Логотип Казан Утлары
Публицистика

"ӨЗЕЛЕРГӘ ҖИТЕП СЫКРЫЙ КҮҢЕЛЕМ..."

ШАГЫЙРЬ ТОРМЫШЫНДАГЫ “АК ТАПЛАР"

"Татар әдәбияты тарихы "нда (5 нче том, 95 бит) шагыйрь гомеренең бу еллары турында нибары бер җөмлә белән әйтелә: “Бөек Ватан сугышы чорына Ф.Кәрим шәхес культы белән бәйле репрессияләр, төрмәләр, лагерьлар аша үтеп, ныгыган, чыныккан шагыйрь буларак килен керде”. Башка басмаларда да Ф. Кәримнең 1938 елның башыннан алып 1941 елның ахырынача булган гомере бөтенләй диярлек яктыртылмаган Беренче таш тызынчы еллар репрессияләренең үзенә күрә бер “кануны” була. Ин элек берәр газетада теге яки бу язучы турында үтергеч мәкалә басыла Аннары әлеге мәкалә уңае белән “чаралар күрү” башлана: башта корбан буласы кешене партиядән яки комсомолдан куалар, аннан соң эшеннән чыгаралар. Ә тагы бераздан әлеге бәндә суга төшкәндәй эзсез югала. Әсәрләре басылмый, җырлары башкарылмый, исеме әдәбият тарихыннан сызып ташлана... Фатих Кәрим белән дә нәкъ шулай була. Ана беренче ташны “Яшь ленинчы" газетасы һәм “Пионер каләме” журналының баш мөхәррире язучы Ләбиб Гыйльми ата. “Кызыл Татарстан” газетында (1937 елның 29 март) басылган мәкаләдә ул Ф Кәримне “чит элемент”, ягъни “халык дошманы”, “советка каршы коткы таратучы” дип атый. Мәкалә авторы яшь шагыйрьне үзенен социаль чыгышын яшерүдә (янәсе, мулла малае була торып, шуны яшергән дә алдау юлы белән комсомолга кергән), әсәрләрендә комсомолга, совет иленә яла ягуда һәм—ин әшәкесе!—рус шагыйре, “троцкийчы” Павел Васильев белән “элемтәдә булуда” гаепли. Ф.Кәрим, чыннан да, моннан берәр ел элек Мәскәүдә үзенен яраткан шагыйре Павел Васильев белән очраша. Алар ресторанда бер кич утырып гәп коралар, шигърият турында сөйләшәләр. Ә бераздан П.Васильевны “троцкизм”да гаепләп кулга алалар. Димәк,—ул чор карашлары буенча—Ф. Кәрим дә “троцкийчы” булып чыга. Әлеге мәкаләнең тарихы турында Ф. Кәрим үзенен хатыны Кадриягә болай сөйләгән. Берничә ел элек Л.Гыйльми—ул вакытта әле комсомолның Татарстан өлкә комитетының икенче сәркәтибе—китап нәшриятына үзенен яна гына тәмамланган “Чын мәхәббәт" исемле романын альт килә Нәшриятның яшьләр- балалар редакциясе мөдире булып эшләүче Ф. Кәрим, романны укып чыккач, авторга кире кайтара. “Әсәр әлегә чиле-пешле, анын өстендә шактый эшлисе бар әле”,—дип әйтә. Республика күләмендә идеология эшләрен алып баручы, бу өлкәдә үзен зур белгеч дип санаучы Л.Гыйльминең моңа бик хәтере кала Дөрес, ул романы өстендә эшләвен дәвам итә, аны шактый яхшырта, шомарта һәм 1936 елны аерым китап итеп бастырып та чыгара. Әмма җае чыгу белән үчен ала. Калганнары инде югарыла телгә алынган “канун” буенча эшләнә Ф.Кәримне У комсомол сафларыннан чыгаралар, бераздан нәшрияттан куалар Тиздән кулга алачакларын сизенеп, Ф Кәрим 1937 елнын жәендә йөкле хатынын кечкенә баласы Ада белән Уфага, туганнары янына “ял итәргә җибәрә Үзе бер тиен акчасыз калып, ачлы-туклы яшәп, ижат эшләре белән шөгыльләнә. Берничә ай эчендә ул Марк Твеннын “Том Сойер мажаралары'н тәржемә итеп чыга. Ялкынланып, ихлас күңелдән тырышып эшли Ипи алырга да акчасы булмаганлыктан, ул базардан ин арзанлы әчегән эремчек сатып ала да, шуны ашап ята. Хатыны Уфадан кайткач, бу “эт ашамас әче тваругны" ташларга җыена, шунда Ф Кәрим, мыек астыннан гына елмаеп, әйтеп куя: “Алай димә, сөеклем... Ул булмаса, ирен ачтан үлгән булыр иде..." Шунда гына Кадрия ханым иренен нинди хәлдә калуын аңлый башлый—моңача Ф Кәрим ана үз хәлләре турында бер сүз дә ычкындырмаган Хәтта Уфадан пароходнын яхшы каютасында кайтыр өчен әжәткә алып торып акча да җибәргән “Том Соейр мажараларьГн Ф Кәрим нәшриятка, үзе урынында калган язучы Гариф Гобәйгә илтеп бирә Күп тә үтми Ф Кәримне кулга алалар Төрмәдән язылган запискаларында ул хатыныннан нәшриятка барып, тәрҗемәиен язмышы турында белешүен үтенә Гаиләсенә матди яктан бераз ярдәм булыр дип ышана. Кадрия ханым Гариф Гобәй янына баргач, тегесе "Том Сойср маҗаралары"нын кулъязмасы бездә юк, ул югалган,—дип җавап бирә. Ләкин күпмедер вакыттан соң бу китап нәшриятта басылып чыга Тик анын тәрҗемәчесе Г Гобәй дип күрсәтелгән була. Кадрия ханымның күңеле мона бик каты әрни, ул бу турыда үзенең көндәлекләрендә кат-кат яза. Ләкин нишләмәк кирәк” Ф Кәрим төрмәдә утыра, ә тәрҗемәнең кулъязмасы аларда калмаган! 2—5956 нчы ■‘Эш” атих Кәримне кулга алганда (1938 ел, 3 нчс гыйнвар) ана әле утыз яшь тә тулмаган була 29 нчы туган көнен ул берничә көннән, 9 нчс гыйнварда, ялгыз камерада каршылый. Бу вакытта ул инде язучы, унлап китап авторы буларак (сигезе—шигырь, икесе—проза) татар укучылары арасында шактый танылган була. Нәрсәдә гаеплиләр сон Ф.Кәримне'* Татарстанның Дәүл.п куркынычсызлыгы комитеты архивында сакланган 2-5956 нчы “Эш" мона беркадәр ачыклык кертә Яшерен шымчыларның хәбәр итүләренә караганда. Ф Кәрим бервакыт якын дуслары белән сөйләшкәндә “Бездә галант партбилетсыз үзенә юл яра алмый",—дип ычкындырган Тәнкыйтьче Гомәр Галины кулга алгач, Хәсән Туфан фатирындагы мәжлсс вакытында ул күз яшьләрен агызып елаган. Г Галиның тизрәк котылып, исән-сау әйләнеп кайтуы өчен тост күтәргән. Барлык "гаебе” менә шушы. Моңа өстәп тагын аны “социаль чыгышын яшерүдә" гаеплиләр Менә шушы "факт”ларга таянып. НКВД хезмәткәрләре Ф Кәримне "милләтче", “пантюркист", "буржуазияне яклаучы", "троцкичылар белән элемтәдә булучы" дип атыйлар 1937 елның 29 декабрендә язылган кулга алу турындагы ордерда, боларга өстәп, аны ниндидер уйдырма “хәрби контрреволюцион троцкичы" оешмада булуда гаеплиләр Бу оешмада хәрбиләрдән Я куб ага Чанышев, язучылардан Кави Нәҗми. Газиз Иделле, Сафа Гыйльфан һб торган, имеш. Оешма әгъзалары С.М Кировны. М Горькийны һ б үтерүдә катнашкан, имеш. Ул чор гадәтләре буенча. НКВД хезмәткәрләре кулга алынганнарның барысын да "террор әзерләүдә" гаепләп ин югары җәзага— үлемгә хөкем итәргә җыеналар. Конкретрак алганда Ф. Кәримнең бу яшерен оешмадагы роле “оборона темасына язылган әдәбиятны тоткарлап, аны дөньяга чыгармаудан" гыйбарәт була Менә шуннан соң китә инде сорау алулар, кыйнаулар, тәүлекләр буе аягүрә бастырып тотулар, йокысыз төннәр һәм башкалар, һәм башкалар Әмма Ф Кәрим алай җиңел генә сызылып төшүчеләрдән булмый, нык тора, бернинди гаебен дә танымый, беркетмәләргә кул куймый 1938 елнын беренче яртысында эчке эшләр наркомы Ежов урынына Берия килгәч, "һавалар" беразга йомшарып ала А. Солженицын бу күренешне Ф “временный откат”—вакытлыча йомшару дип атый. Атарга өлгермәгән яки кыйналып-изелеп тә кул куймаган кайбер тоткыннарны иреккә чыгаралар, икенче берәүләрнең “эш”ләрен судка әзерлиләр. Әлбәттә, суд шул ук хакимият кулында кала һәм НКВД хезмәткәрләре күрсәтмәләрен төгәл рәвештә үтәп тора. Шулай да суд өчен ниндидер дәлилләр кирәк була, һәм бу дәлилләрне ашыгыч рәвештә оештыралар да... Ин элек үз кул асларында булган, ихтыярлары сындырылган тоткыннарны файдаланалар. “Эш”тән күренгәнчә, Ф.Кәримне берничә мәртәбә К.Нәжми белән күзгә-күз очраштыралар. Кыйналган, изелгән, тәмам кешелеген югалткан К Нәжми, язучы иптәшенең күзенә туры карамаска тырышып, тикшерүче кушканнарны кабатлап утыра. Янәсе ул Ф.Кәримне “контрреволюцион яшерен оешмага” әле “Кызылармияче” газетында бергә эшләгән чорда ук тарткан. Янәсе, шагыйрь аның кушуы буенча советка каршы яшерен эш алып барган. Ф.Кәримнең: “Бу эш нәрсәдән гыйбарәт иде соң?”— дигән соравына каушап кала, нәрсә әйтергә дә белми, Ф.Кәрим “тоткарлаган” бер генә әсәрнең дә исемен атый алмый. Шуннан соң аны төрткәләп-суккалап алып китәләр. Яңадан “инструкцияләр” биреп, тагы очраштыралар. Ниһаять, тиешле беркетмәне төзиләр. Шулай да К.Нәжми НКВД зобаныйларының “ышанычын” тулысыңча аклый дип булмый. Билгеләнгән көнне аны судка сак астында “шаһит” буларак китерәләр, һәм ул алдан язылган, мәжбүр ителгән “показаниеләрен” укып чыга. Шулай да адвокат төш енә башлагач: —Әйе. мин Ф.Кәримне яшерен контрреволюцион оешмага тарттым, ләкин ул үзе бу турыда белмәде,—дип җавап бирә. Соңыннан, аның бу ялгыш кына ычкынган сүзләренә таянып, адвокат Ф.Кәримне яклау җаен таба... Башка тоткыннардан да шул рәвешле кирәкле “шаһитнамәләр” алалар. Әмма мондый “шаһитнамәләрнең” чың бәясен үзләре дә яхшы аңлаганга, болар белән генә суд алдына чыгарга җөрьәт итмиләр. Иректә, алар кулы астында булмаган “белгечләр” кирәк була, һәм андыйлары да табыла: атаклы совет язучылары Нур Баян, Гариф Гобәй, Рахман Ильяс. Алар НКВД хезмәткәрләре кушуы буенча Ф.Кәрим иҗатына “идеологик күзлектән” экспертиза язалар. Бу документ ДКК архивында әлегәчә саклана. Монда нигездә Ф.Кәримнең “Аникин” поэмасы тикшерелә. Шигъри юлларны аннан-моннан йолкып, үзләренчә аңлатып, “белгечләр” бу зур күләмле, тирән эчтәлекле, патриотик хисләр тәрбияли торган әсәрне “идеологик яктан зарарлы” дип табалар. Шагыйрьнең башка әсәрләрендә дә алар “кулак идеологиясе”, “советка, революциягә каршы коткы тарату” күрәләр. Менә шушы документ суд барышында хәлиткеч рольне уйный һәм Ф.Кәрим язмышын хәл итә дә инде... Болардан тыш, судка шаһит буларак Ибраһим Газины чакырталар. Башта аның белән Черек күл бинасында тиешле “әңгәмә" үткәрәләр, ризалыгын алалар. Шул ук архив материаллары күрсәткәнчә, 1939 елның 15 февралендә НКВДга Хәсән ага Туфанны да чакырталар. Ул Ф.Кәримнең үзендә кунакта чакта Г.Галины җәлләп сүз әйтүен таный, ләкин шулай да аны үзенчә яклап маташа. “Ф.Кәрим халык дошманы түгел, аның бөтен иҗаты халык мәнфәгатьләрен яклауга багышланган”,—дип әйтә. Соныннан суд барышында да ул бу сүзләрен кабатлый, НКВД хезмәткәрләренең ачуын чыгара. Нәтиҗәсе билгеле. Татарстанның Югары суды Ф.Кәримне ун елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарганнан соң, башкаларга кагылмыйлар, ә Туфанны озакламый кулга алалар һәм шул ук Черек күл төрмәсенә ябып куялар. Татарстан Югары суды чыгарган хөкем карарыннан: “Каримов Ф.В. обвиняется по статьям 58-2, 58-10, 58-11 Уголовного кодекса РСФСР в том, что он являлся членом контрреволюционный право-троцкистской националистической организации и проводил активную контрреволюционную деятельность на культурно-идеологическом фронте, возводя на страницах художественной литературы клевету на советскую действительность. На основании вышеизложенного Каримов Ф.В. приговаривается Судебной коллегией по уголовным делам Верховного суда ТАССР к десяти годам тюремного заключения с поражением в избирательных 14 марта 1939 года.