Логотип Казан Утлары
Шигърият

«СОНЕТЛАР БӘЙЛӘМЕ» ЦИКЛЫННАН

Бер гаҗәп матур кыз гомер күгемдә, Кояштай нур чәчеп, яктырып тора; Кон димәс, тон димәс, һаман күңелдә Мәхәббәт ялкынын яндырып тора. Җемелдәп нур уйный сихри күзендә. Әйтәчәк сүземнән яздырып тора. Сизәдер, ут күп. дип. йерәк түремдә— Сабырлык яңгырын яудырып тора булмастыр Ул кыз гел шул яктан аерылып тора. Мин, ярсып, хисләргә артык бирелсәм. Ул, охшап дулкынга, чигенеп китә, Беркадәр ял һәм тын алдырып тора. Шул вакыт назланып, мин дә чигенсәм, Ул тагын артымнан йөгереп җитә. Көн матур. Безгә дип туган гел менә! Икәүләп загстан чыгып барабыз... Бәхетне сөйләргә җитми тел генә, Көләбез һәм кинәт моңга талабыз. Син—минем гомерем. Син—ул бер генә! Без бүген семьяга нигез салабыз. Кавышкач, тормышта, бәлки—кем белә?— Шалтырап куйгалар савыт-сабабыз. Сөеклем, мин снзәм. андый чакларда Тынычлык бизмәнен тигез сакларга Булышыр һәм кушар сабый балабыз. Бәйләнде, чибәрем, чәчебез чәчкә, һәм бик үк зур түгел болай чамабыз: Җитәргә, яшь булып, йөз дә ун яшькә! Язгы октавалар Без: «Яз»,—дидек тә... Урамда—буран. Килмәде шул юш безнең юраган. Юктыр мондый җил—сулышны буган, Карны бетереп, ярсып улаган! Кайсы иблиснең базында туган Мондый кар-буран, мондый ураган? Тик шунда күрәм: бәхеткә каршы, Төште түбәдән беренче тамчы. Мин кырда түгел, далада түгел— Тымат нык өйдә—әйбәт барысы! Әмма нигәдер шомлана күңел, Ишетелсә төнлә буран тавышы. Җил елый, сыкрый, әйтерсең бу—гел Яшьли тол калган әнкәм сагышы. Әнкәм шул вакыт сизәдер төсле Язгы бураннан—миндәге көчне. Җил-буран тынып, дөньяны ачкан. Калдырып күктә каурый болытын. Таң атлый менә, ерактан, астан Сузып болытка алтын кылычын. Алсу канатлы тантана япкан Мәһабәт, тыныч кояш чыгышын. Күрде кебек яз кышкы көн чиген, Сузып офыктан кояшның читен. ■ СОНЕТЛАР БӘЙЛӘМЕ. ЦИКЛЫННАН Буй-буй тоташ кар—кырлар киңлеге. Алган тылсымлы тынычлык басып. Төнлә гөжләгән ак кар диңгезе Калган күк иртән шикәрдәй катып. Шагыйрь кәгазе, рәссам киндере— Ап-ак тыныч кыр! Рәхәт бер вакыт! Торырмы кояш эшеннән туктап? Эреп йомшара калкуда туфрак! Чаба кояшның алтын фаэтоны. Ашкына алга, биеккә—күккә. Кардагы көчле, үткен балкуны Күтәрә алмый, яшь тула күзгә. Тәхете итеп алтын калкуны. Язгы яңгыраш утырган түргә Кояш һәм саф җил—мәһабәт көчләр Бәйли кырларда пыяла челтәр. Карасам базга: аптырап калам. Кайда бәрәңгем?—Ак җеп жәтмәсе. Суган, кыяклап, йомшаган тәмам. Калмаган да күк ашар нәрсәсе. Фонарем йөртеп тагын күз салам: Кишер, чөгендер— үргән һәммәсе. Караңгы базда сизәләр диген Язның сулышын, басулар җилен! Җим салыр хәл юк. кулымны чукый. Ышылдый, гыжылдый—яшь үрчем кыйбат! Тышта ата каз тик берне тукый: «Чыгып кер», имеш, «как-как» та «кыйгак!» Чыкса ана каз. эшеннән бушап, һич тынгы бирми яшь салам сыйрак: Беренче сүзе: «Әйдә тот кыска. Бәбкәләр тизме чыгарлар тышка?» Мышный, көчәнә, борынын тарта. Баткылдык ясый кешегә Рөстәм. Бераздан шунда әйләнеп кайта. Карасаң. Рөстәм чокырга төшкән! «Ннгә билгеләп китмәдем башта. Саграк узмадым ник соң бу төштән?» Җылама. Рөстәм, файдасы булмас, Үз кулың белән казылган ул баз. Таягын тоткан . килә урамнан. Туктап кашларын җыерып тора. Гөрләвек акмый, көче югалган. Тын күлгә охшап, җыелып тора. Бөтен дөньяда иркен юл алган Шат яз ник монда җыелып тора? Ергалый бабай, таягын йөртә: — Әйдә, ак та ак! Буылма бер дә! Оста куллысы тарта гармунын. Тышта—җыр. көлке, шау шу да чыр-чу. Ныклап уйласаң нне бар моның? Тик мин нигәдер күңелсез, моңсу. Mima кырык оч! Шулмы бар моңым? Саламы шул сан күңелгә борчу? Мәхәббәт эретә тышта яз бозын, Бүлмәмдә—үзем, урамда—кызым. Билдән чыланып, суга манчылып, Малайлар керде, битләре янган. —Апагыз кайда?..—Әмма, тартынып, Улларым миңа сиптерә ялган. Кызым да керә, балкый таң кебек, Яшьлек иртәсе— беренче яздан. Ваемсыз гына яткан да булды, Йокы аралаш елмаеп куйды. «Мәхәббәт,—диләр,—яшьлек әшнәсе». Тузга язмаган бу ни сүз тагын? Кояштай балкып кайтты әнкәсе. Хөрмәтләп карыйм ишәйгән чалын, һәр бөртек чалның бар күк әйтәсе Иркәм кичергән борчулар санын. Көмеш кылларны күбәйтеп шулай, Балалар һәм мин ярыштык бугай. Зәңгәр читләрен өскә күтәреп, Ярга сыешмый бозлар тыгыла; Өлгерми күпер барсын үткәреп, Субайлар сыкрый, басма сыгыла. Ярдагы халык калмый искәреп, Бичара күпер, изелә, сытыла. Әйтә күк ташкын: гомерең узган, Бирмәсәң ирек—үзең кит юлдан. Кемдер ут яккан зур боз өстенә, Бара ул дөрләп, төтен уйнатып. Артында кала тар бер эз генә, Барса да күкрәп, ерып, юл ватып. Шул боз, шул учак—сәер эш менә: Бала чакларны китте уйлатып. Сүнәр боздагы бәләкәй ялкын, Шатланам ләкин: мин дә бер яндым. Гомер таңымда дәртләнеп яндым, Тиле яшьлекнең ләззәте белән. Утлар аркылган елларда бардым Илемнең ачы хәсрәте белән. Рухым сынганда янә көч алдым Батыр йөрәкле халкымнан гелән. Бөтен тормышым, эшләгән эшем— Дусларым белән җиңгән җимешем.§ 1962