ШИГЪРИЯТ ҺӘМ ҖЫР
ггар халкының яшәеше бик борынгы чорлардан ук жыр белән бергә үрелеп барган Бала туып, бишектә тирбәлә башлагач та. ана әнкәсе яисә әбкәсе жыр көйләгән Үсә төшкәч, озын кышкы кичләрдә берәр өйдә утырмага жыелып. "ЙосыфЗөләйха» китабын көйләп укыганны тыңлаганнар. Теге яки бу хезмәт белән бәйле өмәләр дә жырсыз- уенсыз үтмәгән Яңа тормыш корырга жыенганда да. кеше жырдан аерылмаган Әле бүген дә. борынгыдан килгән йола буларак, туй күрке жыр белән Инде олыгайган көннәрендә дә, үзләрен ахирәткә әзерли башлаган әби-бабаларыбыз жайлап кына үз алларына мөнәжәт көйләп утыралар түгелме’’ Әйе. рәхәттә дә, михнәттә дә адәм баласы үзенә юлдаш итеп жырны сайлаган. Татар халык жырларына. гомумән жырларга караган тикшеренүләр фольклористика һәм әдәбият белеме фәнендә юк түгел, бар Әмма нинди шартлар жырны жанр итеп яшәтә соң9 1998 елда Казанда «Мәгариф» нәшриятында чыккан «Шигърият һәм жыр» дигән китабында филология фәннәре кандидаты Ким Миңнуллин нәкъ менә шушы сорауга жавап бирергә тырыша да инде. Автор хаклы авыр, фажигале язмышлы халкыбызның рухын, милли хисләрен нәкъ менә жыр яшәтте. Чукындырылганда да. бәхет эзләп ачык диңгезгә чыгып киткәндә, тирән шахталарга төшкәндә дә. сугыш кырларында да өзелгән тәсбих төймәләредәй, төрле жирләргә чәчелеп яшәргә мәжбүр булганда да, халкыбызны, күңел яраларыннан шытып чыккан, жыр аяп калгандыр, мөгаен. Инде бүгенге көндә дә, милләт янә Янарыш кичергән бер чорда, жыр сәнгатенең кыйммәте әйтеп бетергесез зур Һәм Ким Миң- нуллиннын нәкъ менә шушы «житез һәм хәрәкәтчән, халык күңеленә иң якын, ин тиз үтеп керә торган жанрга» мөрәжәгать итүе үзен аклый. Китапның исеменнән үк күренеп тора: бу—жырны әдәби яктан өйрәнүгә багышланган хезмәт «Татар шигъриятендә жыр жанры» дип аталган беренче бүлек жыр жанрынын тууын һәм формалашуын, жырларны төркемләү принципларын, жырларны ижат итү үзенчәлекләрен, бу жанрда сүз һәм көй мөнәсәбәтен, шигырь һәм жыр текстларын ачыклауга багышланган Җырлардагы образлар системасы, композиция алымнары һәм стилистик фигуралар, ритмика һәм авазлар аһәңлеге дә автор тарафыннан бик ныклап өйрәнелгән Биредә шигырь белән көйнең үзара мөнәсәбәтләре, алар төрлелегенең фольклорда башка жанрлар формалашуына да йогынты ясавы турында да сүз бара Мәсәлән, дастан жанры речетатив белән башкарылса, бәет һәм мөнәжәт.тәрдә музыка өлешенен роле дастаннардагыга караганда югарырак баскычта тора Җырларда исә музыканың роле тагын да үсә Фольклор әсәрләрен көйләп башкару традициясенең татар жирлегенә бик тирән үтеп керүе мәгълүм күп мәхәббәт дастаннары, дини эчтәлекле китаплар бүгенге көнгә кадәр көй белән бергә яшәп киләләр Ким Миннуллиннын бу уңайдан лирик әсәрләрнең еш кына «жыр» дип. ә шагыйрьләрнең үзләрен «жырчы» дип атаулары турындагы фикере дә кызыклы һәм әһәмиятле. Мәгълүм ки, XX йөз башы татар әдәбиятында «алтын чор» булып исәпләнә. Нәкъ менә шушы тарихи дәвердә татарларның, шул исәптән күп кенә башка халыкларның, шигърияте, гомумән әдәбияты. тел, әдәбият белеме, милләтнең фикер йөртү сәләте үзенең иң югары ноктасына ирешә Җыр һәм музыка сәнгатенең дә үзенең башлангычын нәкъ менә XX йөз башында алуы очраклы түгел Шагыйрьлә- ребезнен аерым әсәрләре, халык көйләре белән кушылып, жыр яратучылар репертуарында инде 1905 ел революциясе чорыннан ук актив яши башлый (Г Т 1 Китап күзетү Тукайның «Бәйрәм бүген» -Туган тел», С. Рәмиевнен «Сыма, күңелем». «Бетте баш. кипте яшь» -әсәрләре. шәкертләр ижаты) Бу чорда Казанда һәм татарлар яшәгән бүтән төбәкләрдә әдәби-музыкаль кичәләр оештырыла, татар телендә китап басу эше зур тизлек белән үсә Казан. Оренбург. Уфа. Әстерхан шәһәрләрендә жыр мәҗмугалары күпләп басыла, аерым авторлар туплаган жыр китаплары лөнья күрә (1910 елла Г Тукайның «Халык моннары». 1912 елда Ф Туйкиннын «Җырлар әхтәрнсе». 19)4 елда X Бәдигыйнын «Җырлар» жыентыклары) Болар барысы ла халыкта жыр сәнгатенә, гомумән, фольклорга карата кызыксыну, мәхәббәт уятуда әһәмиятле роль уйнадылар Нәкъ менә шул чорда жырларны туплау һәм фәнни өйрәнү эшенә дә нигез салына (Г Рәхим. Ә. Вәлиди, М. Акчурина. Ф Сәйфи. С. Гәбәши. Ф Латыипонлар хезмәтләре) 1930 елларда татар жыр сәнгатенә М Мозаффаров. Н Җиһанов. Ф Яруллин. 3 Хәбибуллин. Җ Фәйзи. Ә Ерикәй. Ә. Фәйзи һ б. бик күп талантлы авторлар килә, театр кысаларында туган профессиональ жыр жанры ипле мөстәкыйль рәвештә яши башлый, ягъни татар авторлары жырлары халык жырлары белән бердәй таралыш ала Җырларнын күп кенә үзенчәлекләрен («әдәби жыр». «автор жырлары») искә алып, аларны төркемнәргә бүлүне галим бер-беренә үрелеп бара торган ике принпипка нигезли башкару шартына һәм яшәү рәвешенә Беренче принцип буенча К Миннуллин профессиональ жырларны ике төргә—концерт җырларына һәм көндәлек жырларга бүлә, һәрберсенә характеристика биреп үтә Көндәлек жырлар төренә халыклашкан. ягъни авторы билгеле булмаган, яисә онытылган әсәрләрнең халык жырлары булып йөргән жырлар ны да кертеп, бу өлкәдә туктаусыз дәвам иткән сайлау процессына да китапта зур урын бирелә һәм популярлашу белән халыклашу күренешләренеңбер-берсеннән нык аерылып торуына басым ясала Бу ике күренеш шартлы рәвештә жыр язмышы нын төрле баскычлары, гөр ic этаплары игеп күзаллана Әмма К Минну.глиннын тикшеренүе өстә әйтеп үткәннәр белән генә чикләнми Шигърият һәм музыка өлкәсен дәгс башка жанрларга караганда, жырларнын ижат ителү, әсәр булып оешу практикасы да бик үзенчәлекле Билгеле булганча, жыр шигърият һәм музыка кушы яудан туа Профессиональ жырларны исә. халык жырларыннан аермалы буларак, шагыйрь һәм композитор ижат итә Әсәрне халыкка житкерү өчен ижатка жырчы да кушыла Ләкин жыр бу тәртиптә генә барамы? Юк икән шул. Чөнки кайбер жырларнын сүзләрен дә. көен лә автор ижат итү һәм үзе үк башкару очраклары бар Европада мондый авторларны трубадурлар, менестрельләр дип. бездә һәм кайбер төрки халыкларда аларны жырау. акын, чәчән дип тә атыйлар Әгәр дә автор бу күренешнең Европага гарәпләр тарафыннан, ягъни һаман да шул ук Көнчыгыштан керүен дә әйтеп үтсә, тикшеренү тагын да тулырак булыр иде К Миннуллин үзенен хезмәтендә жырларнын сүзен лә. көен дә үзе ижат иткән иң беренче авторлардан алып (50 нче елларда Әкрәм Даутов) бүгенге көнгә кадәр аларнын жыр ижат итүдә нинди рольләрдә катнаша алуына күзәтү ясый Атай гына да түгел, жыр ничек туа днгән сорауга ла җавап бирә Әлбәттә, жыр ижат итүче авторлар белән уздырылган әнгәмә материалларына һәм махсус сораулыкка алынган җавапларга таянып Мәсәлән, жыр шигырьдән дә башлана ала. әмма шул ук вакытта, композиторлар көйнен беренче булып тууын да табигый күренеш дип саныйлар икән Кайберәүләрдө исә аерым темага караган шигырь юлларын күздә тотып көй язу гадәте лә бар Ләкин бу мәсьәләгә—жыр язылуга—композиторлар ирекле карасалар да, шагыйрьләрнең мөнәсәбәтләре катлаулырак Әзер көйгә шигырь я зу ны аларнын күбесе—мәсәлән. Н Нәҗми— кабул итми Кайберләре —мәсәлән, И Юэеен.—авырлык белән бу тса да. башкар;! ала. Ә инде Г Зәйнәшева, мәсәлән, әзер көйгә текст ЯЗУНЫ нормаль хәл дип саный К Миннуллин бу күренешнең дә тирән тамырларын барлый Җырларнын башка жанрларга кушылып дөньяга килүен һәм таралуын ла (мәсәлән, театр сәнгате белән) ул игътибарга лаек күренеш дип таба һәм аны XX йоз башыннан алып бүгенге кәшә кадәр күзәгә, өйрәнә Поэмалар нигезендә туган жырлар ла (И Ю зссв поэмаларыннан • Резиләкән», «Гашыйклар таны-жырлары) сирәк күренеш түгел икән Кыскасы, галим •жырлар сәхнә әсәрләре һәм башка төр жанрлар белән аралашып, яналди яна бәйләнешләргә кереп яши ала» тигән нәтиҗә ясый •Җырларда сүз һәм көй мөнәсә бәтс». «Шигырь һәм жыр тексты» дигән бүлекчәләр лә кызыжзы һәм яна мәгълүмат - ларга ия Ләкин аеруча игътибар! а гаек дип мин шәхсән үзем «Җырларның сәнгатьчә эшләнеше» дигән бүлекчәне атар идем Чөнки бу бүлекчә безгә, әдәбиятчыларга, жыр жанрына карата иң кирәк мәгълүматлар өсти, жырларга тулы поэтик анализ ясауда, аларны композицион яктан өйрәнүдә дә зур ярдәм булып тора. Татар жырларында образлар системасын башка халыклар (чуаш, мари, урыс) җырлары белән чагыштырматипологик планда өйрәнү—хезмәтнең кыйммәтен тагын да арттыра төшә. К Миңнуллин дөньяны образлар аша танып белүнең тарихына киң туктала. Җырлардагы образлар системасын хаклы рәвештә анимизм (һәр нәрсәнең жаны. иясе бар дип тану), антропоморфизм (кешегә хас сыйфатларны табигатькә, кош- кортларга, жәнлек-хайваннарга күчерү) һәм тотемизм (үсемлекләр, хайваннар һәм табигать күренешләренең кешеләр белән кардәшлектә булуларына ышану) этаплары белән бәйләп карый Ул бигрәк тә сандугач (былбыл), каен, дәрья, су образларынын мәгънәсен тирән ачып бирә алган Галим халык җырларына һәм профессиональ җырларга хас образларны ачыклый, зәвыксыз җырлар артуга үзенең тискәре карашын белдерә Җыр жанрын кызыклы гына итеп, фольклорның башка жанрлары—легенда, риваятьләр, дастаннар, мифлар, йолалар, ышанулар, мәкальәйтемнәр белән үреп, чагыштырып бара. Тарихи документлар, әдәби чыганаклар, күренекле галимнәр—тюркологлар хезмәтләре белән дә иркен эш итә. Җырларда киң таралган сурәтләү чараларыннан кабатлауларга аерым тукталып, аларнын тамырларын табышмакларда, дастаннарда барлый. Лирик эндәш һәм мөрәҗәгатьләрнең сөйләмнең аһәңен, эмоциональ яңгырашын баету, хистойгыларын көчәйтү, аларны тагын да нечкәрәк, жылырак итеп сурәтләү өчен кулланылуы турында сүз алып бара. Ритмика һәм авазлар аһәңлеге өстендә үткәргән тикшеренүләр нәтиҗәсендә исә автор шагыйрьләрнең халык көенә янгыраган әсәрләре бөтенләе белән диярлек 8—7 лжеклс үлчәмгә корылганнар дигән фикергә килә Шунысы ла кызыклы жыр текстларының шигъри төзелеше аша аерым шагыйрьләрнең ижат стильләрен дә билгеләү кыен түгел икән Китапның икенче бүлегендә («Җыр һәм тормыш») К. Миңнуллин татар жыр сәнгате дөньясына караган һәм төрле елларда язылган мәкаләләрен, һәм публицистик язмаларын туплаган. Биредә татар жыр китаплары тарихы да яктыртыла, Идел-Урал төбәге халыкларының жыр шигъриятендә уртак символика да ачыклана. «Татар жыры89» конкурсы турында да кайбер фикерләр әйтелә, Мостафа Ногман. Әхмәт Ерикәй кебек жырчы шагыйрьләребезнең юбилее уңаеннан язылган мәкаләләрдә урын алган. Китапның өченче бүлеге—«Җырлар нын да үз язмышы»—К Миннуллиннын жыр өлкәсендә актив эшләп килгән шагыйрь һәм композиторларыбыз белән бергәләп башкарган уртак иҗат җимеше. Чыннан да, әгәр дә галим жыр кебек жанрга мөрәжәгать иткән икән, ул архив, китапханә чыганаклары белән генә эш итә алмый. Тере шагыйрьләр, композиторлар, җырчылар белән әңгәмәләр корып, фикер алышырга да мәжбүр Бу уңайдан галим халык шагыйрьләре И Юзеев. Ш Галиев. Н Нәжми һәм башка мәшһүр авторлар белән, атаклы композиторлар Ф. Әхмәтов, Р. Еникеев, М. Имашевлар белән жыр турында кызыклы әнгәмәләр алып барган Китапнын тагын бер бүлеге— кушымтасы да игътибарга лаек. Биредә беренче татар жыр китабыннан алып бүгенге көнгә кадәр нәшер ителгән 500 дән артык жыентыкнын хронологик тәртиптә урнашкан исемлеге бирелгән. Әлбәттә, хезмәттә бәхәсле моментларда юк түгел. Мәсәлән, автор «жыр итеп язылган көйнең тексты булмаса. ул жыр буларак та, үзе генә дә яшәми»,—дип яза. (42 б.) Ләкин, Ә Бакировнын жыр формасында язылган «Сүзсез жыр»ы җыр буларак яшәмәсә дә, музыкаль әсәр буларак фортепианода бик яратып башкарыла һәм бик популяр Шулай да. бу хезмәт яна теоретик мәгълүматларга, күп кенә мәшһүр галант ияләребез белән жанлы, кызыклы әңгәмәләргә ифрат та бай Ул шигърият һәм жыр сәнгате белән кызыксынучыларга да. студентларга да тәкъдим ителә Шуны да әйтергә кирәк, бу хезмәт—жыр шигъриятен монографик планда өйрәнү өлкәсендә тәүге тәжрибә һәм ышанасы килә—соңгысы түгелдер