Логотип Казан Утлары
Публицистика

РОССИЯ ҖӘМГЫЯТЕНЕҢ КРИЗИС ЧЫГАНАГЫ

«ЧЫГАНАК” сүзен яздым да. уйлап куйдым -кризис сәбәпләре” дип язарга да булгандыр, мөгаен Әмма 'чыганак сүзе әйтергә теләгән фикеремне төгәлрәк тулырак аңлата шикелле. -Чишмә, чишмә башы» дигән мәгънәләре дө бар бит әле бу сүзнең. Әйе. нәкъ менә— чишмә башы! Россия җәмгыятенең бүгенге хәле, Россия тарихының барлык үткененә үк бәйле булмаса да. аның «чишмә башы» Петр Беренче патшалык иткән чорларга барып тоташа Петр Беренче галәмәт зур хәрбиләштерелгән дәүләткә нигез сала, шуның белән асылда бөтен дворяннар катлавын үз эченә алган, көннән-көн ишәя үрчи баручы, чикләнмәгән хакимлеккә ия дәүләт бюрократиясен тудыра Бу бигрәк тө хәрбиләр арасында, югары һәм урта идарәче даирәләр арасында нык сизелә Нәкъ менә шул дәүләт бюрократиясе— түрәләр соңыннан һәм икътисадның, һәм дәүләтнең, һәм бөтен җәмгыятьнең үсеш юлларын, аның юнәлешен билгели Россиянең алгарыш-үсешенә 1861 елгы крестьян реформасының йогынтысы,— нигездә тискәре йогынтысы!— гаять зур Ул реформа, беренчедән, ким дигәндә ярты гасырга соңга калып ясала, икенчедән, аның концепциясе, нигезе үк дөрес булмый Крестьяннарның иң уңдырышлы җирләрен кишәрлекләп алпавытларга бүлеп бирү, крестьяннарның үзидарәсендәге җир община җире булып калган очракта, аның өчен түләп бетерә алмаслык зур бөяләр кую. крестьяннарның җиргә хосусый милекче булу хокукларын кире кагу илдә киңәя барган революцион процессны туктатып кала алмый, алай гына да түгел, киресенчә, аның көчәеп китүенә этәргеч кенә була Димәк, реформа үзенең максатына ирешә алмый кала Крестьяннарны крепостнойлыктан азат итеп, аларга ирек бирү шартлары. Көнбатыш Европадагыдан аермалы буларак. Россиядә крестьяннардан күпсанлы урта буржуаз сыйныф оештыруга киртә була, аны соңыннан Столыпин реформасы белән дә төзәтеп, юлга салып булмый Сәбәпләре шул ук: ул соңга калып башкарыла, алпавытлар мәнфәгатен яклый, крестьяннар файдасына булмый Реформа, революцион тетрәнүләрнең башлануын вакытлыча чигереп торса да. бары тик халык язмышы очен тагын да начаррак булган, ө революцияләр өчен иң уңайлырак вакытка гына чигереп тора. Чөнки бу чорда инде азатлык хәрәкәтендә марксистик ленинчыл тәгълимат җиңеп чыга, ул Россиянең яңа тарихыңда күрелмәгәнчә озакка сузылган большевистик диктатура урнаштыра. 1917 елгы вакыйгалар һәм аннан соңгы еллардагы большевистик хакимият дәвере Россиядә Петр Беренче нигезләгән дәүләтчелекнең үсеше үзенең соңгы чигенә—финишка килеп терәлгәнен искәртә кебек Җәмгыятьтәге тарихи күләмдә әһәмиятле кризисның чыганагы— аның башлануы да. сәбәпләре дә нәкъ менә шул чордан башлап бербөтен булып укмаша. 1917 елның октябрендә Россия дәүләте, эзлекле рәвештә тулысынча бюрократлашып бетеп, халык тормыш- көнкүрешенең барлык якларын, аның яшәешен үзенә буйсындырып һәм,—иң мөһиме!—милли байлыкларга бердәнбер монополист хуҗа булып, үз яшәешенең дә соңгы хәлиткеч чорына аяк басты. Хәзер без Россия дәүләтчелегенең үлем алдыннан тартышуында— агониясендә, аның тарихының юкка чыгып, бетеп барган дәверендә турыдан-туры катнашучылар булып калабыз. Дәүләтнең үсеш-алгарышындагы элгәрләребездән буыннан-буынга күчеп килә торган тәртип бозылу бетүгә йөз тоткан бу соңгы чорга килеп керүнең иң төп билгесе булды. Диалектиканың кире кагуны кире кагу канунын бөтенләй исәпкә алмыйча, алгарыш-тәрәккыятнең элгәрге нигез ташлары булган ысулкарашларны кирәкмәгәнгә кире кагып, аларны бозып аңлату, аерым алганда, Россия җәмгыятенең төрәккыяте милексез ярлы сыйныфның хосусый милекче байлар сыйныфына каршы көрәше белән билгеләнә, дип раслау шуның ачык мисалыдыр. Ә чынлыкта исә һәркайда бар дөньяда—ул тәрәккыят милекнең мал-мөлкәтле сыйныфлар арасында хәрәкәт итүе һәм төрле сыйныфларның үзара хезмәттәшлеге белән билгеләнә. Марксизмда, бигрәк тә аның варисы булган ленинизмда волюнтаризм, ягъни үзең теләгәнчә генә эш итү өстенлек ала. Бу аның, үзенә уңай чакта кулланып та, кирәге булмаганда читкә тибәрелүче, тискәре ягы белән әйләндерелгән диалектикасында ачык чагыла. Биредә хаталарның төп асылы шунда ки. эчке каршылыклар тышкы каршылыклар белән бергә буташтырыла, соңгылары гына үсеш-алгарышны тәэмин итә дип исәпләнелө. Хакыйкатьтә исә һәр нәрсә (күренеш, сыйныф) үзлегеннән үсешкә сәләтле, шул сыйфатка ия булмаган бер нәрсә дә, күренеш тә, сыйныфлар да юк, чөнки алар эчке каршылыклы, ул каршылыкларны чишү үз эчләрендәге процесслар барышында хәл ителә Әгәр шундый чишелеш булмаса,—ә мондый хәлнең каршылыклар юкка чыккан очракта булуы мөмкин,—ул чагында яшәү сәләте югала һәм тышкы тыкшынулар белән юкка чыгарыла, ягъни көрәштә үзара бер-берсен юк итү һәм «өченче көчнең- җиңүе белән төгәлләнә. Укучым гафу итсен, артык фәлсәфиләштереп-фәнниләштереп әйтелде шикелле. Әмма бу—диалектика законы. Димәк, милекнең артуы-ишәюе аның хәрәкәттә булуы, милекчеләр сыйныфының үзара ярышы- көндәшлеге—конкуренциясе аркасында барлыкка килә. Әгәр ул конкуренция милекнең азчылык кулында туплануына— монополизациягә китерсә, ул вакытта милекнең хәрәкәте туктатыла, торгынлык—стагнация башлана. Ә милексез пролетарийлар сафы бөлгенлеккә төшкән милекчеләр хисабына тулылана бара, милекчеләргә дошман сыйныфның көчәюе килеп чыга. Пролетарийлар сыйныфы үзлегеннән генә үсеш ала алмый, аңарда җәмгыятьтә тоткан урынын—статусын үзгәртерлек каршылыклар юк, аның язмышы—исән калу өчен көрәш, иң әйбәт дигән очракта да, бары тик үзен пролетариат сыйныфында саклап калу, ә күбесенчә— хәерчелеккә төшеп бөтенләй люмпенлашу. Азмы- күпме хәллерәк һәм эшлеклебулдыклырак крестьяннар арасыннан буржуазия сыйныфы үсеп чыккан булса, сыйныф буларак пролетариат үзеннән өстәрәк торган сыйныфка күчә-күтәрелә алмый, аның хәрәкәте бары тик түбән тәгәрәүгә генә дучар ителгән. Җәмгыятьтә тормыш төбенә төшә-төшә, пролетариат революционерлар өчен табышка әверелә. аны милекчеләргә һәм. әгәр дә җәмгыять демократик юл белән милекне халыкка бүлеп-таратып бирмәсө гомумән милеккә-байлыкка каршы революцион көрәшкә күтәрә Егерменче гасыр башындагы өч рус революциясенең һәм аннан соңгы еллардан башлап бүгенгә кадәр хөкем сөргән рөтсезлек- чарасызлыкның башлангыч сәбәпләре булып хаким сыйныфның— дәүләт бюрократиясенең күпчелек халыкка хосусый милек принцибын кире кагуы милли байлыкны җәмгыятьнең бик аз өлешенә генә,— кагыйдә буларак, карак өлешенә,—казна байлыгы бетәсе түгел ич!— тиешле дип санавы тора Хаким сыйныфның канына сеңгән инде бу Башында самодержавный патша торган дәүләт бюрократиясенә— империячел фикерле түрәләргә халык бары тик яулап алу сугышлары өчен генә кирәк Мал-мөлкәте, җире булмаган кара халык, әлбәттә, беренче чакыру белән үк яуга барырга, башка халыкларны буйсындырып, җирләрен басып алырга, таларга әзер торган. Ә инде сугышларда имгөтелгән гарип-гораба, ятимнәр, толлар язмышы җәмгыять өстене йөкләтелгән. түрәләрнең аларда эше булмаган. Табигый ки. мондый сәясәт мәңгелек була алмый Халыкны күп гасырлар буена милектән мәхрүм итеп, аны бөлгенлектә тоту социаль тотрыксызлыкка китерде Хәерчелектән башы чыкмаган халык байлар сыйныфын дошман итеп күреп, хосусый милеккә мал-мөлкәткә гомумән нәфрәт белән яши башлады Шундый шартларда Россия халкы хакимияткә каршы күп тапкырлар көрәшкә күтәрелде, әмма нәтиҗәсе куанырлык булмады «Бетмәс-төкәнмәс рус революция-контрреаолюцияләре йөзьеллыгы- дип аталырлык егерменче гасыр башына халык тәмам таланган хәлдә һәм чиксез үчачу белән аяк басты Октябрь революциясе җиңгәннән соң. Россия халыклары бер начар җәмгыятьтә яшәүдән икенчесенә генә күчтеләр Милек, мал- мөлкәт мәсьәләсендә халыкның бөтенесе диярлек бер хәлдә калды, ул милектән бөтенләй мәхрүм ителде Матди яктан тәэмин ителгән булып әлеге дә баягы түрәләр— номенклатура гына калды күпчелек исә кызганыч гомер сөрергә дучар булды. «Тимер пәрдә» белән томаланган булганлыктан. бу халык үзенең тормыш-көнкүрешен башкаларныкы белән чагыштыра алмый һәм шунлыктан мулрәхөт тормышның нәрсә икәнен дә белми үзенең хәерчелеген аңламый килде Большевиклар, җәмгыятьнең байлар-ярлыларга бүленүен инкарь итеп, киләчәктә,—әмма хәзер үк. үзләре хакимлек иткәндә үк түгел!— һәркем иркенрәхөт тормышта яшәр, дигән шигарь-лозунг күтәрсәләр дә, чынлыкта барыбызны да хәерчелектә тигезләүгә генә сәләтле булып чыктылар Виктор Черномырдин әйтмешли -Бер бүлмәгә керәбез дип, икенчесенә барып кердек ■ Пушкинның замандашы декабрист Петр Чаадаев язганча «Без алга барабыз, әмма максатка илтми торган сызык буйлап, кыек юнәлештә- Россиянең гомерлек бәласе шул: чын-асыл хәлне бик азлар гына белә-аңлый иде һәм андыйларны идарәче даирәләр «акылдан язганнар- яки -хыянәтчеләр- дип кенә тамгалап килде Коммунизм— коммунистик бюрократиянең диктатурасы ул Егерменче гасырда кайбер илләрдә җиңеп чыккан коммунизм үз тәгълиматчыларының әүвәлге хыялый-утопик яки «фәнни-коммунистик- карашларына бөр яктан гына туры килә иде ул. икътисадны дәүләткә буйсындырыл көшенең иҗтимагый һәм шәхси тормышын да -дәүләтләштерде- Нәкъ мөнө шуның аркасында югары әхлаклы, гадел кешелекле җәмгыять—коммунистик строй дигәннәре тормышка ашмады да инде Аны төзү әлеге дә баягы пролетариат диктатурасының дәүләте тарафыннан башкарылырга тиеш иде Әмма тышкы дошманнардан саклану һәм җәмгыятьтәге социаль каршылыкларны киметү вазифаларын үтәүче гадәти дәүләтләрдән аермалы буларак, -пролеталар" (ә чынлыкта—комбюрократ лар) дәүләте, милли байлыкларга тулысынча хуҗа булып алгач. Сталин әйткәнчә, «хуҗалык-оештыру һәм мәдәни- тәрбияви» вазифаларны да башкарырга хокуклы булып чыкты. Ягъни ул һәртөрле хокуктан мәхрүм ителгән җәмгыять өстеннән хакимлек итә башлады. Ә бит ул үзе җәмгыятькә хезмәт итәргә, аның сайлап куелган хакимияте алдында хисап бирергә һәм җәмгыять тарафыннан тәрбияләнергә тиеш. Үсеш-алгарышның бердәнбер чын хуҗасы булган милекчеләр сыйныфын юк итеп, аның вазифаларын үзенә алган дәүләт «ялган хуҗа» булды һәм. үсеш алгарыш урынына, бөтенләй кире нәтиҗәләргә китерде. Социаль гаделлек принципларын тормышка ашырабыз, дигән булып, дәүләт хезмәт ияләренең керем-табышларын һәм куллану ихтыяҗларын тигезләү юлына басты. Нәтиҗәләре аяныч Алгарыш-тәрәккыятнең асылы кешеләрнең бөтенесенең дә бертөрле булуында түгел, ә аларның бер-берсеннөн аерылып торуында, алар арасында хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүне тәэмин итәрлек талантлы шәхесләр булуда. Бары тик шул нигездә генә җәмгыять тормышының барлык тармакларында үсеш-алгарыш була ала. Керем-табышларны һәм куллану ихтыяҗын көчләп тигезләү зур сәләтләргә ия кешеләрнең дә үз сәләтләрен файдалану теләген бөтенләй юкка чыгара—алар да башкаларга тигезләнә башлыйлар. Нигә бушка көч түгәргә? Нәтиҗәдә— җәмгыять үсешенең торгынлыгы. Бу хәл «ялган хуҗаларның» халык хуҗалыгын туздырулары, әрәмшәрәм итүләре белән, «үзләренекен үзләре- урлаучы караклары һәм вакытлы түрәләренең акылсыз гамәлләре белән тагын да катлауландырыла-тирөнөйтелө. Шул рәвешле котылгысыз фаҗига— халык үзенең киләчәгеннән мәхрүм ителә. Әле бит шуның өстенә җитмәсә, бу әрөмтамак-сорыкорт комбюрократ сыйныф, «хезмәт ияләренең интернациональ теләктәшлеге» дигән шигарь-лозунг белән, бөтен дөньяда хакимлек итәргә дәгъва кыла. Болай да тормыш дәрәҗәсе түбән халыкка зыян китереп, шул максатлар өчен гаять зур дәүләт чыгымнары сарыф итә. Табигый ки. мондый дәүләт башка иҗтимагый мөнәсәбәтләргә нигезләнгән һем башкача хуҗалык итүче дәүләтләр белән ярыша алмый. Аның тормышка ашмас уй-теләкләренең нигезе булган хәрби көчләре хәлсезләнө-какшый, халыкның имин тормышын азмы-күпме адәм рәтле тәэмин итәргә мөмкинлеге калмый, социаль киеренкелек үсә һәм диктаторлар хакимлегенә куркыныч яный башлый. Бу дәүләт әле күпмедер вакыт үзенең икътисадын ныгыту-үстерү мәсьәләсен ГУЛАГлары, колхозлар, кешелексез канун-законнары белән, халыкның чиксез арзан кол хезмәте һәм миллионнарча тоткыннарның бөтенләй түләүсез хезмәте белән хәл итеп килә ала Әмма гомергә алай дәвам итә алмый бит. Ә ул арада капиталистик илләр үсеш-алгарышта шундый сикерешләр ясый ки, кайбер усал телләр әйтмешли, коммунистик дәүләтләр «мәңгелеккә» артта калалар. Коммунизм, алгарыш субъекты булган милекчеләрсез җәмгыять төзергә тырышып, аны «ялган хуҗа»— дәүләт белән алыштырып, җиңелүгә дучар була. Коммунизм—тормышка ашмас хыял ул. Социаль гаделлек мәсьәләләрен хәл итү башка юнәлештә булырга тиеш. Ул да булса— төше-үзәге милекче урта сыйныф булган гражданнар җәмгыяте төзү Ә дәүләт шул җәмгыятьтә үзенең табигатенә хас эш-гамөл белән шөгыльләнә: халыкның эчке һәм тышкы иминлеген саклый, аңа үз тормышын үзе теләгәнчә алып барырга комачауламый. Хакимият белән шәхес арасындагы мөнәсәбәтләрнең төп асылы— кешенең уңай эшчәнлегенө комачауламауда. Без хәзер, бәлки. Россиянең менә шундый бөтенләй яңа төр хакимиятле дәүләтчелегенең бик авыр газаплар белән туып килүенә шаһитлардыр. Бәлки, ул дәүләт асылда демократик көнбатыш дәүләтләреннән әллөни аерылып та тормас Россия җәмгыятенең гасырларга сузылган кризистан чыгу юлы шулдыр. Бирсен ходай! ҖӘМГЫЯТЕБЕЗНЕҢ кризис чыганагы, аның «чишмә башы- да. сәбәпләре дә— Россиягә хас дәүләтчелегебездә В И Ленинның бөтен нәрсәне үзенә буйсындырган бюрократизмлы, үлемгә дучар ителгән дәүләт төзүе турында үзе үк фараз кылган күрәзәчелеге расланды Кызганыч ки, моны аңлау һәм шулай ук социализмга карата булган карашларын тамырдан үзгәртү аңа бик соңлап, үләр алдыннан гына килде. Ул вакытта инде ул үстергән партия-дөүләт номенклатурасы хаким сыйныф булып өлгереп җиткән, ә Ленин үзе авыру сәбәпле, көчен югалткан, бары тик «теше коелган арыслан» булып кына калган иде. Үлеменнән соң озак та үтмәде, ул «тудырган балалар» да. дәүләтне демократик халыкчан итәргә бердәнбер чын сәләтле НЭП (яңа икътисади сәясәт) һәм НЭП белән берлектә җидешәр чакрымлы адымнар белән үсеп килүче кооператив төзелеш тә «үлде» Аларны Сталин -үтерде» Бу гарип дәүләтчелекне бары тик бюрократияне хакимлектән сөреп төшереп кенә юк итәргә мөмкин аны тик гражданнар җәмгыяте генә башкарып чыга ала Әмма гражданнар җәмгыяте төзергә халыкның үзенең эчке көче-җегөре калмады Соңгы еллардагы уйланмаган, акылсыз реформалар аны бөтенләй хәлсезләндерде Барысын да яңадан булдырырга, күтәрергә кирәк. Моны кем эшләр? Мәсьәләләрнең мәсьәләсе дә менә шунда1 Минем моңа мондыйрак җавабым бар тоталитарлыктан котылган бер генә дәүләт тө, хәтта үзендә демократик юнәлешле дәүләт эшлеклөлөрөнә һәм күпсанлы милекчеләр сыйныфына таянырлык социаль җирлеге булган очракта да, читтән ярдәм алмыйча, үзлегеннән генә гражданнар җәмгыяте төзергә сәләтле түгел Аларда гражданнар җәмгыяте һәм демократик дәүләт оештыру җиңүчеләр күзәтчелегендә, алар булышлыгы белән барган. Бездә исә ни милекчеләр сыйныфы юк, ни көн таләпләренә җавап бирерлек лидөрюлбашчылар юк һәм безнең эчке эшләребезгә читтән турыдан-туры йогынты ясаучылар да юк—хәлебез менә шуның белән дә катлаулана Менә шушы хәлләр һәм халыкның тормышында сизелерлек үзгәрешләрне өстән торып ясауны көтү гадәте безне дәүләтебезгә генә өмет итәргә этәрә Без шулай тәрбияләнгән, шулай өйрәтелгән. Аңлашыла ки, хәзерге дәүләт аппаратына түгел, ө башында интеллектуаль сәләтле һәм әхлаклы демократик карашлы, халыкара демократиянең һәрьяклап хәлиткеч булышлыгына һәм өлегө хәлсез булган үз демократиябезгә дө таянган күренекле лидер-юлбашчы торган дәүләт аппаратына өметләнергә кала Шундый дәүләт, башкалар белән бердәмлектә дуслыкта, үзебезнең хәзерге идарәче түрәләрнең һәм оппозициядәге номенклатураның да каршылыгын җимерә җимерә, милекчеләрнең урта сыйныфын булдыруны тизләтә алыр иде Ничек итеп безгә тыныч юл белән шундый дәүләт төзергә соң? Монысы мәсьәләләрнең икенче мәсьәләсе Минем бу сорауга анык кына җавабым юк Бәлки, халыкара демократия бу мәсьәләне чишүгә якынлашып киләдер Ул бит әнә коммунизмның котырынып азып китүен үз өендә генә түгел, социалистик лагерь илләрендә дә чикләү чараларын таба алды Салкын сугыш шартларында социалистик лагерьны ярышка чакырып, милекне халыкка бирү һәм демократияне үстерү юлы белән халыкның имин, иркен мул тормышын тәэмин итү ярышында отты бит Хәзер дө шундый чараларны таба килә Мин бары тик моның йөздән бер мөмкинлек булганын гына әйтергә телим Аны тормышка ашыру өчен рус халкын бөөкдержавачыл шовинистик психологиясеннән, империя синдромыннан арындырырга кирәк Ә ул әле җитмәсә хосусый милекчелеккә каршы коммунистик дошманлык белән дө агуланган Евгений Евтушенко ейтө бит «Я— босяк, но—русак!—ди Юкса, акрынлап булса да тернәкләнеп килүче демократияне буарга, аны һәрьяклап тоткарларга тырыша-тырыша, коммунистик үткәнебезнең "бөеклеген» ГУЛАГлары-ниләре белән кире кайтармакчы булып, һаман да яман белән яхшының бетмәс-төкәнмәс көрәш сазлыгында,—ә анда безне шул ук коммунистлар этө-төртө кертмөкче!— быкырдап тик ятарбызмы? Әлбәттә, коммунистларның бу көчәнүләре өметсез, чөнки, бердән, халыкның азмы-күпме дәрәҗәдә күзе ачылды, ул инде каршы торырлык булып өлгереп җитте, икенчедән, публицист Виктор Ерофеев язганча: «Соңгы ярты гасыр эчендә дөнья артык кечерәеп калды. Яңа технологияләр дә, дөньядагы яңа вәзгыять тә безгә теләсә нәрсә эшләргә мөмкинлек бирмәячәк. Шулай булгач, коммунистлар тәкъдим итә торган вариант, үзенең өхлаксызлыгыннан тыш, тормышка ашмас хыялый да әле. Без инде барлык цивилизацияле дөньяны куркытып-өркетеп торырдай элекке супердержава була алмаячакбыз» («Будь здоров» журналы Мәскәү. 1999 ел. 4 сан. 100 биттән тәрж,емә). Бу «географик һәм технологик» сәбәпләргә сәяси-психологик сәбәпләрне дө өстик. Икенче бөтендөнья сугышы сабаклары, аерым алганда, «кечкенәрәк явызлык» дип, әле фашизм, әле коммунизм ягына авышу, нәтиҗәдә—вакыты җиткәч аларның «зур явызлыкка» әверелүен (ө ул котылгысыз!) күрү—менә бу ачы тәҗрибә халыкара демократия өчен эзсез үтмәде. Ниһаять, нинди генә явызлыкны да якларга ярамаганлыгын аның тешләрен бөтен кешелек дөньясына куркыныч янарлык булып үсеп җиткәнче үк тамыры-ние белән йолкып алырга кирәклеген аңладылар. Шунысын да кисәтеп кую кирәктер. Россиянең «ни алга, ни артка» булган бүгенге хәле озак дәвам итәргә мөмкин. Әмма «ничек кенә үрелсә дө, бауның очы була». Ләкин нинди «оч» бит—анысы билгесез. Дәүләт хакимияте үзара ызгыш-талашлардан арына алмый, аерым төркемнәргә таркалу, төрле партиялөр-хөрөкәтлөр калкып чыгу, иң югарыда утырган түрәләрнең дө чикләнмәгән җинаятьчел даирәләргә тартылуукмашулары дәвам итә. Илдә үсеш-алгарыш субъекты— милекче урта сыйныф юк, аның вазифаларын җинаятьчел олигархлар (милли байлыкны үз кулларына төшергән һәм сәяси-икътисади хакимлеккә омтылучы Чубайс, Березовский, Гусинский һ. б кебекләр) һәм бюрократ түрәләр башкарган булып кылана. Милли идея юк. аны күп чәйнәлгән «самодержавие, православие һәм халыкчанлык» дигән формулага алмаштырмакчы булалар. Анда да, Никита Михалков әйтмешли, -баш хәрефтән язылырга тиешле милли сыйфат— милләтне батырлыкларга өндәүче көнчелек» белән буташтырып алыштырмакчылар Ул «батырлыкларның» ни-нәрсә икәне безгә бик яхшы мәгълүм! Юлбашчылар урынында—һәртөрле дәрәҗәле дө. дәрәҗәсез дә шарлатаннар- бушбугазлар. Халык шомда, менә-менә фетнө-гыйсьян башланыр шикелле. Бердәнбер юаныч—Россия тарихындагы бу болганчык чуалыш өченчесе һәм ул да үзенең өченче өйләнешендә инде. Руслар: -Бог любит троицу»,—диләр, ягъни: «Алла өчлекне ярата». Димәк, бу галәмәтнең соңы якындыр Әгәр дө хәзерге хакимият үткәнгә кайтуны булдырмый кала алса, үткәнне сагынып хыялланучылар белән хәзерге кебек кети- кети уйнамыйча, киресенчә, аларның халыкка дошман булган асылын фаш итеп, коммунистик мирасның тамырына чапса, хәзерге кебек кыланып кына калмыйча, җәмгыять һәм дәүләтне дөнья цивилизациясе юнәлешендә хәрәкәт итәргә чын-чынлап оештырса—менә шул чагында Тарих Галиҗәнапләре бу режимның күп кенә гөнаһларын да гафу итәр иде, бәлки. Без хакыйкать мизгеленә якынлашабыз Аны абайламый калмасак иде Иске гадәтебез буенча, яңадан да «максатка илтми торган сызык буйлап, кыек юнәлештә» китеп бармасак иде. Май, 1999 ел