Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый—мәдәни тормышыбыздан

РЕСПУБЛИКА БӘЙРӘМЕ Татарстан тантаналы тоста Республика конен билгеләп үтте. 30 августта Казанда һәм Татарстанның һәр төбәгендә Республика көненә багышланган бәйрәм тамашалары булып узды. Казанда бәйрәм тамашаларын Татарстан Президенты М Шаймиев. Премьер-министр Р. Миннеханов һәм республиканың башка җитәкчеләре белән бергә Россия Федерациясе вице-премьеры В Матвиенко. Мәскәү шәһәре мэры Ю. Лужков Россия Президенты Аппараты житәкчесс урынбасары В Сурков. Дәүләт Думасы депутаты 6. Морозов. Мисырның Россиядәге илчесе Реда Әхмәд Шихата. генерал- полковник Рәсим Акчурин һәм күренекле кардиохирург Ренат Акчурин. Россия Федераль чик буе хезмәтенең региональ идарәсе башлыгы генерал-лейтенант Р Муллаянов. һәм башка кунаклар карады КАЗАНГА 1000 ЕЛ! • Казанга кайчан нигез салынган?» дигән сорау оллә ничә дистә еллар буе җәмәгатьчелекнең бәхәс чыганагы булып килде. Үзәктәге рәсми хакимияттә Казанным бик борышы шәһәр булуын танымаска тырышты Ниһаять, бәхәс дискуссияләргә нокта куелды. Татарстан. Россия һәм чит ил галимнәре уртак бер фикергә килделәр: Казан шәһәренә ин ким дигәндә 1000 ел Дөнья цивилизациясенә зур элеш керткән, эре сәяси, фәнни-җитештерү һәм мәдәни әһәмиятен билгеләп Россия Президенты Б. Н Ельцин һәм Татарстан Президенты М Ш Шаймиев • Казан шәһәренә нигез салынуның 1000 еллыгын бәйрәм итү турында, указлар кабул иттеләр Аларда Казан шәһәренең 1000 еллыгы 2005 елның августында бәйрәм ителәчәге әйтелә Халык депутаттарының Казан Советы президиумы тәкъдиме белән Казанда ел саен Татарстан Республикасы төзелгән көнне—30 августта Шәһәр көне үткәрергә карар кылынды I сентябрьдә Казан шәһәрен • нигез салынуның вакыты ачыклану унаенн.ш Зур концерт залында шәһәркүләм тантаналы җыелыш үткәрелде НУРЛАНА КАЗАН 27 август рухи тормышыбызда истәлекле көн булып калыр Динебезне ныгытуда ике зур изге гамәл кылынды Беренчесе— Лобачевский урамының 6 йортында (элеккеге ТИУ бинасы) Татарстан Диния нәзарәте ачылды. Бу бинаны шәһәр бюджеты исәбенә • Казжилстрой» тресты заманча реставрацияләп гүзәл сарайга әверелдергән Татарстан Президенты М Шаймиев нәзарәт бинасын ачу тантанасындагы чыгышында республикада диннен торышын, халыкка дин тоту өчен унай шартлар тууын, халыкны әхлакый һәм рухи тәрбияләүдә Диния нәзарәтенең дәрәжәсе күтәрелүен, мөмкинлекләр артуын билгеләп үтте Мөфти Госман Исхакый шәһәр һәм республика хакимиятенә бу кайгыртучан- лык өчен рәхмәт белдерде Икенче зур шатлык—шул ук жомга көнне Яна Савин районында. Чистай һәм Әмирхан урамнары чатында «Казан нуры» дип исемләнгән яна мәчет ачылды Бу тантананы ачуга бик күп дин тогучылар. гомумән халык бик күп килгән иле Агачтан салынган -Казан нуры» мәчете архитектура бизәлеше, манарасының мәһабәт биеклеге белән башкалага чын мәгънәсендә нур өстәде Мәчет-дин тотучылар иганәсенә салынган Шулай ук. бу мәчетнен булдырылуына Казан мэриясе һәм Кувейт дәүләте зур булышлык күрсәткән ТАГЫН БЕР ҺӘЙКӘЛ Республика көне бәйрәме алдыннан Казанда тагын бер шатлыклы вакыйга булды Бауман урамында бөек рус жырчысы Федор Шаляпинга һәйкәл ачылды Тантана церемониясендә Татарстанның һәм Россиянен Дәүләт эшлеклеләре. танылган җырчылар, сәнгать әһелләре, музей хезмәт кәрләрс. чит илдән кунаклар катнашты һәйкал ачылу тантанасында сәнгать белгече С Бальза, язучы Р Батулла, һәйкәл проекты авторы А Балашов, шулай ук Россиянен танылган опера җырчылары чыгыш ясады Монумент нигезенә беренче чәчәкләр салынды Атарны М Шаймиев. К Исхаков. Н Ельцина, В Матнненкотар куйды БЕЗНЕҢ ЯҢА МИНИСТР Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары белән хөкүмәт структурасына үзгәрешләр кертелде Мәгълүмат һәм матбугат министрлыгы бетерелеп, анын урынына Татарстан Республикасының Матбугат, телерадиотапшырулар һәм массакүләм коммуникация чаралары министрлыгы булдырылды. Татарстан Республикасы Президенты Указы белән әлеге министрлыкка министр итеп Зилә Рәхимжан кызы Вәлиева билгеләнде 3. Р Вәлиева һөнәре буенча журналист. 1980-1992 елларда «Вечерняя Казань», «Советская Татария». «Известия Татарстана» газеталары редакцияләрендә эшләде 1992 елдан 1999 елнын сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары вазифасын башкарды •ТАТАРСТАН-ЯҢА ГАСЫР» ХӘРӘКӘТЕ АКТИВЛАША Сентябрь аенда «Татарстан—яна гасыр» республика ижтимагый-сәяси хәрәкәтенең сәяси шурасы утырышы булды Утырышны хәрәкәт лидеры, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Ф Мөхәммәтшин алып барды. Ул шура әгъзалары алдында шушы елнын 19 декабрендә булачак сайлау компаниясе һәм ана әзерлек мәсьәләләрен бәян итте, урыннарда эш алып бару буенча бурычлар билгеләде Сәяси шура утырышында Татарстан Журналистлар берлеге. «Татарстан яңарышы өчен». «Эшмәкәрлекне үстерү» хәрәкәтләре. Татарстанның кеше хокукларын яклау комитеты, вкладчы һәм акционерлар хокукын яклау буенча республика фонды житәкчеләре •ТЯГ» ижтимагыйсәяси хәрәкәтенә кушылуларын белдерделәр ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕНДӘ 16 сентябрь көнне Татарстан Язучылар Берлеге идарәсенең чираттагы утырышы булды Ижат эшләре белән бергә, утырышта оештыру мәсьәләләре дә каралды Идарә рәисенең урынбасары итеп Г Гыйльманов сайланды Шулай ук, ижади остаханә житәкчеләре дә ачыкланды: проза буенча— Сатган Шәмси, поэзиядә—Зиннур Мансуров, тәнкыйтьтә—Мансур Вәлиев. балалар әдәбиятында—Равил Рахман, рус әдәбиятында— Владимир Корчагин. Язучыларны Берлеккә кабул итү буенча Коллегия рәисе итеп Равил Фәйзуллин сайланды. ШАГЫЙРЬНЕҢ ТУГАН ЯГЫНДА Мәгълүм булганча, үткән ел татар шагыйре Яков Емельяновның тууына (18481893) 150 ел тулды. Татарстан Министрлар Кабинетының карары белән бу юбилейны республикада зур итеп үткәрү чаралары билгеләнгән иде ’Шул уңайдан республика матбугатында шагыйрь турында байтак мәкаләләр һәм чыгышлар дөнья күрде Юбилей чаралары быел да дәвам итте 17 сентябрьдә «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Равил Фәйзуллин житәкчелегендә бер төркем әдәбият һәм сәнгать вәкилләре— язучылар Г Рәхим, Ш. Мостафин. Ә Сафиуллин. жырчылар—Г Ибушев. Л Әхмәтова. музыкантлар—М. Макаров. Г Макаров һ. б. Яков Емельяновнын туган якларында булдылар Ижат вәкилләре делегациясе башта Котлы-Бөкәш авылында, сонрак шагыйрьнең туган авылы АланПолянда халык белән очраштылар, әдәбимузыкаль кичәләр оештырдылар Юбилей тантаналарында Балык-Бистәсе хакимияте башлыгы Р.Хәйруллин һәм анын урынбасарлары— Б Фатыйхов һәм Р Хәбибуллиннар катнашты АВЫР ЮГАЛТУ Башкортостанның халык шагыйре. Россия һәм Башкортостаннын Дәүләт. Татарстан Язучылар берлегенен Г Исха- кый исемендәге премияләре лауреаты. •Казан утлары» журналының редколлегия әгъзасы, башкорт һәм татар әдәбиятларын үстерүдә зур өлеш керткән бөек әдип Нажяр Нәҗми вафат булды.