Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКСАНЫНЧЫ ЕЛЛАР ӘДӘБИЯТЫ

Кешелек җәмгыяте өчен гаять мәгьнәле дата—2000 нче ел якынлашып килә. Бу дата тормышыбызның төрле тармаклары турында җитди уйлануларга этәрә, үткән чорга нәтиҗәләр ясауны, киләчәк елларга күз салуны сорый Шул уңайдан “Казан утлары” журналы редакциясе язучыларга һәм киң катлам укучыларга, әдәбият сөючеләргә гасырыбызны йомгаклаучы туксанынчы еллар әдәбияты турында түбәндәге сораулар белән мөрәҗәгать итә: —Соңгы ун-унбиш елда басылган кайсы әсәрләрне (проза, поэзия, драматургия, публицистика) әдәбиятыбыз казанышы дип саныйсыз? Ни өчен? —Сезнеңчә, туксанынчы еллар татар әдәбиятында нинди уңай сыйфатлар бар? Ә кайсы яклар Сезгә ошап җитми? Киләсе гасырга Сез кайсы әсәрләрне алып керер идегез һәм татар әдәбиятында нинди сыйфатларның өстенлек алуын теләр идегез? —Әдипнең җәмгыятьтәге урынын киләсе гасырда ничек итеп күз алдына китерәсез? Фаяз Дунай: Яна гасыр бусагасында торганда «Казан утлары» журналының язучыларга һәм кин катлау укучыларга житди сораулар белән мөрәҗәгать итүе, әлбәттә, бик тә табигый хәл. фарыз һәм зарур шөгыль Сораулар исә әдәбиятыбызның туксанынчы еллардагы йомгакларына бәя биреп, анын киләчәге турында кайгырту белән сугарылган Шәхсән минем үземне туксанынчы елларда шатландырган, мине яна эшләргә, иҗади уйлануларга, шактый кыю хәрәкәт-гамәлләргә рухландырган, канатландырган әдәби әсәрләр, шөкер, рус әдәбиятында да. безнен татар әдәбиятында да аз булмады Мин дә аларны бәйнә-бәйнә санап китә алыр идем, атар хакында үз хөкемнәремне дә әйтеп уза .шыр идем Минем дә хәтеремдә, күңелемдә «Менә мондый-.мондый әсәрләрне яна гасырга да алып чыксак—һай. шәп булыр иде'»—дигән ышанычлы, якты теләкләр бар Әмма җанымдагы бер хис-курку һәм шомлану хисе мине болай бәян итүләрдән тотып-тоткарлап калды шул, әй, җәмәгать Шәт, күбәүләр беләләрдер: мин гомерем буе тормыш фронтларының алгы сызыкларында яшим, халык арасында яшим, күп төрле һөнәр ияләре белән якыннан аралашып яшим Ходай рәнҗүе төштеме, белмим. Иблис-ләгънәт биздердеме безнен халык, безнен ул һөнәр ияләребез сонгы дистә елларда матур әдәбият әсәрләрен бик ю аз укый башлады лабаса! Табибларны, инженерларны, пешекчеләрне яки сурәт төшерүчеләрне әйтмим дә мин. хәтта адабият-тел укытучыларның .та бик күбесе роман, поэмалар димим, ел буена берәр хикәя-парча яки шшырь. мәсәл укып чыкмаган битIII Көл дә, ела.. Уелып уйлаган кешегә сәбәпләре анлашыла: илдә-көндә соңгы дистә еллардагы сәяси тотрыксызлык һәм бик кискен икътисади кризислар халыкның мәдәни ихтыяҗына, зыялы зиһененә китереп сукты Ул көн итү. җан асрау михнәт-нужалары белән йөгерә башлады Бу урынла милли каһарманыбыз Мирсәет Солтангалиевнең сүзләре белән дә фикеремне ныгытыйм әле. Галимҗан Ибраһимовның «тел культураны билгели» һәм «тел—культура коралы» дигән формуласына каршы килеп, Мирсәет болаи дип язган «Я выступил с решительным возражением против этой формулы и вскрыл всю несуразность, идеалистичность и лживость этой формулы и противопоставил ей другую формулу диалектическую, а именно: «Культуру определяет экономика, а язык является лишь надстройкой экономической базы» Исходя из этого принципа я выставил положение, что «национальную культуру... можно создавать и развивать лишь на основе «национальной» экономики в широком смысле этого слова» Зиһенле кеше аңлагандыр, шаять—халкыбызның матур әдәбияттан, калын- юка китаплардан бизүе, гәзит-журналларга языла алмавы, димәк, аларны укып бара алмавы, язылган басмаларның да почта ящикләребездән урлануы, язган әсәрләребезне бастырып чыгара алмый интегүләребез, болар барысы да безнең икътисади-финанс кытлыгы кичерүебез белән бик нык бәйләнгән Көн итү ихтыяҗыбыз интеллектуаль ихтыяҗларыбызны тоткарлый хәзер безнең. Димәк, матур әдәбиятыбыз, телебез дә олы, кыю адымнар белән алга барсын дисәк, без иң әүвәл милли экономикабызны жайга салырга, аны ай саен, ел саен үстерә, баета барырга тиешбез Бары шул шартларда гына халык безнең әсәрләрне укыр һәм сатып алыр Өметсез—шайтан гына, ди. Әйдәгез, яңа гасырга ышаныйк, олы. якты өметләр баглыйк аңа. Илһам Фәттахов: Казан дәүләт университеты аспиранты III Соңгы ун-унбиш елда татар әдәбиятында сан ягыннан тыш зур сыйфат үзгәрешләре дә булды. Соцреализм методы богауларыннан тулысынча азат милли прозабызның күренекле повесть-романнарын укып заман укучысы бик сөенде. Аерым алганда, повесть жанры җитмешенче һәм сиксәненче еллардагы кебек бүген дә актив. Шулай да... Аз гына арифметика белән шөгыльләнеп алыйк Ул елларда ел саен ун-унбиш повесть язылган. Аларны алтмыштан күбрәк әдип ижат иткән. Бүген саннар башка: 1995 елда «Казан утлары»нда барысы сигез повесть басылган. 1996 елны өч, ә 1997 дә фәкать 2 генә. Әйе, 1996- 1997 еллар—безнен прозада романнар елы булды. Ә менә 1998 елда «Казан утлары»нда ун повесть дөнья күргән Димәк, элекке еллар күрсәткече кире кайта. Повестьны әдәбиятыбыз аксакаллары да. урта буын да. башлап ижат итүчеләр дә ярата. Соңгы 15 елда прозада иң актив ижат итүче һәм еш басылучы язучыларнын берсе мәрхүм халык язучысы М. Мәһдиев (авыр туфрагы җиңел булсын) иде Егерменче йөз татар әдәбияты тарихына Мөхәммәт Мәһдиев дигән классик әдип кереп калды 1981 елда «Казан утлары» оештырган «Проблемаларның үзәгендә— кеше. Әдәбиятта яңалык тойгысы» исемле дискуссиядә катнашып «Кайчан безнең китапларыбызны. Айтматов китаплары кебек, чиратка язылып укырлар икән»,—дип әйткән М Мәһдиевнен инде бүгенге үз әсәрләрен китапханәләрдә чиратка язылып укыйлар 1990 елда Г Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган бу әдип ижаты— әдәбиятыбызның олы казанышы Язучыны заман тудыра. Моны халык язучысы Аяз Гыйләжев үз иҗаты белән тагын бер тапкыр исбатлады. А. Гыйләжевнын илле еллык илһамлы ижатын әгәр игътибар белән күздән кичерсәк, анын барлык әсәрләренә ике хис—мәхәббәт һәм нәфрәт хас Игелекле кешеләргә олы мәхәббәтен яшерми, гаделсезлеккә ачы нәфрәтен белдерә әдип. Соңгы елларда ижат иткән, авторның шәхси тормышына—төрмәдә уздырган елларга багышланган»—Йәгез, бер дога» романистәлеге һәм «Яра» повесте А. Гыйләжевнын ижат кыйбласын тагын да тирәнрәк ачты А. Гыйләжевны язучы итеп таныткан «Өч аршын жир» повесте (1962) белән 1992 елда язылган «Яра» арасында утыз ел вакыт узган Шул ук вакытта ике әсәрдә уртаклык күрергә дә мөмкин автор, үз гадәтенчә, гади кешеләр язмышына игътибарлы, аларнын рухи дөньясына үтеп керергә омтыла. Ләкин кабатланмый һәм »Яра»да әдип тормышны сурәтләүнен яна үзенчәлекләрен таба. Беренчедән, бу Габдулланын үлемссзлегснлә күренә Ул ничек кенә яраланмасын, мифик герой кебек исән кала Габдулла яшәргә тиеш, чөнки ул язучыга кирәк! Чынлыкта мона ышануы кыен, әлбәттә. Ләкин әдәби әсәр буларак ышанабыз Антик әдәбияттан килә торган тану-танымау мәсьәләсе килеп чыга Яраланып кайткач аны әти-әнисе танымый, ә сөйгәне таный Икенчедән, бу мәхәббәтнен илаһи көче дигән сүз. Мондый мәхәббәт дастаннарда, романтик әдәбиятта гына була. А. Гыйләжев—оста психолог. «Яра» әсәрендә әти-әнисенен Габдулланы көтүе. Зәйтүнәнең сагышы, илдәге кара атмосфера, шәхес культы котырган чор тирән психологик анализ аша тасвирлана «Яра»—тел-стиль ягыннан да заманча әсәр Язучы табигать сурәтен, чишмә буйларының матурлыгын илһамланып сурәтли. Кыскасы. «Яра» әсәре—сонгы еллар татар повестенен бер казанышы Халык язучысы Гариф Ахунов та повесть жанрында жан-фәрманга эшли •Өйрәнүнсн иге дә. чиге дә. ояты да юк».—дигән әйтем бар Гариф ага өчен бу сүзләр тормыш, иҗат кредосы булып тора 1969-1987 еллардагы совет сәүдә системасын, кибетчеләр тормышын, универмаг директорларының хәйләкәр эш- гамәлләрен сурәтләгән һәм бүгенге көнгә аваздаш «Акча күктән яумый». 1991-1992 елларда язган «Тимерханның яшьлеге» повестлары белән укучының күңелен яулап алган иде инде. «Казан утлары»нын 1996 елгы 6 санында «Тимерханның авыл юллары» дигән документаль повестьны укып татар укучысы тагын да куанды «Кеше гомере нинди генә вакыйгаларны сыйдырмый!»—ди автор Чыннан да. без Тимерхан Борһановнын ятимлектә үсүен дә. авыр сугыш юлларын узуын да. житәкчелсктәгс һәм гаиләсендәге тормышын да әлеге ике повестьтан укып белдек Г Ахунов •Тимерханның атылган наркомнарны эзләве» дигән өченче повестен да укучы игътибарына тәкъдим итте «Татар китабы» нәшрияты быел бу повестларны аерым китап итеп чыгарды Повесть жанрының документаль төрендә эшләргә ярата бүгенге прозаиклар Агарда чын мәгънәсендә тормыш, чынбарлыктагы кешеләр сурәтләнә Андый повестьлар йөгерек, мавыктыргыч гел белән язылган Шуна да укучы ярата Биредә туксанынчы еллар матбугатында исеме аеруча сш күренгән язучы Радик Фәизовнын «Узган гомер—янган күмер» документаль повестен атамый мөмкин түгел Тарихи повесть төренә мөрәжәгать иткән язучылардан Вахит Имамов аерым урын алып тора Сүз биредә анын «Сәет батыр»ы турында Төп тема—татар-башкорт халыкларының азатлык көрәшен сурәтләү Мина калса, бу әсәр хәзер. Башкортстандагы. анда яшәүче 1 млн ярым татарның мәнфәгатьләрен санга сукмаган дәүләт телләре турында Канун кабул ителгәч тагын да актуаль яңгырый Чөнки бүген гасырлар буена милли азатлык өчен бергә көрәшкән татар белән башкортны ясалма рәвештә аерып куйдылар Ринат Мөхәммәдисвнең сонгы елларда укучылар яратып кабул иткән һәм кат-кат китап булып басылган «Ак кыялар турында хыял». «Истәлек өчен — Гыйлемханга» повестьларын. «Сират күпере» романын сүз сәнгатебезнең өлгергән җимешләре дип беләбез Маҗаралы повесть өлкәсендә ин-иң актив эшләүче ул Нәбирә Гыйматди- нова «Алан уртасында ялгыз йорт» (1984). «Ут күбәләге» (1987). «Ханым-солтаным» (1988). «Каракош». «Сихерче» кебек повестьлары белән ук беренчелекне үз кулына алган бу язучының «Кыргый» исемле җыентыгы кулдан-кул га йөртеп укылды •Елның популяр әсәре» сериясендә катнашып 1996 елнын иң күп укылган әсәре булды Сатирик повестьның казанышы дип Марат Әмирханның «Дөя муены» әсәрен саныйм Шулай игеп, бүгенге прозада повесть жанры үз позицияләрендә нык тора, анын барлык төрләре диярлек үсештә. Роман жанрында Айлар Хәлимнең «Татар вакыты» әсәре чын мәгънәсендә тетрәндерде Ул милләтебезнең чуар дөньясын анларга. яңача фикерләргә өйрәнергә ярдәм итә. Безнең халыкны үткәндәге хаталарны кабатламаска, сабак алырга чакыручы һәм коллык психологиясендә тәрбияләнгән татарның милли аңын үстерүче әсәрләр булуына ихластан шатланам. Н Фәттахның «Сызгыра торган уклар». Батулланын «Сөембикә», Ф Латыйфинын «Хыянәт», М. Хәбибуллиннын «Иван Грозный һәм Сөембикә-ханбикә» романнары бу юнәлештә гаҗәеп файда китерделәр. Публицистикада Фәүзия Бәирәмова кебек укучыны тетрәндереп язучылар аз. Аның «Үтерелгән пәйгамбәр» мәкаләсен укыганда күздән яшь тама, бугазга төер утыра. Рифә Рахман язмалары да көчле тәэсир калдыра. Драматургиядә Зөлфәт Хәкимнең «Кишер басуы». Туфан Миңнуллиннын «Гөргери кияүләре», «Сөяркә» пьесалары соңгы елларның иң кызыклы ачышларыннан булды Шигъриятебезнең дә иң гүзәл казанышларын әйтеп үтәсем килә Бу елларда милли шигърият күгендәге йолдызлар яктырак яна башлады, минемчә. Р Харисның «Бүре күзе» поэмасында заман сулышын тойдым. Автор татар һәм чечен әдәбиятлары арасындагы бәйләнешләрне ныгытты Әхмәт Рәшитнең «Сөембикә». «Колшәриф». «Мөхәммәдьяр» поэмалары тарихи фикерләве, үткәннең фажигасын ачу, сурәтләү чаралары ягыннан хәзерге татар поэзиясенең казанышы Р Фәйзуллин ижаты үз триумфына җитте. Н Гамбәр хаклы язганча: аның сонгы елларда чыккан дүрт томлыгын 20 гасырның соңгы чирегендәге әдәбиятыбызның үзенчә бер шаһитнамәсе. әдип күзаллавындагы бер елъязмасы дип бәяләп була» («Мәгариф* журналы.—1999— № 7.- 236.). Р Гаташ—мәхәббәт җырчысы булып балкучы йолдыз. Ул татар шигъриятен яна, яхшы күпер салып көнчыгыш әдәбиятына тоташтырган шагыйрь. Илһам чыганагы аңа Шәрыктан килә. Халык шагыйрьләре Г. Афзал Ш Галиев. И. Юзеев шигырьләрендәге тапкырлыкка, эчке мәгънәгә, сурәтләү чараларына, сүз куәсенә. фикер тирәнлегенә сокланам. Ф Яруллиннын шигърияте («Серле дөнья». «Жан авазы». «Көзге мон» җыентыклары) укыган саен язмышы кебек тетрәндерә Р. Миңнуллиннын «Китеп барам көләч җәйдән». Зөлфәтнең «Жирнен йөрәгенә юллар якын». М Әгъләмнең «Ярты гасыр гомер акты...», Э. Шәрифуллинанын «Толлар җаны» дигән шигырь тәлгәшләре, Ж. Дәрзаманнын «Моңнар фәрештәсе» поэмасы жанга тынычлык бирми, димәк, безнең шагыйрьләр кеше күңелен тетрәтә беләләр. 2. Минемчә, туксанынчы еллар әдәбиятында уңай сыйфатлар түбәндәгеләр: а) Гаяз Исхакый мирасын кире кайтару; б) Социализмнан котылып, чын иҗат иреге алу—тәнкыйди реализм белән коралланган цензурасыз әдәбият барлыкка килү; в) Милли патриотизм тәрбияләүче әсәрләр язылу. г) Халкыбызның таркаулыгын, бердәм булмавын курыкмыйча сурәтләү. Ошап җитмәгән яклар да бар, әлбәттә. Мәсәлән: а) Татарстан азучыларының иҗат йорты һаман да юк Татар язучысы кемнән ким?! Ни өчен безнең әдипләргә уңай шартлар тудырылмый? б) Башлап иҗат итүче яшьләрне матбугатта кысу сизелә: йә журналлар хикәянә урын бирмиләр, йә гәзитләр язмаңны бастырмый Кәефеңне күтәрер өчен берничә юлын гына бассалар да ярый бит! Өлкән абзыйларны болай да яхшы беләбез, ә менә безне белмиләр. Яшьләргә игътибарны сүздә генә түгел, ә чынбарлыкта арттырасы иде! в) «Дөнья авыр» дип зарланучыларның монологлары туйдырды Әдипнең тормышын иҗат өчен көрәш дип аңлыйм мин. Мәсәлән. X. Туфан, И Салахов. М Мәһдиев һ. б лар иҗатлары. Казаныш саналырдай әсәрләр тормыш авыр чакта, кризис чорында язылалар. Зарланучы язучыларга «Жаныңның ваклыгын сылтама заманга!» дигән шигъри юллар белән җавап бирә се килә. 3. Татар әдибе егерме беренче гасырда бернинди сәяси партиягә дә кермәгән, бары тик халыкка хезмәт итүче милләт сакчысы гына булсын иде Илдә сәяси режим алышынган очракта да (әйтик, хакимиятка коммунистлар кабат килгәндә дә) намуслы язучы намусына тугры калып, татар халкының азатлыгы, милли идея өчен көрәшергә тиеш дип саныйм. Калганын ВАКЫТ галижанәпләре күрсәтер