ШИГЪРИЯТ
Илсөяр Иксанова Ә БӘХЕТНЕ... САКЛАУ КИРӘК ИКӘН... Мәхәббәт Мәхәббәт безне бар иткән: Каннан—кан, җаннан—җан нткән. Мәхәббәт безне яр иткән. Җандашына пар иткән. Җаннарга сүнмәс утлы хис тулган. Каннан—кан булып, Җаннан—җан туган. Мәхәббәт аны да яр итәр, Үзенең тиңенә пар итәр. Җаннан—җан, Каннан—кан итәр, Яшәүне мәңгегә бар итәр. Мәхәббәт җаннарны күбәләк иткән. Дөньяны түгәрәк иткән, Мә—хәб—бәт! Әллә соңлап, Әллә нәкъ вакытында, Очраштык та Киттек җитәкләшеп. *Әйдә безнең белән бергә!»—диеп Уятмакчы идем җилне дәшеп... Кирәк түгел ул гайбәтче җилләр, Дөньяларга сөйләр хәбәреңне. Белми торсын әле беркем минем Ничек сөюемне хәләлемне! Әллә соңлап. Әллә нәкъ вакытында Очраштык та Киттек әле бергә. һәм иярде безгә бер фәрештә. Сезнен белән барам, диеп мин дә. Шундый нәни матур бер фәрештә Илһам салып торды бөтен эштә: Йоклап калган ул гайбәтче җилләр Ни дип бәя бирер бу күренешкә? Әллә соңлап, әллә нәкъ вакытында Очраштык та... киттек әле менә. Сөюемне сиңа тапшырырга Җитеп бетмәс кебек гомер генә...Сентябрь Сарылы-яшелле агачлар. Агачлар яшеллесарылы. Җәйләрнең көзләргә атлавы. Нишләптер, йөрәккә кагылды. Сап-сары яфрак шикелле Өзелеп төшәр күк бу йөрәк. Ямь-яшел тойгылар леперди— Без җилдән көчлерәк, көчлерәк. Мин сннсез дә. бәлки, яшәр идем Җирдә син барлыкны белмәсәм. Яшен булып, бәлки, яшьнәр идем. Елак яңгыр булып әйдәшәм. Үпкәләрем йөрәгемә йотып Кочагыңа килеп сыенам. Башны текә тотып йөрер идем Син булмасаң әгәр... Син булган! Бердәнберем Син минем бердәнберем бит. Беренчем син. бер генәм. Төшләреңә керер өчен Төннәреңә йөгерәм. Яшелле-сарылы фасыл бу. Бу фасыл сарылы-яшелле. Көзләрнең түренә агылган Болытка яшердем яшемне. Кемнәрне юатыр. Кемнәрне Үртәр дә елатыр ул болыт. Әлегә тойгылар талпына Сарылыяшелле моң булып. Тыннарым белән тын гына Чәчләреңә кагылам. Сагынам, Алсу моң булып Таңнарыңа сарылам. Таңнар булып сызылам да Көннәр булып сузылам. Елгаларның яры якын, Елгаларга кызыгам. Илдарым Тагын бер кат гомер бирсә Ходай, Сиңа бирсә гомер тагын берне, Кай ярларга язмыш ташласа да Эзләр идем сине, Бары сине! Мин яшәгән тарафларга чабып, Сулуларың тыннарыңа кабып Әверелсәң әгәр бер учакка. Офык ялкынында сине танып, Ак күбәләк булып канат кагып, Мин ташланыр идем ут-кочакка. Тагын бер кат гомер бирсә Ходай, Тагын бер кат бу дөньяга килсәк, Киек казлар, безгә юл сабыгыз Табышалмый адашыплар йөрсәк! Синсез язлар язмыни соң, Синсез көзләр көзмени? Читятларга соклансак та Читләр безгә үзмени. Йолдызларга кем сокланмый, Кем карамый күкләргә!? • Таянырлык таллар кирәк Хыялларга җитәргә. Синсез көннәр аязмыни, Синсез язлар язмыни. Йөрәгемне бирдем сиңа, Йөрәк кенә азмыни? Үрти-үрти үрсәләнгән җаным, Көзләр яңгыр сибә күземә. Тәрәзәмә кунма, сары яфрак, Болай да бит бәгырь өзелә. Тышта юеш, салкын, ул караңгы! Йөргәнме көз безгә үч саклап... Син ялгызың юлда. Туңасыңдыр... Күлмәгеңне яттым кочаклап. Китсәм куркам, Югалтырмын сине... Калсам, үзем югалырмын кебек. Сүзсез генә син аңласаң икән— Сүзләр нәрсә— Сүзләр бары күбек. Ап-ак күбек, Ап-ак ташкын булып Дулкын ярсуларын күмеп тора. Бер әрнүсез синнән китәм дисәм... Күзләреңдә сыным күренеп тора. Курку Үтәр көннән куркам. Мине сөйгән Соңгы көнең булса ни эшләрмен? Көтеп торса юлда бер-бер хәвеф. Йә мәкере явыз кешеләрнең. Туар көннән куркам. Мине сөймәс Көнең булып килсә. Мин үләрмен. Алып китсә сине ялган назлар. Соңгы сүзем итеп нн диярмен? Синнән куркам. Үз-үземнән куркам. Зурлыгыннан куркам мәхәббәтнең. Сүзсез генә карыйм күзләреңә Күзләреңә карап нәрсә әйтим? Син сүзсез дә барсын аңлыйсың бит. Куркасың бит син дә бу бәхеттән. Бәхетсезлек китми куганда да. Э бәхетне саклау кирәк икән... 1993—1998. /