Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДИНИ ТӘРБИЯНЕ КЕМ БИРЕР?

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим үгенге көндә ин мөһим, ин авыр, иң кичектергесез нәрсә, ул—кеше гарбияләү. Бигрәк тә бала тәрбиясе, баланы тормышка әзерләү. Илдәге тәртип тә. милләтнең ныклыгы да, гаиләдәге бәрәкәтиминлек тә кеше дигән адәми затнын әхлагына бәйләнгән Тәрбия турында сүзнен, идеаль кеше тәрбияләрлек чаралар эзләүнең бер генә гасырда, бер генә чорда да туктан торганы юк. Элегрәк заманнарда бала тәрбиясе белән ага-ана. нәсел ыру шөгыльләнсә, сонрак бу гаять четерекле, шәхси зшкәжәмәгатьчелек тә тартыла башлады, аннан инде кеше тәрбияләү дәүләт дәрәжәсснә менгерелде. Кеше тәрбияләү турында алтын хәрефләр белән әхлакый кодекслар язылды, дәүләт программалары, концепцияләр кабул ителде, һәр система, һәр режим адәм баласын үз идеологиясенә туры килерлек итеп. үзенә хезмәт итәрлек итеп тәрбияләргә тырышты. Ул дәүләтләр инде жимерелеп юкка чыкты, ул ясалма системалардан да инде бернәрсә калмады, ул идеологияләр чәлпәрәмә килеп таралып төште. Ә кеше калды Дөнья куйган мен герле сорау каршында, үткәндәге ялгыш Һәм гөнаһлары авырлыгы астында, киләчәкнең хәвефле билгесезлеге алдында кеше бер ялгызы басып калды. Аның тәрбиясе белән, бигрәк тә яшь кеше тәрбияләү белән. бүген кем шөгыльләнергә тиеш.’ Гаиләме, жәмәгатьчслскме. дәүләтме? Яна оешып яткан дәүләт һәм режимнар дәрәжәсендә. дәүләте юкларнын-жәмгыятьләр югарылыгында тагын кеше тәрбияләү буенча юллар эзләү, концепция-программалар әзерләү, яна идеолог ия-кануннар тәкъдим итүләр китте, һәрберсе үзенең фикерен ин дөресе, кеше өчен бердәнбер котылу юлы. тәрбия чарасы итеп күрсәтергә тырышты Гомерендә бала чырае күрмәгәннәр бала тәрбияләү турында трактатлар яза башладылар, бердәнбер балалары ялтыш юлда йөрүчеләр милләт балаларын коткару турында концепцияләр тәкъдим итәргә тотындылар Дәүләт машинасы да карап тормады—ул карышмыйча хезмәт игәрлек яна кеше тибы, яна идеология эзләү чараларын күрә башлады Әмма болар барысы да тагын яңа бер система килгәнче, яңа режим туганчы эшләп тору өчен вакытлы чаралар гына rue чөнки, тарихтан гыйбрәт—һәр яна чор яңа кеше тәрбияләү, ү з системасына унайлы кеше тәрбияләү өчен тырышачак, үз идеологиясен булдырырга омтылачак иде Кеше тәрбиясе белән дәүләтләр, жәмгыятыәр шөгыльләнә башлаган көннән, кеше теге яки бу системаның идеология корбанына өйләнде. Шулай итеп, гасырлардан килгән нәсел тәрбиясе өзелде, нәсел тәрбиясе өэс.гү белән, милли тәрбия ку ъгдн киле, милли тәрбия китү белән—Аллаһ онытылды, адәм баласы Аллаһ тәрбиясеннән китеп, үзе кебек үк тотрыксыз, үзгәрүчән бәндәләр тәрбиясенә, алар тудырган идеологияләргә мохгаж булып калды Бүгенге көндә кеше тәрбияләү, бигрәк тә бала кешене тәрбияләү турында сүз алып барабы г икән, лигабызда торган ике сорауга бик ачык жавап бирергә тиешбез Беренчесе - баланы кем тәрбияләргә тиеш? Икенчесе—ул тәрбия нинди нигездә булырга тиеш’ Әлбөтгә. Коръән буенча да. борын-борыннан килгән милли яшөешебег буенча да. баланы дөньяга ки гергән ага-анасы. гаилә тәрбияләргә тиеш Бу хакта безгә пәйгамбәребез Б Мөхәммәт саллаллаһу галәйһиссәләмнен әйтеп калдырган васыяте бар: «Балаларыгызны яхшы багыгыз. Аларны яхшы тәрбия кылыгыз». Ата-ана балага яхшы тәрбияне нәрсәгә нигезләнеп, кайдан белеп бирергә тиешләр сон'’ Моңа да жавап бик ачык, ул Аллаһының китабы булган Коръәни Кәримдә язып калдырган: «Ибраһим галәиһиссәлам угылларына васыять әйтте һәм әмер бирде:» «Ий угыллларым, шиксез, Аллаһ сезгә ислам динен ирекле итте. Дөрес һәм ныклап .Аллаһ динен тотыгыз! Динегез була торып, кяфер булмагыз, мөселман булып яшәп, мөселман булып үлегез!» («Бакара» сүрәсе. 132аять.) «Локман угьлын вәгазьләп әйтте: «Ий угьлым, Аллаһуны бер генә дип бел. Ана һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш итмә, Аның тиңдәше юк, мәхлукъны Аллаһ урнына тоту яки Аллаһуның хатыны вә баласы бар дип игътикад итү ышану, әлбәттә, бик олугь золымдыр»,—дип» ( «Локман» сүрәсе, 13 аять.) • Ий угьлым. намазларыңны вакытында укы, һәркайда кешеләрне яхшылыкка өндә, вә гөнаһлы эшләрдән тый, вә сиңа ирешкән катылыкка, бәла-казаларга сабыр ит, тәхкыйк бу әйтелгән нәрсәләр Аллаһ фарыз кылган олугь нәрсәләрдәндер» («Локман» сүрәсе. 17аять) Димәк, кешегә яхшы тәрбия бирүнең нигезе, дөрес яшәү нигезе—ислам динендә икән' Кешелекнең котылу юлы—Аллаһ юлында булганнар өчен икән, ике дөньяның да бәхет һәм нигъмәтләре Аллаһы Тәгалә өйрәткәнчә яшәүчеләр өчен ачыла икән Димәк, кешегә кеше булып калу өчен, һәлакәтләрдән саклау өчен бары тик Аллаһ юлы, Аллаһ кушканча яшәү генә ярдәм итә икән... • Коръән белән күрсәткән бу юлым тәхкыйк сезнең өчен туры юлымдыр, шул туры юлга керегез! Вә мин күрсәткән юлдан башка юлга кермәгез, әгәр башка юлларга керсәгез, ул юллар сезне Аллаһ юлыннан аерырлар» (Терлек» сүрәсе 153 аять ) Адәм баласы каршында ике юл бар—Аллаһ юлы һәм б а ш к а ю л Тәрбия мәсьәләсендә дә ике генә төрле юл бар—Аллаһ күрсәткән тәрбия юлы—Коръән нигезеңдә тәрбия һәм бәндәләр тәкъдим иткән башка тәрбия Башка юлга, тәрбиягә Аллаһтан килмәгән, Аллаһныкы булмаган бөтен юллар, алымнар, өйрәтмәләр, күрсәтмәләр керә, кыскасы, бәндә уйлап тапкан бөтен тәрбия чаралары да башка юлга керә Кеше тәрбияләү, дөрес яшәү буенча бәндәләр уйлап тапкан чаралар нинди генә матур һәм кызыктыргыч кабырчыкка төрелсәләр дә—коммунистик идеологияме ул, демократик принциплармы, диннән читтә булган милли концепцияме—ул кешене Аллаһ юлыннан читкә алып китә торган вакытлыча күренеш, алдау, хәтта һәлакәттә булып чыгарга мөмкин Моның мисаллары тарихта күп булды бит инде! Менә шуңа күрә Аллаһ безне башка юлдан китүдән катгый рәвештә тыя. һәлакәт белән кисәтә, бәндәләрен бердәнбер дөрес юлга— Үз юлына өнди . Менә шуңа күрә һәр чорның идеологиясе жимерелә бара, бер генә заманнын. бер генә кавемнең дә идеаль кеше тәрбияли алганы, идеаль жәмгыять төзи алганы юк әле Вакыт шаһит—бәндә күрсәткән барлык юлларда бетүгә илтә, кешелек тарихы шаһит—Аллаһ күрсәткән бердәнбер юл бәхетсәгадәткә. мәңгелек жәннәткә илтә . «Алла сезгә Коръән белән юл күрсәтеп, шул юлдан барырга әмер кылды, әмма башка юлдан китүдән тынды, шаять, башка юлга китеп, һәлак булудан сакланырсыз» («Терлек» сүрәсе. 153 аять ) Кеше иман белән туа... Тәрбия һәм мохит аннан мөселман яки кяфер ясый, яхшы, гадел кеше тәрбияли яки азгын, жинаятьче бәндә әзерләп чыгара. Балага дини, дөрес тәрбияне ата-анасы бирә алмый икән, әле ул дини кешеләр арасына эләгеп, шулар тәэсирендә дөрес юлга басарга мөмкин Шул ук вакытта, өендә дөрес дини тәрбия алмаган бала, бозык кешеләр арасына эләгеп, юлдан язарга, харап булырга да мөмкин Бүген нәкъ менә соңгысы күзәтелә дә инде. Ата-ана баласын ашата-эчертә, киендерә, кулыннан килгәнчә, дөньяви белем, һөнәр алырга ярдәм итә., һәм көннәрдән бер көнне кадерләп үстергән баласының наркоман, фахишә, эчкече, карак, жинаятьче. хәрам юлда йөрүче бер бәндәгә әверелүен күреп, телсез кала Бүген ике гаиләнең берсендә—шушы фажига, ике баланын берсе—һәлакәт юлында. Моның шулай икәненә ышану өчен үз тормышыгызга күз салыгыз, урамнардагы үсмерләргә карагыз, статистик мәгълүматлар белән танышыгыз Бу заман—14 яшьлек наркоманнар. 13 яшьлек фахишәләр заманы Төрмәләр, хастаханәләр инде боларны сыйдырып бетерә алмый, бер жирдә дә эшләмәгән, эшләргә дә теләмәгән бу гарип буын тонган күзләре белән безнен өскә килә... Һәм без аларны да. үзебезне дә кәгазь вәгъдәләр, ялган юллар белән коткарып калырга маташабыз Өстебезгә килгән шушы афәттән милли чүпрәккә төренеп кенә котылып калмакчы булабыз Имеш, без бүгеннән татарча сөйләшеп, татарча яши башласак, бу бозыклыкларның берсе дә калмаячак икән. Бездә баш миенең һаман бер күзәнәге генә эшли, бер идея табабыз да. шуна чат ябышабыз, ә Аллаһы Тәгалә бу мәсьәләдә нәрсә әйтә, кайда ялгыштык, бу афәтләр ни сәбәпле икән, дип төптәнрәк уйлап карарга теләмибез, тәкәбберләнәбез.. Сүзем дәлилле булсын өчен, 1999 елнын 20 март көнне Чаллы шәһәрендә үткән зур жыен кабул иткэн рәсми кәгазьләргә мөрәжәгать итәр идем. (Aiap • Тәрбия» газетасының 1999 ел. 3 санында басылып чыкты) Бу конференция «Милли яшәеш һәм милли белем» дип атала һәм анда Чаллы шәһәренең мәгариф идарәсе, ата-аналар. галимнәр, халыкдепугатлары катнашкан. Документлардан күренгәнчә, конференциянең төп шнгаре-девизы—милли рухны торгызу. «Халыкның тереклек иясе буларак һәм милләт буларак бетүдән сакланып калуы өчен милли рух яшәргә тиеш*, диелгән Жыенда кабул ителгән бөтен мөрәжәгатьләр дә шул милли рухны торгызуга, булдыруга, саклауга юнәлдерелгән. Бер караганда, бик матур өндәмә бит—я ш ә с е н милли рух! Милли рух... Нәрсә соң ул милли рух? Документлар белән танышып чыккач, бу «милли рух»нын бары тик мәгърифәтчелеккә, татарча сөйләшүгә һәмжыр-биюгә генә кайтып калганын күрәсең Милләт өчен, дин өчен, дәүләт өчен көрәшә алырлык көчле милли рухлылар турында сүз бармый монда, бу документларда дәүләт бөйссзлеге. милли азатлык көрәше турында бөтенләй дә сүз юк. Әмма күңелгә ин тигәне— бу мөрәҗәгатьләрдә Аллаһ сүзе дә юк! Кеше хәтле кеше тәрбияләүдә ислам диненең разе бөтенләй искә алынмаган, анарга татар мәктәпләреңдә генә түгел, гаиләләрдә дә. жәмгыятьтә дә урын каралмаган! һаман да шул—татарча сөйләш ик. һаман да шул—җырлыйк та биик.. Мәктәпләрдә ислам диненә урын юк икән, ичмасам гаиләләрдә булса да балаларны Коръән нигезендә тәрбияләргә кирәклеге турында нигә мөрәжәгать белән чыкмын сон бу зур җыен’’ Мен кешелек залнын күпчелеге атааналар булган бит югыйсә, нигә аларга Аллаһ сүзен җиткерү өчен бер генә дин әһеле дә чакырылмаган, бала тәрбияләүдә ислам линенен роле турында бер генә махсус чыгыш-доклад та билгеләнмәгән ’ Бу җыенны уздыручыларнын төп максатлары чыннан да татар милләтен саклап калу булса, атар ин беренче эш игеп шул милләтләрне барлыкка китерүчегә—Аллаһ сүзенә мөрәжәгать итәрләр иде. Әллә, югыйсә, максат башкадамы—бу җыенны оештыручыларга үзләренен төп эш урыннарын—татар мәктәпләрен генә саклап калу кирәкме? Ул мәктәптән кемнәр чыга—ислам динен, татар милләтен, татар илен саклый алырлык көчле рухлы татарлармы, әллә базарда көнбагыш чиртеп, сату итеп, гайбәт сатып көн күрүче татар хатыннары һәм буынсыз-сәрхүш татар ирләреме? Әллә максат гагы да ераграк ишерелгәнме, тагы да куркынычракмы— милли кәнфит кәгазенә төреп, милләтне Аллаһ юлыннан читләштерү , ераклаштыру башландымы ? Соңгы вакыттагы күзәтүләр шуны күрсәтә—милләт турында сөйләгәндә, ислам динен читләтеп үтә башладылар, «иманга кайтыйк» дигән сүзне дә. мәгънәсенә төшенеп тормыйча, гадәти бер сүз кебек кенә әйтеп узалар. Иманга кайту—башка түбәтәй кию генә түгел бит әле ул. иманга кайгу—бөтен тормышыңны Аллаһы Тәгалә кушканча көйләү, яши башлау дигән сүз. Менә минем кулымда. Аллаһны әйләнеп узып, милләтне коткарырга уйлаган, милли концепция, милли мәсләк эзләгән тагын бер язма. Ул язучы Галимҗан Гыильмановнын 1999 елнын 19 мартында «Мәдәни җомга» газетасында басылып чыккан «Милли мәсләгебез кайчан булыр?» дигән язмасы. Моңа кадәр сәяси-милли мәсьәләләргә бик үк кагылмаган бу автор да җиң сызганып кисәк кенә «милли идея» эзли башлаган Автор милләт тормышының күп өлкәләрендә хәлнен гаять аянычлы, фаҗигале икәнен әйтә дә. эшне гагы шул «милли идея»гә китереп тери «Милли идея булмаса. милләт бетә. сүнә, зәгыифыәнә. хәлсезләнә, үлә», ди ул. Моны бәндә әйтә, ә шул мескен бәндәне дә. милләтләрне дә. дөньянын үзен дә барлыкка китергән, тоткан һәм теләгән вакытында юкка чыгара алган Аллаһы Тәгалә бөтенләй икенче төрле әйтә «Ий кешеләр! Әгәр Аллаһ теләсә, сезне гөнаһларыгыз сәбәпле бөтен нәселегез белән һәлак итен, юк кылыр да. сезнен урыныгызга үзенә итәгать игә торган кавемне китерер. Аллаһ бу эшне эшләргә каднр булды». («Хатыннар су/юсе», 133аять.) «Әгәр Аллаһ теләсә. Аңа итәгатъ итмәгәнегез өчен сезне юк игәрдә, сезнен урыныгызга үзе теләгән затларны хуҗа кылыр, үзегезне башка кавем балаларыннан бар нгкән кебек» («Терлек» сүрәсе. 133 аять) • һәрбер өммәт нсн билгеләнгән әжале бар, әгәр аларга әҗәлләре килсә, бер сәгать иргә килмәс һәм бер сәгатькә кичекмәс» («Әгьраф» сүрәсе. 34 аять ) Милли рух Нерсө СОН ул—МИЛЛИ рух? Нигә бүгенге татар зыялылары, котылу юлын бары тик милли рухта гына күрәләр, милли рухтан да югарырак. көчлерәк, чистарак н л а һ н рух барлыгын күреп бетермиләр ’ Нигә милләтне коткарып калуда әзер ярдәмнән-Аллаһ ярдәменнән файдаланырга теләмиләр? Коръән--бөтен кешелек дөньясын тәрбияләр өчен, дөрос юлга ЧЫГ ару өчен, кот карып калу өчен җибәрелгән бердәнбер күрсәтмә, ин гадел сүз- Аллаһ сүзе бит югыйсә Бүген һәр бәндә милләтне коткарып калырга күрсәтмә бирә, һәр милләт үзенен милли рухына, миллилегенә таянып. исән калмакчы була, һәм үзара сугышып, фотнөлөшеп. җәһәннәм упкынына якынлашып килә Димәк, кешегә кеше булып калу өчен. милләтләргә милләт булып дәрес яшәү өчен милли рух кына житми икән әле. ин беренче. Аллаһыдан килгән ИМАНны сакларга кирәк икән, бөтен тормышыңны Коръән нигезендә, Коръән гыйлеме буенча көйләргә кирәк икән... Алыйк авыл халкын. Боларда милли рух юк, дип бүген беребез дә әйтә алмый. Авыл халкы бөтенләе белән татарча сөйләшә, булдыра алганча, татарча киенә, милли татар ризыгы— бәлеш-коймак ашый, татарча бер генә концерт, бер генә спектакльне дә калдырмый карап бара.. Асыл сыйфатлары да бар— эшчән, ярдәмчел, сабыр. Әмма шушы татарча сөйләшкән, татарча яшәгән эшчән авыл ире үлгәнен-калганын белмичә эчә, татарча өздереп җырлаган. моңлы, уңган тагар хатыны ире өстеннән йөри, зина кыла... Хәер, болар татар авыллары өчен инде гадәти бозыклыклар, бу хәлләргә хәзер беркем шаккатмый, чөнки милли авылларыбызга азгынлыкның гомердә булмаганнары үтеп керде. Татар авылларында да хәзер гомосексуализм (ирләрнең бер-берләре белән зина кылуы), хайваннар белән яшәү, зират өсләрендә зина кылу, наркоманлык һәм төркем белән зина кылу кебек ата-баба белмәгән азгынлыклар бар. Авылларда берберләрен үтерүчеләр, үз-үзләренә кул салучылар, асылынып үлүчеләр коточкыч рәвештә арта бара... Болар барысы да татарлар бит... Бүген һәр авылда диярлек хан сараедай мәчетләр бар, әмма алар буш тора Чөнки бәндәнең күңеле буш. жаны буш. андагы иман нуры инде сүнеп бара. Милли мәсләк эзләгәндә, менә шундый татарларны да истә тотарга кирәк. Бүгенге авыл халкы, хәтта яхшы исәптә йөргәне дә, Аллаһны гадәт буенча гына искә ала, әмма мен төрле сәбәп табып, дин тотмыйча гына яшәп ята. Анда дөньяның терәге—аракы, «каты валюта»— аракы, бөтен эшне эшләтүче—аракы, татар тормышының, татар авылының төп символы—аракы Кунак килсә— аракы, кайгы килсә—аракы, шатлык килсә—аракы, бала туса—аракы, туйлар җитсә—аракы Милли мәсләк эзләүчеләрнең үзләренең дә кулларында еш кына —аракы Зур жыеннарда жыелып утыручылар бу халыкка нәрсә дип мөрәҗәгать итәрләр иде икән? Исерек милләткә, айнып дөньяга карар өчен нинди мәсләк, нинди концепцияләр кирәк? Эзләмәгез, бәндәнен әле бу афәткә каршы да чара таба алганы юк. эчкән кешенен эчүдән туктаганы, котыла алганы юк. әгәр Аллаһы теләмәсә. әгәр бәндә Аллаһы таләп иткәнчә яши башламаса... •Аларга бу газап шул сәбәпледер: Аллаһ бер кавемгә биргән нигъмәтен үзгәртми, ул кавем үзләрен үзгәрткәнгә чаклы» («Табыш» сүрәсе. 53 аять ) Авыл җирендә яхшысы да. яманы да күз алдында булса, шәһәр җирләрендә милләтнең фаҗигасе тимер ишекләр артында бара. Бигрәк тә. шушындый зур җыеннар үтә торган Чаллы кебек эшчеләр шәһәрендә Эшсезләр шәһәрендә Нигездә, авыллардан күчеп килгән, белем ягы уртача булган, гомер буе заводта майга батып кара эштә эшләгән, ярты гомерен коммуналкаларда күршеләр белән торып уздырган бу татар гаиләләре, бу татар ирләре бүген күбесе эшсез Боларнын күбесе, өйләрендә бикләнеп, хатыннары тапкан сонгы акчаларына, хурлыктан һәм чарасызлыктан кара эчү белән эчә башлады Мондый өйләрдә балаларның тормышы—җәһәннәм. Нәтижәдә. күп очракта, йә баланын да эчә башлавы белән, йә үтерешүҗинаятьләр белән, йә баланын урам кочагына ташлануы белән тәмамлана. Болай эчмәгәннәрендә дә көн саен бер проблема, хәсрәт, гауга, адәм баласына ялгызы гына хәл итәргә бик авыр булган мәсьәләләр. Бу татарларга бүген эш кирәк, балаларын төрмәләрдән һәм империя армиясеннән йолып алып калырга кирәк, укып бетергәч, тамак туярлык урынга булса ла урнаштырырга кирәк Чаллы жыснынын эшмәкәрләргә булган мөрәҗәгатен укып, мин еларга да, көләргә дә белмәдем. Имеш, әйдәгез, эш урыннарында татарча сөйләшик, татар булыйк! Бүген, йөзәрләгән, меңәрләгән татарлар, кыскартылып, эштән чыгарылып ташланганда, башка төрлерәк тә мөрәҗәгать кирәк иде бит. интеллигент иптәшләр! «Татар җитәкчеләре, татар байлары, кул астыгызда эшләүче милләттәшләрегезгә карата гадел булыгыз, эшләгәннәре өчен вакытында һәм гадел итеп түләгез, мондый авыр заманнарда, аларны эшсез калдырып, урамнарга куып чыгармагыз, кяферләрнен ишек төпләрендә йөрергә мәҗбүр итмәгез, бер-берегезне ташламагыз, татарлар!» дип мөрәҗәгать итәргә дә мөмкин иде һәм кирәк иде! Милли яшәешне бары тик татарча сөйләшүгә генә кайтарып калдыру, ул— мәсьәләне бик тар аңлау, тирәнгәрәк төшеп торырга теләмәү, милләт тормышындагы авыр һәм фаҗигале якларны күрмәскә тырышу Милли яшәешнең нигезендә гаделлек ятарга тиеш. Ә гаделлекнең ачкычы— Коръәндә, милләтнең сакланып калу юлы—Коръәндә. Бу сорауларга башка җирдән җавап эзләмәгез, барыбер таба алмассыз, тапсагыз да. ул җаваплар вакытлы гына булыр, ялгыш булыр. «Коръәнне куеп кая барасыз? Аллаһ китабын ташлап, Аллаһ җәннәтенә ничек барасыз?» («Чорналу» сүрәсе. 26 аять.) Күргәнебезчә, бала тәрбияләүне ата-ананын. тәрбиячеләрнең үхләрен тәрбияләүдән башларга кирәк икән Һәм «татар булыйк» дигән бер яклы, бер күзәнәкле өндәмә белән генә түгел, ә шушы татар гаиләләренә мөселман рухы, ислам динен кертү өчен тырышырга. ДИНИ ТӘРБИЯНЕ КЕМ БИРЕР?1б9 көрәшергә кирәк. Югыйсә, күз алдыбызда без милләтебезне югалтып барабыз Дөньядагы шушы хәтле бозыклыкка, пычраклыкка, явьгзлыкка каршы татар булып кына көрәшеп булмый, бу бозыклыкларны. бу явызлыкларны бары тик Аллаһы ярдәме белән. Анын юлында булсан гына жинәргә мөмкин Әгәр татарнын зыялылары һаман шушы хакыйкатьне аңламыйлар икән, милләтнең череп юкка чыгуына алар үзләре үк шаһит булырга мөмкиннәр. Бүген татар ирен коткарып калу бик авыр булачак. Статистик мәгълүматлардан күренгәнчә, үзүзләренә кул салучыларның, йөрәк һәм башка кисәк үлем белән чагыштырмача яшьтән үлүчеләрнең 80-90 проценты—ир-атлар икән Җинаять юлында үлүчеләрнең, төрмәләрдә утыручыларның да күбесе ир-атлар Эчкече, наркоманнарның да 90 проценты— ир-атлар. Бу—безнең милләтнең дә ир-атлары, кемнәрнеңдер уллары, аталары, туганнары бер татарлык кына бу бәндәләрне коткарып калу өчен житәрме? Эчкән иренен жәбер- золымыннан гарык булган, юлдан язып барган улын эхтәп төннәр йокламаган анага -милли рух» даруы тоттырып кына, аны бу бәла-казалардан коткарып алып буламы? Нигә әле баласы итәгендә чагында ук без бу ананы Аллаһы Тәгалә кушканча яшәргә чакырмыйбыз, шуңа өйрәтмибез? Нигә әйтелергә тиешле иң мөһим сүзне—б алаларыбызны ислам дине нигезендә тәрбиялик, дигән сүзне бүген әйтмибез, шушы зур жыеннарда әйтмибез9 Иртәгә бу ана өчен дә, бу бала өчен дә. бу милләт өчен дә инде сон булырга мөмкин бит"! Әгәр гаиләдә ата-ана дини булса, алар балаларына дини тәрбия бирүне төп максат итеп куялар, ягъни, иң беренче эш итеп балаларын Аллаһны танырга өйрәтәләр, бу лөньянын безгә Аллаһнын бер бүләге икәнлеген, дөньяга да. безнең гомерләребезгә дә Аллаһ хужа икәнлеген, безнең бу дөньяда зур сынау— Аллаһ сынавы үтүебезне балаларына яшьтән үк аңлаталар. Андый бала бу нигъмәтләрнең барысы өчен дә Раббысына рәхмәтле булып үсә. шөкерана итә белә, кайгы хәсрәтләрне зур сабырлык белән үткәреп жибәрә белә, бары тик Аллаһнын гына колы була. Аллаһнын бәддогасыннан курку аны начарлык һәм бозыклыклар эшләүдән һәрвакыт тыеп тора. Балага менә шушындый дини тәрбия, дини гыйлем бирү— ата-ананын ин зур бурычы Менә шушылай тәрбияләнгән һәм Аллаһы Тәгалә кушканча яшәүче бала—ата-ананын картлык көннәрендә жан тынычлыгы, таянычы, ярдәмчесе Баланын ата-анага мөнәсәбәте, «шарны тәрбия итүе дә Аллаһы Тәгалә кушканча булачак «Без кеше затына ата вә анага изгелек итәргә әмер бирдек». (• Үрмәкүч* сүрәсе. 8 аять) •Аллаһ хөкем итте вә әмер бирде, фәкать Аллаһугя гына гыйбадәт кылырга һәм ата- анага изгелек итәргә. Әгәр син исән чакта аларнын берсе яки икесе дә картлыкка ирешсәләр, син аларга «уф»та димә, вә каһәрләмә, кәефләрен җибәрмә, бәлки аларга һәрвакыт йомшак вә мөлаем сүзләр сөйлә!» («Ягькуб балалары» сүрәсе. 23 аять) Аллаһы Тәгалә кешеләргә картайган ата-аналарын карауны, аларга изгелек итүне әмер итеп әйтә. Әгәр без бүген ислам дине буенча яшәсәк, картлар йортлары да. ятимнәр, балалар йортлары да булмас иде Аллаһ әмерен үтәмәгән тагар баласы ата-анасын. башкаларны тыңлар, бүгеннән рәхим -шәфкатькә кайтыр дип әйтеп буламы? Яшьлектә балаңа нинди тәрбия бирсәң, картлыгыңда шуны кайтарып аласын... Ата-анадан дини тәрбия күрмичә, җәмгыятьтә дини кешеләргә очрап, дин тота башлаган балалар да бар Менә монда тагын бер проблема килеп туа Өйдә ата-ана әле диннән ерак, өстәлдә аракы да тора, кунакларда җыела. жыр-му зыка яңгырап тора, намаз юк. чарам хәләлне аеру юк. дин юк Ә бала инде дин юлында Аллаһыга чын күңелдән ышанган. Ул кушканча яшәргә омтылган, намазларын вакытында укыган, ураза тотын бу бала өчен ата- ананын дин тотмавы ничек авыр тәэсир иткәнен аңласагыз иде сез" Чиста, саф бала инде Бөек Хакыйкатькә барып житкән. зәгыйфь куллары белән Аллаһынын нурына ябышкан, ә анын газиз ата-анасы һаман жырлый-бии, кәеф-сафа кора, дөнья артыннан куа. лөньянын бар мәгънәсен ашап-эчүдә һәм г иптереп яшәп калуда гына күрә Болар, бала күз алдында, үз аяклары белән җәһәннәмгә баралар. Бала бу һәлакәтне анлый бит. мондый тормышның ялгыш икәнен күрә, чөнки ул инде дин юлында, анын инде күңел күзләре ачык, ул адашып калган ата-анасы өчен өзгәләнә, дингә өндәп карый, жавап булмагач, йомыла, үзенә китә. Баласының тамагын туйдыруны гына максат итеп куйган ата-ана бу нарасыйга да. үчләренә дә ннберенче чнрагга. жан азыгы-иман нуры кирәклеген башларына да китермиләр Шуны беркайчан да онытмыйк 10-П яшытек балаларның әле барысы ла диярлек Аллага ышана, аларга вакытыңда кул суза, бергә-берго шушы изге юлдан—.Аллаһ югыннан атлап китәргә генә кирәк Югыйсә, үсә тешкәч, ул балаларның җанына хужа булырга теләүчеләр габылачак. ата-ана сузмаган кулны шайтан сузачак, һәм алга таба бу бала ата-ана башына бәла булып әверелергә мөмкин Әгәр һәр гаилә берәр генә дини, тертипле бала тәрбияләп үстерсә дә. без инде күнгән җир йөзендә җәннәт төзи алган булыр идек Бер генә мөселман батасы тәрбияләп үстерсәк тә Күреп торабыз—бүген татар гаиләләре әле хакыйкый диннән шактый ерак Мәктәпләребезгә дә дин кертелми—чөнки дин дәүләттән аерылган Урамнарыбыз һәм шәһәрләребез азгынлык һәм жинаятьоясы Дөньяга якты өмет белән туган бала кайлардан. кемнәрдән алсын ул дини тәрбияне? Аны. кулыннан җитәкләп. кем дөрес юлга алып чыгар9 Анын бу дөньяда ялгыз түгел икәнлеген, галәм киңлекләреннән карап һәм күзәтеп торучы Раббысы-яклаучысы барлыгын, бәхетле булу өчен Ул кушканча яшәргә кирәклеген кемнәр аңлатыр бу нарасый балага9 ' Дөньяның яктылыгын, матурлыгын, тормышмын искиткеч гүзәл бер бүләк икәнлеген аңлап, шуңа куанып өлгерерме ул, яки бары каралыкта гына кайнап, кыйналып һәм каргалып, бары тик явызлык күреп һәм үзе лә явызланып, күңелеңдәге изгелек орлыклары ачылмаган да килеш юкка чыгып, бәхетсез булып бу дөньядан китеп барырмы9 Вакытында дөрес юлны күрсәтмәгән өчен атааналарына. мөгаллимнәренә, милләттәшләренә рәнжеп тагы бер татар дөнья белән хушлашырмы9 Бүген балага, татар баласына ярдәм кирәк. Бүген кешегә ярдәм кирәк. Рухи ярдәм, дөрес сүз кирәк, дөрес юл күрсәтү—дөрес дин кирәк. Кемнәр бирә моны балага? Тәрбияне кемнән башлыйк— тәрбиячеләрдәнме. тәрбияләнүчеләрдәнме9 Дөрес, милли мәктәпләребез бүген балаларга булдыра алганча дөньяви гыйлем бирергә тырышалар, аларга шунын өчен дә зур рәхмәт Әмма бу милли мәктәпләребез лә безнең үзебезнеке түгел бит Безнен балаларыбыз, тәржемә дәреслекләр аша, кяфер идеологиясен аңнарына сеңдерәләр, бары тик, элеккедән аермалы буларак, бу эш татар телендә алып барыла Бу мәктәпләр—Россия дәүләтенеке, алар Россия законнары нигезендә эшлиләр, Россия кайчан тели—шунда аларны яба ала. идеологиясен үзгәртә ала Без моны үз башыбыздан кичердек бит инде. Шуна күрә, аз гына булса ла форсат булганда, без милли мәктәпләрне дин өчен, милләт өчен, дәүләт өчен көрәшчеләр әзерләүгә файдаланып калырга тиешбез. Милли рух ул татарча сөйләшү, татарча жырлау-бию генә түгел, милли рух ул—шушы милләтен, динең, илең өчен жиһад утларына да керерлек итеп яшь буынны тәрбияләү. Ватанлы, жирле, телле, динле булырга теләгән һәр милләт ин беренче эш итеп көрәшчеләр хәзерли. Н и кызганыч. Чаллы жыенында кабул ителгән мөрәҗәгатьләрдә ни дәүләт бәйсезлеге, ни милли азатлык өчен көрәш турында ник бер сүз булсын! Әйтерсең лә, безнен инде үз мөстәкыйль дәүләтебез бар, әйтерсең, менә бу милләтчеләр ачтырып биргән татар мәктәпләре дә мәнгелек булачак, инде хәзер көрәшеп тормасаң да була икән, бары тик татарча сөйләшергә генә кирәк һәм Россия барысын да алдыбызга китереп салачак икән' Никадәр беркатлылык, никадәр реаль тормыштан аерылу, никадәр саташу! Бүген балаларны татар телендә чукындыру, иманнарыннан яздыру эше алып барыла, сезнен һәм безнең күз алдында, телевизор экраннарыннан, радиодан. Мәскәү язган мәктәп дәреслекләреннән бала күңеленә шовинизм белән кушылган фашизм юшкыны тутырыла, чит диннәр, чит мәсләкләр, чит гадәтләр сеңдерелә. Бүген мәктәпләрдәге һәр татар укытучысы моны яхшы айларга, милләт, дин, дәүләт өчен көрәшчеләр сафына басарга, көрәшчеләр әзерләргә тиеш Безнен башка юлыбыз, башка мөмкинлекләребез юк Менә шушындый вакытта укытучыларның Аллаһ гыйлеме белән коралланган кодрәтле, какшамас булулары, ислам динен белүләре, аны кеше тәрбияләүдә, көрәшче тәрбияләүдә дөрес итеп файдалана белүләре ничек кирәк! Коръәндә бит милләтне саклап калу юллары да. илле, дәүләтле булу өчен нәрсә эшләргә кирәклеге дә, адәми затны ничек Аллаһ кушканча көчле, шәфкатьле, сәламәт итеп тәрбияләү турында да—барысы да бәйнә-бәйнә әйтеп бирелгән. Бүген балалар каршына килеп баскан һәр укытучы аларга Аллаһ гыйлемен тапшыручы, илтеп бирүче булырга тиеш Безнен бу эшне эшли алырлык башка оешкан көчебез юк. Әмма балаларны ислам дине нигезендә тәрбияләүне гарәп әлифбасын белүгә генә кайтарып калдырырга ярамый. Ислам дине ул хәреф тану гына түгел, ул—синен бөтен яшәү рәвешен, дөньяны кабул итүен, дөньяга бәяң. Ислам лине ул—бөтен уйларыңны, гамәлләреңне Аллаһ кушканча тәртипкә салу һәм яшәү. Коръән буенча белгәннәреңне үз тормышында куллану һәм бу тәҗрибәне башкаларга да җиткерү. Мәктәпләрдә һәр укытучы үз фәне буенча бу илаһи гыйлемне балаларга җиткерә алыр иде. Өстәмә материаллар, күргәзмә әсбаплар эзләп әллә кайларга барып җитәргә кирәкми, татар телендәге «Коръән тәфсире»н укып карасагыз да, бик күп сорауларга җавап табарга мөмкин. Хәзер дини китаплар бик күп. кайсы телдә телисен—гарәпчәме, татарчамы, төрекчәме, урысчамы—файдалан гына. Аллаһы гыйлеме татар мәктәпләренә һәр укытучы белән, һәр фән белән керергә тиеш Әйтик, тарих фәнен бүгеннән Коръән аятьләре белән ачыклап. Аллаһынын бу хәлләр турында алдан ук кисәтүен әйтеп, кавемнәрнең, илләрнең, дәүләтләрнең, хәтта цивилизацияләрнең юкка чыгу тарихларын Коръән белән дәлилләп, аңлата-укыта башларга мөмкин. Үзе лә дини булган хак мөселман укытучысы шулай эшләр иде дә. Хәтта кяферләр язган тарихны да, /Аллаһынын гыйлеме белән коралланып, үзебезгә кирәк якка дәлилләп күрсәтергә була. Татар балаларын милләт ечен. дин. дәүләт өчен көрәшкә әзерләү мәйданы—нәкъ менә тарих дәресләрендә, мөмкинлекләр, дәлилләр, мөгаллимнәр кулында, шушы форсаттан оста һәм нәтижәле итеп файдалана белергә генә кирәк Тарих дәреслеге белән бергә «Коръән тәфсире«н генә файдаланса да. укытучы үзе өчен дә. балалар өчен дә дөньяны өр-янадан ачар иде •Үткән өммәтләрдән күпме өммәтне Без һәлак иттек, алар исә һәлакәт килгәндә кычкырдылар, ялвардылар, аларга ошбу вакыт к отылма к. качмак вакыты түгелдер, диелде» (•Сад* сүрже, 3 аять.) «Бу кяферләрнен сыйфаты-фиргавен кавеме вә боларлан әвәлге кавемнәр кебекләр, ул кавемнәр Аллаһунын аятьләренә ышанмадылар. .Аллаһ аларны гөнаһлары өчен газап белән топы. Тәхкыйк, Аллаһу Тәгалә куәте вә үч алуда каты газаплыдыр» («Табыш» сүрәсе. 52 аять) Бүгенге балаларга мәктәпләрдә суны—уттан, атомны—атомнан аерып алырга өйрәтәләр. әмма хакны—ялганнан, хәрамны—хәләлдән аерырга өйрәтә алмыйлар. чөнки анын өчен Аллаһнын гыйлемен белергә кирәк Коръән адәм баласын көферлектән. хәрамнан. зинадан, эчкечелектән, отышлы уеннардан, азгынлыктан тыя, гадел булырга, ихлас, саф күнел белән яшәргә өнди. Аллаһтан башка бер заттан да курыкмаска, кыю булырга, һәр изге эштә җинеп чыгарга өйрәтә. Шушыларны белмичә, ничек тормышка аяк басарга мөмкин'1 ' Әдәбият, биология, астрономия, география, химия, физика, анотомня. психология укытучыларына да Коръән иксез-чиксез гыйлем, нигъмәт, файда бирер иде Бу фәннәрнен күбесенен үзәгендә кеше тора, тереклек дөньясы тора, безне чорнап алган галәм тора Ул чагында урга мәктәпне тәмамлаучылар һаман «кеше маймылдан килеп чыккан» дип алданып йөрмәсләр иле, бу табигать, ай һәм йолдызлар үзеннән-үзе барлыкка килгән, димәсләр иде Боларнын барысын ла барлыкка китерүче һәм саклап торучы Аллаһы Тәгалә икәнлеген мәктәптән үк белеп чыгарлар иде Ата- аналарнын күнел сизгерлегенә таянып әйткән «Аллаһ бар ул. балам», дигән сүзләрне мәктәп кулында булган фән ачкычлары аша дәлилләп, һәр татар баласына бу Бөек Хакыйкатьне аңлатып чыгарыр иде •Ул тетрәмәсен өчен жир өстенә мәхкәм тауларны ыргытты вә сезгә елгалар бар кылды, жирлә һәм диндә юллар бар итте, шаять Аллаһ күрсәткән туры юлдан китәрсез». (•Умарта кортлары* сурже. 15 аять) Коръәндә йолдызларның, ай, кояшларның гөзелеш-тормышыннан алып, табигатьтәге һәр күренеш—искән җилләрдән алып яшен яшьнәү галәмәтләренә кадәр—барысы да тасвирланган, аңлатылган Елга-суларнын хикмәте, көн вә төннәр алышынуы сәбәпләренә хәтле әйтелгән Коръәндә кеше күнелснен иң тирән яшерелгән сыйфатларына хәтле әйтелә, нәрсәнсн яхшы, нәрсәнен начар икәнлеге кисәтелгән, әйтелгән Боларнын барысы хакында да бала күнеленә яшьтән салып калдырырга кирәк, ул Аллаһнын кодрәтен, мәрхәмәтен кечкенәдән анлап-тоеп үссен. Аллаһнын җәзасыннан курыксын, нәфесен тыярга өйрәнсен, яхшы белән яманны үзе аера белсен, көферлектән саклансын •Корьән кешегә файдалы һәм зарарлы нәрсәләрнен һәммәсен сөйлидер» (‘Чытты* сурже, П аять ) •Ул—Аллаһ сезгә күрсәтәдер һәм сөйләп белдерәдер, һәм дөньянын бөтен хәле белән Үзенен бер генә икәнлеген исбат итәдер» (‘Чорналу» сүрже. 13 аять ) Күпчелек татар зыялылары кебек, мин дә үз милләтемне яратахз кызганам, анын бәхетле булуын, бай булуын, сәламәт нәсел калдыруын, гыйлемле кавем булуын телим Әмма кеше булу өчен, милләт булып сакланып калу өчен бу саналганнарның гына жнтмәгәнлеген дә белом, мин боларнын барысыннан ла югарырак алтын таҗ урынына ИМАНЛЫ БУЛУ сүзләрен язып куяр идем, гагарнын. татар халкынын. ин беренче чиратта, иманлы булып Аллаһы Тәгалә кушканча яшәззен теләр идем -Татар булыйк», дигән сүсләрне әйткәндә һичшиксез «Мөселман булыйк», дип го өстәр илем, «милли рух» янәшәсенә .дини рух« сүзен лә я зып куяр идем Бсзнсн милләт икс канатлы кош кебек - милли һәм дини рух тнгезбу тганда көчле булганда гына аны бу упкыннан чыгарып, ү з биеклегенә күгәреп булачак Сынар канат милли рух белән генә милләт ерак китә алмас, чөнки мона Аъзаһы Тәгаләнең рөхсәте юк «Аллаһ ничек хак юлга күндерсен, иман кигергәннән сөм кяфер булгаи шеше?» (вГимран» сүрже. S6 аять) Әгәр без. татар балалары, бүгеннән бер гаилә, бер өммәт булып, бер беребезгә ярдәм ләшеп. Корьән ку шканча яши башлыйбы з икән, бу дөньяда безне жинүче бу ямаячак Моны да Аялаһы Тәгалә вәгъдә итә: •Әгәр Аллаһ сезгә ярдәм итсә, сезне жинүче булмас». <*Гимран* сүрже. 1Ы)аять ) Димәк, гөрбияне дә үзебездән башлыйк, кулга Коръән тотып башлыйк Чаллы. 1999. август