Логотип Казан Утлары
Шигърият

БАКЫРЧЫ ҖӘЕ

Ниндидер квч Биек тауда тойганыгыз бардыр: Иксез-чиксез киңлекләрне күреп. Ниндидер коч сине күккә тарта— Кинәттән очып китәрсең кебек!.. Чак тыелып торам, тик бер адым— Очам диеп, сикереп аласы... Канатларың синең—күңелеңдә. Оча беләсең, адәм баласы! ... Лк кәгазьгә карыйм, охшаш тойгы Минем күңелемне гел сихерли— Иксез-чиксез монда мөмкинлекләр. Икеләнеп тә торма, снкер! ди. Түзә алмадым тарту көченә. Дәште упкын—шунда мин атладым... Нинди хозур мизгел кичердем бит— Лчылды да китте канатларым! Күңелемнең бәргәләш ән чагы Хыял чоңгылына гел китерә— Бу юлы да канат б>лыр микән?— Белмим әле. әмма мин сикерәм! Ник тынгысыз һаман бу җаным? Шаян, көләч ролен уйнап йөрим, Армас-талмас булып узамын. Бәйрәмдә дә вәйран минем халәт— Ник тынгысыз һаман бу җаным? Төшенкелек упкыныннан йолып Тыеп кына тора үз аңым. Ирешкәнем шокер итәрлектер. Ник тынгысыз һаман оу җаным? Кешеләргә гел ышаныч өстәп. Дәртләндереп кулым сузамын. Карап торсаң, мин оптимист инде. Ник тынгысыз һаман бу җаным? Ятим еллар, төшләремә кереп, Эзәрлекләп канны бозамы. Без белмәгән авырлыклар булмас. Ник тынгысыз һаман бу җаным? Тыштан балкып йөргән чакларда да Эчтән янын, ахры, тузамын. Уйсыз-гамьсез яшәгәнем юк бит— Тынгы белми һаман бу җаным. Ник тынгысыз икән бу җаным? Олы Бакырчыда очраштык А. С. Пушкинның тууына 200 ел тулу уңаеннан Болдинода—синең мәшһүр көзең, Миндә менә Бакырчы җәе. Пушкин елы быел—шигърияткә Килеп кенә тора бит җае. ... Бик исемдә утыз җиденче ел... Үлгәннәргә «почет» булганмы— Бәйрәм итеп шаулаганнар иде Вафатыңа йөз ел тулганны. Урман арасында ерак авыл, Без икенче генә сыйныфта. Ул чак әле синең даһилыгың Аңыбызга бетмәс сыеп та... Күңел тарткан, үз иткәнбез икән. Саф татарча иде язганың: Тукай теле якынайткан сине. Икегезне бергә кызгану... ... Шигырьләрең һаман телгә килә. Татарча һәм русча ятладым. Тукайны да. шигъриятне дә син Яңа Дантеслардан сакладың. БАКЫРЧЫ җае Ике йөз ел тулды бу көннәрдә— Бусы инде туу бәйрәмең, Яратуыбызны яңарттың син— Бөтен татар җирен әйләндең. Күргән идем Олы Бакырчымда, Үзгәрмәгән, шул ук сурәтең. Уртак дога итеп кабатлыйбыз Син зурлаган Коръән сүрәсен. АВЫЛ Авыл... Күпме мохтаҗлыклар Аны камаламаган— Казанны алган Явыз да Авылны алалмаган! Күп булды, ипиен чәйнәп. Аңа тел тидергәннәр, Кәперәйде дә очты бит— Тынды телтегермәннәр. Җир хисабына төзәлә Илдә һәрбер ялгышкан. Яши авыл, мәңгелек ул— Тамыр тирән ябышкан. Шәһәр эш тә ташлый ала Ахыр чиккә җиткәчтен. Тик авыл—Аллам сакласын— Ачлык игьлан итмәсен... Эрозия Үзгәргәннәр таныш урамнар. Бигрәк тирән үткән ерымнар, Язгы сулар ярны ашаган— Еракларга илтеп ташлаган. Туган ягым кнмн башлаган... Ә бит читкә агып киткәнбез— Без дә эрозия икәнбез... Онытылган төш Елмаеп уяндым—айлы төн. Күңелгә мөлаем—җайлы төн. Ак төннәр таныш шул күптәннән— Яктысы төшә күк үткәннән. Елмаеп уяндым—сөендем. Ник әле рәхәткә тиендем? Ай гына микән соң сәбәбе— Тнктомал ник кәеф шәп әле? Елмаеп уяндым—төшендем, Хикмәте ахрысы—төшемдер... Сүттем мин ак тойгы йомгагын, Бик озак күземне йоммадым. Елмаеп уяндым, татлы да, Тулы ай сыман ул якты да, Рәхәте җанымны иркәли— Күргәнмен нлаһи иркәне... Елмаеп уяндым, сурәтен Килә дә ачыклап беләсем, Сагынган, үкенгән бер икән. Кешегә, үземә сер икән... Елмаеп уяндым—юрыйсы, Юк аны кемнән дә сорыйсы: Ахры, Ай, яшьлектән урыйсың— Уяткан мәхәббәт тойгысы... Арча кызына Җилләр Чәчләреңне җилләр тарый— Мин түгел лә. Керфегеңә кунып карый— Мин түгел лә... Изүеңне җилләр ача— Мин түгел лә, Куеныңа җилләр кача— Мин түгел лә... Җилләр кочаклап та кайта— Мин түгел лә. Итәгеңне җилләр тарта— Мин түгел лә... Матур иде Толымнарың, Мин аларга Орынмадым. Сыйпадым тик Күзем белән, «Шигырь бу!» дип, Сүзем белән. Әйткән-беткән, Очкан киткән, Ә бит күңлең Көткән икән! Еллар үткәч Син очрадың, «Яздыңмы?» дип Ник сорадың— Юк бит инде Толымнарың, Мин аларга Орынмадым. Хисләр шулай Киселгәндер, Киселгәнгә Исеңдәдер? ... Шигырьне ул Язып булыр. Соң шул инде... Язык булыр... Сынау-сынатмау Тормыш дигәнең әллә бик Рөхсәтләр сорап тора— Төрле хәлләргә куеп ул Гел сине сынап тора. Үзең дә кеше сыныйсың. Таләбен зурдан була. Барыбызны да сыныйлар— Үлчәве вөҗдан була. Узган чагың да буладыр «Ярый*, «ярамый* чиген... Бүтәннәрне сынау җиңел. Үзең сынатмау читен. Пароход Пароходның борынында. Күренекле урынында Алга карап егет бара. Канатланган кебек бара. Көлтә чәчләр тузып бара. Киләчәккә узып бара. Омтылыш, дәрт тоеп бара. Бөтен гомер алда, алда— Хыялыңнан артка калма! ... Койрыгында пароходның Бабайның .та эшләр хутлы: Җилләр бәрми, монда ышык. Ерагая киткән офык... Су өсләре күбек кенә. Үткән гомер кебек кенә... Кала. кала, еллар кала. Ни бар булган— шулар кала. ... Бабай белән онык бара... Син уртадай торып кара: Бу пароход кая бара? Бер кон Кайда бүген илһам—уйнак,— Хис битараф, булмый уйлап... Онытылыр, бу көнем—буш. Үз ишләре янына куш. Кемнең гомер үтә оеп. Менә шундый халәт тоеп. Мәңгелеккә көнем тамды. Сакаулысы кимеп калды. Югалтуың эзсез үтмәс1 Бик кирәктә шул көн җитмәс... Ниләр бар икән күңелдә? Ниләр бар икән ул күңелдә. Күңелнең иң-иң-иң турендә. Түренең иң-иң-иң төбендә. Уй җитмәс урында—тегендә? Тоясың—белмисең үзең дә. Буй җитми төшәргә серенә. Кайчакта каләмең үрелә— Илаһи балкышлар күренә... Хис белән, төс белән, ис белән Укмашкан уй белән, көч белән. Ниләр бар икән ул күңелдә— Кайчакта хикмәте күренгән? Үткәнне—килерме тойганы. Гомергә бөртекләп җыйганы— Бер нокта эченә сыйганы? Гел генә белмәслек түгел лә— Илһамым чәчелмә, түгелмә: Җан тыныч, рух уяу булсын да. Намусың чирүдә торсын да... Барыбер җитмәслек барсына— Ниләр бар икән ул күңелдә? Илһам капусы Күк капусы ачылганда Әгәр өлгерсәң. Теләкләрең кабул була Күккә белдерсәң. Күз ачып йомган арада Нәрсә теләрмен? «Сугыш бетсен! Әткәй кайтсын! Тизрәк!» —диярмен. Йолдызлы зәңгәр төннәрдә Сагалап көттем, Серлелеген, матурлыгын Күрдем мин күкнең. Кай арада балкып алды Нурлы капусы, Сокландым, сүз әйтәлмәдем, Ихлас, хак бусы... Булмады... сугыш бетмәде, Әткәй кайтмады. Ятим күңел ул елларның Моңын ятлады. Ә шулай да могҗиза бар— Шулай дип саныйм. Әле һаман да ышана Күптәнге сабый: Ачылды илһам капусы Якты төннәрдә— Өлгердем сезгә, үземә Бәхет теләргә. Мин теләдем, чынга ашу Үзеңә кала— Булмас, димә, булыр әле. Тырышып кара! Олы Бакырчы авылы Июнь. 1999.