ТАРИХКА КҮПЕР
Башта ук бер киңәшне әйтик әле. Хәзер фантастик әсәрләрне, телебезне чит терминнардан мөмкин кадәр арындыруга омтылып булса кирәк, еш кына “хыялый әсәрләр” дип атый башладылар Безненчә, бу максатка ярашлы түгел. Болай эшләү әсәрләрнең колачын тарайта, алар күтәргән мәсьәләләрне гадиләштереп калдыра шикелле “Фантастик әсәрләр" дигән төшенчә шулай калсын иде инде ул Аннан килеп, телебезне инде үзебез ияләшкән, җайлашкан атамалардан мәхрүм итеп, аны үзүзенә бикләп, ярлыландыра бару нигә9 Мин үзем, шәхсән, фантастик әсәрләрне икс төргә бүләр идем Беренчесе— фәнни фантастика Мондый әсәрләр безне үзебез яшәгән җирлектән, тормыштан аерып алалар Галәм киңлекләренә, ерак планеталарга алып чыгып китәләр, яисә әле без яши алмаган океан-дингезләр төпләренә, хәтта җир асларына алып төшәләр Аларда вакыйгалар да безнен көннәрдә түгел, ә якын яисә ерак киләчәктә бара Атарддгы геройлар да, гадәттә, без түгел, ә киләчәк буыннар кешеләре, техника да—без белмәгән куәтләргә. сыйфатларга ия киләчәк заман техникасы Монысы, әйткәнемчә, чиста фәнни фантастика Моннан тыш әле тагын реаль, ягъни тормышчан фантастика бар Андый әсәрләрдә инде вакыйгалар без үзебез яшәгән җирлектә, көндәлек тормышыбызга бәйләнеп бара Геройлары да без үзебез ян. ә иптәшләребез, бик белгән танышларыбыз, дусларыбыз була Әлегә без гайре табигый санаган, маҗаралы һәм серле хәлләр үзебезнең көндәлек тормыш вакыйгаларына үрелеп бара Хәтта геройлар эшләгән яисә укыган урыннар, яшәгән шәһәр һәм авыллар исемнәре дә төгәл күрсәтелә Мин әле күптән түгел танылган әдип Флүс Латыйфинын Казан дәүләт университеты доценты Ринат Якушев белән берлектә язылган һәм Татарстан китап нәшриятында чыккан "Тамга" дигән фантастик повестьлар җыентыгын укыдым Укыгач шундый нәтиҗәгә килдем кайберәүләр “мин едрасы галимнәре фәнни экспедиция вакытында бик борынгы бер көмеш савыт табып алалар Ул савытнын кырыена борынгы хәрефләр белән нидер язылган була Рун язуына охшаган бу язуны галимнәр күпме генә тырышсалар да, укый алмыйлар Лотфи шушы язунын кәгазьгә күчермәсен дусты Марат янына күтәреп килә Марат исә аларны компьютерда укырга тырышып карый, барып чыкмый Акыллы машинаның да мона зиһене җитми. Дөрес, институтта мондый машинаның тагын да зиһенлесе һәм куәтлесс— супертранспьютер, ягъни ясалма акыл бар. Бу электрон ми инде кешенен геннарында йоклап яткан, моңарчы төшенә дә кермәгән мөмкинлекләрне ача, акылы колачлый алмаган гаять киң, чын мәгънәсендә, гигант араларны, тикшереләсе проблеманың вакытгаләм вариацияләрен күзалларга ярдәм итә ала. Тик... яна машинада эшләргә, бигрәк тә яшь галимнәргә, рөхсәт кенә юк. Менә Марат барысын да Алланың үзенә тапшырып дигәндәй, ясалма акыл машинасы янына килә, ана тоташкан супершлемны башына киеп куя, идарә итү төймәсенә басып җибәрә. Һәм.. китә башланып гажәп хәлләр! Акыллы машина яшь галимне күз ачып йомган арада моннан биш гасыр чамасы үткәнебезгә алып китә, ул чагындагы Казан ханы Сәхибгәрәй сараендагы иң күренекле, ханга якын кешеләрнең берсе, Морат бәккә әйләндереп куя. Повесть бик тыгыз язылган, кыска. Вакыйгалар да бик тиз куера. Марат-Морат бәк кыю хәрәкәт итә Үзенә яшь галимнең миһербанлылыгы да өстәлгән бәк кәнизәк итеп алынган бер гүзәл кыз баланы катлыктан азат итә. Марат-Морат урысларның зур гаскәр белән Казан ханлыгы өстснә һөҗүмгә җыенганын, татар иленә һәлакәт килү ихтималын, табигый ки, белә. Бу куркынычны, бу ихтималны, әлбәттә, Сәхибгәрәй үзе дә сиземли. Шунын өчен дә Төркиягә барырга, бөтен мөселман дөньясыннан ярдәм сорарга жыена Ләкин соң була инде Илне тәҗрибәсезләр карамагына калдырып китүе зур тарихи ялгышлык булыр иде. Морат бәк, фаҗиганен киләсен белгәне килеш, бу фикерне Сәхибгәрәй ханга җиткерергә ашкына. Әмма ләкин ул юлда хыянәтче аткан уктан һәлак була. Шулай итеп тарихи хата җибәрелә һәм аның аянычлы нәтиҗәләрен хәзер менә без татыйбыз. Әнә шулай итеп әсәр безне үткән тарихыбызга ныклап китереп бәйли. Ул үткәнебез, инде җибәрелгән хаталар, вакытында оеша белмәү, хәтәр дошманга каршы тора алмаган өчен үкенү-сызланулар белән тулган. Кәнизәк кызның ирен читендәге тамганың безнең көннәрдәге шәфкать туташының сөйкемле йөзендә кабатлануы да безнең тарихыбызга, язмышыбызга салынган тамга кебек кабул ителә. “Соңгы кисәтү” повестеның нигезендә тирән фәлсәфә, планетабызның, кешелек цивилизациясенең киләчәктәге язмышы өчен тирәнтен борчылу ята. Эш шунда ки, галимнәр фараз итүенчә, планетаның уңай энергия, ягъни ак энергия бүлеп чыгара торган урыннары бар Андый энергия, гадәттә, кайчандыр борынгы цивилизация чәчәк аткан урыннарда була. Идел һәм Урал арасы, элеккеге Болгар һәм Казан дәүләтләре биләгән жирләр, ягъни хәзерге Татарстан һәм аның янындагы кайбер төбәкләр әнә шундый җирләрдән санала икән Әмма соңгы вакытта планетаның күп җирләрендә, хәтта борынгы цивилицазия хакимлек иткән җирләрдә дә, кара көч, кара энергия өстенлек итә башлады Русиядә бигрәк тә ул Мәскәү тирәсендә көчле. Җирнең дә аурасы, ягъни күзгә күренмәс биоэнергетик тышчасы бар Мәскәү тирәсендә ул ерткаланган, юкарган Бу үзе үк кешенең психологиясенә, аның үз-үзен тотышына тискәре йогынты ясый Кеше агрессивка әйләнә, җинаятьчелек үсә башлый. Галимнәр фикеренчә, иң куркынычы, кешелек цивилизациясен алмаштыру өчен ҖИРнең информацион кыры параллель рәвештә яна бер цивилизация тудырып маташа Бәлки ул җан ияләре башка вакыт һәм пространство яссылыгында яши торганнардыр’’ Ләкин алар бар Алар инде кешелек тормышына тыкшына да башлады. Соңгы вакытта күзгә дә күренәләр, игътибарны җәлеп итәләр Моны сәяси тел (1бед^н әйткәндә, көч күрсәтү дияргә мөмкин. Җир шарының теге яки бу кыйтгасында яңәдән ОИБОлар (очып йөрүче билгесез объектлар), оча торган тәлинкәләр, ниндидер самолетка да, ракетага да охшаган җисемнәр күренүе шунын чагылышы Алар белән контактка кергән кешеләрнең гайре табигый сәләткә ия була баруы да шуннан. Ләкин сөенергә ашыкмыйк. Җир шарында кара көч, кара энергия арткан саен, ул сәләт тә кешелеккә дошмани рәвеш ала бара. Алдын-артын уйламаган кешелек яңа цивилизация кочагына ташланырга әзер. Ләкин ул үзенә һәлакәт янаганын, кешелек дөньясының яңа цивилизация бакчасына тирес булып ятарга тиешлеген белми әле. Бу повесть геройлары Марат һәм анын дусты Лотфи менә шушы кара көчләргә каршы көрәшне башлап җибәрүчеләр Марат фәнни экспедициядә, Тянь-Шань таулары арасында була. Ул шунда кыргыз карты Жомабайны кыен хәлдән коткара Моңа рәхмәт йөзеннән йөз егерме дүрт яшьлек бу карт ана бер кечкенә генә таш бүләк итә. Бик тә тылсымлы, кодрәтле, нык булып чыга бу таш Анын ярдәмендә нәкъ әнә шул кара көчләргә каршы барып була Болар повесть сюжетынын бер сызыгы гына Анын әле тагын бүтән сызыклары, мавыктыргыч та, кызганычлы да маҗаралары бар Аны дөньяңны онытып, эшләреңне калдырып торып укыйсын һәм алдына сораулар да килеп туа Чынлап та, ни булды сон бу дөньяга сонгы вакытта? Адәм балаларына бүгенге вөҗдансызлык, усаллык, явызлык һәм имансыхтыклар кайдан килә9 Кайчан да булса бу мәхшәрләр тукталырмы, адәм балалары акылларына килеп, Кеше дәрәҗәсенә күтәрелә алырмы’ Фантастик әсәр менә шушындый тормышчан, җитди сораулар китереп тудыра Өченчесе повесть "Игезәкләр" шулай ук бик кызыклы һәм маҗаралы. Әгәр супсртранспьютср янына утырып озак эшләсен. аңа үз программаңны, уй-хыялларынны салсаң, ул сине матдиләштерергә, ягъни икенче “син"не тудырырга да мөмкин икән әле Институт лабораториясенә бик иргә, караңгы белән килеп кергән галим Марат анда үзенен күчермәсен, үзенен икенче нөсхәсен, чып-чын икенче Маратны табып ала. Болар бербсрсенә шулкадәр охшаган булалар ки. чын Маратнын үз хатыны Рәхимә аларны һич кенә аерып таный алмый Шуннан инде алар бу фани дөньяда бергәләп, ягъни бер кеше ике нөсхәдә булып яши башлыйлар Бу хәл инде, билгеле, бик күп кызыклы да, кызганычлы да һәм икесе өчен дә гаять авыр хәлләр китереп чыгара Берсе белән икенчесен бутамас өчен алар жирәбә салалар һәм яна Маратка Морат исеме кушалар Ин кызыклысы шунда ки. яна Марат чыннан ла Морат, ягъни моннан биш гасыр элек яшәгән Морат бәк тормышын дәвам иттерүче зат булып чыга Ягъни Маратнын кыяфәтен алган борынгы бабасы' һәм менә шушы 512 яшьлек карт үзара аңлашу вакытында университет галиме Маратка— анын йөзендә менә безгә, хәзерге замандагы бөтен татар халкы өстенә—авыр гаепләр ташлый —Мин Казанга, кешеләренә рәнҗим. Сез хөрлелегегезне җуйгансыз,—ди ул —Сез кем икәнлегегезне оныткансыз, горурлыгыгыз югалган Әллә нинди таш капчыктай йортларга, зиндан шикелле хөҗрәләргә кереп бикләнгәнсез Бу шәһәрдә минем тыным кысыла Бу Казан түгел! Бу безнен патшалык имәс1 Кайда безнен хөрлек, иркенлек'" Дин беткән, ден беткән Казанда Иман беткән' Ул гынамы’ Тел беткән, кайчангы дошманыбыз телендә дөрес итеп сөйләшә-анлаша алуны дәрәҗә саный башлагансыз Кызганыч, хәтер ягыгыз саеккан, бигрәк тә саеккан шул—ди борынгы бабабыз ачынып Бу туп-туры әйтелгән сүзләргә, бу ачы хакыйкатькә каршы нинди дәлилләр китереп куябыз’ Юк безне, хәзерге татарларны аклый алырлык дәлилләр Менә шундый хәлләр.. "Фантастик булсалар да безнен үткән аянычлы тарихыбызга, бүгенге тормышыбызга турыдан-туры кагыла торган әсәрләр Киләчәк көнебез, милләт язмышы турында тирән уйларга сала торган Мина охшаганы тагын шул булды бу әсәрләр бик жинсл укыла Алар сырла- мыйборгаламый, гади һәм анлаешлы тел белән язылган Хәзерге замандагы кайбер әсәрләрдән аермалы буларак Тагын шунысы бар—бик үзенчәлекле, оригиналь китап бу Яшереп торасы юк, безнен татарда хәзер урыс телендә генә укырга күнеккән кешеләребез дә бар Андый укучылар табыла икән, рәхим итсеннәр, китапны кулда кирегә әйләндереп, аны азагыннан укый башларга гына кирәк Китапнын яртысы урысча, ягъни барлык повестьлар урыс теленә тәрҗемә итеп тә басылган Бу инде, әлбәттә урыслар өчен дә уңайлы Безнен татар—фантазиягә бай халык, һәм анын әдипләре арасында да фантастик әсәрләр иҗат итүчеләр җитәрлек Монда бөтен дөньяга танылган Америка фантасты Айзск Азимовның да нәселе белән Казанга килеп тоташкан кеше икәнен әйтү урынлы булыр Элекке буын һәм хәзерге көндә нжят итүче әдипләр арасында дл фантастикага морәжәгать итүчеләр җитәрлек Ә менә күренекле язучыбыз Адлер Тимергалин исә фәнни-фантастик жанрда гына ижат итә Менә хәзер Флүс Латыйфи һәм Ринат Якуш ижатын күрдек Атар үзләренең бик үзенчәлекле, тормышчан, реаль фантастик әсәрләре белән бу өлкәдә яна сүз әйттеләр, саллы өлеш керттеләр