Логотип Казан Утлары
Шигърият

 ШАГЫЙРЬ АРХИВЫННАН

Яши кеше Васыятьләрен әйтеп китәр кеше. Варисына әйтер— улына. Бәя бирер кылган гамәленә, борылып карар үткән юлына. — Шөкер!—дияр,— эшем төгәлләнгән— ахырына кадәр башкардым; ә калганын улым дәвам итәр: үзем исән чакта башладым. Шулай диләр. Шулай диелгәндер ун ел элек, йөз ел элек тә... Үти алмас кеше бөтенесен мең ел гомер белән килеп тә. һәрбер кеше—үзе бер дөньядыр. Бик тирәндер кеше гавәме. Ә шула да, туып, яшәүнең дә, үлемнең дә ул тик дәвамы. Кайда башы? Кайда ахырлары? Гомерләргә гомер кушыла... Шушындадыр аның көчсезлеге, кодрәте дә аның шушында. Дәвам гына шул без. Дәвам булып үтә кебек гомер әрәмгә... Бер уйласаң, нәрсәнеңдер бары дәвамы бит Җир дә. Галәм дә... Яши кеше— үлеменә бара, белеп котылгысыз икәнен. Яши кеше йөрәгенә кысып мәңгелекнең нәни кисәген... Бер уйласаң... Тыныч булган әле табигать. Бер кеше дә Җирдә булмаган. Бәхетенә каршы, ул вакытта Җирдә әле кеше тумаган. Кайчан туган? Кайда туган кеше? Бик телибез шуны белергә. Ничә буын үзен багышлаган шушы сергә үтеп керергә. Ул да зарур. Аныкларга кирәк: кем баласы, нинди заттан без? Галәм биек әнә. күкләр биек, ә үзебез кайсы каттан без? Дөрес булмас, ләкин, гомер итсә бүгененә кеше уй-гамьсез. Җир дә матур. юкса, дөнья матур. Әллә нәрсә генә бик ямьсез. Без кем идек кичә? Бүген кемнәр? Кеше булып инде җиттекме? Берәр ялгыш белән әллә инде кешедән дә узып киттекме? Инде шактый гомер итәбез бит. Яшәдек бит инде бу йортта. Үлемнән дә калдык, гомерләрне кыл өстенә кайчак куеп та. Тормыш!—дибез. Карыйсың да аңа, тирән кайгы телә бәгырьне. Булыр кебек иде бик тә гадел, бик тә гүзәл, бик тә кадерле... Кеше!—дидек. Бөек!—дидек аны. Иң гүзәл зат! Камил! Илаһи! Үзебезне үзебез күккә чөйдек: Галәмнәргә киттек— без даһи! Шушы даһи бүген ыштан ямый. Бөтен гаме тамак хакында. Хәер сорап чират көтеп тора зыялылар ишек катында. Үзен үзе талап гомер итә табигатьнең шушы җанвары. Рухың тузса, ямау салып кына саклап булмый икән җаннарны. Ни китерде? Алып килде кеше? Дөньялыктан үзе ни алды? Кемнәр санар, кемнәр барлар икән— дөньялыкта безнең ни калды? Бер сүзе юк. Дәшми кеше бүген, бернәрсәдә аның эше юк. Бер уйласаң, кеше бар да кебек... Бер уйласаң... һаман Кеше юк. Ак уйлар турында Бик табигый булган безнең өчен: олылар бар иде, кечеләр... Гел ак чәчле иде, никтер, безгә акыл-үгет биргән кешеләр. Алар исән чакта үзебезгә узынырга ирек бирмәдек. Ак чәчләрне акыл, зирәклеккә, ак уй-фикерләргә тиңләдек. Олыга да, кечегә дә— бердәй иртә төшә хәзер кыраулар. Ак чәч булып. җавап булып чыга җавап табалмаслык сораулар. Безгә якын булган кануннарның мөмкин бүген безне алдавы. Чәчләре дә аның ап-ак булыр, кыен булыр үзен аңлавы. Уйлау кирәк. Агарсын ла чәчләр. Яратылган башлар уйларга. Кышанычка каршы. чәч агара ак уйдан да, кара уйдан да. Сагындыра игелекле заман: булмас инде кире кайтулар. Чәчтән түгел, без танырбыз болай— безгә таныш бит ул— ак уйлар! Дога Оныттык без сине, Хак тәгалә: гөнаһларга баггы адәмнәрең. Ярлыкавы ансат түгелдер шул бисмилласыз кылган гамәлләрен. Догасыннан аерылды кеше. Миһербанын җуйды— савапларын... Бәндәләргә килде авыр көннәр— бирә инде хәзер җавапларын. Дөнья тулды угры-карак белән. Ияләнде яман ришвәт. фәхеш... Адәм бүген таныр хәлдә түгел— үзе сәрхуш, балалары сәрхуш... Кая баксаң— ага кеше каны. Кая баксаң— тагын ятим бала. Кешеләрең генә түгел. Хода, халыкларың ирсез, ятим кала. Кулын сала якын кардәшенә— туган, дими, гүя мөэмин түгел. Имансызлар артты, шәфкатьсезләр... Болай яшәү. Хода, мөмкин түгел. Кичер безне! Борыл безгә таба. Туктата күр безнең вәхшилекне. Соңгы өмет синдә. Тик син генә коткарырсың безне—кешелекне! Кодрәтләрен ал син явызларның. Коткара күр безне угрылардан. Бир син безгә кабат көч һәм куәт— бар бит әле Җирдә тугры балаң. Үзебезгә хуҗа була алмадык— без яңадан синең колың булыйк. Алла сүзе керсен адәмнәргә— без яңадан синең улың булыйк. Комсызларның тый син нәфесләрен, хәрәм азык бирмә бирәннәргә. Мәрхәмәтле бул син разыйларга— биргәнеңә шөкер дигәннәргә. Оятсызны, зинһар, узындырма. Бирмә ирек артык әрсезләргә. Тыйнак җаннар шактый кыйналдылар— сихәт кирәк хәзер хәлсезләргә. Гөнаһларны безнең кичерә күр. Алдык бугай инде җәзаларын... Син күрсәтмә инде яңаларын без күрмәгән бәла-казаларның. Шунысын да сорыйм синнән. Хода: тигезләп үк тәмам бетермә син. Кеше итеп үзең яраткансың— мескен итеп аны үтермә син. Дөньялыкның кырыс кануннары канатларны безнең каермакчы. Иң заруры— илгә Иман кирәк! Изге Иманыңнан аермачы. Какшамасын өмет! Кодрәт кирәк. Вакыт җитте безгә уянырга. Хак тәгалә! Коткар җаныбызны: ярдәм ит син безгә инанырга! Барып җитсен иде сиңа, берүк, кабул булсын иде шушы догам. Башларымны күккә бәрә-бәрә сорыйм синнән, сорыйм синнән, Ходам!