Логотип Казан Утлары
Публицистика

Тоткын язмышы

Кадрия ханым көндәлекләрендә суд булган көн турында тәфсилләп язылган. Март аенын кояшлы, жылы, матур көне Кадрия ханым ирен судка кайчан алып киләчәкләрен алдан белеп, Чернышевский (хәзер Кремль) урамында коляска белән аны көтеп йөри Коляскада кечкенә кызы Ләйлә мышный- мышный йоклап ята... Менә Югары суд бинасы янында “кара козгын" машинасы туктый. Машинадан төшкәндә берничә миз Судтан сон да Ф. Кәрим бер елдан артык Казанда була әле. Башта Беренче төрмәдә утыра. Аннан сон аны шул ук төрмә күршесендәге Беренче колониягә күчерәләр. Монда обойный цехта тоткыннар төрле өй җиһазлары: диваннар, урындыклар, пружиналы матраслар һ.б. ясыйлар. Суд карарыннан сон Ф. Кәримгә аена бер мәртәбә гаиләсенә хат язарга рөхсәт итәләр. Хатларнын берсендә ул Кадриядән күлмәк-ыштан, кашык- тәлинкә, бераз тәмәке сорый. Киная белән генә үзенең кай тирәдәрәк утырганын да хәбәр итә. Шуннан сон Кадрия ике яшьлек Ләйләне ияртеп, төрмә янына килеп йөри. Ләйлә: “Әти! Кайт инде! Тизрәк кайт!"—дип кычкыра Ф Кәрим кызының тавышын ишетә, күз яшьләренә буылып, бәргәләнәбәргәләнә тыңлый Төрмәдә утырганда да ул ижат итүдән туктамый. Шигырьләрен күңелендә ятлап саклый. Мөмкинлек булу белән, Хәсән Туфан сыман, папирос кәгазенә вак-вак хәрефләр белән язып, кием җөйләрендә яшереп тота. Аның тоткынлык чорында язылган г rJ г._. җылылыгы, эчкерсезлеге, мөлаемлеге белән аерылып торалар Фикере һәрвакыт ачык, хисләре кайнар, тын алышы иркен Ул һич көчәнмичә, һава сулаган сыман, иркен яза: Тәрәзәмә кунган ак күгәрчен Гөрли-гөрли канат кагына Кагына да уйнап, очып китә Син яшәгән өйләр ягына Ә мин калам тынчу таш төрмәдә, Тимер рәшәткәгә баш иям Өзелергә житеп сыкрый күңелем Сагынудан сине, Кадриям'— Бу шигырьләрдә тоткын хәле бик ачык чагыла. Алай гына да түгел. шигърият ана яшәү көче бирә, кешелеген сакларга, сыгылып төшмәскә ярдәм итә Дингсз төбендәге кораб сыман Караңгыга чумган таш төрмә Таш төрмәнсн цемент идәнендә Йоклап яткан ристан төш күрә,— Хурланудан калтырана ристан. Язмыш, язмыш, аны нишләтген'’ Башын япса, аягына җитми Тик ямаудан торган бишмәте Хөкем карары белән килешмичә, Ф. Кәрим 1939 елнын 25 мартында кассацией гариза яза, эшен яңадан тикшерүне таләп итә. Хатыны Крылова фамилияле адвокат яллый. Ул кассацион гаризаны рәсми яктан дөрес, дәлилле итеп язарга булыша, Ф.Кәрим янына колониягә дә килеп йөри, аны коткару өчен шактый көч түгә. Гаризада Ф. Кәримнең ул вакыттагы адресы болай күрсәтелгән: Казан, Зур Вахитов урамы, 18, ИТК номер 1, обой цехы. Үлем баржасы 1940 елның 26 июнендә Ф.Кәрим хатынына болай дип яза: “Mime бүген этапка алдылар. Мин икенче төрмәдә булырмын. Юлдан хат язып торырмын, борчылма Иптәшләр бик яхшылар, без бик күп”. Берәр айдан аңардан икенче хат килеп төшә. “Без хәзер Ак диңгез буендагы Молотовск исемле яна шәһәрдә (Архангельск өлкәсе) зур төзелеш эшендә эшлибез. Килгәч тә бераз уңайсыз булды, чөнки яна климат үзенекен итте—һич ашап булмады. Хәзер рәтләнеп киләм . ” Хат 1940 елның 15 июнендә язылган. Тоткыннарның хатларын энә күзеннән үткәреп тикшергәнгә күрә, Ф.Кәрим дөресен әйтә алмый, бик сак яза. Сөекле хатынын да борчыйсы килмәгәндер. Ә менә соңыннан, дусты Х.Туфан белән Кремль асты төрмәсендә очрашкач, ул аңа бу “бераз унайсыз хәл” турында тәфсилләбрәк сөйли. Бервакыт этап белән төньякка алып барган тоткыннарны диңгез буена китереп бушаталар. Берничә көн көткәннән сон аларны иләмсез зур агач баржаның трюмнарына дыңгычлап тутыралар. Утырган чакта ук Ф.Кәрим баржаның бик иске булуына игътибар итә. Буялары унып-кырылып төшкән, палуба такталары ярым черек, ярыклардан су саркыла. Тоткыннар тез тинентен салкын суда басып торалар. Баржаны буксир белән тарттырып каядыр алып китәләр. Шактый барганнан соң тоткыннар төтен исен сизә, дөрләп янган ут тавышын ишетә. Ярыклардан күреп алалар конвой солдатлары, буксир корабына төялеп, ут капкан баржаны ташлап китәләр. Китә мәхшәр—ачыргаланып кычкыру, ләгънәт уку... Кайберәүләр, такта сыныкларын табып, баржаны эчтән җимерә башлый, палубанын пожар капмаган ягына чыга, суга сикереп, йөзеп чыгарга тырышалар. Әмма боъты су бик салкын—әллә ни ерак китеп булмый. Бераздан баржа су тулып бата башлый. Ф.Кәрим, такта кисәгенә тотынып, башкалар белән ярга таба йөзә. Күбесе батып үлә. Ярга берничә кеше генә исән чыга. Алар арасында Ф.Кәрим дә була. Сакчылар аларны берни булмаган сыман көтеп ала да, берәм-берәм җыеп, яңадан лагерьга китереп урнаштыра. Ф.Кәрим сүзләренә караганда, бу махсус шулай эшләнә: тоткыннар шул кадәр күп була, аларны урнаштырырга урын, ашатырга азык-төлек житми. Шул рәвештә диңгезгә батырып “артык авызлардан” котылалар. Соңыннан Ф.Кәрим бу вакыйга турында туганнарына да сөйләгән. Алар әйтүенчә, бөтен баржадан ике генә кеше исән калган. Ул арада Казанда Ф.Кәрим язмышына кагылган бик житди вакыйгалар була. “Хәрби оешма” эше буш куык булуы ачыклана. Я.Чанышев, К.Нәҗми, Г Иделле һәм башка тоткыннарны тулысынча аклап төрмәдән чыгаралар Ә бит Ф Кәримне аларнын сүзләренә нигезләнеп, алар группасында булуда гаепләп хөкем итәләр. Бу турыда ишетү белән, Ф.Кәрим СССРнын Генераль прокуроры исеменә бик дәлилле итеп тагы бер гариза яза. Анын гаризасына кушылып, Кави Нәҗми дә Генераль прокурор исеменә бик җентекләп гариза яза. Төрмәдән чыгу белән К. Нәҗми үзенең Югары суд барышында биргән күрсәтмәләреннән баш тарта, барысы да физик басым астында, кыйналып яздырылган дип аңлата. Ф Кәримне яклап, бер генә язмый—кат-кат яза, үзе дә суд сукмакларын таптый. Бу эштә Якуп ага Чанышев та катнаша, адвокат Крылова да бик нык ярдәм итә. Йөрүләре нәтиҗәсез калмый 1940 елның 2 ноябрендә СССР Югары суды Ф. Кәримне гаепләү карарын нигезсез дип таба Дөрес, тоткынны иреккә чыгармый ■ӨЗЕЛЕРГӘ ҖИТЕП СЫКРЫЙ КҮҢЕЛЕМ . .177 чыгаруын, ләкин анын "эшен” яңадан тикшерергә дигән карар кабул итә. Тикшерү эшен янабаштан үткәрү өчен Ф Кәримне Казанга кайтару турында күрсәтмә бирелә. Коми тайгасында атих Кәримнең гаиләсенә язган хатларына караганда, тоткыннарны Ак диңгез аша Печора елгасы бухтасына илтергә тиеш булалар Ләкин беренче баруда алар төялгән пароход боз тауларына килеп төртелә. Җәй уртасы булуга карамастан, пароход үтә алмый. Бозваткыч та бу очракта ярдәм итми. Тоткыннарны кире Молотовск шәһәренә кайтаралар. Бераздан, күрәсең, бозлар тарала төшә һәм тоткыннарны Коми тайгасы уртасына илтеп ташлыйлар. 1940 елның 6 июлендә язган хатында Ф.Кәрим үзенең яңа урында, Ягрын лагеренда булуын хәбәр итә. Адресын ул болай күрсәтә: Коми АССР, пос. Кожва Усть-Усинского р-на. Печлагстрой, НКВД СССР 3-е отделение, колонна номер 40 Хатына шагыйрь юл тәэсирләрен чагылдырган шигырен салган, шигырьнең бер генә данәдә булуын һәм аны аеруча нык сакларга кирәклеген искәрткән Бәйсезлектә ярсып дулый-дулый, Сырты күбекләнгән дулкыннар Озаттылар мине Ак диңгездән, Алда— үлчәү жятмәс упкыннар Алда кыргый бозлар океаны. Җир шарының төньяк түбәсе, Бу түбәгә, каршы йөзеп килгән Боз тауларын жимереп менәсе. Яна урында да ул шигырь язуын дәвам итә, бу шигырьләрдә ул яшәгән мохит ачык чагыла: Ерып чыгалмаслык чиксез тайга. Җәй дә монда икс ай гына Тын алмыйча тоташ улаган жил Сала мине кара кайгыга. Бөтен тормыш—көн-төн сыкрап эшләү Кәгазь дә юк монда, каләм дә Ф. Кәримне Казанга күчерү турындагы карар 1940 елның ноябрь башында ук кабул ителгән булса да, бу карарны үтәргә бик ашкынып тормыйлар, төрле сәбәп табып, аны Коми лагерьларында тоталар Шагыйрь бу турыда үзенең 1941 елның 6 мартында язылган хатында ачынып яза. Анын язуына караганда, аны әле 18 февральдә үк Казанга кайтарып җибәрергә тиеш булалар Ләкин бюрократик сәбәпләр аркасында ("Эше" әзер булмау) аны тоткарлап калдыралар Ул бик авыр хезмәттә—Воркута ягына тимер юл салу эшләрендә катнаша. Тоткыннар гачка белән сазлыкка ком, таш. балчык ташыйлар. Нормасы зур. үтәрлек түгел Ә норма тутырмаган кешегә паек бирелми. Соңыннан сәламәтлеге какшау сәбәпле аны бухгалтериягә күчереп, исәп-хисап эшен алып барырга кушалар Хат саен диярлек ул Кави ага Нәҗми, анын хатыны Сәрвәр апаларның хәлен сорашып тора, башка язучы иптәшләренә дә сәлам юллый. Үзеннән хатлар килеп торса да, лагерыа Кадрия язган бер хат та килеп җитми. Ә бәлки, килеп тә тапшырмаганнардыр. Кожва поселогыннан сонгы хаты 1941 елның 27 мартында язылган. Шуннан сон, күрәсең, аны этап белән Казанга алып китәләр. “Муса Җәлил дэ, Фатих Көрим дә—сугышка кадәр үк формалашкан, дөньяга карашлары нык булган талантлы шагыйрьләр. Аларнын озак вакыт хәзерләнгән рухи көче Ф ачылып китү очей бары момевтны гына көткән. Шәхес, шагыйрь үзен зур бәрелешләрдә таба”. Сибгат Хәким Ф.Кәримнен “Сайланма әсәрләренә” (ТКИ, 1969 ел) кереш. Хәсән Туфан белән очрашу улай итеп, 1941 елның язында, тынчу төрмәләрдә, чиксез тайгаларда үлем белән күзгә-күз тарткалашып бер елга якын гомер узуга Ф. Кәрим яңадан Казанга кайтарыла Әлбәттә, сак астында—тимер рәшәткәле Столыпин вагонында. Әмма зур өметләр белән, якты киләчәккә, хакыйкатьнең җиңүенә ышанып... Бу турыда шагыйрь “Сагынып кайтам сине” исемле шигырендә бик үтемле итеп яза: Казан! Казан! Сагынып кайтам сине. Килеп житгем менә Иделгә. Ә шулай да якынайган саен Нәрсәдер ят тоела күңелгә Кайда гына барып күз салсам да Кул бирерлек кеше табылмас Элек бергә җитәкләшеп йөргән Дуслар хәзер инде танымас Әлеге юллар Х.Туфанның: “Кайсыгызның кулы чиста’ Бәйлисе бар йөрәкне” (беренче вариант) юллары белән аваздаш. Бу елларда Ф Кәрим җан дусты Туфанны еш искә ала. Ул әле аның да кулга алынуын белми: Иске капчык асып, конвой белән Урамнарын аша узганда Очраса, күрмәгәнгә салышып. Узып китәр хәттә Туфан да. Шагыйрь Туфанга булган үпкәсен яшерми, бу турыда йөрәк әрнүе белән яза. Әмма шигырьне җентекләбрәк укыгач, шуны аңлыйсын: Туфанга мөрәҗәгать иткәндә, Ф. Кәрим башка язучы-дусларын, экспертизага кул куйган, көндәшен батырып, орден-медаль алырга хыялланган элекке дусларын истә тота: Тупас вөҗдансызлар көннәрендә Син тезләнеп мескен булдыңмы’ Дусларыннын авыр язмышына Чирканмыйча кулын куйдыңмы’ Сон әллә син, медаль алмак булып, Кафияләр сайлап йөримсең’ Менә шулай Казан белән исәнләшеп, күңеленнән дусты белән сөйләшеп барганда, Ф. Кәримне Казанның Кремль асты төрмәсенә (ул пересыльный, ягъни вакытлыча төрмә була) китереп, Хәсән Туфан утырган камерага биклиләр. Була бит язмышның да шундый шаярган чаклары! Хәсән аганын сөйләве буенча, бу камерада берничә дистә тоткын утыра. Утыра дип, басып торырга да урын булмый анда. (Пугачев заманында бу камерада ике генә кеше утырган) һава шулкадәр авыр, тынчу—тоткыннар идәнгә ятып, чиратлашып ишек астыннан кергән һаваны сулап торырга мәҗбүр булалар Прогулкага алып чыкмыйлар. Ашау хөрти... Менә шушы тәмугка дыңгычлап диярлек тагы бер тоткынны китереп тыгалар. Хәсән абыйның караңгыга ияләшкән күзләре дустын шундук танып ала. Хәсән абый әйтүенә караганда, Ф Кәримнең киеме иске булса да, таза, ямалган була. Аркасында киңдер биштәр, аягында автомобиль покрышкасыннан эретеп эшләнгән, тоткыннар телеңдә “трактор” дип аталган, авыр, әмма теләсә нинди пычракта да аякны җылы, коры тоткан “ботинка” була. Ш Алар кочаклашып күрешәләр, Хәсән абый елап ук җибәрә Бу көтелмәгән очрашу турында Ф Кәрим бик тәэсирле итеп язып калдыра:** Ничек онытыйм кремль буендагы Пугачевлар яткан төрмәне' Юк. оньггмыйм тынчу камерада Сулар һава тапмый йөргәнне Ишек ярыгыннан томанланып кергән Бәдрәф исе катыш һаваны Балык кебек авызларны ачып. Алмаш-тилмәш икәү суладык.. Хәсән абый сөйләмәгән булса, мин бу юлларның мәгънәсен акламаган булыр идем Хәсән абый яшь ягыннан тугыз яшькә өлкәнрәк булса да, анардан өч елга алданрак кулга алынган Ф. Кәрим "төрмә университетларын" күбрәк узган. Дустынын авыру, тәмам хәлдән таю дәрәҗәсенә җиткәнлеген күреп, ул Туфанга ярдәм кулы суза, аны лазаретка урнаштыру юлларын таба, шулай итеп, котылгысыз үлемнән йолып кала. Шигырьләрендә Ф Кәрим бу турыда да яза: Яшь ягыннан абый син булсан да, Ристанлыкта абый мин идем. Шунар ахры мон-зар, нәфрәт уты һәм әрсезлек миндә күп иде ... Иске-москы салган капчык асып. Төрмәләрдә байтак сөйрәлдек Катлы-катлы вә тәшдитле итеп Сүгенергә яхшук өйрәндек . X. Туфан сүзләренә караганда, Ф Кәрим Кремль асты төрмәсендә ярты елга якын утыра. Ана хәтта башкисәр бандитлар да зур ихтирам белән карый Моны раслый торган шундый вакыйга турында сөйләде ул. Югарыда әйтелгәнчә, Ф. Кәрим чиста-пакъ йөрергә ярата Тоткыннарның сакал-мыек баскан, йончыган йөзләренә карап, ул «Нишләп берегез дә кырынмыйсыз әле9 »—дип сорый “һе,—дип җавап кайтаралар ана— Ничек кырынасын9 Пәке юк бит! Пәке ише әйбер тоткан кешене тапсалар, шундук карцерга утырталар ич!" Ләкин Ф Кәрим югалып калмый Бервакыт конвой астында бәдрәфкә алып барган чакта юыну бүлмәсенең тәрәз төбеннән калай кисәге сындырып алып кайта Бу калайны цемент идәнгә ышкып үткенлиләр дә бөтен камера—утызлап кеше—ялт итеп кырынып чыга Сакчылар моны күргәч, аптырап калалар Кайсыгызның пәкесе бар9— дип таптыралар. Бөтен камераны астын-өскә китереп, тентеп чыгалар, ләкин берни дә тапмыйлар Ачулары чыгып "Әгәр әйтмәсәгсз, бөтен камераны да карцерга утыртабыз”,—дип яныйлар Янап кына калмыйлар, болай да кечтеки азык нормасын (400 грамм солы кылчыклы катыш арыш ипиен) кисеп, көненә 100 граммга калдыралар. Шуннан Ф.Кәрим: —Утыз кеше газап чиккәнче, мин берүзем генә газап чигим ичмасам,— дип алга чыгып, "Мин гаепле", дип әйтә, таш ярыгына ишерелгән әлеге калай кисәген күрсәтә Аны шундук юеш карцерга илтеп биклиләр Көненә бер стакан су, бер телем күгәрчен икмәк бирәләр Башкаларга исә элекке нормаларын кайтаралар Ф Кәримне алып киткәннән соң, камерадаш иптәшләре, үзара кинәшеп, шундый карарга киләләр һәркем үзенең көндәлек нормасыннан берәр телем кисеп, ана калдыра Бу ипи кисәкләрен киптереп, күз карасы кебек саклап, Ф Кәрим өчен тоталар. Дүрт тәүлектән сон ябыккан, йөзе киткән шагыйрь ** 3 Мәҗитов мәгълүматлары буенча, бу шигырь К Нәҗмигә багышланган Шулай булуы да мөмкин, чөнки шагыйрь бер очрашу турында гына язмый, гомумиләштерә камерага кайтарыла Иптәшләре аны кочак жәеп каршы ала, әлеге ипи сыныклары белән туйганчы сыйлый... Яңа экспертиза атих Кәрим Кремль асты төрмәсендә яткан вакытта анын шигырьләрен яна экспертизага бирәләр Бу юлы әлеге четрекле эшне язучыларга түгел, рәсми кешеләргә, партия өлкә комитетында эшләүче пропаганда бүлеге мөдире Ф.С.Семеновка һәм матбугат бүлеге мөдире И.Х.Сабитовка тапшыралар, һәм шушы “кәҗүнни” кешеләр (җитмәсә, берсе урыс кешесе дә әле) “Аникин" поэмасында да, Ф.Кәримнең башка әсәрләрендә дә “советка, революциягә каршы бернинди “идеологик диверсия” дә юк, дигән нәтиҗәгә киләләр. Шулай итеп, Ф. Кәримнең ялганга, гайбәткә корылган “җинаять эше” җимерелеп төшә. 1941 елнын 12 ноябрендә Татарстанның НКВД наркомы урынбасары Чембарисов: “Дело за недоказанностью прекратить, из-под стражи освободить”, дигән боерыкны бирә. Карар Мәскәүдә раслану белән, 1941 елнын 3 декабрендә Ф. Кәримне, ниһаять, төрмәдән чыгаралар. Татарстан НКВДсы карарыннан: “Следственное дело в отношении Каримова Ф.В. прекратить за отсутствием улик, как недоказанное (реабилитировать)”. 1 декабря 1941 года. Бу көн Кадрия ханым күңеленә мәңгегә уелып калган. 1941 елнын декабрендә зәмһәрир суык көннәр тора. Кәримнәрнең Миславский урамындагы фатирлары бик салкын була, чиләктәге су боз булып ката, йокларга ятканда да өске киемнәрен салмыйча ятарга туры килә. Кадрия ханым көн саен эшеннән алданрак кайтып, мичне ягып җибәрә, шуннан сон кызларын алырга балалар бакчасына йөгерә. 3 нче декабрь көнендә дә ул шулай ашыгып-кабаланып кайтып керә. Фатир ишегендәге зур тимер йозак белән маташкан чакта, аңа күрше бүлмәдә (элек анда кухня булган) яшәүче Даша исемле дворник хатын дәшә —Бер генә минутка безгә кереп чык әле... —Кит әле,—дип кул гына селти Кадрия ханым.—Соңыннан, соңыннан Бер минут вакытым юк... Мичне генә ягып җибәрәм дә, балалар артыннан чабам... —Шулай да кереп чык әле,—дип кабатлый тегесе. Серле елмаюыннан нәрсәдер сизенә башлаган Кадрия ханым күршесенә керә. Караса, тәрәзә янындагы урындыкта читкәрәк карап, таушалган бушлат кигән, сукбайга охшаган кеше утыра. Йөзен сакал-мыек баскан, үзе ябык, төсе сап-сары. Тик күзләре генә аныкы—кара күмер бөртекләре сыман ялтырап торалар —Фатихым! Синме бу7 Булмас, булмас... —Кадриям!—Алар бер-беренә ташланалар. Елашалар, көлешәләр. Кадрия ханымнын буыннары йомшап китә, аягында да басып тора алмый, сыгылып төшә... Бераздан, аннарына килгәч, балалар бакчасына кызларын алырга йөгерәләр.. Шулай итеп, Фатих Кәримнең дүрт елга сузылган—төрмәләрдә, лагерьларда үткәрелгән “чыныгу” чоры тәмамлана Шул ук елның декабрь азагында Ф.Кәримне армиягә алалар һәм ул фронтка китеп бара...