Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЯКТЫ САГЫШ

Мин армиягә китәсе елны безнен авылыбызга күрше Төрекмән авылыннан Флера исемле кыз килеп йөри башлады. Безнең авылда ниндидер туганнары яши икән анын. Кыз бик шәп, яңа гына өлгереп килә торган чикләвек кебек. Бер көн чыга бу клубка, икс көн чыга. Туры килүен әйт әле син анын: клубта анын урыны һәрвакыт минем янга эләгә. Кайтырга чыксак— абыйлары безнең юл өстендә. Җитмәсә әле, кунак кызының караңгыда курка торган гадәте дә бар икән: авылның төнлә ай яктысыннан башка яктылык күрмәгән урамына чыгу белән: “Ай, куркам!" -дип, чытырдатып миңа ябыша. Ул тотынуга минем тәнем буйлап яшен утлары йөгерешә башлый. Җил булып колакка женнәр пышылдый: “Чикләвегең йомшаграк чакта ватып кал. юкса тешеңне сындыруың мөмкин". Минем үземнең дә бу “сөтле чикләвектән” бик авыз итәсе килә килүен. Әмма ләкин тора салып ничек инде, караңгыдан да курыккан кунак кызына: “Минем сөтле чикләвек ашыйсым килә”,—дисең. Бу сүзләрем белән куркытып анын бөтенләй өнен алсам? Аллам сакласын! Йөрәгемдәге ай яктысыдай өмет утымны сүндереп куйса нишләрмен. Болай да шәп әле мина. Караңгыда куркып дер-дер калтыраган кызны жен-пәриләрдән саклап һәркөн саен өйләренә озатам. Өйләренә якынайган саен ул мина ныграк елыша. Күрәсең, бу тирәдә жен- пәриләр күбрәктер. Мин дә сер бирмим: пинжәк төймәләрен ычкындырып, кызыйны пинжәк эченәрәк алам. Кайтып капка төпләренә утыргач, ул куенымнан башын сузып күккә—тулган айга карый, һәм назлы итеп: “Ай матурмы, минме'’"— дип сорый, "һи, жүләр,—дим мин ана,—синең белән чагыштырганда Ай нәрсә ул? Әнә кара әле. Айның йөзендә әллә нинди таплар бар. Ә бит синең йөзең.. ” Мин шулай дидем дә туктап калдым. "Сөтле чикләвегем" түземсезләнеп: “Йә инде, йә, башлаган сүзеңне ярты юлда калдырма. Минем йөзем нинди?”— диде. —Синең йөзеңме'’—дидем мин кыюланып —Синең йөзең шикәр төсле. Аны ашыйсы, кимерәсе, шытыр-шытыр иттерәсе килә. —Кимер алайса,—диде “сөтле чикләвегем" кайнар битен якынрак китереп. Иреннәр якынайганнан-якынайды Бөтен тән дер-дер калтырарга тотынды минем. Тагын бераз катырак кочсам, "сөтле чикләвегем” дә ярылырга әзер булыр сыман. Минем дә, кунак кызының да башы югалып бара. Иреннәребез иреннәргә кагылуга, электр чыбыкларының жиллә бәрелешүеннән чыккан очкыннардай, караңгы урамны яктыртып ут көлтәсе чәчрәр кебек. —Их! Ни булса—шул булыр, яшьлек ике килми ул,—дидем дә шикәр М йөзле “сөтле чикләвегем’’не шыгырдатып күкрәгемә кыстым. Әмма ләкин кызнын кайнар сулышы йөземә, пышылдаган сүзләре колагыма килеп ирешкәнче “гөмберт!" итеп ишегалды ягыннан бер чиләк салкын су безнен өскә килеп тә төште. Мәхәббәт исереклегеннән шундук айнып киттек. Кочаклар үзеннән-үзе ачылды. —Абыйларына юри әйтеп куйгансын,—дидем мин, “сөтле чикләвегемә , чын-чынлап үпкәләп. — Валлаһи әйтмәдем, билләһи әйтмәдем,—ди теге. —Абыйлар да түгелдер әле, мөгаен, күрше малае шаяргандыр. Минем ачу тагын да арта төште. —Ә күрше малаемыни әле9—дидем мин. калтырый башлаган тешләрне көчкә тыеп Каһәр төшкән бу калтыравын әйтер идем Сүзне юньле-башлы әйтеп кенә булмый бит Кузгалып кына китәр иден, җилкә аша кереп чалбар төбенә тулган су балаклардан чыпырдап чыгарга тора. Тик торам балактагы суны койма буендагы кычытканнарга агызып. Ботинканың бөтен кремын юып төшерә инде, шайтан алгыры. Чүпрәк ботинкамны икс көн кремга батырып, аннары җиде кат тирем чыкканчы коры сукно белән ышкып кына ялтыраткан идем Я надан элекке рәвешенә кайтару ай-һай жинел булмас. Ә "сөтле чикләвегем” үзен гаепле сизгәндәй, янымда сырпалана. —Ярар инде, үпкәләмә, кибәр әле. Телисенме, хәзер Ык буена төшәбез дә әйберләреңне үзем юыл бирәм. —Алар кипкәнче мин шәрә торырга тиешме9 Кызый минем хәлне күз алдына китерде бугай, көлеп җибәрде. Аның көлүеннән мин янә турсайдым. Чалбар төбендәге су кычыткан арасына саркып беткән иде инде. Мин горур кыяфәт белән кунак кызын бер әйләнеп чыктым да, телемә килгән беренче җырны җырлый-җырлый, кайтып киттем. Урамыгыз такыр икән. Белмим, кар ятыр микән Китә инде башкайларым. Әйләнеп кайтыр микән Дөрес, әле ул вакытта минем башым беркая да китәргә җыенмый иде Бу жыр бераз үземнең бәямне күтәрү, “сөтле чикләвегем’ нс әз генә үкендерү өчен генә иле. Киемнәр тузанланып, пычранып беткән иде Аларны мин иртәгесен бик әйбәтләп юып. пот ярымлы күмер үтүге белән үтүкләп җибәрдем Элеккедән дә шәбрәк булып киттеләр Бигрәк тә чалбар балагымдагы сырлар шәп чыкты. Юып яңартылган киемнәрне киенеп, дулкын-дулкын кара чәчләремне әле уңайга, әле кирегә тарнп-кабартып жиффәргәч, менә дигән егеткә әйләндем. Ботинкалар да рәткә керде. Дулкын-дулкын чәчләремне бер селтәп артка җиббәрдем дә. көзге каршына килдем. Көзгедәге егет бик фырт иде Тизрәк сөтле чикләвегем нс күрәсем килде. Кичне көчкә-көчкә җиткереп, клубка ашыктым. Юлда кызу-кызу барганда башыма "келт" итеп бер уй төште. “Тукта, егет, алай ашыкма Горуррак бул Егетлегеңне күрсәт!" Акылыма рәхмәт әйтеп, клубка ашыкмыйча гына бардым Мин клубка килеп кергәндә кичке уен кызып бара иде. Кызлар арасыннан, үзенә сиздерми генә, “сөтле чикләвегемне" эзләдем Ул Айның җиденче кичәседәй балкып, авылның иң авторитетсыз егете белән сөйләшеп утыра иде Йөрәк әллә нишләп китте. Сукыр икән бу, кеше белән кешене асра белми Ярар, без дә төшеп калганнардан түгел. Гармунчы бер танцы көе уйнап җибәрүгә, кул астына гуры килгән беренче кызны эләктереп, биергә чыктым Ботинка әйбәз майланган— шыгырдап тора, җае чыкса-чыкмаса да. башны болгап-болгап алам—бусы инде чәчләрдәге дулкыннарны кузгатып җибәрер өчен. Пннжәк төймәләрен чишеп җибәрдем, чөнки өскә өр яна күлмәк кигән идем Күрсеннәр Зәп-зәнгәр бит, елкылдап тора. Ну биеп тә карадым ул көнне. Үзем биим, үзем күз кырыем белән “сөтле чиклэвегем' э карап алам. Гармун тынган, биюләр туктаган арада ул мина таба якынлашмакчы. нидер әйтмәкче була, ләкин аны күрмәмешкә салышам Шалишь, брат. Без андый авторитетсыз малай түгел. Безнен сорт югарырак! Шулай борынны күккә чөеп, теге кызыйны күрмәмешкә салынып йөри торгач, ул чынлап та күренмәс булды. Ары карадым, бире карадым—җир йотты диярсең, юкка чыкты Кызлардан сораштырып карыйм: андый чүп-чар күзгә чалынмады дип, җилкәләрен генә сикертәләр Чүп-чар. имеш. Көнче тараканнар Сез андый булсагыз, күккә сикерер идегез әле. Күрсәтермен әле мин сезгә “чүпчар"ны! Беләсегез килсә, ул сандугачлар иленнән килгән. Ул сезнең кебек прастуй авыл кызы түгел, ул гөлләр нәселеннән. Үзем авыл буйлап "сөтле чикләвегем’’не эзләп йөгерәм, үземнең телгә шундый сүзләр килә. Күрми калганнары өчен авыл кызларына эләгә. Ярый әле үзләре ишетмиләр. Ул көнне мин авылны өчме-дүртме урадым Кунак кызын туганнарына кайткандыр дияр идең, өйләре тышкы яктан бикле. Өстәвенә чабата авызлы алабайларын бәйдән ычкындырып куйганнар Алабаен әйтер идем: мине гомергә күрмәгәндәй, иләмсез зур авызын ачып, чалбар төбенә үрелә. Флера белән капка төпләрендә утырганда битне йөз кат ялап чыга иде үзе. Бүген исә танырга да теләми, минсинайтим. “Сөтле чикләвегсм”не ул көнне тәки күрергә насыйп булмады. Соңыннан белдем: ул Төрекмәненә сыпырткан булып чыкты. Шул көннәрдә мина да, хәрби комиссариатка чакырып, язу килде. Киттем районга комиссиягә. Эчне кара мәчеләр тырный. Әгәр дә мәгәр шушы барудан армиягә альт куйсалар, “сөтле чикләвегем ”не яңадан күрә дә алмый калам бит Юраганым юш килде, каһәре: кулга повестка тоттырдылар Нишләргә7 Уйлана торгач, үзебезнең авылга Төрекмән авылы аша кайтырга булдым. Менә бит ул башын эшләсә. Дөрес, моның өчен илле чакырымлап араны урарга кирәк кирәген. Ну, минем кебек егеткә анысы пүчтәк инде аның. Хәрби комиссариаттан чыккач, туры станциягә киттем. Ютазы станциясе әзме-күпме таныш. Шунда товар ташучы поездның бер шалтыравык вагонына эләктем дә Урыссуга элдерттем. Шалтырап кайта-кайта йоклап кителгән "Сөтле чикләвегем”не төшемдә күреп уянып китсәм, поездым мине Туймазыга китереп җиткергән. Туймазыдан Төрекмән авылына ничә чакрымдыр, анысын бер Ходай белә—машинадан машинага күчә-күчә, тәки килеп җиттем мин бу Төрекмән дигән сандугачлар иленә. “Сөтле чикләвегем": “Авылыбызда бик матур мәчет бар, безнең өй шуннан ерак түгел",—дип сөйләнгән иде Чынлап та мәчетләре бар һәм бик матур икән. Минем әле ул вакытта эшләп торган, манарасы киселмәгән мәчет күргән юк иде. Озак кына карап, сокланып тордым мин бу иманлы бинага. Төрекмән авылы мина, ничектер, башка дөнья булып күренде. Хәер, минем сөйгәнем яшәгән авыл һич тә гади авыл була алмый иде. Нишләп әле мин шуны аңламый торам. Гади авылда яшәсә, ул да гади авыл кызы булыр иде. Ә ул бит... О-о! Андый кыз дөньяда бары тик берәү генә, һәм ул менә шушындый матур мәчетле Төрекмән авылында гына яши ала Тизрәк эзләп табарга кирәк үзен. Кешеләрдән сорашып-нитеп тормадым- мәчет янындагы бер йортка барып кердем Анда ике хатын гөрләшеп чәй эчеп утыра иделәр. Өстәл уртасында бер таба коймак. Коймак күргәч кенә, бик каты ашыйсы килүне тойдым. Хатыннар минем хәлне анлап табынга чакырдылар, ләкин мин: “Рәхмәт, сездә чәй эчеп утырсам, мине көтеп утыручыларның коймаклары суына",—дип, чыгып китә башладым. Шунда хатыннарның берсе урыныннан кузгалып “Безнең авыл егетенә охшамагансың, кем син, кемгә килдең9 "—дип сораша башлады —Мин Кызылъяр егете,—дидем горур гына.—Монда сеңелкәшне эзләп килгән идем. —Сеңелкәшен кем була сон? —Флера! Мин анын Кызылъярдагы абыйсы булам. —Шулаймыни? Теге хатын миннән Кызылъяр хәлләрен сораштырырга тотынды. Сүз Флеранын туган-тумачаларына килеп житкәч, мин тизрәк бу өйдән чыгып китү ягын карадым. Мина сораулар биргән хатын тәрәзә янына килеп. “Флераларның йорты әнә тегесе була”,—дип, урамнан эчкәрәк кертеп салынган җыйнак кына йортка күрсәтте Сөйгәнемнең кайда яшәгәнен белгәч, бер аягым монда, икенчесе тегендә булды Мин атылып-бәрелеп диярлек Флераларга барып кердем. Ул чирләп «та иле Мине күргәч, караватыннан торып утырды Аннары тиз генә карават янында™ чаршауны тартып, күлмәген алыштырды Өс-башын алыштырып минем яныма килеп басканда ул нәкъ безнен авыллата тесле “сетле чикләвек кә әверелгән иде Без кочаклашырга да, кочаклашмаска да белмичә, бер-беребезгә карашып тордык Күзләр белән күзләр сөйләшә Йөзләрдә әле шатлык яктысы, әле сагыш күләгәсе чагылып китә. Күкрәк читлегеннән йөрәк былбыл булып очып чыга да кызның иңнәренә кунып сайрый башлый. Анын йөрәк сандугачы минем иңнәргә килеп куна. Менә шулай сайрашып-гөрләшеп мәхәббәт аңлашканда бая мин кергән күрше йортта чәй эчеп утыручы теге хатыннарның берсе Флераларга килеп керде. —Әнкәй,—диде Флера, сикереп торып. -Әнкәй?. Мин әле Флерага, әде теге хатынга карадым Күр инде, нинди охшаш икән бит болар. Ә мин Флеранын Кызылъярдата туганы, дип, ана әкият сатып маташтым. Вәт әкият! —Ничек сон, Кызылъярда әйбәт кенә яшәп ятасызмы'’—диде ул, хәйләкәр елмаеп. —Әйбәт,—дидем мин, бераз уңайсызланып һәм китәргә җыена башладым - Бар, Кызылъярдата туганыңны озат,—диде Флерага әнкәсе Флера иненә яулык салып, мине озатырга чыкты —Мин китәм инде,—дидем мин Флерага. —Ашыкма әле Урамда йөрик бераз —Армиягә алдылар мине, менә кулымда повестка —Мин Флерага кәгаземне күрсәттем. —Ә мин9—диде ул, сабый баладай үпкәләп.—Мин бит Мин бит сине беренче күрүдә үк яраттым... һәм ул көпә-көңдез минем муеныма сарылды. Өстемә кинәт мондый олы бәхет ишелүдән башым әйләнеп китте “Мин сине күргәнче үк ярата идем иңде’ ,—дип әйтергә теләдем, ләкин Флеранын кайнар сулышы сүзләремне әйтергә ирек бирмәде. — Мин сиңа көн саен хат язармын,—дидем аерылышканда —Ә мин көненә икешәрне,—диде Флера. —Мин сине мәңге онытмам! — Мин дә! Гомерем буе көтәрмен. —Сиңа озак көтәргә туры килмәс Синең сагынуын мине бик тиз тартып кайтарыр. Син сагын тана, онытма гына! —Онытмам! Без шулай вәгъдәләр бирешеп аерылыштык. Аннан бирле инде күпме еллар үтте, тик минем колак төбемдә һаман да Флеранын "Онытмам!"—дигән ягымлы тавышы яңгырап тора сыман Мин ул чагында сөйгән ярларның “онытмам", дип онытуларын, “ташламам", дип ташлауларын белми илем әле Бәлки шул белмәвем белән бәхетле дә булганмындыр Юкса якты сагыш булып әллә кайдагы вакыйгалар күнелдә сакланыр идемени91 19