КҮҢЕЛДӘГЕ КЫЗЫЛ МИЛӘШЛӘР
РӘШИТ БӘШӘРГӘ 50 ЯШЬ әп әсәрләр картаймый, диләр. Әсәрләре генә түгел, үзләрен дә олыгаю, картлык галәмәтләре читләтеп үтә торган әдипләр бар. Бөтен иҗатларын балаларга багышлаган язучылар шундыйлар инде. Алар иҗатка Балачак Иленнән килгәннәр, Балачак Илендә гомер кичерәләр, иҗат итәләр. Хәтта сөйләшүләрен, килеш-килбәтләрен, холыкларын читтән бераз күзәтеп торсаң, үзләрендә үк балалык, үсмерлек чаткылары күрергә була. Инде күптән арабыздан киткән А. Алиш. Б. Рәхмәт кебек әдипләр хакында сүз кузгатсалар, аларнын холкындагы нәкъ балалык сыйфатларын аерып күрсәтәләр. Юкка түгелдер шул.. Рәшит Бәшәргә илле яшь тула дигәч, бик күпләр кебек мин дә: «Кит әле. кая ана илле яшь булсын!»,—дигәнне сизми дә калдым. Нишлисең, метрика кенәгәсенә. «Рәшит Гафар улы Бәшәров 1949 елның 7 октябрендә Кукмара районы Яниль авылында дөньяга килде», дип. акка кара белән язып куелган. Ышанырга туры килә. Үткән гомер бәрәкәтле, киләчәге хәерле булсын дияргә генә кала. Бәрәкәтле дигәннән. Рәшит Бәшәр бу түгәрәк датага бай иҗат йөге белән килә. Әсәрләре дәреслекләргә кергән. Үзе көлеп әйткәнчә: -Быелгы стена календарена да язганнар иңде, юбилей дип җенләнеп йөрмәсән дә була, барсы да белә, болай булгач». Белүен беләләр дә, әмма иҗаты бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән әдип булып кала бирә ул. Сәбәпләре төрледер, тик язганнарының сыйфаты сәбәпче түгел. Әйткәнемчә, инде бүген үк аның исеме татар балалар әдәбияты классиклары белән рәттән телгә алына. М. Әгьләмов бер мәкаләсендә. 3. Туфайлова, Ә. Бикчәнтәева, Н. Исәнбәт. Б.Рәхмәт исемнәрен санап үткәннән соң: «Ә бүгенге Рәшит Бәшәрне кая куясың?».—дип сорау бирде дә, һич икеләнмичә, аны да шул классиклар янына «китереп бастырды». Роберт Миннуллин: «Балалар шигыренең файдалы эш коэффициенты күбрәк. Бу жанрда безнең зур шагыйрьләребез иҗат итә: Ш. Галиев. X. Халиков. Р. Мингалим. М. Фәйзуллина. Р Бәшәр. Аларның китаплары һәрчак балалар кулында...»—дип язды... Сәбәп башкада. Р. Бәшәр. әдип буларак өлгереп җиткәч тә. Казаннан читтә яши. Университет тәмамлагач. Лениногорск районында шактый еллар мөгаллимлек итә. 1979 нчы елдан Чаллыда. Ун елга якын КамАЗда эшли. 1987—1989 елларда аңа да күк капусы ачылып китә— ике ел Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укып кайта. Курсташларының берсе—озынча кәкре борынлы, үзәгенә үткәреп карый торган шагыйрь егет, берничә елдан кулына корал тотып Ичкерия азатлыгы өчен көрәшүчеләр сафына басачак, Дудаевның иң якын көрәштәше. Дудаевтан соң президент булып. Ичкериянең бәйсезлек көрәшен әйдәүче Зелимхан Яндарбиев. Өске каттагы бүлмәдә яши. Рәшит Бәшәрнең публицистик язмаларындагы кайнарлык, кискенлек, шушы чорда формалашкандыр кебек тоела миңа. Югары кимәлдә язылган Зелимхан Яндарбиевка ачык хатында ул: «Синең идән— безнең түшәм».—дип, гаять кинаяле, безнең вәзгыять өчен ачы чынбарлыкны чагылдырган сүзләр язган иде. Бәшәр шулай ук бергә укыган дусты Фәиз Зөлкарнәйне сагына... «Аргамак» журналында җаваплы сәркәтип вазыйфасын башкаручы, журнал эшен җигелеп тартучы ул Рәшит Бәшәр. Менә шушы вәзгыятьтә үзең булып кала алу да батырлык. Ш Ә чын дуслар китә тора: Кадыйр Сибгатуллин. Хәниф Хө< нуллин. Ямаш Игәнәй. Альберт Сафин Бер очрашканда әйтеп куйганы бар «Дуслар китә. Факил Яшәүнен яме бетә» Бу сүзләрне бит яшәүгә табынган - Иртәгә дә яшисе бар» —дип. башкаларга көч-дәрт өстәргә омтылган язучы, балхзар язучысы әйтә Рәшит Бәшәрнен әдәби тәнкыйть күзеннән бөтенләй читтә калып килгән прозасы бар Укучыларның исләренә төшереп, аларны санап үтәсем килә «Акбалык». «Ачык капка». «Яшел поезд». «Иртәгә дә яшисе бар». «Миләш*. «Бер өйдә жиде кеше». «Минем әтиемне сугышта үтерделәр». «Җилдә тирбәлүче бишекләр» һәр кайсы истә калырлык, ихлас язылган жыйнак. әмма саллы повестьлар Очрашуларга анын белән күп иөрим. Мәктәпләрдән чакыру булса, өчәү—Рәшит Бәшәр. Ямаш Игәнәй һәм мин хәбәрләшәбез дә. дәртләнеп балалар янына ашыга идек Рәшит Бәшәрне тынлап торуы кызык Бер карасан—олпат шәхес, бер карасак— каршыла утыручы, бераз тәртип-кануннарны санга сугып бетермәүче малай-шалай кебек Шигырьләрне яттан сибә генә Бала-чага көлә, үзе көлә Шундук житди шигырьләргә күчә, бхзаларга дәрес бирүче шактый кырыс мөгаллим сыман тоела башлый. Иң мөһиме -эчкерсез ул. кылану, ясалмалылык юк Балалар шуны сизәләр, шуңа аны үз итәләр Балалар белән очрашуга дисән. жир читенә дә китәргә әзер бик сирәк шагыйрьләребсзнең берсе ул. Очрашудан сон дәртләнеп, канатланып кайтабыз Бәшәрнен куанычы эченә сыймый Йөзенә кунган елмаю мән сүнмәс кебек Язмамны Р. Бәшәрнен «Миләш» повестеннан үз сүзләре белән тәмамлыйсы килә • Тәрәзәгә орынып ук миләш үсә Көзге салкын жилләрнен анын соңгы яфрагын өзеп алып, бупбуш һава буйлап очыртып киткәненә дә әллә ни гомер узды Миләшнең яшькелт шәрә кәүсәсе, ялангач ботакларын жәеп. соп-соры һава астында оеп утыра Тирә-якта чәчелешеп яткан кызгылт сары яфраклары тын гына кыш килгәнне, кар каплаганны көтә. Агачнын ин очында кып-кызыл тәлгәшләр тирбәлә • Менә шушында я зманы туктатып торам Янып торучы кызыл миләшләр дигәне Рәшит Бәшәрнен үз әсәрләредер кебек. Аларны кырау сукмас. чөнки инде хзар күптән укучылар күңелендә