Логотип Казан Утлары
Шигърият

Йөрәгемә ятып ял иткәч

Таулар күкрәгеннән чыккан җыр Гомерем буе тауга—Күккә ашып, Түбән төшә-төшә ялыктым. Тукталдым да Урал итәгенә, Йөрәгемә ятып ял иттем. Ишетелде шул чак серле бер җыр, Ардым инде, талдым дигәндә: “Төшсәң дә син Җиргә—бик түбәнгә, Төшә күрмә Җырда түбәнгә..." Табигатьне, йөрәгемне айкап, Яшәртте җыр Җирне-Күкләрне. Таулар күкрәгеннән чыккангадыр, Ул мине дә биек күтәрде. Илдә җырлар җыеп йөргән чакта... Башкорт шагыйре Рәми Гариповка Бик-бик теләсәм дә, соңга калдым, Рәхмәт әйтәлмәдем Рәмигә. Илдә җырлар җыеп йөргән чакта, Ямадыга кергән әнигә. Әнкәйдән ул үз улларын сагынып Язган шигырьләрен сөйләткән. Безне тирбәтүче бишек җыры Агылгандыр арган йөрәктән. Әнкәй дә юк хәзер, Рәми дә юк, Ә җырлары һаман җылылар. Миндә генә түгел, Рәмидә дә Әнкәйләрнең сагыну моңы бар... ЙӨРӘГЕМӘ ятып ял иткәч Без үзебез... Читтәгеләр, Туган телебездән Сез еракта—алыс тордыгыз. Ник, нигә сез газиз әнкә телен Чит бер телгә алыштырдыгыз? Мондагылар, Сез бит туган телнен Үзәгендә генә тордыгыз. Ник, нигә сез җанга якын телне Ерак телгә алыштырдыгыз? Туган телнең әткә-әнкәләре... Без ул—ерак, алыс торганы. Күреп, карап, сизеп, түзеп тордык Бала—телен алыштырганны... Китәм, дидең... Фасил Әхмәткә Хәсрәт-сагыш тулы тавыш белән Шылтыраттың миңа бүген дә: "Фатир алу өчен китәм, дидең, Яшим ич мин ишек төбендә”. Күңел тартты гел-гел югарыга— Хыял җитмәс Илаһ күгенә. Фатир сораганда төштек инде Түрәләрнең ишек төбенә. Ничә гасыр газап чигәбез без, һич күнегеп булмый бүген дә... Туган телебез дә, үзебез дә Түрә телнең ишек төбендә. Ераккарак, йөрәккәрәк китик Түрәләрнең ишек төбеннән, Күпме генә аска тартсалар да, Төшмәдек без иҗат күгеннән! Аңлыйм, дускай, авыр—бу тормышның Кырыс җилләр искән үрендә. Юк, китмәбез, без яшәрбез әле Үзебезнең өйнең түрендә! 121097 ... Китеп баодың кайтмас мәңгелеккә, Симфония булып күкрәргә. Син яшисе фатир көткән икән Таң йолдызың янган Күкләрдә... 1009 98 Тимер ташкын килә... Хәтеремдә: бала чагымда, авыл урамында Абый чыкты мине кулдан тотып. Сизми калдык: Ике нәни җанны куркытып, Тыкырыкта бер ат күренде. Кулдан ычкындырган Нил абый. Ат астында калдым минсабый. “Беттем... ’’—дисәм, Мин—исән... Атның дүрт тоягы тими үткән икән. Кара дуга ал офыкка китеп күмелде... Сикереп тордым. Җанда курку хисе сүрелде. Куллар Нил абыйга үрелде. ... Тимер ташкын килә урамнарны йотып: китәр сытып, аждаһадай килә куркытып. Чыктым юлга оныгымны тотып. Тимер ташкын килә каршыма. Сак булыгыз, шәһәр оныклары! Онытмагыз, шәһәр картлары: Ал офыкка китеп күмелделәр Авыл атлары... Су анасы монологы Казандагы Тукай мәйданы каршындагы Су анасы сынындагы таракны каерып алганнар Озак-мәңге хыял-әкияттә— Су астында ятып кем чыдар... Аңладылар, Казан урамына Алып кайтты мине сынчылар. Озын чәчләремнең таң җилендә Тараласын, ахры, тойдылар: Рәхмәт инде, алтын булмаса да, Тимер тарак алга куйдылар. Әкияти бер хозурлык сиздем Яшьләр миңа карап узганда. Чәчләремне тарыйм әле диеп, Тарагыма кулны сузганда,— Казан караклары тарагымны Кулларымнан тартып алдылар, Бирмәскә дип күпме тырышсам да, Каерып һәм ватып алдылар. Берни булмагандай, салкын гына Узгалыйсыз миңа карап сез... Әкият тә, урам гүзәле дә— Мин берни дә түгел тараксыз. Әнкәләре тәрәзәсен ачмас. Минем арттан “һау!”лап эт өрмәс. Бу әкият түгел, башка дөнья, Тарагымны беркем китермәс. Нишләдең? Син—мине-әкиятне Үзең иҗат иткән халык бит! Мәйдандагы Тукай абыем-җаныем, Зинһар тизрәк моннан алып кит! Тузган чәчләремне күрсәтмичә, Кара төнгә яшереп үтәм мин. Гүзәл булу сездә мөмкин түгел,— Су астына кире китәм мин... Бәхет әле синнән ерак йөри... “Беттем, сүндем, артык түзә алмыйм, Яшәү—бигрәк ямьсез, авыр бик...” Күтәр башың, энем, кара күккә: Күкләр нинди серле, матур бит! Төн. Караңгы әле. Ай күренми... Әмма Кояш барыбер калкыр бит. Көнне каршылавы—үзе шатлык! Таң йолдызы нннди матур бит! Бәхет әле синнән ерак йөри, Кайчан булса да ул калкыр бит. Бу яшәүнең һәр мизгеле—бүләк, Җир гөлләре бигрәк матур бит! Юллар ярам. Бәхетемә барам. Ул еракта, кайчак якын бнк. Җанда нәни генә өмет яна: Яшәмәскә минем хакым юк! Тукталабыз кайчак башны неп: Гомер итүләре авыр бик... “Бу тормышны матурайтам! “ диеп Яшәүләре—үзе матур бит! Рәсемеңне ясыйм хыялымда: Күзләрең—диңгез, Чәчләрең— дулкын, хисләрең—ташкын, карашың—упкын. Ни булса да түзәм юлларымда: күзләрем—маяк, чәчләрем—җилкән. тынычлан, диңгез, мин кнләм, иркәм... Август чәчәкләре Август чәчәкләре, кайчан гына Балкыпколеп яна идегез. Көз салкынын сизеп, боектыгыз. Башыгызны түбән идегез. "Вакытында су да сипмәде" дип. Рәнҗемичә генә корыгыз. Мин беразга гына калам әле, Мәңгелеккә бара торыгыз. Якын дус-ншләрем арасында Яшәсәм дә уйнап-колеп мин, Ялгыз калган чакта бик тә уйчан, Август чәчәкләре кебек мин. Дусларыма кереп барам әле Яшьләремне тыеп көләргә. Кышларыма кереп барам әле Яшьлегемне коеп җилләрдә... Тагын бер дәрәҗә тактылар Мулла нәселе дә җиткән иде, Тагын бер дәрәҗә тактылар: Шәҗәрәмдә—бик эзләнә торгач, Морза икәнемне таптылар. Иске-москы Ямадыда туып, Шул тормышка риза булганмын. Черек кәлҗәмәләр капканда ук “Чабаталы морза” булганмын. Ничә еллар кагылып та сугылып, Морзалыктан китә барганмын. Авызымны ачсам, бер чакрымнан Күренеп тора һаман бәрәңгем. КГБга рәхмәт, ул елларда Табалмаган кат-кат тикшереп. “Сыйнфый дошман” диеп, Себерләргә Озатырлар иде “өшкереп”. Халык малын талап баеганнар, Кайсы булсагыз да берегез Үзегездән арткан коттеджны Юзи хәзрәтләргә бирегез! Кайтарыгыз мине морза бабам Гомер сөргән сарай, утарга. “Тот капчыгың!” диеп әйтсәгез дә, Капчыгым да юк шул тотарга. Еллар мине юлга чыгардылар, Чабатадан күчтем итеккә. Әмма ямаулардан котылмадым Ямадыдан ерак китеп тә... “Саумы, Юзи морза? Хәлең ничек?” Язмыш минем белән шаяра. Ачы яшькә, канга яшеренеп Дәшә миңа боек шәҗәрә. Мөлкәт-байлык миңа кирәк түгел. Сарайларда рәхәт күрегез. Сабыйларча бер мактану өчен, Титулымны гына бирегез! Әтрәк-әләм, ялкау теш кайрарлар, Морзадашлар, бәлки, үз күрер, Әмма теге заман кире кайтса. Җиде әбиемне өшкерер. Нәсел газаплары искә төшкәч, Дөресен генә әйтим, шүрлимен. Шагыйрь булу гына җитмәгәнме. Морзалыкка нигә үрлимен? Киеп шигъриятнең чабатасын, Килә минем көн-төн чабасым, Килә милләтемне баетасым: Рәмневләр Дәрдмәнде кебек, Уй-моң алтыннарын табасым... 1996-1998