Логотип Казан Утлары
Шигърият

ГОМЕРНЕҢ ДҮРТ ФАСЫЛЫ

Ни пышылдый бу йолдызлар Чекрәеп чиксезлектән? Күңелдәге тынгысызлык Нилектән соң, нилектән?? Ниләр мине Күккә дәшә, Нинди сихри көч тарта? Җанымдагы ашкынулар Яшәгән саен арта...ГОМЕРНЕҢ ДҮРТ ФАСЫЛЫ Тән бнк авыр Күкләр өчен— Мин исән әле, исән... Очмыйм инде, атлыйм гына, Гомерне саклыйм дисәм— Тын ишелеп. Сәер Көчләр Иңә миңа тагын да... Дөнья— мннем йөрәгемдә, Галәм—минем җанымда... Бардыр инде кирәгем дә! Серле утлар аңымда. Мин— Дөньяның йөрәгендә, һәм Галәмнең җанында... Хыялымда Зәңгәр көттем... Сары чәчле Көноагыш. Кәс-кәс атлап хәсрәт килде. Сак орынды моң-сагыш. Хыялымда Сөю көтеп, Күп газаплар кичердем. Мәхәббәтнең чишмәләре Баллы агу эчерде... Хыялымда—Хыял! иде— Реаль булды барысы: Ашауэчү, байлык җыю— Яшәү-үлем арасы. Хыялымда Бәхет көттем... Юлым—борчулы юлдыр. Өметтә—бар, Чынлыкта—юк! ... Гомер итүләр шулдыр... Чыклы манзара Ат пошкырды— төнге чыкны коеп. Йолдыз очты— зәңгәр күкне кыеп. Илаһым! Юк җиһаныңда кыек. Төн сурәтен— Хисле җанга уеп. Бәхилләттем— Шигырь язып куеп. ... Ат хәтердән чыккан... Нигә истә Терекөмештәй— Көмеш тере чыклар?.. Күтәримме дисәм күңелемне, Төшенке ул гомергомердән. Батмас идем сагыш күлләренә— Җан газабым авыр—тимердән... Миндәме соң монда иң төп гаеп?— Сызланулар яшьтән ияргәч. Тормыш шундый: чәнечкеләр теккән Мин менәсе аткаияргә. Кемнәр: “Яши белми!”—диеп сүгәр, Алданулар— Гомер юлдашым. Ахырында сагыш ник булмасын— Сары чәчәк иде юл башым... Гомернең дүрт фасылы Яз... Бакчада чәчәкләр. Өстәлдә чәк-чәкләр. Эти-әни белән Болдырда “чәп-чәпләр"... Җәй... Урманда агачлар, Ямь-яшел яфраклар. Йоп-йомшак ту фраклар, Бер керсез саф чаклар... Көз... Болында чүмәлә, Янында чүгәлә: Каты бер яңгырдан Ул шулай чүгә лә... Кыш... Кырларда кибәннәр... Башларын игәннәр. Җаным гел биек ник?— Өстем ә өелде Кар—Мәңгедән хәбәр...