ХУШЛАШУ СҮЗЕ
Бу елның 6 сентябрендә олуг замандашыбыз—Башкортостанның халык шагыйре. М Горький һәм С. Юлаев исемендәге Дәүләт премияләре, шулай ук Татарстан Язучылар берлегенен Г Исхакый исемендәге бүләге лауреаты. «Казан утлары» журналының редколлегия әгъзасы, аксакал әдип Нажар Нәжми сиксән икенче яшендә дөньядан китте Ул татар әдәбиятының, халкыбызның сыналган, тугры дусты. Уфада яшәп тә Казан турында кайгыртып, янып яшәүче каләмдәшебез, тагар һәм башкорт әдәбиятларын үстерүгә зур өлеш керткән ил агасы иде Президентыбыз М Шәймиевнен Башкортостан илбашы М Рәхимовка кайгы уртаклашып җибәргән телеграммасында да бу чагылыш тапты Әйе, шагыйрьнең зур әдәби мирасында татар халкы, теле һәм әдәбияты язмышы зур урын алып тора атаклы «Татар теле», «Казан. Казан—татар Парижы». «Бар». «Татар бугазы» кебек шигырьләрен. «Татар каны». «Иблис» поэмаларын искә алу да житә Шулай ук Г Тукай. М Жәлил. X Туфан. С Хәким. Г Бәширов. Ә Еники кебек классик әдипләребезгә багышланзан шигырьләре, мәкалә-эсселары күбесен үзе күреп, белеп, даими аралашып яшәгән татар әдип-шагыйрьләрен олылау, алар йөзендә татар әдәбиятына зур мәхәббәт чагылышы иде Бу—анын үзеннән яшьрәк каләмдәшләренә ачык хатлары, багышлаунамәләрендә дә—һәм алар, югарыда саналган әсәрләр кебек үк. беренче мәртәбә журналыбыз битләре аша укучыга таралды Әйе. татар әдәбияты, мәдәнияте, сәнгатенә табынып, яратып яшәгән шагыйрь күпләребез турында җылы сүзен әйтеп, үз чиратында үзенә карата да яхшы сүзләр ишетеп, хөкүмәтебез, кин җәмәгатьчелек тарафыннан кайгырту, ихтирам тоеп яшәде—узган ел Казанда Г Камал театрында узган юбилей кичәсе дә шуның бер мисалы иде Нажар ага «Алар өчәү иде» дигән мәгълүм шигырендә дуслары—Кайсын Кулиев. Хәсән Туфан. Сибгат Хәкимнәрне яратып яшәп, аларнын дәфененә дә баруын яза. һәм «мин үлгәчтен-мине алар килер кебек җирләргә» дип тә әйткән иде Әйе. Башкортостанның Бабичны да тудырган Дүртөйле районында, анын Минеште авылында—Агыйдел буенда, үзе васыять иткәнчә. Канлаузы тавы башына күмелгән шагыйрьгә баш ияргә бөекләрнең мәңге тере рухы да. исәннәрнең мәхәббәте лә. аны киләчәктә яд итәчәк яна буын—яшьләр авазы да озаткандыр Ул бит халыклар, әдәбиятлар, шагыйрьләр дуслыгы җырчысы, борынгы тамырлар Әнкә тел—төрки Ваган хисенә ахыргача тугрылык саклаучы иде шуңа да тагар һәм башкорт халыкларының кабатланмас рухи байлыгы нәкъ менә анарда, анын иҗатында үзенең балкышын гапты Хуш. ак жянлы дустыбыз. Нажар ага! Урынын җәннәттә булсын'