АРБАДА- ЮЛДА- ДӨНЬЯДА
Шундый дымык, тонык нртәләрдә Кошлар канат кагын үтәләр лә.— Үлән арасына жил керә. Күкрәк читлегеннән чыгар булып. Сыкрап яткан җанны авырттырып,— Әрни-әрнн йорәк җилкенә ... Шундый дымык, тонык нртәләрдә. Сайрар кошлар—ялгыз... (Янымда юк беркем!). Кара кошлар 1ына торксм-төркем. Агач башларыннан җил исә. Гомернен бу кайсы теше икән?— Еракларда йозә ап-пакъ җилкән. . Син кайларда икән җан кисәк?— ... Шундый тонык, дымык нртәләрдә Мескен тургай!—күмелеп бетә инде. Ут-Кояшка кереп китә инде,— Күк төбендә ул бит бер нокта Башлар тулы уйлар—кнбән-кибән. «Очты күңел кошы...» Ник җилкенәм?— Хәл җыяр(а иде бер туктап ... Шундый дымык, боек нртәләрдә. Ослан өсләрендә күкшел монар. Яна йорәк—юк бер чара моңар.— Шәмем мае яна. савылып. Кошлар арты. язып, хәбәр җибәр!— Мин танырмын снне... Ике җүләр Очраша калсак, сау булып. ... Кошлар кунар микән киртәләргә— Шундый дымык, тонык нртәләрдә?! АРБАДА- ЮЛДА- ДӨНЬЯДА- Кем әйтте?— «Дөньяда Яшәүләре куркыныч...» Әй, мәхзүн йөрәк!— Бул тыныч! Тыныч! Тыныч! Башыңның өстендә Торса да сөнге-кылыч. Ярсынма, талпынма— Бул сабыр! Сабыр! Сабыр! Күкрәгең, югыйсә. Күмергә тик калыр. Туктамый—яна ул... Яныр! Яныр! Яныр! Сүндерә алмый аны Җил. яңгыр, буран, давыл. ... Тук та тук, тук та тук,— Туктама, йөрәгем!— ... Юллар түрендә—талир... Туу—ул сәбәп кенә. Яшәү дә—сәгать кенә! Шаяртма, туган, «кү-кү...»— Күкеле сәгать көлә. «И-и»,—дисәң. башлар иелә,— Кайчак шулай диелә. Иелмә, башым: иелгән Башка мунчак киелә. Алмадым да... (аңладың ла!)— Сөюгә нигә чылбыр? Алтыннардан кадерле син. Бу сөю. бәлкем, чындыр. Мело, мело по всей земле Во все пределы Свеча горела на столе. Свеча горела Б Пастериак Буран да буран...— Күмелгән урам. Шәм генә яна өстәлдә. Шәм генә яна. Утлы тәрәзгә сарылган Черкиләр сыман,— Кар мамыкларын paMia Җил йөри сылан. Буран—пыяла битенә Ак кершән яга. Шәм генә яна өстәлдә. Шәм генә яна. Мин карап ятам... Түшәмгә Күләгә ятты,— Аяк-куллар сурәте бу. Язмыш сурәте. Ике башмак, дөбердәп. Идәнгә төште; Күлмәккә тамды балавыз Шәмнән—яшь төсле. /Уклыкка кереп күмелде Тыкырык. урам... Шәм генә яна өстәлдә. Шәм генә яна. Шәмгә җил үтте кагылып,— Ак болыт булып Ялкын телләре уйнады Тын бүлмә тулып. Февраль. Буран. Ак көрткә Күмелде урам. Шәм генә яна өстәлдә. Шәм генә яна. Белжеңме. Зелфет. Мжеготвнсң Урыны гына калган црлерда. һем иствлек булып ярлар калган Билсвпитлс зең.-ер таннәрдә Беткән авыл... Оясы Таралган, җн.пә очкан. Сиртмәле кое һәм тупыл Моңая Югарочта. Җилләрсез, тыныч көннәрдә Сиртмәле шушы кое Арып талган карт ат кебек Тын гына тора, оеп. Чыкса җил. авыл өстеннән Чиләге дулап-дулап Әйләнә... Тимер чылбыры Куя да авыр сулап... Асылма чиләк сиртмәдә— Бу авыл йөрәгедер! Дидем: эчкән коеңны да Онытма, кирәгер бер. Бу өйдә күптәннән Яшәми берәү дә; Капкасы—йозаклы. Коймасы—терәүдә. Тик һәр иртә бу юллар Себерелгән, көрәлгән булырлар. Кешеләр ничектер елмаеп Үтәләр аларның турыннан: «һай, үзе дә сиксәндә, Гаптери Кайчан бу эшеннән тыелыр: Дөнья бит—кары да явылыр. Канат та, яфрак та коелыр». ... Кемнәрдер: «Җүләрдер!»— диделәр. Кемнәрдер: «Әҗерен...»—диделәр. «Җүләрме?», «Әҗереме?»—бер Хода беләдер. Алар бит күршеләр иделәр. «Гел турыдан гына ярганнарның Урау була кайтыр юллары...» Поезд киткән, шлагбаум ябык,— Бу юлы да җитешеп булмады. Озатучым, каршы алучым да Булмас, ахры, төнге вокзалда; Диван почмагына башны салып. Мин онтылып тордым беразга: *—Сөю-сөелүләр, имеш!... Болар бары Вакытлыча гына, ялган ич! Нәҗәгайлар, юкса, чикләвекнең Төшкәйләрен күптән алган ич! Нигә кирәк шундый мәҗүсилек, Нигә кирәк шулай җан ату?! Ярату—ул китапларда була. Фанилыкта булмый ярату!» ... Шлагбаум ачык... Казаныма дигән Поезд килеп җитәр бераздан. ... Урау-урау юллар ялтырашып Сузылып калды төнге вокзалдан. Аһ, китәсе килми синнән. Казан,— Мине алын китәр поезднын Уты да юк, номер-чутыры да, «Проводнигы*на хәтле... мылтыклы. Көпшә күзләреннән, үрелеп-үрелеп. Озатып калды Ослан таулары. «Анар!» дигәннәрдер... Ауган чагымда да Тотып калды Туфан «ау-у»лары: «һәрбер көпшә—ядрә атмый ла ул, Чәчәкнең дә була көпшәсе; Гөлләр, әнә. гөлләр нишләр иде. Бу көпшәләр өзелеп төшсәме?!» Шушы көннән башлап, ахрысы, мин Чәчәкләрне бигрәк үз күрдем. ...Кичер. Туфан абый, кнчерәлсәң,— Мин «анда» да чәчәк үстердем. Толке уймый торган орлар бар Халык жыры Чалгылар тагын чормага Эленде. Кибәннәрнең Итәген җилләр тарый. Умартачы Мирхәйдәр карт Шул якка карый-карый Уйланып тора. Уеның Исәбе-хисабы юк: «—Төлкеләр уйный, ах. мут. Күзләрендә—кызыл ут! Димәк кн. еллар алга да Киекле, кошлы булыр. Чүннек эчендә тәпәннәр Бал белән тулып торыр». ... Кибәннәр кипте. Мирхәйдәр Инде күптән «тегендә». Кызыл төлке уйнап йөри Шәрә кырлар түрендә. Атлар тугарылган. Кабык арба «Зенитка*сын күккә төбәгән; Йолдыз ярчыклары шыбыр-шыбыр Коелдылар калай түбәгә. Өйалдымда йоклап яткан кызый Рәтләп куйды мамык юрганын; һәм күкләрдән йолдыз атылуын Бәхет килеренә юрады. Таңнар аткач—тәртә каерылыр, Сыеры савылыр, аты җигелер; Мирхәйдәр карт кына тормый калды Урын өскәендә, йөгенеп. Буш кырлар, инеш буйлатып Наҗагайлар уйнатып Көз йөри... Сүнгән—йолдызлар... Җил дә исми... Ул да— тын. Йокыга талган, әлсерәп, Өйләрнең күләгәсе. (Кайгылар түгел, җаннарны Тик сөю телгәләсен!) Соңгы арба үтеп киткәч Сызгырырлар... Китмә, көт! ... Аю көткәндәгедәй лә— Йөрәк һаман дөп тә дөп. Эскерт өстендәге Айның Кыерчык кына чагы; ... Әле яңарак кына Сүнде юлчы учагы. Уянды төнге шәүлегән, Шым гына чыкты ауга; Бер арба менеп килә Төн ката—Калатаута. Арбада—икәү. Арба ул Теркелдәп кенә бара. Атасы «кучер» улының Башыннан сыйпап ала: «—Дилбегәңне, дим, катырак Тот, улым, атың сизсен Егетләр кулын. (Алда—тау, Нишләрмен, әткәй, синсез?) Эскерт өстендәге Айның Тәгәрәп тулган чагы. Арба. Юл. Әткәй һәм мин... Бу—минем бала чагым.