Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан

ТАТАРСТАН ДЕЛЕГАЦИЯСЕ ҺИНД СТАН ДА Үткән елның ноябрь ахырында Татарстан Республикасы Президенты М Шөймиев җитәкчелегендәге рәсми делегация һиндстан Республикасында булып кайтты Делегация составына Татарстан хөкүмәте әгъзалары, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, банкирлар, сәнгать әһелләре, кайбер районнарның хакимият башлыклары бар иде. Визит барышында һиндстан белән Татарстан арасында икътисади элемтәләрне тагын да ныгыту буенча эшлекле сөйләшүләр үткәрелде, һәр ике ил өчен дә файдалы, үзара дуслыкны ныгытуга юнәлдерелгән рәсми документларга кул куелды. ТЮРКСОЙНЫҢ УНБЕРЕНЧЕ ҖЫЕНЫ 15-18 декабрь көннәрендә Казанда ТЮРКСОЙның—төрки телле илләр мәдәният министрлыклары даими советының XI утырышы булып узды Анда Әзәрбайҗан. Төрекмәнстан, Казагыстан, Кыргызстан, Башкортостан. Чувашстан, Саха-Якут, Гагаузия. Хакасия. Төньяк Кипр. Төркия һ б төрки республика-дөүләтләрдән вәкилләр катнашты Әлеге җыенда сүз төрки халыкларның әдәбиятын-сәнгатен, мәдәниятын үстерү, төрки илләрне рухи берләштерү, үзара хәбәрләшеп яшәү турында барды ТЮРКСОЙ халыкара берләшмәсе вәкилләре Татарстан Республикасы Президенты М Шаймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф Мөхәммәтшин, ТР Премьерминистры Р Миннеханов һәм шулай ук Төркия Республикасының Татарстандагы Генераль консулы Ә Дәмирәр белән очраштылар АВСТРИЯГӘ ВИЗИТ 2-3 декабрь көннәрендә Австриянең Линц шәһәрендә Европа төбәкләре Ассамблеясе (ЕТА) конгрессы булды Аңа дөньяның 23 иленнән 500 гә якын делегат килгән иде Конгресс эшендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Ә Гобәйдуллин да катнашты Ул делегатлар алдында суверен республикабызнын социаль-икътисади үсешенең төп юнәлешләре, хәзерге чорда Россиядәге федератив мөнәсәбәтләрнең үзенчәлекләре. Татарстанның Европадагы башка төбәкләр белән тигез хокуклылык һәм партнерлык принципларында хезмәттәшлек итәргә әзер булуы турында сөйләде Европа төбәкләре Ассамблеясенең җитәкче органнарына булып узган сайлауларда Ә Гобәйдуллин. Россиядән бердәнбер кеше буларак, шушы оешманың Бюро составына сайланды. ПРЕЗИДЕНТ САРАЕНДА ОЧРАШУЛАР 9 декабрьдә Татарстан Президенты М. Шәймиев Республикабызның танылган бер төркем композиторларын кабул итте. Иң элек Җөмһүриятебез Илбашы күренекле композитор—Казан дәүләт консерваториясе профессоры. Урал һәм Идел буе республикалары композиторларының региональ берләшмәсе җитәкчесе. Россия Федерациясенең. Татарстан һәм Каракалпакстан Республикаларының атказанган сәнгать эшлеклесе, М Жэлил премиясе лауреаты М Яруллинны 60 яшьлек юбилее белән ихлас котлады, аңа иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен олы рәхмәтен белдерде, нык сәламәтлек. яңа уңышлар теләде Очрашуда катнашкан Татарстан композиторлар оешмасы җитәкчесе Р Кәлимуллин, композиторлардан Р Еникеев. Р Ахиярова, М Любовский иҗат берлегенең төрле өлкәдәге киң кырлы эшчөнлеге, хәл ителергә тиешле мөһим бурычлар, юбилейлар үткәрү турында да сөйләделәр 10 декабрьдә Президент сараенда Татарстан Республикасының Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары— әле яңарак кына 70 яшьлек юбилейларын билгеләп үткән Ш Галиев. Н Фәттах һәм 50 яшен тутырган Р Мөхәммәдиев белән очрашу булды Президент М Шәймиев. ТР Дәүләт Советы һәм Хөкүмәт исеменнән, үз исеменнән аларны шушы истәлекле даталары белән чын күнелдән котлады, татар әдәбиятын үстерүгә, кешеләребезне әхлакый һәм эстетик тәрбияләүгә зур өлеш кертүләре өчен рәхмәт хисләрен җиткерде Дустанә-җылы әнгәмә барышында республикабыз каләм әһелләре алдында торган җитди проблемалар һәм аларны чишү юллары турында да эшлекле сүз барды МАМАДЫШТА—МАТБУГАТ КӨНЕ 26 ноябрьдән 6 декабрьгә кадәр республикабызда “Татарстан матбугаты үз укучылары янында” дип исемләнгән ункөнлек үткәрелде Шул унайдан 27 ноябрьдә Мамадыш шәһәрендә ТР Мәгълүмат һәм матбугат министрлыгы коллегиясе- нен күчмә утырышы уздырылды Анда Татарстан радиотелевидениесе, газета- журналлар, нәшриятлар вәкилләре белән бергә. ТР Элемтә. Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыкларынын җаваплы хезмәткәрләре дә катнашты Утырышта ТР Мәгълүмат һәм матбугат министры И Әхмөтҗанов. “Татарстан почтасы" идарәсе башлыгы Ф Хәбибуллин финанс-икътисади кризис шартларында массакүләм матбугат чараларынын хәле, газета-журналларга язылунын барышы турында сөйләделәр “Авыл хуҗалыгын реформалаштыру юллар һәм проблемалар" дигән түгәрәк өстәл сөйләшүендә Мамадыш районы хакимияте башлыгы Ф Идиятуллин. “Татар-Информ" Мәгълүмат агентлыгынын генераль директоры Р Ратникова. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары М Ибраһимов һ б чыгыш ясады ӘДИПЛӘРЕБЕЗНЕҢ ИЖДДИ БӘЙРӘМНӘРЕ Мэрия һәм Язучылар оешмасы инициативасы белән. 16 декабрьдә Чаллыда Равил Фәйзуллиннын иҗат кичәсе уздырылды Шагыйрьне Чаллы шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Фәйрүзә Мостафина котлады Кичәдә Тукай премиясе лауреатлары шагыйрь М Әгъләмов. рәссам Ә Фөтхетдинов. шулай ук. язучылардан А Хәлим. Р Хисмәтуллин. В Имамов Ф Әмәк. М Мирза һ б катнашты һәм чыгыш ясады Кичә ахырында Р ФәЙзуллнн укучы тарный күп санлы сорауларына җаваплар бирде тамашачыларны яна шигырьләре белән таныштырды 2 декабрь көнне Питрәчтә шушы районда яшәп иҗат итүче язучы һәм педагог Павел Алушевнын 60 яшьлек юбилее зурлап билгеләп үтелде Шагыйрьне бәйрәме белән котларга Казаннан язучылар Мәгъсүм Насыйбуллин. Мансур Вәли. Әхәт Гаффар һәм "Ватаным Татарстан" газетасы журналистлары. радио-телевидение вәкилләре килгән иде С МАКСУДИ ИСТӘЛЕГЕНӘ Биектау районынын Ташсу авылында туган олуг шәхес Садри Максудинын хезмәтләрен һәм истәлеген хөрмәт итү йөзеннән. Дөбъяз музеена. Суксу мәктәбенә анын данлы исеме бирелде Район үзәгендәге 2 нче Яшел урам шулай ук С Максүди исемен йөртә башлады РӘССАМ КҮРГӘЗМӘСЕ 13 ноябрьдә Татарстан Рәссамнар берлегенен күргәзмәләр залында күренекле рәссам К Нәфнковнын 60 яшьлек юбилеена багышланган ижат күргәзмәсе ачылды Анда Канәфи өфөнденен төрле елларда ижат иткән 200 дән артык эше куелган иде КОТЛЫЙБЫЗ! Татар музыка сәнгате өлкәсендәге олы казанышлары өчен “Казан" милли мәдәният үзәгенен “Идел" кониерг - фиирмония берләшмәсе жырчы артисты Сөшатуллаа Мирсәет Ммншәһит улына Татарстан Республикасынын халык артисты" дигән мактаулы исем бирелде Мәдәниятне һәм әдәбиятны үстерүдәге хныштары өчен, Г Ибраһимов исемендәге Тел әдәбият һәм сәнгать инститхтынын өлкән фәнни хезмәткәре Исмәгыйле* Нажап Фәйзрахмав улына (Нажми Нәкъкашка) 'Татарстан Республика сынын атказанган сәнгать эшлеклесе" дигән мактаулы исем бирелде