Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ӘЙЛӘНӘ сәхнә...»

йе, әйләнә1 Мәшһүр шагыйребезнен кырыс сәхнә дөньясына багышланган мәгълүм шигырендәгечә—«сибелеп кала еллар, язмышлар, режиссерлар, геройлар» һәм бу аяусыз хәрәкәтне беркем туктаталмый. Яшәеш кануннары, чал галәм үзе дә шулай корылган Ә бит сәхнәне «әйләндерүчеләр" алкыш һәм чәчәк арасында яши, дип әйтүчеләр бик күп Алай ук түгел икән шул Талчыгып, тетрәп, кимсенеп тә яшәргә туры килә бу олы сәхнәле йортта Карт артист Фуат Халитов без— яшьләрне: «Театр әле сөяр, әле чөяр, әле килегә дә салып төяр’«—дип кисәтә иде Чыннан да, театр доньясында инде угыз алты ел гомер уздырдым, әнә шул әйтелгәннәр бары да күз алдымда була торды Сәнгать корбаннар сорый, дигән гыйбарәне халык арасында көлебрәк телгә алсалар да. тормышта ул сәхнә кешесе каршына бөтен кырыслыгы белән килеп баса Режиссер (сонрак халык депутаты булып та танылды) Дамир (Раид) Сиражиевка да сәхнә бик күп сынаулар алып килде һәммә нәрсәгә күнә торган кеше булмады ул Шунадыр. анын турында сүз чыкканда “Фәрештә түгел!» дип әйтүләрен дә еш ишеттем Инде сонга калып булса да «Ә кем фәрештә сон?»— дип сорыйсы килә. Ходай тарафыннан ун кешегә җитәрлек итеп бирелгән таланты Дамир жанын мизгел дә тынычлыкта калдырмый иде кебек. Сәхнә имгәтеп ташлаган жаннарын кемнәрдер шәраб белән юганда, гайбәт сатып юанганда, Дамир юанычны (аеруча ижатынын тәүге елларында) тау тау хезмәт арасыннан эзләп таба килде Яшь аермабыз алты-жиле еллап булса да. сүзләребез беренче очрашуда ук килеште Дамир Казан театр училешысында Марсель Сәлимжанов курсын тәмамлагач аны Камал театрында калдырмадылар, күчмәгә җибәрделәр Әнә шунда Рәфкать Бикчантаев безне «Хөрмәне бушлай бирмиләр» дигән яна куела башлаган спектакленә алды. 1974 елнын март ае иде ул Дамир бездә ярты ел гына эшләсә дә без аралашырга өлгердек Сонрак бу хакта сүз чыгып, ничек алай ансат якынаеп киттек икән дигәч (чөнки театр һәм тормыш килесе мине шактый төеп, һәркемгә дә шикләнеп карарга өйрәткән иде). Дамир «Син квартирыннан куылган театр җыештыручылары чиләк, чүпрәк, себерке куя торган салкын почмакта яшисен, шулай да горур кыланасын, бер машина китабын бар, менә чын кеше шулай булырга тиеш1 дип уйладым да, үз күреп сөйләшә башладым»—диде Шул елнын сентябрь аенда Дамир Г Камал театрына яктыртучы-электрик сыйфатында барып керде Артистлар хәтерлиләрдер, Дамир бельэтажда!ы ложаларга урнашкан прожектор утларын сәхнәгә турылап утырды һәм әйтергә кирәк, ул бу эшне ин зур осталар кебек башкара иде Минем өчен бу ике факт тирән мәгънәгә ия Ьары романтик рухлы, театрга жаны-тэне белән гашыйк кеше генә артист булып укып чыкса да, яраткан театрыңда калу өчен таныш булмаган электрик эшен эшләргә дә ризалаша Миндәй бомж хәлендә йөрүче белән да бары Дамир гына дуслаша алды Кин күнелле икәне, йөрәген һәркемгә төбенәчә каерып ача алуы да соңыннан күп тапкырлар расланды 1975 ел икебезне лэ Мэскәүгә—ГИТИСка ктгтерде Менә бу урынла, дөреслек тулы булсын өчен, шуны өстәп куям Дамирны Камал театрына артист итеп алмаган Марсель Сәлимжанов Дамирга үз кочен режиссура өлкәсендә сынап карарга кинэш иткән һәм Мәскәүгә барып. ГИТИСнын жзггакчелэ()е белән дә сөйләшеп кайткан икән Юкса, түбәтәйле һәм рухы белән дә татар булган егеткә ничек кенә талантлы булса да. Ә анда алынулары икеле иде Шулай итеп, аны режиссерлар әзерли торган факультетка, ә мине Югары режиссерлар курсына алдылар Дамир укуын миннән атна-ун конгә алдарак башлаган иде Әмма аны бөтен Трифоновка (без яшәгән студентлар тулай торагы) белә иде инде Төнге өчтә (ул гомергә шулай булып калды) минем ишекне шакып ачтырды да тулай торакнын бишенче катындагы бер бүлмәгә алып менде Бүлмә тулы кеше иде азиялылар. африкалылар, көнбатыш илләрдән килгән студентлар Сүз. бәхәс Дамир доньянын шул төрле кыйтгаларыннан җыелган яшьләр арасында да үз кешегә әверелергә өлгергән иде Уку чоры безнен икебез очен дә бик кадерле истәлекләр калдырды Дөрес, мин Мэскәүдэ бер генә ел укып, калган өлешен Ленинградның Товстоногов театрында тәмамласам да. без әле Дамир белән вакыт булган саен Мәскәүнен дөньякүләм танылган режиссерлары Эфрос. Любимов. Захаров репетицияләрен һәм аларнын атаклы спектакльләрен карарга өлгердек Балтик буеннан килгән «Ванемуйне» театрының төрле жанрдагы эшләре дә. Шота Руставели театрыңда Роберт Стуруа куйган -Кваркварэ» һәм “Кавказский меловой крупны да безгә нык тәэсир итте. Шушыларны язганда нишләптер хәтергә ике поляк егетенең Дамирга магнитофонны ватып биргәнсең, дип шүрли-шүрли бәйләнүләре дә искә килеп төште Дамир читкә китүгә үк алар аны үзара «Чынгыз хан» дип атадылар Минем Марсель Сәлимжановны да шулай дигәннәрен ишеткәнем бар. Качалов театрының элеккеге режиссеры Портнов аны Малый Бронный театрының әдәби бүлек мөдиренә әйткән иде. Бу инде башка милләт кешеләренең татарга, анын көчле рухлы шәхесләренә бирә торган «мактау» сүзләредер, күрәсен ГИТИСнын сонгы курсында укыганда. /Замир Казанга диплом спектакле куярга кайтып төште һәм бик күпләрнең игътибарын яулап алды Дамирнын режиссерлыкка укып йөрүе дә. дүртенче курста укыганда ук Джагирханян кебек артистлар белән Чехов хикәяләре буенча куелган ■Рассказы о любви» фильмында Татарны уйнавы да. кием-салымы һәм үзенен тышкы кыяфәтен нечкә зәвык белән төрлеләндереп торуы да. хәтта жилкэ аша асып йөрткән фотокамера сумкасына хәтле һәммәсе дә анын гадэти шәхес булмавы хакында сөйли иде кебек Ә бит чыннан да. ул инде без белгән элекке шыксыз үрдәк бәбкәсе түгел, э чын аккош булып житкэн өметле талант иде Дамирнын дүртенче курста укыганда ук С. Пвиллинг исемендәге Чиләбе театрында өч спектакль куюын да сирәк кеше белә В Распутин әсәре буенча куелган беренче спектакле «Деньги для Марии»ны Дамир театрнын баш режиссеры Ю Орлов белән бергәләп куя Шуннан инде яшь режиссерга Арбузовның ■■Жестокие игры- драмасын ышанып тапшыралар Бу эше уныш казангач, үзенә генә икенче спектакльне дә куярга рөхсәт итәләр Анысы Горькийнын «Последние» әсәре Әлбәттә, әлеге спектакльләрнең афишалары ГИТИСта күренгәч, гомер булмаган бу күренештән барысы да телсез калалар. Инде кабат 1979 елнын декабренә кайтабыз Нәкъ шул чорда театр училишесынын өченче курсы студентлары, актерлык осталыгына укытучы Празат абыйлары укьпу эшеннән читләшүе сәбәпле, остазсыз калды Дамир әлеге курсның икенче остазы Ш Әсфәндиярова белән бергәләп, аларны укытырга алынды X. Төхфэтулла. Р Хайруллина. Ф Ситдыйк. Р һәм Н Юкачевлар укыган бу талантлы курс шәкертләрен шундук үзенеке итеп танып өлгерде Әле дә алар шул чорны, төнге дүрткә кадәр репетиция ясап, хәтта берничә ай буе шул училишенын аудиториясендә кунып йөргәннәренә чаклы сагынып искә алалар. Шул курсны тәмамлап. Камал театрына алынган М Ибраһим. Р Закиржанова “Анын дәресләре шулчаклы кызыклы үтә. күнелне шулчаклы баета иде. без аларны сусап көтеп ала идек»—дип. мина шуларны тагын бер кат расладылар Аннары “Студентның тук чагына караганда, ач чаклары күбрәк. Х1амир Равилович шуны сизгән кебек бик еш кына үз акчасына ризык китертә торган иде. Акчасын беркайчан да жәлләмәде Ә бит 22 кешене бер сыйларга була, ике. әмма даими рәвештә ашату өчен Дамир булу кирәк —дип тә куйдылар 1980 елнын 9 декабрендә без Г Шамуков белән шушы курснын диплом эше—Брехтнын «Добрый человек из Сычуана- спектаклен карарга килдек. Аудиториянең залы шыплап тулганга, икебезгә бирелгән бер урынны бүлешеп утырдык Дамир әле Казанда берни эшләргә өлгермәсә дә анын шәхесе театр сөючеләр күңелендә зур кызыксыну уяткан иде инде Хәер, эшләргә өлгермәде, дип әйтеп нык ялгыштым Шул елнын май аеңда күпне күргән Казан тамашачыларын кыргыз язучысы Map Байжиевнын «Кияү белән каләш»е—Дамирнын диплом яклау спектакле тан калдырды Фуат Хәлитов шушы беренче эше белән үк аны «үз эшенен чын художнигы», дип атады Кыю булуын, артист күнелен бик тиз яулап, дөрләтеп җибәрүен режиссер ижаты өчен бик кирәкле, әмма күпләр яши-яши генә үзләштерә алган «производство» белән бәйле барлык жепләрне дә үз кулына туплап тота белүен дә өстәде, һәм. әлбәттә. Дамир слекгакленен төп әһәмияте—артистлар яна яклары белән ачылды.—лиле Шуна охшаган сүзләрне икенче СССР халык артисты Габдулла Шамуковтан да ишеттем -Күрдеңме — диде Габдулла абый, студентларның әлеге -Добрый человек из Сычуана-сын карагач.— Дамир тамашачылар белән ботенләй башкача сейлашә- -Әйе шул—дидем мин. безнен тамашачы артист белән бергә уйнарга ярата, ә Дамир аларны -сәхнәгә кертми- Ана ул кирәкми дә.—диде Габдулла абый.—аңласыннар һәм шул җиткән.. Дамир бик кызыклы режиссер булачак!- «Булачак.—дисез.—Габдулла абый, ул бит инде искиткеч режиссер-.— дим. Әмма Габдулла абый хаклы булып чыкты. Бу рәсем Нәкый ага Исәнбәткә 80 яшь ту лган көннәрдә алынган Фоторәсемнең артына Нәкый ага Исәнбәт купы белән: «Хормәше Сираҗиен Дамир иптәшкә юбилей истәлеге Aida Сезгә зур иҗади уңышлар теләп Н Исәнбәт 24/IV 80»—дип язып куелган Дамир -Кияү белән кәләш- кебек диплом спектакленнән сон да Камалга сыймады Бу инде анын яраткан театры тарафыннан икенче тапкыр читкә тибәрелүе иде Бер айдан сон ул ТЮЗ театрына барып керде һәм бу урыс театрында нибары бер ел чамасы эшли алды Шул кыска вакыт эчендә дә -Никто не поверит». «Мальчиш-Кибальчиш- кебек бик үзенчәлекле куелган спектакльләре белән балкып алган режиссерга ТЮЗда ары таба да эшләргә ни комачаулады сон? Җавапнын бер очы балачакка тоташадыр Раид (Дамир)нын әнисе Рәшидә апа Чиләбе кызы. Искиткеч матур тавышы аны кечкенәдән сәхнәгә күтәрә Татар халкының ин зур артистларыннан берсе Шәүкәт Биктимер белән бер чорларак Казан театр мәктәбен дә тәмамлый Тик ана яраткан театр доньясында артистка булып эшләү насыйп булмый Язмыш аны булачак ире—Казан университетында юридик факультетны тәмамлаган һәм яна гына КГБда тикшерүче булып эшли башлаган үткен дә. чибәр дә егет Равил Сиражиев белән таныштыра Аларны Магаданга җибәрәләр Бу яшь гаилә күргәннәрнең барсын язсам. мәкалә журнал куйган чикләрдән чыгачак Шуна да. остән-осгән Дамирга кагылганнарын гына искә алып үтэм Дамир Татарстанның Гобенә елгасы буендагы Подберезье авылында 1954 елда туа 1956 елда исә аларны Чнлэбегә күчерәләр Әтисе кебек үк. булачак режиссерның әнисе дә. канда гына барсалар да. гел берәр җаваплы урынга билгеләнә Чиләбедә дә ана шундый эшләрнен берсе йоклана Ул облкниготоргнын директор урынбасары итеп куела Шуна Дамир. үзен белэ-белгәннән бирле, гел китаплар арасында Кайчандыр әнисе йөрәгендә йомылып калган театрга булган мәхәббәт котмәгәндэ Дамирда бәреп чыга. Нибары оч яшьлек Дамир сайлау компаниясендә ишетеп кайткан -Я встретил девушку. - жырынын коен да. сүзләрен дә ятлап ала алган Балалар бакчасында өйрәнгән -Карбыз- шигырен укыганда -Җитәр, тукта, авыздан сулар килә*.—диләр. Кайда да ул ин алда, сораса-сорамасалар да жырлый. бии. шигырь сойти Нинди ярышлар узса да. класс та. мәктәп та Дамир аркасында гел беренче урынга чыга Анын инде җиде яшендә үк кешеләрне үз ихтыярына буйсындыра алу сәләте сизелә Мәсәлән, бер сайлау вакытында бик күпләр үз эшләре белән мәшгуль булганда, ул калку урынга менеп басып. Жәлилнен «Алман илендә» дигән шигырен урысча укый Аны тыңларга хәтта сыра чиратында торган ирләргә кадәр жыела Зур үскәч тә анарда бу гадәт чәчрәп чыккалый Бервакыт ресторандагы дискотека вакытында чын биючеләр катнашында конкурс уздырыла Жинүчегә бүләк билгеләнә Көтмәгәндә ярышка Дамир да кушыла һәм жюри анын жинүче булуын әйтеп, сез профессиональ биючеме, дигән сорауны бирә Дамир шулай ук пианинода һәм гитарада уйный бик шәп жырлый да Әнә шуларга әнисе Рәшидә апанын гомергә театрга саклаган кайнар мәхәббәтен дә кушыйк Табигый. Дамирга бер генә юл кала, ул ике уйлап тормастан Казан театр училищесына укырга керә. Анын урыс группасында укып йөрүен күргән Ш Әсфәндиярова сина монда йорисе юк. алар үзләре дә күп. күч татар курсына дип. үзе. Марсель һәм Хәким Сәлимжановлар укыткан, киләчәктә искиткеч талантлы артистлар үсеп чыгачак курска күчәргә булыша. Театр шулчаклы тылсымлы донья ки. сәхнә өчен яратылган кеше анарга бер аяк атладымы, ул инде мәнгегэ шунда кала Дамир мин белгән кешеләр арасында театр белән ин нык '■агуланган* кеше иде Әгәр язмыш ана берникадәр мәрхәмәтлерәк булса, сәхнә дөньясы тудырган ясалма киртәләр дә азрак булса, ул татар милләтенә дә, театр сәнгатебезгә дә бик зур жинүләр китерә алган булыр иде Театр аны югалтып, үзенен күген бизәп торачак бик якты йолдызыннан мәхрүм калды. Бу—күпләр фикере. Милләтебез очен бәһаләп бетергесез гамәлләр кылган. Дамир белән бергә янәшә иҗат иткән шәхеслэрнен сүзе Югарыда сөйләгәннәрдән күренгәнчә. Дамир житеш. булдыклы гаилә жимеше Тумышы белән үк узаман булырга яратылган, һәр өлкәдә һәрчак беренче булырга өйрәнгән һәм күпләребез гомер буе арына алмаган коллык психологиясеннән дә тулаем азат егерме алты яшьлек бу ир-егет, баш режиссерның театрда урнаштырган тар кысаларына үзен куып кертергә тырышуын һич кабул итә алмый Бер Казанга ике тәкә башы сыймый дигәндәй. Станиславский белән Мейерхольд, яисә Вахтанговлар да бер үк түбә астында яши алмаганнар Дамир да беренче адымнарыннан ук үз театры хакында хыяллана башлады Үз театрын хәтта подвалда ачарга да риза иде Анын Казан буйлап бик күп йорт асларын карап йөргәнен күпләр хәтерли Әмма фәкыйрьлек аны филармониягә китерде Филармониягә урнашканчы күп тапкырлар Камалга керергә омтылды 1981 елда анда татар яшьләр театры кебек труппа ачылган иде Беренче спектакльне Батуллага куйдырдылар Мин дә анда идем Марсель Сәлимжанов миннән "Алмазбулат»ны яздыргач кемгә бирәбез, дип сорады Мин: "Дамир куйса ярармы».—дидем һәм Дамир беренче репетициядә үк йорәк түребезгә кереп урнашты Анын шаккаткыч фантазиясе артыннан кайчак артист фантазиясе өлгерә дә алмый иде Әмма ахырда балалар да. олылар да яратып карый торган спектакль туды Хәтта «Яшь ленинчы» гәзитәсендә очрашулар вакытында -Бу спектакль М Жалил бүләгенә лаек»,—диделәр Үз спектаклем булганнан әйтү түгел Рәссам Р Газиев, композитор Ф Әбүбәкер, режиссер Д. Сиражиев һәм талантлы артистлар тудырган, тулаем милләтебез язмышы хакында сөйли торган бу спектакль зур тәэсир көченә ия иде Без шул 1981 елда ук Дамир «коткысына ияреп» “Туган тел"не сәхнәдән гимн итеп янгырата алдык Ә бу чорда әле сәхнәдән бер кыю сүз әйтелсә дә зур эш эшлэндегә санала иде Әйткәнемчә, Дамирга барыбер филармониягә урнашырга туры килде Мона театрда урын булмау гына түгел, артистлар да гаепле Дамир яклауга мохтаж иде Кайберәүләр ана ярдәм игәсе урында. Марсель абый Сәлимжановка кереп, безнен Дамирча эшлисебез килми, дип тавыш күгәреп йөрделәр Дамир да бер көнне, тәмам өзгәләнеп «Бодай бит эшләп булмый, бер нәрсә булды исә. ярар. Марсель Сәлимжанов үзе килер дә үзгәртеп куяр әле. дип куркытасыз»—дияргә мәжбүр булды һәм. чыннан да, Марсель Сәлимжанов килеп ничек Хажиәхмәтов Батулла спектакльләрен үзгәрткән булса. Дамирныкын да шулай төзәтә башлый иде Дамир шундый чакта мина да нигә якламыйсын дип ябырылганы бар Филармониядә ул ике зур яналык кертте Гүзәл жырчы Римма Ибраһимова белән театрлашкан концерт куйды Ул бүгенгесе көндә кин таралган “Фәлән артист жыр театры»нын әүвәлгесе-өлгесе булды Икенчесе—симфоник оркестр ярдәмендә балалар очен махсус музыкаль спектакльләр башкаруны кертүе Ул Казан өчен дә житди мәдәни казаныш иде 1983 елны Р Суфиевнын "Красным по белому» фажигасен сәхнәләштерергә омтылды Миннән тәржемә ясатты Тик эш башланып киткәннен беренче көнендә үк төп рольләрдә уйныйсы һәм башка зур артистлар: «Әсәр совет властена каршы, чөнки райком секретаре белән председатель урак остендә эчеп кызлар белән буталып яталар».—дип пьесаны алдырмадылар Мина да 120 битлек пьесаны татарчага тәржемә итсәм дә акча түләмәделәр Шул ук елны «Зифа» спектаклен дә куярга омтылды ул. Бу юлы да -Алмазбулат» белән булганнар кабатланды, аермасы шунда— әсәрне Марсель Сэлимжанов бетерде Шулай да ел ахырында ана И. Юэеевнын -Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз* комедиясен сәхнәләштерү насыйп булды Бу спектакль дә тамашачыга ансат кына барып ирешмәде әмма бер сәхнәгә менгәч, алдагы спектакльләре кебек үк сәхнәдә йоз мәртәбәдән дә ким уйналмады Бер елдан сон Дамир, филармониядән китеп. Мәскаүдәге Ермолова исемендәге театрга стажировка үтәргә урнашты 1985 елда Ермолова театрыннан Марк Захаров театрына күчеп, стажировкасын дәвам иттерде Бу. әлбәттә, сирәк кешегә генә насыйп була торган бәхетле очрак иде Академиядә соңгы спектаклен куйганга инде оч ел үтте дигәндә Дамир белән безгә кабат очрашу насыйп булды Марсель Сэлимжанов мина яна әсәр яздырган иде Баштарак ул аны үзем куям дип тә йорде Аннан сон мин ана кабат -Дамир куймасмы икән-.—дидем Дамир килде, әмма, башта «Менә без дә үсеп життек*не куярга телим, бүген ул ин кирәкле әсәр-.— диде 1986 елнын январенда сәхнәгә «Ләйсән ире Хәсән- исеме астында менгән бу спектакль, чыннан да. берничә сезонный хит-спектакленә әверелде Инде Дамир да Камал театрында режиссер булып эшли башлады. Анын Башкортостанга барып М Садыйковадан алып кайткан «Бәхетлеме син?* спектакле көтелмәгән зур унышка иреште. Онытылган «Артист бенефисы*нын кабат сәхнәгә әйләнеп кайтуынын сәбәпчесе дә ул—эшсез тора белми торган Дамир Сиражиев. Бенефис кичәләрен берничә ел буе уннарча артист 1тәм режиссерларыбызга да эшләдек Ул чакта бенефис уздыру канун тосен алырга өлгермәгәнгәме, безне бушка эшләттеләр Ниһаять, уңышлары ана Ч Айтматов романына алынырга мөмкинлек бирде Дамир инсценировканы мина эшләргә тәкъдим итте Әмма безгә аны бергә ахырынача эшләргә туры килмәде Ул хакта икенче вакыт сөйләнер Тик шуны әйтми булмый, бу инсиенировка коллективка укылгач, барыбызда да ризасызлык тудырды Марсель Сэлимжанов моны сизеп. Дамирга -Бу -Плаха- режиссерның үзенә дә плаха булмагае-— диде Ләкин, бәхеткә киресенчә буллы—спектакль режиссерның да артистларның да. театрнын да. татар театр сәнгатенең дә зур жинүенә әверелде һәм ул М Жәлил премиясенә лаек булды Дамирнын холкына хас тагын бер якны күрсәтәсе килә /Замир кешене ничек бар шулай кабул итә иде Ялган гайбәтләрне яратмый Аны алдап та булмый, ул иртәме-соңмы ялганның баребыр очына чыга Чыга алмаса. үзеннән үк килеп сорый Әйтик, ике очракта да ул үземә мөрәжэгать итте. Кемдер ана. Юныс КГБ белән бәйле, сак бул. дип кисәткән Безнен -Ләйсән ире Хэсән-не сәхнәләштереп йөргән чакларыбыз иде Ул бер-ике тапкыр шул мәсьәләдә мина ачыктан ачык «бәйләнде-—сиздерде Адарына театрнын иске бинасы шаһит булса, икенче очрак инде янасына күчкәч булды Бусы минем намус эшем, ягъни хатыным белән бәйле гайбәт иде Намус эше. дим. чөнки хатынын хөрмәт иткән һәр татар ире дә. ана намус эше итеп карыйдыр Әйе. ике очракта да ул бу сорауларны күземә карап әйтте һәм шунсы кызык, әнгәмә барышында мин әле гаҗәпләнүдән тулы жавап биреп өлгергәнче үк. үзенен логик фикерләве аша. күнелдэген укыгандай, эшнен төбенә төшә алды Шушылай кешене үтәли күрә алу сәләте дә ана булган хөрмәтемне отыры арттырды Дамир Мансур Гыйләжевнын «Рәхәт яшибез» әсәрен куйганда. Аяз абый белән аралашып йөри башлады һәм озакламый аның -Көйсезләнгән сәфәр» әсәрен дә авторга лаек дэрэжэлэ сәхнәләштерде Камал театрына куйган тугызынчы—соңгы спектакль поляк драматургы К. Хоинскийнын -Җәһәннәм бикәе» булган Әсәр жәй аенда яна укып кайткан яшь шепкинчылар белән куелды 1988 елнын 5 декабрен Дамир инде Тинчурин театрыңда баш режиссер булып каршылады Әмма анда эшли башлаганчы Минзәлэ театрыңда А Галиннын -Звезды на утреннем небе» әсәрен сәхнәләштерде Тәржемэсен без икәү эшләдек Бу театрда инде Дамир Дударевнын - Порог» пьесасын сәхнәләштергән һәм Минзәлэ театры хакында Казан театр сөючеләрен дә зурдан кубып сөйләшергә мәжбүр иткән иде Тинчурин театрында да Дамир бик күп спектакльләр кунды Камал театрыңда яна драматург М Гыйләжевны ачса. Тинчуринда Р Вәлиевны сәхнәгә китерде Разилнынике әсәре дә— »И машина, машина, житте минем башыма-. -Әйдә барыйк, кызлар карыйк- пьесалары хитспектакль югарылыгында яңгырады Әмма Дамирнын башлап га. ахырынача җиткерә алмаган әсәрләре дә күп Алда әйтелгәнчә. Дамир өчен гел авырлыклардан торган 1983 елда Т Уильямснын атаклы -Трамвай -Желание-сен дә башлап карады ул Үзе театрда эшләмәгәч, алдан килешенмәгәч—туктаттылар Инде труппага алынып. -Плаха- белэн дан да казангач. Шекспирның -Антоний һәм Клеопатра-сын куярга сорады Тик аны ТЮЗдан Иеитлин килеп кунды Ләкин - европача- бу спектакль оч тапкыр да бармады Тинчурин театрында Дамир, бер-бер артлы биш драматургка заказ биреп. -Идегаи-не яздырды Арадан мин эшләгән вариантны сайлап куя башлады Бер ай эшләгәч, «Идегай»не сонрак куябыз, хәзер нәкъ менә Исхакыйнын “Золәйха»сы кирәк дип ана күчтек Күчтек дидем, чөнки мина моннан 75 ел элек язылган әсәрне ор-янадан бүгенге сәхнә теле белән язып чыгарга туры килде. Дамир пьесадагы поп белән урыс кешесен Качалов театрындагы Бетев һәм Коршоктан уйнатмакчы иде Алар ризалашмады Шулай итеп, ике спектакльдә ярты юлда калды Р Вәлиевнын «Мәнгелек иман» фаҗигасенең ни өчен сәхнә күрмәвен авторы үзе сонрак әйтер. 1989 елда татар халкы Боек Болгарның ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуны бәйрәм итте Дамир композитор М Шәмсетдинова белән берлектә ун мен кеше шыплап тулган стадионда шушы гүзәл бәйрәмгә багышланган “Изге Болгар дастаны»н куйды Стадионны тетрәндергән бу тамашаның кайтавазы дөньяның бик күп тарафларын кат-кат әйләнеп чыкты Бу колач җитмәслек эшне Дамирдан башка берәү дә башкарып чыга алмас иде, диючеләргә мин дә кушылам 1990 елда исә Дамир халык депутаты булып сайланды Анда да лидерлар арасында булды Шул чорда ул татар милләтенә күп эшләр башкарачак «Татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү» фонды идеясе белән яна башлады Бер яктан Милли китапханә, икенче яктан Казан университеты, ягъни Р Вәлиев һәм М Госмановлар ярдәме белән бу идея тормышка ашты Фонд ярдәмендә уннарча китап дөнья күрде. 1991 елда милләтебез тормышында тарихка мэнге кереп калачак «Жыен» уздырылды Ул миннән анын афишаларын, татарча текстларын эшләтте Бәлкем, шуңадыр да күп әйберләрне хәтерлим булса кирәк «Жыен»нын колачы шулчаклы кин. тәэсир көче шулчаклы зур иде анда катнашучылар Дамир куйган “Соембикэ кыйссасы»н да. Бөек Болгарга хаж кылырга баруларны да. олы бәйрәмнең ун көнгә сузылып, ана СССРда яшәүче татарлардан тыш бик күп торки һәм мөселман халыкларының килүен дә бүгенгәчә сагынып сөйлиләр Дамир 1998 елның декабрь аенда йөрәге ярылып якты дөньядан китеп барды (урыны җәннәттә булсын!). Шулай итеп. 44 яшьлек ир-егет, хыялы тулы эшлисе эшләре, эшкә ашмый калган кайнар планнары белән салкын гүргә инде. Бу олы үкенеч турында шагыйрь генә әйтеп бирә ала Разил Вәлиевнен ана багышлаган шигырендә шундый юллар бар “Кайгыларның кара төсен күрдем, тик күрмәдем җирдә бер кадер» Шагыйрь анда тагы «ак хыяллар булып керермен мин әнкәм төшенә»—ди Әйе, Дамир безнең төшләребезгә дә ак хыял булып керә Бизнеска китсә дә, академик Миркасыйм Гэбделәхәтович Госманов әйтмешли, акчага табынудан китмәде Әлеге дә баягы, ул бизнес дөньясына үз театрымны ачарлык акча эшләп булмасмы, дигән ак хыял белән атлады Бизнес карурманы адаштыра, төп хыялы— театрдан ераклаштыра баруын күргәч сонгы елларда гел театрга кайту уе белән «саташып» яшәде. Монысына үзем дә шаһит Марсель Сәлимжановтан рөхсәт алды да. минем белән бергә академия театрында куясы пьесага сюжет эзләде Төп геройларны сайлашты һәм бик комачауламый гына юнәлеш бирде. Бу «Сукбай артистлар» музыкаль комедиясе буласы иде «Шартым шул. бик көлкеле булырга тиеш»,— диде. Ә чак кына элегрәк ул, киресенчә, фаҗигале мелодрама яздырырга омтылды Ул сюжетны мин ана Тинчурин театрында «Зөләйха» репетициясендә барлык артистлар алдында сөйләгән идем. Тора-бара үзе үк:« мина хәзер гади, әмма бик көлкеле әйбер кирәк, чөнки театрдан озак аерылып тордым»,—дип, үзәктә Р Шәрәфи, Р. Шамкай кебек артистлар булган «Сукбай артистлар»ны яздырды Минем акырын язуыма эче пошып, үзе белән Ташкентка ук алып китмәкче иде. Инде финалын язып ятканда, Памир үлгән, диделәр. «Сукбай артистлар» язылып бетте. Тик аны инде мина сәхнәдә күрү насыйп булмаячак. Чөнки анын очен Дамир үзе кирәк Башкалар белән бергә хыялланган хыяллары тагы да зуррак булган икән Кызганыч, бу җыйнак мәкаләгә аларнын һәммәсен кертеп булмый Ин әүвәл сүз артистлардан башланыр Чөнки режиссер артисттан, артистлар режиссердан башка яши алмый Беренче сүз—- Кияү белән кәләш- героинясы Фирдәвес Хәйруллинага Автор анын уенын Фрунэеда күреп, бик сокланып -Милой Фирдауси—самой лучшей невесте на сиене- дигән язма белән үз китабын бүләк иткән Ф. Хайруллина -Артет һөнәре турыдан туры кешенең эчке халәтенә, рухи тетрәнүләренә тоташа Артистны берни эшли алмас дәражәгә китереп җиткерүче лә. тамашачының алиһәсенә әйләндерүче кеше лә. ботенләй эшсез калдыручыда ул—режиссер Дамир мине «Кияү белән кэләш-ка алганда. мин сәхнә иҗатымда торгынлык кичерә илем Дамир белән барысы лүрт образ тудырдым Арала Гэлчәчәкне ин унышлысы дип саныйм Дамир белән образ ижатиткәндә. мине шул шаккаттыра иде Дамир артист алдына шундый бурыч куя. башта югалып каласын Ул синен монача туплаган тэҗрибэнә каршы килә Алай булганы юк. була ла алмый лисең. әмма ул сине ияртеп китә, син үзендә ышану уянганын сизәсен һәм ахырда бары шулай уйнарга кирәклегенә инанасын Әгәр ул театрыбызда эшләмәгән булса, мин күп нәрсәдән мәхрүм калыр идем Бәлки, актриса буларак, үзүэемне югалтыр да идем Үзе үлгәч, телевизордан Дамир төп рольдә уйнаган «Странник Булгара- дигән фильмын күрсәттеләр Ничаклы рухи коч анын күз карашында Эшләгән эшләре ил онытмаслык булса да. эшлиселәре үзе белән китте • Мәскәү гастрольләреннән сон -Культура- газитасендә (1989. 2 июль) Б Поюровскийнын - Актерлар йолдызлыгы- дигән мәкаләсе чыкты Анда шундый юллар бар ••.. Зарипованын театрдагы топ унышы дип. шикләнмичә. -Ахырзаман-дагы Акбүре ролен атап була Бу образында актриса трагедия кебек югары жанрнын ин тетрәндергеч нокталарына күтәрелеп, күнелләрне асылына чаклы тетрәндерә алды • 3. Зарипова: «Дамир үзенә бик күп «кыенлыклар ашаткан- кешегә дә ачу тота белми иде. Мин анын белән күп образлар тудырырга өлгермәдем Әмма эшләгән каләренэ таянып та шуны әйтә алам, әгәр дә Дамир театрга килеп мине спектакльләренә алмаса. өлешемә шундый бәхет тимәгән булыр иле Башта ул мина популярлык яулашты Ягъни җырлы һәм бик көлкеле Миннурый ролен тапшырды Икенчесе—Акбүре Менә бусы инде җанымны да. рухымны да олы яшәү дәрте белән сугарды Аннары, ул мина Клеопатрага хәзерлән. Антоний—Ә. Шакиров, диде Бу эше дә театрга зур җинү китерер иде кебек Нишләптер, мин ана бик ышана идем Кайбер нәрсәләргә уйлый уйлый гына тошенәсеи Хәтта безнең биоэнергияләребез. фикерләвебез һәм дә кешеләргә булган карашыбызга чаклы тәнгал килә иде Кыскасы. Дамир бездән ктпте һәм анын яшьтәшләре фикердәшләре булган урта буын эшсез калды Әйе. без эшсезләр. Театрда арптстнын таянычы—режиссер Дамир безнең ин ышанычлы арка терәгебез иде'- Сәхнә алиһасенә әверелгән артисткаларга да берничә сезон рәттән рольсез тилмерергә туры килә Дамир белән очрашканда Н Гараева нәкъ шундый билгесезлек чорына кергән иде һәм режиссер белән артистка арасында башланган рухи дуслык, жан туганлыгы, ярдәмләшеп яшәү икесе өчен дә шифалы, игелекле булды Н . Гәрәй «Син Дамир дип эйгтен дә. күз алдыма анын шомырт кебек кара, искиткеч тере күшәре китеп басты Күз карашы шулчаклы тирән иде анын. мин аларнын бик горур мизгелләрен дә. ялынып ялварып караган чакларын да. хәтәр бер ялтырау белән янган вакытларын да бүгенгедәй хәтерлим, һич оныта алмыйм Театрга булган мәхәббәте шул тиклем көчле иле. театрның аны кабул итми гел чггткэ кагып торуыннан ул тәмам авыруга сабынны Минем шушыны атавым ана җиңеллек бирә иде Этек уйнаган рольләремне яхшы хэтертәгэнгэмг. артистка буларак та ул мине үзенеке ител күрде Арабы зда дәвамлы дуслык урнаштырган тагын бер сәбәп—ялгызлык Дамир шәхесен акыл белән генә инлэп була торган түгел иде бит Шуна да асылда ул ялгыз булды Мин шулай ук ялгыз, эшн I артистка Фэртпем ППИСта аннан ул армиягә, аннан кабат ГИТИСка кайтты Менә шундый чорда бер беребезгә терәк булып башланган дуслыгыбыз озын гомерле булды Ул мине эшсез йөртмәс очен театрда планнан тыш эш башлады Атаклы «Трамвай - Желание- иде ул Мина Бтанш Дюбуаны. сенлесе Стелланы Фирдәвескә, ире Ковальскиины Тажнга бирле Тик Дамнр театрда эшләми дип. репетииияләрне туктаттылар Ул һаман эшләргә талпынды Татар театры режиссерга кытлык кичергәндә. Дамнрнын эш эзләп ничек обком. министрлык бусагаларын таптавын үзем генә белэм Ул бит артист та иле Сәхнәгә чыга алмау анын өчен ин зур җәза иде Дамнр музыканы нечкә тоя. шигъри жаты гитарада үзе уйнап, үзе җырлый иле Инде тагы шунысы ла бар. бездә куярга рөхсәт ителгән һәр спектакльдә диярлек ул мине дә уйнатты. Брехтны бездә да. ТЮЗда да куйдырмадылар Ул аны училишеда гына куя алды һәр яңалыкка каршы төшә торган чаклар иде бит Урыс группасы белән Светловның «Двадиатъ лет спустя-сын. Чеховнын "Дядя Ваня-сын куйды Богелмә театрында Дюрренматнын «Физиклар»ын сәхнәләштерде. Бу мәкаләдә анын беренчеләрдэн булып Торкиягә баруы һәм Мәккәдә хаж кылуы, анда корбан чалуы да язылмаган Урыс мәдәнияте йогынтысындарак үссә дә. анын дингә тартылуы очраклы түгел иде; әбисе Сания ярдәмендә дини тәрбия ала алган: һәр дини бәйрәмне зурлап уздырып, һәр елны корбан чалды Искиткеч бай китапханәсе булганга, мина бик күп яна китаплар укытты Марк Захаров. Любимов театрларында күргәннәрен гажәеп кызык итеп сөйли иде Кешенен кемлеген беләсен килсә, эшенә бак. диләр Дамирнын ин нык чагылышы -Ахырзаман» спектакле булды Бу спектакль фәлсәфи дә. лирик та. тетрәндергеч фаҗигале дә. фарс тулы көлү объекты да. яхшы күнелле дә. котычкыч кырыс та. япа -ялгыз да. кыскасы, ана бөтен дөнья сыйган Дамир аларны артистлар аша гәүдәләндерә алды Анын кайсы гына спектаклен алсанда, аларны башкалар эше белән бутап булмый Гәмеренең сонгы көннәренә чаклы үз театрын булдыру уеннан кайтмады Мин ана улым өчендә рәхмәтле Фәритне режиссура юлыннан җибәрүче Дамир иде Фәрит безнен күз алдында үсте Гадәттә, андыйларны артык үз итүдәнме, баласытып карау да булгалый Әмма Фәрит белән алай түгел Ул—шәхес Дамир белән булган мөнәсәбәтләре дә бик үзенчәлекле иде» Ф. Бикчәнтәев: "Мин театр училишесынын беренче курсында укый идем Имтиханга Дамир да килде һәм ахырда ул мине котлады Минем артист диде Алмаэбулатны уйнатты Марсель Сэлимжанов икенче курстан ук безгә көчебезне режиссурада да сынап карарга тәкъдим ясады Бәлкем кемдә дә булса шул кәсепнен чаткысы күренеп китмәсме дигәндер Мин имтиханга О Гзнринын «Дары волхвов» хикәясен әзерләдем Дамир бу юлы мине читкэрәк чакырып «Мондый эшләрне без өченче курста эшлибез, ә син. әнә. икенче курста ук күрсәттең, сина режиссура юлы белән китәргә кирәк».—дип. миндә ышаныч тудырды Шушы юнәлештә ул алга табарак та ярдәм тпте Табигый, мин ул куйган «Добрый человек »ка да мөкиббән идем Брехт та. куелышы да Казан очен зур яналык иле Дамир мине яна дөньяга алып керде, дип тә әйтә алам. Үзара сәнгать, әдәбият, музыка турындагы даими сөйләшүләрдә мина күпне бирде Анын югарылыгында фәлсәфи фикерләүчеләр сирәктер Иҗади дөньясы бик күпне сыйдыра иде Шуңамы иҗаты каршылыклы да иде Бәлкем бу анын белән эшләгән арптстларнын үз фикердәшләре булып җитешә алмавыннан да килгәндер Дамирны анлап. анын кебек фикер йөртсен өчен артистларны бит әле укытып үстерергә кирәк Үзең тәрбияләгәннәр белән генә театр кадәр театр төзеп була Ә бит ул үзенчәлекле фикер йөрткәндә, ана иярү авыр Ни очен һәм каян килеп чыккан бу метафора, шуны анын югарылыгында анлап кара син1 Дамир мөмкинлекләре белән шигьранә. катлаулы метафоралар театры төзеп булыр иде Ул ашыкты да яшәргә ашыкты. Үз рухында тәрбияләнгән, һәр омтылышын андый торган шәкертләр дә үстерде Әгәр алар урыс группасыннан булмый, татарныкы булса бәлкем шул Тинчуринда баш режиссер булып эшли башлагач, ана зур терәккә әверелерләр иде Тинчурин театрына күчкәч, ул анда мине дә режиссер итеп чакырды Мин «Барам, әмма бер шарт белән театрыгызда бер-ике ел спектакль куймыйм, бары яшьләрне укытам».—-дидем Әмма ул «Театрга тамашачы кирәк, репертуар кирәк диде. » Режиссердан сон чират драматургкадыр Шагыйрь, прозаик. Татарстан милли китапханәсе директоры һәм тагын менлэгән җаваплы эш белән күмелгән Разил Вәлиевне бары тик Дамир драматург итә алды. Р . В ә л и е в : «Син студентлар тормышыннан пьеса яздырган иден Баш режиссерын кире кайтарды һәм беркөнне мина шалтыраталар Даһи режиссер белән таныштырабыз, диләр Дамир икән. «Әйдә барыйк, кызлар карыйк«ны укып чыккан һәм мина бер генә сүз әйтте «Мин моны куям» . Ул бит этеп-төртеп. алдап-йолдап йөртә торган кеше түгел иде Шул ук көнне Дуиза Батыр-Болгарины чакыртты Менә монда 14 җыр. сина 14 көн вакыт, диде, шушы бүлмәгә кереп бикләнәсең ә без сина ризык ташып торырбыз, диде Шулай булды да Андагы җырларны эле бүгендә бик күп җырчыларыбыз башкара Ә бит мин ул әйберне оныткан да идем Драматургия хакында уйларга да курка башлаган идем Ә Дамир «женле кеше», канатландыра белә Беркем ышанмый торган нәрсәгә дә кешене ышандыра ала Менә ин гади мисал Кешенен ниндидер мөһим эшне эшлисе була. Ул инде мона бер ай хәзерләнә, хатлар яздырып ала Ә Дамир нишли Бервакыт Түбан Камада хал итәсе зур эш бар иде Ул шундук номер җыя бер белмәгән бик җаваплы кеше белән ин яхшы танышыдай сөйләшә башлый, -сезне тотасы авыр, әйдәгез менә хазер без сезгә юл чыгабыз, фәлән сәгатьтән очрашабыз-.—ди Ярты конда без ул эшне башкарып чыккан булабыз 1990 елда безгә чит илдәге татар кониерт группасын китертә алды. Ул чакта бу момкин булмаслык эш булып күренә иде Биш ел партамеитта бергә угырдык Боек сәясәтче димим, әмма анда да ин кирәкте сүзне ин кирәкле урында әйтеп, ин дөрес адымны ясый белә иде Дамир, идеяләр патшасы кебек, туктаусыз ни дә булса табып торды Әле ботендонья татар конгрессына кадәр үк доньянын Рудольф Нуриев. Надир Дәүләт. Рифат Таби. Софья Гэбәйдуллина һәм башка атаклы татарларын Казанга форумга чакырып халкыбызга менә без нинди, без бер халык бит дип аваз салмакчы иде Сәнгать аша Петербургка килгән Рудольф Нуриевны да ин беренче булып ул барып тапты Видеотасмага тошергән. Аны Казанга килергә дә күндергән Анын ризалыгын алгач, югарыдагылар белән сонләшү атып барды һәм Нуриев Казанга килде Дамирнын йоз хыялы арасында да гел үзәктә торганы—уз театрын булдыру хыялы булды Торкиягә барып кайткач, мине зур полотнолы әсәр язарга димли башлады Ибн Фалдан белән бәйле әсәр. Мин үземне язар өчен олгердегә санап 24 көнгә ят атып Юрматыга китеп бардым -Мәнгелек иман- дигән бу фаҗига 20 көндә язылды Минем тагын 4 көнем калды, мин шул вакыт эчендә -И. машина, машина, җитте минем башыма- комедисен дә иҗат иттем -Дамир -Мәңгелек нман-ны укып чыгуга, театрның бу әйберне куярга мөмкинлеге юк. артистлар да мона әзер түгел-.—диде -И машина, машина, җитте минем башыма-ны куйды һәм ары таба да мина бик күп сюжетлар тәкъдим итте Анын бизнеска китүенә дә театрнын фәкыйрьлеге сәбәпче Үзен хыялланган әйберне яздырып, шуна акча да таба алма инде, дип зарланган чакларын хәтерлим Үзен саклый белми иде Күпчелекнең милләткә мәхәббәте чамалы булу сәбәпле, миллэтэрвәр режиссерыбыз кадер күрмәде Бизнеска киткәндә дә кисәттем, көч-дәртен юк бар нәрсәләргә сарыф ителәчәк бит. дидем Башка юл күрмим, диде • Мәсгудә ‘Сөембикә дастаны*н башкарганда еламый түзеп булмый Дамирнын елавын да белам Бу сихри композитор белән очрашу мине куркыта иде Дамирнын халык күнелендэ бөркет булып очкан мизгелләре анын белән бәйле Дамир турында дүрт сәгать буе сөйләшеп угырдык Мондый бәхетле очрашу еш булмый Ул сойлагэннар күнелема уелып калса да. мәкаләмә аларнын меннэн бере керде М . Ill ә м с е т д и н о в а : Ул бөтен яклап га максималист иде Әгәр ул сине олы талант итеп кабул иткән икән, инде сина бернәрсәне дә гафу итми Син суперталантлар югарылыгында гына эшләргә тиеш Иҗатымда мина фәтсәфн нигеазәүлэр кирәк Ә ул логик ззлеклелекне мохтажсынмый Дөреслеккә бару юллары куп һәм икебез ике юлдан барсак та. шел дөреслек каршында очрашабыз Ин көчле ягы шунда ки. уз идеяне кабул итеп кенә калмый, шуны ин югары ноктасынача үстерә алу сәләтенә дә ия Анардагы иҗатташын анлау таланты партнерларына чиксез мөмкинлек бирә иле Беренче мисал суверенитет лтды җилләре исә башлаган чак. борынгылыкны чагылдырган музыка эзләп Петербургтан Альберт Әсәдуллин килде Ахырда без -Болгар дастаны-н Дамирга тынтагтык Дамир аны бөтен трэнлеге белән анлады һәм стадионда куйды 450 елга сузылган коллыктан сон беренче тапкыр ун мен кешене җыеп, катлаулы музыканы берыозы ун мен кеше ангарлык итеп. арыныйк казлыктан дигән сүзне җиткердек -Дастан-да катнашкан вертолетлар бронетронспортертар. меңләгән хәрбиләр барысы да Дамир Уймр ятты күләаыәр булып. ихтыярына буйсынды Бу берәунен дә кугыннан килә атмый торган могҗиза иле Икенче мисалы—ун көн барган «Жыен»дагы -Сөембикә кыйссасы- Бусы инде 1991 елның 21 июнендә кичке 8дэ Сөембикә манарасы янында башкарылды Дамир бу юлы стадионны гына түгел, э бөтен Кремльне. Кремль тирәләрен Казансунын аръякларын дамба күперен һәм дамбаның үзен дә. җыелган бик күп меннәрчә кешеләре белән бергә кулында тотты Кремль эченә сыймаган халык, чит илләрдән килгән кунаклар таш диварларны да сырып алган идетәр Туплар гөрселдәгәч, тәрәзә пыялалары коелып төшүен манарага чын-чынлап ут каба башлавын исәпләмәгәндә, башка чатаклыклар сизелмәде Әйткәнемчә, кыйссаның музыкасын тыңлагач ук Дамир анын либреттосын да үземә эшләргә кушты Эш барышында миншуна игътибар иттем, ул дөрестән дә чын лидер иде Без бит кеше белән дуслаштыкмы аны үзебезнеке генә итеп күрергә телибез. Ә монда мина анын дусларының күплеген күреп тан калырга туры килде Мин бу -Сөембикә кыйссасы-н И Мэһдиев белән бергә башкара торган «Сөембикә бәете-мә нигезләдем Ул да хәзер мәрхүм инде Дамирнын сәгатьләр буе туктамый сөйләп булырлык кызык яклары бар иле Шушы эш барышында да ул Сөембикә үлеменең мин сөйләгән күп вариантларына игътибар итмичә, анын монастырьда ябылып, монахиня киемнәрен кигәч кенә үэенен көчле рухы ярдәмендә үз йөрәген үзе туктата алуына мөкиббән булды Кабат кабат шуңа борылып кайтты «Мәһди-дә 1100 еллык тарихыбыз бер сәгатькә тупланып бирелсә. «Сөембикә » дә XX гасырдан XV гасырга кайттык Ханбикә тере чакка Акбүз атларга атланган кызлар манарага кагылгач ул җанланды- Без халкыбызны коллыкка китергән вакыйгаларның шаһиты булдык Музыкасы да шул чаклы тамашачы алдында бөтенләй башка янгыраш аллы Дамир тапкан фантастик алымнар белән ул тетрәндергеч көчкә ия булды Бу безнен коллыктан арыну кирәклеге турында күп халык каршындагы икенче житди чыгышыбыз иле Инде сонгысы— ак хыял булып калганы Дамир суга тартыла күренешләрне су белән бәйли иде Кабан күлендә тамаша куябыз, диде Мин Казансуны тәкъдим иттем Ана кадәр без Болгарда булган идек Теплоход белән Болгар урнашкан тауга якынлашканда. Иделдән торып тау өсләрен сәхнә кебек карап булачак, дип сөйләштек һәм мин ана милли аңыбызда, халык хыялларында калган ирекле чорлар символы—чабып барган атлар табуны образын болытларда чагылдырып булмасмы, дидем Бу образ аны бөтен барлыгы белән биләп алды Боек Болгарыбызны әнә хәзер туристлар каласы итү. кече хаҗ ясау, ниндидер фондлар нигезе иттеләр Ә җандагы символы алегә юк. Дамир белән ул чорда без кабат Казансуга күчтек Казан шәһәренә нигез салынган көннәр турында сөйләргә Бу— «Казан риваяте- дә йөз менләгән халык каршында башкарыласы иде Нигезендә—мин Финляндиядән алып кайткан «Алтын чабак- риваяте Сәхнә—Казансу өстендә Кремльдән Матбугат йортынача сузылган понтоннар Ана биек итеп сетка сузыла Кремль диварыңда Матбугат йортында дамба күпере астында. 39 квартал һәм Милли үзәктә урнаштырылган махсус прожекторлар һәм аппаратура ярдәмендә әлеге тирбәлеп торган сәхнәдә Казан ханлыгы кешеләренең (уйнаучы артистлар түгел, алар күренмәс иде) символлары һәм тавышлары Болар Петербург һәм Мәскэүдән алып кайткан махсус җайланмалар аша бирелергә теш иде «Казан риваяте-, алдагы ике эшебездән аермалы буларак, тагын да югарырак максатка, сыйфатлырак, күпкырлырак, колачлырак сөйләшүгә юнәлтелгэн иде Ул галәмдә безгә үз йортыбызда яшәү һәм кабат ирекле булу шарты тудырган Ходайга бер илаһи дога да булырга теш иде Без инде мона әзер дә идек Шунда Дамир -Мәсгудә, сина идеянне гәүдәләндерү өчен каләм белән ак кәгазь дә житэ. режиссерга акча кирәк, теләнеп йөреп хәерчегә әйләнәсен, ә «Казан риваяте-н куючының рухы горур булырга теш'-—диде һәм халыкнын бөеклеген тасвирлар өчен, милләтен рухын күтәрер өчен. Казанны яулап коллык һәйкәле төзегәннәр каршына рухи һәйкәл күтәрер өчен акча эшлим дип бизнеска китте кайталмады Ул үлгәч, ана багышланган шигырьдәгечә: Өләшенеп бетте көз алтыны Жанга инде салкын декабрь Әйе. -кеше китә, жыры кала». Өзелмәс кыл булып жан-сурэте. кылган эш-гамәлләре кала Дамир Сиражиев әнә шундый олуг затларнын берсе иде.