Логотип Казан Утлары
Публицистика

УРМАНЧЕНЫҢ РУХИ ДӨНЬЯСЫ

Күңел багладым эшем уңасына.

Тәвәккәл иттем Кодрәт иясенә

Өметем камил, ышанычым нык

Бу фәкыйрьгә бәхет иңәсенә

Бакый Урманче

"Sapienti sat—серне белгән аңлар"

Җитмешенче еллар уртасында Казанда рәссам Бакый Урманчс йортында үзенчәлекле бер музыкаль-әдәби сәнгать салоны оешкан иде Бакый аганы хөрмәт иткән татар язучылары, музыкантлары, шагыйрьләр, рәссамнар була идс анда Картиналар, график рәсемнәр, сыннар арасында көй, шигырьләр яңгырый, әңгәмәләр бара Болар барысы да күңелгә бер рәхәтлек бирә, көндәлек мәшәкатьләрдән арынырга, олуг аксакалнын бөек фикерләр агымына кушылырга мөмкинлек тудыра иде Кичәләрнең берендә Бакый ага ниндидер шатлыклы, үзгә бер халәттә идс Мона Чыңгыз Айтматовның үзәк матбугатка биргән интсрвьюсы сәбәп булган икән Танылган язучы һәм ул чакта КПСС Үзәк Комитеты әгъзасы халык алдында ясаган әлеге чыгышында, “мин үзем коммунист булуыма карамастан, кешенен үлемсез өлеше бар дип ышанам, ул—кешенең җаны булса кирәк",—дип әйткән. Бу фикер фәнгә каршы килгән идеалистик теория буларак, ул заманнарда коммунизм идеологлары арасында фетнә дәрәҗәсендә кабул ителде Әмма ул фетнә җәмгыятьнең рухи ярлылыкка, хаҗәт үтәүчелеккә авышканлыгын газапланып кичергән Урманчс фикерләре белән аваздаш идс Бакый ага озын гомерле булды Ул унтугызынчы гасырнын азагында туып, егерменче йөз еллыкнын бөтен бөек үзгәрешләрен күргән кеше Рәссам 1905 елгы революциядән сон якты идеаллар һәм демократик ирскләрнсн чәчәк атуына шаһит булган Аннары, коры материализмга, алдашуга корылган заманда да Бакый ага үткәнгә жанлы күпер буларак яшәде Урманчс үзенең бер өлеш гомере белән татар мәдәниятынын тән зимат—якты үзгәрешләр вакытына карый Ислам традицияләрен иске рәвештә үзләштерүнсн мен еллык тарихы йомгакланып килгән чак иде бу Ана алмашка догматик ноктадан тагын да күтәренкерәк булган, "Мин-ан"ны формалаштыручы көчләр килде. Алар кешенен чын бәйсез индивидуальлек алуына юл ачканнар Ул индивидуальлекнең узаны, ачык логик һәм фәнни фикер йөртүе, тулы ижат иреге һәм үз лпчәнлегс өчен дөнья каршында җаваплылыгы булырга тиеш Яңа дәртле омтылышлар дини тормышта, милли сәнгати сүздә, профессиональ музыкада чагылыш тапты һәм татар халкының ин олуг шәхесләре Мәрждни, Тукай. Сәйдәш исемнәре белән бәйле булды Язмыш Урманчсныи үзенә дә реформатор вазифасын хәзерләгән булып чыкты Ул татар мәдәшзятындл үз-үзеңне танытуның яна тибын булдыруга нигез салды, сынлы сәнгать ярдәмендә рухани идеалларны күрү, тою мөмкинлекләрен ачты Бакый ага инануынча, чиксез кин һәм серле кеше яшәеше нинди дә булса күзаллаулар системасында аңлатылып бетә алмый Талантлы сәнгать иясе дөньянын серләренә тирәнрәк төшенә Инсан рухы тудырган бөек сәнгать әсәрләрендә кешеләргә янадан-яна тирәнлекләр ача торган образлар яши Әсәрнең чын мәгънәсендәге әһәмияте әнә шулар белән үлчәнә дә. Мондый карашларны Урманче кешелек дөньясында катлаулы эчке сынаулар кичереп, таныпбслү процессының асылына төшенә алган бөек шәхесләр белән уртаклаша иде. Алар фикеренчә, хәзерге заманның дөньяви фәннәре кешенең эчке асылы хакында канәгатьләнерлек белем бирә алмыйлар, аны сәнгать алымнарыннан башка тирәнрәк өйрәнеп булмый. Бакый ага яратып укыган Аурупа шагыйре Гете да сәнгатьне практик фән дип саный. Үзенең эзлекле гыйльми фикерләвен, нечкә зәвыклы рухи сәләтләрен үстерүче художник алдында табигатьнең яшерен кануннары ачылганлыгын әйтә. Матурлыкның шушы кануннарына үтә алып, илаһи ижатка ияреп, рәссам яңа әсәрләр булдыра,сәнгатьне культ дәрәжәсенә, дини хәрәкәт дәрәҗәсенә күтәрә, аңлау актыннан әхлакый башлангыч, әхлаклылык альт килүче эшчәнлеккә күчә Сәнгати дәртләр цивилизациянең дүрт тармагы фән, сәнгать, дин һәм әхлакның берләшүенә ярдәм итүче беркеткеч чылбырларның берсе булып тора Аларның уртак тамырына төшү тормышыбызны дөрес кору өчен кирәк. Шуңа күрә фикер иясе- рәссам жәмгыятьне үзенә жәлеп итә. Дөньяны бары аң белән чикләнеп кенә кабул итү мәктәбен узган кешеләрне ул үзе артыннан альт бара. Бакый ага нәкъ шундый кешеләрдән ңдс. Аның янына гәпләшергә, нәрсә турында булса да аның фикерен белергә, иҗат әсәрләрен күрергә дөньянын төрле төбәкләреннән кешеләр агылып торды. Алар һәммәсе сәнгаткярләр генә түгел, дин әһелләре, сәясәтчеләр, галимнәр, гади эшчеләр—төрле профессия һәм катлам кешеләре—үзләренең сорауларына җавап, ниндидер күтәренке рух, ижатка жегәр табып китәләр иде Үз тарафыннан оста кай яклары бсләндер игътибарны җәлеп итә килгән кешеләр сурәтләрен кәгазь, агач, таш, йә балчыкка күчереп калдыра иде Бакый Урманче бай сәнгать мирасы каддырды, әмма ул үз иҗаты турында аз сөйли иде. Совет чорында яшәү аркасында, үз карашларын ачыктан-ачык белдерү мөмкинлеге булмаудан гына түгел бу. Оста аннан курыкмый да иде. Ул күп мәгънәле образларын бәһа төшерәчәк абстракт фикерләү төшенчәләренә күчерергә теләмәде. Сынлы сәнгать әсәрләрен сыйфатлаганда, Бакый ага гадәттә мифик образлар, дөньяның илаһи килеп чыгышын читләтеп әйгүләр аша аңлата. Музыкаль образларда да шундый ук эчтәлек тапканга, ул еш кына әңгәмәләрне жыр, скрипка уйнау белән төгәлли һәм, шуның белән, фәлсәфи сорауларга җавапны кеше асылының тирән- лекләреннән эзләргә кирәклегенә ишарәли иде. Туксан яшенә багышланган юбилей кичәсендә Урманче үз ижатын борынгы грек мистерияләреннән алынган “Сапиенти сат—серне белгән аңлар” гыйбарәсе белән сыйфатлады. Бу—аның иң яраткан афоризмнарыннан рухият өйрәнүчеләр (духовидцы) телендә илаһи белемнәр серенә якынайган галим генә әйтелгәннең чын мәгънәсенә барып җитә дигәнне аңлата. Рәссамга нинди серләр ачык, аны нинди рухани көчләр туендыра һәм аның аркылы татар мәдәниятенә үтеп керә соң? Рухи шәкертлек Мулла гаиләсеннән чыккан Б. Урманче дини белем нигезләрен башта әтисе Идрис хәзрәттән, аннан соң “Мәдрәсәи Мөхәммәдиям дә ала. Бу мәдрәсә XIX-XX гасырларда татар дини мәктәпләре арасында әйдәп баручылардан санала. Элеккерәк заманнарда мәдрәсәләр чын-чынлал рухият үзәкләре булган, сайлап алынган укучылар гына дөньяны танып белүнең мистик ысулларына якынайтылган, аерым кешеләргә генә аңлашыла торган ислам серләренә багышланганнар Аларны “китап ачучы”, “күрәзәче" (ясновидящий), ишан һәм башка рухият дәрәҗәләренә ирештерә торган булганнар. Әлеге тәрбиянең элементлары “Мөхәммәдия"дә дә сакланып калган Ләкин дини белемнәр бирү белән бергә, анда дөньяви фәннәр дә укытылган, бу аны берникадәр Аурупа колледжларына якынайткан. XX гасыр башында инде мәдрәсә “сер багышлау" баскычына күтәрелмәгән, әмма абруйлы остазларын хөрмәтләгән, дөреслеккә, хакыйкатьне танып белүгә омтылырга тырышкан Тәрбия инде борынгы грек заманнарыннан ук килгән “дөньяны танып-бслү өчен үз-үзеңңс өйрәнү” девизы астында алып барылган Укучының игътибары иң әүвәл үзенең эчке асылына һәм берникадәр тышкы вакыйгалардан читкә юнәлтелгән. Бу исә башка мәктәпләрдә башкача һәм алай ук көчле үсмәгән фикер, хис һәм ихтыяр көчләрен ныгыткан. Шулай итеп, мәдрәсә шәкертләре "рухани багым", “алдан күрүчәнлек” ярдәмендә башка дөньяны сиземнән тыш күрүгә юл ачучы гадәттән тыш көч талканнар Мондый хәл дөньядан аерылуга кигерми, киресенчә, социумда актив эшчәнлек алып барыр өчен әхлак импульслары бирә Б.Урманчс “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе турындагы мәкаләсендә “аны тәмамлаучылар XIX гасырның икенче яртысы һәм XX гасыр башында татар интсллигснциясенсн асылы иде”, дип яза. (Б Урманче Чыкса мәгърифәт кояшы —Казан. 1992.) 1917 елгы инкыйлаб вакыйгалары мәдрәсә һәм аның шәкертләре язмышын кискен үзгәртеп җибәрә. Соңрак репрессияләр дә Бакый ага Урманчены читләтеп үтми, әмма ул иреккә чыгарга насыйп булган аз санлы бәхстлеләр арасына эләгә. Әти-әниләре, дин юлыннан китәр, дип фарааласа да, Урманче рәсем сәнгатен сайлаган Әлбәттә бу жинел бер сайлау да түгел. Дөресрәге, бу—грандиоз карар. Милли традицияләргә, дини догматларга, ниһаять, гаилә кысаларына революцион, инкыйлаби гыйсъянчылык карары. Профессиональ сынлы сәнгате булмаган илдә беренче ныклы адым ясау карары иде. Бу сайлау очраклы да түгел, чөнки Урман- ченың профессиональ жырчы булырга да мөмкинлекләре зур булган: менә дигән вокаль сәләт, сәхнәви күренеш, музыкант буларак та шактый танылган. Шулай да балачактан ук аны башка нәрсәләр үзенә тарта. Ерак балачагыннан бик тә символик бер хатирә сакланган. Ул үз иптәшләре белән берлектә авыл тормышында кирәкле булган һөнәрчелек белән кызыксына башлый. Бигрәк тә итекче, читекчеләр хезмәтен сәгатьләр буе карап тора алуын сөйли иде. Әмма ул инде башкалардан аермалы буларак, йорт кирәк-ярагы урынына скрипка ясый, һәм мөселман дөньясында танылган мулла, әтисе Идрис хәзрәт, әлеге уен коралын табып ала да аны челпәрәмә кзгтерә. Егетнең гадәттән тыш омтылышлары һәм әтисенең кадими карашлары арасындагы конфликтта яңа заман сулышын тоярга мөмкин һәм бала киләчәктә дини тирәлектән китеп бара Догмаларддн азат, ачык кузаллаулар, “мин-аң” формалаша. Мәдрәсәдә һәм соңрак гимназиядә табигый-фәнни ысулларда тәрбияләнгән фикерләү рәвеше Урманчаның рухани сәләтен үстерүгә этәргеч бирә Гете "Табигать үзенең серләрен кемгә дә булса ача башласа, ул кеше табигатькә лаеклы аңлатма бирүче сәнгатькә җиңеп булмаслык омтылыш сизә", дип язган Урманчега әнә шул серләр ачыла Үзенең кырык яшьлек тормыш сызыгына килгәндә, ул инде сиземнән тыш булган дөньяны да анык кабул итә. “Идел серләре’ шигырендә ул гадәти булмаган рухи кичерешләреннән берсен тасвирлап, болай ди Мин бер тон. Гаҗәеп айлы төндә, Төш түгел, өндә. Аек өнемдә Иделнең биек яры ү-зәрендә. Күкрәгем куеп яр күкрәгенә. Бер сагыш җыйдым сызлар күңелемә Күңел инде Иделнең күк серләренә. Акрын агым, акрын гына уйга талдым Сиембикә. 1980 ел. Агач Тирәмдә табигать тынга калды. Ялгыз алма багларында сандугачлар Чытланышып, назланышып, сызланышып. Ниндидер дәртле аһән моңлап алды. Мин шунда, шул урында төнгә калдым. Бер вакыт яр астына энже комга - Вак гәрәбә ташларга күзем салсам. Судан чыгып, бер гаҗәп бәндә яткан Бәндә түгел, ничек әйтим, әйтә алсам “Су патшасы”. Алып кебек, Коркот кебек карт, чаларган. Дәү гәүдәсен гәрәбәдәй комга сузып, тынып калган. Адәм дисәң, адәм түгел, кул-аяксыз. Балык дисәң, балык түгел, бүксәм—кеше. Адәм сыман булса да, бар мөчәсе, Балык сыман күренә кайбер төше Бүксәме (күкрәге) адәм сыман Булса да, балыкка охшаш түше. Әмма чырай, сакаллар—шундый адәм Сыйфатлы, бөтенләй, тәмам кеше! Минем сиңа сыйфатлаган бу сурәтем Бу мәхлукның күрсәтә бары тышын. Белмим, кем ул, ни эшли ул. нинди жаны’ Куркынычмы, түгелме? Белмим эчен. Урманче, “су патшасы "н күреп, югалып калмаган Алдан күрүчәнлекнең беренче баскычы булган имагинациядә торган ул. Образларны шул рәвешле кабул итү аны предметлы дөньянын тышкы күренешләре артында торучы объектив көчне күзәтә алырлык иткән. Әлбәттә бу анын фантазиясе дә, галлюцинация дә түгеллеген яхшы аңлый ул. Мондый күзаллаулар барлык рухият мәктәпләрендә "Китап ачучыларның" башлангыч баскычларына туры килгән. Имагинатив сәләт пластик сынлы сәнгатьтә аерым бер әһәмияткә ия. Ул элекке заманнарда грек һәйкәлтарашларын хәзерләүнең алшарты хисапланган. Сәнгаткярләрдә төп рухи көчләрне тулысынча кулда тоту күнекмәләре булдырылган. Ижатчы. шәхси симпатия-антипатия хисеннән аерылып, сафлыкка ирештерүче төрле сынаулар аркылы уза. катарсис, пакьлану кризисын кичерә һәм. физик җисемне формалаштыручы тормышмын чын көчләрен күрә башлый, безнен тышкы карашыбызга ачылган нәрсәләрне генә теркәүдән туктый. һәйкәлтараш медитациядә үз фикерләре белән балчык кебек күреп эш игә. Әзер тәгълиматларны кабул игү белән генә канәгать булмыйча, һәрнәрсәгә ижади якын килә һәм һәйкәлне конкрет кеше копиясе итеп түгел, бәлки гомумиләштергән образ буларак ясый. Ул үзе аркылы үтеп кергән Бөек Замана Рухының таләпләрен үти. Шәкертләрне татар мәдрәсәләреңдә "хәзерләү" билгеле бер дәрәҗәдә грек скульптура мәктәбе тәрбиясенә охшаш булган. Бервакыт Бакый ага безгә, ягъни үзе янына йөри торган яшьләргә, борынгы тәрбия элементларының скульптор хезмәтенә йогынтысы нинди булганны күрсәтеп бирде Аксакал яшь Тукай скульптурасын ясый ңце. Безнең балчык изү, гипстан формалар кою кебек “кара" эшләргә ярдәм итүебезне үтенде Без инде бик үк теләмичә һәм мәңгелек эш киеме—алъяпкычларны да кимичә тотынуыбызны күргәч, авыл мәдрәсәсе хәлфәләренең баланы укуга алганчы ук ин авыр кара эшләр башкаруларын таләп итеп, һәр эшкә мәхәббәт, намуслылык тәрбияләгәннәре хакында сөйләп алды. Татар һөнәрчеләре династияләрендә һәрбер өйрәнчек, шул исәптән анын үз бабасы—киндер буяучы Хәсән карт Урманче да шундый тәрбия күргән. Урманче үзе дә балачагында хезмәткә шундый эчкерсез бирелгәнлек мәктәбе уза һәм нинди дә булса түләү көтмичә, Муза хакына иҗат итә. Менә шуннан да анын искиткеч хезмәт сөючәнлеге. эшләренең саллылыгы, эгоистик мәнфәгатьләр белән арусызланмаган саф фикер йөртүе. Рәссам шулай ук эчке сафлану процессы да уза. Урманче. Сталин лагерьларының сынауларын кичеп, усалланмый, явызлыкны кабул итми, эчке чистарыну, катарсис баскычын да үгә һәм кешеләргә миһербанлы, объектив карашта кала. Болар барысы да ана яхшы әсәрләренен эчтәлеген билгеләгән имагинатив образларны кичерү, дөньянын фактларын гади тою юлыннан тыш та кабул итүләр мөмкинлеге ача Иҗат призмасы аша караганда Урманче рухияты Урманченын ижади эшчәнлсге искиткеч күпкырлылыгы белән аерылып тора Ул үз эченә сынлы сәнгатьне генә (нәкышь, скульптура, графика) түгел, архитектура, каллиграфия, текстология, публицистика, тәржемә, педагогика, шигърият һәм музыкаль башкаруны да ала Анын шигырьләре—рәссамнын эчке дөньясын яктыртучы шигъри көндәлек ул Шуна күрә. Бакый аганын сынлы сәнгатькә кагылышлы мирасын өйрәнгәндә, әлеге көндәлекләрнен әһәмияте зур Останың эшчәнлегс төрки телле биш халыкның—татар, башкорт, казакъ, үзбәк, уйгур мәдәнияте белән бәйле. Аларнын тамырлары, үз чиратында. Көнчыгыш цивилизацияләренә алып чыга Азиянең бөек рухи агымнары анын әсәрләренә үтеп керә. Алар арасында ислам универсумы идеяләре аерым урында. Дөрес, алар рәссамнын төп асылын тәшкил итә. Әйтик, гарәп графикасында уку, язу татарча мен еллап элек үк, ягъни ана сөте белән кергән цивилизация булганга, бу гасыр башындагы ул хәреф тыелуын, бер үк вакытта каллиграфия сәнгатенә өлеш кертә алмавын да Урманче авыр кичерә. Ждндай яраткан күркәм язу стильләре сөлс, тәгьлик, куфи һ.б буенча 1960 елларда Казан университетында дәрес тә биреп йөрде Ә 1936 елның 24 июлендә исә шул стильләрнең берсенә мәдхияне ул эзоп теле белән—хатын-кыз матурлыгына соклану итеп язган Тәгьлик Нинди садә вә назлы сызыклар' Сылу билләр, Акрын-акрын йомры күкрәк калкулары, Ж,әя киергән күк кыйгач кашлар Вә кискен кара керфек ялкыннары. Кара бөдрә чәчләр Зифа инләренең үзәрендә Матур беләкләр, нәфис беләзек Вә сылу бармаклар. Аларнын нәзек, назлы очларында Асылташтай аллы тырнаклар! Нинди шук вә хуш аһәнле Шигырь әйтүләр вә сүзләре! Чайкалып, чытланып йөргән чакта Ритмик адымлар' Шашындырыр янбашлары! Нинди нәфислек хуҗалары—ул аяклар Вә аларны бизәгән башмаклар* Сүз белән ясаган бу сурәтне Урманче сынлы сәнгатьтә гомере буе, аеруча Дәрдмәнднсң ''Тәнкәен ак, түшкәйләрен киң яраткан" шигыренә ясаган бик күп вариацияләрендә кабатлый Көнчыгыш күзаллауларында дөньядагы һәр нәрсәне образ-символлар аркылы аңлату бар Кояш, ай, йолдызлар, җирдәге һәр тере һәм тере булмаган байлык, ниһаять, кеше үзе, анын сөйләме, хисләре, фикерләве, ихтыяры—барысы да билгеле бер рухи баскычлар сурәте буларак карала Урманче көнчыгыш мистик тәгьлиматнын апологеты түгел иде Иҗатын яшерен дини серләрне чагылдыруга багышлау теләге дә булдымы икән? Әмма ул тәгасн шушы мәдәният рухында яшәгән Әлбәттә, ул ислам эзотерикасы сурәтләре белән дә таныш Алдарак телгә алынган "Мөхәммәдия” мәдрәсәсе хакындагы мәкаләсендә дә Бакый ага Тукай шигырьләреннән алган бер серле сурәткә туктала. Әлеге шигырьдә кояш көнбатыштан чыккач. Ахырзаман килә, диелә: Чыкса мәгьгриптән кояш, шунда заманның ахыры. Бу—китапларда язылган күп галәмәтнең бере Бүгенге көн интеллектуаль күзаллаулары батымыннан караганда. мондый сурәт әдәби уйдырма буларак кабул ителер! ә мөмкин Суфичылык күзлегеннән эш йөртсәң, монда сүз оккульт сер турында бара. Ул исә җирнең физик юкка чыгуы котылгысызлыгын сөйли Ахырзаман, кешеләр физик, шул ук вакытта рухи, димәк, икс дөньяда да тигез рәвештә яши алганда гына җигәчәк. Алар инде бу вакытта, төнлә “мәгъриптән”, кире яктан Кояшнын рухи субстанциясен көзгедә сыман күреп, гадәти тоемлаудан югары торган дөньяда анлы рәвештә яшәү сәләтенә ия булачак. Суфыйларда төнге намазда яки төштә кояшны күрү кешенсн “күрәзәче” баскычына ирешүе дип исәпләнгән. Кеше белемнәренен яшерен серләрен чагылдыручы мондый үзенчәлекле символика анлы рәвештәме, табигый гынамы, Бакый Урманче тарафыннан кулланылган. Мөгаен, ул моны төгәл төшенчәләрдә аңлатып та бирә алмас иде Шулай да, анын әсәрләрен күз алдыннан кичергәндә, аларда физик вакыйга һәм күренешне чагылдырудан зуррак нәрсәләр дә бар икәнен аңлыйсын. Ул нәрсәләр кешегә сиземнән тыш дөньяны белү һәм кабул итү юлларын ачу, үлемсезлек, кеше анын баету идеяләре белән бәйле. Урманче иҗатыңда халык темасы мөһим урын алып тора. Ул анын кайгы- борчулары белән шәхси омтылышларын үлчи. Кайгым бер, сагышым бер һаман: Халкым, бул! Илем, бул аман" Әлеге теманы ачканда “Салтык болыны”, “Башкорт авылы” ("Колхоз ындыры”) картиналарында, рәссам хезмәт бердәмлеген оешкан берлек, төзек көйләнгән организм итеп аңлата. Кешеләр киемендә, кәефләрендә, хәрәкәт динамикасында шундый гаҗәеп гүзәллек, көч, гармония хөкем сөрә ки, алар үзебезнең җаннарыбызда бары тик макрокосмик тәртип белән генә ассоциацияләнә ала. Бу кичерешләр Урманче шәмаилләренең берсендә чагылган сурә белән бик тә аваздаш: “Аллаһс жәмилен. хөббел жәмал” (Аллаһе гүзәл һәм гүзәллекне ярата, дип тәржемә итә иде үзе). Кешеләргә ни өчен үзара дус һәм туган булу бәхете язмаган? Башкаларның уңышына сөенү сәләтен үзендә ничек булдырырга? Бер-береңне ярату, кызгану хисе каян килә” Социаль темага мөрәҗәгать иткәндә, рәссам әнә шундый сораулар алдыңда кала: Дустлар белән утырганда, күңел гөрли... Картлыклар, авырулар онытыла. Нигә соң бик күпләр белми моны. Дошманлык казганып йөри һаман? Бу сорауларга җавап конкрет рәвеш ала: үз-үзеңә “дөньяда мин генә” дип караунын иң чик дәрәҗәсе, акыл адашулары, кеше хәленә керүнең юкка чыгуы— бердәмлеккә каршы торучы көчләр шулар. Рухани дөнья белән бәйләнешеңне, үзеңнең галәми табигатеңне аңласаң гына, тормыш турында космик масштабта фикер йөртсән генә бу каршылыкларны җиңеп була. Кеше әхлакый бөеклекләргә омтылганда гына үзен эгоцентрик индивидуальлек буларак кабул итүдән югары күтәрелә ала Җир материализмын мона каршы юнәлештә үстерү социаль дөнья бетүгә китерә. Җугашвили (Сталин) үлгәч. Исрафил сурны өрде Ватылды туп. Мәхшәр купты, халыклар калыктылар. Дошман саиб куркышып йөргән халык. Дуслашып, танышып кавыштылар Юылырмы нахакка түгелгән кан9 ! Тынычлык табармы зурланган2 3 җан?! Кыз—анасын, ата—углын табып, янә Тату яшәү юлларын карадылар, “Без барыбыз туган икән", диештеләр. Күңелләр тынычланып килештеләр. Дошманлашып күнеккән бәхетсезләр Дошманында дуст табып сөештеләр Чыраенда гел хәсрәт, курку йөзләр 1 Бул аман —була азат Чагыштыр •Идегәй" дастанында—әл аман бул миннән соң" Бәлки бу шигырь 1942 елда язылган, 1997 елда беренче тапкыр күргәзелгә "Туктамыш" аквареле белән дә бәйледер. 3 Зурланган —җәберләнгән Шатлыктан елмаешып көлештеләр Бергә-бергә күмәкләшеп яшәр өчен Ил төзәр өчен кулларын бирештеләр Урманчснын ин әһәмиятле әсәрләреннән саналган “Татарстан" триптихы үз халкының киләчәге, бердәмлеге турыңда уйланулар буларак туа. Бу әсәрнең өч казыгында бүгенге мәмләкәтебезнең нәгышь “картасын” тасвирлап, рәссам тормыш реалияләре аша милли мәдәниятнең тирән агымнарына күз сала, һәр өч картинаның үз мәгънәви үзәге бар, алар газиз гыйбадәтханәләр аркылы бирелә Триптихның кырый канатларыңда болгар башкаласынын борынгы һәйкәлләре һәм православие чиркәве белән Свияжск бистәсе Ә үзәк картинада— "Сөембикә” манаралы Казан Гыйззәтле бу манара, мөселман мәдәниятенә нисбәтле, суфичылык юлыннан күтәрелү этапларын чагылдырып, жиде баскычлы конструкция-мәкамга ия тәүбә, гөнаһка әйдәүче коткылардан качу (вәрә), ярамаганнан тыелу (зөһд), матди байлыкларны алгы планга куймау (факр), сабырлык, тәвәккәллек, ризалык Жзитс буынлы бу конструкция кеше төзелеше әзъзаларын да белдерә. Дүрт түбән физик жисем һәм өч илаһи әгъза. Манара архитектурасы эчтән шулай кеше табигатенең өчтөрлслсгенә ишарә итә жисми тән, жан һәм рух. Кешегә дин аша ачылган Сүз (шәригать). Канун (тәрикать), һәм Юл (хакыйкать) символларын да аңлата ул Шулай итеп, ‘Сөембикә’ манар^вЫнла исламның гына түгел, башка конфессияләр мәгънәсе дә табыла. Бу образлы символ аша триптих авторы татар мәдәниятенсн эчке халәте һәм байлыгы белән барлык рухани агымнарны берләштерә ислам культурасын, крәшеннәр традицияләрен һәм борынгы бабаларыбызнын гореф-гадәтләрен Гади акыл мөселман христиан һәм болгарларның борынгы диннәре уртак тамырларын күңел күзе аша блгымлый да алмый, бары тик аларнын каршылыкларын гына күрә. Ул Гайсә Мәсихнсн бөтен галәмгә мәхәббәт, миһербанлык импульсы һәм Мөхәммәд галәйһиссәламнең кеше абстракт интеллектын үстерә торган Мсфистофсльлек тенденциясенә каршы көрәшкә куйган көч белән болгарларның Ауропа юнәлешендәге рухани культура булдыруда аерым бер ролен бәйләп карый алмый. Ләкин болар барысы да кешене гуманизмга таба алып бара торган “Мин-аң культура” дәрьясы тармаклары. "Татарстан" триптихы (зур төсле эскиз рәвешендә генә калган хәлдә дә)— татарларнын бөтен конфессияләрнс якынайта торган үзенчәлекле Яңа завст"ы ул Аны бик нигезле рәвештә кеше рухының ин бөек иждди әсәрләреннән санарга мөмкин “Триптих” әһәмиятен бары тик элгәрләребезнен борышы васыяте булган “Сөембикә" манарасының үзе рәтеннән генә аңлап булыр Урманче безнең һәммәбезне үз эчендә биеклеккә омтылган гармоник манара төзергә, барлык проблемаларыбызга космик кеше батымыннан зур җаваплылык белән карап алырга чакыра сыман Татар халкынын мәдәни тамырларын рухани тикшеренү методы нигезендә эзләү Бакый Урманчсны мәшһүр болгар шагыйре Кол Гали портретын иҗат итүгә этәрә. Бу скульптура болгарлар заманы һәм мәдәнияте хакында безгә килеп җиткән өзек-төтек хәбәрләр, фрагментар фикерләр нигезендә ясалмаган. Урманче үзенең эчке рухи-рухани барлыгы белән мәшһүр “Кыйссаи-Йосыф" поэмасы эчтәлеге, анын шигъри ритмы, көй-моңы, музыкасы эчендә яши, аларны өйрәнә Бу әсәр Урманче үскәндә һәр татарның өстәл китабы булган Ана сөте белән кергән шул эчке караш алдында тере имагинация, шундый реаль сурәт калкып чыга ки, анын чынлыгын шул юл белән баручылар гына түгел, хәтта башкалар да төшенә алыр Кол Гали портретында безнең хәзерге замандашларыбыздан шактый аермалы кеше сурәте чагыла Ул үзенең рухи сафлыгы һәм эчке гайрәте (бсссамостность) белән аерылып тора. Шагыйрьнең карашы фанилыктан югарыга юнәлтелгән. Бу— алдан күрүче карашы Анын аңы— абстракт фикри тип белән түгел, ә тере обрахтар белән эш итүче аң. Ул галәм күренешләренә физик күзләре белән бакмый, ә үз барлыгына, ягъни үзендә дә галәм вә табигать патшалыкларыңддгы кебек хөкем сөргән көчләр яшәешенә тирәннән, эчке бер багым белән карый Бу көчләр рух ияләренең ачык сурәтләре аша күренеп, алдан күрүче өчен реальрәк һәм үтемлерәк булалар, чөнки формалашкан физик дөнья—ул югары илаһи тормышның тыгыз бер чагышылы гына. Шагыйрь эчке ижади ыргымын тулысынча гамәлгә ашыру аркасында рухани апамнар йогынтысын тоя Анда Аллаһе ихтыяры бөеклегенә һәм мәрхәмәтенә инану хөкем сөрә Аның исеме Кол Гали—Аллаһынын бөек колы булуы да очраклы түгел Биредә Урманче болгарларның рухият өйрәнүчеләр чыганакларында сакланган серләренә якыная. (Р Штайнер Эзотерические наблюдения над кармическими закономерностями —т. Ill—Дорнах, 1964.) Әлеге чыганакларда урта гасырлар Ауропасы халкы болгарларнын гадәттән тыш алдан күрүчәнлек сәләтенә ия булганлыклары хакында әйтелә. Андый сәләт бик борынгы заманнарда һәр халыкта булган, яңа эра тирәсендә инде ул күп халыклар тарафыннан җуелган, бары болгарларда гына XIIIXIV гасырларга хәтле сакланган. Төннәрен, тирән йокыга талгач, башкалардан аермалы буларак, болгарлар “Мин" хисен, аңны югалтмыйлар, тәмам онытылмыйлар. Рухани багым вә үз эченнән ишетү белән алар космостан килгән төсле яктылыкларның үзара тәэсирен, физик дөньядагыга караганда чагыштыргысыз дәрәҗәдә яктырак музыкаль гармонияләрне кабул итәләр. Иртән йокыдан торгач та, күктән жиргә, үсемлекләргә, хайваннарга төшүче һәм үсү, үлү процессынын шарты булган, төсле төтенгә охшаган рухани яктылык күрүләрен дәвам итәләр. Әлеге көчләрне болгарлар аера беләләр һәм аларны практик тормышында эшчәнлектә гадәттән тыш зур осталык белән кулланалар. Мәсәлән, алар музыка ярдәмендә малларның сөт савымын арттыра белгәннәр. Ә инде дошманнар һөҗүм иткәндә алар каты янгырлар, томан, хәтта җәй уртасында карлы бураннар чыгара алганнар Көнбатыштагы табигатькә һәм кешегә булган материалистик нигезле карашларын алар акыл томанлануы итеп аңлыйлар, тере реалияләрне хаклы рәвештә абстракт-фикри күзаллаулар белән алмаштыру дип саныйлар. Шуңа күрә болгарларны физик үлем куркытмый, ул аңның жисми чылбырдан арынуы һәм шәкелен генә үзгәртүе дип саныйлар Күмәк ритуаллар вакытыңда алар үлгән ата-бабаларның үз тормышларына катнашуын аңлыйлар һәм югары илаһи чынлык белән рухани кушылалар Шулай итеп, жирдә гармоник берлек булдырырга омтылалар, үзләренә рухи якын кешеләр белән хәзерге һәм киләчәк тормышларыңда, башка инкарнацияләрендә кыйммәтле рухани дөнья белемнәрен саклау һәм кешелеккә житкерү өчен берләшәләр. Болгарлар тормышка һәм мәдәнияткә Ходай Тәгалә кодрәте белән күчкән ак һәм кара рухани агымнарны аера белгәннәр. Җөмләдән, Чыңгыз ханның җимергеч басымы аркасында камнау, багучылык кебек шаманлык калдыкларын терелтергә маташуларны хупламаганнар. Болгарлар чыңгызлылар тарафыннан империячел тоталитарлык алга сөрелүенең һәлакәткә илтәсен дә аңлыйлар. Соңыннан бу идея Иван IV сәясәтендә коточкыч гамәлгә ашырылуын тапты. Ихтимал, шуны аңлауларына таянып та, көчләрнен гаять тигезсез булуына карамастан, болгарлар кыю рәвештә илбасарлар юлына каршы чыгалар Урманче борынгы болгарлар рухы белән тыгыз багланышта тора. Әгәр борынгы болгар кешесе принциплары бүгенгебезгә күчерелсә, аның тормыш позициясе рәссамныкы белән тәнгәл булыр иде: Магол узар. Аксак Тимер килер дөньяга, Җимереп төзек илне. Баскынчылык итеп төрек илләрендә, Хәсрәт, каһәр, золым ясап дөньяда. Болгарларнын бөек рух—бөтен нәрсәне иңләүче һәм бар нәрсәгә җәелгән, ясаган, әмма иң тулы рәвештә яратылмышнын таҗы булган кеше турында күзаллаулары, аларнын таш сыннары да Урманчега яхшы таныш Бәлкем шуңа да аның иҗатында портретлар галереясы пейзажга караганда баерактыр. Кеше—Урманче иҗатында үзәк тема. Язмыш рәссамга төрле кешеләр портретларын эшләүне насыйп итә. Җәмгыять вә тарих тарафыннан төрле бәяләмә алган кешеләр белән сөхбәтләшеп, йә бәхәсләшеп тә, аеруча ул кешеләрнең иҗат көчләренә сокланып, рәссам визуаль дөньяда үз идеал күрсәтү мөмкинлеген эзли, шуна бер кешенен берничә портретын да ясый иде. Бер үк вакытта әлеге затның замандашына абстракт фикер аша түгел, хис һәм ихтыяр көче белән тәэсир итүен тасвирларга тырыша. Тормышның кыйммәтен материаль байлыклар белән генә бәяләүче кеше Урманче герое була алмый. Әй, адәм... Әүвәл мал жыясың, комсызланып, Аннары кол буласың шул малына. Картаясың, малыңа сакчы булып, Барысын да калдырасың, үзең үлеп. Кешенең рухи башлангычын кире кагучы иҗатчыга да Урманче мәдхия җырлый алмый: Әдипләр катында табиб, Табиблар янында язучы Әдәптән өлеше булмагач. Чүплектән гайбәт казучы. Мольберт ятсына утырганчы, яисә кулына балчык алганчы ук ул энже эзләүче кебек, кешедәге иң үзенчәлекле сыйфатны, ин кыйммәтле якны күрсәтергә омтылды Бу ана кеше асылын чын яктылыкта күрсәтү мөмкинлеген бирә иде Борынгы көнчыгыш күзаллаулары буенча, индивидуаль рух тормыш агымына өч төрле шәкелдә керә физик җисем тәннән югары, түбән һәм тигезлектә һинд традицияләрендә мондый халәтләр гуналар дип атала һәм саттва (саф), тамас (караңгылык) һәм раджас (хәрәкәтчән, эшчән) дип билгеләнәләр. Гуналарга кермәгән тагы бер халәт була. Анда адепт, ин әүвәл кулына "сафлыкның алтын чылбырын" алып, “караңгылык тимер чылбырыннан” котыла, аннан сон икесен дә альт ташлый һәм югары рухани юлга кереп китә Башкача әйткәндә, ул (адепт) илаһиятнең турыдан- туры үзенә иңүенә юл куя, эгоистик мәнфәгатьләреннән, хәтта сафлык вә пакьлыкта тору теләгеннән дә азат була Гади күзаллаулардан азат булып, ул дөнья корылышының объектив көчләре сыман хәрәкәт итә. Бу карашларга Урманчс тулысыңча кушыла ала иде Аның ижатын шушындый ракурста караганда әлеге кешеләрнең рәссам тарафыннан ясалган бик күп сурәтләре гигант пирамида кебек тезелә Анын ин очын бөтен җәмгыятьне игелекле импульслар белән туендыручы, “Югары багышлама алган адепт' (гуналар кырына чыккан фигуралар) бизи Ин әүвәл бу—Туран күчмә халыкларының легендар укытучысы Коркот-бахшы (40 нчы елларда Казахстанда агачтан ижат ителеп, Ташкент Үзәк музеенда саклана) Рәссамга рухани күренү ачылганнан соң ясалган азаккы бик күп картиналарының берсендә автор Коркот йөзен тасвирлаудан баш тарта Мөселман традицияләре буенча. ул тамашачыны илаһи дөнья символына юнәлтә, ә икенче картинасын “Әүлия-Ата даласы” дип атый. Монда бик матур пейзаж һәм рухани имагинаиия кебек, болытлар арасыннан гыйбадәтханәләргә охшаш нидер күренеп тора, рәссам безнен фикерләрне турыдангуры космос белән бәйли Урта гасырларның багьпнланмыш икенче бөеге “Ибн-Фазланнын Болгарга килүе" картинасында күрсәтелә Шәхси әңгәмәләрдә Бакый ага бу адепт парампа- расын (пәйгамбәрләрнең мөритләре чылбыры) туры багышламалардан (укытучыдан укучыга) пәйгамбәребез Мөхәммәл галәйһиссәламгә күтәрелүен һәм Идел буена X гасырда килгәннән бирле безнен көннәргә хәтле саклануын сөйли иде Киндердә гарәп дөньясы илчесенең йөзе ясалмаган Моның белән эш ни илченең, ни сәркатип Ибн-Фазланның шәхесендә түгел, ә бәлки рухани агымнын башта пәйгамбәргә, аннан иң бөек илаһият югарылыкларына юнәлү икәне күрсәтелә. Пирамиданың иң очына якынлашып. Мәржани хәзрәтләре Шиһабетдин бине Баһаветдин фигурасы калка Бу скульптураны рәссам Татарстан партия җитәкчеләреннән курыкмыйча, Казанга кайткач та иң беренче эше итеп иждт итә (60 нчы еллар) Урманче аны ритуал кием— чалма- чапаннан гипста иҗат итеп калдырган Автор аны бөек шәхес, дин реформаторы, ислахчы галим дип бәяли, һәм абстракт төшенчә булып калмасын өчен, татар телендә дә бик урынлы, әмма бик борынгы заманнарда ук гарәп универе умынн.щ алынган азамат (олпат, бөек), үзе артыннан гаскәр ияртүче, беренче булып сугыш утына керүче хәрби исеме белән атый Мәржднинын ислах эшчәнлеге татар җәмгыятенең исламга догматик рәвештә иярүдән, алдан күрүчеләрнең рухани дөнья турысындагы хәбәрләрен кабул итәрлек дәрәҗәдә күтәрелгән һәм ул дөньяны Р Рахимова 1940 ы аңлауга мөстәкыйль рәвештә ирешкән фикерләү көче булдыруга хезмәт итә. Мәржани артында гавам халкы күрми үткән, руханиларның да билгеле бер өлешенә генә мәгълүм булган яшерен “халык укытучылары” басып тора Бакый ага Гали ишан дигән яна заман әүлиясы—рухланып, туып килә торган “мин-аң” культурасы әйдәп баручысы һәм изге язмаларны тәфсилләп аңлатучы Салих Тархани кебек иерархлар сере белән дә кызыксына ңде. (А Монасыйпова. Гали ишан хикмәтләре —Идел, 1993, № 5). Аның күзаллавында рухани җитәкчелек кешелек җәмгыятенең үсү асылын тәшкил итә. Сурәт-символика ягыннан бу аның апасы “Советлар Союзы Герое Баки Рәхимов әнисе Рабига Рәхимова” портретында чагылыш таба. Рәссам бу әсәрендә Коръән укучы хатын-кызны сурәтли. Шуның белән ул кешене иң югары “Мин”гә күтәрә торган, шәхесне каһарманлыкка алып баручы рухи чыганак итеп иманны куя! Бу—сафлар сурәте. Бирегә рәссам бөек Мәржани белән рәттән Сөембикә патша һәм шагыйрь Тукай тарихи фигураларын куя алыр иде (алар скульптура гына түгелләр). Бу темага соңгы эшләре Сөембикә ханбикәнең агач скульптурасы (юкә, Казан Сынлы сәнгать музеенда), һәм шагыйрьнең яшь чагын сурәтләгән зур гипс портрет (Тукай музееңда. Түбән Камада шуннан бронза һәйкәле коелган) бер вакытлардарак— 1970-1980 еллар арасында ясалды. Бу инде рәссамның республикабызның үсеп килә торган суверенитет идеяләренә җавабы иде, ул ирекне алу шарты һәм юлларын күрсәтүе. “Сөембикә" исеме белән югарыда атап үтелгән ата-бабаларыбызның тынычлык сөюче сәясәте һәм жиде баскычлы гыйбадәт манарасы символында аңлатылган рухани васыяте. Тукай исеме белән исә телнең милли даһәсе (гений) һәм бик бай сәнгать традицияләре булган халык рухы сыйланды. Болар икесе “алтын баганалар” булып суверенитетка һәм татар халкының якты киләчәгенә нигез булып күрсәтелә Бу корифейларга якын гына итеп, Урманче Дәрдмәндкә багышланган бик күп эшләрен, шул исәптән ике-өч скульптура портретын куя. Бөек Тукай замандашы әсәрләреннән сынчы үзенә рухи көч чыганагы, ин югары дөньяга алып менүче яктылык таба. Дәрдмәнд ана яна формация укытучысы була: мулла-аксакаллар шикелле ул Җәнабе хак алдында рухи нәжиплек һәм сүз-шигырь осталыгы гына тәрбия итми, фикерләү һәм ихтыярга азык та бүләк итә. Әлеге рухият укытучысының сурәтен имагинатив кабул итүгә Урманче үзенең “Иман” дигән шигыре аша алып килә. Иман Дәрдмәндне укыгач, җанга көч. күнелгә Яна өметле дәрдләр, аңга тыгыз көчле азык бирә торган. Тирән мәгънәле, самими, бәгырьләрнең Януыннан, дәртләрнең нурлы гөлләреннән Ясалган нәжип һәм назлы сүзләр кабатлыйсы килә. Бөтен барлыкның -Ясаганы”, бөтен чынлыкның һәм нәфислекнең Раббысы булган, бөек, югары, киң, олы Тәңренең күренмәс, сизелмәс, тотылмас, Ишетелмәс, бары гаҗәеп серле булган, Тирән һәм нәжип тойгыларда гына тәжәлла иткән Химая нияте алдында тез чүгеп, сәҗдә кылып. Шул нәфис, рухани хакыйкать белән киеренгән Сүзләрне укый-укый, күзләрдән татлы Коркот Тушь, пумала Яшьләр түгәсе килә Әзәлдән1 әбәдкә2 юл тоткан чакта. Нинди генә гүзәл сәгатьләр, рухани галактик буларак. Биниһая күңел галәмен нурландырмыйлар' Сонгы өчъюллыкта Урманче, әйтерсең, ин югары гакыл хәзинәсенә кереренә ирешүдә үз тәҗрибәсен чагылдыра. Алар анын көндәлек, тирән уйланулары, галәм хакыйкатьләренең ин мөһимнәрен аңлау вә кичерүгә илтүче медитациясс. Бу өчъкылык сөземтәсенең беренче юлында аксакал эзотерик мөселман универ- сумына илтүче идеяне кертә кеше юлы әзәлдән әбәдкә . тумаган үткәннән— бетмәс киләчәккә" юнәлгән.. Җир йөзендә "тумаган" сүзнең “башлангычсыз кеше" мәгънәсен саклаган телләр күп калмаган. Татар телендә әле ул архаизм буларак яши, әмма аны да бүген һәркемгә аңлаешлы дип әйтеп булмый. Бу сүз белән бергә хәзерге жәмгыягь кеше асылының илаһият, рухани дөнья өлеше икәнен белүен онытты. Ә бу белем—һәрбер индивидуумның ата-анасы тарафыннан (төптә исә беренче Адәмнән ук) бирелгән, үләргә тиешле гәүдәсе булса да, ул әле үлемсез, өзлексез, ин югары рухани чыганакка ирешүче имматериаль өлешкә дә ия икәнен белү. Җиһандагы ин олуг гамәлләр һәм корбаннар борын-борыннан шушы кичерешләр белән, шушы белем аркасында эшләнгән Әмма Мөхәммәд галәйһиссәләм заманына житәрәк инде бу хакыйкать гавам аңында буш бер фразага, кеше ирешмәслек сергә әйләнгән була. Ул сер инде рухани мәктәпләрдә генә саклана һәм бары багышланмыш кешеләр тарафыннан гына буыннардан—буыннарга бирелә башлый Ихтимал Оста үзе дә шул багышланмышлар арасында булгандыр. Чөнки бүгенге көндә җансыз интеллект, куркыныч пссимисгик Мефистофель позициясенә каршы бердәнбер реаль чара һәм тере идея булып, шушы "әзәл-әбәд" турындагы сер кала Бүгенге көндә күп дини конфессияләр бетмәс киләчәк турында гына сөйлиләр һәм "ожмах тәкъваларга гына тиячәк”, дип. кеше эгоцентризмын куерталар Анын белән антропософия ярдәмендә генә көрәшергә һәм югары фәлсәфи ноктага тагын да якынрак килеп була. Клиник үлем яисә көчле стресс кичергәгшәр тасвирлавынча, кеше асылы физик гәүдәсеннән аерылгач та яшәвен дәвам итә Ләкин тән кешегә бу дөньяда да, теге дөньяда да матрица шикелле индивидуаль форма биреп тора. Аннан ваз кичәргә ярамый. Мондый фикерләр мөселманча тәрбияләнгән Б Урманче өчен дә яңалык түгел. "Күбәләктәй җанга көч" дип җырлаган һәм "Иман” догасын белгән һәр мөэмин шикелле ул теге дөньяда хәят барлыгына инана. 5 Югарыда искә алынган кичәдә Б.Урманчсга аеруча тәэсир иткәне— ЧАйтматовның шул фикерләрне ачыктан-ачык әйтә алуы иде. Калмык шагыйре Д.Кегөльтинов бюстын ясат анда да ул анын белән җан һәм әзәл-әбәд тугърысында әнгәмәләр алып бара, анын шигырь-поэмаларын укыта иде Биредә сүз рәссамның дөньяга бу карашы ничек югары сәнгать әсәрләрендә чагылуы хакында бара Урманче эшләренең зур гына сериясен уртанчы раджас тунындагы шәхесләр били Бу кешеләрнең рух вә җисемнәре маятник хәрәкәте кебек даими көрәштә булалар һәм гомуми бер тигезлек хасил итәләр Андый кешеләр житсшссзлекләрдән дә азат түгелләр, әмма үз гамәлләрен гомумкешелек идеаллары белән бәйләргә тырышалар. Монда рәссам җәмгыятьтә һәм материаль дөньяда шәхес ролен саф Шәрскъчә аңлаудан ерагая Әгәр чал Шәрскъ рухани укытучыларны күтәрә һәм аларны якын итә икән, хәзерге Аурона традицияләре бу укытучылар белән рәттән күренекле осталарны куя Бакый ага зур осталык һәм керсез күнел белән үзен-үзе аямыйча реаль кыйммәтләр булдыручыларны өстен куя ңде Жир эшкәртүче һәм тышкы дөньяда ижат игүче Хаин ыруын Урманче эчке рухани дөньялык Абил ыруы кебек үк ихтирам итә. Шуңа да анын остаханәссндә мулла—мәгърифәтчеләр, гашчы- корымчылар, сугыш һәм хезмәт геройлары, сәясәтчеләр, мәшһүр шагыйрьләр, язучылар рәссамнар, музыкантлар. Автор бу портрет галереясында җәмгыятьнен тулы социаль йөзен чагылдыра, әмма Урманче игътибарына лаек булган кешеләр очраклы туры 1 Әзәлдән —башлангычсыз борынгылыктан 2 Ә б ә д к ә —бетмәслек киләчәккә. 3 Мәсәлән, Н Думави, Сәкъя Муки (Будда) фикерләрен дә искә алып- "Үлгәннән сон тәнеме ә шул үзе яралган табигатькә кайтып таралып бетсә дә Сизенүнсн. аннын асылы булган бернәрсә кала булырга тиешле",—дип язган (3 Рамиеп Нәҗип Дучави үзе турында Казан. /W. SO 6) II .К У. N> I килмәгән. УЛ аларны теге яки бу шәхес белән үзенең нинди дә булса мөнәсәбәтләренә бәйсез рәвештә, аларнын популярлыгына да, рәсми дәрәҗәләренә дә карамастан сайлый, һәм кайчак автор белән аралашкан кешеләр яки якын туганнары аңа модель булганда, ул портретларда күбрәк гомумкешелек өчен мөһим эчке халәт үзенчәлекләрен һәм сәнгати идея табарга тырыша иде. Бу җәһәттән сынчының композиторлар темасына иҗат иткән өч скульптурасы гыйбрәтле Ул—татар профессиональ музыкасының чишмә башыңда торган Сәйдәш. Жиһанов һәм Яруллин портретлары Олуг шәхесләр, үзенчәлекле талантлар буларак, алар билгеле бер дәрәҗәдә иҗатта да, тормышта да мәгълүм антиподлар иде. Аһәңсазларнын бу аерымлыклары күпләр тарафыннан эмоциональ хуплау йә кимсетү “партияләренә” эләгеп, аларнын үлмәс иҗатыннан тәм табу, ләззәтләнү түгел, ә бәяләү, үлчәү кебек ваклануга китерә иде. Урманчены мондый яклар әлбәттә кызыксындырмый Ул шушы өч композитор иҗат бердәмлеге агымнарында милли профессиональ музыка нигезләре салынганын аңлый. Салих Сәйдәшнең җанны әсир итүче монңарын ул ихлас ярата һәм соклана, Фәрит Яруллиннын милли характерлы нәфис образларына тан кала. Нәҗип Жиһанов драматургиясенең конфликтчылыгын, катлаулылыгын аңлап дәртләнә. Югары әхлак вә әдәп биеклегеннән торып фикер йөртү аны вак субъектив күзаллаулардан ерак тота: Җирдә туып, күккә карап гомер үтте Гомер җебен төн белән көн һаман сүтте... Урманче иҗатында рухи башлангычны танымаган һәм аңламаган, материаль эшчәнлеккә баштанаяк чумган, ягъни "тамаста”—караңгылыкта калган шәхесләрнең портретлары да урын таба. Язмыш аны совет дәүләтенә нигез салган, материализмның идеологы булган В.ИЛснин белән дә очраштырган Ихтыярын явызлык белән аяусыз көрәштә көч куеп җиңүгә юнәлткән бу шәхес белән очрашу егерменче елларда ВХУТЕМАСта була Ленин образын идеаллаштырган, аңа эчке бөтенлек, рухи сыйфатлар гармониясе бирергә тырышкан классик кануннарга бирелмичә, Урманче 1968 елда тәмамлаган скульптурасында ихтыярый сыйфатлары дөрес арттырылып күрсәтелгән һәм ул сыйфатлар кеше җанын басып, изеп торган, эчтән тынычсыз бер сугышчы шәкеле иҗат итә (Бәлки шуңа күрә дә Урманченың бу скульптурасы озак еллар партия җитәкчеләре тарафыннан күргәзмә залларына, тамашачылар алдына чыгарылмый торгандыр) Кеше рухи халәтендәге мондый дисбаланс коры материалист!»: позициядә торудан, инсаниятнең рухани ориентацияләрен аңламаудан килеп чыга Урманче, киресенчә, үзенең “рухани күзләре” белән нәзек идея дөньясын, бөек әхлакый идеалларны күрә белә, алар буш “идеология” түгел икәнлеген, бәлки шәхси һәм иҗтимагый организмнарның дөрес яшәешенә алшарт булуларын аңлый. Бакый ага үз вакытында февраль революциясенең өч бөек лозунгын хуплап кабул иткән, аларнын җуелуын авыр кичергән. “Иреклек, Тигезлек, Туганлык!”—боларны тормышка ашырыр өчен ниләр кирәк? Бу сорауга рәссам гомере буе җавап табарга тырышты Әгәр рух турында хәзерге фәнни ачышлар белән таныша алса, ул бик шат булыр иде Чөнки антропософия рухи карашларны өстен куеп, әлеге лозунгларның революция фетнәсендә, материализм юлында буталганнарын һәм аларны дөрес кулланмауны күрсәтә. Әгәр бу лозунглар һәркайсы үз урынында гамәлгә ашырылса, Советлар иле башка нәтиҗәләргә килгән булыр иде: рухани һәм дини хәяттә—ирек; сәясәттә һәм хокук аланында—тигезлек; иҗтимагый мөнәсәбәтләрдә—туганлык (Р Штайнер Сущность социального вопроса Калуга, 1992.). Урманче үзен ничек дип таный соң? Нинди төркем кешеләре арасына куя9 Аның автопортретларыңда—аягыңда нык басып торган, чиктән-чиккә ташланулардан, төрле вәсвәсәләрдәй ерак булган чын ир, көчле рухлы шәхес. Сабырлык, чыдамлык, зирәклек үзеннәнүзе генә һәм бик җиңел килми. Яшьрәк вакытында көчле эмоция чайпалышлары гыйсъянчылык булып тышка бәреп чыккан: Бу дөньяны төзек күрсәм, дигән идем Баш идем кайчак. Каршылык кылдым, ызгыштым кайчак. Күтәрдем дау, кан түктем игелексез Акыл иясе рәссам озак вакытлар дәвамында кешедәге хис һәм фикернең үзара мөнәсәбәтен тикшерә. Ир булып өлгергәч кенә ана хисләрнең кеше җисеменә акылга караганда да тирәнрәк үтеп керүе хакындагы хакыйкать килеп ирешә Акыл белән яшәп булмый, ди шул. Өстен чыкты һаман тойгылар, дәртләр. Намуслы кеше буларак, Урманче кешеләрне югары күтәргән акылнын фикри сөземтәләре үз буталчык юлларында ук адашу мөмкинлеген күргән Акыллылар һаман мал туплыйлар, Акыллылар илне саталар. Мал һәм дан табалар, Вөҗдан сатып гомер сөрәләр дә. Хәрәм майда, балда йөзәләр дә. Күргәч мохтаҗлыкны аягындамы, “Акылсыз" дип безне сүгәләр Әмма акылны да читкә куярга ярамый, юкса хисси кичерешләреннен давылында чарасыз, яклаучысыз калуын мөмкин. Ә бу каршылыкларны гомумән тигезләп буламы соң? Ике арада бәргәләнергә торган жанны тирән сагыш баса, хәсрәт бөтереп ала. Эзләнүләр лзаманы һәйкәле—үзенсн рухани автопортреты булырдай данлыклы бер скульптурасын һәм шигырьләреннән берсен ул нәкъ шулай исемләгән дәIV Сагыш Йөрәгемнсн ярасы бар уналмаслык, Ачынулар, көенечләр төзәлмәслек. Анымнын үзәрендә авыр хәсрәт, Гуя жанны басып алды зур албасты Рух турындагы фән күзлегеннән караганда, сагыш, ялыгулар билгсссзлектә югалганлык хисеннән чыгарга ярдәм итүче рухи көч тудыралар Имагинапгв ан аркылы аны кичерә алуга сәләтле ждн, матди дөнья чылбырларыннан азат булып, рухани яшәешкә омтыла Проблемага тирән үтеп керү нәтиҗәсендә, Урманче: “Ин югары "мин”—тормышта үз хисләре һәм акылы идарә итәргә тиешле хаким”, дигән фикергә килә Ул акылы һәм хисләреннән арынмый, киресенчә, икесен тәнгәлләштерергә тырыша, тәрбияли һәм үстерә, шулай итеп "тоя", йә булмаса "фикерли" торган җаннан да югарылыктагы аңга ирешү юлларын ача башлый Жднлаңдырылган һәм акыллы "Мин" үзен, фикерне объектив һәм субъектив танудан читкә киткәч таба Бу "Мин" өчен фикер баш миеннән башка яшәми, әмма бавырдан үт агып чыккан шикелле дә бүленми, ә предметлар дөньясыннан булмыйча, кешенен үз рухыннан билгеле булганча алына Көнчыгьпита җанлы фикерләү символы—канатлы ат "Тулпар". Оста янын рәсемен дә, агач сыннарын да ясаган Тулпар—рухани дөньяларга очкан канатлы, ачык фикер Әлеге киңлекләргә ул Останы да алып чыга Тулпар белән бәйләнешкә керү өчен, аны тере ждн итеп тоярга, идеяләр һәм төшенчәләрне, субъект иркендә генә булмыйча, дөньяви тәртип белән бәйләнештә хәрәкәт итүче реаль фикри җисем сиземләргә кирәк 1956 елда язылган гажәеп матур һәм камил бер шигырендә рәссам югары аңның беренчел чагылышларын җиткергән "күрү"нс тасвирлый Фикер сараенын әчелеген генә күрдем, Гыйлем, әдәп түрләренә узалмадым Ерактан ишеттем үзәгендә түрнен Сәгъдиләр, Мәгарриләр. Дәрдмәндләр, Гаҗәеп әңгәмәләр әйтеш белән, әдәби үрнен Түбәсенә әкрен генә ашынганнар Мина кайда ул нурлы түбәләргә Ашмак, ана бармак’1 ' Түбәндә торып, шул гаҗәп әңгәмәне IV Бу скульптурага Р Харис, Г Афзал, Э Мөэминова һ б шагыйрьләр дә үз әсәрләрен багышлады Ишетүемә, Аялавыма Шөкранам чиксез, Шатлыгым зур. Югары үрләргә менү юлларында Урманче ярдәм алыр өчен төрле чыганакларга мөрәҗәгать итә Һәм, әлбәттә, беренче чиратта, изге язмалар—Коръән, Талмуд, Инҗилгә. Аларны өйрәнүгә ул үзенең шактый гомерен багышлый. 1974 елда аны хәтта Петербург мәчетенә имам итеп тә чакыралар. Бу китапларда берьяклылыкка— идарә ителмәгән хислелеккә (Люцифер-Иблискә) юлыгу яисә коры акылга (Сатана- Шайтанга) табыну куркынычы хакында күрсәтмәләр бар: “алтын уртак” кешенең чын “Мин” белән кушылуында Жир йөзендә моның ин югары мисалы—Алла Сүзе буенча туган яна Адәм—Мәрьям Ана улы Гайсә Мәсих (Коръән, 3,52 (59)). Чын мәгънәсендәге “Мин”—Алла дип аталучы Берлек һәм ул тирән аңлылык, рух, оптимизм белән сугарылган, безгә Өмет бүләк итә. Гакыл “Мин”е барлыкның бер өлеше һәм җисемнәр дөньясыннан югары күтәрелә алмый, үлем бусагасын атлап чыкмый һәм үз-үзен чиктән тыш ярата, шикчел, төшенке. Урманче “Өметсез— Шайтан'ны еш кабатлый иде. Аксакал Коръәнне, аның эчтәлеген генә түгел, акылны читләп, рухи дөньяга турыдан-туры алып чыгучы галәм ритмы һәм яңгырашларын чагылдырган сәнгати-мистик ягын да чиксез югары бәһаләде Моны анын искиткеч тирән мәгънәле дистәләгән шәмаилләре дә дәлилли. Мөселманнарның күпләгән буыннары шушы юлны узды, һәм ул Урманче өчен дә таныш иде. Шулай да рәссам хәзерге абстракт фикерләүнен дөнья яратылышы парадокслары берлеген аңлату, изге Китапларның чын асылын иңләү сәләтенә ия булмаганльпын аңлады. Акылның сукырларча дини традицияләргә табынырга, йә булмаса изге рухны тулаем кире кагарга мөмкинлеген дә таныды. Әлеге юлларның кайсысын гына сайласа да, кеше тискәре нәтиҗәләргә килергә мөмкин. “Мондагы дөнья миннән башка тудырылган һәм миннән башка да яши ала, мин монда бары тик кунак кына”, дип актив эшчәнлек өчен кирәкле нигезләрне югалта. Йә инде, киресенчә, материалистик башлангычка гына ышанып, ул җисми дөньяга чума һәм шунда үзен югалта, үзе тузанга әйләнә. Урманче исә үзенең илаһи табигатен аңлы рәвештә тану юлыннан китте Бу юлда анын "төш күрүче” тәҗрибәсе мөһим бер чылбыр булып торды, һичбер тупас материализмсыз, ялгансыз, рухлы көндезге эшчәнлегеннән соң төннәрен ул бик үк галәти булмаган төшләр күрә Алар тәртипкә салынган, "хәбәр итүче” төшләр, бөтенләй башка чынбарлыкны ачалар һәм ана фикри интеллектуализмнан камилрәк формадагы аң бирәләр. Шушы аң рәссамга сиземнән тыш дөньяның реальлеген күрсәткән якты, кыйммәтле кичерешләр бирә, аны алдан күрүче дәрәҗәсенә күтәрә: Чын тормышны бары төштә күрдем. Төшемдә генә кордым сарайлар. Хыял кордым, сарай коралмадым, Өмет булды, бушка планнар Биек сарай корырмын дип хыялландым Иделкәйнең биек яр башында Утырыр сәүгән ярым, сылу ярым Ак балконда минем каршымда. Юк. теләмәдем язмыш хыялларының Чынбарлыкка сикереп кичүен, Ерак түгел кояшлы бу илемнән Икенче бер илгә күчүем. Бу—дөньядан качу түгел, киресенчә, дөньяны, жир өстендәгечә тоемлау богауларыннан, иллюзияләрдән азат булу: сафлык, пакьлек (саттва) халәте ул. Шуннан сон җанны коткару, гөнаһлардан арынуны кайгыртасы гына кала. Бу мәсьәләнең иң җаваплы ягы—рәссамның үз иҗат асылына мөнәсәбәте иде. Татардагы ислам догматлары кеше сурәтен ясауны тыйган. Шушы тыюны ачыклар өчен КоръәнКәримне кат-кат укыса да, Б.Урманчс ни сынлы сәнгать, ни уймачылыкны тыйган сүзләрне таба алмый. Бу турыда Түбән Камада узган “Җидегән чишмә" кичәсендә ул күп санлы халык алдында, шулай ук үзе бик хөрмәт иткән Риза казый Фәхретдиннең дә бу сорау белән кызыксынганын һәм Коръәндә тыю тапмаганын әйтте (1988). Әмма рәссамны жәмгыятьнсн консерватив карашлы әгъзалары фикере генә өркетми, ә үз вөҗдан авазы тынгы бирми. “Ялгышмадыңмы9 Адашмыйсынмы9 Үз фикерен белән генә чикләнеп, халык ышанулары буенча, теге дөньяда һәр тере җан сурәте өчен җавап бирәчәгеңне онытмыйсынмы9 Әзерме син моңа?” Мондый уйлануларын анын ВХУТЕМАСка укырга кереп кайткан улының маңгаеннан үбеп, әтисе Идрис хәзрәтнең фатиха бирүе дә җиңеләйтә алмый. Чөнки булачак рәссам алдында инде үз ижаты өчен генә түгел, ә бәлки ул ачкан бөтен татар сынлы сәнгате, анын үсеше, юнәлешләре өчен дә җаваплылык тора иде. Әлеге сорауларга ждвап табу өчен сон дәрәжәдә тугъры намуслылык, эчкерсезлек белән үз җанынын асылына багарга һәм аны һәртөрле •‘мин-минлекләр”, үзеңне сөюдән азат итәргә кирәк иде. һәм көнбатыш, һәм көншягыш сәнгатендә жан символы булып хатын-кыз образы тора Бервакыт Урманчеда Гаҗәп, юнанилар (греклар) хатын-кызны бик катлаулы киендерәләр ирләрне алай түгел", дигән фикер туа. Әлеге мәсьәлә белән кызыксынган кеше җавапны тирәннән эзли: ир образын белдергән физик башлангычтан аермалы буларак, тышкы сиземләүләр ирешә алмаслык эчке дөньясын хатын-кыз образларында сурәтләнгән Изида япма белән яшерә Жисми дөнья жаннан бу япманы алып ыргыта, жанны төрле сынау һәм газапларга дучар итә, шул ук вакытта ана үз язмышын горур кабул итәрлек, югары дөнья белемнәрен туплар өчен көч, чыдамлык та бирә. “Үзенең табигатенә бәйле рәвештә ир кеше хатын-кызга билгеле бер дәрәҗәдә һөҗүм итә, никахлашу шартлары шушындый көч куллануга нигезләнә",—ди иде аксакал Шуңа ла, күрәссн, Б Урманчснын хатын-кыз темасын чагылдыручы әсәрләре күбесенчә нәфис нәгышьтә. Ә ир-ат портретлары— таш, агач, металл скульптурада Хатын-кызларнын сыннары исә (МУльянова портретыннан гайре)—гел гомумиләштерелгән һәм, башлыча, йомшак агачтан ("Сөембикә”, “Гөлсинә”, “Нәфисә”, “Язгы моңнар" һ.б). Һәм нәгышь, һәм сыннарда рухи халәтнең төп төсмерләрен күрәбез. Аларны үз жаны аша кичергән Урманчс рухи сафлык өчен көрәште. Түбәнгә тәгәрәгән хатын-кыз темасын ачкан "Мәрьям” шигъри циклында да ул анын җанын коткарырга тели: Ялгыз кызганулар килә, сине уйлап. Янды гомерен, калдын мескен булып Җан, гамәлгә ашар хыялларга ирешер өчен, рух белән өрстслгән булырга, "әзәлдән әбәдкә”, башлангычсыз үткәннән чиксез киләчәккә юл табарга тиеш Бу фикерен ин соңгы әсәрләреннән булган һәм тәмамланып бетмәгән "Нияз" (намазга оеган хатын- кыз белән яшь бала) скульптурасында рухи васыять шикелле чагылдырды. Образлы эчтәлеге ягыннан ул Гстснын "Фауст"ындагы бер эпизодка якын Анда Фауст сәнгать һәм шигъриятне гәүдәләндерүче Гүзәл Елена рухын чакырып, аның белән никахлаша Бу никахтан рухнын иң нечкә субстанцияләреннән яралган бала туа. Ул бала (Эвфорион) Фаустка югары дөнья белән багланыш бүләк итә Арадашчы буларак, анын җанына үлемсез башлангычны ача. Язмыш лабиринтларында рәссамга ике тапкыр никахлашырга насыйп була Икс ханым ана зур мәхәббәт, уллары шатлык китерә Татар сынлы сәнгате "Сара” (1936), “Сара һәм Илдар" (1938), "Айгөл” (1967), “Айдар әнисе белән” (1971) һ.б әсәрләр белән байый Соңгы мәхәббәтен ул “Айгөл" дип атый, аңа меңнәрчә юл шигырь багышлый, дистәләгән портретларын яза Гомер азагында Урманчс элекке "Сылуым" шигырендәге идеалы "гали мәктәп таба барган", яна, әлегә ана таныш булмаган яшь бер затка юлыгуы өчен Тәңрегә рәхмәт укып, шөкрана кыла. Димәк, бу кавышу, мәхәббәтнең әһәмияте икс зур шәхес бәхетенә генә кайтып калмый. Анын дөньяда сирәк очраулы феномен икәненә басым ясарга кирәк Бакый ага 93 яшьлек гомерен 3 утызъеллыкка бүлеп карарга кирәклеген һәм барча ижат эшләренең 90% соңгы утызъеллыкка туры килүен кат-кат әйтә иде Моны анын теләсә кайсы каталогын ачуга да күрергә мөмкин Шулай итеп, азсын дөньяга татар җанын, рухын нәзек һәм төгәл, нурлы һәм куәтле итеп ачу, дөньяга таныту буенча бу каһарманчыгын сөргеннәрдән исән-имин кайтып, яраткан жирсуында иҗатка чумып эшләү белән генә аңлатып булмый Әле ул сөргеннең дә рәсми реабилитациясен Урманче үз гомеренең соңгы көннәреңдә генә алуын онытмау белән бергә аңда фидакарь шәхес булганын тәкъдир итик. “Айгөл” дигән шигырь һәм портретлар циклында шундый мәхәббәт, гармония, ике кеше күңелен тутырып торган матурлык калка ки, андый хисләр үзләреннән- үзләрс генә килеп чыкмый. Югары гакыл аша, бер-берен өчен үзеңне корбан итәргә әзер тору аша һәм үзеңне генә яратудан баш тарту аркылы үсә, пәйда була ул хисләр. Урманче хатын-кыз жанына гына хас сафлыкка мәдхия җырлый һәм безне “хатын- кызга мөнәсәбәт—ул Дөнья жанына, шул исәптән синең үзеңнең жанына да мөнәсәбәт” дигән фикерне аңлауга якынайта. “Син рухани якын бер җанны үз эчеңә кабул итәсең һәм шуның белән эгоизмыннан да арынасың,—дигән кебек була рәссам.— Шул вакытта гына синең җанын бөек рух белән өретслә, шул вакытта гына ул үлемсезгә әйләнә”. Гомеренең сонгы сәгатьләрендә рәссамның көндәлегенә язып куйган сүзләре дә тирән мәгънәле һәм әһәмиятле. Үлем онытылуында торган кыска гына бер вакытта аны тәмам ачылып, ул үзенә бик тә якын булган җанга—җәмәгатенә бодай мөрәҗәгать итә: “Син минем белән бәйләнешеңне югалтма. Без хәзер яна тормыш башлыйбыз...” Бу сүзләр Урманче тарафыннан телдән генә әйтелгәндә дә буш сүзләр булмас иде. Аларны символик мәгънәдә дә аңларга ярамый. Бары туры мәгънәсендә, ягъни алдан күрүче (үз тәҗрибәсе буенча), фани дөньяның ахирәт белән рухани әйләнеше хакында язган дип белергә кирәк. Урманче үз гомере белән ике дөнья арасында күпер салып калдырды. Әле бу дөньяны калдыргач та, үз халкына һәм заман Рухына хезмәт итәргә теләүчеләргә үз импульсларын үткәзеп ярдәм итәчәк. Аксакалның күп мәгънәле бу сүз-васыятс үз әсәрләрендә рухи омтылышларын тулаем чагылдырган үз халкына да юнәлтслә алган булыр иде. Бүгенге дөньяда кешеләргә җаннарын корытучы вульгар материалистик ориентацияләргә, һәлакәтләргә илтүче эгоистик теләкләргә каршы тора алырлык, аларны тигезләрлек рухи идеаллар табу мөһим Бакый Урманче үз иҗатын тулысы белән кайтавазын ишеткән Илаһи башлангычка багышлады Бу иҗатташлык Заман Рухына җавап бирүче, мәңгелек байлыклар булган Хакыйкать һәм Ирек юлында якты, сүнмәс маякка тиң сәнгать тудырды. Безне хәзерге заман “багышлама”сына илтүче татар милли культурасы үсешендәге үзәк импульс Урманче аша уза. һәм без, аның замандашлары, бөек рәссам иҗатын үзебез өчен ачып кына калмыйча, аның эпохаль әсәрләрен мәңгеләштерергә тиеш. Җөмләдән, Казанның үзәк мәйданнарын яңа буыннарга нур сибеп торучы, көчле рухлы Мәржани, Дәрдмәнд, Ибраһимов һәйкәлләре белән бизәү мәгъкуль булыр КИЛӘСЕ САНДА УКЫГЫЗ: “Чынында мин рухым белән Казаннан беркайчан да китмәдем Күңелем һәм йөрәгем монда Кайда гына булсам да Казан турында уйлыйм һәм татарча дога кылам, мөселман булып яшим Читтә сөйләшергә кеше булмаса, Алла бар, дим, Алла белән туган телдә—татарча сөйләшеп була Кулымнан нинди эш килә, барысын да—тәрҗемәме ул, башкасымы—Татарстан өчен, туган халкым өчен булсын дип тырышам Менә Лондонда “Казан” дигән альбом чыгардык, татар поэзиясе антологиясен чыгарырга торабыз. Кайбер татар шагыйрьләренең аерым әсәрләрен инглизчәгә тәрҗемә иттем һәм бастырып чыгардым Би-Би-Си радиосы дулкыннарында Татарстан турында сөйләргә тырышам, татар көйләрен эфирга җибәрәбез. БиБи-Си бик зур корпорация, ул бөтен дөньяга сөйли Шуның аша татар көйләрен ишеттерәсе килә Мәсәлән, Илһам Шакиров җырлары инде берничә мәртәбә Би-Би-Си дулкыннары аша дөньяның барлык илләрендә яңгыратылды” Бу өзек бүгенге көндә Лондонда яшәп иҗат итүче, Би-би-Си радиосында эшләүче танылган шагыйрь Равил Бохарайның шагыйрь Гәрәй Рәхим белән әңгәмәсеннән алынды “Татарның үз миссиясе бар "дип исемләнгән әлеге язма журналның быелгы 2 санында басылып чыгачак Моннан тыш та яңа санда укучыларыбызны җәлеп итәрлек яңа әсәрләр байтак. 3. Зәйнуллинның "Агыйделнең аръягында " романы (ахыры), Г. Ахуновның "Тимерханның эзләнүләре"документаль повесте, Ф. Батталның сатирик хикәяләре, А. Тимергалинның "Пәйгамбәр "дигән күләмле язмасы, туксанынчы еллар әдәбияты хакындагы анкетага җаваплар әнә шундыйлардан. Шигырь сөючеләргә исә Зөлфәт, Ш. Маннап, Җ. Дәрзаман һәм Г. Садәнең яңа шигъри бәйләмнәрен бүләк итү күздә тотыла.