Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОДРӘТ ИЯСЕ

РӘССАМ ИЛДАР ЗАРИПОВКА 60 ЯШЬ

Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты. Россия Федерациясенең халык рәссамы Илдар Зарипов Казан каласының Ягодный дип йөртелгән бистәсендә үз өйләрендә көн күрүче Касыйм абзый белән Мәймүнә апа гаиләсендә 1939 елның 15 нояберендә дөньяга килә Буяу карандашын иң әүвәл 4-5 яшендә күрә Мәхмүт абыйсы бер тартма «Спартак» дигән буяу карандашы алып кайта да шундук самолетлар, танклар ясарга, аларны төрле төсләргә буярга тотына—сугыш заманы бит, сугыш!.. Илдар абыйсының шулай оста рәсем ясаганын, кара танклар өстенә зәңгәр самолеттан кызыл бомбалар коелганын биһуш булып күзәтә, карандашларны берәм-берәм кулына ала, иснәп карый (Сәнгатькәр әле дә шул исне хәтерләвен тәкрарлый.) Анысы шулайдырмы, юктырмы,— һәрхәлдә, абыйсы алып кайткан «тәмле исле» карандашлар Илдарда рәсем ясау дәртен кузгата шул.. Бу һөнәргә ныклап торып ябышкач. 5 сыйныфта укып йөргәндә, Соцгородтагы Пионерлар сараенда сәнгать түгәрәге эшләгәнен ишетә. Ике уйлап тормый малай—шунда йөри башлый Петр Дмитриевич Кудрявцев— аның беренче һөнәри укытучысы Шул төбәктә яшәп тә атна буена берни ясамыйча, буш кул белән килгән малайларга үпкәләп, түгәрәк җитәкчесе Илдарга елмая: —Килеп җиттеңме, академик? Йә, күрсәт әле эшләреңне! —ди. Илдарның папкасы беркайчан да буш булмый. Ул үзенең яңа эшләрен олуг бер тантана белән идәнгә җәеп сала, остазыннан хуплау сүзләре ишеткәч, тагын да ныграк дәртләнеп эшли Гомумән, киндернең тәэссорат көче нидә сон? Рәссамның да, синең кебек үк. табигатькә iашыйк булуында, мөкиббән китүендә, гади генә бер күренешне дә. хыялы белән баетып, сиңа илаһи бер дөнья итеп тасвирлап бирү осталыгында; сине үзенең таланты-кодрәте белән сихерләвендә. Гаҗәеп хәл инде математика галиме саннарны, формулаларны исендә тоткан шикелле, рәссам да әллә күпме сюжетны, күренешне хәтерендә саклый Дөресрәге, ул теләсә кайчан үзенә кирәкле хәлне, күренешне җиңел генә күз алдына китерә һәм шуны тасвирлап бир») алыр иде сыман Әмма Илдар аны тулаем әзер килеш, үзе уйлап чыгарган яки хәтер сандыгыннан актарып алган һәм күз алдына аермачык китергән хәлендә язып куюдан ерак тора Эшли башлау белән, элек уйланган сюжетына үзгәрешләр кертә, язу ысулын да хәйран нык үзгәртә. Яна теманы язарга керешкән чагында туры килеп, сораштыра калсаң, гәптәшемне рәнҗетмәгәем дип шөбһәләнгән сыман, каты бәрелмәскә тырышып кына. —Үзем дә белмим бит әле нәрсә килеп чыгарын,— ди һәм,—син керешәсен бер теманы язарга, бер күренешне сурәтләп бирергә—килеп чыга бөтенләй икенче нәрсә.-дип төшендереп бирергә ашыга Кыл-каләменең сабы белән көмеш иетергэн башын кашыгандай иттерә дә рәхәтләнеп көлеп җибәр») -Кайчагында берни килеп чыкмый' Андый хәлләр дә булгалый шул Т Автор яна картинасының ни рәвешле очланасын алдан ук әйтә алмый, үз-үзенә мөкиббән кигү, масаю аның табигатенә һич тә хас нәрсә түгел. Нинди сәләтле һәм әзерлекле була торып та ул еш кына «буразнага төшә алмыйча»—төсләрнең нәкъ бу урында кирәклеләрен таба алмыйча иза чигә. Ә инде төсләрне сиземли Зарипов, искиткеч шәп сиземли. Гел мажорный гына булмый анын сәнгать түгәрәгенә йөрүләре. Гыйнвар суыгы. Соцгородтан кичләтеп кайтырга чыккач, трамвай ватыла. Җилгә каршы 3-4 чакрым жәяү кайтасы. Барыннан да элек ул борыны өшегәнне абайлый. Тотып карамакчы була—бармаклары да өшегән! Йөрәге «жуу» итә: —Кисәләр икән бармакларны! Була алмыйм икән рәссам!.. Шунда да югалып калмый, унга борылып, түбәнгә йөгерә малай— котылу юлын эзли. Бәләкәйрәк йортларның кайсында ут яна, кайсында юк. Уты булса да. малай-шалайга беркем төнлә ишек ачмаячак, усал этләрен ырылдатудан файда чыкмаячак. Әнә теге барактан да кулае булмас. Озын гына коридорда житү кызларны күргәч. Илдар: —Апа! Кулларым өшеде! Бармакларым кыймылдамый!—дип ачыргаланып кычкырып җибәрә. Кай арада бүлмәләрдән кызлар атылышып чыгалар, аны якындагы бер бүлмәгә алып керәләр. Авылдан төзелешкә килгән унган кызларның кайсы бүреген, телогрейкасын, ботинкасын салдыра, кайсы ул арада каз мае алып килә, өшегән борынын, кул-аяк бармакларын уарга тотына Малайның бар кайгысы—кул: шунсыз рәсем ясый алмыйсың. —Апа дим, кулны кисмиләрме соң минем? Бармакларым кыймылдамый бит инде! Үлде бармаклар, бетте бу яраткан һөнәр! Әни әйткән иде, йөрмә дип, көн бик зәһәр дип Сүзен тыңламадым шул... —Юк. энем, без хәзер синен бу матур бармакларыңны сихәтлибез, гармун уйнарлык булыр —Син ана, кызлар кочарлык булыр, диген, ахирәт. Малайның үз кайгысы кайгы: — Гармуның да кирәкми, кызларын да! Мина карандаш тотарга кирәк, кыл-каләм тотарга! Художник булам мин! Бармакларым кый-мыл-да- мый-ла... —Елама гына, энем, каз мае өшегәнне кайтармый калмас, иншалла. Менә чәнти бармагына жан керде шикелле.. Әнә шул үзәкләренә үткән зәмһәрир суыктан сон рәссам кышкы суыкны тасвирлаган һәр әсәренә жан җылысын өстәргә дә җаен таба—йә өйдәге җылыны, йә эссе мунчаны күрсәтә. Ине-буе бер чамадарак картина, әллә ни зур түгел, метр ярым чамасы гына. Игътибар үзәгендә тәрәзә. Тәрәзәнең тирә-ягын астан да, өстән дә, шулай ук уннан да, сулдан да кар баскан да бәс сарган Бүрәнә араларына, тәрәзә рамына мул булып яткан кар табигатьтә суык кыш хөкем сөргәнен сиздереп тора Шунда үсеп угырган ак каен ботаклары тәрәзәне каплый яза һәм үзенә күрә бер гармония китереп чыгара Һәй. бүрәнәләрдә дә, каенда да түгел, тышкы суыкларга контраст сыйфатында тасвирланган эчке бер халәттә икән ләбаса хикмәт! Синен соклануыңны, тан калып каравыңны мәгъкуль күреп, автор үзе елмая, кулын болгый-болгый. хыяллары белән уртаклаша: Ир канаты— ат булыр. 1976 ел. —Бу—авылның чите бит Шүрәлеләр килә төнлә белән Монда нинди чибәркәи мунча керә икән. дип. куакларны аралап, агачнын ботакларын аергалап. мунчага якын ук килә дә тәрәзәнең тунын өреп үзенә бер күз ясый. Кызык бит. әй!—дип. әкиятчедән онытылып сөйли дә сөйли. Авторның шулай рухланып сөйләве, әлбәттә, сина да тәэсир итә. Үзен дә сизмәстән, син дә сихерләнәсең, әкият дөньясына кереп китәсең Төш күргәндәй, телеңә салынып — Кайсы яктан сон сез. шүрәлеләр? Арча ягыннанмы. ДебъяхзармьР— дип сораган буласын. Автор югалып калмый, көлә генә: — Юк. без Киек ягыннан, диләр сина шүрәлеләр.—Синен аптырашта калуыңны шәйләп, тизрәк төшендерү чарасына керешә—Иләт елгасының теге ягы. Татарстанның чиге инде ул авыл Анысы анын әти авылы. Мари ягы Аннан китә инде тайга урманнары Аю-бүре әле дә бар анда. Теге, мәче төсле кыргый жанвар ла бар. ничек диләр әле. рысьмы ’ — Безнең авылда селәүсен диләр бугай —Әнә шулар да бар Куе урман Тайга — Нәкышь остасы бераз уйга калып, әзер кое яткан кыл-каләмен кулына ала да ап-ак мунча бүрәнәсенә кыйгачлап кара сызык сызып куя. Аннары, кыл-каләмле ун кулын дирижер сыман югары күтәргән килеш, читкәрәк чабып китә дә. әле генә сызган сызыгына, ничек төште икән бу. дип озаклап карап тора, төпчен.» —Анда саллы итеп салалар өйне, калын бүрәнәдән. Менә бола-а-ай анда бүрәнәләр, тигез, калын үзләре. Тайга бит. Урман. Автор үзе шулай кулларын дирижердан болгаганда, гүя. тирә-якка мон чәчелә—кышкы суык чынлап ала да. бөтерелеп, читкә авыша, анын урынына җанга ятышлы бөтенләй икенче кой агыла башлый Монысы мунчанын ныгытып ягылганын, суының кайнар, парынын эссе икәнлеген сөйли Бигрәк тә инде себерке белән чабынып утыручы асыл затнын матурлыгынсылулыгын мактый, аның чибәрлегенә мәдхия җырлый Автор гаҗәеп куе итеп жылы төсләрне юкка гына салмаган шул: сары, көрән, кызгылт төсләр берсе белән берсе аралашып хәрәкәт.— юк, алай гына түгел,—күркәм хисләр, якты өметләр китереп чыгара. Моңа карап һич тә син битараф кала алмыйсын Матурлыкта икән дөреслек, дөреслектә икән матурлык, дип уйлап куясың Хыялга бирелүеңне автор шундук шәйләп ала. Янына килеп баса да. хәйран дәртләнеп —Жылы гына нәрсә килеп чыга бит. Кызык бит! Бер чәчәк шикелле угыра бу чибәркәи. Нинди нәфис үзенең төннәре -дип куя Син дә анын сүзен җүплән. —Тән симфониясе инде, һич тә бүтән нәрсә түгел.-дисен. Авторның: -Чибәр дә инде безлә, безнең авылда, безнен якта хатын-кызлар1 Бүтән бер җирдә юк андый матурлар да нәфисләр дигән сүзләре анын дөнья күргән егет икәнлеген, гүзәллеккә соклана белгәнен, кеше таныганын исбатлый. Әмма үзенен һич кенә дә әкият дөньясыннан аерылырга исәбе юк икән әле:—Шүрәлеләр чынлап га карыйлардыр инде төнлә белән тәрәзәдән Урманда салкын, ә монда мунчадан эссе бәреп гора Эчтә жылы шундый' Өстәвенә бер асыл зат хушланып утыра, сихәтләнеп. Кызыга шүрәлеләр Кызыкмый хәле юк. шул тикле нәфис тәнне күргәч. Үзен дә кызыгырсын. әй!—дип. яңгыратып көлен җибәрә. Ул арада очып кына картинасы янына бара да янә бер сизслер- сизелмәслск кенә сызык сызып куя Аннары сина сер итеп кенә әйткәндәй - Бик свежи әле бу. Мичтән генә чыккан ипи шикелле Берәүнсн лә күргәне юк әле. Син беренче күрәсең,—дип куя Олуг галант иясе табигатьнен үзендә әллә канларга чәчелгән дә сибелгән гүзәллекне рәссам күзе бе гән күреп -абайлап. аны берәмтекләп жыеп һәммәкиен бергә туплап. шуна үзенең йөрәк җылысын да кушып хыялы белән баетып, нәкъ менә киндергә тэбигыи булып ятардай төсырне-би зәкъзрне сайлап, дәртләнеп-үҗәт гәнеп яна әсәр язарга керешә Андый чакта сәнпгтькәр бөтен дөньясын оныта, игътибар үзәгендә фәкать күз алдында гәүдәләнгән табигать күренеше генә торып кала—әнә шул рәвешчә киндердә сәнгатьчә дөреслек гәүдәләнә. Әлеге күренеш табигатьнең үзендә без күргән кыяфәтен һич тә үзгәрешсез кабатламый, сине уйландыра, сокландыра һәм, ин мөһиме, ышандыра. Табигатьнең матурлыгын син үз күзен белән элегрәк күргәндәгечә итеп түгел, бәлки, нәкъ менә сәнгать әсәрендәгечә күңелеңә сеңдерәсең, тулаем кабул итәсең. Илдарның, үҗәтләнеп, художник булам мин, училишега укырга керәм, дигәне Ягодныйда Касыйм абзый үз кулы белән салган иркен агач өйдә яшәп ятучы ишле гаиләдә берәүне дә сөендерми. Гаилә башлыгы өстенә бу сүз олы афәт булып ишелеп төшә: жиде бала бит, жиде бала! Нибары олы малае Мәхмүт кенә кул арасына керә башлады, инде менә монысыннан йортка бераз файда тимәсме, берәр юньлерәк һөнәргә өйрәнеп, мал китерә башламасмы, дип өметләнеп кенә торганда—мә сина! Шулай да сер бирми йомшак күңелле ата: —Улым, беләм мин художникларны. Тапталган ботинка аларның аягында, салам эшләпә башларында. Үзләре салмыш-силмеш, кесәләрендә бер тиен акча юк. Булса—йөгерәләр пивнушкага. Нәрсәгә хаҗәт сина ул тузга язмаган һөнәр?!—дип, тәртәгә тибеп маташкан малаен ипләп кенә туры юлга төшерү ягын карый. Әмма 16-17 яшьлек үсмернең үз туксаны туксан: —Художник булам дигәч, булам! Арага әни кеше—Мәймүнә апа төшә: —Улым, әтиен бит, юньсез кешеләргә юлыкмагаең, дип кенә хафалана. Синен укуына каршы килми бит ул. Укымышлы кеше булырга тырыш, улым. Хәлебез авыр булса да, укырга кирәк. Укырсың, улым, укырсың, Аллаһы боерса,—дип мәсьәләне үзенчә хәл итә дә куя. Казан сәнгать училищесына Зарипов кыю барып керә. Беренче курсны Фешинның шәкертендә укып, искиткеч әйбәт бетерә. Әмма икенчедә ун яшькә генә үзеннән олырак булса да картларча катып беткән бер татар агаена туры килеп, аның «академическое требование»сенә җавап бирә алмый һәм... икенче елга кала. Ярый әле, аннары юньлерәк укытучыга— Ротниикийга эләгә. Семен Аронович анлый аны. талантын ачып бирергә омтыла: —Кыюрак яз! Яшермә сәләтеңне!—ди. Казан сәнгать училищесын Илдар Зарипов гаять уңышлы тәмамлый, һәм ана, диплом белән бергә, укуын дәвам итәргә сәләтле, дигән—югары уку йортына укырга керү өчен тәкъдим кәгазе дә бирәләр. Бу язу ярап куя да сон. В. Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтына конкурс шаккатарлык зур була. Студентлар шәһәрчегендәге бинаның ул яшәячәк бүлмәсе шыгрым тулы икәнне күргәч, егетебез хәтта югалып кала. Нинди генә милләт халыклары юк анда?! Татар малае гына ялгызы. Тик инде беренче сынаудан соң ук халык саны кими, сонгы сынаудан сон Казан егете бүлмәдә берүзе торып кала. Шунда язган картинасы, бүтән өлгеләр белән бергә, ул укыган дәвердә методистлар бүлмәсендә эленеп тора: менә шулай язарга кирәк, янәсе. Автор үзе дә кереп-кереп караштыргалый. Нәкышь һөнәрен яшь рәссамыбыз академик Д. К. Мочальский классында үзләштерә. Остазының акыллы киңәшләрен тота, гыйбрәтле мисалларына колак сала, һәр әсәргә иҗади килергә өйрәнә. Әмма . укулары хәйран матур барган бер заманда, өченче курста чакны Илдар өйләнеп жибәрә. Кәләшен Мәскәүгә китереп, бергә-бергә дөнья көтүне уйлыйсы да юк, атна саен кайтып йөрергә кала. Атна буе сагынып, ничек җитте алай акча юнәтеп, һич югы билетлык кына остазыннан әҗәткә алып, Светланасы янына ашыга Илдар. Жәйге имтиханнардан котылгач, сабакташлары аны Казанга качудан тоткарламакчы булалар: — Практикага бармасаң, крышка!—дип куркыталар: башын бетте, янәсе Акыл белән уйлап карасаң, шулай анысы Тик менә дәртең ташып торганда, назлы ярың төшләренә кергәндә, һәрвакыт акыл белән генә берни майтарып булмыйдыр шул. Аннары бит әле китап яисә картина язган чагында гына дәртле булып кылана да алмыйсын—ул синен жанында-тәнендә. ул синен холкында-фигылендә. Алып бара студент яна уку елында бер өем эш Йөрәге бер дә тыныч түгел: практикада булмадын, качып киттен. дисәләр9 Институттан кусалар?' Тик Дмитрии Константинович акыл сатарга уйламый да. талантлы татар егетенен өр-яңа эшләрен игътибар белән күздән кичерә — Бусы бара Бусы да ярый һай. бу этюдын әйбәт чыккан! Бусы да шәп эш! Боларын— хәзер үк метфондка'—дип. көткәннән артьпрак бәя бирә Илдар укуын тәмамлаганда. СССР Сәнгать академиясе остаханәсен алып баручы мәшһүр сәнгатькәр Г М Коржевнын өч студент кабул итәчәге мәгълүм була. Көч сынап карау нияте белән Зарипов та конкурста катнаша һәм жинеп чыга. Әмма ана тагын өч ел укырга. янә бер академиктан нәкышь серләрен өйрәнергә насыйп булмый Илдар бик нык авырып китә Язмыш аны үзебезнең иске мәркәзебезгә кайтарып куя. Тагар сынлы сәнгатенә Илдар Зарипов яшьлек дәрте, хыялга бай үз бизәкләре, үз стиле белән галәмәт кыю рәвештә, өермәдәй ябырылып килеп керә һәм нәкышь өлкәсендә яшәп килгән төшенчә-кысаларны кинәитеп. сәнгатебезне баетып, җанландырып жибәрә Мәгәр аны Казанда әлләни сагынып көтмәгәннәр булып чыга Тормышны матурлапбизәп күрсәтү хөкем сөргән 1960-70 елларда анын ижади эзләнүләре күпләргә көлке тоела Түрәләр, ихтимал, яшь рәссамнын никадәр талантлы икәнен күргәннәрдер, фәкать ана юл сапмаска маташканнардыр. Әйтик, менә 1970 елда Мәскәүдә үтәчәк зур күргәзмәгә ләрәжате комиссия нәкышь әсәрләрен җыя-барлый Зарипов китергән «Өндә» киндерен бөтенләй сүтеп ташлыйлар — Монда бит композиция юк... —Тормыш юк монда, безнен бүгенге чынбарлыгыбыз читтә калган —Анатомия генә дә юк бит әле. ичмасам, башкасын әйткән дә юк инде. . — Кулак хатыны түгелме сон бу?! Карагыз әле. карагыз, недобитый кулак хатыны!..— дип акыл саталар, якын да китермиләр Чабаксарда угган-Зур Идел» күрлпмлгнЛ» И Зариповның -Батыр» картинасы ннытУа Уңнан о 1Л1 И Зарипов. Ә. Маҗитов. Н Ejopoe. Р ИЛраһимм /W5ea «Өйдә» картинасы, чыннан да, артык гади шул. Гап-гади авыл өе бүрәнә аралары күзгә бәрелеп тора; кисмәк белән су; шунда ук йорт хуҗасының эштән кайткач та салып ташлаган итекләре Ян тәрәзәдән кышкы табигатьне һәм күрше өйнең тәрәзәсеннән кичке утны шәйләргә мөмкин. Ә өйдә—май җылысы: әлерәк кенә йөреп киткән ыштансыз малай әнисенә табан атлап бара. Ана үзе кара җәймәле караватка тыйнак кына утырган да сабыена ике кулын сузган: егылып китә күрмәгәе анын йөрәк парәсе! Фон тоташы белән җылы гаммада язылган: өйнең бүрәнәләре дә, ак рамлы тәрәзәгә эленгән челтәрле һәм бизәкле кашага да, ана артындагы келәм дә, күпертеп куйган түшәктәй мендәр дә, мич буена кибәргә эленгән тастымал да, мөлаем йөзле хатынның муенсасы белән күлмәгенең итәге дә. аяк астындагы паласка чаклы—һәммәсе шуна тартым. Яшь чакларында әбиләр һәм әниләрнең үз куллары белән суккан эскәтер һәм сөлгеләрдә кызыл жепнен өстенлек итүен искә төшерсәк, бу төенен милли төс икәнлеген дә инкяр итүче булмас иде. Мәгәр бу очракта сәнгатькәр, кызыл төсне шулай мул кулланганда, ихтимал, өй җылысын, җан җылысын аеруча көчәйтеп бирүне дә күздә тоткандыр сыман тоела Нәтиҗәдә автор гаҗәеп бер гармония, сәнгати дөреслек китереп чыгара, авыл өендә, бала-чагалы, тату гаиләдә агылган милли монны ишетү мөмкинлеген тудыра. Гәрчә бу монны ишеткән һәркем әсәрдәге җанлылыкка. гадилеккә хәйран калып тамаша кылса да, монда тасвирланган күренешкә тулаем ышанса да, күргәзмә комиссиясендә утыручы дәрәҗәле агайлар җете кызыл төсләргә күзләрен йомалар, милли монны ишетмәс өчен колакларын томалыйлар. Сынлы сәнгать өлкәсендә үз сүзен әйтергә атлыгып торган, көн-төн иҗат итәргә, хыялланырга, буяуның төсләрен бик белеп эш итәргә өйрәнгән, шуны үзенең яшәү максаты итеп күргән егетебез акны карадан аера белә, сайлап алынган-хупланган эшләрдән калышрак түгел икәнен күрә-абайлый Үҗәтлекнең файдасы тия бит, әй! Урманга сыяр, кырга сыймас дигәндәй зур күләмле (иңе-буе икешәр метр!) картинаны автор үзе поезд белән Мәскәүгә алып бара. Андагы сәнгатькәрләр объектив бәя бирәләр: әсәрнең язылышын камил күрәләр, егетне гаҗәеп зур иҗади уңышы белән тәбриклиләр һәм, әлбәттә инде, күргәзмәгә кабул итәләр. 1971 елда Манежда үткән әлеге күргәзмәнең нәтиҗәсе тагын да гыйбрәтлерәк килеп чыга: сәнгать белгечләре 16 автономияле республикадан җыелган рәссамнар иҗат иткән йөзләрчә картина арасында фәкать Илдар Зарипов киндерендә татар халкына аеруча хас милли сыйфатларны шәйләп, җанлы нәкышь әсәрендә салмак кына агылган милли монны ишетеп, күргәзмәдә бердәнбер киндерне илебез сәнгатенең алтын фондына лаек табалар һәм Ленинградның Рус музеена сатып алалар. Шулай итеп, әлеге дә баягы «кулак хатыны», гомумән, Татарстаннан беренче буларак, Нева буендагы калага пропискага керә һәм дивардан үзенә лаеклы, күңеленә хуш килгән урынны сайлап ала. Аягы җиңел була бу татар хатынының: Илдар Зарипов иҗат иткән «Әхәт абый» картинасы да шул ук музейга алына; «Зөлфия», «Батыр», «Айсылу», «Тын табигать» һәм пейзажлар Мәскәүнен Третьяковлар галереясенә, шактый эше үзебезнең Татарстан сынлы сәнгать музеена. Ижевск, Киев. Петрозаводск, Красноярск һ. б. кайсыбер шәһәрләрдәге сәнгать музейларына кабул ителә. Моннан тыш әле тагын татар егетенең 50 ләп картинасы Германиядә, 40-50 се—Франциядә, 20 ләбе—Израильдә. 10-15 е—Англиядә, 10-15 е Америкада шәхси коллекцияләрне бизи. Илдар Зарипов иҗатында хатын-кыз образлары иң үзәк урынны били дисәм, һич тә ялгышмамдыр Чөнки җир йөзендә ин ямьле вә иң нурлы жан ияләре—асыл затлар. Фәкать ираттан гына торган җәмгыятьне яисә тәшкиләт- оешманы, гомумән, күз алдына да китерү мөмкин түгел. Хатын-кыз булмаган очракта алар фантазиясез-хыялсыз. дәртсез-дәрмансыз. бичара бер хәлгә төшеп, сүнәргә-сүрелергә тиеш, бетүгә дучар ителер иде. Бары тик хатын- кызлар гына җәмгыятькә, барча җиһанга даһиларны, шагыйрьләрне бүләк итә, дөньяны миһербанлышәфкатьле ирләр исәбенә баета. Шул ук вакытта үзләренең чибәрлекләре һич кенә дә кимеми, алар әле торган саен сылурак та мөлаемрәк. гүзәлрәк тә шәфкатьлерәк була бара • Казан чибәре Зөлфия» дигән мәшһүр киндерен сәнгатъкәр 1975 елда ижат итә Зур сәнгать әсәрен һәркем бер үк төрле анламый. һәркем аны үзенчәрәк кабул итә Мина калса. Зөлфия инде житү кыз гына түгел, яраткан кешесенә кияүгә чыгып, анын белән чүкердәшеп. бер-берен сөеп, бәхет эчендә яшәүче асыл зат Менә әле лә ул мәхәббәткә-назга бай кичен сөеклесенен кочагында уздырган, үзенен бөтен чибәрлеген.‘бөтен сылулыгын, бөтен яшәү дәртен кабат-кабат ана багышлаган Чын бәхет бит үзенә тин яр табуда гына түгел, кавышканнан сон ла сөеп-сөелеп яшәүдә, озын төннәр буе. озак еллар буе мәхәббәт һәр икеңдә сүрелмичә, дәртен һич кенә дә кимемичә, сөелеп тә сөешеп яшәүдә Кеше фәкать әнә шунда гына чын-чынлап бәхетле була. Бәхет гүя хатыннын ташып торган тулы тәненнән генә түгел, бәлки әле диварга эленгән келәмнән дә. күпертеп куелган мамык мендәрдән дә. кызыл бизәкләр төшкән саргылт чаршаудан да бөркелә Бәхет исә кешене яшәртә, ана көч һәм куәт өсти, яшәү өчен ләртен-ләрманын арттыра Киндердән күренгәнчә. Зөлфия олуг бәхет иясе Ул әле йокыдан гына уянган, назлытатлы кичтән сон өстенә-башына да киенеп өлгермәгән, караватка чәч тарарга утырган Куе кара чәче яшь ханымнын алтынсу тәненә бигрәкләр инде килешеп тора иңнәрен генә түгел, дәртле күкрәген дә каплаган, тулы янбашына көлтәдәй ишелеп төшкән Бәхет эчендә йөзгәне Зөлфиянең карасу күзләренә дә. алсу бит алмаларына да чыккан Ташып торган тәнле, мәхәббәтле, дәртле яп-яшь хатыннын бу чаклы да килешле кыяфәтен күргәч, ымсынмый калырга һич мөмкин түгел Зөлфия образын ижат иткәндә рәссам, ихтимал, анатомияне бераз онытыбрак торырга мәжбүр булгандыр, чөнки сәнгати дөреслек үзе шуны таләп итә. ижат эше үзе шуна этәрә Әмма олуг талант иясенсн энә белән казыган коесы тәмле сулы, татлы сулы килеп чыга Зөлфиягә карап туймассың Гүя анын табигать биргән гүзәллеге-матурлыгы фон буларак хезмәт иткән чәчәкле-челтәрле мендәр, келәм, чаршаудагы матурлык белән аралашып китә, яшь ханым гүя үзе алардан да матуррак жанлы бер чәчәк, жднлы бер гөл сыйфатында кабул ителә. Бу әсәрнсн Франциядә. Германиядә үткәрелгән халыкара күргәзмәләрдә сынлы сәнгатьнең классиклары ижат иткән мәшһүр әсәрләр белән рәттән куелуы да тикмәгә түгелдер Әйе. дөреслектә матурлык, матурлыкта дөреслек! Бу әсәр Дәрдмәнднен дүртьюллыгын искә төшерә Танкаен ак. түшкәйләрен кин яраткан. Бигкәенен нн очында мин яраткан, Саклар ечен зифа буен яман күшән Чәчкәйләрен аяк белән тин яраткан Сәнгатькәрнен әле шушы елларда гына ижат иткән нн гүзәл, ин камил әсәрләре—асыл затларга багышланган Арада бер нәзакәтлесс, ихтимал. •Фәйрүзә» картинасыдыр. Зифа буй. гажәсп мөлаем йөз. шомырттай кара күз. нәзек һәм төз борын, уймактай авыз, аккош муеныдай килешле муен, сизелер-сизелмәс кенә күкрәкләр, нечкә бил. озын ыспай бармаклы нәфис куллар. Зифа буйлы кыз баланың килеш-килбәтеннән үк тыйнаклыгы сизелеп тора. Башын ул чак кына унгарак салган, кара бөдрә куе чәч толымы— билдән гүбән Шәльяулыгының кызылы кара бөдрә чәченә затлы гына бер төсмер бирә Зифа буйлы, зур талымлы гуташнын сурәте күгелжем-зәнгәр фонга язылган, һәм әнә шул нәфислек бөтен картинага исем биргән булса кирәк Автор илаһи кодрәт иясенә хас бер осталык белән зифа буйлы кызнын киемнәрен дә фон белән аваздаш итүгә ирешкән—гүзәллек алиһәсенә мәдхия- симфония кигереп чыгарган Сәнгатькәр хәтта әле табигатьне тасвирлаган чагында да ара-тирә берәр чибәркәйнсн сурәтен «ялгыш кына» язып куя Картинаны башлаганда да. атналар-айзар буена язган чагында да берәр жанлы образ кертеп җибәрәчәген ул үзе дә белми, һәрхәлдә, картина язуны автор планлы эшкә санамый, ана ижат эше дип карый. Ә инде эшләү дәверендә ниндидер эчке сиземләү жанлы берәр образның кирәклеген исбатлый. Шуннан картина, әлбәттә, камилрәк тә. матуррак та килеп чыга Әйтик, гап-гади авыл күренешен тасвирлаган чагында, автор, интуициягә буйсынып, берәр чибәркәинен образын да өсти икән, әсәр моннан бик нык ота: чәчәкләр арасында нурланып- балкып торган житү кыз гүя үзе дә чәчәк буларак кабул ителә. Менә «Татлы хыял» дип исемләнгән картина. Бер асыл зат назланып- рәхәтләнеп чәчәкләр-үләннәр-абагалар арасында ята. Юк, ул йокламый, фәкать уйланып-хыялланып кына ята. Ике кулын баш очында кушырган, гүя дөньясын ук оныткан. Чәч толымы бөдрәләнеп нәфис күкрәгенә төшкән. Пар алмадай итеп тасвирланган күкрәкләр, гомумән, бу әсәрдә игътибар үзәгендә, һәркем сокланырлык һәм дә ымсынырлык итеп, гажәеп дәрәжәдә оста язылган. Абага кыяклары кызның нәфис күкрәкләре белән уйный, назлый—татлы хыялларны тагын да татлырак иттерә... Әнә шул гүзәллекне шагыйрь әйткән «яман күздән» табигать гүя үзе саклый. Нәкышь остасы табигатьне безнең халыкка иң якын җан иясе булган ат образында бирә. Абага кыяклары атның ялына үрелгән—рәссам аларны тамашачыга бер үк гаммадагы буяулар белән язып тәкъдим итә. Әнә ат, башын иеп, юаш кына асыл зат янында басып тора—иясенең иминлеген кадерләп саклый. Әгәр Испаниядә туып-үскән мәшһүр Сальвадор Далинын картиналарында ара-тирә арыслан сурәте очраса, татар сәнгатькәре Илдар Зариповнын киндерләрендә без еш кына ат сурәте күрәбез. Моның шулай булуы бер дә очраклы хәл түгел; безнен халык борын- борыннан ат белән дустанә яшәгән, көнкүрешендә һәрчак атны гаять оста файдаланган: җирен сөргән, ашлыгын басудан төяп алып кайткан, утынын- мазарын ташыган, саладан калага ат җигеп барган.. Халык атны ир-егетнең юлдашы да, канаты да дип юкка гына атамыйдыр, атсыз көн күрүне хупламаса, атлы кешенен дәрәҗәсе зур булуын—«Атын булса, ил таный», дип юкка гына бәяләмидер, күрәсең. Казанның Күргәзмәләр залында. Уңнан сулга: Б Урманче. Ф Әхмәтова. А Сабиров. Р. Килдебәков. Р. Вахитов, И. Зарипов 1986 ел Менә ни сәбәпле милли образлар иҗат итүче сәнгатькәр Илдар Зарипов аледән-әле үзенен киндерләренә ат сурәтен дә теркәп куярга ярата. Кайчагында рәссамнын нәкышь әсәрләрендә ат сурәте үзебезнен җирлекне тәгаенләр өчен арткы планда, бәп-бәләкәй итеп кенә бирелсә, аерым очракларда ат алгы планда, каһарман сыйфатында калкып чыга һәрхәлдә, татар авылын тасвирлаганда рәссам ничек кенә булса да атны кертмичә калмау ягын карый, шунсыз анын күнеле булмый. —Татар халкы үзе дә бит эшчән халык, унган халык, ат шикелле эшли,—дип әйтүе белән автор үзенен әсәрләрендә өстәмә бер мәгънә ятканына ишарә ясый, безне уйланырга мәҗбүр итә. сәнгать әсәрләрен аңлау өчен тирәнгәрәк керергә өнди. И Зарипов үзенен ижатында төрле темаларга кагыла. Бу хәл анын чынбарлыкны реалистик буяуларда күрсәтергә омтылуыннан килеп чыга. Анын әсәрләре, гомумән, халыкчан рухта язылган. Аларда татар халкының тыйнаклыгына һәм уңганлыгына самими бер соклану чагыла. Әйтик. «Батыр» дигән картинасында рәссам гап-гади татар агаен баһадир дәрәҗәсенә күтәрә. Бу образны ижат итәргә җыенганда рәссам үз әтисенең сурәтен гәүдәләндерергә ниятли, тик өлгерми кала: Касыйм абзый чирләп китә һәм дөнья куя Рәссам анын дусты Абдулла абзыйның сурәтен мәңгеләштерә. Юк. ул киндердәге агай тышкы кыяфәте белән пәһлеванга алай охшамаган да сыман, башын горур күтәреп, борын чөеп тә утырмый сыман. Тик инде анын туры күз карашы, нык җилкәләре, көрәктәй куллары бу агайнын чын-чынлап хезмәт иясе икәнен исбатлый. Ә инде тыйнак затның күкрәк тулы орден- медальләре халкыбызның тапкыр сүзен һәркемнең хәтеренә төшерә әйе. без тынычта аттан артык эшлибез, без сугышта юлбарыстай көчлебез! Гади хезмәт кешесен күрә-соклана белгән һәм аны пьедесталга күгәргән рәссам, һичшиксез, йөрәкләрдә горурлык хисе уята. Илдар үзе дә сәнгать әсәрләренә соклана белүен яшерми Әйтик. Германиядә анын шәхси күргәзмәсе була. Брауншвейг дигән бәләкәй генә бер шәһәрдә бугай, рәссамыбыз музейда шундый хәлгә юлыга Биек диварларга эленгән зур-зур картиналар яныннан узып китә җинел генә—берни туктатмый рәссамны, берсе-бер үтеп керми сәнгатькәрнен күнел түренә Шулай битараф йөри торгач, ишектән янә дә бер зал күренә —Зал буп-буш Бер генә абзый урындыкка сенгән. тынын да чыгармыйча утыруын белә Бу нинди хикмәтле нәрсә икән. дип. ул караган картинага күз салсам-Рембрандт' Шаклар каттым Юкса мин әйбәт бсләм бит иңде Рембрандтны Мондый автопортретын һич күргәнем юк иде Үзенен сурәтен генә түгел, бөтен мохитын биргән, гаилә кешеләрен күрсәткән Тик алары анын арткы планда, әсәрне баетыр өчен эшләнгән —дип сөйли дә -Теге абзый шикелле, мин дә. тәмам сихерләнеп, урындыкка сеңдем дә ике сәгать буена кымшанырга да куркып утырдым шул.-дип сүзен тәмамлый Талантлы рәссамнын картина язуда үз юлы. үз ысулы бар Шунлыктан ул язган картиналарны йөзләрчә әсәрдән аерып алуы ансат Кайчагында тема яки сюжет ягыннан аларда беркадәр охшашлык га күрүен ихтимал Әмма ул охшашлык еш кына детальләрдә булмыйча, буяуны киндергә салу, язу стиленә кагыла Автор үзенең күңеленә аеруча хуш килгән әсәрен күчереп язарга ниятләсә дә. аны түкми-чәчми күчереп куя алмый теләсә-тсләмәсә дә яңа вариантка үзгәрешләр, монарчы булмаган табышлар кереп китә, һәм әсәр копия булмыйча, тагын да камилрәк ягы вариант килеп чыга Ижат эшендә әнә шундый могҗизалар булгалый шул. булгалый Берсе анын—«Кыш гүзәле» Гәрчә автор кышкы пейзажны бик тәфсилләп сурәтләсә дә. авыл, өйләренең күбесен көрткә күмелгән итеп күрсәтсә дә, бу ана фәкать контраст өчен генә кирәк булгандыр Әнә бит ак кар фонындагы миләшләр арасында алсуланып пешкән алмадай булып бер асыл зат үзенен табигать биргән бөтен гүзәлле ген-байлыгын күрсәтеп басып тора Анын өчен гүя тыштагы суык берни түгел, гүя ул эсседән чыккан да тәненен сылулыгына һәммәбезне сокландырырга уйлаган. Ә бит. картинага күзең төшү белән, сокланмый калу һич мөмкин түгел. 12. *к v • *» »• «Ания» дигән әсәрдә исә җәйге пейзаж тасвирлана. Чәчәкләр арасында тыйнак кына, матур гына, монлы гына татар кызы Анын киеме дә, үзе шикелле үк. нәфистер, тыйнактыр Жәй гүзәле диярлек Аниягә. Ә менә—«Ачылмаган чәчәкләр». Бу әсәрен автор халкыбыз 1552 елны кичергән афәткә, онытылмаслык фаҗиганең йөзләгән-меңләгән корбаннарына багышлый Арткы планда һәлак булган атлар, кан Алда исә бер алиһә: искитәрлек чибәр, япь-яшь хатын аянычлы хәлдә үзенен сабыен күкрәгенә кысып кочаклаган. Аларга инде котылу юк. Әмма шундый фаҗигале сонгы мизгелдә дә һәр икесеннән милли моң. эчке гүзәллек сирпелә. —Моннан дүрт-биш гасырлар элегрәк казан каласын алганда урыс гаскәре һәлакәткә дучар иткән меңнәрнең бере бу Ана —дип төшендереп бирә автор үзе —Бу образ конкрет шәхес түгел. Ана—җыелма образ. Күпме чәчәк әнә шулай ачылырга да өлгермәгәндер... Картиналарның берсендә сагышлы-сары төсләрдә татар халкына җан атып торган, аз гына вакыт эчендә күп изгелек кылган Сөембикә ханбикәнең гүзәл образы тасвирлана. 1550 ел Явыз Иванның күңелен күрергә тырышып, әле кайчан гына урыс явын кире кайтарган ханбикәне әсирлеккә дучар итәләр—Мәскәүгә озаталар. Сонгы ханбикәбезнең илдән сөрелер алдыннан бәхилләшү мизгеле мәңгеләштерелгән. Арткы планда Казан каласының символына әверелгән һәм ханбикәнең исемен йөреткән. мәгърур башын болытларга чөйгән мәһабәт манара да сурәтләнгән. Татар әдәбиятының бөек классигы Габдулла Тукайның тууына 100 ел тулу шәрәфенә шигырь яки поэмасына иллюстрация формасында берәр әсәр язарга мөмкин булган булыр иде. Әмма Илдар алай итмәгән, бәлки һәммәбез өчен дә изге Ананың йөрәк җимешен, багалмасын бишектә тирбәтеп торган бер мизгелне мәңгеләштергән. Сабый әле бишектә ята, ул гап-гади бер авыл өендә дөньяга килгән; бозавы да шунда авыл кешесенең, миче- казаны да... Бәләкәй Апушнын туган әнисеннән күнел җылысын һәм әнкә назын алып калган чагы тасвирлана картинада. Гәрчә шигырь ничек язылганны, шигырьнең шәбе ифрат сирәк чыкканны белсән дә, Габдулла Тукай шигырьне бик ансат, бер утыруда язып ташлый торган булгандыр сыман тоела. Чөнки аның әсәрләре гап-гади һәм аларда һәр сүз нәкъ үз урынында. Зариповнын «Шагыйрь туды» картинасында да һәммә нәрсә үз урынында, һәммә деталь гап-гади. артык гади. Миңа калса, талантлы рәссам бу әсәрендә гаҗәеп үзенчәлекле төсләр гармониясен китереп чыгарган, гадилеккә—халык шагыйренең бөеклегенә тиң һәм дә аваздаш, моңлы әсәр иждт итү бәхетенә ирешкән. Дөньяга даһи шагыйрь Габдулла Тукайны бүләк иткән Бөек Ана образы һәркемнең хәтеренә уела. Караңгырак төсләр белән язылган шушы киндердә күпме җан җылысы, мөлаемлек, шәфкатьлелек... Ана гүяки бердәнберен, үзенең йөрәк парәсен дөньядагы барлык михнәттән араларга, барча кайгы- хәсрәттән, күп төрле бәла-казадан сакларга әзер, гүяки ул кодрәтле канатларын газиз балакае өстенә җәеп җибәргән дә, сабыеның нурлы вә күрекле булуына сокланудан гаҗиз. Әмма Ананың карашында моң сизелә: гәрчә өметләре гаять зурдан булса да, ышанычы алай ук куанычлы түгел шикелле... Безнең халыкта, берәр кешенең миһербанлы җан иясе икәнлеген күрсәләр, әнисенә рәхмәт әйтәләр. Ошбу гадәткә ияреп. Бөек Ана тасвирланган картинага караган хәлдә, Тукайның даһилыгы алдында баш иясең һәм ирексездән: «Һәммәбезне сөендерәсең, Шагыйрь! Әниеңә рәхмәт!»—дип пышылдыйсың. «Истәлекләр» дигән мәшһүр әсәрендә исә Илдар үз әнисенең образын чагылдыра— сабый чактан бирле хәтерләгәнен мәңгеләштерә. Авылда урак өсте. Ана үзе урак ура. Малае көлтәгә күмелеп йокы симертә Авыр сугыш елларында, галәмәт зур жәфа-казалар кичереп, әнә шул сабыен тәрбияләп үстергән.кеше иткән уңган-булган Затка—Анага да мен рәхмәт! Габдулла Тукайның Уральскидан Казанга килгәч тә Галиәсгар Камал белән беренче күрешү-танышуы. ихтимал, исегездәдер: редакциягә кыюсыз гына килеп кергән шагыйрьне Галиәсгар ага башта малайсыта; ә инде Уральскидан килгәнен ишеткәч, безнең Тукайны белми микән, дип кызыксына. Шундыирак хәл безнен талантлы рәссамыбыз тормышында да булып ала. Бер елны шулай, хатыны Светлана белән бергәләп, рәссам Кырымга, ижат йортына бара. Шунда ул үзе белән бергә Суриков институтында укыган, хәзер инде Ленинградта яшәп яткан рәссамны очратып, дустанә генә күрешә Монын сабакташы исә үзенен юлдашына —Болар Казаннан килгән иптәшләр,—дип авыз ачарга өлгерми, тегесе, өлкәнрәк яшьтәге сәнгать белгече: — Бәй. Казаннан булгач, сез анда Илдар Зариповны да беләсездер әле?!—дип эләктереп ала да мактау сүзләрен яудыра Илдар белән Светлана бер-беренә карашып алалар да тыйнак кына елмаешалар Читгә йөргәндә, рәссамнар белән аралашып китеп, әнгәмә вакытында: —О-о! Илдар Зариповыгыз белән горурлана да аласыз'—дигәнне үз колагым белән ишетергә туры килгәне бар Сәнгатькәр Илдар Зарипов дөньяга зур талант иясе булып тугай һәм бөтен сәләтен халыкка хезмәт итүдәй изге нияткә багышлаган—дөньяда яшәвенен кыйбласы итеп кешеләрнең ханнарына җылы сулыш өрү. ал арны рухи яктан баету максатын сайлаган Рәссам Илдар Зарипов сынлы сәнгать өлкәсендә зур казанышлар яулап алган, үзенен киндерләрендә халкыбыжын милли монын чагылдыру бәхетенә ирешкән икән һәм ижат җимешләре—гүзәл вә камил әсәрләре күп кенә музейларның диварын бизи икән, гади тамашачыларның мәхәббәтен яулап ала, сәнгать белгечләренең игътибарын җәлеп итә икән— дөньяга шундый талантлы, уңган вә эшчән, игелекле вә инсафлы угыл бирүе белән тагар халкы чын-чынлап мактана-горурлана ала дигән сүз Россия Сәнгать академиясе, аның талантын, ирешкән зур уңышларын һәм тырышлыгын искә алып. И. Зариповны 1997 елда Көмеш медаль белән бүләкли. Татарстан хөкүмәте И Зариповнын иҗатына зур бәя бирә 1994 елда Габдулла тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек таба