Логотип Казан Утлары
Публицистика

Котлыйбыз!

Фәния Гайнановага 70 яшь Фания Гариф кызы Гайнанова 1929 елның 15 ноябрендә Арча районы Олы Этна авылында туа. 1946 елны Казан Дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә 1951 елда укуын тәмамлап, шул ук университетның фәнни китапханәсендә эшли башлый. 1952 елны Ф Гайнанова Татарстан китап нәшриятына эшкә урнаша һәм утыз ике елдан артык гомерен матур әдәбият редакциясендә редактор һәм өлкән редактор вазифаларын башкаруга багышлый Фәния Гайнанова тәрҗемәсендә чит ил. рус һәм СССР халыклары язучыларынын дистәдән артык китабы басылып чыкты Алар арасында «Мисыр хикәяләре», Ж. Верннын «Капитан Грант балалары», «Серле утрау», И Тургеневның «Язгы сулар» повесте һәм И Гончаровның «Гыйбрәтле язмыш» романы аеруча игътибарга лаек. Хезмәт юлындагы казанышлары өчен Фәния Гариф кызы Гайнанова «Матбугат отличнигы» исеменә лаек булды, аңа Татарстан җөмһүриятенең «Мактау грамотасы» һәм Россиянең «Атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелде Фәния Гайнанова 1980 елдан Язучылар Берлеге әгъзасы Бүгенге көндә ул Татар энциклопедиясе институтында мөхәррир булып эшли.