КЕЧЕ УКМАСКА СӘЯХӘТ
«Нинди төбәк ул бу яклар?» змамны Мөхәммәт Мәһдиевнен шушы сүзләре белән башлыйм әле. Әлеге сорау аның күңеленә 1994 елда, Кече Укмаста туып, әдәбият дөньясында шактый танылу алган шагыйрь Миргазиз Укмасыинын (Зәбиров) тууына 140 ел тултан көннәрдә килгән («Казан утлары», 1994, №12). Бу төбәктән, ягъни Балык Бистәсе районыннан, гажәеп күп әдәбият әһелләре—күренекле шагыйрьләр, прозаиклар, драматурглар чыккан. Кайберләрең санап китик Гасыр башыңдагылар һәм мәрхүмнәрдән—Мөхәммәт Гали. Миргазиз Укмасый, Сәет Шәкүров, Кадыйр Сибгатуллин. исән-сау ижат итүче әдипләрдән Равил Фәизуллин, Роберт Әхмәтжанов, Вакыйф Нуруллин. Әхәт Гаффар, Рөстәм Фәизуллин (Акъегет). Әхәт Сафиуллин, Рәшит Гарипов. Мансур Шиһапов, Хәлим Җәләй; яшьрәкләрдән— Мансур Шаһимәрдән, Нурулла Гариф, Фәүзия Солтан... Мин жырларымны бик яратам. дәртен табам. Җыр дисәләр, бар кайгымны онытып калам Байлыгың, акчаларың, былбылларың, Валлаһи, кирәк түгел атын, чанаң - дип язган бер шигырендә М. Укмасый. Күрәсең, бу якта борынгы дәверләрдән үк рухи башлангыч матди байлыклардан күпкә өстен торадыр М Мәһдиев шагыйрь Укмасый язмышы хакында уйланганда Кече Укмас халкының холкы турында кайбер нәрсәләрне теркәп калдырган Капма-каршы фактлар алар Беренчесе: Укмасый Сталин репрессиясенә эләгеп, кулга алынгач (ул Чистаи төрмәсенә озатыла), Миргазиз аганың хатыны да авырып үлә. Ике кызы ятим кала. Ятим калган шушы ике кызны Укмас авылы житәкчеләре урамга куып чыгаралар Икенчесе: Укмас авылының бер миһербанлы хатыны ятимәләр—Гайшә белән Ләйләне үзенә сыендыра һәм. Миргазиз ага төрмәдән чыгып (бәхеткә каршы, ул анда бик үк озак утырмый бугай), Казанда ныклап урнашканчы, әлеге мәрхәмәтле хатын ике кызны ачтан үтерми, саклап кала... Күренекле татар шагыйре Кадыйр Сибгатуллин туып-үскән якларны мин, әнә шулай, нәкъ М. Мәһдиев язганнардан чыгып күз алдына китердем Бер яктан—кеше язмышына үтә битарафлык, икенчедән—рәхим-шәфкатьлек үрнәгенә ия булган кешеләр яши торган як. дип. Укмасый күп кенә шигырьләрендә, һичшиксез, үзе туыпүскән Укмас якларын, кешеләренең күңел халәтен тасвирлагандыр сыман. Төрле якта кошлар җырлый, һава томан, Нур тарала юаш кына, күренә урман Алтын тавы артыннан кояш көлә. Ярты карап уйный безгә, үзе поскан. Матур, күңелләрне таңга, кояшка әйдәүче юллар бу. Ижатчыны табигать иркәләмәсә, күңеле мөлдерәмә табигать гүзәллеге белән тулмаса, мондый юлларны язуы шикле, әлбәттә. Безнең замандашыбыз Кадыйр Сибгатуллиннын жанында туган як гүзәллеге исә илаһи хис—мәхәббәт белән бергә үрелеп, жырга әверелә. Нурлар суга төшә сынып-сынып. Балкып китә дулкын суларда. Ташка бәрелеп вак тамчылар оча. Кулын суза кызый шуларга Я Бу юллар инде К. Сибгатуллиннын сиксәненче еллар башында чыккан «Авазлар» китабыннан алынды Укмасыи язган «Тан» шигыреннән сон ким дигәндә, җитмеш еллар үткәч язылган. Әмма туган якка сыгыну бер. көнне һәм кешелекне уяткан тылсымлы манзара—танга табыну бер Күңелне әйдәкләп торучы хис—Кадыйр Сибгатуллиннын туган тияге Кече Укмас якларына барып чыгарга, шагыйрь эзләреннән үтәргә адарынып яшәдем соңгы елларда Сәбәпләрнең ин тәүгесе—аның ижатын өйрәнергә алынуым булса, әле бит тагын бер серле көч тә тарта—нинди икән ул шагыйрь туган яклар’ М Мәһдиевне уйга салган шушы хис мина ла тынгылык бирми иде Ходайның «Амин» дигән чагына туры килгәндер теләгем. Кадыйр Сибгатуллиннын вафатына биш ел тулган көннәрдә (ул 1994 елнын 4 июнендә безнен арабыздан китте), шагыйрьнең соңгы еллардагы тормыш иптәше, чын мәгънәсендә ижатташ дусты, фикердәше, инде Кадыйр абый вафат булгач, анын ижади байлыгын бөртекләп туплаучы, саклаучы Фәния ханым Хамматова шылтыратып. Кече Укмас якларына жыенуларын әйтте Бергәләп барырга килештек. Июньнен матур иртәсендә юлга кузгалдык Юлдашларыбызнын берсе—Фәния ханымның сенлесс. Кадыйр абыйның яраткан балдызы Нәсимә ханым, икенчесе Кадыйр абыйны шагыйрь буларак та. кеше буларак та яхшы белүче, үзе исән чакта гаилә дуслары булып яшәгән Рәйсә ханым, рульдә аның улы. студент егет Азат Чаллыдан чыгу белән Фәния ханым Азатка магнитофон тасмасын суза - Шуларны тыңлат әле. энем Калыйр абыйны күмгәндә, анын кабер ташын куйганда Кече Укмас авылында тасмага яздырылган чыгышлар икән. Татарстан Язучылар берлеге житәкчелсге. район житәкчеләрс. авылдашлары. Чаллыдагы каләмдәшләре сөйләгәннәрне тынлап барабыз, һәркайсы Кадыйр Сибгатуллиннын шагыйрь буларак зурлыгын, анын. һичшиксез, әдәбият тарихында урын алачагын искәртәләр, ижатын барлау, өйрәнү, халыкка житкерү мәсьәләсе һәр чыгышта телгә алына, вәгъдәләр бирелә Кадыйр Сибгатуллиннын якташы—Яншык авылы егете, шагыйрь Мансур Шиһапов сөйли —Минкадыйр (тулы исеме шулай. Кадыйр Сибгатуллин—әдәби гәхәллүсе) серле кеше иде. Әле малай чактан ук мин аңа бераз сәерсенеп карый идем, аны аңларга тырыша идем Ул башлангыч сыйныфны Кече Укмаста. жидееллык мәктәпне Яншыкта тәмамлады Алтынчы классларда укыганда игътибар иттем—укулар тәмамлана, ул Укмаска кайтып китә, күп тә үтми—яңадан Яншык урамында күренә бу. Беркемгә бер сүз әйтми, нигә килгәнен дә белгән юк. эндәшми-тынмыи йөри лә. кинәт юкка чыга. Килүендә ниндидер сер бар кебек Балык Бистәсендә, район газетасында эшләгәндә дә шушы ук хәлгә тап булдым. Мин ул чакта Татарстан Язучылар берлегендә эшли илем Минкадыйр Казанга сш килә иде. көлемсерәп кенә исәнләшә, хәл-әхвәлләр сөйләшә, икенче карасан—инде юкка да чыга Нигә килгән— белми дә калам Гел сердән генә торган кеше иде ул Истәлекләр агыла да агыла.. Күңелдә Кадыйр Сибгатуллин шигыре яңара һәр тарафтан жырлар. моңнар килә. Барысы да якын, илһамлы Әллә дөнья. Әллә үзем сәер. Айлап бегерө алмыйм бу хәлне Машина Казан юлы буйлап чаба торгач, ниһаять. Балыклы Чүкәй авылы юлына борылды Балыклы Чүкәй әлеге тарафта зур авылларның берсе. Олы юл шушы авылга кадәр генә кило. Кадыйр Сибгатуллиннын туган нигезе—Балыклы Чүкәйдә Урта мәктәп укытучысы И низ Галиев бу хакта болай дип яза «Соңгы тапкыр Б Чүкәйдә очраштык —Туган йортка. Чүкәй табигатен күрергә, халык белән танышырга кайттым әле. Гаҗәпләнмә, мин Чүкәйдә. математика укытучысы Зәйнәп Сибгату длина торган йортта туганмын,—диде Минем белән саубуллашып, чишмәләрне карап кайтам дип. •Чаптырган* чишмәсенә табан китеп барды • • Туган жире булмаган шагыйрь буламыни’ Шагыйрь булып, ин мөһнм сүзләрен туган жире турында әйтмичә, нәрсә хакында әйтсен?!*—болар инде Кадыйр Сибгатуллинның үз сүзләре. Шагыйрьнең тормыш юлын, нәсел-нәсәбен өйрәнү шактый көч сорый кебек. Чөнки әнисе—Миңзифа апа, сөйләүләре буенча. Кече Укмаста яшьли кияүгә чыгып, бик тиз тол калган, икенче мәртәбә инде Б. Чүкәйгә, һидиятулла исемле кешегә кияүгә чыга. Әмма озак та үтми, сугыш башлана, һидиятулла яу кырына китеп, хәбәрсез югала. Миңзифа апа яшь сабыен—Кадыйрын кочаклап, янә Кече Укмаска. туган нигезенә кайта. Б Чүкәи—шактый төзек, урта мәктәпле авыл Мәктәптә К. Сибгатуллинга багышланган почмак булдырылган, диделәр. Авылда Зәйнәп апаның (ул вафат инде) сеңлесе Хәдичә абыстай исән икән әле, аның белән бик озакка сузмыйча очрашасы иде. дигән теләк белән алга кузгалдык. Ашыгабыз шул без. ашыгабыз... Күңелгә бик тә ошаганы—Б. Чүкәйнең зираты булды. Тимер рәшәткә белән әйләндереп алынган, төзек, чиста. Яшеллеккә, чәчәкләргә төренеп утыра. Юл зират буеннан гына үтә. кошларның чыр-чуы ачык тәрәзәдән машина эченә үк керә. Үзем дә сизмәстән: —Бу зиратта ятсаң да була...—дип куйдым. Юл дигәннән. Балыклы Чүкәйдән Олы Укмас, Кече Укмас авылларына баручы юл каралмаган, күрсәткеч язулар юк. безнен кебек беренче мәртәбә килеп чыккан кешеләр өчен бу чын мәгънәсендә газапка әйләнә торган чакрымнар. Бигрәк тә яңгыр яуса. Безнен ашыгуыбызның бер сәбәбе дә шул иде—баш өстендә әледәнәле болытлар куера, машина тәрәзәсендә тамчылар биешеп ала. Кече Укмаска кереп тормастан, авыл башындагы зиратка юл тоттык. Җимерек киртәне атлап, эчкә үттек. Кадыйр Сибгатуллин каберенә куелган кызгылт таш якында гына. Соңыннан: « Кадыйр абыйның каберенә барып торабыз» дигән сүзләрне ишеткәләсәк тә. кабер тирәсенә күптәннән инде аяк басмаганнар. Шагыйрьнең баш очына утыртылган яшь нарат күтәрелеп килә. Кабер ташыннан бераз сагышлы да. көлемсерәгән сыман да кыяфәттә шагыйрьнең сурәте безгә, безнең аша әллә кайда, ерак офыкларга карап тора: Күрми диеп кайчак уйлыйлардыр. Кызганычка каршы, күрәм мин. Һәрбер туган белән туа торам. һәрбер үлгән белән үләм мин. Якташ шагыйрьләр Кадыйр Сибгатуллин (уңда) һәм Әхмәт Гадел. 1977 ел. Каберне чистартып, Фәния ханым үзе Чаллыдан ук үстереп алып килгән чәчәкләрне утыртты. Алга китеп булса да әйтеп узам. Кадыйр абыйнын каберенә китешли тагын бер тукталдык. Бу юлы зиратка безнең белән шагыйрьнең якын туганы Гомәр абый да килде Балык Бистәсеннән Нәсимә ханым янә дә матур гөлләр алган иде Аны утырттык, бергәләп кабер өстен, тирәсен тәртипкә китердек. Кече Укмас халкы фани дөнья янәшәсендә бакый дөнья да барлыгын һәрдаим тоеп, уйлап яшидер сыман. Зиратны киртәләү, коймалау мәсьәләсен озаккарак сузсалар ла. фани дөньядагы туганнары ягыннан мәрхүмнәргә игътибар шактый күренә. Каберлекләр яхшылап рәшәткәдәнгән. матур шатлар куелган Кайбер тирәлекләр тимерчыбыклар белән әйләндереп алынган—боларны үз ырулары өчен алдан ук жир алып кую билгесе Кадыйр Сибгатуллин әнисе Минзифа апаның аяк очында яга. Берара Гомәр абый да хискә бирелеп алды Шагыйрьнең чистарып калган каберенә тын гына карап торганнан соң: — Минкадыир безнең килгәнне белеп, сөенеп ята торгандыр ул. әиеме,—диде Куана торгандыр Бер чакта да догадан калдырмыйбыз Не мужет. сизмәскә һи Минкадыир бит ул!.. Якындагы басудан арыш шавы ишетелә Болытлар каядыр таралышып беттеләр. Зәңгәр күк. Кояш Кошлар сайрый Колакта Кадыйр абыйның йомшак гавышы яңгырый Аны жилләр уйнатамы, тавыш әле якында гына ишетелә, әле ерагая. Нәкъ үзенчә, бераз ашыга төшеп, сөйләп бирергә өлгерә алмам дигән кебек, каударланып, әмма һәр сүзен ачык әйтеп шигырь укый ул Баш астымда яшел түшәк икән. Юрганым ла яшел икән дим Кочагында ятып Бу болынны Төштә күреп ятам икән мин «Боз белән дә кыен саубуллашу...» ече Укмас сиксәнләп өйдән торган авыл. Без Гомәр абый Сабиров өендә тукталдык Әйтеп узганымча. Гомәр абый—Кадый Сибгатуллинның якын туганы. Минзифа апа белән Гомәр абыйның әнисе бертуган Гомәр Сабиров төс-кыяфәткә дә, гәүдәгә дә шагыйрь туганына бик охшаган Сөйләшүләрсндәге ихласлык, дөньяның вак-төякләренә ис китмәгәнлек гел бертөсле — Минкадыйр миннән бер генә яшькә кече Икебезнең дә әткәйләр сугышта ятып калдылар һай авыр үстек без! Бигрәк тә Минкадыйр мохтаҗлыкта үсте,—дип сөйли Гомәр абый —Минзифа апа бик тыйнак, басынкы, әрсезлек ише нәрсәне белмәде, һидият абыйдан соң башка кияүгә лә чыкмады Төп нигездә әби янында көн иттеләр Әби юмарт илс А дә елап арыган ■ Карангыла иске шәлен капшап. Иннәренә барып сарылам Кече Укмас авылы китапханәчесе Кәбирә Нурневанын да терәлеп торган күрше абыйсы—Кадыйр Сибгатуллин турында истәлекләре хәтсез Ул бездән китаплар сорый 10. «к у . м п —Кадыйр абыйның китапханәдә бер китабы да юк дисәндә ярый. Чыгарыгыз китапларын, рәхәтләнеп укысын халык,—ди ул өзгәләнеп. Без инде аңа китап чыгаруның хәзерге чорда нинди эш икәнен аңлатып тормадык.'Үземдә булган китапларны Кәбирә ханымга калдырып киттем. Фәния ханымны да, юлдашларымны да борчыган мәсьәлә—ул Кече Укмаста Кадыйр Сибгатуллин музеен булдыру. Шагыйрьне җирләгәндә һәр чыгыш ясаучы шушы мәсьәләгә тукталган. Татар дөньясына ике күренекле шәхесне биргән авыл өчен бу чишә алмаслык нәрсә дә кебек түгел. Әмма халык белән сөйләшә торгач, авылны яхшылап өйрәнгәч, күңелгә: «ай-һай, монда музей ачылыр микән?»—дигән шөбһәле уйларда килде башка. Ни өчен дигәндә, беренчедән, Кадыйр Сибгатуллин- нын җеназасында ук музей өчен акча кертә башлаганнар. Ул күпме суммага җыелгандыр безгә караңгы, кызганычка каршы, авыл советы рәисе белән очрашып сөйләшә алмадык, ул җирле үзидарә эшләре белән—урманга, яфрак азык хәзерләргә киткән иде. Авылдашларының әйтүләренә караганда, җыелган акча, изге эшкә—мәчет төзүгә һәм зират коймасын ныгытуга киткән икән. Мона район җитәкчеләреннән рөхсәт алынган, имеш. Әгәр дә бу чыннан да шулай булса (моңа ышанырга туры килә, чөнки шагыйрьнең вафатына 5 ел үтте инде, авылда аның истәлеген мәңгеләштерү буенча бер генә эш тә күрмәдек без). Кече Укмаста музей төзибез дип күпме акча тупласаң да, ул «эреп» бетә торачак. Авылның «тишек-тошыгы» азмыни соң? Фәния ханым авыр сулап: —М. Укмасыйның вафатына 53 ел инде Теләкләре булса, шул гомер эчендә әллә нәрсәләр эшләрләр иде,—дип кенә куйды. «Таң чишмәсе яшен коя...» үңелдә ике шагыйрь сөйләшүен ишетәм. М. Укмасыйның җилкенүле йөзен шәйләп алам: Әй егетләр. Көчле шөүкәт— леләр көтә сезне, әнә! Ник яшәргә, бер батыр Йә бер даһи булмагач?! Бу юлларны куәтләп, Кадыйр Сибгатуллинның салмак, әмма ныклы сүзләре яңгырый: Мәңгелеккә үтеп бара торган Кешелекнең без бер буыны. Алып кара. Өзеп ташлап кара Чылбырдагы безнең урынны! Бер авылдан ике шагыйрь, ике шәхес... Тик авылдашларыгыз сезгә карата гафләт йокысында булса кирәк. Аларның күңел күзләрен ачасы, уятасы бар әле... Шундый борчулы уйлар белән Балык Бистәсенә килеп кердек. Бу якларда юллар яхшы. Котлы Бөкәш ягына асфальт җәелгән. Мондый юллардан җилдерергә була, шофер егетебезнең дә йөзе ачылып китте әнә. Балык Бистәсе борынгы заманнарда Лаеш өязенә кергән. Хәзер үзе район үзәге. Миңа ул никтер бик күркәм, иркен булып күренде. Юллар тигез, урамнар кин. кая карама—яшеллек. Йортына аз гына тузан кунса да. су алып җыештырырга тотынган, чисталык, пөхтәлек сөюче киленгә охшаган ул—урамнары киң, Чулман-суга ук сузылып төшкәннәр. Редакция дә Чулман буенда ук. Янкорма төзеп, аны шактый зур, төзек бинага әйләндергәннәр. Биек баскычлардан икенче катка күтәреләбез. Безне «Авыл офыклары» газетасы мөхәррире Вазыйх Фатыйхов каршы алды. Бүлмә тәрәзәсеннән көмештәй ялтырап, диңгездән җәйрап Чулман күренеп тора. Вазыйхны шагыйрь буларак беләм, хөр күңелле, әйбәт хуҗа икәнлеге сизелә. Үгезне мөгезеннән дигәндәй. Вазыйх әфәнде безне күрше бүлмәгә алып кереп китте. Кадыйр Сибгатуллин музеена нигез салынып килә икән. Шагыйрьнең шәхси документлары инде шушы бүлмәдә. Кыйммәтле экспонатлар—язучылык билеты. К паспорты, хәрби билеты. 50 яшьлегенә котлаулар. —Кадыйр абый минем остазым иде,—дип искә ала Вазыйх,—Редакциягә килеп кергәч, ин беренче каршы алган кешем ул булды. Вафатын авыр кичердек Әле бездә аның белән иңгә-иң торып эшләгән кешеләр хезмәт итә. Кадыйр Сибгатуллин Оргсинтез заводында электромонтер булып эшләгән жирдән. 1966 елның 8 апрелендә «Октябрь юлы» газетасына күчеп кайта Беренче әсәрләре басылган газетага һәм газетада 1978 елның 20 июненә кадәр, ягъни Чаллы каласына күчеп киткәнче эшли. Газета хезмәткәрләре генә түгел, хәтта якын-тирәдә яшәүчеләр дә Кадыйр абыйны яхшы хәтерлиләр, үзе, гаиләсе, уллары хакында төпченеп сорашалар, сагынып искә алалар — Кадыйр Сибгатуллин исемендәге премия булдырдык,—дип сөйли Вазыйх әфәнде —Бу премияне инде дүртенче мәртәбә тапшырдык Ин беренче лауреат- актив хәбәрчебез М Садыйкова булды Икенче елны Габдрахман ага Фәйзуллинга бирдек премияне Танылган шагыйрь Равил Фәйзуллиннын әтисе ул Дини-әхлакый тамаларга бик яхшы мәкаләләр бәйләме язды Югары Тәгәрмәнлек авылыннан Фәнүзә Галимуллина. Балыклы Чүкәйдән Илгиз Галиев тә Кадыйр Сибгатуллин исемендәге премиянең тәүге лауреатлары Кадыйр Сибгату.ыинның 50 яшьлек юбилей кичәсе (1992 ел) Сулдан уңга Тибрил Гыймалетдинов. Илсеяр Какова, Кадыйр Сибгатуллин. Рахмай Хисмәтуиин -Премияне бөтен татар дөньясында билгеле итү буенча кайбер чаралар күреп булмыймы сон?-дип, бу хакта үз фикерләрем белән уртаклашам -Уйларга кирәк,—ди Вазыйх әфәнде күп сүзгә урын калдырмыйча Гомумән. Кадыйр Сибгатуллин исемен мәңгеләштерү буенча гамәлләр кылына тора Редакция каршысында шагыйрьнең бюстын урнаштырмакчылар икән Сынчы Марс Ахунов эшләргә алынган. — Район үзәгендәге яңа төзелгән бер урамга Кадыйр Сибгатуллин. янә дә берсенә Миргазиз Укмасый исеме бирелде.-диде В Фатыйхов -Аларнын эзләре сакланган жирләр бит бу Тагын тәрәзәгә күз төшерәм Кояш нурларына сөенә-сөенэ дулкыннар уйный Кайчандыр Каманы Идел. Агыйдел дип гә йөрткәннәр М Укмасый: Агыйделнен агым суын кичкән чакта. Туя алмый дәрьясыннан эчкән чакта. И Ходаем, бернәрсә дә кирәк түгел. Үз жанашым исләремә төшкән чакта, —дин язган Мондый шигырьләргә Галимхан Ибраһнмов бик тә разый булып, «авызыннан энжеләр чәчелә»- дигән Хәсән Туфанны исә Кадыйр Сибгатуллиннык гүбәндәге юллары сокландыра Кама ярларыннан эзлим сине. Дулкын өсләрендә—күләгән Мәхәббәтне юк диюче булса. Андый кеше сине күрмәгән! Шул рәвешле, ике авылдаш шагыйрьнең иҗатлары гел янәшә, бергә үрелеп барган сыман Әмма озаклап уйланырга форсат юк, без юл кешеләре, Вазыйх әфәнде исә эш кешесе, мөхәррирнең бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләре көтә Безнең белән бер сәгатьләп сөйләшеп утырырга вакыт таба алуына сөенеп, рәхмәтләр әйтеп, кузгалыша башладык Мөхәррирнең дә хатирәләрдән күңеле урыныннан купкан иде, «икенче килүегездә, һичшиксез, чәйләр эчеп, иркенләп утырырбыз»,—дип, озатып калды. Кайтырга чыктык. Колакта Кадыйр Сибгатуллин сүзләре яңгыраган кебек «Бүгенге чуар тормышыбызда, киләчәкнең гадел, олы җаваплы кешеләрен тәрбияләргә уйласак, шигъри сүз, мон артык микәнни? Шигырьнең дә, шагыйрьнең дә бүген бурычы берәү генә—бөтен көчне, бөтен иҗатны кешеләрнең, бигрәк тә яшь буынның рухын тәрбияләүгә багышлау. Моннан да изге бурыч булырга мөмкин түгел». Кече Укмаста тагын бер тукталыш ясадык Киң күңелле Гомәр абый белән Әлфия апаларда ял итеп, сыйланып та чыктык. Урам якта капка төбендә, Гомәр абый белән сөйләшеп торабыз. Кул сузымы гына тоелган тау итәгенә сыена-сыена агып ятучы елгага күрсәтеп сорыйм: —Гомәр абый, елгагызның исеме ничек? Хуҗа сәерсенеп миңа төбәлде — Исеме юк аның... Инеш инде, инеш дибез... —Ә чишмәләрнең исеме бармы? —Алары да исемсез. Чишмә саен кем исем куеп йөрсен, ди?.. Тыенкы гына каршы төшәм: — Бардыр аларнын исемнәре, бардыр. Миргазиз Укмасый, Кадыйр Сибгатуллин туып-үскән авылда исемсез чишмәләр була ди мени?! Хәер, бер чишмәгә Миргазиз Укмасый моннан йөз еллар элек үк. исем кушкан инде—«Таң чишмәсе» дип язган ул...