Логотип Казан Утлары
Роман

ТӘКЪДИР

Тәкъдир каләмнәре миндә булса Жырудан лан елы үзенен чын йөзен тора-бара ачты. Еланы юхага әйләнгән аждаһа булган, күрәсен. Югыйсә, барысы да ун иде. Үзләре исән- сау. Бала-чага житеш. Йорт-жир тәртиптә Ашарга-эчәргә бар Умарта кортлары көр. балны ишеп ташыйлар, җыеп кына өлгер. Авыл кешесенә тагын ни кирәк? Шатланып-куанып яшисе генә Боларга Жәүһәриянен шәхси сөенечен дә өстәсен, биниһая зур шатлык тавы хасил булыр иде. Ул бәби көтә Бәбиенен исеме-аты да әзер инде. Жәмилә будырсын, кызым, дип ниятләп куйды. Хәлбуки, ире Нуруллага малай кирәк. Ул моны бик яхшы белә, билгеле. Ләкин берни дә кылып булмый Ходай шулай язган, күрәсен Эчен тишеп чыгардай булып тибенгән бу нарасые да кыз затыннан-җаны-бәгыре белән тоеп тора Унган хатын ул китерер, изге хатын кыз китерер, ди Кыз бала икеләтә шатлык. Бу хакта Җәүһәрия үзе генә белә, бер кешегә бер сүз әйткәне юк Тумаган балага исем кушмыйлар, дип көләрләр иде бугай Әлеге баланын соңгысы икәнен дә сизенә әле ул Йоклаганда колагына фәрештәләр пышылдады булса кирәк Ни өчен Жәмилә? Монысы бик гади Ул үзе игезәк сыңары Пары. Жәмилә исемлесе, кечкенә чакта суга багып үлгән Әнисе самаур агартырга дип. Шушма буена төшкән булган. Шөгыленә булышып, бәләкәчен абайламыйча калган Ин чибәр кызым иде. дип һаман исенә төшереп елый иде әнисе мәрхүмә Җәмиләсен ул җиңел күтәрде Инде җиденче аен төгәлләп килсә дә. йорт арасында жил җилләтеп эшләп йөри әле. йөгенә сылтау иткәне юк. Тән таза чакта эш рәхәт кенә ич. 3\р кызлары инде кул арасына керә башлады. Адарына карап бер куана Иртәгә, әнә. печән өмәсе, ди Питрау явымнары бераз тоткарлады шул. печән эше инде күнгән бетәргә тиеш иде үзе Тирә-як авылларда уракка да төшкәннәр дип сөйлиләр Тик иртән Җәүһәриянең күзләре ни сәбәпледер шом белән ачылды Гамагына кадалган балык кылчыгы шикелле күңелен ниндидер бер кайнар төер бимазалап тора иде Яшенгәдер, дип офыкка күз ташлады. Яшенле янгыр алдыннан шулай кәефе киткәли аның. Явымга ошамаган. Күк Е гөмбәзе ак мунча сыман чип-чиста. Кояш тирәсендә колак рәвешендәге ак нурлар күренсә, эссе вә янгырлы булыр, дигән сынамышны ишеткәне бар иде Җәүһәриянең. Кояш ак нурлар эчендә түгел, ал нурлар эчендә елмая. Димәк, яңгырдан түгел. Өмәгә бөтен авыл халкы купты, гүя сабан туе. Иртәннән үк тальян тарттылар, җыр суздылар. Шушы күңеллелек белән Җәүһәриянең әлеге халәте дә үзеннән-үзе үтте. Кеше арасында онытыласың бит ул. Аны аш пешерүчеләр янына куйдылар. Күбә асларын булса да тырмаштырыйм сон дип, каударланып караган иде дә, Нурулла теше- тырнагы белән каршы килде. -Малайны сакла, синен хәзер беренче бурычын шул,-диде. Болын эшлекле шау-шуга чумды. Гөр килә. Ярыша-ярыша кибән коялар. Тик берсе дә Нурулла кибәнчеләренә җитә алмады. Башкалар бер кибән күтәргәндә, алар икенчесен очлап куйдылар. —Бөтен эш сездән тора, җәтрәк кыймылдагыз,—дип, Нурулла чүмәлә тарттыручы малайларны чөшкенләп кенә торды. Ә үзе сәнәгенә берәр- берәр чүмәлә кадап ала. Әбәт вакытында парторг Мөсбиха ярты көнлек эшкә йомгак ясады. Стена газетасы да чыгарырга өлгергәннәр. “Дисәнә” җырын үзләренчә үзгәртеп, пионерлар Нуруллага җыр багышладылар. Батыр егет кибән коя, дисәнә. Сәнәге ут уйната, дисәнә... Исеме аның Нурулла, дисәнә... Әлеге мактаулардан соң эшкә тагын да үҗәтләнебрәк тотынганнар иде. Печән өсте төгәлләнү уңаеннан бүләкләр дә бирмәкчеләр, ди. Анысы үзенә җилкендереп тора. Тик адәм әйткән түгел, алла боерган була. Кояш куянны иярләргә дә өлгерә алмый калды, Чирмешән елгасы өстендә яшелле-зәңгәрле болыт кисәге калкып чыкты. Башта ул карга оясы кадәре генә иде, челтәрдәй үтә күренмәле иде. Күп тә үтмәде, күәс чиләгеннән ташып чыккан арыш камыры шикелле бүселеп, ян-якка таралды. Кояшның аңа каршы торырлык көЧ-куәте юк иде инде. Агач яфракларын шыбырдатып җил йөгереп узды. Анын артыннан өермә купты, чыпчык башыдай эре бөртекле янгыр коя башлады. Буранлап- буранлап ява. Яшен яшьни, күк күкри. Печәнчеләр кибән ышыгына кереп постылар. Гарасатлы яңгыр тиз үтүчән. Бу кунак та озакка килмәгән иде. Ләкин үз эшен эшләп өлгерде. Ике кибәннен муенын сыпырып төшерде Күршеләрнең бер кибәнен бөтенләй пыран-заран китереп ташлаган. Чүмәләләрне кире пакуска сипте. Адым саен күлләвек, бөтен нәрсә су эчендә. Менә, ышан син “колаксыз” кояшка?! Инде эш турында сүз дә була алмый иде. Кайтырга җыена башладылар. Нурулла да атын жикте. Кибән аслыгыннан бер кочак коры печән алып арбасына салды да, хатынын, балаларын утыртты. Авыз-борыннар салынган. Гармун тавышы да ишетелми, җырламыйлар да. Ачуны китереп, дегете юылган арба тәгәрмәчләре генә чыелдаша. Җәүһәриянең күңеленә янә шом кайтты. Авыл белән болын арасында Озын кул дигән бер ерганак бар. Тирән түгел, тавы да сөзәк. Әмма яңгыр аны да шактый җебеткән иде. -Ябышыбрак утырыгыз,—дип кисәтте Нурулла арбадагыларны. Үзе дилбегәсен кысыбрак тотты. Тик тауның нәкъ урта бер җирендә ун яктагы алгы тәгәрмәч ниндидер чокырга төшеп утырды, арба кисәк кенә янтаеп китте. Бу шулкадәр көтелмәгәнчә килеп чыкты ки, Җәүһәрия дә. балалар да җиргә тәгәрәде. Балаларның сөяге җиңел, алар шундук чыр-чу килеп сикерешеп тә тордылар. Җәүһәрия әле бераз ухылдап ятты Арбага да ире ярдәмендә генә утыра алды. -Кара аны. канет, малайга зыян килә күрмәсен. - дип шөбһәләнде Нурулла. Җәүһәрияне дә шул уй борчый иде Әмма үзе -Кайгырыр нәрсә юк, атасы".-дип Нурулланы тынычландырырга ашыкты. Басу капкасы янында печәнчеләрне авыл Советы рәисе шадра Әлтаф көтеп тора иде Йөзе кырыс, сүзләре лә мылтык көпшәсеннән сибелгән ядрәләр шикелле атыла. —Туктан!—дип әмер бирде дә. тиз генә киртә әрәтәсенә менеп басты. -Өс-баш лычма, нинди бетмәгән җыелыш инде ул.-диде бер хатын ризасызлыгын белдереп. Ана башкалар кушылды. -Сон. алайса тизрәк бул. нәрсә катып калдын9 -Көтү кайтыр вакыт житә -Мунча җиткерәсе бар Әлтаф кепкасын салып, кулына йомарлады да юлпычтай олы учы белән һаваны ярды -Җитәр! Тыңлагыз! Сугыш! Немецлар сугыш башлаган' Рәиснен сүзләре көткән нәтиҗәне бирмәде —Фин сугышы чыккач та шушындый алапа корган иден. бетте бит әнә. сизми лә калдык.-диде бер кибәнче Нурулла дилбегәсен тарткалап, атын урыныннан кузгатты -Кая төртеләсең мүкләк сыер кебек.-дип акырды ана Әлтаф. - Сугыш кайгысы юк әле монда, хатыннын хәле хат.-диде Нурулла - Синен белән миннән башка ла немецларның муенын борырлар Кызыл Армиябез бар. Сугышның нинди афәтләр алып киләсен күз алдына да китерә алмыйлар иде шул әле урман ышыгына сыенып утырган бу кечкенә авыл кешеләре. Җәүһәриянең тулгагы башланды Кендек әбисен кайтышлый ук үзләре белән арбага утыртып алып кайттылар Җәмилә җитлекмичә, җиде айдан туды Бик интегеп тернәкләнде Үлә дип көттеләр Багучы чегән хатыны да. яшәмәс, диде Анын вакытсыз дөньяга килүен берәү лә өнәмәде Зур Авыл мулласы әйткән, имеш "Тума үлмәсә. илгә бәла кала".-дип Кайберәүләр сугыш авырлыкларын да шушы гөнаһсыз сабыйга якты Тума атлы кош әнә шулай Җәмиләнең баш очында Гали кылычы шикелле асылынып калды Ләкин ул үзе юраучыларның ла. багучыларның да гөманын акламады Барысына да үч итеп, ахыры чиктә үз сүзле, иркә, сау-сәламәт, тәвәккәл бала булып үсте Уйганлыкта да. чибәрлектә дә тирә-якта бер иде Инде. әнә. егерме сигезенче жәен каршыларга жыена Җәмилә төшендә Мансурны күрде Имеш, җитәкләшеп тауга менеп баралар Көн әле туып кына килә Әнә. наны Кояшсылу күз кысып алды да. алсу йөзен балкытып, елмаеп җибәрде Агыйдел өстенә. әйтерсең лә. укалы җәймә җәйделәр, жеме.тдәпме-жемелди Төсләреннән күзләр камаша Ак. кызыл, зәңгәр, яшел. сары, көрән Нәкъ салават күпере Бәхетнең төсе булмый, ул күңел халәте диләр rue. дөрес түгел икән ич! Күр. Агыйдел дулкыннарында аларнын бәхете нур чәчә ләбаса' Ә нинди матур, нинди бизәкле икән бәхет Их. кулга да тотып карыйсы rue үзен Шушы жәйге иртә шикелле җылы. йомшак, саф вә пакьтер ул. мөгаен Бәлкем, кояш кебек түгәрәктер’ Кайсы ягыннан карасаң да. рәвеше үзгәрми, түгәрәк килеш кала бирә Түгәрәк бәхет, бәхете түгәрәк, дигән тәгъбир дә. ихтимал, шуннан киләдер — Мирсәй Әмирнең “Агыйдел" әсәрендә сурәтләнгән урыннар түгелме бу,—дип сорады Жәмилә уйларыннан арынып. -Бик мөмкин. Ә нигә. Идел-агабыз, Жаек-тугабыз, Агыйдел- бил путабыз. Путасынын кызыл төене нәкъ шушында инде анын, Сөн белән Агыйдел кушылган урында. „ —Безнең Чирмешән яклары да ким-хур түгел анысы, алай бик борыныңны күтәрмә,—дип Жәмилә Мансурны этеп җибәрде дә, кәҗә бәтие сыман сикергәли-сикергәли йөгереп китте, һәм ире күтәргәнче ул куш кыя артына кереп поскан иде инде. Мансур як-ягына карангалап алды да: -Кү-кү, Артыкбикә, син кайда,-дип кычкырды. Ташлар арасыннан Жәмиләнен башы калыкты. —Ә-ә, шулаймыни, Артыкбикәмени инде мин хәзер? Мансур өскә ыргылды. —Тукта, Күчәрбай, аста тарак белән пәкебезне табып алсалар, ни жавап? Мансур хатынының биленнән кысып, үзенә таба тартты. Жәмилә иренен кайнарлыгын ин элек күкрәк алмалары белән тойды. Шул ук мизгелдә тәне буйлап ниндидер ярсу дулкын йөгереп узды. Иреннәр иреннәргә тиде... Әмма Мансур тән теләгенә узынырга ирек бирмәде. Жәмилә моңа рәхмәтле генә иде Чөнки бу Табигать-Ананы хурлау, мәсхәрәләү булыр иде. Алар үзләре дә шул Ананын балалары ич. Кешенен асылы да табигать хозурында гына тулысы белән ачыла. Тормышны да табигать бүләк итә, табигатьтән башка адәм баласы яши алмый. Шуна күрә кеше аңа баш ияргә, хөрмәтләргә тиеш. Иртәнге илаһи тынлыкта Жәмиләнен уйлары әнә шулай шәфкатьлелек кайтавазы булып сибелде. Якында гына куактан-куакка, ботактан-ботакка кунып, сары түшле кечкенә кошчыклар чыркылдаша. Бала шатлыгыннан куаналар булса кирәк. Ана кошлар ояда, күкәй өстендә утыра. Сайрар чаклары узган. Киләсе елда инде җырны әле генә борын төртеп килүче яшь буын дәвам итәр. Табигатьтә барысы да уйланылган, барысы да көйләнгән. Мансур да дулкынланган иде. Тик анын уйлары Жәмиләнеке шикелле үз эчендә йомылып калмый. Гадәттә, алар моңга әверелә, жыр булып яңгырый. Җыр анын менә шушы иртә шикелле үк табигый халәте. Әле хәзер дә күкрәк төбеннән чыккан йомшак тавыш белән жыр сузды: Тәрәзәгә үреләсең, Гөлләргә күмеләсең. Гөлгә карыйм, сиңа карыйм, Син матур күренәсең. Ай-ли. Жәмилә, Жәй көннәре ямьле лә. Мансурның тавышы көчле түгел, әмма үзенә генә хас моңы, аһәне бар Ул күнелнен ин тирән төпкелләрендә яшеренгән хисләрне уята, сагышларны янарта, йөрәкне җилкендерә. Ни хикмәт, бу сагышлар күнелне яраламый, киресенчә, сүз белән аңлатып булмый торган ниндидер тынычлык катыш сабырлык алып килә. ..Жәмилә бишектә тирбәнгәндәй шушы җыр кочагында уянып китте. Салкын сулар сибеп кенә Үстердем гөлләремне . Игътибарлырак тыңлап бакса, радиодан да әлеге көй яңгырый икән ләбаса! Мөгаен, төшенен сәбәпчесе дә шул җырдыр әле. Ай-ли, Жәмилә, Жәй көннәре ямьле лә. Бу гап-гади көйне Җәмилә үз исеменә чыгарылган җыр сыман кабул итә. Беренче тапкыр әлеге җырны институтның сонгы курсында укыганда Мансур авызыннан ишеткән иде Мансур аны ана, Җәмиләгә багышлап җырлады. Бүгенгедәй хәтерендә. Дус кызы Мөнирә туган көн мәҗлесенә чакыр|ан иле. Ул теләмичә генә килде. Гомумән, тулай торакны өнәп бетерми, аны азыптузып йөрү урыны дип саный иле. Дөресе дә шулай Ял йортындагы кебек студентлар берничә кон эчендә парлашып- якынлашып бетәләр. Соныннан хыянәт, көнләшүләр китә Лекция- семинарлар вакытында да тулай торак кызлары гел шул хакта гәпләшәләр Бер-берсе артыннан күзәтәләр, берберсенен гайбәтен саталар. Егетләрнен дә тетмәсен гетәләр анысы, ә үзләре кич җиткәч, шуларнын кочагына атылалар. Монысы инде ин зур мактанычлары Җәмиләгә бу куркыныч" янамый Әтисе белән бертуган абыйларында торып укый Башта педучилишены тәмамлады Хәзер инде институтны төгәлләү алдында тора Сиге» ел. Аз гомер түгел. Абыйсы да. җингәсе дә бик коры, кадим кешеләр. “Әти-әниен алдында без җавап бирәбез синен өчен",—лип һәрдаим тукып торалар Шуна күрә ул алардан сорамыйча рөхсәтсез беркая чыкмый Ин зур юанычы-спорт Педучили- шеда җинел атлетика, гимнастика белән шөгыльләнде Соңгы елларда фәкать гимнастика белән генә мавыга. Хәер, мавыга дип әйтү лөрес үк булмас, чын-чынлап мөкиббән ул спортнын бу гаять нәзакәтле, нәфис төренә. Мастерлык дәрәҗәсе алды, ярышларда катнаша Егетләр арасында да абруе зур. Кемнәр генә сүз кушып карамады үзенә, ризалашмады Юк, абыйсы белән җиңгәсе каты куллы булган өчен генә түгел, үзенен холык-фи!ыле. тәрбиясе шулай Әти-әнисе артык динле булмасалар ла. мишәрләргә хас сыйфатта гореф-гадәтләрне бик нык саклыйлар. Тыйнаклык, өлкәннәр сүзеннән чыкмау, сабырлык, үҗәтлек ана карынында ук канына сеңгән Моны инде үзгәртеп булмый Педучилишеда укыганда Рәис исемле егет үзенә дә ошаган иле Дөрес, ул “яратам", дип әйтергә батырчылык итмәде, артык оялчан иле Эчтән янып йөри торган хыялый зат Ә хыялыйлар тормышны бөтенләй башкача, һавадагы торна шикеллерәк күз алдына китерәләр. Кыенлыкларны авыр кичерәләр, еш кына югалып калалар Бәхетсезлек тә алар өстене ешрак төшә Рәис тә армиядән имгәнеп кайтты Ничек җөрьәт иткәндер. Җәмиләне алиһәгә тиңләп чат та язган иде Шуннан сон озак та үтми, машинага тапталып үлгән Җәмиләнең иреннәренә әле егетләр ирене тиеп караганы юк. Ул сөешүяратышуларны нигездә әдәби әсәрләр, кинофильмнар аша гына белә. Җаны ашкынган, зиһеннәре томанлаган, тәненә йөгергән ниндидер гаглы дулкыннан үзен-үзе кая куярга белмәгән чаклары да булгалый анысы Ләкин ул аларга шайтан вәсвәсәсе дип кенә карый Аның өчен шунысы ап-ачык кочагына алган, иреннәреннән суырып үпкән егет анын ире булырга тиеш! Тукайнын Фагыима’сы хәленә төшсәң нишләрсең? Бер егет үбә килеп, ике егет. Фатыйманың да кала авызы жебеп Әлеге мәҗлестәге “йогэнсезлек’кэ дә исе китеп утырды Җәмилә Хәмерен дә кире бормыйлар, касәләр тулы тормый Ләкин мәҗлес- мәҗлес инде ул, авызыңны чөйгә элеп утыру килешми Бераздан ул үзе лә шау-шуга кушылды. Сабакташына зиннәтле кысага куелган көзге бүләк итте. Көзге бик мәгънәле бүләк,-диде ул үзенен котлау сүзендә, күңелләре керле кешеләр аны дошманлык дип тә саный Ә мин густым Мөнир,) бу көпене һич икеләнмичә кабул итәр, дип уйлыйм Чөнки ул көзгегә караган саен үзенең чибәрлеген, зчкерсеалеген күреп шатланачак Ә шаг лык кешене бәхетле итә Бүлмә алкыштан урыннан куба язлы —Бис. Афәрин! -Булдырдың, Җәмилә! Егетләр болай да Җәмиләдән күзләрен алмыйлар иде, әлеге тостан соң аның абруе яңа чүпрәдәй кабарды. Кайбер кызларга бу ошамады, егетләрен тартып алыр дип шүрләделәр ахырысы. Галим исемле бер шук егет моннан мәзәк тә кыландырып алды. —Нәсимә,—диде ул үзенә елышып утырган сары чәчле сипкелле кызга,- тәрәзәгә барып кара әле, җанаш, яңгыр яумыймы икән, нигәдер уң колагым кычыта. Нәсимә икеләнебрәк торса да “җанаш” сүзен ишеткәч, карышырга базмады, күрәсең, урыныннан кузгалды. —Яңгыр яумый, Галим, чалт аяз,—диде ул. —Гафу, Нәсимә, ялгышканмын, уң колагым түгел, сулы кычыта икән ич! Ул арада егет Җәмилә янына барып чүмәшкән иде инде. Көлештеләр. Көлкене Индус атлысы да дәвам итәргә чамалап карады. Ләкин мәзәгеннән бигрәк, үзе кәмиткә калды. Чөнки “Вәли-койрык”,—ди дә шаркылдап көлә, “Вәли койрык”,—ди дә шаркылдап көлә. Тәки ни өчен көлгәнен башкаларга аңлата алмады. —Стипендияңә койрык ал, койрык,— дип көч-хәл белән туктаттылар тегене. Индус әле аннан соң да шактый вакыт тыела алмыйча хихылдады. Бераздан Җәмилә бу уен-көлкеләргә кушылмый гына утыручы тәкәбберрәк кыяфәтле бер егеткә игътибар итте. Үзе генә, кызы юк Шома йөзле, ачык маңгайлы, озын чәчле бу егетне нигәдер ошатып җиткермәде. Күзләре майлы, андыйлар ышанычлы булмый, дигән нәтижә чыгарды ул. Җә берәр шагыйрь аламасыдыр, жә җырчыдыр... Юраганы юш килде. Күп тә үтми егет урыныннан торып басты да: -Рөхсәт итсәгез, шушы чәчәк бәйләменә өстәп, мин Мөнирә туташка бер җыр багышлар идем,—диде. Бу-бүгенге кичәдә беренче чәчәк бәйләме һәм тәүге җыр иде. Егет ашыкмыйча гына баян каешларын җилкәсенә элде, аннан сон бармакларын төймәләр өстеннән йөгертеп узды. Барысы да тынып каплы Инде бүлмәгә җыр хуҗа иде. Идел бит ул, тирән бит ул. Тирән бит ул, киң бит ул. Идел өсләрендә йөзгән Аккошларга тиң бит ул. —Браво, Мансур! -Афәрин! Җәмилә, ниһаять, җырчы егетнең исемен дә ишетте. Исеме җисеменә туры килә икән, дип уйлады. Алдагы фикереннән баш тарту идеме бу — юкмы, әмма күнеле йомшаган иде инде. Җыр-моңга һәвәс булмаса да, музыка аны бик әсәрләндерә. Бу минутларда ул кешенең даһилыгына тәмам ышана, дөнья фәкать яхшылыктан гына торадыр сыман тоела. Яманлыклар, гаделсезлекләр онытыла. -Ялгышмасам, бу мәҗлестә минем шикелле тагын бер ялгызак бар,— диде Мансур, алкышлар тынгач, - исеме дә бик килешле Җәмилә! Әүсафе Җәмилә! Матур, гүзәл, күркәм, сылу, чибәр дигән сүз. Үзеннән үзе җыр сорап тора. Мансурның каз мамыгыдай йомшак тавышы янә бүлмәне тутырды. Гөлләремнең ал чәчәге Тан нурында балкыды Мәңге сүнмәс, һич сүрелмәс Сөюемнең ялкыны Ай-ли, Җәмилә, Җәй көннәре ямьле лә. Бу җырны тыңлаганда Жәмилә үзен жәй кызыдай хис итте Күз күреме җитмәс кин болын Жиһан илаһи бер хозурлыкта. Аллы-гөлле чәчәкләргә кунып күбәләкләр оча Якында гына чишмә челтери, кошлар сайраша Кемдер чалгы кайрый. Шунда ук черт-черт итеп пакуска ауган үлән тавышы колакка инә. Җылы жил чәч толымнарын сыйпап уза. -Җәмилә туташнын йөрәге синен учында. Мансур, кара аны очып китмәсен,-дип көлде Галим Аннан соң күмәкләшеп җырлаштылар ‘Кыйгак-кыйгак, бак-бак" дигән җырны җырлаганда Жәмилә дә башкалар белән беррәттән бар көченә “кыйгаккыйгак”, дип кычкырды. Тора-бара мәҗлеснең дилбегәсен Мансур үз кулына алды. Бу яктан да сәләте бар икән. Ә Жәмилә үзенә атап җырланган җыр тәэсиреннән кич буе арына алмады. Искиткеч рәхәт иде ана. Йөзеннән елмаю китмәде Үзенен чибәр икәнен хтек тә белә иде. Ул бары борыны белән генә риза түгел, тумпак дип саный ул аны. Озынча нәфис йөзен шул борын бозып тора шикелле. Кайвакыт көзгедән ыспай гына да күренә үзе. Бу инде кәефенә бәйле. Кәефсез чакта хәтта иң зур горурлыгы дип санаган тыгыз, тулы чем кара чәч толымнарын да кисеп ташлар хәлгә җитә. Буй-сыны коеп куйган кебек. Кем әйтмешли, бал кашыгына гына салып йотарлык. Гимнастика белән шөгыльләнү табигый күркәмлеген тагын да нәфисләндерә... Мансур кичәдә Жәмиләнен йөрәген ешрак тибәргә мәҗбүр иткән бердәнбер егет иде Ихтимал, сонгысыдыр да Чөнки ул ярәшелгән кыз Егете Уфада, нефть институтында укый Рөстәм исемле Жәйге каникул вакытында Әлмәткә баргач, апасы Мәгъсүмә таныштырган иде. Соңыннан аңлашылганча, ул бу очрашуны махсус оештырган булып чыкты -Бик мөхтәрәм заттан.-диде апасы,-әти-әнисе. үзебез кебек ипле, акыллы гаилә белән туганлашыр идек, улыбызга Казанда укучы кызыгызны алмакчы булабыз, аллаһы боерса, дип торалар -Без бит әле таныш та түгел, апа. аннан сон... —Дәвам итмәсән дә була, сенлем. ни әйтәсенне алдан ук белеп торам,- дип бүлде аны Мәгьсүмә.-мәхәббәт димәкче инде син Мәхәббәт ул, сенлем, тора-тора килә Баштарак җизнән жен пәрие кебек күренә иде. Хәзер, күреп торасын, күгәрченнәр кебек гөр-гөр килеп яшибез, балалар үстерәбез. Минем арттан да калай әтәч кебек егетләр йөрде ул. Мал-мөлкәтсез сукбайлар Рәхмәт әтигә, ай-ваема карамыйча жизнәнә ярәште Әти-әни күбрәк белә бит ул. сенлем Безнен татарнын гадәте инде ул Шуна гаиләләребез нык безнен. аллага шөкер -Минем бу хакта уйлаганым юк бит әле. апа.-дип каршы төшеп карады Жәмилә -Белемле кыз-бирнәле кыз ди. бәһан югары чакта урнашып калуын хәерле. Син анын буй-сынына карама. Буе буйдан кеченен куены оҗмах эче ди Буй белән су буйламыйлар Биек үкчәле итек кияр Аннан китереп, ирнен үзеннән кайтышырагы кулай анын Андыйларны камыр кебек изәргә була Гаиләгезнен башы да. муены да үзен будырсын Әнә. җизнән артымнан тотам да калмый Чөнки дә көнләшә Ачуым чыккан вакытларда “Карт пәри”,-дип кенә жибәрәм мин ана -Син инде, ала. бигрәк. -Бигрәкме, бигрәк түгелме, сүземне тынласан унарсын, пычагын май өстендә генә йөзәр Әти-әни хакы-алла хакы Аларнын сүзен читкә тибәргә ярамый, гөнаһка чумарсын Рөстәмгә лә шул ук сүхзәрне тукыганнар иде ахры. Җәмиләне күрүгә колак очларына кадәр кып-кызыл булды. Ләкин бх озакка бармады Кәтүк буйлы кешеләргә хас булганча, бик телчән икән. Биш-алты минут эчендә барысын да сайрап чыкты Инде эшкә юллама да алдым, ди “Әлмәтнефть" идарәсендә промысел башлыгының урынбасары булып эшләячәкмен, ди Машинада гына йөриячәк, имеш Ул. әлбәттә. монын белән генә чикләнмәячәк, үсәчәк, зур түрә булачак. 2. .К У • М 10 Кичен кинога бардылар. Рөстәм, чынлап та, озын үкчәле ботинка кигән иде. Кисәткәннәр, димәк ки. Аны күргәч, чак кына пырх итеп көлеп җибәрмәде Җәмилә. Кайчандыр күзенә чалынган бер кыйсса хәтеренә төште: “кече буйлы ир хатын-кыз өчен зур бәхет, барысы да кул астында..." Тик Рөстәм Җәмиләгә якын килергә кыймады Мактанды гына Күрәсең, кызларны шулай үзенә каратып була дип уйлый иде. Җәмиләнең исә тел бистәләрен җаны сөйми, Рөстәмнең дә авызына йозак эләр дәрәҗәгә җитте. Кызның тын гына дәшмичә баруын Рөстәм ризалык, дип кабул иткәндер, мөгаен. Ул инде өйләнешү, туй турында планнар корырга тотынды. Җәмилә исә әлеге сүзләрнең чын-чынлап үзенә кагылуын бөтенләй тоймый да, гүя аларны бу егет башка берәүгә сөйли, ә ул ирексездән тыңлап кына тора. Йокыга яткач кына аңына килде Җәмилә. Җә, алла, базар малы кебек саталар түгелме соң аны! Борынгы заман диярсең. Сүз өчен генә булса да, син мина ошыйсың, мин сине яратам дисен икән. Мокытның мокыты. Аннан ул Рөстәмне аклау ягына күчте. Ярату дигәне, бәлки, дөрестән дә соңрак киләдер. Алар бит әле чит-ят кешеләр. Апасы да шулай ди Кайчандыр Кәрәм җизнәсе дә ана чит-ят булган ич. Буй-сыны да әллә ни түгел. Инде әнә мичкә шикелле кабарды, тәгәрәп кенә йөри Барыбер бер-берсе өчен үлеп торалар. Рөстәм, һичшиксез, булдыклы егет. Кара, эш мәсьәләсен ничек алдан хәстәрләп куйган. Фатиры да була ди. Ә акча дигәне нефтьчеләрдә бар да бар инде. Болар барысы да тормыш өчен бик мөһим. Шәһәрдә урнашып калу да күпләрнең хыялы. Әти-әниләренә дә ярдәм кирәк. Өйләрен сиплисе, мунча өлгертәсе... Мәхәббәт ул романнар, кинофильмнар темасы. Белгән кызлары егетләр белән йөреп карады ич инде. Һаман күз яшьләре: жә алданалар, җә ташлап китәләр. Үтә җете тиз уңа ди. Әнә. Таһир-Зөһрәләр дә яратышкан. Фәрхад һәм Ширин, Ромео-Джульетта... Җә, кайсы бәхетле? Күрәсең, мәхәббәт кешегә бәхет алып килми. Ә аның бәхетле буласы килә. Ышанычлы ир, җитеш тормыш, яраткан эш. таза балалар - хатын- кыз өчен бәхет шушы ич инде Матур булып тума, бәхетле булып ту, дигән бер аксакал. Шул рәвешле уйлана-уйлана Җәмилә үзен күндерде. Ризалыгын да бирде Рөстәм нәкъ сөйләшкәндәге шикелле озын-озын хатлар язды. Кая барган, кем белән очрашкан, институтта нинди яңалыклар бар - халыкара хәлләрне дә кертеп, барысын бәйнә-бәйнә ирештереп торды Ун-унбиш ел бергә яшәгән ирнең командировкадан хатынына язган утсыз, ялкынсыз хатларын хәтерләтә иде алар. Хис беткән, ялкын сүнгән, җанны җылытырлык сүзләр онытылган Күңелдә юшкын кебек исәп- хисап кына утырып калган. Җәмилә бу очы очка ялганмаган әлеге уйларны күңеленнән куа. Һәм бернәрсәгә карамый үзен Рөстәмнең хатыны булырга хәзерли иде Вәгъдә— иман. Дөньяда аны бозарлык көч юк. Туган көн мәҗлесендә Мансур белән биюе, авыз күтәреп җырлап утыруы, гомумән, үзен җилбәзәкләрчә тотуы өчен соңыннан үкенеп йөрде Җәмилә. Мөнирәнең: “Мансур сине бик ошаткан",-дигән сүзенә дә кабынып китеп, дустын нахакка кыерсытып ташлады. Хәлбуки. Мөнирә аның шушылай сәер рәвештә Рөстәмгә вәгъдәләшүенә чын-чынлап каршы иде. Бу серне Җәмилә фәкать ана гына чиште. Башка белүче юк. -Кызма. Җәмилә.-диде Мөнирә.—сине Мансурга кодалаучы юк ич әле. Белеп тор гына дидем, әллә гаепме9 Мансурны ул ерактанрак кына булса да тагын бер мәртәбә күрде паман шул Мөнирә инде, һич тынгы белми Әле театрга өнди, әле концертка Елмаепкөлеп килеп керә дә. өстәлгә билет сала. Бу. билгеле, өйдәгеләргә ошамый, борыннарын салындыралар Ә Мөнирә тиз генә чигенә торганнардан түгел. Сыйпый, көйли, барыбер үзенекен итә. Татлы теле еланны да өненнән чыгарыр иде. шәт Абыйсы да. жингәсе дә ахыр чиктә боларны елмаеп озатып калалар Берсендә ул аны Укытучылар сараена алып китте Үзешчәннәр театры премьера күрсәгә икән Нинди спектакль сон ул?”-дигән сорауга серле генә елмаеп: “Сюрприз, баргач күрерсен".-диде Әйе. сюрприз иде ул. “Җәмилә" лигән спектакль хәзерләгәннәр икән Җәмиләнен аны беренче күрүе иде Дөресен генә әйткәндә, бу исемдәге пьеса барын белми дә иле әле Анда Җәмилә исемле кызнын фажигале мәхәббәте тасвирлана Менә сәхнәгә Җәмиләнен сөйгән егете чыкты Борчулы. әмма мәхәббәтен саклап калу өчен утка-суга керергә әзер Хисләрен җырга сала. Ай-ли. Җәмилә. Җәй көннәре ямьле лә Мөнирә аның кабыргасына төртеп куйды, янәсе, таныйсынмы9 Җәмилә Мансурны сәхнәгә аяк басуга ук танып алган иде инде Йөрәге әллә нишләде дә китте. Ирек куйсан. җаны күбәләккә әверелеп. Мансурның күкрәгенә очып кунар иде. Ләкин сон инде, бу мөмкин хәл түгел Шуна күрә башым сызлый, дигән хәйлә табып, залдан чыгып китте Ә аннан сон? Аннан сон Җәмилә өчен чын мәгънәсендә мәхшәр башланды Кая ул күңел ачулар? Рөстәм дә онытылды хәтта, һәр минуты исәптә. Чөнки аны социалистик илләрдә укучы студентларнын Варшавада үтәргә тиешле Кече спартакиада командасына керттеләр. Ул кышкы каникуллар вакытында узачак. Шуна күрә имтиханнарны да вакытыннан элек бирдерәләр. Көндез—институт, кич-гимнастика залы Ә төн имтиханнарга хәзерлек белән үтә. Җәмиләне бу авырлыклар, бу мәшәкатьләр куркытмый, түбәсе күктә Җил кебек очып кына йөри Шулай булмыйча, нинди иләк аша узды бит Бик нык сайладылар. Гимнастика белән шәһәр кызларыннан күпкә соң шөгыльләнә башлаган Җәмилә өчен бу киртәне үтү җинел булмады Коч күп сарыф итүне сорый торган снарядларда ул үзен иркен хис итә. Бу яктан аны уздыручы юк Ә менә сыгылмалылыкта башкалардан калыша. Шуна күрә әлеге аерманы бетерү, һичьюгы киметү өчен һәр мөмкинлектән файдаланырга тырыша. Спортка кагылышсыз каршылыклар да килеп чыкты Бер түрә танышлык белән кызын командага төртмәкче. имеш Җәмиләнен яклаучысы юк Аны сызмый кемне сызсыннар Институт җитәкчелеге шулай эшләгән дә Бу. әлбәттә. Җәмиләгә дә килеп ишетелде. Җылап- ярсып бетте. Рәхмәт, тренеры Сабир Хакимович нык торды Көч-хәл белән сине коткарып калдым, дин сөйләде соңыннан, алтын медаль алын кайтып, шуларнын борынына чиертик әле. диде Бу хәлләрдән сон Җәмилә күнегүләргә тагын да үҗәтләнебрәк тотынды. Ул үзен күрсәтәчәк әле! Күрсәтәчәк! Шулай көн артыннан көн үтте, инде киемнәр дә әзер, һәрберсенә махсус үлчәп тектеләр Затлы мехтан кыска тун. беретка, чем кара җылы туфлилар Карап туймаслык. Болары кешелеккә .ипөннәре Спорт формасы аерым “СССР" дип языл1ан язуы да бар Әлегә алар институтта саклана Спартакиададан соң бөтенләйгә бирәчәкләр Бер ай инде ашау да бушлай Коммунизм! Берүк күз генә тимәсен, ул-бу гына була күрмәсен, дип теләде Җәмилә. Кешегә күрсәтми генә садакалар бирде, дога кылдырды 2 * Иншалла. китәр сәгатьләре дә житә. Билетлар инде кесәдә. Җәмиләнең бик бәхетле көннәре иде бу. Рөстәмнең чираттагы хаты да кәефен бозмады, рәхәтләнеп көлде генә. Ул кышкы каникуллар вакытында өйләнешик, туй ясыйк дип язган иде. Имеш, бу фатир алу мәсьәләсендә зур роль уйнаячак. Әгәр көмән турында белешмә дә булса, ул чагында кулына тутый кош кунды дип исәплә, дигән. Әйе, кош кунды анын беләгенә. Тик тутый кош түгел, кара кош! Җәмилә сонгы күнегүдән дә төнге уннарда гына кайтты. Кыл кыймылдатырлык та хәле калмаган иде. телен әйләндереп сүз дә әйтәсе килми. Поезд иртәгә кичке якта гына китә. Туйганчы йоклыйм әле, аллаһы боерса, дип инде тәнендә шул булачак йокынын ләззәтен тоеп трамвайда ук оеп китә язды. Ни сәбәпледер өйдәгеләр ятмаган иде әле. Башка вакытта абыйсы телевизордан сонгы хәбәрләрне дә азагына кадәр карап бетерә алмый, диванда утырган килеш гырылдый башлый иде. “Интегеп утырма, кереп ят”,-дисәң: "Мин Наполеон кебек бит, берьюлы берничә шөгыль башкара алам: телевизор да карыйм, иртәгәге мәшәкатьләр турында да уйланам, йоклыйм да”,-дип көлә. Ә бүген кызмача иде. Моны белү бик җинел. Чөнки бераз кабып алса, иреннәрен җыя алмый башлый, авызы иләк кебек җәелергә генә тора. Елый торган гадәте дә бар. Әле әти-әнисен кызганып яшь түгә, исән чакларыңда кадер-хөрмәт күрсәтә алмадым, ди. Әле Шушма елгасында су коенып йөргән балачагын сагына. Әле... хәер, йомшак күңелле кешегә сәбәпләре табыла инде аның. Бик ярдәмчел, тиз ышанучан, беркатлы кеше анын Шәйхелислам абыйсы. Әмма булдыклы, тырыш, намуслы. Шул булдыклылыгы, авыл кешеләренә хас үҗәтлеге тота да инде аны жәмәгать туклануы дип аталган гаять мәшәкатьле, давыллы, алыш-бирешле дөньяда. Бик күпләрнең көймәсен челпәрәмә китерде инде анын ярсу дулкыннары. Шөкер, әлегә бу давыллар абыйсын читләтеп уза. Өйгә ул хезмәт хакыннан башка бернәрсә алып кайтмый. Хәлбуки, деликатес ашамлыкларны, азык-төлекне фатирга китерүчеләр булгалады Шуңа күрә җиңгәсе Маһруйны да, аласы булма, дип кисәтеп тора. Ялагайлар күп бит ул. Шулар ук җае чыгуга сатып җибәрергә дә күп сорамыйлар. Җәмилә ишектән керүгә абыйсы да, җингәсе дә бер-берсенә карашып алдылар. -Әллә май урлап ашадыгызмы, күзләрегез мәченеке шикелле ялтырый,— дип шаяртты Җәмилә,—яшермәсәгез дә була, бик арыдым, хәзер ятагыма авам. -Капкалап ал, хәл кереп китәр.-диде җиңгәсе үзенә хас булмаган йомшаклык белән. Бу сәер хәл Җәмиләне аптырашта калдырды. Югыйсә, кайтып керүгә сорау ала башлыйлар иде. “Нигә сонга калдын9 ”. “Кем озата килде?” Бу үзгәрешнең сәбәбенә кереп торасы килми иде Җәмиләнең. Шуна күрә -Рәхмәт, апа, йокыдан башка бернәрсә дә теләмим,-дип урын- жирен рәтләргә тотынды Көтмәгәндә абыйсы аны кочаклап алды, үксеп еларга тотынды. Үзе авыз эченнән нидер мыгырдана. -Шәйхел, зинһар борчыма әле сеңелне, үзем әйтәм.-диде җиңгәсе. “Үзем әйтәм” дигән шомлы сүз Җәмиләнең йөрәген телеп алды. Аны гүя. аяк-кулларын бәйләп, упкын төбенә ташладылар. Һәр минут, һәр секунд аны котылгысыз фаҗигага якынайтты Хәзер, әнә, сөнгегә ошаган очлы борынлы ташлар тәнен тишкәли Юк. тәне түгел, жаны әрни икән. Җан инде тәннән аерылган. Аны нидер кыса, умыра, тешли Шуна күрә жингәсенең сүзләрен дә аңлап җиткермәде. ’ —Җәмилә сеңлем, сина авылга кайтырга кирәк,—диде ул.»-Иртүк самолет белән очарсын. Шәйхел барысын да сөйләшеп куйды Чирмешәннән якынрак булыр, ат белән илтеп куярлар... текъдир _____________ 21 И, Җәүһәрия җинги. Җәүһәрия жинги. -дип абыйсы аһ ора -Ни булган, нигә кайтырга сон мина?-диде Җәмилә Ул әле һаман бернәрсә дә анламый иде. -Әниең. Җәүһәрия астай үлгән... телеграмма килде.-диде Маһруй —Ничек үлгән? Бу мәгьнәсез сорауга ничек итеп жавап бирергә дә белмәде Маһруй Бары Җәмиләне кочагына гына алды Алар бик озак шушы хәлдә басып тордылар Бераздан Җәмилә калтырана башлады, теше тешкә бәрелә, кул-аяклары көзән җыерган кешенекедәй (артыша. Җиңгәсе көчләп диярлек кайнар чәй каптырды Шуннан сон гына бу өянәге үтте Ләкин чишенмәде дә, ятмады да Әнисенә бүләккә йон кофта алган иде. төнен шуны сыйпаштырып үткәрде Ә иртән абыйсы самолетка утыртып озатып җибәрде Кышкы кон чыбыркы сабыннан да кыскарак, кояш чыгарга өлгерми, баю ягына борыла. Ә менә көрт басып киткән юл өчен егерме чакрым ара дилбегәдән дә озынрак икән Шәпле ат та аны кыскарта алмады, үзе йомшарды. Алар знгер-менгер төшә башлагач кына басу капкасыннан керделәр Әле уг алырга өлгермәгәннәр иде. Мөселманнарда мәетне көнендә алла йортына индерүне мәгъкуль күрәләр Җәмилә моны белә. Әмма әнисен аннан башка җирләүләренә ышанасы килми. Бик зур гаделсехтек булыр иде бу. Ничек инде бала газиз әнкәсен, бу дөньядагы иң кадерле кешесен сонгы юлга озатканда күрми, бәхилләшми калсын ди9 Юк, Мәгъсүмә апасы мона юл куймаячак Җәмиләнең әнисен ничек яратканын белә ич ул Кәрәм җизнәсе дә аңлы кеше, үз сүзен әйтми калмас Дин дә беренче чиратта кеше ихтыяҗын якларга тиештер, мөгаен. Эзләп-тикшереп карасаң. Коръәндә дә шундый гадәттән тыш хәлләрдә ташлама ясарга мөмкинлек бирүче сүрәләр бардыр Әлбәттә, бар! Җәмилә юл буена шушы хакта уйланып, үз гөманлауларына үзен үзе ышандырырга тырышты, саллы-саллы дәлкыәр эзләде. Ләкин ат тотучы абзый аның бу өметләрен бер сүз белән юып ташлады -Кызым, белгән догаларыңны укы. ястү вакыты, әнкәй мәрхүмә янына гүр фәрештәләре килгән чак,-дип, үзе дә догага оеды Авылда кичке ыгы-зыгы Кайсыныңдыр сыеры мөгри, берәвенең сарыгы ярсып-ярсып бәэлди, иртә бәрәнләгән ахры, бәләкәчләрен юксына Әледән әле йокы аралаш казлар кангылдашып куя. Капкалар шыгырдап ябыла, кешеләр көнлек шөгыльләрен төгәлләп өйләренә ашыгалар. Кичке аш га өлгереп киләдер, инде морҗалардан аксыл баганалар сузылган Борынны мал исе. төген, печән-салам исе кытыклый Авылга гына хас самими манзара. Әйтерсең лә. берни булмаган, барысы да гадәттәгечә, барысы да элек-электән көйләнгәнчә үз эзеннән баруын дәвам итә Тормыш шулайдыр инде ул. берәүләр китә, берәүләр килә, ә яшәеш тукталмый, аның чылбыры бервакытта да өзелми Җәмилә атның туктавын да көтмичә чанадан сикерде Абына- СӨртенө кече капкага килеп төртелде. Куллары калтырана Һич кенә дә капканың тәләкәсен таба алмый Ишек алдында кеше булган ахры "Кем бар анда, хәзер үзем ачам -дип аваз салды. Җәмилә!ә гуя яшен ташы бәрде Күз аллары әлле-мәлже килеп алды да. анын югалтып кар өеменә ауды, бер генә сүз әйтергә өлгерде -Әни... Жәмилә күзләрен ачканда түр караватта ята идс. Карашы әүвәле түшәмгә төште. Анда тимер дүңгәләк асылынып тора. Күңелен, кайда күрдем сон әле мин бу боҗраны, дигән уй биләп алды. Китми дә, куймый да, гүя шушы минутта ук шуны тәгаенламаса, бер-бер хәл булачак. Ми күзәнәкләре, ниһаять, хәтер эзенә төште. Бәрәч, бу бала бәллүе элә торган җайланма ич! Әнисе, сезнең барыгызның да бишеген шуңарга элеп тибрәттем, дип сөйли иде. Күр, авылда икән ләбаса ул' Җәмиләнең күзләре тәрәзә пәрдәләрен, мендәр өемнәрен сыйпап узды да, ишек өстендәге шәмаилда туктап калды. Ул аны узган ел Казанда бер рәссамнан эшләтеп алган иде. Тукта, тукта, нишләп авылда соң әле ул? Спартакиадага китәргә тиешләр иде ич. Төшләнә ахрысы. Соңгы атна бик киеренке булды шул, күнегүләрдән косасы килә башлады, спортзалга әйләнеп карамас хәлгә җитте. Ә әнисе турындагы шомлы хәбәр? Анысы да төшме? -Кызым. Жәмилә, уяндыңмы? Әнисе тавышы ләбаса бу! Әнисе, әйе, әнисе! Әнә, янында ук басып тора. Башында сөт кебек ап-ак яулык, кул-бармакларында йөзек- беләзек. Ул шулай төзү йөрергә ярата. Нинди матур аның әнисе! Нигәдер йөзе генә күләгәле. Үзе җылы, йомшак куллары белән бертуктаусыз Жәмиләнең чәчләреннән сыйпый. Юк, төш түгел бу! Жәмилә тәмам уянды, барысын-барысын да хәтер җебеннән үткәрде. —Әни, әнием! —Тынычлан, кызым, тынычлан, алланың рәхмәте кин, терелерсен боерган булса. Бала көеге йөрәктә ди, Жәүһәрия төнен керфек тә какмый үткәрде Ходаем, теге вакыттагы юрауларның раска килүе шушымы әллә, дип бик кайгырды. Тума бала үзе дә бәхетсез, башкаларны да бәхетсез итә. дип чистый бәгырен ашаганнар иде ич. Уянды бит, әнә, уянды! Жәмилә, ниһаять, әнисенең исән-сау икәнлегенә инанды. Һәм шушы ике көндә скрип кә кыллары кебек тартылган күнел жебе шартлап өзелде. Өйләгә кадәр берөзлексез яшь түкте Жәмилә. Әтисе дә. әнисе дә аның ни өчен шулай өзгәләнүен белмиләр иде әле. хастага калган икән дип кенә борчылдылар. Хәл соныннан ачыкланды. Көн кичке якка авышкач. Әлмәттән Мәгъсүмә апасы кайтып төште. Үзе генә түгел, Рөстәмне дә иярткән —Әһә, тәти күбәләк очып кайттымы?—дип үзеннән-үзе канәгать кыяфәттә өйне яңгыратып көлеп җибәрде.-Эшне шулай коры тотарга кирәк аны, югыйсә, әллә нинди ярыш, дип авыз суын корыта. Монда ул ярышлардан да җитдирәк эшләр чыгып тора әле. -Мәгъсүмә, нинди эшләр ул. кызым?-дип сорады әнисе. -Кияү балакайның түзәр чамасы калмаган монда, һа-һа-һа. —Ни сөйлисең син, кызым, күрмисенмени. Жәмилә урын өстендә ята. —Алай гына була инде ул, әни. Хәзер безгә ике бүлмәле фатирны эләктереп калырга кирәк. Кулга үзе керәм дип тора, йотасы гына. Шуңа телеграм суктым да инде сенелгә... Әзрәк борчылгандыр анысы, минеке инде, үзегез беләсез, туп-турыдан тут пошел. Башкача кайтмый иде Жәмилә, беләм мин аны, үзсүзле... Мәгъсүмә берни булмагандай яшькелт күзләрен уйнаткалап, Җәмиләнең бит очыннан үбеп алды.-Синең өчен тырышам, сенлекәем. Рөстәмебез дә бик җилле егет булып чыкты, тимерне кызуында сугарга ярата. Ишек катында кыенсыныбрак басып торган Рөстәм Мәгъсүмәнең бу сүзләрен һөҗүмгә күчү әмере итеп кабул итте, ахры, сайрарга тотынды —Диплом практикасына Әлмәткә, үзем эшләячәк промыселга кайтачагымны язган идем инде, Җәмилә Начальник фатир мәсьәләсен дә хәл итәбез, ди. Өйлән, ике бүлмәле фатирга хужа будырсын, ди Монысын да беләсен инде.. -Күземнән югалыгыз! Икегез дә!-дип кычкырды Җәмилә ачы тавыш белән.-Сез, сез... сез вәхшиләр.. Мин сезне күралмыйм Тагын нәрсәләр әйткән булыр иде Җәмилә, анысы билгесез, шул вакыт ишек ачылып китте. Әтисе икән. Пәһлүән гәүдәле, типсә тимер өзәрдәй таза бәдәнле ир анын әтисе. Ул атлаганда идән сайгаклары сыгылып-сыгылып китә Бердәнбер физик кимчелеге - сул як күзе зәгыйфь Сугышта ядрә кыйпылчыгы эләккән. -Әнисе, тизрәк табынынны әзерлә, һай. канәт, кадерле кунаклар кайткан икән,-дип өй эчен шаулатты Нурулла. -Сине көттек, әтисе.. —Әти, сөйләшәсе сүз бар иде,—диде Мәгъсүмә,—аш өенә чыгып керик әле. -Юк. әти,-дип кырт кисте Җәмилә,-бернинди яшерен сүз дә була алмый Әле син белмисең, менә бу ике әшнә мина "Әни үлде, тизрәк кайт”.-дип телеграмма суктылар. Мин женазага кайткан кеше —Ничек инде, канәт, без. . ни... —Мә, үзен укып кара. Җәмилә сумкасыннан алып әтисенә телеграмма сузды Нурулла лып итеп урынына чүмеште. — Мин барлык вәгъдәләремнән баш тартам.-диде Җәмилә.- бернинди ярәшү дә, туй да булмаячак! һай, ул чаклар хәтеренә төшсә, йөрәге сыкранып, тәннәре калтыранып китә. Җәмилә авылда айга якын торды, көч-хәл белән рәтләнде Казанга урап кайтканда укулар башланган иде инде Аннан сон да әле шактый ара игә килә алмыйча йөрде. Рөстәм белән аларнын мөнәсәбәте алыш-бирешкә корылган иде Димәк, андый матди мөнәсәбәткә генә корылган гаилә иртәме-сонмы барыбер таркала Мәхәббәтне, хисне аркылы чыгып булмый икән Ләкин ничек кенә булмасын, кызлар ир-егетләргә караганда гаилә җанлырак Алар соңгы курста ничек тә кияүгә чыгу әмәлен эзлиләр Чөнки беләләр авылда иң уңышлы дигәндә дә, син тракторчы яки шофер куенына керәчәксең Институтта укыганда кияү таба алмаган кыз сайландык һәм калдык кыз санала Җәмиләнең дә утырган кыз булып каласы килми әлбәттә. Карт кыз булса, өйгә эт кирәкми диләр бит, аллам сакласын Ләкин бер авызын пешкәч, өреп кабарга туры килә икән шул Йөрәгендәге яра әле төзәлеп җитмәгән, тыйшык-мыишык турында уйларгамы сон9 Язмыш көймәсе нинди ярга китереп терәр, моны белсә, бер алла үзе генә беләдер. Күңелен битарафлык, чарасызлык хисе богауга алган, бәгыре бозга әйләнгән шушы чакта ана янә Мансур килеп очрады Ул бу егетне мәнгегә үз юлымнан алып ташладым, дип уйлап йөри иде инде Чөнки Мансур үзе дә табышмак Тормыш җыр-моннан гына тормый Һәркем сайлаган кешесенең гомерлек терәк булуын тели. Рөстәм пыяла кебек үгә күренмәле иде, ышанычлы иде Уч төбендәге шикелле барысы да ачык, барысы да алдан билгеләп куелган Конвейердагыча, кайсы юнәлештә хәрәкәт итәсең кай тарафта тукталасыңһәммәсе билгеле. Баш ватасы юк Әмма бу канун да сынау үгә алмады. Шуның белән бергә. Җәмиләнең лә тормыш кагыйдәләре җимерелде. Мансурга да ышаныч шул кадәр генә Март башлары иде. Күзләрне камаштырырлык якты, матур көн Кар өсте ялык-йолык игеп тора һавада ылыс исе. март инде җиһанга яз күзе белән карый башлаган. Бүген-студент яшьләрнең Хуш. Кыш бабай" исемле спорт бәйрәме Җәмзстә дә эстафетада катнаша. Физматның кызлар командасы көчлеләрдән саналса да. өченче чаңгычы трассада егылып, хәлне бик нык катлауландырды. Ике минут әрәмгә китте Хәзер бөтен ышаныч-Җәмиләдә. Команда абруен кайтарса, ул гына кайтара ала. Трассаның буеннан-буена тамашачылар тезелгән. Һәрбарчасы үзләренекенә көч биреп тора. Физматлылар да шактый. Хор белән: Җәмилә, Җәмилә”,—дип оран салалар. Ул болай да мөмкин булганның барысын да эшләячәк. Тәҗрибәсе җитәрлек, азау ярган спортчы. Көндәшен ул, алдан планлаштырганча, үр менгәндә куып җитте. Чөнки иң авыры үр менү. Күпләр очколарны шунда югалта. Юл шома, чаңгылар үзләреннән үзләре бара кебек. Ләкин артык шома юлның үз кимчелекләре бар, адымнарны алыштырганда чаңгы ниндидер бер мизгелдә артка таба шуышып ала. Мондый очракта кулларның көчле булуы зарур. Ә Җәмиләнең куллары гимнаст куллары, нык, талуны белми торган куллар. Шуның белән алдырды да. Финиш тасмасын ул өзде. Аны күтәреп алып һавага чөйделәр. Кемдер чәчәк бәйләме тоттырды. Ялгыш күрмимме дип, Җәмилә сыкылы керфекләрен җилпеп-җилпеп алды. Юк, ялгышмый. БуМансур! Шушы көн кебек үтәли балкый. Иреннәре генә түгел, күзләре, кашлары, колаклары, хәтта чәчләре дә елмая. -Котлыйм, Җәмилә,-диде ул,-филфак мактанчыкларының борынына чиерттең, афәрин... -Син үзең дә филфак вәкиле түгелме соң әле? -Филфагын филфак, ә йөрәгем физматта. —Сез күптәнге тел бистәләре инде... -Спорт киемеңдә син шаһинәләрнең дә шаһинәсе икән... Җәмилә нидер әйтмәкче иде дә, өлгерә алмый калды, егет кабаланакабалана сүзләрен әйтеп калырга тырышты: ‘‘Мин сине театрга чакырам, Җәмилә, “Профессор кияве” дигән спектакль. Яшь драматург Шәриф Хөсәенов язган. Зинһар өчен ризалаш, ә?” Мансур гөнаһсыз сабый шикелле күзләрен мөлдерәтеп аңа карап тора. Сүзен тынламасаң, хәзер елап җибәрергә әзер. Җәмиләнең болай да күптән театрда булганы юк иде. Гомумән, теге хәлләрдән соң тоткын хәлендә яшәде. Ярышта җиңеп чыгу, март кояшы, ылыс исе аны йомшартып җибәргән иде. Тотып ашамас әле, бераз күңел ачып кайтырмын, дип ризалыгын бирде. Ләкин бер шарт куйды, Мөнирәне дә чакырсаң, диде. Мансур монысына да шат иде. Чөнки бу тәкәббер кызнын йөрәген менә шулай акрынлап яуларга туры киләчәк. Ул әлегә Җәмилә кичергән фаҗиганы белми иде. “Профессор кияве” ал арга ошады. Кайтканда да юл буена шул хакта сөйләштеләр, һәм дә театрга ешрак йөрергә кирәк дигән фикергә килеп саубуллаштылар. Бу инде үзара мөнәсәбәтләрнең якынаюы дигән сүз иде. Дөрес, Җәмилә Мөнирәнең туган көн бәйрәмендәге кебек ашкынулы хисләр кичермәде, йөрәге әле яралы иде. Тик барыбер тун күңеленең кайсыдыр почмагына ниндидер җылы нур кереп оялады. Сүнәргә ирек куймасаң, кабынып китүе дә бик ихтимал. Шулай да ул кабынып китмәде. Араларына янә таракан керде. Җәмилә ниндидер гайбәткә таянып, егетне донжуанлыкта гаепләде. Мансур исә, мин кармакларны җыям, дип үпкәләп китеп барды. Анын, мәхәббәт балык тоту белән бер, капмый икән, димәк, кармакларны җыярга кирәк, дигән канатлы сүзләрне укыганы бар иде. Пароход ак башлы ярсу дулкыннар өстендә тибрәлә-тибрәлә алга омтыла. Вакыты белән ул очарга әзерләнгән аккош кебек талпынып- талпынып та куя. Менә-менә күккә ашар сыман. Бәлки бу Җәмиләгә генә шулай тоеладыр? Ник дисән. су арбасына беренче утыруы әле аның. Чистайда аны бергә укыган иптәш кызы көтеп тора. Аларда бераз кунак булмакчы. 1 Ул су буйларын күзәтеп, хозурланып барырмын дип уйлаган иде Хәерчегә жил каршы дигәндәй, нияте барып чыкмады. Кичтән капыл гына һава хәлләре үзгәреп китте. Төньяктан искән жил үзе белән салкын гына түгел, янгыр да алып килде Спастагы кебек ниндидер энә күзеннән үтәрдәй вак янгыр. Томан шикелле һавада асылынып тора. Шулай да палубадан суга карап бару үзе бер рәхәт икән Күнелгә әллә нинди ашкындыргыч уйлар керә Тик барыбер монсу Чөнки тормышнын ин мавыктыргыч, ин кызык, ин җилбәзәк чоры инде артта калды Ялынып-ялварсан да ул кире кайтмаячак Узган болытны тотып булмый Шул ук вакытта анын үтеп китүенә әллә ни борчылу-кайгыру да сизелми кебек Имтиханнар тәмам, диплом кесәдә. Ул хәзер югары белемле укытучы Теләгенә иреште. Урта мәктәптә балаларны математика фәненә өйрәтәчәк Бөтенләй яна тормыш башлана. Тик әле ул алда. Бу хакта, дөресен генә әйткәндә, уйлыйсы да килми әле анын Пароход талпынып-талпынып караса да. очып китә алмады Иделнен ун як ярындагы таулар ышыклады булса кирәк, анын йөреше тигез ритмга керде, калтыранулары тынды. Хәзер инде ул гүя бер урында тора Яр кырыендагы йортлар, зреле-ваклы корылмалар, агачлар гына артка таба йөгерешәләр кебек Нинди сәер жиһаннын бу серләре Ул менә тик тора. Чынлыкта исә алай түгел Галәмдә һәр җисем. тереме ул. җансызмы -даими хәрәкәттә. Җир үз күчәрендә әйләнә, шул ук вакытта анын Кояш системасында үз орбитасы бар Кояш системасының да Галактикада үз юлы. Галактика янә Кыскасы, яшәеш, тормыш тоташ хәрәкәттән гыйбарәт Кеше туа. үсә, картая, үлә. Монысы да хәрәкәт, табигатьнен илаһи могҗизасы, яшәешнен асылы. Буыннар алышынып торганда гына тормыш дәвам итә. Кешенсн жаны бу фани дөньяга берничә тапкыр килә, имеш Философиядән семинар дәресләре алып барган Иван Иванович Назаров атлы өлкән укытучы шулай әйтә иде Бик тә сәер кеше иде мәгәр Ленинны да. Марксны да тәнкыйть итүдән шикләнми иде Соңыннан үзе дә юкка чыкты Хакмы-түгелме, эшеннән куганнар, дип сөйләделәр Кызык, элек кем сыйфатында дөньяга килгән булган икән ул? Үзеннен үткәнеңне, киләчәгеңне күрен булса икән? Алай дисән. андый тормышның мәгънәсе калмас иде Билгесезлек үзе бер тәртип, үзе бер стимул, омтылыш Җәмилә ирексездән башына кергән әлеге бик тә акыллы, әмма урынсыз уйларын куарга теләгәндәй тиз генә урыныннан торды Палуба буш иде Шыксыз кон пассажирларны каютага куып керткән Алай да палубанын ип түрендә бакчадагы карачкы сыман бер ялгыз шәүлә шәйләнә Башта ук Җәмиләнең күзенә чалынып алган иде ул. Һаман шул урында кукраеп басып тора икән әле Хәер, икесе бер сынар Җәмилә сәгатенә күз төшерде. Тамак ялгап алыр вакыт та җитеп килә икән Кеше ишәйгәнче ашханәдә урын алып калу зыян итмәс Шәүлә Җәмиләнең аяк тавышын ишетте, күрәсең, ялт итеп борылып каралы, һәм үзен-үзе белешмичә кычкырып җибәрде —Җәмилә! -Мансур Икесе дә бу көтелмәгән очрашудан өнсез калды. Шактый ара берберсенә карашып, ни әйтергә белмичә аптырашып тордылар Ин беренче Мансур телгә килде -Нинди җилләр ташлады сине монда, Җәмилә? Кыз ла үз халәтенә кайткан иде инде -Төньяк җиле. Мансур, салкын җил -Дөрес әйтәсең, син чыннан да Котып кызы бит. Җәмилә -Нигә алай дисең. Мансур0 Егет дөресен әйтергәме-юкмы дигәндәй, икеләнебрәк торды Аннан сон гына —Үзем гаепле, йөрәгеңне эретә алмадым. Син минем өчен Котып кызы булып калдың,— диде. Жәмиләнең күңеле исә бу мизгелдә утка эләккән балавыз шикелле тамып китәргә әзер иде. Мансур аңа бик якын булып тоелды. Бу очрашуга бик шат иде ул. Нигә мин аны шулай бик озак интектереп йөрттем соң? Ярата ул мине, ярата! Әнә бит күзләре нинди ачык. Ә күзләр алдамый. Ләкин үз уйларыннан үзе куркып, Мансурның Агыйдел якларыннан икәнен белсә дә. тизрәк сорау бирергә ашыкты. -Ә син үзең бу көймәгә ничек тап булдың? -Пароход минем корыч аргамагым, Жәмилә. Казанга алып килә, өйгә кайтарып куя. Әңгәмә башка юнәлеш алды. -Ишеттем, син юлламаны нефть төбәгенә алгансың икән, - диде Мансур. -Мин бит үзем дә шул яктан, әти-әниләргә якынрак булсын дидем. Кормаш нефтьчеләр бистәсендә эшләячәкмен. Анда өч урта мәктәп бар икән, мин татар мәктәбен сайладым. -Нигә Әлмәт түгел, анда да татар мәктәбе бар диләр бит. —Шулай килеп чыкты инде. Ә үзең? -Мин Казанга якынрак булсын дип Питрәчкә тукталдым. Көзен барыбер армияга китәсе. -Пединститутта хәрби кафедра булмау бәласе инде бу, шулаймы? -Хәрбиләр өчен кызлар үлеп китә бит, солдат каешын бусак, бәлкем безне дә яратырлар? Жәмилә егетнен төртмәле сүзләрен уздырып җибәрде. Аннан сон бергәләшеп ашханәгә керделәр. Мансур шәраб тәкъдим итеп караган иде дә, Жәмилә кул-аягы белән каршы килде. Озак кына палубада гәпләшеп йөрделәр. Нинди генә темага кагылмадылар, нәрсә турында гына сөйләшмәделәр?! Телләре ачылды. Әмма күңелләрдәге илаһи гөләп куагы әле һаман шәрә килеш кала бирде. Инде аңа бөреләнү, яфрак яру гына түгел, шау чәчәккә күмелергә вакыт, югыйсә. Мансурның моннан алдагы омтылышлары сагыш кына алып килде. Өстәвенә, бер гаепсез Дон Жуан атамасы алды. Шуңа күрә Жәмиләнең үзенә карата хисләре үзгәрүгә ышанып җитми. Якынаеп беткәннәр иде ич инде, мәхәббәткә бер генә карыш калган иде. Бер хәерсез гайбәт барысын да бозды. Аңлашу да тискәре нәтижә генә бирде. Үзе дә инде, әтәчләнеп сөйгән кызына әллә ниләр әйтеп бетерде. Янәсе, мәхәббәтне көчләп такмыйлар, янәсе, кармакларны җыяр вакыт җитте Горур, имеш. Каян килгән Әстерхан шаһзадәсе. Жәмиләнең эчендә дә ут. Ләкин ул кара күмергә калганчы янып бетсә дә, хисләрен ачмаячак. Кулы сынса, җин очында, аягы сынса, итек эчендә калыр аның. Кыюлыкны егетләр күрсәтергә тиеш. Мансур белән очрашуларның гадәти очрашулар түгеллегенә ул хәзер генә ышанып җитте. Җирнең үз орбитасында әйләнүе Галәм өчен ничек зарури булса, аларның күрешүе дә үзләре өчен шундый ук зарури нәрсә. Ул поезд белән кайтырга тиеш иде. Чистайга сугылу исәбендә дә юк иде. Соңгы сәгатьтә барысы да үзгәрде дә куйды Ул Мансур белән бер пароходка туры килде. Зарурилык ич инде бу! Димәк, аңлашырга мөмкинлек бар... Яңгыр туктады булса кирәк, яр буена тезелешкән авыллар аерымачык күренә башлады. -Мин төнге утларны күзәтергә яратам,—диде Мансур,—үзеңне ниндидер серле утраудагы төсле хис итәсең. Күңел тынычлана, чөнки утлар сиңа юл күрсәтә, адаштырмый. Кечкенә чакта кышкы озын кичләрдә убыр утына мөкиббән идем. Тау буендагы зират өстендә пәйда була иде алар. Зурлар курка, ә мина кызык. -Мина хәзер төшәргә вакыт җитә.-диде Жәмилә уены-чыны белән, -кыз баланы куркытып, убыр утларыңны сөйләмәсәң дә була иде. ~Мин сине озатып куярмын, пароход Чистайда унбиш минут тора. - Рәхмәт, мине каршы алачаклар. Пароход озын-озын итеп сәлам бирде дә. йөрешен акрынайтып, очлы борынын яр ягына борды Бер-берсенә карашып алдылар Сәгатьләре сукты Әмма араларындагы томан таралмады. Менә аерылышабыз да. дип сыкранып типте Җәмиләнен йөрәге, бәлки инде алар башка бервакытта да очрашмаслар Кысыр очрашуларның да чиге була торгандыр ич Пароход янә сагышлы тавышын сузды. Шуны гына көткәндәй Мансур батыраеп, ниһаять. Җәмиләне кочагына алды да шашып үбәргә кереште күзләрен, кашларын, чәчләрен, колакларын, кулларын Үзе бертуктаусыз кабатлый Җәмиләм. Җәмиләм. Җәмиләм Җәмилә бу мизгелне күптән көтсә дә. анышмыйчарак торды Әмма егетнен назы, дәрте, яратуы анын әлегә яралгы хәлендә оеган самими хисләрен йокысыннан уятты Иреннәр иреннәргә беректе, ике жан бергә кушылды Җәмилә әле упкынга тәгәрәде, әле күккә ашты, кый чәчәк яшел болыннарда хозурланды, ярсу дәрьяларда йөзде, ап-ак кар өстендә аунады Беренче мәртәбә үзен хатын-кыз итеп тойды. Мона кадәр ул аны чаңгыда текә таудан җилдертеп аска шуып төшкәндә генә сизгати иде. Тизлек ин югары ноктасына ирешеп, менә-менә очып китәр дәрәҗәгә җиткәч, тәнне ниндидер ләззәт биләп ала Ул бер генә мизгел дәвам итә. Әмма шушы мизгелдә башка берни белән дә чагыштырып булмый торган татлы хис тоясың. Үбешеп тыннары кысылгач, бер-берсенә карашып утырдылар. Мансур Җәмиләнең кайнар учлары белән үзенен битен сыйпады, бармакларын үпте. Җәмилә егетнен назларын бик теләп кабул итсә дә. үзе активлык күрсәтми, ояла. Чөнки ул мондый яратуларга күнмәгән. -У-у-у-у... Пароход тавышыннан икесе дә сискәнеп китте Ул китәргә әзерләнә иде инде, шуны пассажирларның исенә төшерүе. -Мансур... -Җәмилә, син мине көтәрсеңме? -Көтәрмен. Мансур.. — Вәгъдәме? -Мин инде синеке Пароход соңгы гудогын бирде -Җәмилә, без әле сөйләшмәдек тә ич. Җәмилә. . —Ин кирәген сөйләштек инде. Мансур. Хуш! Җәмилә урыныннан кубып, тар аралыктан чыгу ягына йөгерде Мансур тотам да калмый анын артыннан бара -Җәмилә, кал. әйдә, минем белән. Җәмилә.. -Мансур, акылына кил, мыскыл итмә мине Матрослар басманы алып маташалар иде инде. Җәмилә чак-чак чыгып өлгерде Мансур анын чемоданын пароход кузгала башлагач пристань идәненә upibinw Ара ераклашканнан-ераклаша. Кояш инде офык читенә кунаклаган Анын сыек нурлары Йокымсыраган Идел өстенә тасма булып сузылган. Су өсте җемҗем кил» Пассажирлар әле һаман кулларын болгыйлар Мансур ак күлмәген ку пана алып, әләм кебек җилфердәтә Берара ул күздән югалып торды Шуннан күп тә үтми, капитан мөнбәреннән Идел киңлекләренә анын бәхетле тавышы яңгырады: -Җәмилә-ә-ә. мин сине яра-а-а-там . Бүген анын дәресләре төштән сон Шуна күрә иркәләнеп ята Җыр да күнелен ашкындырып җибәрде Шул арада хәтер аша күпме вакыйгалар узды Югыйсә, әле барысы да кичә генә булган кебек Кызы Ләйсәннең дә уянырга исәбендә юк ахрысы. Бәләкәй песи баласыдай мыр-мыр килеп йоклый. Рәхәтлектән мырылдый, әнисенең жылысын, яратуын тоеп ята ул хәйләкәр. Ләйсән дә әнисе шикелле үк Елан елында жиле айдан тума булып дөньяга аваз салды. Кичтән бер дусларында туган көн бәйрәмендә булганнар иде. Җәмилә, гадәттәгечә, биеде дә биеде Чегән биюе дә калмады, башкорт биюе дә. "Балаңның эчен катырасын, чашма”,~дип тә кисәтеп карады хужа хатын. Тыңламады “Борчылмагыз, бу безнен икебезгә дә файда гына, аңа да, миңа да хәрәкәт кирәк”,-дип үзенекен эшләде. Төнге уникеләрдә тулгагы башланды Ләйсән, ашыга-ашыга, машина эчендә үк туды. Икесенең дә туган көне—22 июнь. Бу могжизанын сәбәпләрен берәү дә төгәл генә аңлатып бирә алмады. Өлкәннәр Аллаһу рәхмәте белән диделәр. Ә фән исә аны очраклылык дип кенә саный Әмма мондый "очраклар” булгалый икән үзе. Җәмиләгә шушындый гадәттән тыш хәлләр турында язылган китап та бүләк иттеләр. Дөнья хикмәтләрдән генә тора диярсең. Мәсәлән, мәшһүр күз буучы Мессинг Сталин белән булган бер әңгәмәсендә бер ел алдан Җиңү көненең төгәл датасын атаган—1945 ел, 9 май Ә Михаил Ломоносов 1741 елда Германиядән кайтканда төшендә балык тотарга киткән әтисенен көймәсе батканын күрә. Күп тә үтми, Архангел балыкчыларының хәбәрсез югалганлыгын ишетә. Төшен туганына сөйли Тегесе шул сөйләү буенча дингез буеннан әтисенең үле гәүдәсен табып ала. Ләйсән әнисе кебек үк чырыш булды, авырлыгын да тиз жыйды Тупылдап торган искиткеч тере бала. Авыз тутырып ашый, бүселгәнче йоклый. Еласа, дөнья бетереп елый, тавышы урамга ишетелеп тора Мәгәр назлы инде, әнисе сыңары Бер генә минутка да аерылып тормас иде, һаман итәккә тагылып йөри. Үзенә инде дүрт яшь . Бакчага да бик авырлык белән өйрәнде, бармаска жай гына эзли. Әнисенен кайсы көнне икенче сменада эшләвен дә белә, кичтән үк бакча мәсьәләсен хәл итеп куйды. Әтисе юкта йоклавын да бергә йоклыйлар. Иртәгә Мансур кайтырга тиеш инде, алла боерса. Бу юлы әллә нигә озак тоелды. Бик сагындырды Үзе дә Ләйсән сыңары инде ул. Яна гына кавышканнар диярсең Гобәй белән Хөбәй шикелле һаман бергә. Халык та шуна күнде, ялгызын гына очратсалар, кояш башка яктан чыкмагандыр бит бүген, дип шаярталар. Шөкер, инде ир белән хатын булып биш ел яшиләр, әлегә кыз белән егет кебек, сөешеп туймыйлар. Бер кечкенә мәрәкә булып алды алуын. Телгә алып сөйләрлек вакыйга да түгел инде ул. Җәмилә аны белә торып үзе күпертте. Башмак керсез, хатын-кыз мәкерсез булмас ди. Монысы инде чын-чынлап хатын-кызлык. Узган ел булды ул хәл. Җәмилә Бөгелмәгә методик берләшмә утырышына киткән иде. Мансур белән Гайшә исемле укытучы кыз эштән бергә кайтканнар. Тегесе юл уңаена кибеткә кереп өч кинограмм бал сатып алган. Мансур шуны күтәреп кайткан, кызны фатирына кадәр озатып куйган. Мансур моны Җәмиләгә мактана-мактана сөйләде. Минем ирем нинди джентельмен икән дип, Җәмиләнең мактавын көткәндер, мөгаен. Мактаумы сон? Иреннәре турсайды, күзләре мөлдерәмә, менә- менә чайпалырга тора. Ашарга әзерли иде-тәлинкәләре шак та шок килә башлады, кашыклары бөтенләй идәнгә сибелде -Җанаш, син нәрсә?-дип Мансур гажәпкә калды.-Бу гап-гади игътибарлылык билгесе ләбаса! Кәефе киткән чакларда Җәмилә аякларын бөкләп диван читенә чүмәшеп утырыр иде дә, кулына китап алыр иде. Мансурга хатынының менә шундый үпкәләве ошый иде. Билгеле, ул үпкә дигәннәре жинелчә шаяру, назланулы чытыклану гына, гүя кичке эңгер-меңгердә оеп утырган күл өстеннән җилбәзәк жилбикә йөгереп уза. Яратышу өчен үпкәләшү Күп тә үгми. гыйшык табигый эзенә төшә, барлык төсләре белән балкый башлый. Ә бу юлы Җәмилә чын-чынлап үпкәләгән иле. Чөнки араларына икенче хатын-кызнын исеме килеп керде. Монда, билгеле. Мансурны гаепләү өчен нигез дә юк. Ир-ат табигате белән кин күнелле. ул үзенен бәйсезлеген генә түгел, һәр даим эчкерсезлеген дә исбат итәргә тырыша. Хатын-кыз исә беренче чиратта үз ишен көндәше итеп кабул итә һәм шунын белән яраткан кешесен сер яшерергә өйрәтә, икейөзлелеккә этәрә. Әлеге вакыйгадан сон Мансур да телен тешләде. Җәмилә моны үзе дә сизде. Бераздан ул әлеге карашларына фәлсәфи нигез дә тапты. Бер Аргентина язучысы әйткән, имеш. “Хатыны көнләшмәгән ирнен поты бер тиен ".-дигән. ...Ләйсән иреннәрен чупылдата-чупылдата киерелеп алды да. әнисенә сыеныбрак ятты. Йокла, йокла, пескәем, дип Җәмилә анын чәчләреннән сыйпады Ләйсәнне Мансурныкылар Сөргенгә сөрелгән Әкрәм бабаларынын Зәйтүнә исемле кызына ошаталар. Бик чибәр, бик горур, үз сүзле кыз булган, имеш. Гомере генә кыска булган. Җәмиләнекеләр дә әнисе ягының шундый ук мөхтәрәм бер абыстайга тартым диләр Ләкин Ләйсәннен кулак кызы кебек тә. абыстай кебек тә буласы килми Аның әтисенә ошыйсы килә. Фотоальбомны исенә төшкән саен актарып чыга. Ана бигрәк тә әтисенен армиядә төшкән сурәтләре якын Мансурның фотодагы күзләрен, иреннәрен, кашларын, борынын, ияген, колакларын бармаклары белән капшый-капшый да "Мин әтием кебек".- дип куана. Мансур бер елдан сон Җәмилә янына кунакка кайтты Ана хәрби күнегүләрдә күрсәткән ниндидер тапкырлыгы өчен дивизия командиры кыска вакытлы ял биргән икән. Армиядә Мансур радист булып хезмәт итте. Ул бу һөнәре белән жае чыккан саен мактана. Радистлар Кораллы Көчләрнең зыялы катламы, ли. монын өчен музыкаль сәләт зарур, ди. Вакыт-вакыт әле дә радиоалгычтан морзе билгеләре белән бирелә торган тапшыруларны кәгазьгә төшерергә ярата. Ул сентябрь аенда кайтып төште. Мәһабәт гәүдәле солдат Хәрби кисм килешеп тора үзенә Татын да ыспайланып киткән. Кайткан көнне тулай торакта кечкенә 1енә мәжлес үткәрделәр. Җәмилә Жанна исемле рус теле укытучысы белән бер бүлмәдә яши иде Тагын берничә яшь укытучы килде. Мәктәптән баян алып кайттылар. Мансур уйнады да. җорланды да. көлдерде дә Кичә соңында бер яна җыр да җырлап күрсәтте. Гадәттәгечә, тавышы йомшак, моңлы, самими иде Көе дә аһәнле. үзенен башкару рәвешенә гуры килеп тора. Кил. бәгърем минем, кил син мина! Карашыннан моннзр агылсын. Фәрештәләр безгә канат каксын - Бәхет җиле килеп кагылсын Мәжлес дәвамында язгы чыпчыклар шикелле чырык-чырык чыркылдашып утырган кызлар тын тын калды -Нинди кой бу. Салих Сәйдәшевныкы түгелдер бит?—дип сорады Жанна жыр тәмамлангач -Башкорт җырына да гартым, диде икенчесе -Сүзләре бик матур.. Җәмилә исеме кергән җырларның коллекциясен жыясын. ахры, син. Мансур -Әйе. кызлар дөрес әйтәсез, жыям шул Монысы янасы Ошыймы? Ошамыйча. Безгә дә өйрәт әле. син киткәч. Җәмиләгә җырларбыз. Җәмилә ниндидер эчке бер тоемлау белән әлеге жырнын үзенә атап чыгарылганын сизеп алган иде инде Мансур аны гел ана карап жырлады. Күзләрендә-наз, моң, сөю, ышаныч, өмет-барысы бергә укмашкан. Үзенен дә тәне, барча күзәнәкләре ярату хисе белән тулды. -Рәхмәт, кызлар,-диде Мансур үтә бер дулкынлану белән,-бу үземнең жыр. Җәмиләгә багышлап чыгардым. Хәзер, сезнең алда, мин аны иясенә тапшырам. Мансур “Кил, Җәмиләм" дигән жырның нотасы, сүзләре язылган буклетны Җәмиләгә тоттырды. Җәмиләнең күзләреннән яшь бәреп чыкты. Мансур ул яшьләрне кайнар иреннәре белән корытты. Пароходта беренче мәртәбә яратышкандагы кебек Җәмилә ләззәт чишмәсенә инде. Яратышулары үбешүдән узмады. Мансурның әле бер ел хезмәт итәсе бар иде Шул вакыт эчендә ул экстерн рәвештә хәрби училище өчен имтихан бирергә тиеш, офицер дәрәҗәсе алгач кына запаска китәчәк. Тагын бер көннән алар Җәмиләнең әти-әнисе янына авылга кайтып киттеләр Мишәрләрдә егет ияртеп кайту мәртәбә саналмый. Әмма Җәмилә югары белемле укытучы, авылдан чыгып китүенә дә дистә ел тулып килә. Янә бер сәбәп: кодалаучылар күбәйде, үзенә дә сүз кушалар, әти-әниләрен дә интектереп бетерәләр икән. Апасы берни булмагандай һаман Рөстәм мәсьәләсен кузгата, янәсе, аның бер гаебе дә юк, кара эт бәласен ак эткә якма, ди. Туган-тумачаны Мансур белән таныштыру әлеге ыгы-зыгыга чик куярга тиеш иде. Ул шулай булып чыкты да. Яхшылап сөйләшкәч, әти- әнисе анын хәлен анлады, күтәрелеп бәрелмәделәр. Мансур абзар-кура тирәсендә Нурулла абзыйга булышкалап та йөрде. Бу ана бик ошады. Ир баласы булмаган әти өчен үзе күңелле манзара Армия турында сораштырды, дөнья хәлләре белән кызыксынды. Ул үзе сугышта катнашкан, кырык дүрттә бер күзен ядрә кыйпылчыгы изгәч, кайтарып җибәргәннәр. Сугыш тәмам җелегенә үткән. Бервакыт бөтен авылны күтәргән. Ул көнне эштән кызмачарак кайткан бу. Ашап-эчеп алган да ятагына ауган. Ә бераздан куркынып уянып китмәсенме. Җә, ходай, кайдадыр туплар гөрселди, бомбалар шартлый. Туктаусыз пулеметтан аталар... Мәхшәр инде. Шул мәхшәр эчендә кемдер: “Сугыш, сугыш”,-дип һаман әлеге куркыныч сүзне кабатлый. Башы чуалган чак фронтовикның. Урамга атылып чыга бу. Шул кызудан клубка бәреп керә дә: —Сугыш чыккан!—дип кычкыра. Китә кычкырыш, этеш-төртеш. ыгы-зыгы. Әйтерсең лә, сугыш инде авыл уртасына килеп җиткән. Ахырдан ачыклана, радиодан сугыш турында спектакль тапшырган булганнар икән. Нурулла абзыйның маҗараларына шушы кыска гына вакыт эчендә Мансур да шаһит булды. Иртән иртүк өйдә мичкәдән чыккандай калын тавыш яңгырады: “Торыгыз, тор. Ал мулланыкылар инде бер юл печән алып кайтты, эшкә тотынырга вакыт” Хатыны Маһруйның: “Сиңа әйтәм, алапа корма, кунакларны уятасың бит”,—дип еландай чыжылдавы да файда бирмәде. Ә ун-унбиш минуттан абзыебыз исә чалкан төшеп гырлый-гырлый йоклап та китте. Җәмилә инде боларга күнгән. Әтисенең мөгез чыгара торган гадәтләре хакында егетен алдан кисәтмәде, үзе күрсен, белеп торсын, дип уйлады. Мансурга нәрсә? Кызык кына Ана шундый кыбырсык, шаталак кешеләр ошый. Андыйлар эчкерсез була. Ачу сакламыйлар, кешегә начарлык эшләмиләр. Әмма тынгылык та бирмиләр. Монысын да исбат итте булачак бабасы Кормашка алар кич белән кайтып җиттеләр. Ә иртәгәсен иртүк Нурулла ишек какты. Чәй эчеп утыралар иде. Мансурның соңгы көне, поезды төнге сәгать унбердә китә. Аныңчы әле Бөгелмәдә шөгыльләре бар. Җәмилә авызындагы кабымын йота алмый торды. Аннан соң гына “Әллә берәр хәл булдымы, әти”?—дип сорады. Нурулла кызының өзгәләнүенә әһәмият бирмәде, йомышын йомышларга ашыкты. -Кыз, заемга акца цыккан анда, давай, китер әле заемнарны! Җәмиләнең күхтәре кашына менде. -Нинди заем, әти9 -1965 елгы заем Шунын берсе откан. Мин анын нумерларын язып калдырган идем Ять бул, ашыгам! -Ут капмагандыр бит. әти, үзем алып кайтып биргән булыр идем, -диде Җәмилә. Мансур алдында оят иде ана. Чыннан да, моннан ике-өч атна элек, әтисе бер төргәк заем облигацияләре тоттырган иде. тираж таблицасын жә күрми калырбыз, син күзколак бул әле, кызым, дигән иде. Ут борчасы Кай арада тикшергән дә, кай арада килеп җиткән? -һай, әти, кыланып та карыйсын инде. -Канәт, ирнен ире ком өемен тау итәр ди,-дип Нурулла Мансурга сынар күзен кысып куйды. Бу анын ир кеше дилбегәне кулыннан ычкындырмаска тиеш дигәнен аңлата иде, ахры. -Монда киткәненне әни беләме сон?-дип сорады Җәмилә. Үзе сорады, үзе үкенде Чөнки әтисе төпченгәнне яратмый, акылына ни килсә, шуны эшли. Вакыт-вакыт ул савым сыерын базарга алып чыгып китә. Сатып җибәрергә жае чыкмаса да, сатулашудан тәм таба. Кайчандыр мунча бурасы юнәткән иде. Анын белән дә әш-мәшә килеп бетте: әле сата, әле баш тарта. Апасы Мәгъсүмә дә әтисенә ошаган, ордым- бәрдсм. - Этсәм белер иде. канәт. этмәдем бит.-дип көлде Нурулла. - Барысын да катынга әйтеп эшләмиләр аны Әтисе киткәч, алар мәктәпкә бардылар. Мансурга эш мәсьәләсендә директор белән сөйләштеләр Мин ике куллап риза, диде директор, мәктәптә ират укытучыларның күбрәк булуы хәерле РОНОга сугылдылар Анда ла җавап унай иде Мансурнын кайтуын гына көтәсе калды. Җәмилә кызын уятмаска тырышып, ипләп кенә урыныннан торды, китап шкафыннан яшел бәрхет белән тышланган альбом алды. Альбом эчендә Җәмилә өчен ин кадерле ядкарь - Мансурнын ана багышлап чыгарган "Кил. Җәмиләм" дигән җыры Бу җыр шатлыкта - куанычы, кайгыда-таяныч ы. Мансур аны бик матур итеп бизәгән (бу яктан да сәләтле иде!), текстын кара тушь белән һәр хәрефне миллиметрына кадәр китереп язган Карап кына торырлык. Ул, әлбәттә. үз җырының сүзләрен япан белә Тик Мансур үз куллары белән бизәгән бу китапчык бөтенләй башка Ул аңа рәхәтлек, тынычлык китерә. Аны кулга алгач, мәхәббәтнең, яратуның барлыгына ышанасың. Әнә шундый сихри көчкә ия бу китап Җәмиләнең күзләре шигъри юлларны иркәләде Кил. Җәмиләм минем, кил син мина. Тан кошыдай күңел кагынсын Алсу таңнар янсын безнен өчен. Керфегендә йолдыз кабынсын Кил. бәгърем. якты илһам бул син Яз шагыйре назлы былбылгаСина атап былбыл монын сибәр. Өзелеп сайрар синен алдында Кил, бәгърем минем, кил син миңа' Карашыннан моннар агылсын. Фәрештәләр безгә канат каксын- Бәхет җиле килеп кагылсын Кил, Җәмиләм минем, кил син мина Бәхет жиле булып офыктан - Син онытма минем назларымны. Назларыңны синен онытмам! ♦ * * Мансурның семинарда сөйләгән докладын бик игътибар белән тыңладылар. Уңай образлар үрнәгендә югары класс укучыларында ихтыяр көче тәрбияләү мәсьәләсе тыңлаучыларны да кызыксындырды. Сораулар да күп булды. Министр Мирзанур Мостафин да бар иде. Алар аз-маз таныш. Узган ел татар теле һәм әдәбиятын укытуны камилләштерү буенча Әлмәт шәһәрендә булып үткән фәнни-гамәли конференция вакытында очрашканнар иде. Министр ул үткәргән ачык дәрестә булды. Анализ вакытында мактады да. һәр мәктәптә Мансур Әмиржанович шикелле бер-ике генә иҗади эшләүче укытучы булса да, милли мәктәпләрнең абруен бик нык күтәрә алыр идек, диде. Бу өлкәдә министрлык кайбер чаралар да күрергә җыена икән. Мәсәлән, терәк мәктәпләр булдыру. Шулар базасында якын-тирә мәктәпләрдә эшләүче укытучыларның методик хәзерлеген күтәрү мөмкинлеге ачылачак, диде. Бер-ике ай үткәч, Кормаштагы 1 нче урта мәктәпкә дә татар теле һәм әдәбият буенча шундый статус бирелде. Төбәк методик берләшмәсенең җитәкчесе итеп Мансур билгеләнде. Мәктәпне “Мансур мәктәбе” дип йөртә башладылар. Әлеге ачык дәрестән сон министр белән алар икәүдән-икәү калып та фикер алыштылар. Ул аның диссертациясе белән кызыксынды. Хуплады. Җитәкчесен генә өнәмәде, арыш боламыгы ич ул, дип Мансурны борчуга салды. Мостафин аны тагын бер гаҗәпкә калдырды. “Син яхшы укытучы”, — диде ул.—Ләкин шуны колагыңа киртлә, әдәбият дәресе—ул сәнгать дәресе, уй-фикер, эстетика дәресе. Әдәби әсәрләр аша без балаларны матурлык дөньясына, сәнгатьчә сүз дөньясына алып керергә тиеш. Кинопроекторлар, эпидиаскоп, магнитофоннар кулланып, без әдәбиятнын асылына балта чабабыз. Болай барсак, тиздән безнен укучылар сөйләшүләрен онытачак, карга кебек авызларын ачып, тамаша гына көтеп утырачаклар. Министрның бу концепциясе Мансурны нык уйландырды. Ник дисәң, һәр киңәшмәдә, һәр конференциядә, матбугат, радио-телевидениедә дәрестә техник чараларны куллану — заман таләбе, фән-техника прогрессы таләбе, дип лаф оралар. Мәктәпкә килгән тикшерүчеләрнең, инспекторларның да сүзе шуннан башлана: Липецк тәҗрибәсен ничек кулланасыз, техник чаралардан файдаланасызмы? Ләкин бу эш әле бик авыр бара. Чөнки ул укытучыларның әзерлегенә, техник чараларның сыйфатына бәйле. Еш кына дәрес барышында аппарат ватыла. Бу инде дәрес өзелде дигән сүз. Тырышып-тырышып керткән яңалыкны министр абзый әнә шулай тетеп салды. Ул укыту процессын “тоташ техникалаштыру"га каршы икәнен сиздерде. Мансур тора-бара үзе дә шул якка авышты. Сарык бәрәннәре шикелле аңгыра бәндәләр инде без, дип үз-үзеннән көлде, һәр нәрсәнең урыны, чамасы була ләбаса! Кешегә ияреп, үз биюеңне дә онытып җибәрергә мөмкин. Мирзанур Мостафин алтмышынчы еллар дулкынында күтәрелгән демократик карашлы кеше. Андрей Возненский, Эрнест Неизвестный кебек шәхесләргә табына. Бәйсез татар зыялыларыннан Нәкый Исәнбәт. Аяз Гыйләжевларнын иҗатын хуп күрә. Аеруча аңа “Өч аршын җир" повесте ошый Яшь, чибәр, тәвәккәл, эрудит. Берничә тел белә. Ул министр кәнәфиенә утыргач, татар мәктәпләренең хәле күзгә күренеп яхшырды, татар теленә игътибар артты. Әлмәтгә үткән конференция дә зур йогынты ясады Сугыштан сон татар телен укыту проблемалары турында бодай зурдан кубып сөйләшү булмаган икән әле Татар теле белгечләре үзләре үк ана теленнән ваз кичә башлаганнар иде ич инде Үзе тарих мөнбәреннән куып төшерелсә дә. Сталиннын. вакыт узу белән кулланышта бер генә тел калачак, дигән тәгълиматы һаман яши Бу. әлбәттә, бөек рус теле булачак! Башкалар иртәме-сонмы—үләчәк Милли гореф-гадәтләр, халык йолаларын да шундый ук язмыш көтә Аларны Совет йолалары, коммунизм төзүченен мораль кодексы алыштырачак Армиядән кайтышлый ук Мансур институтка сугылган иде. XX гасыр татар әдәбияты укытучысы, доцент Вәзирә Ждмалиева белән очрашып сөйләште Аны аспирантура мәсьәләсе кызыксындыра иде Доцент, гадәттәгечә, ачык чырайлы иде. теле ипигә ягып ашарлык татлы Ләкин, кем әйтмешли, тел өсте баллы булса да. тел асты тозлы икән апабызнын -Якын күреп әйтәм. Әмиржанов.-диде иреннәрен бөрештергәләп,- башка өлкәне сайла, татар теленен киләчәге юк Үзем дә үкенеп бетә алмыйм. Лекцияләрдә татар теленә мәдхия жырлаган. татар язучыларын күкләргә чөен мактаган укытучынын бу сүзләре Мансурны пошаманга салды Бәлкем, дөрестән дә шулайдыр, дип шикләнеп калды. Берара, кирәксез һөнәр сайлаганмын икән, дип үз-үзен битәрләп тә йөрде Ләкин бу озакка бармады. Әгәр барыбыз да туган телебездән, ата-баба мирасыннан. горефгадәтләребездән ваз кичә башласа, татар халкы, чыннан ла. юкка чыгачак ләбаса! Кайчандыр үзенен мөстәкыйль дәүләтчелеге булган зур халык: “Бетәбез, бетәбез".-дип кул кушырып утыра алмый. Теле очен, жаны. рухы өчен көрәшергә тиеш ул. Мансур да шулармын берсе Зур мәктәпмен завучы буларак, анын гамәли яктан мөмкинлекләре дә бар ич әле. Җәмәгатьчелек фикерен формалаштыруга да үз өлешен кертергә тырыша. Республика матбугатында анын үз урыны бар инде Кушып та яздыралар, үз инициативасы белән дә яза Шул язмалар буенча Милли мәктәпләр институтынын өлкән фәнни хезмәткәре Габбас Ярмиев эзләп тапты да инде аны Тыныч табигатьле, акрын хәрәкәтле, йомшак характерлы бу кеше кайчандыр партия өлкә комитетында эшләгән, күпмедер вакыт хәтта кайдадыр бер педагогия институтында ректор вазифаларын да башкарган Сүзләре теш арасыннан саркылгандай сөзелеп кенә чыга Тынлый-тынлый арып бетәсең Мансур анын басынкылыгын, салмаклыгын галимнәргә хас үзенчәлекле сәерлек дип кабул итте Трамвайга галошларын салып кергән профессорлар турында укыганы бар Эйзенштейн шикеллеләре каеш урынына билләренә киндерә дә бәйләп йөргәннәр, имеш Габбас Ярмиев ана диссертация темасы тәкъдим итте "Язганнары гызны күзәтеп барам, укучыларның мөстәкыйль фикер йөртүен үстерү буенча максатчан эшлисез икән, мөстәкыйлыек шул ихтыяр көче инде ул. алыныгыз шул темага".-диде. Үзе докторлык диссертациясе яза икән. Мансурның эше әлеге саллы хезмәтнең бер канаты булмакчы Бергәләп анкета сораулары әзерләделәр Роно мөдире белән килештереп. Мансур район мәктәпләрендә анкеталар үткәрде Шул арада философия, немец геле фәннәре буенча кандидатлык минимумы имтиханнарын тапшырды Диссертациягә ул чынлап тотынды, инде төгәлләү алдында Көн тәртибенә n.iania кертү мәсьәләсе килеп басты Яклау Мәскәүдә. Баш институтта үтәчәк, диделәр. Укыту белән фәнни эшне бергә алып бару, әлбәттә, бик авырга туры килә Министр бу юлы да тыңлаучыларны әсир итте Аудитория алдында ул үзен чын артистларча тота. Кирәк урында елмаеп җибәрә. шунда ук хатын кы зларныкына охшаш кыйгач кашлары дугаланып китә Иреннәрен уйнаткалап куя. Мимикасына туры китереп, тавышын да үзгәртә. Ул тамак төбе беләнрәк сөйләшә, шуңа тавышы яңгырабрак чыга. ~ Мансурга исә Мостафиннын бәйсезлеге. тәвәккәллеге ошый. Әле дә урындагы җитәкчеләрне һич курыкмыйча тәнкыйтьләде. Бу авыл укытучыларының эченә сары май булып ятты. Чөнки түрәләр укытучынын төп эшен эшкә санамыйлар. Кулларыннан килсә, укытучыларны кырыкка ярырлар иде. Укытучы көтү дә көтә, йон да тетә. Агитатор да, пропагандист та, үзешчән артист та, унлаган комиссия әгъзасы да... Хуш, аларына түзәргә дә булыр иде әле, ни әйтсәң дә. укытучы авылның интеллектуаль йөзе, укымышлы катламы. Бу эшләрне ул башкармый, кем башкарсын? Әмма халыктан сөт җыю, мал исәбе алу кебек эшләр аның абруена да суга, төп эшеннән дә аера. Мондый шартларда укытучының үз белемен күтәрү, гамәли осталыгын камилләштерү турындагы сүзләр стенага сибелгән борчак кебек кенә була түгелме? Менә шуннан китә инде күз буяу, ярым-йорты белемле балалар. -Бу мөһим мәсьәләне мин хөкүмәт алдында бөтен катгыйлыгы белән куячакмын,—диде министр. Укытучылар гөжләтеп кул чапты. Мондый хәлләрне Мансур да үз башыннан шактый күп кичерде. Татар түрә булса, чабатасын түргә элә диюләре хак инде анын. Тәкәббердер үзләре, дорфа, кешене чүп урынына да санамыйлар. Түрәлекләрен дәлилләү өчен теләсә-нинди гамәлгә дә барырга әзерләр. Аеруча түбәнрәк баскычта торучылары азына Үсәргә кирәк бит. шуңа тиреләре ертылганчы тырышалар. Бервакыт мәктәп партия оешмасын совхозныкына куштылар. Интеллигенцияне “шефка” алу модага кергән иде. Партком секретаре аяк терәп мәктәп эшенә тыгыла башлады. Бик үз сүзле, тискәре адәм иде. Элеккеге мал врачы. Интеллекты да үгез печүченекеннән узмаган. Мәктәпкә чын-чынлап балансы-ние белән куян фермасын тага язды бит. Тәрбия иҗтимагый файдалы хезмәткә нигезләнергә тиеш, янәсе. Көч-хәл белән котылдылар. Алай да мәктәп ихатасында куян оялары барлыкка килде. Әле булса интегәләр. Җыелышлар турында әйтәсе дә юк. Алар һәрвакыт ачык булыр, партия әгъзасымы син, юкмы-катнашырга тиешсең. Төнге уникеләргә кадәр авызларыннан хәмер исе аңкып торган совхоз белгечләренең үзара әрләшкәнен тынлап утырырга туры килә иде. Ә бер вакыйга, мөгаен, фельетонистларның башына да килмәс иде. Алар җәйге ялны авылда үткәрәләр иде. Башта Җәмиләләрдә булалар, аннан соң Сөн хозурына кайталар. Укытучының ялы озын, барысына да өлеш чыгарырга була. 1968 нче елда да ял тәртибенә үзгәреш кермәде. Чирмешендә хәл алгач, Актанышка юл алдылар. Баҗасына рәхмәт, машиналы итте. Иске “Москвич”ы бар иде, көтәргә бирде. Бер елдан аны Мансур энәдән- жептән диярлек рәтләде. Кузовын буятты, моторын алыштырды, яна тәгәрмәчләр куйды. Акчаны суырды—суыруын, әмма машинаң булу җан рәхәте. Кешегә ялынычын төшми, кая телисең, шунда сәгате-минуты белән чыгып китәсең. Урак өсте иде. Көн аяз. Кояш кыздыра. Юл буе басуларны күзәтеп, шатланып-куанып кайттылар. Күренеп тора, быелгы ел зур уңыш елы булачак. Кайтып гузаннарын да кагарга өлгермәделәр, почтальон телеграмма китереп тоттырды. Ашыгыч телеграмма. Молния' Бер генә җөмлә: “Иртәгә үк эш урынына кайтып җитегез, партком”. Нинди ашыгыч хәл килеп чыкты икән соң? Директор белән бербер нәрсә булганмы әллә? Ул чагында ни өчен партком, ни өчен дирекция түгел? Фәтгаховнын чираттагы мөгез чыгаруымы? Алай дисәң, мондый ук башбаштаклыкка ул да бара алмастыр. Монын өчен ахмакның ахмагы булырга кирәк. Ул законлы ялда. Аны фәкать директор гына чакыртыл ала ала. Анда да ике якнын да ризалыгы зарур Җәмилә белән икәүләшеп баш ваттылар. Ахры директор авырып киткәндер, ремонт эше тукталгандыр, шуна чакырталардыр, дигән фикергә килделәр Партком секретаре Фәттаховка килгәндә, анын ат дагалаганда ботын кыстырган бака кебек һәммә нәрсәгә тыкшынып йөрүе һич тә гажәп түгел Абруйлырак булсын дип сырлагандыр имзасын —Чукынышып китсеннәр, кайтмыйм,—дип киреләнде Мансур беразлан.-мин-ялда! Телеграммагызны алмадым диярмен -Син хәйләкәр, алар синнән дә хәйләкәррәк шул. телеграмманы уведомление белән сукканнар, кул куеп алдын ич.-диде Җәмилә Мансур ачу белән чынаягын читкәрәк тортеп куйды Ашъяулыкка каракучкыл төстәге чәй тамчылары сибелде —Ипләп, улым.—дип мона кадәр аларны тынлап кына утырган әнисе сүзгә кушылды.-алай дуамалланып тәртәгә тибү килешмәс Юкка- барга гына хәбәр җибәреп маташмаслар Кирәген чыккандыр -Әнкәй дөрес әйтә.-дип Җәмилә дә аны хуплады Иртә таннан Мансур юлда иде инде Кормашка төш вакытында ук килеп җитте. Мәктәптә бер жан иясе дә юк. Әбәткә киткәннәр ахры, эш кораллары, буяулар шунда аунап ята. Ремонт бара Димәк, директор урынында. Мөгаен. Фәттаховнын этлегедер Шуна охшаган Ул парткомга китте Секретарь шунда иде. Мансурга сөзгәк үгез шикелле каш астыннан карап алды да: -Уборкы вакытында ничек шулай арт кыздырып йөрү ул?-диде- Хәзер үк агитаторларны җыегыз. Сезнен аркада кичә Өлкә комитеты вәкиленнән шелтә алдым -Карагыз әле,—дип бүлде аны Мансур,—сез чыннан да ахмакмы, әллә ахмак булып кыланасыз гынамы9 Мин сезнен ялыгызга кысылмыйм бит. Шулай ук сез әйткән Өлкә комитеты вәкиленең ялына да дәгъна белдергәнем юк. Аннан сон. мин партия әгъзасы түгел Сез мина әмер бирә алмыйсыз. Сез ничек миңа телеграмма җибәрергә җөрьәт иттегез0 Фәттаховнын күзләре акаеп чыкты, йөзен тимгел басты. Берара этенеп сүзен әйтә алмый торды —Э-э, пар... э-э, пар. Мансур аның кулына сулы стакан тоттырды Тегесе голт-голт итеп эчеп бетерде Әмма усаллыгы бетмәде -Партия ул. Әмиржанов, теләсә-кемгә әмер бирә ала. Телеграмма да җибәрә ала. Анладынмы? Кирәк тапса, синен кебек шома абзыйларны эшеннән дә куып чыгара ала. Анладынмы? -Партком секретаре әле ул партия дигән сүз түгел Фәттахов бу юлы графиннан үзе су салып эчте -Син үзеңне бик акыллыга, булдыклыга чутлыйсын инде. Әмиржанов, иеме? Юк. брат' Теләсәм мин сине кандала урынына сыта алам Анладынмы? -Сыткан диярләр И һәм сытам да. Сине мәктәптән кудыртырга бер сүзем җитә минем Менә хәзер телефон трубкасын күтәрәм дә әйтәм. Әмиржанов урак өстендә эшкә аяк чала, агитколлектив җитәкчесе булуына карамастан, кәеф-сафа кылып йөри, бер агитаторның кырга чыкканы юк. дим. Совет укытучысы дигән олы исемне акламый, дим И һәм хуш. Әмиржанов' Фәттахов канәгать кыяфәт белән ыржаеп куйды Мансур чак-чак аның йөзенә стакан җибәрмәде -Син чыннан да ахмак икәнсен. Фәттахов! Тукта, кая киттең, мин сине бюрога куйды ртам.-дип кычкырып калды анын артыннан парторг Бу мәрәкәнен ахыры ничек тәмамланган булыр иде. әйтүе авыр. Мансурлар ялдан килгәндә ул урында икенче кеше эшли иде инде Фәтгаховны күрше районга партия комитетының икенче секретаре итеп җибәргәннәр. Семинар тәмам. Ә Мансурның эшләре әле муеннан Тагын берике көнен Казанда үткәрер әле, мөгаен. Диссертация мәсьәләсе аны чын-чынлап борчый башлады. Габбас Ярмиев ни сәбәпледер сонгы вакытта сүнеп, тынып калды. Әлегәчә, моны эшлә, тегене жибәр. дип тенкәсенә тиеп бетә иде. Мансур ул сораганнарның барысын да үтәде, бурычы калмады. Укытучыларның белемен күтәрү институты янында аптырап басып торганда, кемдер җилкәсенә кагылды. Борылып караса, институттагы бүлмәдәш дусты Галим басып тора. Авызы колагында, әйтерсең лә. сабан туенда батыр калып, тәкә откан. -И. Мансур, сине күрер көннәр дә бар икән, малай. Хәтерендәме Идел буенда грузчик булып йөргән чаклар? Ул цемент тузанын тәннән әле дә юып бетереп булмый. Ха-ха-ха. Галим һич тә үзгәрмәгән. Элек тә юк кына нәрсәдән дә кызык таба торган уенчак иде, хәзер дә шул килеш калган. Алар институтның Товарищеская урамындагы тулай торагында яшәделәр. Көзен Әмәт станцасына көнлекче булып ялланалар иде. Станца башлыгы ашыгыч состав килүгә телефоннан гына шалтырата. Кичме ул, иртәме, җиде төн уртасындамы - барыбер. Бригада тиз генә җыенып эшкә элдертә. Стипендия акчасы тамакка китә, читтән килгәненә кием-салым, кирәк- ярак юнәтәләр. Мансур эшләгән акчасына баян алды, фотоаппарат алды. Галим дөрес әйтә, иң җикне чыгарганы цемент бушату иде. Цемент тузаны тәнгә сеңә, бөтен күзәнәкләргә кереп сылана, ике-өч мунчасыз бетми, каһәр. -И, малай, исендәме, теге “хыянәтче”не ничек кызык иткән идек? Ха-хаха. -Михаилны әйтәсеңме? Хәзер ул Казанда бер зур мәктәпнең директоры, авызыңны үлчәп ач? -һо, кандаладан бет туар ди, тычкан җигеп йөргәнен оныткан алайса. Михаил Трофимов тарих бүлегендә укый иде. Үзен бик зурга куеп сөйләшә, түбәнрәкләрне санга да сукмый, “чаплашка” дип кенә җибәрә Баксаң, татар малае икән! Миңнулла Тимербаев. Беленде бу. һәм үзенә “хыянәтче" дигән кушаматны тагып та куйдылар. Шуннан сон көн бетте егеткә. Бөтенесе ана каршы берләште. Яхшы укый иде ул. Төннәр буе уку залында утырыр иде. Имтиханнарны да гел “бишле’Тэ генә бирә иде. Ләкин студентлар арасында абруй белемгә генә карап йөрми шул. Бервакыт бүлмәдәге егетләр кызык итәргә булдылар Михаил-Миннулланы. Ишек өстенә сулы савыт куеп, җеп ярдәмендә аны ишек тоткасы белән тоташтырдылар. Утны сүндереп, зур түземсезлек белән кайтуын көттеләр Менә коридорда анын аяк тавышы ишетелде. Шак-шок итеп үкчәсенә басып йөри иде ул. Гадәттәгечә, ишекне киереп ачып җибәргән иде, шалт, башына сулы савыт мәтәлеп төшмәсенме. Башка чакта бернәрсәгә карамый утны кабызыр иде. Юк, бу юлы кыймады, җә тәпәләп ташларлар, дип шикләнгәндер, тавыш-тын чыгармады. Кызыкнын төбе сызык, монысы әле баласы гына иде. Нишләптер ул елны тычканнар күп үрчегән иде. Агулап та карадылар, һич бетерә алмадылар. Тумбочкаларга керәләр, юньсезләр, идәндә чабышып йөриләр. Мәзәк өчен Галим бер тычканны тотып банкыга ябып куйды. Ашата тегене, су эчерә. “Тычканнан фил ясыйм”,-дип шаярта Тычкан филгә әйләнмәде, әмма тамаша өчен ярады тагын Галим аның бер аягына кәтүк җебе бәйләде, икенче очын Михаилнын тумбочка сына беркетте. Ә җанварны тумбочка эченә япты. Көтәбез Михаил әле киемнәрен генә сала. Ул пөхтә егет Костюмын, күл мәк-чал бард арын җайлап элеп, гәҗит белән каплап куя Аннан сон карават читенә утырып капкалап ала. Ә юеш киемнен мәшәкате тагын да күбрәк. Барысы да гадәттәгечә. Михаил, ниһаять, кием-салымын рәтләп элде дә, тумбочкага үрелде Ә тычкан анын өстенә сикерде Ялган белән хыянәт үз җәзасын алмыйча калмый ул. -Булды инде хәлләр,-диде Мансур.-яшь чак-дуамал чак. —Педагогик парчаларынны укып барам, бик мәгънәлеләр.-диде Галим. -Рәхмәт Монда башка планнар әле, Галим Ә үзен ничек? Пелтан соң КАИны бетергәнеңне ишеткән идем -Мин кол, дустым, кара негр Кол биләүчеләр әби белән бабай Хаты н - у п равдом. -Шаяртырга дисән сина куш инде -Чынлап, Мансур. Бәбкәләрен саклаган ата каз шикелле Галимнең муены алга сузылды. Кытайлыларныкы сыман кысык күзләре тегәрҗеп калынлыгында гына калды - Йортка кергәнче утка кер икән -Фатир! а чират торасындыр әле, авиация заводы бик дәрәҗәле завод бит Галимнең бу юлы кабартма иреннәре бүлтәеп үк чыкты -Көт, тоттырырлар фатир, чират анда гүргә аяк салындыргач кына житә. Шуңа да коллык изүе астында яшәргә мәжбүрмен -Балагыз барын да ишеткән идем -Баламы? Бала Галимнең кысык күзләре шар рәвешенә керде.- Бала түгел ул, Мансур, әүлия! Баһадир үстерәбез бит, малай Туганда ук дүрт кило ярым иле. Бабай белән әби арзын гына яламыйлар инде Безгә тәтеми дә. -Безнеке кыз Ләйсән исемле. Әнисе кебек иркә Сагынып беттем инде, төшләремә керә. —Әле безнен кодалар буласы бар икән, малай Ләйсәннен колагын тешләтеп куйсак та зыян итмәс иле Әйдә, шул хөрмәгкә, печтик кенә тамак тобен чылатып алабыз Син командировкада, минеке - отгул. —Тәкъдимен бик шәп, Галим, ләкин бу юлы барып чыкмаска ошый, институтка барышым. Мин бит диссертация дә язып маташам Кичектергесез хәл итәсе мәсьәләләр бар иде -Теге колонизаторларның телефоны бар, шалтыратыштыр, араны өзмик,- диде Гал им,-дуслар булып калыйк Гафу, тоткарладым -Ни сөйлисен син. Галим, ул нинди гафу ди? Мин Казанда еш булам, очрашырбыз әле. Үпкәләмә, җәме? Милли мәктәпләр институтының Казан филиалы оешуга дүрт-биш ел гына әле. Үзләренең урыннары да юк Яна Бистәдәге тагар урта мәктәбе бинасының бер канатында өйдәш булып көн күрәләр Мансур ашкынып-кабаланып килсә дә, юлы уңмады Габбас Ярмиев- ны очрата алмады, ижади ялда, диделәр Мансурга хәзер ин мөһиме, диссертацияне алдагы елга планга керггерү Монысын филиал мөдире хәл итә. Мөдир-хатын-кыз. рус теле белгече Баскетболчы кебек озын буйлы, көр тавышлы, чытык йөзле ханым Ана карауга, теше сыный ахры моның, дип уйлыйсын Сөйләшә-сөйләшә генә әлеге кыяфәтнен түрәлек билгесе икәнлеге аңлашыла. Күрәсең, түрә шулай тәккәббер булырга тиеш дип саный иде мөдир Көзтсребрәк булса да. Мансурны кабул итте үзе Янына кергәч, хәтта йөзендә елмаюга охшаш чаткылар да кабынып алды. Ләкин алар иреннәргә, күзләр!ә барып җитмәде, сүнделәр -Мин диссертацияне планга кертү турында сөйләшергә килгән идем, Гөлнур Кәримовна,-диде Мансур,-ул инде әзер. —Сез җитәкчегез Габбас Ярмиевич белән сөйләшмәдегезмени. Ул сезгә бернәрсә дә әйтмәдемени? Мөдир каш астыннан гына ана сөзеп карап алды. —Габбас Ярмиевичны иҗади ялда диләр, берничек тә тота алмадым. —Әйе. әйе, ялда.. Дөрес, ул хәзер институтта эшләми... Без аны пенсиягә озаттык... —Ә., ни... ул барыбер минем җитәкче булып каладыр ич инде, - диде Мансур тотлыга-тотлыга. —Кала ала, әлбәттә, ләкин... -Нәрсә “ләкин”, аңлатыбрак сөйләгез әле, Гөлнур Кәримовна. -Ярми иптәш сезгә теманы җентекләп уйламыйча, регистрны өйрәнмичә генә тәкъдим иткән булган. Сез Башкортостан филиалындагы бер диссертант белән параллель эшләгәнсез. Ә ул күптән түгел яклады инде. -Ничек инде, Гөлнур Кәримовна... Мансурның башы әйләнеп китте, тамак төбенә ниндидер кайнар төен килеп кадалды. Ничек инде, өч елга якын баш күтәрми эшләгән эшләре шулай җилгә очтымыни? -Мин берничек тә ярдәм итә алмыйм, иптәш Әмиржанов,—диде мөдир әңгәмәсенең төгәлләнүен белдереп,-секретарьдан институтнын рәсми җавабын алырга онытмагыз. -Гөлнур Кәримовна... —Мин хәлегезне аңлыйм, Әмирҗанов, сез безнең штаттан тыш фәнни хезмәткәребез. Икенче темага алынырга мөмкин, уйлап карагыз. Мансур институттан чайкала-чайкала чыкты, бераз коймага сөялеп торды. Аннан сон аякларын көчкә өстерәп урам буйлап китте. Башы буш мичкә кебек, бер уй юк. Кая бара, нишләп йөри, маңгаена мылтык терәсәләр дә әйтә алмас иде. Әнә, трамвай баядан бирле чиркәү кыңгыраулары тавышы чыгарып өзгәләнә. Мансур ишетми дә, атлавы атлау Хәер, ул үзенең трамвай юлыннан баруын белми дә иде. Кемдер аны җилтерәтеп читкә тартып алды. Шул ук секундта аркасын ниндидер кайнар нәрсә өттереп алды Шунда гына исенә килде Мансур. Аны ике милиционер машина эченә төрткәләп кертергә азаплана иде. -Нишләтәсез мине, кая алып барасыз? - дип мыгырданды Мансур, -минем ни гаебем бар? —Штраф түләгәч аңларсың, әлкәш! “Кара козгын”, юлда төтен алкалары калдырып, китеп барды. Анын артыннан ике узгынчы хатын карап калды. -Аекка оят, исреккә пливайт ди. бу ир-атны әйтәм, аракы лаканына башаяклары белән чумалар бит, ә? —Яшь кенә күренә үзе, киемнәре дә әйбәт, милициядә чишендерәләр инде моны. Хатыннарның гөманы чак раска килмәде. Чөнки Мансурны һичнигә карамый айныткычка китереп яптылар Киемнәрен салдырып салкын душта коендырып чыгардылар. Тешләре тешкә тиеп калтыранды. “Мин аракы эчмәдем”,—дип никадәр акланырга тырышса да ышанучы булмады, нигә егылып үлмисен шунда. “Бер әлкәш тә үзен әлкәшкә санамый”,- дип кырт кисте табак битле сержант. Анын сүзе сүз монда. Аны беркем дә шик астына ала алмый. -Якташ, куй, милтон мүкләк сыер белән бер ул, ни тели, шуны эшли Ят та йокла.Ату кичкә монда энә төртерлек’ тә урын калмый, иртәгә барысы да ачыкланыр,-дип кинәш бирде Мансурга үзе кебек бер бәхетсез бәндә. Аны чыгаралар, монда төн үткәргән инде ул. -Ә нәрсә ачыкланырга тиеш соң, минем бер гаебем дә юк. -Монда килеп эләгүең үзе зур гаеп инде, якташ. Милтон телеграф баганасыннан, син туры түгел дип, гаеп таба ди Мине дә туйдан кайтканда эләктерделәр. Инде ачыклауга килгәндә, штраф түләтәчәкләр, эш урынына такъдир за язу җибәрәчәкләр Ә анда сине жә партия җыелышында, җә профсоюз җыелышында тикшереп, арт сабагынны укытачаклар. -Ничек укытачаклар? -Шулай, якташ, бу тәрбия алымы дип атала. Мансур шыр җибәрде Шушы гына җитмәгән иде Әгәр мәктәпкә анын айныткычка эләгүе турында белешмә килеп төшсәме? Юк. асылынып үлүең хәерлерәк. Бодай да бөтен планнарының асты өскә килде. Инде әлкәш дигән даны чыксынмы? Мона һич тә юл куярга ярамый Ярамый' Жәмилә хакына, кызы Ләйсән хакына, үзенен абруе хакына көрәшергә тиеш ул. Мансур ике куллап тимер ишекне дөбердәтергә кереште. Табак битле сержантмын ачуыннан күмәренә кан йөгерде -Бәйләп ташлыйм бит сабакы.-дип бакырды ул -Мине экспертизага жибәрегез!-дип Мансур аннан да уздырыбрак кычкырырга тырышты. Мансурның бәхетенә, айныткычка ниндидер капитан килеп керде, башлык булса кирәк. -Нәрсәгә кычкырышасыз, нинди талыш бу, - диде ул кашларын җыерып -Менә бу әлкәш котырына.. Мансурга күршесе ярдәмгә килде. -Иптәш капитан, ул дөрестән дә авызына тамчы да капкан кеше түгел. Кайгысы зур анын Шуна күрә үзен-үзе белешми трамвай юлына килеп кергән -Нинди кайгы? -Диссертациясен ‘ яндыр!аннар" Калганын Мансур үзе сөйләп бирде, институтта биргән белешмәне дә күрсәтте Капитан гафу үтенеп, аны айныткычтан чыгарып җибәрде. Милициядә дә кеше хәленә керә белүче кешеләр була икән Ә Мансурның хәзер эчеп исерәсе килә иде инде Ул Галимгә шалтыратты. Ярты төнгә кадәр сыйланып йөрделәр Милиционерлар да очрады. Кагылмадылар. Көнле» кәпрәеп йөрсәләр дә. караңгыда кикрикләре шиңә икән -Әйдә. Ярмине кызык итәбез,-дип дуамалланды Галим бераздан - Синдә анын адресы бардыр ич Мансурның ла кызган башындагы шөрепләр кузгалышып алды Кара. Ярмиев аны бервакытта да фатирына чакырмады Ә үзе Мансурларда озаклап кунак була иде Еш кына яна бал сората иде Китер!әч. әҗерен соңыннан кайтарырмын, акчам икенче костюм кесәсендә калган, дип хәйләли иде Мин аның кайда яшәгәнен белмим.-диде Мансур.-һәм белергә теләмим дә! Телефоны, телефоны бардыр бит инде. -Бар. ник булмасын, хәзер номерын эзлибез. Мансур куен дәфтәреннән җитәкчесенең телефон номерын эзләп тапты. Галим телефон-автоматтан шул номерны җыйды. -Әллү, бу галим иптәш Ярмиев фатирымы? -Әйе.-диде ир тавышлы хатын кыз -Кем сез, ни йомыш? Минем Габбас абый белән сөйләшәсем бар иде -Ул ял итә. иртәгә шалтыратырсыз Мин узышлый гына. Мәскәүгә барышым ике сәгатьтән поезд китә. Йомышьпызны әйтегез сон. җиткерермен. Мин Алабуга районыннан Габбас абыйның укучысы Күчтәнәчкә бал алып килгән идем, ул бал ярата бит Хатын үзе дә күчтәнәчләрне хуп күрә иде. ахры, тавышы йомшап китте. Мансур бер читтә эчен тотып, ухылдый-ухылдый катае Бераздан трубкада: “Тынлыйм”,-дигән чәредтек тавыш яңгырады. Галим хәтта аңышмый торды. Чөнки нәкъ менә монысы хатын-кыз тавышы иде Катынша икән Ярми абзый, хатын тавышлы иргә ир тавышлы хатын тансык ди. Туры килсә дә килер икән. —Тынлыйм,—дип кабатлады Ярми,—кем әле бу, Рамазан, әллә синме. —Әйе, әйе. мин бу, Габбас абый, күчтәнәчкә бал алып килгән идем, вокзалга килеп китә алмассызмы? —Улым Артем барыр... Галим тиз генә трубканы Мансурга төртте —Габбас агай беләсезме сез кем? Ишәк! И-о-о,—дип шырык-шырык көлде Мансур,—Сез и-о-о... —Нәрсә-нәрсә, кем бу? -Мин Мансур Әмирҗанов дигән аспирантыгыз, хәтерлисездер бәлки? Сез лыгырдык, надан, җаһил бәндә, кысыр галим.. Мансурнын соңгы сүзләрен Ярмиев ишетмәде, чөнки ул трубкасын куйган иде инде. Диссертация кыйссасы менә шулай бик күңелсез тәмамланды. Кормаш Бистәсе ике өлештән тора, авыл һәм шәһәр өлешләре. Шәһәр өлеше нефть белән бәйле. Кормаш үзе мәшһүр Ромашкино нефть ятмасының урта бер җирендә урнашкан. Бу ятманы вәхшиләрчә файдаландылар. Чөнки СССР әлеге елларда Татарстан нефте исәбенә яшәде. Аны җир куеныннан тизрәк һәм күбрәк суыртырга кирәк иде. Шушы максат белән илдә беренче мәртәбә җир астына күп күләмдә су, кислота, башка агрессив катнашмалар кудыра башладылар. Алар күпмедер вакыт үткәч, елга-күлләргә бәреп чыкты. Әлмәт—Бөгелмә тирәләрендә табигатьтә охшашы булмаган сәер су кошлары төркеме барлыкка килде. Шыксыздыр үзләре, карыйсы килми. Болар—нефть маена батып, йон-каурыйлары коелган өтек казлар. Әйе, нефтьне эче-бавыры белән суырдылар. Чөнки Советлар Союзының валюта фондын күп еллар буе Татарстан нефте тәэмин итте. Үрмәкеч пәрәвезләредәй чуалып беткән торбалар аша елына 100 миллион тоннадан артык “кара алтын” ага иде. Мактаулы әзербайджанлылар аны бервакытта да 20 миллион тоннадан арттырмадылар. Башкортлар да 4050 миллион тонна белән чикләнделәр. Мансурга бервакыт Румыниядән килгән нефть белгече белән очрашырга туры килгән иде. Республикагызны алтын койма белән әйләндереп алырга житәр иде байлыгыгыз, дигән иде ул. Ләкин Татарстан бу байлыктан файда күрмәде. Кормаш тау исеме. Авыл шул таунын итәгенә утырган. Шуна күрә ана да Кормаш исеме биргәннәр. Авыл зур. Халкы кырыс. Әби патша юлының Кормаш аша узуы да зур йогынты ясаган, күрәсең. Уфа. Оренбург якларына кәсепкә йөрүче сәүдәгәрләр монда кунып, ял итеп, ат ашатып чыга торган булганнар. Акчалы җирдә үтереше дә, бурлыгы да, пычак уйнатулар да була. Авыл аларнын барысын да башыннан кичергән. Хәзер яна буын. Октябрятлар, комсомоллар буыны. Ләкин кан коткысы ата-бабадан килә. Аны өндәмәләр, фестивальләр, җыелышлар ярдәмендә генә куып чыгарып булмый. Мансур үзе ярым ятим үсте. Әтисе сугышта һәлак булган. Әнисе колхоз эшендә. Берсеннән-берсе кече ике сеңлесе. Балалар әбисе Шәмсебәдәр кулында. Ул аларны динчә тәрбия кылырга тырышты. Урлашсаң, кулын корыр, дия иде. Яман сүз аннан да хәтәррәк каза китерә—тел кутырлый. Кече йомышны да чүгәләп башкару фарыз. Югыйсә, әгъзана шайтан ияләшә ди. Яхшылык, шәфкатьлелек, зурларны ихтирам итү—болар инде бәхеткә туры юл. Мансур сугыш-ызгышлардан. урлашу лардан, тәртипсезлек.!әрдән читтәрәк йөрде. Әле дә тәмәке тартмый, сүгенә белми. Ә Кормашнын бот буе малайларына чаклы якалашырга әзер. Армиядан ул октябрь азакларында гына котыла алды. Рәхмәт, директор да, Роно мөдире дә вәгъдәләрендә тордылар. Кайтуга Җәмилә белән язылышып, бергә яши башладылар, хәтта туйфәлән дә үткәреп тормадылар. Туган-тумачаны, дус-ишләрне дә Ләйсән тугач кына чакырдылар Эшкә чыгуының беренче көнендә үк директор аны кисәтеп куйды, балаларга да, укытучыларга да каты тор, таләпчән бул, йомшак агачны корт баса. диде. Директор, мөгаен. Мансур килгәнче дә таләпчән булгандыр. Мәктәп чиста, пөхтә. Аның каты куллы хуҗа икәнлеге ишектән атлап керүгә сизелеп тора. Ләкин ул бернәрсәгә шаккатты мәктәптә бөтен малайлар да диярлек тәмәке тарта икән. Фаҗига ләбаса бу! Директор алай санамый иде, күрәсен, әйткәч, җилкәләрен генә сикертеп куйды, янәсе, синен белән миннән генә калмаган Директорның бу сәер фәлсәфәсен Мансур кабул итмәде, һәм ул мәктәптә тәмәкегә каршы чын мәгънәсендә көрәш башлап җибәрде Тәмәкенең зыяны турында әдәбият, белешмә материаллар, күргәзмә әсбаплар туплады, класс җитәкчеләрен җыеп сөйләште Мәсьәләне атланалар җыелышында да тикшерделәр. Ләкин, эш бик авырлык белән барды. Туалетларда тәмәке исе бетеп тормады Дежур активистларны "сатлык жан” дип кыерсыталар иде. Ахры тәнәфес вакытларында Мансур үзе туалеттан-туалетка йөрде. Тартучылар да хәйләкәр: аларнын да үз агентлары бар. Куркыныч янадымы, хәзер урыннарын алыштыралар. Инде качып, абзар-куралты тирәсендә пыскыталар Тугызынчы класста укучы Муса исемле малай гына туалетта тартуын дәвам итте Күрәләтә тарта Мансур кергәндә дә папиросын авызыннан алмый Әйткәч, иреннәрен кыйшайтып, синең миндә ни эшен бар дигәндәй, бәбәзстәрен киерә -Әтиеңне чакырып сөйләшергә туры килер,-дип кисәтте аны Мансур Бу янау күп укытучыларның традицион хатасы Укытучылар, гадәттә, көймәләре комга терәлгәндә шушы ысулны сайлыйлар Страте! ик яктан караганда ул фәкать тискәре нәтижә генә бирә Ара тагын да киеренкеләнә -Әти безне ташлап яшь хатынга йортка керде.-диде Муса мыскыллы көлемсерәү белән.-аның миндә кайгысы юк. Мансур аптырашта калды Ачуланып хикмәт чыкмаячак, яхшылап сөйләшкәнне аңламый. Астан кисеп, өстән ямый бу абый диюе дә ихтимал. Мәктәптән куарга гына да бит. юк. үзенә китереп сугачак, артыннан ялынып йөриячәксең. Баксаң, анын педагогик арсеналы бик ярлы икән ич Беренче селтәнүдә үк ярга килеп төртелде Муса, жә тагын нинди сүзен бар. дигән шикелле битараф кыяфәттә басып тора Чибәр малай үзе. каһәр Чем кара чәчле, кара кашлы Сөйләшкәндә ияк очында чокыр хасил була Бу анын кырыс йөзенә ниндидер мөлаемлык, йомшаклык өсти Гәүдәсе төз. киемнәре дә килешле Һич ю киребеткән малай актыгы, дип уйламассың Башлы диләр үзен Ләкин тырышмый, класста ишеткәне белән генә канәгатьләнә икән Көтмәгәндә Муса узе сүз башлады -Сез менә. абый, тәмәке зыянлы дисез, агулы дисез Нигә сон алайса, врачлар тарта? Совхоз директоры Вәлихан абый да папиросын авызыннан төшерми Киноларда да гел тарталар Чөнки файдалы ул тәмәке Тарткач, тынычланып китәсен Мансур Мусаны ышандыра алмады. Гомумән "Тәмәке" операциясе көткән нәтиҗәне бирмәде Мусанын класс җитәкчесе Рәхимә Юнысова да юка иреннәрен бөрештереп Мансур Әмиржлнович. без контингент өчен кан түтәбез, ә сез таратасыз. Өч кон инде Мусанын дәрескә килгәне юк”,—дип, болай да әрнегән ярасына тоз салды. Бу аның, педагогикада син, энем, чыпчык баласы гына әле, дип тәжрибәсезлегенә төрттерүе иде, билгеле. Рәхимә Юнысова каты күңелле, үзсүзле укытучы. Ләкин мактаулы. Чөнки теләсә-нинди классны да тыңлата ала. Мансур аны беренче көннән үк армиядагы хохол старшиналарга ошатты. Хохол старшина әмер биргәндә казарма тәрәзәләренең пыялалары чыңлап тора хәтта. Рәхимәнең дә тавышы шундый. Ул коридордан үтеп киткәндә укучылар хәрбиләрчә үрә катып озатып калалар. Анын өчен ин мөһиме, тәртип. Дәресләрендә дә шундый ук солдафонлык. Китапта язылганны гына таләп итә, бер адым да читкә тайпылмый, һичнинди өстәмә мәгълүмат бирми. Дәлиле шулай ук саллы— дәреслек хөкүмәт тарафыннан расланганмы—расланган. Ә ул аны үти. Шулай булгач, бернинди дәгъва дә була алмый. Авызың каплана. Мансур Мусаларга китте. Өйләре тау очында икән. Зур түгел, әмма коймаларына кадәр буяулы. Муса кар көри иде. Бүреген баш түбәсенә чөеп җибәргән, изүләре ачык, йөзенә алсу төс йөгергән. Мансурны күргәч, кулыннан көрәге төшеп китә язды, күзләре тасрайды. -Эш килешә икән үзеңә, Муса,-диде Мансур,-жә, бир әле көрәгеңне, мин дә тәнне язып алыйм. Мансур пальтосын салып коймага элде дә, чалгы белән печән чапкандай селтәнә-селтәнә кар көри башлады. Төнлә белән генә яуган ап-ак кар әле тыгызланып өлгермәгән, бал кәрәзедәй купшакланып, кабарып тора. Күтәреп бәргәндә кар тәңкәләре кояш нурларында жемелдәп-жемелдәп китә, рәхәтлек биреп биткә сибелә. Кыш әле үз хокукларына кереп кенә килә. Анын әлеге кар бөртекләре шикелле пакь чагы Шуңа күрә күңелләрдә шәфкатьле, матур хисләр генә уята. Әйтерсең лә, Мансур бу йортка тәртибе какшаган укучы артыннан түгел, кышның илаһи мизгелләре белән ләззәтләнергә килгән иде. Анын дәртләнеп эшләгәнен Муса коймага терәлеп күзәтеп торды. Менә өйалды ишеге ачылды, идән сайгаклары шыгырдап китте. Мансур бу адымнарның хатын-кыз адымнары икәнен карамыйча да тойды. Әнисе булса кирәк, дип уйлады. Димәк, төп эшкә күчәргә вакыт. Ул көрәген көрткә кадап куйды да, шул тарафка борылды Чыннан да, күтәрмә башында ябык чырайлы, юка гәүдәле, зур шәлен муенына тыгызлап бәйләгән бер хатын басып тора иде. —Исәнмесез, Хөмәйрә апа, мин Мусаның укытучысы булам,—диде Мансур.-Сөйләшергә дип килгән идем әле. Хатыннын тын юллары сырхаулы иде, ахры, сулышын еш-еш ала. -Әйтәм мин аңа, энем, укы дим, ун класс бетермәгәннәрне хәзер армиягә дә алмыйлар дип әйтәм,-диде Хөмәйрә гыжылдыграк тавыш белән. —Ярар инде, әни, син нәрсә? Муса әнисенә үпкәле караш ташлады. -Шул ЫСПТУ дигәннәре чыгырдан чыгара, шунда керәм дип жанны ашады чистый. -Муса, сине яхшы математик диләр, минемчә, урта мәктәп кулаерак булыр иде. Аннан сон, икенче чирек башланды бит инде,-дип Мансур дипломатларча ерактанрак суктырып алды -Җыен мәктәптән куылган хөрәсән бит анда, шуларга иярмәкче. -Әни... -Әни, әни, нәрсә катып калдың, укытучы абыеңны өйгә чакыр,- диде Хөмәйрә ютәл аша. Муса әнисе алдында үзен мулла песие кебек тота иде Мөгаен, тегесе улынын тәмәке белән шаяруын да белмидер әле. Ихтирам итүме', куркумы? Өй эче жыештырулы иде. Тиз генә самавырны яңартып, чәй табыны әзерләделәр. Мансур баш тартмады, чөнки аңа иркенләбрәк сөйләшергә, ничек тә Мусаны мәктәпкә кайтарырга кирәк иде. Үзенен абруен ул шунын белән генә ныгытачак -Әтисе янында булса, алай трай тибеп йөрмәс иде дә сон. ташлап китте бит. Чирләшкә хатын ирләргә кирәк түгел шул ул. Югыйсә, чирне мин дә сорап алмадым,-дип үз хәлләрен сөйләп алды Хөмәйрә. Боларны Мансур белә иде инде. Алай да хәленә керергә тырышып, юату сүзләре әйтте Ире ярдәменнән калдырмый ахры, бөтен җирләре җитеш. Анын уйларын укыгандай хатын әйтеп куйды —Өйдәге бернәрсәгә дә тимәде, булдыклы, намуслы кеше ул үзе. нефтьче Мансур акрынлап әңгәмәне үзе теләгән сукмакка кертеп җибәрде Белем турында, укыган кешенең мөмкинлекләре хакында гәпләштеләр. “Мин үзем дә төшеп калганнардан түгел идем,-диде Хөмәйрә.-укырга рәт кенә булмады, һаман шул бер балык башы, ятимлек инде Без дә әтисез үстек”. —Соң, Хөмәйрә апа, Мусаны нишләтәбез инде, почмакка бастырып куябызмы?-дип шаяртты Мансур. —Анын өчен кайгырма, энем, иртәгә үзем җитәкләп мәктәпкә илтәм. Күреп торырсыз, илтәм менә. Әнисенен итәгенә тагылып йөри дип көлсеннәр әле үзеннән Муса кайтарып сүз әйтмәде, көлемсерәп кенә куйды. Китәргә җыенганда Мансур шкаф башындагы гармунны күреп алды -Муса, син гармунчы дамы әллә?-дип сорады Муса өчен әнисе җавап бирде -Бу хөрәсән ялкавыннан гармунда уйнау тагын, тузан җыеп ята шунда Әтисе алып биргән ие Мансур гармунны кулына алып, күрүкләрен. төймәләрен тикшереп карады. Әйбәт гармун. Тулада эшләнгән. Икс рәтле хромка гармуны. Мансурга ошый бу тип гармуннар. Әле дә тартып җибәрде Өй эченә моң йөгерде. Башта озын көйләр уйнады, аннан сон бию көйләренә күчте Үзе уйный, үзе каш астыннан гына Мусаны күзәтә. Малайның әле кашлары җыерылып менә, әле күпшәк иреннәре җәелеп-җәелеп китә. Музыкага битараф түгел димәк Күзләрендә-конләшү. кызыксыну, гаҗәпләнү. Ләкин үзенен бу халәтен күрсәтмәскә тырыша Кара син, нинди сихри моң тулып ята икән шушы кечкенә гармун эчендә?! Их. өйрәнәсе иде уйнарга, шаккаггырасы иде малайларны. Боларын Мансур фаразлады. Бик ихтимал, бу минутта Мусанын күңелендә дә шундый уй-хыяллар бөреләнгәндер -Мәктәптә гармунчылар түгәрәге оештырып җибәрергә уйлыйм, теләген булса, рәхим ит,-диде Мансур.-гармуның шәп. әрә.м ятмасын Муса килешүен белдереп ияген кагып куйды Бу бәйгедә укытучы түгел, гармунчы җиңде Ләкин иске дуслары Мусаны алай җиңел генә ычкындырмадылар Атнаун көннән анын белән булган фаҗига бәген Бистәне аякка бастырды Кичен мәктәптән кайтуын саклап торып, бер аулак тыкрыкта Мусанын эченә пычак белән кадаганнар Үләр дип курыкканнармы, башка бер сәбәп килеп чыкканмы, аны сырхауханәнең капка гәбенә китереп ташлаганнар. Кышкы калын кием пычакны тоткарлаган, күрәсең, эчке әгъзаларына зур зыян килмәгән. Бу хәбәрне ишетүгә. Мансур Муса янына барды Иөзе кәгазь кебек ак иде малайнын. Аны күргәч, үз итеп елмайгандай итте -Бирешмә. МусаНдиде Мансур "рот-фронтлар"ча йодрыгын өскә күтәреп.-Ул хулиганнар тиешле җәзасын алыр Малай “юк” дигәндәй, башын чайкады Ана бөтен Бистә кан бирде Мансур исемлектә беренче иде Бер яманнын бер яхшысы, ди Шул вакыйгадан сон Мусанын әтисе гаиләсенә кайтты. Әмма бу җинаятьне кем эшләгәнен таба алмадылар. Гаебен танучылар табылмады, ә Муса белмәмешкә салышты “Белмим, караңгы иде, таный алмадым”,-дип тикшерүчеләргә шуннан ары бер кәлимә сүз әйтмәде. Ахры, эшне бер нәтиҗәсез ябарга мәжбүр булдылар. Мансур ике айлык укытучылык стажы белән зур мәктәпнең уку- укыту бүлеге мөдире булып китте. Ул ике ай арасында ике ел армия хезмәте ята. Җитмәсә, көтеп алдылар. Бу, әлбәттә, коллективта зур кызыксыну уятты. Төрлечә юрадылар. Башта Роно мөдиренең энесе икән дигән сүз таралды. Ләкин Мансурны күргәч, моның дөрес түгеллеген бер карауга аңладылар. Чөнки бөтенләй ошашмаганнар. Бере өрлектәй, икенчесе аның янында чебеш кенә. Аннан сон “жөнтәс кул”ны райкомнан эзләделәр. Анысы да барып чыкмагач. Казанга яктылар. Имеш, Мансурның якын туганы министрлыкта эшли икән. Монын сәбәбе, югыйсә, бик гади иде: беренчедән, Җәмилә; икенчедән, директив органнарның рәсми булмаган күрсәтмәсе нигезендә җитәкчелеккә яшь ир-ат укытучыларны билгеләү мәгкуль күрелә иде. Ник дисәң, халык мәгарифен болай да хатын-кыз баскан. Ә бу хәлнең тискәре яклары шактый. Иң борчыганы — малайларда ир-атларга гына хас булган сыйфатларның акрынлап жуела баруы. Мансур соңыннан да һаман сынау астында иде. Ул бер елга сузылды. Аның һәр сүзен иләк аша сөзәләр, ниндидер яшерен мәгънә эзлиләр. Ялгыш җибәрсә, куанышалар, янәсе, бездән бер артык жирен дә юк, борыныңны күтәрмәсән дә була. Мәктәп коллективы, гадәттә, төркемнәргә бүленүчән. Беренчесе, әлбәттә, директорны яклый торган төркем. Һәр коллективта шулай ук директор урынына ымсынучы кеше дә була. Ул йә завуч, йә элеккеге башлык. Аңлашылганча, аның да үз төркеме. Кормаш мәктәбе бу яктан тыныч иде. Зыятдинов андый буза куптаручылардан күптән арынган. Мәктәптә аның сүзе сүз, вазифасы буенча аңа каршы торучы, аның урынына үрмәләргә теләүче юк. Булса да, бу фәкать буш хыял гына. Чөнки директорның абруе зур иде. Ә Мансур әле тәпиләнеп кенә килә. Өстәвенә, чит кеше, җитәкчелек тәҗрибәсе дә юк. Кыскасы, Мансурга каршы төркем оеша. Эшне төптән уйлап, бик астыртын алып барганнар. Бу планны бары тик директор ярдәмендә генә тормышка ашырырга мөмкин икәнне алар, билгеле, яхшы белгән Шуңа күрә ин элек үз якларына аны аударырга тырышканнар Ә монын өчен саллы дәлилләрнең булуы шарт Болар Мансурның һәр адымын күзәтеп, һәр сүзен теркәп барганнар. Эзләсәң, кер табыла инде ул. Җыйганнар. Зыятдинов башта аны-моны сиздермәде. Тегеләрнең кымы басылгач кына әйтте Вакытыңда тишкән булса, ихтимал, әйбәтрәк тә булган булыр иде дә бит. тынычлап эшләсен дигән, күрәсең. Ана каршы өч ирсез хатын берләшкән. Берсе-Дамирә исемле. Ире унынчы класста укучы бер кызны ияртеп, Малмыж якларына чыгып качкан Шунлыктан ир-ат затын күрә алмый, бөтен дөньясына ачулы Икенчесе карт кыз Нурсөя. Чаян кебек үзен-үзе ашый, кибеп беткән инде. Өченчесе-Камилә. Кылыч борынлы, зур авызлы, ана үрдәкнеке кебек мимылдап торган зур артлы яшь хатын. Алар берара дус булып та йөрделәр, кунакка алыштылар. Ире нефтьче иде, җитәкче кеше. Бик шаталак кеше Тартынмыйча кычкырып көлә белә иде Рәхәт иде аның белән. Кышкы зәмһәрир салкын иде. Кырлачның котырынган чагы. Өй бүрәнәләре шынгыр-шынгыр килеп ярыла. Инде өченче көн тоташтан кырык градус салкын. Җиргә төшкәнче төкерек туңа һавага сыкы сылашкан, хәтта тамакка утыра. Көн саен Татарстан радиосы сүзен, укулар булмый дип, башласа да мәктәпкә барыбер күзен жыртып бер-ике дистә укучы килә. Хәтта күрше авылдан да киләләр. Укытучыларның жан ачулары чыга Мансур укучыларны барлап килде дә. эшкә утырды. Камилә дә шунда иде Нигәдер борчыла бу. Әле журнал актара, әле тәрәзә янына килеп баса, һич кенә дә тынычлана алмый. Нидер әйтмәкче булып. Мансурга да карап-карап ала Ләкин кыймый ахрысы, ишекле-түрле йөрүен дәвам итә -Камилә, бер-бер хәл булдымы әллә?-дип сорады Мансур. Камилә йомры җилкәләрен генә сикерткәләп куйды, жавап бирмәде Кисәк кенә телефон шалтырады Камилә чебешкә һөжүм итүче карчыга шикелле бер ыргылуда өстәл янына килеп тә басты -Касыйм, бу синме, Касыйм?' Камилә шунда ук сыгылып төште, куллары белән битен каплап, диванга ауды. Трубкада кемдер һаман сөйли иде әле - Касыймны моргка алып киттеләр Мансур үзе дә югалып калды Ана Камиләне юатырга кирәк, ярдәм итәргә. Ә ул әлеге кара хәбәрдән бөтенләй камырга әйләнде Укытучылар килеп кергәч кенә хәлгә керде. Касыйм белән Камилә сүзгә килешкәннәр Тегесе кунарга кайтмаган Камиләнен шуна борчылуы булган икән. Ә Касыйм исә күрше авылда кәефсафа корып йөргән, салмыш килеш кайтырга чыккан Куәте беткән, күрәсен, ярты юлда катып үлгән. Югыйсә, сызгырасы гына, минутында китереп җитке рерләр иде Күрәчәк шулай инде, язганын була Камилә бик нык бетереште, онытылып торырмын дип. берничә ай туган авылы Чыршылы га кайтып та эшләп йөрде Анда да дәва таба алмагандыр инде, кире әйләнеп кайтты Көнләшүе идеме, ул Мансурлардан ераклашты, хәтта Җәмилә белән дә ачылып сөйләшми башлады Аны әлеге коргаксыган ачулы затлар үз канаты астына алды Бергә-бергә күнел дә ачкалыйлар, дип сөйләделәр Директор белән уртак тел таба алмагач, тактикаларын үзгәрткән болар. Ничек тә Мансурны әхлакый сазлыкка кертеп батырырга Ә аннан сон Зыятдинов үзеннән-үзе бирелергә мәжбүр булачак. Сонгы вакытта Камилә Мансурга карата үзгәреп китте. Юк. кеше алдында ул элеккечә үк тәкәббер, һавалы, үзсүзле. Икәүдән-икәү калгач, чытыклана, кылтыклана, уфылдый Кинаяле сүзләр әйткәли. Мансур аптырашта калды Кеше карбыз түгел шул, эчен ярып карап булмый Берсендә кемнеңдер туган көнен билгеләп үтәргә җыенганнар иде Нәрсәдер алырга дип укытучылар бүлмәсенә керде. Ул икегә бүленгән Анын өстәле эчке якта. Ашыгыч иле. ут та яндырып тормады, актарына башлады Шунда кемдер анын артыннан килеп кочаклады да кайнар иреннәре белән колагын, муенын, чәчләрен үбәргә тотынды Мансур чирканып китте, |уя өстенә бака сикерде Ул аны мышнавыннан таныды -Камилә’! Нишләвен бу? -Мансур, аңлашыйк әле Камилә янә Мансурга таба тартылды -Чамаңны белергә кирәк.-дип Мансур тизрәк чыгу ягына юнәлде - Китмәле Мансур ишек катында кемнәр беләндер чәкешә язды, әмма туктап тормады Бу хакта бер кешегә ләм-мим Җәмилә, әнә, Гайшә өчен һаман KQ I.IK итен нпын Ул Камиләнең әлеге ычкынуын хәмергә аударды, артыграк җибәргәннән дип уйлады Гомумән. Камиләгә хатын-кыз буларак, битараф иле ул. Гадәттә, ир-ат андый шәрәфле ханымнарга кызыгып, ымсынып карый Анарда исә Камилә бары үртатү хисе генә уята иде Мөнәсәбәтләр акрынлап үз урынына утырды кебек Камилә шырпыдай турыга катып, тәкәббер генә йөри Шулай да бер көнне икенче сменада укулар төгәлләнүгә, математика кабинетын карарга чакырды бу. Чөнки иң яхшы класс-кабинетка конкурс игълан иткәннәр иде. Ә ул кабинетын яңабаштан җиһазларга кереште. Эшкә бик үҗәт үзе. Мансур бернинди астыртын хәйлә дә көтмәде. Чөнки барысы да онытылган иде инде. Камилә дә бик житди кыяфәт белән экспонатларын, күргәзмә әсбапларын күрсәтте, кинәшләр сорады. Шулай карый-карый кабинетның түренә барып җиттеләр. Менә шунда башланды инде. Һич көтмәгәндә Камилә анын муенына сарылды: үбә, кочаклый, куллары бер аска төшә, бер өскә менә. Мансур да икеләнеп калды. Хатынның кайнар тыны аны да кузгатып җибәрде. Шушындый хисләр өермәсенә кайсы гына ир-егет каршы тора алыр икән? Сусаган күрәсен, ничек өзгәләнә. Әллә сон хәленә керергәме? Үпкән-кочкан, җилгә очкан ди. Савабы булыр... тол хатын бит... Ләкин җитешә алмый калды. Шулвакыт Камилә чәрелдәп кычкырып җибәрде: —Коткарыгыз, көчлиләр! Бер секунд эчендә Мансур йөз төрле халәт кичерде: янды, көйде, пеште, туңды, суынды, калтыранды. Күкләргә ашты, упкынга тәгәрәде... —Беттем! Ул инде Камиләнең мәкерен аңлап алган иде. Тик соң инде, эш үткән. Хәзер... —Кем кемне көчли бит әле монда? Оятсыз икәнсең, Камилә. Тьфү! Укытучы исеме сиңа харам. Бу-мәктәпнең завхозы Мөкәррәмә иде. Күрәсең, аларны шактыйдан күзәтеп торган. Завхоз түгел, ходай күктән иңдергән фәрештә! Мансур шатлыгыннан чак елап җибәрмәде. Мөкәррәмә, чыннан да, фәрештә кебек саф, гадел хатын. Усаллыгы да бар. Әмма туры усал. Акны ак, караны кара дип, күзеңә бәреп әйтә. Шуңа күрә сүзе дә абруйлы. Ул арада тыннары-көннәре бетеп, бүлмәгә Дамирә белән Нурсөя атылып керде. —Кая, кем, нәрсә? Кылт итеп Мансурның хәтеренә уй бәрде: теге вакытта да укытучылар бүлмәсе янында алар сак торган ләбаса! Мөкәррәмә бүлмәгә кермәгән булса, була иде мәгәр хәлләр. -Бернәрсә дә юк. барысы да өзелде,-дип Камилә тегеләрне карашы белән өттереп алды. Шуның белән ул Мансурны күрәләтә батырырга йөрүләрен тулысынча таныды. Батырчылыгы җитте. Аннан сон сүзе белән кадалды: -Бәхетленен көймәсе корыдан йөри ди. Анаңнан күлмәкле килеш тугансың икән, Мансур. Ирәймә, дөнья ул куласа, бер әйләнә, бер баса. Синең кебек әзергә-бәзер кешеләрне җаным сөйми. Күралмыйм! -Кеше бәхете кешегә булмый,-диде Мөкәррәмә тыныч кына- Үзең казыган базга үзең төшсәң ни әйтерсең? —Ырлама, эт түгелсен. Күземнән югал! Барыгыз да! Кызлар, сез дә. Берәүне дә күрәсем килми. Менә шулай кыл өстеннән тәмугка тәгәри язды Мансур. Камилә дөрес әйтә, бәхете бар икән. Мөкәррәмәнең нәкъ вакытында бүлмәгә керүе могҗиза ич! Алдан сөйләшеп куйганнар, әнә, оттырды. Ә ул судан коры чыкты. Мөкәррәмә серне читкә чыгармады, вәгъдәсендә торды. Әлеге төркем дә таралды. Камилә төрмәдән кайткан бер кешегә кияүгә чыгып, Алабугага күченеп китте. Нурсөя дә яңа уку елында мәктәптә күренмәде. Дамирәнен генә китәр урыны да, мөмкинлеге дә юк иде. Ике балалы хатынны беркайда да көтеп тормыйлар шул. Завуч урынына да үрмәли алмады... Мондый тавыш-гаугалы педсоветнын булганы юк иде әле. Бәйдән ычкындылар Директор укытучыларны тырышлык белән генә тыеп торды Әмма үзе канәгать иде. Житди күренергә тырышудан эчкә батып кергән яңаклары уйнаклап китә. Жәрәхәтле кулы исәненә орынып-орынып ала. Дулкынлана Чөнки анын күптәнге хыялы, ниһаять, бүген өскә калкып чыкты Мәктәпне рустатар мәктәбенә әверелдерү анын инде төшләренә керә башлаган иде Рус мәктәбендә эшләүче хатынынын "Татар мәктәбенең киләчәге юк”.-дигән сүзләрен, рәсми шартларда булмаса да. тишкәләп куйгалый иле. Яна министр мона үзе юл ачты Бер кулы белән татар мәктәпләренең абруен күгәрсә, икенчесе белән “ага-аналар” теләге дигән демагогик постулат нигезендә Зыятдинов ише җитәкчеләргә мәктәпләрнең статусын үзгәртергә мөмкинлек тә бирде Шул рәвешле саф татар авылларында рус мәктәпләре пәйда булды Жде да чыгып тора бит анын Мәктәпне бик яхшы билгеләренә генә тәмамлаган Гүзәл Бәйрәмова дигән кыз коллектив исеменә хат юллаган. Казан университегынын юрилик бүлегенә гариза биргән иде ул Беренче имтиханда ук “3”ле алган. Кыз бу шәхси унышсызлыгын тулысы белән мәктәпкә, укытучыларга сылтый Мине русча белмәү харап итте, дигән, ә сез тиешенчә өйрәтмәдегез. дигән. татар мәктәбе ныклы белем бирә алмый, дигән. Директор жәрәхәтле кулы белән янә исәненә орынып алды да. тынлык урнашуга: —Жә. нинди фикерләр, конкрет тәкъдимнәр бар?—диде -Рәхим итегез. Беренче булып рус теле укытучысы Фирая Сабировна күтәрелде. —Мин. иптәшләр, рус теленә сәгатьләрне арттырырга кирәк дип саныйм,—диде ул зур янадык җиткергәндәй -Хәтерегездәдер, мин моны күптәннән тукып килам. Менә сәгате сукты Шул вакытта минем сүзләремә колак салган булсагыз, ак сакаллы карт була идек Көлештеләр. Анын шул һаман ”ак сакаллы карт” булыр инде Ул. әлбәттә, укыту челтәрен, программаларны үзгәртеп булмаганны бик яхшы белә. Алар министр тарафыннан раслана Әмма гел шулай төрттереп кенә тора. -Фирая Сабировна, ата казыгыз күкәй саламы, дип сораган кодагый кебегрәк сөйләшәсез сез.-дип урыныннан торып басты Рәхимә Юнысова,- рус теле болай да атнага тугызар сәгать керә ләбаса' Географиягә шунын өчтән берен генә бирсәләр дә. мин укучыларымнан Миклуха-Маклай ясап бетерер идем. Тагын гөжләшеп алдылар -Педсоветны уенга әйләндермик әле. иптәшләр, мәсьәлә бик житди.-дип. директор карандашын су савытына бәргәләп алды да. немец теле укытучысы Әслах Галиуллинга ым какты. Тегесе күптәннән сөйләргә теләген белдереп, кулын күтәреп утыра иде Салмак хәрәкәте, вәкарь белән генә сөйләүче бу киң карашлы укытучыны ихтирам итәләр иде коллективта Ул сугыш вакытында фронтта тәрҗемәче булып эшләгән, кем әйтмешли, немец телен су кебек зчә. Дөнья хәлләрен җентекләп күзәтеп бара, күп укын Нинди сорау белән генә мөрәҗәгать итсәләр дә. җавапсыз калдырмас. Хәтта белмәгәнен дә. белмим, димәс Үз-үзенә гашыйк кеше Ул. гадәтенчә, күзлеген салып, аны сөттәй ак кулъяулыгы белән иркенләп корытып торды, учы белән авызын каплап, ютәле булмаса да. ютәлләгәндәй итте һәм сөйләп кипе -Мин үзем, иптәшләр. Гүзәлнең хатын артык дәрәҗәдә шөбһәле димәс идем. Бу очраклы бер вакыйга, тормышта андый хәлләр булгалый инде ул Әнә. һич уйламаганда. Төхфәтуллнн медицина институтына кергән бит. Бу хакта авыз тутырып сөйләргә, мактанырга була Югыйсә. аттестатында “өчле”ләр дә бар иде. Гүзәлебезне без үзебез боздык, мактап боздык. Димәк, ул медаленә ышанарак төшкән. Әслах Зөбәерович күзлегенең пыялаларына янә тынын орде, янә аны кулъяулыгы белән озаклап корытты. Әйтерсең лә, моннан да мөһимрәк нәрсә юк иде. Директор түзмәде, “кыскарак тотыгыз",-дип әйтергә мәҗбүр булды. Галиуллин иреннәрен бүлтәйтеп директорга карады, янәсе, ул сөйли генә башлады ич. -Сез кыскарак тотыгыз дисез дә соң, Мирза Кәбирович, үзегез әйтмешли, мәсьәләсе ифрат та җитди бит. Мин бу мәсьәләне Үзәк Комитет, хөкүмәтебезнең икътисадый сәясәте яссылыгында карарга кирәк, дип саныйм. Авыл хуҗалыгын текә күтәрү максатыннан берсеннән- берсе мөһимрәк карарлар кабул ителә. Мәктәп тә алардан читтә кала алмый. Һәм калырга тиеш тә түгел. Әнә, Чирмешән районындагы Кызыл юл мәктәбен тәмамлаучылар тулысы белән туган колхозларында эшкә калганнар. Комсомол-яшьләр бригадасы оештырып җибәргәннәр. Менә бу патриотизм! Ә без монда аерым бер укучының институтка үтә алмавына борчылып утырабыз. Кайтсын авылга, керсен фермага, саусын сыер! Чын комсомоллар шулай эшли. Ә Фирая Сабировнага иярсәк, мәктәптә фәкать рус теле фәне генә калыр иде. Бу—абсурд... —Бөек рус телен, Пушкин, Маяковскийлар телен мин соңгы сулышыма чаклы пропагандалаячакмын, Әслах әфәнде,—дип бүлдерде аны тегесе. Галиулланың зур гәүдәсе судагы көймә шикелле чайкалып куйды. -Сез миңа сәяси яла ягасыз, мин сезгә “әфәнде” түгел, иптәш Гыймадиева,—диде ул калтырануын баса алмыйча.—Мин ярлы крестьян нәселеннән. Мин... мин... мин сезне бу “әфәнде”гез өчен партия җыелышына куйдырачакмын! Директор су савытына каләм кагу белән генә чикләнмәде, җәрәхәтле кулын күкрәгенә ышкый-ышкый торып ук басты. Ләкин физик Фәрдиев аңа сүз әйтергә ирек бирмәде. -Нинди сабыр Әслах Зөбәеровичны да чыгырыннан чыгардык, иптәшләр,-дип төкерекләрен чәчте ул,-болай барса, йодрыклашып китүебез дә бик ихтимал. Ә мәсьәлә сукыр тиенгә дә тормый. Безнең авылда: “Татар теле Котылдык күперенә җиткәнче генә алып бара”,- дигән әйтем бар иде. Хәзер инде татар теле ишек алды капкасыннан да алып чыга алмый, иптәшләр. Шулай булгач, ничу аңа ябышып ятарга. Барыбер бетәчәк ул. Рус теленә күчәргә кирәк. Бетте-китте вәссәлам! Бу сүзләрдән Мансур сискәнеп китте. Фәрдиев, билгеле, директорга ярарга тырыша. Алдан сөйләшеп-килешеп тә куйганнардар, бәлки. Югыйсә, үзенең рус теле бик тә чамалы, ипилек-тозлык та юк. Укытуы да рәтсез. Кайчандыр ялган аттестат белән Үзбәкстанда ике еллык укытучылар институты тәмамлаган. Бердәнбер таянычы - ялагайлык. Моны барысы да белә. Шуңа күрә, яратмасалар да, шикләнәләр. Чөнки ишеткәнен берсен директорга җиткереп бара. Гомумән, Кормашнын үз укытучылары директорның авызына гына карап торалар. Ник дисәң, хуҗалыклары зур. Күп итеп мал асрыйлар. Белемнәрен күтәрү өстендә эшләргә вакытлары да калмый. Киресенчә, авыр физик хезмәттән соң мәктәптә ял итеп китәләр. Инде шул укытучылар туган авылларының буыннан-буынга килгән милли традицияләренә таш атмакчы. Мансур укытучыларны күздән кичерде. Әнә, физкультура укытучысы Мөхәммәт Чанышев. Керпе энәләре шикелле тырпаеп торган чәчләрен сыпыргалап куя. Янында хатыны, химия укытучысы Зәйтүнә. Икесе дә Чувашиянең Батыр районы татарлары. Бик милли җанлы гаилә. Арча егете биолог Таһир Хисамов та шул камырдан изелгән. Күреп тора, бу сөйләшү Бөгелмәдән килеп-китеп йөрүче рус әдәбияты укытучысы Гөлнарага да ошамый. Бар андыйлар. Мансур белән Җәмилә кебек яна буын педагоглар. Алтмышынчы еллар алып килгән яз һавасын иснәп формалашкан шәхесләр. Фикердәшләр. Әлегә тынлап кына утыралар Мансурнын чыгышын көтәләр булыр, мөгаен. Директор шуна үрсәләнә Чөнки белә, яшьләр үхтәренчә уйлый, үзләренчә эшли Алар азчылык тәшкил итсәләр дә, сүзләре үтә төшә. Сыер-сарыктан аерыла алмаган педагоглар белән укытутәрбия эшен заманча үзгәртеп кору, ай-һай. икеле. Шул ук вакытта үз сәясәтенә дә хилафлык китермәскә кирәк, дилбегәне кулдан ычкындыру, директорлык постыннан китү дигән сүз. Ул арада Мөхәммәтнен керпе башы калыкты. -Минем иптәш Фәрдиевка бер соравым бар иде. Мирза Кәбирович. мөмкинме? - диде ул үтә бер итагатьлелек белән Тик бу итагатьлелек юрганы астында ниндидер сер яшеренгәнен барысы да төшенде. Чөнки Мөхәммәтнен сораулары чәче кебек үк чәнечкеле Бушка тегермән әйләндерүчеләрне карапкарап утыра да, бер хикмәт чыгарып куя -Иптәш Фәрдиев, сез сталинист икәнсез, шулаймы?—дип мөрәжәгать итте үзеннән алда чыгыш ясаган ораторга. Фәрдиев ач тавык шикелле шунда ук җимгә үрелде —Сез уйлап сөйләшегез. Үзәк Комитет фаш иткән шәхесләр белән минем бернинди уртаклыгым да юк. -Алай булгач, ни өчен Сталиннын тәгълиматларын пропагандалыйсыз сон? -Ялган бу. күрәләтә намуслы кешегә яла ягу. -Мин алай димәс идем Фәрдиев абый Менә сез киләчәктә бер генә тел калачак дидегез, ягъни бер генә милләт булачак. Бу бит Сталин теориясе Үзәк Комитет тарафыннан фаш ителгән Статин теориясе Монын белән килешмәүче башка милләтләрне чеченнар. Кырым татарлары кебек сөргенгә сөрергәме ’ Барыбызга да Себердә урын житәр микән соң? -Көн тәртибеннән читкә тайпылмыйк, иггтәшләр.-дип директор тәртипкә чакырды.-Кемгә сүз бирик? Бүлмәдә бермәлгә тынлык урнашты. Бигеннән ычкынган форточ- каның шыгыр-шыгыр килгән тавышы гына ишетелә. Мансур форточканы ябып килде. Укытучылар аны тыңларга җыенды Ләкин Җәмилә алданрак өлгерде. Мансурнын Мәскәүдән бүләк итеп алып кайткан костюмын кигән Кара төс аңа бик килешә. Төз. зифа гәүдәсе берьюлы асыл да. рәсми дә Ирексездән күңелгә Дәрдмәнднын шигъри юллары килә Бус зифа, йөзе күркәм, үзе яшь. Күзе кара, озын керпек. каләм каш Мансур хатынын кочаклап үбүдән чак-чак кына үзен тыеп калды Күрәсезме Җәмиләне дигәндәй, карашы белән бүлмәне йөреп чыкты Ә укытучылар инде арыган. Кайсыдыр китап актара, дәфтәр тикшерә икенчеләре әкрен генә гәпләшеп утыра. Фәрдиевнен башы түшенә авып авып төшә Сталин теорияләре шше онытылган, йокысын баса алмый интегә. Мансур аны типкәләп ташлар хәлгә җитте. Җәмилә сүзен башлады -Мин,-диде ул карлыкканрак тавыш белән.-кайберәүләрнен мәктәпне рус телле мәктәпкә әйләндерү турындагы ниятен зәгыйфь акыллы кешеләрнең саташуы белән генә чагыштыра алыр идем Халык шып булды Фәрдиев та тураеп утырды Күзләр директор ягына борылды Чөнки Җәмиләнең чалгы пәке шикелле үткен сүзләре беренче чиратта директорны уеп ташлады Ничек дип юрарга ia белмәделәр Ихтимал, өстәгеләрнен фикерен җиткерәдер’ Ире Мансур абруйлы кеше, аны министрлыкта да яхшы беләләр Зыятдинов үзе дә шактый ара тамагына тыгылган төенне йота алмый торды. -Моның өчен.-дип дәвам итте сүзен Җәмилә.-ин элек беренче класска рус контингенты тупларга кирәк Ләкин Бистәдә ике рус мәктәбе бар ич инде Димәк, рус мәктәбе теориясе төшеп кала. Безнең мәктәп 4. «к. *.• м н өчен аның нигезе юк. Аннары мине Әслах Зөбәеровичнын үзе укыткан укучыларын түбәнсетүе, кимсетүе гаҗәпкә калдырды. Бу—хыянәт. -Җәмилә Нурулловна... сез., ни... —Әслах Зөбәерович, мин сезне тыныч кына тыңладым, бүлдермәгез, зинһар, фикеремне әйтеп бетерергә ирек бирегез. -Дәвам итегез,—диде директор үзенен баш очындагы давылның икенче юнәлеш алуына сөенеп,—дәвам итегез. -Ни өчен әле авыл баласы сыер тизәгендә генә казынырга тиеш9 Юк, бу зур хата. Без авыл баласына юлны ябарга тиеш түгелбез. Укысыннар, институтларда, университетларда укысыннар Фәндә, сәнгатьтә, мәдәнияттә үз урыннарын тапсыннар Милли интеллигенциянең коесы —авыл Кызганыч, татар әдәбияты бу мәсьәләдә, минемчә, ялгыш эзгә кереп китте Романповестьларда укырга керә алмыйча төзелешләрдә кирпеч ташучы, тимер юллар сузучы, фермаларда эшләүче квалификациясез егет-кызлар мактала. Гүзәл Бәйрәмованын фаҗигасы—ул безнен дә фаҗига -Тәкъдимегезне әйтегез,—диде директор. -Тәкъдимем шул: бүгенге хәлне исәпкә алып, югары классларда фәннәрне рус телендә укытуга күчәргә кирәк. Монысы реаль. Мансур дөрес ишетәмме, ялгышмыйммы дип, Җәмиләгә күтәрелеп карады. Ә Җәмилә берни булмагандай тигез ак тешләрен күрсәтеп алды да. урынына утырды. Мансурның ачуыннан каны кайнап чыга язды. -Төртмә, кода, үзем беләм, үлсәм дә, хак сүземне әйтеп үләм,- дигән мәкаль белән башлап җибәрде ул үзенен чыгышын—Күреп торам, мин инде күпчелек тавышны җыя алмамдыр, мөгаен. Мин шәхсән татар баласы рус телен үзенен ана теле дәрәҗәсендә белергә тиеш дигән карашта торам. Алай гынамы, чит телләрдә дә иркен сөйләшә белергә тиеш әле ул. Тик мона ирешү үз телеңне типкегә чыгару, аны санга сукмау исәбенә башкарыла алмый. Телгә булган мөнәсәбәтеннән билгеләнә милләтнең абруе. Үзе ихтирам итмәгән телне башкалар ничек ихтирам итсен ди? Мансур күп дәлилләр китерде, рус телен укытуны яхшырту буенча тәкъдимнәр кертте. Кагыйдә ятлауга, схоластикага нигезләнгән алым алга таба да уңыш китермәячәк, диде. Ләкин сүзе үтмәде. Педсовет икенче яртыеллыкта 8-10 классларда фәннәрне рус телендә укытуга күчәргә, дигән карар кабул итте. Педсоветтан сон аны директор үзенә чакырды. Кәефе шәп. Кулларын бәрештерә-бәрештерә ишекле-түрле йөрештереп алды да, Мансурның алдына ук килеп басты. —Син яшь кеше әле, Мансур,—диде ул әңгәмәнең рәсми булмавына ишарәләп,—сәләтен бар, абруен бар. Әмма син мондый карашларын белән бервакытта да максатыңа ирешә алмаячаксың. Милләтчелек чире бик куркыныч чир. Синнән зуррак абзыйларның да муенын сындырды ул. Сталин белән мин тулысынча килешәм; телибезме-теләмибезме, тора- бара вак телләр йотылачак. Никадәр тиз. шул кадәр яхшы. Чувашлар, марилар, удмуртлар, төньяк халыклары молодецлар. Алар инде рус мәктәпләре программасына күчкәннәр Мансурнын күнелен төшенкелек хисләре биләп алды. Җәмилә булып Җәмилә дә иң соңгы минутта аңа арты белән борылды. Ин көлкесе шул, һәр икесе дә халык мәнфәгатьләре турында кайгыртабыз, дип уйлый. Чынлыкта исә бу татарга ясин чыгу белән бер ич инде. -Бу хакта мин сезнең белән бәхәскә кереп тормыйм, Мирза Кәбирович,— диде ул директорның уңган чүпрәк кебек төссез күзләренә туп-туры карап.- милли мәсьәләдә безнен карашлар капма-каршы, һәм, кызганыч, сезнен караштагылар күпчелекне тәшкил итә. Тик мин сезгә барыбер рәхмәтле, сез мине, бер белмәгән кешене, армиядән кайтканымны көтеп торып эшкә алдыгыз. Сезнең кул астында мин эшкә өйрәндем. Булдыра алганча үзем дә сезгә ярдәм итәргә тырыштым. Нәтиҗәләре дә булды, дип саныйм. Хәзер инде юлларыбыз аерылды Сезнең бу авантюрагыз аркасында русча да, татарча да белмәүчеләр туачак. -Мансур Әмирҗанович. -Башлагач әйтеп бетерим инде. Мирза Кәбирович Мин бу мәктәпкә төпләнү өчен килмәдем. Сез моны үзегез дә беләсез. Урыныгызга да дәгъва итмәдем. Китәр вакыт житге дип уйлыйм. Билгеле, уку елын тәмамлагач инде. Ләкин белеп торыгыз. Моны мин беренче б\лып сезгә әйтәм. Мансур башына төшкән бу күңелсезлекләрне бик авыр кичерде Институт белән араны өзде. Диссертациясен утка якмакчы иде дә. анына килеп тукталып калды. Ашарга сорамый бит. ятсын шунда, сандыгынын ин тобенә яшерде. Педсоветга сүзе үтмәве дә кәефенә бик нык сукты Оят үлемнән яман, дип белеп әйткәннәр Кеше арасында мәсхәрә ич' Барысы да аннан көлә, анын гайбәтен сата кебек тоела иде ана Икенче караганда, ис китәрлек бернәрсә дә юк шикелле. Берәүнен дә тормышы тоташ бәхеттән, тоташ унышлардан гына тормый ич Әнә. Тукайны гына ал Нинди генә михнәтләр күрмәгән анын башы?! Әмма бирешмәгән, максатына омтылган. 20-25 яшендә үк милләтебезнең горурлыгына әверелгән. Мондый сикәлтәләр анын тормышында киләчәктә дә булмас дип. жә. кем ышандыра ала? Мансур акылы белән боларны яхшы андый Яраткан шагыйре Тукайнын шигъри юллары да хәтерендә “Үткән эш кире кайтмый, үкен син, үл, ела" Димәк, аларны инде онытырга кирәк! Тик гарьлекне, оятны, кимсенүне, жан җирсүен диссертация кебек сандыкка бикләп куеп булмый икән шул. Хисне билбауга төйни алмыйсын Ә ул хисле кеше. Шуның өстенә йомакай һәр күңелсезлек йөрәгенә бәрә Чөнки Җәмилә кебек үк күнелендәген селкеп сала торганнардан түгел Әмма сабырлык та туза икән. Шеш тә бит тула-тула да берзаман сыгыла Мансурның да эченә җыйган борчулары башын калкытты Ул йоклый алмый башлады Шулай бер көнне кылт итеп җиде төн уртасында уянып китте Элек тә була иде андый хәлләр. Бераз әйләнгәләп ятуга янә татлы йокыга чумар иде. Ә бу юлы күңеле тулы шом. курку Җитмәсә, идән астында ниндидер бөҗәк кыбырсына: керт-керт, керт-керт Бу хәл һәр төнне кабатлана башлады. Кич җизлеме, борчыла башлый, тиктомалдан үртәлә, бер кешене күрәсе килми Үзе генә калырга да курка, әллә ни булыр сыман Төн анын өчен чын мәгънәсендә җәзага әйләнде Аз гына черем иткән арада да бастырылып бетә Вакыт-вакыт йөрәге кага, игә килә алмыйча интегә Тора-бара шуны аңлады, йокы килмәүдән түгел, куркудан йокы алмый икән аны Йоклап китсә, әллә нәрсә булыр сыман Хәзер ул үзе йокысын басарга җан-фәрман тырмаша Бу җәһәттән балалык хатирәләре булыша Төннәр буе шул хатирәләрне исенә төшереп ята Балык каптырырга һәвәс иде ул Аеурча олы балыкка йөри иде Тирес корты кигезә дә кармагын төнгә куя Кеше-фәлән күрмәсен өчен сабын кәс белән күмә. Тирес кортына кызыл канат, опты кебек балыклар каба Көндез аларны Мансур яр башыннан күзәтә Кояшлы көнне кичке якта кызыл канатлар көтүләре белән су өстенә калкалар Салмак кына койрыкларын селкеткәләп эленгән кер шикелле бер урында тибрәләләр. Балчык ыргытып куркытсаң да. бер-ике генә минутка югалып торалар, янә калкалар Мансур кармак салган көнне көтү белән бергә уяна. Шыпан-шыпан Сөн буена элдертә Буш кул белән кайткан көннәре дә күп анысы Балык га хәйләкәр бит. җимгә уптым-илаһи ябырылмый, ян-яктан гына капкалап сыйлана да. сыза. Ә балык эләккән көнне Мансурның борын чөйдә Бөтен авыл күрсен дип. юри балыгын аләктермәгә аса да. койрыгын җирдән өстерәтеп кайта. Зур балык эләктергән, янәсе. Бервакыт тирес кортына, ялгышыпмы, башка берәр сәбәп беләнме, чуртан да килеп капкан иде Кармагының жебен тотып карауга, балык барлыгын тойды Мансур Авыр, тыгыз, кыл жәя жебедәй тартылган. Мондый чакта йөрәк күкрәк читлеген ватып чыгардай булып тибенә. Күңелдә—шатлык, горурлык, масаю... тагын әллә нинди хисләр. Мансур түземсезләнеп кармак жебен сава башлады. Беренче мәлне балык карышмады. Әмма су читенә житәрәк дуларга керешмәсенме. Ул үзенең кармакка эләккәнен сизеп алган иде. күрәсен Тормыш һәр жан иясенә кадерле. Ләкин балыкчы бу хакта уйламый. Анда аучылык азарты. Менә Мансур балыкны күреп алды: саңаклары кош канаты кебек жәелгән, авызы киерелгән, күзләре—шар. Нәкъ аждаһа. Куркуыннан аның кулыннан жебе ычкынып китте Аждаһа шундук күздән югалды. Ул аңына килеп, янә кармагына ябышты. Тартыша торгач, кыл чуалып бетте Шулай да балыкны өстерәп чыгарды. Өч килолы иде. Чуртан шулай куркыныч булып каба икән. Жәмилә йоклый. Төш күрә ахры, авыз эченнән нидер сөйләнә. Үзе әледән-әле әйләнгәли, карават пыржиналары шыгыр-шыгыр килеп куя. Мона Мансурның җаны үртәлә. Бераздан, ниһаять, барысы да тынды, идән астындагы таныш бөжәкнен керт-керт иткән тавышы гына ишетелә. Ул бөжәк Мансурның төнге дустына әверелгән иде инде Шул керт-керт иткән тавыштан ничектер тынычланып китә. Шулай тартышып ята-ята тан ата башлый. Мансурның инде йокы белән көрәшерлек хәле калмый, күзләре үзләреннән-үзләре йомыла. Әйтерен бармы, жәфа. Табибка барыр иде, кешедән ояла. Япь-яшь килеш нинди табибларга йөрү инде ул? Мансур үзенен бу халәтен хатынына сиздермәскә тырышып карады, үтәр әле, дип ышанды. Сизмиме сон хатын-кыз? Жәмилә сизде, әлбәттә. Ләкин ул да аңа артык әһәмият бирмәде Вакытлы җирсенүдер, житди нәрсә булса, үзе әйтер, дип уйлады. Жәмиләне күбрәк Мансурның битарафлыгы борчый иде. Чөнки салкынайды. Моны инде хатын-кыз күтәрә алмый Шуна күрә чарасын да күрә башлады Ул аны “хатын- кызлар медицинасы” ярдәмендә дәваларга булды. Америка галимнәренең фикеренчә, бу гамәл организмнан бик күп сырхауларны куарга сәләтле икән. Нервы авыруларыннан аеруча файдалы ди. Шулай беркөнне Жәмилә ятар алдыннан кече өстәлгә матур гына, җыйнак кына табын әзерләде. —Әллә нигә бүген жаным бәйрәм тели, әйдә, булган-булсын, бәләкәй генә утырып алыйк әле,—диде һәм Мансурның ризалыгын да көтмичә рюмкаларга коньяк агызды. -Төнгә каршы зыяны тимәсме сон?-дип шөбһәсен белдерде Мансур. Ул хәзер бар нәрсәдән дә шикләнә иде. -Шундый таза чибәр егеткә нинди зыян ди ул? Менә хатыныннан үрнәк ал! Жәмилә гомерендә беренче мәртәбә рюмканы төбенә кадәр бушатты. Шәраб тәненә жинеллек биреп, кан тамырларына сеңде Озак та үтми, текә таудан чангы шуганда гына кичерә торган халәте килде. Белми эчмиләр икән, нинди рәхәт, дип уйлады Жәмилә иренә елыша- елыша. Жәмиләнен коткысын Мансур дәвам итәргә, “гөнаһ” тезгенен үз кулына алырга тиеш иде Ләкин Жәмилә үзе кызып китте. Бармаклары иренең йөнтәс күкрәген катнаштырып алды да. түбәнгә шуыша-шуыша оҗмах җисеменә барып иреште... -Мансур, җанашым, Мансур... • Мансур исә түмәр кебек, урыныннан кузгатырмын димә Жәмилә аны төрлечә назлап-иркәләп үзен чишендерергә мәжбүр итте Шуннан сон гына уянды Мансур. “Дәва" Җәмиләнен үзенә килеште Йокы дигән юха елан аны башы-аягы белән йотты. Кайда ятканын да белмәде, иртәнгә чаклы ник бер уянып карасын9 Ә Мансур төшендә шәрә хатыннар белән саташты. Бер көтү хатын Ят жирләрен чәбәкли-чәбәкли һәммәсе үзе янына чакыра Кайберләре йодрык күрсәтә. Я нал мы-яныйлар Аннан, чыр-чу килеп. күып ук киттеләр Йөгерәйөгерә Мансурнын хәле бетте, тыны кысылып гыж-гыж килә башлады Бер убыры, әнә. куып та житте бугай инде, чабудан эләктереп алды -Кирәкми.-дип кычкырды Мансур жан ачуы белән.-мин теләмим!" -Алайса ниемә тагып йөрисен сон ул нәмәстәкәине. алаша9 Җәмилә ич бу. дип уйлап алды Мансур, анын тавышы Ул арада ниндидер көчле кул аны жиргә егып салды. -Җәмилә, кирәкми. Җәмилә. Ярый әле бу мәхшәрдән уянып котылды Мансур, югыйсә йөрәге шартлап ярыла иле Шуннан сон керфек тә какмады. “Хатын-кыз медицинасы“нын ярдәме тимәде. Шулай инде, бу дөньяда бернәрсә дә эзсез генә узмый Һәммәсе - яхшысы да. яманы да йөрәктә үз тамгасын калдыра Укытучылар шаһит, ул Кормаш мәктәбен чын милли татар мәктәбе итү өчен тырышмады түгел, тырышты Үзенә калса, нәрсәгәдер ирешелде. дип тә ышанып йөри иде Ләкин бу чүлдәге мираж гына булган икән Җил исүгә таралды да бетте. Бу ахыр чиктә татар мәктәбенсн кризисы һәм шуны рәсми рәвештә тану дигән сүз иде Мансур һәм анын шикелле меннәрчә татар укытучыларынын эшен санга сукмау дигән сүз иде Җәмиләгә ул бигрәк тә шуна ачулы. Хәлбуки, аның фикерендә дә хаклык бар. Татар милли югары уку йортлары булмый торып, татар мәктәбенең абруен күтәрә алмыйсын. Татар мәктәпләрен саклап калунын бердәнбер юлы төгәл фәннәрне рус телендә укытуга күчү Педсовет та күз буяу өчен генә үткәрелгән икән Мәсьәлә югары даирәләрдә җыелышка кадәр үк хәл ителгән булган Укытугылар ирегенә куйсан да. нәтиҗәсе шулай була иде Татарны эт кебек бср-берсенә өстерү, әләккә этәрү, куркыту бернигә дә тормый Шул сыйфатлары дәүләтчелекнең башына житкән дә инде Мансур барыбер Җәмиләгә үпкәле иде Инде хәтсездән ачылып сөйләшкәне юк Ямьсез кыяфәттә төшкә керүе дә шул сәбәптәндер ихтимал Бөтен юанычы-кызы Ләйсән Ләйсән исле сабын тышында сурәтләнгән кызчыкны хәтерләтә Шундый ук матур, шундый ук йомры, шүндый ук итләч Үбеп туймаслык Тел бистәсе, сорау оясы Анын өчен сырхау да юк. үпкә дә юк “Юк” дигән сүз үзе дә юк. Тормышы шатлыктан гына гыйбарәт Йөзенә төшкән күләгәләр дә шатлык күләгәләре генә Әле дә әтисе белән урам буйлап кайтып киләләр Тун кигәч Ләйсән аю баласына ошап калган Табаннарын ялтыратып йөгерә генә Юри-чари гына егылып та киткән була Аннан сон хәйләкәр генә елмаеп әтисенсн күгәреп торгызганын көтеп ята. -Кызым, кар йомарламы булып беттең бит инде, алай ярамый бит инде.- дип. кызын шелтәләп тә куя Мансур Ләйсән, гадәттәгечә, әтисенен җөмләләреннән үзенә ошаган сүзне кармагына эләктереп ала. Йомаглам? Нәгсә ул йомаглам. әтием9 -Йомаглам түгел, йомарлам Кабатлале. йо-мар-лам Йо-мар-р-р-лам. Ләйсәннең сакаулыгы бетеп килә инде Шулай да “р” авазын әле буташтыра. Тырышканда дөрес әйтә үге -Әтием, нәр-р-сә ул йо-мар-р-р-лам? Мансурның кашлары арасында буразна хасил булды. Ничек аңлаешлырак аңлатырга сон бу кәттәбикәгә? -Йомарламмы? Йомарлам ул, кызым, нәрсәне булса да укмаштыру, кушу... әйтик менә син... w -Юк, әтием, юк, юк, юк. Мин йомаглам түгел. Йо-мар-р-р-лам ул май, белдеңме? Дәү әнием ясый аны сөттән. —Сөттән түгел, сөт өстеннән,—дип төзәтте Мансур. Ләйсәнне “йомарлам" кызыксындырмый иде инде. Чөнки ул көлтә койрыклы йөнтәс көчекне күреп алды һәм шуның артыннан йөгерде. Тегесенә уйнаучы гына кирәк. Чәр-чәр өреп, кызнын бер алдына, бер артына төшә. Шунда ук кинәт кенә туктап, менә мин нинди усал, курык миннән дигәндәй, тешләрен ыржайтып, йоннарын кабартып, Ләйсәнгә карап тора. Ләйсән печтек тә курыкмый. Маэмайның башыннан сыйпый, иркәли. Тегесе усаллыгын онытып, бияләй шикелле зур теле белән Ләйсәннең кулын ялый. Мансур көчек яныннан кызын өстерәп алып китте. Хәер, хужасы да янында гына булган икән, сызгырып җибәрүгә йөнтәс анын янына ыргылды. -Әтием, без кайчан шундый бәләкәч алабыз инде,-дип Ләйсән шыншырга ук кереште. Кирәк әйберсен ул еламсырап сорый. Чөнки белә, аны юатачаклар, теләген үтиячәкләр. Ләкин бу юлы Мансур коры торды. Әгәр тагын тәртипсезләнсәң, башка урамга алып чыкмыйм, диде. Ләйсән шыңшуыннан туктады. Иреннәрен турсайтып берара тавышсыз гына барды. Тик шушындый матур, ямьле көндә сөйләшмичә түзеп була ди мени? Ә көн матур иде. Аяз. Күк зәп-зәңгәр. Шул зәңгәрлек эченнән кояш елмая. Бу елмаю кар җәймәсенә асылташ булып ява. Суык бабай да бүген усалланмый. Иркәләп кенә чеметкәли. Ләйсәннең бит очлары, әнә, алмаланып тора. -Әтием, без кызыл маэмай алабыз, жәме?-дип кыз теге йөнтәсне тагын исенә төшерде. Бусы да хәйлә. Ерактан суктыра торган стратегик хәйлә. Ләкин әти кешегә бу алымнар инде таныш. -Кызыл эт булмый,-дип кырт кисте ул. -Ә нигә булмый? -Йөдәтмә әле, булмагач булмый инде. Ниһаять, өйләренә кайтып җиттеләр. Ләйсән икенче катка әтисеннән алданрак менеп җитте. Ишекне әнисе ачты. Билендә алъяпкыч, яулыгын үзенә бер кәкитлек белән баш очына гына элеп куйган. Плитә тирәсендә кайнаша иде, шуна күрә йөзе алсу төскә кергән. -Әйдәгез, бик вакытлы кайттыгыз, бәлешем өлгерде.-дип елмаеп каршы алды ул якыннарын. —Әнием, минем буяулагым кайда?—дип сорады Ләйсән чишенгән арада. —Башта ашыйбыз, бар кулларыңны юу, рәсем соңыннан,—диде Җәмилә. Ләйсән мыштым гына йокы бүлмәсенә элдертте. Анда анын үзенә яраклы өстәле, урындыгы бар. Уенчыклары да шунда, кәгазь-дәфтәрләре дә. Менә ул ашыга-ашыга кулына кылкаләм алды да, борынын тарткалый- тарткалый нидер ясарга тотынды. Аш бүлмәсеннән әнисенең тавышы ишетелде. —Ләйсән, мин сиңа нәрсә әйттем, җә, тиз бул, кулларыңны юу. —Хәз-ер-р-р! Бераздан ул ясаган сурәтен кулына тотып кухняга чыкты. —Әтием, кар-р-р-а, кызыл эт! Буйыйсын да, ул кызыл эт була да куя. Ләйсән кетер-кетер көлде. Ул үзенең сүзе өстен чыгуга чиксез шат иде Ашаганда да тынмады. Әле ярый Ләйсәнем бар, дип сөенеп куйды Җәмилә, көне буе бер сүзгә зар булып утырыр идең. Ләйсәннен дә башына шушы уй кергән иде. -Әтием, телен урамда калдымы әллә?-дип Мансурга текәлде -Теленә салынма, маэмаеңны урлап китәрләр,-диде Мансур Аштан сон Ләйсәннән Яна ел бәйрәменә өйрәнгән шигырьләрен сөйләтеп карадылар Тәтелди генә Ә ин яратканы Такташ шигыре Урамнар бүген сөенгән, Ап-ак карга киенгән Ләйлә чанасын өстерәп. Чыгып китте өеннән Инде Ләйсән хужа роленә керде. Баг күңеллелек бөтен дөньяда, баг бег ямь бүген. Нәгсәдән бу?-Мин беләм: бәйгәм бүген, бәйгәм бүген! —Хәзег театг уйный, диде Ләйсән —Әнием син пгинсиса буласын, әтием-гпинс Мин—Каши Бик усал ул Каши Пгинсалагны утлый Кагаңгыга ябып куя. Әнием, син кугыкма, жәме. мин юги генә, жәме Ләйсән йөзен куркыныч рәвешкә кертеп, уылдый-уылдый әнисе тирәсендә әйләнде дә. өстерәп алып китеп почмакка бастырып куйды -Әтием, син принс бит, принсисаны эзлә. Мин Каши Без сугышабыз. Әйдә. әйдә, менә шулай Күрдеңме усал Кашины жинден Ул инде юк, һавага очты Ура, принсисаны коткардын Ни карап торасын инде, әтием, принсисаны кочагыңа ал. Кочакла, кочакла. Ә хәзер үп Табышкач үбешәләр инде. Оялма, әтием, мин күзләремне йомам Менә кара, бернәрсә күрмим Нишләмәк кирәк, принн принцессаны кочаклап үбәргә тиеш Әкияте шулай. Мансур әкияткә буйсынды. Хәмидәнең күзләреннән яшь коелды Үзе елмая, үте елый, кояшлы янгыр кебек -Әнием, мин юри-чари гына бит,-дип Ләйсән аларнын ике арасына килеп керде Ул “р” авазын бертоткарлыксыз әйтә башлаган иде Тик моны үзе дә, әтиәнисе дә сизмәде Мансур тагын тонен саташып үткәрде Имеш, хатыны Җәмилә, кызы Ләйсән белән ниндидер тау өстендә йөриләр Аста диңгез котырына Ак башлы каракучкыл дулкыннар ыңгыраша-ыңгыраша киләләр дә, таш кыяга килеп сугылалар Тау дер килеп селкенә Хәзер ишелеп төшәр сыман. Ләйсән елый, әтием, мин Кашидан куркам, китик моннан дип ялвара. Кая китәсең? Юл юк. Шунда иләмсез зур канатлары белән күкне аждаһа каплады Ачырзаман шушы икән, дигән уй кадалды Мансурның башына. Ул да булмады, аждаһа Ләйсән белән Җәмиләне эләктереп алды Мансур аның артыннан ташлашты Тик аждаһаны куып җитеп буламыни9 Ялгызы кыя очында басып калды Ә диңгез кайный Тауга шундый зур дулкын китереп бәрде ки. чигенгәндә үзе белән Мансурны да суырып алды -Коткарыгыз! Кемдер аны күгәреп алды Караса. Җәмилә Җәмилә аны. чыннан да. тынычландырырга тырыша иде Нарасыен иркәләгән яшь ана кебек чәчләрен сыйпый-сыйпый күзләреннән, бит очларыннан, иреннәреннән үпте Мансур боларны тоймады. Ул әле һаман ярымсаташу хәлендә иде Инде уяндым гына дигәндә күзләре йомылып китә дә янә диңгез чоңгылына тәгәри Җәмгглә торып утны яндыргач кына җайга килде -һәр нәрсәне бсигай йөрәгең аша үткәрмәскә тырыш инде Мансчр,- диде Җәмилә.-диссертацияңне дә сипләргә булыр дип уйлыйм, юньле җитәкче генә табасы Мәктәптәге үзгәрешләр дә шулай ук синен белән миннән генә тормый, бөтен республика шул юлдан бара Мина да юкка үпкәлисең. Mini сине саклап калу өчен тырыштым Педсоветга миннән алда сөйләгән булсаң, үзеңә дошманнар гына җыя иден Татарны татар итәр өчен министрның да көче җитми әле анда. Тырышып карады ич инде. Партиядән узып ни майтарсын? Без дә шул хәлдә. —Диссертация, терәк мәктәп дип күпме шауладым... -Хәзергә боларнын барысын да башыңнан чыгарып ташла. Сина дөньянны онытып ял итәргә кирәк. -Нинди ял ди ул. Җәмилә! -Тиздән каникул җитә. Отпуск исәбенә атна-ун көн ял алып була ич инде. Тотабыз да Сөн буена элдертәбез. Кышын да шулай матур микән ул Түбән Сөн? -Ул һәрвакытта да матур, Җәмилә. Аэропортта халык күп иде. Эче кеше, тышы кеше. Күрәсең, гадәттәгечә, һава шартлары чабудан тота. Бездә шулай бит, игенне вакытында җыеп аямасалар да, сөт кимесә дә, төзелеш акрын барса да шул каешланып беткән сәбәпкә, яңгырга-карга сылтыйлар. Уңышка ирешкән очракта да һава шартларын кыстырмый калмыйлар. Монысы инде мактану, шапырыну. Янәсе, яңгыр бабай ничек кенә аяк чалмасын, без аны күтәреп салдык. Табигатьананын теле юк, шуннан файдаланалар. Тик ул барыбер үзенекен эшли, сорап тормый. Яңгырын да яудыра, кирәк икән—карын. Гарасатын-давылын да өрдереп ала, Җирнең үзен дә селкеткәли. Җиһанга ул гына хуҗа. Аэропорттагы кешеләр, билгеле, бу хакта уйламыйлар, аларга барырга, кайтырга, китәргә кирәк. Мансур тынчыган күл шикелле исле халык дәрьясын күздән кичерде дә, Җәмилә белән Ләйсәнне бер почмакта калдырып, этешә-төртешә билет кассалары урнашкан якка үтте. Анда да чуалышып беткән чират. Кешеләр йончып, тирләп-пешеп беткәннәр. Усал эт шикелле ырылдарга гына торалар. Касса тәрәзәсе янына гомумән дә үтеп булмый, ботарлап ташларга әзерләр. —Мүкләк сыер, кая төртеләсең болай,—дип берсе Мансурның якасыннан алды,-без монда бер тәүлек интегәбез, ә ул б. . -Мин сорыйм гына,-диде Мансур аклангандай. Ул иртән телефон аша белешкән иде. Бөгелмә—Мөслим—Актаныш маршруты ачык, билетлар да бар, дигәннәр иде. —һы, сорыйм гына, имеш, синең кебек сораучылар әнә күпме, вокзал тулы. -Сыптырып җибәр, нәрсә ул нахал белән тел кашып торасын?- дип киңәш бирде икенчесе. Чират хәрәкәткә килде. Койрыктагылар әлеге тавыш-гауганы үзләренчә кабул итте, ахры. Кайсыдыр: -Билет саталар!-дип кычкырды. Китте тарткалаш, китте бакырыш. Әле ярый репродуктордан чираттагы игълан яңгырады, югыйсә бу болганышның фаҗига белән бетүе дә бик ихтимал иде. —Казанга, Мәскәүгә, Куйбышевка очу һава шартларының начар булуы сәбәпле, тагын ике сәгатькә сонартыла. Уфадан, Чиләбедән. Свердловскидан әлегә мәгълүмат юк... Репродуктор чәнечкеле сүзләрен чәчте-чәчте дә, тынып калды. Кешеләр сүгенә-сүгенә элекке урыннарына кайттылар. Көтмәгәндә репродуктордан яңа игълан сибелде: -Якын арадагы маршрутлар ачык. Мөслимгә, Минзәләгә, Актанышка очучы пассажирларның регистрациягә үтүен сорыйбыз, билетлар да сатыла. Мансур бернәрсәгә карамый касса авызына ыргылды. -Әй, сытасын бит, аю,-дип сукранды олырак яшьтәге бер хатын - Бәхетленең көймәсе дә корыдан йөри шул аның, килүенә кайчан, инде китеп тә бара. —Нәчәлниктер әле, аларга кайда да юл ачык. Мансур мыек астыннан гына елмаеп куйды Анын инде күптәннән үзен болай жинел тойганы юк иде. Булса була бит. вокзал тулы халык, ә ул гүя Искәндәр гаскәрибаш: килде, жинде. китте. -Булды бу. кадерлеләрем.-дип ул хатынын, кызын берьюлы кочаклап алды,—киттек Сәрвәрне эзләргә! -Кем ул Сәрвәр. әтием?-диде Ләйсән як-якка карангалап -Ария бу. кызым Композитор Җәүдәт Фәйзинен “Башмагым” комедиясеннән Башмак, башмак, башмак, башмак. Кемнәр йөри икән ташлап. Син лә минеке будырсын. Шушы вакыйгадан башлап. Ләйсәннең башында секунд эчендә биниһая күп сорау туды. Тик алар сүнеп калдылар. Чөнки пассажирларны очу кырына чакырган әмер яңгырады. Бөгелмә аэропорты ачык жирдә. жил уртасында утыра. Анда дымык көннәрдә дә буран уйный. Җилбикә саксызрак адәмнәрнең баш киемнәрен дә очыртып алып киткәли. Кош-кортларга бүләк, алар аннан оя кора. Җирле пассажирларның абруе җирле дәрәҗәдә генә икән Зур очкычларга кешеләрне аэропорт янында ук утырталар, хажәте чыкса автобус та бирәләр "Кукурузник" дигән чикерткәләр әллә кайда, еракта, ындыр артына ук кунаклаган булсалар да. тәпи-тәпи барасы. Бара-бара күзләре күгәреп бетте. Әллә нинди җимерек сарайлар, канатлары каерылган аэропланнар, гаражлар, тимер-томыр өемнәре аша узасы. Ләйсән инде арыды, шыншый ук башлады. Мансур аны кулына алды. Берсендә-бала. икенчесендә-чемодан Алда, ниһаять, очкыч күренде Җилбикә аңа да тынгылык бирми, кибәргә эленгән кер шикелле дер-дер калтырата тегене. Очкыч янында берничә кеше кайнаша иде. Араларында хатын-кыз да бар. Башлык, күрәсең, янындагыларга ярсып-ярсып нидер аңлата. —Пассажирларны утыртырга мөмкинме9 -дип сорады озата килүче кыз. Әлеге хатын (ул очучы икән) кызны күзләре белән бораулап алды да: -Самолетны полосага чыгарырга машинан бармы соң?-дип сорауга сорау белән җавап кайтарды. -Алайса мин пассажирларны кире алып китәм.-диде дежур кыз аның дорфалыгына игътибар да итмичә—самолетны полосага алып чыгу минем вазифага керми Пассажир дигән хокуксыз бәндәләр каз көтүедәй каңгылдашып алдылар. -ҖитәреңНдип кычкырды очучы.-минем үземә дә Минзәләгә кайтырга кирәк, әнием авырып ята Аэроплан якындагылар тагын гәпләшеп алдылар. Шуннан сон очучы -Балалы хатыннар салонга кереп утырыгыз, калганнар белән самолетны полосага этеп чыгарабыз,-дип әмер бирде. Бу калтырча да мәктәп машинасы кебек икән, дип уйлап алды Мансур Аны да урам буйлап этеп кабызалар Балалар, шул исәптән Җәмилә дә. салон эченә уздылар. Салон дигәне таракан ташлаган өйне хәтерләтә иде. Салкын, җыештырылмаган, идәндә атлә нинди капчыклар, приборлар аунап ята Утыргычлары да калай икән Шыр ялангач, берничәсенен генә япкычы бар. Алары да киехтәнеп беткән Ләйсән тиктормас тәрәзәдән Мансурны күреп алган икән -Карале, кара, анда әтием.-дип Җәмиләнен җиңнәреннән тарткалап алды Мансур ла кызын шәйләп алган иде. елмаеп кулын болгады -Дәү әнигә барыл җиттекмени инде?—дип сорады Ләйсән. -Нигә алай дисен, кызым? -Әтиемнең авызы менә-ә-ә бодай. — Кыз куллары белән колакларын капшап алды. Бу аның, әтиемнең авызы колагына җиткән, дигәнне аңлатуы иде. Ул арада очкычны күтәрелү мәйданына сөйрәп китерделәр. Анда җил хуҗа иде Бетон плитәләр арасына кереп поскан кар бөртекләрен пран-заран китереп йөри. Әле аларны бөтерелдерә-бөтерелдерә күккә иңдерә, әле кыр буйлап куып алып китә. Шыксыз бушлыкның да үз матурлыгы бар икән. ’ Аэропланга иң соңгы кеше булып очучы хатын үзе керде. Кунак табынындагы шикелле капма-каршы утырышкан пассажирларны күздән кичерде дә: —Нәрсә, чүп-чар арасында утырасыз, әйдәгез әле, тиз генә җыештырып алыйк,-диде.—Геологлар чүпләгән, кичтән аларны алып кайткан идем. Бергәләшеп салонны җыештырып алдылар. -Апа, син Сәрвәрме әллә?-дип сорады аннан Ләйсән һич уйламаганда. Әнисе аның кабыргасына төрткәләп алды, тик кенә утыр янәсе. Ләкин әйтеләсе әйтелгән иде инде. Очучының йөзендәге ясалма кырыслыгын юып төшерделәрмени, ак тешләрен күрсәтеп елмаеп җибәрде Була бит шундый кешеләр, җитди вакытта алар бер рәвештә, елмайганда бөтенләй башка затка әйләнәләр дә куялар. -Юк, үскәнем, мин Сәрвәр түгел, исемем Мәдинә минем. Кызым —Алсу. Ул синнән зуррак, яренгә укырга керәчәк. Ә үзеннен исемен ничек сон? -Ләйсән. -Исемен дә үзең кебек бик матур икән, сылукай Кая барасыз сон болай күбәүләп? —Дәү әни янына. -Киттек алайса, дәү әниен көтә-көтә көтек булып беткәндер инде Мәдинә тыштан тупас булып күренсә дә, бик мөлаем хатын икән. Һәм бик яхшы очучы. Аэроплан үз биеклеген алганчы гына чайкалгалады. Аннан тынычланды. Тигез асфальт юлдан элдерткән зиннәтле машина диярсең, селкенми дә. Мөслимгә кайтучы бер әби баштарак ян-якка карарга да батырчылык итмичә авыз эченнән пыш-пыш догаларын укып барган иде дә, ул-бу сизелмәгәч, түгәрәк тәрәзәгә дә күз салгалый башлады. Тора-бара һава да ачылды. Очкыч өстендә асылынып торган болытлар арасыннан кояш елмайды. Авыллар, урманнар, таулар уенчык шәһәрчек кебек. Теләсән тотып кара, урыннарын алыштыр, үзенчә үзгәрт. Аларны үрмәкүч җепселләредәй юллар челтәре чорнап алган. Машиналар тыз- быз чаба. Йөк төягән олаулар күренә. Лупа астындагы сыман бәләкәйләр. Свифт үзенең данлыклы ‘‘Гулливерның сәяхәте” әсәрен язганда, мөгаен, җирне һавадан күзәткәндер. Югыйсә, шундый ук төгәллеккә ирешә алмас иде. Ләйсән бертуктаусыз тәтелди. Аның әле очкычка беренче мәртәбә утыруы. —Әтием, кара, машиналар кеп-кечкенә, безнеке зур, әйеме? -Әтием без аска ничек төшәрбез икән инде, баскыч юк бит. Аэроплан ниндидер каты нәрсәгә бәрелгәндәй калтыранып китте. Әби янә күзләрен йомды, догаларына кереште Ләйсәннең дә күзләре түгәрәкләнде. -Курыкма, кызым,—дип Мансур Ләйсәнне кысыбрак тотты — Мөслимгә килеп җиттек, самолет түбән төшә башлады. Мөслимдә әлеге догалы әбине генә калдырдылар. Әби Мәдинәнен аркасыннан кагып, зур рәхмәтләр укыды, теләкләр теләде. Минзәләдән сон Мансурлар да үзләре генә калды. Актаныш халкы, күрәсең, кышын өйдә утыруны мәгькулрәк күрә. Дөресе дә шулай. Элек-электән юл йөрергә күнекмәгән Актаныш халкы. Түбән Сөндә бер мәртәбә дә авылдан чыгып карамаган, хәтта пароход та күрмәгән әбиләр бар. Хәлбуки, авыл Сөн белән Агыйдел тамагына урнашкан Жәй чорында тан алдыннан халыкны пароход тавышы уята Ә поезд9 Анысы бөтенләй жәһәннәм астында. 70 чакрым, куна- төнә барырга кирәк. Камбарка дигән станна. Удмурт ягы. ят. кире як. Анда йөрүче дә юк. Актаныш төбәген чит дөнья белән су юлы гына тоташтырып тора. Су юлынын исә гомере кыска Район үзәгенә аэроплан оча башлауга да ике генә ел әле Ана шулай ук ышаныч аз. Бигрәк тә кышын Чалт аяз көннәрдә дә тотрыклыклар чыгып кына тора, чөнки аэродромный исеме генә бар Узган ел Мансур кунакка килгән әнисен Казан аша озаткан иде Мал-туарларым, кошкортларым, дип бик ашыккан иле әнисе Кеше фаразлый. Аллаһы тәгалә гамәлли дигәндәй, әнисе Казан аэропортында бер атна утырган. Шуна күрә актанышлылар юл йөрергә һәвәс түгел. Цивилизация мәгънәсендә юл монда гомумән юк Сукмак бар, юл юк. Сөн аркылы чыксан. келтертәп торган юл Күтәртелгән. таш жәелгән. Фермаларына кадәр барып житә. Ләкин бу Башкортостан. Азык-төлек, чәй-шикәр өчен дә халык Башкортка чыга. Мансурларны каршы алырга килгән ат та ун чакырым араны ике сәгать ярым кайтты Юлга шактый көрт салган иде Әнисе ике толып хәстәрләп җибәргән Аның толыбы да музей хәзинәсе хәзер, калса шул Актаныш якларында гына калгандыр инде. Мансур толып кимәде. Каршы алырга килгән абзый белән ат артыннан жәяүләп кайттылар Аның каравы монда табигать дөнья яралгандагыча сакланган. Бөгелмә яклары белән чагыштырганда жир белән күк аермасы Анда адым саен скважина, адым саен электр баганасы. Көне-төне газ факеллары яна Бу тирә-як мохитны пычратып кына калмый, миллиардларны кара сөремгә әйләндерә. Шул ук вакытта янәшәдәге авыллар газсыз интегә Чөнки барысы да Мәскәү кулында Мәскәүнен кулы исә үз ягына гына кәкре һавасы саф, чиста, пакь. Кар сөттәй ак. Кылтык егетләрнең хром итеге кебек, баскан саен шыгырдап тора. Ләйсән арыган иде инде, толып эчендә эреп йоклап та китте Кайткач та уянмады. Шуна күрә үзләре дә озын-озак юанмадылар. юрган астына керделәр Мансурның күңеленә балачакны хәтерләтүче ниндидер саф. аһәнле. моңлы тавыш инде. Сихри, жылы. йомшак, ләззәтле тавыш. Ул аныЯ жанын. тәнен, рухын берьюлы биләп аллы. Бишектә тибрәлгәндәй тибрәлде Өнме бу. төшме, йоклыймы ул. уяумы9 Өн булса да. төш булса да, ул бу халәтенең озак, бик озак дәвам итүен генә тели Нинди риясыз рәхәтлек! Югыйсә, лөньянын яме. яктылыгы тоныклана башлаган иде ич. Шулай да нинди илаһи тавыш соң бу? Ирексездән Мансурның күзләре ачылды Башта ул үзенен кайдалыгын анышмый торды Мич янында кайнашучы бик кадерле затның таныш чалымнарын абайлап алгач кына, һәммәсенә төшенде. "Әнкәй, әнкәем*'.- дип пышылдады аның иреннәре Инде чынлап торып уянды, карашы белән өй эчен айкап чыкты Әнә. түшәмдә балачактан таныш рәсем Дөресрәге, түшәм тактасында уелып калган ботак эзе Үзен беләбелгәннән бирле йокыдан уянуга күзләре шул сурәткә текәлә иде. Бер караганда, мылтык аскан, кылыч тоткан атлы гаскәригә ошый, икенче вакытта дию пәриен аяк астына салып таптаган Камыр батырны хәтерләтә Үсә төшкәч, борынына ис керә башла!ач. ул чишмә ярында озын толымнарын тарап утыручы гүзәл туташка әверелде. Әкияти сурәт булып чыкты бу ботак эзе. хыялда нинди уй йөрсә, шул рәвешне ала Инде әнә хәзер кызы Ләйсәнгә ошаган, ‘ чанасын өстерәп чыгып бара өеннән”. Күзләре түшәмдә булса, колак төбендә әлеге сихри тавыш яңгырап тора. Самовар ич бу! И. җанаш! Әле дә элеккечә ыспай, чиста, матур икәнсең. Элеккечә үк иртәләрен өй эчен моңлы җырын белән тутырасын икән. Рәхмәт сиңа! Мәдинә улының уянуын сизеп алган иде инде. Янына килеп утырды, юрганын рәтләде, сөеп чәчләреннән сыйпады. Мансурның балачактагы шикелле әнисенең куенына кереп елышасы килде. Их, татлы да була иде соң әни куенындагы йокы! Мансур әнисенең кулларыннан алды. Бу кулларнын һәр уемы, һәр сызыгы, һәр төере таныш аңа. һәр ике учын да аркылыга өч сызык кисеп уза. Уртадагысын гомер сызыгы, дия иде әбисе. Буйдан-буига чыга икән, димәк, озак яшисен. Әнисенең дә гомер сызыгы буидан- буйга чыга. Аллаһы боерса, гомере озын булыр. Табигый сурәтләрдән тыш, көндәлек авыр физик хезмәт тә анын кулларына үз билгеләрен салган. Менә бу баш бармак белән имән бармак арасындагы жөй арыш урганда урак кискән эз. Салкын тиюдән куркып, элек яшь бозауны өйдә имезәләр иде. Берсендә сыер көйсезләнеп, мөгезе белән әнисенең беләген ярды. Ул эз дә исән-сау. Кытыршы, жөйле, эзле булсалар да, бу куллар Париж Чибәркәйләренең сөяркәләр генә назлый торган нәфис кулларыннан бик күпкә шәфкатьлерәк, мәрхәмәтлерәк. Элек-электән татар хатын-кызларының кулы дөньяны тоткан. Жә. ходай, нинди газиз бу куллар! Бала җиһанга килүен белдереп, әнисенен мәрхәмәтле кулларында беренче авазын сала. Әнисе аны куллары белән күкрәгенә кысып, шифалы сөтен имезә. Шушы ышанычлы кулларга таянып бу кечкенә кеше тәүге адымын атлый. Үсеп, канат какканда да, әнисе яулык очы белән яшен сөртә-сөртә аны кул болгап озатып кала. Ин кадерле әнкәемнең Эшчән, җитез куллары. Җир йөзендә аннан матур. Аннан йомшак кул бармы0 Шагыйрьнен бу риторик соравына һич икеләнмичә: "Юк!",—дип кенә жавап бирергә мөмкин. Ана белән бала озак кына бер-берсенә карашып утырдылар. Мәдинәнең күзләреннән ике бөртек яшь сытылып чыкты Улы мона хафаланмады. Чөнки белә, бу-шатлыктан. очрашу шатлыгыннан Шуна күрә ул аларга кагылмады. Шатлыкны җуярга ярыймы соң? Әнисе стенага эленгән фоторәсемгә ишарә итте. Бу—Мансурнын әтисе Әмирҗан. Тоныкланып беткән инде. Суслонгер дигән каһәрле урында төшерелгән сурәт. Фронтка җибәрер алдыннан Идел буе республикаларыннан, өлкәләреннән алынган солдатларны ин элек шунда интектергәннәр. Ачлык, чир-сырхау, бет-борча—шулар өстенә командирларның тупаслыгы, дорфалыгы. Әле дә бу сурәт бар. Чөнки Башкортостан якларында берничә ел мөгаллимлек иткәннән соң Түбән Сөнгә күченеп кайтканда әйберләрен елга бөтереп алган. Китаплары, язу-сызулары да аккан Бу фото әтисенен бердәнбер ядкаре. Мансурны әтисенә ошаган диләр. Озынчарак йөз, тар маңгай, иргә сирәгәйгән чәч, тәкәббер ияк. Бик чибәр дип әйтеп булмый, билгеле Анын урынына буй-сын, гәүдә ясап куйган кебек. Төз, мәһабәт, горур. Дәү әтисе тирәякта уңганлыгы белән дан тоткан. Аның турында хәзер дә Һиммәте тау тишәр иде”,-дип сөйлиләр. Тик совет властена андый алтын куллы тырыш кешеләр кирәкмәгән. Иорт-җирләрен. мал-туарларын талап алып, үзләрен сөргенгә сөргәннәр. Әкрәм карт бу хәлләрне алдан сизенгән, күрәсең, улларын Башкорттагы ерак туганнарына озаткан Күрекленен башы барыбер бүрекле инде, балалар анда да җаен тапканнар Әмиржан педтехникум бетергән, Әбелхан урманчы белгечлеге алган Калганнары да ким-хур түгел, барысы да белем эстәгән. Совет власте Әкрам картнын нәсел-нәсәбәсен ничек кенә мәсхәрә итмәсен, ир туганнар барысы да шул власть өчен башын салган Мансур хәзер әтисе белән бер яшьтә. Кулак малае укытучы Әмиржан 28 яшендә һәлак булган. Күмелгән урынын гына белүче юк ~Улым, торсагыд да ярый инде, самаурым җырлый, әнә. хәдер бер-ике таба төплекәй пешереп алам,-диде әнисе Җәмилә дә уянган икән. -һай, серләштегез дә сон, колакларым чынлый башлады.-дип катде -Каенананың сүле бер инде анын, Җәмиләкәем. киленнең яманатын сату,- диде Мәдинә. -Арт алмасына кояш төшкәнче йокы бүскән киленне сөйләми сон,-дип шаяртты Мансур -Җәмиләкәем, булмаса, бар. юынып ал. уманник кәбәрткәдә. суы да җылы. -Дәү әни. нәрсә ул кәбәрткә?—дип учлары белән күзләрен уа-уа Ләйсән дә торып утырды -И, бәбкәччәем. уяндынмы, үсепләр беткәнсең бит инде, и-и, күр инде, клубка чыгарлык дур кыд булгансың бит,-дип сөйләнә-сөйләнә Мәдинә оныгын күкрәгенә кысты.-Нәмәләр белән генә сыйлаем икән тәтәй кыдымны -Дәү әни. авызындагы ипиеңне йот башта, аннан сөйләшерсең.- дип шаккаттырды Ләйсән әбисен.-Кыд түгел, кыз, кыз! Белдеңме? -И, бәбкәччәем, беднен телебед шулай өтек инде, нишләем сон? Кыдыл бодау дип ирештерә бедне Кадан кешеләре. -Үзеңне бел, сорау букчасы,-диде Мансур,-әле кайчан гына гагылдый идең, оныттыңмы әллә? ' Ләйсән әтисенен сүзенә игътибар итмәде, үзенекен такылдады -Дәү әнием, мин сине сөйләшергә өйрәтермен, җәме? -Ярар, бәбкәччәем. ярар, үрәтерссн. —Дәү әни, мин чыршы бәйрәмендә күбәләк булып киендем, шигырьләр сөйләдем. Сина да сөйләп күрсәтимме? —Сүлә, бәбкәччәем, сүлә. Кырга ак кардан Юрган ябылган. Кыш язга чаклы Йокыга талган. Ашагач-эчкәч, Мансур белән Җәмилә, авылны урап кайтыйк әле дип, урамга чыгып киттеләр. -Дәү әни, урлашып кына сандыгынны актарабыз хәзер, жәме?- диде Ләйсән. -Эшләрне бетерәек әле, кыдым, чормадан балан бүкәне алып төшеп эретергә куяеык Балан бәлешен әтән бик ярата. Ипи дә идәсе бар. май ядасы Өйалдыннан чормага баскыч куелган. Ләкин бауга тотынып менәсе Зурлар өчен кыенлыгы юк та, баланың тәгәрәп гөшүе бар Мәдинә ничегрәк итәргә сон дип. баш ватып торган арада Ләйсән инде маймыл шикелле өскә үрмәли иде Егыла күрмә".-дип Мәдинә дә анын артыннан ашыкты. Бергәләшеп алар башта чолан өстенә, аннан чормага менеп җиттеләр Ләйсән берара кая барып бәрелергә белмичә як-якка каранып торды Бу анын өчен бөгештәй яна дөнья иде. иске-москы, узган заман патшалыгы Татар өенең чормасы, дөрестән дә. үзе бер музей ул Авыл халкы яраксызга калган әйберләрен дә чүплеккә чыгарып ташларга ашыкмый Кирәге тияр әле дип, жыеп бара. Ул әйберләрнең урыны-чорма. Нәрсәгә генә тап булмыйсын анда? Ярык казан, иләккә әйләнгән күмер чүлмәге, сапсыз кисәү агачы, каптыргычы сынган табагач, черек туку станы, көя кисеп бетергән толып, тишек чабата—тагын әллә нәрсәләр... Боларның берсе дә Ләйсән күргән-белгән әйберләр түгел. Шуңа күрә кызыксынып күзәтә. Беренче булып анын игътибарын бер түгәрәк түмәр жәлеп итте. -Ярма ташы ул, кыдым,-дип таныштырды дәү әнисе -Нәрсә соң ул ярма ташы? -Ярма ярып ботка пешерә иек,-диде Мәдинә. -Дәү әнием, минем дә ботка ашыйсым килә. -Пешерербед, бәбкәччәем, ярмага кытлык юк, аллага шөкер. -Миңа ярма ташынын боткасы кирәк. -Әтәңә әйтерсең, минем кулымнан килә торган нәмә түгел ул хәдер. Ләйсән әтисен көтәргә булды. Чөнки монда әле башка әйберләр дә күзне кыздырып тора. Әйтик, менә бу маэмайныкы кебек тумпак борынлы сырлы нәмәстә. —Туданга батасың, кагылма ул бәләккә,—дип кисәтте Мәдинә. —Дәү әни, кара, мин аны күтәрә дә алам әле. Оһ-һо-һо! -Күтәрмәскә теге, үтүкне дә күтәрмәгәч. Ләйсән гажәпләнеп әбисенә карап алды. -һи, дәү әни, шундый үтүк була мени? -Монда анын күмер салып кылдыра торганы да бар әле. Менә. Капкачын ачып эченә утлы күмер тутырасын да, үтүкләйсең. И-и. бар ие интеккән чаклар. Сугыш кына чыга күрмәсен. Дөнья күдгә күренеп рәтләнә. Әнә бит ярапланга утырып, сәгать эчендә кайтып та життегед. -Бусысы комган,-диде Ләйсән,—мин беләм. Өйдә янасы да бар, әйеме, дәү әни? —Мөселман өендә комгансыд ярамай. кыным, жәен кайткач, бисмилла догасын үрәткән ием, онытмадыңмы соң әле? —Дога? Нинди дога? -Әгүде биллаһим минәшайтан ирражим... —Ә-ә, беләм, беләм. Әнием дә белә. Без әппәр дә итәбез әле. Әтием көлә. —һы, кара син аны, мулла нәселеннән икәнен оныткан икән, шилма малай. Бабаң Әмиржан да бик гыйлем кеше ие. Искечәне дә, яначаны да су күек кенә эчә ие. Әткәсе, минем кайнатам Әкрам картнын туганы Әхмәтжан абдый сәүит вакытында да хәдрәт булып торды әле. Халык бик ярата ие. Себергә сөреп кенә башын ашадылар. Бу турыда жәелеп сүләргә ярамай хәдергесе вакытта, бәбкәччәем, сүд уңаеннан гына әйтүем, нәсел-нәсәбеңне белеп үс диюем. Әтәңә авылда укыганда гелән “кулак калдыгы”, дип каныктылар. Бирешмәде, укуы белән алдырды, рәхмәт төш кере. Бригадир булып эшләгәндә үдемнең дә теңкәгә тиделәр. Бер көнчеле наруш крандас башына бөрмәкәй белән борчак яшергән дә, сәүит персидәтеленә чаккан. Басу капкасы төбендә саклап торып тентеделәр. Шундук милитсягә алып төшеп киттеләр. Төрмәдә ике төн кундырдылар, исәркәем. И, шундагы өдгәләнүләрем!? Үдемнән бигрәк балаларым өчен кайгырдым, бер кичтә чәчләремә чал керде. Нахакка бит. Ярай әле, теге денседнең крандас тирәсенә чуалуын хатыннар күреп торган. Шулар коткарды, жаныкайларым. Райунга явит белән төштеләр... -Дәү әни, мин анламыйм, син нәмәкәй сөйлисен9 -Инде син дә беднеңчә сүләшә башладыңмы әллә? Әтәң-инән ачуланыр, “нәмәкәй” монда гына ярай ул. —“Нәмәкәй” матур, дәү әни, мин яратам. -Ул сүлләрне мин. кыдым, үд-үдемә генә сүләем. Кайчак искә төшеп, йөрәкләрем сыкрап китә. Хөкүмәт хәдер генә йомшарды ул. И, каты чаклары бар ие, дер селкетеп тота ие. Мәдинә аркылы әртәгә эленгән балан бүкәнен үрелеп кулына аллы Икеөч бөртек балан түшәм балчыгына тәгәрәде Ләйсән аларны учына салды. Ни өчендер колагына китереп тынлап та карады, телен тигезде Ул көткәнчә булмады ахырысы: “Тәмсез”,—дип йөзен чытты -Бәлеш эчендә тәмләнә ул, бәбкәччәем. Ләйсәнне өйдә дә ачышлар көтә иде. Багып баксан. ипи башта пластилин шикелле була икән ич! Аны да кул белән әвәлиләр, йомшарталар икән. Ләйсәннен чын пластилины күп Ул алардан курчаклар, маэмайлар, мәчеләр ясый. Юлпычы юк менә Дәү әнисенеке бар Көймә кебек ул Кечерәк кенә. Онны шуна сала. Аннан сон иләккә коя, шап-шоп китереп суккалый. Кызык! Камырлар песи балалары кебек ояларына кереп яттылар. Дәү әнисе янып торган кузларны мич авызына тартып өйде дә: “Кыдым, берәр таба гына көләчә пешереп алаем әле үденә",-диде Табада май чыжылдый башлады. Дәү әнисе түгәрәк камырларны шунда тондырды Күп тә үтми, шар сыман кабарынып бәләкәй ипиләр мендәр өстенә ятты Әкияттәге күмәч шикелле, хәзер тәгәрәп китәрләр төсле Әмма Ләйсәнне ошаттылар булса кирәк, тәгәрәмәделәр Ул аларны майга мана-мана ашады Бик тәмле була икән кайнар көләчә. Аларнын олы авыхпы миче юк шул Әнисе дә пешерер иде. Газ мичендә гөбәдия, өчпочмак, бәлеш кенә пешә. -Әтәннәр кайтып җиткәнче майны да ядып куяеык әле,-диде Мәдинә мичне томалап, ипиләрне урнаштыргач -Бәләкәй чакта әтән әйрән ярата ие. -Минем әнием дә ярата, мин дә яратам,-диде кыз авызларын бүлтәйтеп.—Әтәң дә, әтәң, без кая’’ Мәдинәнең кулындагы табасы чак идәнгә төшеп ярылмады Ул оныгын кочагына алып, чуп та чуп үпте -Бәбкәччәем минем, аралап әйтүем түгел бер дә. Надан инде мин шулай, башсыд. Әнкәңне дә бик яратам, үд кыдларым күек, сине яратуымның иге дә чиге дә юк, гомеркәйләрең генә одын булсын Каян шулай барысын да белеп бетерәсеңдер? Мәдинә май язганда Ләйсән атлы казак шикелле аның янында басып торды. Үзе дә язып карады Тик “май таягы" авыр икән, шундук кулбашы талды Дәү әнисе, әнә. бер кулы белән дә ничек гөбердәтә Май төште Мәдинә гөбене зур мискә бушатты. Әйрән өстенә сап- сары май кисәкләре калкып чыкты Ул аларны ике кулы белән чып та чоп китереп әвәләде. -Йомарлам,-диде Ләйсән урамда әтисе белән булган әңгәмәне хәтеренә төшереп.-әтием мине "йомарлам" ди Мин ничек "йомарлам" булыйм ди инде? Май ул “йомарлам", әйеме, дәү әни? -Ни ылтара, ни пылтара, иләс-миләс чумара икән әтәң, кыдым, ә? -Нәмәкәй дисең, дәү әни. мин аңламыйм. -Менә монысын аңлыйсыңмы? Саескан сарымай китерде. Тургай тунмай китерде Чыпчык килеп өләште, Ләйсән кыдым көнләште -Дәү әни. син нәмә, мин көнләшмим Мин чыпчыкларны яратам Әйдә, үзләрен май белән сыйлыйк -Күдләре сукыраер. -Мин ашыйм, минеке сукыраймый бит Әнә. кара' Нитә аларныкы сукырая? -Сиңа, бәбкәччәем, җавап табып бетерә торган түгел Булмаса, малтуарларны караштырып керәек әле. Әтәннәр дә батты Кайтса, чебен күек ябышалар шуна. Ләйсән дәү әнисе белән ишек алдына чыкты Ул бик бәхетле иде. Мансур белән Ләйсән шау-гөр килеп чангы шуарга чыгып киттеләр. Тавышлары әле бик озак ишетелеп торды. Жәмилә аларны тәрәзәдән карап калды. Мәдинә, гадәтенчә, учак тирәсендә чуала. Тырышып- тырышып казан төбе кыра. Катык оетырга дип сөт кайнаткан иде Озаграк торган, көебрәк киткән Бәләкәй чакта балалары касмакка чират торыр иде. Бу кортлысы борылып та карамый. Дөньялар үзгәрде шул, элек печән өстендә ин алдынгы чабучыга гына эләгә иде ул казан төбе кыру. Жәмилә әле һаман тәрәзәгә капланган. Мәдинә үзенә сиздерми генә киленен күзәтеп торды. Иркәрәк анысы, тик бик ипле, ихтирамлы. Олыны олы, кечене кече итә белә. Мин укытучы дип кылтаймай. Авылныкылар әнә, әллә кем булып йөриләр, хан кыллары диярсен. Үде- беднен мәктәпкә кайтып эшләсәләр дә бик әйбәт булыр ие дә бит. тынламайлар. Кала тирәсеннән китәселәре килмәйдер инде. Жәмиләнен күзләре әле дә тәрәзәдә. -Кыдым. нигә алай боектын, үпкәләшмәгәнседдер бит?-дип сорарга мәжбүр булды Мәдинә. -Юк, әнкәй, нинди үпкәләшү ди ул, кайтканыбызга сөенеп бетә алмыйм. Ләйсәнебез күбәләк шикелле очып кына йөри. Мансур өчен генә борчылам Мәдинә кулларын алъяпкыч итәгенә сөртә-сөртә килене янына килеп басканын сизми дә калды. -Мансурга ни булды, кыдым, бер-бер чире бармы әллә? -Начар йоклый ул, әнкәй, төне буе саташып чыга. Мәдинә моржа янындагы урындык читенә килеп чүмәште. -И-и, аман бетмәгән икән, ходаем. - диде авыр сулыш алып, - бәләкәйдән куркак булды инде. Уттан коты алына ие, бәбкәччәем. Шулай бервакыт уракчылар янына аппарганыем Аны аш пешерүче янында калдырып, үдем басуга кереп киттем. Урап килсәм, исәркәем, арба астына кереп поскан да йоммай түгеп утыра. “Нәмә булды?”—димен. “Ут. ут чыга”,-диеп пешекче яккан учакка төртеп күрсәтә. Уттан әле дә куркамы диеп, сорармын дигән ием әле. -Мина, төнлә убыр утларын күзәтергә ярата идем, дип мактанган була. —Белмәем, Жәмилә, анысы үскәчрәк булгандыр. Саташуы да Актанышта укыганда калды. Көн дә ун чакырымны йөреп укыды бит. Кар димәй, янгыр димәй. чыгып китә Бер көн дә укуын калдырмады. Берсендә буран чыгып. Шырлык күперендә адашкан, бәбкәччәем. Шуннан сон бик одак саташты. Беткәндер дигән ием инде мин аны, бетмәгән икән. -Нинди урын соң ул Шырлык күпере дигәнегез? -Бик хикмәтле урын ул, Жәмиләкәем Өч-дүрт елга бер чорсызланып ала. Ул гел язгы ташу гайрәтле булган елга туры килә. Иван атлы явыз патша Кадан ханлыгын пран-даран китергән чакта бер иш керәстиәннәр качып киткәннәр дә, Сөн буена килеп төпләнгәннәр. Ул чагында бу урыннарда кара урман шаулап утырган. Урманны кисеп йорт-жир тергедгәннәр, бушаган урынны чистартып чәчүлек жире көйләгәннәр Елгаларга күпер салганнар. Шырлык елгасына да салып куйганнар андый күперне. Авылда гаиләсе белән Корбангали атлы бик саран бер бәндә яшәгән. Гөлшәһидә исемле бик сылу кыдлары булган ди боларның. Гөлшәһидә яраткан егетенә вәгъдә биргән, сиңа чыгармын, диеп. Этәсе кыдын тыңламаган, саранлыгына көч килеп, тоткан да күрше авыл кешесенә никахлаган. Кыдны авылдан алып киткәннәр. Шырлык күперенә җиткәч. теләк теләгән Гөлшәһидә, шушында жир йотсын ие диеп. Аллаһы ишеткән аның теләген Шунда туйны жир йоткан. Шуларнын җаннары өрәккә әйләнеп кешеләргә дыян сала башлаган: адаштыратар. чирләтәләр Минем сугышта үлгән Миңнәхмәт агаем да очраткан аларны. сүләй ие. Районнан йон теттереп кайтып килә икән. Соңлаган Күпер янында өч кеше басып тора дие. “Сед кем. кая барасыд9 - диеп сораган агаем Тегеләр дәшмәгәннәр. Курыккан Миңнәхмәт агаем, шәп-шәп атлап үтеп киткән. Барабара бу. ә күпер өстендә тагын шул өч кеше басып тора дие Удып киткән ием бит инде бу күперне, диеп уйлай икән Шулай өч-дүрт тапкыр кабатлангач кына хәлне төшенеп алган. Кемнәндер, курыкмаска кирәк, сүгенергә кирәк, дигәнен ишеткәне булган. "Курык- маем. курыкмаем. өермә жиле өреп кит. маржа күтенә кереп кит”.-диеп такмакларга тотынган. Юк. файдасы тимәгән, тегеләр китмәй дие Аятелкөрси догасын укыгач кына күддән югалганнар. -Хәзер дә очрыймы соң ул өрәкләр, әнкәй9 -Сирәк булса да күренгәли диләр Шау-шуны яратмай ди алар Хәдер көне-төне машина чаба бит. юл буш тормай -Мансурны әйтәм. бик курыккандыр, жанашым -Курыкмаенча. төн уртасында бит ул. -Куркуны кире кайтарып була икән дип ишеткәнем бар иде. әнкәй, дөресме икән? -Миңнәхмәт агаемны әйттем бит инде Ул да саташа башлаган ие Тегеләргә өшкертеп бик күп ридык илтте, ачу сакламасыннар диеп Аны өрәкләр котырынган вакытта, жиде төн уртасында илтергә дие Мансурныкын әйтәм. әлегә кадәр үч тоталар икән, мәлгуньнар Бәхилләтмәй ярамас. Жәмиләкәем. Яп-яшь килеш сырхауланып Йөрергә тагы .. -Икәүләп барсак кына инде -Юк. кыдым. өрәкләрнең ачуы төшкән кеше үде барып бәхилләтергә дие. Мансур башта бот чабып көлде “Атом, электроника заманында, кеше галәм киңлекләренә сәяхәт кылган фән-техника революциясе чорында нинди ырым-шырым ди ул. юк белән башымны әйләндермәгез, ишетә-нитә калсалар, мина көн бетәчәк".-дип теше-тырнагы белән каршы торды. -Табиблардан файда тимәде бит.-дип үгетләвен дәвам итте Җәмилә. —Димәк, чир юк. Булмаган чирне ничек тапсыннар сон алар'* -Йокламау чир булмыйча нәрсә соң ул? Моржа янындагы урындыгында ир белән хатыннын сүзенә кушылмаган атлы булып бәйләм бәйләп утырган Мәдинә, алдан сөйләшсп- килешеп куелганча, бәйләмен кучкарга куйды да. улы янына килеп утырды. - Мансур, улым, монын бер гаебе дә юк Бодык. сихер ише чирләрне брачлар белмәй ул. Синен чирен жан чире, брачлар әгъзаны гына дәвадай. Карышма, барып кайт, эт тә белмәс. Ризалаштырдылар тәки. Моннан дистә ел булган вакыйгалар кино кадрларыдай янә Мансурнын күңеленнән узды Дөя күзе шикелле чәтрәннәп торган төн иде Ай күзләрне чагылдырырлык якты иде. Ишелеп-ишелеп йолдыхтар атыла Дымык Салам селкетерлек тә жил исми Әйтерсең лә. Җир шары әйләнүеннән туктаган Үтә жете төсләргә манчылган бу төн гадәти дә. гадәти дә түгел. Агачлардан, читәнкоймалардан төшкән күләгәләр тирә якка шом тарата Ул күләгәләр эчендә ниндидер куркыныч зат кү зәтеп тора сыман Мансур төнлә юл йөрергә күнеккән иле инде Кара бураннарда да кире борылып кайтканын хәтерләми Ә бүген йөрәге пошына Чөнки 5. *к У • м ю каада, ни өчен барганын белеп бара. Очрармы ул өрәкләр, юкмы, барыбер шикләндерә. Бу шикләрен басу өчен Мансур айга багып, шигырь сөйли башлады Ай—ялгызның сердәше. Уйчыларның уйдашы. Гыйшыкларның моңдашы. Юлчыларның юлдашы. Ул колхозның алма бакчасына килеп җитте. Анда каравыл йорты бар. Гадәттә, элек юлаучылар шунда җыела иде. Болар башлыча урта мәктәп укучылары, РТСка ремонт мәшәкатьләре белән йөрүче тракторчылар, йомышчылар була иде. Укучылар дигәч тә, Түбән Сөннән алар икәү генә иде. Шәйхулла белән ул-Мансур. Шәйхулла чирләшкә малай. Ике көннен берендә генә бара. Анда да юньле-потлы укымый. Башкорт ягыннан чыгып укучылар фатирда тора. Атнага бер генә кайтып киләләр. Күпчелек ялгызы гына йөри иде Мансур. Юлдашлары ай, йолдызлар. Ул күк җисемнәре белән дуслашып бетте. Алар аны атнага алты мәртәбә Актанышка кадәр озатып куялар. Кар-буранда да ул аларнын кайдалыгын сизеп тора иде. Инде ай-йолдызларга карап, һава торышының ничек буласын да чамалый башлаган иде. Әйтик, яңа ай урагының очлары нәзек күренсә, салкынны көт. Ай кырын туса-буранга. Җидегән йолдыз карасу төскә керә икән, көн бозылачак. Йолдызлар “куерса”, җылырак киен, суык бабай чабуын ычкындырыр. Йолдызлар арасыннан иң яратканы—Тимерказык, Җидегән йолдыз, Иләк йолдыз. Тимерказыкның Җидегәнгә караган башында үзгәрәк төстә ике йолдыз бар. Берсе Акбүзат, икенчесе—Күкбүзат. Матур йолдызлар. Исемнәре дә күркәм. Тимерказыкка карап, диңгездәгечә җиһанның якларын билгеләргә була. Чөнки ул һаман Котып өстендә асылынып тора. Урынын үзгәртми. Шуңа күрә аны күкнең аркасы дип тә йөртәләр. Ә теге көнне барысы да элеккечә иде. Күк гөмбәзен күзәтә-күзәтә менә ул Шырлык күперенә дә килеп җитте. Күпер—ярты юл. Аннан сон чакрымнар кимүгә бара. Үр менгәч, PTC утлары да күренә башлый. Күпер янында искәртмәстән ниндидер өермә күтәрелде. Мансур янягына карангаларга да өлгермәде, чиный-чиный ана бер эт килеп сарылды. Ныклабрак караса-Актырнак! -Акгырнак, Актырнак,—дип Мансур этенең башыннан сыйпамакчы итте. Әмма эт читкә ыргылды. Шунда гына аңа ис керде. Актырнакны соң узган кыш бүреләр ботарлап ташлады ич! Ләкин ул уйларын уйлап бетерә алмады, кемнеңдер үзенә текәлеп карап торуын сизде. Ике-өч кенә адымда бер кеше басып тора иде. Кулын изәп сүзсез генә үзе янына чакыра. Ә Мансур кузгала алмый, аяклары-боз. Тагын эт тавышы ишетелде. Ул үзен-үзе белешмичә этен чакырырга кереште. -Актырнак, Актырнак! Аның каршында янә теге сүзсез адәм калыкты, һаман кулын изи. Мансур атлап китте. Теге кеше атлый, ул атлый. Шунда ул сорасы итте: —Кем син, кая алып барасың мине? Ләм-мим. Кылт итеп Мансурның хәтеренә әбисенең сүзләре килеп төште. Җен-пәриләргә юлыксаң, Аятелкөрсине укып, тирә-ягыңа түгәрәк сызык сыз дия иде. Аңа шул дога ярдәмгә килде. Түгәрәк сызык сызып, үзе шуның эчендә калды. Күз ачып йомганчы буран басылды, күктә йолдызлар кабынды, ай елмайды. Шушы хәлләрдән сон ул төннәрен саташа башлады. Әмма табибларга мөрәҗәгать итмәде Уналты-унжиде яшьлек егет зарланып йөри димени9 Җитмәсә, күңелендә гыйшык угы кабынган чак иде. Авылга Алабуга институтын тәмамлаган Галия исемле кыз укытучы булып килгән иде Бетен егетләр гашыйк иде ана. Мансур да гашыйклар арасында Тик кыз берәүне дә якын җибәрмәде, һавалы иде Укытучы ич! Ләкин ана карап. Мансурнын хисләре сүнмәде Яшерен яратуның да уз ләззәте, үз сихере бар Хыял канатларында мәхәббәт дингезенен нәкъ уртасында кайныйсын Жилкенәсен. анын исерткеч хәмереннән авыз итәсен Нинди эчкерсезлек, нинди беркатлылык!? Хәер, тиле булмаса. яшьлек яшьлек була димени9 Егет халкы хислерәк була шул. Мәхәббәт фәрештәсе ин элек егетләрнең җилкәсенә куна Шуңа күрә тилелек тә алардан ерак йөрми Чөнки ходай ир-атны мәхәббәт колы итеп яраткан. Нәзберек, нәфис, асыл аты алган кыз затларыбыз мәхәббәттә ир-егетләребезгә караганда күпкә гамәлиерәк Алар танышканда ук дөньяви максат куеп, киләчәкне күздә тотып таныша. Мәхәббәт горурлыкны кабул итми диләр Әмма хатын-кыз һәрвакыт хисне горурлык белән алмаштырырга омтыла Мәхәббәт өчен, ярату өчен хатын-кыз үзен корбан итми Мәхәббәт өчен үз-үзенә кул салучылар да ирегетләр Галия дә үзеннән шактый өлкәнрәк кешегә чыкты. Сайлаганы инде тормышта да ныклы урынын тапкан, матди ягы да хәл ителгән Югары урында эшли. Мансур гыйшкы аркасында Такташ белән мавыгып китте Шагыйрьнең мәхәббәт лирикасын аркылы га-буй га буйлады Саташкан кеше шикелле юлда кычкырып шигырь сөйләп йөри иде Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә. Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта. Тиле яшьлек ярты гомерен бирә Анын хисләрендә янарга Күпергә инде ерак калмады. Мансур уйларыннан бүленеп, як- ягына караңгалап алды. Тын Бернинди ят тавыш ишетелми һәммәсе үз урынында. Йолдызлар да. ай да Хәтта күпере дә шул ук. Тик барыбер шикләндерә Менә хәзер чиный-чиный Актырнак килеп чыгар сыман Теге телсез адәм дә шунда гына сагалап тора кебек Шул чактагы шикелле көтелмәгәндә башы әйләнеп китте Мансурнын. Йөзенә салкынча жил китереп бәрде, мизгел эчендә тирә-як томан белән капланды Килделәр! Мансур бөтен ихтыяр көчен учына җыйды Ана ничек тә үзен кулында тотарга, курку хисен басарга кирәк Чөнки ул бу очрашуга үзе теләп, үз иреге белән килде, ирек бирүләрен үтенергә килде Берара телсез адәмнен шәүләсе күренеп киткәндәй тоелды Актырнакнын чинавы да ишетелде кебек Мансур Аятелкөрси догасын укып, алып килгән ризыкларын кар өстенә куйды да билен турайтты Җиңел, рәхәт булып китте Ул Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәте белән тәненә сихәт килгән Әйүп пәйгамбәр хәлендә иде Гүя анадан яңадан туды Өрәге аны таныды! Килде! Тик бу юлы ул хушлашу өчен, аны тынычлыкта калдыру өчен килде! Икенче көнне Мансур авыл клубында концерт бирде Анын бик күптәннән бодай рухланып, бирелеп, ләззәтләнеп уйнаганы да. җырлаганы да юк иде Тамаша кылып утырган һәр авылдашына җыр багышлады Җәмилә дә. әнисе дә куанышып-шатланышып тыңладылар Кызы Ләйсән сәхнәгә йөгереп менеп әтисен кочаклап ук алды Гаиләгә бәхет кайтты 1970 елнын язы дәррәү килде Ике-өч көн эчендә ерганаклар, уйсулыклар, үзәннәр кар суы белән тулды. Тау битләре йөзен ачты Зәй ярларыннан чыкты, боз калыкты Тик кузгалырга гына өлгермәде, кинәт салкыннар китереп бәрде. Аръяк болынына жәелгән су дингезе боз элпәсе белән капланды. Мәктәп ярыннан караганда бөтен җир есте пыяла жәелгән кебек күренә. Укучыларны язгы каникулга, гадәттә, ташуга карап чыгаралар. Чөнки мәктәпкә якын-тирәдәге авыллардан да килеп укыйлар. Алдавыч яз бу яктан да исәп-хисапны бозды: каникул башлануга, юл төште. Мансур белән директор шушы манзараны күзәтеп, яр буенда басып торалар. Зыятдиновнын чытык йөзе борчулы күренә. Мансур аны кызганып куйды. -Бәлкем, каникулны өзеп торыргадыр, Мирза Кәбирович,-диде ул анын хәленә керергә тырышып. Ә директорның башында бөтенләй башка уй икән. -Тагын кабатлагыз әле, Җәмилә Нурулловна нәрсәләр әйтте,- диде. -Муса Сәлахов өч турны да яхшы узды, беренче урынга чыгарга ике генә балл җитмәде,-диде. -Беренче урында кем икән? -Казандагы математика юнәлешендәге мәктәп укучысы ди. Директорның салкын күзләренә җылы йөгерде. Җәмилә Казанга математика буенча республика олимпиадасына районнан бер төркем укучыларны алып киткән иде. Муса да шулар арасында. Тернәкләнеп китте бит малай. Мансур аны күз уңыннан төшермәде. Әти-әнисе белән дә дуслашып беттеләр. Ара-тирә кунак булып, мунча да кереп кайткалыйлар. Муса гармунда алдыра алмады. Әмма математикадан талантлы иде. Җәмилә аны шәхси программа нигезендә укытты, һәм менә нәтижәсе. Муса авиация институтына керергә, конструктор булырга хыяллана иде. Үзен исемлеккә теркәп тә куйганнар. Унынчыны әле бетермәгән, инде студент! Мондый бәхет санаулы кешеләргә генә тәти. -Үзегезнең планнар үзгәрмәдеме соң? Зыятдинов Мансурга күз кырые белән генә карап алды. Менә нәрсә борчый икән директорны? Мансур аның кичерешләрен әле хәзер генә андап алды Борчуы һич тә каникулның уңайсыз вакытка туры килүендә түгел икән. Иң сәләтле укытучыларын югалтуына кайгыра икән. Кайгырырлык та шул. Исем-даны бөтен республикага таралган физкультура укытучысы Мөхәммәт Чанышевны Әлмәт спорт техникумына кодалыйлар. Ризалашты. Физика укытучысы Адлер Сафин аспирантурага хәзерләнә. Рус әдәбияты укытучысы Луиза Борһанова Бөгелмәсенә кайтырга жыена. Мансурларның язмышы да ачыкланып килә. Чаллының татар мәктәбендә директор урыны бушый икән. Бу вариант барып чыкмаган очракта да, эш табылачак, диделәр. РОНО мөдире Азат Харисов бик нык ышандыра. Ул да диссертация артыннан йөри, шул сукмакта дуслашып киткәннәр иде. Чаллыда автомобиль заводы кору турында шаулаша башладылар. ГЭС төзелеше дә шактый кузгатып җибәргән иде бу ком бураны эчендә утыручы аулак шәһәрчекне. Димәк, киләчәге зур. Мансур шулар турында уйлап алды. Ә директор жавап көтеп, тавыштынсыз гына басып тора бирде. Әйе, соңгы ике-өч ел эчендә мәктәпнең абруе шактый үскән иде шул. Шушы яшь коллективны тотып калуда директорга стратегик сиземләү җитмәде, урынын югалту ихтималы турындагы икеләнүләре өстен чыкты. Мал-туар, хуҗалык мәшәкатьләренә кереп баткан ялагай укытучылар белән бу дәрәҗәне саклап булмаячак, әлбәттә. -Китү хакында мин сезгә теге педсоветган сон ук әйткән идем ич инде, Мирза Кәбирович,—диде Мансур. -Ул чакта барыбыз да кирәгеннән артык хискә бирелгән идек димме? -Ялгышасыз, Мирза Кәбирович, ул мәсьәлә минем өчен бик принципиаль мәсьәлә. Сезнен карашны тотсак, татар мәктәбенә кабер казырга гына туры киләчәк. -Мин дәүләт кешесе, рәсми сәясәтне якларга бурычлымын. Тагын бер тапкыр кабатлыйм, сезгә дә үз карашларыгызны чәчеп йөрмәскә кинәш итәр идем, киләчәк планнарыгызга киртә булуы бар Әңгәмә шушы урында өзелде, директорны чакырып алдылар Үз халкыңны яраткан өчен, анын киләчәк язмышын кайгырткан өчен Себер китәргә дә мөмкин ич, әй. Зыятдиновнын шуна ишарә итүе. Утыз җиденче ел түгел анысы, Себергә үк олактырмаслар Әмма, директор әйтмешли, юлына киртә салачаклар. Төпченә башласалар, нәсел җепләрен дә селкеп ташлаячаклар, билгеле Бу кисәтү, һичшиксез, урынлы Мансур директор белән сөйләшкәндә үк су буенда соскыч белән балык тотучы кешене күзәтеп торган иде Озын кунычлы резин итек кигән, кунычлары бот төбенә җитеп тора. Соскычын тирәнгә кертеп батыра да, боз арасыннан сөзеп югары күгәрә Балыклары да күренгәли Балык дигәндә, Мансур үзе дә сәпәрәй кеше Кечкенәдән балыкка йөреп үсте Дөрес, Агыйдел - Сөн буйларындагы балык бөтенләй башка, затлы балык. Ләкин балык жене кагылган кешегә балыгыннан бигрәк мәзәге кыйммәтрәк ич аның. Малай вакытта Мансурлар Сөн кузгалганда үз ишләре белән яр читен айкыйлар иде. Балыкнын иләс-миләс чагы. Озын, карангы. ялыктыргыч кыш аларны да миңгерәүләтә Язга таба боз астында кислород азая Шуна күрә бөтенләй хәлсезләнәләр Һич түзәрлекләре калмагач, борыннарын бәке авызына төртәләр. Балык күпләп һәлак булмасын өчен, зур күлләрдә махсус озынча бәкеләр тишелә иде Балыкны саклыйлар иде. Хәзер генә ул ерткычларча кыралар Мансур балыкчы янына килде Мәктәпнең хужалык мөдире Муллый икән -Кон бозылды, балык төпкә ятгы.-диде ул,-юкны бушка әвәләү генә. —Сусаклагычта ничек икән? -Анда зур корал кирәк. -Рөхсәт тә итмиләрдер әле Мансур астыртын гына елмаеп алды Чонки Муллыйнын кем икәнлеген бик яхшы белә. Куркып-өркеп йөрүчеләрдән гүгел. Кышын рөхсәтсез-нисез пошый да аткалый диләр. —Иртәгә Казаннан Җәмилә кайтасы, бераз балык юнәтеп булмасмы дигән идем,-диде Мансур,-синен монда мәчелек кенә икән Җәмилә балык ярага Авылда сенлесе Клараның кияве Васил белән бергә туры килсәләр, зуррак балык башын чиратка салалар иде Муллыйнын йөнтәс кашлары җыерылды, бит тамырлары тартышып куйды. -Мәчелек кенә дип син мине бөтенләй бетереп ташладың бит әле. Мансур дус,-диде ул үпкәләвем белдереп.-юк. алай булмый ул -Дөресе шулай булгач, ни дим сон? -Алайса сөйләшү болай, кичкә яхшыларын фагирыгызга үзем кертеп чыгармын.-диде Муллый һәм китеп тә барды Анын һы. кара син аны. мәчелек кенә, имеш",-дип мыгырданганын Мансур ишетеп торды Серкәсе су күтәрми икән, дип уйлады ул, мин-минлеге үзенә күрә 1снә түгел. Мәктәптә ул шактый юанды. Ә кайтса, күзенә күренәме дип тора, өй янында аны бабасы Нурулла көтеп тора иде Гадәттәгечә, биштәрен аскан, шарфы күкрәгенә җыерылып төшкән Әрле-бирле йөренә Тагын ни булды икән иңде? Чөнки Нурулла йомышсыз йөрмәс, анын һаман саен ниндидер ашыгыч мәшәкате чыгып тора Булмаса, уйлап таба Тормышы шуна көйләнгән Җитмешенче дистәне түгәрәкләп килүче кеше димәссен Нихәл, бабай, нинди җилләр ташлады ’-дип күреште Мансур -Да-а, канәт. Әлмәткә базарга килгәнием. күреп ныгыйм дидем —Базарын уңдымы соң? -Да-а, вак-төяк, йөз штук цалгы алдым. Кәрәмнәргә кертеп калдырдым. Киявенең сорау бирәсен белгәнгә күрә Нурулла тиз генә өстәп тә куйды. -Пецән вакытында хакы ике-өи тапкыр арта анын. Муниа түбәсенә шифер кирәк бит. Жәйгә өлгертәсие^ Мансур барысын да аңлады. Йөз чалгы дигәне чын авантюра, үзенең бәһасен күтәрү өчен генә. Сүзе хак булган очракта да мәгънәсез гамәл Чөнки авыл кибетләрендә чалгы-үтмәс товар, анын белән буа буарлык. Килүенең төп сәбәбе, чыннан да, шифердер, мөгаен. Бераз җылынып алгач, ул аны тишәчәк әле. Шифер юнәтеп бир әле, кияү, диячәк. акчасын рәтләнгәч түләрмен, диячәк. Ул моны акча сорамаячак- ларын белеп әйтә. Шуңа күрә ышанычы зур. Мансур инде аның хәйләсен сүз башлауга тотып ала. Хатын-кыз булмаган оя-ташландык оя. Бер атна эчендә Мансурларның фатиры да җанын, җылысын, рухын югалтты. Болай караганда, барысы да урынында кебек. Тәртип, һәр нәрсә ялт итеп тора. Гадәттә, кинофильмнарда әлеге ятимлекне юылмаган савыт-саба өемен күрсәтеп дәлиллиләр. Янәсе, күрегез, ир-ат нинди булдыксыз, артыннан җыя да белми. Мансур бу категориягә керми. Тулай торакта яшәгән студент урын-жирне дә җыештыра белә, бәрәңгесен дә әрчи, ашарына да пешерә, хатын-кыз җилкәсенә генә салынып ятмый. Шулай да өйне өй итеп тотучы зат барыбер хатын-кыз. Аннан башка йортнын коты кача. Ләйсәнне дә алырга вакыт житеп килә икән. Бакча уңайлы, күршедә генә. Кызы аны киенеп-ясанып көтеп тора иде инде. Бабаң килде, дигәч бик сөенде. Килем-китемне бик ярата үзе. Урамда Муллый очрады. Кулында кәрҗин. Авызы ерык. -Менә мәчегезгә күчтәнәч,—дип кәрҗинен Мансурга сузды. —Гафу ит, Муллый абый, телемнән уйламыйчарак ычкынды, синен кебек олы балыкчыны кимсетә торган сүз әйтелде,—диде Мансур.—Әйдә, өйгә керәбез, үпкә-сүткәлерне дә юып төшерербез. —Юк. юк, булмаганны.-дип Муллый кулларын чәбәләде,—ашыгам, мине көтеп торалар анда. Бигәйбә. -Башка вакытта алайса -Үз кешеләр бит, ничек тә бер шартын китерербез әле. Балыгы шактый күренә. Молодец, вәгъдәсендә тора белә икән, дип куанды Мансур, Җәмилә сөенер инде Балыклары күп кенә түгел, эре дә иде Муллыйның. Симездер үзләре. Хәлбуки, елга балыгы кышны авыр үткәрә, уылдык туплаганчы әле ана шактый вакыт кирәк. Күрәсен. нефть зилзиләсе мутан кош- кортлар белән бергә, мутан балыклар да тудырган. Ләкин сәбәбе бик гади булып чыкты. Эчләре тулы суалчан. Авыру балыклар. Бу да нефть бәләсе. Суга кислота, тоз эремәләре эләгүдән барлыкка килә торган сырхау. Муллый боларны белә, билгеле. Мәгәр мут кеше икән. Тәки ■'мәчелек”нен үчен кайтарды. Сиам песие белән бер икән, ачуын алмыйча тынычланмый. Дәгъва дә белдерә алмыйсың, белмәдем генә, диячәк. Әле ул урлап тотылган балык бит! -Нәстә булды, канәт, кемне сүгәсең?-дип Нурулла кухняга чыкты. —Әнә, теге җүнсез авыру балыклар китергән. —Пешкәц зыяны юк анын, кияү, хафаланма бер дә. -Күрәләтә авыру балык ашап булмый ич инде. Нурулла шалкандай шома башын кыңгыр салып, уйланып торды. Күренеп тора, ниндидер план кора. Ул үзе дә Муллый сыңары. -Да-а, канәт. авыру балыкны пажалый ярамыйлар шул ашарга,- дип, Нурулла кәржинне кулына аллы. Мансур аңа карап куйды. Ләкин сүз әйтмәде. Ишектә Ләйсәннен чәчби башы күренде. -Бабакай, мульти-пульти. тиз бул,—дип ашыктырды бабасын — Туктатып тор. кызым, мин балыкларны гына түгеп керәм Ләйсән көлеп җибәрде. -Син нәрсә, бабакай, мульти-пульти машина түгел ич ул туктатырга Теликны сүндерсәк дә туктамый ул. Нурислам өйдән чыгуга, туп-туры ашамлыклар кибете янына титаклады. Көндез ул анда картка-сарткаларнын сату сатып торганнарын күргән иде. Шунда барып басты. Вәкарь белән генә тамагын кыргалап, як-ягына каранып алды да: -Кемгә балык, балык сатам!-дип сөрән салды—Әле генә тотылган эсбижи балык. Карагыз, куйрыклары селкенә. Ул жайлап кына ун аягы белән кәрҗингә кагылып алды. Алыш-бирештә ин мөһиме, тәвәкаллек. Авызыңны ачарга куркып торсаң, хикмәт чыкмасы көн кебек ачык. Акча бездә кеп тегел. Кирәгенә жук тегел, Килә тора, китә тора Кирәгенә җитә тора -Балык, дарым бирәм, кем беренце9 Үткән-сүткән аның янына җыелды. Мондый тамаша һаман булып тормый. -Йөгәненнән ычкынма, бабай, милиция колагыңны борыр,-дип кисәтте берсе. -Төкерә ул милициягә, шулаймы, бабай? Нуруллага ничек тә тизрәк балыкны җилгәрергә кирәк. - Балык, эсбижи балык... Кемдер хакы белән кызыксынды Китте сатулаш. Озын буйлы, ак чырайлы бер яшь кеше бәхәскә нокта куйды -Хакыннан тормыйм, кәрҗине-ние белән алам.-дип картка акча төртте. Йөз-кыяфәте, килеш-килбәте күркәм иде сатып алучының, киемнәре дә ыспай. Бер-бер түрә булырга тиеш бу. дип сөенде Нурулла Шуна күрә акчасын санап тормады, йомарлаган килеш кенә кесәсенә шудырды Кәефе шәп иде бабакайның һич уйламаганда, тешен ерып керде бит бу акча, уңган юлга чыккан икән, шиферы да булып куймагае әле. Бер тәгәрәсә, тәгәри ул арба. Шушындый хозур күтәренкелек белән Нурулла киереп фатирнын ишеген ач гы һәм к.нып ia калды. Аннан сон ишекне буташтырдым ахры, дип артына чигенде Мансурны күргәч кенә икеләнеп калды Теге ыспай егет зә шунда. Янәшәсендә каратут йөхзе чибәр хатын -Әйдүк, сәүдәгәр, түргә уз,-дип иреннәрен кыйшайтты Мансур Каптым, дип шыр җибәрде Нурулла, барысы да очты, шифер да -Бик булган сатучы икәнсең, кода бабай,-дип ыспай егет анын җилкәсеннән кагып куйды.-сайрый гына, алмас җиреннән алырсың -Йөрешмәгәч шулай була ул.-дип чибәр хатын да сүзгә кушылды.- адәм тәганәсе. кодаңны таныма инде Нурулла кергәнче бик җитди сөйләшү булганга ошый Кунаклар аны яклый ахры, Мансурнын гына күзеннән очкыннар чәчелә Киявен мондый хәлдә беренче күрүе иде. Үзе дә инде, нәфсесен тыя алмады Анысы шулай инде шулаен, шартлап торган эре балыкларны ничек чүплеккә түкмәк кирәк’ Ризык ич! -Суалчанлы балык белән кешеләр агуланса, ни килеп чыгасын уйлап карарга иде, бабай.-дип сукрануында булды Мансур.-өйрәнгәнсен шалтайбалтай йөрергә, үгез үлсә-ит, арба ватылса-утын Ярар инде, абый, баш ватылып күз чыкмаган Кая ул безгә, пәйгамбәрләрнең дә аяклары тайгалый. ди. Чибәр хатын, рәхмәт төшкере, һаман аны яклап маташа. -Әйдә, кода бабай, танышыйк,-дип кулын сузды чибәр егет,-мин Васил булам, менә бу сылукайнын ире. —Мин Клара,—диде яшь хатын,—киявеннен бертуган сеңлесе. Лениногорскида яшибез. -Җәмилә апа кайтуына күчтәнәчнең кәттәсен алдым дип сөенгән идем, булмады,-дип офтанды Васил. ♦ * ♦ Икенче көнне җыйнаулашып аэропортка Җәмилә белән Мусаны каршы алырга бардылар. Нурулла канәт, минем һәр сәгатем йөз тәңкә тора, дип Әлмәт базарына тайды. Мансур башта Җәмиләне танымыйча торды. Артистка! Алсу Гайнуллиналарын бер якта торсын. Хатынының Казанда язгы киемнәр юнәтәсен бик яхшы белә иде, югыйсә. Бергәләп сөйләшеп хәл кылдылар. Әмма Мансур бу яңаруны болай ук күз алдына китермәгән иде. Язбикә үзе дә хатын-кызга Зөһрә сылунын затлы шәлен яба. Хатын- кыз күзгә күренеп нурлана, мөлаемлана, чибәрләнә, атлау-йөрүләре үк үзгәрә. Бөреле агачтай эче-тышы мәхәббәт суты белән тула. Ә зәвыклы кием бу гүзәллекне купшы ефәккә төрә. Җәмиләнең өстендә чия төсле пальто. Буй-сынына сыланып тора. Муенында озын ак шарф. Атлаган саен җилфер-җилфер килә. Тимер капка ачылуга, Ләйсән әнисенен кочагына атылды. Шундук яңалыкларны да җиткерә башлады. —Әтием бабакайны ачуланды. Васил абый сиңа балык алган иде. Клара апа чыгарып түкте... -Җитәр, әләкче, безгә дә ирек бир,-дип Мансур Җәмиләне үбеп алды, Мусаның кулларын кысты. —Котлыйм, Муса! Бик шатмын. Бөтен мәктәп сине көтә. -Җәмилә апага рәхмәт,-диде Муса. -Булдырды Муса, бик күп мактанчыкларның борынына чиртте, - диде Җәмилә-Бу хакта иркенләп сөйләшербез әле. Өйгә кайтыйк, кунаклар да бар икән. -Без кичә кунак булдык инде, Җәмилә апа, кайтып баруыбыз, үзеңне юл уңаеннан котларга дип кенә сугылган идек,—диде Клара. Ирләр машина янында кайнашкан арада Клара җиңгәсен читкәрәк алып китте. Чыш-пыш килеп гәпләшеп тордылар. Әлбәттә, кием турында. Клара ательеда эшли, модельер, кием-салымның рәтен белә. Тик башкала модасы башкала модасы шул инде. Ихтыяҗ булгач, модасы да камилләшеп кенә тора. Мода белән бергә модельер үзе дә үсә. Монда андый шартлар юк. Нефтьчеләр киемгә талымлы түгел. Чыдам булсын, жылы булсын - башкасы аларны әллә ни кызыксындырмый. Клара зарларын бушаткан арада Лениногорск автобусы кузгала ук башлады. Чак-чак өлгерделәр. Икенче рейсны көтәргә кала иде. Азар һәрвакыт шулай. Пошмаслар. Соңгы чиккә кадәр юаналар да. автобус китеп бара. Янә кунарга калалар. Шуна күрә сеңелләрен озатып җибәрмичә Мансур машинасын кабызмады. Инде менә үзләре генә калды. Ләйсән әнисенен алдыннан төшеп тә карамый. “Сиам игзәкләре булдыгыз тәки”,- дип мыскыллап көлде Мансур. Бәхәсләшергә дисәң, Ләйсән ясап куйган кебек. Әтисенең сүзенә күзләре тасрайды. —Юк, әтием,—диде ул төкерекләрен йота-йота,—әнием әнә нинди дәү, мин кечкенә. Кара, кара, үлчәп кара. —Үзен мин дәү үстем дигән буласын.-дип ирештерде Мансур кызын. Ләйсән хәйләкәр төлке кебек, көймәсе комга терәлгән вакытта шундук сүзне икенчегә борып җибәрә. Мусага борылды да: —Муса син әниеңә нинди бүләк алдын?—диде. - Муса түгел. Муса абый, - дип төзәтте аны Җәмилә -Мин үзем бүләк.-диде Муса. -Мин дә бүләк,—дип эләктереп алды кызчык егетнен бу сүзләрен Көлештеләр. Ләйсән кич буе әнисенен итәгенә ышкылып йөрде Мансур аны берничә тапкыр яткырырга тырышып карады Тыңламый, сезнен белән йоклыйм, ди. Ахыры сүзен сүз итте. Үзе бик тиз йокыга талды. Мансур аны ятагына күчереп салды Бу төн бәхетле гаиләнен Кадер киче кебек йолдыхты төне булды Ул инде башка бервакытта да кабатланмаячак. Тәкъдир аларнын язмыш дәфтәренә үзенен ачы тамгасын суккан инде. Мусанын олимпиадада урын алуы Җәмиләгә дә дан китерде Газеталарда анын турында мәкаләләр басылып чыкты. Докладларда анын исемен телгә ала башладылар. РОНО анын эш алымына багышлап, методик бюллетень чыгарды. Бездә шулай бит ул. мактасалар күккә чөяләр, яман телгә эләксән. изеп ташлыйлар. Җәмилә талантлы укытучы иде Ихтимал, математиканы фән буларак, аннан тирәнрәк тә, төплерәк тә белүче укытучылар бардыр. Әмма шул белгәнеңне балаларга җиткерү, аларда кызыксыну уяту, мөстәкыйль эзләнүгә этәрү сәләте һәр белгечкә дә бирелмәгән Бу инде мөгаллимлек таланты. Ләкин яртысы гына. Мәсьәләнең тагын бер мөһим ягы бар Монысы укучыларның күнеленә сукмак салу. Яраткан укытучының гына фәнен яраталар. Абруй мәктәп укытучысы өчен төп шарт Мансурга, мәсәлән, абруй җыр-монга һәвәслеге аша килде. Җәмилә гимнастика, бию осталыгы белән үзенә каратты Укучылар белән уртак тел таба белү, аларны үзен белән тин күрү, гаделлек...—әлеге сыйфатлар укытучының шәхси образын тудыра Сүз дә юк. укытучыга балалар куйган билге һәрвакытта да җитәкчеләр, түрәләр куйган билге белән туры килеп бетми. Әйтик, өстәгеләрнен Жәмиләгә дә дәгъвасы бар Мәсәлән, яшьләр газетасына бир>ән интервьюсы РОНО мөдиренә ошамаган Искиткеч рәсми, эче-тышы идеология белән тулган бу түрә дәрескә керсә, Пифагор теоремасыннан да марксизм тәгълиматын эзләнә башлый. -Җәмилә Нурулловна, сез совет педагогикасының асылын аңламый сыз икән ич.-диде ул зур хафа белән.-гажәпләнәм. бу фикерегезне редакция ничек үткәрде икән? -Нинди фикер. Ризван Сабирович? -Совет илендә. Җәмилә Нурулловна, сәләтсез, талантсыз балалар юк. Аларнын һәрберсе математиканы да. химияне дә. гуманитар фәннәрне дә үзләштерергә сәләтле Өйрәтә белергә генә кирәк Ә сез бу сәләт аерым укучыларга гына бирелә дип тәкърарлыИсыз. Җәмилә мөдиргә каршы төште. -Ишле талант була алмый. Ризван Сабирович, бу күптән исбат ителгән хакыйкать ич инде. Берәүләргә төгәл фәннәр җинсл бирелә, икенчеләргә гуманитар фәннәр -Сезнен кандидатураны “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" исеменә тәкъдим итәбез дип исәпләп тора идек. Җәмилә Нурулловна.-диде мөдир бәхәскә кермичә, -белегез, әлеге интервьюның тискәре роль уйнавы да бар Җәмилә өчен бу яна хәбәр түгел иде Казанда чагында ук шәкертләре беренче—өченче урынга чыккан мөгаллимнәр мактаулы исемгә тәкъдим ителәчәк, дип әйткәннәр иде Мөдир, күрәсең, аны уз инициативасы итеп күрсәтмәкче була. Шул ук вакытга өстеннән жаваплылыкны ла төшереп куя Янәсе, андый-мондый хәл килеп туса, гаеп фәкать узегеадә генә. _ Мөдирнен каркылдавы рас килде Ләкин ул кисәткән яктан түгел 74 Җәмиләнең кандидатурасын мактаулы исемгә тәкъдим итү җыелышы мәктәптә тыныч та, тиз дә узды. Министрлык кушуы буенча дигәч, хәл ителгән инде, диделәр. Ләкин бу ялган тынычлык кына булган икән. Берәр атна уздымыюкмы, Сабиров РОНОга чакыртып алды. Мөдир аны каршысына утыртты да, озак кына чекрәеп карап торды. Шуннан соң гына дәүләткүләм бик әһәмиятле сер чишкәндәй: “Җәмилә Нурулловна, сезгә тиз арада партиягә керергә кирәк”,—дип пышылдады. Җәмилә телсез калды Чөнки ул бу чакыртуның сәбәпләрен ачыкларга тырышып, әллә нинди фаразларга бирелде. Тик РОНО мөдиренен аны партиягә кодалау турындагы уй башына да кереп карамады. Бу-бер Икенчедән, укытучыларны анда бик алырга да тормыйлар әле. Мәктәптә, әнә, теләүчеләрне чиратка куйдылар хәзер. Моның өчен башта нефтьчеләр, төзүчеләр, колхозчылардан биш кешене партиягә җитәкләп алып килергә тиешсең. Ә алар атлыгып тормый. Гади халыкка монын кирәге юк. Партия ул югарыга үрмәләүчеләр өчен зарур. Җәмиләнең исә андый ниятләре юк Мансурының канаты астында тыныч кына, назланып кына, үз кадерен үзе белеп кенә яшәү, балалар тәрбияләү- менә шул аның шәхси тормышына куйган максаты. Эшен белә, ярата- тагын ни кирәк? -Ризван Сабирович, мин әлегә бернәрсә дә аңламыйм,-диде Җәмилә гаепле кеше сыман. Чөнки тегесе һаман күзен алмый карап тора иде. Ябыктыр үзе, янаклары эчкә батып кергән. Күлмәк якасыннан озын муены гына шакаеп тора. Бакчадагы карачкы инде. Җәмилә ирексездән, ничек моңа хатын чыкты икән, дип уйлап куйды. Мөдир теле белән кибешкән иреннәрен ялмап алды. — Анламасагыз, хәзер анлатам. Шәһәр комитетына сезнен мәктәптән имзасыз шикаять җибәргәннәр. Җәмилә Әмирҗанованы мактаулы исемгә тәкъдим итү белән килешә алмыйбыз, дигәннәр. Эш стажының азлыгы белән килешкән очракта да, партиясез укытучыны шулай мәртәбәләү КПССка тап төшерү булыр иде, дигәннәр. Коллективта лаеклы партиецдар аннан башка да күп, дигәннәр. Шикаятькә имза куймауның сәбәбен дә аңлатканнар Ире завуч, белсә, безне эзәрлекләячәк, дигәннәр. Горком миннән аңлатма таләп итә. Так што... Ә партия киләчәк өчен... Җәмилә урыныннан сикереп торды. —Минем ул исемне сорап гариза биргәнем юк, Ризван Сабирович! Шул сүзләрне сиптерде дә, шак-шок басып кабинеттан да чыгып китте. Сабиров аптырап басып калды. Нишләргә сон аңа? Ул ике ут арасында. Бер якта—министрлык, икенче якта—горком. Кичә министрлыктан шалтыратып кисәттеләр, документларыгыз ике көннән министр өстәлендә булырга тиеш, диделәр. Верховный Советка үзебез тапшырабыз, диделәр. Актив җыелышы булмакчы икән, министр шунда үзе бүләкләрне тапшырмакчы ди. Шуңа ашыктыралар. Шуннан соң ук аны горком инструкторы чакыртып алды. Бик төксе сөйләште. Әмиржанова документларына секретарь кул куймаячак, мәсьәләне ачыклап, чара күрегез, диде. Әлегә секретарь Казанда. Сабиров аны көтә. Җәмиләне чакыртуының сәбәбе шул, әлеге дә баягы, үз өстеннән жаваплылыкны төшерү. Чөнки бу эш министр белән бәйле. Югыйсә, төкермәс тә иде, беткән ди анда Әмиржановалар. Министрнын тәкъдимен үткәрә алмасаң, эшең белән дә саубуллашуын ихтимал. Телефон челтерәвеннән Сабиров дерт итеп китте. Кызыл телефон. Горкомнан! -Ризван Сабирович, Әмиржанованын документларын хәзер үк горкомга китерегез,-дип әмер бирде әлеге инструктор. —Шикаять мөнәсәбәтендәме?—дип сорады мөдир. -Нинди шикаять? Намуслы кешегә пычрак атучы ул бушкуыкларның 75 үзләрен фаш итәргә кирәк. Укытучылар арасында тәрбия эше начар куелган. РОНО бу жәһәтгән пассивлык күрсәтә. Халык мәгарифе хезмәткәрләренең төбәк кинәшмәсенә хәзерлек йөзеннән өлкә комитетыннан райкомнарга, горкомнарга күрсәтмә килеп төшкән иде. Анда олимпиада, бүләкләү мәсьәләләре дә чагылыш тапкан иде. Инструктор партия колы, нәрсә кушсалар, ул шуны үтәргә тиеш. ~Ни бит...—үзегез,—дип мыгырданды Сабиров моннан ике генә сәгать элек булган әнгәмәне исенә төшереп -Секретарь документларыгызны көтә! Төбәк киңәшмәсе Әлмәтгә узды. Нефтьчеләр сараенда. Жәмиләне президиумга сайладылар. Кара костюмнан. Ак кофтасының челтәрле якасы аз гына ачык. Калын толымнары баш чүмеченә урап куелган. Башкалардан үзенең өстенлеген тойган хатын-кыз-бәхетле хатын- кыз. Бу ана мөлаемлык кенә түгел, ышаныч, тәкәбберлек тә өсти. Мондый хатынкыз теләсә-нинди ир-атны да үз кубызына биетә ала. Жәмилә шундый иде бүген. Президиумнан бөтен зал күренә. Ул карашы белән таныш йөзләрне эзләде. Берән-сәрән күренәләр. Көнләшсеннәр, әйдә! Хәер, олимпиадада Муса бүләкле урынга чыкмаган булса, үзе дә йөзләгән, меңләгән укытучылар шикелле үк күләгәдә калган булыр иде. Министр тәвәккәл кеше икән, сүзендә тора белә. Яшьләрне күтәрергә тырыша Бу исем белән дә күпме мәрәкә булды Өмете өзелгән иде инде. Ә хәзер, әнә. президиумда утыра. Жәмилә игътибарын трибунага юнәлтте. Анда кулларын болгый- болгый төп шикелле бер юан кеше сөйли иде. Җилпенепме-жилленә. Аякларының очларына баскан, гуя очып китәргә җыена Оратор Америка империализмының тетмәсен тетә иде Тик бу тема Жәмиләне кызыксындырмый. Методик секцияләр буласы. Профессиональ сүз шунда булачак. Ул үзе дә чыгыш ясарга жыена. Уйлары элекке эзгә төште. Чөнки Гайшә исемле сабакташын абайлап алган иде. Йөзе кара янган, күзләре белән ашап бетерер иде Мона шатланды гына Жәмилә Ник дисән. алар арасында инде күптән кара шәүлә ята. Дусты Мөнирәнең егетен үзенә каратмакчы булып йөргән иде Гайшә. Бозылу шуннан башланды Төскә-биткә матур үзе Буе озын, зифа. Кара чәчле, кара кашлы Әйбәт киенә Чын ясау татар кызы Тик бер-ике озатуга егетләр читләшәләр иде. Соңыннан, авызы сасы, дип гайбәтен саталар. Шуңадыр инде, исле майга коена гына иде Кеше арасын бозарга бик маһир Теге вакытта кибеттә чират тора-тора бер банкы балын күтәрешеп кайткан өчен Мансурны да шул сәбәпле утлы табага бастырган иде Шуннан сон Гайшә озак та тормады Әлмәткә күченеп китте. Жәмилә министрга елмаеп нидер әйтте. Министр да ана елмаеп җавап бирде Үзе астыртын гына Гайшәне күзәтте Бөтенләй бөгелеп төште бит Жәмилә аңа карап үзенә бер канәгатьләнү кичерде. һай. бу хатын-кызны!? Мактаулы исем турында таныклык тапшырганда Гайшә күренми иде инде. Кичен ресторанда банкет уздырдылар. Жәмилә бу мәҗлестә дә каш астында күз булды Түбәтәй аслары чыланган мәгариф түрәләре бертуктаусыз биергә чакырдылар Башта бу хәлгә Мансурның саруы кайнаган иде дә. аннан кул селтәде Кан кызган, күңел лә күкнең җиденче катында. Һаман "ярамый кысасында әвәләнгән укытучы халкына бераз йөгәннән ычкынып алса да гөнаһ булмастыр ла Хезмәт ит тә мактан, уйнап-көл дә шатлан Кымын куймадылар мәждестә катнашучылар Биеделәр, җырладылар, шаярдылар, көлделәр Телләре дә, үзләре дә тозактан ычкынды. —Мин нинди бәхетле,—дип Җәмилә иренен муенына асылынды. Алар урамда иде инде. -Эгоист син, Җәмилә, Сальери сыңары Ә мине кая куясын? —Теләсән нәрсә әйт, мин бүген эгоист! Күрдеңме, хатыныңны уч төбендә генә йөрттеләр... -Җәмилә, тукта! Тоясыңмы күктән мон инә. Тынла, тынла! Ташкын булып инә. -Бар дөнья шатлык диңгезенә чумган, Мансур! -Ә ул диңгезнең уртасында без... Тынла! Гөлләремнең ал чәчәге, Тан нурында балкыды. Мәңге сүнмәс, һич сүрелмәс Сөюемнең ялкыны. Ай ли, Җәмилә, Җәй көннәре ямьле лә. Төрле кешегә бәхет төрле вакытта килә. Берәүләр аны балачакта кичерә Икенчеләргә яшьлектә елмая ул. Гомер уртасына да туры килә. Картлык бәхете үзе бер хозурлык. Бәгъзеләрнен бәхет кошлары исә бу дөньядан киткәч кенә куна. Андый бәхет тә бар. Мәхәббәтне бәхеткә саный кайберәүләр. Әйе, мәхәббәт илаһи хис. Тик чын мәхәббәт бервакытта да бәхетле тәмамланмый. Ул бик тиз янып бетә. Шулай, бәхет тә, мәхәббәт тә озын гомерле була алмый Аларны теләк, тырышлык белән генә дә озынайтырмын димә. Бу — тәкъдир. Ә тәкъдир кешегә буйсынмый. Бәндә сөйләр, тәкъдир көләр, ди. Мансурлар яшь әле. Аларнын тәкъдир, жан, әжәл турында уйлый торган чаклары түгел, гөнаһ җыя торган чаклары. Тормышлары башланып кына килә Алда ал җилкәнле ак кораб. Ул сине теләгән вакытында Хыял дигән гүзәл утрауга очыртып кына илтеп куя. Хыял яшьлекнен аерылгысыз юлдашы. Ул ана зур өметләр баглый, чын күңеленнән ышана, барысы да тормышка ашар сыман тоела. Хыялның хәмер кебек алдавыч агу булуын анлау өчен тетрәнүләр кичерергә кирәк шул. Мансур да инде күрәсен күреп, югалтасын югалтып бетергәч кенә маңгайга язылган язмышны тир белән бергә сыпырып төшерү мөмкин түгел икәненә төшенде. Бәндәнең тәдбире (чарасы) Алланың тәкъдиреннән уза алмый икән. Әлеге тәгъбирне балачакта ишеткән иде. Шулар барысы бергә бүгенгедәй күз алдына килеп басты. Әбисе Шәмсебәдәр бик тәкъва зат иде. Һәр дини бәйрәмдә бер мосафир мулла куна килеп Коръән укыр иде Затлы, абруйлы нәселдән дип сөйлиләр иде ул мулла турында. Революциядән соң сөргенгә сөргәннәр. Архангел урманнарында агач аударган. Хәзер мосафир булып йөри. Өлкән яшьтә булса да, бик мәһабәт күренә. Затлы нәселдән дигәне хактыр, күрәсең. Тавышы да шул затлылыкка тиң иде. Йомшак тавыш, күгәрчен гөрелдегедәй гөр-гөр килеп тора. Пәйгамбәрләрнең тәржемәи хәлләрен аның кебек мавыктыргыч итеп сөйләүчене Мансур башка очратмады. Дөрес, ул әкият итеп кабул итә иде аларны. Көймәдә тибрәлгәндәй тынлый-тыңлый йоклап киткәнен сизми дә кала иде. Юк, мулла “әкият” кенә сөйләми иде, билгеле. Әнә, әлеге тәгъбир шул вакытта күңеленә кереп калган ич. Димәк, сеңдерерлек итеп җиткерә белгән мулла абзый. Ул Ризаэддин Фәхреддин, Шиһап Маржами, Муса Бигиевларны еш телгә ала иде. Бу дин әһелләре искелеккә ябышып ятучы кара кадимчеләрдән радикал карашлары белән аерылып тора. Боларны Мансур соңыннан белде. Муллабыз шулар кыйбласын тоткандыр, мөгаен. Югыйсә, дин турында хатын-кыз белән гәп корып утырмас иде Бервакыт әбисе кемнедер яклап: "Язмыштан узмыш юк. шулай язгандыр инде”.—дигән иде. Муллага бу ошамады -Үзеннен булдыксызлыгыңны язмышка ягарга ярамый, килен.- дип үзенчә тәкрарларга кереште.—Әжәлдән башка бар нәрсәгә дә чара бар. Язмышка сылтау итеп дөнья гамәлләрендә кимчелек кылу үзе бер гөнаһ, һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм сәнәгать тугрыларында милләтнең күтәрелүенә ярдәм кыларга тиешле. Әбисе исә: -Хәзрәт, бу сүзләрегезне ахирәт мөнәсәбәтендә ничек аңларга сон9 - дип. килешеп бетмәвен белдерде -Ахирәт сәгадәте дөньяны ташлауда түгел, килен, бәлки ахирәтне һәм дә дөньяны бәрабәр алып баруда. Аллаһынын төп биләмәсе—жан. рухият. Кешене ризык йөртә, тәкъдир соңгы юлга озата. Мансур бу теологик фәлсәфәнең мәгънәсен үзе башыннан үткән тетрәндергеч хәлләрдән сон төшенде. Гади дә. аңлаешлы да: яшәү- әжәт. үлембурыч. Соңгысыннан котылу юк. Ә марксизм бу шәхес өчен бик тә зарури мәсьәләләрне уратып кына уза. белмәмешкә салыша Хәлбуки, яшәүнең асылы нәкъ менә шуннан гыйбарәт тә Әлегә аларны ризык йөртә. Әмма язмыш яшене жир тетрәве шикелле уйламаганда-көтмәгәндә китереп суга икән Жәмиләнен бервакытта да сәламәтлегенә зарланганы булмады Хәтта томау төшкәнен дә хәтерләми Грипп котырынган чорларда мәктәптә математиклар арасында еш кына бер үзе калгалый иде Классларны куша-куша берьюлы дүртәр сыйныфта дәрес үткәргәне бар. Спорт белән шөгыльләнә, һәр иртәдә салкын су белән коена Нәсел-нәсәбе таза Ул да сәламәтлегеннән риза булмаса. тавык көләр -Әтинең кабыргасы корычтан коелган булган.-дип шаярта иде үзе һәм... Елга бер мәртәбә укытучыларның үпкәләрен рентген нурлары белән яктыртып алалар иле Үпкә авыруы юкмы, балаларга зыян салырлык түгелме? Бу юлы хатын-кызларны гинекологка да керттеләр Гинеколог институттан сон беренче елын гына эшли иде әле. Яшь Жәмилә табибәнен озаклап тикшерүен, жентекләп сорашуын тәжрибәсезлегенә сылтады Аны бу минутта кызыкайнын туфлие кызыксындыра иле Очлы башлы “лодочка” дип йөртелә торган яна фасонлы түфлиләр. Хатын-кызларның хыялы Кибетләргә килен җитми алар, түрә бичәләре базада ук үзара бүлешеп бетерәләр. Жәмилә дә бик кызыга иде Шуңа күрә түзмәде “Түфлиләрегез бик килешле"-дип комплимент та әйтге Анын уенча, кыз ачылып китеп, бу модалы аяк киемен кайдан алуы турында сөйләргә тиеш иде. Әмма ул тикшерүен дәвам итте "Авырту сизмисезме9 -’ дип Жәмиләнен күкрәгенә баса-баса интектереп бетерде Өстәл янына барып утыргач, зур зәңгәр күзләре белән Жәмиләгә текәлеп: -Сез абортка еш йөрисезме’-дип кызыксынды Жәмиләнен сагыз кебек ябышкан бу кызга чын-чынлап ачуы чыкты - Шәхеснамәмнән карагыз, ясаткан булсам, анда теркәлгәндер. - диде дорфа гына. -Шәхеснамәгездә андый язу юк. бәлки, башка урында -Теркәлмәгән икән, димәк, юк! Жәмилә табибка дөресен әйтергә базмады Чөнки моннан бер ел элек Әлмәггә танышлары аша яшертен генә бер аборт ясаткан иде Ул аны Мансурга әйтмичә эшләде Чөнки Мансур рөхсәт итмәячәк, инде шактыйдан Ләйсәнгә энекәш кирәк, дип колак итен ашый иде Ә ул икенче баланы бер урында ныклан төпләнгәч кенә табармын, дип ниятләнеп йөри —Сезнең сул як күкрәгегездә төер бар,—диде табибә,—менә юллама, Бөгелмәдә яхшылап тикшертергә кирәк... Күкрәктәге төерне табибә сыйпап алуда ук тоемлап алган иде Шуңа күрә пациент белән җитди булырга тырышты. Күкрәктәге төер бик куркыныч нәрсә. Чынлыкта ул яман шешнең башлануы дигән сүз. Моны инде белмәгән хатынкыз юктыр да, мөгаен. Уттан курыккандай куркалар бу сырхаудан. Җәмиләнең дә сыгылып төшүен, күз яшьләрен көткән иде ул. Ни гаҗәп, пациент бу мәгълүматны кирәгеннән артык тыныч кабул итте. —Иртәгә Бөгелмәгә барасым бар, сугылып чыгармын,—дип юлламаны алды да, хушлашмыйча да бүлмәдән чыгып китте. Табибә авыр сулап куйды. Беләсеңме икән, чибәр апа, алда үзеңне нинди газаплар көткәнен? Кызганам мин сине, әмма ярдәм итә алмыйм Шулай ук турысын әйтергә дә хакым юк. Болай да үземне дөрес тотмадым ахырысы, көләчрәк булырга кирәк иде. Бәлкем әле борчылырга да кирәкмидер? Күкрәктә гади шешләр дә була. Анализсыз аны тәгаен гына билгели алмыйсың. Җәмилә табибәнең сүзләренә ышанмады Сөйли шунда, чикерткә, институтны танышлык белән бетергән берәр түрә кызыдыр әле, дип үз- үзен юатты. Чир иң элек кешенең йөзенә чыга ул. Сызлана, кәефсезләнә Ә аның бернинди дәгъвасы дә юк. Җир шарын йөгереп әйләнергә дә көче бар әле анын. Ул юл уңаенда кибеткә кереп, белгән сатучылары аша чыгарылыш кичәсенә күлмәк тектерү өчен тукыма алды. Алданрак хәзерләнү хәерлерәк. -Җәмилә, сез һаман шат күңелле, көлеп-елмаеп кына йөрисез. Сезнең бернинди борчуларыгыз да юктыр, әйеме?—диде сатучы хатын соклануын яшермичә,—күз генә тимәсен. Фатир алсак, алла боерса, мин дә шулай авыз ерып кына йөрер идем. —Андый шарт куйма, Алсу, фатирдан соң, белеп торам, әшггитегез икеләтә артачак. Машина дия башларсыз, дача... -И-и, көлдермәгез әле, Җәмилә, машиналык акчабыз булса, Казанда йорт салып керер идек. —Менә-менә, әйттем бит. Казаннан сон Мәскәү... Сатучылар чырык-чырык көлештеләр. Җәмилә ничек кенә битараф булырга тырышмасын, шеш турындагы уй сукыр чебен кебек барыбер үзенә керер тишек таба иде. Кичкә таба ул аны тулысы белән үз кочагына алды. Ашарга пешергәндә дә, дәрескә хәзерләнгәндә дә, телевизор караганда да әлеге хафа тынгы бирмәде. Өйдәгеләргә сиздерәсе килми. Бөгелмәдә тикшерелеп, тәмам тынычлангач кына кызык итеп сөйләрмен дип өметләнә иде. Мансур гыр-гыр килеп йоклый. Чалкан төшкән икән, борылып яткач кына тынды. Ләйсән үз бүлмәсендә. Ачык ишектән аның да мыш- мыш килүе ишетелеп тора., Җәмилә балкон ишеге янына килеп басты. Алар яшәгән йорт Биегәнен нәкъ үзәгендә. Каршыда гына түгәрәк мәйдан. Мәйдан уртасында Ленин һәйкәле. Җәен ул аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра. Шунда ук чуеннан коелган озын утыргычлар тезелешеп киткән. Бистә халкы бәйрәмнәрдә шушында җыела. Ак колонналы мәдәният сарае мәйданга купшылык, затлылык өсти. Ә хәзер, утлары сүнгәч, ташландык кораб сыман моңаеп, күңелсезләнеп калган. Җәмилә шау-шуга, ыгы-зыгыга, яктылыкка күнеккән. Шуна күрә бу җансыз төнге бушлык ана авыр тәэсир итте, күңелендәге шик-шөбһәләрне яңа көч белән кузгатып җибәрде. Ул мангаен салкын пыялага тигезде, ә идәнгә тып-тып итеп күз яшьләре тамды... Кинәт тәрәзә пыялалары зыңгылдый башлады. Мәйданга су эчәргә килүче җәнлекләр сыман тезелешеп автобуслар килеп керде Вахта автобуслары Иннәренә әбәт капчыклары аскан нефтьчеләр шау-гөр килеп җиргә коелды Димәк, сәгать төнге бер Смена ни сәбәпледер җиде төн уртасында алышына Әлеге җанлылык Җәмиләне авыр уйларыннан йолкып алды һәм ул Мансур өстендәге юрганны ипләп кенә каерып, анын жылы гәүдәсенә елышты. Бөгелмәдә Җәмиләне хастаханәгә салдылар. -Сезне ныклап карарга кирәк, ике-өч көн эчендә бөтен анализларны угкәрербез. үзегез үк рәхмәт әйтерсез.-диде ана табиб -Борчылмагыз, бу гадәти процедура. Кайчан да булса бер тикшерелергә кирәк бит инде Күренеп тора, сезнен табибларга мөрәжәгать иткәнегез булмаган Ир-ат гинекологларны өнәп бетерми иде Җәмилә Дөресрәге, анла- мый ул аларны, ни дип саф хатын-кыз шөгыленә тыкшынырга инде'.’ Хәер, алай дисән. кайбер хатын-кызлар ир-ат гинекологларга чират баса Бөгелмәдә Җәмиләне дә ир затындагы гинеколог кабул итте Яһүд Японнарны европалылар белән бутап булмаган шикелле ул ла башка бер милләт кешесенә дә ошамаган Өстәвенә, симез Ак купшак йөзе дер- дер килә. Әмма Шарон Моисеевичнын бу килбәтсезлеге авызын ачып сүз әйтүгә юкка чыкты. Сөйләшкәндә анын йөзе бөтенләй үзгәрә матурлана, җыйнаклана, мөлаемлана. Сүзләрен сәйлән кебек тезә генә Чәчәннәрен бер якта торсын. Җәмилә үзенең хастаханәгә керүен хәбәр иткәч. Мансурның кулыннан телефон трубкасы төшеп китә язды -Ни булды, машина бәрдермәгәндер бит?-дип гасабиланлы. -Борчылма, барысы да әйбәт, килгәч сөйләрмен, диде Җәмилә тыныч булырга тырышып -Барысы да әйбәт булгач, нигә анда барып эләктен сон.-дип төпченде Мансур. -Әйттем ич инде, килгәч сөйләшербез дип Мансур Җәмилә сораган әйберләрне зур сумкага тутырды да. машинасын кабызып. Бөгелмәгә элдертте Ләйсәнне бакчадан аласы бар. вакытында урап кайтырга кирәк Ашыгу бәласе, аэропорт борылышында аны ГАИ инспекторы туктатты -Документларыгызны күрсәтегез.-диде ул эре генә -Сез тизлек режимын боздыгыз. -Гафу итегез, иптәш лейтенант, хатын больницада ята. шунын янына ашыга идем.-дип акланды Мансур. -Документларыгыз! Мансурның документлары тәртиптә иде. әлбәттә Тик аны бу коры таякка тотгырсан, кесәсенә салып куюы да ихтимал Аннан имтихан биреп йөрергә туры киләчәк Әмма югалтуларсыз гына котылырга иде бит. Ниндидер хәйлә кирәк, бәхәс эшне катлауландырачак кына -Иптәш, лейтенант безнен мәктәптә юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмәләр үткәрергә кирәк иде. белгеч таба алмыйбыз Сез аны. мина калса, булдыра алыр идегез.-диде Мансур үэенен бу табышына зур өметләр баглап Лейтенантның вәкарь өчен генә үстерелгән сирәк мыегы тартышып тартышып алды, ул ышанырга да. ышанмаска да белмәде Мондый мәсьәлә юлда хәл ителми Әмма кызыктыргыч Үзе дә әле генә парта арасыннан чыкты, югыйсә Булдыра алыр идеме икән? -Сез мәктәптә эшлисезмени.’-дип сорады ул Мансурдан -Мин завуч.-диде Мансур.-бу рәсми тәкъдим Ә юл кагыйдәләрен бозуга кил тәндә, сез закон кешесе, гадел хөкем кылырсыз, дип ышанам -Рөхсәт бирерләрме икән сон?-диде инспектор икеләнебрәк. —Анысына борчылмагыз, башлыгыгыз белән үзем сөйләшермен,- диде Мансур,-рөхсәт бирмичә, яшь буынның язмышы турында кайгырту бит бу. —Безне училишеда да шулай өйрәттеләр. Мансур инспекторның исем-фамилиясен язып алды Исеме Фәнил икән, Газизов. Азнакай егете. Язын-көзен инспекторлар болай да мәктәптә әңгәмәләр уздыралар. Быел Фәнил үткәрсен сон. Танышлыкның да файдасы тими калмас. —Хатыныгызны көттермәгез, абый, борчылыр,—диде Фәнил.-Сак йөрегез. Шөбһәләнү белән башланган юл мәрәкәсе көтелмәгәнчә уңышлы төгәлләнде. Мансурның кәефе күтәрелеп китте. Күнелен тырнап торган җәрәхәте дә сулкылдаудан туктады кебек. Хафаланырлык та шул, семинарга киткән җиреннән хатының сырхауханәгә эләксен әле. Бу бит гомерендә чир күреп карамаган Җәмилә! Әйтми генә булыр, мөгаен имгәнгәндер. Ничә мәртәбә кисәткәне бар, алай тугарылып чапма дип. Тыңламый, ут өертә, машина дими, юл дими элдертә генә. Вестюбильдә үзен көтеп торучы Җәмиләне күргәч, Мансурның йөрәге иркен сулыш белән тибә башлады. -Куркыттык да сон, ә?-дип аны үбеп алды—Нишләп ятасың монда, әйдә, җыен кайтабыз! —Бераз сагыныгыз әле, юкса кадеремне белми башладыгыз... Җәмилә башын иренең күкрәгенә терәде. —Ни булды соң, җанаш, телгәләмә йөрәгемне, әйт инде,—дип Мансур хатынын кочагына кертте. Күңел тулы вакытта аны ерып җибәрү өчен салам селкетү дә житә Шушы гадәти генә сүзләр дә Җәмиләнең йөрәген җебетте дә ташлады. Аның үзен тыярлык көче юк иде инде. -Минем сул күкрәгемдә төер таптылар, Мансур... Мансур бу хәбәрнең ни дәрҗәдә хәвефле икәнен әлегә төшенеп җитмәде. Җитди булырга тиеш, Җәмилә юкка-барга чәүчәләнә торганнардан түгел. Шуңа күрә аңа хәзер ин дөрес тактиканы сайларга кирәк. Ул Җәмиләгә чир баткагына, өметсезлек сазлыгына кереп батарга ирек бирмәскә тиеш. -Шул төер өчен яшь түгәбезмени әле без?—дигән булды Мансур ваемсыз һәм шук күренергә тырышып,—Беләсең килсә, шул төер кети- кети итеп минем күнелне котыртып тора да инде. Җәмилә дәшмәде. Мансур ничек тә аны елмайтырга тырышты Тисә— таякка, тимәсә ботакка дигәндәй, бер мәзәк тә сөйләп алды. Ләкин файдасы тимәде, хатыны дорфа сүзләр белән сүгеп ташлады. Бераздан гына кайтып төште. -Гафу ит, Мансур, боларны мин түгел, күңелемә кереп оялаган шикләрем әйттерә,—диде. Мансур форсаттан файдаланып калырга ашыкты. —Син ничек уйлыйсың, җанаш, ул шик дигән кортны оясыннан куып чыгарсак, үпкәләмәсме икән? -Дөрес әйтәсең, Мансур, җебеп төштем чистый, боламыкка әйләндем... Сүзне икенчегә борырга кирәк иде. —Укытучыларга ни әйтим соң, сораячаклар бит,—дип сорады Мансур. -Алда шунда берәр нәрсә... Мансур ут төрткәндәй юри кабынып киткән булды. -Нинди алдашу ди ул? Син авыру түгел! Кызыксынучыларга да шулай диярмен. Ә аяк таю ише вак-төякләр булыштыра инде ул Шулай бит? -Шулай. Мансур, ә хәзер бар кайт, Ләйсән борчыла башлар. Шарон Моисеевич та Мансур тактикасын тәкрарлады Әмма ул, тәҗрибәле табиб буларак, ялганын бик оста итеп хаклык төргәгенә төрә белә иде Бу һич тә анын гаебе түгел, моны шундый ук ялганга корылган совет медицина этикеты дигән нәрсә таләп итә. Янәсе, сырхауны тынычландыралар, аны чир стрессыннан саклыйлар, гуманлык күрсәтәләр Ул дөреслек пәрдәсенең бер читен генә булса да ачарга карар итте. Чөнки Жәмиләнен чәчәк аткан вакыты гына Әле ана яшәргә дә яшәргә, балалар табарга Тик сырхау сайланып тормый шул ул. Бу чибәр ханымны урап узса да яхшы буласы булган да бит Юк. инде агулы угын китереп кадаган Моннан котылу чарасы да әлегә табылмаган Аны тоткарларга гына мөмкин Бу ягы кешенен үзеннән тора Бер үк авырудан кайберәуләр ике-өч айдан гүргә керә Бәгьзеләре дистә елларга суза. Хәтта бөтенләй башка сырхаудан дөнья куя -Сезгә операция ясатырга кинәш итәр идем,-диде Шарон Моисеевич. Җәмиләнең эчендә нидер өзелеп төшкән сыман булды Әмма табиб аны карашыннан ычкындырмады Табибнын күзләреннән, әйтерсен лә. гөнаһсыз, саф-чиста сабый үзе карап тора иде Йомшак, эчкерсез, мөлаем Жәмиләнен эчендәге өзелеп төшкән теге нәрсәсе кире урынына беректе Куркуы басылды. -Борчылмагыз, зинһар, операция дип авыз тутырып әйткәч тә. ул төерне алу колак алмасын тишү кебек кенә Табиб үзенен ялганыннан үзе уңайсызланып китте. Нервыларым какшый башла!ан ахрысы, дип кашларын җыерды, болай ярамый, үзенне кулда тотарга кирәк. Җәмилә ризалык белдереп башын селекте -һәм операцияне Казанда ясатырга кирәк.-дип дәвам итте табиб, -анда белгечләр көчлерәк. Дөрес, андый операцияне мин үзем дә ясыйм, пациентларым әле дә рәхмәтле Тик мәсьәләнең эстетик ягы да бар бит әле. Сез яшь, чибәр. Күкрәк алмаларыгыз, әнә. кызларныкы шикелле Аңлыйсыздыр, шәт. -Шулай бик ашыгычмыни?-дип сорады Жәмилә.-минем чыгарылыш классым бар. имтиханнар Шарон Моисеевич башын артка чөеп бермәлгә хәрәкәтсез калды Ул мультфильмнар герое Чипполинога ошап китте Җәмилә көлеп җибәрүдән иреннәрен кысып кына тыелып калды -Татарларда чирен яшергән үлгән, дигән бик акыллы әйтем бар,- дип анлату эшләрен дәвам итте ул,-әмма бу өлешчә генә дөрес -Кан коссан да, белгертмә, дип әйтергә телисезме. Шарон Моисеевич? -Мин аны бу мәгънәдә тәкрарламыйм Хикмәт шунда, кайбер кешегә чир ошап китә Дәваланасы урынга такылдык саескан кебек теләсә-кемгә тәмләптәмләп сырхавы хакында сөйләп йөри башлый, үзен жәлләтергә тели. Чирне һич тә әләмгә әверелдерергә ярамый Киресенчә, аннан арыну мәслихәт. -Тынычлана аласыз. Шарон Моисеевич, мин Бөекбритания королевасына караганда да горуррак. Ахыры киме санда