Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИ ТӘНКЫЙТЬНЕ НИЧЕК «ТЕРЕЛТЕРГӘ?»

Әдәбиятыбызның тәнкыйть жанрында эшләрнең торышы язучыларны гына түгел, ә күп санлы укучыларны, әдәбият сөючеләрне дә борчый. Бу хакта күпләр уйлана торгандыр. Эшне җанландыру буенча аерым тәкъдимнәр дә бардыр Әнә шуларны ачыклау нияте белән редакция кайбер язучыларга мөрәҗәгать итте. Түбәндә аларның җавапларын урнаштырабыз. Аяз Гыйләҗев: —Татар әдәбиятында әдәби тәнкыйть жанрын заман таләп иткән югарылыкка күтәрү ниятенә керешәбез икән, иң элек безгә кадрлар мәсьәләсен хәл итәргә кирәк булачак. Әдәбиятның гаять тә зур көч, үтә дә нечкә хасият тәнкыйтьчеләребез бармы бик кызыклы әсәрләрне тирәннән, нечкәләп аңлый, икәнен аңлап эш итүче безнең? Басылып чыккан тулы мәгънәсендә һәм тоя, кичерә аламы алар? Әгәр дә алай түгел икән—нишләп? Ни өчен безнең бу тармагыбызга без көткән, без теләгән кешеләр— башка жанрлардагы шикелле шулай ук талантлы каләм ияләре килми? Моның сәбәбе, сере нәрсәдә? Бу тармакка да талантлар килсен өчен хәзер нинди оештыру чаралары күрергә кирәк? Минемчә, менә шушы мәсьәләне бик конкрет хәл итәр вакыт килеп җитте. Милләтебездә талантлы егетләр тумый тормыйдыр Безгә бары тик тәнкыйтькә сәләтле егетләрне вакытында күреп алырга, аларны дәртләндерергә, иҗади ярдәм итәргә һәм бигрәк тә мөһиме: аларның яңа, кыю фикерләреннән куркып калмаска кирәк! Яшь тәнкыйтьчеләрнең канатларын кисмәскә кирәк! Әнә шулай эшләсәк кенә зур әдәбиятыбыз янәшәсендә зур тәнкыйть барлыкка килер' Без үзебез тырышмасак, нәрсәнедер үзгәртмәсөк, көч куймасак—бер әйбер дә үзеннән үзе генә хәл ителмәс! Рафаэль Мостафин: —Әдәби тәнкыйть үссен өчен Язучылар берлегендә эшләрне җанландырып җибәрү кирәк Андагы атмосфераны иҗади итү сорала Төрле темаларга әдәби дискуссияләр, бәхәсләр, фикер алышулар, яңа әсәр тикшерүләр, аерым авторларның иҗади хисап бирүләре— менә болар барысы да әдәби тәнкыйть фикерен уятуга, аны җанландыруга ярдәм итә ич Әнә шундый сөйләшүләр һәм үзара бәхәсләр вакытында иҗатчы шәхесләрнең фикри дөньялары үсә һәм киңәя, язучы күңелендә яңа әсәрләр өчен кызыклы орлыклар, идеялар барлыкка килә Авторларның рухи дөньясы байый, зиһене чарлана, акылы үсеш өчен яңа стимул ала. Минемчә без хәзерге демократик тормыш биргән бик күп мөмкинлекләрдән файдалана белмибез Шуңа күрә әдәби тәнкыйть тә чынчыннан үсеп, җанланып китә алмый Әлеге бәхәсләрне, дискуссияләрне оештыруда әдәби басмаларыбыз да активрак роль уйнарга тиеш дип саныйм ' Марс Шабаев: —Оештыру эшләре бик кирәк, әлбәттә. Ләкин «тормышны өйләндерүче чыгыр башка- дигәндәй, бу мәсьәләдә дә без матди якка килеп чыгабыз. Иң төптә, иң үзәктә шул ятканын аңларга тиеш булабыз. Әдәби тәнкыйтьне үстерик дисәк—иң башта аңа түләүне арттырырга кирәк! Һич югында рецензия жанрына гына булса да түләү зуррак булырга тиеш. Югыйсә, күләмгә карап кына каләм хакы түләгәндә, кем инде рецензия язып утырсын? Аңа бит күпме көч куярга кирәк, никадәр вакыт сатарга кирәк! Билгеле ич инде әгәр дә куелган зур хезмәт матди яктан акланмаса—ул эш бүтән эшләнми башлый, сүрелә. Безнең тәнкыйть тә өнә шул хәлдә Зәки Зәйнуллин: —Басылып чыккан әсәрләр турында җыйналып сөйләшүләр, фикер алышулар кирәк Менә, мисал өчен, берәү минем иҗат хакында гел әйбәт яктан гына уйлап йөри. ди. Ә икенче берәү, киресенчә, анда кимчелекләрне күбрәк күрергә мөмкин Дөреслек кайда икәнен ничек белергә9 Әлбәттә инде, бергә җыелып сөйлөшә-сөйләшө. үзара бәхөслөшө-бәхәслөшө! Өнә шулай эшләгәндә генә чын хакыйкать ачыкланачак Роберт Әхмәтҗанов: —Безнең әдәбиятыбызда бик кызыклы, талантлы каләм белән язылган әсәрләр туа тора. Менә шулар турында конкрет сүз йөртү җитми Поэзия тармагын гына алып карасак та, аның үзе эчендә әллә ничә жанр бар бит әле поэмалар, балладалар, газәлләр, сонетлар Әле генә санап үтелгән менә шушы жанрлар хакында аерым алып, эченә кереп, бар хасиятен тирән аңлап һәм укучыга да аңлатып дип уйлыйм Әле алай гына да түгел—андый сөйләшүләр вакытында бүтән кызыклы фикерләр дә. әдәбият һәм иҗат процессы турында яңа һәм кызыклы, гыйбрәтле күзәтүләр дә әйтеләчәк. Боларның һәммәсе тулаем иҗат эшебезгә ярдәм итәчәк. Яшь иҗатчыларга бигрәк тә булышачак бу. язылган әдәби тәнкыйть мәкаләсе инде күптәннән күренгәне юк Әллә инде алай язардай кешеләребез дә юкмы безнең9 Күбесе фамилияләр саный-саный. өстән генә йөгереп үтәргә күнегеп киткәнме әллә? Поэзия әсәрләре турында бигрәк тә эчкә кереп, нечкә тоем һәм матур тел белән язылган әдәби тәнкыйть әсәрләрен,—әйе, әйе, чынчыннан әсәртердәй язмаларны—укыйсы килә! Ә коры һәм салкын мәкаләләр, буталчык фикерләр җыелмасын түгел! —Тәнкыйтьне үстерәбез дисәгез, журналда иң яхшы рецензияләргә конкурс оештырыгыз! Ләкин ул әдәби әсәрләргә, әдәби китапларга гына булсын. Файдасы тими калмас. Бездә каләмле кешеләр байтак бит әле. Аларда әдәби тәнкыйть белән кызыксынуын яңадан уятасы гына бар. Аннан соң, кулыннан килердәй авторларга кызыклы эшләр кушыгыз. Аларга заказ биреп яздырыгыз! Әлбәттә, тиешле түләвен дә кызганмыйча. Мөдәррис Вәлиев: —Минемчә, иң мөһиме—тәнкыйтьне кирәксенү, аның кирәклеген аңлау булырга тиеш. Ансыз үсеш була алмавын аңларга кирәк. Тәнкыйтьнең үсеш катализаторы, үсеш стимулы икәнен төшенергә тиешбез. Бу фикер безнең иҗади берлегебезгә дә, тулаем җәмгыятькә дә карый. Тәнкыйтьнең исән, тере булуы— җәмгыятьнең сәламәтлеген, аның дөрес юлдан баруын күрсәтеп тора Шуңа күрә безгә иң башта тәнкыйтьнең статусын күтәрергә кирәк. Аның абруен үстерергә. Мансур Вәли: —Элегрәк «Яңа әсәр укыгач.» дигән рубрика матбугатта еш кына күренә иде. Кызыклы хикәя, яисә шигырь бәйләме, яисә инде повесть басылганнан соң тиз генә арада аның турында оператив фикер бастыру ул—бик тә дөрес, бик тә кирәкле эш иде Чөнки болай эшләгәндә әлеге әсәрнең эчтәлеге, байлыгы тирәнрәк, ныграк үзләштерелә. Ул укучыга да ярдәм итә. Бүтән иҗат кешеләренә дә мәсьәләнең яңа якларын ачу белән стимул һәм дәрт бирә андый язмалар. Республика газеталары, бигрәк тә әдәби басмалар, менә шуңа да игътибар бирсеннәр иде.