иттереп, ләкин шул ук вакытта гадел һәм җылы рәвештә шелтә бирә белүче остазыбыз; көнкүрештә һәртөрле мөнәсәбәтләрдә безгә булышчы иптәшебез; юлда ышанычлы юлдашыбыз; безне эшкә, көрәшкә, актив булырга, ничек унышка ирешергә чакырып торучы тәҗрибәле хәкимебез, кинәшен белем-тәжрибәсен һич түләүсез чын күнелдән гүзәл мисаллар һәм матур тел белән әйтүче хикмәтле шагыйребез, безне дә үзе кебек дөньядан алданмыйча, озак һәм сәламәт яшәргә, ничек бәхет-моратка ирешергә, үзе кебек яши белергә чакырган безнсн күп гомерле һәм кара акылга бай картыбыз; кыскасы, мәкаль ул—кин җәмәгатьчелек фикере, гомумхалык карашы, уртак акыл. Ул дәлил булып тә. хөкем булып та. кәфил булып, кисәтүче яки гыйбрәт булып та. типик бер мисал булып та тормышнын һәр ягына катышып, дөрес һәм гадел якны табарга, уртак мәслихәткә килергә, безне тоткарлыктан чыгарырга тырыша Икенче әһәмияте—мәкальнен безне иҗтимагый фикергә ия итүе мәкаль, югарыдагыча, гомумхалык карашы, гомумхалык ышануы булганга, шул ук вакыт мин аны сина әйткәндә, ул минем карашым, син мина әйткәндә, мина карата ул синен хосусый карашын да булып тора ала. Кеше шулай мәкальләр әйткәндә, алар аша халыкнын тарихи, иҗтимагый фикере белән үз фикере арасында әледән-әле бәйләнеш ясап тора, элемтәгә керә. Ягъни, без мәкальләр әйткәндә, үз күнеле белән дә. уртак гомуми фикер, җәмәгатьчелек фикер белән дә яшибез Син мәкаль әйткәндә, халкыннан тел генә алып калмыйсың, акыл-тәжрибә дә. белемхикмәт тә аласын Шуның белән син үзеңнең сүзендә күп мәртәбә көчлерәк, фикереңдә тирәнрәк буласын Әйткән сүзең мәгънәгә куәтле, нык дәлилле һәм ритмик сөйләмле, шигъри кинаяле, тәэсирле булып чыга. Чөнки синең бу сүзеңнең артында күмәкнең көче, халыкнын тарихи тәҗрибәсе, хикмәте, акыл һәм иҗат көче тора. Син дә мәкаль әйтүен белән шуна таянасын Мәкальнең өченче әһәмияте—гел байлыгы булу ягыннан Аларнын текстында безнең телнең әлегә хәтле өйрәнелмәгән гаять бай сүзлек фонды ята. Мәкальнен кин таралган булуы анын текстындагы сүзнең дә күпчелек өчен уртак булганлыгын күрсәтә һәм бу яктан мәкальләр аерым сүзләрнең кинмс. тармы һәм ни мәгънәләрдә кулланылуын яки ул сүз хәзер актив кулланылмаса да. тарихта кулланылган булуын күрсәткән иң кыска һәм анык дәлил булып тора Мәкальләр аерым сүзләргә паспорт һәм гражданлык бирәләр. Алар мең еллар буе авыздан авызга йөреп саклана алулары һәм тематикалары буенча, тормышнын һәммә якларына да кагылулары белән, анда сүзнең төрлелеге, байлыгы да бик зур һәм мәгънәләре аныклануы да бик конкрет, ачык була. Мәкальләр шул яклары белән телчеләр, әдип-шагыйрьләр. матбугат һәм укытучылар өчен бик зур байлык чишмәсе Бигрәк тә безнең шике.ъле телебезнең культурасын өйрәнергә сон тотынган халык өчен мәкальләр бик нык җыелып өйрәнелергә тиешле, әһәмиятле чыганак Ул телнең торык-тотрыгын. грамматик төзелешен һәм сүз байлыгын саклап килгән хәзинә Җыеп кына әйткәндә, мәкальләр— тел казнасы. Дүртенче әһәмияте-мәкальләрнең хикмәт, тәҗрибә яки сүз материалы булып кына калмыйча, сәнгать әсәре булуында Мәкальләрнең нн кыска, бер-ике сүз белән ачык кына итеп шулхәтле тирән күп мәгънә әйтә алучанлыклары бик зур язучыларны кызыксындыра килгән һәм язучылар үзләре дә шундый ипле, җыйнак тапкыр, анык һәм шигъри тирән мәгънәле итеп әйтә-яза белүчелекне идеал иткәннәр Мәкальләр шул дәрәҗәдә сәнгать алымнарына бай булулары, аларнын күчерек челек (ривая), лирика алымындагы яки драматик сюжетны бөтен конфликты белән бер җөмләдә хәл игә алулары, алардагы сурәтләмә системнарынын һәм чараларының бан төрлелек*. ритмик, симметрик үлчәмлекне, зчке-тышкы рифмаларны, авазлар кабатланышын, рифма, (аллитерация, ассонанс) һәм композиция чараларын яки грамматик төзелешне файдалана белүләре ягыннан, безнең өчен бик кызымы шигъри сөйләм мәктәбе дә булып торалар Тормышнын каршылыгын чагылдыру ягыннан күп мәкальләрнең диалектик каршылыклар өйрәнү тагын да әһәмиятле Андагы телбизәкләр яки сатира, юмор, киная, ирония кебек стилистик алымнар, шулай ук теркәгечсез, иясез җөмлә төзү чаралары һәм башка бик күп яклар да үзенә игътибар сорый. Кыскасы, мәкальләр сәнгать әсәре буларак, тирән мәгънәне анык, кыска, ритмик алымнарда шигъри сурәтләмәле һәм тәэсирле итеп әйтә белүләре ягыннан, язучылар өчен, бигрәк тә шагыйрьләр өчен, бик нык өйрәнелергә тиешле чыганак булып торалар. Лениннын язучыларга мәкальләрдән файдаланырга кинәш иткән сүзләре һәммәбезгә билгеле Бишенче әһәмияте—мәкальләр халыкның культура һәм ижтимагый тарихын этнографиясен өйрәнү ягыннан күп кенә материаллар бирә алалар Шул яктан карал Мәржани һәм Г Әхмирев мәкальләргә таяна белүнен юлын ачсалар да, алардан соңгы тарихчыларның мәкальләрне ул яктан өйрәнү һәм файдаланулары бездә күренми Мәкальләрдә халыкның көнкүреше, материаль культурасы, гадәт, йола, этнографиясе, хокукы һәм башка мөнәсәбәтләре бик конкрет сызыкларда чагыла һәм кайберләре турыдан-туры берәр тарихи кеше авызыннан әйтелгән булулары яки тарихи вакыйгага бәйләнешле булулары белән халыкның ул вакыйгага мөнәсәбәтен ачу ягыннан да беренче кул материал була ала. Алтынчы әһәмияте—мәкальләрнең халык рухын өйрәнү ягыннан да бик кызыклы һәм әһәмиятле булуы. Мәкальләр халкыбызның тарихын да. язмышын да. аның табигатькә, җәмгыятькә мөнәсәбәтләрен дә, рухи төзелеше ничек ясалып чыгуын да, ышануларын һәм дөньяга карашларын да. нәрсәне ярату, килештерү яки яратмавын да. акылын-фигылен, характерын, милли зәвегын. теләкләрен, әхлакын һәм башка сыйфатларын да чагылдыралар. Беренче карауга каршылыклы күренгән мәкальләр аша без татар халкынын рухи йөзе, психологиясе турында кызыл җеп булып сузылып барган шактый кызыклы һәм эзлекле фикерләр ясый алабыз.Билгеле, моның өчен мәкальләр генә җитми, әлбәттә Ләкин мәкальләр өстенә тагын әкият, жырбәетләр. хорафат һәм ышанулар шикелле, башка жанрлар да шул ноктадан өйрәнелгәндә, татар халкынын этнография һәм материаль культурасы хакында гына түгел, рухи йөзе, психикасы турында да бик мөһим бер сурәтләмә хасил итә алабыз. Мәкалыәрнен гореф-гадәт, көнкүреш кагыйдәчелеге урынын тотып килүе аның бер өлеше әхлакый норма буларак роль уйнап килүен дә күрсәтә. Әйтүләренчә. кытайларда Куефонг яки Дәүләт әхлакы дигән китапта халык җырлары җыелган булган. Элек Кытай императорлары дәүләтне күзәткәндә, халыкның холкы-фигыле. гадәтләре турында яхшы белеп эш итү өчен, аларны җыйдырган булганнар. Бу ноктадан каралса, мәкальләр бигрәк тә әһәмиятле. Шунлыктан халыкка якын торучы, анын белән яшәүче һәм эш итүче кешегә мәкальләрнең бу ягын да читләтеп үтү мөмкин түгел. Җиденче әһәмиятле ягы—мәкальләрнең (һәм шулай ук әйтемнәрнең дә) фикер оештыручы, трибун булуында. Мәкалыәрнен зур бер мәгънәне кыска гына конкрет, ипле һәм тәэсирле рәвештә әйтеп бирә алулары, тиз тарала алучанлыклары берәр ижтимагый хәрәкәт башында торучыларның, ораторлар һәм башкаларның игътибарын һәрвакыт үзенә тарткан, алар мәкалыәрнен үз фикерләренә хезмәт итәрдәйрәк отышлы булганнарын алып, үз чыгышларында һаман кыстыра килгәннәр һәм шуның белән сүзләренең тагын да тәэсирлерәк, дәлиллерәк, анын һәм көчлерәк булуына ирешкәннәр Кайбер мәкальләр кайчандыр үзләре дә шул юл белән туган һәм берәр лозунг урынында йөргән булулары мөмкин Мәсәлән. Ленин үз чыгышларында мәкальләрне һәм әйтемнәрне политик көрәш коралы урынында еш файдаланган, анын кайбер китап һәм мәкалә башларына хәтле урыс мәкаль һәм әйтемнәрен файдаланып төзелгән булулары да моны раслый' Шул уңай белән М. И. Калининның 1943 елда агитатор- фронтовиклар белән булган утырышында биргән шундый бер күрсәтмәсен китерү артык булмас. Ул анда әйтә: —Агитация эшендә ин кыены тиешенчә сөйләргә өйрәнү. Беренче карауда бу бик жинел кебек:— монда нәрсә баш ватып торасы, кеше ике яшеннән үк сөйли башлый ич' дигән кебек кенә күренә. Эшнен асылында бу бик зур һәм авыр эш Кыенлык нәрсәдә соң? Агитатор үзенең фикере нәкъ ул теләгән тәэсирне ясасын Мәсәлән «Шаг вперед, два назад». «Лучше поздно, чем никогда». «Поспешишь-людей насмешишь». «Соловья баснями не кормят». «С больной головы на здоровую». «Журавль в небе или синица в руке» һ б М И Калинин О коммунистическом воспитании—Изд 3. М. 1947. 168 б. өчен, аны ачык итеп әйтеп бирергә тиеш. Ул вакытта сез фикерне кыска сүз белән генә әйтергә тиешсез, чөнки сезнен вакытыгыз тар. Фикер тыңлаучылар өчен ачык һәм аларнын һәркайсына да аңлаешлы булырга тиеш2 . Мәкальләр нәкъ шундый хасиятләргә ия булганлыктан, ораторларга гомумән дә сүз белән эш итә торган кешеләргә үз сөйләмнәре өчен мәкаль алымнарыннан күп нәрсә өйрәнергә була. Шулай ук мәкальләрнең турыдан-туры үз чыгышларында ничек файдаланырга кирәклеге дә шул мисаллардан яхшы аңлашылыр. Мәкальләрнең гомумән халык фикерен туплау ягыннан трибунлык роле һәм әһәмияте зур булуы шулардан күренсә кирәк. Сигезенчесе—тәрбияви әһәмияте. Мәкаль ул дөнья күргән тәҗрибәле карт, бер вакытта да рухын төшерми, безнең кайгыларны бүлешеп, шатлыкка да бик артык очынмыйча, ис китмичә генә югартынрак торып карарга, тормыш ваклыкларына бик әһәмият бирмәскә, төп кирәкне кулдан ычкындырмаска, тормышка философларча карарга өйрәтә. Бер карасан. ул үзен яраттыра белгән оста педагог шикелле Ул шат һәм юл куючан; вакыты белән астан шаяртып, безгә карата иронияләр дә жибәргәли. вакыты белән әче илтереп. агаларча каты иттереп тә әйтеп куя Шулай ла аны яратмаска мөмкин түгел. Чөнки анда үч алу. төртү, чәнчү кебек вакчыллыклар юк. андый эгоистлыклардан ул югары Ачы әйтсә дә хак, чын дусларча әйтә, көлсә дә дусларча кин күңелдән көлә, акыл бирсә дә коры үгет сатмый, ул аны кызыклы һәм тапкыр мисаллар белән мәгънәле иттереп әйтә белә. Үзенең шундый дусларча, агаларча сүзләре һәм киңәше белән ул безнең тормышның авырлыгын җиңеләйтергә, кайгы-сагышын. мәшәкатьләрен жинәргә. тормышыбызны баерак. күңеллерәк итәргә омтыла, көрәшкә җегәрлек уята һәм бәхеткә, моратка ирешергә, моның өчен нинди холыклар белән холыкланырга өйрәтә. Аның бу педагоглык сыйфатын балалар бик яхшы беләләр һәм алар бу тапкыр телле хикмәтле картны бик яраталар. Шуның өчен дә балалар мәкаль китапларын бик яратып кат-кат укучан булалар. (Мин моны үземнен балачагымнан да алып әйтүем.) Бу уңай белән мәкальләрнең мәктәпләрдә балаларда тел культурасы тәрбия итү ягыннан әһәмияте зур икәнен онытмыйк. Мәкальләр мәңге яшь һәм тирән тормышлы халыкның үз йөрәгеннән, аның тел очыннан атылып чыккан шигъри хикмәтле, афористик әсәрләр булганга, туган телнең матурлыгын, тирән мәгънәләрне юраучанлык сәләтен балаларга сиздерү, йоктыру өчен, балаларны мәкальләр белән дә тәрбия итәргә кирәк. Мәкальләрне тагын шуның өчен дә яраталар, ул балаларга аваз матурлыгы, ритм сизгерлеге үстерә, поэтик һәм тапкыр образлар сизү зәвыгын уята, тормыш өчен дә кирәк булган кайбер кагыйдәләр үрнәге алырга, сүзенә дәлил һәм мисаллар китерә белергә, ата- баба мирасына хөрмәт белән карарга өйрәтә Барлык шул нәрсәләр баланың үз акылы-фикере үсүдә үзенә генә бурычлы булмыйча, халыкның бүгенге һәм үткән тәҗрибәләренә, тел культураларына бурычлы булуын тойдырып, шулар аркылы анарда илгә. Ватанга, халыкка мәхәббәт тойгылары тәрбия ителә Мәкальләрнең тәрбияви ролен белгән яхшы педагоглар үз дәреслек китапларында әлифбадан ук гүзәл мәкальләр урнаштыра килделәр һәм китәләр Тугызынчы әһәмияте мәкальләрнең анны һәм тормышны үзгәртү коралы булуында. Югарыда санап үтелгәнчә, мәкальләр гомумиләштерелган мәгьнә-хикмәт юралышы (тәгъбире) һәм шуның белән бергә халыкның социал-тарихи тәҗрибәсенең, ышану һәм хыял байлыкларынын шигъри сурәтләмәсе төсендә телдә гомумиләшүе булганга, алар безнең фикер һәм дөньяга карашыбызны үзләренчә көйләп, үзләренчә оештырып һәм калыплап кына калмыйлар, бәлки үзләренең күп мәгънәле һәм мисаллы булулары белән яки трибунлык һәм тәрбияви-әхлакый карашлары белән безгә тормышны да үчебезчә эшкәртергә, төзергә, үзгәртергә корал булып хезмәт итеп киләләр һәм итәчәкләр Аларнын төп мәгънә һәм хикмәт көчләре тормышта әйтелгән урыннарында ачылганга, төп рольләре дә гамәлдә, иҗтимагый чара һәм корал буларак, кулланышта үзләрен күрсәтәләр. Кыскасы. мәкаль тормышта актив сөйләм һәм иҗат әсәре буларак, тере бер организм шикелле яши. Шуның аркасында, ул тормыш белән өзлексез мөнәсәбәттә булып торган кебек, аның сурәтләү чаралары да формаль катып калган калыплар түгел. Шунлыктан мәкальләрнең тормыштагы роле һәм әһәмияте болар белән генә чикләнми Тормышта мәкальнең очраклары бик төрле һәм үзенчәлекле булганлыктан, монда язылган сүзләр, аларның барын да санап чыгу булмыйча, мөһимрәкләрен күрсәтеп китү генә. Шулай ук аларнын әһәмиятләренең дәрәҗәсе шул санау тәртибенчә икән дип тә аңлашылмасын. Мәсәлән, монда саналганча, мәкальнең тел байлыгы ягыннан әһәмияте өченче урында икән дип аңларга ярамый, безнең өчен бүген нәкъ шунысы беренче әһәмият казанырга мөмкин Кыскасы, анын кайсы яктан әһәмиятлерәк булуы вакытына һәм эштә куллануга карап йөри. Аннары мәкальнең роле һәм әһәмияте хакында монда күбрәк бүгенге күзлектән карап язылды Әмма ул рольнең үзе тарихи булып, әһәмияте дә төрле заманда төрлечә булганны да бер дә истән чыгарырга ярамый. Онытмыйк, халык тормышында шундый бер заманнар булган ки, анда аның басма китаплары да. газет-журналлары да. радио-телеграфлары да булмаган Татарның элек заманда бердәнбер закон— шәригать китабы Коръән булса, ул да—гарәп телендә. Шундый заманнарда халык үзенен тормышкөнкүрешен уртак бер фикергә, кагыйдәгә салып эш итүендә үзенең акыл-тәжрибә хикмәте булган мәкальләреннән башка нәрсәгә таяна алсын сон? Димәк, мәкальләр, җәмәгать фикере буларак, ул заманнарда безнең халыкның матбугаты да. закон һәм фән китаплары, иҗтимагый учреждениесе дә. Коръәне дә, хикмәте дә булып яшәгән Шунлыктан мәкальләрнең тормышта тоткан роле дә. аңа әһәмият бирү дә хәзергегә башка булып, аны хөкем, дәлил, йә тезмә шигырь хәлендә төзеп әйтә белүче профессиональ шагыйрь, сынчы-күрәзәләрнен дә әһәмиятләре бик зур булган Димәк, тормыш һәм заман кебек, мәкальләрнең рольләре, әһәмиятләре дә үзгәрә, алышына. Хәзер алар, югарыда әйткәннәребездән күренүенчә, күбрәк шигъри мисал, хикмәтле сүзләр һәм хис тойгыларның тапкыр тәгъбир табу очраклары төсендә куллану ягына таба баралар.