Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЫШЛАР УЗАР...

ХӘРБИ КЕШЕ ЯЗМАЛАРЫ

Телефон төребкәсе юрган астыннан сузылган кулга эләккәнче кынгырау тавышы үзенекен итте: анын ачы чылтыравы өйдәге төнге тынлыкны юкка чыгарды —Тыңлыйм,—диде Шәймәрдәнов карлыккан тавыш белән. —Беренче номерлы әзерлек, иптәш подполковник! —Аңладым, хәзер килеп җитәрмен!—Ул теребкәнс урынына куйды. Йокының эзс дә калмады. Өстәл өстендә яшел күзен ялтыратып торган электрон сәгатькә күзен ташлады Кадим: төнге өч туларга унике минут иде. «Тревога» хәбәре армия штабыннан булса, ике минут чамасы вакыт үткән. 15 минуттан ул полкның команда пунктында булачак. Әйе, полк командиры подполковник Шәймәрдәнов бер дә юкка гына КПга якын урындагы йортка күчеп килмәде Дөрес, хатыны Халисә озак кына тукыды балалар турында уйлыйк, күчми торыйк, әллә кайда шәһәр читенә диде, анда мәктәп тә начар, имеш, укытучылар да тегеннән моннан җыелганнар, яхшы белем ала алмаслар балалар ул мәктәптә Кадимнең мондый сүзләрне беренче ишетүе түгел. Бу сүзләр күбесенчә, тар карашлы офицер хатыннары арасында йөри Халисә белән озак сүз көрәштермәде, кыска гына әйтеп куйды. «Шулай кирәк, Халисә! Хезмәт шуны таләп итә» Аннан соң, бераз вакыт үткәч, инде күчеп китәр алдыннан, сүз уңаен китереп, хатынын юатты. «Менә дигән саф һава анда. Тирә як—урман Трамвайлар дыңгырдамый, завод трубалары төтен очырмый, һаваны агуламый Мәктәбе дә яхшы анда. Хәер, мәктәпнен яхшылыгы, начарлыгы үзәктә яки читтә урнашканга карамый ул. Шәһәренә дә карамый Мәскәүдә әнә бәлки бөтен мәктәпләр дә безнен мәктәпләрдән яхшы якка аерылып торадыр да, ләкин яхшы укучылар анда дип уйлыйсыңмы9 Ялгышасын Бөтен атаклы кешеләрнең уннан тугызы перифириядән чыккан. Шуны онытма» Халисә дә инде бу күченүгә эченнән ри талашкан иде инде, шуңа күрә: «Анысы шулай инде, атасы,»— дип кенә куйды. Менә, озакламый ел тула күчкәннәренә, бөтен эшләр ярыйсы: хезмәт тә, мәктәп тә, өйдә дә. Каим ШӘЙХЕТДИН (1936)—отставкадагы подполковник Матбугатта аның •Вьетнам язмалары», -Яшерен свфар». диген повес тьлары »Маршалның имен таягы» диген хикәясе донья күрде »Казан утлары»нда беренче тапкыр басыла Т Каим Шәйхетдин Кадим полкка килеп тә җитте. Кизү офицер КППнын тышкы ягына ук чыгып тора. Командир бу юлы рәсми рапорт алып тормады, тик: «Гадәттәгечәме?»—дип сорагач, «Нәкъ шулай, иптәш подполковник,»—дигән җавапны алды да, ашыгып узып китте. Команда пункты имәнлек уртасына, җир астында урнашкан Аннан кырык-илле метр чамасы ераклыктагы кызыл кирпечтән салынган бер катлы бинада—казарма. Агачлар арасына эчкәрәк керсән, төрле хуҗалык корылмалары, ун якта радиолокаторлар урнашкан. Шул тирәдә үк җир астына яшереп куелган электростанция. Радиолокаторларның антенналы кабиналары өеп эшләнгән калкулыкларга куелган, алар әллә кайдан ук күренеп тора. Шәймәрдәнов биеклектә урнашкан үз урынына узганчы, элемтә буенча кизү сержантның рапортын алды, кулын биреп күреште. Гадәттәгечә оператив залны хуҗаларга хас булган караш белән айкап чыкты: операторлар, планшетларда эшләүчеләр, элемтәчеләр—һәммәсе үз урыннарында иде. Барысы да эшкә әзер. Залда тып-тын диярлек, тик әллә каян, ишетелер ишетелмәс кенә вентиляторлар эшләгән тавышны шәйләп була. Димәк, аппаратура кабызылган. Өскә күтәрелеп эш урынына утыргач, экраннарга, дисплейларга, таблоларга күз ташлады. Зәңгәр, кызыл, ак сигнал лампалары ялтырый. Локатор экранында ялтыравык сызык, антенналар хәрәкәтен кабатлап, әйләнә бирә. Ул һавада, җирдә булган нәрсәләрдән чагылып кайткан радиодулкыннарның хәбәрен язып бара. Дисплейда саннар, хәрефләр, сүзләр җемелдәп-жемелдәп берсе артыннан берсе алмашынып тора. Каршыдагы зур планшеттагы электрон сәгать 2.59ны күрсәтә иде. Кадим, кирәкле кнопкаларга басып, дивизиянең оператив кизү офицерын чакырды. —Тыңлыйм,—әллә ничә йөз километр ара үтеп килгән тавыш рәттән басып торган кешенеке кебек ишетелде. Бу—подполковник Калашниковнын тавышы иде. —Шәймәрдәнов сөйли. Хәерле иртә, Алексей Михайлович. Мин урынымда. Полк сугышчан әзерлеккә китерелә. Вакыт бар әле, бераздан кизү офицер тулысынча җиткерер. Килештекме?—Бераз көтеп торып җавап ишетмәгәч, сорады:—Сез мине ишеттегезме9 —Ишетәм, бик яхшы ишетәм, Кадим Каюмович. Син, гадәтеңчә, бик тиз килеп җиттең. Хәлләр шундый: өстән сезне генә күтәрделәр, күршеләрен барысы да рәхәтләнеп йоклап ята әле,—Илле яшьләргә җитеп барган подполковник Кадимгә дә «син» дип сөйләшергә ярата иде. Дәрәҗәсенә мазар карап тормый ул, үзеннән яшьрәк теләсә кемгә «син»— яраткан сүзе. —Аңладым. Яңалык булса кичектермәгез, мин үз урынымда. «Ни сәбәпле безне генә күтәрделәр икән?»—дигән сорау Кадим күңелеңдә тотылып калды. Моны хәзергә бер кем дә белми әле, чөнки югарыдагы командирлар урыннарына да килеп җитмәгәннәрдер. Хәер, җитсәләр дә сиңа шалтыратып аңлатып утырырга вакытлары булмас, һәр кешенең мондый вакытта үз кайгысы кайгы. Кулына телетайп кәгазе тотып кизү офицер капитан Коновалов килеп керде һәм кәгазьне сүзсез генә командир алдына салды. «Полк командирын ашыгыч рәвештә үз урынына чакырып китерегез. Килү белән телетайп буенча зенит-ракета гаскәрләре башлыгы генерал-майор Елисов белән турыдан-туры элемтәгә керсен. Армиянең оператив кизүе полковник Петровский». Шәймәрдәнов урыныннан торды. Дулкынлануын капитан Коноваловка күрсәтергә теләми иде, әлбәттә Буйсынган кешегә командир үзенең каушап калганын да, икеләнгәнен дә сиздермәскә тиеш. Мондый вакытта буйсынган кешеләр синен тәвәккәллегеңне һәм кыюлыгыңны гына күрсен. Шуларны күреп, үзләренең командирларына ышанып эш иткән солдатлар Һәм офицерлар сугыш вакытында үзләрен җыйнак. тәвәккәл тоталар, каушамыйлар һәм жинүгә ирешәләр Шәймәрдәнов моны китаплардан укып та, тормышның дистәләгән мисалларын күреп тә үзләштергән иде инде. Тик аны белү белән эшкә ашыру арасы жир белән күк кебек ерак шул. Бөтен хезмәт юлында Кадим шул ерак араны якынайтырга тырышты. Күп юллар үтте подполковник Шәймәрдәнов, нинди генә кешеләр белән очрашмады, күптөрле гаризоннарда хезмәт итте Хәтта ерак Вьетнам җирендә бер елдан артык чын дошманнар белән сугышып йөрде Анда чакта кичәмә мәртәбә бомба астында калды, һәммә жан иясенә хас булган курку, шикләнү ише нәрсәләрдән барыбер бөтенләй үк арынып булмады Шулай да күпкә иреште Кадим. Менә әле дә анын йөзеннән- чыраеннан, хәрәкәтекыланышыннан капитан Коновалов тәвәккәллек һәм үз-үзенә нык ышанган кыю командир гына күрде, ана карап сокланды, ул нинди боерык бирсә, шуны гына үтәячәк иде ул. Телеграфчы солдатка ымлап кына утырырга кушып, Шәймәрдәнов анын кәнәфие артына басты да, аппаратка төбәлде Йомшак кына әйтте: —Дулкынланмаска, бернинди хатасыз эшләргә! Булдырырсыңмы. Егоров? —Тырышырмын, иптәш подполковник. —Тапшыр: полк командиры подполковник Шәймәрдәнов аппарат янында. Генерал-майор Елисовны, анын боерыгы буенча, туры элемтә көтә. Телеграф аппараты хәтәр тыкылдый башлады. Лентада Кадим әйткән сүзләр тезелеп китте Солдат, тапшырып бетергән һәр җөмләсеннән сон, командирына борылып карады. Янәсе, ничек, булдыраммы9 15-20 минут барган элемтә вакытында менә нәрсә ачыкланды. Безгә дус булган бер ил үзенен һава киңлеген бозып керүчеләрдән саклану өчен ракеталарга мохтаж икән. Шул илгә ярдәм йөзеннән берничә көн эчендә (вакыт бик-бик тыгыз) фәлән кадәр ракета әзерләп, самолетларга төяп җибәрергә кирәк. Ракеталарның бүтән өлешләре төрле төбәкләрдән китереләчәк, ә ин үзәген, анын төп өлешен, Кадим полкы урнашкан шәһәрнең бер заводыннан алырга. Бөтен эшләр яшерен эшләнергә тиеш, бер кем дә күрмәсен дә, сизмәсен дә! Белгечләр, ярдәмчеләр бүген үк килеп житәчәк. Бу җаваплы эшне башкарып чыгу бөтен армиягә зур бурыч итеп куела Сөйләшү вакытында Шәймәрдәновнын күп сораулары туды, алган җавапларның күбесе канәгатьләндермәде. Ләкин ул вакланмады Үзенә, солдатларына, офицерларына ышана иде, шуна күрә кыска гына әйтеп, башлыкны юатып куйды: «Барысын да вакытында эшләрбез» Оператив залга чыккач инде килеп җиткән урынбасарлары, штаб башлыгы белән кул биреп күреште, үзенен эш урынына менеп утырды. Дивизионнар белән элемтә тота торган микрофонны кулга алгач, сугышчан әзерлекне күрсәтеп ялтыраган дисплейны карап чыкты, башка экраннарга, таблоларга күз ташлады Шушы берничә секунд эчендә Шәймәрдәнов зиһенен җыя барды, бөтен уйларын бер ноктага туплап бетерде—бөтен башкарасы эшләр, кыласы гамәлләр күз алдында иде —Исәнмесез, иптәшләр! Күрәм, барыгыз да вакытында сугышчан хәлгә килгәнсез Рәхмәт —Берничә секунд пауза-Бүген без бик зур бурыч алдык. Хәзер сөйләп тормыйм. Бер сәгатьтән монда килеп җитегез, шуннан соң сөйләшербез. Бүгенге күтәрелү вакытында житешмәүнелекләр булса, кирәкле кисәтүләр ясагыз. О хәзер техник дивизион һәм КПдән башкаларга—отбой. Шәймәрдәнов калган барлык офицерларны оператив залга жыйды, ал арның бурычларын кыс кача гына аңлатты. —Штаб башлыгы! Тәүлекләр буе эшләр өчен расчетлар төзегез. Бөтен офицерлар казарма хәленә калдырыла. Тәэмин итү хезмәтенә ашау- эчүнс полкта оештырырга. Нинди сораулар бар9 Сораулар күп иде. Тик Шәймәрдәнов кайберләреңә генә җавап бирде дә, калганнарын киңәшмәдә чишәрбез, дип, кешеләрне таратты. Сәгать дүртенче яртыны узган. Сентябрь төне караңгы иде, салкынча. Күк аяз. Йолдызлар ун, йөз мең еллар элек ничек җемелдәгән булса, шулай җемелдиләр. Анда, киң галәмдә, күрәсен, үзгәрешләр безнең тормыштагы кебек түгел, бик акрын бара. Кеше аны сизми. Ул бала чагында отып калган күк күренешләре һич үзгәрми, ай да, кояш та бер алган юлларыннан йөри бирә, һәм алар без картайгач та, үлгәч тә шул юлларыннан йөриячәкләр. Иртән җирне яктыртып кояш чыгачак, кич җиткәч баеячак. Ай бүгенге кебек үк йолдызлар арасында йөзәчәк. Кеше гомере бик кыска шул. Ай, кояш, йолдызларныкы кебек озын түгел, бик кыска. Шуңа күрә дә инде бүгенге көн иртәгәсеннән ай кояштан аерылган кебек аерылып тора. Хәтта көннең иртәнге өлеше дә кичкесенә охшамый. Җирдә кешенең тормышы бөтерелеп, ашкынып аккан тау елгасы кебек, болганып тора. Аның агымын рәткә салу бик кыен, моның өчен күп көч һәм тырышлык кирәк. Ялгыз кеше бөтенләй көчсез бу тормышта. Кадим сигарет чыгарып кабызды, тынычланырга тырышты. Ялгызлык һәм әкрен генә искән салкын җил тынычланырга бераз ярдәм итә кебек. Килеп чыккан ситуацияне тагын бер тапкыр анализлап чыгарга булды Шәймәрдәнов. Хәзер аңлашыла инде: Израиль белән күрше гарәп илләре арасында барган сугыш әле ялкынланып китә, әле сүрелеп тора. Менә безгә дә килеп төртелде аның шаукымы! Турыдан туры Шәймәрдәновка, полкына килеп төртелде бит, әй! Төн уртасында тәмле йокыдан уятты... Ни эшлисең бит, Советлар Союзы белән килешүдә торган гарәп илләрен, андагы кешеләрне язмыш иркенә ташлап булмый. Шуннан чыгып эш итәргә кирәк. Башкача түгел. Сүрия бу, дип фаразлады Кадим. Ул инде бөтенләй диярлек тынычланды! Уйлар әллә кайларда йөгерсәләр дә, аның йөрәге инде тигез ритм белән тибә иде. ... Инде ике тәүлек буена хәрби аэродромда зур эш бара. Бертуктаусыз килеп төшкән, күтәрелеп киткән самолетлар, тегендә-монда чапкан машиналар, кырмыскалар кебек әш-мәш килеп кабаланган солдатлар- офицерлар, барысы да бер эш белән мәшгуль—ракеталар әзерлиләр. Монда бөтен нәрсә уйланган: хәрби-транспорт самолетлары кайда төшәргә тиеш, кайда туктарга, бушату, төяү урыннары—барысы да билгеләнгән, бөтен эшләр хисапланып барыла, бөтен җирдә тәртип, һәр офицер, һәр солдат үзенең вазифасын нык белә: нәрсә эшләргә, кайчан ашарга, кайчан ял итәргә. Ангарлар арасында палаткалар корылган. Палаткалар эчендә эш кайный. Ракеталарның компонетлары җыела, махсус арбаларга салынып берсенә берсе беркетелә, тикшерелә. Бөтен эшләр белән җитәкләүче штаб та палатка эчендә урнашкан. . Шәймәрдәнов иңде өченче тәүлек буена борып җибәрелгән уенчык кебек бөтерелә. Ял юк, юньләп ашау юк. Йомшак мендәргә ятып йоклау турында башка да керми инде. Заводка ике мәртәбә барырга туры килде: ни өчендер ашыкмадылар анда. Директор да, баш инженеры да: «Безнең төп эшебез бар, ана зыян китерә алмыйбыз, күпме көчтән килә, шуның хәтле эшләрбез» кебек сүзләрне генә кабатладылар. Заводтан туп-туры өлкә комитетына китте Кадим. Анда ракеталар әзерләү турында беренче сәгатьләрдән үк беләләр иде. Административ бүлек мөдире Мухин Кадим сөйләгәннәрне тынлап та бетермәде, беренчегә кереп китте. Өч-дүрт минуттан, беренче секретарь завод директоры белән «сөйләшә» иде инде. Инде бөтен нәрсә җайланып китте дигәндә генә, Себер ягыннан самолет белән китерелүче ракетаның беренче баскычын кабыза торган шартлаткычлар килми башлады. Бик ашыгыч рәвештә Мәскәү вәкиле белән ике имза куеп, Себер заводына һәм Үзәккә шифротелеграмма җибәрергә туры килде. Күп вакыт та үтмәде, шартлаткычлар килеп төште, ләкин самолетта килгәндә, биеклектә һава басымы аз булганлыктан, алар янчелгәннәр иде. Ракеталарны җибәрү тагын тукталды. Хәзер бер генә чара бар иде шартлаткычларны полк запаслыгыннан алырга кирәк. Югарыдан рөхсәт сорарга дип торганда армия командующие генерал- полковник Гурин үзе килеп төште. Ул сүзне озакка сузмады, «китер боерык проектыңны»,—диде. Шунда ук штабта әзерләнгән боерык кәгазенә кул да куйды. Бөтен эш урыннарын җентекләп карап чыкты командующий. Бик канәгать булып, аның белән бер адым да калмый йөргән Шәймәрдәновка борылып елмайды. —Гафу ит, подполковник. Сине полкка билгеләгән вакытта бик шикләнгән идем. Теге, сиңа кадәр булган полковниктан сон мондый тәртипне күрермен дип көтмәгән дә идем. Беләм. безнен күршеләр әле һаман бер генә ракета да жибәрә алмаганнар. Ә бездә эшләр менә дигән бара икән. Шулай ерып чыксан, подполковник, күкрәгенә орден көт! Татар халкының бөек улы син! Кадимнең бу сүзләрдән сон күзеннән яшьләр атылып чыгардай булды. Менә бит ул, ә?! Полк командиры итеп куйганнар, ә үзләренең тулы ышанычлары булмаган. Ә «татар халкынын бөек улы» дигәннән сон калтыранып китте. Җавап бирми калдыра алмады: —Никак нет, иптәш командующий! Татар халкынын бөек улы түгел, ә бөек татар халкының гади бер улы. —Нинди бөек татар халкы тагы9 —Безнең бабайлар ун елдан артык монгол яуларын урыс җирләренә кертми торганнар. Ә үзара ызгышып, сугышып яшәгән урыс кенәзләре Бөек Болгар дәүләтенә ярдәмгә килмәгәннәр Һәм болгар халкы ялгыз калып, кан коеп, җиңелгәннән сон, үзләре дә монгол астында калганнар. Менә шул халык чыннан да бөек булган. Соңгыларының, болгарларының, башкаласы да Бөек Болгар дип аталган. —Мм... Татар-монгол яулары рус халыкларын өч йөз елга якын үз табан астында тотмаганнар булып чыга инде синенчә. ә9 —Анысы соңыннан. Өлешчә дөрес —Син турыдан-туры әйт, булганмы мондый хәл, юкмы9 —Булган. Тик бу тирән тарихка кереп китү инде Сүз кайсы халык бөек, кайсы бөек түгел дигәннән башланды Билгеле инде, һәр халык үзенчә бөек. Күп санлымы ул, аз санлымы. —Бөтенләй дөрес түгел. Бөек халык тарихта үзенең тирән эзен калдыра, ә кайбер халык турында без ишеткәнебез дә юк Шулай түгелмени? —Шулаен шулай ла ул. Эзләр кала. Тик кайбер «бөек» халыкның эзе ифрат канлы шул. Командующий, үзе дә сизмәстән Шәймәрдәнов белән бәхәскә кереп китүен шәйләде инде, шуңа күрә ялгыш ычкындырган сүздән башланган диалогны бетерергә булды. —Ярар, без еракка кереп киттек бугай. Бәхәсне башка вакытта тәмамларбыз. —Гафу итегез, иптәш командующий, авыз йомып кала алмадым, сүзегез нечкә кылларыма тиде. —Менә, менә! Моңарчы әллә кайда яшеренеп яткан милләтчелек кылларына кагылды диегез, — Мин алай димәс идем —Ну, җитте, подполковник Аңлашырбыз әле...—диде Гурин һәм авиация генералы Митрохинга борылды: —Бәлки безгә әбәт ашап алырга вакыттыр, ә? Шәймәрдәнов «нәрсә әйтер инде Митрохин», дип күзләрен дивизия командирына текәде Минем полкта ашау өстәленең әзер икәнен белә торып, очучылар ашханәсенә чакырыр микәнни, дип борчылып уйлап алды. Юк, алай итмәде аның өлкән күршесе Командующий полкка килеп тә, күрше частьтә ашап киткән дигән сүз таралса, жзтр тишегенә кер дә кач! Дивизия командирының йөзендә елмаю чаткылары күренде. Ул әле генә булып алган сөйләшүдән туган киеренкелекне оныттырырга тырышу иде. —Сезнең өчен әзерләнгән аш өстәленә полк командиры Шәймәрдә- нов мине дә чакырган иде, иптәш командующий. Әгәр рөхсәт итсәгез... —Киттек, алай булса,—диде Гурин. Өстәл янында озак кына утырдылар. Ашыкмыйча гына ашлар ашагач, генералның кәефе күтәрелеп китте. Моңа тәмле итеп пешерелгән ит һәм балык шулпасы да, украинча пешерелгән борщ та һәм башка, һәм башка ит, балык, сөт ризыклары, төрле үләннәр, яшелчә-жимешләр сәбәп иде, әлбәттә. Пешекче Овчаренконың сыйлау алымнары да, авиация генералы Митрохиннын очучылар тормышыннан сөйләнгән анекдотларын да өстәсәк, Гуринның кәефе күтәрелми калмаска тиеш иде инде, әлбәттә. Өстәл янында утырганда Шәймәрдәнов үзе башлап сүз сөйләмәде. Кирәк чакта гына сүз кыстырды, җавап кайтарды. Аэродромда сөйләшүдән калган киеренкелек үтмәгән иде әле. Армия командующиена каршы сүз әйтүче кешене гомерендә беренче мәртәбә күрүчеләр Шәймәрдәновка сокланып карап тордылар. Генералның төймәләре ычкындырып җибәрелгән шинель эченең кызыл төсе башка вакыттагы кебек игътибарын тартмады Кадимнең. Командуюппш машинага таба атлагач, анын артыннан дивизия командиры, Шәймәрдәнов һәм тагын берничә офицер иярде. Машина янына җиткәч, Шәймәрдәнов: —Нинди боерыкларыгыз булыр, иптәш командующий?—дип сорады. Гурин дәшмәде, ул әле генә ашарга килеп җиткән офицерларны күзәтә иде. —Чакырып китерегез якынрак,—диде. Тегеләр җыелгач, кыскача гына бурычлар куйды, полкка ярдәмне азагына хәтле җиткерергә кушты.— Ә полк командирын (ул иптәш Шәймәрдәнов та, иптәш подполковник дип тә әйтмәде) ачы теле һәм миңа каршы сөйләшкәне өчен мактый алмасам да, эшләгән эше, куелган җитди бурычны яхшы сыйфат белән эшләп торуы өчен рәхмәт әйтми булдыра алмыйм... Самолетка хәтле озатып йөрмә, эшеңне кара. Ике генерал машинага кереп утырдылар һәм машина кузгалып китте. Тиешле санда ракеталар әзерләнеп бетте. Алар махсус арбаларга беркетелеп, хәрби транспорт самолетларына төялеп китә торды. Әйләнеп кайткан экипажлар белән Шәймәрдәнов ара-тирә очрашып, сөйләште. Сүриядәге хәлләрне белеште. Әллә ни күп түгел иде ул яңалыклар: Дәмәшкнын аэропорты белән генә чикләнәләр иде безнең очучылар. Башкала аэропортына төшкәч, бик ашыгып кына ракеталарны безнең офицерга тапшыралар икән дә, аның имзасын куйдырып, тиз арада һавага да күтәрелеп китәләр икән. Сүрия күгеңдә бик күп ракеталар шартлавын да күргәннәр... Югары штаблардан килгән хезмәткәрләр һәм инженерлар үзләренең вазифаларын үтәп бетереп, кайтып китә башладылар. Әллә ни ярдәмнәре булмаса да, кирәксә кирәкмәсә, эш барышына тыгылып, комачаулык китерүчеләр дә булмады түгел. Әрсезрәкләре Кадим янына килеп, нинди зур эшләр башкарып чыктык, моны билгеләп үтик, утырып алыйк, дигән булып, аптыратып бетерделәр. Вакытым юк ич, әнә үзегез күрәсез бит, ни хәтле эшләр кала сез киткәч, дип Кадим мондый тәкъдимнәрне кире какты. рмия политбүлеге начальнигының урынбасары полковник Петров башкалар белән бергә кайтып китмәде. Ниндидер эшләр табып ^полкта кала бирде ул: Полк политбүлеге начальнигы Швалев белән бөтен подразделениеләрне йөреп чыктылар кебек. Нинди эшләре табылгандыр, бу турыда кызыксынырга Кадимиен вакыты юк иде әле һәм, ниһаять, йөрүләре бетте бугай—полковник Петров Кадимне чакыртып алды. Ул Швалев бүлмәсендә бер үзе генә утыра. Йөзе бик кырыс. Әңгәмәне рәсми генә тотарга уйлый иде шикелле —Утырыгыз, иптәш Шәймәрдәнов. Сөйләшәсе сүзләр бик җитди. Мин, политработник буларак, бу әңгәмәне кичектерә алмыйм. Үзем белән үк сезнең командующий белән сөйләшкәндәге кыланышыгыз турында материаллар алып китәргә тиешмен —Нинди кыланыш турында, иптәш полковник9 Мин аңламыйм сезне!— диде Кадим, нәрсә турында сүз барасын анлап алып, әмма әле белмәмешкә салышып —Нинди кыланыш имеш... Безгә күптән ишетелә иде инде сезнең милләтче икәнегез турында. Сез һәрвакыт үзегезнен татарлыгыгызны күрсәтеп йөрисез. Менә хәзер ачыкланды инде ни өчен сез үзегезнен тирәгезгә татарларны туплаганыгыз — Ничек9 Мин үз тирәмдә татарларны туплыйммыни9—Кадим түзә алмады, полковникны кискен бүлде —Шулай шул Шулай килеп чыга. Машинагызны йөртүче—татар, бер урынбасарыгыз—татар, ике служба начальнигы, икесе дә капитан,— татарлар. Эзләп карасаң тагын бардыр әле —Соң, сез әйткән өч офицер мин монда килгәнче үк үз урыннарында хезмәт итәләр иде бит. Миңа хәтле булган полк командиры полковник Мешков татар түгел, ләбаса! Кем туплаган сон ал арны, минем киләсене белепмени9 Алай булса да мин гаепле түгел моңда, яла якмагыз миңа! Әгәр командующий, уйламыйчарак, «шаярып» җибәргән икән, мин ана үземнең фикеремне әйттем, һәм тагын кабатлап әйтәм, рус халкын гына бөек халык дип атау ул—Совет илендә яшәгән башка халыкларны түбәнсетү. Рус халкы вәкилләре үзләренең мондый сүзләре белән башка милләт кешеләреннән көлмәсеннәр ңце. —Син нәрсә монда мина дәрес биреп маташасын әле?! Бу барыбызга да билгеле тик бөек рус халкы гына милли азчылык булган халыкларны азатлыкка алып чыкты. —Белмим, азатлыкка алып чыкты микән, әллә юк микән9 «Азатлыкка» чыккан халыклар ни өчен үзләренен телләрен югалтып бетереп баралар сон9 Әллә русификация политикасын бик яратканга дип уйлыйсызмы9 —Так, так! Менә ничек аңлыйсыз икән сез безнен партиянең политикасын Ничек сез шул партия сафында тора аласыз, оят түгелмени9 Кем сезгә рекомендация бирде9 Шушы көнгә хәтле мондый милләтчене партия сафында тотабыз—без дә инде —Лаеклы кешеләр бирде миңа рекомендацияләрне! Ә партиядә мин менә шундый уйларымны ачык итеп ярып салыр өчен торам Мин милләтче түгел, сезнеңчә аңлаган мәгънәдә милләтче түгел! Киресенчә, мин— интернационалист Сез үзегез менә—шовинист, бөекмилләтчел шовинист' Рус теленнән башка берәр тел беләсезме9 Ә-ә, шулаймыни9 Димәк, сез башка халыкларны ихтирам итмисез! Петровның битләре кып-кызыл булып бүртенеп чыкты, ул булдыра алса, Кадимне бер сугуда юк итәргә әзер иде Ләкин аның алдында болай гына юк итәрлек кеше түгел иде шул —Ну, бетте! Мин барсын да аңладым! Синен белән парткомиссия телендә генә сөйләшеп булачак. Әйе, парткомиссия карары сезне тиз вакытта партиядән куу турында булырга тиеш' Политбүлек мөдире кая карап торган9 Нигә мондый карашлы командир белән эшләп яткан9 Аннан да сорарбыз парткомиссиядә Мондый командир полк алдында куелган бурычларны үти аламыни9 —Ә сез, политработник, бер генә дә хәрбн профессия белмәгән кеше, ничек минем эшләремә бәя бирә аласыз, ә9 ! —Алырбыз, алырбыз, кайгырмагыз! —Мин кайгырмыйм, сез үзегез баш ватыгыз... Дөрес, сез хәзер монын өчен бөтен көчегезне бирәчәксез. Тик бу гаделлек булырмы соң? Сез үзегезне гадел кешеләр дип саныйсыз, шул турыда теләсә кайда сөйләп йөрисез, шулай дип бөтен армияне тәрбиялисез... —Без—политорганнар, армиядә партия вәкилләре! Безгә шундый җаваплылык йөкләнгән һәм без партия куйган бурычларны тулысынча үтәп чыгачакбыз. Кадим башын читкә борды, йөзен чытты һәм үзалдына көлемсерәп куйды. Мондый сөйләшүне дәвам итүдә бернинди файда да юк иде. Моны Петров та аңлады. —Минем башка әйтәсе сүзем юк... —Минем дә!—дип өстәде Кадим һәм рөхсәт тә сорамыйча кабинеттан чыгып китте. Кабинетына кереп утыргач кына ни булганын аңлады Шәймәрдәнов. Менә сиңа, мә! Бу бит чынлап та парткомиссиягә барып җитте бугай! Үзеңне болай тотсаң, партбилетыңнан да, бөтен дәрәҗәләреңнән дә колак кагасыңны көт тә тор. Шулай да ул күңелендә үкенү сизмәде Петровка әйткән сүзләрен ул теләсә кем алдыңда әйтә ала, чөнки алар Кадимнең йөрәгендә туганнар, ул аларнын дөреслегенә ышана. Ә дәрәҗәләр... Дөрес, дәрәҗәләр яулап алына һәм ал арны югалтырга да була. Тик нәрсә соң ул дәрәҗә хәзерге вакытта? Тормыш баскычының бер басмасымы, урынымы9 Әйе, шулайдыр. Нәрсәгәдер бөтен күңелең белән бирелү, ышану, хаклыгыңны аңлау, көчеңә ышану ниндидер бер вакытлы урын белән чагыштырып караганда өстенрәк түгелмени? Ярый, әйткән сүз—аткан ук, инде аны кире кайтарып булмый! Онытыйк бу вакыйганы вакытлыча Хәзер якындагы мәсьәләләрне чишәргә кирәк. Әле солдатлар, офицерлар, техниклар үз урыннарына кайтып бетмәгәннәрдер... Аларга ял бирергә, техниканы рәткә китерергә кирәк. Чыгымнарны исәплисе дә бар, кирәк нәрсәләргә заявкалар бирәсе... Эшләр күп әле. абинетка бик ашыгып полкның штаб начальнигы килеп керде. Аның йөзе борчулы иде. —Ни булды, Евгений Андреевич? —Эшләр хөрти, Кадим Каюмович. Икенче дивизионда бер яшерен кулланманы югалтканнар. Сез беләсез инде аны: кызыл катыргы тышлы китап. Ни эшләргә дә белмим хәзер! —Корпустан бер офицер килгән иде түгелме соң, штабтан? Китеп өлгерде микән? —Юк әле, китмәде. Майор Яковлев ул. —Кайчан югалган инде ул? —Югалганын белгәннән башлап ике сәгатьтән артык вакыт узды инде. —Таба алмасак баштан сыйпамаслар. Сез хәзер үк теге майорны табып, анын белән киңәшеп алыгыз. Үзегезнең кабинеттан корпус штабы начальнигына шалтыратыгыз Шул вакытта Яковлев сезнең белән рәттән булсын. Шифротелеграмма да бирегез. Генерал Фонотов аңа да күрсәтмәләр бирергә теләр. Яковлев бит штабның режим белән шөгыльләнгән бүлегеннән. —Аңладым. Китәргә рөхсәт итегез? —Әйе. Көн үтте, ике көн узды, әмма югалган кулланма табылмады. Калын гына китап бит ул. Кесәгә дә сыярлык түгел. Аннан соң дивизионда һәр кешенең нәрсә эшләгәне күз алдында. Хәтта офицерлар торган йорт та шәһәрчек эчендә, КППны узмыйча беркая да китеп булмый, бөтен тирә як тимер чыбык белән әйләндереп алынган. К Шәймәрдәнов тикшерү, эзләү эшләрен үз кулына алды. Кулланма моңарчы читкә китмәсә (ә ул китмәскә тиеш, чөнки шушы арада һичкем дә беркая да чыкмаган), кайдандыр табылырга тиеш. Эзләү шул хәтле жентекле бара ки, карамаган, тикшермәгән бер урын да калмаган инде. Корпус штабы начальнигы генерал-майор Фонотов икенче көнне үк үзе килеп төште. Димәк, хәзер бу турыда Мәскәүдә дә беләләр Инде бөтенесенең дә башлары әйләнеп бетгс. Тагын, тагын бөтен жир тикшереп чыгылды. Эзләнүләр шул хәтле жиләтге, бу эшне кылган кеше табылса—урлаганмы, яшергәнме, шаярганмы ул—аннан ничек үч алу турында сөйләшүләр таралды. Ашау юк, йокы юк бит Командующий һәм политбүлек начальнигы урынбасары белән булган вакыйга бөтенләй онытылды кебек. Ин мөһиме—хәзер кулланманы табу. Күп кеше белән Кадим үзе сөйләште, калганнары КГБ вәкилләре, штаб хезмәткәрләре тарафыннан сорау алынуга дучар булдылар. Мондый сорау алулардан теге кулланманы күрмәгән-белмәгән кешеләр дә туеп бетте. Чираттагы киңәшмә вакытында шул ачыкланды: инде бөтен карарлык урыннар каралып бетте, тик казармадан 40-50 метрлар чамасында урнашкан тышкы бәдрәф берничек тә тикшерелмәгән икән әле Өлкә үзәгендәге гарнизоннан махсус машина чакырттылар. Эш озакка сузылмады тирән генә чокырдан бөтен булган нәжес суыртылып беткәч, ин төптә кызыл тышлы китап күренде алисә эштән кайтып керде Тиз-тиз генә киемнәрен салып, халатын киде дә, кухняга ашыкты. Берәр төрле күптән ашамаган, сагындырган нәрсә пешерергә уйлады ул бүген. Кадимнең яраткан ризыкларын искә төшерә башлады. Өчпочмак, пәрәмәч, ит бәлеше, кыздырылган бавыр? Тагын нәрсәләр ярата соң әле ул9 Бала чагыннан ук яратып ашаганы, авылда пешерелә торганы кирәк. Озак уйланды Халисә. Берсе ошамады, икенчесе. Ә-ә, ачы камыр да юк икән бит әле. Суыткычын берничә мәртәбә ачып карады. Бер нәрсәгә дә туктала алмыйча озак кына изалангач, пилмән пешерергә булды. Уйлап карасаң, инде ничә ай үтеп китте. Карлар төште, салкыннар житте, ә өйдә әллә нинди күңелсезлек. Әллә кая китте күңелле кичләр, көлүләр, шаярулар. Кадим хезмәтеннән соң кайта, балалар белән бераз гына сөйләшеп ала да, ашап, үз бүлмәсенә кереп китә «Нигә болай бик боек күренәсең?»— дигән сүзләргә: «Бик арытты, Халисә, гафу ит инде син мине»,—дип сүзне бетерә Юк, алай ачуын күрсәтми, кай чакта шаян сүзләр дә әйткәләштерә. Әллә нәрсә булды Кадимгә. «Әллә шул югалткан китап өчен шелтә бирделәрме сиңа»,—дип тә сорап карады «Юк ла инде, табылды ич ул»,—дип кенә куйды Кадим Отпуск та бирмиләр, ичмасам. Инде декабрьнең яртысы житте. Ялгызы гына булса да берәр таба—санаторийгамы шунда—барып кайтса, башына төшкән кайгыларыннан арыныр иде, җилләнеп кайтыр иде. Шул бетмәстөкәнмәс эшен, хезмәтен беразга онытып торыр иде. Иренә: «Нигә син шундыйга әйләндең, миңа сәбәбен әйтмисең, нигә кара болыт кебек йөрисең9 » дип, Халисә сагыз кебек ябышмады, түзде. Алай эшләү, жавап таләп итү Кадимгә бөтенләй кире тәэсир ясыйсын белә ул. Шуңа күрә, башка юллар эзләп, иренә ярдәм итәргә теләде Әгәр сәбәбен белсә Кадимгә үзенең ярдәм итә алачагына ышана иде Шуңа күрә бүгенге гади генә эш көнендә тәмле ашлар пешереп, ничек булса да иренен күңелен күреп, серен ачарга исәбе иде Халисәнең. Мәктәптән балалар кайтты Мараты да. Халидәсе дә пи-тиз юынып, кухняга чыктылар. Әниләренең пилмән эшләп торганын күреп бер-бер артлы «нинди бәйрәм бүген», дип, шатлана-көлә төпченә башладылар. —Ә 9 Нинди бәйрәм9—Халисә балалар өчен бернинди бәйрәм турында Х да уйлап куймаган иде шул, әйтте:—Менә әтиегез кайтыр, шул вакытта күрерсез нинди бәйрәм икәнен. Ә хәзер тиз генә миңа булыша башлагыз. Марат, син өстәлгә эскәтер җәя тор, савыт-саба куй. Аннан соң кибеткә йөгерерсең, каймак алып кайтырсың. Ә син, Халидә, ки алъяпкычыңны, миңа монда булышырсың. Әтиегез тиз генә кайтмаска ошый. Эшенә шалтыратырга кирәк булыр, соңламасын Балалар ярдәме белән бөтен ризыклар әзерләнеп, куясы өстәлгә, көтеп торасы суыткычка урнаштырылды. Балалар үзләре эшләгән эшкә сокланып, һаман өстәл тирәсендә әйләнә-бөтерелә: кашыклар үз урыннарындамы, дөрес куелганнармы, янәсә. Халисә күзләрен сәгатькә юнәлтте. Әстәгыфирулла, сәгать җңде тулып килә ләбаса! Кадимнең кайтып керүе ихтимал, мин үземнең өс- башымны да рәткә китерергә өлгерә алмам, дип, ваннага, көзге янына ташланды. Аш-су әзерләү белән мавыгып чәчләр бераз таркалган, ләкин шулай таркалган көйгә дә алар кухня җылысында кызарып киткән биткә бик килешеп торалар иде. Халисә башын уңга, сулга борды, үзенең кыяфәтеннән канәгать калды: утыз өч яшьлек хатын би-ик чибәр иде Үзенә карап сокланудан туган елмаюы аны тагын да матурландырды, мөлаемландырды. Халисәгә бер мизгелдә унайсызрак булып китте: ах, син, матуркай, чиктән тыш масаеп китмә тагын! Бу уй аны көзгедән барыбер аера алмады. Ул алъяпкычын салып ташлады. Ике бала тудырып, ир белән ничә еллар гомер кичергән хатын булуына карамастан, һаман балкортыныкы кебек нечкә калган билләренә таянды. Гәүдәсен алгаартка борды, күкрәкләрен сыйпады. Борын, бит очларына бармагын төртеп (Кадим иркәләгәндә гел шулай итә), алмадай пешкән йөзен тагын тикшереп чыкты. Килешмәгән, җитешмәгән жирен тапмады. Күз төпләремдә җыерчыклар чыкмаганмы, аллам сакласын, дип, бит тиреләрен алай-болай тарткалап карады. Юк инде, юк, бөтенесе дә урынында, артыгы да, җитешмәгәне дә юк! Иремне дә, балаларымны да яратам. Яраткан эшем дә бар. Бөтенесе дә бар! Бәхетле мин, бәхетле, дип сөенде Халисә. Баштан шушы уйлар үткәч, ул тагын матурланды, тагын балкыды. Сәгатьләр, минутлар бер-берсен алмаштырып бер секундка да туктап тормый торган вакытны саныйлар. Инде тугызынчы ярты да килеп җитте Ни сәбәптән болай соңарды Кадим? Кичеккән вакытларда алдан ук шалтыратып куя иде. Халисә телефон трубкасын күтәрде. Кабинетына шалтыратыйм микән? Юк, анда түгелдер ул... Юк, кабинетында түгел ул, анда булса инде әллә кайчан хәбәр биргән булыр иде. Әллә КПгамы? Юк инде, туры телефонны борчымыйк. Телефон трубкасын кире куеп Халисә залга узды. Аннан соң кухняга чыкты, кабинетка да кагылды. Болай да әйбәт кенә торган әйберләрне төзәткәләде, гөл савытларын күчерде, яфракларын сөрткәләде. Балалар инде әллә ничә мәртәбә үз бүлмәләреннән башларын тыгып әниләренә караштырып алдылар, анын бер сүзсез фатир буенча йөрүен күреп, аптырадылар. Шулай да сүз катмадылар, карыннары ач булуга карамастан, түзделәр. Әтиләрен көттеләр. Ә ул һаман кайтмый. Халисәнең көзге алдында бөтерелгәндәге чибәрлеге юкка чыккандай булды. Күзләрендә әллә сизенүдән туган кайгы пәйда булды, елмаю һәм канәгатьлек эзләре әллә кая китеп югалды. Борчылу шәүләсе анын йөзен болыт кебек каплап алды, йөзе агарды. Хисле хатын- кыз йөрәге шундый ул, ерактан сизә—иренә әллә нәрсә булды! Нәрсәдер булды! Халисә балаларына җитәрлек кенә итеп пилмән пешерде. «Әтиегезнең бүген эше күптер»,—дип аларны ашатты, йокларга яткырды. Үзе берни капмады, тамакка үтми иде. Балалар йокларга яткач, залга чыгып телевизор алдына утырды. Тик экрандагы вакыйгалар башка кермәде. Борчулы күңел иренен хезмәтендә килеп чыккан үзгәрешләренең сәбәбен эзләде. Нинди сәбәп соң моңа? Мин гаепле түгелдер бит? Ни хәтле генә тырышса да җавап таба алмады. Халисә Кадим белән бергә торган бөтен елларын искә төшерде, аерым вакыйгаларны баштан кичерде Бәйләнерлек нәрсә таба алмады Алар танышып очраша башлаган көннәрдән үк диярлек Халисә үзен җаваплы тотарга мәҗбүр итте. Бу үзеннән-үзе килеп чыкты, чөнки ул беренче танышудан ук Кадимгә мөкиббән китте, аны үлеп яратты. Инде анын киләчәк тормышы Кадимгә багышланасы билгеле иде Шуннан башка бернинди уй да, омтылыш та булганы юк. Халисә иренең хыяллары, максатлары белән уртаклашты, кылган гамәлләре белән яшәде. Кадим үзе дь шулай итте һәм алар шуңа күрә бик бәхетлеләр иде Халисә Кадимгә бөтен күңеле белән бирелгән, ана тулысынча ышана, һичкайчан да шик тотканы юк. Ә хәзер, бүгенге көндә9 Сәгать унбер тулып килә, ә ирнен кайда икәне билгеле түгел. Әллә9 Кит, китегез башымнан мондый уйлар! Нинди пычраклык бу минем бәгыремдә, балаларымның атасы турында шундый уйларны башка кертү' Ниһаять, уникенче егерме минутта машина килеп туктаган тавыш ишетелде. Халисә утырган урыныннан сикереп торып ишеккә ташланды, ишекнең ачкычын борды, әмма ишекне ачмады. Йөрәк дөп-дөп тибә. Кадимме бу, әллә икенче кешеме9 Тик әкрен генә басып килгән аяк тавышлары ишек янында сүнгәч, Халисә ишекне ачып җибәрде Аның каршысында фуражкасы кыйгайган, йөзләре салынып төшкән, күз карашлары сүнгән Кадиме басып тора иде! Бөтенләй анын иренә охшамаган кеше бу... Шулай да бу—Кадим. Алар бер-бсрсенә ләм-мим сүз дәшмәделәр, тик бер-берсенә ташландылар һәм шул килеш ачык калган ишектән өйгә шуышып кергәндәй керделәр Кочаклашкан килеш шулай бер мәл торгач, Кадимнең бөтен авырлыгын үз иңнәрендә тоя башлагач кына, Халисә аның лаякыл исерек икәнен сизеп алды Кадимнең аяклары гәүдәсен тотмый башлады һәм ул үзенең бөтен авырлыгы белән хатынына асылынып калды. Халисә ничектер тырышып үзенең бөтен көчен җыеп караса да көч җитмәде. Иренен гәүдәсен ипләп-ипләп җибәрә төште Кадимнең аяклары бөгелеп киттеләр һәм ул коридор буенча сузылып яткан келәмгә җансыз капчык кебек авып төште, хәрәкәтсез калды Ул йоклый иде. Бераз вакыт үткәч Халисә бик зур кыенлыклар белән Кадимне уятып, чишендереп, урынына яткырды. Төне буе керфек какмады. Вакы ты- вакыты белән Кадим гырылдый башлый иде (гомерендә беренче мәртәбә) Анын гырылдавы Халисәдә шундый көчле нәфрәт тудырды—Кадим янына йокы бүлмәсенә кереп яңакларына тондырасы килде аның Халисә уйлавынча, Кадим ят хатын яныннан кайткан иде Хатын залда кәнәфидә урын алды. Ул һаман уйлана, һаман елый Әллә ничә мәртәбә кухняга чыгып тынычлану өчен дарулар эчте Йокы качты, тынычлык кайтмады. Тагын үткән тормышларын искә төшерде Аның башына сыймый иде: ничек инде аны, элек яраткан хатынын, балаларын ташлап, чит хатыннарда йөрергә мөмкин9 Икенче көнне Кадим урыныннан тормады. Иртәнгә таба уянып, Халисәдән салкын су сорап эчте дә, тагын бөркәнеп ятты Гафу in димәде, кайда йөргәнен әйтмәде, бөркәнде дә ятты. Анын болай кылануы инде Халисәне бөтенләй чыгырыннан чыгарды. «Әгәр шул чит хатыннарда йөреп кайткан булса, Кадим минеке түгел, китәм кайтып, бер көн дә аның белән тормыйм»,— дигән карарга килде Шул уйлардан соң бераз тынычлана төште—карар кабул ителде!—кухняга чыгып балаларына җылы .ни .мерли башлады. Әллә савыт-саба тавышыннан, әллә йокысы туеп, Кадимнең торып йөргән тавышы ишетелде. Киенде булса кирәк, ваннада озак кына юынды, кырынды Аннан соң берни булмагандай кухняга килеп керде —Хәерле иртә, Халисәкәй. Әллә бәйрәм әзерлисен инде?—Аның йөзеңдә көлемсерәү эзе күренеп китте Битләре кызарган, күз төпләре шешенгән иде Халисә дәшмәде, анын сүз әйтерлек әзерлеге юк иде әле Борылып кына карады да, эшләгән эшен дәвам итте —Ир кеше бик соң кайткач, җитмәсә исереп кайткач, әллә нәрсә уйлап бетергәнсеңдер инде Анлашыла. Син мине бераздан аңларсың. матурым. Гафу ит, соң кайтырмын дип уйламаган идем. Телефон булмады! Ул суыткычны ачып нидер эзләде, таба алмагач, якынрак килеп утырды да дәвам итте. —Мин, беләсеңме, кайда булдым? Башына да китерә алмассың: Амангельды Туганбаевта кунакта булдым мин! Исендәме, бервакыт безгә кереп чыккан иде9 Казакъ малае, колхоз председателе. Исеңдәме? Әй, ярар бу турыда Бу—ин мөһим нәрсә түгел. Ушны алырлык яңалык шул мине армиядән куалар. Халисәнен тоткан кашыгы төшеп китте, йөзе кыйшаеп калды. —Ничек? Нигә куалар? Ни өчен? —Үзем дә аңламыйм шул, Халисә. Әмма бу—факт. Инде приказга Мәскәү кул куясы гына калган. —Ниләр эшләден соң? Нигә миңа бер сүз дә әйтми йөрисен?! Нинди җинаятьләр эшләдең? Кемнәр, нинди хатыннар белән бәйләндең?— Халисәнең сөйләве елау катыш иде. Ул куларын күкрәгенә кушлап кысып урындыкка утырды, ватылып-коелып төшкән чынаяк сыман, таркалып китте, башка сүз таба алмыйча, үксеп елап җибәрде. —Юк, Халисә! Үземнең намусыма, офицер намусына каршы килгән бер нәрсә дә эшләгәнем юк. Теге кулланманы югалткан идек. Таптык. Тагын бар инде житешсезлекләр Вак-төяк. Менә шунысы гаҗәп шул, минем үземә дә аңлашылмый. Моңа минем бөтен күнелем каршы, шуңа күрә үземә урын таба алмыйм. Әллә нинди кара көчләр басты юлыма. Һичкая атларга ирек бирмиләр. Атлау гынамы сон—кыймылдарга да форсат юк! —Ә син кичә... кичә чит хатын-кыз янында булдыңмы сон? Кадим, җаным, әйт дөресен!.. —Нәрсә сөйлисең, хатын, әллә акылыңнан кузгалдыңмы9 —Кузгалдым шул! Кузгалырсың да бу хәлгә калгач... Бераздан Халисә иренә таба борылды, күз яшьләре аркылы ягымлы караш төбәде. Елау белән елмаю катышлы йөзендә кызару төсләре күренде. Көчсез кулларын сузды. —Ярар, ярар, елама инде! Барыбер, берсенә дә ялынып барачак түгелмен! Көтмәсеннәр! Халисә ашыга-ашыга күз яшьләрен сөртеп алды. Балалар бүлмәсеннән сәгать чылтыраган тавыш ишетелде. Балалар торыр вакыт җиткән икән ләбаса... Кадим бүген эшкә бармады еләр-теләмәс кенә, дәртсез генә Кадим хезмәтенә йөри бирде. Иртән вакытында торып, гадәттәгечә күнегүләр эшләде. Халисә пешергән ашларны ашады Һичнинди үзгәреш юк кебек бер караганда. Боткаларны да, эремчекне дә ашады. Хатынына мактау сүзләре ә^ггкәләде. «Бик файдалы ризык»,—дип, эремчекне бик ук яратып бетермәсә дә ашады, хатынының күнелен күрергә тырышты. Вакытында китте, вакытында кайтты. Полктагы үзгәрешләр турында Халисәгә сөйләмәде. Ә бу вакытта армия һәм корпус политбүлекләре тарафыннан Шәймәрдә- новка каршы шәхси эш ачылган иде инде. Шаккатты Кадим: әле күптән генәме бик якын булып йөргән кешеләрнең күбесе читләшә башлады, элекке кебек фикер алышулар бетте, бергәләп эшләгән уртак эшләр онытылды. Гүя алар бөтенләй дә булмаган. Полкның политбүлек башлыгы Швалевка да килеп чыккан хәлләр ошамый иде кебек. Швалев белән сөйләшеп алырга кирәк, дигән фикергә тукталды Кадим. Әмма ничегрәк9 Кабинетка чакырып алыргамы, үзе янына керергәме? Швалевны күптән белә иде ул. Әдәпле, намуслы офицерларны теркәпсанап үткәндә, алар исемлегенә Швалевны кертмәс иде ул. Т Фамилиясе генә ни тора—«шваль» сүзеннән килеп чыккан бит! Ә урыс фамилияләре күпне әйтә алар Тышкы кыяфәте, холкы да фамилиясеннән күренеп тора. «Кара, кара, Кадим, майор Быков тач үтез бит. ә?»—ди торган иде бергә хезмәт иткән башкорт малае чын күңеленнән исе китеп. Кушаматлар кешене бер сүз белән тасвирлап бирә бит Ә урыс фамилияләре үз вакытында кушаматлардан язылганнар алар. Билгеле, аннан бирле күпләр үзгәргән инде, үзенен фамилиясенә тәнгәл килгән сыйфатлар да үзгәргән. Ә Швалевлар үзгәрмәгәндер, күрәсен. Эчкерле кеше иде ул. Башкаларга начарлык эшләү аның өчен, урыслар әйтмешли, бер төкерү генә иде Үзенең карьерасы өчен үз анасын сатарга әзер иде Уңмаган командир белән өскә үрмәләп булмаганны да яхшы аңлый Александр Прокопьевич. Кадим командир булып килгәч ул бик шатланды. Бу командир белән полкта озак утырмам дип шатланды Командирга охшарга теләде, эшендә дә тырышты инде, моны инкарь итеп булмый. Күп кенә файдалы эшләр дә эшләп ташлады. Дөрес, күз-колак булмасаң, азып, чыгырдан чыгып киткән чаклары да булмады түгел Хатынына, командировкага китәм, дип, төннәрен чит хатыннар янында Йөргәне дә билгеле иде полк командирына. Ярата иде Швалев ят мендәрләрне! Хатын- кызлар булган урыннарда аның күзләре уйнап, һич үз урыннарында тора алмыйча, атылып чыгарга тора иде. Швалев белән сөйләшү нәтиҗә бирмәде. Алар бергә хезмәт итә башлаганнан бирле булмаган нәрсә килеп чыкты: политотдел башлыгы командирга нәсихәт укый башлады. Элек мона базмый иде ул. Ә хәзер укытучы булып кылана, тәртипсез укучыны тәртипкә утыртамыни! Син мондый, син тегенди! Ничек мин, политбүлек башлыгы буларак, күрми торганмын, имеш. —Тукта, тукта әле, Александр Прокопьевич! Кай арада үзсннен карашларыңны үзгәртеп өлгердең сон әле? Ник башкалар сүзен кабатлыйсың попугай кебек9 Нигә мина нахак сүзләр әйтәсең, яла ягасын9— диде Кадим, аның сүзен бүлеп. Кызып китте тегесе, һич сөйләшү мөмкинлеген калдырмады. Күренеп тора иде моны «өстәгеләр» шундый хәлгә җиткергәннәр! Шулай, шуңа ошый, башкача түгел «Мона, бу хайванга, бүгенге көндә сүз күндереп булмас Мантыйк дигән нәрсә бу очракта көчсез», дип уйлап алды Кадим һәм кискен борылып чыгып китте. Кадим уйлаганча булып чыкты: Швалсвны өстәгеләр Кадимгә каршы чыгарга бөтенләй көйләп бетергәннәр иде инде Свердловск шәһәренә чакырып алдылар. Армиянең политбүлеге каршындагы парткомиссиядәге утырыш вакытында Швалсвнын чыгышы искитәрлек иде Бу адәмнен икейөзлелеге һичнинди калыпка сыймаслык булып чыкты. Үзе белгән, үзе ишеткән бер генә булган хәл белән дә чагыштыра алмады моны Кадим! Үзенең урынын, дәрәҗәсен саклап калу өчен, өстәге түрәләрнең сүзләрен рас итеп күрсәтү өчен, алар алып барган юнәлешнен «Дөреслеген» «исбат итү» өчен тирән итеп уйлап, әзерләнгән эш иде бу. Иң аянычы шунда, партия комиссиясендә катнашкан. Кадимгә кагылган эшне тирәннән белмәгән кешеләр мона ышандылар. Бу чыннан да шулай икән, дип, Швалев ягына тайпылдылар тырыш хтдан төзелгән сценарий буенча үткәрелде. Ә Кадим сөйләгән сүзләргә инде игътибар зур булмады әһә, менә ул ничек акланырга тырыша' Юк. синеңчә килеп чыкмас, сиңа һичнинди гафу юк! Җәзаның ин катысы ана! Менә шундый рухта үтте парткомиссия Утырыш беткәч үк штаб бинасыннан тышка чыгып китте Кадим Монда ана һава җитми иде Сәгать икенче киткән, штабта әбәт вакыты Штаб хезмәткәрләре ашханәгә юнәлгәннәрдер, коридорларда бер таныш та очрамады- Ә монда танышлар байтак Бергә укыганнар да бар. Гадәттә, элек килеп йөргән вакытларда, шарның барысы белән дә диярлек, бүлмәдән бүлмәгә күчеп, хәл-әхвәл сорашып, сөйләшеп-күрешеп йөри иде ул. Бүген андый мөмкинлек тә, теләк тә юк Штабтан чыгып киткәндә в * кизү офицер бүлмәсе янында торган берничә хәрби зат Кадимгә табан борылып честь биреп сәламләп калдылар. Белмиләр иде шул бу яшь офицерлар парткомиссия бүлмәсендә нәрсә булганын! Шуна да карамастан, Кадим күз карашын тиз генә читкә борды. Оялгандай булды ул. Әллә үзенең «гаебен» таныган кебек тойдымы, әллә болай гына, очраклы уйлар йөгереп уздымы баштан. Контроль пунктында да солдатлар, кинәт сөйләшүләрен бүлеп, аягүрә бастылар. Кадимне кызганган сыман, йөзләренә җитдилек, кайгыга төшкән сыйфат чыгарып озатып калдылар. Әллә беләләр инде болар, «штаб күселәре», дип уйлап куйды Кадим. Ә чынында исә офицерларны да, солдатларны да Кадимиен язмышы кызыксындырмый иде. Соңгылары ул килеп керер алдыннан гына үткән төнне контроль пункты янына килгән жинел тәртипле кызлар турында сүз алып баралар иде, шыркылдашып көләләр иде. Ә чырайларын инде алар ничек кирәк шулай ясарга күптән өйрәнгәннәр, командирларын алдау өчен бу өлкәдә артистлардан да уздырып җибәрәләр иде. Урам искиткеч матур. Ара-тирә очраган кешеләр ашыкмый гына каядыр баралар. Машиналар бөтенләй юк диярлек. Тирә-як яшеллеккә чумган. Һава чиста. Күнелне тынычландыра торган бер урыны иде бу дөньяның. Кадим дә адымын әкренәйтте. Ашыгасы юк, кунакханәгә кайтып Швалев белән очрашасы килми. Аларга бер үк номерга урнашырга туры килде, чөнки башка урын тәкъдим итмәделәр. Йөрәк тибеше бераз басылгандай булды. Бакчага кереп озак кына йөрде Кадим, аллеялар буйлап. Җир шарының әллә кайсы төбәкләреннән кайтарып утыртылган агачларга карап йөрде. Уйлар болганчык, аларны баштан чыгарып ташлап булмый. Көз көннәрендә кояш күктә озак йөрми ул, инде баю ягын карый. Менә шунда гына, кояш шәһәр йортларының түбәләренә якынаеп, күләгәләрне шактый озынайткач кына, Кадим үзенең әбәт ашамаганлыгын исенә төшерде. Каядыр барып ашказанынын «ялваруын» басарга кирәк иде. Көне дә салкынайтты кебек. Әле перчаткалар кимәгән кулларын угалап, җылытып торырга туры килә... Свердловскига чыгып киткәндә Кадим бу шәһәрдә яшәгән танышларын искә төшергән иде һәм күреп-күрешеп чыгарга ниятләгән иде. Монда аның ерак туганнары да бар. Кереп чыксаң шәп булыр. Авылны, бала чакларны, танышбелешләрне искә төшереп алсаң күңелгә үзе бер ләззәт, дару була, дип уйланган иде теге вакытта. Ә хәзер ни өчендер дусты, классташы Назиф торган урамга борылмады, турыга китте. Бүгенге изүдән соң авылдашлары белән уртак сүз таба алмас кебек тоелды- Авыз салындырып, әрнегән йөрәк белән йөрмиләр инде кунакка. Назифка барып керсәм, аңда барыбер бөтен белгән-белмәгән якташлар жыелачак. Кадим килгән, Кадим килгән!—диячәкләр. Үзләре генә түгел, хатыннарын, балаларын ияртеп йөгерәчәкләр. Чөнки авылда мине, минем әтине генә түгел, бөтен нәселне ихтирам итәләр. Күрешеп, сөйләшеп, чәй эчеп утырасы килә килүен... Ләкин бүген булмый. Күңел сыкрый. Булмый бүген... ♦ ♦ ♦ әскәүгә барып дөреслек эзләп кайту турындагы уй инде күптән борчый иде. Билгеле бит, бөтен нәрсә командующий Гурин белән, аннан соң армиянең хәрби совет әгъзасы, политбүлек башлыгы урынбасары Петров белән бәрелешүдән башланды. Корпус командиры, штабы, политбүлеге ягыннан ниндидер претензияләр юк. Шулай булгач, Кадимне армиядән жибәрү инициаторы бер генә: армия политбүлеге. Командующий үзе түгел, билгеле. Ул аңа бара торган кеше түгел икәнне күпләр белә. Мәскәүдәге даирәләр аңламасмыни9 Ятып калганчы атып кал, диләр. Нәрсә югалтам барып кайтсам, дип уйлады М Кадим. Барыбер бөтен хезмәт юкка чыкты. ПВО башкомандуюшиена керергә иде. Ә монын өчен зенит-ракета гаскәрләре командующиен үтәргә кирәк. Армиядә баскычның һәр басмасына басмыйча беркая да үтеп булмый. Башкача булмый, устав шулай куша. Астагы басмаларны үтмәсән, өстәгесендә синен белән беркем дә сөйләшеп тормый. Илнен зенит-ракета гаскәрләре командующие итеп күптән түгел генә генерал-полковник Гуринны билгеләделәр. Шәймәрдәновны армиядән җибәрү турындагы кәгазьгә нәкъ менә шул Гурин кул куйган иде бит Мәскәүгә күчкәнче Үзенен имзасын кире алырга теләрме ул? “Мәскәү күз яшьләренә ышанмый” дигәнне дә онытмаска кирәк. Бәлки башыңны иеп барып та йөрмәскәдер? Азакка хәтле горурлыгыңны саклап калыргадыр9 Генерал-полковник Гуринны Мәскәүгә ничегрәк билгеләү турында бер таныш полковник сөйләгән иде. Пенза шәһәрендә бергә командировкада булганнар алар. Кич кунакханә номерында кәеф күтәреп утырган вакытта булган бу сөйләшү. Мәскәү белән телефоннан сөйләшү. Гуриннын кәефе бик яхшы иде ул кичне, ди. Мәскәүдән сөйләгән кешесе генералга яхшы таныш икәне күренеп тора. Башта бик күнелле генә итеп сәламләштеләр, көлешеп алдылар, ди. Берникадәр вакыт сөйләшкәннән сон Гуриннын йөзе күренеп үзгәрә башлады, болай да кызыл битле кеше чия кебек булды, ди. Аңлашыла инде, Мәскәүдәге танышы Гуринга маршал Батицкийнын карарын җиткерә сине илнен ЗРВ командующие итеп билгеләргә. Телефон трубкасын куйгач, Гурин бүлмәнең ишегеннән түренә туктаусыз сәгать буена йөренде, ди. Сукранды, төкеренде, ди. Юньсез сүзләрнең берсен дә калдырмады, ди Шулай булмый сон' Аерым ПВО армиясендә командующий Гурин—тулы хуҗа. Аңа авиация дә, зенит- ракета гаскәрләре дә, башкалары да буйсына. Шәхси самолет, кайда тели шунда оча. Элемтә даими тәэмин ителә, җирдә дә. һавада да телефон, радио, шифр элемтәсе һ. б. Ә ЗРВ командующие9 Мәскәүдә утыруына карамастан аның иреге ташка үлчим, көче дә чамалы гына. Бөтен гамәле дә күз алдында бит әле. Ә моны начальство яратмый Бер сүз белән әйткәндә, кәрт колодасындагы “алтылык” инде Батицкий ни әйтсә, шуны эшләргә туры киләчәк. Шулай килеп чыкты да. Гуринны илнен ЗРВ командующие итеп билгеләделәр Мондый вакытта “мин бармыйм бу урынга” дию юк. Баш тартсаң сиңа армиядә урын калмавы һәркемгә дә билгеле Кадим Шәймәрдәнов Мәскәүгә самолет белән барып төште Гурин янына кереп тормаска булды, чөнки ул анда яклау таба алмам дип уйлады. ПВО башкомандующис маршал Батицкийнын кайда икәнен белешеп, электричка белән шунда китте Кулда командировка юлламасы юк иде Документсыз булганга күрә, озак кына КПП да көттерделәр чакырылмаган кешене Батицкий кабул итми. Шулай да, озак кына ялынганнан сон КПП башлыгы телефоннан шалтыратырга рөхсәт итте, кирәкле телефон номерын бирде Озак аңлатырга туры килде Кадимгә үзенен үтенечен Ә үтенече аның маршалның үзе белән очрашу иде “Көтегез, сезнең янга чыгарлар",—дигән сүзләрне ишеткәч, Кадим бераз тынычлангандай булды, азмы-күпме өмет туды. Озак көтәргә туры килде. КППга килгән полковник Батицкийнын кабул итү эшләре белән шөгыльләнгән махсус бер хезмәткәре икән Петлицаларында юстиция хезмәте билгеләре. Полковник Шәймәрдәновны аерым бүлмәгә алып керде Каршысына утыртып сүзен бүлми генә тыңлады. Берничә сорау да бирде Полковник Кадим турында күпне белә икән, димәк, документларны карап чыгарга өлгергән Бу турыда кабатлап тормагыз, мин моны беләм",-дигән сүзләре шуны айлата иде —Сез сөйләгәннәрне, үтенечегезне мин Главкомга җиткерермен,— диде полковник, сөйләшүне йомгакларга теләп Кадим бу сөйләшү белән генә канәгать булмавын, Главкомнын үзе белән очрашырга тел әвен, моннан башка чара калмаганлыгын катырак сүзләр, таләп iny тоны белән әйтергә мәҗбүр булды. —Минем бернинди гаебем юк. Хезмәттә җитешсезлекләрем юк иде, гел мактау кәгазьләре, бүләкләр алып тордым. Нинди нигезләүләр бар соң мине армиядән куарга9 Җинаятьче түгел ич мин! Хакым бармы минем үземне үзем якларга? Устав буенча ин өске инстанцияләргә барып дәгъва игәргә хокукым бар. Нигә миңа мондый мөмкинчелек бирмиләр?— Шулай катгый куйды Кадим таләбен. Полковник моны аңлый иде кебек, әмма, ни өчендер, Батицкий белән очрашып сөйләшүгә гел каршы килә. Алдан ук бу турыда карар кабул итеп куелганмы? Әйе шул, сизелеп тора бит инде! —Кайчан, кайда көтим мин Главкомнан җавапны?—дип сорады Кадим. —Көтегез, мин сезне эзләп табармын... Кадим Мәскәүдән кайткач ук, хәрби госпитальгә ятты. енә шундый ул тормыш! Көтмәгәндә, уйламаганда үзгәрә дә куя. Арба тәгәрмәче кебегрәк—әле генә тигез җирдән салмак кына әйләнә иде, бак: чокырга килеп төште дә, бәрелеп ватылды. Кадим госпитальдән чыкканда приказ килгән иде инде Хезмәткә чыгып йөрисе дә юк. Тиешле акчаңны ал да, сыпыр: синен хәзер армия өчен хажәтен калмады. Утыз җиде яшьтәге ир менә шулай беркемгә дә кирәкмәгән кеше булды да калды! Тормыш бөтенләй тукталып калды кебек. Мондый хәлгә калмаган адәмнәргә аңлау һич мөмкин түгел. Гражданкада эштән алыну, икенче эшкә күчү ул—гадәти нәрсә. Ә Кадим өчен—бөтен гомерен унҗиде яшьтән үк хәрби хезмәткә багышлаган кеше өчен—бу коточкыч нәрсә икән ләбаса! Бөтен дөнья аяктан башка басты да куйды. Инде ни эшләргә? Кая барырга? Ничек көн күрергә—менә шундый зур проблема килеп чыгар дип кем уйлаган?! Дөрес, Кадимнең яшьләй армиядән китүчеләрне очратканы бар иде барын. Әмма аларның күбесе армия сафыннан китүләрен алдан ук белеп тора, әзерләнеп тора иде бит. Аларга җиңелрәк булгандыр. Ә Кадим моңа әзер түгел иде Дөресен әйткәндә ул мона ышанмады да. Инде полк командиры дәрәҗәсендә калмавы билгеле булгач та, бөтенләй армиядән китүенә ышанмады. Түбәнрәк урын табып, башка шәһәргә күчерерләр дип уйлады. Юк, алай түгел икән шул, моның армиядә эзен дә калдырмаска булганнар икән! Менә ничек уйланып, менә ничек китереп чыгарганнар! Мөстәкыйль уй йөрткән, үзен күпме дә булса бәйсезрәк тоткан кешеләрне яратмыйлар шул армиядә. Вьетнамда Америка самолетларына каршы сугышып йөрде, армиягә бөтен көчен, сәләтен бирде. Полк командиры дәрәҗәсенә җитте—ул дәрәҗә болай гына таратылмый бит,—ә хәзер бөтенләй хаҗәте калмадымыни? Ничек болай килеп чыга сон әле бу? нде ике ай Кадим эш эзли. Тегендә бәрелә, монда төртелә. Танышбелешләрнен күбесе Кадимне күрүгә башларын читкә борырга ашыга. Берсе, ачык күңеллерәге: “Син мине аңла, армиядән куылган, партия буенча каты шелтә алган кешене ничек эшкә урнаштырыйм”,—дип әйтеп үк салды. Өлкә комитетының оештыру бүлеге мөдире башта үтенечне кире какмады, уйларбыз, берәр урын табарбыз, бер атнадан кил, ике атнадан кил, дип, озак йөртте. Әмма берни дә эшләмәде! Кайбер предприятиеләрдә эш тәкъдим итүләр булды, ләкин алар Кадимиен үзенә ошамады, алары аның белеменә туры килми иде. М И Утыз жилс яшьтә профессия алмаштыру—ул радиотехника буенча инженер ич—җиңел түгел Өйрәнчек булып та эш башлау килешмәс, шәһәрдә аны белүче кешеләр күп кенә. Халисә алдында да оят бит инде' Токарь, слесарь, шофер булып та эшләргә булдырыр иде Кадим, тик анын белеме, җитәкчелек тәҗрибәсе белән башка урында файдалырак булмас иде микән9 Сизде, анлады Кадим безнен илдә шундый система икән Бер кешене бетереп ташладылармы, янадан күгәреләм димәсен! Бөтенесе дә шуна юнәлтелгән, андыйлар аякка басарга тиеш түгел. Чөнки алар бу системага ярамаганлыкларын, каршылыкларын күрсәттеләр инде. Күтәрелү юлларын япкач, кеше үзеннән-үзе бетәчәк. “Мондый метод утызынчы елларда ук сыналган иде түгелме сон? Әйе, шуна ошый”,—дигән нәтижәгә килде Кадим Көннәрнең берсендә, инде бүген кайда барып карыйм микән, дип үзлегенә уйланып утырганда, өйдә телефон чылтырады. —Әйе, тыңлыйм —Шәймәрдәнов фатирымы?—көр генә ир кеше тавышы —Нәкъ үзе тыңлый. —Мин—полковник Гусейнов Мамед Сурханович. Запастагы полковник. Хәзер кадрлар бүлегендә эшлим. Сезнең белән күрешәсем, танышасым килә. Әле эшкә урнашмадыгызмы9 —Юк, эшләмим әле —Бик яхшы! (Нәрсәсе яхшыдыр инде9 ) Сезгә эш тәкъдим итәргә уйлыйм. Кадим бор мизгел ни әйтергә белми торды, мондый сөйләшүне бөтенләй көтмәгән иде. Бөтен кирдән сине этеп-төртеп торсыннар да, һәм менә кинәт кенә, сина, өенә шалтыратып, эш тәкъдим итсеннәр, имеш. Ниһаять телгә килде ул. —Сез кайдан соң? Нинди оешмадан9 —Мин ерак элемтә тәэмин итү белән шөгыльләнә торган бер предприятиедән. Штабыбыз (ул шулай дип, хәрбиләрчә әйтте) Киров урамында, почтамт янында урнашкан. Нинди эш икәнен күрешкәч сөйләшербез. Төрле эшләр бар Ну. ничек, ризамы сез? —Риза Кайда күрешербез, кайчан9—Бу кешенсн тавышы ошады Кадимгә. Шуңа күрә артык төпченеп тормады. Почтамтка автобус белән барсаң, ярты сәгатьлек юл Очрашу бер сәгатьтән сөйләшенүгә карамастан, Кадим бик ашыкты Очып барырга әзер иде. Ләкин автобустан башка транспорт юк шул Ул, автобус дигәне дә иң кирәк вакытта озак килми торды. Барганда да ташбака тихлеге белән барды. Шуңа да карамастан, Кадим унбиш минутка элгәрерәк килеп җитте әле. Гусейнов озын буйлы, юка йөзле, 50-55 яшьләр чамасындагы кеше иде Ул ерактан ук елмаеп, икс кулын алга сузып, Кадимгә таба атлады — Исән-саумы, Кадим Каюмович? Хәрби киемсез сезне беренче мәртәбә күрүем. Шулай да, хәрби кеше икәнегез әллә кайдан күренеп тора —Сезнең дә. иптәш полковник —Мамед Сурханович дип әйтегез. Мин инде өч ел пенсиядә, полковник дип беркем дә дәшми хәзер Эшләп йөрим гражданкада —Ул Кадимие иңбашыннан кочаклап, читкәрәк борды —Ишеттем дә, шаккаттым Сезне армиядән демобилизовать иткәнне, дим Гафу итегез Дөресен әйтсәк—куу бу армия сафыннан —Сез мине беләсезмени9 Ничек мине таптыгыз9 — Ишетеп күптән беләм. Күргәнем дә бар Кайсыдыр бәйрәм вакытында. Ә мин үзем мондагы хәрби училищеның начальнигы урынбасары идем Мине дә армиядән беләгемне сорамыйча демобилизовать иттеләр Дөрес, минем пенсия алырлык стажым бар иде Ләкин 49 яшь тулмаган иде әле Партиядән дә пенсиягә киткәнгә күрә генә чыгармадылар Партия шелтәсен райкомда тикшереп кире алганчы елдан артык эшкә керә алмый йөрдем. Яшерен күрсәтмәләр бар икән: шелтәң бар икән, эштән, хезмәттән дә дип уйла инде, чыгарылган икән, җитәкче яки зуррак дәрәҗәле эшкә алмаска. Менә мин хәзер кадрлар бүлеге начальнигы була алдым инде. Күптән түгел генә хәрби булган ике ир-ат шулай сөйләшеп киттеләр. Якындагы кечкенә бакчага керделәр. Гусейнов үзен якын кешесен очраткан кебек тотты. Аның көләч йөзе, селтәнеп-кизәнеп торган куллары, әле туктап, әле алга омтылып алга атлаган гәүдәсе Кадимиен бөтен игътибарын җәлеп итеп алды. Бу кешене тыңлау бик рәхәт иде. Ләкин Кадимнең тизрәк беләсе килде: нинди эш тәкъдим итәр икән Мамед Сурханович9 Ә полковник һаман сөйли. Әллә юатырга тели? Үзенең тормышын сөйләп, Кадимнең хәзерге хәлен җиңеләйтергә тели иде бугай Мамед Сурханович. Кадим аның турында барсын да белә иде кебек. Хатыны белән генә тора икән. Ике балалары, инде үсеп, берсе кияүгә чыгып, икенчесе өйләнеп, аерылып башка чыкканнар Илнең күп төбәкләреңдә хезмәт итеп, мондагы хәрби училищега аның начальнигы булу, генералны алу максаты белән күчкән икән. Моңда килгәнче хезмәт иткән урыны Рига каласы булган. Инде алтмыш яшен узган училище начальнигы аны—үзен, “төртеп” төшерергә килгән полковникны—төрле ысуллар белән пычракка батырырга булган һәм максатына ирешкән дә. Үзе һаман урынында утыра ди. —Мин үзем ялгышлык җибәрдем. Моңда килеп фатир алгач, бер ел буена Ригадагы фатирымны тоттым. Дөресен әйткәндә, фатирны саклап калырга исәп иде Балалар өчен. Монда хезмәтне генерал дәрәҗәсендә бетереп, кире күченеп кайтырга да исәп юк түгел иде. Килеп чыкмады. Бераз сүзсез генә атладылар. Гусейновнын ‘Фатир манипуляциясендә” бернинди гаеп күрмәде Кадим, малае һәм кызы Ригада яшәп калганнар бит. Икесе дә студентлар. Соңгы курсларын ташлап әти-әнисе артыннан монда күчеп килергә тиешләрме соң алар? Әллә тулай торакка күчеп, фатирларын калдырып, китәргә тиеш булдылар микән? —Аңладым, Мамед Сурханович. Миңа соң ничек ярдәм итә аласыз? Мин дә бит коммунист, мин дә армиядән куылган кеше. —һе, менә шул хәлеңне белгәнгә ярдәм итә алам да инде мин. Ул турыда кайгырма, безнең берләшмәнең идарә башлыгы хәрби кешеләрне бик ихтирам итә. Аның янына бергә керербез, бергә сөйләшербез. —Ә нинди эш бирәсез сон? Бәлки ул миңа ошамас. —Буш урыннар күп. Кайсы урынга утырсаң да эшли аласың. Синең мөмкинлекләреңне шәйлим бит мин. Үзем дә ракетчик мин. Ракетаны белгән кеше нәрсәгә тотынса да булдыра. Ике-өч елдан биек урында утырачаксың, һич кайгырма. —Шулай да... —Радиореле станцияләре буенча бүлек мөдире юк. Кабельләр буенча элемтә бүлегендә югары белемсез кеше утыра. Энергетика буенча да кеше кирәк. Тегесен дә, монысын да алып бара аласың. Уйланып торасы да юк. Хәзер үк идарәгә керәбез, минем эшләгән урынны карап чыгарсың.—Алар иңде идарәгә табан борылганнар иде.—Бүген начальник урынында юк. Ә иртәгә иртүк аның янына гариза тотып керербез. Магистраль элемтәләрне булдыру, шунда ук телевизион сигналларны ерак төбәкләргә җиткерү эшләрен башкаручы берләшмә идарәсе өч катлы йортта урнашкан. Элегрәк, Кадим бу тирәдән узып йөргән вакытта, эленеп торган тактага игътибар иткәне юк иде. Монда менә нинди предприятие урнашкан икән' Кабель һәм радиореле магистральләре берничә өлкә территориясен кисеп үтә. Алар буенча бихисап аппаратура урнаштырылган. Кайбер пунктлар жир астында, кайберләре вышкаларда. Бина эченә кергәч, берничә кабинетны ачып карады Мамед Сурханович. Зур гына бүлмәләрдә өстәлләр артында утырган кешеләр, ирләр һәм хатынкызлар, бик җитдилек белән эшләп утыралар иде. Кемдер укый, кемдер яза... Ә бер ишектә “лаборатория" дип язылган. —Әйдә кереп чыгабыз,—диде Мамед Сурханович. Зур зал Махсус эшләнгән өстәлләр өстендә бихисап күп приборлар һәм төрле-төрле аппаратура. Тәмле итеп канифоль, ябыштыргыч исе килеп тора Приборлар янында ак халат кигән егетләр һәм кызлар нидер үлчиләр, бәхәсләшәләр. Залнын түрендә, олы өстәл артында, китапка төбәлеп 30-35 яшьләрдәге егет утыра. “Лаборатория начальнигы”,—диде Гусейнов шул якка ымлап. Боларга әлләни игътибар булмады, алар тавыш- тынсыз гына чыгып киттеләр. Кадрлар бүлеге начальнигынын кабинеты икенче катта, баскычтан менгәч үк ун якта урнашкан. Өстәл, шкаф, зур гына сейф, суыткыч, алты-жиде урындык. —Утыр,—диде хужа.—Менә сина кәгазь Мин әйткәнне тыңла, каршы килмә Яз: “Прошу принять меня старшим инженером ПТЛ” Әйе. әйе, шул без кереп чыккан лабораториягә. Башта шуннан башласан, сина файдалырак булыр. Акчасы башта, әлбәттә, бик үк күп булмас. Чөнки әле синең стажын да юк бит Өч-дүрт ай үтмәс, бүлек мөдире итеп куярбыз Баш инженер һәм урынбасарлар янына кереп чыгарбыз Кадим озак уйланып тормады Чөнки ике ай эш эзләп тә мондый урынны тәкъдим иткәннәре юк иде әле дә. Лабораториядә бер караудан үзенә таныш приборларны күреп алды. Андый приборларны ул яхшы белә. Радиолокаторлардагы кебек бик кыска дулкынлы энергия үткәргечләрне дә шәйләде ул. “Монда эш башлау жинелрәк булыр, приборлар арасында күнеккән эш”,—дип уйлап алды, гаризасын язып та бирде —Менә шулай, хәрбиләрчә,—дип, Гусейнов гаризаны өстәл тартмасына тыгып куйды —Ә хәзер,—ул сәгатенә күз ташлады —Әбәт вакыты җитте. Без бу эшнен башын юып та алырбыз. А то, понимаешь, иртәннән баш авыртып йөри, һич кенә дә сылтау табып булмый Кадим нәрсә турында сүз баруын анлап алды, әмма бер сүз дә әйтмәде, күзәтүен дәвам итте. Әле Гусейнов кабинетына кергәч, анын авыз ачып сүз әйткәне булмады да кебек. Шул арада Гусейнов бүлмә ишеген бикләп килде, әллә кайдагы ерак кесәләреннән эзләп, ачкыч тапты һәм сейфнын авыр ишеген ачып җибәрде. Суыткычтан берсе артыннан берсе төрле ашамлыклар чыгып өстәлгә төзелә башлады. Балык уылдыгы, сыр. колбаса, шоколад, кәнфит, печенье һәм тагын әллә нәрсәләр бар. Ик азактан, өстәл эченнән рюмкалар һәм башланган коньяк шешәсе килеп чыкты. —Әйдә. Кадим Каюмович. Салыйк берәрне, баш сафланып китсен — Рюмкалар тутырылды —Бергә-бергә эшләү хөрмәтенә, киләчәктә уңышлар хөрмәтенә. Эчтеләр. Җылы коньяк тәнгә рәхәтлек таратты. Икмәк кисәгенә балык уылдыгы белән май буяп капкалап алдылар Бүлмә хуҗасы рюмкаларны тагын тутырды, тагын эчеп җибәрделәр Шуннан сон хужа үзенең хезмәт юлын сөйли башлады. Бер үк гаскәрләрдә хезмәт иткәннәр, уртак танышлары да бар икән Бу танышуына ул бик шат иде Менә нинди кешеләр бар бит дөньяда, алар бетмәгән икән әле, яшиләр’ Кыенлыкта калганнарга, үзләрен югалта башлаганнарга, ярдәм итәргә әзерләр Ничә ай эш эзләп йөргән көннәрендә ул, мондый кешеләр юк икән, дигән уйга күнегеп бетә язган иде. Кайчак анын башында начар уйлар да куера иде Чөнки армиядән башка тормышны ул белми бит Шуна күрә армиядән китүенә бик көенде, үземә чит бу тормышта урын таба алмам дип ышанып бара иде инде Юк, алай түгел икән әле, бетмәгәнбез икән әле' Башта ук ана запастагы офицерларны эзләп табарга, ярдәм сорап аларга барырга кирәк булган икән! Кадим шушы уйлары белән Мамед Сурханович белән уртаклашты —Юк. алай түгелдер ул. Кадим Каюмович, син ялгышасындыр Гражданкада да яхшы кешеләр бар Син алар белән очрашырсың әле Синен монарчы андый яхшы кешеләрне тапмавын аңлашыла—син бит хәзергәчә партия йогынтысында торган оешмалар һәм кешеләр белән генә элемтәгә кереп йөрден Ә алар арасында гаделлек кагыйдәләре буенча яшәүчеләр юк диярлек. Юктыр да, бәлки. Булсалар да аларны тора-бара үзенчәлекле номенклатура тормышына буйсындыралар, өйрәтәләр, күнектерәләр. Партия һәм советлар дигән нәрсәләр алар, син бәлки мона ышанасын да килмәс, шул хәтле череп беткән органнар алар... Без китапта укып белгән, халыкка хезмәт итүче партия һәм халык тарафыннан сайлап куйган власть түгел, киресенчә, халыкның итен сөягенә хәтле кимереп, үзләре өчен генә яшәүче бер өем, чүп өеме алар. Әмма алар кулында власть... —Мамед Сурханович, сез бик каты бәреләсез түгелме? Партиягә яла атмыйсызмы9 Бу сүзләрегезне тыңлау кыен миңа. Ничек кенә булмасын, NOTH партияга ышанам. Аерым кешеләр бар, әлбәттә. Менә мине политбүлекләрдәге мөртәтләр армиядән куып чыгарды. Әмма бөтен партия турында... —Юк, юк, Кадим! Бөтен партия әгъзалары турында сүз бармый...— Гусейнов кинәт сәгатенә күз башлады —О, о. әбәт узып бара, шешә дә бушаган. Әйдә без моннан бөтенләй шылыйк әле. Берәр аулак урын табып, иркенләбрәк сөйләшеп утырыйк. ке атна чамасы үтүгә Кадим бөтен нәрсәне өйрәнеп чыкты, эшне ничек алып барырга икәнне аңлап бетерде. Аңа беренче көннәрдә үк лаборатория мөдире дә, радиореле буенча начальник урынбасары да ике айга план төзергә тәкъдим иткәннәр иде. Нигә шул хәтле вакыт кирәк микән соң моңа, дип уйлап алган иде ул. Шулай да каршы сүз әйтмәде, төзеде, раслау имзалары куйдырды. Әйтелгәнчә, атна-ун көннән ул планны үтәп чыккан иде. Гусейнов һәркөн диярлек Кадим белән очраша-күрешә торды, үзенең тәкьдимнәсихәтләрен сөйли торды: ‘ Ашыкма син, Кадим Каюмович, нинди киңәш бирәләр, шуңа күнә бар. Монда армия түгел, ашыгыч эшләр юк. Бөтен нәрсә әкренләп эшләнә. Буш вакытында минем янга кереп йөр.”—Кадим шулай итте. Сәгатьләп, минутлап бүленгән көн тәртибендә яшәгән кешегә тормышның болай барышы бик авыр булып чыкты. Иртәнге сәгать тугызга эшкә килеп, кичке алтыда эштән кайтып китү һәркөн кабатлана... Шимбә, якшәмбе көннәрдә бөтенләй эшкә барырга кирәкми. Чакырып та алмыйлар, төннәрендә шалтыратучы юк. Гаҗәеп тормыш иде бу! Башта Кадим үзен кая куярга белми йөрде. Әлбәттә, кичләрен гаилә белән бергә үткәрү яхшы инде. Кинога, театрга йөрергә була. Элек Халисә гел генә зарлана иде: бөтен гомеребез хезмәттә үтә, театрга да йөри алмыйбыз. Менә хәзер театрга да берничә мәртәбә барып кайттык, кинога да. Балалар белән бергәләп шәһәрдә булган бөтен музейларны да йөреп чыктык. Театрга һәркөн йөреп булмый икән. Аларның репертуарлары да, мин сиңа әйтим... Бер сүз белән әйткәндә, Кадим үзенең ялсыз-нисез, һәр көн унике, ундүрт сәгать эшләп йөргән чагын бик сагына иде Гусейнов белән очрашулар бушка китмәде. Кадим үзенә әллә нинди яңа бер дөнья ачты. Бу, әлбәттә, аның яңа танышы белән үткәргән вакытларда, фәлсәфи әңгәмәләр, сәясәт турындагы сүз көрәштерүләрдә килеп туган яңа ачыш иде. Кадим армиядә хезмәт иткән чорда бик тар, төрле яктан чикләнгән, зәгыйфь дөньяда яшәгән икән. Бөтен укулар, алган белемнәр, бөтен мөхит, кешеләр—барсы да шул зәгыйфь, китек дөньяны барлыкка китереп, аны кемгәдер хезмәт иттерер өчен яратылган булган икән. Монда, армиядән читтәге дөньяда исә, бөтенләй икенче хәл. Дөньяга караш чагыштыргысыз киңрәк. Хәрбиләр дөньясы бу катлаулы, киң күләмле, матур тормышның бер кечкенә тармагы гына икән ләбаса! Офицерның тормышы да армиядә хезмәтне тәмамлап, пенсия алу белән генә чикләнми икән. Телисеңме, юкмы—дәвам итә икән. Яше кырыкка җитмәгән егетне дә алда тулы бер тормыш көтә! И Запаска киткән тагын берничә офипер белән танышты Кадим һәрберсе үзенчә тормыш корган. Әнә Богатов фамилияле майор бакча сатып алып, жиләк-жимеш, чәчәкләр үстерә. Шуларны базарга чыгарып сатып, күп кенә акча алып, “майда йөзеп” яши. Ә икенчесе. Девятьяров дигәне—урыслашып киткән татар кешесе икән үзе—зур төзелеш идарәсендә директор урынбасары булып өлгергән. “Минем эшем армия хезмәтеннән дә катырак”,—дип, авызын ерып, мактанып тик йөри Әйе, кеше үзенен тормышын, бәхетен үзе төзи. Берсе үзе өчен генә яши, бу да аңа бәхет булып тоела. Икенчесе башка кешеләр бәхете өчен күбрәк баш вата, шуннан ул ләззәт таба, анын өчен бәхет шул. Берничә мәртәбә Мамед Сурхановичнын өендә дә булырга туры килде Хатыны кунакка киткән иде Әйдә кереп чыгыйк, ничек яшәп ятканыбызны карап чыгарсын, дип, көчләп диярлек, алып керде Анын китапханәсендә бик күп китап жыелган икән Фатирынын бер бүлмәсе тик китаплар белән генә тулган диярлек Ниндиләре генә юк монда' Тарих, фәлсәфә, матур әдәбият, техника, хокук, хәрби мемуарлар Солженицын, Бродский, Войнович Тагын бөтенләй таныш булмаган фамилияләр. Самиздат ич бу! —Теләсән сайлап ал, укы. Кешснен башына көчләп кертеп булмый Кабул итсә—итә, итмәсә—итми. Ләкин һәр кешенен үз фикерен әйтергә дә, таратырга да хакы бар! Кеше хокуклары турындагы Пакт Берләшкән милләтләр оешмасында кабул ителгән Укып кара, нәрсәсе, кайсы пункты ошамас? Чагыштырып кара, үтәләме безнен илдә9 Нигә үтәлми9 Кемгә ярамый, кемгә комачаулый9 Гусейновнын күп кенә китапларын укып чыкты Шәймәрдәнов Төннәр йокламый укыды Нинди генә уйлар, карашлар тумалы да, нинди генә каршылыклар барлыкка килмәде! Пионериядә, комсомолда тәрбияләнгән малай булуына карамастан. Кадим тормыш житешсезлекләре турында күптән уйлана иде инде Ник болай ул, нигә тик шулай гына булырга тиеш9 Үсә төшкәч, марксизм- ленинизм теориясе һәм практикасы белән аңлы рәвештә таныша башлагач, сораулар бигрәк тә күп туды. Эшчеләр сыйныфы алдынгы сыйныф булгач, тик ул гына илнең, дөньяның язмышын хәл итәргә тиеш булгач, ничек итеп Монголиядә, Кытайда. Төньяк Кореяда, эшчеләр сыйныфы булмаган илләрдә, социализм жинсп чыкты9 Көнчыгыш Европа илләрендә совет гаскәрләре кермәгән булса, социализм жинеп чыгар идеме9 һәм башка, һәм башка сораулар Социализм тәрәкъкый итә бару белән сыйныфлар көрәше көчәячәк дигән фараз белән малай чакта ук килешми иде ул Юлбашчылар алмашынгач ил сәясәтенең үзгәрүе, икенчеләнүе дә күренеп тора ич Төгәл, дөрес теорияне нигә ара-тирә үзгәртеп торырга кирәк ул9 Бердәнбер дөрес теория булгач' Соңгы вакытта теорияне конкрет кешегә бәйләп ясау ап-ачык булып ярылып ята. Ә шул ук “череп беткән" капиталистик илләрдә—АКШта, Бөекбританияда. Францияда— ил башлыклары дүрт-биш елга бер алмашынып тора. Төрле партияләр хакимияткә килә Тормыш һаман алга бара, чәчәк ата. Сугыш вакытында җимерелеп беткән Ал мания, Япония ничек күтәрелеп чыкты9 Дөрес теория белән “коралланган" эшчеләр сыйныфы бу илләрдә хакимияткә килеп, халыкларны социализмга алып китә алмады. Чынлап та, сораулар бик күп туа шул Җавап бармы боларга9 Уйланырга кирәк Мамед Сурханович дөрес әйтә, ә Кадим анын белән килешә Советпартия органнарында бер үк кешеләр дистәләгән еллар буена утыра Өстә дә, аста да шулай Монда кешеләр-кадрлар барсы да сайлап алынган Өстән нәрсә әйтелсә, шуны гына эшләргә тиешләр Бу принципны үтәмәсәң, сш<а моңда урын юк. Күпләр комсомол яшеннән үк номенклату - рага кандидат итеп языла Төрле вак дәрәҗәләрдә сынаулар үтеп, өскә күчә “Сайлаулар" вакытында халык (ул шундый дәрәҗәгә җиткерелгән инде, мескен) бердәмлек күрсәтеп, түрәләр тарафыннан алдан ук билгеләнгән бердән-бер кандидат өчен тавыш бирә Советларда, партия оешмалары җыелышларында, конференпия-съездларда күпме эшче, күпме колхозчы буласы алдан ук язылып куелган. Менә нинди илдә яшибез без! Шушы структурага каршы тавыш күтәреп кара—төрмәдә, яисә психбольницада башын черерен белеп тор! Чит илгә куып чыгару да аз түгел. Монысы инде башка чаралар куллана алмаганга күрә, еракларда танылып өлгергән күренекле кешеләрне шулай кудылар... Ә академик Андрей Сахаровны үз илендә тоттылар, сөргендә... прель аенын бер ямансу гына көне иде. ПВО хезмәткәрләре көнен бергә үткәрик, дип, Гусейнов Кадимне тагын кунакка чакырды. Хатыны бүген дә өйдә юк икән, санаторийга киткән. Фатирда бераз гына тәртипсезлек тә сизелә Диванында йокыдан сон жыеп куелмаган юрганы, мендәрләре ята. Кухня өстәлендә юылмый калган савыт-саба да күренә. Кадимнең моңа игътибарын сизеп: —Бүген генә шулай, башка көннәрдә миндә тәртип ул,—дип акланып алды Мамед Сурханович.—Әйдә, залга чыгып урнаша тор. Өстәл чиста анда. Кашык-чәнечкеләр, рюмкалар куя башласаң да ярый. Үзем хәзер суыткычта булган ашамлыкларны барлый башлыйм. Җылы аш та әзерләп алырмын,—дип, кухняга чыгып китте. Ашыкмый гына өстәл әзерләп йөргәндә Кадимнең исенә әллә кайчан үткән вакыйгалар килеп төште. Малай чакта Кадимнең Искәндәр исемле якын дусты бар иде. Ул—укытучылар гаиләсеннән. Бик укымышлы, бик зирәк иде. Гаиләләре Кадимнәр авылына сугыштан сон килеп чыгып, тиз арада авылнын үз кешеләре булып китте, халык арасында зур хөрмәт казанды. Мәктәп директоры булып эшләгән Шәриф абый беренче караганда бик басынкы гына, тыйнак кеше иде. Әмма мәктәп эшләрен шул хәтле шәп алып китте ки, бөтен район сокланып карый башлады. Яңа бина салынды, укытучылар, укучылар арасында моңарчы күренмәгән тәртип урнашты, мәктәпнең эче дә, тышы да ямьләнеп, балкып китте. Сугыш вакытыннан бирле укытып йөргән өч-дүрт кеше тавышсыз-тынсыз гына пенсиягә җибәрелде—чөнки эчәләр иде алар, халык күрә иде моны Алар урынына яшь укытучылар килде. Авыл клубында Шәриф абый лекцияләр укыганда (шундый яңалык та килеп керде авылга), киноны, ике айга бер күрсәтсәләр, хәзер ул һәр атнада китерелә башлады. Мәктәп балалары элекке кебек кача-поса кичке кинога йөрмиләр. Дәрес беткәч, сафка түзелеп клубка китәләр, рәхәтләнеп кино карыйлар—акчасы алдан ук түләп куелган икән! Нәгыймә апа да мөлаем йөзле, ачык күңелле иде. Аның дәресләрендә—ул ана теле укытты—һәрвакыт күңелле һәм кызык, һәркемгә ягымлы сүз таба, күнелне күтәреп җибәрә торган кеше иде мәрхүмә. Менә шушы гаиләдә еш булырга туры килде Кадимгә. Алардагы китаплар! Шул хәтле күп китапны авыл китапханәсендә дә күргәне юк иде Кадимнең. Сокландыргыч иде: нинди генә китаплар юк! Бөтенесен карап чыгасы, укыйсы килә! Кайчакларда Шәриф абый белән Нәгыймә апа бергәләп Барда ягына сәфәр кылалар. Алар үзләре шул яктан икән. Менә шул чакларда Искәндәр белән Кадим аулак өй оештырып алалар иде. Күп итеп бәрәңге пешерелә. Ашап-туеп, бераз корсак сыйпап, идәндә тәгәрәгәч—уен китә Шахмат, шашка, ә үсә төшкәч кәртле уйныйлар иде. Искәндәрнең энесе Робин исемле. Ул дүрт яшькә кечерәю Иллә комачаулый иде яшьтәшләргә! Аныңча булмаса киреләнә, үзенең капризларын төрлечә китереп чыгара.. Искәндәр арт санына төшереп алгач елап җибәрә. Үпкәләп почмакка барып утыра да, әти кайткач барысын да сөйләп бирәм, дип, яный башлый. Әләкләшеп үзенекен итәсе килә. Бу аулак өйләргә күп вакыт күрше малайлары Рәфил белән Рәфкать тә керә, тугызынчы класста А инде кызлар да катнаша иде. Менә аулак өй килеп чыга иде ичмасам! Ии, искә төшерә башласан... Тукта, нәрсәдән килеп керде сон әле болар башка9 Ә-ә, аулак өй дигәннән, китаплар әсирлегендә булып алганнан икән бу Мамед Сурхановичнын туңдырылган пилмәннәре дә бар, шулпасын да жылытасы гына икән. Өстәл туп-тулы иде инде Гусейнов сәгатенә карап алды. —Тагын бер-икс кеше килергә тиеш иде Әллә бераз көтәбезме сон, Кадим Каюмович9 Әзерләнгән ризыкларга карап икәүләп кенә утырмаячакларын сизәргә була иде инде Кадимгә. —Әлбәттә, Мамед Сурханович! Нинди сүз булырга мөмкин Тәрәзә аша өй алдындагы кечкенә мәйданчыкта балалар өчен төзелгән кальга-шәһәрчек күренә. Эчтәге төзелмәләре койма белән уратып алынган, почмакларында башнялары да бар. Дүрт ягындагы капкалары чын кальганыкыннан һич калышмыйдыр, тик биеклеге генә бүтәнчә Нечкә бүрәнәләрдән жиргә казып утыртылган коймасы читтән караганда чынлап та кальганы хәтерләтә. Капкаларның берсеннән кереп, икенчесеннән чыгып өчдүрт бала уйнап йөри. Әниләре-әбиләре, бер читтә рә к торган эскәмиядә утырып, балалары турында бөтенләй онытканнар да. Уйларга чумып, тәрәзәгә карап, балалар тормышын озак кына күзәтеп торды Кадим Мамед Сурхановичнын икенче кунагы да килеп керде —Иллә мактап кына йөрисез инде' —Мактамыйча сон, сезнен кебек кешеләрне! Алтмыш-алтмыш биш яшьләрдәге, ап-ак чәчле олы гәүдәле, мөлаем йөзле ир-ат иде бу. —Сәлам асыл егетләргә! Үткен, әмма ачык караш. Тавышы бик ягымлы. Бөтен сөйләгән сүзләре үз урынында. Кирәкмәгән сүзләр сөйләми бугай бу кеше Гәүдә хәрәкәтләре, кул селтәүләре дә салмак кына. Аның кыланышы, сөйләшүе, көлүе, шаяруы, хәтта бер сүз әйтмичә тынып торуы да, башкаларның игътибарын җәлеп итә, үзенә бәйли иде. Таныштылар Бу ксшснен исеме Николай Палиевич Татаринов булып чыкты. Ун-унбиш минуттан тагын бер кунак килеп кергәч, фатир эче тагын җанланып китте Сөйләшә-көлешә, өстәлгә ашамлыклар, савыт- саба куйдылар. Ишетелер-ишетелмәс кенә музыка кабызып җибәрделәр —Классика дигәч—классика! —Николай Палиевич берничә кассета тартып чыгарды —Кая әле монда мин яратканнары9 Ә-ә. менә икән,— дип, кирәк төймәләргә басты Өченче кунакның исеме Кокурин Иван Дмитриевич булып чыкты Ул кырык-кырык биш яшьләр чамасындагы, урта буйлы, уйчан йөзле, пеләш башлы кеше иде. Күрешкәндә бик тырышып йөзенә елмаю чыгарды да, тагын моңсу маскасын киеп куйды. Әмма, шуңа карамастан, житез генә кухняга йөгерде, шунда ук нәрсәдер алып залга чыкты, аннан балконга китте, нәрсәдер алып керде Рюмкалар сөртте, икмәк кисте. Татаринов белән Кокуриннын монда беренче мәртәбә генә килүләре түгел икәне күренеп тора иде. Менә инде өстәлгә куясы ризыклар куелып беткән Төрле-төрле эчемлекләр, салатлар, паштетлар, ит, балык ризыклары Әйтерсен бу катлаулы һөнәрдә тәҗрибәле хужабикә үзе монда булган. Хәтта һәркем алдына кашык, пычак, чәнечкеләр белән бергә крахмалланган салфеткалар да куелган иде. —Без монда дүртәү Нык таныш булмасак та, бер-беребезне беләбез Кадим Каюмович безне азрак белә, әмма зарар юк, танышырбыз' Шуны ышанып әйтә алам: монда һичнинди яшеренгән фикер калмас Без шундый кешеләр дип уйлыйм Күнне күрдек, күпне ишеттек, күпне беләбез Сөйләшәсе сүзләр, проблемалар күп. Беренче тостны болай дип әйтергә рөхсәт итегез: якын киләчәктә гаделлекнең жинүе өчен, гаделлек хөкем сөргән җәмгыять өчен! Менә шундый сүзләрдән башланып китте бу очрашу. Дүрт кеше очрашуы, һәм алдан ук әйтеп куйыйк: Кадимиен тормышын бөтенләй икенче якка борып җибәргән очрашу... Николай Палиевич Татариновнын атасын, анасын кулга алган елны ана унөч яшь тула. Әтисе индустриализация елларында ук танылган инженер булган. Ул зур-зур завод-фабрикаларны төзүдә катнаша. Әнисе дә өйдә генә утырмый. Гаиләдә бер генә бала булганлыктан, башта, иҗтимагый оешмаларда, аннан соң комсомолда эшли. Утыз бишенче елда партия эшенә күчә. Ирне яңа урынга күчергән җирдә аңа тагын комсомол, партия эшләрен йөклиләр. Шуңа күрәдер инде ир белән хатынны утыз җиденче елны бер үк төндә кулга алалар һәм юкка чыгаралар. Ә унөч яшьлек малайны исә балалар йортына озатып, мәңгелеккә ата-ана иркәсеннән һәм тәрбиясеннән мәхрүм игәләр. Бер урыннан икенче урынга күчергәндә берничә танышыннан да аерыла бу бала. Сталинга табындыра -табындыра, әти-әнисен, “халык дошманнарын”, оныттырырга тырышалар. Күп мәртәбә “мин алардан ваз кичәм” дигән сүзләрне әйттерәләр. Коммунистлар системасының бер шөребен әзерләргә, башындагы уйларын үзләренә кирәк якка юнәлтеп, кол итәргә тырышалар. Әмма унөч яшендә әтиәнисез калган малай бернәрсәне дә онытмый. Аның чын исеме Нурихан иде. Балалар йортына урнаштырганда ул Сафин Нурихан Галиевич дип язылган иде. Бер урыннан икенче урынга күченәкүченә ул Татаринов Николай Палиевичка әйләнде. Дөрес, Николай исемен иптәшләре такты. Урыс малайлары башка милләт кешесенең исемен әйтергә яратмыйлар, үзләренчә боралар. Аңлы рәвештә эшләнми бу бала-чага арасында. Әмма ничек кенә боргалама—урыслаштыруның беренче адымы инде бу. Анын әнисен Галя дип йөртәләр иде Мәскәүдә торганда, күрше Сәкинә апаны Сонечка дип... Ә Сафин фамилиясе ничек югалуын Нурихан абый исенә төшерә алмый икән. Татаринов дигәне, әлбәттә, кушаматтан чыкан. Аны күп вакьпта “татарин” дип кенә йөртәләр иде. Галиевичны Палиевичка әйләндерү читен түгел. Берәр белемсез, игътибарсыз писарьнын хатасы, шаяруы, яки башка эше булгандыр. Инде сугыш башлангач, ФЗО мәктәбендә укып йөргәндә, шул ук вакытта заводта эшләп йөргәндә, Нурихан әллә ничә мәртәбә: “Минем чын исемем Сафин Нурихан Галиевич, төзәтегез”,—дип карады. Тыңлаучы да булмады. Хәтта: "Какая тебе разница? Вполне русская фамилия”,—диделәр. Кырык өченче елда армияга алынганда документларда: “Татаринов Н. П., национальность русский”,—дип язылган иде инде. Сугышның соңгы елында артиллерияда хезмәт итә Нурихан. Ходай саклап исән кала. Хезмәтен кырык тугызынчы елда гына бетереп ул Мәскәүгә кайта һәм эшкә урнаша. ФЗОда өйрәнгән һөнәрләре күп була: ул токарь да, слесарь да. Кичләрен мәктәптә укый. Аннан соң институт. Әтисе кебек инженер буласы килә. Һәм ул теләгенә ирешә. Энергетика институтын бетергәч бер фәнни учреждениегә эшкә җибәрелә. Эшендә үзен яхшы яктан гына күрсәтә. Бабасы, әтисе кебек тырышып эшли— аларның геннары сакланган ич. Өйләнә, гаилә кора. Техник фәннәр докторы дәрәҗәсе ала. Хрущев заманындагы “җепшек” чорда туган- тумачаларын да эзләп карый. Әмма беркемне дә таба алмый—чөнки ул әтисе-әнисенең, аз санлы туганнарының берсенен дә исемен, фамилиясен белми, исенә төшерә алмый. —Менә шундыйрак кеше инде мин, иптәшкәйләр,—ди Николай Палиевич. Бу сүзләрне ул берничә мәртәбә кабатлады инде. Сүзләрендә моңсулык сиздереп тә һәм киресенчә, күңелле итеп, шаяру сыман итеп тә әйтте ул. Бик катлаулы да, шул ук вакьпта бик ачык кеше дә ахрысы бу Нурихан абый! —Без дүртебез дә тоталитар режим корбаннары, егетләр. Әйе, әйе, корбаннары! Чөнки без—рухи яктан үтерелгән кешеләр. Минем әти белән әни һәм башка миллионлаган кешеләр физик рәвештә үтерелгән булсалар, калганнары, йөз миллионнары—рухи үтерелгәннәр. Аларнын алдында һичнинди киләчәк юк. Аларнын хәтта изге хыяллары да юк. Бүген ашаргаэчәргә, иртәгә кол хезмәтенә барырга кием-салым, баш өстендә янгыр- кардан яшеренерлек өй түбәсе, түшәме булса, алар, мескеннәр, үхчәрен бәхетле дип саныйлар. Һәркемнсн фатир алу хыялы бар, аны дистәләгән еллар буена көтү бар—менә шулардан башка бу совет халкына бүтән нәрсә бирелгән сон? “Якын киләчәк—коммунизм”, дигән нәрсә ул шушы үтерелгән халыкны алдау гына бит Киләчәк булмау, хыял, максат булмау халыкны эчкечелеккә, ялкаулыкка, алдашуга, урлашуга китерә. Бу процесс хәзерге көндә көчәя бара. Тормозы төзек булмаган, текә тач юлыннан аска табан төшеп килгән машинага охшатам мин безнен жәмгыятьне Тизлек һаман арта. Руленә кемне генә утыртма, автомобиль чокырның төбенә килеп житкәч, барыбер челпәрәмә килеп ватылачак. Хәзер рульдә коммунистларның бер төркеме утыра Илне алар катастрофага атып бара. Минемчә моны күпләр аңлый инде Аңларга вакыт житте. Бәлки ватыласы автомобильдә утырган кешеләрнең бер өлешен, күпмесен генә булса да, саклап калырга булыр әле? Моның шулай буласын күпләр большевиклар хакимияткә килгәч үк аңладылар һәм әйтеп тә чыктылар Шул күпләр арасында чын большевиклар да бар иде, әлбәттә. Ләкин сайланган юл дөрес түгел дип әйтүчеләр күбәя башлагач, моңа каршы каты көрәш ачылды. Әүвәлге корбаннарның беренчеләреннән Мирсәет Солтангалиев булды. Дөньяда, бигрәк тә төрек, гарәп илләрендә, күптән танылган бу бөек шәхес турында без әле белмибез диярлек. Вакыт житәр, ул да тарихта үзенең урынын алыр... Соңгы елларда тавышларын дөньяга ишеттергән диссидентлар хәрәкәте дә большевиклар сайлаган юлнын дөрес түгеллеген күрсәтергә тырышты. Бүгенге көндә алдынгы фикер йөртүчеләр бармы соң ул? дип сорарсыз. Әлбәттә, бар! Кулга корал тотып чыгарга әзер кешеләр дә бар' Менә безнен арада утыручы Иван Дмитриевич Әнә, Кадим Каюмовичның армиядән куылуы һәм анын, шул вакытта үз- үзен тотуы, курыкмыйча, кыю итеп үз фикерләрен ярып салуы Болар барсы да мин әйткәннәргә мисал. Сүз арасында гына әйтеп үтәргә кирәктер, Кадим Каюмович, утызынчы елларда сезне, полк командирын. НКВД атмыйча калдырмас иде. Елмаю монда урынлы түгел, кадерлсм, чынлап та шулай итәрләр иде! Сугыш алдыннан атып үтерелгән командирлар исемлегенә өстәргә кирәк булыр иде сезне, горурланыгыз' Хәзер бераз үзгәрде вазгыять. Төрмәдән, психбольнинадан кала иң каты жәза чит илгә олактыру хәзер. Бүген Мамед Сурхановичка кунакка килүегез КГБга билгеле, шикләнмәгез Әмма алар безнен дүртәү утыруны белмиләрдер дип уйлыйм. Ярый, шулай булсын: алар сезне икәүләп кенә коньяк эчәләр дип уйлансыннар, ә без дүртәүләп чәкешик' —Сүзсез генә эчеп куйдылар Әйтелгәннәргә өстәрлек сүлләр табылмады Тик даими рәвештә: "Менә нинди дөньяда яшибез бит!" дигән уй башта бөтерелә иде... Бераздан сүз тегенди-мондый вак-төяккә кереп китте Бик матур, бик кызыклы тостлар әйтелде Анекдотлар сөйләнде. Ә өстәлдә кабымлык шәп иде, әй! —Кадим Каюмович, ә сез татарча яхшы беләсезме9—дип сорады кинәт Николай Палевич. —Беләм. Татар авылында үстем бит мин! Сигезенче класска хәтле татар мәктәбендә укыдым —Яхшы беләсезме, диюем Әдәби татар телен беләсезме соң —Берничә ел татарча журналлар алдырттым Әмма даими укып барырга вакытым гына булмады. Шуңа күрә әдәби телне белүем чамалыдыр инде. _ц|уЛ)1цД|1р М1[Н дә щудай уйлаган идем. Ә менә Мамед Сурханович үзенен ана телен бөтенләй дә белми икән. Шуңа карамастан, мин әзербәйжан, дип мактанып йөргән була. Ә паспортында бөтенләй “русский” дип язылган. Дөресме, Мамед Сурханович? —Дөрес. Минем әни рус кешесе, шуңа күрәдер рус дип язганнар. Әти өйрәтергә тырышып карады, килеп чыкмады. Үзем гаепледер инде. —Юк, син гаепле түгел, Мамед Сурханович, әниең гаепле! Гафу итегез, әниең мәрхүмә инде, җаны җәннәттә булсын. Әмма шуны әйтәсем килә: мин шундый кеше инде, әйтмичә калдыра алмыйм. Менә без дүрт кеше утырабыз. Безнең арада тик Кокурин гына урыс затыннан. Димәк, калганнарыбыз урыс түгел. Ә калган өчебезнең берсе генә татар дип язылган. Ничек килеп чыга соң әле бу? Минем канда бер тамчы да урыс каны юк. Мамед Сурхановичның әтисе әзербәйжан. Ул да урыс булырга тиеш түгел. Карагыз борынына, чәчләренә. Кыланышына игътибар итик: охшаганмы урыска? Аңлатып бирә аласызмы? —Аңлашыла кебек,—диде Шәймәрдәнов — Илдә урыслар күп, дәүләт теле урыс теле. Вак халыклар урыс культурасына тартыла. Табигый хәл— күпләр урыслаша бара. —Башка милләтләр бетү табигый хәл дип уйлыйсызмыни? —Бөтенләй бетмәс бетүен дә... —Ничек бетмәсен, ди! Карагыз статистиканы: инде ничә милләт беткән СССР да. Бу бит соңгы илле ел эчендә генә. Кокурин да тамак кырып алды: —Мин күптән уйланып йөрим бу турыда Күп вакыт шаккатасың: ни өчен мари авылларында, ә мин үзем шул яктан, мари мәктәпләрен бетереп русча укытуга күчәләр микән? Урыс исемнәре кушалар, рус җырларын җырлыйлар. Кыскасы, үзләрен үзләре бетерәләр. Аңламыйм, валлаһи аңламыйм мин моны...—Өстәл артында бер минутка тынлык урнаша. Менә бит урыс егете дә аңламый мондый хәлне. —Әйе. Монда бөтен нәрсә ачык, егетләр. Шундый сәясәт ул безнең илдә—урыслаштыру сәясәте. Көчләпме, ачык рәвештәме, яшерен итепме— шул сәясәт бара. Урыс халкы бөек халык, аның теле дә бөек имеш. Урта һәм югары уку йортлары тик урыс телендә генә укыта. Димәк, югары белем аласың килсә, син барыбер урыс телен өйрәнәчәксең, ә үзеңнең телеңне онытачаксың. Бу сәясәт Явыз Иван чорыннан ук каты бар. Урыс империясе советлар чорында икенче төстә генә икенче лозунглар астында гына яшәде. Ә империя—империя булып кала бирә. Тынлык урнаша. Уйланалар... Инде ярты төн уза. Кунаклар кайтырга җыена. —Болай итәбез, егетләр,—ди Мамед Сурханович.—Кадим Каюмович беренче булып чыга.—Туп-туры өенә табан юнәлә. Бернәрсәгә дә борылып карама, тирә ягыңа да, артыңа да! Син салгансың, кәефен күтәренке. Сүз кушарга омтылучы табылса, кискен дәшмә—син кунактан кайтасың! Ә сез, Николай Палевич, үзегез беләсез, бераздан икенче подъезд ягыннан чыгып китәрсез. Ишекне каты япмагыз, күршеләр сизмәсен, уянмасын. Мин үзем ярты сәгатькә дворник янына киттем, кергән кешеләрнең китүен көтеп күзләре дүрт булгандыр инде. Мамед Сурханович бишмәтенең түшкесәсенә башланган аракы шешәсен тыга, кәгазьгә төреп колбаса кисәге, ипи ала. Ул беренче катта урнашкан дворникның фатирына юнәлә. Бер-ике чокыр аракы йоткач килгән-киткән кешене күзәтеп торуны оныта дәүләт куркынычсызлыгын саклаучы... прель башы. Көннәр җылы, күк йөзендә һичбер болыт кисәге күренми. Кояш нурлары юллардагы карны инде эретеп бетерде. Кешеләр дә быел иртәрәк килгән язның рәхәтлегеннән җанланды: кәефләр күтәренке, күңелдә иркенлек. Алар бер-берсенә елмаялар, көлешәләр—яз җиткәч ич! А Эш вакыты үтү белән үк, сәгать биштә, җыелышлар залына халык агыла оашлады Бүген партия оешмасынын ачык җыелышы. Партия әгъзасы булганнар да өйгә кайтып китәргә ашыкмый. Партия җыелышына үз теләкләре белән килгәннәр. Гажәп хәл бит' Шәймәрдәнов белә монын сәбәбен, чөнки ул төшке аш вакытында бюро әгъзасы булган Гусейнов белән сөйләшеп утырды. Кичә кич партбюроның утырышы булган икән Сәгать тугызга хәтле тарала алмаганнар. Алар район комитетынын партия оешма җыелышына тәкъдим иткән көн тәртибен караганнар. Элегрәк, билгеле инде райком әйткәнне тикшереп тормыйлар, үгиләр генә иде Ә хәзер Каршы чыкканнар бюронын кайбер әгъзалары: безгә мондый көн тәртибе белән җыелыш үткәрергә хаҗәт юк! Көн тәртибен, кара син, ниндине җибәргәннәр: ’‘Ленин өмәсен үткәрүдә коммунистларның бурычлары". Беренче булып идарә башлыгы каршы чыккан —Нигә мондый көн тәртибен тагалар безгә? Әллә безнен өмә үткәргән чакта кыенлыкларга очраган бармы9 Былтыр да, өченче елны да бөтен алган планнарыбызны үтәп, рәхәтләнеп эшләп, бәйрәм кебек үткәрдек ич! Берничә кеше шунда ук идарә башлыгын яклап чыккан: вакытны бушка үткәрү генә булачак бу! Әмма партбюро секретаре монын белән килешмәгән: —Иптәшләр! Мондый җыелышлар бөтен партия оешмаларында да үткәреләчәк. Райком кушкач үткәрергә туры килер инде Өстән төшерелгән күрсәтмәне үтәмичә булмас Киткән боларның бәхәс. Секретарь икенче бүлмәгә чыгып райкомга шалтырата икән Райкомда кизү хезмәткәрдән башка беркем дә юк, чөнки сигез тулып бара. Кизү райком секретаренын фатирына шалтырата, анысы ни өчендер телефон трубкасын алмый. Шулай итеп бернинди карарга килә алмыйча таралалар болар Ә иртән иртүк райкомнан инструктор килеп җиткән. Идарә башлыгы бүлмәсендә тиз генә тагын бюро җыеп алганнар. Тагын бәхәс купкан Бюро әгъзалары бу юлы барысы да диярлек бер фикерне яклаганнар, мондый көн тәртибе белән жыелыш үткәрмәскә! Бу турыда халык белгән, әлбәттә Шунын өчен эш бетү белән өйгә кайтып китмичә, залга җыелганнар. Йөз кеше сыярлык зал шыгырым тулган, басып торучылар да байтак Доклад мазар булмагач, һәркем үзе теләгән сүзне сөйләве Әлбәттә инде ин күнелгә тигәнен, ин әһәмиятлесен. ин актуаль булганын Кадим чыгышларны зур игътибар белән тыңлады һәм менә нәрсә күзгә ташланды Халыкның карашы өстән җибәрелгән карарлардан, күрсәтмәләрдән, программалардан бөтенләй диярлек аерылып тора икән Кешеләр кыюлана, курыкмый сөйли, өстәге җитешсезлекләрне ачык күрә һәм үзенең канәгатьсезлеген туп-туры әйтә. Халык киләчәгенә ышанмый, шуна күрә бик борчыла, бигрәк тә бала-чагасы өчен кайгыра Әгәр якын вакытта бу курс үзгәрмәсе, аны үзгәртергә кирәклеген ачыктан ачык әйтә, хәтта “алып ташларга" дигән сүзләрне дә әйтергә курыкмый Чыгыш ясаучылар саны егермедән артып китте Бу алтмыш өч партия әгъзасының өчтән бер өлеше дигән сүз иде. Зал гөрләп торды, тәнәфес ясарга да оныттылар Кадим үзенең чыгышында өстәге партия оешмаларын тәнкыйтьләп күп кенә фактлар китерде Мона һичнинди инкарь итәрлек сүз әйтә алмады райком вәкиле. Ничек каршы сүз әйтеп була инде бөтен кешегә би.исле булган нәрсәләргә9 Халыкның чарасыздан төрле партия органнарына хатлар язуы, аларның ясалма рәвештә генә тикшерелүе, кибетләрдә күп товарларның булмавы, түрәләрнең шул ук вакытта майда йөзүе турында сөйләде Кадим Халыкнын канәгатьссхлеге чиксез түгел, диде ул Мондый канәгатьсехлекнен хәрбиләр арасында да чыгуы күн нәрсә турында уйланырга мәҗбүр итә Мәскәүдә бу турыда уйланулар сизелми, кызганычка каршы Балтик диңгезе флотында бер торпеда катеры командасының баш күтәреп диңгезгә чыгуы, аннан Ленинградка юл тотып. радио аша совет халкына, илнен дөрес юл белән бармавы турында мөрәҗәгать итү таләбе кую турында сөйләп биргәч, җыелышта катнашучылар телсез калдылар. Мондый фактлар күп нәрсә турында әйтә, әмма өстәге түрәләрнен тормышны үзгәртү турында уйлаганнары да юк бугай, без сизмибез моны. Корал эшлибез, сатабыз, амбарларга тутырабыз, җир шарынын әллә кайсы почмакларындагы сугышларга катнашабыз, башка илләрнен эчке эшләренә тыгылабыз, ә халык моны телиме, юкмы, сорамыйбыз. Халык хәерче! Ә социализм чорында бит халык бай яшәргә тиеш! Кадим, әлбәттә ераккарак кереп китүен сизеп алды, әмма сон иде инде. Кызып кителде, ни эшлисең, күңел тулган чак иде. Җыелыштан соң Шәймәрдәнов белән Гусейнов җәяү- генә кузгалды Бер квартал да үтәргә өлгермәделәр, артларыннан килгән кара төстәге “Волга”дан берләшмә начальнигы Поповский килеп чыкты. —Мин дә кушылсам каршы килмәссезме, егетләр9 —Әйдәгез, әйдәгез, Валерий Петрович. Саф һава сезгә дә зыян итмәс. —Әйе, мондый көннәрдә саф һава җитмирәк.—Бераз сүзсез генә бардылар.—Нинди тәэсир калдырды соң бүгенге җыелыш9—Поповский икесенә карап алды, кем беренче булып үзенең фикерен әйтер9 —Кайчандыр күрсәтергә кирәктер бит инде райком, обкомнарга: болай эшне алып барып булмый ич! Аз гына булса да мөстәкыйльлек булырга тиеш бит партия оешмаларына. Бәлки берәр акыллы баш аңлар анда —Мамед Сурханович шулай дип кенә чикләнде, Кадим үз фикерен әйтергә өлгермәде. Поповский: —Ә сез, Кадим Каюмович, Балтфлотта булган вакыйга турында юкка сөйләдегез түгелме? Чынлап та булган хәлме сон ул? Минем беренче ишетүем9 — диде. —Булган хәл. Бу турыда бөтен флот, бөтен армия белә Безнен шәһәрдә бу фетнәдә катнашкан бер егет яши. Фамилиясе Кокурин, матрос булган шул катерда,—Шәймәрдәнов кисәк борылып Гусейновка төбәлде “Әллә Иван Дмитриевич?”—Әйе, нәкъ үзе!” — Мин бу вакыйга турында башка җирдә ишеткән идем,—диде Кадим. —Кайда гына ишетмә, барыбер бәйләнәчәкләр, белеп тор!—дип куйды Поповский. Озак кына сөйләшеп йөрде бу өч кеше буш шәһәр урамнарында... ке-өч көн үткәч Шәймәрдәновны беренче бүлеккә чакырдылар. Берәр документ килгәндер, дип уйлады ул. Монда яшерен документлар белән таныштырырга чакыралар иде, гадәттә. Бу юлы яна килгән документлар юк, чакырып алучы кеше берләшмәнең КГБ кураторы майор Девятьяров икән —Мин сезгә Кадим Каюмович үткән җыелышта ясаган чыгышыгыз буенча берничә сорау бирергә тиешмен. Беренче сорау: сез бу җыелышны әзерләүдә катнаштыгызмы9 Ничегрәк планлаштырган идегез9 —Сез яхшы беләсез минем бюро әгъзасы булмаганны Мин җыелышка хәтле бернинди планлаштыру белән шөгыльләнмәдем. —Ә сезнең чыгышыгыз нәрсә турында әйтә, нәрсәне күрсәтә? —Мин чыгышымда нәрсә турында әйткәнмен, шуны күрсәтә.— Берләшмә начальнигы Валерий Поповскийнътн җыелыштан сон кайтканда әйткән сүзләре кылт итеп искә төште.—Чыгышымда җыелыш әзерләү турында бер сүз дә булмады. —Ә Балтфлотта булган хәлләр турында нигә сөйләргә кирәк иде9 Ни өчен сөйләдегез, халыкны котырту өченме9 Сездә нинди максат иде9 И —Гәзитләрдә язылмаса да, бу турыда халык белә. Шулай булгач ник моны яшереп торырга? Сез үзегез беләсез бит —Мин... Мин белмим... —Беләсез. Белмәсәгез соравыгызны икенче төрлерәк куяр идегез. Мин тел яздырмадым, үзегез сизми калдыгыз, белгәнегезне ычкындырып җибәрдегез. —Ярый, мин беләм дә, ди. Ләкин бездә белгертми торган нәрсәләр дә бар бит әле Менә, мәсәлән, без утырган бүлмәдәге документларны бөтен кешегә дә укытып булмый. Сезгә монын өчен допуск бирелгән, ә башкаларга юк. Чит ил, дошман илләр разведкалары йокламый бит, бөтен көчләрен биреп эзлиләр төрле информацияне —Сез, Владимир Арсланович, тсгенен белән моны бутамагыз. Балтфлоттагы вакыйгалар турында “дошманнары"—радиотапшыргычлар әллә кайчан сөйләп биргәннәр инде —Ә сез аларны тыңлыйсызмы9 —Мин тыңламыйм. Бәлки тыңлар идем дә, ишетеп булмас—бик якын урнашкан безнен шәһәрдәге томалагыч радиотапшыргычлар Сез дә инженер бит, аңлыйсыз барсын да. —Шулай да әйтегез инде, кайдан алдыгыз Балтфлот турындагы информацияне9 —Берничә жирдә ишеттем. Беренче мәртәбә поездда, Мәскәү— Свердловск поездында. Аен да, көнен дә исемә төшерә алам кирәк булса. Тик кирәкмидер монысы сезгә. Командировкага бара идем. Эләктем офицерлар компаниясенә. Минем дә күптән түгел генә демобили-зацияләнгәнемне белгеч, ачыктан ачык сөйләштеләр, шактый гына салганнар да иде. Сез эзләмәссез теге офицерларны, шуна күрә сөйлим, тиренең хакы иләү хакыннан күпкә ким. Минем полкта да беләләр иде бу турыда офицерлар Анысын инде сез үзегезнең коллегадан сорагыз, полкка беркетелгән КГБ вәкиленнән, дим —Шулай да җыелышта чыгып сөйләү. —Халык белүе турында әле генә аңлаттым бит, Вл<ишмир Арсланович. Нигә миңа бәйләнергә инде9 —Мин начальствога ирештерергә тиеш —Бу сезнен эш, шуна акча аласыз. Ә мина бәйләнерлек урын юк монда. Бик күп нәрсә белән канәгать булмасам да. фетнә күтәрергә әзерләнгәнем юк. Шуны әйтегез начальствогызга. Аннан сон шуны да истә тотыгыз: мин бу бүлмәдә алган яшерен мәгълүматларны башка кешегә сөйләмәскә подписка биргәнмен. Ждваплылыгымны исемдә тотам. Дошман разведкасы миннән ала алмас аларны. —Ярый, аңлашылды. Кадим Каюмович. Тик мин сезне кисәтеп куярга тиешмен. Төрле гайбәтләр тарату да җинаятьчелек эше кузгату белән бәйләнергә мөмкин. Нәтиҗәсен истә тотыгыз —Мин моны күздә тотармын!—Кадимнең бу сөйләшүне бетерәсе килә иде —Җыелыштан сон сез өчәүләп... —Әллә безнең арттан күзәтү дә оештырдыгызмы 9 Ничек әле сезнеңчә9 Тышкы күзәтүме9 —Юк ла инде. Очраклы рәвештә генә күзгә ташлангансыз. Бетте минем сорауларым, Кадим Каюмович. Уңышлар телим сезгә. Баш инженер дәрәҗәсе бик авырга туры ишмәдеме сон? —Бу соравыгыз да начальство өченме9—дип көлеп җибәрде Кадим. —Түгел, түгел! Монысын инде үзем өчен генә сорыйм Ничек кенә булмасын без милләттәшләр дә бит әле. —Шулай бугай шул. Ничек Володя булып киттегез сон9 —Урыслашып барабыз бит инде. Дәүләтьяр да Дсвятьярга әйләнде — Ярый әле Дәүләтьяр бабагызның исемен онытмагансыз Әңгәмәнен рәсми өлеше беткән иде Бераз тегенди-мондый сүзләр дә сөйләшеп алдылар да, таралдылар бу икс татар һәрберсе үз ягына оңгы ун-унбиш елда үзен болай иркен, бәхетле хис иткәне юк иде әле Кадимнең. Туган илнең һавасы да, суы да, яңа чапкан печән һәм әле череп бетмәгән тирес исе дә—барсы да аны балалык чорына кире кайтарды. Тән дә, күңел дә чир-кайгылардан арынды, җиңеләйде. Зәңгәр күккә, иреккә оч та кит! Карлыгачлар сыман талпынып- талпынып очып йөрде шунда! Шатланып, канат кагып! Балалар әнә ни эшлиләр: аларнын йөгерү-сикерүләре, шатланулары шул очып йөрү түгелмени'’ Инде печән чабылып, китереп, өелеп куелды. Кышка җитәрлек утын әзерләнде. Каралты тирәсендә дә төзәтәсе, көйлисе эшләр калмады. Ә авылдан китәсе килми. Югыйсә эшкә чыгар көннәр дә якынлаша бит инде—шәһәргә алданрак кайтырга кирәк булыр. Юл уңаеннан Казанга да кагылып чыгарга иде. Кадим авылга кайтып төшкәннең беренче көннәрендә әтисе белән сөйләшеп утырганын исенә төшерде. Бәрәңге утыртып бетергән көн иде. Кичке эңгер-меңгер вакыт. Бакча буенда өеп куелган бүрәнәләр өстенә утырдылар. Каюм абзый улы белән сөйләшәсе сүзен аулаграк урында тотасы килде шикелле, өйгә керергә теләмәде. Болыттай ябырылган черкиләргә дә игътибар итмичә, бер ноктага карашын текәп, озак кына сүзсез утырды. —Улым, мин менә нәрсә турында сорарга булдым әле синнән.—Ул тагын күпмедер вакыт сүзсез торды.—Син ни өчен армиядән киттең? Дөресрәге, ник сине армиядән кудылар9 Чыгардылар? Хезмәтен ал да гөл иде түгелме соң? Сөйләп бир әле шуны миңа. Кадим әтисе кебек уйланып тормады, аның җавабы әзер иде. —Әйе, әткәй, мине армиядән куып чыгардылар, дөрес әйтәсең. Тик минем бер гаебем дә юк монда. Бер яшерен кулланманы югалтканнар иде, дөресрәге урлаганнар иде. Ул табылды. Ләкин бу гына җитми бит армиядән чыгару өчен. Ике солдатны шәһәр сукбайларын кыйнаган өчен штрафбатка утырттылар Ләкин болар да җитми бит әле, армиядән куу өчен! Командующий белән каты гына бәрелешкәнем бар. Әй, анысы да нинди бәрелешү инде ул— татар халкын яклап командующийга каршы сүзләр әйткән идем. Башка тәртип бозу-мазар булмады. Әмма кемгәдер кирәк булды мине куу. —Биегрәк урынга язып карамадынмы сон9 Гаделлек булырга тиештер бит бу дөньяда. Моны мин синең әйткән сүзләреңә таянып әйтәм. Сүзләрендә ялган булмавына ышанып әйтәм —Сез мине ялганлашырга өйрәтмәдегез. . —Ярар, ярар. Сүзләренә ышанып әйтәм дидем бит. —Гаделлекне аны бик тырышып эзләсәң дә табып булмый икән ул, әткәй. Мондый нәрсәләр бер кешенең хатасына яки җинаятьчел гамәленә генә бәйле түгел икән. Бездә, безнең илдә әллә нинди үзгәрешләр бара. Ул үзгәрешләр ни өчендер гел кире якка тарта. —Сүзен бүлим әле, улым. Син менә командующий белән эләгешкән идем, дидең. Сәбәбе шул түгелме соң? —Ул миңа “великий сын татарского народа” дип әйтте. Бәлки шаярыбрак та әйткәндер Ә мин аңа: “обыкновенный сын великого татарского народа”, дип әйтеп җибәрдем. Шуннан, бераз тарихка кереп китеп, сүз көрәштереп алдык. Башка нәрсә турында эләгешү булмады. Дөрес, соңыннан аның янындагы куштаннар мине милләтчелектә гаепләп маташтылар. Анысы булмады түгел, булды. —Менә, менә! Аларча иң зур гаебең шунда булган инде синең! —Милләтчелек дисеңме?! Нинди милләтчелек булсын ди инде монда? Үзең беләсең инде минем милләтчелекне! Мин татарның яхшысына— яхшы, начарына—начар! Бер халыкны да өскә куймыйм. Тирә ягына татарларны җыйгансың, дип маташтылар. Бусы бөтенләй ялган тагу иде. С —Ярый, аңладым. Сөйли башлаган сүзеңне бетер. Кадим бераз зиһенен җыеп сүз башламый торды. —Илдә эшләр алга бармый, дигән идек бугай... —Әйе, моны барыбыз да сизә . Ләкин кем гаепле сон мона? —Минем уемча бөтен эш җитәкчелектән тора. Халык шуңа күрә пассив. Аерым кешеләрнен фикерләре кысыла. Сүз әйттермиләр! Каюм абзый уйлана иде. Ул малае әйткән сүзләрнең очына чыгарга тырыша иде кебек. —Син, минем өчен кайгырма, әткәй. Гражданкада тормыш күңеллерәк икән әле ул! Бәлки армиядән китүем хәерлерәк тә булгандыр. Шушы еллар эчендә инде ике баскычка дәрәжәм күтәрелде. Хәзер мин— ерак элемтә буенча территориаль берләшмәнен баш инженеры Кулга алган эш хакым полк командирыныкыннан ике мәртәбә артык. Мина ике машина беркетелгән: жәйгә дә, кышка да аерым. . —Анысы бар икәнен беләбез белүен. Тик менә халык арасында төрле имеш-мимешләр йөри. Шуларга жавабым юк. —Ушың китмәсен, әткәй. Игътибар итмә син андый сүзләргә. —Ничек игътибар итмичә яшәргә мөмкин7 ! Булмый шул алай. Күршекүләнгә булса да аңлатып бирәсе иде. Мина хәзер аңлашыла кебек тә соң... Юк, барыбер аңлашылмый. Әнә, безнең күз алдындагылар Мәсәлән, колхоз рәисен алып ыргыттылар ди. Икенчесен китереп куйдылар. Аңлашыла инде: йә эшен жайлый алмады—оештыру сәләте җитми, йә зур урында башы әйләнеп китеп, тәкәбберләнде, кәпрәйде Йә җаваплы эшне күтәрә алмыйча, эчкегә салышты Мондый хәлләр райком секретарьлары белән дә, прокурорлар белән дә булып тора. Күз алдында бит, күрәбез! Ә син—икенче. Полк хәтле полк белән командовать итсен әле Каюм малае! Анлатып кара син халыкка "ул хәзер зуррак урында— гражданкада командовать итә”, дип! Аңламый ул моны, аңларга теләми! —Бөтен сүзең дә дөрес, әткәй. Тик безнең халыкка илдә булган хәлләрне минем сүзләр белән генә аңлатып булмас шул. Үзең әйтәсең ич, аңларга теләмәс, дип. Гәзитләр, радио, телевизор бер төрле сүз сөйли, ә чынлыкта исә икенче төрле хәлләр булып ята. Менә әйтеп кара халыкка: нигә СССР бөтен тишеккә борынын тыга? Бушлай бөтен дөньяга диярлек корал әзерләп җибәреп ята? Үзебездә проблемалар беткәнмени9 Әйтеп булмый, чөнки сине шунда ук дошман күрә башлаячаклар. Органнар турында әйтмим әле мин, гади халык турында гына әйтәм. —Әйе, хәтеремдә әле, Никита Сергеевич заманыңда күрше Гөлҗиһан апаң: и-и, шул Хрущевны кысып кочаклар идем, суырып үбәр идем! дип урамда кычкырып йөрде. Ә Хрущевы хәлдән тайган колхозларны ныгьпу урынына казакъ далаларына күпме акча түкте9 Күпме халыкны, күпме гаиләләрне таратты. Килешәм синен сүзләрең белән Үзем дә эчемнән генә уйлап йөрим инде. Ник, мин әйтәм, үзен ыштансыз көйгә ярты байлыкны читкә таратып ятырга? Бас башта үзең, туйдыр халкынны —Әткәй, авыл мәктәбе белән нәрсә килеп чыкты ул, ни өчен мәктәпне бетерергә булдылар9 — Бетерми соң... Тирә-юньдә кечедән кече алты татар авылы бар Безнең җидееллык мәктәп шул авыл балаларын ничек тә укытып килә иде. Аны бетергәч, балалар район үзәгенә русча укырга китәләр иде Син үзең дә шулай иттең ич . Башлылары барсы да укып чыкты, кеше булды. Урысчаныдгыграк белим дигәннәре бишенче сыйныфка ук урысчага барып керәләр иде Әмма барыбер калганнарны күпкә узмадылар Ә хәзер, имеш, татарча укуның бөтенләй кирәге юк. институтка кергәндә татарча имтихан бирмидер! Шулай итеп, "ата-аналар соравы буенча” тагар мәктәбен бетерделәр Үзәк усадбага әверелгән мари авылында урта мәктәп ачалар. Гел русча гына укытачаклар! —Чынлап та ата-аналар соравымы сон бу9 —Ни эшләп алай булсын ди9 ' Өй буйлап районнан кушкан кешеләр йөрделәр дә, халыкнын имзасын куйдырггылар оездга билетлар алу кыен булмады, урыннары да барысының бер купега туры килде. Поезд килгәч Кадим гаиләсенең әйберләрен вагонга кертеп урнаштырды да, саубуллашып вагоннан чыкты. Халисә һәм балалар вагон тәрәзәсеннән кул болгап үзләре яшәгән шәһәргә, көньякка табан юл тоттылар. Ә Кадимнең Казанда торып калуы күп нәрсәләр белән бәйле иде Беренчедән, алар яшәп яткан шәһәрдә югары уку йортлары аз, Маратка уку урынын белешәсе бар. Шәһәрдә политик, юридик, педагогик институтлар бар анысы, медицина институты да бар. Тик Марат икенчерәк белем алу турында хыяллана: журналистика тарта аны: гәзитләрдә инде күп кенә мәкаләләр дә бастырды. Керсен иде шул үзе сайлаган юлга! Казанга бөтенләй күчеп кайту фикере дә инде ничә ел баштан китми Николай Палевич та, Мамед Сурханович та бу омтылышны хуплый. Аннары икенче ягы да бар бит әле Казанга кайтуның әти-әни картаеп килә! Кадим үзенен төпчек малай икәнен дә онытмый. Безнен татарда шулай бит инде ул: әти-әнине карт көнендә малайлар үз өстенә ала. Берничә малай булса—ин кечесе. Ә Кадим бердәнбер малайлары. Кияүдәге апасы ала алмый бит инде ал арны, якын гына торсалар да... Ата-ана картайгач, Кадим ярдәменә мохтаж калачак... Поезднын коерыгы күздән югалгач Кадим телефон-автоматка юнәлде Исәбе—танышы Владимир Петрович Виноградовны өендә чагында тоту иде. Кадим Пенза шәһәрендә хезмәт иткән заманда күрше частьнен командиры иде ул. Хәер, часть дисәң артыграк булыр. Бер округка буйсынган база иде инде шунда. Кадим еш кына аның янына кереп йөри иде, чөнки бу базада Кадимгә кирәк приборлар, радиодетальләре тулып ята. Шул сәбәпле дуслашып киттеләр. —Исән-саумы, Володя? Бу мин—Шәймәрдәнов. —О-о-, исәнме Кадим Мин дә исән әле. Син үзен ни хәлдә? Кайдан шалтыратуың, Казаннанмы?—Әһә, шулаймы. Мин бик шатмьш! Килеп жит тиз генә. Үзем ялгыз гына ятам. Вокзалдан? Икенче троллейбус. Машинада? Ершов урамы, училищеның капка төбенә кил дә тукта. Хәзер үк КППга шалтыратып куям, пропуск әзерләгәнче үзем каршыларга чыгармын. Кадим белә бу училищены. Унбиш минут үтмәде, барып та җитте. КППда хәрби билетны күрсәткәч, кизу офицер якты чырай белән каршылады. Шул арада Володя үзе дә килеп җитте. Владимир Петрович КАИда лаборатория башлыгы булып эшли икән. Кафедралары самолет һәм ракета конструкцияләре, аларның ныклыгын тикшерү буенча эшләр башкара булып чыкты —Мин шундый шатмьш, Кадим! Сагынып беттем инде сине Докучаевтан да хәбәр-хәтер булмагач... (Докучаев дигәне Пензадагы уртак дуслары иде). Монда элеккеге хәрбиләр арасында сезнең кебек алтын кешеләрне таба алмыйм. Шуңадыр инде күңелем тыныч түгел Картаям ахрысы. Кайт, Кадим, Казанга! Үзен татар бит әле син. Бергә картаербыз ичмасам. Ишеттем синен армиядән ничек киткәнеңне, сөйләп торма. Син гаепле түгел. Киресен сөйләсәләр дә ышанмас идем. —Мин Казанга кайтырга уйлыйм, Володя. Шуңа синең янга туп- туры килеп кердем дә инде. Ярдәм ит, киңәш бир! —Бөтен көчемне бирәчәкмен, Кадим. Иртәгә үк йөз таныш кешем белән очраштырам. Белеп тор, Казан ул шундый шәһәр... Шундый шәһәр... —Иөз кеше белән үк бәлки кирәкмәстер дә. Мондагы хәл-әхвәлне аңлатырлык кешеләр генә кирәк. —Була, була! Бүген үк телефоннан килешеп куярбыз. Иртәгә үк очрашырбыз. Владимир Петрович Кадимгә үзенең дүрт бүлмәле фатирын күрсәтеп чыкты, бер бүлмәсендә, менә монысында күпме теләсәң шул хәтле яшәрсен, П дип, чәйгә чакырды. Кадим машинасы янына чыгып кереп авылдан килгән күчтәнәчләрен тапшырды. Виноградовнын хатыны кичен эштән кайтып кергәндә ике дус кешенен кәефләре ин югары билгегә житеп бара иде инде Владимир Петрович тәкъдим иткән танышлары дәрәҗәле кешеләр иде Алар, барысы да диярлек, әгәр монда кайтып пропискага керсән. эшкә урнаштырачаклары турында вәгъдә бирделәр Владимир Петровичка Кадим бик рәхмәтле иде —Алмашырга фатир эзләүне дә якыннан гына башларбыз—безнен шәһәрчектә, дим Хезмәтне бетергәч моннан тутам якларына кайтып китүчеләр шактый Әйдә, эзләп карыйбыз, бәлки Саратовка кайтучылар да бардыр Дөнья рәхәте ул безнен шәһәрчектә яшәү — Владимир Петрович инде Кадим белән рәттән яшәвен күз алдына кигерә иле бугай Кадим үзе дә мона каршы килмәс иде, әлбәттә... Икенче көнне Володянын фатирыннан өенә шалтыратты, Халисәнең һәм балаларның исән-амин кайтулары, аларны Саратов вокзалында каршы алулары турында белгәч, кәефләре тагын да күтәрелеп китте Бирелә Кадимнең тагын бер танышы белән очрашасы бар иде Ул күптән инде Кадимне кунакка чакыра, хатлар яза, телефоннан шалтырата Владимир Петрович, мин дә барам дигәч, Кадим болай диде —Гафу ит, Володя Бу егет безнен күрше авылдан, татар малае Без аның белән татарча сөйләшергә күнеккән Сина кызык булмас —Синнән каласы килми шул. Әллә миннән яшерен сүзен бармы сон9 1Ок, тукта әле, син татарча беләсеңмени9 —Ник белмәскә ди, беләм! Мин татарлыгымны онытмадым бер кайчан да. —Ну-у, менә сина мә! Совет офицерлары барсы да урыс түгелмени9 Мин сине фамилияңә карамастан, урыс дип йөри идем. —Ә син үзең яһуд түгелмени9 Пензада чакта әйткән идек бит, минем каным урыс каны белән буталмаган, дип... —Әйткән идем. Әмма мин урыс фамилиясе, исеме артында яшеренеп яшим, ә син һаман татар исемен йөртәсең Шуна исем китеп сорыйм инде, чынлап та татарлыгынмы югалтмадыңмыни, дип9 —Юк, югалтмам да дип уйлыйм' Татар булып каласым килә —Ярый, бетте Иртәгә синен белән бергә буласым килгән иде килүен Болай булгач теләгемнән кире кайтам Сөйләшегез, чөкердәшегез Сонгы вакытта татарлар чыннан да үзләре турында каты-каты фикерләр әйтә башладылар —Әллә бик куркыныч фикерләр дә ишетеләме9 —Юк, алай дип әйтмәс идем Күпләре безнен уйларга да тап килә —Кемнен—сезнен9 —Безнен инде, яһүдләрнеке белән дә. —Ничек, ничек9 —Шулай менә. Кадим башын кашып куйды—әллә нәрсәләр ишетерсең әле бу дөньяда Якташы белән очрашуы, сүзләре бер кичкә генә түгел, ике кичкә лә сыймады Күп нәрсәләргә икенче яктан карарга мәжбүр итте аны якташы, күп нәрсәнең капламасын ачты Килешмәгән нәрсәләр дә ай-һай күп иде Менә кайда булырга кирәк икән Кадимгә' Казанда булырга кирәк икән ана һичшиксез! Эшкә ул тиз хрнашты Республиканың элемтә идарәсендә бүлек мөдире урыны табылды Моңа, күрәсең, Поповскийнын шалтыратуы ла ярдәм иткәндер Ансыз гына булмас. Чөнки идарә башлыгы Поповскийнын күптәнге г.шышы, дзеты икән Бер ай да үтмәде, идарәмен тулай торагында аерым бүлмә дә табылды Ә фатирны кайчан бирерләр9 Военкоматта фа nip алу өчен чиратка басучылар күп Дөрес, чиратны төрле группаларга бүлеп төзиләр өлкән офицерлар, кечеләре, сугышта катнашканнарны Соңгыларына әлбәттә, льготалар бирелә. Менә шул группага керә Кадим. Аңа өмет күбрәк. Бер дә юкка тропик илдә сугышып йөрмәде ич ул! Казанда таныш-белешләр күбәйгәннән күбәя. Алар арасында татар зыялылары да бар. Инде күп еллар элек, Казанда хәрби госпитальдә яткан вакытта, танышып алган шагыйрь Мәхмүт Хөсәен белән күп мәртәбә очрашты Кадим. Үзе офицер булганга күрә Мәхмүт абый буш вакытын бик теләп хәрбиләр белән үткәрә иде. Виноградовларга да килергә тарсынмады ул. Володя белән милләтләрнең хәле, милләтчелек проблемалары турында озак кына бәхәс тотты. Татарларның өченче сорттагы милләт булып калуына көенеп утырды. Ниндидер көрәш юлы табарга кирәклеге турында сөйләде. Шигырьләрен укып Володяны шаккатырды: ул аның шагыйрь икәнен белми иде бит. Пәлтә кесәсеннән әле генә чыккан кечкенә шигырь китабын чыгарып, ана язып та биргәч, ху жанын түбәсе тәмам күккә тиде. Татар зыялыларының милләт турында уйлану-эзләнүләренең җанланып китүе Кадимне шатландыра иде. Капма-каршы фикерләр йөрү яхшыдан түгел, әлбәттә. Бердәм фикер булса оешу эшләре турында да уйларга булыр иде. Эш шуңа таба бара. Әнә, партиянең Генераль секретарьлары Черненко да, Андропов та, дөнья куйды. Илдә гади генә сүлпәнлек түгел хәзер. Әмма бу дөньяның кайсы юлдан китәсен беркем дә белми. Халыкның хәле көннән көн начарлана бара. Мәңге түзә алмас халык, барыбер үзенең сүзен әйтер. Татарларга да тегенди-мондый очракка әзер булырга кирәк... Кадим бөтен буш вакытын китап укуга бирә Күбесе яна танышларыннан алган китаплар Тарих, яңа тарих... Гарәп алфавиты да яхшы гына үзләштерелде инде. Даими укысаң, көннән-көн алга барасың икән! Кадим өчен иң мөһиме— мондагы тормышның күңелгә ошавы. Бөтен- нәрсә үзеңнеке бит! Халык, табигать... Көе-моңы, туган телдә сөйләшү, аңлашу, көлешү үзе генә ни тора! “Эш вакыты узып бара, бүген Володя янына кереп чыгарга кирәк”,— дип уйланып утыра иде Кадим, телефон шалтырады. —Тынлыйм —Бу мин, Володя. Шәһәр советына килгән идем. Бер уңайдан фатирлар бүлегенә кереп чыктым. Сине бит чиратка куймаганнар монда. —Ничек инде куймаганнар, мин бит гариза калдырып киттем... —Гаризаң бар, күрдем. Ләкин синең монда Саратовтан белешмәң юк. КЭЧтан. (Квартирно-эксплуатационная часть.) —КЭЧтан? Мин андый белешмәне фатирымны бушаткач кына алачакмын. —Ә-ә, менә шул шул! Әллә син тегендә сөйләшеп ул белешмәне альт килдең микән дип уйлаган идем. Димәк, син ике ай вакытыңны югалткансың. Бу арада әллә ничә кеше чиратка баскан инде синнән алда. Ну, кайгырма! Мин сиңа сюрприз әзерләдем. Әйдә, кузгал. Мин сине фатирлар алмашу фирмасы янында көтәм. —Кайда ул? —Беләсен ич, урамны аркылы чык та... —Аңладым, хәзер килеп җитәм. Кадим Виноградовны ерактан ук күреп алды. Ул бер юан тына гәүдәле кеше белән нәрсәдер турында сөйләшеп тәмәке көйрәтә иде. —Таныш булыгыз: бу полковник Курочкин, өереннән аерылып калган кош кебек көньякка омтыла. Саратовка, значит! Ә монысы—подполковник Шәймәрдәнов, ул да үз оясына, Казанга кайтырга тели. —Исәнмесез. —Бик шатмын,—Курочкин Кадимнең кулын кысты —Сезнең торган урыныгыз турында Володя сөйләп бирде. Мина таныш булырга тиеш. Әгәр сез аның сүзләрен расласагыз, ачыклабрак сөйләп бирсәгез, мин сезгә хәзер үк фатирымны күрсәтә алам. Совет мәйданында ул. Кадим хәрбиләрчә кыска гына Саратовта торган район турында, фатирынын ничәнче катта, ничә метрлы булуын, күршеләре турында сөйләп бирде. —Аңлашылды Безгә бөтен ягы да килешә бу! Әйдәгез минем фатирны да карыйк,—дип, такси тотарга ук тәкъдим итте Курочкин Каршы килүче булмады, әлбәттә, чөнки Кадимгә йортнын урыны бик ошый иде Икенче катта өч бүлмәле фатир икән. Кухнясы, коридоры бик зурдан булмаса да, әйбәт иде Курочкиннын торагы —Мин килешәм мона!—диде Кадим сүзне озакка сузмыйча Менә шулай бер сәгать эчендә диярлек алмашырга фатир табылды да куйды. Әнә шулай жае килеп тора ул дөньянын Кайсы вакытта үченү мәшәкатен үзе күченмәгән кеше генә белми! Юкка гына ике күченү бер янгынга тин ул, димәгәннәр Күп нәрсә ватыла, күп нәрсә югала. Әмма ни генә булмасын, күчәргә кирәк Бәлки шәһәрдән шәһәргә күченүнен дә соңгысыдыр инде бу?! Кадим көне-төне әйберләр жыйды, аларны әрҗәләргә тутырды, төргәкләргә бәйләде. Алмашу бюросында тегесенә шоколад, монысына кәнфитләр төртеп документлар эшләп җибәрүне тизләтте Шулай итә-итә яна елга дүрт көн кала, бөтен нәрсә әзер иде инде Әйберләрне төяп озаткач ук юлга чыгарга жыенган иделәр Ләкин алай килеп чыкмады Машина кузгалып киткәндә өй тулы кеше ите булышырга килгән кешеләр, озатучылар Монда полктан да, элемтә идарәсеннән дә, күршекүләннәр дә күп Ничек ташлап чыгып китәсен, алар бит сине ихтирам итеп, саубуллашырга килгәннәр, һәрберсенең жылы сүз әйтеп каласы килә. Изге юллар, тазалык, уңышлар теләп калырга дип килгәннәр. Кадим буш фатирда калган иде, бердән-бер өстәл өстенә эчемлекләр, Халидә кабымлык чыгарды. Ягымлы сүзләр әйтелде Көтмәгәндә, кара син аны, Валерий Петрович та килеп керде —һо! Монда буш бүлмәләр генә калган икән. Соңлабрак килсәм күрми дә калыр идем, ә? —Юк, Валерий Петрович, сезгә кермичә кзггмәс идек. Башка иптәшләр белән дә хушлашасы бар —Николай Павлович белән дәме? —Мамед Сурханович белән дә. —Кузгалабыз алайса. Алар безне, дөресрәге сезне көтеп калдылар Мул итеп өстәл әзерләнгән Бу Шәймәрләновларны озату хөрмәтенә икән Менә кемнәр белән аерылышырга туры килә бит' Күздән яшьләр чыга язды Николай Палевич та йомшарып китте, еласы килгән бала кебек тота үзен. —Кыска булды безнен танышлык. Шул хәтле яратып очраша идем сезнен белән, Кадим Каюмович . Хәзер менә Мамед Сурханович белән Валерий Петрович кына калды якын кешеләремнән Үзем дә аңламыйм, нигә мине, карт кешене, хәзерге яшьләргә тарта микән9 —Барыгызны да Казанга кунакка чакырабыз Яна торган җиребезне күреп китәргә' Күрешен торырга якын иде,—дип Халисә дә сүзне киләчәктә күрешү өметенә юнәлтергә маташты. Чөнки барысынын да кәефе төшенке иде. —Барачакбыз яна фатирыгызны котларга, һишчиксез җыелып барачакбыз1—диде кунаклар ... Алар юлга чыкканда кышкы озын төннсн караңгылыгы бетмәгән иде әле Озак кына сүзсез бардылар һәрберсе үз уена баткан иде Аз дисәң дә, кыска түгел—тугыз ел гомер үткән монда! Нәрсәләр генә булмаган шушы тугыз сл эчендә! Тормышнын әчесен дә, төчесен дә татып карарга туры килгән Инде бөтен нәрсә челпәрәмә килде, дип, күңелләр төшкән чаклар да булды Әмма тегеләй-болай итеп, тырмашып-тартышып алга атланды Ышанычлы дуслар рухны күтәрергә ярдәм итте Тормыш тагын йөзе белән борылды Дусларга рәхмәт' К Юлның беренче яртысын әйбәт кенә үттеләр Кадим белән Марат руль артында апмаптына-алмашына килделәр, алҗытмады да диярлек. Ләкин кыенлыклар Ульяновскины узып берәр сәгать чамасы үткәч башланды. Кышкы кояш баер вакыт җитмәгән иде әле. Тирә-якны кинәт кенә караңгылык басып алды. Идел ягыннан искән салмак җил көчәйде Болай да болытлы күкне кара болыт басып алды. Минут та үтмәде, өерелеп- өерелеп кар ява башлады. Яндырган фара утлары диварга терәлгән кебек кар өермәсенә терәлде Берни дә күреп булмый иде Гүя алар кар диңгезе төбендә калдылар. Анда давыл котырына. Инде юлда көрт өемнәре күтәрелеп чыкты Машинаның алгы тәгәрмәчләре көрткә килеп керә дә, туктап кала яза. Бу хәлдә алга бару мөмкин түгел иде, туктарга туры килде. Әмма болай күпме торырга була? Билгесез бит бу давылның кайчан бетәсе. Кадим тунып, бүреген киеп машинадан чыкты да, фаралар яктысында алгарак үтте. Юлны кар баса бара, ә алда җитмәсә уйсулык икән әле. —Монда карны тагын да күбрәк өя иде. “Бууйсулыкта калырга ярамый, озакламый безне кар бөтенләй күмеп китәчәк”,— дип уйлады Кадим һәм куйган җиреннән көрәк тартып чыгарды. Яуган карны көрт магнит кебек тарта иде шикелле— Кадим көри тора, ә көрәк белән алып ташлаган кар урынына шунда ук яңасы килеп тула. Шулай да ашыга-ашыга машина үтәрлек итеп юл ясады. Аннан соң тиз-тиз генә руль артына кереп утырды да, машинасын алга омтылдырды. Тотыныгыз!”—дип әйтергә өлгерде һәм машина үкереп көрт эченә кереп китте. Әмма озак бара алмады, тизлеген әкренәйтеп бер урында диярлек үкерергә тотынды. Кадим газны әзәйтмәде, тәгәрмәчләр әйләнә торды. Рульне уңга, сулга боргалады Машина әкрен генә булса да алга таба шуыша иде кебек. Әйе, әйе, машина карны зур кыенлык белән булса да ерып, алга үрмәли иде. һәм, ниһаять машинаның алга барганы сизелгәннән сизелә башлады. Тагын бераз, тагын' Чыгып этәсе иде дә соң! Кая ул этү—чыгып булмый тышка. Шулай да китте —Чыктык, чыктык!—дип кычкырып җибәрде Марат. Машина инде көрне үтеп өскә таба үрмәли икән. Кадим газын киметте, чөнки алда һаман бер нәрсә дә күренми. Менә инде юл тигезләнде, кап-кара булып асфальт чагыла башлады. Монда кар тоткарланмый, җил аны кайдадыр читкә себерә. —Инде туктарга да була, әти,—диде Марат. —Әйе, туктыйбыз. Монда безне кар күмеп китмәс дип уйлыйм. Ул, машинадан чыкканда кигән бүреген салып ташлап, маңгаендагы тирләрен сөртеп алды. —Искәрдеңме, Халисә—арттан да, алдан да бер машина да күренми! —Әйе, бер машина да күренмәде!—Халисәнен йөзендә курку эзләре иде —Мин инде кар бөтенләй күмеп китәр дип, кар астында күмелеп калырбыз дип курыктым. —Без теге уйсулыкта утырып торсак, шулай булачак иде,—диде Марат — Ярый әле чыгып өлгердек... —Әллә бераз тамак ялган алабызмы соң? Халидә, кызым, синең ашыйсың килмиме? —Хәзер килә ашыйсым, бая килми иде —Әйдә, әнкәсе, сал чәеңне. Монарчы үз уйлары белән үткәннәрдән аерыла алмыйча, сөйләш- мирәк барган Халисә дә телгә килде —Әллә нинди яман кыш килде быел, Кадим, ә? Башта озак кына кар төшми торды. Аннан күп итеп кар явып киткәч, кинәт кенә яңгырлар ява башлады. Аннан сон салкыннар китереп бәрде. Бозлавык... —Әйе шул! Соңгы еллар бик сәер булды! Явымнар йә җитми, йә артып китә Июнь башыңда кар ява, гыйнварда янгыр. Ләкин үтәр алар, үтәр, Халисә! Бөтен нәрсә үз эзенә керер. Салкын кышлар үтәр, җылы язларҗитәр Күрәсен ич—ничек аязып җибәрде Казанга якынлаша башлагач! Күктә йолдызлар да күренә..