ХАЛЫКЧАН ИҖАТ ИЯСЕ
Әхат Гаффарга 50 яш
Журналист, язучы буларак, Әхәт Гаффар яшьли. иртә өлгереп җитә Балык Бистәсе төбәгендәге тирә- юньдә абруйлы булган Олы Солтан урта мәктәбен тәмамлагач, ул 1971 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Ошбу уку йортын тәмамлау белән үк, республикабыз матбугатында эшләргә керешә. Шул ук вакытта әдәби эшчәнлек белән дә шөгыльләнеп, үз көчен сыный, илһам, иҗат канатын ныгыта бара. Аның беренче хикәясе сигезенче сыйныфта укыганда “Яшь хикәясе үк әдәби җәмәгатьчелектә. укучыларда зур кызыксыну уята Ары таба ленинчы”(хәзерге “Сабантуй") гәзитендә басылып чыга. Булачак әдипнең шуннан соң язган "Әҗәт” дигән кыска, әмма җитди юлның тузаны” исемендәге романнары аны татарның күренекле иҗат ителгән “Яра". "Язлар моңы". “Гозер”. "Су астындагы чишмә", “Бишек". "Яшиселәр алда иде әле" һәм башка ике дистәләп повесте. “Бодай бөртеге һәм тегермән ташы". "Олы язучылары рәтенә куя Әхәт Гаффар драматург буларак та зур абруй казанды Аның “Язлар моңы". “Соңгы ЛӘКЛӘК". “Җиләк вакыты бер генә". “Өч сорауга бер җавап". "Сызылып таңнар атканда" кебек пьесалары тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителде, татар драматургиясе, театры тарихында лаеклы урын алды. Аңа Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелә. Әхәт Гаффарның әдәби язу алымын кыска гына метафорик иҗат дип бәяләргә, билгеләргә булыр иде Шул ук вакытта аның заманча проблемаларны күтәргән чәчмә әсәрләре халык иҗатына, фольклорга нигезләнә. Әдип әнә шул фикри һәм образлы киеренкелек. халыкчанлыкның тыгыз, аерылгысыз бердәмлеген табуга ирешә. Язучы үзенең 50 яшь тулган көннәрен "Богау” дигән романын иҗат итеп каршылый. Ул Габдулла Тукайның бала чагын тасвирлаган "Дәрья башы" повестен, яңа романын, төрле хикәяләрен туплаган бу китабы Татарстан китап нәшриятында чыгып килә. Г