ЯНА-ЯНА КИТКӘН ТОРНАЛАР...
Моннан бик еракта, артта, күп кышлар һәм җәйләр артында бер кон бар. Ул көнне бүгенге ай да күрмн. кояш та яктыртмый. Ул кон өстендә инде катлам-катлам яңа кышлар, язлар, җәйләр, көзләр. Яңа юллар, шәһәрләр... Менә шул ерак көндә Эльза үзенә хас булмаганча җитди иде. Миңа ул моны сиздермәскә тырышты. Хәер, бәлки. Эльза холкы белән гел җитди кеше булгандыр. Гел миңа моны сиздермәскә тырышкандыр, минем әле җитдилектән ерак икәнемне сизеп шулай эшләгәндер... Булыр да?! Сез, кешеләр, гел учаклар кебек, төрле уйлар сездә дөрлиләр. Шуңа күрә генә дөнья якты— якты көннәр, өйләр һәм илләр. Эле. бәлки. Кояш яктыльпын сезнең янулардан аладыр. Яна сездә шатлык, кайгы, сагыш, ә дөньяга болар бар да бер. ... Мин дә янам, сезнең кебек янам!— йолдызларда шуның яктысы. Бу язганым гади бер хикәят, ләкнн ул да гомер чаткысы. II Нигәдер? Белмим мин. бслмнм мин— нигәдер. дусларга «Бер яшь кыз сөям» дип сөйләдем Кич белән, киенеп, киткәндә торактан, әйттем мин дусларга, барам, дип, еракка. Әйттем мин, барам, дип. сөйгәнем янына. Гел әйттем, янәсе, мин аны сагынам. Ә чыны—ул яши торакның каршында. Сагыну уе да— юк кебек башымда. Барам да кагылам туп-туры ишеккә. ... Бер ел кагылам, ике ел кагылам шул таныш ишеккә. Шылт итеп келәсе ачылуын ишетәм. Көннәрдән бер көнне уздым да өенә, нигәдер ашыктым «Сагындым» дияргә. Эльзаның җавабы кагылды йөземә: —«Сагынып килмәдең. Алдыйсың?! Йә. нигә? Ни өчен алдарга?! Ярамый алдарга! Мин сине аңладым, алдарга кирәкми! ... Кыен тик аңлавы үземнең йөрәкне. Бик кыен аңлавы үзеңнең йөрәкне. Киттең бит килмим дип. Яңадан ник килдең?» Кыен шул аңлавы үзеңнең йөрәкне! Мин чынлап аңламыйм, аңларга кирәкме? Сагынмый килдемме? Сагынып килдемме? Төшми һич хәтергә— килмим, дип әйттемме? Белмим мин, белмим мин— яңадан ник килдем? Тик шуны беләм мин, ул үзе сөйләде: ватылган гаилә, онтылган сөйгәнен. ... Тәрәздә пәрдәләр— апаклар, ап-аклар! Зәңгәрсу халаты— сап-сары шакмаклар. Аягы очына— чүәге эленгән. Сулышы ешлыгын— түшләре сөйлиләр. Эльзаны шигырьгә күчер дә куй аны. Чәчләре кап-кара, ямь-яшел диваны. Диваны артына чәчләре таралган. Өстәлдә көзгесе, кулында тарагы. Тукта! Ни сөйли соң аның зур күзләре?! Ул миннән башкарак, ул миннән үзгәрәк: шактый ук олырак, шактый ук сипкелле, еш кына елмая— ул дөнья шикелле. Шуңадыр ул миңа бетмәде ошап та. Шуңа бит мин аны киталмыйм ташлап та. Бүген ни сөйли соң аның зур күзләре?!Әллә ул үзгәрде? Әллә мин үзгәрдем? Әллә без—үзгәрдек?Әнә шул, ерактагы, инде табылмаска югалган кечкенә алтын тәңкә кебек түгәрәк көндә... Эльза озак сүзсез торды. Мин, әкрен генә ниндидер көй сызгырынып, бүлмәдә йөрдем. Бу кечкенә бүлмә җир хәтле зур тоелды миңа ул чакта. Әйтерсең җирнең бер як читендә—мин, икенче читендә— Эльза. Мин аны күрәм, таныйм. Башка көннәрдә ул болай җитди түгел иде. Әнә. чын Эльза—стенадагы фоторәсемендә... Ул анда шат, бәхетле. Күптән төшкән фотосурәте ул аның. Мин һаман әкрен генә сызгырындым. Сызгырынуым бөтенләй үк мәгънәсез түгел иде. анда минем уй—мондыйрак мәгънәдәге җырлар бар иде: Кич белән, киенеп, киткәндә торактан, әйттем мин дусларга, барам, дип, еракка. Әйттем мин, барам, дип. сөйгәнем янына. Гел әйттем, янәсе, мин аны сагынам. Ә чыны—ул яши торакның каршында. Сагыну уе да— юк кебек башымда. Барам да кагылам туп-туры ишеккә. ... Бер ел кагылам, ике ел кагылам шул таныш ишеккә. Шылт итеп келәсе ачылуын ишетәм. Көннәрдән бер көнне уздым да өенә, нигәдер ашыктым «Сагындым» дияргә. Эльзаның җавабы кагылды йөземә: —«Сагынып килмәдең. Алдыйсың?! Йә. нигә? Ни өчен алдарга?! Ярамый алдарга! Мин сине аңладым, алдарга кирәкми! ... Кыен тик аңлавы үземнең йөрәкне. Бик кыен аңлавы үзеңнең йөрәкне. Киттең бит килмим дип. Яңадан ник килдең?» Кыен шул аңлавы үзеңнең йөрәкне! Мин чынлап аңламыйм, аңларга кирәкме? Сагынмый килдемме? Сагынып килдемме? Төшми һич хәтергә— килмим, дип әйттемме? Белмим мин, белмим мин— яңадан ник килдем? Тик шуны беләм мин, ул үзе сөйләде: ватылган гаилә, онтылган сөйгәнен. ... Тәрәздә пәрдәләр— апаклар, ап-аклар! Зәңгәрсу халаты— сап-сары шакмаклар. Аягы очына— чүәге эленгән. Сулышы ешлыгын— түшләре сөйлиләр. Эльзаны шигырьгә күчер дә куй аны. Чәчләре кап-кара, ямь-яшел диваны. Диваны артына чәчләре таралган. Өстәлдә көзгесе, кулында тарагы. Тукта! Ни сөйли соң аның зур күзләре?! Ул миннән башкарак, ул миннән үзгәрәк: шактый ук олырак, шактый ук сипкелле, еш кына елмая— ул дөнья шикелле. Шуңадыр ул миңа бетмәде ошап та. Шуңа бит мин аны киталмыйм ташлап та. Бүген ни сөйли соң аның зур күзләре?! Әллә ул үзгәрде? Әллә мин үзгәрдем? Әллә без—үзгәрдек? Аклы күлмәк, аклы күлмәк иңнәремә тар инде. Сөйгән яры тиң түгел, дип сөйләүчеләр бар инде. Таулар биек, таулар биек, тау өстендә учагым. Дошман көнләшерлек ярлар табала торган чагым. Күлләрендә, күлләрендә балыклар уйный икән. Минем уйлар чуалганда, ул ниләр уйлый икән? Шунда кинәт Эльза елмайды. Стенадагы фоторәсеменә охшап калды. Ул әле гомерендә бер тапкыр да кайгы кичермәгән кызчык кебек иде. Мин сызгырынган шаян көйгә Эльза җыр башлады: Ал итә алыр идем лә, гөл итә алыр идем. Ятлар сүзен санга суга, ялгызы калыр инде. Яулыгыма яңгыр тиде, кибәр әле киптергәч. Үптермәсәм, «сөйми» диде, «азган» диде, үптергәч. Өстәлемдә ике сәгать, икесе дә туктаган... Эльза—җырлаудан туктады. Үзе һаман елмаеп миңа карап тора иде. Ул хәзер тәмамламаган, узган очрашуыбызда мин җырлаган бу җырның ахырын: «Онтылгач та бергә йөргән, искә төшәр йоклаган»—дигән юлларын мнн сызгырынып тәмамладым. Аннан тәрәзәгә карап алдым. Көн әле якты. Урамда кызыл көз. —Син җнл кебек!—диде миңа Эльза шунда. Мнн эндәшмәдем. Ул тулып торган кызыл иреннәрен түгәрәкләде дә сузып кына сызгырып куйды: —Җил тавышы киләме?—диде. Мин эндәшмәдем. Тик чынлап та мнңа аның сызгыруыннан кышкы җил авазы ишетелде. Тәнемә салкын таралган кебек булды. Тәрәз артындагы көз тәэсире бугай, дип уйладым. —Син мн-нем җы-лы кояш-лы кө-нем идең!—диде Эльза. Мин җылынып киттем. Ләкин эндәшмәдем. —Син салкынайдың,—диде Эльза. Мин эндәшмәдем. —Снн бик салкынайдың! Мнн кнтәм!—диде ул. —Кая китәсең?—дидем мин. —Торналар киткән якка,—диде ул шаярган да һәм шаярмаган да кебек.—Торналар белән китәм,—диде өстәп. —Димәк, очасың?—дидем. —Очам!—диде Эльза. —Торналар кайтачак бит,— дидем мин. —Мин кайтмаячакмын,—диде Эльза. Мин көлдем. —Шатланасыңмы?—диде ул. 7. ,к у . м ю —Ә шәһәр... Бу шәһәргә синнән башка... Аңа синсез күңелсез булыр,— дидем мин. Эльза, урыныннан кузгалып, өстәле янына килде. Бераз вакыт көзгесенә карап торды. Аннан миңа таба борылып: —Мин шәһәрне сиңа калдырам. Син кара, аңа күңелсез булмасын!— диде. Әллә миннән көлүеме? Ялваруымы бу? Үкенүеме? Тавышында—мең төсле мәгънә. Ләкин бу сөйләшүнең асылы миңа аңлашылып җитми иде. Шаяра бугай, дип уйладым эчемнән. Тагын көлдем. III Ул шаярмаган. Ул китте. Хәбәрләшмәдек... Соңрак... Соңрак аны мин гел искә алдым. «Торналар киткән якка китәм!» дигән иде. Шул чакта көлгәнем өчен мин аңардан бик оялдым, гафу үтенәсем килде... Аңа бәхетләр теләдем. Ә ул кайларда икән? Инде мин күпме юллар уздым, күп яшәдем. Аны очратканым юк... Җир бүген минем өчен әйтерсең кайчандыр мин белгән Эльзаның бердәнбер тәрәзәне ап-ак пәрдә корылган бүлмәсе кебек кечкенә. Ә Эльза күренми. «Торналар киткән якка китәм» диде... Ул көн артта, моннан еракта, яңа кышлар, язлар, җәйләр, көзләр астына күмелгән. Ул көнне бүгенге ай да, кояш та яктыртмый. Хәзерге юллардан заманның авыр машиналары узганда, җир дерелди, күптән күмелгән көн калтыранып куя: мин шуны һәрвакыт бөтен тәнем белән сизәм. «Торналар киткән якка китәм!»—дигән иде. Без, кешеләр, бер-беребезгә охшаш, хисләр төрле, әмма... дөрлиләр. Шуңа күрә генә дөнья якты, якты көннәр, өйләр һәм илләр. Янып йөри бездә сагынулар, башта әллә нинди моңнар бар. ... Әллә нигә бу елларда гел төшемә керә кызыл көзләр, яна-я на киткән торналар