ИКЕ ЙОЛДЫЗ ЯКТЫСЫ
Гаяз Исхакыйның "Артист Габду.иа Кариев " исемле мәкаләсе Берлинда. уте нәшер иткән 'Яңа милли юл ~ мәҗмугасында (1936 at. 12 сан) басыла Бу язма театр сәнгатенә нигез салучы танылган артист һәм режиссер Габду.иа Кариев тормышының кайбер якларын ачарга ярдәм итә Сәхнә йолдызының милли мәдәниятебездәге ролен "Габду.иа Тукай шигырь мәйданында уйнаганнан ким түгел ". — дип бәяли татар театры өчен үзе дә күп эшләгән Г Исхакыи Гәрчә "Сәйяр " труппасы Г Исхакыи пьесаларын 1907 елда ук сәхнәдә уйный башласа да. әлеге ике шәхеснең очрашуы 1913 елның көзендә Мәкәрҗәдә. әдип сөргеннән кайткач кына була. Исхакыи. Габду.иа Кари МәкәрҗэсЗә аның хөрмәтенә "Алдым-бирдем ~ әсәрен сәхнәгә куя. ди Ә шул чорда чыгып килгән "Кояш " гәзитәсенең 1913 елгы 26 август санында исә.әдип хөрмәтенә “Мөгаллим “һәм “Өч хатын берлә тормыш “ның ахыргы пәрдәсе куелуы турында әйтелә Шул кичәдә Гаяз әфәндегә " "Сәйяр ~ труппасы исеменнән Һәдия уларак алтын чылбыры изә алтын сәгать " бирелә 1917елгы февраль революциясеннән соң, Г Кариев Г Исхакыйның к үптән язылып та. цензор тарафыннан тыелган “Зөләйха " пьесасын сәхнәгә куя. Сөргеннән соң Мәскәүдә яшәргә мәзяфүр булган әдип бераздан Казанга кайта, һәм аның ркуелышында "Зөләйха "янә бер кат тамашачыга җиткерелә Г Исхакыи труппаны һәм аның җитәкчесен 1917 елның I маенда Мәскәүдә ачылачак / Бөтенрусия мөселман корылтае вәкилләре алдында чыгыш ясарга чакыра Шулай итеп Сәйяр " Мәскәүнең "Корш “театрында, “урысның үзәгендә" татар милләтенең аяныч язмышын сурәтләгән "Зөләйха “трагедиясен сәхнәгә алып чыга Бу хәл Г Кариевның да. ялкынлы көрәшче әдипнең дә рухын күтәрә Тик. кызганыч ки. 1917 елның октябрь бәрелешләреннән соң Г Исхакыи ниятләгән ‘Сөембикә " әсәре гомумән язылмый, ә 1918 ел ахырында тәмамланган “Юлсызлар' пьесасы исә сәхнәдә уйналмый кала. Революциядән соң ук кабынып киткән гражданнар сугышы вакытында Г Кариев Уфада яшеренеп ята Ләкин иҗади эшчәнлеген туктатмый. Г Исхакыи белән Лз арасын изми Нәкъ менә шушы хәлләрне күздә тотып. Г Ибраһимов аның турында " аннан ары Исхаков. 1уктаров компанияләренә хюгеп. бераз адашып, һәм килчакстанда карагруһлар зчендә газап ~ чикте ди ( “Кызыл армия ". 1920. 30 гыйнвар. 249 сан) 1919 елның азагында Кариев Казанга кайта һәм хәрби коллегия каршында төзелгән татар театрына "хезмәткә керә "(“Габду.иа Кариев турында истәлекләр Казан. 1967) Ләкин ионда зшәү аңа насыйп булмый, артист тиф белән авырып китә “Сәйяр" труппасының җитәкчесе, мәшһүр артист Габдулла Кариев 1920елның 28 гыйнварында вафат була Шулай итеп. 1905 елгы инкыйлабтан соң яңа аякка басып килгән милли әдәбиятыбыз һәм мәдәниятебе! Г Исхакыи Лан Г Кариев кебек көчле рухлы, сәләтле. күремеме юлбашчыларсыз, үксез кала.