ГЕНЕРАЛ БУЛУ РӘХӘТМЕ?
Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, язучыпублицист Марсель Зарипов, ничәмә дистә еллар буена нефть осталары белән аралашып туплаган зур тормыш тәҗрибәсенә таянып, Татарстан нефтьчеләренең эш-гамәлләренә багышланган зур күләмле документаль китап язды. Ул хезмәт җөмһүриятебездәге атаклы Ромашкино нефть ятмалары ачылуга илле ел тулган көннәрдә—1998 елның көзендә Мәскәүнең “ИП Радио Софт "нәшриятында ике том булып, урыс телендә "Черное сокровище" дигән исем белән басылып та чыкты. “Казанутлары "журналының Татарстан нефтьчеләре белән әдәби-мәдәни багланышлары бик күптәннән—җөмһүриятебездә нефть чыгарыла башлаганнан бирле килә. Марсель Зариповның әлеге саллы хезмәтеннән байтак кына бүлекләре белән журналыбыз укучылары танышкан иде инде ("Яшел чишмәләр ". NN 7, 9— 1997; "Иван Губкинның тантанасы һәм фаҗигасе ". N3.—1998; "Кара май "ның калҗасы". N5.—1998). Журналыбызның бу санында без М. Зариповның шул китабыннан Татарстан нефте җитәкчеләренә багышланган бүлеген тәкъдим итәбез. Нефтьчеләр аларны хөрмәтләп, "безнең генераллар ” дип йөртәләр Татарстан нефте тарихында алар җидәү булды. Җиденчесе—бүген дә шул хезмәттәгесе— “Татнефть ” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Ринат Галиев. Быел гыйнвар аенда Ринат Галиевкә алтмыш яшь тулды. Без аны олуг юбилее белән ихластан котлыйбыз һәм игелекле, авыр хезмәтендә уңышлар телибез! Язманың журнал варианты Марс ША БАЕВ ирекле тәрҗемәсендә бирелә. Хаким, булса синдә акыл һәм белек, Исеңдә тот фикер улдыр игелек. Бу игелек сине дан юлга салыр. Башыңызга олуглык тазңы сарыр. Мөхәммәдьяр. XVI йөз татар шагыйре. ТАТАРСТАН нефте табылуның илле еллык юбилеен җөмһүриятебез шаулатыпгөрләтеп бәйрәм иткән көннәрдә без "нефть генералларыбызны" янә бер кат рәхмәт хисләре белән искә төшердек Алар төнге күктәге Җидегән йолдыз кебек, нефть сәнәгате тарихында һәрвакыт янып- яктырып, башкаларга юл күрсәтеп торырлык олуг шәхесләр, күренекле җитәкчеләр булдылар. Җидегән йолдыздай җиде генерал Әйе, әйе, нефтьчеләр аларны яратып, хөрмәт белән шулай 'генералларыбыз' дип атап йөртә. Кемнәр соң алар—Татарстан нефтенең беренче генераллары? Алар—Алексей Шмарев. Валентин Шашин. Рәфкать Мингөрәев Әгъзам Вөлиханов. Ришат Булгаков. Әкълим Мөхәммәтҗанов һәм Ринат Галиев Салават күперенең җиде төсе шикелле, җидесе җиде төрле холык-табигатьле. төскыяфәтләре белән дә бер-берсенә һич охшамаган һөркайсының үз гадәтләре, үз рухи дөньясы булган бу җиделекнең һәрберсе белән таныш идем мин. Журналистлык-язучылык хезмәтемнең күпчелек өлеше Татарстан нефте һәм нефтьчеләренә багышланган булгач, мин бу күренекле шәхесләр турында үз вакытында аз язмадым шикелле Ә шулай да күңелне һаман ниндидер канәгатьсезлек тырнап-бимазалап тора иде Язарга иде бит алар турында тәфсиллерәк аерым бер китап! Әлеге журнал битләрендә җиде нефть генералының беренче алтысы турында йөгертебрәк узып, җиденче генерал—үзенә төшкән авыр вазифаны бүген башкаручы Ринат Галиев турында күбрәк сөйләсәм, укучылар гафу итәрләр дип уйлыйм Чөнки Чөнки, бәрәнчәдән, Татарстан нефте һәм нефтьчеләренең бүгенге хәле бик җитди һәм катлаулы, кичекмәстән хәл ителергә тиешле мәсьәләләр баштан ашкан. Болар һәммәсе Ринат Галиевнең йөрәге аша уза. Икенчедән. Хәер, 'икенчеден'ен әлөгө кузгатмый торыйк, вакыты җиткәч, әйтербез Татарстан нефтенең язмышы Татнефть' берләшмәсе кулында Берләшме 1950 елда оештырылып, ул хәзер—базар икътисады шартларында— акционерлык җәмгыяте булып әверелде Татнөфть'нең беренче генераллары Алексей Шмарев белән Валентин Шашин урыслар иде. Башка тел, башка кан. башка милли холык- табигать булса да. болар Татарстан җирәндә бик тиз үз көше булып киттеләр. Ж,ирлө халык арасында да. "җир мае' исен сизеп төрле тарафлардан җыелган башка төрле кавемнәр арасында да ышаныч казандылар алар Нефть эше республикабыз халкы өчен әлөгәчә күрелмәгән яңа бөр эш-шөгыль иде Ил-дөүлөт икътисады өчен бик тә мөһим-әһәмиятле бу олуг эш Идел-Урал киңлекләренә таралып утырган төрле милләт халыкларының—татарлар, башкортлар марилар чуашлар, удмуртлар, урыслар һәм башкаларның да язмышларына зур йогынты ясаячак иде Татарстанның үзендә нефть осталары булмаганлыктан. бу эшне нәкъ менә әтиләре дә нефтьче булган Алексей Шмарев белән Валентин Шашин башлап җибәрделәр Аннары килеп, инде ун елдан соң. үз милләттәшләребез 'Татнөфть'нең командирлары булып өлгереп җиттеләр Рәфкать Мингөрәев нефть эшенә Урта Азия якларында өйрәнгән. Татарстанга ул Мәскөү нефть институтының аспирантурасыннан килгән иде Әгъзам Вөлиханов белән Ришат Булгаков—Башкортстаннан, ә инде Әкълим Мөхеммәтҗанов белән Ринат Галиев төп үзебезнөкелөр тире- ягын нефть манаралары урап алган татар авылында үсеп, канат ярган кәшәләр. Нефть эшендә шулай: булдыклы-уңган булсаң, тиз арада иң биек үрләргә күтәреләсең, әмма чик-чамасын бөлмөсөң. бик тиз генә тәгәрәп төшүең дә ихтимал Ярты гасыр гомер—кешеләр өчен шактый зур вакыт, тарих өчен ул бөр мизгөл генөдөр. Бу вакыт эчендә кешеләр һәрьяктан сынала таныла ала Шул җәһәттән караганда. Татарстан нефте командирларының берсе дә үз намусына тап төшермәде, эш урыныннан явызларча файдаланмады, урлашмады ришвәт алмады, борын күтәреп тәкәбберләнеп йөрмәде Боларның һәрберсе башка эшкә күчкәндә янә дә югарырак урыннарга үрләделәр, үз җилкәләренә илдөүләтнөң тагын да авыррак йөкләрен күтәрделәр Валентин Шашин СССРның нефть сәнәгате 9 .к у. Nt I министры булды. Алексей Шмарев, Рәфкать Мингәрөев, Әгъзам Валиханов, Әкълим Мөхәммәтҗановлар үз чиратларында геология һәм нефть министрлыкларында министр урынбасарлары йөген тарттылар. Ришат Булгаковка исә Көнбатыш Себер нефть промыселларын өзеклектән чыгару кебек авыр бурыч йөкләтелде. Җиде шәхес, җиде язмыш.. Алар барысы да чын мәгънәсендә талантлы командирлар—асыл һөнөрмәннөр булдылар. Инде хәзер “Татнефть" акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Ринат Галиевкә йөкнең иң авыры төште. Нефть сәнәгатендәге чиктән тыш зур кыенлыкларга илдәге социаль һәм сәяси вәзгыятьнең гаять болгавыр-буталчык булуы, кыргый базар икътисадындагы бернинди калыпка сыймый торган аңлаешсыз мөнәсәбәтләр дә килеп өстәлде Әйе, "Татнефть" берләшмәсе җөмһүриятебезнең җир куенында “кара май" ятмаларының шактый бай булуын ачыклагач оешкан иде Татарстан нефтенең беренче генералы Алексей Шмарев безгә килгәнче Грозный һәм Башкортстан нефть промыселларында чыныгу алган кеше иде Нефть сәнәгатенең галәмәт зур көпчәген өйләндереп, хәрәкәткә китереп, оештыру эшләрен башлап җибәрү аның өлешенә туры килде. Ничек кизәнсәң, шулай сугарсың, диләр Җәяңне никадәр киереп тартсаң, угың да шулкадәр ераккарак очар, дигәне дә бар әле А.Шмаревның ихтыяры һәм тырышлыгы белән эшләп киткән нефть гиганты—"Татнефть" берләшмәсе ил-дөүләтнең сугыштан соңгы сәнәгате елъязмасында Магнитка һәм Днепрогэс, Байкал-Амур магистрале һәм Кама автогиганты кебекләргә тиң бер казаныш иде. Алексей Шмарев, күрәсең, чегән каны уйнагандыр, юкса, кара чутыр йөзле бу кеше шулкадәр тиз кабынып китүчөн, кырыс һәм кискен холыклы булмас иде Шул ук вакытта ул гаҗәеп түзем, башкаларның борчу-кайгыларына искиткеч сизгер, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торыр иде Бөгелмәдә (ул вакытта Әлмөт шәһәре юк иде әле) ул ике катлы бер йортта, гап-гади квартирада яшәде. Озакламый Никита Хрущевның төрле тайпылышлары башланды, министрлыклар урынына совнархозлар оештырылды. Бу вакытта нефть җөмһүриятебез икътисадының төп тармагы булып өлгергән иде инде Татарстан совнархозына җитәкчелек итүне нефть генералы Алексей Шмаревка тапшырдылар. Ул “Татнефть’тэ нибары биш ел гына эшләп калды, ә никадәрле эш башкарды! Алексей Шмарев башлап җибәргән эшне Валентин Шашин дәвам итте Ул җитәкчелек иткән чорда "Татнефть" офыкларын киңәйтте, Татарстан якларын бар дөньяда ныклап "Икенче Баку" дип йөртә башладылар Әмма сәләтле Валентин Шашинны да Мәскөү үзенә кирәкле санады: аны тиздән СССРның нефть сәнәгате министры итеп билгеләделәр. Валентин Шашиннан соң Татнефть"нең командиры Рәфкать Мингәрөев булды Аның вакытында атаклы “Ромашкино пирогьГн үзләштерү эшендә күрелмәгән революцион алымнар кулланылды. Баулы тирәсендәге ятмаларда скважиналарның яртысын ябып, алар өлешен чыгару-суыртуда кыю тәҗрибә үткәрелде. Бу җитәкче башлаган күп кенә эш-гамөлләр, идеяфикерләр бүген дә нефтьчеләргә хезмәт итә, ул салып калдырган фәнни һәм гамәли җегәр шундый көчкә ия булып чыкты. Р.Мингәрәевне дә Татарстанда озак тотмадылар, аның тирән фәнни белеме кирәк булгандыр—үзен Мәскәүгә министр урынбасары итеп күтәрделәр Татарстан нефтенең СССР күләмендә беренче урынга чыгып, иң тантаналы-шатлыклы чорында “Татнефть"нең капитан күперчегендә Әгъзам Вөлиханов торды. Нефть ятмаларын эшкәртүдә кирәкле барлык чаралар— “кара май" запасларын эзләү, скважиналар бораулаудан башлап фәнни тикшеренүләр, алынган нефтьне эшкәртеп, чит илләргә озатуларга кадәр— барысы да аның җитәкчелегендә эшләнде. Бу чорда әле бер генә илдә дә кулланылмаган яңа алым—барлык көчләрне бер төбәккә туплап, мөмкин кадәр тизрәк һәм күбрәк нефть алу ысулы тормышка ашырылды Татарстан елына бер йөз миллион тоннадан артык *җир мае' чыгара башлады Барлык мәйданы СССРның ярты проценты җирен дә тәшкил итмәгән кечкенә җөмһүриятебез илдә чыгарыла торган нефтьнең өчтән берен бирү кодрәтенә иреште Әгъзам Вәлихановка алмашка Татнефть'кэ җитәкче булып Ришат Булгаков килде Бер генә тармакта да эш һаман да уңышлардан гына тормый Күтәрелүләрдән соң төшүләр була Зур нефть фонтаннары заманы үткән, җиңел алына торган ятмалардагы 'җир мае' суыртылып беткән, җиде ел дәвамында йөзәр миллион тонна нефть биреп килгән промыселлар табигый рәвештә ярлыланып калган иде Ә нефтькә ихтыяҗ зур Мәскәү "Бир! Бир! Бир!'—дип кенә тора Бу бик йончыта, бигрәк тә психологик яктан изә "Кара май’ чыгаруны киметмәү, туктатып булмаслык һәлакәткә җиткермәү өчен икеләтә-ечләтә күбрәк тир түгәргә туры килә Күз алдына китерегез нефть алу кими башлаган беренче елда ук 12442 скважина көне-төне 'җир мае' суыртырга мәҗбүр булды Бу сан беренче мәртәбә йөз миллион тонна нефть алган елдагыдан 4351 скважинага артык иде Скважиналар саны арта, эш күләме арта, ә нефть һаман кими бара Бу вакытта, Татарстан һәм башка төбәкләрдәге нефть промыселларыннан тыш, инде Көнбатыш Себер нефть ятмалары да ачылган һәм эшкәртелә башлаган иде Ришат Булгаковны шунда күчерделәр Үзен генә түгел, Татарстан нефтьчеләре анда вахта ысулы белән йөреп нефть суырта башладылар "Татнефть" берләшмәсенә җитәкчелек итү бу чорда Әгълим Мөхөммөтҗановка тапшырылды Ул бу йөкне ун ел буе тартты Илнең төрле төбәкләрендә вахта ысулы белән эшләү яңалык булып тоелса да, ул безнең өчен генә шулай иде Дөнья күләмендә бу ысул гадәти хәл санала Америка нефтьчеләре, мәсәлән Техас, Луизиана. Аклахома, Калифорния штатларында яшиләр, ө эшкә меңнәрчә чакрымнарга—Аляска. Африка. Иран. Гыйрак, Сөгуд Гарөбстаны кебек җирләргә йөриләр Нишләмәк кирәк, нефтькә ихтыяҗ артканнан-арта бара Башта Татарстан нефтьчеләре Себергө скважиналар борауларга гына йөрделәр Алар Минзөлөдөн. Баул ы дан, Лениногорскидан. Азнакайдан Актүбәдән самолетлар белән бара-кайта очып йөрергә мәҗбүр иделәр Әмма борауланган скважиналар саны ишәя, ә алардан нефть суыртуны җайлау-көйләү эшләре тоткарлана килә Шуннан соң “Татнефть" берләшмәсе карамагына Лангепас тирәләрендәге ятмаларны тулысы белән тапшырдылар нефть суырту өчен кирәкле барлык гамәлләрне үзләренә башкарырга калды Шул рәвешле, икегә өзелеп эшләргә—Татарстанда нефть чыгаруны да киметмәскә. Себерде дә җитөштерүчәнлекне арттыра барырга кирәк иде Вахталар алмашлап эшли ике атна Себерде, ике атна өйдә Ө җитәкчеләр икеләтә-өчлөтө җигелергә тиеш—тегендә дө булырга кирәк, монда да Гаиләләрне сирәк эләгә торган бәйрәм көннәрендә генә күрергә кала иде Тырыша-тырмаша торгач, Татарстан нефтьчеләре яңадан да элек яуланган биеклеккә күтәрелделәр дияргә була 1990 елда 34 миллион тонна нефть Татарстан скважиналарыннан. 26 миллион тоннасы Себер ятмаларыннан алынды “Татнөфть'нең зур уңышы иде бу! КЕШЕЛӘРНЕҢ тормыш юлы туп-туры, төп-төз сызылган юл түгел Һәркемнең үз җиңүләре, үз табышлары булган кебек, хаталары, югалтулары да була Без яшьрәк чакта эстрада җырчысы Вадим Мулөрман тыпырдый-тыпырдый җырлый иде Как хорошо быть генералом. Как хорошо быть генералом' Лучшей работы я вам, сеньоры, не назову' Хәзер менә уйлыйм: генерал булу, чыннан да. рәхәтме икән? Үзем күргән-ишеткәннәрдән бер-ике гыйбрәтле мисал Ришат Булгаков кешеләрнең фикерләрендә төгәллек булуны ярата иде. Бервакыт, ул әле “Әлмәтнефть’ идарәсе башлыгы булып эшләгән, идарә нефтьчеләре Бакуга караганда ике мәртәбә артык—елына кырык миллион тоннан “җир мае’ алган заманда, аның ’Комсомольская правда’ газеты хәбәрчесенә, ачылып китеп, зарланып утырганын хәтерлим “Ярты вакытым кирәкмәгән кәгазьләр укып үтә. Һәммәсе дә миңа— җитәкчегә кәгазь ташый Әгәр дә шушы эшне үз җилкәсенә алып, мине бу кәгазь боткасыннан коткарырлык рәтле-эшлекле бер секретарь табылса, валлаһи, өч бүлмәле фатир бирер идем үзенә!’—дип ычкындырып ташлады бу. Хәбәрче Жан Миндубаев шундый отышлы мизгелне ычкындырамы соң инде? Ришат Булгаковның бу сүзләрен газет битләрендә бөтен илгә тарата. Р.Булгаков исеменә хатлар ява башлый: Сахалиннан да, Брест-Литовскидан да, Нарьян-Мардан да, Сочидан да, дигәндәй... Менә шуннан соң инде “генералыбыз" һәрвакыт төгәл булуны, үз фикерләрен бозмауны таләп итә торган булып китте Валентин Шашин турында шундый бер мәзәгрәк вакыйга сөйлиләр Моның инде Мәскәүдә нефть министры булып эшләгән чагы икән Ничектер шулай үзенең дусларыфикердәшләре булган нефть командирлары белән ауга киткәннәр болар—куян куарга, очраса, кабан атарга яки бүре-фәлән куркытырга, янәсе Кыскасы, бер җилләнеп кайтырга. Ярый, киткәннәр Йөри торгач, адашканнар бит1 Төн җиткән Нишләргә? Басудагы бер салам кибәненә чумып йокларга уйлаганнар Учак та ягып җибәргәннәр Утны күрепме, болар янына машинасында колхоз рәисе килеп җиткән Килә-килешкә тузына башлаган: фәлән-фәсмәтән, сез кемнәр? Әйдәгез милициягә, имеш! Бик күңелсез хәл бит Министрның салам кибәнендә йоклап ятканын белсәләр, ә?! Шул вакыт Валентин Шашин усал рәисне бер читкәрәк алып китеп сөйләшә башлый Бераздан кибән хуҗасы аучылар янына килеп “Шоферыгызга рәхмәт әйтегез! Ярар инде...'—дип китеп тә бара. Ринат Галиевкә кадәрле эшләгән алты генералның берсе дә пенсия яшенә җиткәнче үз урынында утыра алмады Әз генә эшләре күренә башладымы, йолкып алалар да башкалага алып китәләр иде Туфрагыннан тамыры-ние белән йолкып алынган гөл шикелле, вакытыннан алда шиңделәр дә алар йә инфаркт, йә инсульт, йә башкасы шунда Шмарев алтмыш бише тулганчы дөнья куйды, Шашин—алтмыш бердә, әле пенсиясен дә юллап өлгермәгән иде, бахыр Булгаковка нибары илле җиде генә иде Мингәрәев тә яшьли китте Татарстан нефте генералларының элеккеләреннән Әгъзам Вәлиханов белән Әкълим Мөхәммәтҗанов кына исән-саулар. Социалистик Хезмәт герое, элекке союз министры урынбасары Ә Вәлиханов картлыгын үткәрергә ыгы-зыгылы Мәскәүдә яшәп калды. Ә.Мөхәммәтҗанов, шулай ук элекке министр урынбасары, үзебезнең якларда яшәп ята—лаеклы ялда Илле ел эчендә “Татнефть’ берләшмәсе башында торган җиде генералның әлеге алтысы турында сөйләр сүзләребез күп булса да, тукталып торыйк Хәзергә алты генералның хөкүмәт бүләкләрен санап чыгу белән генә чикләнәбез. Алексей Шмаревның күкрәгендә Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, Почет билгесе орденнары һәм берничә медаль балкыса, Валентин Шашинның Ленин орденнары дүртәү, бер Хезмәт Кызыл Байрагы ордены бар иде Шуның өстенә ул Ленин премиясе лауреаты да булды Рәфкать Мингәрәев тә Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры, Ленин премиясе лауреаты иде Әкълим Мөхәммәтҗанов бәйрәм көннәрендә түшенә Ленин. Октябрь революциясе һәм ике Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары тагып чыкса. Әгъзам Вәлиханов белән Ришат Булгаковларның түшендә Социалистик Хезмәт Герое Алтын Йолдызы балкыр иде Менә шулай. Хезмәт фронты генераллары гына димәссең, әйтерсең, сугышчан маршаллар1 Шагыйрь хаклы сугыш өчен дә. хезмәт өчен дә орден-медальлөрне бер металлдан коялар БҮГЕНГЕ нефть генералы Ринат Галиев, мөгаен, иң кыен язмышлы шәхестер. Михаил Горбачевның “үзгәртеп кору чоры’ дигәне Борис Ельцинның реформалары белән буталып илдөүләтнең асты—өскә килде Болай да инде унтугыз ел дәвамында Татнефть'нең эшләре һаман түбән тәгәри иде. хәзер бөтенләй харап СССР дигән ил- дөүләт таркалды, элекке кануннар коелып төште, “ил корабын җил сөрө“: ул өлө уңга, әле сулга янтая—төпсезупкынга чумармы, үзе дә юньләп белмәгән юлдан берәр ярга барып чыгармы9—белгән юк Россиянең нефть сәнәгате булган барлык төбәкләрендә дә эшләр хөрти нефть җитештерү елдан-ел кими Ил икътисады бөлгенлектә Ә нефть—төп байлыкларның берсе Әле кайчан гына КПСС Үзәк Комитеты һәм СССР Министрлар Советы ил нефтьчеләре алдына елына 500-600 миллион тонна нефть алу бурычын куйган иде Куйган иде Хәзер барысы да җимерелә, алар урынына хосусыйлаштырылган- фәлөн ителгән әллә ничә төрле ярымхосусый ярымдөүлөти нефть-газ компанияләре калкып чыкты. Тлавтюменьнефтөгаз’ дигән галәмәт монстр берничә мөстәкыйль фирмага бүлгәләнде Себердәге Лангепас. Урай. Кагалым нефть ятмалары “ЛУКойл’ кулына күчте “Сиданко'. “Сургутнефтегаз*. “Мегионнефтегаз', "Сибнефть" кебек төрле компанияләр һөркайсы үз “көймәсендә* ирекле базар икътисадына таба юл алды Кыргый базар диңгезенең давылларында аерым-аерым йөзүе тагын да кыенрак булып чыкты. 1995 елда Себер промыселлары элек бирә торган нефтьнең яртысын гына бире алдылар Россиянең барлык нефть компанияләренең дә “җир маө“ чыгарулары кимеде, табыш ала алмадылар Әмма алар арасында “Татнефть" акционерлык җәмгыяте юк иде Барлык нефть төбәкләрендә хәл бер төсле һәммәсе дә бөр үк гомуми базар шартларында эшли, ә “Татнефть“нең эш нәтиҗәләре уңай: бер елга шактый гына үсеш бар Төгәл саннарга күчереп исәпләгәндә, өстәмә бер миллион ярым тонна нефть дигән сүз бу Менә шундый табышмак! Татарстанда Ромашкино ятмалары шикелле бай яңа ятмалар да табылмады югыйсә, уннарчайөзлөрчә скважинаны алыштырырлык бөр бөхөтлө скважина да борауланмады геологик хәлләр дә үзгәрешсез иде Сер-хикмөт нәрсәдә соң? Димәк, кешеләрдә Алар табигый каршылыкларны җиңәргә сәләтле Димәк, унтугыз ел буе кимеп барган “җир мае" кимүен туктату өчен нефтьчеләрнең тырышлыгын җигә белерлек җитәкче кирәк булган Яңа генераль директор Ринат Галиев шундый җитәкче, -димәк Атны—юл. җайдакны ияр сыный, диләр 1995 елда Татарстан нефтьчеләре нефть алуны ике миллион тоннага арттырдылар “Булдырдыгыз, афәрин!’—дип кул чабарга гына кирәк иде дә . Әмма дан-мактаулар урынына аңлашылмас буталчык бер хәл көткән булып чыкты Борис Ельцин командасы оештырган ВЧК (Всероссийская Чрезвычайная Комиссия—татарча Бөтенроссия Гадәттән тыш Комиссиясе буладыр инде) дигән нөмөрсә бөтен дөньяга ишетелерлек гауга куптарды имеш. Татнефть' банкротлык алдында тора, имеш, куәте белен Россиядәге ягулык-энергетика комплексында дүртенче урындагы бу предприятие, базар мөнәсәбәтләре кагыйдәләре таләп иткәнчә, аукционга куелып сатылачак икән. Чубайс. Березовский кебек "акча капчыклары", әйдәгез, ябырылыгыз! Алып калырга ашыгыгыз! Менә шундый зур җәнҗал кубардылар кубаруын, әмма соңыннан моның уйдырма икәнлеге, кемнәрдер оештырган әшәке ялган булуы ачыкланды Ринат Галиевнең башына күсәк белән сугуга тиң эш иде бу Дәүләт башында утыручы хәзерге түрәләр, ниндидер “акча капчыкларына" сатылып, явызларча эшләнгән бу гамәлнең “Татнефть"кә китергән зыяны өчен кем җавап бирергә тиешле? Себердәге “ЛУКойл" дәүләт бюджетына өч триллион сум чамасы (иске акча белән), “ЮКОС" алты триллион сум чамасы бурычлары белән дә банкрот түгел, ә нибары алтмыш сигез миллиард бурычы булган (анысы да шикле әле) "Татнефть" банкротмы? Дөнья базарына чыгып сәүдә итә башлаган нефтьчеләребез абруена шундый кара күләгә төшергән кемнәрдер бу зыянны ничек капларлар икән? Базар шартларында фирма намусы, аның абруй-дәрәҗәле исеме— иң кыйммәтле капитал ул. Хәзер Ринат Галиев үзенең партнерлары белән ничек аралашырга, эш йөртергә тиеш булыр? Әйтик, хөкүмәт җаваплылыкны үз өстенө алмаган хәлдә дә, бары тик генераль директор Ринат Галиевнең намуслы булуына ышанып, “Татнефть’кэ җитмеш биш миллион долларлык кредит ачкан “Дрезднер-банк" (Германия) финансчыларына ничек итеп аңлатырга бу әшәкелекнең асылын? Нефтьчеләрдә артык акча юк. “Нефтедолларлар яңгыр булып ява" дигән әкиятләргә беркем дә ышанмас Ике дистәдән артык һәр төрле коточкыч салымнар, саткан нефтеңә акча ала алмаулар шундый чиккә китереп тери ки, хезмәт хакы түләргә дә бурычка керергә туры килә “Татнефть" акцияләре дөнья базарына чыгып, өйләнешкә кергән, уңай нәтиҗәләре күренә башлаган бер вакытта гына шундый этлек эшләсеннәр әле! Гомер-гомердән Татарстанны сөйкемсез сөяк итеп күрергә гадәтләнгән Мәскөү түрәләренең бик астыртын-мәкерле бу эше өчен кемнәргә күпме түләнде икән? Әле бит сәүдә-коммерциядән тыш әхлакый ягы да бар моның Ринат Галиев— Татарстанның Дәүләт Советы депутаты. Депутатлык гомерлек дәрәҗә түгел, яңа сайлаулар килеп җитәр, мандат өчен көрәш-ярыш зур булыр. Галиевнең көндәшләре бу банкротлык гаугасын казып чыгарырлар, хәзерге болгавыр замандагы башка кыенлыкларны да исәпкә алырлар: кыскартылган эш атналары бар. эшчеләргә әбәт өчен түләүләр бетерелде, пенсионерларга өстәмәләр бик аз, санаторий- профилакторийларга элек бушлай бирелә торган юлламалар бик кыйммәт Бу ялган банкротлык җәнҗалы китереп чыгарган зыянны үземчә мин дә исәпләп карадым: минемчә. “Татнефть’нең юридик хезмәт күрсәтү бүлеге гаеплеләргө йөз кырык мең акционерлары исеменнән биш йөз миллиард сумлык дәгъва белдерә алыр иде КамАЗны да үз вакытында шулай банкротлыкка чыгарып азапландылар, аның зыяны двигательләр заводындагы янгын китергән зыяннан ким булмады. Чит ил инвесторлары финанслауны туктаттылар, автомобильләр сату мең данәгә кимеде. Ә бит һәр машина 150-200 миллион сум табыш бирә иде. Нефтьчеләр күргән зыян да шуннан аз түгелдер, мөгаен. Ринат Галиев бу очракта нишләде соң? Җиңелдем, дип, кул күтәрдеме? һич юк! Галиев—сугышчы. Үзе җитәкләгән "Татнефть" өчен соңгы тамчы канына хәтле сугышырга әзер торган гладиатор ул. Безнең нефть генералыбыз көне-сәгате белән бөтен Россияне аякка бастырды. Иң әүвәле телефон аша президент Минтимер Шаймиев белән элемтәгә керде, кайнар кулдан Россия премьер-министры Виктор Черномырдинга телеграмма сукты: "Бу кабахәтлекне ачыклагыз, тәртип урнаштырыгыз!" Аннары Россия телевидениесе каналлары аша әлеге ялганны кире кагуны оештырды үзе тиз генә телевизион тасмага төшеп, аны зәңгәр экраннарга җибәрде. Намуссыз Россия түрәләренең финанс җәнҗалын чит ил тамашачыларына да күрсәтүгә иреште Яман дан—шулай ук реклама ул! Ни өчендер, шушы гаугага, арбаның бишенче көпчәге булып. Россия Тазпром’ы башлыгы Рэм Вяхирев килеп тыкшынды Ул "Аргументы и факты" атналык газетының 1996 елгы 47 нче санында "Татарстан нефтьчеләрен катырак китерел кыскач, алар ике көн эчендә 12 триллион сумны табып та өлгерделәр"—дип язып чыкты Ике атнадан соң шул ук газет аша Ринат Галиев "Газпром* башлыгының, йомшак кына әйткәндә, ялганлаганын фаш итте Бюджет мөнәсәбәтләре һәм ВЧК эше белән азмы-күпме таныш булганнарга билгеле "Татнефть'не федераль бюджетка 407 миллиард сум гына салым түләмәүдә гаепләделәр, аның да 365 миллиард сумы авыл хуҗалыгы эшчөннөренә товар кредиты итеп бирелгән иде 'Татнефть* бу уйдырма мәсьәләне Россия финанс министрлыгы һәм салым җыю оешмалары белән ике атна эчендә ачыклап хәл итте. Без шушы мәгълүматны басып чыгаруыгызны һәм. Татнефть" адресына карата кылган әдәпсезлегенө карамастан. Вяхирев әфәндегә дә хөрмәтебезне җиткерүегезне үтенәбез, аларның да бюджетка түләүдәге мәсьәләләрен уңышлы хәл итүләрен теләп калабыз' Җавап менә шундый булды Бу индө хуҗалык җитәкчесенең генә җавабы түгел, бу астан ут йөртеп яки ачыктан-ачык хәйлә-мәкерле көрәшүчеләрне яхшы белгән тәҗрибәле, үткен сәясәтче җавабы иде НЕФТЬЧЕЛӨРЕБЕЗНЕҢ "Дрезднер-банк" финансистлары белән ничек эшләүләрен, нинди мөгамәләдә булуларын сөйләп үтим әле Немецлар Татарстанның нефть башкаласы Әлмәткө үзләренең белгечләре, референтлары һәм хатыннары белән килеп төшкәннәр иде Алар башта самолетта Мәскөүгө аннары инде махсус ялланган рейс белән бирегә килгәннәр Якын ара түгел, әмма акча дигәндә банкирларны юл кыенлыклары куркытамы соң? Мин боларны бик кызыксынып күзәтел йөрдем Журналистлар белән очрашуларында да катнаштым Журналистлар күбрәк белергә теләп, сорауларны сиптереп кенә торалар, тегәләр исә артыгын ычкындырып ташламагаек дип. бик сак-саран гына җавап бирәләр Нефтьчөлөребезнөң үзләрен күрсәтәсе килә инде, әлбәттә, ә немецлар — арий канлылар һәм аннары акча капчыклары да бит!—бик акыллы гына, дөшми-тынмыйчарак. уй-хисләрен йөзләренә чыгармаска тырышып йөрделәр Әйтерсең лә, Африканың таш балбал сыннары инде менә1 Әмма күңелдәге эчке тойгыларны яшерә алмыйсың, күзләреннән күренеп тора хуҗалар күрсәтеп йөргәннәрнең кайсысы чын, тормышчан да. кайсысы гадәти күз буяу, реклама гына?— боларның шуны бөләсе килә иде Көнбагыш эшмәкәрләрен алдый алмассың—начар товарны күбрәк мактаганны алар сизенә *Дрөзднер-банк*ның нефтъчелөребөзгө 75 миллион долларлык кредит бирүләре турында бөр җөмлә белән өйтөп була. Әмма бу килешүгә ирешү өчен никадәр озын, газаплыкатлаулы юл үтелгәнен бик азлар белә, бик азлар аңлый Иң өүвөл зур ил-дөүлөтнөң болгавырлы үзгәртел кору чорын үтәргә, сәяси һәм икътисади системаларның җимерелеп төшүеннән исән-сау чыгарга кирәк идө. аннары—тагын да болгавыррак реформа- ислах еллары, мавыктырып-ымсындырып торган базар мөнәсәбәтләренә күчү, капиталистик муллык-иминлек юлына аяк басу Ә бит болар элеккегә юл күрсәткәч—коммунистик маяклардан бөтенләй каршы якта икән! Мавыктырса да. бик хәтәр куркыныч юл икән ул Ринат Галиев һәм аның командасы немец финансистлары офисына дипломатик нечкәлекләрне үтәп!—аларга немецлар үзләренең милли горурлыгы булган эчемлекне—"Кельн" дип аталган бавар сырасын тәкъдим итәләр. Әле беренче генә очрашу булса да, һәр ике як та бер-берсе турында җитәрлек төпле мәгълүмат туплаган була инде. Эшмәкәрлек—бизнес дөньясында ишекләрне тиктомалдан гына ачмыйлар. Башта өч ел дәвамында диярлек чит ил аудитор фирмасы "Прайтс Уотерхаус" белгечләре Татарстан нефть промыселларының хәл-әхвәлен, эшләренең торышын тикшерделәр Алар барлык нефть ятмаларын өйрәнделәр, эшләп утырган һәр скважинаны энәсеннән җебенә кадәр дәрәҗәгә ирешә алмаган,—диде ул—Татарстан нефтьчеләренең урыны дөньяга танылган "Стандард ойл", “Шелл". “Амоко", "Эксон". "Бритиш Петролеум", “Тексако” кебек фирмалар белән янәшә торырга лаек..." Һәр белешмәне, һәр фактны җиде кат тикшермәсә, банкир банкир буламы? Шуңа күрәдер инде, эксперт-аудиторларның рәсми белешмәсе салынган папкада тагын ике документ бар иде. Берсе Татарстан нефтьчеләре генералы Ринат Галиевнең үзенә кагылышлы: Кем ул? Нәрсәләр майтара ала? Җыелган мәгълүматлар совет КГБсын. Америка ФБРын һәм немецлар Авберын барысын бергә көнләштерерлек тәфсилле һәм тулы булгандыр. Нефтьчеләр тарафыннан төзелгән өч дистәгә якын мәчет арасында Р. Г. Галиевның туган авылы Шарламада аның әтисе Гыймаделислам исемен йөртуче мәчет тә бар беренче мәртәбә аяк баскач,—әлбәттә, алдан сөйләшеп-килешеп, бөтен дигәндәй карап чыктылар, нефть ятмаларының куәтен-запасын чамаладылар, гади мастерларның һөнәри осталыклары, идарә башлыкларының инженерлык белеме дәрәҗәсе— һәммәсе исәпкә алынды. Җентекле тикшеренү-исөпләүләр биредә элеккеге елларда күпме нефть алынганын да. киләчәктә нинди күләмгә чама тотарга кирәклеген дә әйтеп бирделәр. Бары тик шуннан соң гына фирма башлыгы Джеральд әфәнде Рохан рәсми белдерү ясады "Россиядәге бер генә нефть компаниясе дә “Татнефть" ирешкән Ринат Галиев әле эшлек-ле “Дрезднербанк" җитәкчеләре өстәлендә аның атабабаларына кадәр өйрәнелгән белешмә ята иде. Ул белешмәдә Ринат Галиевнең милләте белән татар булуы, эштә алган сөялләреннән курыкмаучы крестьян гаиләсендә туып үскәнлеге әйтелә. Институт тәмамлагач, ул скважиналарга капиталь ремонт ясау бригадасында бораулаучы ярдәмчесе булып хезмәт юлын башлаган, җиде кат җир астыннан нефть суыртучы насосларны, торбаларны алыштырган, көйсез-кире катламнарны көйгә китергән. Генераль директор кәнәфиенә утырганчы, барлык “майлы-мазутлы" һөнәрләрне үзләштергән—мастер да булган, мөстәкыйль нефть-г=з табу идарәсенә дә җитәкчелек иткән Фәннәр кандидаты да икән, докторлык диссертациясен яклавы да ихтимал. Әһә. менә бер кызыклы факт! Цех партия оешмасы секретаре булган, коммунистлар партиясенең шәһәр комитеты башлыгы да булган Большевиклар теләсә кемне андый югары урыннарга очрашуга чакыру алганчы ук үрләтмәгән Димәк, булдыклы-тырыш кеше! Нәсел-нәсәбе, гаилә хәленә килгәндә, Р Галиев ишле гаиләле колхоз бригадирының беренче улы булган, тагын өч энесе ике сеңлесе бар Алар да нефть төбәгендә яшиләр Энеләре—нефть эшендә, сеңелләре—педагоглар Ата-ана йортында төпчекләре—Булат яши икән Калганнары әти-әниләренең каберен зиярәт кылырга кайтып йөриләр Ринат Галиев өйләнгән, ике кызы бар Өлкәне әтисе юлыннан киткән—нефтьтә кечесе балалар табибәсе, махсус докторантурада бик тә мөһим бер мәсьәлә белән шөгыльләнә Әти кеше хәзер күбрәк оныклар өмет итә инде—берәү бар. бер унлап булсалар иде. ди икән Балалар-оныкларына килеп җиткәч, шәҗәрәсен—нәсел агачын да тикшерергә онытмаганнар. Фамилиясе, исеме атасының исеме ни- нөрсөне аңлата икән нефть генералының? Серле Шөрекънең төрки- мөселман халыклары исемнәрне дә бик мәгънәле куя килгән бит Аларның гореф-гадәтләрен белүчеләр әйтеп бирәләр Галиев фамилиясе пәйгамбәр Галидән—гарәпчә *бөек. олуг" дигән сүзләрдән алынган икән Күрәсең, кайсыдыр бабасы олуг затлы, ихтирамга лаек шәхес булгандыр Кара әле. исеме Ринат итальян тамырларына ишарә шикелле итальяннарда Ренато Гуттузо дигән музыкант-җырчы да булган ич! Ә менә атасының исемен паспортында Тимадельисламович" дип урысча язганнар икән Аны таркатып укып карасаң, гарәпчә "Гыймад—терәк, багана" дигәнне аңлата, өл—кушымча гына, "ислам’ны исә бөлмәгән көше юктыр ислам—мөселман дине иман ул Димәк, "ислам терәге, ислам баганасы" була икән. Җыеп әйтсәң. Галиев Ринат Гыймалелислам улы иманлы ислам диненә турылыклы терәк булырлык олуг, бөөк зат булып чыга Начар түгел! Әмма ата-бабасы. исем-фамилиясе бер хәл. киләчәктә кулга-кул тотынып эшләрлек финанс мөмкинлекләре бармы икән соң бу кешенең? Шуңа күрәдер яшерен кәгазьләр арасында тагын бер иң мөһиме бар идө—ул да булса Россия бюджетына бурычларны "Известия" газеты бастырып чыгарган исемлек иде Исемлек башында иң акчалы ягулык-энергетика комплексы тора. Аннары "ЛУКойл", "Нижневартовскнефтегаз’ "Юганскнефтегаз". “Кондпетролөум" "Оренбургнефть" "Удмуртнефть". "Архангөльскнефть" —кыскасы, бөтен Рөсөйнең илле компаниясе Немец банкирлары, бик тырышып эзләсәләр дә бу исемлектән "Татнефть" акционерлык җәмгыятен тапмадылар Димәк, бурычсыз яши Финансистлар йөрәгенә сары май булып ятты бу мәгълүмат1 Шул ук вакытта Ринат Галиев тә "Дрезднер-банк'нын бронялы ишекләрен урамнан килеп шакучы түгел иде Татнефть"нөң дә үзенең махсус куркынычсызлык бүлекчесе бар Аның хезмәткәрләре, мал- мөлкәтне әрәм-шәрәм итүчеләр белән көрәшеп, фирманың яшерен серләре дөньяга фаш булмауны күзәтеп тору өстене, әле "Кем кем соң?" дигән белешмәне дә җыеп баралар Әлеге *Дрезднөр-6анк*ны да бик җентекләп өйрәнгәннән соң. аның "Вөстдойче Ландсбанк" "Дойчөбанк" "Коммерцбанк" көбәк Көнбатыш Европа банклары консорциумы башында торганлыгын бөлгәннән соң. финанс мөмкинлекләрен аныклагач кына сайлап алдылар Кыскасы, Германиядәге беренче эшлекле очрашуга һәр ике як та бөр-бөрсөн энәсеннән җөбенә кадәр өйрәнеп тикшереп килгән идө Шуңа күрә, сөйләшүләр үзара әдәплелек кагыйдәләрен саклап, шунда ук эшлекле юнәлеш алды Бәрәнче булып сүзне хуҗалар әйтте Хәл-әхвәл сорашу, президент Минтимер Шәймиөөкә исәнлек-саулык теләү озакка бармады Татарстан нефтьчеләренең тәвәккәллеген, куркып калмыйча, европага чыгарга омтылышларын мактадылар Ринат Галиев хуҗаларның күңелен күрергә дигәндә сүз эзләп кесәгә көрә торганнардан түгел ул. немецларның милли хисләренә чиртеп, үзләренең бөөк Гете. Шиллер. Гейнелар иленә килергә күптән хыялланганлыкларын әйтеп узды; немец философлары Гегель, Кант, Ницшеләрне дә искә төшерергә онытмады, хәтта канцлер Бисмарк белән король Фридрих Барбароссаны да телгә алды. Аннары, сәясәткә артык тирән кереп китмәгәем, дигәндәй, немецларның сыраларын мактады, биредә сыраның биш меңнән артык төре барлыгын белгәч, исе киткән шикелле булды. Сүз арасында Татарстан нефтьчеләренең "Ромашкино сырасы’ дигән үз сыралары да халыкара күргәзмәдә беренче катнашуында ук көмеш медаль алуын искәртеп куйды. Нефть төбәкләрендәге йөзләгөн-меңлөгән чишмә суларының сафлыгын-төмлелеген дә шул сыра сыйфатына китереп бәйләде. Иң татлы-матур сүзләр дә, озынга китсә, ялыктыра башлый. Матур-итөгатьле сүзләр артында һәр ике якның да үз мәнфәгатьләре— берәүләрнең бурычка күбрәк валюта каерасылары килү теләге, икөнчеләренең бурычка биргәндә үз файдасына күпме табыш буласы, шул хакта кызыксыну ята иде. Шуңа күрә ике арада мондыйрак сөйләшү булып алды. —Безнең уебызча, хөрмәтле кунакларыбыз безнең белән хезмәттәшлек итәргә телиләр булса кирәк. "Дрезднер-банк’тан кредит алыргамы исәбегез?—дип сорадылар немецлар. Галиев килешеп баш какты: —Нәкъ шулай. Дөрес уйлыйсыз. —Ниндирәк суммага исәп тотасыз? —Банкыгызның мөмкинлекләре ничектер бит... —Яхшы, яхшы! Гут! Ниятегезне хуплыйбыз. Кемнәр сезгә ышаныч белдерә? Кем җаваплылыкны үз өстенө ала? Россия Үзәк Банкымы? -Юк. —Бәлки, берәр финанс фирмасыдыр. -Юк. —Әллә Россия яки Татарстан хөкүмәтеме? —Юк. Төп җаваплылык Татарстан нефтьчеләренең абруенда, минем шәхси намусымда. Немецлар бераз уйланып тордылар. —Данлы нефть төбәге Татарстаннан килгән кунакларыбыз аңлыйдыр: банк—ул урта гасыр рыцарьларының ярыш мәйданы түгел, ә, бәлки, финанс оешмасы. Безнең үз намуслылык кагыйдәләребез бар. Галиев югалып калмады: —Банкирлар үз фирмаларының маркасын-дөрөҗөсен. данын-абруен төшерергә теләмиләрдер, шәт,—диде.—Хәзерге заманда абруй-дөрәҗө рыцарьлар заманындагыдан күпкә кыйммәтрәк тора дип уйлыйбыз. ’Татнефть’ белән хезмәттәшлек итү сезнең өчен дан гына китерердер. Без Россиядәге нефть компанияләре арасында дүртенче урында торабыз. Эшлекле мөгамәләләр тәртибеннән караганда, ышанычлы таяныч булырдай дәлил таләп итүче банкирлар, һичшиксез, хаклы иде. әлбәттә. Әмма өч миллиард тоннага якын "кара алтын" чыгарган, бөтен дөньяга даны таралган Татарстан нефтьчеләре дә немецларга озак вакытка хезмәттәшлек—табышлы хезмәттәшлек!—тәкъдим итә бит. Бер-береңә каударланыпкабаланып ышану тәвәккәллек сорый, билгеле—зыян күрүең дә бар Баш тартсаң—бөтенләй шымытыр тотып калуың да ихтимал. Көндәшләр, бигрәк тә американнар авызыңа керергә торган табышыңны тартып алырга да күл сорамаслар. Американнар татарстанлыларга 250 миллион доллар кредит бирергә риза, әмма шул суммага алардан нефть сәнәгатенә кирәкле җиһазларны сатып алуны шарт итеп куялар. Монысы безнекеләр өчен бер дә файдалы булмаячак иде. Шуңа күрә дә немецлар белән озаклап, җентекләп сөйләштеләр һәм башта, бер-берсен сынамактан, ун миллион доллар кредитка килештеләр. Бу әле чын мәгънәсендә зур хезмәттәшлек җепләренең төене генә иде. Шушы беренче очрашудан соң ярты ел узгач. "Дрезднер-банк" финанс әһелләре зур бер төркем булып Әлмәткә килеп төштеләр дә инде Эшлекле сөйләшүләр яшерен шартларда барды журналист халкын анда кертмәделәр Әмма ‘акча капчыгы" булган немец банкирларының нинди хис-тәэсирләр алып киткәнлеген без күреп-күзәтеп тордык Иртәннән барысы да бер зур автобуска,—ул төрекләрдә эшләнгән немец автобусы "Мерседес-Бенц" иде булса кирәк—төялеп. тәрж,емәче әйтмешли, “нефтькә буялып кайтырга' чыгып киттеләр Беренче тукталыш "Торнакай" дигән балалар бакчасында булды Әллә кичәге коммунистик заманнан калган гөлбакча иде ул. әллә капиталистик иртәгенең үсентесе идеме— әйтә алмыйм Җылы-якты сентябрь көне—әбиләр чуагы иде Сабыйлар, дөньяларын онытып, комда уйныйлар кем ракетага атланган, кем атка, кызлар кулында курчаклар Чыр-чу1 Сабыйларның ашау ягы ничек, дигәндә—һәр көнне ите-сөте, алмасы-әфлисуны— барысы да тиешенчә һәм кирәгенчә Җөен кояш. су. саф һава Кышын нөнекөчлөр яланаякяланөс карда йөгереп йөриләр Шулай чыныгып үсәләр алар Чынлап торып хәреф танырга, укырга- язарга да өйрәнәләр Урыс, татар, инглиз телләрендә "пупалыйлар" Мәктәпкә шундый әзерлекле балалар барачак Бакча өчен түләү дә арзан, күп балалы гаиләләр бөтенләй түләми. Немецларның исәбе төгәл: бөр тәүлектән китеп барасылары бар Шуңа күрә танышу сәяхәтен йөгертеп кенә узарга иде ниятләре Әмма бу сөйкемле сабыйлардан ничек тиз генә аерылып китмөк кирәк? Кунаклар икегә бүленде—хатын-кызлары "Торнакай'да калды, ир-атлар “нефтькә буялырга" китте Кунакларга күрсәтәсе урыннар нибары дүртәү генә иде Әүвәле “Әлмөтнефть" идарәсенең беренче промысел скважиналары янына тукталдылар. Монда әллә ни-нәрсә күреп тә булмый—барысы да ж,ир астында Сүзне “хуҗа"— идарә башлыгы Марс Җөлөтов алды Сөйләшү бик гади сорау—ж.авап, янә сорау—янә ж.авап Кунаклар бик ачылып китә алмаса да, идарә башлыгы аларны "уяту" жаен тапты —Без сезнең белән нефть күле өстендә басыл торабыз,—диде ул.—Әлмөт шәһәре астында сигез миллион тонна нефть бар —Ә ничек алмакчы буласыз? Шәһәрегезне башка урынга күчерерсезме? —Сугыш алдыннан Апшерон ярымутравындагы “кара алтын'ны суырту өчен шулай эшлөмәкчө—Сурхан эшчеләр бистәсен күчермәкче булганнар. Без исә нефтьне горизонталь скважиналар тишеп суыртачакбыз Шәһәрне шулай итеп бож,ралап алачакбыз Ферштейн9 Аңлашылдымы9 —Ферштейн. Гут. гут!—диештеләр немецлар Икенче тукталыш металл торбаларга эчтән һәм тыштан—ике катлы полиэтилен "күлмәк" кигертә торган заводта булды —Җир астына мондый торбалар салу бик кыйммәткә төшәдер бит?—дип сорадылар кунаклар Җавап дәлилле иде —Мәсьәләне арзан-ж.иңел генә хәл итәрлек бай түгел өле без Гади торбаларны өш алыштырырга, ямарга кирәк, ярты вакыт шул “салкын янгын"—тутык белән көрәшкә китә Әлбәттә, полиэтилен "күлмәк* кыйммәтле, авыр эш Коми республикасындагы нефтьүткәргечтә булган һәлакәтне ишеткәнсездер, мөгаен Һәлакөт-аварияләр белән көрәшү тагын да кыөнраккыйммөтрөк бит Ә экология ягы? Димәк, аварияләрне булдырмаска тырышырга кирәк Безнең исәпләүләр шуны күрсәтә “күлмөк"ле торбалар елына 600 миллиардны янга калдыра —Долларлармы? —Юк. сумнар Сумнарны долларга өйләндерү кыен эш түгел шулаймы? —Гут. гут! Аннары немецларга ж.идө мең метр тирәнлеккә борауланырга тиешле скважинаны һәм нефть эшкәртү заводын күрсәттеләр. Скважинаны әле тагын ике мең метр бораулыйсы бар икән. Әлмәт бораулау эшләре идарәсе башлыгы Тәлгать Бикчурин,— менә дигән җитәкче, сәләтле уйлап табучы, техник фәннәр кандидаты,—болай дип аңлатты: —Бу икенче шундый тирән скважинабыз. Беренчесен фәнни максатларда бораулаган идек, монысыннан нефть алырга уйлыйбыз. —Бик кыйммәткә төшмиме соң? —Кыйммәт, әлбәттә. Ун гадәти скважинага торырлык. Нефть эшендә "саттым-алдым" белән генә булмый бит. Алгарак карап исәп- хисап йөртергә туры килә. Нефть эшкәртү заводының файдасы чи нефть сатуга караганда ике-өч мәртәбә отышлырак икәнен дә күреп-төшенеп китте кунаклар. Журналистлар белән булган йомгаклау очрашуында бирелгән сорау-җаваплар күп тә. кызыклы да иде. Мин иң соңгысын гына искәртеп узам. Сорау мондый иде: —Немец финансистлары килеп, күреп китүләреннән канәгатьме? Иң көчле тәэсирләрегез нинди? Банкирлар төркеменең башлыгы Бернд әфәнде Фарһольц болай дип җавап бирде: —Бүген үк очып китәсебез булуы кызганыч. Тәэсирләребез— эшлекле. Банкыбыз идарәсенә үз сүзебезне җиткерәчәкбез: Татарстан нефтьчеләренә кредитны җитмеш биш миллион долларга күтәрү кирәклеген әйтәчәкбез Тәвәккәллек зур булган саен уңышка ирешү мөмкинлеге дә арта. Алга таба тагын карарбыз әле: нәтиҗәләр нәрсә күрсәтер? Әлегө биргән кадәре кредитны файдалы итеп тотарга кирәк. Аэропортка илткәндә кунакларны табигать кочагына алып кереп чыгарга да онытмадылар. Автобус, олы юлдан борылып, саф һавалы куе урман аланына барып туктады. Ак каеннар күләгәсендә салкын чишмә челтерәп агып ята иде. Шунда яшел чирәм өстенө мул сыйнигьмәтле табын корылган. Табында—нефтьчеләрнең үз агрохуҗалыкларында үстерелгөнҗитештерелгән затлы ризыклар. Ни-нәрсә генә юк иде анда: тау-тау җиләк-җимеш. яшелчә, татарча өй токмачлы кайнар тавык шулпасы, майлары сыгылып торган шашлык, тутырылган тавык, сап-сары кәрәзле бал... Башта барысы да чишмә янына ашыкты, аның тәмле салкын суын татып, бит-кулларын юып алдылар. Йә Хода, мондый рәхәтлек тагын кайда бардыр?! Ринат Галиев бу рөхөт-татлы мизгелләрдән бик оста файдаланып, нефть төбәкләрендәге чишмәләр турында сөйләп алды. "Чишмәләр— куанычыбыз да. борчуларыбыз да,—диде ул.—Саф сулы чишмәләр—саф- намуслы эш-гамәллөребез символы”. Аннары ул, мангалларда шашлык кыздырылган арада, бик гыйбрәтле бер борынгы риваятьне сөйләде. Борын-борын заманнарда бер татар авылында бер карт белән карчык гомер кичергәннәр икән. Бабай көн саен урманга бара, бер бәйләм чыбык-чабык күтәреп кайта, әби исә өйдә кыштырдаган була— учак тергезә, ашарга пешерә Көннәрдән бер көнне әби тәрәзәдән караса, ни күрә: ишек алдына карт бабай урынына җилкәсенә ат йөге кадәр утын күтәргән гайрәтлө-чибөр бер баһадир егет кереп килә икән. Гаҗәпләнүеннән тораташ калган әбигә әлеге егет хикмәтне сөйләп бирә урманда йөри торгач, бабай бер чишмә янына килеп чыккан икән, бик сусаган-эсселөгән булган ул, чишмәдән куш учлап туйганчы тәмле салкын су эчкән. Шунда үзенә, көч керүен, дәрте- җегөре артуын, яшәрүен тойган бабай. "Менә, күрәсең бит тәмам егет булдым!”—дип сүзен йомгаклауга, әй тотынган әби егет-бабайны тиргәргә, өй тотынган, мин сиңа әйтим, чыдап кына тор! "Син соң, карт җүләр, ник шунда мине исеңә төшермәдең? Әллә миңа картаймыш көнемдә бик рәхәт дип беләсеңме? Ник кайтып мине дә чишмә янына алып бармадың? Син гомерең буе гел үзеңне генә кайгырттың инде, мине бар дип те белмәдең Яратмадың да!’—дип, әби елап та җибәргән Хатын-кыз күз яшенә түзеп торган ир-ат бармы соң дөньяда? Егет-ба- бай карчыгын юатып та караган, иркәләп тә караган, аннары урмандагы терек сулы чишмәгә ничек барырга икәнен дә өйрәткән Әбигә шул гына кирәк тә! Елавыннан шунда ук туктаган ул. яулыгын кысып бәйләгән дә. кулына таягын алып, тиз-тиз генә урманга чыгып киткән Яшьлеген кайтарып алырга дип инде! Егет-бабай әбинең өйләнеп кайтуын бик озак көтеп утырган, караңгы төшкән, төн җиткән, күктә йолдызлар җемелди башлаган ай калыккан Әби һаман юк та юк икән. Пошаманга төшкән өгет-бабай карчыгын эзләп урманга ашыккан. Чишмә янына сулулары кабып йөгереп килсә ни күрсен—яшел үлән өстендә тупырдап торган бер кыз бала—сабый ята икән! Аның үз карчыгы икәнлеген егет-бабай яулыгыннан гына танып алган Әби карчык яшәргәннән яшәрәсе, гүзәлләрдән гүзәл буласы килептер инде, чишмә суын тыела алмыйча эчкән дә эчкән һәм сабыйга әйләнгән, имеш1 —Безнең чишмә сулары шундый көч-кодрәткө ия Карагыз аны. чамалап эчегез!—дип хикәятен йомгаклады Ринат Галиев Кунаклар рәхәтләнеп көлештеләр —Гут. гут!—диештеләр Табын гөрләде дә гөрләде Самолет та үзләренеке булгач, банкирлар ашыкмадылар. Салкынча рәхәт урман күләгәсендә матур- матур тостлар әйтешеп, алдагы килешүләр, тагын да нәтиҗәлерәк хезмәттәшлек турында сүз куерттылар Ир-атлар һаман да шулай эш турында сөйләнгән арада хатын-кызлар. Ринат Галиев бәян иткән риваятьне дә онытып,—ө. бәлки, онытмыйчадыр?!—салкын сулы чишмә янына әледән-әлө барып килә тордылар Аларның битләре әллә табындагы сый-нигьмөттөн. әллә салкын чишмә суыннан алланып яна башлады Бу мизгелдә барысының да күңелләре күтәренке иде ’ТАТНЕФТЬ’ зур дөнья базарына өнә шулай юл яра Ул хәзер американнар, японнар, инглизләр, канадалылар. итальяннар, испаннар, австриялеләр кебек егерме илнең фирмалары белән тигез, тулы хокуклы хезмәттәшлек алып бара Аларның һөркайсы белән бар нәрсәне җитди уйлап-исөплөп. үз файдаңны кайгыртканда аларның мәнфәгатен дә онытмыйча эш йөртергә туры килә Бу җәһәттән нефть генералы Ринат Галиевкә бирәсе сорауларым байтак җыелган иде Ничек була соң әле бу? Нефтьне юкка гына "кара алтын’ димибез ич. шул кадәр табышлы тармактан алынган байлык көндәлек ихтыяҗларны канәгатьләндерергә дә. алдагы матур, өметле уй-ниятлөрне тормышка ашырырга да җитәргә тиеш бит. Ә безнең нефтьчеләребез, һөнөри һәм милли горурлыкларын тыеп, чит ил банкларына баш иеп баралар, бурычка керәләр Нефтьтә йөзгән Гарәп Әмирлекләре. Сөгуд Гарөбстаны. Кувейт кебек илләр нефть сатыл баеп беткәннәр, акчаларын дөньяның иң абруйлы банкларында саклыйлар, һәр яңа туган балага, махсус өлеш чыгарып банк исәбе ачалар Көнбатыш сәнәгатьчеләренең дә иң байлары—нефть компанияләре 'Стандард ойл*. Тексако’. ’Амоко’. ’Шелл’. "Эксон'. ’Бритиш петролеум’ "Ни өчен,—дип сорыйсым киһө минем Ринат Галиевтөн,—ни өчен, ’кара алтын’ны өлдагыдан ике миллион тоннага күбрәк алып та. байый алмыйсыз, ихтыяҗ-хаҗөтлөрегөз кимеми бурычка керергә мәҗбүрсез? Инде бурычларсыз-кредитларсыз мөмкин түгел икән,—дөнья базарында бу гадөти хәл. моның бөр ояты-хурлыгы да юк,—ни өчен акчаны чит ил банкларыннан сорыйсыз? Чит илләрнең финанс хәлен яхшыртуга караганда, үз илебездәге банклар белән хезмәттәшлек итү хәерлерәк түгелме соң? Әллә инде безнең үз банкирларыбызга ышаныч азмы? Әллә Гайдар-Чубайс реформаларыннан соң өмет өзелдеме?" Ринат Галиев ярдәмчеләре, секретарьлары, куркынычсызлык хезмәте сакчылары артына ышыкланып, журналистларның буе җитмәслек командир булып утыра торган шәхес түгел-түгелен. Шулай да аның янына керүе, очрашып әңгәмә корып утыруы җиңел дип уйламагыз. Аның тәүлектәге егерме дүрт сәгате һәр минутына кадәр әллә ничә көннәргә алдан уйланган-исәпләнгән. Генерал белән күрешергә теләүчеләрне бик тиз “тотып" алалар, йомышын-гозерен тәгаенләгәч, тиешле бүлекләргә озаталар, бәхет елмайганнарның да күбесе Ринат Галиевнең җиде урынбасарының берсенә килеп эләгә. Юк, генерал алай журналистлардан качып йөрми, киресенчә, ул "дүртенче хакимият" дип йөртелгән массакүләм мәгълүмат чараларыннан бик оста файдалана белә “Татнефть" акционерлык җәмгыяте кушбитле ике газет (берсе татарча, берсе урысча) чыгара, тапшыруларның төп өлешен нефть төбәкләре тормышын яктыртуга багышлаган җирле "Нур" ("Луч") телевизион каналына да финанс ярдәмен кызганмый. Көн саен иртәнге сигезенче яртыда телевидение хезмәткәрләре Фәрит Муллагалиев. Атлас Ганиев. Рәис Шәйхетдинов. тапшыруларны алып баручы Суфия Гарифуллина, ике газетның мөхәррирләре Ирек Бәдертдинов белән Нур Әхмөдиев "Татнефть" аппараты җитәкчесе Ришат Әбүбәкеров бүлмәсендә җыелышып, булачак көн вакыйгаларын ничек оештыру, ничек яктырту турында тиз генә сөйләшеп-фикерләшеп алалар Ринат Галиев нефть төбәгендәге авыл-шөһәрләрдә яшәүчеләр яңалыкларны җитәкчеләр авызыннан ишетергә тиеш дип саный. Шуңа күрә ул телевизион тапшыруларда, газет битләрендә еш чыгыш ясый, бәхәс-диспутларда катнаша. Әгәр дә нефть генералы Татарстан яки Россия телеканалларында күренә икән, монысы да журналистлар эше генә түгел. Ринат Галиевнең үз теләге буенча үтәлә, дигән сүз. Югарыда сөйләп үтелгән гаугалы банкротлык вакыйгасын искә төшерик "Татнефть" белән "КамАЗ" тирәсендәге шау-шудан гауга оештырырга теләгән журналистлар килгәч, әлеге вакыйганың төп каһарманнары үзләрен ничек тотты соң? Автогигантның генераль директоры Николай Бех “өйдә юк" булып чыкты һәм оттырды. Ринат Галиев исә—һәр адымын уйлаписәпләп эш итә торган кеше—бу юлы гөлтләп кабынып китте. Шау-шу күтәрелгән көнне үк үз аңлатмасын бәян иткән бер минутлык язмасын махсус кеше белән Мәскәү телевидениесенә җибәрде. Тизрәк, тизрәк! Бары тик шулай гына “Татнефть‘нең банкротлыкка чыгуы турындагы уйдырманы тыеп-туктатып була, компаниянең эшлекле абруен саклап калып, финанс һәлакәтеннән котылып була. Россия телевидениесе дикторлары зәңгәр экран аша егерме секунд эчендә бөтен дөньяга шул уйдырма әкиятне тараткан булсалар. Ринат Галиев кырык секунд сөйләде. Ул мескенләнеп, зарланып утырмады, кулындагы дәлилле саннар белән салым инспекциясе чиновникларын тар-мар итеп ташлады, аларның абруйлы дәүләт түрәләре булмаганлыкларын, буталчык провокаторлар икәнен турыдан-туры ярып салды Куркып тормады ул. Хакимиятне танырга, аңа хөрмәт белән карарга кирәктер, әмма бюрократ түрәләрнең һәр төчкергәненә “ләббәйкә!" әйтеп, тәлинкә тотып, баш иеп торырга да ярамый. Һич ярамый! Бервакыт нефтьчеләребез янына Россия телевидениесенең атаклы гармунчысы, "Уйна, сөекле гармуным!" (“Играй, гармонь любимая!") тапшыруы башлыгы Геннадий Заволокин килде. Мин дә шунда чак иде бу “Кара алтын’ осталары һөнәри осталык ярышы үткәреп, хезмәт бәйрәме оештырдылар. Жюри ярышка йомгак ясаган арада. Геннадий Заволокин мәйданда ук концерт башлап җибәрде. Телеоператорлар концертны тасмага төшергәнен чамалагач, мин дә телекамера күзе төшәрлек җиргәрәк барып бастым. Ж,ирле хакимият башлыгы Илдус Гәрәев белән Ринат Галиев, тыйнаклык саклап булса кирәк, тамашачылар арасына кереп кунаклаган иделәр Үткен күзле Геннадий Заволокин аларны шунда ук танып, халык төркеме арасыннан аерып алды да. минем янга китереп бастырды. Ул: “Мотор!"—дип фәрман бирүгә, безне төшерә дә башладылар. Аннары безне такмаклый-такмаклый биюче түгәрәк уртасына өстерәп керттеләр Сулда—Галиев, уңда—Гәрәев. мин уртада Геннадий Заволокинга минем кыяфәтем ошамадымы, ул кинәт кенә "Ә син, бабакай, бәлки читкәрөк китеп торырсың?"—димәсенме' Ринат Галиев шунда ук: "Бу безнең бабай, үзебезнеке '—дип мине яклап алып калды Шулай итеп, нефть генералы белән бергә шул тапшыруга эләктем бит Бер-ике айдан соң үземне Мөскәү телевидениесе экранында күргәч, сөенеп куйдым: Геннадий Зоволокин егет икән, "бабакай'ны кадрдан кисеп ташламаган Монысы ярады-яравын. Әмма бит минем Ринат Галиев белән озаклап-озаклап әңгәмәләр корып, күзгә-күз, тезгә-тез дигәндәй, үземне борчыган сорауларыма җавап алып, сөйләшеп утырасым да килә Һич кенә дә шундый уңай вакытны туры китереп кенә булмый Шулай да бервакыт бәхет елмая язып калды Ринат Г алиев белән бер самолетта очарга тиеш идек Бернинди телефон шылтырауларсыз, йомыш бөлөн кереп бүлдерүчеләрсез берәр сәгать самолет салонында әңгәмәләшеп барырбыз дип сөенгән идем Без өйләнгәч, төн кыска булып чыкты—һава бозылып китте дә, оча алмый калдык Ә очарга җыенуыбызның сәбәбе үзе бик кызыклы иде. аны уйлап та чыгара алмассың. Михаил Горбачевның үзгәртеп корулары. Борис Ельцин реформалары нефть сәнәгатенең элекке канун-кагыйдөләрен җимерде дә ташлады Техникага, электр энергиясенә, нефтьне эзләү һәм чыгару өчен кирәкле әйберләргә бөяләр дистә меңнәрчә мәртәбә күтәрелде Шуның өстенө һәртөрле салымнар, пошлиналар, акцизлар һәм башкалар Кыскасы, "җир мае*ның һәр алынган тоннасыннан тиеннәр дө калмый башлады Промыселларда үзләрен аклый алмаган скважиналар мәйданнар, ятмалар барлыкка килде—аларны эшләтү файдасызга әверелде Әгәр дә акыллы икътисади чаралар кулланылса, әйтик, кыен алына торган "җир мае’на салым ташламалары ясалса, эшләр җайланып та китәр иде Әнә американнар үзләрендәге энергетик кризис елларында аз табышлы скважиналардан алына торган нефтькә бөя чикләүләрен бетергән булганнар һәм тернәкләнеп киткәннәр Әмма Россиягә чит ил тәҗрибәсе кирәкми шул. аның үз акылы үзө белән* Җиде дистә елларга сузылган совет хакимияте чорында "кара алтын'ны "план өчен" дип. "намус һәм бурыч эше" дип. мескен тиеннәр бәрабәренә сыгып ала килделәр Эш чыгымнарына тотылган сумнар белән нефтьне сатудан алынган сумнар аермасын ягъни бар табышны дәүләт кырып-сөбөрөп ала торды Нефтьчеләрнең үзләренә ихтыяҗ- хаҗәтләре өчен тиеннәрне бик санап кына кайтаралар иде Ниһаять, демократия килде, дип сөенгән идек "Кара алтын" осталары үз хәзинәләренә хуҗа булу иреген яулап алырга, үз хезмәтләренең җимешен үзләре файдаланырга мөмкинлек туды шикелле Илнең борылышларда бик авыр хәрәкәт итә торган икътисад "корабы' йөз сиксән градуска борылыш ясады, чит илләр белән дөнья бөяләре буенча туры- дан-туры сату итә башладык Әмма янә бәла бар табышны диярлек салымга басып калалар Һәр бөр сумның илледән алып туксан тиененә кадәр өлешен федераль бюджетка сыдырып алалар Татарстан бюджетының да нигезе—нефтьтә Ә кайтарып бирергә уйлап та каручы юк Нефть ятмалары, катламнар, скважиналар, галәм күгендәге йолдызлар шикелле, бөрберсеннөн нык аерылып торалар Бер урында "җир мае* ургып бөреп чыкса, икенче урында аны әллә никадәр көч һөм чыгымнар түгеп, җир астына химик катнашмалар кудырып, 'мунча ясап", насослар бөлөн көчкә суыртып алалар Татарстан промыселларында бер скважинаны гади бентонит балчык бөлөн эшкөртү-сылау гына да өллө ничә мең сумнарга төшө Ә андый эшләр меңнәрчә скважиналарда башкарыла Ә менә ни өчендер нефть эшендә барысын да бер чыбыктан куалар—бөтен төр салымнар да бертигез алына Шуңа күрә нефтьчеләр табыш алып булмастай скважиналарны икътисади вәзгыять яхшырганчыга кадәр томалап-ябып торуны мәгъкуль күрәләр. Ә кайчан яхшырыр ул икътисади хәл? Анысын бер Алла гына белә! Хәзер инде Россиядә ябылган скважиналар саны кырык меңгә җитә, дип сөйлиләр. Тукта! Ни өчен нефть сәнәгатендә нөтижөле эшләүне, һөнөри мәсьәләләрне һаман да Мөскәү, Үзәк хәл итәргә тиеш соң әле? Үзебез игълан иткән суверенитет—бәйсезлек, җирсуларыбызга, җир асты байлыкларына—кыскасы, хөмһүриятебезнең барлык хәзинәсенә тулы хокуклы булуыбыз—болар Татарстанның төп законында—Конституциясендә язылган. Әмма тулы бәйсезлеккө ирешү—озак һәм катлаулы юл, ул уңышлы да булырга мөмкин, күренерлек нәтиҗәле булмавы да ихтимал Әлегө бар өметебез шул нефтькә бәйле. Димәк, "кара алтын* өчен кайгыртучанлык күрсәтү бүген иң мөһим, иң төп мәсьәлә! Барлык парламентларның бәласе шулдыр: алар никадәр буш сүз тегермәне корсалар, шулкадәр вакыт та бушка ага. хилгә оча Матур сүзләр күп сөйләнде, әмма закон чыгаручы депутатларыбыз нефть тармагын үстерүне хокукый нигезләргә салган, юл күрсәткеч булырлык бер закон эшләп бирә алмадылар. Нефтьчеләребез кыргый базар мөнәсәбәтләренең давыллы диңгезендә менә ничәмә-ничә еллар инде “законсыз" йөзә. Ә бит мондый закон өчен көрәштартыш парламентта да. хөкүмәттә дә. Президент аппаратында да туктамый дәвам итә! Тик нәтихә генә бик күренми. Нефтьчеләрнең таләпләре бер генә: нефть сәнәгате белән икътисади идарә итү төрле ятмалар-катламнар. аерым мәйданнар өчен бер төрле генә булмаска, бер чыбыктан куылмаска тиеш Һәр очрак—табигатьнең серле бер могхизасы ул. һәр скважинаның үзенчәлекләрен, мөмкинлекләрен анык билгеләп, белеп эшләргә кирәк Шуңа яраклаштырылган икътисади хокуклар-законнар да булырга тиешле. Әйе, нефть турындагы шундый закон һава белән су кебек кирәк, тиз кирәк. Ринат Галиев командасы Татарстан Дәүләт Советының реформалар комиссиясе утырышына өнә шул эшне тизләтү өчен очмакчы иде. Промыселларның язмышы шунда хәл ителергә тиеш—алар "кара алтын" чыгаруны дәвам итәчәкләрме, әллә, “табышы аз" дигән сылтау белән, күл кенә скважиналарны ябып куярга туры киләчәкме? Казанга сәгать иртәнге тугыздан да калмый барып җитәргә кирәк иде, шуңа күрә юлга таң белән кузгалдылар. Аэропортка сәгать алтыда юл тотканда әле яктырмаган да иде Февраль ае Томан, бозлавык. Алтмыш чакрым юлны шулай да хәвеф-хәтәрсез генә барып хиттек. Команда мондый: нефть генералы Ринат Галиев үзе. баш инженер Шәфәгать Тәхаветдинов, баш геолог Ринат Мөслимов. чит илләр белән сәүдә итү фирмасы башлыгы Эдуард Акопджанов, баш бухгалтер Владимир Лаврущенко. генераль директорның төзелеш буенча урынбасары Семен Фельдман Күрәсез, барысы да зур белгечләр—тарткалашыргакөрөшергә ныклап әзерләнгәннәр. Арбаның бишенче көпчәге сыйфатында мин дә ияргән идем Өметем: юлда Ринат Галиев белән иркенләп сөйләшеп бару иде. "Нигә машинада ук сөйләшә башламадыгыз?"—дип сораучыларга җавабым шул: аларда минем кайгым юк иде—һаман да "Казанны ничек яулау" кайгысы иде . Әмма әйткәнемчә, хәерчегә җил каршы, дигәндәй, һава бозылды. Ринат Галиев янәшәсенә утырып, әңгәмәләшергә дип. сорауларымны әзерли башлауга... булмады . Казан өстен куе томан баскан, дип хәбәр иттеләр. Двигательләрен дә җылытып өлгермәгән самолеттан башны иеп чыгып китәргә туры килде Көн дә әрәм булды, генерал белән дә әңгәмә өзелде...