Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКСАНЫНЧЫ ЕЛЛАР ӘДӘБИЯТЫ

Кешелек җәмгыяте вчен гаять мәгънәле дата—2000 нче ел якынлашып килә Бу дата тормышыбызның төрле тармаклары турында җитди уйлануларга этәрә, үткән чорга нәтиҗәләр ясауны киләчәк елларга күз салуны сорый Шул уңайдан "Казан утлары" журналы редакциясе язучыларга һәм киң катлам укучыларга, әдәбият сөючеләргә гасырыбызны йомгаклаучы туксанынчы еллар әдәбияты турында түбәндәге сораулар белән мөрәҗәгать итә —Соңгы ун-унбиш елда басылган кайсы әсәрләрне (проза, поэзия, драматургия, публицистика) әдәбиятыбыз казанышы дип саныйсыз? Ни өчен? —Сезнеңчә, туксанынчы еллар татар әдәбиятында нинди уңай сыйфатлар бар? Ә кайсы яклар Сезгә ошап җитми? Киләсе гасырга Сез кайсы әсәрләрне алып керер идегез һәм татар әдәбиятында нинди сыйфатларның өстенлек алуын теләр идегез? —Әдипнең җәмгыятьтәге урынын киләсе гасырда йичек итеп күз алдына китерәсез? Радик Фәизов: ешелек дөньясы үзенен тарихи юлында нәүбәттәге үргә—2000 нче елга якынлаша. Бу датага безнең татар әдәбияты ни рәвешле килде9 Гасырыбызны йомгаклаган туксанынчы елларда ул җәмгыять тормышын ничек чагылдырды, ничек тәрәккый итте9 Башта шунысын ачыкларга тырышыйк әле: туксанынчы елларда без нинди чорда яшәдек, җәмгыятебезнең алга бару юлы ничек булды9 Моны уйлап карасаң, ирексездән, “тарих кабатлана!" дигән гыйбарәнен никадәр дөрес икәненә ышанасын Без туксанынчы елларда, нәкъ менә шушы гасырның егерменче елларындагы кебек үк, зур үзгәрешләр, җәмгыять үсешендә ижтимагый-икътисади формация алмашыну чорында яшәдек һәм яшибез. Тоткан кыйблалар үзгәргән, уй-фикерләр пран-заран килгән, ачык кына барыр юнәлешебез булмаган чорда Шул ук инкыйлаб дәверендә дисәң дә ярый. Тик монда шунысын да искә алырга кирәк: туксанынчы елларның егерменче елларга караганда тагын үзгәлеге бар. Ул замандагы инкыйлаб асылда югарыдан, өстән ясалмады, аңда кин халык массалары, хезмәт ияләре, шул исәптән әдипләр һәм зыялылар да катнаштылар Шул исәптән, безнен татар зыялылары һәм әдипләре дә Әдәбиятта, безнен татар әдәбиятында да. бу инкыйлабның ничек әзерләнүе, барышы һәм жинүлс тәмамлануы кин чагылыш тапты Әдәбият бит ул тормыш барышыннан каядыр читкә тайпылып, үз юлы белән генә китә ЯПМЫЙ. Бу һәркемгә мәгълүм Ул вакыттагы әдипләр дә, кайсысы тормыш агышына ияреп, ә тур күпчелеге акчы рәвештә инкыйлабны кабул игтел.тр, аның илеатларына хезмәт итә башладылар һәм. курыкмыйча, кыю төстә әйтергә була, монын белән әдәбият үз-үзенә дә хыянәт итмәде, үзе тоткан юлдан да аерылмады К Чөнки аның тоткан кыйбласы—халыкка хезмәт итү. Ә ул заманда халык шушы юлны сайлады. Ә менә туксанынчы еллар инкыйлабы асылда югарыдан, өстән ясалды, анда халык, хезмәт ияләре бөтенләй дә катнашмады Гәрчә зыялылар һәм әдипләр социалистик җәмгыятьнең төссезләнә, катаный, югарыдан һәм түбәннән таркала баруын әсәрләрендә, публицистик язмаларында күрсәтеп, туксанынчы еллар инкыйлабын әзерләүдә зур гына өлеш кертсәләр дә, аны башкаруда урын тотмадылар. Шулай булгач, әлбәттә инде, барышын да яктырта алмадылар. Безнең татар әдәбиятында бу түнтәрешнең билгеле бер баскычын, соңгы фазасын яктырткан бердәнбер әсәр, Ринат Мөхәммәдиевнең “Утлы таба өстендә” дигән романы булды. Аны укып без бу түнтәреш турында күзаллау һәм мәгълүмат алабыз. Чөнки Ринат үзе шул вакыйгаларда кайнаган, аларны оста сурәтләгән дә. Туксанынчы еллар инкыйлабы, нәкъ Октябрь түнтәреше кебек үк, халыкка, шул исәптән, зыялылар һәм әдипләргә дә зур кыенлыклар китерде. Авыр заман килде, аны сөйләп тә торасы юк, һәркемнең күз алдында. Әмма монысын да кыю төстә әйтергә була, туксанынчы еллар инкыйлабы әдәби агымга бернинди киртә, тоткарлык салмады. Бөтенләй дә киресенчә! Анын нәтиҗәсендә без зыялылар өчен иң кыйммәтле, газиз нәрсәләрне—сүз һәм вөҗдан иреге алдык. Әле кайчан гына безне чикләп торган киртәләр альт ташланды, кысып торган кыршаулар таралып төште. Мин үзем, шәхсән, менә шушы ирек алынуны туксанынчы еллар әдәбиятының иң зур казанышы дип саныйм. Гәрчә асылда өстән бирелсә дә, уртак казанышыбыз бу. һәм аның нәтиҗәләре дә калку булып, ап-ачык күренде. “Әдипләребез югалып калды, тема ярлылыгы, ни язарга белмиләр” дигән фаразлар, бәхеткә каршы, дөрескә чыкмады. Киресенчә, соңгы елларда әдәбиятыбыз җанланып, төрлеләнеп китте! Әйтерсең, барысын да тоткарлап торган ниндидер буа ерылды. Әдәбият төрле юнәлештә үсте Соңгы елларда никадәрле романнар, истәлек-публицистик әсәрләр, хикәяләр, эсселәр, шигырьләр һәм поэмалар, тарихи һәм фантастик әсәрләр иҗат ителде. Санап бетергесез! һәм тагын шунысы куанычлы: сүз ирегеннән файдаланып никадәр читкә тайпылулар, үзенчәлекле әйтергә омтылып кыланулар булмасын, татар әдәбияты үзенең кыйбласына— халыкка хезмәт итү юлына тугры калды. Шушы уңайдан һәм сонгы елларда басылган әсәрләрдән әдәбиятыбызның бер казанышы итеп мин Фоат Садриевның “Таң жиле ' романын әйтер идем. Гади халык турында, гади кешеләрнең тормышын һәм хезмәтен сурәтләп, аларнын язмышы өчен ачынып язылган әсәр бу. Үзәккә гап-гади хезмәт кешесен, хатын- кызны куеп язылган. Чын халыкчан әсәр. Әйткәнебезчә, туксанынчы елларда бик күп яна романнар, повестьлар, хикәяләр дөнья күрде. Аларнын кайсысы казаныш икәнне төгәл генә билгели дә алмассың. Укыганнардан хәтергә кереп калганнарын әйтсәң генә инде. Соңгы дистә елларда әдәбият мәйданына Гурий Тавлин, Зәки Зәйнуллин, Әнәс Галиев, Суфиян Поварисов, Тәлгат Галиуллин кебек зур тормыш тәҗрибәсе туплаган, хезмәт юлы үткән, дөньяны танып белгән әдипләр; Флүс Латыйфи, Вахит Имамов, Рафаэль Сибат, Роберт Айзатуллин, Айдар Хәлим кебек яшьрәк, әмма зур сәләт һәм кыюлык иясе булган язучылар килеп' керде, һәркайсы үзенчәлекле тавышы, темасы, дөньяга карашы белән алар әдәбиятыбызның йөзен үзгәртеп, баетып җибәрделәр. Зәки Зәйнуллиннын “Ат караклары” романы хәтергә сеңеп кала. Аны укып безнең буын бөтенләй дә белмәгән бу һөнәрнең яралу тарихы, үсеш юллары, ат каракларының яшәү рәвеше турында гаять кызыклы, тулы мәгълүмат аласың. Галим һәм җәмәгать эшлеклесе Тәлгат Галиуллиннын шушы авыр замандагы тормышыбызга, анда барган бәйләнешләргә, төенләнешләргә тирәнтен анализ ясап иҗат ителгән “Тәүбә” һәм “Элмәк” романнарына укучылар асылда югары бәя бирде инде. Гурий Тавлинның “Афәт” романы теге каһәрле елларда гади кешеләрнең ни рәвешле бөтенләй хаксызга рәнҗетелүен бөтен фаҗигасе белән күз алдына китереп бастырды Соңгы елларда укыган тарихи әсәрләрдән миңа иң охшаганы Флүс Латыйфинын "Хыянәт" романы булды. Ник ошады9 Иң кадерлесе шул: роман үзәгендә төрле морзалар, түрәләр, ханнар түгел, ә гади кеше тора. Шул хәтәр ТУКСАНЫНЧЫ ЕЛЛАР ӘДӘБИЯТЫ 14? заманда, дәүләтебез, Казан ханлыгы җимерелеп төшкән дәвердә ул вакыйгаларга гади кешенен ничек катнашуы, анда тоткан урыны күрсәтелә. Татар иленә ул заманда гади кешеләр хыянәт итмәгән, азатлыкны саклап калу өчен алар тормышларын жәлләмичә көрәшкән. Каушап калучылар, хыянәтчеләр—түрәләр һәм хакимнәр. Бу яшьрәк әдипләрдән Рафаэль Сибатнын “Исабәт" романы да бик үзенчәлекле. Бсзнен күз алдында социализм җимерелеп төште, бөтен бер җәмгыять формациясе яшәүдән туктады. Анын кыйшаю һәм таралып төшү сәбәпләре, бу фажиганен җирлеге ничек барлыкка килүе дә әдипләребез иҗатында кин янгыраш тапты. Әнәс Галиевнен ’‘Җимерелгән хыяллар”, Роберт Айзатуллиннын “Ирекле тоткыннар” романнары һәм башка күп, бик күп әсәрләрдә без әнә шул фажиганен ничек әзерләнүен күрәбез. Хакимият ничек явызланды, халыкка һәм анын ихтыяҗларына карата ничек сансызланды, ә халык исә, үз чиратында, ничек битарафланды. Кыскасы—җәмгыять ничек таркалды—бу әсәрләрдә менә бу сорауларга җавап табып була. Кирәкле, файдалы әсәрләр, үткәнебезне аңларга ярдәм итәләр. Истәлек-публицистик әсәрләр мәйданга чыкты. Гомере буе колхоз рәисе булып эшләгән Фәйзи ага Галиевнен “Икмәк язмышы" һәм башка әсәрләре, Гариф Ахуновнын электә безнең Арчада район Советы рәисе булып эшләгән Тимерхан ага Борһановнын тормышы турындагы повестьлары, Ләбибә апа Ихсанованың “Кемгә сөйлим серләремне'’" , халык шагыйре Шәүкәт ага Галиевнен "Илһамым—мәхәббәтем" һәм “Минем икенче гомерем" повестьлары гаять кызыклы һәм гыйбрәтле әсәрләр Кайчандыр Адлер Тимсргалин берүзе диярлек алып барган фантастика жанры да яңарды. Флүс Латыйфи һәм Ринат Якушлар иҗат иткән һәм “Тамга" дигән китапка тупланган фантастик повестьлар моның ачык мисалы. Монда, урын тарлыктан, Җәмит Рәхимов, Рәфкать Кәрәми. Барлас Камал, Марсель Галиев, Роберт Батулла, Нәбирә Гыйматдинова. Марат Әмирхан һәм бик күп каләмдәшләребезнен акыллы, әйбәт әсәрләре хакында сөйләү мөмкинлеге юк. Минемчә, туксанынчы еллар әдәбиятының уңай сыйфаты да—нәкъ менә шушы үсеш, төрлелек, җәмгыять тормышын кин колачлау Әдәби әсәрләргә бәяне, минемчә, һәркем үзе тоткан кыйбладан, сыйнфый карашыннан чыгып бир.» Мина соңгы елларда әдәби әсәрләргә үтеп кергән натурализм, тормышның пычрак якларын ачып күрсәтү, гади кешеләр, хезмәт кешеләре язмышына битараф булу охшамый Максат куймыйча, кызык өчен генә язу. Андый әсәрләр дә бар. Киләсе гасырда әсәрләребездә гуманлыкка, кешелеклелек, яхшылык, матурлыкка өндәү өстенлек итсен иде. Кешеләр арасында, халыклар арасында тигезлеккә, дуслыкка, хезмәттәшлеккә өндәү зарур Мина калса, әдипнең җәмгыятьтә тоткан урыны үзгәрә алмый Ул Эсхил, Софокл, Гюго, Стендаль, Пушкин, Толстой. Кол Гали, Мөхәммәдьяр заманнарыннан халыкка хезмәт иткән һәм мәңге шулай булып калыр да. Рәфикъ lift ә р ә ф и е в : ££ азан утлары" куйган сорауларга җавап бирергә тырышканда, сүз башы итеп, шуны әйтәсе килә: бердәнбер әдәби журналыбыз, проза турында шактый саллы сөйләшү уздырганнан соң бер ел узуга тагын бер бәхәс ачып укучыларына мөрәҗәгать итә икән, димәк, аңда милли әдәбиятыбызнын бүгенгесе өчен дә, киләчәге очен дә борчылалар, тыныч түгелләр, димәк, бу хакта гамьләнергә сәбәпләр бар Соңгы ун-унбиш елда дөнья күргән, укучыларга барып җиткән әсәрләрнең теләсә кайсы турында сүз барганда да “әдәбиятыбыз казанышы" кебек үтә олы бәяне кулланудан тыелып каласы килә Эш. билгеле, узгандагы әдәбиятыбызнын үтә макталган, зур бүләкләр алган күп кенә әсәрләре яңа чор сынавын үтә алмыйча, "казаныш’' сүзенен очсызлануында да, әдәби көчләребезнең таланты саегып, уңышлы әсәрләр бөтенләй язылмауда да түгел. Безнең буын кешеләре югары уку йортларында марксистик фәлсәфә фәнен үзләштергәндә иҗтимагый аңның, шул исәптән әдәбият-сәнгатьнен торышын иҗтимагый яшәеш билгели дип өйрәнделәр. Ә яшәешебезнең, үзебез бик теләп төзешкән җәмгыятьнең бүгенге хәле, әдәп-әхлагыбызның торышы, хакимиятнең фикергә һәм каләм хезмәтенә, халыкның китап сүзенә мөнәсәбәте әдәби казанышлар тууга һич тә ярдәм итәрлек түгел, һәм без аның нәтиҗәсен әдәбиятның уйга салырлык халәтеннән күреп тә торабыз. Мондый күренешне Әхсән Баянов гади генә итеп "Әдәби хәрәкәтнең болганышы икътисадка бәйле"—дип язды ("Мәдәни җомга”). Зарлы шигъриятне исә, андагы зар кабатланмас илаһи осталык белән җырланса да, бөек дияргә тел бармый, чөнки шагыйре мескен дәүләт үзе дә бөек була алмый. Андый чактагы әдәби казанышка куанып бәйрәм итү үзе үк үләт вакытындагы туйдан бүтән нәрсә булмас иде. Заманында Галимҗан Ибраһимовның “Адәмнәр" әсәре язылуга шатлана алучылар булды микән соң? Инде республиканың әдәбият өлкәсендә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре дә, ялтырап, казаныш буларак туган, бәяләми калу мөмкин булмаган аерым бер әсәргә түгел, күп очракта авторнын шул елга кадәрге әдәби эшчәнлеген искә алып бирелә. Соңгы унбиш елны күздән кичерсәк, бүләкләрнең аерым бер әсәргә атап бирелгәннәре өч кенә күренә: Мәхмүт Хәсәновнын “Язгы аҗаган"ы. Ибраһим Салаховның "Колыма хикәяләре", Ринат Мөхәммәдиевнең “Сират күпере”. Араларында “Язгы аҗаган"—халык тормышын катлаулы язмышлар аша романга хас кинлек-тирәнлсктә оста тасвирлавы белән аерылып тора Ә сонгы ике әсәр темаларының ул чор өчен бик яңа, татар әдәбиятында әле бердәнбер булулары, яңарыш әдәбиятына кыю юл ярып бирүләре белән күбрәк оттылар, дип беләм Укучыны биеккә күгәрә, пакьләндерә. савыктыра һәм яшәргә көч бирә торган әсәр генә чын мәгънәсендә казаныш дип бәяләнергә хаклы түгел микән? Бу фикер янына мисалны рус әдәбиятыннан эзләсәк, шуны күрәбез; әйтик, Валентин Распутинның “Живи и помни". “Прощание с Матерой", "Последний срок" повестьлары соклангыч осталык белән язылсалар да һәм үзләренең коточкыч дөреслекләре белән чәчрәп торсалар да, җәмгыятьнең андый әсәрләр язылуга сәбәп бирүе һич тә куанычлы хәл булмыйча, ә бәлки бәласе, халык фаҗигаседер Ә фаҗигадә туган талантлар, гадәттә, озак яши һәм бөек әсәрләрне күп иҗат итә алмыйлар, бер балкыйлар да сүнәләр, җәмгыять белән тигезләшеп төссезләнәләр. Моңа мисал—шул ук Распутинның әлеге повестьлардан сонгы иҗаты. Үтә сирәкләр генә үз биеклегендә кала. Бүген әдәби казаныш дип әйтелерлек роман-эпопея, драма, поэма яза алган әдипнең иртәгә тагын да мәшһүррәк әсәр иҗат итәрлек жегәре һәм теләге калса, аның дәвамчылары да күп булса гына әдәби мохит үзен бәхетле саный ала. Ә бездә хәзергә нәкъ шулар юк. Авыр газаплар һәм адәм жаны түзмәслек гаделсезлекләр кичергән Хәсән Туфан нилектән гомер азагына хәтле дәртләнеп иҗат итә алды? Чөнки ул шигъри сүзнең халкына кирәклеген күрде, аннан да бигрәк, Зөлфәт кебек. Мөдәррис Әгьләмов кебек аңа тиң дәвамчылары барлыгына сөенеп, шигъриятнең киләчәге' өчен тыныч күңел белән яшәде. Инде, мисал өчен, прозага кыю бәреп кергән Тәлгат Галиуллин “Тәүбә” кебек, "яна" җәмгыятебезнең үзәген ярып күрсәткән бүтән бер әсәр яза алырмы икән? Татарстан Язучылар берлеге бу романны хәле кадәренчә бәяләп бүләкләсә дә. эш шуннан узмады ич. Беренчедән, һәркемне диярлек куркуга төшергән бу теманы күтәреп альт дәвам иттерергә омтылучы күренми, димәк, автор беркем белән ярышка чыга алмый, ул ялгыз. Ә икенчедән, роман безнең бөтен җәмәгатьчелекне сискәндереп уйга салырга, кирәксә, шау-шу кубарырга, һич югы. тормыш чынбарлыгына туры килми дип, Хәсән Туфанның “Казан утлары"нда чыккан мәгълүм сатирик шигырьләре кебек элекке партия бюросы, хәзерге хакимият утырышларында тикшерелергә тиеш иде. Ә без аны җиңел генә йоттык та җибәрдек: кем күрде, ә кем “күрми” дә уздырды, газета-журнал битләрендә бу әсәрнең тел кытыршылыклары турындагы вак бәхәсләр генә теркәлеп калды. Ә бит җинаятьчел төркем, “милләт каймагы булган мафия” башлыклары романда үзләрен кемнәр яклаганын, кемнәргә таянуларын ачык әйтәләр. Димәк, “Тәүбә"дә тасвирланган "тормыш"—инде һәркем өчен күптән күнегелгән, берксмнсн дә вөҗданын борчымый торган, бәхәс тә тудырмаслык гадәти күренеш. Шуңа күрә аны яздын ни дә язмадын ни! Әдәби әсәрне күрми үткәрү, анда язылганнарга кычкырып торган битарафлык белдерү дә язучының ижат дәртен арттырмый, шунлыктан хәзер болар әдәбиятка мөнәсәбәттә киң кулланыла башлады “Гөнаһ”ны яза алган Зөлфәт Хәким хәзер кайда, ни эшли, үзенең гөнаһлы каһарманнары арасында гына калмадымы’ Соңгы еллар татар әдәбияты мона кадәр тыелып килгән темаларга кыюрак алынуы, милләт һәм дәүләт язмышын, иман яңартуны үзәккәрәк куеп язуы, фикерләве, тарихи темаларның җанлануы белән үзенчәлекле булды Чөнки бүгенгене анлау өчен үткәннәребезне тирәнрәк белергә кирәк иде. Ә нәрсәләр белдек тә, бу мәгълүматлар безне ни дәрәҗәдә куандырдылар соң әле’ Кешеләр авыр сугыш елларында да бүгенге кадәр өметсезлсккә төшмәгәннәр, ин хәтәр чорларда да аңлы баштан бср-бсрсен хәзерге кебек үтерешмәгәннәр, әдәп-әхлак бу кадәр тапталмаган—узганнарны тасвирлаган әдәбият безне әнә шуларга ышандырырга омтылды шикелле. Әмма безнең әдипләр халыкның үткәне белән көлә-көлә аерылышырлык жегәр тапмадылармы, данлы дәүләтен югалткан халыкның фаҗигасе бик тирәнме, алар әнә шул фаҗигане төрле яклап күрсәтү белән мавыктылар Соңгы еллар әдәбиятыннан Зәки Зәйнуллиннын “Ат караклары” романы һәм “Үрләр аша”, “Каршы таулар” повестьлары. Зөлфәт Хәкимнең “Гөнаһ" романы, Таһир Нәбиуллиннын “Качкын"ы. Фәүзия Бәйрәмованын “Кара урман”ы, Мансур Кашаповнын “Кара язмыш "ы. (элек әдипләр "Ак төннәр”, “Ак чәчәкләр", “Саф күңел” дип язалар иде, хәзер исемнәрдә үк тормыштан күчкән шомлы каралык, караңгылык, гөнаһлылык!), Туфан Миннуллиннын кайбер драмалары (бу әдип бик килештереп көлә дә белә)—шундый әсәрләр рәтеннәндер. Ләкин тормыш көтелмәгән яклары белән үзгәреп тора. Әсәрендә халыкның үткәндәге авыр язмышын күрсәтүгә юнәлеш алган әдип, мәсәлән, менә бүген, үзебез теләп, яулашып алган чынбарлыгыбыз узганлагыдан да караңгырак һәм хәвефлерәк булып әверелгәч, нәрсә уйларга, ни язарга тиеш’ һәм менә нәкъ шушы чиккә—бүгенгсбсзгә ачыграк күз белән карау ихтыяҗына килеп җиткәч кенә, үткән көн темаларына язган әсәрләре өчен макталып һәм бүләкләнеп килгән әдипләр җәмгыять өчен кирәксез булып әверелделәр Татарстанның төп китап нәшрияты туктау хәлендә, чөнки аны беркем финансламый, үләм-калам гына чыгып килгән газета-журналлар еллар буе каләм хезмәтенә түли алмыйлар, "шигырь укып кинәнәсе малай кастет игәгәндә" (Зөлфәт сүзләре), җәмгыятьнең әдәбият кайгысы юк. Яна чор, яңа алдану әдипне шулкадәр бутады, тәвәккәлләп заман темасына тотынса да, “кай җиреннән мин моны, дим. ләктерим" (Г Тукай сүзләре) дияргә генә калды. Милли әдәбиятның үзәгенә куеласы омтылыш— дәүләтчелегсбсзнс торгызу— бөтен халык эше булып әверелмәде, халык, нигездә, вак гамьнәр чолганышында яшәвен дәвам итә. димәк, милләт каһарманнарын, зыялыларны халык аңламады, китаптан да ераклашты "Ин якын перспектива— иртәгә ничек ашарга табу уе белән яшәгән кеше—ин көчсез кеше",—ди Виктор Гюго. Көчсезләрне язучы әдәбиятның көчле була алуы икеле, ул халык рухы белән бергә генә биеккә күтәрелер иде. Татар әдәбиятының киләчәге турында уйланганда, бер фоторәсем күз алдына килә. Чардуганлы яна кабер, аның янына мәрхүмнең туганнары һәм дуслары тезелгән, алар әле генә әдип Фәрваз Миңнуллинны җирләгәннәр Әдипнең элекке хезмәттәшләре—Рәис Даутов. Татарстан китап нәшриятының баш редакторы Харрас Әюпов. ул чактагы директоры, әдәбият галиме Харис Әшрәфҗанов— читкәрәк урнашканнар. Китап басучылар Татарстанның иҗтимагый тормышыннан да шулай читтә инде хәзер. Рәсемдә ин тетрәндергәне—Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновнын карашы. Өлкән әдип алгы планга чүгәләгән, ә калын пыялалы күзлек аша зураеп ачылган күзләре сагышка батып билгесез ноктага бакканнар Бу күзләр шуннан элек кенә халык язучысы Мөхәммәт Мәһдисвны мәңгелеккә карап озатканнардыр Чиратта кем’ Безнең гамьнәребез кемнәргә кала, күтәреп алып китәрлек яшьләр кайда сон’—дип уйлыймы ул. Миргазиян Юныс сүзләре күжелгә килә: “Чын язучылар... әзәя баралар. Бәлки, бу җәмгыятьтә берзаман бөтенләй бетәчәкләр”. “Бу җәмгыятьтә!” Татарстанның әдипләре, зыялылары зур өмет белән алышкан азмы-күпме мөстәкыйльлеге, рухыбызның читлектән котылуы инде кемнәргәдер иркенлек, тормышларын үзләренчә кору мөмкинлеге китерсә дә, нәкъ шунысы каләм хезмәтевдәгеләр өчен тыелган жимеш булып чыкты. Зур хыяллар белән кадерләп үстергән баласында өметләре акланмаган ата-ана бәхетсезлегенә тиң иде бу. Җәмгыятьне савыктырабыз, югалган дәүләтчелегебезне торгызабыз, телебез һәм көй-моннарыбыз, әдәбебез һәм милли әхлагыбыз үз урынын ала, милләт табигый үз асылына кайта— мәдәниятле кешеләрчә яши башлыйбыз, дип өметләнгәндә, татарны шушы казанышларга илтәчәк һәр гамәлне хуплап, хәленчә өлеш кертеп килгәндә, барысының да диярлек мираж гына булуын бөтен ачылыгы белән аңлау, инде ят кавемнән генә түгел, үзебезнекеләрдән дә алдану әдәби хәрәкәткә дә нык удар ясады. Инде халыкны кая чакырырга9 “Бетте көч, сынды кылыч...” Әдип тә бит—кеше, җитмәсә, аның да тиз яраланучан нечкәрәк җанлысы. Бөек Тукай "җырлап торам, торган җирем тар булса да” дип язган икән, бу әле тарлыкта, кысынкылыкта иҗат итү рәхәт дигән сүз түгел. “Курыкмыйм, сөйгән халкым татар булса да”—дип дәвам иттерәме шагыйрь9 Үз халкынын авыр үткәненә сызланулы тәнкыйть аша караулары белән бер-берсенә шактый якын торган Солженицынны руслар пәйгамбәр урынына күтәрсәләр, без—кыерсытылган үзебезнекеләрне кыйнарга яратучылар—Миргазиян Юнысны тагын бер типкәләп кенә узабыз Мисалы—Сәгыйть Хафизов мәкаләсе. Галина Старовойтованың һәлак булуына урынлы сәяси белдерү белән чыккан әфәнделәр үзебезнең Сүрия Усманованын милләт язмышы турында ихлас борчылуларына ник колак салмыйлар9 Җәмгыятьтә ун еллар элек башланган "җылы” яңарышның чагылышын бүгенге әдәбиятта күрәбез. Әмма яңарыштан соң әле килгән торгынлык һәм чигенеш иртәгәге әдәби хәрәкәттә ничек гәүдәләнер? Егерменче гасыр башының җепшек җилләре, ирек тою әдәбиятны да җанландырып, Тукайларны биргән дә бит, яна йөзьеллык башында да шундый хәл кабатланыр дип көтә алмыйбыз ич! Көткән яңалыгыбыз Россиядә тагын бер революция сыйфатында килсә—иң хәтәре. Чөнки тәмам шәфкатьсезләнгән, өметен, кыйбласын кат-кат югалткан җәмгыятьнең җимергеч тетрәнүеннән соң ниндидер уңай күренешнең исән калып игелек тудыруы икеле. Бу юл безнең өчен түгел. Якын киләчәктә әдәбият бүгенгебезне язуга йөз тотар, нәкъ шушы хәл аны укучыларына да кабат якынайтыр. Бу җиңел булмас, тормышта да, әдәбиятта да унай каһарман юклыгын Мәгъсүм Хужин “Тар тыкрык сукмагы” исемле зур хикәясендә оста күрсәтте. Тик менә татар милләтен рухи савыктыру, мәдәниятен һәм милли мәгарифне үстерү, дәүләт мөстәкыйльлеген ныгыту өчен реаль тормышта Фәндәс Сафиуллин, Разил Вәлиев, Туфан Миңнуллин, Рәфис Кашаповлар кадәр генә көрәшкән һәм нәрсәдер эшли алган каһарманнар да әдәбиятта юк әле. Андыйларны язу өчен нигә тагын җитмеш ел көтәргә? Вакытлы матбугат үзәгендә исә—нәкъ туларның тискәре яктагылары. Хөкүмәт үзе үк җсгәрсез, өнсез калдырган әдәбиятны җанландыру чарасына да керешер, чөнки халыкнын рухи савыгуы, Татарстанның ирекле, имин, демократияле, иҗатта кайнап яшәве чыннан да кирәк булса, бу юлда каләм ияләре—аларнын бердәнбер юлдашлары әле. Чорыбызның төп темалары буенча ел саен әдәби ижат бәйгеләре үткәрергә кирәк, моңа бер автоузыш акчасы да китмәячәк. Кешелекнең яна гасыры рухыбыз пакъләнә бару белән бергә башланыр. Өметләнергә һәм гамәленә керешергә! Халык язучыларының сагышлы караш пары каберләр янында гына калсын.