САГЫНУДАН БҮТӘН ЗАРЫМ ЮК...
Наркоздан соң Гомеремнең таңымы бу, Көндезе, шәфәгыме? Татлы төшләргә тиңлимен Булган бар яшәвемне. Әллә шаярып булса да Уйнавы аҗаганның— Күкләргә китеп барганда, Утларда кала җаным. Яшеннең бер сызылуы, Ут йотып яратулар... Ялгыш та әгәр онытсам, Мәңгелек яра туар. Илле бер еллык гомерем Әкиятме, чынбарлык? Хыялым, дәртем югыйсә Хаҗга юлга чыгарлык. Саубуллашып китеп барыш Әкият илләреннән. Җаным— чиста бодай гына, Чүп-чары җилгәрелгән. Иртәнге, тошке намазмы, Ахшамымы? Йә Хода!— Ярты җаным шигырь яза, Ә яртысы—йокыда. Еламыйм һәм көлмим Елар очен килмәдем мин, Җырлар өчен килдем. Көләр чакта еладым да Елар чакта көлдем. Заман хәзер нык үзгәртте. Нишләргә дә белмим. Нишләргә дә белмим— Еламыйм һәм көлмим. Яңа Орлеанда Академик Әбрар Кәриму.тлинга Урамына чыктым иртә таңнан, Саф һавасын сулыйм янәсе. Шундый тынчу! Әйтерсең лә мөнда Тире иләү остаханәсе. Йә булмаса ерак түгел генә Бармы әллә үләт базлары? Шушы исне сизми, күлләрендә Хозурлана үрдәк, казлары. Озак йөрим дисәң урамында. Ки син противогаз йә битлек. ... Кесәдәге долларларны саныйм, Керә калсаң,—нке-өч кибетлек... Үпкәләре ничек түзә икән, И кызгандым җирле халыкны. Ул арада мәрхәмәтсез кояш Башның очында ук калыкты. Төкердем дә һотелемә кердем, Үзләренә булсын кибете! Иң мөһиме мин бит—Орлеанда, Конгресста—татар егете! Руснядә без икенче сортлы, Конгресста япон, инглиз. Американ—акмы, негрмы ул— Без татарың белән тнп-тнгез. «Говори на русском!»—димәделәр. Мин татарча шигырь укыдым. «Рояль Сонестатың .«алларында Иркәләнеп очты шшырь, моң. Татар моңы... Аннан алкыш, алкыш... Моң, сыймыйча, чыкты ишектән. 'Рояль Сонеста—кунакханә исеме Алтмыш илдән килгән делегатлар Татарчаны тәү кат ишеткән. Мондый чакта мескен булалмыйсын. Син бөексең мондый чагында. II илаһым. бүгенгедәй мизгел Кайчан килер безгә тагын да? Шушы хакта ул да уйлагандыр, Трибунадан тошкәч карадым: Күзләрендә яшь тамчысы иде Күпне күргән Әбрар аганың. Чайнтоунда* татар турында уйлану «Ач кытай» дип башлап кем әйткәндер, Ач булырмы тырыш бу адәм? Мондый сүзне башлап әйтүчеләр Юк, белмәгән аны, белмәгән! Нинди генә кыен шартларда да Тапмый калмый кытай бер җаен: Нью-Йорк, Нью Орлеанмы— һәммә җирдә бар чайнтоун. Тавыш-тынсыз, бер җәнҗалсыз яши, Характеры шуннан беленә... Татар нигә берсен берсе ашый?— Ике татар өчкә бүленә?! «Биек булмаса да тауларым бар†»... Текә булмаса да— үрләрем. Мин тормышта һәрбер биеклеккә Хыялларым белән үрләдем. Карыш арты карыш җир яуладым. Тырнак төпләремне канатып. Кыенлыклар аша ләззәт алдым. Уй һәм хисләремне яңартып. Шуңа күрә артык кадерледер Биеклекләр—үзем яллаган. Арыпталып, тирләп-пешеп кенә Бу тынгысыз җанга ял алам. Соң сулышта кайтып егылырга Тутан нигез, туган авыл бар. Биек булмаса да үрләрем бар. Текә булмаса да тавым бар. •Чайнтоун (инглизчә)—кытай шәһәре †Г. Афзал шигыреннән. Сентябрь яңгыры Кирәк түгел идең әле. яңгыр, Нигә бераз сабыр итмәдең? Җыйдыртмыйсын бер дә игенчегә Бураларга салыр икмәген. Көнбагышлар кояш көтеп арды, Карабодай һаман карала. Тоташ яңгыр ул бит игенченең Бәгыренә килеп кадала. Атналык эш кырда калган нде. Ник ашыктың, нигә түзмәдең? Башка елны юкса бу вакытта Алтын туйда чагы көзләрнең. Челпәрәмә килде уй-хыяллар, Болай да бик фәкыйрь чагында Көнбатыштан хәер соранырга Калыр микән инде тагын да... Алар исә икмәк сораганга Өстәп бирер сагыз, «Рамаьсын. Мескен булгач, алмый бер хәлең юк, Риза булмый кая барасың. «Сникерс», «Тампекс»лар белән Кыш чыгуың ләкин икеле. Тукта, яңгыр, без адәмнәр кебек, План кумыйсыңдыр бит инде! Эшне бетерик тә, көне-төне Коярсың да аннан коярсың. Бөтен халык сиңа рәхмәт әйтер. Уҗым керфекләрен юарсың. Кирәк икән, син туктасын диеп, Корбан чалам менә бүген үк! Ишетмиме, әллә аңламыймы?— Томаланган көе бөтен күк. Атна буе бертуктамый ява, Беткән ахры актык түземе: —Коткарыгыз!— диеп басуларда Ыңгыраша бодай теземе... Син-минем соңгы сөюем Җыр Җилкәйләрне узар тулпарым юк. Сагынудан бүтән зарым юк. Йөгерепләр генә кайтыр идем. Каршы чыгып алыр ярым юк. Син—минем соңгы союем, Син—минем соңгы ярам. Әрнүләрем басылмасмы— Җилләргә каршы барам. Сәхраларда йөри, ай, кырык куй, Чит кояшлар никтер җылытмый. Онытырга инде күптән вакыт, Тик нишлим соң, йөрәк онытмый. Син—минем соңгы сөюем. Мәңгелек газап кынам. Исемнәрең әйтә-әйтә, Таңнарда саҗдә кылам. Кояш бата җирнең ник читендә, Кичләр җитсә, бигрәк читен лә. Ай чыкканчы, шәмнәр элеп куям, Ялгызлыктан ни хәл итим лә? Син—минем соңгы сөюем, Тик үзем белгән серем. Тауларга менеп күрмәдем. Айларга менеп күрим.