Логотип Казан Утлары
Роман

ТӘКЪДИР

Хәстаханәдән чыккач. Җәмилә үзен читлектән котылган кош кебек хис итте. Яшәүнең тәмен, тормышның нинди зур ләззәт вә бәхет булуын бөтен тулылыгы белән тоемлыйм дисәң, бераз вакыт ябылуда тор икән Дөньяны бөтенләй башкача күрә башлыйсын Каты коты такта ятак та туй түшәгедәй йомшак тоела Хастаханәдә телисенме-теләмисенме, һаман чир турында уйланасын, анда сине барысы да шул эзгә төшерә, шуңа мәҗбүр итә Тормыш исә сырхаулыкны танымый Сырхау кешене эштә лә өнәмиләр, өйдә дә Хәтта яраткан, язмышыңны ана ышанып тапшырган ин якын кешен дә тора-бара йоз чөерә башлый. Җәмиләнең исә чир турында уйларга вакыты юк иде Уку елы азагы бит Мәктәп таяк белән тузгыткан шөпшә оясы сыман мыж килә Кемнең кая барып бәрелгәнен лә абайламыйсын Директор югары өлгереш таләп итә. чөнки мәктәпнең эшенә шуннан чыгып бәя бирелә Укытучы сандал белән чүкеч арасында Директорның сүзен читкә этәрә алмый укытучы Чөнки аңын үзенен язмышы да шул каһәрле процентларга бәйле Шул ук вакытта аяк терәп, укудан баш тартучы кире беткән ялкау балаларга күрәләтә уңай билге дә куясы килми ‘ Классыңда утыртып калдырам ".-дип күпме яный ул аларга ел барышында. И келене шартлатып чәпәр иде дә бит. кулы кыска, баш очында Процент Газраилның үткен чалгысы Шушы мәсхәрәле, гүбән халәттән үзенен шәхси горурлыгын җуймыйча чыгу юлын табарга тырышып чәбәләнә укытучы Әлифне таяк дип белмәгән укучылар белән өстәмә дәресләр уздыра, биремнәр бирә, таләпчәнлек күрсәтә, янәсе. Җәмиләдә дә бар андый ташбашлар. Әнә. каршысында Тимерхан исемле малай. Энә өстендә утырамыни, боргаланыпмы-боргалана. Бүләк исемле бер кечкенә авылдан йөреп укый ул Өченче ел инде тартып сузып класстан класска күчерәләр Чәчләре гарәп комганы шикелле бакыр төстә Йөзендә лә шундый ук сипкелләр Үзе эре сөякле Ә тавышы ләңкә этнеке кебек чәр дә чәр. Беренче дәрестә, беренче очрашуда ук кирелеген күрсәтте Тимерхан Яна килгән укучыларның әзерлек дәрәҗәсен ачыклау максатыннан. Ахыры Башы журналыбызның 10 нчы санында Х Жәмилә уртача авырлыктагы бер мәсьәлә тәкъдим итте. Борыннарын тарткалыйтарткалый эшкә тотындылар. Бакыр чәчле малай гына ашыкмый, тәрәзәдән нидер күзәтә. -Тимерхан, вакыт уза, соңаруын бар,-дип Жәмилә анын аркасыннан какты. -Китәле, нигә сугасың,-дип сикереп торды малай,-тегендә бокересе чеметә ие... Бекере дигәне үз авылларындагы Рамазан исемле укытучы, яшьли гарип, аркасы уалы. Әйтерсең лә, искәрмәстән Жәмиләнен янагына китереп чәпәделәр, колаклары чынлап китте. Тимерханны класстан типкәләп куып чыгарудан үзен-үзе чеметеп кенә тыелып калды. Әмма бу тискәре малайны шушы беренче дәрестә үк кулга алырга тиеш ул. Югыйсә, йөгәнли алмаячак Әнә, башкалар да кемнен сүзе өскә чыгар, дип астыртын гына күзәтәләр. -Эшкә тотын,—диде Жәмилә. тавышына булдыра алганча катгыйлык төсмере бирергә тырышып. -Ручканы онытканмын,-дип Җәмиләгә җилкәсе белән борылып утырды Тимерхан. -Мә, минеке белән яз. —Нәрсәгә миңа кеше калдыгы... Сизелеп тора, малай Жәмиләне чыгырыннан чыгарырга омтыла. Вожак булмакчы Яна класста андый хәлләр элек тә күзәтелә иде. Әгәр ул хәзер кычкырына, җикеренә башласа, абруе калмый дигән сүз. Бу инде көчсезлек билгесе. -Ярар соң. дәрестән сон калып чишәрсең мәсьәләңне,—диде Жәмилә тыныч кына Шуннан ары ул аңа таба борылып та карамады. Күз уңыннан төшеп калгач, ана карата игътибар беткәч, ниһаять, Тимерхан да биременә кадалды. Ручкасы да бар икән, онытып калдырганмын дип алдашкан гына. Алар арасында мөнәсәбәт барыбер яхшырмады. Гаеп Жәмиләнен үзендә дә бар. Бервакыт әтисен очратып, улын яманлаган иде. Тегесе кайткач, гадәттәгечә, “тәрбия дәресе” үткәргән. Тимерхан атна буе күгәргән күз белән йөрде. Әле хәзер дә сөзгәк үгез кебек күзләрен тондырган. -Менә бу мәсьәләне укып чык әле башта,—диде Жәмилә,—аннан сон бергәләп аңлашырбыз. -Башкалар әллә кайчан өйләренә кайтып китте, мин нәрсә, каныкты тәки... Ишектән класс җитәкчесе башын тыгып карады. Борчыла. Процент тынгы бирми. -Жә, ничек? - диде ул. -Менә карашып утырабыз әле Тимерхан теләр-теләмәс кенә дәреслекне алдынарак тартып куйгандай итте. -Бу кире беткәнгә икеле генә куям,—диде Жәмилә.-ботыннан тотып селексәң дә рәт чыгарлык түгел, азаплансын тагын берәр ел җиденче класста. Хурлык бит. Телләшмәсә бер хәл иде. -Җиденчедә ун ел утыртсаң да файдасы тимәячәк, Жәмилә Нурулловна,-диде класс җитәкчесе.-Әнисе кызганыч. Чирләшкә бит һич тернәкләнә алмый мескенем. Әтисе салырга ярата. Өйдә тагын берсеннән- берсе кече өч бала. Күзәтү дә, тәрбия дә җитми. Тимерханга тормышында квадрат тамыр алулар кирәк булмас, дип уйлыйм, акча саный белсә, шул җиткән. Чирләшкә дигән сүз Жәмиләне сискәндереп җибәрде. Шушы ук мизгелдә әлеге авыру хатын белән ике арада ниндидер серле җеп сузылгандай булды Күреп сөйләшәсе, хәлен беләсе килеп китте. Теләктәшлек хисе уянды. Үзе дә шул хәлдә ич ул... Аңа инде Тимерхан да ул кадәр үк сөймәс сөяк кебек күренми иде. -Менә бу дәфтәрдә барысы да язылган.-дип пышылдады ул класс җитәкчесенә.-үзегез җайлаштырыгыз, ә мин чыгып торам Тормышта барысы да бергә йөри Шатлыгы да. борчулары да. уен- көлкеләре дә. Шулар тутырып тора да инде анын чиләген Бер мәшәкать икенчесен алыштыра, алдагысы үткәнен юып ташлый Тормыш арбасы алны-ялны белми, тәгәри дә тәгәри. Беркөнне кичләтеп кенә Әлмәттән апасы Мәгъсүмә шалтыратты Тыны-коне беткән, сулышын да көч-хәл белән генә ала -Сеңлем, әти югалган.—дип мышык-мышык еларга ук тотынды. Җәмилә апасынын энәдән дөя ясый торган гадәтен бик яхшы белә, үз башыннан үткәрде Шуна ышанып та бетми. -Апа. аңлатыбрак сойлә әле. кайчан югалган, ничек9 -Сыерны базарга җитәкләп киткән дә инде бер атна ди -Кем әйтте? -Авылдан килгәннәр иде. әни бик борчыла, ди -Теге марҗасындадыр, бәлки? - Шунда инде, шунда булмыйча -Нигә сон алайса, югалган дип оран саласын9 -И. сенлем. мине беләсен инде, әнигә авыр бит. Машинагызга утырып кияү белән янына барып килмәссезме, диюем Сез укыган кешеләр бит. бәлки тыңлар Кеше арасында хурлык бит Нурулланың колхоз рәисе булып эшләгәндә чуалып йөргән яшь нәмәстәсе бар иде Шуны һаман ташлап бетерә алмый, барып-барып кайткалый. Атна-ун көннән туйда йөргән ата мәче кебек сөйрәлеп кайтып керә аннарысы. Шундук хатынын кыздыра башлый Нигә монысы бодай, нигә тегесе тегеләй, авыз ла ачтырмый “Җәүһәрияне дугалы атта гына зур итеп төшердем, канәт. кынгырау тавышы әле лә колакта тора.- дип сөйләгәне бар Мансурга—элек киленнәр хәзергесе күек ир рәтенә туйда кәефсафа корып йөрмиләр иде. двурга керүгә эшкә тотына иле Әбиеннен әле матур, яшь цагы. унбише дә тулмаган Бераз капкалап алуга мал- туар янына ныгып китте бу. Мин дә келәт поцмагында посып кына күзәтәм моны, кулы эшкә ятамы, әти-әни алдында йөзгә кызыллык китермәсме? Килен килде, киле саптай теле килде, кече сәкегә пире килде, дип мыскылламаслармы? Багам шулай, канәт. сәнәк-көрәк тотарга ашыкмый, як-ягына карана, ан-сан этә Урамнан кемдер узып бара иде. Йөгереп барып капка ярыгына капланды Үзеннән-үзе кулларым цыбыркыга үрелде Тавышсыз тынсыз гына бер-икене сыдырып та алдым моңа Шуннан сон әбиен майлаган күек булды, канәт. Катыннарны узындырырга ярамый, вакытында кулга алырга кирәк" Федоровка исемле бу авылның авыл диярлеге дә калмаган иде Яу узган сыман Кая карасан. шунда җимерек Койма-капкалары авып- түнеп беткән Гашландык өйләр хәтсез Яшьләр нефть эшендә, шәһәрләргә күченеп беткәннәр Авылда башлыча карткарчыклар гына торып калган Алар инде яшәсен яшәгән, донья мәшәкатьләреннән дә гарык Мария түтәйнен өе яныннан гына инеш ага Сай. пычрак инеш Каз-үрдәк шунда мәш килә -Син генә кереп сөйләш әле. Мансур, мин гәрләнәм.-диде Җәмилә Мин машинада көтеп торам Авылнын әкыйрьлегс. шыксызлыгы Мансурга авыр тәэсир итте Курчак ое кебек йорт-жирен калдырып нишләп жүләрләнеп йөри инде бу карг бүре, дип бабасын сүгеп ташлады Мөгаен, марҗасы бозгандыр, алар андый гамәлгә бик маһир Машинаны күреп булса кирәк, өйалды басмасында узган гасыр картиналарында тасвирланган купшы купчихаларны хәтерләтүче зур гәүдәле хатын чыгып басты Күкрәкләре ат башы чаклы, ботлары юан Йөзе янып тора Менә ни өчен арына алмыйсын икән, бабакай, дип калемсерәп куйды Мансур -Сезгә кем кирәк, кемне эзлисез?-диде хатын. -Нурулла агайны күрәсе бар иде. —Рәхим итеп, өйгә узыгыз. Бабасы имезлек белән бер яшь бозауга сөт имезә иде. Мансурны күргәч тә шөгыленнән туктамады. —Цуаркай бозаулады бит әле, канәт, кара нинди баһадир. Мансур бозауны баһадир ук дип әйтмәс иде. Эт чаклы гына бер нәмәстәкәй шунда. Чуар. Әнисенә ошаган. Тере күренә. Сөтне шешәсе- ние белән йотып җибәрер иде. -Бер-ике көн өйдә торсын әле,-диде Нурулла кияве бирәчәк сорауны алдан ук шәйләп.-Ныгысын, дим. -Кунакта ошап киткән сиңа, бабай, аш төрләндерәсең, ә? —И, канәт, бозау тота. Цибәр цукынмыш. Кышлыкка калдырырга исәп. Әнкәсен сатып җибәрергә була аннары. Расхудлар зур. Нурулла никадәр генә ваемсыз күренергә тырышса да, киявенә күтәрелеп карарга кыймады Үзе дә белеп тора, бу сәяхәте озаккарак сузылды Гайбәте кызларына да барып ирешкән икән инде. Ыштырны урарга вакыт житкән. Вәләкин марҗаны да үпкәләтергә ярамый. Араны өзәргә җыенганы юк әле анын Мария аларның сүзенә кушылмый, тавыш-тынсыз гына табын хәзерләп йөри Кунакчыл да икән әле, каһәр. Ә Мансурга озакларга ярамый. Жәмилә килеп керсә, җәнҗал кубачак. Ана ничек тә бабасын бу тозактан кычкырыш-талашсыз гына йолкып алырга кирәк. Бу араларда нишләптер гел шундый киеренке хәлләргә юлыга. Теге вакытта ГАИ офицерын юмаларга туры килгән иде. Аннан Жәмилә. Хәзер менә бабасы... Мансур Нурулла имезлек шешәсенең сөтен алыштырган арада бозауны күтәреп алды да, урамга чыгып йөгерде. Җәт кенә аны машинасының арткы утыргычына яткырып, кузгалып та китте. -Нинди бозау бу, нишләвең синең? Әти кайда'.’ - дип, Жәмилә сорау артыннан сорау яудырды. —Барысы да соңыннан, ә хәзер бозау янына күченеп утыр әле, дулап тәрәзәләрне ватуы бар,—диде Мансур.-Анда, әнә, халат бар. астына шуны җәй. -Әти кайда сон?-дип төпченүендә булды Жәмилә. -Борчылма, озакламас, магнитлы бозау бу. Чыннан да, бер-ике сәгатьтән Нурулла, атына чуаркаен тагып, кайтып та җитте. * * * азан аларны сөрсү, тынчу һавасы белән каршы алды. Көн ифрат дәрәҗәдә эссе иде. Асфальт камырга әйләнгән, баскан саен изелеп- изелеп китә. Өстәвенә, аэропорт алдындагы мәйданны төзекләндереп, сурәтен үзгәртәләр икән. Биниһая зур кара чанда гудрон кайный, электр төрткече белән юл өстен кубаралар Борынны ярып сасы ис керә. Шау-шудан колак элпәләре ярылып китәр сыман Троллейбус тукталышында да кеше күп. -Такси тот, тизрәк китик моннан,-диде Жәмилә үртәлеп. Кәефе шәптән түгел иде. Аны моңа кадәр уку елын төгәлләүгә кагылышлы мәшәкатьләр, имтиханнар кысада тота иде Инде алар артта. Хәзер ул авыру-борчулары белән күзгә-күз торып калды. Иртән дә. кич тә, көнен дә. төнен дә шул борчуларның шәфкатьсез кочагында Ярый ла, Шарон Моисеевич әйткәннәр раска килсә? Әгәр килмәсә? Бик хәйләкәр шимбә, юмалый-юмалый тәки Казанга озатты бит. Алай черки тешләгән кебек кенә булса, үзе алыныр иде... Такси эчендә дә бөркү иде. Шофер үзе ягындагы тәрәзәне яртылаш ачкан, башкаларына тотындырмый, җәйге үтәли җил бик куркыныч була, ди. Жәмиләнен мона да җене кузгалды. Ярты юлда төшеп калдылар. К -Әйдә, елга портына элдертәбез, анда, мөгаен, жиләстер.-дип Мансур көтелмәгән тәкъдим кертте Хәер, моны көтелмәгән дип әйтеп тә булмый, киресенчә, төптән уйланылган тәкъдим. Алар Казанга килгән саен Идел буенда мәхәббәт хатирәләрен янарталар иде Пароход Жәмилә өчен гаилә талисманына әверелгән иде инде Тик бу юлы хәлләр бөтенләй башка. Әнә бит. юкка-барга да көйсезләнә. -Мина барыбер.-диде Жәмилә. Әмма үзенең күзләрендә жанлану чаткылары кабынып китте Мансурнын эченә жылы йөгерде. Бу форсатны кулдан ычкындырырга ярыймы сон? Озак та үтми алар универмаг янындагы тукталышта 6 нчы трамвайга утырдылар -Трамвайда дынгыр-дынгыр йөрүне жаным сөйми.-дип сукранды Жәмилә.- троллеибуска утырасы калган. Мансур дәшмәде, хатынының сүзләрен колак очыннан гына очырып жибәрде Ул Жәмилә ныклап торып кәжәләнә башлаганчы вокзалга барып житү турында гына кайгыра иде Алай да хәвеф-хәтәрсез килеп җиттеләр. Монда, гадәттәгечә, ыгы-зыгылы тормыш кайный иде. Кеше өстендә кеше. Кайсы китә, кайсы кайта, кемдер якыннарын каршы ала. кемдер озата Ләкин бу шаушу тынны кысмый, күңелгә тими. Көмештәй жәйрәп яткан Идел. Ослан ягындагы таулар аны үзләренә йота иде. күрәсен Жәмиләнен дә кәефе күтәрелеп кипе Мансур тиз генә рестораннан ике шешә сыра алып килде -Сырасы шәп,-диде ул бераз авыз иткәч.-Чехлар кайната белә, каһәр -Әйе. дип килеште анын белән Жәмилә. -Шарон Моисеевич тәҗрибәле табиб, мин үзем дә белештем, гап- гади операция диләр. Жәмилә су читенә ипи кисәкләре ыргытты. Чыр-чыр килеп аларга акчарлаклар ташланды. -Менә күрерсен,-дип дәвам итте сүзен Мансур.-армиядә минем дә сукыр эчәгемә операция ясаганнар иде. сизмәдем дә. туйдыралар бит аны... Жәмилә битараф килеш кала бирде -Галимнең хатыны гинеколог Ул да булышырга әзер. Бүген үк очрашачакбыз Әйтеп куйдым Телефоннан. -Операциядән соң безнең белән ни-нәрсә була инде.-диде Жәмилә. ниһаять. -Барысы да әйбәт булыр, күрерсең. Әгәр мин ясатмасам? Жәмилә Мансурга сынаулы караш ташлады. -Әйттем ич инде, гап-гади операция -Әгәр мин үлсәм? Жәмилә. үксеп. Мансурнын күкрәгенә ауды Берара тып-тын утырдылар. Баш түбәсендә акчарлаклар чыелдаша. Идел өстендә “Метеор"лар. "Ракета"лар тыз-быз килә. -Син мине элеккечә яратырсыңмы ’-диде Жәмилә яшь аралаш. Ярат канымны беләсең ич инде -Алдагысын белмим шул менә Ләйсәнне кага күрмәгез Мансур кабынып китеп, сыра шешәсен жиргә бәрде Ул челпәрәмә килеп ватылды -Нинди сүз инде бу. Жәмилә? Ләйсәнне кагу турында нинди сүз булырга мөмкин ’ Ничек шундый мәрхәмәтсез сүзләрне әйтә аласын’ Исемә төште дә. әйттем.-диде Жәмилә тәккәлефсез генә. Ул янә су чигенә ипи кисәкләре ыргытты Баягы кебек үк аларга акчарлаклар ябырылды Сорыкорт акчарлаклар. Аздырып бетергәннәр үзләрен, әзер ризыкка күнгәннәр. Болар инде бервакытта да үз асылларына кайтмаячак. Жәмилә аларга кызганып карап торды Ул үзе дә шулар хәлендә 4. «к. у • м II иде. Пычак тәннең дә, жаннын да табигыйлыгын боза инде ул. Хәерлегә генә булсын. Мансур үзенчә борчылып утыра. Вәйт. ангыра Ул сон монда Җәмиләне шикшөбһәләрдән арындырырга алып килгән иде ләбаса! Теленә тилчә чыккыры, үзе үк операция турында сүз кузгатты Җәмилә чирен жинәчәк, мона иманы камил. Күңел төшен келекиә генә бирелмәсен. -Безне Рәшидәләр көтәдер, жанаш,—диде ул,—кузгалыйкмы әллә? Җәмилә урыныннан торып басты. Рәшидә Җәмиләнең бертуган сеңлесе Ике бүлмәле фатирда яшиләр Үзе бухгалтер, ире—инженер. Айдар исемле. Мансур Рәшидәнең булышлыгына да исәп тота иде. билгеле. Туган туганның хәленә керми калмас, йомшак күңелле хатын ул Үзләре генә этле-мәчеле яшиләр бугай. Аның шулай буласын алдан ук юрарга мөмкин иде инде Рәшидә апасы шикелле зифа буйлы, озынчарак йөзле чибәр хатын. Чирмешән таулары арасында ямьшәеп утырган ерак мишәр авылы кызына бөтенләй охшамаган. Айдары да бик булдыклы, тәвәккәл егет. Кешеләр белән уртак тел таба белә, аралашучан. ярдәмчел. Әмма Ходай аңа сәламәтлек бирмәгән. Тумыштан гарип—аксак. Шуңа кимсенә, күрәсең. Ә ким кеше көнләшүчән, бәйләнчек була. Тавыш-гауга да шул сәбәпле чыгадыр, мөгаен Рәшидә ышанычны акламады Кая юату? Йокы бүлмәсенә бикләнеп апалысенелле елашырга тотындылар Айдар кухняда Мансурны сыйлый, якасыннан гына коймый. Йөрәк януын басмасмы, дип Мансур хәтта карышып та азапланмый. Тик хәмер генә алмый. Бер бүлмәдә мәжлес, икенчесендә—матәм Иң зур ярдәм Дилиядән килде. Чир-сырхау белән бәйле булса да. аны хәтта бәхет дип әйтергә дә була иде. Дилияне шәфкатьле зат дип әйтү генә аз. Ул үзе шәфкать. Шәфкать белән изелгән, шәфкать белән басылган. Галимнең дә: “Мин әсир”,-дигән сүзләре мактану, горурлану гына икән. Дилия тиз генә чишенеп киемен элгечкә элде дә. хатыннар янына ашыкты. Мансур да аңа иярмәкче булган иде дә, “Мин үзем генә”,- дип, аны да кире борды Дилия белән Җәмилә бер-берсен күреп белмиләр, ирләре аша гына танышлар. -О-о, Ямилә мин күз алдына китергәннән дә сылурак икән син, —дип, Дилия Җәмиләне кочаклап алды.-Бусысы сенлен энде, әйеме, бик охшашкансыз. Дилия хатыннарның шешенеп беткән күзләренә игътибар да итми, күптәнге дуслары кебек сөйләнә дә сөйләнә. Ул рус мәктәбендә укыган, шуңа күрә кайбер авазларны үзенчәрәк әйтә, һәм ул аңа ниндидер серлелек биреп тора. -Едедә генә ебәрделәр, бүген эш күп булды,-дип такылдады ул,- Эш тә эш инде, эштә дә эш. өйгә кайткач та эш Театрга бармаганыбызга да бер-ике ай була бугай енде. Бу арада яңа спектакльләр күренми. Шәриф Хөсәеновнын “Әни килде”сен яратам мин Галимә апа Ибраһи- мова башкаруында әни искитәрлек. Галимә апа белән махсус барып таныштым. Тормышта да бик мөлаем, нечкә күңелле кеше икән Сара апа матурматур ерлар яза. Күктә кояш, ердә гөлләр. Алда юллар, юлда мин. Күктә елдыз, ердә ярым. Дөнья матур, дөнья кин! Әйбәт бит, әемегез. Уфадан Фәридә Кудашева килгәч, мәжлес үткәргән едек. Сабыйлар енде. Көлешәләр, шаярышалар, елашалар Сәнгать әхелләре шулай бит ул. Фәридә аланын “Дранча ’сы бик ошый. Бик халыкчан Автограф белән пластинкасын да бүләк етге Акрынлап Жәмиләнен яшьләре кипте Ул инде үзеннән үзе оялып утыра иде. Күр. нинди тулы канлы тормыш белән яши кеше Ә ул чебен тимәс чер итәр... - Күптән түгел генә Галимә апага да медицина тикшерүе үткәрдек. Күкрәгендә анын да киста. Операциягә ятарга туры киләчәк. Бик көчле характерлы, ыһ та етмәде. ризалашты Лилиянен акрын-акрын Жәмиләне көйгә китерүе иде бу Жәмилә дә тураеп китте, күзләре уянды - Син. сснлем. чыгып чәй хәстәрли тор.-диде Лилия карават читендә канаты каерылган чәүкә кебек бөкшәеп утырган Рәшидәгә. - теге егетләргә дә күз-колак бул. арттырып ебәрмәсеннәр. Ә без Я мидә белән серләшеп алыйк. — Йә. чишен әле, Я мидә.-диде Лилия Рәшидә артыннан ишек ябылуга. - Галим сине бик уенчак, шат күнелле. көчле рухлы кеше, дип сөйли еде. Сина хәзер нәкъ менә шул сыйфатлар зарур. Ямилә Мондый күмәк елашып утыруларга чик куярга кирәк Лилиянен теле дә. куллары да берьюлы эшли -Яле. яле менә шулай, тынычлан, тәненне йомшарт Булдымы? Булды. Молодец. Мансур сине өрмәгән урынга утыртмыйдыр да. дип беләм. гәүдән Софи Лоренныкы кебек Тьфү. тьфү. күз тимәсен Енде мина артын белән борыл да. кулларынны югары күтәр. Кытыгын киләдер, әйеме? Сылу хатыннар көнчел була Дөресме9 Дөрес Әлбәттә, дөрес Култык асты бизен авыртмыймы. Юк Бик яхшы Хәзер сул як күкрәгенә басам Сизеләме? Мин дә сизәм. Кечкенә төер оешып килә Ярый, вакытында абайлап өлгергәннәр Бу харам нәмәстә Аннан тизрәк котылырга кирәк Организмны агулап ятмасын Юллама н бишенче хастаханәгә икән Анда минем әнием эшләгән иде. Дуслары калгандыр, сораштырырмын Операциядә үзем дә катнашырга тырышырмын Енде киен Эчке күлмәген бик затлы икән. Әллә Франциядә эшләнгән енде9 Мансур Мәскәүдән алып кайтты дисенме9 Галимгә әйтсән. бот чабып көләр Нигә дип. шулай енде ул Авылча хөкем ертә Алай дисән. Мансур да шәхәрдә тумаган анысы Бик матур ерлый ул синен Мансурын Бер Казанга килгәч, ерлашып утырган едек Бүген дә ерлатсак. каршы килмәссенме? Мин үзем ер-монга. сәнгатькә гашыйк енде шулай. Ходай сәләт кенә бирмәгән Безнен нәселебез табиблар нәселе ырхауханәнең хирургия бүлеге өченче катта урнашкан иде Сонга калмыйк дип. баскычтан иөгерә-ат гыи менделәр Ләкин бу ашыгунын файдасы гына тимәде Профессорга кергәнче кәгазь документлар белән бәйле рәсми эшләр беткәнен шактый вакыт көтеп утырырга туры килде Жәмиләнен төсләре үзгәрде Ипчекләр игеп тынычландырырга сон аны. жднына нинди жим бирергә? Мансур анын борчуларын бик теләп \ зенә алыр иде лә бит. юк. бу мөмкин түгел. Хәзер бөтен ышаныч Жәмиләнен үзендә Бу гаделсез сынауны жинсә. үзе генә жинеп чыга ала Профессор Кәримов янына алар икәүләшеп керделәр Тукайнын Карәхмәте кебек таза, мул гәүдәле кеше икән. Бөтен бүлмәне тутырып утыра -Нишләп әле Шарон Моисеевич үзенен пациент тарын монда жибәрә. әллә кулы киткәнме’-диде ул Жәмиләне баштанаяк күзеннән кичереп Аннан сон Мансурга морәжәгагь итеп "Атакай, гафу итегез, без чаршау эчен.» керәбез”.-дидс Жәмиләне бик жентекләп карады профессор, күкрәкләрен сыта- сыта авырттырып бетерде Жәмилә мәрхәмәт көтеп судьяга баккан С гаепләнүче шикелле Кәримовка текәлде. Өметле сүз көтте. Бәлки операциянең дә кирәге юктыр әле? Терапия дә җитәдер? —Сезгә, чибәркәй, операцияне үзем ясыйм, бүгеннән хәзерли башлыйбыз,— диде профессор бик шатлыклы хәбәр җиткергәндәй. Җәмиләнен соңгы ышаныч җебе дә шартлап өзелде. Инде язмышка буйсынасы гына калды. Аны ике кешелек палатага яткырдылар. Палата чиста, пөхтә иде. Лилия барысын да җайлаган, көйләгән булып чыкты. Күршесе йомры сөякле, хәтта матур дип тә әйтергә булыр иде, әмма килешкилбәтен мыегы боза. Кытай картларыныкы шикелле сирәк төкле мыек. Үзе бик жор. Авызы тулы мәзәк, мәкаль-әйтемнәр, теле телгә йокмый. Җәмиләне ул күптәнге танышы шикелле кочак җәеп каршы алды. -Үзебезнең халык икәнсең, рәхмәт, марҗа кертерләр дип шикләнеп тора идем,— диде ул шомырттай кара түгәрәк күзләрен уйнаткалап.- Берсе белән бик интектем, чыгып качар хәлләргә җиттем, арт ягы шарт та шорт, хет противогаз ки. Синең дә шөрефләрең бушамагандыр бит? Хатынның итләч иякләре дерелдәп алды. -Бушатсалар, монда бушатырлар инде,-дип көлемсерәде Җәмилә. —Гафу ит, шаяртам гына. Шундый агач авыз, балта тел инде мин. Танышыйк, әйдә, исемем—Хәдичә. —Мин Җәмилә булам. Бу телбистәсе чир турында төпченә башлый инде хәзер, дип куркынып көткән иде Җәмилә. Юравы рас килмәде. Шуңа бик сөенде. Чөнки аның сырхавы турында чит кеше белән сөйләшәсе килми иде. Хәдичә танышкан арада тумбочкасыннан төргәк-төргәк ризык алып, янындагы өстәл өстенә тезде. Ит, сыр, йомырка, уылдык... Җәмилә кыстамаса гына ярар иде дип, аңа яны белән борылып утырды. Кеше белән алай артык якынлашуны өнәми ул. Кыстамады. Җәмилә янә рәхмәтле булды. Бераздан Хәдичәнең тавышы ишетелде. —Менә шулай яшәп ятыш, Җәмиләкәй. Хәл-әхвәләт, Киндер күлмәк, Ыштан бурлат, Киткәннәр ур... Хәдичә төртелеп калды. Ишекне киереп ачып, бүлмәгә бөтерчектәй әйләнчек шәфкать туташы атылып керде. Җәмиләнең кулындагы китабы лып итеп идәнгә төшеп китте. —Курыкмагыз, апа, мин сезне әлегә рентгенга гына чакырырга кердем,-дип чыркылдады кыз.—Документларыгызны үзем алып киләм, сез 18 нче бүлмәгә бара торыгыз, тизрәк, эш сәгатьләре бетә. Суй, тек, доктор, яшәмим тәнем өчен, Яшим синең рингит белән фәнең өчен,— дип такмаклады Хәдичә. Рентген дигәннәре минутлык эш. чишенүе-киенүе генә озаграк. Бөтерчек кыз аңа кечкенә пыяла савытлар тоттырды, анализлар өчен, диде, иртәгәгә анализларыгыз әзер булырга тиеш. диде. Ул әйләнеп кайтканда, Хәдичә палатада ниндидер бер карчык белән гәп корып утыра иде. Орчык кебек кенә юка гәүдәле әби. Хәдичәне яулыгыннан колагын чыгарып тынлый. Добрән. күрәсең, “ә” дә “ә”. Җәмиләдән кыенсынды бугай, аны күрүгә җәт-җәт атлап чыгып та китте. -Бу саңгырауларның бер гөнаһы да юктыр,-диде Хәдичә,-барысын да үзенчә сукалап тик утыра. Алар хакында бер шәп мәзәк тә бар. Сөйлимме? -Сөйлә,-диде Җәмилә. Үзе эченнән генә. бу жир жимертеп йөрүче тап-таза хатын нишләп ята икән инде монда, чиртсән каны сытылып чыгарга тора дип уйлап куйды -Бер гаиләдә өч кеше яшәгән ди,-дип сөйләп китте Хәдичә.-ир белән хатын да кызлары Өчесе дә колакка каты икән Бервакыт бу ирне мулла күргән дә: "Ник мәчеткә йөрмисен?" дип кыздырган Өенә кайтып ашарга утыргач, хатынына -Мулла мина мәчеттән угын урлыйсын дип әйтә.-дигән. Хатыны -Әй, сиңа ярап булмас инде, ди Почмак ягына чыга да кызына әйтә: -Атаң ашын тозсыз булган дип бәйләнә.-ди. Кызы әнисенә карап-карап торган да: —Әй, кирәкми, сездән кем кияү сораганы бар соң әле!-дигән имеш. Җәмиләнең хәтсездән болай рәхәтләнеп көлгәне юк иде инде Күзләреннән яше атылып чыкты, җиңеләеп китте. Хәдичә аңа каш астыннан гына көнләшеп карап торды бар соң кайгысыз бәндәләр, дип уйлады, анализлар алдырырга кергән булса кирәк, и-и, мин үз теләгем белән анализ дип шушында керәмме сон. больнис чирлеләрнең төрмәсе бит ул. -Артисттыр син. Хәдичә?—диде Җәмилә көлеп туйгач - Ничек шулай килештереп сөйли беләсең? -Аны болай итим, көлдерим, дип уйлап тормыйм инде, үзеннән- үзе килеп чыга ул. Мин бит китапханәче, күп укыйм. Әлеге мәзәкне дә Нәкый Исәнбәт китабыннан укып оттым Хәдичә сәгатенә күз төшерде лә. тиз-тиз генә өстен алыштырды Кара чалбар, ак блузка анын рәвеше бозыла башлаган гәүдәсен нәфисләндереп җибәрде. Ыспайланып, яшәреп киткәндәй булды —Кофга кимә инде, шушылай да бик матурсын,-дип кинәш бирде Җәмилә. —Әбәү, чәйгә Сәхибулла төшкән, диләрме әле?-диде Хәдичә Җәмиләнен киңәшенә игътибарда итмичә.-Свиданжыга чыгуым Минем дә чәйгә бер юньсезе төшеп маташа әле монда. Хәдичә тигез итеп киселгән шома чәчләрен җилфердәтеп, бүлмәдән чыгып китте. Шушындый эсседә кем кофта кия инде. жә. дип гаҗәпләнде Җәмилә. Сәбәбен соңыннан гына белде Ул тәрәзә янына килеп басты. Көннәрнең ин озын чагы. Соң булса да тышта якты иде әле Бөтен сырхаулар да урамда Җылы якка китәргә әзерләнгән кошлар шикелле төркем төркем булып оешканнар Хәдичә дә шунда Күз күреме җирдә бер катлы агач йортлар тезелешеп киткән. Өстән аларнын күкле-яшелле түбәләре генә күренә Арырак Пләтән төрмәсе Унда асфальт юл бормаланып яга. Ул бара-бара сабын заводы яныннан Тукай урамына килеп чыга. Анда инде шәһәр тормышы Шау-шу. сөрем ис... Җәмилә борынын җыерып куйды Әйтерсең лә борынына сасы ис килеп бәрелде Анда-ис. монда-чир Ләкин Җәмиләнен бу күңелсез нәрсәләр турында уйлыйсы килми иде. караватына менеп япы да кулына китап алды Бераздан күзләре үк йомылды Йокы аралаш Җәмилә кемнеңдер сулкылдап елаганын ишетте Саташам ахры, дип уйлады башта. ү зем елыйм ахры Төшендә ул Ләйсәнне күреп алган иде. ай күрде кызын, кояш алды И. өзгәләнде Жәмилә ИH.IC менә ЧЫН Ч1.1Н I.III мин. түге Күзләре ачылды Беренче булып тәрәзә аша кергән аИ яктысына игътибар итте. Ул бүлмәнең нәкъ уртасыннан тасма булып сузылган иле Аргы як дөм караңгы Шул дөм караңгылыктан ишетелә икән әлеге сулкылдау. Хәдичә ич бу! Жәмилә бүлмәдәше янына барып басканын сизми дә калды. -Хәдичә, уян, Хәдичә ...-Ул аны саташып елый дип уйлый иде. Тиз генә утны кабызды. Хәдичә башын күтәрде. Чәче-башы тузган, йөзе чалшайган... Көндезге көләч затның шәүләсе генә. -Хәдичә, ни булды?-диде Жәмилә эчке бер өзгәләнү белән. -Берегезне дә күрәсем килмиНдип кычкырды Хәдичә.-Минем хәзер берәүгә дә кирәгем юк! -Ни сөйлисен син, Хәдичә! —Мә, күр, алайса! Хәдичә бер селтәнүдә лифчигы белән халатын умырып ташлады. Жәмилә шул ук мизгелдә артына тайпылып, өстәл кырыена килеп бәрелде. Анын мондый иләмсез гариплеккә беренче мәртәбә тап булуы иде. Хәдичәнен күкрәге тәгәрмәчсез иске арбаны хәтерләтә иде, ун имиенең яралы урыны гына калган. Йә, алла!? Жәмилә чытырдатып күзләрен йомды. -Нәрсә, тутый кош, күрәсен килмимени?—дип, кибешкән иреннәрен кыйшайтты Хәдичә.—Бу сиңа анализлар алдыру гына түгел. Кулымнан килсә, мин синең шикелле иркә хатыннарны... -Хәдичә, минекеннән дә төер таптылар бит... Ике көннән операция... Хәдичәнен шартлап чыгардай булып киерелгән усал күзләре тоныкланып калды. Ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Ләкин мондый сүзләрне шаяртып әйтмиләр... Бу чибәркәйне дә анын язмышы көтә икән ич! Ул кабалана-кабалана халатын киеп куйды. Ләкин ертылган халат күкрәген капларга җитмәде. Карана торгач, алдына кофтасын алып япты. Жәмилә анын янына килеп утырды. Алар төнне елашып-сөйләшеп уздырдылар. Ә иртән иртүк Жәмилә профессор кабинеты каршысына килеп баскан иде инде. Аны озак көтәргә туры килде, ниндидер семинарда, диделәр. Ул арада кичәге бөтерчектәй шәфкать туташы әрләп китте. Нигә лабораториягә анализларыгызны илтмәдегез, дип пыр туздыра, хәзер үк кан бирергә барыгыз, ди. Сезнең өчен эшемнән куыласым килми, ди. Жәмиләдә анализлар кайгысымы соң? Аңа профессор кирәк, йөрәген телгәләгән сорауларына җавап алырга кирәк. Төнге хәл аны чыгырыннан чыгарган иде. Ниһаять, коридорның аргы очында Кәримов пәйдә булды Коридорны иңләп килә. Янында дежур табиб. Бер алдына, бер артына төшеп, нидер аңлата. Аклана булыр. Болар озакка инде, дип борчылды Жәмилә. Аннан соң, ул профессорның үзе белән генә, күзгә-күз калып кына сөйләшергә тели. Аның уйларын укыгандай дежур борылып китеп барды. -Мин сезнең янга килгән идем, Сабир Хөжжәтович... -Күреп торам, чибәркәй, әйдә, узыгыз. Профессор бер күз сирпеп алуда авыру хатыннын кичерешләрен төшенеп алды. Көн саен очраша ул мондый бәхетсезләр белән. Нишлисең, вазифасы шундый. Һәрберсе ярдәм өмет итә, могҗиза көтә. Ә медицинада могҗиза булмый. ~Жә, тыңлыйм...Ы-ы... Кәримов пациентының исем-фамилиясен хәтереннән чыгарган иде — Әмиржанова... —Әйе-әйе, Әмиржанова... сон... Жәмилә сүзен башлаганчы тирән итеп көрсенеп куйды. -Мина Шарон Моисеевич га, башкалар да операцияң бик җинел булачак, дип өметләндереп килделәр. Мин үзем дә шулай уйлый идем. Чөнки ул төер мине борчымый, бер җирем дә авыртмый минем... -Бу бик яхшы, чибәркәй. Димәк... -Нәрсә, “димәк”, Сабир Хөжжәтович? Кәримов капчык шикелле бүселгән ияген баш бармакларына терәп, бермәл сүзсез утырды -“Димәк" дигәнем, бик вакытлы дигән сүз, ышаныч зур дигән сүз. Әмиржанова Ә төер9 Төер ул тамырлы Хикмәт тә шунда Безгә әнә шул тамырлардан арынырга кирәк -Хәдичәнеке кебекме?—Җәмиләнен тавышы өзелеп китте.—Юк. Сабир Хөжжәтович,—диде ул аз-маз тынычланып, үзен кулга алгач, мин андый операцияне ясатмыйм Баш тартам' Кәримов яшьләрчә жинеллек белән урыныннан купты, бүлмә буйлап йөрештереп алды, янә дә килеп йомшак кәнәфиенә сенде һәм —Сезнен балагыз бармы? — дип сорады. -Бар Кызым Ләйсән -Сез аны үзегез тәрбияләп үстерергә тиеш. Җәмилә ханым (Кәримов. ниһаять, өстәлдәге кәгазь өеменнән анын шәхеснамәсен эзләп тапкан иде), аңлыйсыздыр, шәт Аннан сон. шуны ла киртләгез, эстетикага караганда яшәү мөһимрәк Профессорның логикасы гадилеге белән үтемле иде. Логика анын гипнозы иде Җәмилә дә ана буйсынды, үзенен дорфалыгы өчен хәтта үкенеп тә куйды Ләкин авыру психологиясе дигән нәрсә дә бар бит әле Авыру үзенен чире турында, барысын да белергә тырыша Җәмилә лә әңгәмәне шундый шөбһәле нокта куеп төгәлләргә ният итте Профессордан туп- туры -Миндә ракмы?-дип сорады Әлеге сорау Җәмиләнең күңелендә күптәннән утыра Ул аны куарга тырыша, онытырга тели. Ләкин тутык белән бер бу каһәрле сорау һаман череген чыгарып тора иде. Кәримов бу сорауны көткән иде. аны бар сырхаулар да бирә -Сезнең өчен бу сүз юк. Әмиржанова! Аңлыйсызмы, юк! Профессор бәйдәге эттән дә битәр итеп күзләренен агуы белән карады. Җәмилә утырган урынына сенеп бетә язлы -Тагын бер сүзем бар.-диде профессор йомшара төшеп.-сезгә Казанда яки якын-тирә районда яшәү мәслихәт булыр иде Мөмкинлегегез булса, әлбәттә Без үз пациентларыбызны даими күзәтеп торабыз Файдасы ЗУР Җәмилә операциягә ризалашты ХТЛ^милә тәне корышудан уянып китте. Эче кайнар, тышы кайнар Гүя учактагы кисәү Гәүдәсенә орынсаң, күмергә әйләнер кебек Ж Ж уҮг ниндидер упкында Ничек чыгарга сон9 Их. йөзәсе иде Сөн суларында колач жәеп Ул талпынгандай итте Шунда колагына кайдандыр, бик ерактан кеше тавышлары ишетелгәндәй булды -Уяна. уяна.. -Ой. нинди молодец... Мине упкыннан тартып алыгыз, дип әйтәсе килде Җәмиләнен Ләкин теле корышып каткан, селкетә дә алмый иде -Күзләренне ач. Ямилә. күзләренне ач Җәмиләнең бу ягымлы сәер тавышны кайчандыр ишеткәне бар иде инде Тик кайчан9 Кем бу9 -Ямилә, молодец. Ямилә Караңгылык аксыл томан белән алышынды Юк, томан түгел, утлы төтен! Элеккечә үк эссе, тәне яна -Җәмилә, жанаш. бу мин. Мансур, котлыйм Бу тавышны шундук таныды Җәмилә Мансур ич Мансур' Ул азаплана-азаплана күзләрен ачарга тырышып карады. Әмма күз кабаклары кургаш тагып куйгандай бик авыр, бик авыр селкенәләр. Шулай да тырыша торгач, күз алдында ниндидер ачыклык пәйдә булды. Аннан сон кеше йөзе. Ул ачылганнан-ачыла төште. Күзләре, иреннәре, чәчләре шәйләнде. Чем кара чәч, калын кара каш. Монголларга тартым кыяфәт. Иягендә, бит очларында мәхәббәт уемы. Искиткеч сөйкемле йөз... -Лилия, рәхмәт,-диде Җәмилә хәлсез тавыш белән. Ул инде үзенең кайдалыгын да. ни өчен монда ятуын да төшенеп алган иде. -Котлыйм, операция унышлы үгте,-диде Лилия,-бу хакта әле сөйләшербез. Мансур хатынының кулларыннан сыйпады, маңгаеннан үбеп алды. —Су,—дип пышылдады Җәмилә. -Бераз түзәргә туры килер, жанаш, хәзергә шушылай гына,—дип Мансур марляга уралган бал кашыгын стакандагы суга манчып, хатынының иреннәренә тигезде... әмилә биш көннән соң аягына басты. Аңа кадәр шактый ^1^ сызланды. Бигрәк тә төннәрне үткәрү авыр иде. Җәрәхәт .ж _1_1ңурынының тиресе шигрин күн шикелле әле тартыла, әле җыерыла, әле кечерәя Хәтта шыгыр-шыгыр иткән тавышы да ишетелгән сыман тоела иде Бер тире төшми, ярага ит үсми дигәннәредер инде, күрәсең. Ләкин җан авыруы тән авыруына караганда да хәтәррәк икән. Утыз яшь тә тулмас борын гарип-горәбә булып кал инде. Гарип кеше- ким бит инде ул. Элекке бәхетле тормыш бервакытта да кире кайтмаячак. Яңасы, хәвефлесе башланды. Ул яңа тормыш ничек булыр, алда аны тагын нәрсәләр көтә? Уйлап кына очына чыга торган уйлар түгел болар. Мондый чакларда Җәмилә үз-үзенә бикләнә. Тора-бара жаны да каядыр китеп җуела, калебе боз булып ката. Аны бу томан эченнән ярасының чәнчеп алуы алып чыга. Ул даими рәвештә кабатланып тора, эченә сәгать механизмына көйләнгән пычак тегеп куйганнар диярсең Тәпи баскан көнне дә ул авыртыныбрак уянган иде. Тик бераздан ниндидер җиңеллек сизде. Бу җиңеллекнең нидән гыйбарәт икәнен башта анышмыйчарак торды. Баксаң, җәрәхәте тартышудан туктаган икән ләбаса! Куллары үзеннән-үзе шунда үрелде. Тик шундук салынып та төште. Күз алдына Хәдичәнең таланган күкрәге килеп баскан иде. —Жднаш, нәрсә, башың әйләнеп киттеме әллә?-дип сорады Мансур. Ул хатынының һәр хәрәкәтен, халәтен, күңел кузгалышларын бәгыре аша үткәрә. Шуңа күрә аның авыртуын да үзе кичерә кебек иде. -Юк, болай гына,—диде Җәмилә Процедурныйда ул һушыннан язды. Җәмиләнең элек тә каннан коты кача иде. Куркакның күзе күрәш, ди, бинтларын алыштырганда үз канын абайлап алмасынмы. -Аһ... Ул шушы сүзне генә әйтеп өлгерде. Күз аллары караңгыланып китте дә, ниндидер тирән упкынга очты.. -Врач чакыртыгыз!-дип кычкырды Мансур.-үлә бит. -Шулай булмаенча,—диде шәфкать туташы тыныч кына,—гадәти ис китү Мондый хәлләр безнең бүлмәдә еш була Кем энәдән шүрли, кем каннан. Борчылмагыз бер дә, хәзер уятабыз без аны. Ул Җәмиләгә нашатыр спирты иснәтте. Тегесе борынын җыерып- җыерып торды да, төчкереп җибәрде Тагын, тагын, тагын. Аннан сон күзләре ачылды. -Менә шулай, бик әйбәт, ярагызның җәрәхәте инде бөтәшеп килә, —дип, юмалый-юмалый, шәфкать туташы Җәмиләнең ярасын яңа марля белән каплады, тирә-ягына кләйле тасма беркетге.-Болай булса, киләсе атнада протезга да заказ бирергә булырдыр, мөгаен. Ә хәзер киенегез менә шулай... Әлеге хәлгә бөртек тә борчылмагыз, нервыдан гына ул. Тынычрак булырга тырышыгыз Сезгә хәзер ин кирәге, тынычлык! Онытылырга тырышыгыз. Онытылырга тырышыгыз, имеш һәммәсе дә шуны тукый. Кәримов та. Лилия дә. Мансур ла. Акыл өйрәтергә ансат ул Ә ничек итеп онытылырга? Әллә ул ана каршымы9 Әллә анын борчылусыз-нисез тыныч кына яшисе килмиме9 Килә Бик килә' Шулай шул. бал дип әйтеп кенә авыз балланмый Барысына да вакыт дәва. Ә ләванын вакыты килеп җитмәгән иде әле. Хәлбуки. Җәмилә сонгы ике-өч көнлә шактый җайланып китте Ярасы да ябылды Кәримов аннан канәгать иде Кергән саен: “Организмыгыз таза, мин сезнен өчен шатмын”.-дип күнелен күгәреп тора. Мансур профессорга бүләк итеп оч кило бал. бер каклаган каз бирде Каршы килмәде, ул мондый биремнәргә күнеккән иде булса кирәк Операциядән сон Хәмидәне бер кешелек палатага күчергәннәр иде Хәдичә ана карап читләшмәде, гел кергәләп-чыккалап йөрде Мансурның киткәнен генә сагалап тора да. ишек шакый Авызы һаман ерык Кайчак ялыктыра да үзе Ләкин анын янында онытылып китәсен Бүген ни сәбәпледер ир-ат. яратышу турында гәп корды Хәдичә. Дөресрәге, ул сөйләде. Җәмилә тынлап утырды —Син мыеклы ир-атларны ошатасынмы?-дип сорады ул Җәмиләдән Җәмилә башын чайкады -Минем лә мыеклы адәмнәрне женем сөйми, чөнки үзем мыеклы Әмериканын Журик дигән каласында мыеклы егетләргә хатын-кызны үбәргә ярамый икән Дөрес тә закон чыгарганнар, чукынмышлар, әйеме? Җәмилә ир-ат хакындагы гыйлемен шактый тулыландырды. Әйтик, ирләрнең каны хатын-кызларныкына караганда кызылрак икән Алар иртәрәк картаялар икән, ләкин җыерчыклары соңрак чыга ди Егетләр чибәрләрдән битәр молаем кызларга сүз кушалар икән Ир-егетләрне үзенә каратыйм лисән. биек үкчәле түфли ки икән Чалбарын ботларыңны кысып торырлык булсын ли Чәчләреңне дә җилкәнә таратып сал икән Ә иреннәр9 Алар инде фонарь сыман янып торырга тиешләр Ир-ат ерактан ук абайлап алсын -Әзер лекция ич бу.-дип көлде Җәмилә “Белем" җәмгыятенә керергә кирәк сина. -“Белем" җәмгыяте качмас. Җәмиләкәй Менә син әйт әле, бу сөйләгәннәрдән нинди нәтиҗә чыгарырга мөмкин9 -Минем башым җитми моңа. Хәдичә Чынлап Хәдичә кулларын боеренә таянып. Җәмиләгә карап алды да. әйтте "Ир-ат— бала ул ".-дигән Коко Шанель атлы бер мәхәббәт белгече Шушыннан нәтиҗәсе дә килеп чыга инде анын. Җәмиләкәй Бала уенчык ярата Шуна күрә ир-ат ялтыравыкка мөкиббән Димәк, безгә ялтырап торырга кирәк Хәдичә такылдады-такылдады да Җәмиләгә тыныч йокы теләде -Бу лекциядән сон йокларсың монда -Авыруым-авыруым, авызым тулы даруым Дару эчәсе дә бар бит әле. киттем Монысы—кичтән Ә иртән9 Иртән хирургия бүлеге Везувии вулканын хәтерләтә иле Гож Хәдичәне бер ир белән тотканнар, имеш Сәламәтләнеп килүче бер яшь ир Өлкән шәфкать туташынын бүлмәсенә ачкыч яратып кергәннәр ди Дежур табиб эләктергән ди Җәмилә бу хәбәрне ишеткәч өнсез калды, ни уйларга белмәде Мөмкин хәл түгел ич бу' Сырхауханәдә. Операциядән сон Монын өчен азгынның азгыны булырга кирәк ләбаса! Хәдичә шаян, шук хатын Анысы хак Тик мәртәбәле ир хатыны ана югары мәгълүматлы белгеч Бу дәлилләрнен берсе дә әлеге гамәлгә киртә була алмый, билгеле Моны Җәмилә у зе дә яхшы белә Барыбер ышанасы килмәде Алай дисәң, кичтән һаман шул хакта сайрады бит. Бәлкем, ниятен Җәмиләгә читләтеп кенә җиткерүе булгандыр? Икесен дә сырхауханәдән куалар. Боерык инде эленеп тора. Укол кадатырга барганда Җәмилә үз күзләре белән күрде. Әхлакый тотнаксыз- лыгы өчен, дип язганнар. Димәк, барысы да дөрес. Кычынган Әстерханга барган ди, и, исәр баш, исәр баш, шулай сантый булырга ярыймы сон инде? Юк, барыбер ниндидер яшерен япмасы бар бу вакыйганың. Бар! Күңеле сизә. Хәдичә әле китәргә өлгермәгәндер, ничек тә күрешеп, сөйләшергә кирәк. Җәмилә кыенсынып кына 7 нче палатаның ишеген ачты. Хәдичә җыенып ята иде. Үзе генә. Тыныч күренә, йөзендә үкенү-кайгыру галәмәте сизелми. -Әйдә, уз,-диде Хәдичә. Шөгыленнән туктамыйча гына комплимент та әйтеп алды:-Бик матур күренәсең, күз тимәсен. -Рәхмәт... Җәмилә тик басып тора. Нидер әйтергә кирәк, ә теле кузгалмый, гүя аңкавына ябышып каткан. Хәдичә үзе ярдәмгә килде. -Җәмиләкәй, бу дөньяда сүз дүрт төрле: бер төрле сүз бар-бел дә сөйләмә; икенче төрлесе-белмә дә, сөйләмә дә; өченчесе-бел дә сөйлә; дүртенче төрлесе— сөйләрсең дә белмәссең. Син шуларның кайсысын сөйләргә дип кердең инде? Аның түгәрәк күзләре тегәрҗеп шикелле генә калды. Йөзе кырысланды, иреннәре кысылды. Ул җавап көтә иде. —Үзең шикелле мин дә мәкальдән башлыйм әле. Әңгәмә белән шик бетәр ди... —Ә синең шигең бармыни?—дип бүлде аны Хәдичә дорфа гына. -Сөйлиләр бит... -Дөрес сөйлиләр. Барысы да булды. Үкенмим дә. Йөрәгең басылдымы? Бик хуш. Инде миңа хәерле юл гына телисең калды. Үзем дә саубуллашып чыгармын дип тора идем. Рәхмәт керүеңә. -Хәдичә, юк, туктале, анлашыйк әле,-дип, Җәмилә аның беләгенә ябышты.-Без бит бер иш. Минем беләсем килә, Хәдичә... -Әллә кайчан шулай диләр аны... Хәдичә учы белән яшьләрен сыпырып алды. -Минем дә беләсем килде шул, Җәмиләкәй. Ярый ла синен Мансурың бар. Мин бит аерылган хатын. Әйтмәдем генә. Ирем ялтыравык тәтәйләрне хуп күрде. Ике балам бар. Алар әнием җилкәсендә... —Ничек соң, Хәдичә?.. —Өлгерә алмадык, врач килеп керде. Теге ачык авыз кабалануыннан ишекне бикләргә оныткан. агын ун көннән Җәмилә үзе дә сырхауханә белән хушлашты. Рәшидәләр эштә иде. Мансур табын әзерләде. Кара-каршы утырып чәй эчтеләр. Җәмилә дә, Мансур да операция турында ләм-мим. Әйтерсең лә моңа кадәрге борчылулар, күз яшьләре күңелсез бер төш кенә булган. Чөнки Лилия аерым-аерым икесен дә боргычлаган иде, бу хакта онытыгыз, чир сөйләп дошманнарыгызны шатландырмагыз, дип кисәткән иде. Профессор Кәримов та шуны куәтләде. “Хатыныгызның хастасы бик җитди, әмма ул үзенең чын йөзен өч-дүрт елдан сон гына күрсәтә. Ә хәзергә тормышыгызның кадерен белеп кенә яшәгез”,-диде. “Өч-дүрт ел шактый вакыт, медицина фәне дә бер урында гына тормый. Өметне өзмик”. Мансур каш астыннан гына Җәмиләгә күз төшергәләп ала. Зур үзгәреш сизелми кебек. Шундый ук чибәр, зифа, күкрәк алмалары да бүртеп тора... Т Элек алар өч-дүрт көн аерылышып торсалар, сагынышып бетәләр иде Шушындый гүзәл хатынынны кочмый, назламый ничек түзәсең ди? Тик бүген хәл бөтенләй башка. Гомумән, бу хакта уйларга бик иртә әле. Тән сихәтеннән битәр, психологик яраклашу да зарур ич. Әлеге тетрәнүләрдән сон нинди якынлашу ди ул? Жәмиләнен дә башында шул уйлар бөтерелә иле. Юк. теләктән түгел Теләк дигәне жиде кат жир астында Әлеге дә баягы, психология. Жаны сыкрый Хатын-кыз хиссияте элекке халәтендә калды микән? Үзгәреш юк микән9 Жәмиләнен әлеге сорауларга шушы минутта ук төгәл жавабын да аласы килә. Хәдичә әйтмешли. Мансуры кул астында гына, агтә кем белән чит бүлмәгә кереп бикләнәсе түгел Менә ул хатын-кыхтарга гына хас нәзакәтлек белән иренен изүен ачты, күкрәк ионнарын сыйпаштырып алды. Озак та үтми, киемнәр бер-бер артлы идәнгә оча башлады. Мансур барысын да онытты. Ярсулык белән үзе дә сизмәстән Жәмиләнен күкрәк япмасын да йолкып ташлады Япма белән бергә ниндидер йон бүксә диван арасына кереп кысылды Мансур анын ясалма ими икәнен шунда гына аңлады. Үкенде дә сон Жә. алла! Жәмиләнен күкрәге үтмәс балта белән юнылган түмәргә ошап калган ләбаса! Сул ягын култык астына кадәр сөяге чыкканчы кырганнар И. жанаш. ничекләр түзден икән? Пар күгәрченнәр кебек иде бит күкрәк алмаларын. Мансур хатынының тәнен тоюга, нарасый бала шикелле әлеге сихри йомгакларга үрелә иде Йомры, йомшак, кайнар, исле тынычланасын, ләззәтләнәсең, исерәсен Барысына да оеткы шунда салына. Күкрәкләр анын таянычы, терәге, горурлыгы иде. Хәзер, әнә. сыңары гына Анысы да тире бияләйдәй салынып төшкән Мансурның тәне сүрелде, каны янә күзәнәкләренә сеңде -Жәмилә. туктәле, жанаш -диде ул ни әйтергә белмичә сон әле... —Ә-ә, шулаймы, ошамыйммы'.’ Жәмилә Мансурны бар көченә читкә этәрде дә. торып утырды. Бик килбәтсез иде ул бу хәлендә. Хатын-кызнын тышкы күрке аяк. бил. түш инде анын. Ә Мансур өчен түш һәрвакыт беренче урында иде Мансур бөтен ихтыярын жыеп. хатынын үзенә таба тартты, иреннәрен элпә астында кызыл итләре чатнап торган жәрәхәткә тигезде —Кит, мин синен кызгануына калмаган!-дип Жәмилә мендәргә капланды. аста өлкәннәр өчен дә зур хафа Ә яшь кешенен авыруы әйтеп бетергесез фажига. Яшь кеше сырхавын санламаска тырыша, күнегелгәнчә яшәргә омтыла. Шуна күрә теләк белән мөмкинлекнең тәнгәл килмәве зиһенен томалый. Анын көтәсе килми, ана бүген үк кирәк! Жәмилә дә операциядән сон барысы да элекке эзенә төшәр, дип уйлаган иде Чөнки Бөгелмә табибы Шарон Моисеевичтан башлап, барысы да шуңа ышандырып килде. Ләкин чынбарлык белән беренче бәрелешү үк бу ышанычны какшатты Мансур аны гарипкә чыгарды, аннан йөз чөерде Бу инде операциядән дә хәтәррәк иде Жәмиләгә менә шулай рәнжү килде. Башта эченнән генә сызды, соңыннан рәнжү бөтен барлыгын биләп алды, һәм мона кадәр булган бар яхшылыкны сызып ташлады, ике арага карә шәүлә ятты Бу шәүләнең күләгәсе башкаларга да кагылмыйча калмады, билгеле Хәтта Лилия булып Лидиягә дә шаукымы төште Тик Лидия ана карап суынмады, һаман ярдәменнән ташламады: дарулар табышты, консультацияләргә йөртте Шул арада Мансурны юатырга да җитешә, әллә ниләр уйлама, депрессия бу. ли. операциядән Х соң була торган хәл, ди, Ләйсән янына кайткач, барысы да җайланыр, ди. Тик Җәмилә Кормашка кайткач та үзгәрмәде. Алай гынамы, беркөнне гомер булмаганча җәнҗал куптарды. Кибеттән кайтып керде дә, сумкасы ние белән алган әйберләрен идәнгә бәрде. Сөт-катык шешәләре челпәрәмә килеп ватылды. Бу тавышка бүлмәдән Мансур атылып чыкты. “Ни булды, хәлен киттеме әллә?”—дип. Җәмиләнең биленнән тотып алды, булыша, янәсе. Шул арада Җәмилә анын яңагына чалт итеп сугып та җибәрде. —Бар, элдерт, урамда мәткән көтеп тора,—дип кычкырды. Мансур исе-акылы китеп стенага килеп сыланды. —Бал түтәң,— дип ярсыды Җәмилә,—сагалап йөри, үлгәнемне көтәсез булыр, козгыннар! Өметләнмәгез, мин сезнең үзегезне кара гүргә кертәм әле... Җәмилә Мансурның өстенә лаканлап шакшы су орды-орды да залга кереп китте. Гайшә энеләренә килгән, күрәсен. Балын күтәрешеп кайтуның шушылай өчдүрт елдан сон да калкып чыгуын белсә, ни әйтер иде икән? Гөнаһсызга гөнаһлы, ә? Тилебәрән орлыгы ашагандан котырына, әй. Әле ярый Ләйсән ишетми. Мансур бу минутта шыксыз көзге басуда ялгызы утырып калган кура хәлендә иде. Уннан да, сулдан да. арттан да, алдан да әче жил талкый. Бернинди сыеныр урын юк. Тирә-якта акылдан яздырырдай котсыз бушлык... Ул юыну бүлмәсенә керде дә, суны шаулатып ачып, гарьләнүеннән туйганчы елады. Шунда тагын бер ачы хакыйкать бәрде башына: Җәмилә хак ләбаса! Хак! Анын яратуы, чыннан да, кызгануга әверелеп бара түгелме соң? Алар икесе дә максималист иде. таякның уртасыннан сындырырга күнеккәннәр. Икесе дә үзара мөнәсәбәтләрнең нигезендә мәхәббәт кенә ята дип ялгышалар иде. Гаилә мәшәкатьләренең, тормыш-көнкүреш четреклекләренен бу эгоистик хисне таптап юкка чыгаруын белмиләр иде шул әле Мөнәсәбәтләрне цементлаштыручы хис мәхәббәттән битәр —ихтирам. Ихтирам хисе бетсә, мәхәббәт чаткылары сүнмәгән очракта да, гаилә черек өй шикелле җимерелеп таркала. Мансур салкын диванда гаилә тормышының шушы яклары хакында бик озак уйланып ятты. Шөкер, фикерләре чын ирләрнекечә иде, шайтан котыртуына бирелмәде. Әлеге чатаклыклар вакытлы гына, Җәмилә тернәкләнеп бетүгә, алар үзләреннән-үзләре юкка чыгачак. Мәхәббәт тә кайтачак! һичшиксез! Түзгән тимерне өзгән, ди, түземлектән генә аермасын Ходай. Ул Әмирҗановлар дигән кечкенә дәүләтнең башлыгы, һәммәсе өчен дә җаваплы Ә хәзер анын алдында торган ин зур бурыч-яна эшкә урнашу, күченү. Дөрес, әле мәктәп белән исәп-хисапны өзмәделәр Ихтимал, директор аларнын фикерләре үзгәрүгә дә өмет тотадыр. Операция уен эш түгел. Әмма Кормаш инде үтелгән этап. Ә монда төпләнеп калсалар, аларны да күпләп мал-туар асраучы укытучылар язмышы көтә. -Чаллыга барып кайтырга кирәк бит инде, Җәмилә,-диде Мансур,— икенче көнне—берочтан Түбән Камага сугылып чыгарбыз. Җәмилә дәшмәде. Ишетмәде ахры бу. дип Мансур янә тәкъдимен кабатлады. -Әлегә саңгырауланмадым, кат-кат әйтмәсән дә була.-диде Җәмилә төксе генә. -Гафу, алайса иртәгәгә килештек, мин шалтыратып куям. Ләйсәнне юл уңаеннан сеңелләргә кертеп чыгарбыз. Бәлкем, үзебез дә бер-икене кунарбыз. Бераз җилләнеп алу зыян итмәс. Җәмиләнен борын тишекләре чабыштан килгән атныкы шикелле киерелде. Ләкин начар сүз әйтүдән үзен тыеп кала алды. Алай да ыслады: -Минем бик кунакларга йөрисем килеп тормый әле монда. -Нинди кунак ди ул. эш турында сүз бара, эш! Инде бер ел шул хакта хыялланабыз ләбаса' -Алай бик күченәсен килсә, үзен барып белеш. -Анламыйм. нигә кирегә сукалый торгансыңдыр -Әйттем бит инде, үзен барып белеш дип. тагын ни кирәк’’ Шулай итеп. Мансур Чаллыга үзе генә чыгып китте Машина йөртү, руль артында утыру ана һәрвакыт унай тәэсир итә. Кәефе күтәрелә, күңеленә мои. хыр килә Бөгелмә—Чаллы юлы үзе мавыктыргыч сәяхәт ул. Шул ике йөз чакырымлы арада гуя бөтен бер географик киңтекне колачлыйсын Кормаштан башлап юлаучыны таулар теземе озата. Бер жепкә тезелешсәләр дә, алар ничектер оеш-оеш укмашып утыралар Кайберләре күп манаралы мәчеткә охшап тора, бәгьзеләре әкияти корылмаларны хәтерләтә Урыны-урыны белән бөркет ояларлык кыялар зәнгәр күккә тоташа. Таш араларыннан чишмәләр тибә. Ә тау итәкләрендә ямь-яшел болынлыклар, көтүлекләр Искиткеч матур манзара' Гасырлар буе кайнар куеннарында нефть дигән хәзинәне саклаган мәгърур таулар Шагыйрь бик дөрес әйткән, тау кебек тау гына гүзәл була ала һәр төбәктә тауларнын үз исеме, үз риваяте Корбаштагы иярле Каран тавын, мәсәлән. Алып батыр чабаталарын каккан урында калкып чыккан, диләр. Чишмә тавының тарихы мәхәббәт белән бәйле Имештер, зур дәрәжәле бер Тайсуган морзасы кызын карт кешегә ярәшкән Чибәр кыз тау башына менеп, егетен сагынып елый икән Яшьләре таш-кыяга сеңеп барган, ди Шунардан чишмә саркыган. Әлмәт янындагы Урсал таунын да риваяте тоташ могжиза Җирле халык аларны үз тарихына яраклаштырган Чынында алар барысы да Урал дигән мәшһүр чал таунын тармакланган тамырлары гына Зәйгә житәрәк тау теземе офык эченә кереп югала Тик бу югалуны сизМисен. чөнки игътибарны ясалма диңгез жәлеп итә Комеш сулы дәрья! Монда зур электр станциясе төзелде. Ә алда-Чулман! Купшы келәмдәге чуалган тасма шикелле бормаланып яга. Ләкин ул Чаллыга яшеллек түгел, ком ташый Шәһәрнең бердәнбер яшел урыны татар зираты Монда яшеллек мәңгелек йортка күчкән жаннарнын тынычлыгын саклый Чаллы Гоголь әсәрләрендә сурәтләнгән провинция шәһәрчегенә ошаган. Замана, ихтимал, урам исемнәрендә генә чагыладыр. Гадәттәгечә, бу калада да ин зур урам Ленин исемен йөртә икән Хөкүмәт учреждениеләре дә шунда урнашкан. Ләкин урам пычрак, шыксьп Юл читендәге сазда чучка балалары ауный, шунда гына кош-корт чүпләнә Һәр узгынчыны этләр open озата Йортларның да хәтсезе сәүдәгәрләрдән калган, аскы өлеше таштан корылган, өсте - агач. Шәһәр халык мәгариф бүлеге дә шундый йортларның берсендә урнашкан иде Сайгаклары шыгыр- шыгыр килә Фанер белән бүленгән вак кына бүлмәләр Мөдирнекен генә кабинет дип әйтерлек. -Ай-Һай, малай, көттереп кенә йөрисен. ә?-дип каршы аллы аны Харисов.-Әллә кире уйладымы икән дип. шикләнеп тора идем инде -Булды инде хәлләр. Азат—диде Мансур-Казанга барып хатынга операция ясатып кайттык бит әле Шулай укмыни’’ Бик җитдиме’* Азатның сипкелле йөзе моңсуланып калды, чын кайгыру белән Мансурга карап торды -Алай бик зурдан кубып борчылыр нәрсә юк.-дип киеренкелекне йомшартырга тырышты Мансур. -Алайса ярый Хатын чирләү бик хәтәр ул Мөдирнең йөге дә гадәти кыяфәтенә кайтты Инде төп мәсьәләгә күчик.-диде ул сәгатенә күз төшереп сәгать икегә горком бюросына чакыралар Ана кадәр мәктәпне карап кайтыйк Ун-унбиш көннән кабул да итеп алырсын. ныклап ремонтка тотынырга кирәк. Ишеткәнсеңдер, бездә зур автомобиль заводы корылырга тиеш Союз күләмендәге удар төзелеш булачак. Үзәк Комитетның карары бар диләр. Мәктәп зур иде. Укытучылары гына йөзгә якын. Мансур бераз шөлләп тә куйды. Хурга калмасмы, булдыра алырмы? Хәер, бүредән курыксан. урманга барма, ди. Әнә, заңод-фабрикалар. төзелешләр, районнар, шәһәрләр, дәүләт учреждениеләре белән идарә итәләр Шундый ук ике куллы, икс аяклы кешеләр. Тырышырга, өйрәнергә туры киләчәк, билгеле. Иң мөһиме, үз командаңны туплау, коллективта ижади атмосфера тудыру һәм дә тәвәккәллек! Курыкмыйча-шикләнмичә төрле экспериментлар үткәрү. Мәктәпне республика, ил масштабына чыгару. Монын өчен тормыштан бер-ике генә адым булса да алдан бару зарур. Мансур, Харисов белән саубуллашып, юлга чыкты Куллары рульдә, аяклары үзеннән-үзләре әле тормоз, әле газ педаленә баса. Ә башында мең төрле уй Мен төрле булса да. аларнын барысы да яна вазифасы белән бәйле. Ул, әлбәттә, диссертациясенә өр-яңадан тотыначак. Мондый зур, мондый абруйлы мәктәпнең директоры галим-практик булырга тиеш. Сухомлинский кебек. Ул Украинаның Кировоград өлкәсендәге гади бер авыл мәктәбен җитәкли. Үзе Педагогия Фәннәре академиясенең әгьза- корреспонденты. Ихтимал, тәҗрибә өйрәнү өчен анда барып кайтырга да туры килмәгәе әле. Кормашка Мансур төнлә генә кайтып житте. Өйдәгеләр инде җиденче төшләрен күрәдер. Шуна күрә ашыкмады. Анын уй-хыялларына бирелеп, ялгызы гына хозурланасы килә. Гаражда башланган яртысы бар иде. Тәмен белеп кенә ярты стакан хәмер эчте. Хыяллары күктәге каурый болытлар шикелле тагын да кабарыбрак китте Әйе, зур өметләр баглыйлар аңа. Хәзер барысы да үзеннән тора. Бик җайлап, ат белән чыпчык кумыйча гына эшне көйләп җибәрергә кирәк булачак. Фатирына кадәр әзер бит, ә? Мәктәпнең ишек алдында гына. Клуб чаклы зур агач йорт Мондагы шикелле таш капчык түгел инде. Җылысы, газы, суы - барысы да кергән. Җәмиләгә авырга туры килмәячәк. Ләйсән бакчага йөрер. Тәрбиянең системалы, бөтен булуы кулай. Матбугатка язышунын да файдасы тиде, әй. Азат та: “Публикацияләреңнең файдасы зур булды”,—диде. Идеология секретаре, үзе дә педагог кеше, укыптанышып бара икән. Ул "Социалистик Татарстан” газетасында тәрбия темасына "Җиде кат үлчә. ” дигән махсус рубрика алып бара. Ошаталар. Китап нәшрияты шул язмаларны җыеп, китап итеп чыгарырга тәкъдим итә. Озакка сузмый гына төгәллисе бар. Эш кешене кеше итәр, ди. Аллага шөкер, эшкә кулы ята анын. Анын уйларын бүлеп, ишек алдында ике нур көлтәсе сузылды. Ул коймаларны, стеналарны капшап узды да, гараж ягына авышты. Бу Мансурның күршесе. Төнге сменадан кайтышы, күрәсең. Эшкә үз машинасында йөри. Сүз боткасы. Мансурның исә тел чарлыйсы килеп тормый Шуна күрә, күреп алганчы дип, өйгә сызу ягын карады. Мәче шикелле сак кына атлап, икенче катка күтәрелде, шундый ук саклык белән ачкычын йозак оясына кертте. Келт иткән тавыш та чыгармый ишекне ачты. Тик бу саклануларның кирәге булмаган икән. Ишек катында хәрбиләрчә үрә басып, аны Җәмилә каршы алды. Мансурның йөрәге сызылып китте, тагын тавыш чыгара икән инде, дип сыкранды Әмма бу уе шундук бетте. Чөнки шатлыгы күпкә өстен иде. —Котлый аласыз, Җәмилә Нурулловна, каршыгызда Чаллыдагы Вахитов исемендәге урта мәктәпнең гыйззәтле вә мөхтәрәм директоры Мансур әфәнде Әмиржанов басып тора,-дип май кояшыдай балкыды. —Нәчәльник хатыны буларак, сезнең дәресләрегез расписаниенең ин очында булыр. -Очып китмәсләрме сон, алай бик оста булгач? —Тышаулап куярбыз без аларны, җанаш, очмаслар. Җәмиләнең инде хәтсездән "җанаш" дигән сүзне ишеткәне юк иде, йөрәге талпынып алды. Шулай да Мансурнын кочагына керергә ашыкмады. Киңгә— кин дөнья, тарга-тар дөнья. Мансурнын күнеле бөтен дөньяны кочагына сыйдырырлык иде Көлде, шаярды. Жәмилә аны ишек янагына сөялгән хәлдә читтән генә күзәтеп торды. -Чаллы каласында бәхетебез озын гомерле булсын, жанаш. әйдә, шул хөрмәткә шушы шәрабны аз гына тотып куейык әле.-дип Мансур хатынына касә сузды. Рәхмәт, мин эчмәмдер, мөгаен.-диде Жәмилә сүрән генә. -”Дер”не салам белән кыйнаганнар анда.-дип. Мансур ана көчләп диярдәй касәне тоттырды -Кәҗәләнә торган көн гүгел бит инде, җанаш... -Юк, ник кәҗәләним ди? Мин синен шикелле абруйлы, игътибарлы ирем булганга бик шат Бүген аеруча шат Шунын өчен тын белән суырып алырдай булып сине көтеп тордым. Казан өчен дисән. мәелен, тостына ике куллап кушылыр идем Казан! Казаннын авызы тар шул анын. Казан мәктәпләренә борын тыкмадымыни? Бәген шәһәренә ике-өч татар мәктәбе калды. Хәтта сулар кирегә агып, ниндидер могҗиза белән урнашкан очракта да укытучыга фатир алу кофер затнын оҗмахка керүе белән бер Җәмиләгә боларнын барысы да билгеле ләбаса1 Казан күктәге торна Чаллы, әнә. бәхет кошы сыман үзе куенга очып керергә тора. Кәефе китте Мансурнын, күнеле сынды -Мин телемне салындырып эш артыннан йөрим, шунда да тәгәрмәчкә таяк тыкмыйча булдыра алмадын.-диде үпкәләп -Башта менә бу хатны укып чык әле, Мансур,-дип. Жәмилә ана ачык конверт тоттырды. “Социалистик Татарстан” газетасының фирма мөһере сугылган конверт иде бу. Хатны Мансур ике-өч тапкыр укып чыкты Аны редакииянен югары уку йортлары һәм мәктәпләр бүлеге мөдире Хәмзә Зариф язган. “Мансур' Мине Мәскәүгә югары партия мәктәбенә укырга җибәрәләр Урыным бушый Әлбәттә, дәгъвачылар күп Әмма ләкин зш мәнфәгатьләреннән чыгып караганда, синнән дә кулайрак кандидатура күрмим Фикеремне хуҗага да җиткердем Уз ачык кына бернәрсә дә әйтмәде Үзең килеп сөйләшеп кара Бу форсалйны кулдан ычкындырмыйсы иде Тәкъдимемне кабул итсәң, ашык' Сәлам белән Хәмзә I/VIТ1970 ел ". Мансур касәгә шәраб агызды да. аны капылт эчеп җибәрде -Сиңа иртәгә Казанга чыгып китәргә кирәк.-диде Жәмилә Мансур озак кына дәшмичә утырды Аннан сон. сүзләрен теш арасыннан гына сыгып әйтте: Мин укытучы. Жәмилә. үз белгечлегем буенча эшләргә телим Бу-бер. Икенчедән, сон инде, мин сүз биреп кайттым. Сүзен үлгәнче үзен үл. ди. мин инде башкача булдыра алмыйм’ Ихтыярын.-диде Жәмилә.-ләкин шуны бел. мин Чаллыга бармыйм Ләйсән белән без Казанга күченәбез Башка эш таба аямасам, урам себерермен Мин алай синең кебек морзалар нәселеннән түгел. Нәселебездә кулаклар да. муллалар да юк. Каръеранны минем сәламәтлегемнән өстенрәк күрәсен икән, анысы инде синен эш Бу ультиматум инде Суксаң авырттыр, әйтсән ишеттер, диләр Гадәттә, ирхатын арасындагы "жә-жә'ләр аерылышу белән тәмамлана Аерылышу! Нинди мәгънәсез сүз Аерылу канатың каерылу дигән сүз ич Мансур үзен Ләйсәнсез, Җәмиләсез күз алдына китереп карады Юк. бу мөмкин түгел! Ләкин ул хатын кубызына биеп кенә дә яши алмый Анын үз план-ниятләре, хыяллары бар Мона каләр Жәмилә аларны тулысынча хуплый иде. Хәзер, әнә, ультиматум куя. Күр инде, ә? Тәки Ләйсәнне алып Казанга китәр иде микән? Ул аны белеп бетермәгән икән әле. Юк. белеп бетермәгән. Хәер, хатын кеше мич башыннан тәгәрәп төшкәнче дә җитмеш төрле уй уйлый ди бит ул. Мансур гаражга чыгып китте. Машина анын юанычы да. куанычы да. Аз гына буш вакыты чыктымы, шунын янында кайнаша. Машинаны икенче хатын дип бик дөрес әйткәннәр. Борчуларың онытыла, тынычланып китәсен. Ул үзе дә корыч аргамагын бик кадерли. Сөяркә кебек тота. Эче чиста, тышы чиста, тузан да кундырмый. Мансур, гомумән, ыспайлыкны ярата. Чүп түгәргә чыкканда да галстуктан булыр. —Чалбар-пинжәкләрне үтүкләп ^енә туздырасын,—дип үрти аны Җәмилә. Чалбар-пинжәк кенәме, гаилә тузарга тора әле монда. Мансур радиоалгычны кабызды да, машина кәнәфиенә янтаебрак ятты... Уянып киткәндә Казан сөйли иде инде Ниндидер таныш тавыш Колаклары шәмдәй торды. Сафа ич бу! Әйе, ул! Кара, кем булган? Институтта укыганда кәтәнә генә бер күчән баш иде. Өченче каттан бау төшереп, бүлмәсенә егетләр үрмәләткән өчен институттан куылып торган бер юмарт Уфа кызына ияреп киткән иде. Кызнын әтиәнисе алыш- биреш белән шөгыльләнә икән. Егетне дә укыганда ук баштанаяк киендерделәр. Сафаны “байлыкка сатылдың”, дип күзен дә ачырмыйлар иде. Түрә, имеш Казанга күченгәннәр, күрәсең. "Мин сезне, хөрмәтле башкорт дуслар, борынгы татар җиренә, мәшһүр Казан каласына аяк басуыгыз белән тәбриклим”,—дип бик зурдан кубып сөйләшә. Мансур тәмам уянды, күзләрен уа-уа торып ук утырды. Кара инде, шул кәтәнә дә Казан исеменнән сөйләп маташа бит, әй. Башка бер дә адәм рәтле кеше калмады микәнни сон инде бу башкалада? Хәер, кем әле ул башкаларны шулай кимсетергә? Бака лайлы жир карый, ялкау жайлы жир карый, юньле җайсыз җирне үзенә жайлый, ди. Сафа җайлаган. “Бишле” аңа. Ә ул вак-төяккә чумып, авызына кергәнен дә йота алмады... Шыгырдап гараж ишеге ачылды. Җәмилә икән Ни гаҗәп, йөзе ачык. Мансур ни уйларга да белмәде. Ялыккан иде инде ул хатынынын каш җыерып йөрүләреннән. -Теремок, теремок, мине куна керт әле,-диде Җәмилә уенчак тавыш белән. Мансурның бит җепселләре тартышып куйды. Һаман хатынына ышанып бетми иде, бер-бер хикмәте бардыр бу үзгәрешнең, төнлә белән генә ультиматум теле белән сөйләшкән иде бит, дип икеләнде. Алай да машинаның ишеген ачты. Җәмилә Мансурны кочаклап алды да колагына: "Гафу ит, җанаш, мин сине бик яратам",-диде. Мансур мондый борылышны көтмәгән иде. —Чынлапмы? -Чынлап. Куллар шушы сүзләрне генә көткәндәй киемнәрне сыпырып төшерде. Иреннәр ачылды, телләр телгә беректе. Уртак шатлык-икеләтә шатлык, дөньялары онытылды. —Эһ.. эһ... Машина ишегенең тимер тоткалары тәннәрен сытып керде, аралыкка башлары салынып төште. Өстәвенә, аяк сузарга кысан иде. Әмма ут телләре ялмап алса да, сизәр хәлдә түгел иде алар. Бу аларнын оҗмахы иде. Ярсулы яратышуның беренче дулкыныннан соң, шактый вакыт сүзсез генә яттылар. Бермәл Җәмилә тиктомалдан көләргә тотынды. Көлә дә көлә, көлә дә көлә. Ә Мансурга шатлык. Чөнки куанычтан көлә Җәмилә. Күптәннән мондый бәхетле авазны ишеткәне юк иде аның Бу көлү жил кебек Жәмиләнен бөтен шик-шөбһәләрен очыртып алып китте Барысы да элеккечә, элеккечә”.-дип куанып типте йөрәге Күп тә үтми, көлү капыл гына елауга әйләнде. Көлү жылаунын кардәше инде ул. нишлисен, шатлык жырлата да, елата да. -Синен хатынын жүләр. пәп итәргә кирәк үзен. — диде Жәмилә назланып. -Иренә чыбыркы җитми Жәмилә Мансурнын авызына капланып, сүхзәрен йотты Машина янә дер селкенде. Гүя зөфаф киче, яратышып туя алмадылар Ак жәймәле көннәре! Гаилә корабын тәки давыллы дингездән исән- имин алып чыктылар бит Ачуланышулары да тирәнгә киткән иде шул. Гади ачуланышу су өстен җыерчыклап үткән шаян жил кебек кенә ул Үтә дә китә Рәнжеш-башка Рәнжеш төптән чыга, болганып чыга Ялгыш адымнар да шунын шаукымында ясала -Чаллы турында сораштырыр иден.-диде Мансур -Чаллы кайгысымы сон әле -Ә Казан? Әллә тәвәккәллибезме? -Мина син генә кирәк. Мансур! Жәмилә жил җилфердәткән ефәк шәл шикелле янә иренә уралды Казан! дәртле Казан! монлы Казан! нурлы Казан' Казан милләтнен асыл затларын, зыялыларын һәрвакыт үзенә тартып торган. Казан — татарның Мәккәсе. Тукайча әйтсәк: “Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур " Әмма шунын белән бергә. Казан кырыс, тәкәббер һәм шәфкатьсез кала. Мәскәү шикелле үк ул да күз яшьләренә ышанмый Ин элек син үзеңнең ана лаеклы кеше икәнлегеңне дәлилләргә тиешсен Шуна кадәр ул сине мәрхәмәтсез рәвештә сыный утка да сала, суга да агыза, упкыннарга ташлый, давылларга чөя Әкияттәге сыман Шул киртәләрне исән-имин үткән очракта гына ул сине кабул итәчәк. Казанда төпләнгән барлык авыл кешеләренең дә башыннан үткән хәлләр бу. Авыл баласы тырыш, максатчан бит ул. Шуңа күрәдер, мөгаен, галимнәр, язучылар, мәдәният әһелләре, артистлар арасында авылда туып үскән кешеләр күпчелекне тәшкил итә Ин кара эштә дә авыл балалары Баш мөхәррир Мансурны көттереп кенә кабул итте Кабинеты зур. якты Ин түрдә фил бастырып куйсан да сыгылмаслык биниһая олы өстәл Шул өстәл артында патша мөнбәрендәге кебек кин җилкәле, эре гәүдәле, шома йөзенә беленер-беленмәс кенә ясмык шадралар сибелгән мәһабәт кеше утыра Ишек катыннан стенага кадәр затлы келәм сузылган Мансур бераз шушы араны ничек үтәргә белмичә аптырабрак торды Ахыры келәмне читләтеп, секретарь ханым күрсәткән урындыкка чүмәште -Шушы инде ул Мансур дигән авторыбыз. Шаһбаз Хәйруллович. бик актив эшли, каләме бар.-дип тәкъдим итте аны кемдер Тавыш ишетелгәч кенә абайлады, зур өстәлгә шундый ук нык. әмма күләме ягыннан күпкә калыш тагын бер өстәл терәтеп куелган икән Як-якта ике кеше утыра Бу сүзләрне шуларнын берсе-җаваплы сәркәтип әйткән икән Ул аның белән очрашкан иде инде. Бик игътибарлы кеше “Артык сүз сөйләмә, бәхәскә кермә, ни әйтсә, шуңа риза бул.-дип кисәткән иле ул аны Эшли башлагач, барысы да үз урынына утырыр" Мәктәптән кыякларга ниятләгәнсең икән. энем, редакцияне дезертирлар җыеп ята торган урын дип белдеңме аллә?-диде Харрасов җаваплы сәркәтипнен сүзләрен игътибарга да алмыйча И Мансур борчак кузагы шикелле бөрешеп төште. Бу минутта ул күзгә кергән чүп халәтендә иде. Дөресен сөйләсәң дә, Харрасов аны барыбер аңламаячак, тел әрәм итүнең фәтвасы юктыр, мөгаен... -Нигә дәшмисен, энем, туры сүз күңелеңә тидемени?—дип иренен кыйшайтты мөхәррир -Без барыбыз да качаклар. Шул исәптән мин үзем дә. Синең кебек укытучы идем. Шәйгәрдәнов колхоз рәисе иде. Ташлап качты. Тимербаев обкомнан урап кайтты. Качаклар без, качаклар. -Мансурның шәхеснамәсе, Шаһбаз Хәйруллович, күз йөртеп чыга аласыз.-диде Шәйгәрдәнов. Ул һаман үзенекен сөрә. Әйтерсең лә, мөхәррирнең сүзләре ана кагылмый. -Нәрсәгә миңа анын кәгазьләре? Кәгазь сезнең ише бюрократларга кирәк ул... -Татарча яхшы беләсеңме?—дип сорасы итте нигәдер Тимербаев. Бу мөхәррирне "чын юлга” тартып кертүнен бер ысулы иде булса кирәк Ә Харрасов чыгымчы алашадай барыбер үз ягын каера. -Энем, кайда яшәячәксең, пропискага ничек керергә уйлыйсың? -Ул бу мәсьәләләрне хәл иткәндер инде. Шаһбаз Хәйруллович,- дип Мансур өчен Шәйгәрдәнов җавап бирде. -Беләм мин аларның ничек хәл иткәнен. Эшкә генә кабул ит. фатир сорап бугазыннан алачак. Гарык инде мин андыйлардан. хәерче кебек һаман мин генә соранып йөримен. Шәйгәрданов та, Тимербаев та мөхәрриргә теләктәшлек белдереп, башларын кагып куйдылар. Әмма аларның икесе дә Мансур тегермәненә су коя иде. -Егет үзебезнеке, үзебез үстердек, әллә тәвәккәллибезме, Шаһбаз Хәйруллович?—дип үз тәкъдимен кертте Тимербаев. —Фатир дәгъва итмим дип гарантия хаты язсын әле иң әүвәле, аннан карарбыз,—дип Харрасов телефонга үрелде. Бу сүзнен тәмамлануын аңлата иде. Казан менә шулай тоташ билгесезлек белән каршы алды Мансурларны. Бернәрсә дә тәгаен гына ачык түгел, эш тә, яшәү урыны да, башкасы да. Элекке жепләр инде өзелгән, яңалары әле үрелмәгән. Харрасовнын ярым-йорты сүзләренә ышанырга мөмкинме-юкмы? Шайтан белсен Жәмилә әйтмешли, урам себерергә калмагае әле. Бик авырга туры килсә, машинаны да сатып җибәрергә туры килер, бәлки? Жан биргәнгә юнь бирә, ди Йөри торгач, Борисково бистәсендә үз йортларында яшәүче авылдашлары ике-өч айга сыендырырга ризалашты Иң зур шатлыклары менә шушы иде. Хуҗаларның бакчасы зур. Алма, чия, кура җиләге, виктория күп. Яшелчә мулдан. Жәмилә шуларны җыеша. Мансур машинасы белән хуҗа хатынны базарга илтә, кичен алып кайта. Бик тату яшиләр. Кичен һәр көнне өстәлдә—коньяк. "Бу коньякның әҗерен ничек кайтарып бетерербез икән”,—дип борчыла башлады Жәмилә. -Дефицит шәраб бит әле,—диде Мансур,—ничек юнәлтәләрдер? Озакламый "дефицит”нын сере ачылды. Баксаң, заводы сарайларында икән. Шикәр комыннан бал коялар да, көмешкә кудыралар. Аннан сон “первач"ны әллә нинди үләннәр, эссенцияләр, соклар кушып, “коньяк” хәленә җиткерәләр. Тәме дә. куәте дә шул затлы эчемлекне хәтерләтә. Итәк астыннан гына саткалыйлар да, ахры. Эшсез, йорт-җирсез калган алдынгы педагог әнә шулай сыйланып кына ятты. Маршруты көйләнгән: Борисково—колхоз базары—редакция. Редакция—колхоз базары—Борисково. Харрасовны башта чит илдә, диделәр Инде кайткан Журналистлар союзы пленумында сөйләү өчен доклад яза, имеш. Беркем белән аралашмый, беркемне кабул итми. Тимербаев та, Шәйгәрданов та җилкәләрен генә җыералар. Без әйтәсен әйттек, калганын мөхәррир хәл кыла, диделәр Әйе, аның язмышы хәзер Харрасов кулында. Пленумга керү ирекле иле Мансур да катнашты. Казанныкылардан тыш. район газеталарының редакторлары да чакырылган Харрасов оста оратор икән Доклады да эчтәлекле булды Тәнәфес вакытында Мансур ничектер адашып йөрде Ялгышып түрәләр катына да кереп киткән икән Шунда Харрасов белән чак-чак чәкешмәделәр. —Гафу итегез.-дип Мансур артына чигенде —Туктале, тукта, энем, син Әмиржанов түгелме сон? —Әйе, мин бу. Шаһбаз Хәйруллович1 Пленумга килгән идем, ишекләрне бутаганмын ахырысы Харрасов каш астыннан гына ана текәлеп карап алды. -Доклад ошадымы сон? Читтән, свежий күз белән караганда ничек кабул ителә? Укытучы кеше үзе дә докладларны күп сөйли бит ул -Сезнен колач бөтенләй башка. Шаһбаз Хәйруллович Докладыгыз шәхсән минем өчен бик файдалы булды Кызыксынып тыңладым, аеруча ошаган фикерләрегезне куен дәфтәренә дә теркәп куйдым -Шулай дисен инде. энем, ә? Рәхмәт яхшы сүзенә Харрасов гади генә, беренче карашка вак-төяк кенә булып күренгән нәрсәләрдән дә зур сәясәт ясый белә иде Редакциягә яна кеше кабул итү анын өчен зур бәйрәм Чын тамашага әйләндерә ул аны. Анда редакциянең бөтен халкы җыела. Ин элек җаваплы сәркәтип озаклап, тәфсилләп шәхеснамәне укып чыга. Аннан сон тәкъдим ителүче кандидат биографиясен сөйли, сорауларга жавап бирә Харрасов бу этапта бернәрсәгә дә кысылмый, тынлап кына утыра Анын вазифасы-нәтижә ясау. Менә шунда ишетәсен инде ишетмәгәнеңне -Менә тагын бер хыянәтче безгә эшкә кереррында сатып торыр. Өйрәнсен, әйдә Кызмача кешенен уендагы авызында бит анын. Мансур да ярып салды: -Рәйсә апа. иргәгә ул базар богауын өзәргә дип торабыз бит әле Дуслар белән Мари урманына гөмбә җыярга барырга сөйләштек. Рәйсәнен йөзе кара коелып төште Күзләренең агы белән ире Заһирга акайды да. "Өстәлне җыештыр",-дип кыска юан аякларын алпан- тилпән басып, бүлмәсенә кереп кипе Ниләрдер шатырдады, ниләрдер коелды .. Рәйсә Казан кызы. Вак кәсепчеләр нәселеннән Армиядән кайтып кая барып бәрелер!ә белми аптырап Йөргән шинельле авыл егетен эләктереп алган да. йортка керткән. Инде ике уллары бар Җитеп киләләр Өйдә хатын сүзе сүз Заһиры да шуңа күнгән Әле дә ике барма!ын иреннәренә терәде, янәсе, шып булыгыз, хатын йокларга ятты. Тузынамы сон Мансур9 .. Киресенчә. Рәйсә апаны рәнҗеттем ахыры, дип пошаманга төште. Ул аларга бик рәхмәтле Шундый авыр, чарасыз вакытта сыендырдылар ич Ихтимал, шушында кышларлар да әле. Рәйсәнен тел зобе шулайрак. Ә мондый жинелчә үпкә-сүткәләр туганнар арасында да була. Кем бетсен, бәлки, коньяк шаукымыдыр9 Алар йокыдан торганда Рәисә базарына элдерткән иде инде Үзләре дә озак юанмадылар Мансурның да. Галимнең дә бу якларга беренче чыгуы. Шуңа күрә олы юлдан кайсы якка борын төртергә белми аптырап йөрделәр Ахыры үзебез кебек берәр гөмбәче машинасының койрыгына тагылырга кирәк, дигән фикергә киленле Ләкин сайлаган машина һич тә читкә кагылырга уйламый, туп-турыга сыздыра -Бу абзый безне Мәскәүгә ияртеп алып бара бит. җәмәгать исәпләүләренә караганда, тиздән Кремль йолдызы күренер!ә тиеш,- диде Галим, шукланып -Бигрәк тә әйбәт.-диде Лилия.-Ямилә белән без кибетләрдә ерербез... -Акчабыз да бер букча.-дип хуплады аны Җәмилә Галимгә форсаг кына чыксын, мәзәге дә. такмагы да әзер Әй. зимагур, әйттер, бетер Сыер саткан акчанны. Сыер саткан акчан беткәч. Сат бәрәнге бакчаңны -Зимагурның сатар нәрсәсе булган, без ни сатарбыз сон.-диде Лилия -Ә гөмбә9 Гөмбә дә тауар ич! —Эрләмәгән, сукмаган, кияү сиңа ыштанлык,—дип көлде Җәмилә. -Бака туе ясамагыз әле, әнә алла милиционер басып тора,-диде Мансур,- исерекләр дип бәйләнмәсен. Милиционер үзе дә юлаучы икән. Тик ана башка якка. Алай да юлны өйрәтте -Бераз баргач, унга борылыгыз, юл күрсәткечкә “Суслонгер” дип язылган булыр,—диде. Суслонгер! Бу сүзне ишетүгә Мансур әллә нишләп китте Ул аны ни сәбәпледер мәрхәмәтсез Котып таулары арасында, дип уйлый иде Балачактан күңеленә шулай сенеп калган. Җәфа, ачлык, чир иле. Сугышка алынган ач-ялангач кешеләр Суслонгерда хәрби өйрәнү узган. Мансурның әтисе дә шунда эләккән. һәм менә Мансур Суслонгерга гөмбә җыярга бара. Андамассын бу дөньяны Ничекләр генә тузгытмый ул адәм баласын?! Ә Галим һаман жорлана. —Урман ягына бор руленне. Мансур, бүгенгә Суслонгер банкын басмый торыйк, акчалары жыела торсын. Мансур уйларыннан арынды. Ә бераздан машинасын урман авызына китереп терәде. —Мин каравылда калам, сез коелыгыз,—диде Мансур. —Әтием, минем дә каравылда каласым килә,—дип Ләйсән дә Мансурга кушылды. Югыйсә, үзе бик күп гөмбә җыям, дип юл буе такылдап килгән иде. —Штат буенча каравылчыга берничә урынбасар тиеш,—диде Галим борынын чөеп,—Айрат белән мине дә исемлеккә теркә. —Ә нигә миңа ул кадәр урынбасар? -Каравылчы йокы бүскәндә объектны кемдер сакларга тиештер ләбаса! -Ай-Һай. телен. Бел, чалгы пәке белән кыскартам әле мин аны. Ирләрнен сүз көрәштерүен Лилия бүлде. —Ямилә, без урынбасарларның урынбасарлары булабызмыни енде? Җәмилә кәржиненә ябышты. - Мин гөмбәче. Кемнәр минем ярдәмчеләрем булырга тели, ун ягыма басыгыз! Ин беренче булып әнисе янына Ләйсән килеп басты. —Мин, әнием, мин! —Әй. Ләйсән, песи. песи, пескәем, хыянәтче икәнсең... Ахыры машина янында Мансур белән Ләйсән торып калды, башкалар көлешәкөлешә урман эченә кереп киттеләр. Урман өлеш-өлеш кисәкләрдән сырган корама юрганга ошап калган. Нинди генә төсләр юк?! Усак яфраклары ал төстә, каеннар жете сары. Ваграк куакларга әле көз жиле тимәгән. Яшел киемнәрен салырга уйламыйлар да. Ә менә, без кем дип, киерелеп утырган имәннәр бөтенләй карачкыга әверелгән. Берән-сәрән ботак очларында гына эленеп калган сонгы яфраклары да өзелеп төшәргә тора. Бу манзараны, мөгаен, әткәй дә күзәткәндер, урман әле бүген дә анын күз явын ядкәр итеп саклыйдыр, дип уйлады Мансур. Ул инде ничә еллар анын каберен эзли Табылмады. Билгесез, диделәр. Чебен урынына кырганнар аларны Мәскәү янында, гәүдәләрен җир белән укмаштырып изгәннәр Ә ана, юк кеберне эзләп изаланганчы, менә шунда киләсе, әтисе йөргән җирләрдә йөрисе, әтисе сулаган һаваны сулыйсы калган... —Әтием, син елыйсың, әйеме? Ләйсән аңа томырылып карап тора. Ә ул яшьләрен тыя алмый. -Юк. кызым, болай гына, күземә чүп керде. Әйдә, хәзер яфрак җыябыз. Матурларын, нәфисләрен. Әниенә бүләк итәрсен,—диде Мансур. —Ә Лилия апага? —Лилия апаңа да инде, кызым. Ләйсән әтисенен “күзенә чүп кергәнгә" ышанды ахры, ул хакта башка сүз кузгатмады Әмма авызы йомылып та тормады —Әтием, нигә без Казан авылына күченеп килдек сон, ә? -Казан бик зур шәһәр ул, кызым, авыл түгел. -Булыр шәһәр, шәһәрдә туалет фатирда була Корбаштагы сыман Мин фатирыбызны сагынам, әтием. Анда пианино бар иде. Ләйлә бар иде, Гүзәл. Кайтып китик без, әтием -Син әниеңне яратасын бит. кызым, әйеме? -Бик-бик яратам, әнием минем әйбәт, матур. Сине дә яратам, әтием. Бик-бик. Син дә матур... -Мин дә әниеңне бик яратам Икебез дә яратабыз. Шулай булгач, әниенне ныклап терелтергә кирәк безгә. Аннан сон карарбыз. —Әнием дә шулай әйтә, син дә шулай әйтәсен. хәзер мин дә шулай әйтәм. Ә Рәйсә апа усал. Печтәннәп йөрмә әле монда бакчаны таптап, ди Чиләкне дә чүмәкәй итеп тутыра. Мин күтәрә алмыйм Әнием булыша аннары -Кызым, сиңа да, әниенә дә авыр күтәрергә ярамый Мин Рәйсә апаңны моның өчен почмакка бастырырмын әле. җәме? Ләйсән кәефе килеп рәхәтләнеп көлде. Тиздән гөмбәчеләр дә урманнан чыкты Күнелләре күтәренке. Әйтерсен лә. хәзинәгә тап булганнар. Аучылар шикелле берсен-берсе уздырып мактанышалар. —Киләсе атнага йөк машинасы яллап киләм. Казан базарын гөмбә белән күмәм,-дип шапырынды Галим -Әфтәмәбиль алам, яшь хатын ярәшәм, сарай салам их. типтерәм. биеп кенә яшим Борисковога да шаулап-гөрләп кайтып керделәр - Кабул итеп ал. хужа, ел әйләнәсенә җитәрлек гөмбә! - дип кул болгады Мансур күтәрмә башында басып торган Заһирга Ләкин тегесенең мыек очы да селкенмәде. Ачы торма капкандай йөзе чытык иде -Рәисәнең теше сызлый, алапа кормаң.-дип ул битараф булырга тырышып Ә үзенең күзләре гөмбәдә иде. Сорашасы, белешәсе килә “Әллә без гөмбә күрмәгәнме?”- дип мыгырдана-мыгырдана өйгә кереп тә китте. -Бик усал черки тешләгән боларны.-диде Мансур,-авыртуы басылмаган. -Эчеңнән тын,-диде Җәмилә,-үтәр әле Мин Ләйсәнгә урын җәям, син күтәреп кертеп яткырырсың, уянмасын инде, бик тәмләп йоклый Җәмилә шундук урап чыкты -Мансур, кер әле монда. - диде ул шөбһәле тавыш белән -Нәрсә бар? -Кер әле. кер Мансур верандата узды Ә анда аларнын урын-жирләре. кием салымнары, кирәкяраклары аунап ята иде Бүлмәдән шушында чыгарып өйгәннәр. Күзгә-күз карашып, телсез калдылар Бу сүзсез дә анлашыла иде инде Димәк, куалар Алдан кисәтеп куяр!а кирәк ич инде Кешечә булмый ич инде болаи Песи балалары түгел лә инде алар —Базарга чыкмаган өчен.-дип пышылдады Җәмилә. -Без аларнын колымы әллә? Мансур җан ачуы белән өи ишеген киереп ачты Ә анда карачкы шәүләседәй Заһир басып юра иде Әзерләнеп көткән, күрәсең. Мансурга авызын ачарга да ирек бирмәде, бозык патефон шикелле баягы сүзләрен кабатлады: “Рәйсәнен теше сызлый, алана корман теше сызлый теше сызлый..." -Мансур, кирәкми, тавыш куптара күрмә. Мансур.-дип Җәмилә аны ишекнең бу ягына өстерәп чыгарды -Җәмилә, ничек була инде бу. Җәмилә —Алар хужа. аларның сүзе сүз, Мансур. Вакланмыйк, горурлыгыбызны югалтмыйк. Горурлык, дип әйтүе генә ансат Торыр урынын, таяныр җирен юк икән, горурлык та онытыла шул. Зур шәһәрдә син беркемгә дә кирәкмисең. Синең хәлең берәүне дә кызыксындырмый Бердәнбер ышаныч - үзең! Ниндидер җай чыга икән, монысы инде бәхет эше. Адашкан эт кебек арлы-бирле сугылган шушы авыр көннәрдә аңа тагын бер очраклы нәни генә бәхет уты йөзен ачты. Әлегә анын Казан каласындагы тормышы әнә шундый вак-вак очраклы кыйпылчыклардан тора. Кемнәр өчендер болар кисеп ташлаган тырнакка да тормыйдыр. Мансур исә аларны бәхеткә саный. Ник дисән, очраклыкларның да үз закончалыгы бар. Әйтик, Чаллыга китәсе урынга Казанга күченеп килүләре дә, укытучы кешенен редакциягә эшкә урнашуы да, көтмәгәндә Заһирларның үзләренә сыендыруы да-барысы да очраклы. Әмма барысы да бер жепкә тезелгән зарурилык. Шундый ук зарурилык тагын бер кирәкле кеше белән очраштырды. Мансур газетада яшь татар галимнәре турында язмалар бирә башлады. Аның бу башлангычын редакциядә хупладылар. Шул ният белән ул Фәннәр академиясенең физика институтына килде. Монда ана бер яшь галим кандидатурасын тәкъдим иттеләр Талантлы, өметле, диделәр, фән-техника прогрессының бик актуаль проблемасы белән шөгыльләнә, диделәр. Проблема дигәне тышча икән. Башта Мансурга бу бик гади, примитив булып тоелды Болар мине төп башына утыртмакчы ахры, дип уйлады. Ярар сон. күрик, танышыйк, ошамаса, аны көчләп тотучы юк ла. Илһам Мансуров белән алар лабораториядә очраштылар Лаборатория бик кечкенә тынчу бүлмәдә урнашкан иде Шулай да ана ике өстәл, өч урын сыйдырганнар. Ул урындыкларның да берсе ватык. Нигә аны чыгарып ташламыйлардыр. Мансур тәки анлый алмады Югыйсә, арт борырлык та урын юк. Хәер, бу, мөгаен, дәүләт милкенә сак караунын унай үрнәгедер. Өстәл өстендә ниндидер приборлар гөжелди. Мансурнын урыны электр плитәсе янына туры килде. Бераздан: "Бу плитә дә фәнни тикшеренүләр өчен кабызылганмы?”—дип сорасы итте. Илһам кемнедер эзләгәндәй ян-ягына каранып алды. Ләкин бүлмәдә алар икәү генә. —Үзең чыкканда плитәне сүндереп чык дип, ул лаборант кызның колагына тукрандай тукып торам, артына да элми,—диде, гафу үтенгәндәй. Ул аны үзе дә сүндерә алыр иде, югыйсә, үзенең дә кулы җитми, күрәсең. Илһамнын саф татарча сөйләшүен Мансур гаҗәпләнебрәк тынлады. Чөнки аны башкорт дигәннәр иде. Бер jia башкорт чалымнары юк. Татарлар белән дә уртаклыгы тоелмый. Йөзе озынча, чәчләре аксыл. Балтыйк буе кешеләренә тартым. Мансур сүзне шуларны ачыклаудан башлады. -Мин Башкортостаннан, гаиләдә унынчы бала.-диде Илһам.-авылда туып үстем. Бабаларым Казан ягыннан. Иван Грозный чорында чукындырудан качып Урал ышыгына килеп төпләнгәннәр. —Сезне башкорт дигәннәр иде... —Ә-ә,-дип көлемсерәде Илһам,—монысы инде сәяси мәсьәлә. Башкорт милләтен ишәйтәләр, имеш Рөхсәт тә сорап тормыйлар, таныклыкка да, паспортка да башкорт дип теркиләр дә куялар. —Ничек инде, сорамыйча да... —Менә шулай... -Туган ягыгыз белән элемтәләрегез бармы соң? —Уфага бик кодалыйлар. Дүрт бүлмәле фатир бирәбез диләр, кафедра, машина... -Ә Сез? Илһам сәбәбе гади генә инде аның дигәндәй, җилкәләрен сикертеп куйды. -Минем галим буласым килә. Мансур: Уфада галим булып булмыймыни?“-дип сорамакчы иде дә, тыелып калды, сонрак ачыклармын дигән фикергә килде. Шулай да фатир мәсьәләсеннән җинел генә узып китә алмады. Чөнки ул үзенен дә бугазына сөяк булып кадалган мәсьәлә. -Хәер, фатир сезнен өчен монда да проблема түгелдер инде,- диде Мансур ниндидер бер җиңеллек белән, янәсе, фатир анын өчен дә күптән хәл ителгән мәсьәлә. Илһам вак тешләрен күрсәтеп көлеп җибәрде Мансур ул көлә дип көлде. Рәхәтләнеп көлештеләр Баксан, икесенен дә хәле бер чама икән. Әлегә Илһам хатыны, кызы белән өйдәш булып, өч метрлы бүлмәдә яшәп яталар икән. Күптән түгел хатынынын әтисенә ике бүлмәле фатир биргәннәр. Шунда чыкмакчылар. Мансур да яна танышына үз чәадәрен сөйләп бирде. Шул ук көнне Илһам аны фатир хуҗасы белән таныштырды. Әйбәт кенә бер әби икән. Ризалашты Мансур ул көнне атлап түгел, очып йөрде. Тик мәкалә генә көтелмәгәндә зур каршылыкка очрады Югыйсә, барасы да унай килеп торган кебек иде. Мансур Илһамнын гыйльми җитәкчесе профессор Мөштәри белән очрашып сөйләште. Тышча теориясенең атасы шушы икән инде. СССРда да. чит илләрдә дә Казан мәктәбен яхшы беләләр икән. "Тышча” дигән термин бу теория белән хәбәрдар булмаган кешеләргә генә гади сыман тоела икән. Ракеталар, самолетлар, кораблар - барысы да шушы теориягә нигезләнеп төзелә икән. Мөштәри янында Мансур оятка калды. Чөнки ул анын белән, югары даирәләрдә кабул ителгәнчә, рус телендә сөйләшә башлады -Нәрсә, инде татар милли матбугаты вәкиле дә ана телен белмимени хәзер.- диде ул усал бер елмаю белән -Татар зыялысы үз татарлыгыннан үзе оялгач, башкаларга ни сан? Мөштәри шәкертенә зур бәя бирде, ул минем алмашым, диде Мәкалә шул рухта язылган да иде. Аны чираттагы санга кертеп кугигылар Мансур мәкаләне кичтән укып, чагаларын төзәтеп, имзасын төшереп кайтып киткән иде. Ә иртәгәсен киоскыдан берьюлы биш-алты газета алды. Илһамга да. үзенә дә. Илһам Башкортостанга, тугантумачаларга җибәрәм дигән иде. Ул үтә бер дулкынлану белән (азеганы ачты Сәхифәләрне берничә кат күздән кичерде Ләкин никадәр генә эзләсә дә. газетада үзенең мәкаләсен таба алмады. Мансур редакция бусагасыннан курка-курка атлап керде. Кешеләрнең күзләренә карарга кыймыйча гына бүлмәсенә кереп утырды Бүлмәдәше командировкада Шуңа бик шатланды Анын берәүне дә күрәсе килми иде. Ни булды икән, нинди сәбәп аркасында мәкаләсен алып ташладылар икән? Бу бит 1адәттән тыш хәл! Димәк, зур мәгънәви хата тапканнар Шелтә бирәчәкләр дә бирәчәкләр инде Ярый ла. алай гына котыла алсаң. Эштән кусалар нишләрсең? Илһамга ни әйтер’ Кемдер ауга чыккан мәче кебек гавышсыз-тынсыз гына ишекне ачты. Харрасов! Мансурның башына кан бәрде Торып басарга теләде, ләкин урындыктан куба алмады. -Кайгыңны уртаклашырга кердем.-дип көлемсерәде Харрасов - Кичә полосада мәкаләң бар иде. бүген карыйбыз-югалган! Эзли-эзли гарык булып беттек Әллә үзен чәлдереп киткәнсең инде Мансур шаяртуны анлар хәлдә түгел иде Шуны сизепме. Харрасов аны юатырга кереште -Борчылма, энем, син әле яшь журналист, бу эшнең үзенчәлекләрен белеп бетермисен Бездә обллит дигән шымчы бар Анда һәр язма иләк аша үткәрелә. Синен мәкаләңне обкомга җиткергәннәр. Чөнки галимнәр белән бәйле. Хәзер шунда кит, анда сиңа эшнен нәрсәдә икәнлеген төшендерерләр. Ишек төбендә машина көтеп тора. Мансур Харрасовтан мондый миһербанлыкны көтмәгән иде. Эштән кумасалар ярар иде, дип көзге яфрактай дер калтыранып утырган бер чакта, менә сина мә, ишек төбендә машина көтеп тора! Әйе, Мансур ул вакытта Харрасов шәхесенең табышмакларын белеп бетерми иде әле. Харрасов табигате белән—түрә. Шуннан тәм табып, рухи канәгатьлек алып яши. Иң мөһиме, түрә була белә. Тик акыллы түрә иде Харрасов. Ул кешене пычак йөзлегендә тота ала, шул ук вакытта ана кайчан ярдәм кулы сузарга икәнен дә белә. Обкомда Мансур фән бүлеге мөдире урынбасары янына керергә тиеш иде. Нәрсә әйтерләр икән дип, бик борчылып барды. Шулай булмыйча, бу бит партиянең штабы. Ин мөһим карарлар шушы йортта ярала. Анда эшләүчеләр дә җәмгыятьнең каймагыдыр, әлбәттә. Мансур кабул итү бүлмәсендә тукталып тормады, килә-килешкә кертеп тә җибәрделәр. Кабинет ишеген ачкач кына, өнемме-төшемме дигәндәй, аптырап калды Чөнки зур имән өстәл артындагы биек аркалы кәнәфидә Сафа утыра иде. Урынына бөтен сыны белән чумган, пеләш төшкән башы гына ялтырап күренеп тора. —Сафа, бу синме? Сәлам, дустым, сәлам,—дип Мансур кулларын сузды. Сафанын юеш учы елан тәне кебек салкын иде. Ул Мансурның кулын кысмады, тотып кына карады. —Утырыгыз. Сафа уңган бала чүпрәгедәй төссез керфекләрен җилпештереп. Мансурга текәлде. —Сафа, әллә син мине танымыйсыңмы?—дип аптырады Мансур. —Ник танымыйм ди, таныйм. - Соң... Сафа юк бүксәсен киеребрәк куйды, мәһабәтлерәк булып күренергә тырышуы иде булса кирәк. —Мансур иптәш,—дип сүзләрен сузып китте,—без агай-энеләр белән ресторанда утырмыйбыз. Бу-обком! Монда фәкать эш турында гына сөйләшәләр. Сез дә эш буенча чакырулы. Мансур гомергә булмаганны аты-юлы белән сүгенмәкче иде дә, юк белән юк булганчы дип, әлеге ниятенә кулын селтәде. Ул Сафа катнашында радиодан репортаж тыңлавын, анын ниләр сөйләгәнен яттан отып калуын, һәм иң мөһиме-Казанга радиодан аның чыгышын тыңлаганнан сон тәвәккәлләвең бәйнә-бәйнә сөйләргә, рәхмәт әйтергә җыенганын җиткермәкче булган иде. Әллә кемгә әйләнгән ич бу, бюрократ дисәң, бюрократ түгел, ниндидер гибрид. Тыштан кавын, эчтән кабак. Менә сиңа каймак0 Әтәчләнеп утыруын күр. әйтерсен лә, монда аннан да гыйлем кеше юк. -Мөштәри, Камай ише милләтчеләргә без партия матбугатында урын бирә алмыйбыз,—дип катгый хөкемен дә чыгарып куйды Сафа. Мансур Кормаш мәктәбе директоры Зыятдиновнын кисәтүен исенә төшерде. Дөрес әйткән, партия өчен милләтпәрвар кешеләрдән дә куркынычрак дошман юк икән —Моннан сон,—дип дәвам итте ул сүзен,—фән бүлеге белән килештермичә галимнәр турында язмыйсыз? —Ә бу мәкаләне нишләтәсез? —Мин аны төзәттем инде, басарга мөмкин! -Рәхмәт, Сафа.-диде ана Мансур чыгып киткәндә,-Мөштәри өчен түгел, ул фәндә үз урынын тапкан инде, аны син генә какшата алмассын. Башкасы өчен рәхмәт Анысын, үзен әйтмешли, туры килсә ресторанда, агай-эне арасында әйтермен әле бер Мәкалә, ниһаять, дөнья күрде. Әмма анда профессор Мөштәринен исеме телгә алынмый иде инде Атна-ун көннән Илһам гаиләсе белән бабасынын цивилизацияле фатирына урнашты. Мансурлар алар җылыткан урынга кереп ояладылар. Борисководан күченеп киткәндә Рәисә белән Заһир елашып, кул болгап озатып калдылар. Элемтә соңыннан да дәвам итте. әмилә эчке бер тоемлау белән кемнеңдер үзенә текәлеп карап торуын сизде, ул кешеләрне ера-ера алгарак үгге. Тик әлеге А Х_караш ана тигәнәк кебек береккән иде. барыбер котыла алмады Бу, әлбәттә, ир-егет. Ул аны хатын-кыз буларак кызыксындыра Монысын да тәгаенлалы Җәмилә. Инде хәзер үзенен дә аны күрәсе килә башлады ниндирәк кеше икән? Борылып карар иде. шикләнә, бу үзенне фаш итү булыр иде. Әллә нәрсә уйлавы бар. ныклап бәйләнүе ихтимал Хәер, шунын да әмәлен тапмаган хатын-кыз хатын-кыз була димени9 Хатын- кызнын хәйләкәрлеге шайтанны да тез чүктергән ди бит Ләкин Җәмиләгә бу юлы хәйләкәрлеге түгел, физика законы ярдәмгә килде. Трамвай күләгәдә калган арада каршы як тәрәзә көзгегә әверелә Менә шунда күреп алды ул аны Озын буйлы, кин күкрәкле кеше Яшь әле Күр. нинди егетләрнең күзе төшә әле ана. Ул әле һаман каш өстендә икән, батмасган күбеккә тотынырга иргә икән әле. Егетнен сүз кушачагы көн кебек ачык иде. Ләкин аны ничек тә алдарга кирәк. Монысы инде хәйлә, тапкырлык таләп итә Менә трамвай ул төшәсе тукталышка килеп җитте Бер-бер артлы кешеләр коелды. Җәмилә чиггәрәк басып тора Егет тә тынычланды Димәк, әле бергә барасы Шунда Җәмилә җил җитезлеге белән урыныннан купмасынмы. -Гафу итгез. мина төшәргәе. зинһар.-диде ул трамвай йөртүчегә Егетне шулай аймыл итте Әмма ул шат иде. Казанга күченгәннән бирле Җәмилә эчтән сызып йөрде Чөнки инде көйләнгән гаиләнен тормыш арбасы анын аркасында кискен борылыш ясады ич. Мансурның планнары челпәрәмә килде, профессиясен үзгәртергә мәҗбүр булды. Өстәвенә, кеше өстендә яшиләр Фатир турындагы хыял хәтта хыял канатларына да сыймый Үзе күпме вакыт эшсез утырды Мансурга рәхмәт. Тагын бер атнадан дәресләр бирә башлаячак Үзе укыган педучилишега педагог булып кайта! Бу анын өчен искиткеч зур дәрәҗә. -Барысы да үзегездән тора.-диде директор беренче очрашуда ук. -үзегезне күрсәтә алсагыз, даими сәгатьләр дә бирербез Шулай, хәзергә нәрсәгә барып төртелсән дә—проблема. Әмма төп проблема— сәламәтлек! Бу корбаннар анын сәламәтлеге хакына бирелде Анын әле дә сырхауханәдән кайтып килеше. Канатны ана шунда куеп җибәрделәр Гашыйк егет исә ул шатлыкка җан өрде Башка вакыт булса ул аны абайламас та иде -Каныгыз әйбәт, хафаланыр нәрсә юк. рәхәтләнеп яшәгез.-диде аңа профессор, гадәттәгечә, күренгәләп торыгыз, онытып бетермәгез Бу сүзләрне Лидия дә гел әйтә килде Тик аларны кат-кат үзе операция ясаган табиб авызыннан ишетү икеләтә-өчләтә шатлык иде Шушы бер җөмлә Җәмиләне күкләргә чөйде Җиһаннын гүя чаршавын күтәреп куйганнар Урамнар кинәйгән. чибәрләнгән Очраган бер кеше белән кул биреп күрешәсе, матур-матур сүътәр әйтәсе килә һәм шунда әлеге егет Якшәмбе көнне Муса килеп китте. Казанга килгәч бик нык үзгәрде ул Сөңге иякле как сөяк үсмер түгел инде хәзер Үзен студентларча иркен тота, оялмыйча күзгә туры карап сөйләшә -Апа. үпкәләмәгез инде, бу арада килеп булмады, яшелчә базасында эшләттеләр, дин. ул Җәмиләгә өч бөртек канәфер чәчәге сузды -Рәхмәт, Муса, күңелне күтәрергә әле дә син бар. -Ә мине кая куясын?-диде Мансур. -һи, си на тагын... -Тукта-тукта, Җәмилә ханым, хәтерегез куян койрыгы чаклы гына икән. Чаңгы юлларыгызга чәчәк сипкән чибәр егетне оныттыгызмыни инде... Уйнаган җиреннән әңгәмәгә Ләйсән килеп кушылды. Анын үз сүзе. -Без зоопаркка маймыл ашатырга барабыз, әйе бит, Муса? -Ничә мәртәбә кабатларга була инде,-диде Җәмилә, кызын шелтәләп.— Беренчедән, Муса түгел, ә Муса абый. Икенчедән, зурлар сүзен бүлдермиләр. Бар, Айсылуыңны кара, Ләйсән апам минем үземне генә калдырып китте дип, елап ята инде әнә. —Беренчедән, апа түгел, әни. Икенчедән... -Телеңә салынма, әйткәнне эшлә. Ләйсән турсаеп уенчыклары янына барып утырды. -Укуларың ничек бара?—дип кызыксынды Җәмилә шәкертеннән. Мусаның йөзе чытылды. -Марксизм-ленинизм белән тенкәгә тияләр, апа,—диде ул канәгатьсезлеген яшермичә,—атна саен семинар, реферат. Без бит беренче чиратта яхшы инженер, яхшы конструктор булырга тиеш. —Син бу сүзләрне башка кешеләргә әйтә күрмә,—дип кисәтте Җәмилә,- соңыннан җыеп бетерә алмассың. -И, апа, аны бездә яшереп тормыйлар. Кайберләрне инде комсомол комитетына да чакырганнар. Мин үзем дә анын кирәген тапмыйм. —Кирәген Мансур абыең аңлатыр. -Аны аңлатып та торасы юк,—диде Мансур,—менә, әйтик, һавасыз яшәп буламы? Булмый. Коммунистик жәмгыять төзүчеләр өчен марксизм- ленинизм тәгълиматы да һава кебек үк ул. -Баш бар үзендә Әмиржанов, марксизмны Луначарскийдан ким якламыйсың,— дип көлде Җәмилә. —Безнең әле Муса белән марксизмнан да мөһимрәк шөгыльләребез бар,—дип Мансур бәхәскә нокта куйды.—Син ашарга хәстәрләгән арада без бераз майга буялып керик әле. —Әтием, минем дә майга буяласым килә,—дип, Ләйсән дә урыныннан купты. —Әйдә, киен, майның чүлмәгенә үк чумдырырбыз. -Әнием, мине май чүлмәгенә чумдыралар, ура! Бер тәгәрмәченең подшипнигы кырылган иде, гәпләшә-гәпләшә шуны алыштырдылар. Муса, әлбәттә, марксизм-ленинизмны сүгәргә дип тә, подшипник алыштырырга дип тә килмәгән иде. Алары сүз уңаеннан гына. Ә сәбәбе бик җитди. Һәм ул Мансур белән икесе арасындагы сер иде. -Әтидән хат килде,-диде ул,-сәлам әйткәннәр. -Рәхмәт. Теге мәсьәлә ни хәлдәрәк икән? —Симерде дигән, хәбәр килү белән җибәрербез дигән. -Берүк кешегә чыгара күрмәсеннәр инде. -Безнекеләрнен авызыннан сүзне кләшчә белән суырып алсан гына... -Кләшчә белән дә була микән әле. Син теге вакытта үзеңә кемнәр пычак күтәргәнен тәки чишмәдең бит. —Әллә кайчангыларны искә төшермик әле, абый... —Менә-менә, әйтәм ич. Ләйсән ни өчен ишек алдына чыкканын исенә төшерде булса кирәк. “Әтием, май чүлмәге кая”,—дип килеп җитте. —Муса абыең алып килмәгән бит. онытып калдырган, башка вакытта инде, кызым,—диде Мансур. Ләйсәннең кашлары җимерелде. Муса алдакчы, зоопаркка маймыллар ашатырга барабыз дигән иде, анда да алып бармады -Өйгә кергәч колагын борырбыз әле без анын. жәме9 -Нигә хәзер үк бормыйбыз9 —Әниен күрми кала бит —Ура, Мусанын колагын борабыз. Сергә килгәндә, анысы түбәндәгедән гыйбарәт иде. Жәмилә кемнәндер бурсык ите канны чистарта, бизләрне куа икән дип ишеткән Анын киңәшчеләре, консультатлары бихисап Кайсысы белән сырхауханәдә танышканнар, кайсысы үзе шул авыруны кичергән, кайсысы им-том итә Берсеннән лә йөз чөерми Жәмилә Үзе эзләп бара, таба Урта Азиядән граммын илле тәңкәгә төшереп тау сагызы кайтартты Аны спиртка салып, төнәтмә ясады Иртә-кич шуны эчә. Бала сидегеннән файда күрүчеләр лә бар икән, ди Хәзер менә бурсык ите Мансур үзе дә колагын торгызып кына йөри Кешедән ишеткән бер сүз хәтта Жәмиләнен ниятенә дә үзгәреш кертте Редакциялә машинисткалар шундый оста ки. бер үк вакытта һәм басалар, һәм гәпләшәләр Әлеге сүзне дә Мансур шулардан ишетте -Олы апаның канын эт ите белән генә рәтләдек. - диде берсе чәт-чәт килгән машина тавышы аша -Ал төс кунды апабызга. -Күрәләтә эт иген ничек ашамак кирәк.-дип йөзен сытты икенчесе -Без аны куй ите дип ашаттык ла. Менә шулай менюда бурсык ите урынына эт ите пәйла булды атир хужасы Мөхсинә әби Ләйсәнне вакытлыча гына карап торырга ризалашты. Кичекмәстән кызны бакчага урнаштырырга кирәк иде Аны Жәмилә үз өстенә алды Чөнки педучилишеда мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләр өчен белгечләр хәзерләү бүлеге дә бар. Жәмиләнен дәресләре нәкъ шул бүлектә Ә бүлек яслеләр, балалар бакчалары белән тыгыз элемтәдә эшли Студентлар анда практика уза. Директор урынбасары да ярдәм итәрмен дип ышандырды Бакча мөдире янына да алар икәү бергә барды Мөдир коләч йөзле, бик мөлаем ханым икән Ачык чырай белән каршы алды Шундук чәй китерделәр Тәрбиячеләр кирәк икән, бу мәсьәләне лә сөйләшеп, тәгаенләп куйдылар. “Була ич бу. аллага шөкер", -эченнән балкып утырды Жәмилә Тик бала урнаштыру хакында сүз чыккач, мөдир бөтенләй үзгәрде Бер мизгелдә буй җитмәс тәкәббер түрәгә әверелде дә куйды Хәтта урынлыгын да читкәрәк шуыштырды -Без аерым исәптә, урын юк дип кырт кисте Жәмиләнен кулындагы чынаягы чайпалып китте, итәгенә чәй түгелде. Шуның белән сүз дә өзелде - Кәефегезне бозмагыз, шәһәрдә бакчалар бетмәгән. - дип юатты аны урынбасар -Монысы безнең өчен бик уңайлы иде шул Урынбасар ана сынабрак карап торды да. вак тешләре арасыннан сүзләрен сөзде -Сез бит. Жәмилә Нурулловна, ишетүемчә педучилишега ла министр аша урнаштыгыз бутан Монда да анын бер сүзе житә Мөдир ханым югарылан килгән әмерләрне жнренә җиткереп үти торган зат Жәмилә кыенсынуыннан бүртенеп чыкты Моңа кадәр анын бер генә гамәлен дә таныш-белеш. кода-кодагыйлар ярдәме белән башкарганы булмады Үз көче белән педучилишега керле, югары белем алды Спорт белән шөгыльләнде Эшкә дә сатулашмыйча-сайланмыйчэ. кайда Ф билгеләсәләр, шунда китте. Менә шулай үз хәләл көчен белән яшәргә мөмкин дип, шуңа чын күңеленнән ышанып йөри иде. Чынбарлык исә бөтенләй башка икән. Казанга күченү аның элекке карашларын төбе-тамыры белән кубарып ташлады. Сүз бер—гамәл башка. Ике яклы мораль. Шунын өчен семинарларда, лекцияләрдә буржуаз җәмгыятькә күпме эләгә иде?! Муса бу ялганнын асылына инде төшенеп тә алган. Ә ана моны анлау өчен бик күп сынаулар аша узарга туры килде. Тик бу хәлгә ярашуы да жинел түгел икән. Әнә урынбасарның сүзләре йөрәгенә ук сыман кадалды ләбаса! Шуңа күрә ни дип җавап бирергә дә белмәде. Ә Ләйсәнне урнаштырырга кирәк Шунсыз эше эш булмаячак. Үзе болай әйбәт кенә кереп китте. Беркөн дәресенә завуч кергән иде. Ошатты. Киңәшләрен дә бирде. “Талантың бар, тик мәктәп укытучысы икәнлеген әлегә шактый сизелә,-диде,-барысын да чәйнәп каптырырга тырышасын. Мәктәп өчен, ихтимал, отышлыдыр да бу. Чөнки анда укучыларның хәзерлеге бик чуар. Безнең контингент бөтенләй үзгә. Алар зур конкурстан узып, иләктә иләнгәннәр. Үз теләкләре белән белгечлек алу өчен укыйлар Башларын эшләтсеннәр. Кыенсынып торма, күбрәк мөстәкыйльлек бир" Мөхсинә әби инде сукрана башлады, кызыгызга урын табыгыз, карый алмыйм, картайдым, дип чыгымчылый. Жәмилә үзе дә кызының надан карчык кулында калуын теләми, йөрәге әрни. Анын хәзер шәхес буларак формалашкан чагы. Сигез яшьтә инде бала акыл үсешенең туксан процентына ирешә. Таланты бар икән, ул ун яшькә чаклы ачылырга тиеш. Бу үсешне фәкать бакча гына тәэмин итә ала. Ләйсәнне урнаштыру барыбер Мансур җилкәсенә төште. Янә бәхет кыйпылчыгы ярдәм итте. Шулай беркөнне редакциядә азау теше чыгарган хезмәттәшләре Мансурның кулына “Теләнче журналист’1 кагыйдәләре җыелмасын тоттырдылар. Ул үз эченә түбәндәге киңәшләрне ала. "Йомышын төшкән кешегә рәсми рәвештә шалтыратып, мина сезнен турыда мәкалә язарга куштылар, дип әйт. Ул. әлбәттә: "Кем кушты?"- дип сораячак. “Өстән!"- диген, артык сүз әйтмә. Түрә ризалыгын бирә, сез очрашасыз. Ләкин шәхси гозерең турында ләм-мим "Мәкаләне үземә укытырсыз ич?”—дип үтенәчәк ул. “Партия газетасында андый гадәт юк шул”.-дип бераз сатулаш. Аннан сон: “Сезнен өчен генә ташлама ясарга булырдыр, мөгаен”,—диген. Шунда героеңны мактап ал, сезне монда озак тотмаслар, югарырак урынга күтәрерләр, дип салпы ягына салам кыстыр. Тик горур бул, үзеңне эре тот. Мәкалә язылып беткәч, машина җибәрегез, дип шалтырат. Язма, һичшиксез, аңа ошаячак. Чөнки син аны мактап язасың. Түрә коньяк тәкъдим итәчәк. Үзен генә эчмә. Бергәләп, чәкештереп эчегез. Бераздан ул: “Мин сезгә берәр нинди ярдәм күрсәтә алмыйммы?"- дип сорар. Рәхмәт әйт, ризалашма. Тагын бер чәркә төшереп алгач, кайтырга җыен. Һәм ишек тоткасына тотынгач кына, сүз аралаш кына, теләгеңне белдер. Түрә шатланып телефон трубкасына үреләчәк”. Кодекс, сүз дә юк, шаяру гына. Ләкин шушы шаяру кармагына эләгүчеләр дә табыла икән әле. Әнә, шәһәр халык мәгарифе бүлеге мөдире эләкте бит. Ләйсән бакчага йөри башлады. Шул көннәрдә Кормаш күчтәнәче дә килеп иреште. Карап торуга сарык итеннән бер аермасы да юк кебек. Төсе генә тоныграк, болганчык суга тыгып алган кебегрәк. Жәмилә бик шатланды. Әйтерсең лә, гает корбаны чалганнар да. шул малкай аны сират күпере аша очыртып кына алып чыгачак -Кичке ашны аерым ашарга туры килердер, мөгаен,-диде Жәмилә. -һәр фирка үзенә-үзе әзерли. -Ләйсән дә үзенә бер фиркамы?-дип сорады Мансур. -Юк. сез икегез бер фирка. -Күрәселәре бар икән башкаемнын,-дип. Мансур юри хафаланган булды - Ләйсәнгә рәхәт, ул бакчада ук кичке ашны ашап кайта -Ярар инде, миннән булсын яхшылык.-диде Жәмилә.-бу тәртипне иртәгәдән кертербез, бүген күчтәнәчтән сезгә дә өлеш чыгарырга туры килер Жәмилә зәнгәрсу төстәге озын халатынын җиңнәрен сызганып куйды да. гәүдәсенә чит-читләре кызыл тасма белән каймалган алъяпкычын яты Аннан сон ишеккә беркетелгән кечкенә түгәрәк көзгегә карый - карый чәчләрен яулыгына төрде Коеп куйган хужабикә! Мансур хатыны- нын артыннан килеп кочаклады -Мин сине яратам.-дип пышылдады ул аның колагына. -Белмим, белмим.. Элекке яратышулар бетте инде хәзер. Абый белән сенел кебек яшибез. -Жәмилә, үзең беләсең.. -Беләм. Ләкин мәхәббәт авырлыкка, җиңеллеккә карамый. Ул җә бар. җә юк. Үзен дә элек шулай әйтә идең ич. оныттыңмыни? -Бу нинди төртмәле сүзләр инде, Жәмилә. ә? -Дөресе шулай, Мансуркаем. Хатын-кыз күңеле лазер-барометр- ларыннан да сизгеррәк ул, барысын да тоеп тора. Әллә син мина игътибар итмиләр дисеңме? Ничек кенә әле! Бик беләсең килсә, трамвайларда тынгы бирмиләр Татар ире мондый сүзләрне күтәрә аламы сон? Ничек инде9 Сүз кушарлар ул, чибәр хатыннар янында селәгәйләрен агызып йөрүчеләр бихисап. Ә нигә дип аларны тыңларга? —Әле син шулай трамвайларда кете-мете килеп йөрисенмени?- дип усал эттәй ырылдады Мансур -Ә-ә, үтең сытылдымы?—дип ирештерде Жәмилә.-Үзен ничек, без дә шулай... -Жәмилә, шаяртма әле, алай булмый ич инде Бу Жәмиләнен ирен сынап каравы иде. Чөнки ул әле һаман кимсенеп яши Чит кешеләр аның тышкы матурлыгына, килеш-килбәтенә карап хөкем иортә, физик кимчелеген күрмиләр. Ә Мансур барысын да белә Ул аны астыртын гына төрлечә сынап карый. Бу юлы көнләштерергә уйлаган иде Нәкъ төймәсенә баскан икән Көнчелек хисләрне ныгыта, дигән бит бер француз язучысы да. Көнчелек корты ир кешенең күңелен һәрвакыт кимереп торырга тиеш, имеш. Французларга ышанырга мөмкин Бу өлкәдә аларны уздыручы юк. -Хатын-кыз ир-атка караганда, гөнаһлырак. Әмма әйбәтрәк һәм әйбәтрәк, һәм гөнаһлырак,-дип, Жәмилә кайсыдыр аксакалның сүхтәрен кабатлады. Күрәм, син инде теориясен дә хәстәрләп куйгансың Жәмилә максатына иреште. Тик бәхәсне бодай икеле-микеле төгәлләргә ярамый, каш ясыйм дип күз чыгаруың да бик мөмкин Хатын-кыз гөнаһлырак кына түгел, ин хәйләкәр пәри заты да бит әле ул Кирәк чакта мәхәббәт угын очыртып, сихерләп тә куя Жәмилә дә иркә мәче баласыдай мыраулап. Мансурның куенына керде, тәнен өттереп алды Ә үзе “Сабыр ит, җанаш, бар Ләйсәнне алып кайт, көтәдер",-дип читкә тайпылды. Жәмилә ире белән кызын күчтәнәч итеннән аш пешереп, табын хәзерләп каршы алды. Өстәл затлы ресторан табынын хәтерләтә иде Сөттәй ак ашъяулык Савытсабаның барысы да бер иш. кашык-аяклар ялтырап тора Уртада ваза Вам эчендә оч бөртек канәфер чәчәге һәр прибор алдына ашъяулык кебек үк чиста-пакь кулсөрткеч Бернинди артык әйбер юк. Гади дә, зәвыклы да. Жәмилә матурлыкны ярага да. аны тудыра да белә Ләкин Мансур табын янына теләр-теләмәс кенә утырды Күнеленнән әллә нинди сәбәпләр, әллә нинди хәйләләр эзләп карады. Таба гына (I. .К У • М II алмады. Шунда ук эченнән генә үзен эгоист дип сүгеп тә ташлады. Җәмиләгә ярый, ә ана-юк. Каян килгән хан-патша? Тик. ничек кенә тырышмасын, җирәнү хисеннән арына алмады. Үзенә ошаган ризыктан да әллә ниләр эзләп казынып утыра ул. Ә монда эт ите! Белә торып аны ничек ашамак кирәк, ди? Җәмиләгә дару ул. Сәламәт кешегә даруның хаҗәте юк. -Ашың суына, җитеш,-дип кыстады Җәмилә.-Ите дә бик тәмле. Әнә, кызын да ошатты. -Тәмле, бакчада гел кәтлит тә кәтлит, ит бирмиләр,-дип куәтләде Ләйсән әнисенең сүзен. -Салаттан арынып булмый әле монда.-дигән булды Мансур. Башкача сузып булмый иде инде, ашка тотынырга вакыт җитте. Ул күзләрен чытырдатып йомды да, тәмен тоймаска тырышыбрак кына шулпаны тамагына агызды. Шул рәвешчә өч-дүрт йотымда тәлинкәсенең төбенә дә тоште. Ит калҗаларын чәйнәмичә генә шудырды. Шунда ук урыныннан да торып басты. -Нигә кузгаласың, чәй әзерлим,—диде Җәмилә. -Мин машинаны гына карап керәм, ишекләрен бикләмәгән идем Мансур ишек алдына атлап түгел, очып чыкты Чыгуга бөгелеп тә төште. Эчәгеләре авызына килгәнче косты да косты... Сер дигәннән, Мансурның тагын бер сере бар. Анысы җиде йозак белән бикләнгән тимер сандык эчендә. Ул аны фәкать үзе генә белә Беркөнне аны профессор Кәримов чакыртып алды. -Җәмилә ханым пенсиядән баш тарта.-диде ул үпкәләгәндәй.— башкалар арттан йөриләр, таныш-белешләр аша басым ясыйлар, ә ул якын да килми.. Мин сезне шул хакта сөйләшергә чакырдым, атакай —Гафу итегез, нинди пенсия4 ’—диде Мансур —Сез башка кеше белән бутыйсыз булыр. Ана әле утыз да тулмаган. Профессор үзенә бер сәер җитезлек белән терсәкләрен өстәлгә кадады да, баш бармакларының очларын иягенә тигезде. Хәрәкәтләре искиткеч матур, нәфис иде Каршында, әйтерсен лә, тулы гәүдәле, гөбедәй юан куллы кеше түгел, ниндидер гимнаст утыра иде. Бу, күрәсен, анын профессиональ күнекмәләреннән килә иде Хирургның хәрәкәтләре гимнастларныкына караганда да төгәлрәк булырга тиеш ич. —Инвалидлык пенсиясе, атакай, инвалидлык пенсиясе.. Мансурның утырган урындыгы гына шыгырдап куйды, сүзе чыкмады. — Инвалидлык пенсиясе, атакай,—дип кабатлады профессор. -Нинди пенсия, сез соң үзегез хәле яхшы, борчылмагыз,-дип кат- Kai тәкърарлап торасыз... —Әйе, атакай, хәзер дә әйтәм: Җәмилә ханымның организмы искиткеч нык, күз генә тимәсен. Өмет зур. Ләкин ул шулай ук бик җитди операция дә кичерде. Бер әгъзасы алынды. Аяксыз-кулсыз авырулар кебек үк без аны пенсиягә тәкъдим итәргә тиеш. Законы шундый. Җәмилә бервакытта да пенсия артыннан йөрмәячәк. Бу анын өчен үлем белән бер булыр иде. Шуна күрә әлеге сүзне Мансурга җиткерүне дә кирәк санамаган. -Җәмилә ханымның сырхавы икенче группага тарта. Әмма бу группа эшкә киртә куя. Әйдәгез, атакай, өченчегә килешик. Үзенә әйтеп тә тормабыз. -Хәзергә мин берни дә әйтә алмыйм,-диде Мансур. -Башка юл юк, атакай. Ана бик кыйммәтле дарулар кирәк булачак. Акчасын шуна тотарсыз. Хәзергә хушыгыз. Мин сезне көтәм Мансурның башын бу уй да бораулап тора. ле болытлар арасыннан кояшнын укалы күлмәге күренгәләп китә, әле жиргә сибелгән яфракларны күккә чөеп, жил котырынып ала. КарыИсын. тирә-як ак томанга чума. Бу. әлбәттә, көз галәмәте. Көзге көннен көлүе, көлүе дә елавы Шушыдыр инде ул. мөгаен Әмма соңгы елларда табигать эзеннән чыкты, саташтыра башлады Әлеге мәкаль инде көздән битәр, кышка туры килә, һәрхәлдә. 1971 елнын кышы нәкъ назлы кияү акылы шикелле керәле дә чыгалы иде. Кырлач уртасында тотты да янгыр яуды. Ә көннәрдән-бер көнне шәһәр халкын йокысыннан күк күкрәве уятты. Ул көнне халык гел шул хакта гына сөйләште. Галимнын да телефоннан әйткән беренче сүзе күк күкрәү турында иде. —Син күк күкрәвен кайсы колагын белән ишетген?—дип сорады. —Юк белән башымны әйләндермә әле. зинһар, ни йомыш, тизрәк сөйлә, вакытым тар.-диде Мансур түземсезләнеп -Харрасов булсам, синен кебек надан журналистнын артына тибеп чыгарыр идем. Бәхетең, мин Харрасов түгел -Жорланма. әйтсәң әйт. хәзер трубканы куям -Алай кырт кисмә, дустым, бу бик мөһим -Нәрсә мөһим? -Нәрсә-нәрсә. күк күке кычкырганчы күкрәде, димәк ки. жәйгә өмет бар. Төшендеңме, шалкан баш.’ Монысы-беренчедән. Икенчедән -мин күк күкрәвен ун колагым белән ишеттем. Бел. абзаннын быел эше гөрләячәк. —Кыш уртасында нинди күке кычкырсын ди. ахмак. —Инде хәбәрнең иң кәттәсе. Урындыгына ныклабрак утыр. жә. егылып төшеп бәлә булырсың. —Сузма инде, алла колы, кыл да сыймастаи вакытта -Шимбә көнне Лилия мәҗлес жыя. Сара Садыйкова да чакырулы. Бармакларыңны шомартып, тамагыңны майлабрак кил. Инде төшендеңме, бүген ни өчен күк күкрәде? -Оста барда телеңне тый диләрме әле? -Ә син үзеннен чебен танавын чарларлык егет икәнлегеңне дәлиллә ара ханым иртәнге күкрәү булып инде мәҗлескә Бусагадан атлап керүгә, ниндидер сихри тынлыкка талган мәртәбәле фатир күңелле шау-шу белән тулды. Автобуста кемдер аягына баскан икән, башта шул "аю табанны” тетте Сара ханым Галимгә дә эләкте Пальтосын җайсызрак салдырды, күрәсен -Хатын-кыз лалә чәчәге кебек бик нәзберек зат. - дип ан-белем өйрәтте йорг хуҗасына.-аңа бик саклык белән генә, иркәләп кенә кагылырга кирәк Ә син мужик кулларын белән җилкәмне авырттырдың Их. минем Айдарский шикелле джентельменнар юк инде ул хәзер, көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба алмассың Мансур аның радиодан җырлаганын күп тапкырлар ишеткәне бар Чишмә челтерәвенә охшаш нәфис тавыш Йомшак, моңлы Ә ишек катында яңгыра!ан тавыш бөтенләй башка Үсмер малайларныкына тартым калай тавыш Ләкин ул кайсыдыр ягы белән үзенә тартын тора иде Аның сәбәбенә Мансур соңрак төшенде Дилиянеке шикелле шәһәр сөйләме иде артисткада Авыл кеше тәре сүзләрне сандалга жәеп салып, авызына дыңгычлап гутырып сөйләшә Каланыкылар сүзне ирен очыннан 1ына очыра, аңа рус теле аһәңе дә кушыла Кылтыграк сөйләм Сара ханым да үзенә генә хас кылану белән сөйләшә иле Ике сүзнен берсендә ире АЙдарскийны үрнәк итеп куя Башка ир-атларнын гамәлен Айдарский в * Ә С образы аша үткәреп бәяли. Табынга утыруга хатын-кызларны да җилтерәтеп алды. —Ирләрегезнен кадерен белмисез, шуңа күрә хәмергә табыналар, азып-тузып йөриләр Менә мин Айдарскийны бик хөрмәт итә идем, тәмледән-тәмле ризыклар гына пешерә идем, йокларга ятканда аякларын җылы су белән юа идем... Мансур Жәмиләгә кагылып куйды, белденме, янәсе, ничек була икән яхшы хатыннар. -Юри генә ирештерә булыр, юдырырсың артисткадан аяк Кашык-чәнечкеләрне уйната башлаганчы. Лилия кунаклар белән таныштырып алды. Асылда бу аларны Сара ханымга тәкъдим итү иде Сара ханым һәр кешене күз уныннан үткәреп, үз фикерләрен әйтә барды. Жәмиләне Елена Быстрицкаяга ошатты, сезгә киноартистка булырга иде. диде. Мансур исә коеп куйган Айдарский икән... Ниһаять, мәжлес үз киртәсенә керде. Шәраб кунакларны батырайтып, канатландырып җибәрде. Кемдер җыр турында сүз кузгатты. Бу. әлбәттә, Сара ханымның кылын тартып карау иде. Танылган җырчы, популяр композитор һөнәрен күрсәтми калмас бит инде. —И, дусларым, өтек койрыклы кош шул инде мин хәзер, көзге сандугач Түрәләр композиторлык эшемне дә хупламыйлар, син консерватория бетермәгән, чуалып йөрмә, диләр. Ә күнел “ярамыйны” кабул итми, җырларым ургылып чыга. —Салих Сәйдәшевны эзәрлекләгәннәр иде, инде чират сезгә җитте мен и ?-д иде Лидиянең дус табибәсе -Ни җитми сон ул Нәҗип Жиһановка? Алмаган исеме калмады бит инде Сәйдәшевка берсе дә тәтемәде. Шагыйрь Мәхмүт Хөсәен матәме вакытында бик дөрес әйтте. Салих Сәйдәшев-халык лауреаты. —Матурым, сүзләрен алтын. Тик монда Нәҗипнең гаебе юктыр дип уйлыйм. Алай белер-белмәс кешегә пычырак атарга ярамый. Нәҗип зур композитор. Опера язу һәр композиторның да кулыннан килми. Опера җыр сәнгатенең таҗы Мин үзем дә опера җырчысы идем. Беләм. Җиһанов—үз урынында, Сәйдәшев—үз урынында. Икесенә дә мәйдан җитәрлек. Мансур бәхәскә кермәде Чөнки Галим инде хәтсездән ана мәгънәле итеп карапкарап ала, бу аның баяныңны тарт дигән сүзе иде. Нишлисен, тыңламыйча булмый. Сара Садыйкованын җырларын да караштырып- барлаштырып килгән иде. Хәзер, әнә, “Казан кичләре”н яратып җырлыйлар. Беренче аккордыннан соң ук мәжлес тынып калды. Бүлмәгә җыр таралды. Кил әле, Иделнен җиләс җиле. Юлларга чәчәкләр сип әле. Ак булып, саф булып истә калсын Казаннын кадерле кичләре Сара ханым җитдиләнде, буяулы нәзек кашлары ак маңгаенда сикергәләшеп алды. Муенын аз гына алга сузган хәлдә тынып, сагаеп калды. Мансур астыртын гына аны күзәтә. Композитор, әлбәттә, үз җырларын профессиональ артистлар башкаруында тынларга күнеккәндер. Алар үзешчәннәрне бик санга сукмый бит Күр, ничек үзгәрде, йөзенә карасу төште. Ошатмый. Мансурның да тиз генә бирешергә исәбе юк, сыналгач сыналырга инде. Жыр агымында ул түбәнрәк тонга күчте. Тонны үзгәртү катлаулы алымнардан санала. Әнә, композитор апабыз да күз очлары белән генә елмайгандай итте. -Мин сезне үземнең хорыма солист итеп алыр идем,—диде Сара ханым җыр төгәлләнгәч.—Ә баяныңны алай каты басып уйнама. Моңны чибәркәен Җәмиләгә караганда да артыграк назла Айдарскии шулай итә иде Шуннан сон жәт-жәт басып пианино янына барып утырды Берара башын артка чөеп, уйланып торды Аннан сон ун бармагы берьюлы клавишларга ятты Моң' Аһәңле вә садә татар моны! Ул әле сандугач булып сайрый, әле таш-тау арасыннан саркып чыккан иркә чишмәдәи челтер-челтер килә, әле саз кылы кебек сызлана. Анда шатлык та. юксыну да. сагыш та. бәхет тә-барысы да бар. Күнел балавыздай эри. йомшара, пакьләнә. сафлана Ә бармаклары'.’ Өрфия җилдәй тибрәләләр. Уен тәмам. Әмма бүлмәнен һавасына кадәр сарылган мон тыңлаучыларны әле һаман үз кочагында тота. Тып-тын. Берәү дә бу монлы тынлыкны бозарга батырчылык итми -Мансур әфәнде, бию көйләрен сез уйнагыз, алары миннән булмый, буыннарым сызлый.-дип Сара ханым үзе кешеләрне мон әсирлегеннән чыгарды Мансур пианинода да шактый йөгерек уйный Шуна күрә бу юлы пианинога утырды Мактанасы ла килеп китте, билгеле Гадәттә, ул башлап Җәмилә өчен уйный. Хәзер дә әлеге традицияне бозмады Монысы да анын мактанычы. Чөнки Җәмилә бик матур бии Ә ин яратканы башкорт биюе Үз көе яңгырауга Җәмилә су өстендәге аккош шикелле йөзеп тә китте Куллары гуя камыр, әллә нинди рәвешләргә кереп бетә Бер арада кош канатларыдай жилпенеп ала. шунда ук җәядән ычкынган ук шикелле югарыга омтыла. Икенче мизгелдә самими бер нәзакәтлек белән гәүдәсенә сылана... Ә гәүдә төп-төз. Вакыт-вакыт үкчәләре генә тыпырдап куя Сара Садыйкова белән очрашуга Мансур зур өметләр белән килде. Анын берничә жыры бар. Шуларга карата күптәннән берәр профессиональ композиторның фикерен беләсе килеп йөри иле. Шушы форсаттан файдаланып калу иде исәбе. Жае да туры килде Биюләр төгәлләнеп, янә бер тәгамлап алгач. Сара ханым үзе анын җырлавын үтенде Һәм Мансур үзенен жырын тәкъдим итте. Кил. Җәмиләм, минем, кил син мина. Таң кошыдай күңел кагынсын. Алсу таңнар янсын безнең өчен. Керфегендә йолды г кабынсын Мансур башта каушабрак калды. Ләкин тора-бара жыр аны үз дөньясына тартып кертте Җәмилә белән очрашуы, гашыйк булуы, сойгәнс турында хыялланып үткәргән төннәре, пароходта беренче тапкыр иреннәренең кавышуы-һәммәсе күз алдыннан үтте Хисләр элекке кебек үк. сүнмәгән, сүрелмәгән Җәмилә анын бердәнбере' -Браво, браво, афәрин! Җырнын азагын Сара ханым аягурә басып тынлады Башкалар да күтәрелде Дәррәү килеп кул чаптылар -Мансур әфәнде, бу сезнен үз җырыгыз, шугай бит. әиеме’-диде Сара ханым үзенә хас балаларча шатлану белән -Искиткеч лирик жыр' Сүзләре нәкъ Такташча Нигә, нигә синен шаян күзләр, күзләремә бодай багалар " Мәхәббәт жыры -Әйе. Сара апа -Дусларым.-диде Сара ханым мәжтескә мөрәҗәгать итеп.-монда ин бәхетле затҖәмилә ханым Мин лә сөйдем, мин лә яраттым Үлепләр яраттым Ләкин мина агап берәү лә җыр язмады, хәтта Айдарский да Мин шушы олы мәхәббәт өчен тост тәкъдим итәм Җәмилә бу минутта ак томанлы жәйге таңнарда иле “Мин нинди бәхетле, минем Мансурым бар". Шушы сүзләрне бөтен җиһанга ишеттерерлек итеп кычкырасы килде. Тик аны хисләр ташкыны шулай китереп кыскан иде ки, хәтта рәхмәт тә әйтә алмады. Сара Садыйкова белән алар бер машинада кайттылар Таксины Мансур чакыртты. Зур түрәләр өчен махсус телефон номеры бар икән. Шундук җавап бирәләр, шундук машинасын да җибәрәләр. Харрасов бер кәефе килгән чакта ул номерны Мансурга да биргән иде. Ләкин кисәтте, башта уйлан, диде, минем исемгә тап төшермәслек булсаң гына файдалан, диде. Менә кирәге чыкты бит. Ун минут эчендә такси ишек төбенә килеп туктаган иде инде. Бу да Мансурның абруен күтәреп җибәрде. Мансур Сара Садыйкованы йортына кертеп калдырды. Ул аны бик зур, бик зиннәтле фатирда яши дип уйлаган иде. Баксаң, бер бүлмәле генә икән. -Мансур әфәнде, җырларыгызны радиога тәкъдим итегез,-диде ул саубуллашканда,—талантыгызга йозак элмәгез! Мәшһүр артистканың бу сүзләре Мансурны очындырып җибәрде Анын үзенә карата "сәләтле укытучы", "сәләтле журналист" дигән сүзләрне ишеткәне бар иде инде. Әмма әле берәүнен дә "талант” дигәне юк иде. Әйе, ул үзен-үзе белә-белгәннән бирле жыр-моң яратты. Авылда аны узган гармунчы юк иде. Ходай тавыш та биргән. Җыр аны сәхнәгә күтәрде. Илһамы килеп, үзе дә берничә җыр язды. Көтмәгәндә Сара Садыйкова аның бу иҗатына олы бәя бирде. Шуңа күрә ул җырларын икенче көнне үк радиога илтеп тапшырды. Әлеге очрашудан соң Мансур тынычлыгын югалтты. Җиде төн урталарында уянып китә дә, әллә нинди хыялларга бирелә. Их. атка атланасы иде дә, үсмер чактагы сыман Сөн буе сукмакларын инләп- буйлап җилдәй очасы иде. Нинди рәхәт була иде: колак очларында җил сызгыра, йөзгә салкын һава бәрә. Ә күнел? Күңел ашкына, елгыр елкыдан да алдарак элдертә... Кеше кайда гына төпләнмәсен, нинди генә югарылыкларга ирешмәсен, туган туфрактан, туган җиреннән олы була алмый. Кечкенәме- зурмы, баймы-ярлымы, кендек каны тамган җир—бердәнбер изге жир. Ә иҗатчы өчен туган җир уннарча, йөзләрчә мәртәбә газизрәк. Чөнки иҗатның чишмә башы—туган жир Мансур журналистикага тиз кереп китте. Инде публицистиканың иң дәрәҗәле саналган очерк жанрында уңышлы гына эшли башлады. Бу өлкәдә анын үз сукмагы Язмасын ул ерып чыга алмастай саннар белән тыгызлап тутырмый, фикеренең хаклыгын югары даирә җитәкчеләрнең докладларыннан алынган цитатлар белән дә дәлилләми. Шунын өчен аны еш кына тәнкыйтьлиләр дә. Мансурны исә кешенең табигате, эчке халәте, гамәлләренең психологик һәм логик акланышы кызыксындыра. Ләкин чын-чынлап әдәби иҗатка керешергә базмый, чабуыннан нәрсәдер тота, җәелеп китәргә ирек бирми. Сәбәбе нидә моның-ул аны тәгаен гына әйтә дә алмый. Югыйсә, күңеленең тирән төпкелләрендә көмәндәге яралгыдай нидер бөреләнгәнен сизеп-тоеп тора. Мансур үзенең бу халәтен хәтта Җәмиләгә дә сиздермәскә тырыша. Чөнки ул аны ымсыну дип кенә саный. Уалып китмәсен, ватылып челпәрәмә килмәсен, дип хыялларына үзе дә кагылырга курка. Тик әлеге газаплары ана барыбер рәхәтлек алып килә. Моны кеше белән бүлешеп тә. уртаклашып та булмый. Хыял күңеленә кереп ояладымы, шәһәр шау-шуы да, кешеләр дә, мәшәкатьләр дә каядыр китеп югала. Уйларын белән япа-ялгыз каласың. Ә уйларның аты йөгерек, минут эчендә Каф тау артларына барып кайта. Бүген дә шундый күтәренке халәттә иде. Төш вакытында Җәмилә: "Җиңгәм авырып тора икән, Ләйсән белән хәлен белеп кайтыйк әле",- дип җыена башлады. Мансур аларны озатып куйды да, Ленин бакчасына керде. Табигатьнең йөзе ачык иде Тыныч, матур көн Бакча тулы балачага. Әтиәниләренен. әби-бабаларынын сүзләренә колак та салмыйлар, иреккә чыккан кәҗә бәтиләре кебек сикерешәләр, йөгерешәләр, аунашалар. Ун канаттагы эскәмияләрне шахматчылар яулап алган Ачык авызлар да хәтсез. Мансурга боларнын берсе дә кирәкми Анын уенда бөтенләй башка манзаралар -Исәнмесез. Мансур Әмиржанович9 Мыегы керпе энәләредәй тырпайган бу кеше Мансурга таныш, әлбәттә. Тик кайда күрде соң әле ул аны? һич хәтеренә төшерә алмый -Танымыйсыздыр шул.-диде Керпе мыек.-кайгы кешене үзгәртә икән... -Нинди кайгы?-дип сорыйсы итте Мансур Ләкин ул аны һаман танымый иде әле. -Кифая апаңны машина таптады бит Сезне бик үз итә иде -Габбас абый, сезмени бу? — Мин. Мансур дус. мин Теге вакытта Галим белән кызган баштан өйләренә шалтыратканнан сон белешкәне юк иде әле. Хәер, аралашуның хажәте дә калмады ич. диссертация барыбер янган иде ич инде. Ике-өч ел гомерен “урлаган" шушы кеше, доцент Ярмиев инде каршысында басып тора. Ничек исәнләшергә йөрәге җиткән? Ихтимал, сонарып булса да намусы кузгалгандыр. Үзе әйтмешли, кайгы кешене үзгәртә бит ул. Картайган, бөкереләре чыккан. Мескен бер адәм. Киеменен дә рәте-чираты юк. Ул инде үч алырлык кеше түгел, аны фәкать жәлләргә генә мөмкин -Кайгыгызны ургаклашам.-диде Мансур.-Кирәгем чыкса, шалтыратыгыз. менә телефон номерым -Мин беләм.-диде Ярмиев.-язмаларыгызны укып барам Кыю язасыз. Сез инде мине -Кирәкми, зинһар, кирәкми,-дип бүлдерде аны Мансур.-үткән- беткән Хушыгыз! Мансур ашыга-ашыга китеп барды. Озак та үтми бажасынын ишеген какты. -О-о. җизнәкәй, әйдә. уз. нинди җилләр ташлады9 -дип. Рәшидә аны көтеп алынган кунак кебек каршы алды. -Китапханәгә килгән идем, берочтан хәлегезне белеп чыгыйм дидем Айдар кая сон? Илсур ташбаш та күренми. -Айдар командировкада Илсур кунакта Аулагөй. җизнәкәй. Хәзер табын хәзерлим. Сагынып сөйләрлек Итеп утырыйк әле бер -Килешер микән сон? -Килештерсәң килешә ул. җизнәкәй. Рәшидә торып кына килә иде булса кирәк Борынга ятак исе. тән исе бәреп керде Рәшидәнен язгы бөре шикелле кабарынкы йөзе, җилкәсенә таралып төшкән куе чәчләре табигый самимилек белән үзенә тартып тора. Хазын Мансурнын бу игътибарлы карашын үзенчә гөманлады. ахры Жәт-җәт басып өстәл хәзерләгәндә бер генә мизгелгә озын атлас халатының итәкләре җилләнеп куя. шәрә балтырлары күренеп-күренеп ала. изүе ачылып киткәли. Хатын-кыз ир-егетләрне юлдан яздыру өчен яратылган зат. Беренче гөнаһны да хатын-кыз кылган Ана кадәр гомумән гөнаһ дигән төшенчә дә булмаган ич. Хатын-кызнын килеш-килбәте, бөтен гамәле: киеме дә. сөйләме дә. үз-үэен тотышы да ир-егетләрне яулап алу. кулда тоту максатына юнәлдерел!ән Анын күңелендә һәрвакыт шайтан ята Уңайлы вакыт җиттеме, хәзер башын калкыта. Ә ир-ат тиз ышанучан беркатлы мәхлук, аны ияләштерү хатын-кызга берни тормый, чытлыкланып күз ату да җитә. Үзен бик акыглыга санаса да. ир-ат Чибәркәйләрнең җәтмәсенә төшкәнен сизми дә када. Ә Мансур жәтмәдә инде. Ә менә гүзәл зат бу уенны уен өчен генә уйныймы, чынчынлапмы, анысын ул фәкать үзе генә белә. Мансур исә Рәшидәне реаль хатын-кыздан бигрәк, хыялы тудырган илаһи мөслимә образы сыйфатында кабул итә иде. Шуңа күрә балдызын һич кыенсынмыйча, эчке бер соклану белән күзәтте Бу анын театры иде -Табын әзер, җизнәкәй,-дип Рәшидә Мансурны сәхнәдән җиргә төшерде.- чәркәләргә шампан агызасы гына калды, анысы инде егетләр вазифасы. Мансур бу ышанычны яртылаш кына аклады. Чөнки шәрабнын яртысы газы-ние белән түшәмгә чәчрәде. -Борчылма, шампанның бөтен кызыгы шушы анын,—дип юатты Рәшидә.-Инде тост әйт, җизнәкәй, җыр белән, мина атап... Теләкләре тәңгәл килде. Мансур инде күңеленнән җырны сайлап та куйган иде. Бокалын кулына алды да, кешегә чыгармаслык серләре бардай Рәшидә үзе генә ишетерлек итеп, җыр башлады Син кайда идең Кайларда йөрдең. Ничек мин сине Күрмәдем икән? Син торган йортны. Синең урамны Ничек кенә мин Белмәдем икән Рәшидә аны, чыннан да, үзенә атап чыгарылган җыр кебек кабул итте. Керфекләре дымланды, ирен кырыйлары мелт-мелт килеп алды. Ә күзләре— Мансурда. —Нинди бәхетле минем апам,—диде Рәшидә җыр төгәлләнгәч,- кадерен белә микән ул бу бәхетнең? -Синең Айдарың да булдыклы егет ич, Рәшидә, бар кешегә дә җырларга димәгән. Хатын әче нәрсә капкандай йөзен чытты. Мансур аларнын этле- мәчеле яшәүләрен белә иде, әлбәттә, ләкин Рәшидәнең ирен бу дәрәҗәдә үк күрә алмавын күз алдына да китерми иде -Җизнәкәй, әйдә, чит кешеләрне онытып торыйк әле,—диде Рәшидә. -Без икәү генә, җәме! Ул Мансурны тагын-тагын җырлатты Шактый гына кыздылар да. Китапханә дә онытылды. —Телевизорны кабызыйммы?—дип сорады Рәшидә бераздан -Мина барыбер... Рәшидә, әллә ялгыш басты, торам гына дигәндә авышып китте дә, Мансурның алдына ауды. -Җизнәкәй, башым әйләнә, җизнәкәй Җә, алла! Нинди хозурлык! Хозурлыккынамы'’ Җәннәт! Инде күптәннән мондый ләззәтле хисне кичергәне юк иде Мансурның. Ир кеше өчен сәламәт хатыннан да зуррак хәзинә бармыни ул? ...Мансур өйгә кайтканда Ләйсән йоклаган иде инде. Исерек иренә Җәмилә дә бәйләнеп тормады, урын җәйде дә яткырды. Җиңгәләреннән болай да кәефе кырылып кайткан иде. Элек нинди күңелле яшиләр иде. Кичләрен өстәл тутырып утырырлар иде. Уен. көлке. Җиңгәсе аңа карата кырыс булды. Әмма бервакытта да гаделсезлек эшләмәде. Җәмилә үзе дә аны "апа” дип кенә йөртә иде. Бу заманда кыз баланы исәнимин саклау, абруен тоту җиңелләрдән түгел. Кызнын исеме кыл өстендә, кыл өстеннән төшсә, ил өстендә, дип юкка гына әйтмәгәннәр Үзе Ләйсән өчен хәзер үк борчыла башлады инде. Абыйсы үлгәч, ул дөньянын асты өскә килде. Марҗа килен тәмам үз тәртибен урнаштырып бетергән Ишек катындагы коридорны бүлеп, бер кечкенә бүлмә әтмәләгәннәр дә. әниләрен шунда чыгарганнар Аерым ашыйлар Хәлен дә белмиләр икән Җәмилә аш-су әзерләп, жингәсенен керләрен юып кайтты, сырхауханәгә алып барырга сөйләште. ансур йокысыннан гадәттәгедән соңрак уянды. Җәмилә китәргә жыена иде инде. Ул иртәрәк йөри, юлы да ерак, ярты шәһәрне үтәсе. -Башны калкытып булмыймы әллә?—диде Җәмилә бәйләнмичә генә,- кичә йөген нык кыйшайган иде. Мондый хәленне беренче тапкыр күрүем Нык сыйлангансыз -Эчелгән шул,-диде Мансур. Әйтерсен лә. хәмерне авызына егып салганнар иде. - Ләйсәнне дә уятырга вакыт, сонга калмагыз. - дип кисәтте Җәмилә. Хатыны чыгып киткәч. Мансур җыелмаган урын-җир өстенә утырып уйга батты Рәшидәләргә ничек барып эләкте сон әле ул? Иблис дигәннәре әллә дөрестән дә бар инде'’ Кешене гөнаһлы сукмакка шул өрәк кертә ди бит Туктале, нәрсәләр булды сон әле анда? Рәшидә табын әзерләде Ул тост әйтте, җырлады Эчемлекләре дә затлы иде Башта шампан, аннан коньяк И һәм шул! Артыграк киткән, каһәр, алай ук ярамас иде Ә нинди ләззәтле төш керде бүген ана. ә? Шунын шаукымыдыр инде Татлы төш Җәмиләнең элекке чагы Ул күкрәкләр шалкандай ак тән Яшь боланныкы шикелле озын нәфис аяклары гәүдәне уратып ала. Җанга ләззәт иңә Әлбәттә, төш! Ләкин Җәмилә идеме сон ул илаһи зат'* Уйлары бүленде. Чөнки “Әтием, мине ник уятмыйсын’’"—дип Ләйсән аваз салды Күрәсең. Мансурны хәтсездән күзәтеп яткан -Уянгансың ич инде, кызым, уянган кешене тагын ничек уятасын’’ -Кил, өйрәтәм,—диде Ләйсән.-инде мина иел.-Кызы аны муеныннан кысып, бит очларыннан, мангаеннан үбеп алды.—Менә шулай уяталар тәти кызларны, әтием. Мансур кызын күтәреп алып күкрәгенә кысты Кичәге хәлләрне оныттырса, Ләйсән генә оныттыра алачак. -Кызым, чәй эчәсеңме?—дип сорады аннан Мансур Ләйсән башын чайкап ана карап торды да: —Әтием, син әллә бүген айдан төштенме?-диле.—Беләсең ич инде иртәнге ашны мин бакчада ашыйм Өйдә дә. бакчада да ашасам. Винни Пух кебек булам ич. Әллә шуны телисенме? - Теленә салынма, саескан, әйдә, киенәбез. Редакциядә Мансурны янадык кәгеп тора иде. Татарстанга Италиядән ике журналист килә икән, ул шуларны озатып йөрергә тиеш, имеш Мона бик сөенде Мансур. Чөнки бер-ике генә көнгә булса да Казаннан китеп торачак Бераз гына онытылып торыр, шәт Харрасов һәр эшне җиренә җиткереп, бөтен шартларын да китереп куша белә иде -Партия өлкә комитеты, журналистлар союзы сина зур ышаныч баглыйлар.-дин белдерде ул доклад сөйләгәндәге кебек югары пафос белән.-бик җаваплы бурыч, әйтер илем, сәяси бурыч Уяулык, тагын бер тапкыр уяулык сорала синнән Үзен беләсең, азар капиталистик ил вәкилләре Аларны барыннан да элек безнен тормышыбызның тискәре яклары кызыксындыра Шуна күрә маршрутны төгәл сакларга кирәк, аннан миллиметр да тайпылырга ярамый Шушы ук сүзләрне өлкә комитетында ла кабатладылар Черек күл М әһелләренең генә биремнәре үзгәрәк иде: нәрсә хакында сөйләшәләр- барысын да теркәп барырга! Мансур “кунаклар”ны аэропортта каршы алды. Джузеппе дигәне озын гәүдәле иде. Ябык. Битендә бөркет томшыгы шикелле зур борыны гына тырпаеп тора. —О-о, коллега,—дип авызындагы барлык тешләрен дә күрсәтеп елмайды ул. Икенчесе Бенитто исемле. Анысы, киресенчә, юантык. Буе да чамалы. Сүзгә бик маһир түгел ахры, тешен кысып кына исәнләште. Тылмачлары хатын-кыз иде. Кыска итәкле бер чикерткә. Үзен кунаклардан да эрерәк тота. Әмма теле телгә йокмый, бик оста тәрҗемәче Кунакханәдә Мансур Черек күл егетләре белән күзгә-күз бәрелеште. Регистратурада хезмәт күрсәтәләр иде. Кунакларның паспортлары да беренче алар кулына керде. Дилбегәне кулдан ычкындырмыйлар, җир тишегеннән дә эзләп табачаклар болар, дип уйлады Мансур. Аларнын эш алымы азмы-күпме таныш иде инде ана. Армиядә хезмәт иткәндә еш кына бер майор чакырып ала иде. Авызында һаман бер сүз: “Сез югары белемле кеше, анлы кеше. Батальонда безнен стройга кагылышлы негатив характердагы сүз була-нитә калса, миңа хәбәр итегез" “Карагыз аны, бу дәүләт сере, үзегез генә белегез”,—дип тә кисәтә иде Соныннан беленде, барлык солдатларга да шул ук биремне биргән икән майор, һәркем күзәтү астында торган. Италианнарны беренче чиратта КамАЗ кызыксындыра икән. Икенче көнне Чаллыга юл тоттылар. Көндезге уникегә партком секретаре Рошин белән очрашу билгеләнгән. КамАЗ дирекциясе ГЭС Бистәсендәге биш катлы кирпеч йортта урнашкан иде. Иңкү урында төзелгәнгәме, бина җиргә сеңеп беткән сыман күренә. Ә эче киң. Коридорда кеше күп. Барысы да озын кунычлы итектән. Дөп-дөп басып йөриләр, кычкырып-кычкырып сөйләшәләр. Төзелеш кешеләре булса кирәк. Завод эш барышында гына проектлана бит, хәл итәсе мәсьәләләр бихисап, ди. Партком секретаре да шуннан зарланып торды. Тешләк дигән Бенитто аны шундук чагып та алды. -Үзегез СССРда планлы хуҗалык дип мактанасыз, ә гигант заводны генераль плансыз төзисез, моны ничек аңларга соң? Рошиның шома йөзенә күләгә ятты. Бермәл ни әйтергә белми аптырап та торды. Ә алдында диктофон. Ул аны челпәрәмә китереп ватып ташлар хәлгә җитте. Совет журналистларының эш коралы блокнот белән каләм Шуңа күрә журналист язганнар белән теләсә-кем, мин болай әйтмәдем, дип бәхәскә керә, сүзләреннән баш тарта ала. Диктофон исә бөтенләй башка. Текст өстендә эшләү өчен дә уңайлы. Редакциядә дә бер диктофон бар Түгәрәк өстәл янында сөйләшү вакытларында гына файдаланалар. Хәер, аны күтәреп йөрерлек тә түгел, үзе зур, үзе килбәтсез. Боларныкы шырпы кабы зурлыгында гына. Түш кесәсендә дә йөртергә була. Рощин, ниһаять, үз рәвешенә кайтты. Балта сораганда чөшле тоттыргандай төзүчеләрнең фидакарь эше хакында сөйли башлады. Бенитто елмаюын басар өчен учы белән авызын сыпырды. Ул канәгать иде. Шулай булмыйча, КамАЗның иң зур партия боссын кәкре каенга сөяде ич. Ничек тә бу киеренкелекне басарга иде. Тылмач хатын да Мансурга карап-карап ала, үзенчә кисәтү ясый. Ул Рошинның әле күптән түгел генә Мәскәүдә диссертация яклавын, бик абруйлы җитәкче булуын сөйләп китте. Ләкин ике арадагы боз барыбер эремәде. Ана Джузеппе да үз өлешен кертте. —Автомобиль төзелеше өлкәсендә,—диде ул елмаеп кына,—СССР белән Италия арасындагы хезмәттәшлек күптәннән килә. Мәсәлән, ВАЗ ФИАТ ярдәмендә төзелде. Ләкин ВАЗ машиналары кичәге көн машиналары. Көнбатышта аларга ихтыяҗ юк. КамАЗ белән дә шул хәл кабатланмасмы, конвейерга кергәнче үк искермәсме9 Рошин бу өлкәдә белгеч түгел Жавабы да идеологлар жавабы иде Шуна күрә әңгәмә мәгьнәсезгә озакка сузылды, авыр тәэсир калдырды Кин, йомшак кәнәфидә ата күркә шикелле кабарынып утырса да. чит ил журналистлары алдында хурга калды партком хужасы Мин-минлеге алай да, хәттин ашкан икән. Обкомга әләкләгән. Күп тә үтмәде. Мансурны шәһәр комитетына чакыртып алдылар —Сез анда нәрсә, партком секретарена имтихан оештырасыз.-дип акырды телефоннан обком түрәсе - Үз кешеләреңне тота белергә кирәк Шунын өчен җибәрелгән син анда -Алар минем кешеләрем түгел. Италия журналистлары -Сафсата сатма.-дип бүлдерде аны түрә.-безгә барысы ла билгеле һәм без моны болай гына калдырмаячакбыз! -Мина нишләргә сон. кайтып китәргәме9 Мансур әлеге соравына җавап ала алмады, теге телефон трубкасын куйды Хәзер ин дөресе. Харрасов белән киңәшү, дигән фикергә килде Бу эшне ана ул кушты, бу авыр хәлдән чыгарга да булышмый калмас тәҗрибәле бүре Бәхетенә, Харрасов урынында иде. Ул ана барысын да бәйнә- бәйнә сөйләде. -Борчылма, Әмирҗанов. кайткач әйбәтләп анлашырбыз.-диде ул әлләни исе китмичә генә,—журналистлар шулай инде алар, төпченер! ә яраталар, формалистларга бу ошамый. Алай да күз-колак бул. бик узындырырга тырышма Мансурның иңнәреннән гүя мен еллык йөкне алып ташладылар җиңеләеп китте Италианнар да тынычланды кебек Төзүчеләр янында үзләрен бик дустанә тоттылар. Рәсәйнен гомерлек проблемасы юлсызлык кына үзәкләренә үпе булса кирәк Бенитто чын-чынлап Шушындый зур эшкә тотынгансыз, башга бу объектларга юл үткәрергә кирәк иде ләбаса”,—дип гаҗәпләнде Төзүче агайлар мыек астыннан гына елмаеп куйдылар Тик Мансур иртәрәк тынычланган, алда тагын да мавыктыргычрак маҗаралар көтеп торган икән Кичен журналистлар союзынын шәһәр бүлеге аш мәжлесе үткәрде Табын мулдан иде Капиталистлар алдында сынатырга ярыпмы сон9 Мансурның, чит ил кешеләре бер рюмка хәмер белән бөтен кичне уздыра, дигән гыйбарәне ишеткәне бар иде. Ләкин Джузеппе белән Бенитто моның киресен исбатладылар Тәгам ягыннан, мөгаен, тылмачбикә рекорд куйгандыр Биле өзелергә генә тора үзенен Кич буе берөпексез ашады да ашады Кай җиренә бара9 Бераздан мәҗзесне оештыручыга сарыла башлады бу Монысы да тамак хакына булган икән. Балык бик ошады, күчтәнәчкә берәр кило рәтләп булмасмы, дип сорый икән Хуҗалар акрынлап таралышты Ә кунакларнын кузгалырга исәпләре юк. Кычкырышып-кычкырышып ни турындадыр гәпләшәләр Сәгать уникене сугуга тылмач урыныннан кузгалды •‘Минем эш сәгате бетте".- дип терт-терт басып чыгып та китте Мансур бер ярдәмчесез калды Төне буе бу ерык авызларны каравыл лап утырып булмый бит инде Болай да күпме нервысы ашалды Кунакханә администраторы кереп сәгатенә төртеп күрсәткәч кенә кузгалды италианнар. Мансур җиңел сулап куйды Бу минутта анын бер генә теләге бар иде. тизрәк бүлмәгә кереп япа-ялгыз калу Ә тегеләрнең арты кызган, йоклау турында уйлау да юк Мансурны да ике яктан култыклап алып, ай-ваена карамыйча, урамга алып чыктылар Тон шикәр кебек ак иле Салкынча. Әмма тирә-як инде яз исе белән тулган Ул кытыклый, назлый, җилкендерә, өнди Кетер-кетер итеп аяк астында шыгырдаган ярмалы кар ла. агач ботакларына сыланган сыкы да гүя язбикәнен сәламен җиткерәләр Ай әллә баткан, әллә чыгып өлгермәгән—күренми. Шуңа күрә күккә йолдызлар хуҗа. Берсеннән-берсе уздырырга тырышып җемелдәшәләр. Чаллы—хезмәт кешеләре каласы. Иртүк торып эшкә китәләр, җеп өзәрлек хәлләре калмыйча арып-талып кайталар да ятакка авалар. Көннәр, атналар, айлар буе шулай. Совет кешеләре өчен хезмәттән дә өстен бернәрсә дә юк. Кая карама, хезмәт турында өндәмәләргә тап буласын Бөтен ил бишьеллыктан бишьеллыкка яши. Ә идеология шул бишьеллыкларны вакытыннан алда үтәп чыгуга юнәлдерелгән. КамАЗны да биш ел урынына өч ел ярымда сафка бирү өчен ярыш башланган. Кешенен шәхси тормышын җыелышлар, утырышлар, киңәшмәләр, конференцияләр, слетлар алыштыра. Эш-эш-эш! Кеше туганнан алып үлгәнчегә кадәр шушы тәгәрмәчтә бөтерелә. Ул мәхәббәтен дә, бәхетен дә. гаиләсен дә хезмәттә табарга тиеш. СССР әлеге җәһәттән бердән-бер кабатланмас ил. Италианнар моны аңламый. Чөнки тормыш рәвешләре башка. Аларга күңел ачарга булсын. Джузеппега гыйсьян каны тынгы бирми, күрәсең. Үз-үзенә урын таба алмый. Ниһаять, аның бу халәте җыр булып бәреп чыкты Аякларын аерып басты да, сәхнәдәге артист шикелле кулларын җәел җырлап җибәрде —Санта Лучия... И могҗиза! Урамның аргы башында Джузеппега бер хатын-кыз тавышы кушылды. Джузеппе шашынып нидер кычкырды. Тавыш аңа җавап кайтарды. Джузеппе ябудан чыгарылган тай кебек салулый-салулый шул якка элдертте. Мансур аның артыннан йөгермәкче иде дә, Бенитто җиненнән тартып туктатты. Очраштылар ахры, тавыш тынды. Менә сиңа йокы каласы?! Эзләп китәргәме инде ул башсызны, көтеп торыргамы? Нинди жүләрлек, ә? Җитди кешеләр ләбаса, халыкара темага язучы танылган сәяси журналистлар! Бөртек тә акыллары юк икән. Инде Бенитгосы бер-бер нәрсә майтарып ташламасын. Аннан эшләр бөтенләй ханәгә әйләнер. -Джузеппе кая китте?—дип сорады ул Бениттодан. Аннан гына башына бәрде, каян белсен ди инде бу кара италиан татар телен? Ләкин Бенитто Мансурның ни турында сорашканын аның борчулы йөзеннән үк аңлап алган иде. —Джузеппе, Джузеппе... Бенитто бармаклары белән секс рәвешен күрсәтеп, Мансурнын кабыргасына төртеп алды. Әмма шаярыр чакмыни? Мансур италианны бүлмәсенә озатып куйды да. тылмач хатынны эзләп китте Нидер эшләргә, ниндидер чарасын күрергә кирәктер ич инде. Әллә ни булыр? -Лиза, ач әле. бу мин, Мансур,—дип берничә тапкыр ишеккә бәргәләде. Ләкин тавыш-тын ишетелмәде. Тагын шакыды, тагын... -Лиза, Лиза, ач әле, ач! Джузеппе... югалды. Ниһаять, эчке якта идән сайгаклары шыгырдап куйды. -Нәрсә, сүзгә килештегезме әллә?-дип сорады Лиза йокыдан соңгы карлыккан рак тавыш белән. -Бер кыз артыннан китте, ниндидер Санта Лучия... -Сез мине шуның өчен борчыдыгызмыни? Китсә сон? Провинциальлегегезне болай ук күрсәтмәсәгез дә була иде. Ни дип саклыйсыз сез аларны. Бәби түгел ич алар, үзләре өчен үзләре җавап бирә. -Бүрәнә аша бүре кума әле,-диде Мансур,-уен эш түгел, киңәшләшик. Лиза яртылаш ишекне ачты. —Сез әле һаман Гоголь чорында яшисез икән... Мансур өннән калды. Аның каршында су сөлеге кебек нәфис гәүдәле чибәр хатын басып тора иде. Ул бөтенләй көндезге тәкәббер, кыланчык тылмачка ошамаган. Искиткеч мөлаем. Мансурны аның тәлгәш- тәлгәш булып түгәрәк җилкәсенә салынып төшкән калын чәчләре, озын ак муены, кош балалары шикелле эчке күлмәк ерымыннан башларын калкыткан тыгыз имиләре әсир итте Шушы бер мизгел барысын да челпәрәмә китереп ташлады. Джузеппе дә. Харрасов та. обком да. партком да онытылды Ул ниндидер Йөгәнсез тупаслык белән ишекне тибеп ачты да. Лизаны кочагына кысты —Нишләвегез бу. җибәрегез,—дип бәргәләнде тегесе. -Син фәрештә. —Мин кычкырам . Ләкин Лизанын тавышы шундук өзелде, Мансур анын өстенә ауды. -Теге азгын тай кайтты.-дип каршы алды аны иргә белән дежур Мансур башын кагып, ирен очлары белән генә елмайгандай итте Мин үзем дә Джузеппе сынары инде, дип уйлады. Тик таякнын авыр башы италиан дуска түгел, ана төшәчәк. Ярый ла. исәнсау котыла алса? Курыккан эш хәерле була ди. Чаллыдагы хәлләр турында бер кеше дә сүз кузгатмады. Черек күл кешеләре дә. партия әһелләре дә. Харрасов та. Италианнар киткәч, барысы да онытылды. Димәк, советка каршы бернинди дә хилаф гамәл кылмаганнар Тик каян килеп эләккән иде ул италиан телендә “Санта Лучия"не җырлаучы кыз Чаллыга? Ничек нәкъ шул вакытта урамда Йөргән? Мансур боларны белмәде. Ә Лиза белән ул соныннан да Мәскәүдә берничә тапкыр очрашты.. Казанга кайтуына редакциядә ана шатлыклы хәбәр җиткерделәр Редакциягә фатир биргәннәр икән Бушаганын Мансурга тәгаенлаганнар имеш. Волков урамындагы ике катлы агач йорт иде ул. Аскы катын тулысы белән ниндидер галим били, ди Өстә-дүрт гаилә, уртак кухня. Утын якмалы. Гаражы бар. базы. Зур бакча Анысына әлеге күрше хуҗа. -Ул безнен кәрван-сарай.-диде Харрасов.-анда ботен редакция кешеләре торып чыкты инде Син дә сонгысы булмассын. дип уйлыйм Харрасов Мансурның күз алдында фатир дәгъва итмим дигән гаризасын ертып чүп савытына ыргытты Шулай итеп. Мансурлар чын Казан кешесенә әверелделәр. Прописка артыннан йөрүләргә дә чик куелды. Ин авыры инде артта. Тәвәккәл таш яра. таяк баш яра ди. тәки ерып чыктылар бит едакциягә Җәмиләнең әтисеннән чат килеп төште Аны хатлар бүлегендә ачканнар Көлә-көлә укыганнар, күрәсең, кыхтарнын иреннәре мелт-мелт килә иде. пырхылдап кына җибәрмиләр Нурулла карт үзен хәйләкәргә чутлый, һәр гамәленә ниндидер мәгънә салырга тырыша. Ләкин анын хәйләкәрлеге су өстендәге йомычка шикелле ин өстә генә чайкала Әлеге хатын да шундый “яшерен" мәгънә белән язган. “Бер ифрат та файдалы эш майтарып ташладым бит әле. канат Самар ягында каз шәп уңа. Нәселле казлар Йоннары муеннан Халык шыны кая тапшырырга белми маятна килә Башка сукты бит бу минем Рас кына ике бәрән сарыкны суеп саттым да. шыл акчага зрә дә сыйфатлы каз йоны юнәттем Ястык-юрганга бәһасез нәрсә, канәт Казанда каз йоны үтми микән, шыны белеш әле. кияү, син зур кеше бит хәзер" Мансур мондый отышлы алыш-бирешләр турында күп ишетте инде Хатның сонгы абзацын укыгач, сиземләүләренең барысы да дөрескә килде. Бабакайның кесәсе такрайган икән ич' Акчаны ул беркайчан ла турыдан-туры сорамый Ике оч ел мунча сылтавы белән каерды Аптырагач. Мансур түбәлек шиферны үзе кайтарды Бу юлы мунча телгә алынмый Р Димәк, каз йоны белән янган карт. Сәүдәгәрлеген әйтер иде. Көтәргә алып бурычка сатып йөри шунда. Нишлисең, бабай үзебезнеке, бурычны үтәү үзе бурыч ди, булышмый да ярамый. Җәмилә генә сизмәсен. Ул әтисенең соранганын өнәми. Чөнки ярдәм акчасы гаиләгә кайтмый, сәүдә юлында тузып бетә. Радиога барышлый юл уңаенда почтага сугылып, Мансур бабасына акча салды. Әйдә, сөенсен, башка таяныр кешесе юк бит. Үзе дә инде, коры куык, бер малай да булдыра алмаган. Өч баласы да кыз затыннан. Радиода Мансур чит кеше түгел. Еш кына аның очеркларын эфирда яңгыраталар. Әмма музыка редакциясе башлыгы Әнвәр белән якыннан таныш түгел иде. Берничә тапкыр телефоннан сөйләшкәннәре бар. Бүген, әнә, үзе шалтыратты, сугылып чык әле, диде. Ул Мансурны көлеп-елмаеп каршы алды. -И. малай, сине дә күрер көннәр бар икән. Әйберләреңне укып барам. Каләмен оригинал. Берәүгә дә иярмичә үзенчә язасың. Ветеринария институтыннан әзерләгән репортажын гомумән дә мировойНӘнвәр башын артка чөеп, кеткелдәп көлеп алды.—Үгезнен мәние шар сыман идәнгә тәгәри... ха-ха-ха. Шәп деталь! Туңдыргач мәни ун ел буена саклана, ә? Үгез үзе инде юк, ә нәселе дәвам итә. Боланга китсә, тиздән кешеләр дә шушы ысул белән үрчиячәк бит инде, ә? Мансурның әлеге репортажын летучкада да мактаганнар иде. Рәхмәт, Әнвәр дә укыган икән. Тик аны хәзер башка мәсьәлә кызыксындыра, шуна күрә әңгәмәне үз ягына борып җибәрде. Әнвәр авызына йөзек яшергәндәй тынып калды. Җитдилек килешми икән, ияге, иреннәре асылынып төште. —“Кил, Җәмиләм” дигән җырын мина ошаган иде,—диде, үзенен сүзләреннән үзе авырсынгандай,—худсовет үткәрмәде, Җәүдәт Фәйзинең Такташ сүзләренә иҗат ителгән “Урман кызы”н хәтерләтә, плагиат диделәр... Әнвәрнең ярым кысык иреннәре арасыннан тагын ниндидер сүзләр коелды. Ләкин Мансур аларны ишетмәде, тиз-тиз генә саубуллашты да чыгып та китте. Ахмак, тинтәк, җүләр, дип юл буе үзен-үзе тиргәп кайтты. Сара апа соң, күңеле булсын, дип кенә әйткән ич теге олы сүзләрне. Мәжтес шаукымы, хәмер җиңеллеге белән. Ә ул чынга алды. Композитор булу өчен җыр җырлау, музыка коралларында уйнау гына аз ул. Ин беренче сәләт зарур, аннан профессиональ белем. Анарда беренчесе дә. икенчесе дә юк. Әнә бит, Сара Садыйкова булып Сара Садыйкованы әле һаман үзешчәннәр калыбында тоталар. Аңа шул тун мәни хакында гына язарга. Иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас Фән өлкәсенә сыймады, мәгарифне ташлап китәргә мәҗбүр булды. Журналистикасы да, ихтимал, вакытлыгынадыр? Иҗат кешесе, имеш. Дилетант! Булдыксыз! ырык төшнең берсе—пәйгамбәр төше ди. Элегрәк тә Мансурга матур-матур төшләр керә иде. Күзләре ачылып киткәч, их, нигә уяндым соң, дип үкенеп ятар иде Хәер, моны чын мәгънәсендә төшләнү дип тә әйтеп булмыйдыр әле. Мәгълүм шигырьдәге кебектер бәлки? Яхшы шундый бер көн бар. Ярты айга биргесез, Иәнә шундый бер төн бар. Ятып йокы килгесез. Шулай да барысы да төштән башланды. Әйе, әйе, төштән. Ул моңарчы төшнең могҗизалы тылсым икәнен белми, дөресрәге, бу хакта К ныклап уйлап караганы юк иде. Ньютон җисемнәрнең үзара тартышчы турында! ы законны алмагачы төбендә йоклап ятканда башына алма өзелеп төшкәч ачкан, имеш. Мансур моны да хыялый затларга карата чыгарылган уйдырма мәзәк итеп кенә саный иде. Бүген исә “Әлеге тәгъбиргә ышанасыңмы?"-дип сорасалар, һич икеләнүсез: "Ышанам".-дип жавап бирер иде. Төшендә иң элек Нигъмәтулла бабасы белән очрашты. Ул аны әбисе сөйләве буенча гына белә иде. Ә монда үзе! Сакал-мыеклы бик күркәм зат. Әнә. атын туктатты да. тегермәнгә кереп китте Ул арада күктән төшкәндәй берничә җайдак пәйда булды. Берсе Горилла маймылына ошаган Юан. бөкрерәк гәүдәле. Куллары тезенә җиткән. Килә-килешкә тегермән эченә ыргылды бу һәм күп тә үтми. Нигъмәтулланы өстерәп алып чыкты. -Сволочь, нигә кешеләрне колхозга каршы котыртасын.’-дип наган түтәсе белән тегенең каш арасына тондырды. -Юк, Газзалын хәзрәт, нахак, нахак.. -Мин сиңа хәзрәт түгел, кызыл комиссар!—дип акырды Горилла. -Ал кирәгеңне, контр! Көчле шартлау яңгырады Нигъмәтулла йөзе белән тун җиргә капланып төште. Ак тула оеклары ал канга манчылды. . Газзал ы й муллалыгын ташлаган, совет власте өчен җан атып йөри Революционер! Мондый тәвәккәллеккә бару өчен бик көчле шәхес булу зарур Менә дигән уңай образ! Тик нигәдер күнел кабул итеп бетерми әлеге “геройлык"ны. Иманга хыянәт итү ич бу1 Иманына хыянәт иткән адәмгә югары хакимият мөнбәренә үрләү өчен шартлар тудырган, көпә- көндез бандитларча кеше үтерүне хуплаган җәмгыять үзе дә гадел микән әле? Мансур әлеге уйларыннан куркып китә. Бу уйлары белән ул үзе дә иманына хыянәт итмиме сон'.’ Ул корбаннар социалистик җәмгыять төзү хакына бирелгән ләбаса Революция корбансыз булмый Марксизм ленинизм шулай өйрәтә. Хәер, төш кенә ич бу "Юк, син моны гади төш дип кенә кабул итмә, бу сиңа бирелгән илаһи форсат.-дип тәкрарлый аңа ниндидер югары көч.-Бу илһам Ул башка килмәячәк, файдаланып кал". Мансурның йөрәгендә ут кабынды. Бу ут җә хәзер балкып кабыначак, җә йөрәген көлгә әйләндереп сүнәчәк. Икенең берсе. Мансур урыныннан сикереп торды да. кәгазь-каләм алып, кухняга чыгып китте. Уй-фикерләре ярларына сыймый, ургыла-ургыла ак кәгазьгә ята Кем белсен, аларнын кайчан да булса, башка кешеләр өчен дә хаҗәте килеп, кувшин эчендәге җен кебек дөньяга чыгуы бар Мансур иртәнгә кадәр баш күтәрми язды да язды Икенче көнне дә, өченчесендә дә, ун көннән сон да. Язу аның рухи ихтыяҗына әверелде Төш геләк буенча керми Бу көннәрдә Рәшидә белән төшләнә башлады. Дөрес, безнең арада бернәрсә дә булмады, дип ул үзен-үзе ышандырырга гырыша. Шуңа күрә Җәмилә алдында да зур кыенсыну кичерми Тик хәтерне алдап буламыни? Теге вакыттагы очрашу күңелен барыбер ымсындырып гора Мансур мона кадәр дә чит түтәйләр белән булгалады. Әмма Җәмиләне бердәнбер мәхәббәте дип саный иде ул. Башка кыз-кыркынга да нигездә хатынының өстенлегенә тагын бер кат ышану өчен игътибар игә иле Шуна күрә бер хатын-кыз белән дә башын югалтып мавыкмады аерылышуга күңеленнән сызын ташлый иде Ә йөрештерүгә килгәндә, ир кешенен уҗымга чыгыштыруы гаиләне ныгыта гына. Бу инде исбатланган. дип саный иде ул һәм менә сиңа мә! Рәшидә бөтерде дә алды. Үзе лә сизми калды Ничек исән имин чыгар ул бу капкыннан? Әгәр Җәмилә аларнын Рәшидә белән ике арада булып алган якынлыкны белеп алса, гафу итмәячәк Горурлыгы моны күтәрә алмаячак Шуна күрә ничек тә йомып калырга кирәк бу мәгънәсез тайпылышны. Татлы ялганга караганда ачы хакыйкать мең өлеш артык дисәләр дә гаилә, иминлек хакына дөреслеккә дә хилафлык кыласың икән ул. Рәшидә җилбәзәгрәк хатын. Бәлкем, башын юри җүләргә саладыр? Яратмаган ир белән яшәү бүре өнендә яшәү белән бер ич инде. Гел ырылдашып яшисең... Ашаган кызның башын Нурулла әзи. Җитмәсә, мактанып йөри бит әле, төпчегемне бик яхшы урнаштырдым, ди. Аларга тиз арада очрашып сөйләшергә, аңлашырга, икеле-микеле хәлгә нокта куярга кирәк. Мансур шул максат белән Рәшидәне очрашуга чакырды. Очрашу урынын Рәшидә билгеләде. Килештеләр. Ул аны берара үзенә күренми генә читтән күзәтеп торды. Киенгән-ясанган, матур, җыйнак. Үткән-сүткән ир-ат борылып-борылып карый, тәвәккәлрәкләре сүз дә кушкалый. Көнләшүдән Мансурның жен ачулары чыкты Ничек инде күрмәгән-белмәгән хатын-кызга сүз кушасың ди? Рәшидә Мансурның алдан корган уй-ниятләрен бер кагылуда чуалтып ташлады. Каршысына йөгерә-йөгерә килде дә, бит очыннан үбеп, култыклап ук алды. —Рәхмәт, җизнәкәй, бу минем үз гомеремдә көтеп алган беренче свиданием. Йөрәгем парә-парә килә, ышанмасаң, менә тотып кара.-Ул Мансурның кулын күкрәгенә терәде. —Рәшидә, туктале, безгә аңлашырга кирәк бит, Рәшидә... —Аңлашыйк соң, әллә мин каршымы? Берәр ресторанга керик тә, шунда иркенләп аңлашырбыз. —Ресторан? Озакка китәр ул алай... —Егет кеше бит син, җизнәкәй, маркыңны төшермә! Кабан күленә сыенып кына салынган бер аулак ресторан бар икән. Шунда керделәр. Рәшидә очрашу урынын билгеләгәндә үк әлеге ресторанны күз унында тоткан иде, ахры. Барысы да уйланылган, барысы да бизмәнгә салынган, һәр хатынкызда Мисыр патшабикәсе мәшһүр Клеопотраның ярсулы каны ага, диләр. Хактыр бу, мөгаен. Хатын-кызда ярату да, хәйләкәрлек тә, үчлек тә бергә буталган. Рәшидә ресторанда да Мансурны йөгәненнән ычкындырмады. Тегесе сүз башлауга, җә тост тәкъдим итә, жә биергә чакыра. Тәки йомшартты. Бераздан инде Мансурның башына бөтенләй үзгә фәлсәфә керде. Балдыз сөю татарда гаеп саналмый ләбаса! Халык иҗатына гына күз сал. Никадәр мәкаль, ни кадәр җыр, такмак!? “Балдыз—алтынга манылган көмеш”, “Балдыз булыр балдай”, “Балдызым, калдырмам ялгызын”. “Җитмәснен инен тотканчы, жизнәң җиңен тотсанчы”, “Җизни, синнән күңелем бизми”, “Агач башы казыктыр, балдыз сөю языктыр; язык казык башында, йөрсә минем каршымда”... Ничәмә-ничә гасыр имтиханын тоткан җәүһәрләр ич инде болар. Гореф-гадәткә әверелгән гамәлләр... Димәк... Мансурның тышаулары тәмам чишелде. Биегәндә инде бербөтен булып бер-берсенә сыланып беттеләр. Арып-алҗып өстәл янына утыруга Мансур чәркәләргә шәраб агызды. -Бу минем ин бәхетле, иң көенечле көнем,-диде Рәшидә.-Әйдә, шуның өчен төбенә чаклы эчеп бетерик әле. -Юк, мин риза түгел. Ничек инде көенечле? —Соныннан әйтермен, ә хәзер карышма, жәме? Рәшидә урындыгын читкәрәк шудырып, иркенләбрәк утырды. Әле генә үзен-үзе белешмичә биегән, уйнаган-шаярган көләч йөзле Рәшидә түгел иде инде ул. Мансур бераз сәерсенеп торды, аннан үбәргә үрелде. Рәшидә аны кул ишарәсе белән туктатты. —Мансур,—диде ул тамагына тыгылган төер аша, — әгәр апам сырхау булмаса, мин бернәрсәгә карамыйча, дөньяның асты өскә килсә дә, сине үземнеке итәр идем. Мин сине чын ярату белән яратам Беләм, син дә яратасың. Ләкин яратуыңнан куркасың. Ир-ат куркак инде ул, нишлисен? Әлеге очрашуга да шул куркаклыгын китерде бит сине, абруен өчен курыктың Хафаланма, синен белән булган ике бәхетле көн минем үз йөрәгемдә генә сакланыр, кешегә чыкмас -Рәшидә, туктале, Рәшидә. -Бүлдермә мине, Мансур. Ишетәсеңме, мин сина беренче тапкыр исемен белән дәшәм. Рәшидә алдындагы рюмкасына үрелде. Ул рюмканы башкалар сыман аягыннан тотмый, ике бармагы арасына кертеп, төбен учына утырта. Бу ана бик килешә. Шушы кечкенә генә бер үзгәлектә анын кылтыклыгы да, самимилеге дә, купшылыгы да ялтырап кабынып ала. Мансурнын аны яратасы, колагына сөю сүзләре әйтәсе килде Әмма кыймады Чөнки ике арага ниндидер читләшү пәрдәсе төшкән иде инде. Рәшидә сүзен дәвам итте: -Анлашыйк, анлашыйк. дип бик үҗәтләнгән идең, менә аңлаштык та. Синен сүзләреннен кирәге дә чыкмады, әйеме. Мансур? Мансур! Нинди матур исем! Син үзен дә бик әйбәт. Синең кебекләр сирәк хәзер. Рәшидә күзләрен мөлдерәтеп бер карап алды да сүзләренә сонгы мөһерен сукты. -Менә шулай, җизнәкәй, мин сина хәзер бары бәхетсез балдыз гына.. Хуш... Бар, инде апа янына кайт Мин калам әле. Бар, бар. борчылма, минем үземне рәнҗеттерә торганнардан түгел икәнне беләсең бит. Бер генә үтенеч, зинһар, артына борылып карама, җәме? Мансур кыйнаган эт кебек өстерәлеп чыгу ягына юнәлде Ләкин сүзендә генә тора алмады, ялт итеп артына борылып карады Күзләре очрашты Рәшидә дә ана томырылып карап тора иде. Мансур йөгереп килеп, башын аның алдына салды. -Тынычлан, бәгърем,-дип пышылдады Рәшидә-Барысы да без дигәнчә булыр. -Сихерләдең син мине, Рәшидә, белмим, нишләп бетәрбез без? -Менә анысын бергәләп уйлашырга кирәк инде, Мансур -Ә син үзең безнең мөнәсәбәтнең киләчәген ничек күз алдына китерәсең сон? Рәшидә фикерен җиткергәнче кечкенә түгәрәк көзгесенә карап, йөзен, чәчләрен рәтләде. Шуннан сон гына -Безгә никах укытырга кирәк. Мансур!-Ходай каршында ир белән хатын булыйк,- диде. Мансур Рәшидәне читкә этәреп җибәрде. Бәбәкләре киерелгән, ирен кырыйлары мелт-мелт килә, әйтерсең лә, кемдер җеп белән тарткалап тора. -Син, нәрсә, Рәшидә? -Ярар, әйттем исә кайттым,-диде Рәшидә.-Яратасынмы икән дип сынап карау өчен генә әйткән идем. -Никахлар укытып йөрергә журналист ич мин, ют ары белемле кеше.. Рәшидә алдындагы чәен йотып куйды да. ияген учларына терәп тынып калды. Мансурнын аны мондый монсу кыяфәттә күргәне юк иде Куллары үзеннән-үзе ана тартылды. Рәшидә бу яратуны кабул итмәде Әле аның әйтелгәннәрдән дә мөһимрәк сүзләре бар иде. -Син белемле кеше, Мансур,-диде,-мин моны бик яхшы беләм Этәр шулап икән, үзеңнең хәленә дә объектив бәя бирергә тиеш ич инде син Күңелеңә авыр алма, апаның гомере санаулы гына. Рактан терелгән кеше юк әле бу дөньяда. Никах безнен икебез өчен дә бик кирәк Әле син миңа рәхмәт әйтәчәксең. Ләйсәнгә дә миннән дә яхшырак әни таба алмаячаксың Рәшидә Мансурнын кабынып китүен көткән иде. Ә ул. киресенчә, мәлҗерәп төште. Чөнки анын үз хәле турында болан тирәннән уйлап карат аны юк иде Барысы да үтте дип йөри иде. Чөнки Җәмиләнең сәламәтлегенә зарланганы юк. Шул ук вакытта Рәшидә дә хаклы. Ләкин исән хатын өстеннән никах укыту—монысы инде бер калыпка да сыя торган нәрсә түгел. Намуссызлыкнын сонгы чиге. —Апа белән син дә никахлы түгел, минем дә андый йөгем юк. Безгә юл ачык.— дип Рәшидә һөжүмен дәвам итте. Ул үзенен жинеп чыгуына шикләнми иде. Әнә. Мансурның икеләнүе инде йөзенә үк бәреп чыкты. Учакка аз гына коры кура өстәсе. -Беләсен килсә, икешәр-өчәр никахлы кешеләр күп хәзер Вакыты җиткәнче бу хакта икебез генә белербез, миңа ышана аласын. -Мин мәчетләргә барып йөри алмыйм,-диде Мансур. Бу инде анын бирелүе иде. Рәшидә мыраулап Мансурнын куенына елышты. -И. жүләрем минем, анын өчен мәчеткә барырга кирәкми Мин сөйләшеп куйдым инде. Мулла бабакай безне көтеп тора Моннан ерак түгел. Йорты Кабан күле буенда гына. -Без сон. Рәшидә... -Борчылма, бабакай үзебезнеке. Шулай итеп. Мансурның аңлашуы никах белән төгәлләнде. 1970 ел пропаганда һәм идеологиянең шау-шулы чоры булды. Илебез Коммунистлар партиясен оештыручы. Совет властена нигез салучы, большевиклар пәйгамбәре Владимир Ульянов-Лениннын тууына 100 ел тулды СССР Ленин портреты, Ленин сыны, Ленин һәйкәле. Ленин китаплары белән тулды. Еллар үтәр, атом бомбаларын, ракеталарны юкка чыгару, әлеге таш сыннарны чүплеккә ату өчен акча сорап, Русия чит мәмләкәтләргә мөрәҗәгать итәр. 1971 ел әлеге сәяси күтәренкелек учагына тагын да көчлерәк ялкын өстәде. Бу икенче Ильич чорының җиденче елы иде. Ильич II нең сәяси олимпның иң югары кыясына менгән вакыты. “Хрущев язы” инде үткән. Сталин культы урынына Брежнев культы урнашкан. Орден-медальләр кою буенча да рекордлы нәтиҗәләргә ирешелгән. Менә шушы купшы күтәренкелек шартларында КПСС үзенен чираттагы XXIV съездына чан какты Мансурнын мондый мәхшәрне күргәне юк иде әле. Бу көннәрдә редакция сугыш вакытындагы хәрби штабны хәтерләтә иде. Республиканың иң тәҗрибәле тәрҗемәчеләреннән махсус команда оештырылды, аларга ярдәмчеләр беркетелде. Ә телетайп тегермәнен тарта да тарта, төзәтмә арты-төзәтмә, өлгер генә. Харрасов эшнең барышы турында өлкә комитетына сәгать саен мәгълүмат бирә, очып кына үзе дә барып кайта Мондый шау-шулы кампанияләрне ярата иде ул. Курчак йөртүче шикелле нәкъ вакытында кирәкле җепне тарта, шунда ук тиешле әгъза хәрәкәткә килә. Бу инде җитәкчелек таланты. Мансур бу ыгы-зыгыны читтән генә күзәтә. Чөнки мондый эшләрдә беренче катнашуы. Шуңа күрә ышаныч та юк дәрәҗәсендә. Вазифасы да ташка үлчим. Үзе кебек бер өйрәнчек белән сәхифәдәге текстны оригиналдан чагыштырып баралар. Хәлбуки, инде барысы да кырык иләктән узган, корректорлар укыган, дежур укыган . Көне буе утырып ник бер ялгышка юлыксыннар. Харрасов хата таптыра, игътибарсыз укыйсыз, дип бәйләнә Бик тырыша торгач, бер өтернен койрыгыннан каптырдылар шулай да. Мансур зур җәен эләктергән балыкчыдай шатланып комиссия бүлмәсенә йөгерде Күрегез, алар да юкка гына ыштан төбен ышкып утырмыйлар! Комиссия рәисе, ветеран-журналист, иске бияләй кебек бөгәрләнгән иреннәрен җәелдереп текстны өч-дүрт мәртәбә җентекләп укып чыкты Мансур жаны-тәне белән үз сүзенен дөрескә чыгуын тели иде Менә рәис башын күтәрде. —Син, чибәр егет, ничә класс бетерден сон?—дип керфексез күзләре белән ана текәлде. -Мин югары белемле укытучы... —Ә нигә, хәзер пединститутта грамматикага сан юкмыни? Өтер ул. чибәр егет, син уйлаганча, тыныш билгесе генә түгел. Өтер ул-сәясәт! Партия документларында хата җибәрү. монысы инде, җинаять' Син безне үзеннен грамотсызлыгын белән шуна этәрәсен Рәис Мансурны хур итеп чыгарды. Әле ярый үзе генә иде. югыйсә, даны бөтен редакциягә тарала иде. Монда һәр сүзенне эләктереп алырга гына торалар. “Өтер Мансур” дигән кушамат тагып куярга да күп сорамаслар. Андыйга бик маһир журналист халкы. Бераздан бүлмәгә тыны-көне бетеп дигәндәй бүтенге санны алып баручы жаваплы секретарь ярдәмчесе Мәликә Нәжмиева килеп керде Бик җитез, бик тәвәккәл хатын. Табан астыннан уг чәчә. Фигаро шикелле, әле анда, әле монда. Бу вазифада шулай булырга да кирәк, җебеп торсан. эшкә бервакытта да нокта куелмаячак Газета исә нинди генә ыгы- зыгыга да карамастан, иртән укучыга барып ирешергә тиеш Мәликәнең әле дә шул мәнфәгатьтә йөрүе -Егетләр.-диде ул ишектән башы күренүгә,—Брежневның койрыгы кала, чагыштырганда искә алыгыз әле. ярыймыгыз! "Койрык кисү” гәҗит жаргонында текстны кыскарту дигәнне анлата Әмма әлеге очракта бу мөмкин булмаган хәл. КПСС ҮК Генеральный секретареның съездда сөйләгән докладын "кисәргә” кем генә җөрьәт итсен икән? Әле, әнә. өтер өчен нинди сүзләр ишетте —Сез безне җинаятькә этәрәсез түгелме. Мәликә ханым?—дип Мансур рәиснең сүзләрен кабатлады. -И. егетләр, корый бит җилекләр, ул су буе докладларны кем укый дип беләсез сон сез? Кызыксынган кеше аның оригиналы белән таныша,—дип мыскыл итте Мәликә Аннан сон аягөстен генә Брежнев бабайны сөннәткә утыртты Мансур Мәликәнең бу гамәлен шаярту, малайсыту дип кенә кабул иткән иде. Тик иртәгәсен газетаны кулына алгач, күзләре шакайды Димәк, сизмәгәннәр дә. Теге ветеран белсә, ни эшләр иде икән? Мөгаен, йөрәге ярылып үләр иде Әмма, барысы да алай шома гына узмый шул Күрәчәген булса, пима кигәндә дә аягың сынар, ди. Гәҗит эшендә ниндидер бер бәддогалы канун бар: машинкада киткән хата жырлап-биеп сәхифәгә дә килеп керә. Гадәттә, ул тавыш-гаугалы хата була. Ин гаҗәбе шул. әлеге хата котылгысыз рәвештә кабатланып тора. Мәсәлән, өлкә комитеты секретаре Михаил Троицкий журналистлар өчен чын мәгънәсендә Иблискә әйләнде Бу фамилия күпләргә җәза алып килде. Мансур да коры калмады -Троицкий зур киңәшмәдә катнашкан, информациясен ныклы Контрольдә тот.- дип кисәтте аны мөхәррир урынбасары Тимербасв. Тәкъдир димә инде, оригиналда ук Троицкий Троцкий булып киткән иде Ул сәхифә саен шулай буталып йөрде Югыйсә, корректорларны кат-кат кисәтте Мансур, колакларына киртләмәде генә "Борчылма, авыз пешкән иде ул абзый белән”.-дип тынычландырды аны кызлар Чагыштырырга килгән соңгы сәхифә чыннан да инде хатасыз иде Мансур имзасын сырлап, тыныч күңел белән өенә кайтып китте. Ә газетада Михаил Трофимович янә дә оппортунист Троцкий иде Бу юлы цехтатыларны да пәри бутаган, төзәтелмәгән вариантны тиражга җибәргәннәр. Шулай да редакцияне талкыдылар Харрасовка да бик нык эләккән икән Үз чирагында ул Мансурга, корректорларга шелтә чәпәде Шушы хәлләр аркасында секретарь фамилиясен алыштырырга йөри икән дин тә сөйләделәр! Дөрес илеме бу. юкмы—анысы билгесез Әмма Мансур анын журналистларны күрәалмавын үз җилкәсендә тойды. Партия съездыннан сон социалистик ярыш үрмәкүч пәрәвезедәг бөтен илне чорнап алды. Хәтта балалар бакчалары да үзара көч сынаш; башлады. Татарстан Куйбышев өлкәсе белән килешү төзеде. Кул кук Куйбышев шәһәрендә булды. Делегация җитәкчесе итеп Троицкий билгеләнгән иде. Әлеге мөһим вакыйганы яктыртырга журналистлар д; җибәрелде. Мансур шулар арасында иде. Кул кысышу, кочаклашу, тәмле сүзләрдән сон машиналар урман эчендәге мәртәбәле кешеләрне гене урцаштыра торган Кунак йорты бусагасына килеп туктады. Ылыс исе. сагыз исе. Чыршылары төз, кары ап-ак. Хуҗалар игътибарлы. Күңелле, каһәр. Үзеңне морза кебек хис итәсең. Троицкий болай уйламый иде, күрәсең. Шунда ук кемнең кем икәнлегенә ачыклык кертте. —Журналистларны башка җиргә урнаштырыгыз,—диде ул алар ягына ым кагып,-әллә нәрсәләреңне чокып чыгарырлар, болай да гарык. —Делегация әгъзаларының барысын да шушында билгеләгән идек, —диде хуҗаларның берсе кыенсынып кына,—башка урын турында уйлашмадык... -Борчылмагыз, журналистлар үҗәт халык, урамда кунмаслар. Бу сүзләре белән түрә юлдашларын чит кешеләр алдында тизәккә батырып, изеп ташлады. Мансур үзеннән битәр аның өчен хурланды. Ул сон партия лидеры ләбаса! Ә телендә базар жаргоны. Ничек тоталар икән аны партия эшендә? Бюрократ ич ул, чиновник! * * * әмилә кием-салымга талымчан, тәкәллеф хатын. Ана яравы авыр. Кибеттән алган киемен ике-өч тапкыр алыштырмый һич -ж А^^тынычланмас. Әле аннан сон да төзәтмәләр кертә-кертә арып бетә. Билеңне биш җирдән бәйләп йөрер идең, дип көлә аннан Мансур. Аның урынына, көенә китергәч, киеме эчке халәте белән тоташа. Кием белән кием иясе бербөтенгә әйләнә. Французлар, мөгаен, кеше киемгә, кием кешегә тәэсир итә, дип шуңа әйтәләрдер. Халыкта, хатын-кыз ир-ат өчен киенә, дигән тәгъбир йөри. Бу дөрес түгел. Барыннан да элек, хатын-кыз үз ишләрен көнләштерү өчен киенә. Аның күлмәге матуррак, затлырак кына түгел, бердәнбер дә булырга тиеш. Аһ итсеннәр тирәюньдәге ханым вә туташлар, көнләшсеннәр! Тик кием яңарту хатын-кыз хыялының яртысы гына әле ул. Ин мөһиме, аны игътибар үзәгендә булырлык итеп тәкъдир итү. Эш урынында бер-бер кичә, мәсәлән, зур мәҗлес. Ә театр бу җәһәттән беренче урында Театр—ул модалар күргәзмәсе. Җәмилә дә яна теккән күлмәген театрда күрсәтергә ниятләде. Беренче карашка, гап-гади күлмәк. Бер сәдәфе юк, туп-туры үзе. Изүе белән җиң очлары гына ак челтәр белән каймалган Куе зәңгәр төскә ак төс килешә бит ул. Сер менә шушы гадилектә. Чөнки гадилек хатын-кызнын үзен балкыта. Әлбәттә, моның өчен килеш-килбәтеңнең, буй-сыныңның камил булуы зарур. Җәмиләнең тырышулары бушка китмәде, театрга килгән хатын- кызларның да, ир-атның да күзе анда булды. Ләкин спектакль аңа ошамады. Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл”ен элек тә берничә тапкыр караганы бар иде. Ярата ул аны. Шуңа күрә Мансурның: “Иске нәрсә ич ул”,-дип борын җыеруына да карамастан, үзенекен итте. Ул табигыйлыкны, һәр нәрсәнең башлангыч, пакь халәтен өстен күрә. Урманга барсаң, кеше аягы басмаган ешкынлык тап син аңа, болында берәүнең дә күзенә чалынмаган чәчәк өз. “Зәңгәр шәл”не дә ул миллилекнең чишмә башы, гореф-гадәтләребезнең эталоны кебек кабул итә иле. Җыр-биюе дә, кием-салым да, геройларның үз-үзләрен тотышы да.. Бетен нәрсә буталып беткән, рус традицияләре генә өстенлек иткән, хәтта татарнын комганына да милләтчелек тамгасы тагылган бу чорда гореф-гадәтләрне бозылмаган килеш фәкать “Зәңгәр шәл "дә генә күрергә мөмкин иде. Инде менә анын да тамырына балта чапканнар, кәмиткә әверелдергәннәр. Режиссер моны тамашачыга яңалык, кыюлык дип тәкъдим итәдер инде, мөгаен. Мәчет катында хәмер чөмергән исерек муллаларның шау-гөр килеп йөрүе акылга сыймый ләбаса! Лилиягә дә, Галимгә дә спектакль ошады. Шырык-шырык көлеп утырдылар Мансур да алардан калышмады кебек. Җәмилә тешләрен кысып утырды. Кием “күргәзмәсендә" жинеп чыгуы да онытылды. Мишәр каны үзен бик нык сиздерә иде. Галим юлда да дин әһелләрен мыскыллап, көлеп кайтты Күзен йомган, муен бөккән, башында чалма чорналган. Кибән чалма кибәк башта: ишан булган, имеш, хайван! Җәмиләнең бозылышырга теләге юк иде. Шулай да Галимне җавапсыз калдырмады, Тукайның икенче бер шигырен яттан сөйләде Кирәк булса, әйтеп бирим: ул шәп хәзрәт. Тулган ай күк балкып чыккан Шиһап хәзрәт Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт. -Татарнын данын менә шундый хәзрәтләр күтәргән, Галим әфәнде, белегез! -Әфәнде, әфәнде, әллә мин сиңа байгурамы9 Галим бер дә юкка чын-чынлап үпкәләде. -Бәби,-дип көлде Лилия,-менә шулай үпкәчел егет енде ул минем Галимем, сез әле аны белеп кенә бетермисез Дингә килгәндә, мина поп ни. мулла ни Ямилә нигә яклыйдыр. Аларнын урыны әллә кайчан тарих чүплегендә ич енде Пьесанын юнәлешен үзгәртеп бик дөрес эшләгәннәр. Мин хуплыйм. Атом, космос чорында яшибез ич. Әле ярый трамвай тукталышына килеп җиттеләр, югыйсә, ачуланышып аерылышалар иде. Эш пьесаның яна режиссурасында гына түгел иде. билгеле. Җәмилә дә күрәләтә дини хорафатларга бирелеп, искелеккә ябышып ята торган кеше түгел. Югары белемле укытучы, математик Космосны да. атом, электроникасын да Лилиягә караганда, ихтимал, тирәнрәк тә анлыйдыр әле Сәбәп башкада. Бу арада нигәдер эче поша. Күнеле хәвефле Яна күлмәк тектерү мәшәкатьләре белән бераз онытылып та йөргән иде Ләкин бүген театрда янә шул халәте кайтты Ул үзе анын башлануын әүвәлгечә бер аңлашылмаучылыкка гына сылтый килде Хәл болай булды Педучилишеда Кифая Мәннәнова дигән бер педагог бар Тәҗрибәле, белемле Шуңа күрәме, үзен бик зурга куеп сөйләшә. Аннан да өстен кеше юк Директордан кала берәүне дә санга сукмый Кыяфәте, килеш-килбәте, тавышы да үз образына туры килә Островскийнын Кабанихасы кебек. Менә шул педагог курсындагы ике укучы. Әмирҗанова сыйныфына күчерегез дип. директорга гариза биргән Кифая Мәннәновна авырганда Җәмилә вакытлыча аларда дәрес биргән иде Күрәсең, ошатып калганнар Авыл кызлары йомшак, сак мөгамәләгә күнеккән бит ул. Директор кабинетына чакырганда боларны белми иде ате Җәмилә Кифая ханым анда иде инде Бүселеп чыккан юан кулларын бөеренә таянып, бүлмәне тутырып тора Йөзе чөгендер шикелле -Килүегезгә кайчан, инде коллективны бутый да башладыгыз. - дип ул директордан алда сүзгә керде - Безнең коллективның бик матур традициясе бар, ул сезнең ише чүп үләннәрен йолкып кына ташлый Төшендегезме? Жәмилә мондый сөйләшүне көтмәгән иде, шаккатты. Ни өчен Кифая Мәннәновна аны шундый килешсез рәвештә мәсхәрәли сон әле9 Аның нинди гаебе бар? Ни өчен директор бу дорфалыкка юл куя? -Мөгамбәр Мусинович, аңлатыгыз әле, нинди инквизация бу?- дип. Жәмилә директорга текәлде. —Нәрсә, сезнен итәк астыннан йөрткән мәкерле эшегезгә күз йомарлар дип уйлаган идегезме әллә? Абруй кирәк булган берәүгә, ә9 Ике жебегән авыл кызын үз ягына аударып кына яуланмый ул абруй Минем кебек утны-суны кичәргә кирәк анын өчен. Төшендегезме? Кифая Мәннәновна һаман үзенекен тукый, директорга сүз кыстырырга да ирек бирми. Ахыры тегесе Жәмиләгә ниндидер кәгазьләр тоттырды. Гаризалар иде. Укыгач, тынычланып китте Жәмилә. Менә нәрсәдә икән хикмәт? Бу сон анын файдасына ләбаса! Түтәбез әйткән абруй. Ә ул шуны югалтудан курка. Чеметеп алганда да ярый икән үзен. -Безнең татарда, яхшы иядән мал китми, дигән мәкаль бар, Кифая Мәннәновна.—диде ул чәнечкеләрен кабартып,—монда гаеп кемдәдер бит әле? —Мыскыл итәргә хакыгыз юк, мин, мин... —Рус алфавитына күчергәндә “мин” соңгы хәреф ул. Кифая Мәннәновна. Мин ул кызларны үземә алырга риза. Укучынын педагогны сайлау хокукы да булырга тиеш. Жәмилә әйтәсен әйтте дә, директордан рөхсәт алып, чыгып китте Чөнки кыңгырау шалтырады. Ә аның дәресе бар. Алар арасында нинди сүз булгандыр, анысы мәгълүм түгел, әмма теге ике кызны, Кифая Мәннәновна курсында укучылар нормадан артык дигән сылтау белән, Жәмилә сыйныфына күчерделәр И кызларның сөенүе! Жәмилә үзе дә алардан ким шатланмады. Бу инде училищеда педагог буларак, танылу дигән сүз иде. Ләкин тора-бара аның шатлыгы тоныкланды. Кеше исәбенә килгән шатлык озын гомерле була алмый. Кифая Мәннәновнанын таш сыман каткан йөзен күрү анын өчен мең газап хәзер. Борчыла ул бу хәлгә. Тик шомлануның сәбәбе бу гына түгелдер, мөгаен. Борчылу белән шомлану икесе ике нәрсә. Әллә күз тигезделәр инде? Галим белән дә юкка чәкәләште, ахры. Мансурга бу ошамады, үзеңне тупас тотгын ди, фикеренне кешегә көчләп тагарга ярамый, ди. Ихтимал, шулайдыр да. Ләкин болар барысы да анын ихтыярыннан тыш. үзеннән-үзе килеп чыга. Чирме бу, сырхаумы, рухи бушлыкмы? Алар театрдан кайтканда күрше апа Ләйсәнне яткырган иде инде, ут та алып тормадылар. Мансур аяк очларына гына басып кухняга чыгып китте Ул инде канатлы Пегасны иярләп алган иде Папкасы да калынайганнан калыная бара. Тик бүген нигәдер бахбай чыгымчылады. Ә аны тарткалаудан файда юк. Шуңа күрә озак та тормый бүлмәгә әйләнеп керде. Жәмилә ятагына бөгәрләнеп төшкән дә, очкылык тоткандай үксеп- үксеп елый иде. Яна күлмәге идәндә аунап ята. I өньяның камиллеген, төзеклеген, заруриятын чагыштырырдай сүз I I тезмәсе юк. Була да алмый. Чөнки анда барысы да мыскалына У L кадәр төгәл тәртипкә салынган. “Әгәр дә бер кеше табигатьдә 'низамсызлык вә нинди дә булса бер халал (кимчелек) тапса,-диелә пәйгамбәребезнең бер хәдисендә,-бу нәрсә аның фикере дөрес эшли алмаудан, гакылы сәламәт хезмәт итә белмәүдән булыр Юкса табигатьдә кимчелек, җитешсезлек булу сүрәт тотмас”. Әйе, дөнья төзек. Көн артыннан төн килә, кыш көзне алыштыра. Мәхәббәт, гаилә, балалар. . һәммәсе сәйлән кебек тезелешеп бара Тик нигә сон ул төзек дөньяга кайгы-хәсрәтләр. бәла-казалар килеп керә икән? Коръән-Кәримдә гурыдан-туры: "Дөнья кәдүрәт (кайгылы) йорт булып, бер сәгать шатлыгы булса, ана мокабил (каршы) йөз сәгать хәсрәте буладыр . диелә. Шунда ук: Кеше бәхет өчен туа".- дигән тәгъбир дә бар. Кайсысына ышанырга боларнын? Кай1ы-хәсрәт кешедән ризалык сорап килми Әнә. һич көтмәгәндә нинди зур операция кичерде ич Җәмилә. Табиблар барысы да әйбәт, дип юатсалар да. әле анын ахыры ничек бетүен берәү дә әйтә алмый. Әлегә кадәр бу уйлар башына кереп бимазаламады Чөнки, чыннан да, ул үзен яхшы хис итә иде Соңгы вакытта гына бер сәбәпсез тынычсызлана башлады Тән авыртуыннан түгел, жаны сызлый Хәдичәдән килеп төшкән хат исә анын эчендә баш калкытырга сәбәп кенә көтеп яткан башка шөбһәләрен дә уятты Хәдичә Алабугада яши. Казаннын 5 нче сырхауханәсендә ана да шундый ук операция ясадылар. Уртак кайгы аларны бик нык якынлаштырган иде Хәзер дә хәбәрләшеп торалар. Хәлем яхшы, дип яза иде. Әмма дустының әлеге хаты чарасызлык, апатия белән тулы иде “Мин бервакытта да үлем турында уйламадым, пычак астына кергәнче дә. аннан сон да Ә хәзер бу уи минем каныма сеңде Беләсең килсә, ул минем табигый халәтем Бәлки элек тә шулай булгандыр, мин аны басып кына торганмындыр? Һич уйламаганда бүген иртән тәрәзәдән кергән яктылык, кояш нурлары үлем турындагы уйларымны ни сәбәпледер йөгәннән ычкындырды. Югыйсә, киресенчә булырга тиеш иде кебек. Баксаң, мин инде күптәннән яшәү өчен генә, көн үтсенгә генә яшим икән ич Минем киләчәгем өзелгән Шуны акладым, иртәгә күрә алырмынмы бу кояш чыгуларын, дип өзгәләнә икән ич күңелем Таза кешеләр бу "юк-бар” га игътибар да итмиләр. Күптәнме әле. үзем дә шулай идем. Күңелдә гел тормыш мәшәкатьләре, берсеннән- берсе яктырак хыяллар. Джон Апдайк дигән америкалы язучы үзенең көндәлегендә болай дип язып куйган: “Мин хәзер тормышымның чиген тоям, үлемнең шакшы сулышын тоям Мин дә шулай. Җәмиләкәй. Анын исе. чыннан да. бар икән, шакшы ис икән ул. Икенче яктан караганда, мин фани дөнья вәсвәсәлә- реннән тулысымча азат. Минем киләчәгем юк Бу бик күп нәрсәне җиңеләйтә. Балачакта минем гел алга гына барасым килә иде. артка борылып та карамый идем Инде менә теләсәң дә кирегә борылып булмый Җәмилә хатны елыи-елый укыды. Озын-озакка сузмыйча җавап язарга ниятләгән иде дә. бу фикереннән кире кайтты. Анын үзенә Хәдичә янына барып кайтырга кирәк! Тиз. бик тиз' Бүген болай да кәефсез иде Җәмилә. Чүп өстенә чүмәлә-Рәшидә иреннән аерылып йөри. Себер якларына чыгып китмәкче Һаман үз дигәнен итә. киребеткән кызып "Яратмыйм, шуңа аерылышам* ди. Улын ятим итүдән дә курыкмый "Бәлкем, берәр кешен бардыр' -дип белеште Җәмилә. "Бар апам, бар.-дип сыгылып төште Рәшидә Шуна күрә Казанны ташлап китәм Чөнки безнен бергә булуыбыз ин якын кешеләремә кайгы китерер иде" "Кем соң ул?”.-дип төпченде Җәмилә - “Мин дә якын кешен ич!" “Сорама, апа. барыбер әйтмим" Сары түшле шук песнәк кебек тиктормас вә уенчак Рәшидә басынкыланып киткән Үзе монсу, сүзләре моңсу Күзгә дә туры карый алмый, карашлары очрашуга башын читкә бора Барыбер аңлаша алмадылар Рәшидә артыннан ишек ябылуга, телефон шалтырады Ләйсәннең тәрбиячесе икән -Бүген мине күрерсез әле.-диде ул.-киңәшләшәсе бар иде -Ул-бу юктыр бит. Әминә Моратовна ’ —Күрешкәч аңлашырбыз, хәзергә хушыгыз, мине балалар көтә. Башка вакытта Әминә иркеңләп сөйләшә иде, Ләйсәнне макта туя алмый иде. Бу мактаулардан Җәмилә эреп китә иде. Ни булган ан бүген? Сөйләшәсен килмәгәч, кешене шөбһәләндереп шалтыратмаска гын ич. Ул барыбер кич Ләйсәнне алырга бара, шунда күрешерләр иде. i болай йөрәккә ут кына салды. Әллә нинди тынгысыз, чарасыз көн булд| бу. Борчу арты борчу. Көнен-сәгатен билгеләп, чиратка салып куйганна диярсең. Хәерлегә генә булсын. Тик Җәмиләнең бу теләге соңарган иде инде. Әминә житкергә, хәбәр моннан алдагы борчуларны берьюлы юып ташлады. Менә ни өче, үзенә-үзе урын таба алмаган икән? Менә ни өчен шомланган икән күңеле -Табиблар Ләйсәннең үпкәсендә чир таптылар,—диде Әминә яшьл күзләрен Җәмиләгә күрсәтмәскә тырышып. -Ни сөйлисез сез, Әминә, нинди чир? —Сезгә иртәгә үк Ләйсәнне балалар клиникасына алып барырга кирәк. Җәмиләнең башы әйләнеп китте, идән белән түшәм тоташып, кү алдында әллә нинди яшелле-зәңгәрле шәүләләр бөтерелергә тотынды... Әминә аңа егылырга ирек куймады, биленнән тотып диванга утыртты су эчерде. —Алай бик борчылмагыз әле. Җәмилә Нурулловна,—дип юатты аш Әминә,— сүз дәвалану турында гына бара ич. Берүк яшьләрегезне Ләйсәнп күрсәтә күрмәгез инде. Бала ана өчен иң газиз жан. Ана гөл булса, бала—Лалә чәчәге. Ала| бербөтен. Баланын бармагы пешәр, ананың йөрәге шешәр, ди. Бераз тынычлануга. Җәмилә тиз-тиз генә үзен тәртипкә китерде Чыннан да. ана кызы алдында жебеп төшәргә ярамый. Сырхау була торга] хәл. Бәлкем, ул кадәр өзгәләнергә сәбәп тә юктыр әле. Карасыннар тикшерсеннәр. Балада әллә нинди куркыныч чирләр булмас. Ләйсән әнисенен хәлен бер карауда сизеп алды. —Әнием, әллә теге усал апа тагын ачуландымы?—дип сорады кызгануль тавыш белән. —Нинди усал апа, кызым? -Теге соң, училищеда бар ич инде... К... Ки... —Кифая Мәннәновнамы? Ә син аны каян беләсең? —Әтиемә үзен сөйләдең ич, усал дидең, елатты дидең. -Кара, нинди астыртын кыз икәнсең син? Зурларнын сүзен тынлат торырга ярамый. Яра-мый! —Әнием, мин бит үзем түгел, колакларым. Мин курчаклы уйныйм,« алар тынлый. -Шуннан? -Шул чактагы шикелле битендә яшь эзләре калган. —Монысы да колаклармы? —Юк. әнием, монысы күзләр. Ләйсән чирлегә ошамаган. Үзен тотышы да элеккечә. Шаяра, көлә Авызы да ябылып тормый. Тик баскычтан икенче катка күтәрелгәндә сулышь катып, тукталып калды. Ял итмичә күтәрелә алмады. Мансур кайткан иле инде. Тиз генә Лидиягә шалтыратты. Җәмил; аны капка төбенә чыгып каршы алды. —Лилия, Ләйсән авырый бит, нишлим? -Йә, Ямилә, син нәрсә, бала төчкергән саен кара кайгыга төшәрг; ярамый ич енде. Минем үземнеке дә еш авырый, үзен беләсен. -Куркам мин. Лилия, бердәнберем бит... Лилия һәрвакыт үзен акыл кысасында тота белә. Килеш-килбәте дә характеры да шул образга туры килеп тора. Кара калын кашлары нәкъ кү өстендә. Бу аны бераз олыгсыта. Җитди, сүзен уйламыйча әйтмәс Шун; күрә кайберәүләр аны тәкәббер, эре диләр. Әмма Лилия искиткеч кешелекле гадел, ярдәмчел хатын. Дуслыкның кадерен белә торган, аны саклый бел; торган зат. Ул табигате белән табиб. Кешеләрне тынычландыру өчен бе] күз сирпсп каравы да җитә. Ана ышанасын, йөрәгенне ачасын. Әле дә: "Сара апа иҗат йортыннан кайткан, киләсе атнада җыелышып утырыйк әле, ул сезне бик ошаткан ".-дип. сүзне икенчегә борды. Лилия Ләйсәнне җентекләп тикшерде, күкрәген, сулыш юлларын тыңлады. Анализларны, күкрәк сурәтен алганнан сон янә дә киңәшләшергә хәл иттеләр. Лилия бер жаен табып. Мансурны бик нык кисәтте "Анализларга үзен йөре. табибка икәү барырбыз Ямиләне бу шөгыльгә катнаштырырга ярамый ".-диде. —Хәл шулай бик җитди мени9 -Моны анализлар күрсәтер. Шуны гына әйтә алам, сулышы бик киеренке Үпкәсендә нидер бар Пневмониягә дә охшаган -Пневмонияне дәвалыйлар ич инде аны. -Әлбәттә! невмония вакытында тән температурасы югары була. Ә Ләйсәннеке гадәти. Үзе шушы берничә кон эчендә күзгә күренеп боекты. Ятып торуны гына карый Бытбылдык урынына бытылдый торган кыз сөйләшмәс булды. Көйсезләнә. Кайвакыт, мине бакчага илтегез, дип өзми дә, куймый да. Анализлар да озаккарак сузылды. Кат-кат тикшерделәр. Төгәл генә диагноз куючы да юк. Табиблар үзләре дә каушап калдылар кебек. Әллә белеп җиткермиләр, әллә дөресен әйтергә кыймыйлар. Мансурның исә кызын тизрәк сырхауханәгә саласы килә Ачуланышып га беттеләр. Ачуланышырлык та бит. поликлиникада анализлар үткәрмичә торып, сырхауханәгә юллама бирмиләр Ул анализларны дәвалаучы табиб үткәрсә, мен өлеш файдалырак булыр иде ләбаса! Юк. янәсе, балалар медицинасының үз үзенчәлекләре бар. Нинди үзенчәлектер инде ул. Мансур төбенә төшә алмады Ниһаять, барысы да рәтләнде шикелле Ләкин Лилия хастаханәгә яткырыр алдыннан Ләйсәнне профессорга күрсәтеп алырга кирәк, дип кинәш итте. Мин сөйләшеп куйдым инде, диде Мансур соңыннан гына белде. Сегал атлы бу профессорга ике-өч ай алдан чиратка язылып куялар икән. Тора-бара шунысы да ачыкланды, бу Бөгелмә табибы Шарон Моисеевичның туганы икән Анысы Җәмиләне караган иде. Ләйсән монысының кулына килеп эләкте. Шулай итеп. Ләйсән шәһәр халкы арасында төрмәдән дә хәтәррәк яманаты чыккан Кремль янындагы онкология сырхауханәсенең бусагасыннан атлап керде. Казан ханлыгы басып алынганнан сон Кремль ныгытмаларының читендә күтәрелгән бу бинада баскакларның кара хезмәтчеләре: ат караучылар, пешекчеләр, йомышчылар яшәгән Шунда эшләгәннәр, шунда яшәгәннәр Әлеге бина Кремль тавынын эченә уелып кергән Шуна күрә күзгә бәрелеп тормый Вак кеше үзе дә. торагы да байгураларның ак тормышын бозарга тиеш түгел, дип фараз иткәннәр, күрәсен Ләкин бина җиренә җиткереп эшләнгән Стенасын аю да ватарлык түгел. кайбер урыннарында метрдан артып китә Озын коридорның ун ягында бүлмәләр тезелешеп киткән, сулда—тәрәзәләр. Алары монастырь тәрәзәләре шикелле бүрек кенә сыймалы Аның урынына, ишек уемнарына дугалы ат белән керергә була Ләкин заман, юклык күптәннән боларга үз мөһерен суккан инде. Элекке ныклыктан хәрәбәләр генә торып калган Ремонт та булмаган ахырысы Бина эче киндерә белән буып куелган иске фракка охшап калган. Үзенең караңгылыгы, шомлылыгы белән ул онкология дигән XX гасыр чумасына бик гуры килә иде Әмма монда яман шеш белән авыручылар гына ятмый Шешнең дә төрлесе була. Ләйсән кебек консультациягә килүчеләр дә байтак Ә ул мескенем оясыннан егылып төшкән кошчыктай дер-дер калтырана. П Мансур аны кочаклап алды. —Әтием, өйгә кайтыйк, мин куркам,—дип пышылдады Ләйсән. —Хәзер, кызым, профессор абый карасын инде, ярыймы? —Ул укол кадамыймы сок? -Юк. кызым, кадамый. Борчылма, яме? Сегалнын кабинеты иң түрдә икән Бара-бара да ялкып бетәрлек. Ә анда Лилия көтеп тора иде инде. -О-о, Ләйсән нинди матур күлмәк кигән,-дип елмаеп каршы алды ул аларны. Ләйсән “күлмәк" кармагына капмады. Йөргәндә күкрәге кыса, сөйләшүе авыр иде аңа. Бераз утырып хәл алгач, кабинетка үттеләр. Сегал такыр башлы, зур борынлы кеше икән. Сөйләшкәндә “к” авазын йөгертеп кенә уздыра Затлы яһүд. Ул иң әүвәл анализларны күзеннән кичерде, рентген сурәтен карады. Аннан соң Ләйсәннең күкрәген тынлады да. Лилиягә карап: "Баланын үпкәсе сары су белән тулган. Ул "Балалар үзәге”ндә шуны да суырта алмыйлар микәнни соң? Аһ. булдыксызлар, әле ничек тын ала бу бала, аңламыйм",—дип сукранды. -Сары су мәсьәләсендә мин үзем дә шулай фаразлаган идем Абраам Моисеевич.-диде Лилия. —Фаразларга без барыбыз да оста, җаваплылык алырга булганда гына куак артына кереп посабыз. Соң мин сезне институтта шуна өйрәттеммени. Моратова? —Юк инде, Абраам Моисеевич.. -Мөхәммәтҗан түгел, әйе. Абраам Моисеевич! Мин алтмыш ел инде шул атымны йөртәм. һы. Хәзер тиз генә проиедурныйга барыгыз, суны суырттырыгыз. Менә юллама, анда барысы да язылган. Ә без хөрмәтле әти кеше белән гәпләшеп алырбыз. Аһ. бу булдыксызларны, ә? Баланы интектергәннәр бит. ә? Сүзгә керешкәнче. Сегал шар кебек кабарынкы күзләре белән Мансурга текәлеп карап торды. —Мин сезгә, атакай, бары тик ныклык кына тели алам.-диде ул Мансурның хәленә керергә тырышып,-бик кызганыч, әлбәттә, әмма минем вазифам шундый тәкәллефсез инде, нишлисең? Безнең медицина этекитына туры килмәсә дә, турысын әйтәм, атакай. Чөнки монда вакыт бик аз калган. Кызыгызның үпкәсендә саркома. Аның нинди чир икәнен беләсездер, дип уйлыйм. Сырхауханәгә дә салмаска киңәш итәр идем. Соңгы сәгатьләрен бергә үткәрегез Фатирыгызга килеп, атнага бер мәртәбә үпкәсен чистартырлар, әйтермен. Башка вакытта укол кадатырсыз. Анысын Моратова үз өстенә ала. Менә шулай, атакай. Хушыгыз! Мансур профессор кабинетыннан үз аяклары белән чыктымы, күтәреп алып чыктылармы, анысын хәтерләми. Исенә килгәндә ул туалетта иде. Ниндидер юан торбаны кочаклаган да, бөтен тавышына кычкырып елый иде. Янында кешеләр дә бар Ачлык патшасына ошаган бер арык абзый аны юатырга чамалый. -Энекәш, без монда барыбыз да шул чуттагы кешеләр инде, әҗәл көтеп ятучылар. Исемлегебез Газраил кулында Кемең иде соң. әтиеңме, әниеңме дигәндәй... Бу сүзләр Мансурны уятып җибәрде. Нинди әти ди, нинди әни? Ләйсән ич. кызы! Ул аны эзлидер, әтием кая. дип елыйдыр Кызым. Ләйсәнем! Хәзер килеп җитәм, җәме? Елама, матурым, жәме? Бәләкәчем минем... жәме... Мансур тирә-ягындагыларны борчуга салып, туалеттан чыгып йөгерде. —Егетнен шөрефләре бушый башлаган,—дип сөйләнде арык абзый.- Кайгы шулай ул, кайгы җаныңны суыра ул. Мансур коридордан өермә шикелле җилләнеп узып китте. Лилия аны ябык ишек янында кая барып төртелергә белмичә суккаланганда куып җитте. Монын элекке чире кузгала күрмәсен, дип борчылып куйды ул Бу гаиләдә хәзер ин кирәк нәрсә Мансурнын саулыгы. Мансурның тотрыклыгы -Мансур, зинһар. Ләйсәннен кәефен җибәрә күрмә.-дип Лидия анын калтыранган кулларыннан алды Чөнки бу минутта Мансурны упкынга тәгәрәүдән үзе упкын алдында торучы кызы Ләйсән генә коткарып кала ала иде Лилия шуна исәп тотты да. Ялгышмады. "Ләйсән” сүзе Мансурны әти вазифаларына кайтарды. —Ләйсән кая сон. Лилия, кызым кая9—диде Мансур ниндидер мескен басынкылык белән. Ләйсәннен укол кадатудан коты алына иде. Ә монда иркәләнер якын кешеләре булмагангамы, бәлки жинеллек киләсен сизептер, күкрәк куышлыгына камыт энәсеннән дә юанрак энә керткәндә дә үзен тыныч тотгы. Фәкать бар булган көченә Лилиянен итәген генә йомарлап кысты Литрга якын сыеклыкны биш-алты минутта суыртып бетерделәр Ләйсәннен үпкәсе, сулыш юллары, йөрәге үз халәтенә кайтты. Җинеләеп китте, бит очлары алсуланды. Ләкин әле торырга рөхсәт итмәделәр, ярты сәгать ятып торырга куштылар -Ул әле ял итә,-диде Лил ия.-үзен әйбәт хис итә Суга баткан кешенен саламга ябышканы шикелле Мансур Лилиянен әлеге сүзен эләктереп алды. -Чыннан да шулаймы. Лилия, әйбәт хис итәме? Теге шар күз шимбә чыгырдан чыгара язды бит. әй. Яшь организм барысын да җинәргә тиеш ул. шулай бит. әйеме? Дөньяда могҗиза дигән тылсым да бар ич. Украинада, әнә. бер егетне үлде дип күмеп куйганнар. Йөргән кызы кайтып төшкән дә каберне казыткан. Егет уянган, мәрткә генә киткән булган икән Менә шуннан сон ышан син табибларга9 Лилия форсаттан файдаланып калырга ашыкты. -Могҗизалар да була, әлбәттә.—диде,—аны медицина фәне дә инкарь итми. Шулай ук табиблар да ялгышырга мөмкин Алар да кеше. Шуна күрә мин сина әйтәм дә. Ямиләгә чын хәлне әлегә еткерми торыйк Вакыт чыча дим. Ул аны бик авыр кичерәчәк. Мансурнын янә күнеле тулып, ташып чыкты Башын Лилиянен җилкәсенә куеп үксергә тотынды Лилия аны җайлап кына урындыкка утыртып, процедурныига кереп китте Аннан ярты стакан су алып чыкты да көчләп диярлек Мансурнын авызына агызды. Мансур анын спиртлы су икәнен дә абайламады. Ә ун- унбиш минуттан хәмер үзенекен эшләде Мансурга хәсрәте дә алай ук куркыныч булып тоелмый иде инде Ләйсән, һичшиксез, тереләчәк Тереләчәк! Андый гына күнелсезлекләр була инде ул. Кемнен баласы чирләми9 Әнә. бакча мөдире нәрсә ди. бервакытта да тулы составта эшләгәнебез юк. ди Надан табибларның сүзенә карасан. бер генә сау кеше дә юк хәзер Тәмәке агулы диләр. Муса әйтмешли, үзләре рәхәтләнеп пыскыта. Хәмерен дә чөмерәләр генә Менә шуннан сон ничек ышанасын ли аларга Монафыйклар?! Элекке «чак булса, теге Сегал дичән коры куыкны дуэлыа чакырыр иле Ул “шимбә” не әллә саклап торып, туйганчы ишәргә инде? Мансурнын йодрыклары йомарланудан анын эчендә ниләр кайнаганын сизеп тора иде Лилия. Бу халәте тизлән узачак Ана кадәр кайбер мәсьәләләрне хәл итеп куярга кирәк. Ин мөһиме, сүзен алырга! Тик өлгерә алмый калды Мансур үзе һөҗүмгә күчте -Җәмилә Ләйсәнне бүген үк сырхауханәгә салуны таләп итәчәк. Ә син салмаска дисен Мин ана ни дип җавап бирергә тиеш9 Алдашырга, ялган сөиләр! әме 9 Юк. мин ялганга бара алмыйм Ул бит Ләйсәнне тудырган ана! Аңлыйсынмы9 Ана' Алай булмый ул. Лилия, булмый' Син хаклы түгел Бу сүзләр Лидияне айнытып җибәрде Чыннан да. нигә сон әле ул кешенен шәхси тормышына шулай тыкшынырга тиеш9 Эшләсеннәр үзләренчә. Үч балалары Әле аларнын кайчан да булса, син безне ялгыш юлча этәрдең дип. дәгъва белдерүләре дә бар ич -Ихтыярың,—диде Лилия,-әйттем исә кайттым.—Ләйсән әзердер, бар, янына кер. Минем инде кирәгем юк, киттем. Ләйсән урыныннан торган иде инде. Йөгереп килеп әтисен кочаклап алды. —Әтием, мин хәзер уколдан курыкмыйм. Лилия апа әйтә, укол чирне алып китә, ди. Минем инде тыным кысылмый. Мансурның йөрәген гуя чеметеп алдылар. Лилияне бер дә юкка рәнжетге ләбаса! Кеше ничек итеп булышырга белмичә өзгәләнеп йөри, ә бу көйсез кияү кебек тузына. Имеш, нишләргә икәнен ул үзе дә бик яхшы белә, имеш, алдашырга күнекмәгән. Рәшидә белән очрашулар... Бу алдашу түгелмени, алдашу гынамы, хыянәт! Ул бүген үк өйләренә барып Лидиядән гафу үтенәчәк. Шулай дип күнеленә беркетеп куйды Мансур. Ләкин өйләренә барырга туры килмәде. Таш капка янында аларны Лилия үзе көтеп тора иде. Ләйсән кулларын җәеп. ана каршы йөгерде. тегең тар булгач, дөньяның киңлегеннән ни файда. Тик кеше барысына да күнегә. Анын психологиясе, үз-үзен тотышы тормыш шартларына карап үзгәрә, шуңа җайлаша бара. Ул теләсә-нинди очракта да үз гамәлләрен ярлыкарлык сәбәп таба белә. Чехов кеше характерының бу үзенчәлеген бик оста тасвирлый. Анын бер герое, мәсәлән, дус-ишләрен менә болай өйрәтә. “Бармагына, фаразан, шырпы керде, ди. Әле ярый, күземә эләкмәде, дип моңа шатланырга гына кирәк. Әйтик, хатынын хыянәт итте, ди. Янә дә шатлан. Ул бит Ватанга түгел, иренә генә хыянәт иткән”. Мансур белән Жәмилә дә инде айга якын чиратлашып Ләйсәнне карыйлар. Ике көннен берендә Лилия белән Галим килә. Сегал да сүзендә торды. Тормышлары шушы ритмга көйләнде. Әйтерсең лә. гомер буе шулай яшәгәннәр Мансур үзен Ләйсәннен яшь организмы чирне җинәчәк, дип юата. Шуна үзен ышандырырга тырыша. Жәмилә чын диагнозны белми Чөнки Лилия уколдан сон өстәлдә башка дару шешәләрен калдыра. Шуна күрә Ләйсәннен терелүе анарда икеләнү тудырмый. Фаҗига һич көтмәгәндә килде. Ана Жәмилә дә, Мансур да әзер түгел иде. Хәер, кеше барысын да алдан белеп торса, жир йөзендә тотрыклы тормыш та булмас иде. Билгесезлек, өмет, хыял алдап яшәтә кешене. Бер-ике генә көн элек Жәмиләнен сабакташ дусты Мөнирә килеп киткән иде. Аларны институтта ахирәтләр дип беләләр иде. Бу, нигездә, дөреслеккә туры да килә иде. Ләкин институттан сон аралары суынды. Жәмиләнен элек тә ана эч серен ачканы булмады. Чөнки Мөнирә үз сүзен генә дөрескә саный торган кеше. Өйрәтергә бик һәвәс. Теләгенә ирешү өчен бернәрсәдән дә тартынмый. Шуна күрә өнәп тә бетермиләр. Ә Жәмилә барыбер ихтирам итә. Чөнки аны Мансур белән Мөнирә таныштырды. -Кызынны карап торып үтерәсең икән ич син,-диде Мөнирә алдын- артын уйлап тормыйча —Врачларга гына карап ятма. Алар бернәрсә белми. Халык медицинасы буенча дәваларга кирәк. Менә мин үзем бәвел белән генә торам. Көн саен эчәм. Иртәгәдән үк кызына үз бәвелен эчерә башла. Үзен дә эч! Ләкин уртасын. Аңладыңмы уртасын! Бөтен файдалы матдәләре уртасында. Мөнирә ана бер багучынын да адресын биреп калдырды, иртәгә үк барыгыз, диде. Бик белә торган багучы, диде, кулы белән бер сыйпап алуда әнинен бүсерен альт ташлады, диде. Ышандырды. Лил иягә белгертми генә барып кайтырга булыр, дип уйлады Жәмилә. Бәлкем, дөрестән дә файдасы тияр? Лилия андый ырым-шырымнарга ышанмый Мөнирә усал кайнанадай әйтәсен әйтеп бетерде дә. гадәтенчә, авызындагы бар булган тешләрен күрсәтеп, тартынмыйча шаркылдап көлеп алды. Аннан соң тагын кисәтте: И —Кара аны, кызынны тизрәк аякка бастырыйм дисән. мин әйткәннәрне эшлә,— диде.-Алма пеш. авызыма төш. дип ятма Үкенергә туры килмәсен! Мөнирә Ләйсәнне читтән генә күзәтте, янына барып та карамады Ерактан торып кына, әниен кебек матур икәнсен. дип елмайгандай итте Чәйдән дә баш тартты Чире йокмасын дип шикләнә иде. ахры Ул аны яшереп тә тормады Кулъяулыгы белән кулларын сөртештереп алгач кына саубуллашып кайтып китте -Кәкәй апа.-дип борынын жыерды Ләйсән. Жәмилә Борисково бистәсендәге әлеге багучыга зур чиратлар аша үтеп керде Кемнәр генә юк иде анда9 ' Яшьләр дә. картлар да. балалар да. Хатыннар да, кызлар да. ир-атлар да. Әйтерсен лә. бер генә исән кеше дә юк бу дөньяда. Халык тырышыптырмашып яшәү өчен жан тырмаша Багучы, шома йөзле, калын гәүдәле, хатын ин элек конверт белән кызыксынды Ул акча гына ала икән Беренче керү—йөз сум. Ләкин түләү белән исәпләшеп торучы юк. файдасы гына тисен Йорт хуҗасы Ләйсәнне каршысына утыртып, ниндидер догалар укый- укый өшкерергә тотынды Шул арада чире турында да сораштырып ала Бераздан ул уфылдап, диванга барып ауды Күзләре кызарган, куллары калтырана -Кешегә булышам дип, үзен аяк сузасын бугай инде,—диде ул үз- үзенә сөйләнгәндәй. Бер өлкәнрәк яшьтәге хатын, ярдәмчесе булса кирәк, сөйләнә-сөйләнә аның маңгаена юеш сөлге япты -Аллаһы Тәгалә сине җиргә кешеләргә ярдәм итү өчен җибәргән, абыстай, бу изгелекләрен, күрерсең, мен рәхмәт булып кайтыр, пәйгамбәр дәрәҗәсендәге илаһи зат бит син. -Монын да кадәр бозыкка күптәннән тап булганым юк иде.-дип багучы бераздан үз урынына кайтты -Күрдегезме, мин булып мине бөтереп алды Ай-Һай. Әле ярый. Аллаһынын рәхмәте белән, бозыклыгын үзем аша үткәрдем. Качты иблис Хәзер мин сезгә ашамлыкларыгызны өшкереп бирәм. бу чибәр кыз. иншалла. бер атнадан яшь колындай чабып кына йөрер Жәмилә багучының аяк астына барып егылды, кулларын үпте Ана жирс-күге белән олы шатлык килде. әйсән күтәренке кәеф белән торды Башка көннәрдә шыр тиргә батып уяна ла: “Әнием, мине коч, әнием ".-дип Жәмиләгә сөлек шикелле ябыша иде Жәмилә кызын иркәли-сөя. чәчләреннән сыйпый, колагына татлы сүзләр пышылдый Шулай ун-унбиш минутлап яратышып ятканнан сон гына тынычлана иде Ләйсән Ә бүген бөтенләй башка, ятагында көлеп-елмаеп ята Димәк, тьфү. тьфү. күз генә тимәсен, багучының әйткәннәре дөрескә килә, димәк. Ләйсәннең бернинди сырхавы да юк Бозыклык кына Ә ул бозыклыкны багучы абыстай куып чыгарды инде Мөнирәгә рәхмәт, ул килеп җилтерәтмәсә. бу турыда исләренә дә кереп чыкмый иде бит Жәмилә шатлыгын Мансур белән уртаклашырга ашыкты -Җанаш. бүген безнен хәлләр әйбәт, кризис үтте ахры Кызын торт сорый. -Әйттем бит. яшь организм барысын да җиңә ул дип Тик торт белән генә булмастыр, мөгаен, шампан ла кыстырырга туры килер Минем өчен дә әп ит. ярыймы9 ! -Ярар, җанаш. хәзергә хуш. көтәбез! Ләйсән көндәгедәй күбрәк ашады Бу да Җәмиләнең ышанычын арттырды Л Чәйдән соң Ләйсән Алсу исемле яраткан курчагын сорап алды Бик матур курчак ул. “әннә”, дип тә әйтә белә, атлап та китә. Ләйсән аның күлмәген алыштырды, чәчен тарап, күбәләк бант бәйләде. Аннан каршысына бастырып, озаклап карап торды да: -Әнием, минем дә бәбкәччәем булыр микән?—диде. Җәмилә кер үтүкли иде, кулы кайнар үтүккә тиеп китте Чак кычкырып җибәрмәде. -Әнә, Алсуын бар бит инде, кызым,—дип кулын сулы савытка тыкты. Ләйсән башын чайкады. -Алсу курчак кына ул, әнием. Сезнең минегез бар. Ләйсәнегез. Минем дә үз бәбкәччәемне сөясем килә. —Сөярсең, кызым, вакыты җитәр, сөярсең... -Бәби эчтә була бит, әнием, әйеме? —Әйе... —Мине синең эченә әтием кертте бит, әйеме? Мин күрдем... анда тагын бәбәй бардыр әле. Бу юлы сулы савыт идәнгә төшеп китте... Сырхау кызчыкның әлеге эчкерсез кызыксынуы бик олы мәгънәгә ия иде Чынлыкта Ләйсән үз-үзе белән гәпләшә, сорауларына җавап эзли. Чөнки ниндидер илаһи көч аның табигать-ана фарыз кылган хатын-кыз хиссиятен уятып җибәргән иде. -Үсәрсең, кызым, мәхәббәтен килер, яраткан кешен белән кавышыр' сыз. Кечкенәгез туар... —Әнием, мин арыдым,—диде Ләйсән,—Алсуны да алып куй. Ул курчак кына, минем бәбкәччәем түгел. -Ярар, кызым, ял итеп ал, жә өзлегерсең. Мин әтиең кайтуына мичкә бәлеш ясап тыгыйм. Бүген безнең бәхетле көнебез. -Әнием, минем йокым килә... Бу Ләйсәннең соңгы сүзләре иде. Җәмилә эшен бетереп бүлмәгә кергәндә кызының гөнаһсыз җанын фәрештәләр Аллаһы хозурына алып китеп баралар иде инде. Күрәсең, ул үзе дә сизмичә мәңгелеккә күзләрен йомган. Иреннәрендәге елмаю әле сүнәргә дә өлгермәгән иде Әйтерсең лә йокыга гына талган, әйтерсең лә төшендә хыялындагы бәбкәччәен сөеп, назлап, шуңа куанып елмая. ..Мансур телефон трубкасын һичнинди шикләнүсез алды. Чөнки ул әле дә Җәмиләнең иртәнге шифалы сүзләре тәэсирендә иде. Көне буе күтәренке күнел белән йөрде. Торты да, шампаны да, башка тәм-томнары да инде күптәннән хәзерләп куелган иде. Трубкада башта сүз түгел, авыр сулыш кына ишетелде. -Тынлыйм,-диде Мансур түземсезләнеп. —Мансур... Мансур барысын да аңлады. еназага килгән кешеләрне автобус илтә китте. Мансур белән Җәмилә Үзәк универмаг янында төшеп калдылар. Аларның хәтта Лилия JLYjjc.iaH Галимне дә күрәселәре килми иде. Аларны Рәшидә озата китте Ул да бик басынкы иде. Мансурга да күтәрелеп карамады. Урам тулы халык. Этеләләр-төртеләләр. каядыр ашыгалар. Бу ике бәхетсез затнын гына ашыгыр урыны юк. Ни үле. ни тере хәлдә кай якка атларга белмичә җитәкләшкән килеш басып торалар. Гәүдәләре бар, сыннары. аяк-куллары исән, күзләре күрә, җаннары гына зиратта. Ләйсән янында калды. Һай, авыр да икән йөрәк бәгьреннән яралган сабыеңны салкын каберләргә илтеп салуы. Нинди гаделсезлек?! Кеше рәнҗеткәннәре юк, кеше хакына кергәннәре юк. кулларыннан килгәнчә һәркемгә ярдәм итәргә тырышалар, урлашмыйлар, хәрәмләшмиләр.. Ни өчен шушылай да зур кайгы төште сон аларнын башына? Ходай булса, мона ирек бирмәс иде. Юктыр ул. юк! Ыгы-зыгылы бу дөньяда алар чит. ят иделәр. Бер олырак кына ханым: “Сезгә бер-бер хәл булган ахыры, ярдәм кирәкмиме?"-дип сорады Кем аларга ярдәм итә алсын сон? Бигрәк тә Җәмилә бетереште. Сәхнәдәге балерина шикелле очып кына йөргән жинел сөякле хатыннын атлауларына кадәр үзгәрде. Атламый, сөйрәлә Иреннәре дә кияүгә чыкмыйча картайган әбиләрнекенә ошап калган. Бернәрсәдә, беркемдә гаме юк. Эче- тышы уй. Ул фәкать уйдан гына тора. Ә уй бик хәвефле нәрсә. Ул кешене сонгы чиккә китереп житкёрә. Җәмилә дә шул хәлдә иде. Ләйсән анын әжәлен кабул иткән ләбаса' Әйтәләр бит. үләсе кеше үлмәсә. аның урынына башка кеше үлә. дип Сырхау башта Җәмиләгә килде. Димәк, анын тырышыптырмашып яшәү арбасында калуы кызынын үлемен якынайткан гына Ул үләсе урынга Ләйсән үлгән. Җә. хода! Нинди үкенеч' Ике дә уйламыйча кызы урынына үзе ләхеткә кереп яткан булыр иде. “Иде" генә шул. хәзер сон инде, бернәрсә дә кылып булмый Ә ничек булмасын ди? Була! Ул Ләйсәне янына ята ала ич! -Мин Ләйсәнсез яши алмыйм.-диде Җәмилә.-минем өчен бу тормышның мәгънәсе калмады Чөнки мин бур. Кызымнын гомерен урладым Мин анын янында булырга тиеш. Мансур үзе дә иләс-миләс иде. Әллә анлап. әллә төшенеп җиткермичә "Мин синен үзеңне генә җибәрм им ".-диде Җәмилә Мансурнын кулын салкын учына алды. Ният-гамәлләре не н уртаклыгы аны бик нык куандырды Чын ир икән Мансур! Сынау сәгатендә бернинди икеләнүсез Җәмилә ягына чыкты Синен өчен жанын бирергә дә әзер торучы якын кешен булу нинди зур бәхет! Ләкин ул Мансурны үзе белән алмаячак Анын әле асыл чагы. Гаилә дә кора ала. Ә Җәмилә кысыр хатын Операция аны Аналык бәхетеннән мәхрүм итте Ләйсән беренче һәм сонгы шатлыгы иде Кисәк кенә шәһәр урамнарын ак мамыкка төреп кар ява башлады. Ишә генә. Мизгел эчендә юллар, тротуарлар, трамваи-троллейбуслар, машиналар, ой түбәләре кар белән капланды Кешеләр дә муеннарын җилкәләренә җыерып, башларын җил уңаена борып атлыйлар Җепшек кар барыбер үз урынын таба, кашларга, керфекләргә, киемнәргә сылана. Мөгаен, бу сонгы кардыр инде. Апрель уртасы ич' һавала яз исе Тик ни хикмәттер, күпләр дөнья белән дә нәкъ менә шушы чорда, табигать уянган чорда хушлаша. Алдан сөйләшеп куйгандай. Мансур белән Җәмилә җитәкләшкән килеш урам чатындагы даруханәгә таба атладылар Бер-берсснә карамыйча тын гына пыяла шкафларга куелган даруларны җентекләп кү здән кичерделәр. Ләкин ул даруларнын берсен дә рецептсыз бирмиләр икән. Аларны кызыксындырганнарын хәтта күргәзмәгә дә куймаганнар -Әйдә, кайтыйк, мин нишләргә икәнен бел әм.-диде Мансур ниндидер битараф салкынлык белән. Сөйләшмичә генә атладылар. Кайгы аларны тәмам үз кочагына алган иде инде Күзәнәкләренә кадәр сагыш, әрнү белән тулган. Олы җаннын хәсрәте дә олы. Аларга хәзер кайгы баш. зиһеннәре шул кайгы белән томаланган. -Мин үзем барысын да рәтлим, әзерләнә тор.-дип Мансур Җәмиләне өйгә кертеп җибәрде Ул хатынының баскычтан менеп җиткәнен көтеп торды да. гараж ягына борылды Иң элек машинасын юды. чистартты, утыргычларын көйләде Моторын кабызып, яхшылап җылытты -сүнмәслек булсын' Аннан соң машинаның газ чыгару торбасына шланг кигезеп, очын салон эченә беркетте Инде барысы да әзер Мансурда һичнинди икеләнү тойгысы юк Хәтта бу коточкыч гамәлнең зур фаҗига булуы хакында ла. анын якыннарына, туганнарына ничек тәэсир итүе хакында да уйлап карамады Әйтерсең лә. каядыр баралар гына, хәзер урап кайтачаклар... -Мансур, җанаш, мина атап чыгарган җырыңны җырла әле,-диде Җәмилә. “Кил, Җәмиләм" җыры популяр җырга әверелде. Халыкка ул сәхнә, эстрада аша таралды. Аны хәзер радиодан да яңгыраталар, худсовет кушмый дип тормыйлар. Җәмилә үз җыры белән бик горурлана иде. Киенгән-ясанган, өстендә затлы кара күлмәк, башына кара төстәге челтәр япкан. Читтән караганда ул поезд астына ташланырга җыенган Анна Каренинаны хәтерләтә иде. Шундый ук нәзакәтле, шундый ук сагышлы, шундый ук тәвәккәл. Мансурнын бармаклары баян төймәсенә ятты. Беренче аккордны алды, тик дәвам гына итә алмады, башы баян өстенә салынып төште. Җәмилә аның муеныннан кочаклап алды. —Син елый аласын әле, җанаш, ә минем күзләрем кипте,—диде ул үкенечле тавыш белән. Көчем дә, хисем дә юк, коры кабыкка әйләндем. Шәүлә генә инде мин хәзер... -Минем синен алдында бик зур гөнаһым бар, Җәмилә, авыр булса да әйтми булдыра алмыйм... -Мин аны беләм, хатын-кызның йөрәге сизгер анын.. -Беләсең? Рәшидә белән булган хәлне беләсеңме? Хатыны аңа ялынып-ялварып карады. Мансур барысын да төшенде, Җәмиләнең бу хакта сөйләшәсе дә, ишетәсе дә килми. -Син фәрештә кебек пакь, җанаш... -Мине шулай күз алдында калдыр.. -Ничек калдыр? Ә мин? Баяннын күрүге идәнгә сузылып төште. -Кеше дөньяга ялгызы килә, ялгызы гына китеп тә бара,-дип дәвам итте сүзен Җәмилә.-Хәдичә шикелле мин дә күңелем белән гомеремнең чиген тоям. Ләйсән өчен җәзаны мин алырга тиеш. Син дә китсән, кем килеп хәлебезне белер, кем безгә чәчәкләр китерер? Ташландык кабер- хәтерсез кабер. Минем эзсез генә югаласым килми. Шулай килешик, жанаш. ярыймы? Җәмилә Мансурнын алдына утырды, кулы белән анын чәчләреннән, битләреннән сыйпады. -Миннән инде башканы көтмә... Мансур Җәмиләне ипләп кенә итәгеннән төшерде дә, тәрәзә янына килеп басты. Бу тәрәзә эчке яктан гына тәрәзә. Рамы бар, пыялалары бар. Яктысы гына юк. Чөнки тышкы яктан томаланган. Дөресрәге, янгын куркынычсызлыгы максатларында йортның күләгә ягына кирпечтән саклану стенасы өйгәннәр. Шуңа күрә бүлмәдә һәрвакыт караңгы, тәүлек буе ут яндырырга туры килә. Безнең тормыш та нәкъ менә шушы томаланган тәрәзә кебек хәзер, дип уйлады Мансур, дөм карангы. Бөтен нурны, яктылыкны Ләйсән үзе белән алып китте. Бу стенаны җимерүдән дә файда юк. Элегрәк җимерәсе калган. Ләйсән исән вакытта. —Фатихаңны бир.-диде Җәмилә. -Сөйләштек ич инде, жанаш... Мансур бер бит кәгазьгә зур хәрефләр белән: “Бәхил булыгыз, безне кызыбыз Ләйсән чакыра",-дип язды да хатынының алдына килеп тезләнде: Кил бәгърем, якты илһам бул син, Яз шагыйре—назлы былбылга— Сиңа атап былбыл моңын сибәр. Өзелеп сайрар синең алдында. Көтмәгәндә ишек шакыдылар. Зур гаеп өстендә тотылгандай икесе ике якка тайпылды. Җәмилә ишек чаршавы артына кереп посты. Мансур кая барып сыенырга белмичә идән уртасында таптанып калды. Янә шакыдылар. Мансур ишеккә келә салырга оныткан икән, ишек уемында шакучы үзе пәйдә булды —Галим!—дип кычкырып җибәрде Мансур. -Мансур! Аларга Җәмилә белән Лидия килеп сарылды. Сүзләр артык иде Бу кичерешләрне аңлатырдай сүзләр әле уйлап табылмаган Галим күз кырые белән генә өстәл өстендәге язуны күреп алды Башта анышмый торды, ниткән “бәхил булыгыз”, ди ул? Дусларынын килеш-кыяфәтләрен күздән кичергәч кенә бу куркыныч язунын мәгънәсе башына бәрде Шул ук секундта Мансурнын изүеннән эләктереп алды да. унлы-суллы чәбәкләргә кереште Куллары талганчы чәбәкләде —Туксан тугызлы икәнлегегезне белә идем Шуның өстенә сез әле мисез дә икән,-диде Галим сулышына буыла-буыла.-Үз-үзенә кул салган кешедән дә каргалган кеше юк, шуны беләсезме9 Элек андыйларнын мәетен зиратка да кертмәгәннәр Күпме якыннарыгызны бәхетсез итә идегез бит. аңгыра башлар! -Мин үзем генә...—дип акланды Җәмилә. —Үзен генә, имеш, әйттең сүз. Син сон арабызда ин көчле ихтыярлы дустыбыз идең лә. Белүемчә, сине табиблар әле дә үрнәк итеп сөйлиләр Нинди чирне кудын бит син! Ул тырышуларның нәрсәгә кирәге булды сон алайса? Ләйсән безнен өчен дә бик кадерле бала иде. Ә сез анын якты истәлегенә хыянәт итәргә җыенасыз? Галимнең сүзләре Мансурны да, Җәмиләне дә сискәндереп җибәрде. Айнып киттеләр, зиһеннәре кайтты. Сон алар бүген генә Ләйсәнне җирләделәр ич. Әле анын өчесен, җидесен, кырыгын, елын уздырасы бар Нинди китү ди ул? Кая? Алар булмаса, Ләйсәннен хәтерен кем саклар иде9 ! -Ямилә, син еларга тырыш,-диде Лилия гадәттәгечә сабыр, йомшак тавышы белән. -Күзләрем кипкән,-диде Җәмилә,-елый алмыйм -Җәле. тот әле баяныңны,-диде Галим Мансурга,-бернәрсәгә карамыйча уйна да, җырла да. Мансур карышмады. Үзе уйный, үзе җырлый Яшьләре чишмә булып ага. Җәмилә генә тораташ булып каткан Каны качкан йөзендә ник бер тамыр селкенеп карасын. Күз керфекләрем талганчы Карыйсым калган икән Бу йөрәк өзгеч сүзләр дә аны эретә алмады. Җәмиләнең үз җыры да көткән нәтиҗәне бирмәде. Мансур "Җырлыйм әнием турында" дигән көйне башлады. Кояш, кояш Мәнге балкый. Мәңге нур сибә, Кояш гомере телим мин. Әнием, сина. Ә-нн-см, сина, Ә-ни-см. сина— -Җитте. Мансур, йөрәгемне телгәләмә.-дип яшь аралаш өзгәләнеп кычкырды Җәмилә.-Ләйсәнемнең яраткан курчагы Алсуны бир миңа! әмилә Ләйсәннең елын үткәрә алмады Тагын алты айдан баш очындагы Тума кошнын канатлары киселеп төште Тәкъдир аны кызы хозурына иңдерде