Логотип Казан Утлары
Повесть

ДӨМБЕР ДАНИЯЛ

 мае ар авылында уңганлыгы белән тирә-юньгә мәгълүм механизатор Лотфулла Арукаев көн итә Хатыны Өммегөлсем дә үзенә тин. гомере буе терлекчелектә эшләп, мактаудан гайре сүз ишеткәне юк Алар биш бала үстерделәр Өлкәннәре тырыш, әдәпле булып буй тарттылар да. берәүдән дә ким булмыйча дөнья көтәләр Арукаевларнын төпчеге—Даниял гына әллә ниндирәк булып чыкты Юк. әрәмтамак түгел, хезмәттән посынып йөрми Бәләкәйдән әтисе кул астына керде, җиденче классны тәмамлаган елны ук комбайнчы ярдәмчесе булып эшләде Махсус укымаган булса да. техниканы биш бармагыдай белә Холкы—табышмак. Укытучылары белән бәхәскә керде дә. мөгезен жиры терәде—унынчыга бармады Армиягә алынганчы тракторда, комбайнда эшләде Малай чактан ук шауберлерәк булды, ягъни бер караганда басынкы сабыр, икенче баксан. пружинасы ычкынгандай булып, эчендәге тышында дигән кебек, җилбәзәкләнеп китүчән. Жыр күңелле дә ул үзе, шигырьләр чыгара. Авыл малайлары таккан кушаматы да халкына сыланып тора Дөмбер Даниял дип йөртәләр аны Әлеге атнын кушылуына да үзе сәбәпче Икенче класста укыганда микән, көзен ике-өч малай колхозның иске кәнүшние чормасына менәләр Һәрвакытта!ыча. Арукай Лотфү.ма- сынын житез-җилле төпчеге алдан элдертә һәм черегән түбә тактасы сынып-җимерелеп эчкә мәтәлә Бәхетенә, атларга дигән солы өстенә барып төшә Чуртым да булмады үзенә Жаны гел көтелмәгән хәтәрлекләр тансыклап кына йөргән малай б> хәлне илбасарлар, пиратлар, парашюттан сикерүчеләр батырлыгына охшатып кат-каз сөйләүчән булып китә Сүзен һәрчак «Дөмбер'» дип тәмамлый (ишелде дә төште, янәсе!) Яратканга ябышкан, диләр ич «Дөмбер» дигәнең тәки сыланып калды Даниялга Тик моңа ул тырнак очы кадәр дә кимсенмәде, гарьләнмәде «Дөмбер» ана «атказанган», «аеруча хезмәт күрсәткәне өчен» дигән төслерәк тоела иде. ахрысы. А Сагынганда сабан җигеп, теләгәндә текмә тотып йөрүче Даниял солдаттан кайтканда җитдиләнә төшкән иде шикелле. Алай да аны кушаматы каршылады: «Дөмбер кайткан. Бетереп!» Туган авылга, кендек каны тамган нигезгә исән-имин әйләнеп кайтуның куанычы ни кимәлдә булуын солдат хезмәтен үткән һәркем белә. Даниял да бу шатлыкны татымый калмады. Мәгәр... мәгәр аның сөенеченә кара шәүлә төшергән, сөмсерен сәхрәгә сипкән хәл бар иде. Бу—үзенә күрә бер мәхәббәт тарихы. Беренче елын бик яхшы хезмәт итеп, бүләк ялына кайткач, Даниял үзе югында авылга килеп эшли башлаган шәфкать туташы Таңсылу белән танышты. Көзге көннәрнең берсендә яшьләр күңелендә шатлык канат җәйде. Әйтерсең лә елның бу фасылын онытып, кояш язгы иртәдәгечә балкыды, әйтерсең лә баш очында тургай мөнәҗәт сузды, әйтерсең лә ике күңелгә берьюлы сандугач оялады. Күрешүләренен беренче көнендә үк яшьләр бер-беренә гашыйк булдылар. Дөньяда янә бер мәхәббәт учагы кабынды да, вәгъдә яктысы һәм җылысын бөрки башлады. Даниялны үз частена озатасы көнне яшьләр, егет демобилизацияләнү белән, туй итәргә сүз куештылар. Арада хатлар өзелмәде. Хисләр кайнарлыгыннан кәгазь битләренә ничек ут капмый икән диярлек иде. Танышканда аны-моны сиздермәгән иде, Даниял тезмә юллар белән язарга да һәвәс булып чыкты. Хатларының берсе менә бу юлларны алып килгән иде. Таң атканда тугангамы, Тансылудыр исемен; Көләч йөзең, тәмле сүзең Әсир итте хисемне. Таң суында коендырган Газиз әнкәен сине, Шуна сылу, шуңа зифа Буй-сыннарың да синең. Таңда төшкән чык тамчысы Тамгандыр күңелеңә; Чык кебек саф, чык кебек пакь Булып кал гомереңә. Кыз үзенең җавап хатында һич чытлыкланып түгел, чын-чынлап үпкә катыш фикерен язган иде: «Даниял, дим, мине күкләргә күтәреп, җайсыз хәлгә куйма, оялтма, яме? Күреп киттең бит, белеп киттең, мин буем-сыным, төсем-битем белән дә, башкарган эшем, кылган гамәлләрем белән дә гап-гади авыл кызы. Ә сиңа карата саф та, пакь тә булып каласыма ышан...» Үзәккә үтәрлек зәмһәрир салкынлы, котырынкы буранлы кыш үтеп, яз килде Мәгәр бу яз иртәрәк елмайды шикелле, җир өсте дә иртәрәк бизәнде кебек. Яфрак бөреләре кабаланыбрак ачылды, чәчәкләр ашыгыбрак атты бугай. Апрельнең өченче атнасында әле ерак юл алмаган кыш, яшьлектәге үчен алырга теләгән көнче-хөсетле карт кебек, шәфкатьсез сулышын өрде Язнын яшел ямен кәфендәй ак төс белән томалады. Күңелләргә шом оялады. Таңсылу шыгырдап торган кар суыгын, төньяктан искән җилләр зәһәрлеген тоймады да. Керсез мәхәббәт аны мамыклы җылы белән ураган иде. Гомере беткән барыбер китә. Нәрсәсендер онытып кире кайткан кыш-карт, күпме генә акшар сипсә дә, яз кызынын дәрт кызуына чыдый алмады, табан ялтыратты. Шул чак шәфкать туташы серенә төшенү авыр булган халәт кичерә башлады Анын күкрәгенә мәгълүм булмаган хис кереп оялады, жанына исәр уи-ниятләр инде Яшь күнелнен тынлыксыз ярсынуы идеме бу. бәгырьнен кемгәдер каерылып ачылырга теләвеме, әллә һәммәсе бергә үрелеп, жан-жисеменен ашкынып үз ишен эзләве, даулавымы’’ Сагыну- сагыш вә зарыгуданмы, башка нәрсәдәнме—күңеле еш тулышты кызнын Өйдә чакта квартира хуҗасы Сәлимә апасына күрсәтмәскә-сиздермәскә тырышып яшь түгеп тә алгалады. Менә бүген дә Тансылу. елап алгач, көзге каршына килде дә, үз чагылышына күз кысып, елмаеп куйды. Аннары төз борыны яфрагындагы ике-өч тары бөртегедәй сипкелләренә кагылды Гүя елавы шул бөртекләрдән арына алмаудан иде. Аяз күк йөзедәй зәңгәр күзләренә усал караш белән текәлде Елавына шул зәңгәрлек тә гаепле дип уйларсың. Күзләрен зур ачканда, озын куе керфекләре хәрәкәтсез кала, алар бәләкәй ук- сөнгеләрне хәтерләтә. Таңсылуның чиядәй иреннәре турсаеп куйган сыман булды Әйтсрсен ул керфекләрнең кара булып, зәңгәр күзләренә күләгә төшерүләреннән риза түгел. Шул канәгатьсезлек тудырган тойгыга бирелеп дип уйларсың, кыз калын чәч толымын калку күкрәге өстеннән атып артка ташлады. TaibiH көлемсерәде, тагын көзгедәге шәүләсенә күз кысты һәм. ун кулын күтәреп, нәфис бармакларын кыймылдага-кыймылдата. үзе белән үзе саубуллашты Тынны кыса башлаган, әллә нишлиселәр килгән мизгелләр үтеп китте. Кайтырга җыенып, Таңсылу халатын, ак башлыгын, йомшак башмакларын салып, өстенә плашын. аягына затлы туфлиларын киеп, башына кыекча яулыгын япты да урамга чыкты. Аяз көннен саф һавасын күкрәк тутырып сулавы нинди рәхәт! Шәфкать туташының каршысына хат ташучы Халисә апасы килә иде Ул Таңсылуга ерактан ук елмаеп-балкып эндәште —Әйт. сеңелем, сөенчегә ни бирәсең? Сиңа күркәм хәбәр бар — Бәйрәм концертында синең исемен белән аталган жырны жырлап бирермен. Халисә апа! — Вәгъдә—иман, диләр, онытма.—Хат ташучының күңеле тагын да яктыра төште кебек —Сөенчегә җырлавыңны әйтеп башкарырсың, яме? — Була ул. Халисә апа! Шартын китерербез Хат ташучы Таңсылуга тслезрамма тоттырды Шәфкать туташы өчен телеграмма тексты язылган бу бизәкле открытка очып килеп иңенә кунган бәхет кошына тиң иде Кыз урыныннан кузгалмый гына телеграмманы бер укыды, икенче кат күздән кичерде Укыган саен тасвирлап бетергесез соенеч вә ләззәт дулкыны аны ныграк били барды Кайнар хисләр |үя сулаган сулышы белән бергә агылып керәләр иде «Кадерле Тансылу! Сине яз бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм Гөлләр кебек яшәвеңне телим Бәхет, олы мәхәббәт сиңа гомерлек юлдаш булсыннар Дөньяда мин барын онытма. Кайнар сатам белән Даниял» Ике көннән Даниялның хаты да килеп җитте Ал өстенә гөл дигәндәй, гаскәри егет фотосурәтсн дә җибәргән иде Егет сагыну хисләрен бәйнә-бәйнә язган Хатта янә ошбу юллар бар Сокланырга—Син гүзал зат. Рухланырга—илаһи зат. Уй танырга—табышмак зат. Сагынырга—дөньяви зат Рәхмәт' Таңсылуның кәефе килде Шизырьдәге сыйфазлар бәйләме чыннан да үзендә бардыр дип түгел. Даниялның шул күркәм якларны аңарда күрергә теләве өчен Хатны кат-кат укыгач, кыз кулына фоторәсемне алды, бик озак карап торды да күкрәгенә кысты. Фотодан ана озынча йөзле, кин маңгайлы, дөньяга сокланып баккандай зур ачылган күзле бик сөйкемле егет карап тора. Алай гына да түгел, сурәт телгә килеп: «Онытма мине!»— ди кебек иде. Апрельнең сонгы көнендә кичен Таңсылу фатирда тора торган Сәлимә апасы өенә укытучы кыз Гөлнур килде. Ул бу авылда икенче елын укыта. Гөлнурга бүген егерме яшь тулган икән. Дусты Таңсылуны туган көн бәйрәменә чакыра килгән... Сый мул иде. Өстәл тирәләп ике генә пар утырса да, мәҗлес тамадасыз булмый, күрәсең. Бу эшкә колхозның электригы, Гөлнурны бик тә үз итеп йөрүче Ваһап кереште. Сүзгә әллә ни шома түгел ул, шулай да мәгънәле генә кереш әйтеп, шампан шәрабын шартлатып ачты, фужерларга коеп, тост тәкъдим итте. Аннары өчәү, берсенберсе бүлдереп, юбилярга матур теләкләр теләделәр. Спортчыларча әйтсәк, туган көн бәйрәме старт алды. Ж,ыр туктап тормады, баян тынмады, җор сүзнең, шаян мәзәкнең чуты булмады. Тостлар әйтелә торды. Таңсылу рюмкасын чәкештерде, ләкин эчмәде. Колхозның ветфельдшеры баянчы Гыйльман Таңсылуны үз карамагына алгандай итте. Кыстады, сыйлады, уйнаудан туктаган араларда җан эретердәй сүзләргә юмарт булды, мактады. Шулай да чибәркәйнен эчмәве аны үртәндерде, минминлегенә сукты. Ул сикереп торды да Таңсылу рюмкасындагы хәмерне юынгыч астындагы чиләккә илтеп түкте. —Ярамый бит инде бу тикле нәзберекләнергә!—дип сөйләнде ул.— Ихтирам итеп чәкешүнең кадерен җибәрү була, безне санга сукмау килеп чыга... Менә компот салам алайса, һич югы шуны эчәрсен, назлыбыз.. Ул тумбочка өстендәге банкадан компот койды. Аннары күз ачып йомган арада рюмкага нидер салып өлгерде. Моны Гөлнур искәреп тә калды шикелле, тик бу хакта сүз әйтмәде. Компотлы рюмканы Гыйльман кызга шундый тәкәллеф белән тәкъдим итте, бик сирәк була торган тантаналы йола башкарыла иде дип уйларсың! Шунысы сәеррәк иде, кыз рюмкасын бушатып куйгач та, сыйлаучы, тәүге күргән мәлдәгечә, Таңсылуны байкап утырды. Кыз жайсызланып-җәберсенеп калды хәтта. Уңайлы минут сайлап сикереп торды да Гөлнурга төбәп шигырь укып китте. —Гөлнур дустым,—диде ул,— Сокланырга—Син гүзәл зат, Рухланырга—илаһи зат, Уйланырга—табышмак зат, Сагынырга—дөньяви зат! Кызның шигъри юллар укуы Гыйльман күзеннән сакланыр калкан эзләве иде. —Әлеге юлларның авторы—шушы авылның бер егете булыр!— Таңсылу классташының дөньядалыгын Гыйльманның исенә төшерде һәм горур кыяфәткә керде. —Бик белеп торабыз,—диде Ваһап.—Авторы ерактан сизелә.—Анын авызы хәмер кытыклаудан ерылган иде,—Солдат Арукаев чыгарган бу юлларны... —Әйдәгез, авылдашыбыз, минем классташым шәрәфенә күтәрик монысын! Без анын белән сабан туйларында көрәшә идек. Гыйльман цирктагы күз буучы иллюзионист кебек хәрәкәтләр ясап, башта Таңсылуның рюмкасын кулына бирде, аннары үзенекен күтәрде. Кабымлыкларга үрелделәр. Баян янә телгә килде, янә җыр башладылар Тәрәзә пәрдәсен ачып, урамга карагач, Ваһап әйтә куйды: —Таң сызыла, җәмәгать! Һава сулап керәбезме? Аңа Гөлнур кушылды. —Әйдәгез! Гыйльман да килеште. —Чыннан да, әйдәгез! Таңсылу гына карышты. — Юк. мин чыкмыйм! Арыдым, әллә нигә алҗып киттем. Гафу кыла күрегез, аз гына ял итим Гөлнур, кечкенә бүлмәңә керимче. Бигайбә' Өчәүләшеп саф һавада кинәнеп йөрделәр. Беравыктан Гыйльман әйләнеп керде һәм песидәй килеп. Таңсылу янына ятты Кыз нидер сөйләнеп каршылык күрсәтте, үзенә ябырылган нык. таза егетне куллары белән этәрел җибәрмәкче булды, тибенде, кычкырырга итте, аваз чыкмады. Тетрәнүдән анын тавышы качкан иде... Морадына ирешкән Гыйльман формасы килсенгә генә Таңсылуның чәчләреннән сыйпаган, бит очыннан үпкән булды да. янә тышка чыгып китте. Байтак йөреп керделәр алар Рюмкалар тагын мөлдерәмә тулды. Гөлнур бүлмәгә узып. Таңсылуны табынга чакырды. Дусты чыгалмасын әйтте. —Ярар, сулу алсын!—диде Гыйльман. Классташының бәхетеннән күптән көнләшеп йөргән адәм бүген кылган гамәленнән бик канәгать, ләкин азагы ничек булып бетәрен белмичә, нык кына шүрли дә иде Ниһаять, өненә килеп. Таңсылу торды һәм акылыннан шашар хәлгә җитте. Төпсез упкынга сикерәсе, дөрләп янган утка керәсе, муенына таш тагып. aibiMcyia батасы, дар элмәгенә керәсе килә иде анын Шомлы, дәһшәтле кара уйлар ташкыны сытып китәр дигәндә, миенен бер почмагында елдырым уйнап алды «Тукта, уйлан! Бу хурлыкка төшүеңне фаш итү-итмәү үзеңнән тора бит! Югаласы югалган, ичмаса кешеләр белми калсыннар. Бүген үк авырулар йөз чөерәчәк бит югыйсә үзеңнән Ин беренче булып Сәлимә апаң өеннән куып чыгарачак. Тукта, ныгытып уйла. Кыз баланың исеме чук өстендә, аннан төшсә чүп өстендә. Уйлан Таңсылу көч тупларга дип жан атты Фикер бизмәненә ниләр генә салып карамады! Фәкать үзе генә сакларга тиеш булган хәзинәне ахмакларча югалтуына аптырауның чигенә чыга алмады Әлбәттә, үз рюмкасындагы шәрабка Гыйльманның ике тапкыр йокы даруы салуын уена да китерә алмый иде ул. Таңсылу Гөлнурны чакырып алды, артыгын эчтем бугай, кәефем бик начар, кайтып дару кабыйм әле, дип. фатирына кузгалды Егетләрнен чуерташлары кызган иде. шәфкать туташының чыгып китүен абайламый да калдылар. Туып килгән көннең алсу сыек яктысында мәсхәрәләнгән кыз авыл урамыннан дарга асылачак кеше сыман узды Атласа да атлады, атламаса да... «Язгы ташкыннар да тынып өлгерде, тау-тау кайгымны канларга агыза алам соң?» Анын башында бернинди карарга да этәрми торган баткаклы, ләпек уй чиләнде. Шул уйны ыра-ера икенче бер фикер баш калкытты Даниялдан көнләшеп үткән елларынын үчен алдымы бу идиот? Даниял танышып киткән айда ук әйткән иле шул «Без Гыйльман белән дуслар идек, көндәшләргә әйләндек. Унынчы класска күчкән елны авыл сабан туенда көрәшкәндә ин азакка без икәү калдык Кем кемне .’ О ык тартыштык Ахыр килеп, мин аны аркасына салдым, батыр калдым Шуннан бирле ул мине өнәми, чагарга гына тора. » Инде менә зәһәрен чәчеп чакты булып чыга, кызнын жднын кара көйдерде Кемнеңдер хөсетлеге, кара көнләшүе аркасында өзелеп сөйгән өчен җәза бармыни соң җирдә.” Сәлимә апасы йокы аралаш булса да кызның кәефе кырылганын чамалады. мә>әр һәммәсен хәмер-шәрабка юрады Аракысы да. вино ди1әне дә—ирләр ризьпы бит ул. Хатын- кызга төсмени сон” Ят. ял ит. йоклагач узар,—дип сөйләнде Хәмер шаукымы үз хәлен аңлап өлгергән минутта ук юкка чыккан иде. Яшьлек сафлыгын югалтуның әрнүле-үкенечле тойгысы аны каберенә тикле озата барырдыр, мөгаен. Таңсылу эчтән тынды. Аның вөжданын кара игәү игәүли иде. Намусы каршында Алыптай сорау килеп басты: пычрак фаҗигане Даниялга ничек андатасы булыр? Башында шушы сорау калыплануга, коточкыч сөземтә дә формалашты: мин Даниял өчен юк бит инде хәзер! Ике-өч атна буена хат язар өчен кулына кәгазь-каләм тота алмады ул. Егеттән борчулы хат та килде: ни булды, нигә язмыйсын9 Күпме генә сузсаң да очы бер чыгачак иде, үз иңнәренә үзе басып, Таңсылу Даниялга чынбарлыкны ирештерергә булды, алдандым, дип язды, егет чактагы көндәшең Гөлнурның туган көн бәйрәмендә көчләде дип, дөресен хәбәр итте. Бу авылда калмаячагын, Чаллыга яисә Казанга китеп урнашасын әйтте. Гафу сорый алмыйм, кичермәсенне беләм, диде. Мәңгегә хуш, хыялымда тирбәтеп тә насыйп булмаган ярым, дип тәмамлады. Җавап хаты озак көттермәде. Ул бик кыска һәм шигъри юлларсыз иде. «Гыиффәтлелекне саклау һәр кызның да хәленнән килми, күрәсең. Син үз намусыңны пычрату өстенә минем өметләремне дә чәлпәрәмә китердең. Нишләмәк кирәк, ай булмаса, йолдыз калкыр». Бер нәрсә көн кебек ачык иде: Таңсылуның хыянәте егет бәгыренең асылын сыкты, күңел кыйбласын бутады, холкын сындырды, үземнеке булыр дип йөргән затның пырдымсыз рәвештә йөзенә төкергәндәй итүе Даниялны хатын-кызларга аяусыз һәм нәфрәтле итте. Жанын үч алу теләге биләде. Чынга ашмаган хыял уналмас җәрәхәт калдыра. Ә яра онытылмый, тиз генә онытыла алмый. Шагыйрь әйткәнчә, аны тән онытса, җан онытмый; җан онытса, кан онытмый; кан онытса, аң онытмый!.. Кешенең хакыйкатьтән курка башлавыннан да яманрак бәхетсезлек юк, диләр... Солдатка Даниял тугыз класс белем белән генә киткән иде. Урта мәктәпне төгәлләргә һәм авыл хуҗалыгы институтына керергә дигән ныклы карар белән кайтты ул. Армиядә аны шоферлыкка укыттылар. Хәрби шофер булып алгач, стройда интегүне, җәяү йөрүне белмәде. Мәктәптә автодело фәне укыта башлаганнар иде. Монысы Даниялга икенче класслы шофер правосын алу өчен трамплин булды. Өлгергәнлек аттестатына имтиханнар арасында район автомәктәбендә икенче класслы йөртүче хокукына да сынау бирде Лотфулла Арукаев улының инженер-механик булырга теләвенә бик риза иде. Егет үз юлымнан китә, гомере буе авызы икмәккә тук булыр, чит-ят хозурына баш иеп, тез чүгеп бармас дип фәһемләде Әнисе Өммегөлсемне әйткән дә юк. Ул да төпчегенең заманча белемле булырга талпынуын ихластан хуплады. Даниял үзеннән яшьрәкләр белән укый башлады. Ул унынчы класстагы егеткызлардан буе-сыны, бәдән ныклыгы белән генә түгел, тормыш күргәнлеге белән дә аерылып торды. Солдат-шәкерт төгәл фәннәрне бик ярата һәм җинел үзләштерә иде. Тарих, география белән дә дуслыгы бөтен булды. Рус әдәбиятыннан язма эшләр генә теңкәсенә тиде. Сөйләм теле ярыйсы ук шома иде үзе аның. Солдат еллары бу җәһәттән шактый үтүкләде. Сочинение язарга дигәндә, хәлләр көрчеккә терәлүчән булып кала бирде Бәхетенә, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Надежда Сергеевна бик ярдәмчел булды. Иренү-авырсыну белмичә, Даниял белән өстәмә шөгыльләнде. Дәресләрдән сон берүзеңә диктантлар яздырды, сочинение өчен темалар биреп, егет өйдә язып килгәннәрне аның янәшәсенә утырып җентекләде, әдәби әсәрләрне күбрәк укырга этәрде. Китапны малай чактан ук үз иткән Даниял рус классик әсәрләрен укып, үзенең тирәлеге киная баруын тойды һәм мона шатланды. Надежда Сергеевна үзе дә Тургенев әсәрләренә чын-чынлап гашыйк иде. укучысына да шушы бөек сүз остасының әсәрләрен тәкъдим итә торды. Мопассан әсәрләрен дә беренче тапкыр рус теле укытучысының китапханәчегеннән алып укыды егет Укытучысы биргән китапларга чумып, ул чит илләргә дә барып кайтты, китаплар булышлыгы белән кеше күнеленен ин тирәндәге чоңгылларына үтте. Китаплардагы персонажлар белән бергә мәхәббәт газаплары кичерде, сөешү хыянәте ярасына беркадәр дәва да тапты бугай. Тик хыянәт өчен үчешләнүе кимемәде Чынлап еласаң сукыр күздән дә яшь чыга диләрме? Уку елы азагына Даниял русча язма жәһәтеннән үзендә азмы-күпме унай үзгәреш сизде һәрхәлдә, күңелендә ышаныч яралды, авыл хуҗалыгы институтына керү имтиханнары тапшырганда рус әдәбияты буенча язма эшне канәгатьләнерлек билгегә башкара алачак. Әлбәттә, бәлки кирәге чыгар дигән яшерен өмет белән дистәгә якын сочинение әзерләп куйдылар Булышлыгы, ярдәме өчен Даниял Надежда Сергеевнага рәхмәт укый иде Хәтердән тәмам очып киткәнче әйтеп үтик. Каракнын бүреге яна дигәндәй, Таңсылу Даниялга һәммәсен ирештергәндер, ә Арукай Даниялы сдача бирми калучылардан түгел, хәнжәр белән йөрәкне айкап ыргытуы бар дип шүрләп, ветфельдшер Гыйльман тиз арада күрше Чувашстанга тайды Андагы бер татар авылында үз һөнәре белән көн итә башлады. Күз көеге булмаска карар кылып дөрес итте бугай ул. Ә Тансылу Казанга китте Өмете бодай да өзелгән иде Авыл урамында очрашкач та Даниялнын исәнләшмәве аның күчеп китүен тизләтте. лкән классларда икенче ел рус теле һәм әдәбиятын укытучы яшь педагог Надежда Сергеевна Даниял Арукасвка карата аңлатуы читен булган мөнәсәбәттә иде. Даниял аның өчен күрергә—күркәм, тотарга куркам дия торган затка әверелде Укытучы үз укучысына ир- егет итеп карап соклана иде Чыннан да, сокланмаслыкмыни?! Кара тутлы бу егеткә Табигать һичнине кызганмаган Озын буй. нык кулбашлары, горур карашлы коңгырт күзләр, куе кашлар, төз борын, ихтыяр көчен күрсәтеп торган ияк. көлгәндә энжедәй балкып китүчән тигез матур тешләр Малай чактан ук физик хезмәт белән мәшгуль булып, спортны үз иткәнгә, кочкуәте ташып тора. Шул көч кытыгы аны сабантуйларында мәйданга бил алышырга чыгара бит инде Бер күргәндә Надя Даниялны сулышы гыны белән үз кочагына суырып алырдай була Икенче вакытта ул күзләрен «сукыр итә», үзенен алгысуын жинеп, егетне күрмәскә азаплана Егет анын өчен -юкка чыгып тора». Мәгәр бу хәл озакка бармый Тизлән Надяның җаны тагын бәргәләнә башлый Егерме берен тутырган зат рух газабы да. тән ачлыгы да кичерә. Түшәк ялгызлыгы җилкенүнең чиген белмәгән күңеленә шом сала Йоклаганда төш күреп, үзен баһадир ир-егет кочагында тоя Бимазаланып, үз-үзен кочаклап өзгәләнә Сөю-сөешү касәсен төбенә кадәр бушатасы килә анын Ул бит әле аннан бер генә тапкыр авыз иткән кеше. Казандагы офицер егет белән бер-берсен татыштылар да. икесе ике якка киттеләр Дөресрәге, башлап егетнен күңеле бизде Моны бик тиз төшенгән Надя. әтиәнисснә һични анлата алмыйча, читтән торып укуга күчте дә. Алмасар мәктәбенә укытырга китте Беренче мәхәббәт бәрәңге пешергән учакка охшап сүнде, яшь. сәламәт, яшьнәп юрган тәннең ир затына ихтыяҗы дөрли бирде Шашкынлыгына дәваны Надя Даниялда күрде Ө Надежда Сергеевнаның үзенә карата әллә ничегрәк, гадәти үк булмаган мөнәсәбәтен Даниял сизми түгел иде. Әмма хисләрне тезгендә тотарга кирәклеген дә төшенде ул. Четерекле-нәзберек мәсьәлә Май бәйрәме көннәрендә, төгәле— икенче майда чишелде. Спорт залына чираттагы күнегүләргә килгән Даниялның гер күтәрүен, турникта атынуын, алкаларда уйнавын читтән күзәтеп торган һәм егетнен буй-сынына, уйнаклашып торган мускулларына сокланып Надежда Сергеевна, егет кайтырга җыенып киенә башлагач, бер читкәрәк дәшеп алды да, кичке тугызга үз фатирына бәйрәм чәенә чакырды. Гап-гади генә итеп кунакка өндәде. Даниял сәерсенеп калуын сиздермәскә тырышты, баш тарткан булып кыланмады. Киресенчә, ризалык билгесе булырлык сүзләр тапты: —Быел яз сонлады бит, Надежда Сергеевна, бүләккә чәчәк тә юк. —Син үзең чәчәк, Даниял... Укытучысының шушы сүзләре егетнең күзләрен ачкан кебек итте. «Бу бит...» Икәүдән-икәү бәйрәм чәе эчтеләр. Татар карчыгы диярсен. Надежда Сергеевна мактый-мактый чәйнеккә Һиндстаннан килгән «Гөлчатай» чәен салып пешерде. Алай гына түгел, Надежда Сергеевнаның өч йолдызлы коньягы да бар икән. Аны да авыз иттеләр. Сержант погоннары тагып кайткан егетнең җимеш суларының мондыен да авыз иткәне бар иде. Кәеф күтәренкелеге кырык градуска үрләде. Радиодан атаклы эстрада җырчысы Ирина Понаровскаянын ижат концерты язмасын тыңладылар. Сүз агышы шундыйрак борылыш алды, Надежда Сергеевна шөһрәте дөньяга таралган француз киноактрисасы Катрин Денев әйткәннәрне хәтерләде. —Люблю жить, чтобы жить, и ненавижу выживать... Аннары Надя бәйрәм киемнәрен салып ташлады, төнге эчке күлмәктән генә калды да алдан ук җәеп куелган ятакка юнәлде. Көмеш кыңгырау чыңыдай тавыш белән дәште: —Даниял, сүндер утны, кил яныма!.. Ике гәүдә тоташты. Ике тәнгә ток китте. Надя баллы ыңгырашу белән иңрәде, ләззәтле дерелдәү бизгәгенә сапты. Даниял фани дөньяда ук җәннәт бакчасында хозур кыла иде... Бу хәлләрдән соң алар бер мәл читенсенешеп калгандай булдылар. Мәгәр бу халәт бик тиз үтте. Тирән серле хәлне бүтәннәргә тел белән дә, йөз белән дә сиздермәскә кирәк иде. Сиздермәделәр. Июнь башы. Даниял тарихтан имтихан тапшырып, «бишле» алып чыккан иде. Надежда очрап, аны тәбрикләде дә, алар сөйләшә-сөйләшә мәктәп капкасыннан чыгып киттеләр. Сүзгә шул тикле мавыктылар бугай, Даниял укытучысын фатирына кадәр озатып җиткергәнен искәрми дә калды. Надежда Сергеевна егетне өйгә чакырды. Чәй өлгертте. Өстәл янында сүз кузгалгач, яратуын гына расласа бер хәл иде, педагог бу юлы Даниялны өнсез калдырырлык сүз әйтте: «Өйләнешик! Мин яңа уку елыннан Казанда эшли башлыйм Әти үземә бер бүлмәле фатир алып бирә. Вәгъдә итте, ул сүзендә нык тора». Егет күңелендә нинди өермә купканны тасвирлау читен. Даниял куәтле магнитка эләккән иде. Укытучысын кочагына алды. Шашынудан айныгач, наянлыклары өчен орышылган балалар кебек икесе ике урындыкка барып утырдылар. Беренче булып Надежда Сергеевна сүз башлады. —Йә, жавабың нинди булыр?—диде. Даниял җавап бирерлек хәлдә түгел иде. Дөресрәге, җавабы юк иде. Шулай да иреннәрен тегеп куйган төсле утырырга ярамаганлыкны чамалап: —Берни дә әйтә алмыйм әле мин,—диде—һич көтелмәгән тәкъдим... Надежда Сергеевна, урындыгын алып, Даниялның каршысына ук килеп утырды. Тезләре тезгә орынып калды. Егет әллә ниткән читенсенү тойды, ләкин сер бирмәскә кирәген төшенә иде. Надежда очкынланган күзләре белән Даниялнын карашын тотты Күзгә-күз төбәшеп калдылар. —Сине нәрсә шикләндерә9 Минем татар булмавыммы9 Бик азга гына өлкән булуыммы9 Укыйсым бар, гаиләгә башымны бәйләп интегермен дип куркасынмы9 Әтиәниен каршы килер дисенме9 Йә булмаса минем әрсезләнүем, башлап тәкъдим ясавым нәфрәт уяттымы9 Әллә боларнын һәммәсе бергәме9 Даниял һаман җавапсыз иде. Тик югалып калу халәте узды. Сынын туры тотып, ир-егетләрчә житди утыра башлады Укытучысының нинди дә булса жавап ишетми торып тынычланмасын да яхшы атый иде Шуңа күрә —Мондый чакта җавапны бер селтәнүдә генә биреп була микән9— диде. Шул сүз житә калды, Надежда Сергеевна фикерен дәвам итте -Мина шундый ышаныч каян киләдер, белмим, тик сине бәхетсез итмәсемне сизәм. Укуына комачау булмаячакмын Монысын өзеп әйтә алам Мин эшләрмен, минем белгечлегем буенча шәһәрдә дә урын табылачак. Син бик тырышып укырсын Фатирыбыз үзебезнеке булачак Ул Я1ын, әйтгем ич. әти көйли.. Бу көнне егет өзеп кенә һични димәде Тел күтәреп әйтер сүзе юк иде Анын каруы, миен биләп алган уйлар бихисап иде Даниял башыңда сорау туды «Изге тамыры* бармы әллә Надежда Сергеевнаның? Минем ана чын-чынлал гашыйк булып йөрүемне ничек чамалаган? Сихерләнүемне ничек сизенгән? Мин бит аны табигать гүзәллеген яраткан төсле, матурлык өлгесе итеп ярата идем Өйләнергә уйлап түгел. Хатыным игеп күз алдына китермичә Ниндидер бер илаһи ярату иде бит ул... Әгәр Надежда Сергеевна тәкъдим иткән юлны сайласам9 Ин беренче булып әти белән әни каршы төшәрләр идеме икән? Төшәрләр иде Ризалык бирмәсләр иде, юк, бирмәсләр иде Төпчекләре, юньсезләнеп, үз укытучысына, маржага өйләнсен әле'. Дус-ишләр, кордашлар да аңламаслар, начар уйларлар иде. «Өйрәнчеккә— бәрәнчек булып авызланган бу малай, шуннан башын аралый алмаган Ә тегесенә кайнар канлы, гайрәтле татар егете кирәк булган. Пешмәгән борчак боткасы булачак боларнын тормышлары • диячәкләр «Егетнең башы түгәрәк,—дип мәсхәрәле елмаючылар да табылыр иде — Степендиягә генә яшәп изаланмаска уйлаган Укытучы акчасына көн итәргә җыена. •• Имеш-мимешнен, гайбәтнең чиге булмас иде. Монысына шикләнмәскә мөмкин Монысы минем Надежда Сергеевнага өйләнү ихтималына читтән караш Ә үзем9 Үзем бәхетле була алырмынмы? Анын рухи дөньясын түгәрәк итәрлек көч табылырмы миндә9 Аны бәхетле итәрлек кодрәткә ияме соң әле мин9 Тормыш корып гомер сөрү ләззәтләнешеп алу гына түгел ич. * Егетнен башы каткан иде, гаиләдә яшен яшьнәп, күк күкрәде Иртәгә институтка документлар илтергә барасы дигән көннең кичендә Даниялны әтисе жиләк-жимеш бакчасына чакырып алып чыкты Алмагач төбенә әмәлләп куйган өстәл янына килеп, кара-каршы утырдылар Лотфулла нык әсәренгән иде Ул үгезне мөгезеннән алырга булган, һәр сүзенә таш салып торды —Синең башыңа, улым, институт кай! ысыннан да битәр укытучы маржа хәсрәте кунаклаган икән бит' Шул нәстәкәй хак булса, син бүгеннән минем улым түгел! Дине башка, теле үзгә, гореф-гадәтләре. Йолалары чит-ят кавем белән кан катнаштыру хакында уйларга да рөхсәтем юк Арукай нәселе йөзенә тизәк сыларга юл куймам мин сина! Ни гомерләр татарны изгән милләтне ишәйтергә җыендыңмы9 Юк. басам мин стоп- кранынны' Башыңны ихтыяри хәлдә элмәккә тыгып, коллык ярлыгы алыргамы ниятең? Барып чыкмас! Атаңның соңгы сүзе шул: ул маржа белән мөгамәләңә бүгеннән нокта куясың! Ике әйтмәм, холкымны белеп үстең... Даниялга акланырга да, аңлатырга да жай калдырмыйча. Лотфулла торып басты һәм эре-эре атлап өйгә кереп китте. Даниял бермәл алмагачка сөялеп торды да бакчадан чыкты Институтның кабул итү комиссиясенә документларын биргәч, Даниял Алмасарга кайтмады, имтиханнарга әзерләнде, нужа куучыларга кушылып баржа бушатты, вагон төяде, көнлек ихтыяҗларының очын-очка ялгап барырлык акча эшләде. Тулай торакта урын били алуына бик шат иде ул. Керү имтиханнары аның алдында сират күпере булып тоелды. Кылдан нечкә, кылычтан үткен. Шуны үтеп чыга алсаң, син—студент, югары белем кыяларына үрләргә хокуклы адәм. Мәтәлсәң—бетте! Яшәешнең тәмугына очтың дигәнең шул була. Хурлыгыңнан хет асылын! «Кереп булмады шул!»—дип Алмасарга кайтып мескенләнергәме? һай юк инде, юк! Бу кадәресе Даниял Арукасв өлешенә тигән көмеш булырга тиеш түгел! Бик курыккан эшнең азагы хәерле була, дигән сүз бар Хактыр ул, мөгаен. Хаклыгы шуннан гыйбарәт булса кирәк: хыялларым пыран- заран килеп, ярык тагарак янында калмыйм дип, кеше барлык акыл көчен, барча энергиясен алдына куйган максатны чынга ашыруга туплый Даниял өчен дәһшәт, билгеле инде, рус әдәбиятыннан язма эш иде. Хак тәгаләгә мең шөкерләр, күк капусын ачты бит! Имтиханда тәкъдим ителгән темалар арасында Надежда Сергеевна биреп яздырганы да бар иде Даниял Арукаевнын язма эше уңай бәя алды. Калган фәннәрдән имтихан тоту егетне ул тикле өркетми иде инде Үзенең исем-фам ил иясен беренче курс студентлары исемлегендә күргәндә, егет күңеле белән күкнең җиденче катында йөзде. Алда үтәсе юллар авырлыгыннан өрки белми иде әле ул. Августның егермеләре тирәсе Көтмәгәндә-юрамаганда Даниял Бауман урамында Надежда Сергеевнаны очратты. Чак кына маңгайга- маңгай килеп бәрелмәделәр. Күтәрелеп бер-берсенә карагач, икесе дә көлеп җибәрде. Аннары гына кул биреп исәнләштеләр. Университет урамы чатына борылып байтак сөйләшеп тордылар. Даниял сагынуга якын тойгы кичереп кинәнеп гапләште. мәгәр миендә берөзлексез кечкенә кызыл лампочка янып торды: әтисенең катгый сүзләре кабызган ут иде ул. «Кара аны, малай!..» Надежда Сергеевнаның әтисе сүзендә торган, кызына борынгы йортлар арасында калкып чыккан күпкатлы йорттан бер бүлмәле фатир алган. Әйтерең бармы, төзелеш тресты начальнигы шул! Надяның күченеп яши башлаганына әле бер атна чамасы гына икән. «Бүген кунакка чакыра алмыйм, гафу ит, беренче сентябрьдә кичләтеп көтәрмен!»—дип китте саубуллашканда. Эш урыны да шундагы бер мәктәптә икән. Транспортка утырып интекмәскә дә мөмкин. Чирек сәгать алданрак чыксаң, кичегүсез килеп җитә торган. Даниял укытучысының яңа торагына киләсе булып саубуллашты. Тулай торакка кайту юлында ул бер карарга килде: укулар башланганчы елга портында бер атна ныгытып эшләп алырга! Сыгылсам сыгылырмын, анын каруы Надежда Сергеевна янына буш кул белән бармам, дип уена беркетеп куйды. Беренче сентябрь мәктәпләрдә дә, техникум һәм институтларда да шундый бер көн инде ул, үзенчәлекле бәйрәм төсен ала. Җәй буе күрешмәгән классташлар, курсташлар очраша. Беренче курска килүчеләр яңа күмәклеккә күнегә башлыйлар. Яна танышлар шул көнне игътибарны җәлеп итүчән була. Шул көнне яңа мәхәббәт бөреләре уянгалап куйган очраклар да аз түгел... Авыл хуҗалыгы институтында барлык факультетларның беренче курска кергән студентларын бергә җыеп сөйләштеләр Югары уку йортында уку дигәнен шул рәвешле башланды Күзгә ташланганы бу иде: монда килгәннәрнең барысы да диярлек авыл егетләре һәм кыътары «Без—авылныкы'» дип кычкырып торалар Үз-үзләрен тотышлары, кием-салымнары, сөйләшү манерлары Берике ел үтәр, аларнын бер ишесе танымаслык булып үзгәрер, шәһәрнекеләр булып китәрләр Телгә дә остарырлар, күзне-кашны. килеш- килбәтне дә шәһәрчә итәрләр, костюмнар да сансавырга сыланып тора башлар Ин мөһиме -аларнын уй сөрешләре, фикерләү рәвешләре шактый үзгәрер Икенче берәүләре «Кубань казаклары» булып калырлар, «Каким ты был. таким и остался...» Шәһәр тимерчелеге андыйларны үзгәртеп чүки алмый аниял агрономия факультетына килгән бер чибәргә дикъкать итте Актлар залына керер алдыннан бер төркем кыхтар белән читгәрәк сөйләшеп тора иле ул. Моннан атна-ун көн элек кенә студент әхетенә ирешкән яшь кызлар, табигый, әле кыюсызлык кичерәләр һәм зур залга беренчеләр булып керергә батырчылык итмиләр иде Даниял бу кызга Гөлфия дип эндәшкәннәрен үткер колагына салып куйды. Ректорат вәкиле беренче курска кабул ителгәннәрнең һәммәсен залга өндәгәч, теге кызлар да кузгалдылар, барысы бергә өченчеме- дүртенчеме рәткә барып утырдылар Даниял алар артындагы рәткә теркәлде Кызны кыеклап кына күзәтергә бик жайлы иде Гөлфия, халык җырындагыча. йомарлаган май кебек, урта буйлы, хатын-кыз өчен Алла сөеп биргән буй-сын иясе иде Гәүдәсен скульпторның булдыклысы ижат иткән лиярсен Йөзе айнын унбишенче кичәседәй забак-түгәрәк тә түгел, озаепочланыл та китмәгән, шул хәтле килешле кимәлдә. шикләнми әйтергә мөмкин, күпләрне ымсындырырлык Акыл нуры сириец торган шомырт кара күзләрен яман карашлардан сакларга теләгән кебек озын куе керфекләр каймалаган. Карлыгач канаты төсле кашлары бөтен чыраена ямь өсти Төз борын, пешүе килгән чиядәй юка иреннәре «Сөбханалла!» диярлек Бит урталарына әнис алма алсулыгы иңгән Болар өстенә чигәләрендәге кара бөдрәләрне дә кушсаң. тасвирлап туймаслык матурлык килеп чыга Матурлык эталоны дияргә лә ярыйдыр, билләһи! Ымсынганга ымсын ашы инде менә! Акылы-фигыле дә начар була алмас бу затнын Бик әдәпле күренә Эшчәңдәдер Үз гомерендә агрономнар күреп үскән бит инде ул. иренчәк булса, агроном хезмәтенә җигелергә карар кылмаган булыр иде Даниял чамасы җиткән кадәр кызнын киенү зәвыгын да бәяләмәк булды Чибәркәй өстенә ак кофта, чем-кара итәк, аякларына үкчәле кара туфлилар кигән Йомры күкрәкләре өстенә төшәргә генә торган калын толымын әледән-әле артка ташлый Ул толым кызга сихри бер төсмер өсти Алмасар егете уеннан бер фикер сызылып узды күп тә үтмәс. Гөлфиягә бу нәфис, күркәм толым артык тоелыр һәм студентка кырыкмыш тай төсле йөрүне тансыклап кычына башлар Аһ юк. бу чибәрне муен чокырыннан калдырып кистергәч чәч белән күрәсе килми Бүген үк. гафу сорап, гүзәлнең янәшәсенә килер дә. китешми дип тормас. Даниял үзенең кинәшен бирер «Сеңлем.— дияр, — йөз проценттан арткан матурлы- зыгызнын бер өлеше булган талымыгыздан һичкайчан ваз кичә күрмәгез Югыйсә сез зур гөнаһ кылган булырсыз».—дияр Түр сәхнәдәге президиум өстәле артына менеп утырган галим голәмә арасыннан мәһабәт гәүдәле бер агай күтәрелеп, залнын гөжләүдән туктавын сорады Очрашу башлана иде а Торып баскан абзый институтның ректоры икән. Профессор. Ул бик кыска гына итеп югары уку йортының тарихына тукталды, нинди белгечләр хәзерләгәнлекне әйтте, перспективада ниләр буласын фараз кылды, бүген ничә кеше укуын телгә алды. Профессор фикеренчә, авыл хуҗалыгы институты—ВУЗларның да ВУЗы иде. Ул, инанган фикерен ныгытып, болай дип дәвам итте: —Без җир белгечләре тәрбиялибез. Агрономнар да, инженер- механиклар да, бакчачылар да—һәммәсе туклык тәэмин итүче җир осталары. Кайчак уйлап куясың: кешеләр кайчан да булса «Ж.ИР» һәм «ИКМӘК» дигән сүзләргә мәгънәсе белән тиң берәр сүз таба алырлармы икән? Фәкать «АНА» дигән сүз генә алар янәшәсендә торырга хаклы Бүтән бер сүзнең, бер төшенчәнең дә моңа хакы юк! Менә без шушы илаһи төшенчәләр булган кыйммәтләр белән турыдан-туры бәйләнештә булачак осталар укытып чыгарабыз... Жыешлыштан сон Даниял, тартыну-читенсенүне бер читкә болгап, баягы кыз янына барды һәм: —Исәнмесез, Гөлфия! Мин Даниял Арукаев дигән кеше булам. Очрашу башланганчы ук сөйләшмәкче идем дә. Сез кызлар белән онытылып китеп чүкердәшә идегез,—диде. Кыз җайсызланып калды. —Исәнмесез! Сез мине каян беләсез?—дип гаҗәпсенде. —Беләм дип, бар белгәнем әлегә исемегез генә. Якыннанрак танышасым килә. Мин үзем Зөя буеннан. Даниял дидем инде. Урта мәктәпне солдаттан кайткач тәмамладым. Колхозда тракторчы да, комбайнчы да булып эшләгән малай. Инженермеханик булырга теләк зур. Шуңа дип килдем. Сораулар юкмы?—Егет күңелле көлемсерәде.— Инде Сезне тындыйк. Сез Чүпрәледән түгелме? Әллә Чистай, Аксубай якларыннанмы? —Нигә дип әле ул районнарны атадыгыз?—Кыз гаҗәпсенә бирә иде. —Сөйләшүегез мишәрчәгә бик тартым. Шуңардан чамалап әйтүем... —Багучы була алмыйсыз икән. —Тамырларымда чегән каны ага дип мактаныр хәлем юк, Гөлфия. Бик зур сер булмаса, үзегез әйтегез инде? —Чувашиядән мин. Фәтхи Бурнаш туган авыл күршесеннән. Унынчыны былтыр бетергән идем Бер ел участок орлыкчылык лабораториясендә лаборантка булып эшләдем. Менә укырга килдем. Әти-әни дә укы дип торалар... —Алар кем инде, әлеге дә баягы сер булмаса? —Әти җирле хакимият башлыгы, әнием—укытучы. —Алай икән. Минем карт—гомерлек механизатор. Әни кешем терлекчелектә. Хәзер дә эшлиләр әле... —Менә, анкеталарны тутырып бетердек,—дип көлде Гөлфия. —Сез тулай торакка урнаштыгызмы?—егет шулай сорарга булды. Тешләгән җирдән өзәргә җыена иде. —Юк.—Кыз, һәммәсен сөйләп тору кирәк микән соң дигәндәй, беравык сүзсез торды да, әйтергә булды —Мин әтиемнең өлкән апасында торам. Ул күптән, бик күптән инде Казан кешесенә чыккан булган, үз йорты белән Яңа бистәдә яши. Байтактан пенсиядә... —Аңлашыла язды. Рөхсәт итсәгез, озатып куйыйм, Гөлфия? Якыннанрак танышырбыз да. Вакытыгыз булса, фильм карап чыгарбыз. Юл уңаенда кинотеатр, шагыйрь исемендәгесе, беләсездер? —Беләм. Шулай да миңа кайтырга кирәк. —Алайса, әйдәгез, озатып куйыйм. «Балалар универмагы»на кадәр җәяү килделәр. —Беләсезме, Гөлфия,—диде Даниял,—сез игътибарны беренче нәүбәттә ни белән җәлеп итәсез? Кыз башын борын. Даниялга текәлде. Сорау бирмәде Ждвапны егет үзе әйтте — Бик матур толымыгыз белән. Мин очрашуда утырганда бу у найдан дүртьюллык чыгардым Укыйммы9 —Иәгез соң... Даниял үз стихиясенә кереп бара иде. Такмаклап китте Кызлар курке—озын толым. Урала күнелләргә Саклагыз ул хәзинәне. Кисмәгез гомердә дә... —Киңәшегезгә рәхмәт! Мин әниемнән узып андый эшкә батырчылык итмәячәкмен. Әни чәч кистерергә беркайчан да рөхсәт бирмәячәк Аның үзенең толымнары минеке ише генәме! —Акыллы апа икән!—Даниял бу темага шунда нокта куйды —Тагын бер куплет укыйммы? —Толым турындамы? —Түгел. Йөрәк давылы турында. —Укыгыз сон Күңелемә сандугачтай кердсн, Хәерлегә булсын диикме9 Текәдер дип тормый, тәвәккәлләп. Сөю тауларына меникме9 Бер очтан дәвам итәсе булды Даниял Ихтимал, шик-шомлы уйлар Яннан җилләнеп узар. Тик йөрәк алгысып туймас. Назлану юксынып тузар Гөлфия салмак кына атлап барган җирдән туктады да Даниялга сорау куйды. — Боларны конкрет миңа адреслап укуыгыз түгелдер ич? —Әлбәттә, сезгә. Гөлфия —Ашыгып төштем, утка пештем, дип уйламыйсызмы? Мине бөтенләй белмисез бит әле. Очраган бер кешегә йөрәк серегезне түгә башласагыз, кая китә ул?! —Ә сез очраклы кеше түгел. Моңа минем иманым камил Мин ничә ел эзләгән кешемне таптым. Сез минем төшләремә керә килдегез. Төсегез, кыяфәтегез, буегызсыныгыз. сөйләшүегез нәкъ тормыштагыча итеп күрә идем төшләремдә... —Сез Даниял, аферистмы, әллә балаларча беркатлы кешеме9 Гафу итегез, мин сезне аңлаудан ерак торам Беренче күрешүдән шул тикле ачылып китү нәрсә галәмәте? — Ихласлык Бер-беребезне якыннан, бик якыннан белербез әле. Гөлфия Биш ел бергә укыйсы бар Бүген безнең хисләр берегер дип саныйк, яме? —Җиде кат үлчәргә кирәк. - Унҗиде үлчәсәгез дә риза-бәхил мин Тик мина уңай җавап кына бирегез, Гөлфия Ниһаять, алтынчы трамвайга утырып. Яңа бистәгә киттеләр Курсташын озатып кайтышлый Даниял гастрономга керде Надежда Сергеевна янына барырга дип күчтәнәчләр алды, аннары чәчәк букеты эзләп китте. Шул чагыңда аны кемдер якасыннан тотып алгандай тәэсир туды Беркем дә юк иде. әлбәттә Теге көнне әтисенең үгет-нәсихәт һәм янау сүзләре рухи тукмый rue аны ♦ * * адянын өченче каттагы бер бүлмәле квартирасы Даниял килгәндә көлеп тора иде. Тыйнак кына җиһазланган, соклангыч чисталык. Мебельдән, тәрәзәләргә элгән пәрдәләрдән, түр өстәлдәге сый- нигьмәттән ниндидер җылылык бөркелеп тора иде. Хуҗасы җан җылылы кеше булганга шулай тоела торгандыр, күрәсең. Кабарып торган сумка һәм чәчәкләр тотып килеп кергән Даниялны, алып килгән күчтәнәч һәм бүләкләрен куеп та өлгермәде. Надежда Сергеевна кайнар кочагына алды. —Сагындырдың, татар егете! Зарыктым!. —Сабыр, сабыр, Надежда Сергеевна! Муенны сындыра күрмәгез!.. Сизелерсизелмәслек итеп кенә бизәнеп-төзәнеп алган, өстенә өр- яңа күлмәк кигән, изүенә асыл ташлы брошь таккан хужабикә егетне кочагыннан ычкындырды да, дәрес биргәндәгечә рәсми төскә кергән булып, сөйләп китте. —Шуны зиһенегезгә киртләп куегыз, Даниял Лотфуллович. бүгеннән миңа Надя дип кенә эндәшәчәксез. Укытучы һәм укучы мөнәсәбәтләре теплоход койрыгындагы дулкыннарда калдылар. Без хәзер бер-беребезне ихтирам итүче якын кешеләр. Ир белән хатын дип әйтеп сине куркытасым килми, фактта исә шулай дияргә дә урын бар.. Бу—бер. Икенчедән, сиңа янә бер шелтә. Кем сорады, яисә кем кушты сиңа, Даниял Лотфуллович, сумка тутырып ризык һәм хәмер-шәраб төяп килергә? Сине кунак итәрлек мөмкинлегем барын беләсең Киләчәктә дә булыр Бүтән мәшәкатьләнәсе түгел! Ишетсен колагың! Инде күтәренеп килгәнсең икән, әйдә, бушатыйк күчтәнәчләреңне. Чәчәкләрең өчен чын күңелдән рәхмәт менә! Букет сайлый беләсең икән... —Беләсен дип... Күңелгә ятканын алдым инде. Наденька! —Шулай диген, шулай колакка ятышлы. Якынлык сизелеп тора шулай эндәшүдән... Ә хәзер бар, кулларыңны юып кил дә, консерваларны ачарсың, шешәләрне... Икәүдән-икәү генә чөкердәшеп утырудан да мәгънәлерәк мәҗлес бармы икән? Серләр килешкәндә, фикер уртаклыгы булганда, ике затнын хисләре бер учак булып дөрләгәндә адәм баласының җаны рәхәт чигә, акылы зирәкләнә, тойгылары тирәнәя бугай ул... Даниял алып килгән коньяк тәэсире Надяны бермә-бер дәртләндереп җибәрде, аның тәнендәге һәммә күзәнәк бар егәренә тернәкләнә иде. —Яңа урында эшләр ничегрәк булырга ошый соң, Надя9 —Кайда да эшнең шеше бар инде ул. Укытучы хезмәте Алла каргаган бер шөгыль дигән фикер яралып килә күңелемдә. Кырык ата баласын тезгенлә дә белемтәрбия бир. имеш! Шәһәр мәктәпләрендә тәртип ягы хөрти Мине бишенче класс җитәкчесе иттеләр. Быелга түзәрлек булыр дип уйлыйм. Җилкәдә тагын бер йөк бар бит әле. Читтән торып укып, дүрт курска нокта куйдым. Алда тагын ике еллык зур мәшәкать тора, тешне кысып булса да чыдарга кирәк. Ярты юлда калырга һич ярамый!.. Бәллүр рюмкаларны өченче тапкыр түнтәреп куйгач. Надя Даниялның беләгенә ябышып, күзләренә чекерәеп карады да: —Хәзер мин сиңа ике генә юл шигырь укыйм. Авторын әйтә алырсыңмы?—диде һәм яттан укып китте. Мою любовь, широкое море, Вместить не могут жизни берега... —Мин мәхәббәт җырчыларыннан русча Степан Шипачев шигырьләрен генә азмаз беләм, бу юлларны кем язганын һич әйтә алмыйм,— дип, Даниял кулларын күтәрде —Белмәвең гаҗәп түгел...—Надя урыныннан күтәрелеп, Даниял урындыгының артына чыкты һәм егетне кочаклап алды.—Бу юлларны Толстой язган. Лев Николаевич түгел. А. К. Толстой Анын «Слезы Н дрожат в твоем ревнивом взоре» дип башланган шигыреннән бу... Йә. ярарсана! Әдәбият дәресемени сон монда9 Әйдә, ял итеп алабыз' Аннары янә сыйланырбыз. Сентябрь төне безнен карамакта лабаса — Ул Даниялны шулай арбады. Ә арбавын белсән. елан да карышмый, диләр Егет өстәл яныннан торды Утны сүндереп тә тормастан иркәләнештеләр. Ярсынган, тынына капкан Даниял байтак сүзсез ятты Жан тынычланып, тән бушанып калгач кәефләре янә ямьләнде Аппетитлап ашап-эчтеләр. Бер темадан икенчесенә сикерә-күчә озак сөйләштеләр. Аннары телевизорга күз салырга булдылар. Казан тапшырулары тәмамланган иде. Мәскәүдән яңалыклар тыңладылар Даниял бик иргә уянды Стенадагы сәгать бишенче унбиш минутны күрсәтә иде — Надя, сәхәргә торасынмы?—диде ул, шаяртырга исәп тотып —А что такое сәхәр? Даниял булдыра алганча анлатгы Ә хужабикәнен бик аңлыйсы да килми иде бугай, борылып яллы, ак жәймәне өстенә ипләбрәк япты — Мине Казан радиосы гимн уйный башлагач уятырсын. яме Чәй куй. ашарына җылыт. Егет сөяркәсе кушканча эшләде Җиле тулгач, чыгып киттеләр. Надежда Сергеевна—мәктәпкә. Даниял институтка. Якшәмбедә очрашырга булып саубуллаштылар рофкомның культсектор әһелләре беренче курс студентлары арасында еш була башладылар, талантлар эзләделәр Үзешчән сәхнә шаукымы кагылган Даниял тыйнакланып тормады, профкомнан килгән туташка (өченче курс студенткасы Гөлнара икән) «Мин җыр текстлары, шигырьләр язуда үземне сынап караучы кеше, кирәге чыкса, җырлыйм да».—диде Гөлнара самородок алтын тапкан кеше шикелле сөенде Даниялның исемфамилиясен кечкенә куен дәфтәренә язып алды Аннары бишенче сентябрьдә кичен сәгать алтыга профкомга килергә кушты Үзешчән сәнгать һәвәскәрләре шунда жыеласылар икән Җидесендә чыгарылыш курс ы ндагыл ардан кала барлык студентлар колхозга булышырга китәсе Агитбригадага азынганнар бу эштән азат ителә,—диде Гөлнара —Без шефлыктагы колхозларда концертлар куячакбыз. Билгеләнгән вакытка килгәч. Даниял профкомда Гөлфияне очратты Кызык булып килте ана. Мобилизациягә сез дә эләктегезмени9—диде ул көлеп Монда очрашуза сөенүен яшереп тә тормады Мин азрак җырлаштыргалыйм. шуна үзешчәннәр белән буласым килә, диде Гөлфия тыйнак кына итеп Репетицияләр залына чыктылар Беренче курс һәвәскәрләренең осталыкларын карадылар Нинди әсәрне, нинди көйне әйтсән. шуны уйнарга сәләтле баянчылары бар икән Профком яллаган филармония музыканты Гөлфия «Әллүки»не җырлаганда Даниял гына түгел, залдагы барчасы тын калып, тирән кичерешләргә чумып утырдылар. Җанны иркәли торган йомшак, ләкин көчле милли мои белән мөлдерәмә өретелгән тавыш теләсә кемне әсир итәрлек иде Шушы аһән-моң бәгырь кылларының ин нечкә-нәзберекләренә килеп кагыла ла. күнел чоңгылына юл ала Җырдан егет тәэсирләнеп туя алмады Гөлфия җырны тәмамлагач, осталык сынарга җыелган әһелләр дә. П үзенчәлекле имтихан тотарга чакырылган яшь студентлар да, сихерләп тораташ иткәннәр диярсең, беравык тып-тын тордылар. Аннары, әйтерсең нидер шартлады, кубарылып кул чаба башладылар, тамаша залы түгеллеге онытылды. Гөлфия болай ук кабул итүне көтмәгән иде бугай, сизелер- сизелмәс кенә баш иде дә бер читкә китеп басты. Институтта татар халык театрын җитәкләүче мәшһүр артист Гөлфиянең кулын кысты, сабыйны назлаган төсле аркасыннан сөйде. Кыз уңайсызлана калды хәтта. —Күз генә тимәсен, сеңелем. Бер үк саклый күр тавышыңны!— Халык артисты үзен алкышлагандагы кебек дулкынланган иде. Даниял икеләнә калды. Җырлап караргамы сон? Әллә кирәкмәсме? Чувашстан кызыннан соң бүтәннәргә маташыр җай калмады түгелме? Мәгәр шундук профком культсекторы әгъзасы Гөлнара алдында кыюлануын искә төшерде Посынырга ярамый, егетләрчә булмый!.. Ул «Таң атканда»ны сузды. Онытылып тыңладылар. Репетиция залындагылар хыялында тылсымлы тан аттырды егет. Үзе дә тыңлаучылар хозурына таң алсулыгында бүтән шәхес буларак килеп басты шикелле. ...Тин булып безнең елларга. Балкысын гомер юлы. Аны да кул чабып тәбрикләделәр. Залның аргы почмагыннан килеп беренче кул кысучы Гөлфия булды. —Сихерләдегез, Даниял. Рәхмәт! —Сезнең бәядән зуррагы кирәкми, Гөлфия! Тагын ике студентка җырлады. Бу көнне институт җәмәгатьчелеге каршында сынау узучыларнын һәммәсен сәнгать коллективына алырга дигән карарга килделәр. Алар да шефлыктагы хуҗалыкларга гастрольгә чыгачаклар, диелде. Таралышыр алдыннан, академия театрыннан килеп халык театрын җитәкләүче актер мондый нәтижә-тәкъдим ясады: —Гөлфия Низамова да, Даниял Арукаев та, әлбәттә, соло җырларга тиешләр. Шуның белән бергә, мин аларнын дует башкаруларын да бик теләр идем Күпләр көнләшерлек парлы җыр килеп чыгачак. Мин моңа шикләнмим... Сөенешкән яшьләр кайтырга кузгалдылар. Даниял Гөлфияне озата китте. Бу көнне алар бер-берсенә гади итеп «син» дип кенә эндәшергә килештеләр. Тулай торакка кайтып ирешкәч, Даниял Арукаевны бүлмәдәше Гата керпеләнеп каршылады. —Кайда йөрисең син, ә? Авылыгыздан әтиең килгән иде, беравык көтеп тә торды,—диде ул карлыккан тавыш белән,—Шәйхелислам абыйларына барсын. Итне дә, бәрәңгене дә шуларда калдырдым. Акча да Шәйхелисламда, диде. Запчастьлар юллап килгән булганнар. Бүген китәбез дә, диде. Даниялга читен булып китте. Әтисенең кәефе кырылгандыр инде. Күралмый кайттым дигәч, әнисе дә күңелсезләнер. Тик ни хәл итәсен, профкомга да бармый булмый иде бит... нститут шефлык итә торган хуҗалыкларның берсе Чулман буендагы зур авыл икән. Студентларның сәнгать коллективын монда әйбәт беләләр булып чыкты. Шуна күрә үз итеп, көтелгән кунаклар кебек каршыладылар. Кичен авыл культура йорты тамашачы белән шыгырым тулды. Элек тә монда чыгыш ясаган өлкән курс студентларына залнын мөнәсәбәте гаҗәп җылы иде. Алкышлар тынып тормады. И Чират колхозчылар өчен таныш түгел башкаручыларга житте. Залда ниндидер сагаю туган төсле булды. «Йәле, йәле. карап карыйк әле. ниндирәк икән сез кемсәләр?» Бригада җитәкчесе—конферансье концертка ноктаны Гөлфия куярга тиеш дип санады, аны «саубуллашу фейерверкы» дип атады. Гөлфия концерт азагына нокта гына түгел, өндәу билгесе куйды. Аны сәхнәдән озак чыгармадылар. Илаһи дип әйтерлек тавыш культура учагына җыелган авыл кешеләрен гүя күк гөмбәзенә чөйде, дәрьялар тирәнлегенә чумырды, кыйбла тарафына ерак офыкларга алып китте. Кая гына илтмәсен, ул аһәң мәхәббәт хакында сөйләде Газиз анана, сөйгән ярына, туган төбәгенә мәхәббәт хакында. Соныннан кечкенә мәҗлес. Әмма Гөлфияне сагайтканы шул булды: Даниял анда катнашмады, тылсымлы балдак төсле юкка чыкты Җырчы кыз төшенде, егетнен көне буе диярлек китапханәче яшь хатын янында уралуы тикмәгә булмаган Шуна микән. Даниял җырындагы сүзләрне Гөлфия үзенә кабул итә язып калды. Тан алдыннан төшкә керден. Борчуларын бар сыман Тан нурлары сина миннән Сәлам булып барсыннар' Юк ла, юк, ни дип борчылсын Гөлфия?! Кем ана Даниял’’ Шулай да таң нурларын керфеккә керфек тә ормый каршылады бит менә! Аңламассың бу йөрәк дигәнеңне Кеше үзе дә төшенә алмаслык табышмаклар биреп, сәер хис-тойгылар уятып тибә ул Кайтырга дип автобуска утырганда килеп җиткән Даниялдан җитәкчеләре төксе генә сорап куйды: — Кая олактын син, егет? Әйтү юк. сорау юк. тот та парга әйлән! Даниял бүтән иптәшләренең дә карашларында өнәп бетермәүне күреп, коңгырт күзләренә, бөтен йөзенә кичерү сорау галәмәте чыгарырга тырышты һәм аңлатырга кереште. —Армиядә бергә хезмәт иткән дустым белән күрештек тә, аларга киттек,—диде Даниял белән моннан өч кенә минут элек очрашкан егет көлемсерәп торды: «Бар бит шома адәмнәр' Ябыштырып кына куялар ялганны'» Даниялның җитәкчегә сөйләгәннәре Гөлфия күңелендә чуерташка әйләнеп барган үпкә, ачу. каһәрләү хисләрен эретте дә җибәрде. «Нигә мин кеше турында начар уйларга ашыгам соң?»—дип үзен битәрләде ул хәтта. Автобуста янәшә утырып кайтканда, кыз күңелендә күк аязлыгы иде инде. ктябрьдә лекцияләр беренче семестрга планлаштырылган барлык фәннәр буенча да укыла башлады. Өчәр-дүртәр пар лекция, мәктәптәгечә әйтсәң, алты-сигез сәгать дәрес Әмма моңа чыдарга була. Ник дигәндә, мәктәптәге кебек дәрес сорамыйлар. Студент халкы моннан бик канәгать. «Сессия җиткәч, күз күрер әле» дип йөри бирәләр Ләкин... ләкин студент дигән тезгенсез кавемне тышаулый торган бер предмет бар Ул—чит тел Аның практик дәресләреннән дә. аудиториядән тыш тәрҗемәләреннән дә һич кая качып котыла алмыйсың ВУЗда чит тел укытучылар сизәләр: шәкерт халкы бу фәнгә арбаның бишенче көпчәге дип карый, ике еллык мәҗбүри хезмәткә саный Шуна күрә чит тел өйрәтүче мөгаллимәләр аяу һәм миһербан белмиләр Белә ич алар: чит телдән имтихан тапшырмый торып, берәу дә диплом алу бәхетенә ирешмәячәк Бу фәннән имтихан «койрык» булып озак сөйрәлә калса, институттан куу турында ректор приказына ла ерак түгел О Даниял Арукаев немец теле дигән рәхимсез эскәнҗәгә килеп кысылгач, бер мәлгә тәмам миңгерәп калды. Аннары таләп катгый буласын төшенде. Җиң сызганмый котылмаячагы ачык иде. Урта мәктәптә килделе- киттеле генә укыттылар немец телен, рәте-чираты булмады. Монда якадан алалар. Группаны икегә бүлделәр. Арукаев Зәмирә Әсгатовна Бикташева дигән укытучыга эләкте. Мөгаллимә педагогия институтының чит телләр факультетын моннан дүрт ел элек тәмамлап килгән икән. Карт кыз, диделәр. Шуңа явыз. Димәк, гомеренең ярты-йорты үткәненә җаны сызлый. Карап торуга һич кенә дә канэчкеч вампирга охшамаган ул үзе. Мөлаем гына, ягымлы күренә. Сүзен өздереп сөйли. Карашы үткер. Уйларыңны укыйдыр төсле. Даниялны төркемнең старостасы иттеләр. Беренче дәрестә, уз төркемендәге студентларның чамасын тәгаенләр өчен, укытучы немецча төрле чыганаклардан өзекләр таратты. Бер сәгать вакыт бирде. Аннары һәммәсенең тәрҗемәләү сәләтен тикшерде. Зәмирә Әсгатовна янына килә-килә үк Даниял зар түгә башлады. — Бер фигыльнең русчасын табалмадым. Өч сүзлекнең берсендә юк. «Леониерен»... Зәмирә көлеп куйды. —Димәк, Арукаев, текстның беренче абзацына күз дә салмагансыз. Анда космонавт Леонов немец газетасында басылган мәкаләдәге бу сүзнең тәрҗемәсен эзләве турында сөйли. Хикмәт шунда, немец журналистлары «ачык космоска чыга» дигәнне космонавт фамилиясеннән фигыль ясап аңлатканнар... Ярый, анысы бәла түгел. Утырыгыз, тәрҗемәләгез, тыңлагыз... Җиде-сигез минутта Бикташева фикерен кистереп әйтте. —Ташны тишәр тамчыга әйләнмәсәгез, бик авыр булыр сезгә, Арукаев. Вакыт дигән хәзинәне йокыгыздан, ялыгыздан урлап шөгыльләнергә туры килер... Даниял җил уңаена бөгелүне кулай күрде. — Нәрсә бәрабәренә генә булса да тырышырга инде, Зәмирә Әсгатовна, — диде. Шул рәвешле, берникадәр вакытка Надежда Сергеевна арткы сызыкка чигенде, хәтта Гөлфия белән күрешүләр дә сирәгәйде. Хәер, Гөлфия үзе дә дәреслекләргә тештырнагы белән ябышырга мәҗбүр иде. Шөпшә кебек, чәчәктән-чәчәккә күчеп, ширбәт суырырга күнегеп барган Даниял егетлеген саклап көн итә алмый иде инде. Тиздән Надежда Сергеевнага визитларын кабат яңартты. Гөлфияне дә кулдан ычкындырмаска дигән нияте дә бар иде. Ни хәл итсен, дәрте кайный, каны ыргып ага, җаны сикеренә, йөрәк магниты Табигатьнең энжеле калфагы булган хатын-кызларга тыелгысыз тартыла бирде. Вакыт пресс астына куеп кыскан төсле тыгызланды. Нинди генә өлгер булсаң да, барысына җитешүе ансат түгел. Шулай муеннан мәшгуль көннәрнең берсендә, ноябрь ахыры иде шикелле, Даниял Арукаевны институтта татарча көрәш секциясен җитәкләүче тренер чакырып алды. Сәламләшкәч, танышкач, оста: —Сине шәп көрәшә, диләр. Секциягә йөрергә ниятең юкмы?— дип кызыксынды. —Кем мактагандыр, белмим, только арттырган. Авыл сабан туе батырыннан узганым юк.—Даниял остага ихтирам белән текәлеп, шулай диде. Бу тренер турында ишеткәне дә, укыганы да бар аның. Институт егетләренең пичәсен милли көрәш серләренә өйрәткән кеше —Секциягә йөрер идем, абый. Спорт Jбелән мавыкмасаң, борынгы мәдрәсә шәкерте төсле саргаеп кибәрсең. Йөрим секциягә!.. — Килештек алайса. Күнегүләр һәр атнада. Сессияләр вакытында гына тукталып торабыз. Даниял көрәшкә йөри башлады Ә көрәш дигәнен көчне суырыпмы- суыра, аппетитны бик нык ача. Шул сәбәпле. Алмасардан кемнәрдер артыннан җибәргәнне көтеп ятмыйча, ике атнага бер дигәндәи. ризык- нигьмәт алырга авылга үзе кайтучан булып китте Шөкер, әти-әнисе барлык белән, мул яшиләр Сонгы кайтуында байтак итеп яна суелган тана ите алып килде Шуны күтәреп Надежда Сергеевна янына китте — Пилмән тансыкладым. Надя Пешер әле күп итеп,—диде ул, тырнак очы кадәр дә рияланмыйча Пилмән астына берәр нәрсә чамаларбыз. Даниялнен онытып бетермәвенә шатланганын яшерергә теләмәгән Надя айкояштай балкыды —Анысы бар,—диде —Ит турагычны көйлә дә. чыгара башла Мин камырга тотынам. Пилмәнле төндә Даниял тулай торакка кайтып йөрмәде. Шундый конне, үч иткәндәй, кичләтеп, ниндидер Йомышы төшеп, тулай торакка Гөлфия килеп чыккан Арукаевның бүлмәдәше Гата ана —Шәйхелислам абыйларына китте ул Алар үз йортлары белән торалар. Менә дигән мунчалары бар Көрәшче егет чабынырга бик ярата.— дип аңлаткан Сайрый белгән ахириләр бәладан йола торалар шул Офыкта зачетлар баш калкытты Беренче семестрда дүрт зачет, оч имтихан тапшырасы Әүвәл зачетлар белән араны өзәсе була Шулай да зачет-зачет инде ул. имтихан ук түгел Хәтәре берәү генә—немец теле Зәмирә Әсгатовнанын таләбе катгый Мөгаллимә тәржемә текстының шактый зур, вакытның чикләнгән булуын кисәтеп куйды Зачет көне җиткәндә. Зәмирә Әсгатовна сырхап китте Деканатка өеннән шылтыратып, секретарь Суфиягә әйткән: —Беренче курстагы группа өчен тәржемә текстлар әзерләп куйдым Арукаев килеп алсын, хәзерләнә торсыннар, дигән, адресын бирергә кушкан Шәкерт халкы мона шатланышты —Кемгә кайсы икәнен дә тәгаенләп әйтмәс микән'’ —Тот капчыгыңны! Көйлә итәгеңне! Син тагын үзе үк тәрҗемәләп тә бирсен диярсең Зәмирә Бикташева Мусин урамындагы мәчет тирәсендәге күп кам ы йортларның берсендә яши икән. Хода йорты биек ташпулатлар арасында югалып калган Ислам дине кануннары буенча манара тирә-юнь корылмалардан ин биеге булырга тиештер дә инде ул. хәзерге заман каласы шартларында ни хәл итәсең?! Зәмирә Әсгатовна өч бүлмәле квартираның бер бүлмәсен үз •резиденциясеиткән. Теге якларда зал һәм әги-әнисенен бүлмәсе булып чыга Әтисе кайчандыр министр урынбасары булган, диләр Күптән пенсиядә икән Әнисе кырык елга якын мәктәптә укытып ялга чыккан карчык, ди Студентларча әйтсәң, «немка» читенсенебрәк килеп кергән Даниял Арукаевны бик ачык каршылады. Аудиториядәге кырыслыгы бөтенләй юкка чыккан иде -Нәзбереклек чиктән ашты бугай, беренче суыклар ук куырып алды,— дип зар түкте —Урак өсте җиткәч больничныйда ят инде Укытучысы Даниялны түргә узып утырырга өндәде —Хәзер чәйләп алабыз,—диде Юк. юк. Зәмирә Әсгатовна. чәйләп тормыйм, текстларны бирегез дә китим .. — Бүтән чакта чаялана белгән Даниял чын-чынлап тартыну кичерде. —Сез солдат булган егет бит. Арукаев. Бәләкәй балалар кебек кыенсынып тормагыз!—Зәмирә Әсгатовна күңелле елмаеп кухняга чыкты Студент «немка»нын бүлмәсен күздән кичерде Пөхтәлек Күзгә беренче ташланганы шул Җиһаз затлылыгы Китаплар Аларнын күпчелеге чит телләрдә бугай. Зәмирә Эсгатовнаны немец һәм инглиз телләрендә иркен сөйләшә, ул илләрнең язучыларын оригиналда гына укый, диләр. Чәй янында Даниял үзен шуклыгы өчен почмакка бастырылган малай сыманрак сизде. Бу сиңа кырдагы механизаторлар табыны да, солдат ашханәсе дә, студент обшагасы да түгел, бу—институт укытучысы хәстәрләгән өстәл, чит тел мөгаллимәсе табыны. Чынаяклары, балкалаклары, чәнечкеләре дә башкача монда. Бер чынаяк чәй эчеп, рәхмәт әйтте дә, студент егет кузгалмак булып калкынды. Зәмирә Әсгатовна исә немец телендәге журнал һәм брошюраларны туплап биргәч тә, аның белән сүзен дәвам итте. —Сез машина йөртәсезме, Даниял?—Әлегәчә гел фамилиясе белән генә эндәшүчән укытучының бу юлы исеме белән мөрәжәгать итүе егеткә кызык тоелды. Мөгаллимәсенә болай эндәшкәне өчен рәхмәт әйтәсе килде хәтта. Ә соравына күкрәк киереп жавап бирә алачагына сөенеп бетә алмый иде. —Мин—икенче класслы шофер, Зәмирә Әсгатовна. — Шулаймыни? Сезнең яшьтә бик тиз түгелме сон1 ’—Мөгаллимә күбәләк мыеклары шикелле озын керфекле зәңгәр күзләрен Даниялга текәгән иде. Егет карашын читкә алды. —Тиз дип. . башлап армиядә укыттылар. Ике ел рульдә булдым. Кайткач, икенче класска тапшырдым —Алай икән... Каникулга ниләр планлаштырасыз? —Әллә ниткән ниятләр юк болай. Авылга кайтып киләсе була инде. Картлар янына... —Алай икән —Укытучысының бу сүзләрне еш кабатлаганын Даниялның искәргәне юк иде әле. Мәзәк булып китте. Зәмирә Әсгатовна исә фикерен төенләп куйды. —Мине туганнарым күптәннән Чистайга чакыралар. Әтинен энеләре, сеңелләре. Үз «Волга»ң белән кайт, Гадельшага да барып килербез, диләр. Әтинең туган авылына. Ерак юлга үзем руль тотып чыгарга куркам. Бәлки сез алып барып кайтырсыз? Ризалык белдерәсе урында Даниял, гаҗәпләнүен яшереп кала алмыйча, сорау бирде: —«Волга»гыз бармыни. Зәмирә Әсгатовна? Вот это—да-а!.. Шул рәвешле, Даниял малаизмны тезгенли алмады. Мөгаллимәсе аны аңлый иде. —Гаҗәпсенүегезне бераз төшенәм, Даниял. Шуңа ул машинаның тарихын әйтим —Чит тел укытучысы ул тарихны бик кыска аңлатты —Үз акчама алган автомобиль түгел ул. Монын өчен безнең шартларда миңа ашамый-эчми. киенмитөренми дистә ел эшләргә кирәгер иде. Америкада яшәүче туганым бүләк итте. Өченче ел ул Казанга килгән иде Әнинең әтисе белән аның бабасы бертуганнар Безнең нәселдә ике-өч буында гел ир балалар. Абый әйтте: «Бердәнбер сеңелебезгә машина бүләк итеп китим әле!»— диде. Гараж да сатып алып бирде. Даниялга бу сүзләр әкияти тәэсир итте. Бик үк килешкән булмаса да. «Эх-ма!» дигәнен абайламый ук калды бугай. Юк. монын шөкәтсез чыгуын искәреп өлгерде һәм, шул тәэсирне юарга теләгәндәй, сәфәр чыгарга ризалыгын бирергә ашыкты. —Кышкы ялда буш мин, Зәмирә Әсгатовна. Барам Чистайга, кинәнеп алып барып кайтам үзегезне.—диде —Ә жәйге ялда ниләр майтарырга җыенасыз? —Җәен механизаторның урыны уракта инде. Комбайнда эшләячәкмен. —Алай икән... —Колхозга булышлык, үземә—ярдәм.—Егет көлеп куйды. Студентка еллык дым тупларга кирәк ич! —Комбайнда урдырасызмы? —Мин хатынчы классны тәмамлаганнан бирле әтинен ярдәмчесе булдым. Зәмирә Әсгатовна Жәйгә үземә комбайн бирәчәкләр —Алай икән! Бик яхшы Механизаторлыкны нечкәләп өйрәнәсез дигән сүз Ирегетне беренче чиратта үз эшенен остасы булу бизи Немец теле укытучысының квартирасыннан саубуллашып чыгып киткәндә. Даниял Арукаевнын күңел гөмбәзен салават күпере иңләгән иде Дәресләрдә шактый кырыс күренгән Зәмирә Әсгатовна бик кече күңелле, кешелекле күренде Даниял шунын белән бергә, жанында сурәтләп бетереп булмастай хис-тойгылар да уйнаклап алды Ялгызына күңелсездер анын. ямансудыр Әти-әнисе янәшәдә дә сон, ләкин ул мондый янәшәлек белән канәгать яшәү чорыннан узган бит инде Сынар канатлылык газаплыйдыр аны. башкача булмас Чибәр генә, акыллы, белемле, ә бер үзе Бу сәгатьләрдә Даниял үзен укытучысы урынына куеп та. аңа теләктәш зат булып та уйланды Шул уйлар ана җитдилек сулышы өргәндәй итте Гомумән, җитдиләнер көннәр җитте Студент халкы басынкыланып калды. Тезгенсезләнеп, авызлык тешләп дигәндәй пырдымсызланган егетләр казый хозурындагы шәкертләр сыман шым булдылар, китапларга, лекцияләр язылган Д1>фтәрләргә ябыштылар Тырыша-тырмаша океан арты биюләрен өйрәнергә дәртләнгән кызлар да джаз музыкасыннан читтәрәк торырга мәҗбүр булдылар Югары билгеләргә тапшырган имтиханнар студентнын яшәү чишмәсенен чылтыравын дәвам иттерәчәк иде Стипендияле булу өчен ял һәм йокы дигәннәрсннән өлешчә ваз кичәргә туры килде Анын каруы семестр дәвамында кирәгенчә укыган, тиешенчә хәзерләнгән студентның күңелендә һәр фәннән сынауны кичеп чыккан саен тантана була иде: «Өстән тагын бер тау төште!» Даниял ике имтиханын—«яхшы»га. ә берсен «отлично»га тапшыра алды Шул казаныш анарда үз-үзенә ышаныч арттырды, тез буыннарын ныгытты Күңеле ирәйде Авылына кайтып күренергә дә. чит тел укытучысы белән янәшә утырып сәфәр чыгарга да йөзе ак иде анын Соңгы имтиханны уңышлы тапшырсам. Гөлфия белән Камал театрына барабыз дип уена беркеткән һәм «Гөргери кияүләре»н карарга билетлар да алып куйган иде Яшьләрмен монда—җәннәт почмагыдай ымсындырып торган сәнгать йорты— академия театрында—беренче тапкыр булулары иде Күпме халыклар теленә кергән, әдәби әсәрләрдә, халык җырларында тасвир тапкан Кабан күле ярына салынган тамаша бинасы тышкы яктан ук ниндидер серлелек белән үзенә җәлеп итә. Эченә узгач, яшьләр күңелендә татлы жилкендерүле хисләр уянды. Сәнгать сарае1 Тамашадан алган җан җылысы өстенә. үзенә бәйрәм булдырганы өчен чын күңелдән рәхмәт әйткән Гөлфия сүхзәре Даниялны каядыр югарыга, мамыклы җылы канат каккан бер почмакка алып китте Нидән, нилектән икәнен тәгаен әйтә алмас иде. бу сәгатьләрдә ул үзен гадәттәгедән әйбәтрәк хис кылды. Гөлфияне дә салават күперенен сихри төсләренә манып күрде Гөлфияне түтиләре өенә озатып куйганда, егет кышкы каникул көннәрендә Зәмирә Әсгатовна Бикташеваны анын үз машинасында Чистам га алып Сырып кайтачагын әйтге Моны ч.збәр иткән минутларда егет Чувашстан чибәренен йөзенә кадалып карады Ниндирәк тәэсир яратыр бу хәбәрдән'1 Берәр төрле реакция-фәлән булырмы1 ’ Әллә шоп-шома гына казак яныннан узып китәрме’ Юк. узмады Гөлфия Даниял дигән студентнын кайчан ниләр кылуына, ни гамәлләр башкарасына бөтенләй үк битараф түгел икән Анын күңеленә вәсвәсә сырылып өлгергән иде Гөлфия. Кызларга хас турылыгын яшерә алмыйча, ләкин кызларга хас дипломатия бөркәнчегенә төренергә маташып, сорау бирде — Күңелен бик киңмени сон синең'’ Гафу ит. укытучыларыннын барсына ла күчер булып бетә апырсынмы икән'’ Карасана, кара' Рәнҗетергә, кыерсытырга дигәндә, бу гү зәл дә тел чарлый белә икән бит «Шофер» түгел, «кучер!» Авыл Советы рәисе кызы шул Атасыннан киберлск күчми булмагандыр Кулыннан килгәнне булышу гап-гади лакейга әверелүмени соң? «Кучерлыкмы?» Әле ничә минут элек кенә аллы-гөлле буяуларга манылып, жанга рәхәтлек өстәгән бәйрәм рухы чәлпәрәмә килде. Кәефләре кырылды. Булдыксыз малай төсле, телсезгә охшап кайтып китмәс өчен генә Даниял әңгәмә резинкасын сузмак булып, сорау бирде. —Авылга кайчан китәсең, Гөлфия? Кыз эндәшмәде. Туфли башы белән җирне тырнаштыргалап тора бирде. —Авылыгызга кайчан кайтасын, дим?.. Егетнең тавышы имәндергеч чыкты бугай. Гөлфия сискәнеп китте шикелле. —Шушы көннәрдә әти киләсе,—диде аннары теләр-теләмәс кенә.— Үзем алып кайтырмын дип язган иде. —Әйбәт алайса!—Даниял хуплап куйды —Каникулдан сон күрешербез инде. Әйбәт ял ит! —Рәхмәт! Сау булып тор! Кыз кереп китте. Саубуллашу барып чыкмады. Даниял Арукаев сөмсере коелып, трамвайга юл тотты. Үртәлгән иде ул, кыерсытылган иде. Тиктомалга «кучер» итте бит әле бу кызый аны. Аңламассың... Атлый торгач, гарьлек биштәре җиңеләя төште сыман. —Э-э-эх! Каян килеп, кая китмәгән! Җиде чатта җирән башлы маңка малайларым елап утырмый әле... Киттем Надя янына! Надежда Сергеевнанын түр тәрәзәсендә ут юк иде «Өйдә юк микәнни? Әтиәниләренә киткәнме? Мәктәптә берәр чара булып тоткарландымы9 Әллә иртәләп йокыга ятуымы?» Бик аз гына уйланып торгач, Даниял каты итеп кыңгырау төймәсенә басты. Көтте Түр якта ут кабынды. Хуҗабикә бусага буена килде. —Кем шулай сонлап йөри? —Мин идем. Надя Даниял дигән студент. —Капларда кәефләнгәч киләсе иттең?—Надежда Сергеевна ишекне сөйләнәсөйләнә ачты да Арукаевны эчкә уздырды —Мин синең дөньяда барлыгына икеләнә башлаган идем инде. —Имтиханнар эскәнҗәгә кысты бит, Наденька, беләсең. Менә шул бөкреләрне иңемнән төшердем дә бушандым. Группа белән театрга культпоход ясадык. Илдән аерылып каласы итмәдем инде... Болай да «Син иптәшләреңне коллектив итеп санамыйсың»,—дип энәләнергә генә торалар... Йә, нихәлләрдә ятасын? —Бер көе, мәктәпнекен беләсең... Каникул үтеп китте Иң озын чирекне башлыйбыз. Ярты елны ярыйсы түгәрәкләдек... Ашарга җылытыйммы? —Тамак тук диярлек. Чылату мөмкинлеге булса... Надежда саран гына елмайды —Бик көттереп, ялындырып кына килгән кешегә бик аз гына тапмый ярамас. Хуҗабикә чәй әзерләде. Хәмер чыкты. Сагынышканнар иде. —Юынып чыгып яткан гына идем. Әйдә, с легким паром дип мин дә тотыйм инде. —Надежда Сергеевна үзенә аз гына салды. —Сихәтле пар уңаеннан булсын, алайса. Во парочка: бутылка да гарочка. Исән була күр!—диде Даниял. Хәмер, шәраб—сүз җилеме. Сөйләшеп киттеләр. Надежда Сергеевна шушы араларда гына элекке классташы, хәзер отпускага кайткан капитан егетнен килеп чыгуын әйтте. Мәктәп елларын хәтерләп утырдык, диде Виталий шактый олыгайган, сабыр-салмак ир булган, дип тә өстәде Офицер классташы хакындагы мәгълүматлар Арукаев өчен ноль бөтен уннан ноль дәрәжәдә тансык иде, тик боларны миңа иик сөйлисең дип булмый бит инде Турысын әйткәндә, хуҗабикә максатына иреште. Ул— Арукаев дигән татар күнеленә шик-шөбһә, көнчелек кырмыскалары җибәреп карау иде Артыгын һаваланып китмәсен, янәсе, дөньянын кендеге Алмасар Арукаевы гына түгел — Бик күнелле очрашу булган икән'—Даниял кырысланып куйды, аннары моңа хакы югын чамалап алды да елмайгандай итте —Үткәнне сагынып искә алу күнелле дә. монсу да инде ул. Даниял Лотфуллович — Рәсмигә охшаган эндәш сүз егетнен сырт йонын кабарта язуга җавап иде. Гашыйклар хәле мәчеләрчәрәк диләрме? Ике мәче талаша, берсен- берсе ялаша Болар да шулай, бер-берсен әле чеметкәләп, әле назлап төн уртасын җиткерделәр —Мин обшагага кайтып тормамдыр инде. Надя —Ихтыярын Даниял битараф кына бу сүзне үз итә ал.мады. — Башка вакытта болай дими илен. Надежда Сергеевна. Кал дип өзеп әйтә идең. —Әмер булып ишетелмәсен диюем Бу сүзгә шунда нокта куелды. Даниял иртәгесен иртүк ваннада юынып чыкты Замирә Әсгатовна янына барырга кирәк иле Чит тел мөгаллимәсе ишекне үзе ачты Әти-әнисе белән өчәүләп чәй янында утырган чаклары икән. Студент егетне өстәл янына кыстый башладылар. Даниял кайчан кузгалабыз дигәнне генә белешергә керүен, бик тиз барып җитәсе җире барын әйтте, рәхмәт диде —Иртәгә иртүк тәвәккәлләсәк, хәерле булырын өметләник.—диде Зәмирә Әсгатовна -Мин алтыда килеп җитәрмен' Кышкы иртәдә алар Чистай каласына сәфәр чыктылар Көн аяз булырга өметләндерә иде. Суыгы да зар түгәрлек түгел, термометр нольдән нибары тугыз-ун градус түбән күрсәтә иде Юл кешеләре иртә кузгалучан. Олы юлда хәрәкәт зур иде инде. Яна «Волга» бәйгегә ярсып торган чабышкы кебек бик җай юыртты Байтактан машина руле артына утырмаган Даниял күңеле бәйрәм итә иде Мөгаллимәсе дә, егетнен җитез хәрәкәтләрен күтәтеп, бик канәгать барды Әкияттәгечә, нәкъ сәгать җидедә кузгалып, каладан елга ярына җиткәнче җитмеш җиде чакрым юл үттеләр Машинасы ла гөрләп чапкач. Зәмирә Әсгатовнаны тынлый-тынлый Камага килеп җиткәнен тоймый да калды Даниял Чит телләргә бала чагыннан ук кызыгып үсүен, урга мәктәпне тәмамлаганда бары тик инфакка гына керергә катгый карар кылганлыгын күнел биреп, бик теләпяратып укыгач, чит телләр үзләштерү газабын чагыштырмача ансат аралавын сөйләде укытучы. Сүзгә-сүз ялганып, диплом алмый бер кая да кузгалмаска ант итүен, шунын аркасында яраткан кешесен югалтуын да әйтми калмады «Диплом алдым, егетемне югалттым»,—диде ул. уенын- чынын бергә үреп Үз мәктәпләрендә Замирәдән ике класска өлкән укыган, аннары хәрби уч ил ише тәмамлаган егет Зәмирә өченче курста чакта ук өйләнмәкче һәм яшь киленне үзе хезмәт иткән җиргә—Германигә алып китмәкчс булган — Мин чит илләргә туристик сәяхәткә барырга, анда үзем өйрәнгән телләрдә сөйләшеп төпле күнекмәләр алырга дүрт куллап риза,—дип сөйләде Зәмирә Әсгатовна —Дөнья күрәсең. тел шомартасың, яшәешкә карашын кинәя Әмма чит мәмләкәттә яшәргә күңелем тартмый һич' Аннары укуымны да өзәсем килмәде Һич' Факультетның күз өстендә кашы булып укып барганда, югары уку йортын ташлап кит. имеш' Булмаганны' Бу хакта үз дип йөргәнемә туп-туры әйттем Анын кәефе бик нык китте Каты үпкәләде, рәнҗеде хәтта «Читтән торып тәмамларсың укуынны!» дип тә карады Әйткәнем сүз иде! Шунысы ла бар—әтием, әнием дә моиа юл куймаслар иде. Ленин стипендиапсасы булып укы ла. ярты юлда белем алуыңны өзеп куймы ’ Булмаганны' Менә шул рәвешле юллары аерылышкан аларнын Замирәгә үч итеп. офицер егет кире җавап алганның иртәгесендә үк бүтән бер кызга, медицина институтының сонгы курсындагы Казан чибәренә өйләнгән дә, аны алман иленә алып киткән. Өч елдан алар Союзга кайтканнар, егет туган шәһәренә билгеләнү алуга ирешкән. Хәзер Казанда яшиләр икән. —Кайчакта кала урамында очрашкалыйбыз. Бик матур малайлары үсеп килә. Сәламләшеп узабыз. Хатынына минем хакта сөйләгәндер дип беләм,—диде Зәмирә Әсгатовна. Урынсыз булды бугай да, ләкин Даниял әйтеп куйды бит: «Сезгә насыйбы чыгар әле, Зәмирә Әсгатовна!»—диде. Мөгаллимә бу беркатлы юатудан кинәнеп көлеп куйды. —Кайгым анда түгел, Даниял. Килде-китгесенә, ни житгесенә дип әйтүем, чыгарга җыенмыйм. Минем күңелне жилкендерерлекләре яшьрәкләрне карыйлар... Хәзергә уем бүтәндә. Мин кандидатлык минимумын тапшырып, диссертация язган идем. Шул хезмәтемне бүгеннәрдә, соңгы араларда дип әйтүем, Мәскәүдәге чит телләр институты галимнәре тикшерәләр. Оппонетларым шуннан булачак. Тиздән Мәскәүгә диссертация якларга барырга туры килердер, мөгаен...—Боларын бик җитди әйтте дә, сүзне тагын шаяруга борды —Карт кызларның бердәнбер юанычы диссертация язу. шуны яклап, кандидатлык дәрәҗәсе алу була бит ул... Бала үстерә алмагач, фәнне үстерешик дип тырышкан булалар. Ә фән. бик кире беткән, үҗәт нәрсә, теләсә кем килеп тыгылганны өнәми, ал арга баш бирми. Ана бөтен гомереңне багышларга кирәк... Даниял, урынлымы-урынсызмы икәнен азаккача чамалап бетермәс- тән, сүз кыстырды: —Мин үзәк газеталарның кайсыннандыр укыдым, аннары телевизордан да күрсәттеләр, Балтик буе республикаларының берсендә бер ханым ун бала тәрбияләп үстергән һәм докторлык диссертациясе яклап, профессор булган... —Андый уникумнар бик сирәк очрый, ләкин бар алар, бар. Ул ханым икеләтә герой!.. Даниял үзенең укытучысының тулы гәүдәләнешен күргәндәй булды. Яхшы мәгънәсендә үҗәт кеше икән шул Зәмирә Әсгатовна. Әйткәнен эшләргә, башкарып чыгарга җин сызганган зат икән. Мондыйлар ярты юлда калмыйлар, читенлекләрдән өркеп котлары алынмый. Ихтыяр көче дигәндә, әжәткә алучылар түгел, димәк. Тормышның, дөньяда яшәүнен мәгънәсен тирәнтен аңлыйлар булып чыга... Алыйм дисәң, гыйбрәтләр бар дөньяда!.. Чулманны кичкәч, Зәмирә ерак-ерактан уратып, читләтеп, кыеклатып кына Даниялның йөрәк серләрен дә белергә теләгән сыман сораштыргалап карады. Укытучысы алдында бу темага ачылып китүе бик җайсыз иде, Даниял кыска-кыска гына җаваплар биреп, сүзне бүтәнгә борырга тырышты. —Минем күңел—бүлмәгән чалу әле, Зәмирә Әсгатовна,—дигән булды егет,— Бер янып сүнгән булды булуын... —Шулаймы? Күңелегез җәрәхәтләнеп калгандыр алайса? —Гарьләндерде дә, ямансылатгы да... Булды инде... —Ана карап кына явызланырга гына кирәкми. Даниял. Яшьлектә күпләрдә була торган хәл. Баштарак дөньяның асты өскә килгәндәй тоелса да, тора-бара үтә ул, үтә. Иң яхшы табиб—вакыт, диләр бит. Борынгылар сүзендә олы хаклык бар... Болар да юату сүзләре иде. Тик нигәдер мөгаллимәнең әйткәннәре Даниялга сихәтле булып ирешмәде, күнел кутырын куптарды гына кебек. —Кызларга ышанычны җуюы бик тиз икән ул, Зәмирә Әсгатовна,— диде рульдәге егет. Тансылу хыянәтенә үч итеп, хатын-кыз кавеме белән кәнфитләнеп тормаска карар кылганын әйтмәде, әлбәттә. —Аерым кешегә карата ышанычсызлыкны, гомумән ышанычтан бизү белән бутарга кирәкми. Шуны онытмаган хәерле, Даниял Мәхәббәт кер- караны өнәми. Аның төп шарты—тугрылык... истай сәфәреннән кайтуга ук. иртәнге поезд белән Даниял Арукаев Алмасарга юл тотты. Анда ял итте егет, туйганчы йоклады, каралты - кура тирәсендә кайнашты. Буранлап, ишерелеп яуган карны көрәп мускулларын уйнатты. Егет әнисе хәстәрләгән ризык белән кинәнеп сыйланды Таба ашларын, бигрәк тә гөбәдияне яратты Туган йортында газиз кешен пешергән аш- суга ни җитә?! Әнкәсенә чиксез рәхмәтле иде ул. ‘ —Әнкәй, син пешергән ризыклар белән Мәскәүдәге ил башлыкларын сыйларга иде. ә?—диде Фермада алган орденын янына тагын да кәттәрәген тагып җибәрерләр иде —Сайра, улым, сайра.—дип елмайды Өммегөлсем.—Салам мина көлтәсе белән сыя Ие. беткән иде. ди. Мәскәү тикле калада аш-су осталары, бер татар хатыны гына җитми, ди. Сөт-катыкка да кинәнде студент. Тулай торакта көн саен иртәләрен сөт ризыгы юллап чыгулар юк Аннары каладагы сөтне бер читкә кун инде син аны Бүлмәдәше Гата әйтмешли, шешәсен юып та торасы юк Сөт өсте ялгышып та йокмаган Даниял кичләрен авыл культура йортына чыккалады Кордашлары белән булды Мәгәр андагы кичәләр анын өчен ничектер төс җуйганнар иде инде. Ул гына да түгел, алар Даниял Арукаевнын яшьлек таңында төшкән аяусыз кырауны искә төшерәләр иде Җыр-биюле кичәләрдән тиз генә кайтып. Зәмирә Әсгатовна тәкъдим иткән китапны укыды ул. Бу әсәр малай чакта ук укылырга тиеш булып та. егетнен кулы тими калган повесть иде Лев Кассильнын «Великое противостояние» повесте Даниял бермәл сәерсенде: ни дип әле немка түти миңа бала-чага әсәрен тәкъдим итә9 Җентекләп укып чыккач, кайта-кайта фикерли торгач, аңлады: юкәдә икән чикләвек' Әлеге әсәрдәге героиняның—«Мужик сердитый* кинофильмында Устя ролен уйнаган укучы кыз Сима (Серафима) Крупицынаның эчкерсез мәхәббәте сурәтләнгән. Шунын белән бергә. Романның тыенкы-тыйнак мәхәббәт тота белүе дә тасвирланган Зәмирә Әсгатовнаның «Роман Каштанны үзенә өлге итә алсан, ялгышмассың!» диюе булгандыр, күрәсең Менә бит! Педагог һәркайчан педагог. Повестьта кызыл карандаш белән тамгаланган бердәнбер абзац бар Даниял шул хакта уйлана калды Бу «чәүкә* элек үк булдымы икән, әллә мөгаллим») китапны студент егеткә бирер алдыннан гына билгеләп куйганмы9 Менә ул өзек: • Какая же вы звезда9 Вы в лучшем случае планета. Планега Своего сияния у вас нет. попали в хорошую систему—засверкали и давали хороший, ровный, честный свел А теперь вам надо учиться, своими руками загребать жар. чтобы потом греть и освещать то дело, которое будет в вашей жизни главным делом, а не случайным» Галәмгә нур сибүче йолдыз һәм анардан якты алучы планета Уңган, булдыклы, талантлы шәхесләр һәм кеше ярдәме белән дә мүкәләргә генә сәләтле җан иясе Укытучысының шулай диюеме, теге абзацны билгеләп куеп9 Уйларын кылыч белән турап ыргытырга ниятләгәндәй, кулын селтәде дә, Даниял китапны диванга ташлады Уйларбыз, уйланырбыз, иптәш Бикташева! Үзегез дә һәммәсен кирәгенчә уйлап җиткермәгәнсез түгелме9 Дипломлы булдым, кияүсез калдым дисез ич Менә бит' Бик акыллы булгач, сарыкны да исән, бүрене дә тук итәсегез бар rue Менә бит' Әйе. офицер егет югалып калмаган Менә бит' Укытучысын күз алдына китереп, анын белән читтән торып бәхәсләшеп маташуы үзенә дә мәгънәсе пек булып тоелды бугай, ул. уйларыннан посарга ниятләп, бүлмәдә арлы-бирле йөрегие дә. миенә килеп сарылган бәйләнчек фикерләрдән арына алмагач, киенеп урамга чыкты Юкка чәбәләнү' Ч иде бу! Уйлардан алай гына арынып булса, башларына уй төшкән адәм балалары Каф тау артына гына түгел, чит-ят кыйтгаларга чыгып качарлар иде... —Бәхетленен төне җитми, бәхетсезнең көне үтми дигәндәй, саф һавада да тынгы табалмады Даниял. Казанга китәр көн җитте. Кичке поезд белән юлга чыгасы көнне, әтисе ремонт мастерскоеннан төшке ашка кайткач, җәйне ничек үткәрү турында күрәзәлек итеп алдылар. —Комбайнда эшләүне кире уйламагансындыр бит, улым?—диде Лотфулла. w Бу сорау Даниялны сискәндерә калды. Ни дип капыл гына болай сорады әле әти кеше? —Иске авыздан яна сүз дип әйтимме, бу соравың нидән яралды әле, әткәй?— Егет әтисенә төбәлде Лотфулла бик тыныч кала бирде. —Нидән дип... иллә дә битараф йөрүенә күрә әйтүем Ничә көн туган авылында булып, мастерскойга аяк басмадың, илне-көнне тук итүче кешеләрне күрмәдең. Шуңа ла фәһемләп куйдым, бу егетнең башында бүтән планнармы әллә, дим. Хәен дә калада мәшгульләнмәкчеме улыбыз, дим. Белмәссең... Даниял әтисенең әйткәннәре—телендәгесе, әйтеп бетермәгәнне күңелендәгесе икәнен сизенә иде. Әтисе теге чактагы кебек «марҗа» дигәнне чәчрәп телгә алмаса да, шул җәһәттән шиге таралып җитмәве аңлашылып тора лабаса. —Икеле-микеле кыланырга мин детсад малае түгел бит, әткәй, ир- егет сүзе бер булыр. Уракка авылга кайтам. Председательнең яна комбайн бирербез дигән вәгъдәсе дә көчендә калса, шәп булыр иде. —Безнең Зөфәр ике сөйләшми.—диде Лотфулла —Ике әйтми Район башлыклары да сүзен җилгә җибәрмәгән өчен олылыйлар аны. Зөфәр Галләмович дип кенә торалар. Гозерен дә екмыйлар —Уракка кайтам, әткәй, һичсүзсез кайтам! Үземә—практика, ашарга икмәк, тотарыма акча дигән сүз бит. . Син минем хакта борчылма, яме Үзен әйтмешли, башым урынында Ризык-нигъмәт төяп китте Даниял. Ярмасын да. итен-маен да мулдан куйдылар. Әтисе әнисеннән сорап алып акча да бирде. —Укы. сынатма. Кемнеке—аларныкы...—Лотфулла улына горурланып та. өметләнеп тә карады Мондый караш аталарда гына була. —Ходай саулык бирсен, акыл-зиһен бирсен, тел ачкычы бирсен,— дип тезеп китте Өммегөлсем.—Бәхет-тәүфыйктан аермасын улым... пмасардан бу килүендә түтәрәме белән ит күтәреп Недеҗда Сергеевна фатирына ашыкмады студент Читтән әйткән керә бит ул, ни генә дисәң дә. Чистай юлында Зәмирә Әсгатовна сөйләгәннәр дә. әти- әнисенең үгетнәсихәте дә күңел уйдыгына җыела барды. Дөрес әйтәләр инде алар, яхшылык теләп сөйлиләр. Мәгәр яшьлек тыелгысызлыгы да бар ич. бар! Даниялның тамырларында да егет каны ага. Аның каны-сүле эчендә, күзе матурны күрә. Тышаулап куя торган чак булса, аны яшьлек димәсләр дә иде. «Яшьлегем—рәхәт чагым, очар кошлар түгел бит ул. әйләнеп кайтмас тагын». «Болыт килер, явар янгыр, буразнада дым булыр. Болыт китәр, яшьлек үтәр, үкенерсең, соң булыр. •> Әнә. җырлар ни диләр! Шул рәвешле. Даниял үз-үзенә дәрт-дәрман өстәмәк иде. Әмма күпме генә ирәймәсен, каяндыр томан артыннан Зәмирә Әсгатовнаның бармак янап торуын шәйләгән кебек булды, әтисе дә «матри. малай!» дип кисәтәдер кебек тоелды. Факультетлар өчен уртак лекциягә килгәч, Гөлфияне күреп. Даниял А ялкынланып кигте Сагынганлыгын шул минутта ап-ачык анлады егет Юк. Надежда Сергеевна гына түгел бу зат Даниял өчен Гөлфия—бүтән. Гөлфия— киләчәкле.. Гөлфияне хатыны итеп, балаларының әнисе буларак күз алдына китереп караганы да булды егетнең. Татлы, сихерле иде бу күзаллау. Моңа ирешү өчен институтны тәмамлыйсы бар әле. әлбәттә, һич югы соңгы курска житәсе Эшкә бергә билгеләнәсе, бергә китәсе. . Анарчы ничәмә- ничә кат имтихан дигән салават күперен имин кичәсе Булса ни. ул күперне кемнәр генә кичмәгән! Без дә кичәрбез, бездән сон да табылыр андыйлар Кыз гына читкә тайпылмасын, язмыш аны ягага тибәрә күрмәсен' Ул тиклесе булмасын инде, мона юл куярга ярамый! Гөлфия бит «алма түгел, бүлешергә күршен белән...» Лекциядән егет беренчеләрдән булып чыкты һәм аудитория ишеге төбендә Гөлфияне көтеп алды Күрешү шатлыгыннан Даниял тулган ай булып балкый иле Гөлфия дә елмаеп күреште. Егет өчен күк капусы ачылгандай булды Ә ул капка артында җан жәннәте! Читкәрәк тайпылдылар. Бер-берсен бүлдерә-бүлдерә хәл белештеләр Гөлфия Даниялны кичкә үзләренә чакырды, сөйләшеп утырырбыз, диде Хужабикә түтие Северный поселогындагы кардәшләренә кунакка китәсе икән. Даниялның Гөлфияне бу йорт капкасына кадәр ничә озатканы бар. өйгә үткәне юк иде. Бусаганы беренче атлап керүе булачак. Буш кул белән бару килешмәячәк. Алмасар егете шәһәр үзәгендәге шәраб кибетенә керде Сатучы кызга сүз кушып «Хәзинәгездәге ин әгъла шәрабны сайлап бирегез әле. матуркай Бәйрәмнәрдә үзегез авыз итә торганын Сенелемнен туган кон бәйрәме өстәленә куйганда комачка батарлык булмасын иде»,—диде Сатучы кыз елмайды: —Бу хәтле татлы тел күрсәткәч, үтенечегезне кире кагып булмас инде,—дип. бик матур шешәле шәрабны йомшак кәгазьгә төреп Даниялга сузды. Гөлфия аны сулышы белән тартып алгандай каршылады Кызый сагынуын яшерер хәлдә түгел иде. Ул сан-савырынын төзлеген сөйләп торырлык яна күлмәк кигән, аягына да моңарчы Даниял күзенә чалынмаган затлы туфлиләр элеп алган. Шомырт кара күзләрендә жан жәлеп итеп очкыннар уйнаша, карлыгач кашлары бүген аерата сөйкемле күренә. Бит урталарындагы алсулык та үзәк өзәрдәй булып яна иде Чигәләрендәге кара бөдрәләр дә Даниял шәрәфенә генә бөтеркәләнеп тора диярсен! —Чишен, уз! Түргә үт. өстәлем әзер Өйдән килгән ризыклар белән сыйланып чәй эчәрбез.—диде сөйкемлелегенә чик булмаган Гөлфия — Рәхмәт' Килгәч-кергәч, чишенәбез дә чәйлибез дә инде. Гөлфиякәй! Сагыныпмы сагындым үзеннс Әллә ничә мәртәбә төшемә кердең, акыллым Тик берсен дә рәткә-чиратка салып сөйли алмамдыр. Уянып киткәч ямансу була иде — Мин андый төшләр күрмәдем,—диде кыз. бәгырь җылытырлык елмая биреп —Анын каруы өнемдә исемнән чыкмадың. Чистайда нинди маҗараларга гардылар икән дип тә уйлап куйдым хәтта. — Йә. йә. Гөлфия, минем чәчәк түтәленә таш ыргытмый гына сөйләш әле Чистай нәрсә?! Мөгаллимәне алып бардым, алып кайттым Чишенгәч. Даниял ишек буенда калдырган портфелен алып килде —Минем дә күчтәнәчем бар Синең өчен дип махсус гозерләп аюым.— Даниял шәраб шешәсен кәгазьләреннән арындырып өстәлгә утыртты,—Сак белән Сок булып торганнан сон күрешү шәрәфенә авыз итү гөнаһ булмас Шәраб, чыннан да. мактарлык иде. Кечкенә рюмкалар берничә йөреш ясап алгач, сүз үзәгенә төшеп куерды Гөлфия авылдагы мәктәпләренә баруын, укытучылары белән күрешүдән бик канәгать калуын сөйләде Әти-әнисе анын имтиханнарын бик яхшы билгеләренә генә тапшыруына сөенеп бетә алмаганнар Энекәше Гөлфиянең каникулга кайтуына фоторәсеменнән күчереп, апасының зур рәсемен ясап куйган икән, шуны бү зәк иткән Энесе быел тугызынчы сыйныфта белем ала. урта мәктәптән сон ветеринария академиясенә керергә дип хәзердән үк жин сызгана башлаган. Мал-туар дигәндә, жаны фида. Атларга мөкиббән. Җиденче классны тәмамлагач ук. өлкәннәргә ияреп, төннәрен колхоз атларын көткән. Хәзер дә, буш вакыт чыктымы, шулар янында. Колхоз ветеринария табибының түләүсез ярдәмчесе. —Әтиен ни ди сон? —Әти—демократ безнең. Бара торган атның башына сукмыйлар, ди. Кем белә, анардан бәлки менә дигән ветеринар чыгар, дип өметләнә... Даниял да авыл хәлләрен телгә алды, тик барыбер Казан тарта дигәнне анлатгы. «Казанда син яшисең ич. Гөлфия!» диюдән тартынмады. Тау ягы шәрабы кимеп калгач, азмы-күпме базынып өлгергән егет янә портфелен ачты. Анда тулай торакта ук кереп оялаган хәмер бар иде. —Абау! Кирәкми анысы, кирәкми, хажәте юк!—Кыз чыраен сытты. Даниял көлде, мәҗлестәшен юатты: —Сиңа түгел, Гөлфия, түгел. Үзем генә авыз итәрмен. Ир-егет кавеменнән лә мин! Ул маһирларча сугып, шешәнен бөкесен ачты, үз рюмкасына аракы койды, эчеп җибәрде. Анын озынча йөзе чытылды. Аннары ул кин маңгаен җыерып, зур күзләрен ачалак-йомалак китереп торды да. әллә нәрсәне исенә төшергән кебек, кабаланып минераль су уртлады. —Җимеш суын макта, ак даруны капла, дигәннәрме. Гөлфия? Дөрес әйткәннәрдер, пожалуй. Агы бүтән инде анын, бүтән. Шешәне алдымнан алып куймасын бу чибәркәй дип шикләнә калган кеше төсле, ул тагын берне түнтәрде. Эчкәч тә башын арткарак ташлап, түшәмгә карап торды. Күңелдән нидер ятлый иде диярсен. Шуннары: —Булды! Точка!—дип урындыгыннан күтәрелде, ике-өч адым алга, ике-өч атлам артка йөренеп алды. Анын сүз кытыгы кузгалды. —Чистайда Зәмирә Әсгатовнанын бер энесе бар. абыйсының улы. Гөлфия. Тыңлыйсыңмы? —Тыңлыйм. Даниял. Исерә күрмә, яме? —Юк ла, исермим. Шуның белән дә мәлҗерәсәң... Әйе, шул энесе, Әбелкасыйм, аңа Касыйм гына диләр, мәзәк сөйләшә. «Салкын» диясене «Фалкын» ди, «Сабыр ит» диясе урында «Фабыр ит» дип куя. Җырлаганда да «С»ны «Ф»га алыштыра. «Фин фин генә, фин бер генә фффр илләрендә»,—дип җырлый Гөлфиягә бу аз гына да мәзәк тоелмады. Киресенчә, күз күрмәгән әлеге җиде ятны кызганды ул. —Нишлисен, тел кимчелеге,—диде. Даниял кызнын кәефсезләнә башлавын чамалады һәм аның кулыннан сак кына тотарга тарышып, үзе янына диванга утыртты. —Сөмсерен коеламы, матурым? Кирәкмәс! Йәле башыңны югары күтәр дә елмай әле бер! Йәле. йәле... Синен елмаюын сырхауны аруландыра, кайгылыны шат итә бит, Гөлфиям...—Ул кызны кочагына алды, үбәргә үрелде. Кыз аны читкә этәрде. —Кыланма әле, Даниял! Тик кенә утыра аласыңдыр бит?—Кызнын киермә кашлары җыерылды. Ул җаны тарсынудан бусарынды, суыксынгандай тәне бөреште. Дөмбер Даниял тәкатьсезләнгән иде. Әлеге минутларда аның күкрәгенә тыелгысыз дәрт иңде, җанына исәр, ашкын ду тулды. Шомакай егет, батыраеп китеп, бичаралыктан гәүдәсе тетрәнгән, тыны сикергән, тамак төбе ябышкан кызны диванга яткырмак булды. Авыр күтәргән ачы кычкырган, диләр. Рас шулай. Хәлкылгыч мизгелдә Гөлфиягә дә гайре табигый көч килде. Ул бар куәтенә Дөмберне тибеп җибәрде. Хәмер парына әсир төшкән егет чайкалып артка чигенде, мәгәр сынын бик тиз турайтты, кулларын кин җәеп Гөлфиягә ябырылды. Кимсетүдән тәмам ярсып, зәһәре кайнаган кыз алагаемга Даниялнын янагына чалтыратты Әрсезлеге чик-чамадан ашкан студент моны һич көтмәгән иде. беравыкка тораташ булып калды. Чырае качкан, йөзе ямьсезләнеп-кыйшаеп киткән Гөлфия артыгын базуланган курсташының күз ачып йомган мәлгә ангыраеп калуыннан файдаланып, өс-башына да кимичә өйдән чыгып йөгерде Даниял айнып китте, чоланга чыкты, болдырга узды. Тавышын күтәрми генә төнге тынлыкка эндәште —Гөлфия! Кая китген. Гөлфия9 Кер. тунасын! Кер. авырып китәрсен Шаяруны да аңламаска инде Гөлфия' Йә. бала-чага булма, кер' Мин китәм Эндәшүче булмады Даниял борсаланып кире керде Киенә башлады Башына берсеннән-берсе шөкәтсезрәк уйлар ябырылды Күршеләрне алып керсә? Милициягә үк китеп барган булса9 Неужели шул хәтле үчләнер? Хөкем ияләре каршында түбәнсенәселәр бар микәнни9 ' Даниял Арукаев чыгып китте, туп-туры тулай торакка кайтырга ниятләде Өй ишеге биксез генә калды Гөлфия өйдән качып чыккач, утын сараена кереп бикләнгән иде Утырыр урын булмады. Кара мунчаныкы кадәр генә тәрәзәчектән болдыр буен күзәтте кыз. Даниялның үзен эзли чыгуын күреп торды, чакыруын ишетте. Аның янына чыгу хакында уйламады гына түгел, килеп тапмаса гына ярар иде. Раббым. дип кан калтырап торды Даниял киенеп чыгып киткәч тә. бөтенләйгә кузгалуы булдымы дип. байтак торды Аннары гына өйгә керде. Беренче эш итеп түр өстәлне җыештырды. Даниялдан калган аракы шешәсен юынтык су бидрәсенә салып чүплеккә чыгарып түкте. Кергәч, ишек буе идәнне юып корытты. Күкрәк киереп тирән сулыш алды. Азрак тынычланган кебек булды Ишекләрне ныгытып бикләде, урын салды, утларны сүндереп ятакка чумды Сарайда яланөс басып торганда эченә суык үткәнен тоемлаган иде. тән температурасы күтәрелүен абайлады. Йокы алмады. Анын каруы уйлары ишерелде. Даниял аның фикерендә берьюлы ике зат булып гәүдәләнде. Унда— берсе Әдәпле, игътибарлы, ярдәмле Шигырьләп, бизәкләп сөйләргә яратучан егет. Эш авырлыгыннан курыкмаганы күренеп тора. Сулда—икенче адәм Муллыкта, пар канат астында үсеп азына башла!ан. җиледән чыккан, ни теләсәм шуны булдырам диебрәк санаучы, үзен бик яратучы зат. Әтисен бик коры кеше, каты куллы дип сөйләгәне бар. ә үзе муенчакны иртә өзгән Утлы суны ярата Шайтан селәгәе холкын үзгәртә икән шул. Шуны чөмергәч, ана диңгез тубыктан була башлый. Сәрхушләнгәч, хак белән нахак, ак белән кара, чын белән ялган, тугърылык белән хыянәт арасындагы чикне бар дип тә белми Шулай булмаса, яратам дип йөргән кызның намусына тукынырга алгысыр идеме9 Гыйффәтле кыз баланын ин зур хәзинәсенә кагылырга ымсыныр идеме? Юньле ата-ана баласы да баш атып, юньсезләнеп йөрмәсә. бу дөньяда шакшы җаннар азмы? Алар буа буарлык! Алдакчысы, аферисты, мал буры, мәхәббәт кара!ы. денен акчага сатканы, баласын ташлап качканы, иманын салып тапта!аны. атаанасыннан йөз чөергәне, үз мәнфәгатен барысыннан да алга сөреп, җинаятькә чумганы, кеше гомерен өзүчеләре, тагын әллә кемнәр' Шөкер әле. гадел кешеләр бар! Атар аз түгел! Ил-көн алар инендә Яшәешебездә азмы-күпме алгарыш чишмәсе тибә икән, ул—гадел, тырыш булдыклы, зирәк, ярдәмчел, хөсетсез, хәрәмсез ватандашлар эшчәнлегенен җимеше Андыйлар гаиләдә дә. мәхәббәттә дә тугьрылардыр. яратышуның илаһилыгын, кадерен беләләрдер Әнә бит. бер-беренә мәхәббәт тоту турында әдип ниләр дигән (Гөлфия моны япан белә) «Яратышу нинди зур бәхет! Күнелдә нинди рәхәтлек' (Ин икенче кешенең, бөтенләй башка җан иясенен йөрәгендә яшисен 3. .к У • м и Синең мәхәббәтен аның йөрәк тартмасында. Ул йөрәктән сина. кайтаваз шикелле, аның мәхәббәте ишетелә...»* Даниял да анын янына беренче килүләрендә гел күркәм була иде ич. Факультетара лекцияләрнең берсендә ул Гөлфияләр артына килеп утырган иде. Доцентны тынлап, ул сөйләгәннәрнең сөземтәсен дәфтәренә теркәп барасы урында Арукаев дигән студент рифма-ритм сайлап изаланган икән Җилкәсенә сак кына кагылып, ул Гөлфиягә дүрткә бөкләнгән дәфтәр бите сузды. Кыз укымый булдыра алмады. «Туган телемдә ике сүз Багышладым үзенә— Сандугач та Син. былбыл да. Тик тимәсен күз генә! Җырчыны данлау—мәртәбә, Ихластан мактыйм әле: Башкортның һандугаскае. Урыснын соловушкасы, Алманнын нахтигале. Сине тасвирларга, дускай. Кирәк илаһи сүзләр Фәрештәм Син. алиһәм Син, Кыйгач каш, сихри күзләр ..» Гөлфия рәхмәт әйткән иде дә лекторны тыңларга кушкан иде... Көннәр үткәч, көтелмәгән адым... Гөлфия авырып ятып өч көн лекциягә бара алмады. Хужабикә түти аны ничекләр итеп кенә дәваларга да белми йөдәде. Даруханәгә барып, ике-өч төрле дару алып кайтты, кат-кат сөт кайнатып эчерде. Кызнын ютәле бетсен дип җан атты. Җан шифасы гына бирә алмады. Карчык көндәлек мәшәкатьләр белән матавыкланып, кибеткә йә базарга киткәндә, кызны өстеннән бикләп чыгучан булды. _ Хужабикә өйдә юк чакларның берсендә ишеккә Даниял килеп китте. Йозак күргәчтер, ишегалды ягы тәрәзәләренең берсен чиртеп бакты. «Гөлфия! Син өйдә түгелме?» дип тавыш биреп тә карады. Гөлфия, әлбәттә, тын да чыгармады. Хужабикә кайткач, ишеккә кыстырып калдырган язуны алып кереп бирде. Әлеге кәгазь кисәген кыз теләр-теләмәс кенә, фатир хужасына һични сиздермәс өчен генә алды. «Сәламнәр сиңа, Гөлфия! Институтка килмәвеңә өченче көн. Мин ни хәлләрең барын белмим Авырмыйсыңмы ? Үзеңне күреп, тупаслыгым өчен гафу итүеңне сорармын дип килгән идем. Ишегегездә йозак булып чыкты. Син мине гафу ит инде. Әллә кайларга хәбәр салмассың дип ышанам. Дуслык хакына, киләчәктә дә якын кешеләр булу хакына гафу ит Сәлам белән: Даниял». Гөлфия боламык холыклы кыз түгел иде. Институтта очрашкач та сүз жилеме табылмады. Даниял бик сырпаланып маташкан иде. Гөлфия ачык чырай күрсәтә алмады, кырыслыгы эремәде. Сүзне озакка сузмас өчен кистереп әйтте. —Намус карагы булырга батырайсаң да. куркак икәнсең син,—диде.— Милициягә хәбәр итәр, ректоратка жалулап барыр дип шүрләп калгансың. Шыр җибәрмә! Беркемгә дә бер сүз дә әйтмәм... Сине кызганып түгел, үз исемемне шакшыга буямас өчен. Синең белән арам өзек! Кәефсезләнүләр, тәмсезләнүләр узар, мөнәсәбәтләр әүвәлге эзенә төшәр дип көткән Даниял Арукаевнын өмете күгелҗем сабын куыгы булып ‘Шәриф Хөсәеновнын « Мәхәббәт сагышы» повестеннан. шартлады Моны акына кабул күрү егет өчен жан җәзасына әверелде Кетәктәш әтәч белән сугышырга тансыклап йөргән кикерикбаи сыман тулышып-кабарынып торган гаярь егет кыртлап тенкәгә тигәне өчен салкын суга утыртып. кычыткан белән өтәләгән тавык хатендә калды Гөлфия аның кулына көзге тоттырды булып чыга: «Кара, күр үзенне! Кемлегенне чамала!» Кемгәдер сөйләп эчеңне бушатырлык та түгел бит Бодай да өнәп бетермәгәннәр сизенә калса, каһкаһәләп көләчәкләр. «Сакал тектеләрме, товарищ, үзенә'.’»—диячәкләр. . әхәббәтнең «янар тавы» атып. Даниялны «имгәткәнгә» берничә көн узган иде инде. Студент һәвәскәрләр 8 март бәйрәменә хәстәрлек башладылар, яна программа әзерләргә керештеләр Институтта булачак тантаналы утырыштан сон зур концерт куярга, шуны ук шефка алынган колхозда да күрсәтергә тиеш буласылар иде Репетициягә Гөлфия дә килде, тик Даниялны ул бар дип тә белмәде, сәламен һәммәсенә берьюлы бирү белән чикләнде Егетне сары сагыш басканы күренеп тора Ул үрсәләнә, сыкраулардан арыну әмәлен таба алмый иде Дөрес, көрәш секциясенә йөреп, аннан шактый сыгылып кайткач, тәмләп йоклаганнары булды Югыйсә бит гомер кышына кереп барган карткоры кебек, төннәрен йокысыз уздыргалалы һәм бу бит егерме икене тутырып узганда! Көннәрдән бер көнне Даниял тимер юл вокзалында товар-иөк складында эшләүче Люба белән танышты. Анысы болаи булды Институт доценты Әфләтүнов студент егетләрдән контейнер белән килгән әйберләрен алып кайтуны үтенде. Егетләр, йөк машинасына төялеп, станциягә төштеләр. Контейнерны алу документлары Даниял кулында иле. Шуларны биреп, контейнерны алганда танышып киттеләр алар Чәчен кыска итеп кистергән бөтерчектәй бу яшь хатын керфегеңә кунардай чая, озын керфекле коңгырт күзләре каракошныкы сыман очкын чәчәләр кебек. Килешле төз борынлы, юка иреннәре назга тилмергәндер төсле, ул аякларны әйткән дә юк. Сәнгать әсәрләре Гәүдәгә көзге көртлектән тулы. Энҗедәй тешләрен күрсәтеп елмайса, таш булсан ла эрерсен Тавышы тавышы әллә ни матур түгел. Аһәңендә көмеш чыны юк Аның каруы теле бал инде, бал. юкә балы! —Нәрсә, егетем, контейнер алырга дип килүегезме? Бирегез ате, бөркетем, кәгазьләрегезне. Әйе. эһе... Әйдәгез күрсәтимме кайсы икәнен Чакырыгыз егетләрегезне Исемегез ничек, бригадир булып килгән егет? Даниял! Матур исем. Даны да бар. ялы да бар Ялы булу егет солтаны дигән сүз инде ул... —Ә сезнең исемегез? — Минем исемем икәү.—диде багаж бүлеге башлыгы.— Люба. Любовь Монысы—әнием өчен. Ул—марҗа. Ләбибә дигәне—әтием өчен. Ул—мөселман татары. Хәггиф атлы Хәниф Галиәхмәтович Бикмуллин Мин паспортта Ләбибә Хәнифовна Бикмуллина. Монда эштә—Люба Контейнер янына җитәрәк Данияз, кысырыграк арадан чыгуны сылтау итебрәк. Ләбибәгә сыланып диярлек калды Хатын-кыз мондый мескен хәйләне сизмиме'* Тот капчыгыңны' Ничек кенә сизә әле' Кайчак эндәшми кала, шул гына. Ә Ләбибә Бикмуллина тыелып бетмәде —Сез, егетем,—диде ул. көлә-көл ә,—тән якынын бик тоясыгыз килсә, мина кунакка рәхим итегез Даниял, җиңүне җиңел яулыйм дип. масаясы итте бугай Шундук Ләбибәнең адресын сорады «Сер бул м аса. • дип тә кыланды Аның нәрсәсе сер булсын” Автовокзалны беләсезме* М —Белмәскә! Сез бигрәк тагын!..—Егет үпкәле көлеп куйды. —Менә шуна сыланып кына тора безнен ташпулат. Елга порты да кул сузымында. Татарстан урамы, йорт... квартир. . —Кайчангарак килергә рөхсәт? —Туасы атнанын дүшәмбесеннән мин беренче сменада булам. Кичке җидегә. —Мине гөрзи белән кем каршылаячак? —Беркем дә Мин ялгызым гына яшим. Кооператив фатир. Үз болыным, үз чабыным. —Күчтәнәчкә нәрсә алып килсәм. Ләбибә туташнын зәвыгына туры килер икән? —Сездәй егетләр—үзләре күчтәнәч, һични эзләп мәшәкать чикмәгез. Сезне сыйларлык кына хәлем бар. —Алайса килештек. —Вәгъдә—иман, диләрме?.. Дүшәмбедә Даниял Любовь-Ләбибә Бикмуллина квартирасына, чыннан да, килде. Кулында ризык-нигъмәт, тәм-том түгел, чәчәкләр иде. Бу тиклесе Ләбибә күнеленә бик хуш булды Болай да елмаерга әзер торган йөзе балкып китте. —Рәхмәтләрнең зурысы булсын сезгә! Мен бәладән йолсыннар! Даниял туфлиларын салып та өлгермәде, Ләбибә аның аяк астына йомшак киез башмаклар китереп куйды. —Түргә рәхим итегез! —Рәхмәт' Әрсезләнеп килгәч, узабыз инде —Студент түр якка чыкты һәм карашы белән бүлмәне капшап узды. Җитешлек, зәвык һәм чисталык күзгә кереп тора иде. Стенада гына түгел, идәндә дә келәмнәр. Тәрәзә пәрдәләренең эчкеләре дә, тышкылары да күз явыңны алырлык. Галәмәт матур эшләнгән люстра да, буфеттагы бокал һәм рюмкалар да бәллүр. Ишек буендагы көзге идәннән түшәмгә кадәр, комод өстендәгесе—трельяжике канатлы. Кием шкафлары эчке бүлмәдә булса кирәк. Төсле телевизор да анда. Тылсымлы тартма эшләп тора—Казан дикторларының таныш тавышлары ишетелә. Түр якның урамга караган диварында зурайтылган ике портрет «Әнисе белән әтисе...»—Даниял шундый фикергә килде. Барысы да бар. тик китаплар юк иде. Хәлле кешеләр, гомерләрендә бер томны ачып карамасалар да. рәвешкә-фасонга китереп, китап җыючан булалар. ЛюбовьЛәбибә рияланып маташучылардан түгел, күрәсен. Укымый икән—укымый, беттекитте! Укымагач, китап җыеп кыланмый... —Күз хөкеме төгәлләндеме’—Любовь-Ләбибә көлеп куйды. Даниял квартираны күздән кичергәндә, хуҗабикә аны энә күзеннән үткәзеп торган икән.—Әйдәгез, кулларыгызны юып алыгыз да өстәл янына рәхим итегез. Студент халкы төшке ашны да аягүрә генә капкалап чабучан була бит ул. —Үз тәҗрибәгездән чыгып әйтүегезме? Гафу итә күрегез, сез нинди уку йортын тәмамладыгыз"’ —Әйтми булмас, югыйсә сез чамалый алмассыз... Мин елга техникумының яр буе хезмәте бүлеген тәмамлаган идем. Әвәрәләнә торгач, тимер юл дөньясына килеп чыктым. Дүрт ел инде шунда. —Елга яры ошамадымы? —Аннан китүнең сәбәпләре бар инде Артыгын төпченү килешмәгәнен аңлый иде студент Мул хәстәрләнгән өстәл янына утырдылар Ләбибә сый-нигьмәт өстенә япкан җете ак тастымалларны ачты. —Шампанскийдан башлыйбызмы? —Анысы—хуҗа эше инде. Яна ел түгел, никах туе түгел, салютсыз гына ярамыймы, Ләбибә Хәнифовна? Ләбибә матур итеп көлде. —Алай эндәшеп мине олыгайтып җибәрмәгез әле Яшьлек белән бәхилләшәсем килми. —Ничек дип эндәшергә боерасыз"’ — Боеру түгел, киңәш кенә Гозер хәтта. Просто Ләбибә диегез. Лә- би-бә! —Булды! Килештек. Шампан шәрабы суыткычта утыра калды Ләбибә Даниял кулына «Башкала» аракысы шешәсен бирде. —Ачсагыз икән дә. рюмкаларга койсагыз икән. —Эшләп ашарга дисез инде?—Эх. бу гыибадлык! Ефәккә төрсән дә ертып чыга, таш белән бастырсан. ташны читкә тәгәрәтеп шөкәтсез чыраен алга суза. Бүтәнчәрәк сүз беткәнмени сон"” —Гафу итегез, Даниял, кешеләр кунакта эшләми генә сыйланырга хаклы Ник дигәндә, алар чакырулы. өндәүле булалар. Кунакка өндәү— ихтирам билгесе. Менә тик кенә утыра белмәсән! Йөк склады эшчесе профессорларын өйрәтмәгәнне әйттеме? Ә син. шәкерт, югары уку йортында лабаса! Мокытлыкның да бер чиге булырга тиештер лә Ярый әле тәртәне бик тиз борып ала белде. —Мин дә гафу сорыйм. Ләбибә Гомеремә кеше төсле шаяра алмадым Әйдәгез, саулык теләшеп тотыйк! Мине гафу итү лә шул булсын иде — Килештем.—Мактану юлында сер сынатмаска жан аткан яшь хатын вәкарь белән шулай диде Бәллүр чәркәләр төбенә тикле бушатылды Мәҗлестәшләр чәнечкеләре белән салат тәлинкәсенә үрелделәр Озакламыйча телләр бермә-бер җорланды Хәтердә мәзәк хәлләр янарлы, ансклотларнын тозлы-борычлылары искә төште. Чәркәләр бушый торды Любовь-Ләбибә кунагыннан калышмын иде. Мондый нык хатыннар сирәк була. Гүзәлләрмен бер ишесе мәжлестәгеләр артыгын сагызланмасын өчен генә ирен тилереп куя. бер ишесе тәкъдим иткәнне рәттән сыпыра да тояктан төшә, мәлҗери, укшый башлый, косарга азаплана. Ләбибә каты каккан казык сыман утыра Фикере буталмый, чәчәләнми. хатын-кыз чыгымчысы күрсәтми Әйтерсең куе чәй генә эчкән' Чәркәләрне янә мөлдерәмә тутырдылар Ләбибә әйтте —Боларын. Даниял, ял итеп алгач эчәрбез, яме —диде Ике-өч сәгать узгандыр. Даниял кайтырга дип киенә башлады Ләбибә канәгатьсезлеген пәрәнҗәләп тормастан сорады: —Син нәрсә, китәсен дәмени? —Булды, җитте' Кадакланып торып булмас — Монысы ни дигән сүз?—Әле генә гөлләр кебек булган Ләбибәнен ачуы чыкты —Сабыр ит,—диде ул. әмергә якын тон белән —Сөйләшәселәр бар. Даниял иптәш Даниял пальтосын элгечкә кире элде. —Сина йомышым бар минем —Ләбибәнен тавышыннан кырыслык качкан иде инде —Мина булыш әле. зинһар Миндә япон телевизорлары бар Икәү. Өр-яналар. Ш ударны аткарырга кирәк Комиссионкагамы, алырга кыбырсыган бәндәләргәме? Ин яхшысы—комиссионкага берәм-берәм Паспортын чиста Кемдер бүләк иткән иде. студент кешегә акчасы кирәк, фәлән-фәсмәтән Жәен эшләдем, дисен Акча алган урынын билгеле Шу i акчага алган булгансын Укышлы аткарсаң, өлешсез калмассын Ризамы’ Даниял уйлана иле әле Башына шөбһәле уй төште анын «Бу Ләбиб*» туры юлла гүгел бугай...» —Посынма, шүрләмә! Гренадердай егет бит син' Монысын аткаруны ерып чыга алсан, иномарка урнаштыруда булышырсың Студент дертләп куюын чак-чак яшерде Кара син моңын колачын' ЛюбовьЛәбибә егеткә тын алыр>а бирмичә психик һөҗүмгә ташланды —Иномарканы урнаштырышсаң, әҗере еллык стипендияң генә булмас Кыскасы, син кирәк мина Әлегә корым-сөремнән хали кеше буларак кирәк Сантый Сандр булып утырыр хәл юк иде. йә ак дияргә, йә кара дип әйтергә кирәк иде —Уйлап карармын,—диде Даниял. Анын кыюлыгы, җорлыгы, тәвәккәл кыланышлары кул белән сыпырып төшергән төсле югалган иде. Любовь-Ләбибә дә аның җебеп калуын аңлады, тик сер пәрдәсенең бер читен ачкач бу бәндәне ныгытып кисәтмичә генә озату ярамаганын да белә иде —Мин сине тоткарламыйм, студент. Дөнья сина гына терәлеп калмаган. Шулай да минем кулдан ансат кына шуарга ниятләмә. . Бүгенге сөйләшү турында ялгышып кына кемгәдер авыз ачасы булсаң, кабер алды догаларыңны укып йөр! Синнән ычкынган бер сүз миңа кайтып җитүгә, маңгаеңа тугыз грамм кургаш. Алай гына түгел, авылыгыздагы атан йортының көле күккә очачак, бөркеткәем! Контейнер алганда, доверенность белән пасторыңны биргән идеңме? Туган-үскән җирен адресы бик хәтердә. Кинопленкадагы кебек... Теш агартып, тел озайта калсан, якты дөнья синең өчен түгел! Хәзер кил әле бирегә!—Ләбибә түр тәрәзә буена атлады. Даниял да, гипноз тәэсиренә эләккән кеше төсле, анын янәшәсенә барып басты. —Күрәсеңме? Урамда, башында электр лампочкасы янган багана янында, әзмәвердәй өч ират тәмәке көйрәтәләр иде. —Безнең гвардия!—Ләбибә тавышына базыну катыш мактану йоккан иде.— Исәнләшеп уз үзләре белән' Инде бар, юлыңа ак җәймә! Уйлан, төгәл бер атнадан кичен минем ишеккә килерсең. Кыска-кыска дүрт звонок Дүрт! Килми калырга рөхсәт юк. —Ләбибә мендәре астындагы пистолетын Даниял күрерлек итеп капшап куйды... Артына типсәләр дә бу чама хурлык булмас иде, билләһи! Кызлардан кайсысының каргышы төште? Кайсының бәддогасы бандит кочагына китереп ташлады? Каргыш җимешедер бу. каргыш сыедыр!.. Даниялның уйлары чәбәләнеп, кырык төенле булып беткән иде. Инде кая барырга? Тулай торакка бу хәлдә кайту чөй өстенә тукмакка әйләнмәгәе Студент күңеленнән моңарчы күргән-күрешкән, наз татыган хатыннарын барлап чыкты. Берсе дә кочагын ачып кабул итмәячәк иде Кара көнгә дип чын дустын булдыра алмады шул! Юллар киселгән, күперләр янган Бәлки Надя, Надежда Сергеевна кертер? Ишек кыңгыравы төймәсенә икенче кат баскач кына килде Надя бусага төбенә. —Кем йөри бу вакытта? —Даниял иде. —Сагынганда сабан җигеп йөрүче шулдыр дигән идем... Юк. ача алмыйм, кешем бар. —Шаяртма, Надя! —Житди әйтәм, кешем бар. Үз милләтемнән. Кит, күршеләр уянып чыгачак... Менә тагын бер хурлык бәлеше! Китте. Асфальттан түгел, гүя чәнечкеле тимер чыбык өстеннән атлап китте. «Кешем бар, үз милләтемнән...» «Сиздеңме, мокыт, нинди кукиш күрсәттеләр үзенә?!—Ул янәшәсендә кеше бар төсле сөйләнә иде.—Аңладыңмы? Мунча ташы кызганда татар егете бик тансык иде. җае чыккач, үз милләтенеке кадерлегә әйләнгән. Гаҗәбе юк... Колларның сакалларын утта өтү заманы күптән узган булса да, безгә татар малайларына, бозау муенчагы кидерә бирәләр. Кирәгендә тартып китерәләр, кирәген беткәч—артыңа тибәләр. Типтермәгәннәре дә бар анын барын...» Таң озак атмады. 22. XII. 1997. Казан каласы.