Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАСЫР ЙОМГАГЫН ТӨЕНЛӘГӘНДӘ

Булсан икән ул бер Ташбалбал да, җиргә береккән килеш утыр икән ҖилВакыт дигәннәренә исең дә китмичә. Үтсен едлар, үтсен гасырлар, ә син мәңгелеккә каккан казык кебек битараф рәхәтлектә оеп утырасын Бакый гомер жил-яңгырларның сыйпап иркәләүләре туйдыргач, бер мәл, ниндил т илаһи кодрә’ бе -ән җаг тана< ••• кызык өчен генә булса да, бу Күк мбәзе астында. Ай Кояш яктысын ы Адәм балаларының мәш килеп ниләр майтарып ятканына күз саласың Әһә. Дөнья дигән Яшәү Үзәнендә эшләр болайрак икән . Карыйсьгн-күрәссн. аңлыйсың-беләсен дә янәдән Ташбалбалга әвсреләсен Күпмедер сл- гасырлар үткәч тагын бер жанланып, Тормыш дигәннәренә янә күз салып, үзеңчә анализ-нәтижә ясыйсың Бу уйлар—әкияти хыял Безгә—бер саплам жеп озынлыгында гомер бирелгән Кеше атлы Адәм балаларына мәнге яшәо таш сын да. шигырьдәгечә, “ак болыт бу .ырга да язмаган” Яшисен икән (бүтән чара юк!—“ирскссздән туасың, гаҗәпләнеп яшисең, сагыш белән үләсең...”)—уйланмый хәлен юк: борчыласын, хыялланасын, исәп- хисапларыңа муафикъ эш-гамәл кылырга тырышасың. Гадәттә, кылган эш-гамәлләр—корган уй-хыятларнын бик аз өлеше генә булып чыга Гаме булган Жан иясе өчен уйланыплар калыр өчен жаи чыгып кына тора ул. Тиздән—тап и берәр елдан Кс-пелек на гасырга аяк басарга тора. Хәер, гасырлар үлчәме—шартлы нәрсә. Миладича быел 1999 ел булса, һижричә— 1420 ел гына исәпләнә. Ә яһүдләр исә Кешелек тарихын 6 гасырга якын дип йөртәләр Яшәешебез ш .ртларын бәйле рәвештә бездә инде байтак гомерләр григорьян календаре исәптә йөри Туу-үлсмебсз дә, гомер кг кәндәге төп i акнйга-да.алар да шушы календарьдагы саннар белә»» билгеләнә. Әйе, без “Егерме” дип глгеләгән түгәр >к знлы ravbip т».м....глануга бара. Алдагылары белән чагыштырганда жәһәтрәк, тизрәк үткәндер сыман тоела ул миңа Җир Кояш тирәли кызурак әйләнмәгәндер, билгеле. Ә планетадагы Тереклекнең яшәү рәвеше, кеше гамәлләренең башкарылу тизлеге, вакыйгаларның үзара үрелеп агуы, ил-халыкларның бер-бсрсенә керешеп аралашуы ягыннан бу гасыр, һггпггиксез, "тыгызрак" динамиграк булыр. Чагыштырып карыйк бу йөз елга якын дәвердә халык бггк нык үрчеде, берничә мәртәбәгә ишәйде Кытай кебек халкы миллиардлап исәпләнгән илләр хасил булды. БМО мәгълүматләренә караганда, хәзер Җир йөзендә 6 миллиардлап кеше яши. Димәк, тыгызландык Кояш астында тере күләгәләр күпкә артты, җирдән шуышып искән җилгә җанлы киртәләр кү^бәйдс Элгәрге гасырларда кешеләр үзе яшәгән җир осте киңлекләрен биек тау башларына менеп манзара кылган булса, XX гасырда Адәми зат Җир шарын—Яшел Планета дип атап, галәм Б киңлекләреннән чыгып, “читтән капшап” карады, хәтта Айга җитеп, “Зөһрә кыз көянтәсен тотып кайтты”. Җир-бишеккә мөнәсәбәт үзгәрде. Матдәнең “җанында” казыну көчәйде. Атомны таркаттылар. Ягъни, кеше акылы макродөньяга да, микродөньяга да тирән үтеп керә бара. Кеше яман чир кебек сырхауларны (соңгы чорда алар рәтенә СПИД кебекләре дә өстәлде әле!) дәваларга чарасыз булса да, тереклекне күпләп кыра торган атом, водород, нейтрон һәм тагын әллә нинди бомба-кораллар уйлап тапты. Җирнен өстенастын үлем заводлары челтәрләде. Диңгез- океаннарның төпләренә кадәр бүлгәләнелде. Энергетик ресурслар—нефть, ташкүмер, газ бетүгә таба авышты. Азонлы биосфера катламы, тузган сүрү кебек, ертылырлык юка элпәгә калды. Табигать мәсхәрәләнде. Сугыш-эпидемияләрдән дә мәхшәррәк афәт—экологик афәт килде Чын чиста сулар Арктик бозлар куенында гына калды бугай инде Жир-Су дигәч, ирексездән күңелгә жирсү сүзе килә. Табигый Табигатьне сагынып жирсү... Гасырыбызның 50 елларында телдән төшми йөргән “Без Табигатьтән мәрхәмәтләр көтеп тора алмыйбыз, аны тартып алу—безнең бурыч!” дигән лозунг-шигарьнең икенче өлешен “коммунистларча” шәп үтәдек бугай. Кеше—нинди генә көч-куәткә, ан-зиһеигә ия булмасын, ул, иң әүвәл, Табигать баласы. Вәхшиләрчә мөнәсәбәттән Табигатьнең эчке гармониясе бозылган икән, димәк аның баласы—Кеше дә, шул дәрәжәдә үк камиллеген, игелеклелеген югалткан, дигән сүз Миңа калса, үтеп бара торган Гасыр Кешенең кешелеген Яшәү сәхнәсендә шундый итеп сынады ки, һәм бөеклеген, һәм түбәнлеген, көзгедәге кебек, үзенә һәм җирдәшләренә бөтен нечкәлекләре белән күрсәтеп бирде. Шигырьдәгечә—“бөтен прогресслар фәкать регресс кына, кеше жаны череп таркалса...” Меңнәрчә телләрдә сөйләшеп тереклек итүче халыклар (җир йөзеңдә 5 меңнән артык тел һәм шивәләр бар дип исәпләнә) яшәешендә дә, ягъни дөньякүләм иҗтимагый тормышта да, Табигать-Ана кичергән хәлләргә охшаш үзгәреш-тетрәнүләр, һай, күп булды бу үткән гасырда! Гасыр яшьтәшләре булган йөзьяшәр аксакаллар (әйтик, безнең Гомәр ага Бәширов кебек олуг затлар) ул хәлләрне бөтен күзәнәкләре белән тоеп аңлыйлардыр. Әле безнең, чагыштырмача яшьрәкләрнең дә, ишетеп, укып, күреп, кичереп белгәннәре дә байтакка җыйнала Менә ул Тарих “капчыгыннан тырпаеп торган” кайбер теңдснцияконтурлар Егерменче гасырда бик күп халыклар милли бәйсезлекләре өчен көрәшкә күтәрелделәр, күп корбаннар бәрабәренә булса да, җиңделәр, максатларына ирештеләр. Искә төшерик. Европаның төп баскынчы илләре— Англия, Испания, Франция күпме колонияләреннән колак кактылар! Африкада, Азиядә бик күп яңа бәйсез дәүләтләр барлыкка килде. Димәк, кимсетелгән, изелгән, каһәрләнгән халыкларның күз яшьле каргышы “костырды” аларны. Ә Тормыш-Яшәү дигән бөек сәгадәтнең антиподы—“ихтыяҗи” сугышлар9 Егерменче гасыр бу яктан күрсәтте инде күрмәгәнне! Үзәге без яшәгән Европада кайнап чыгып, аннары бөтен кыйтгаларга да таралган Беренче Бөтендөнья сугышы, янә Икенче Бөтендөнья сугышы (исемнәре генә ни тора!), булуы ихтимал өченчесе Тфү! Тфү! Ихтимал, Күк җәнапләреннән җибәрелгән иң зур каһәр һәм сынау— элеккеге Рус империясе, соңрак СССР, хәзер Россия дип йөртелгән җирләргә тигәндер... Инкыйлаб, гражданнар сугышы, җирне хуҗасыннан аеру— колхозлашу, сыйнфый дошман эзләү, искитмәле салымнар чоры, «коммунизм төзү» дәвере, “бөек” торгынлык, һәм, ниһаять, янәдән килеп байлар белән хәерчеләргә бүленү еллары. Бу гасырда Россия империясе, элеккеге Рим яки Госманлы империяләре шикелле таркалды дисәк тә була. Әлеге дә баягы шул “косу” галәмәте бит бу. Гасыр башында Польша, Финляндияләр кебек илләр мөстәкыйльлек алып үзбашка чыкса, гасыр ахырында зур тоташ ишлекләрнең кырыйларыннан кителгән язгы бозлар шикелле, хәзер шактый ук кечерәйгән территориядә ярымач, ярымҗимерек. ярымисерек Рәсәй утырып калды (шуның уртасында без ) Прибалтлар да юк, кырый-украин яклары да юк, Кавказ да, Урта Азия дә Кояш астында алар бар: әмма алар—бүтән! Гомумтенденция: халыклар, бер яктан, икътисади, сәяси җирлектә берләшергә омтылсалар (мәсәлән, Европа илләре бердәмлеге һ.б.), икенче яктан, мөстәкыйльлек, милли аерымлык, үз йорт-дәүләтен булдыру юлын сайладылар. Моның бер ачык мисалы гасыр урталарында Израиль дәүләте оешу булды. Тел вә дин ягыннан үзара кардәш төркемнәр тәшкил иткән халыкларда да үзенчәлекле зур эволюцион үзгәрешләр туды, әлбәттә. Кемгә ничектер, мина калса, төрки халыклар, әйтик славян халыкларына караганда, тетрәнүләрне, катаклизмнарны күбрәк кичерделәр шикелле. Гасыр башында бөтен төрки халыклар диярлек, тарихи бәйсезлекләрен югалтып, аяусыз колониаль басымга дучар ителделәр. Егерменче елларда, чагыштырмача көчле һәм мөстәкыйль булган Төркия дә бәйсезлеген югалта язып калды. Урта Азия ягы төркиләре бу гасырда мәгълүм бер тәрәккыятка ирешсәләр дә, барыбер, инкыйлаб китергән уртак нәтиҗәләрдән, уртак әйләнештән читтә кала алмадылар Шул ук бер идеологии максат-принциплар, шул ук тоталитар идарә итү системасы, шул ук совет халкы (дөньядагы иң алдынгы!) рәвешендә урыслаштыру сәясәте... Сүздә никадәр генә ирекле һәм тугандаш саналмасын, “бәйдә тоту” принцибы шулкадәр мөкәммәл эшләнгән иде ки, хәтта бер генә республиканың да үзендә теге яки бу төрдәге тулы производство-житештсрү циклы булдырылмады Төп деталь, двигатель бер җирдә эшләнсә, ә бер бик тә кирәкле икенче бер “шөреп” менәр чакрым ераклыктагы бүтән бер өлкә йә республикада ясала иде Әмма тарихи дөреслек өчен гадел булыйк: Урта Азия халыкларына бу мгкән гасыр шактый ук “күн төште” Иҗтимагый формацияләрнең эволюцион үсеш чоры тизләнү сәбәпле, икътисадта алар Урта гасырчылык мирасыннан шактый тиз арына алдылар. Нинди генә бәрелешләр, сугышлар, сынаулар булса да, халыкларның тарихи рухлары, нигездә, бетмәде, яшәү рәвешләренең төп принциплары сакланды, өмет-максатлары югалмады һәм, ниһаять, гасыр ахырына таба, алар хакыйкый бәйсезлек тә алдылар. Күрәбез, беләбез: бүген алар зур икътисади кыенлыклар кичерә Үтә торган авырлыклар бу Иң мөһиме: “Аһ, татлы нәрсә шул ул Азатлык!” дигән шикелле, халыкның киләчәгенә гарантия булган мөст <ыйль дәүләтчелек барлыкка килде. Димәк, өмет бар' Безнең җирлектә яшәгән өлкән һәм урта буын өчен Егерменче гасыр тарихы ул, асылда, СССР тарихы Ә СССР—ул Җир шарындагы коры җирнең алтыдан берен тәшкил иткән галәмәт зур территория. Шушы киңлек гел генә Егерменче гасырның халыкларны "печү" г игоны булган икән дип уйлаучылар ялгышырлар Байтак ил-халыкларга якты нур булып төшәрлек прогрессив идеягамәлләр дә туган һәм -ормышка ашкан җир дә бит әлс ул Советлар Союзы Егерменче гасырны ; иң авыр сынауларын кичеп тә рухлары сынмаган, талантлы халыклар яш-^-ән бу җирләрдә Күп кенә бөек башлангычлар иле дә булган ул. Халкы ачлы- туклы яшәсә дә, киләчәккә иманы нык булган аның. Жаны сау булган. Конфуций әйткән, имеш: Дәүләт белән идарә итәр өчен өч нәрсә кирәк: ашар-эчәр ризык, ил сакларлык корал һәм халык ышанычы Аннан сораганнар: шуларның берәрсе булмаса, дәүләтне тотып буламы? Коралсыз да була, дин җавап биргән ул. Әгәр шул өчнең тагын берсе булмаса? Хәтта ризыксыз да була, дигән акыл иясе, кешегә, барыбер, бер үләргә туры килә, ә менә халык ышанычын югалтса, бернинди Дәүләт тә яши алмый, дип җавап бггргән. Әйе. ышаныч, киләчәккә ышаныч бөек нәрсә ул! Дөрес, ышанычларның күбесе акланмаган. Халыкларның бөеклеге һәм фаҗигасе кардиограммасы. “Ул елларга инде кайтып булмый " дигән шигырь юллары бар. "Сагынып кына була!” дип дәвам ителә ул Хикмәт— ностальгиядә, сагынусагынмауда гына түгел, әлбәттә Әмма бүгенге кискен контрастлар, дәүләти дәрәҗәдәге җинаятьчелек, эшсезлек, сәяси башбаштаклык. Әнә шулар үткәнне сагынырга мәҗбүр итә Ә сагыныр нәрсәләр юк түгел: социаль гаделлек; хезмәткә, укуга, ялга, дәвалануга реаль хокуклар; билгеле бер әхлакый- этик нормаларның үтәлүе, канун-законнарның эзлекле ныклыгы... Инде килеп, үзебезгә—татар кавеменә кайтыйк. Ни гамәлләр кылынды бу дәвердә? Бүген ниләр майтарабыз? Киләчәктә нәрсәләр эшләргә җыенабыз9 Сорауларны бирдем бирүен дә, ә җавап бирүләре, ай-һай, кыен. Яңа гасыр башланыр алдыннан бик күпләр уйлана-уйлана, кайта-кайта үзенчә җавап эзләячәк әле бу сорауларга. Шулай булгач, шул меңнәрнең берсе, бу очракта шушы гасырның икенче яртысын кичкән кеше, бүгенге әдип һәм мөхәррир буларак, үземчә фикер йөртеп карау гаепмени? Сизенәм, мөгаен, субъективлыкта гаепләүчеләр дә табылыр. Моны халык язмышы турында фикерләшкәндә бәхәсләр туу—табигый хәл ич! дип кабул итәргә кирәктер. Иң элек күңелгә шуны киртләп куйыйк. Үтеп баручы гасырда, без сан ягыннан (рәсми мәгьлүматләргә табынмаган хәлдә дә) әлләни артмадык, үрчемәдек, ишәймәдек. Бүтән төрки халыклар белән чагыштырганда бу бигрәк тә ачык күренә. Сәбәпләрен һәркем үзенчә гоман кылыр. Заманында хәзер уртак ватан саналган иксез-чиксез киңлекләргә дәгъва кылган милләт XV-XV1 гасырларда каршы як милләт белән бер чамадарак булган бит ласа! Нидән бу туктап әкренәймеш? Бар булып та, бүтән халыклар мохитендә, балавыз күк изрәп “эрүебез” нәтиҗәсеме бу? Әллә сәбәп генофонд оеткысының сыеклануындамы? Әллә неомалтусчылык (күп үрчү, янәсе сыйфатка “бәрә”, интеллект кимүгә китерә. Гадәттә, Африка һәм Азия илләре мисалында шулай аңлаталар) тарафдарлары булып киттекме? Әллә элегрәк прогрессив күренеш дип бик пропагандалаштан катнаш никахлар җимешеме? Ни генә булмасын, факт инкяр итеп булмаслык факт булып кала. Димәк, санның сыйфатка әверелү ятыннан да без әлләни алгарышка өметләнә алмыйбыз. Каршылыклы тагын бер сорау туа: гасыр башында татарның матди һәм мәдәни хәле ничегрәк булган? Гасыр ахырында ничегрәк? Россия империясе кысасында ниндирәк урын тотканбыз да, хәзер шул ук ил- халыклар (хәзер статуслары бүтән булса да) арасында ниндирәк рейтингта без? (Әлбәттә, һәр вакытка, һәр чорга чагыштырмача нисбәттә!) Без гасыр башында, бүтән халыклар белән чагыштырганда баерак, зыялырак булганбызмы, әллә?.. (Янәдән кабатлыйм: чагыштырмача). Төгәл, кистереп җавап бирү кыен. Гомумконтурны ретроштрнхлар белән генә чамаларга кала. Шунысы факт: заманасына күрә Россиядә—Дума җыелышларындамы, фабрика-завод цехларындамы, прииска-шахта тирәнлекләрендәме—татар факторы шактый көчле булган. Сәүдә дөньясы турында әйтәсе дә юк. Халыкның билгеле бер катламында милли сэр мая—ягъни милли капитал тупланган булган. Хосуси кулларда булса да, бу капиталның шактый өлешен милли байлык дип тә әйтеп була. Моңа бер дәлил-меценатлык. Әгәр хәйрия оешмалары (бу хәрәкәтнең үзәгендә торган Хөсәенов, Кәримов, Яушев, Юнысов, Акчурин, Рәмиев кебек затларга дистә еллар аша рәхмәт!) булмаса, әйтик мәгариф өлкәсендәге казанышларга (чагыштырмача уку-язу буенча татарлар урыс туганнарга караганда гыйлемлерәк тә саналганнар әле. Бу хакта Ленин да язып калдырган) ирешелер идеме? Матбага эше гөрләп тормаса, көчле әдәбият каян килер иде9 Рухыбыз дөньясында бер Тукай феномены гына да күп нәрсәне аңлата. Ул заманда безнең халык күпләп яшәгән һәр губерниядә. һәр төбәктә татар теленә, татар китабына, милли яшәү рәвешенә табигый көчле ихтыяҗ булган. Татар китабы, гомумән, татар матбугаты, империянең дистәләгән регионнарында мул күләмдә, күп санда нәшер ителгән. Театр труппалары оешкан. Дини оешмалар һәм мәчетләр массакүләм рухи-идеологик үзәк миссиясен үтәгән... Кыскасы, рухи күтәрелеш булган. Дәрт тә, дәрман да булган. - л Мәгълүм хакыйкать: һәр халыкнын көчен-куәтен анын милли оаилыгы билгели Бүгенге дөнья байлыгы кайсы илләрдә һәм кемнәр кулында тупланган? Әйтәләр: кимендә 70 % мәгълүм бер халык хозурында. Ә оезнен милли байлыгыбыз (республика банкларының берсендә Татарстанның да үз алтыны— фәлән килолы бер кирпеч коелмасы бар дип сөилиләр) күпме дә һәм кемнәр кулында9 Алга киткән цивилизацияле илләр мисалы шуны күрсәтә: әгәр байлык чын мәгънәсендә уртак милли байлык булса, чын хөкүмәт аны әрәмшәрәм итүгә, урлауга юл куймый Хәер, бу кадәресе хәзерге Россиягә дә, Татарстанга да карамый шикелле Үткәнне мактыйммы9 Һич юк Булганын искәртәм генә. Бүгенге күзлектән караганда ул заманнын сәнәгатендә булсын, мәгърифәтендә, сәнгать һәм әдәбиятында булсын дөнья кадәр тискәре якларын табарга мөмкин Ә бүгенгебез9 Совет чорында чыккан йөзләгән фәнни-гыйльми саналган хсзмәткитапларны актарсак, (аларда совет чорындагы бишьеллыкларның “уңышларын”, гадәттә, нигәдер 1913 елгы күрсәткечләр белән чагыштыралар иде) теге заман белән чагыштырганда йөзәрләгән, хәтта меңәрләгән тапкыр үсеш турында саннар, күрсәткечләргә юлыгырбыз Әйтик, матбугат турында сүз чыкса, әйтерләр, хәзер бер Татарстанда гына йөзләгән нәшрият бар. Шәһәрләрдә йөзләгән татар мәктәбе Фәлән йөз язучы, фәлән мен мәдәният сарае, клуб Ә заводлар, фабрикалар, промышленность предприятиеләре, бигрәк тә хәрби заводлар турында сүз китсә, үсеш темпларына шаккатып тел шартлатырга гына кала Гсополитик яктан Европа-Азия казанышларына ия Татарстан фәненең казанышларын шик астына алырга теләмибез. Чгггләрдән караганда, чыннан да, милли аспект турында уйламасан яки аны инкяр итсәң, без фәкать тәрәккыят аванпостында гына торабыз диярсең Ярый, без—каләм—ияләре, гомерләребезне багышлап, күп гасырлы зур әдәбиятыбыз бар дип, эчке куаныч кичереп яшәүчеләр, бөек рухи чыганак— Галиҗәнап Әдәбиятыбыз турында бүген ниләр уйлыйбыз сон9 Өзек-төтек кенә белгән Болгар чоры, Алтын Урда, Казан чорларына кереп тормыйча, күпмедер дәрәҗәдә шаһите без булган Егерменче гасыр әдәбиятын күздән кичерик Гасыр башы һәм гасыр ахыры чишмә башлары чыганакларын барлыйк. Кайларда туып, кайлардан килгән сон талантлар татар әдәбиятына9 Әлбәттә, Идел-Урал буе—Татарстан һәм Башкортостаннан, Самара, Сембер, Пенза, Нижгардан, Әстерхан. Тобол, Сарытау, Оренбург, Троицк, Чиләбе, Курган якларыннан Тагын дистәләгән шәһәрләрдән Хәер, йөрәк яндырып санап торуның хаҗәте юк. Хәзерге әдәбиятыбызга әзме-күпме килеп кушылган яшьләр—үзебезнең Татарстаннан да Башкортостаннан. Калган регионнардан инде килмиләр диярлек. Мәктәпләр беткән, китапханәләрдәге рухны вакыт җилгәргән, киткән ватан белән сөт тә кипкәнме әллә? " Әй, мөхтәрәм зат Закир Рәмиев— иптәш Дәрдмәнд!—ямьле Юлык буйларында нинди варисларыгыз үсә9 Сыркыдыда Такташ якташлары татар китаплары укыймы9 Пенза якларында Г.Коләхмәтов. К.Тинчурин, Ш. Усманов, Г.КутузГлар рухы исәнме' Камышлы Әнвәр абый Давыдовны юксынамы9 Тагын кайсы якларга карап оран салыйк? Беренче татар романнары авторы 3 Бигиев (Ростов), ill Камал. Г Әпсәләмов (Мордовия), К. Нәҗми (Т Новгород). Г Сәмитова (Ташлыяр), X Госман (Пермь), А. Расих (Троицк), Н .Арслан (Кызылъяр) Театр, музыка, сынлы сәнгать дөньясыннан кайбер исемнәрне искә төшереп үтик 3 Хәбибуллин—(Орск), Л Фәттахов (Сергач), Р.Ваһапов (Т. Новгород), Г Кайбицская (Уральск). Ф. Туишев (Сембер) Хәзер, кызганыч, ул төбәкләрдән мондый олуг "йолдызларны” телескоп яки төнлә күрсәтә торган приборлардан карасаң да күреп-табып булмый инде Әдәбият—китапсыз була алмый Татар китабының, гомумән матбугатының бүгенге хәле күңел күтәртерлек дәрәҗәдә мөшкел Китап кирәксез товарга әйләнде. Үзенең кирәксезлеген тою—һәр талант, гомумән һәркем өчен, ин авыр тойгыларның берсе Мәгърифәтче шагыйрь Акмулла кебек, куларбата китап төяп ил буйлап йөрергә дә риза булыр идең дә хәтта, әмма бүгенге яшь-җилкенчәккә син язган җыру-моңнар кирәк микән? Ә бит Егерме беренче гасырга алып чыгарлык әдәби мирасыбыз бар һәм ул әлегә өстәлеп тора! Аяныч. Мирасыбыз өчен түгел, бүгенге хәлебез өчен аяныч. хәзерге татар әдәбияты әлегәчә элеккеге “эч мае" хисабына (фольклор, классик мирас тәэсире, чирәмле авыл рухы, жыр-моң, балачак хатирәләре, табигый җир-су...) яшәп килде. Телебезнең бишеге булган авыл да, ай-һай, бик нык үзгәрде шул бу дистә елларда!.. Берничә буынны тәрбг 1әгән “Галиябану”, “Агыйдел”, “Йөзек кашы”, “Туган ягым— яшел бишек” әсәрләрендәге каһарманнарның реаль оныклары укый микән әле бу гүзәл әсәрләрне? Шикләнәм. Кыскасы, нигезебезне—авылны югалтып барабыз. Бәс шулай булгач, сугыштан сон тирәлегебезне чорнап алган ВПК предприятиеләре, нефть промыселлары, КамАЗ, нефтехим- нәрнен югары даирәдәге шәхесләре турында үз телебездә нинди югары художестволы әсәр туарга мөмкин! Базарың (бәяң мәгънәсендә) булмагач, әдипнең дә кадере юк. Кадерсез әдип үзе дә сансызлана. Бүгенге көндә югары исемнәр йөрткән, яшьләре белән 70 ләрдән узган мөхтәрәм әдипләребезнең дә байтагының интеллектын гасыр башыңдагы С. Максуди, И. Акчура, Ф.Әмирхан, Г.Исхакый, Г. Ибраһимовлар интеллекты, зыялылыгы һәм затлылыгы белән чагыштыру кыен. Әмма, үзен татар дип йөрткән, үзендә милли үзаң бар, дип исәпләгән һәркем бернәрсәне онытмаска тиеш: дәүләтчелек идеясе теге йә бу формада иң әүвәл Сүздә— гыйлем ияләренең, шагыйрьләрнең, әдипләрнең язма яки басма хезмәтләрендә сакланды. Байтак гасырлар буенча. Дин, беренче чиратта милләтне таркатмаска булышса, әдәбият иң мөкатдәс хисне—Азатлык, Бәйсезлек, Мөстәкыйльлек идеясен, йә ачыктан-ачык, йә эзоп теле белән—эчтән саклап, үстереп килде. Әйе, 90 елларда беркадәр яуланган суверенитет- мөстәкыйльлегебезнен юлбашы ерактарак.. Шуңа күрә дә, шул Олуг Әдәбият варисларының бүгенге көндә үз талантларына кирәк кулланыш таба алмаулары, кирәксезлекләре—ил хуҗалары, дөнья чыгырын әйләндерүчеләр өчен оят булырга тиеш. Халык рухының ышанычлы көзгесе булган әдәбият турында сүз кузгаткач, милләтне милләт иткән бүтән компонентлар турында да берничә сүз әйтми калып булмый. Ул—туган тел язмышы, ул—милли тарих, ул— милли мәгариф системасы, ул—дин тәгълиматы. Бу олуг мәсьәләләрне бер язмада хәл итү түгел, чишелешен дөрес куя белү дә ифрат авыр. Теләгәндә дә, әзерлегем, көчем дә җитмәс иде Кайбер күзәтүләр белән чикләнәм Тел хакында сүзем кыска: ул—сорау гына. Ана телендә гасыр башында күбрәк сөйләшкәнме татар халкы, әллә хәзерме9 Өч алфавит кичкән халык, яңа гасыр башын нинди имля белән башлар? Җавапларны укучы үзе табар. Дин өлкәсендә, кызганыч, махсус белемем юк. Шулай да, мәсьәлә артык зур булганга күрә,бу хакта һәркемнең үз фикере булу лязем. Әгәр динебез булмаса, бу 4-5 гасыр эчендә без милләт буларак күптән беткән булыр идек инде. Безне моңарчы дин, эчке иман саклап килде. Шуны аңлап дәһшәтле кара көчләр төрле гасырларда динебезне юк итәргә ташландылар да инде! Үтеп баручы гасырда, рухка иркенрәк еллар булгаласа да, нигездә, динебез, галимнәребез бик нык каһәрләнде, дин Хадимнәренең күбесе җисми юк ителде. Болары һәркайсыбызга мәгълүм. Һәм, ниһаять, гасыр ахырына таба дин ирегенә юл бирелде. Күп җирләрдә тирә-юньгә ямь биреп манаралы мәчетләр калкып чыкты (дөрес, аларның күбесе ашык- пошык, зәвыксыз һәм фәкыйрь салынды. Хәер, әлегә алары да ярап тора.) Ә халык йөриме? Ниятләнгән максатка ирешеләмс9 Динчеләребез әзерлеклеме ’ Дөресен әигик, безгә чын мәгънәсендәге динле халык булырга ерак әле. Гади халык кына түгел, хәтта күп руханиларыбызның да гамәле, Диннең асыл рухы һәм Аллаһ иңдергән тәгълимат белән иманпанудан бигрәк, яшәешләре, гамәлләре, асылда, ритуал йола-гадәтләрен үтәүгә кайтып кала. Дин, алда әйтелгәнчә, бөек көч. Иншалла, киләсе гасыр дәвамында милләтне саклауда анын роле зур булсын иде Ә уку-укыту, гомумән мәгариф системасына килсәк, безнен өчен аеруча авыр дәвер булгандыр бу гасыр Бигрәк тә алтмышынчы-сиксәненче еллар арасында татар мәктәбен ачыктан-ачык юк итү сәясәте алып барылды Моннан егерме еллар элек Казан булып Казанным үзендә тулысынча татарныкы дип әйтерлек бер генә мәктәпнең дә калмавын искә алсак, бу хакта артык сүз куертуның кирәге юк. Милли мәктәпләрне үстерүдә соңгы еллардагы күтәрелеш беркадәр өметне уята-уятуын Тик болар әлсгә үсентеләр, көзге болында калкып килүче курпылар гына... Булган милли рухны кире кайтарыр өчен генә дә берничә яна буынның үсүе зарур. Бер сөргән болында янәдән тигез чирәм—бәбкә үләне булдыру өчен күпме вакыт кирәклеген күпләр белә булыр.. Үткәнебезне өйрәнүдә дә эшләр шулайрак Егерменче елларда татар тарихы беркадәр өйрәнелә башласа да, сонгы 50-60 елда ул партия идеологиясе басымында, бер яклы, Мәскәү тарихына кулай кушымта булып “фәнниләште". Без, дөресен әйтик, дәүләтчелегебез тарихын, үсеш дәверләрен, анын хакимшәхесләрен, алар кылган гамәлләрнең яхшы-яманын бөтенләй диярлек белми үстек. Хәзер генә, яна туган песи баласыныкы шикелле, күзебез ачыла башлады. Тарихыбызны оныттыру, хәтерсезләндерү—Егерменче гасырның (алдагы 4-5 гасырның дәвамчысы буларак, әлбәттә) безләргә кылган иң "саваплы" гамәлләренең берседер Ишеткәнем бар: янәсе, һәр гасыр башында зур социаль тетрәнүләр булып ала һәм шул нисбетә рухи дөньяда даһилар пәйда була. Миңа калса, мондый фараз, кемнәрнеңдер чынаяктагы кофене болгатып, язмыш юравы шиксллсрәк нәрсә. Әмма, халыклар язмышында (календарь тәртибе буенча түгел, билгеле) чоры-чоры белән ыргымнар, яңарышлар булып тора. Безнең Татарстан мисалында да бу шулай. Соңгы 10-15 елда эчке үзгәрешләр бик күп Җитмешенче еллардагы Татарстан обкомы чорлары белән туксанынчы еллар ахырындагы идарә системасы, элеккеге Верховный Совет белән хәзерге Югары Совет (Дәүләт Советы), элеккеге Конституция белән хәзерге Конституция арасындагы аерма аңлаган кеше өчен бик зур бит Евразия үзәгендә Татарстан дигән республика барын хәзер бөтен дөнья белә Бу—бик мөһим фактор һәм егерменче гасырда ирешкән зур казанышыбыз Акча яки корбан бәрабәренә сатып алып була торган нәрсә гүгсл ул. Пародокс: бер яктан, ярлар тарая, ә агым көчәя генә, басым арта, бәреп чыгу дәрманы арга... Тик шунысы кызганыч— Татарстан ул әле бөтен татар халкы дигән сүз түгел шул... Гасыр башында империя киңлекләрендә татар өчен “күгәрәсе (уңыш бирәсе') чирәмлекләр" шактый иде әле. Хәзер ул чирәмлекләр тупас төрән белән аннан-моннан сукаланган, аларга ашлама дип агу мул сибелгән (эчкечелек—шунын иң каһәрчеседер, мөгаен.) Шулай да, акрынлап булса да. иман иңдерү бара Соңгы 7-8 ел эчендә ике тапкыр үткәрелгән Бөтендөнья татар конгресслары Исеме генә ни гора' Тупланырга, яһүдләрдән ким булмаганча, бер-беребезгә таяныч булырга бөек ОМТЫЛЫШ бит бу! Элек исемнәре дә, як-якка каранып, пышылдап кына әйтелә торган чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез белән, хәзер кулга кул бирешеп, киләчәктә ничегрәк яшәү турында иркенләп фикер алыша алабыз. Тоталитар режим балалары өчен бу да зур казаныш Шәп, матур, тантаналы очрашулар үтә, мәгънәле генә карар-рс юлюциятәр кабул ителә Делегатлар таралалар һәм үз җирләрендә киләсе җыелуларны көтеп яши бирәләр Дөрес аңлашылсын. Конгресс Комитеты эшләрен һич тә киметергә теләмим, хәл кадәри тырышалар, чит өлкәләргә чыгалар Уяту һәм беркадәр уяну бар Әмма, кайчак шундый ул ла килә, төрле илләрдә, төрле төбәкләрдә сүнеп яткан учактагы күмерләрнең, унай исеп куйган җилдә беркавым жемеддәп алуы гына түгел микән бу олуг җыеннар1 ’ Әгәр татарлар ишле яшәгән җирләрдә милчи-мәдәни мохтәрият төзелми, федераль үзәктән, җыелган салымнар бәрабәренә, тиешле средстволар бирелми торып милли хәрәкәт мактанырлык алга китә алмастыр. Хәзер ерактагы һәм якындагы чит илләрдә Татарстаннын уннарча Вәкиллекләре бар. Алар, бәлкем, республика өчен зур эшләр башкара торган1 п т тлр. Америка Фг 'тнциядәге кебе илләрдә дип әйтмим, әйтик, татарла^ tn яъ.л торга.. Терки дәүләтләр^ —Казакъстанда, Үзбәкстанда яшәп <т тучы ул Вәкиллекләр безнең рухи байлыгыбызны—китапларны, газета-журналларны оешкан тәртиптә тарату эшенә алына алмыйлар микәнни9 Татар матбугаты хәзер, нигездә, Татарстанда гына тарала. Урта Азия, Казакъстан белән бу жәһәтгән аралар киселгән диярлек. Менә бит ул тараюлар каян килә! (Кайчак уйлап куясың: ул якларда милли жанлы эшмәк )’1 р таб лмый ик нни? Хәзерге з. «анда әллә нинди могҗизалар эшләп була бит. Әйтик, “Казан утлары” яки бүтән берәр басманын куен кесәсенә сыя торган бер-ике санлык дискетын ал да, шунда кәгазь табып, бастырып, таратып файдасын күр! Юк бит...). Кулларыгызга барып ирешкән газиз (бу сүзне төчеләнмичә әйтәм, чөнки гасырнын буеннан-буена диярлек халкыбызга хезмәт иткән басма һәр татар кешесенә чыннан да газиз булырга тиеш) журналыбызның 1999 елдагы беренче саны бу. Гомумисәп буенча 915 саны. Без, редакциядә эшләүче язучылар, журналистлар, гамәли хезмәткәрләр горурланып әйтәбез: журналыбыз— Егерменче гасыр татар әдәбиятының, гомумән мәдәния- тының, төп учагы— елъязмачысы булды. Әлбәттә, бу олы миссия безгә тау кадәр җаваплылык та өсти. Моны без генә түгел, үзләренең иҗатлары белән журналыбызда катнашучы һәр каләм иясе яхшы аңлый булыр. Шуны ышандырып әйтә алабыз: без—редакция хезмәткәрләре—“Казан утлары халкыбызның яча Егерме беренче сырдагы яшәешенең дә гадел елъязм х^.^ы, . илер Ь_. ы«.ларның рухи . лдашы булып калсын өчен тырышачакбыз. Сүзне йомгакларга да вакыттыр Без, гасырны бераз иртәрәк төенлибез бугай Шулай да берле (1), һәм гә тугызлы (999) саннар белән быел саубуллашачакбыз. Аннан—икеле (2), нольле (0) саннар башланыр. Егерме беренче гасырга үз язмышына, үз тарихына һәр халык үзенчә аяк басар. 11нглиз инглиз булып, француз француз булып, гарәп гарәп булып... Алар да. әлбәттә, бу үтеп баручы гасырда әллә ничаклы фаҗигаләр, регресслар, тантаналар, үзгәрешләр кичергәннәрдер. Әмма милләт буларак, алар фәкать чыныгу, сынау алыпшул ук тарихлы, шул ук телле, шул ук мәдәниятлы халык-милләт булып калдылар. Ә без татарлар бер гасыр эчендә әллә нинди метаморфозалар кичереп, сыйфати. әхлакый, генетик яктан бик-бик нык үзгәрдек. Үтеп баручы гасырда безнен күбебезгә, кәлтә ’-яны ке^ек, кирәк буыннарны да ө еп (теләп яки мәҗбүр ителеп) калдырырга туры килде Ә шулай да, күпме генә сыкраныпсыкгасак та табигатьтә Бөек Хәят дәвам итәчәк. Ышанасы килә дөнья халыклары, дөнья цивилизациясендә Татар милләте булачак. Кояш астында Татар иленең үзенә лаек урыны булыр, иншалла.