Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЗАН ГЕРБЫ—ТАТУЛЫК ТАМГАСЫ

732 елда куелган Күлтегин мэңгеташында мондый сүзләр бар Түргәш каганда Мәкрәч тамгачы, Угызбилгә тамгасы кәлти Ягъни Түргәш каганыннан Мәкрәч һәм Угызбилгәатлы пичәт саклаучылар килделәр. Икенче бер борынгы документта бәк тамгасы әлгиңдә, ягъни хакимият пичәте кулыңда диелгән Шулай итеп, тамга сүзенен төп мәгънәсе пичәт(мөһер, нишан)булган Тамга сүзенең икенче мәгънәсе—билге һәр нәселнең үз тамгасы булган .Аны, гадәттә, сугыш коралларына, мал-мөлкәт әйберләренә һ б нәрсәләргә сукканнар Бәк һәм патша нәселләренең тамгалары герб ролен үтәгән Кайбер шундый тамгалар шәһәр яки дәүләт гербына әверелеп киткәннәр Мисал өчен, мондый тамгалар хазар тәңкәләрендә Ү, Болгар тәңкәләрендә А, Кыпчак (Алтын Урда) тәңкәләрендә П рәвешендә сугылганнар Казанда көмеш тәңкәләр, ул болгар жирләренен үзәгенә әверелгәннән соң, рәсми рәвештә Болгар (Болгар әл-Жэдид түгел!) исеме астында урда ханы Шадибәк тарафыннан 14001407 елларда сугыла башлый Тышлыкта урнаштырылган тамга тәүге мәртәбә Казаннын беренче мөстәкыйль ханы Гаязетдин (идарә иткән еллары 1422-1445) тәңкәләрендә очрый башлый Гаязетдиннең Казанда ( “Болгарда”) сугылган 860 дирһәме сакланган Аларнын кайберләренен сул ягында сугылган җире “Болгар” дип күрсәтелгән, ә кайберләренәтамга гына сугылган Тамганын КазанБолгарда соңрак идарә иткән Олы Мөхәммәт тәңкәләрендә дә сугылуы аның Казан тамгасына яки гербына әверелүе турында сөйли, чөнки Олы Мөхәммәт Алтын Урда ханы булып утырган чорда хәтта анын урдасында (станында) сугылган тәңкәләрдә дә мондый тамга юк Кырымда Гәрәйләр токымын башлап җибәргән Хаҗигәрәй Казан патшасы Гаязетдиннең туганы Дәүләтбирде нәселеннән булганга күрә, әлеге тамга Кырым ханнары ярлыкларына сугылган нишаннарда да сакланган Тамга кереше тартылган ук белән җәяне аңлата. Кереше тартылып. җәя атарга әзер булса да, угы күккә төзәлгән булганга, татулык, дуслык, тынычлык ниятен белдереп торган Мәгълүм тарихчы М.Г Худяков үзенең 1923 елда чыккан китабында “В настоящее время национальным гербом казанских татар считается лук с натянутой тетивою и со стрелою обращенною вверх” дип яза Казан тәңкәләрендә сугылган тамгаларга карап фикер йөрткәндә, укның өскәме, йә булмаса аска таба каратыпмы төзәлгәнен (анысы да бит татулык ниятен белдерә1 ) төгәл генә аныклавы читен Ләкин бернәрсә ачык—ук аска төзәлгәндә, җәянең тартылган керешен күрсәткән сызыкча беркадәр тәрене хәтерләтә Бәлки шуна күрәдер аны гадәттә (мәсәлән, нишаннарда) өскә таба каратып сурәтләгәннәр Тышлыкта бирелгән рәсемдәге зур тамганын талисман буларак муенга тагып йөртелгәнлеген укның каурыйлы башында җеп сыярлык итеп кенә калдырылган махсус тишеге күрсәтеп тора Шунысы игътибарга лаек, талисман-тамга муенга ук башы аска каратылган хәлдә тагылган Шунысы ачык: аны Казан патшасы Гаязетдин нәселеннән булган кеше тагып йөргәне шиксез Тамга-амулет археология белән кызыксынучы Е А Беговатов тарафыннан Казаннан ерак булмаган бер Идел утравыннан 1997 елда табып алынган (Тамганын һәм борынгы тәңкәнең үлчәмен ачык күз алдына китерү өчен аларнын янәшәсендә бүгенге Татарстан гербы һәм хәзерге вак акча урнаштырылды). Казанда сугылган дистәләгән мең көмеш һәм бакыр тәңкәләрдә урнаштырылган тамга— ул борынгы Казан тамгасы һәм, тарихи яктан караганда, аныңбүгенге Казаннындататулыкка, тынычлыкка өндәүче матур бер гербы булырга тулы хакы бар