«АТЛАРЫМ, КОЛЫННАРЫМ»
Татар прозасында кешенен рухи дөньясын чагылдыру сугыштан сонгы чорда аерым бер юнәлеш буларак үсеп киткән иде Кешенең әхлагын табигатькә, тереклеккә булган мөнәсәбәттә бәяләү, ягъни табигатьне ярату, саклау бурычларын күгәреп чыгу, бу чор прозасы өчен яналык буларак та калыкты. Гүзәл туган жиргә. табигатькә саклык, кайгырту- чанлык белән карарга әйдәгән Гомәр Бәширов әсәрләре үсеп килүче бу юнәлешнең ышанычлы башлангычы иде. Борынгы акыл ияләренең мондый фикере бар -Кешенең кешелеклелек дәрәҗәсен анын табигатькә һәм балаларга булган мөнәсәбәте билгели.» Милли прозабыз хәзинәсенә яна матур битләр өстәгән -Атларым, колыннарым» китабының авторы Нур Әхмәдиев нәкъ менә шушы фикердән этәргеч ала кебек. Китапнын нигездә табигать һәм балалар, ягъни тереклек һәм балаларның ана мөнәсәбәте хакында булуы бүгенге әхлаки тотрыксызлык чорында, тәрбия мәсьәләләре үтә кискен торган мәлдә аеруча отышлы. Кечкенә авыл һәм гади авыл малайларын сурәтләгән -Атларым, колыннарым» повесте кешенен чиксез күңел хәзинәсен, табигый матурлыкнын бөеклеген гәүдәләндерә алган. Үзәк герой Тажи— үзенен язмышы, булмышы. күнел дөньясы белән бер үк вакытта типиклаштырылган һәм гаҗәеп үзенчәлекле, күркәм образ. Автор аны тикмәгә генә ярым ятим, әнисе тарафыннан бабасына һәм әбисенә өч яшендә үк ташлап калдырылган, язмыш тарафыннан рәнҗетелгән сабый итеп тасвирламый Мондый балалар гадәттә хислерәк, уйчанрак, шагыйранә күнелле була. Тажи да нәкъ шундый, җитмәсә жор. үткен телле, кин күнелле. зирәк бала. Анын кешеләргә, табигатькә, атларга булган мөнәсәбәте мавыктыргыч. жанлы вакыйгаларда күрсәтелә Автор героен үз укучыларына кызыктыргыч өлге итеп куя. Тажи һәрьяктан үрнәк, яхшы укый, эш сөючэн. куркусыз һәм тәвәккәл, ягъни, авыл малайларына хас бер генә сыйфаттан да мәхрүм түгел ул. Тагын шунысы отышлы: язучы авыл малайларының шәһәр малайларына караганда ихтирамлырак, кешелеклерәк икәнлегенә басым ясаган Бу аларнын табигатькә, хайваннарга мөнәсәбәтендә, конкрет шөгыльләрендә дәлилләнә. Мәсәлән, -шәһәр шпаналары» пионер лагеренда песи суйган вакытта. Тажи белән анын дуслары бәлагә очраган сукыр поши һәм анын баласын үлемнән коткаралар Тажины Тажи иткән төп сыйфат— малайнын атларга булган мәхәббәте -Ат бетекушаматын йөрткән малай хайваннарның ирене кыймылдаганын да анлый. аларны күз карашыннан укый, ин мөһиме—ул аларны бәяли белә «КамАЗ әйбәт машина булса да. тимер генә бит ул. ә бу атлар дөньянын әкияти могьжизасы»,— ди ул. Ун-унике яшьлек малайны әнә шундый сөйләмгә ия иткән автор. Әйе. лирик гердйнын үзенчәлеге да, әсәрнен милли прозага алып кергән өлеше да. һичшиксез, анын үтемле, бай. халыкчан телендә. Күптәннән шагыйрь буларак танылган Нур Әхмәдиевнен чәчмә әсәрләрендә дә жор. үткен шагыйранә тел игътибарны жәлеп итә Бу повесть исә Тажинен олылар авызыннан эләктереп алган төрле канатлы гыйбарәләре, мәкаль- әйтемнаре. фразеологик тезмәләре белән тулы. Болар барысы бергә әсәрнен халыкчан стилен тәшкил итәләр Мәсәлән, «алдасам, ике күзем чәчрәп чыксын», «әттәхиятен укытам-, «башын култык астына кыстырып жибәрэм мин ул мактанчыкның», «тел очына төер чыкканчы сөйләштек- һ. б Үтемле сөйләм нигезендә автор геройнын рухи халәтен кыска гына жөмләләр белән төгәл, образлы итеп әйтеп бирә алган. «Телем анкавыма ябышты, ул тегермән Т JJ Китап күзетү ташына әйләнде-.—ди Тажи үз халәтен тасвирлап, ташлап киткән әнисе белән күрешкәч Бабасының асылын да герой бер җөмләдә ачып сала «Гомер эчендә бер сүз әйтер, анысы да табышмак булып калырАвыл картлары авызыннан чыккан «бинават ясарлар-. «матри аны- кебек сүзләр янә повестька юмористик төсмер өсти Бигрәк тә Тажинен Наиләгә язган русча хаты мәзәктәгечә көлкеле Аннан сон. үтилче абзыйнын мыек астыннан көлеп. -Әбинен бар комганы-н көйләве да авыл кешесенең авыз ерырга хирыслыгын ассызыклый Тел байлыгы, фикер эзлеклелеге ягыннан колхоз рәисе Йосыф абый образы да игътибарга лаек Балалар йортында үскән Йосыф абый доньяга гаять кин карашлы, эрудииияле, гыйлемле кеше буларак күз алдына баса. Ин мөһиме—ул ат җанлы кеше Атлар хакында ул тарихчы галимнән бер дә ким белмидер Бу образ ярдәмендә автор укучы колагына шактый бай тарихи мәгълүмат индерә Әсәрне укыганда геройларның гына түгел, язучынын үзенен дә табигатькә, авылга, атларга гыйшкы чалымлана Үзе ярсу атта чабып карамаган кеше «Биткә кояшта кайнаган куе жил килеп сылана, ул күзгә кереп әчеттерә, сулыш алырга ирек бирми, колакларны яндыра",—дип яза алыр иде микән9 ’ Тагын шунысы игътибарга лаек язучы тормыштагы каршылыклардан фәлсәфи мәгънә чыгара Шәмсуар абыйнын «Тормыш гел Сабантуйлардан гына тормый шул»,— дигән сүзенә автор үзенә күрә бер басым ясый Менә малайларның көтеп алган Сабан туе житә Тажи бүген күкнен җиденче катында— ул беренче килде Мөгаен, чаптарлар ярышында да ул жинэр Ләкин кинәт анын яраткан аты Йолдыз һәлакәткә юлыга Нур Әхмәдиен әсәрләрендәге тагын бер үзенчәлек—ул сүзен тыныч, салмак нотада төгәлли белә Әйтерсен. укучыны хыял дөньясында очырта-очырта да. йомшак кына итеп жиргә. гадэти тормышка төшереп бастыра Хыял, омтылыш һәм чынбарлык арасында барлыкка килгән психологик халәт эсэрнен топ мәгънәсен билгели Әйтик. -Аксак төлке- хикәясендә капкынга төшкән төлкене коткарып. савыкканчы өйдә асрап, соңыннан иреккә жибәрү вакыйгасы сурәтләнә Малайнын җәнлекләргә карата мондый итагатьле мөнәсәбәте әтисеннән күчкән икән ләбаса' Житди генә күренгән әти кешенен төлкене иреккә җибәргән мәлдә булган кичерешләрен улы болай ачып сала ■Тавышына сәерсенеп күтәрелеп карадым— этнэйнен озын керфекләренә эленгән яшь тамчысында нәни кояш яна иде» •Күгәрченкәй көнбагыш яратахикәясендә исә Маһирә апа һәм анын кечкенә кызы Галия песи тырнагыннан ычкынган чәүкә баласына шәфкать күрсәтәләр. Кечкенә генә хикәя укучы күнелендә жылы хис уята, рухи канәгатьләнү бирә Унай образны хайваннарга булган мөнәсәбәт аша яктырту «Рафис- хикәясендә дә гадэти вакыйгаларда тормышка ашырыла Мәктәпне медальгә тәмамлаган Рафис тормышта тагын бер кат үзен сынамакчы була Начальник малае икәнлеген дә онытып, слесарь эшенә урнаша Менә идән астына су тула, су япкычны тиз арада төзәтергә кирәк Бәхетсезлеккә каршы, су япкыч тирәсенә балалы эт «хуҗа*, ул берәүне дә якын җибәрми «Атарга1» дигән карар кылына Ә Рафис мона жаны-тәне белән каршы, анын «тамагына төер тыгыла-, -күзен яшь пәрдәсе томалый- «Атмыйсыз'»—дип кычкыра ул. жаны әрнеп һәм бөтен сәләтен эшкә жигеп этне икенче урынга күчәргә мэжбүр итә Менә шундый кечелекле һәм кешелекле Нур Әхмадиевнен геройлары' Китапны тулысынча күз алдына китерү өчен тагын бер әсәргә тукталыйк - Бәдретдиннен Америкага сәяхәте- дигән маҗаралы повесть башка әсәрләрдән күпкә аерыла Язучынын биредә нинди максатны күздә тотуын да төгәл генә әйтеп булмый Уйдырмага һәм чиктән тыш арттыруга корылган вакыйгалар тезмәсе Америка мультфильмнарын хәтергә төшерә Мондый шаккатырнзмнарга корылган әсәр, билгеле, укучының зәвыгына бәйле рәвештә торлечэ кабул ителергә мөмкин Ләкин шунысы куанычлы Нур Әхмадиев әдәбиятыбызда шагыйрь булып кына түгел, прозаик буларак та үз ызанын тапкан, ул торле юнәлештә каләм сыный, эзләнә, актив иҗат итә Бүтенгесе куанычлы, киләчәге өметле анын