ӘДӘБИ ТЕЛЕБЕЗ ТӨБЕНДӘ— АЛТЫН УРДА ТЕЛЕ
Шанлы һәм бай тарихын җанландыру, мәйданга кайтару өчен татар халкы берничә тапкыр көчле талпыну ясап караган. Һәм шулар нәтиҗәсендә мәйданга берсеннән берсе соклангычрак тарихчылар, фидакарь галимнәр килгән. Тарихыбыз җәүһәрләре “Дастан-и әхвәле Чыңгыз хан вә Аксак Тимер” (“Дастаннар китабы"), “Ә с-сәбгъс-сәйяр" IМиңлегәрәйдән (1466 ел) П-Миңлегәрәйгә кадәр (1757 ел) Кырым ханнары тарихы) китапларын бастырып, халкыбыз тарихының яңа сәхифәләрен ачкан Ибраһим Хәлфин (1778-1829) шундыйларның берсе. 1858 елда Русия Фәннәр Академиясе юлламасы белән Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәүдәге архивында ел буе диярлек казынып, Кырым ханнары язмалары һәм документлары күчермәләрен алып чыккан Хөсәен фәезханов (1828-1866) та шундый фидакарьләр рәтендә. 1864 елда ул аларны “Кырым йортына вә ул тарафларга даир (мөнәсәбәтле) булган ярлыклар вә хатлар" (“Материалы для истории Крымского ханства...") исеме астында аерым китап итеп бастырып чыгара. Бу ике фидаи Кырым тарихын, Алтын Урда һәм Казан тарихларына охшатып, юкка чыгарудан шулай саклап калалар. Шаккатырлык шул! Бу материаллар дөнья күргәч аларны Көнбатыш тарихчылары файдалану ихтималы туа. Менә шул чакта беренчелек данын үзенә эләктереп калыр өчен Русиядәге төрки халыклар мәдәнияте палачы, карагруһ профессор, төрки китаплар цензоры В Д. Смирнов эшкә керешә— Кырым ханлыгы тарихын язу эшенә алына. Шул ук вакытта аның шикелле мөтәгалимнәр тырышлыгы белән Хәлфин, Фәезханов хезмәтләре искә дә алынмый, гүяки алар бөтенләй булмаган. Ул гына да түгел, аларны хәтта башка урыс галимнәренеке дип раслау барлыкка килә. Әмма эш инде эшләнгән. Бу галимнәр эшчәнлеге тарих фәнебез өчен яшәү суы бөркегәндәй була. Тарихыбызны эшләүнең Ш. Мәрҗанилар, Р. Фәхретдиннәр этабына үтү мөмкинлеге ачыла. Бу мәкаләдә Хөсәен Фәезхановның югарыда телгә алынган хезмәте белән укучыларны берникадәр таныштырып үтмәкче булабыз. Башта автор турында берничә сүз. Хөсәен Фәезханов хәзерге Нижний Новгород өлкәсе Краснооктябрь районы Сабачай (Сафа җай) авылында 1828 елда дөньяга килә. Үз авылларында, аннан соң Казан якларына килеп, Бәрәскә авылы һәм Казан мәдрәсәләрендә белем ала. Шәкертлек дәверенең соңгы биш елын Ш. Мәрҗани мәдрәсәсендә үткәрә. Шәкерт белән остаз арасында иң якын дустанә мөнәсәбәт урнаша. Бер үк вакытта, белемгә һәвәс шәкерт университет даирәләре белән аралаша башлый, урыс теле һәм тарихын Тарих НАТЕПАЛЫ ИСГОРШ КРЫМСКАГО ХАНСТВА үзләштерә, бу өлкәдәге белемнәрен камилләштерә. Университетның Көнчыгыш телләре бүлеге профессорлары А. К. Казембек, И. Н. Березин лекцияләренә йөри, бу өлкәдәге фән казанышлары белән таныша, фәнни-тикшеренү методларын үзләштереп, үз чоры Европа фәне югарылыгында торган шәрыкшөнас—Көнчыгыш халыкларын өйрәнүче белгеч булып җитешә. 1855 елда Казан университетының Көнчыгыш бүлеге Петербург университетына күчерелгәндә, фәнни хезмәткә сәләтен күрсәтеп өлгергән мулла X. Фәезханов та төрек-татар телләре укытучысы итеп чакырыла. Биредә дә ул университетның һәм Фәннәр Академиясенең Көнчыгышны өйрәнүче күренекле галимнәре белән аралаша, булачак күренекле казакъ мәгърифәтчесе Чокан Вәлиханов белән якынлаша; яңа фикер хәрәкәте вәкилләре, урыс революционер-демократлары белән кызыксына, Курочкиннар, Пашинолар даирәсе белән якынлашу шул җирлектә барлыкка килә. X. Фәезханов шул еллар татар укымышлылары арасында алдынгы фикерле, киң мәгълүматлы, тирән белемле, урыс фән дөньясында иң танылган бер кеше була. Мәскәүнең Тышкы эшләр министрлыгы архивында Кырым эшләре папкаларындагы кулъязмалар белән танышу эшен Фәннәр Академиясе ышанып аңа тапшыра. Яшь галим бу эшне соклангыч рәвештә башкарып чыга. Әйтер идем, колда да сирәк очратырлык чыдамлык, түземлек һәм аттай эшли алу сәләте күрсәтә. Аның өч-дүрт айлык хезмәт җимеше— хәтта күз алдына китерә алмас дәрәҗәдә зур. Ул сайлап алган язмалар иң кырыс фәнни таләпләргә җавап бирерлек төгәллектә һәм зур форматтагы 1000 битле басма китап күләмендәге документлардан гыйбарәт. Бу—яшь галимнең үзе эзләгән, үзе ярсып теләгән эшкә юлыгуы нәтиҗәсе. Ул татар халкы тарихы юкка чыгарылудан өзгәләнә; шул кимчелекне күпмедер дәрәҗәдә төзәтү мөмкинлеге ачылганда саулыгын, гомерен корбан итәрлек, эшләргә әзерлеген, сәләтен күрсәтә. (Һәм шулай булып чыга да: ул бик яшьли үпкә чиренә юлыгып 38 яшендә вафат була). Аның хезмәтләре Академиянең 1858 елның 10 октябрьдә үткәрелгән зур җыелышында тикшерелә, аларны аерым китап итеп бастырып чыгару турында карар кабул ителә. Басмага редактор итеп академик В. В. Вельяминов-Зернов билгеләнә. Материалны басмага әзерләүдәге барлык “кара" эш исә тагын X. Фәезханов өстендә кала. 1864 елда X. Фәезханов күчермәләре— 378 документ— кирпеч калынлыгындагы мең битле китап булып басылып чыга. Кереш мәкаләдә аны урысча да (китап оригинал телендә—татар телендә чыга) бастырып чыгару вәгъдә ителсә дә, ул чыкмый кала. Ә инде китап булып чыккан көннән бу хезмәт X. Фәезханов исеменнән бөтенләй аерыла һәм академик исеме белән генә инде “Вельяминов-Зернов китабы” дип кенә атап йөртелә башлый. X. Фәезханов исеме урыс фәнендә юкка чыгарыла. Без, татар тарихчыларының, моны онытырга хакы юктыр дип беләм. Түбәндә күренекле татар галиме X. Фәезханов әзерләгән шул китаптан бик кызыклы бер документны укучыларга тәкъдим итәм. Ул татар теленең борын-борыннан дипломатия теле булуын тагын бер искә төшерүче документ буларак та, бүгенге сәяси вәзгыятьтә кайбер термин вә атамаларны эзләгәндә, кулланышка керткәндә ярдәмче әсбап буларак та кызыклы. Кырым ханы Мөхәммәдгәрәйнең Польша короле Сигизмунд белән солых шартнамәсе (1520 ел) һүәл мөгазел могыйн Бисмиллаһер-рахманир-рәхим (Ул шан һәм ярдәм бирүче—Рәхмәт иясе Рәхимле Аллаһ исеме белән) Бәлкуател Әхәдият вәл могжизател Мөхәммәдият (Берлегенең куәте һәм Мөхәммәдилек могҗизасы белән—югары дәрәҗәдәге язышулар алдына куела торган формула-гыйбарәләр). Олы Урданың олу ханы, Дәште Кыпчак, барча Могул падишаһы Мөхәммәдгәрәй хан. Сүзем—Ун кул, Сун кулнын төмән, мен, йөз, ун белгән (биләгән?) угланнар, биләр, мирзаларга, барча әләх (ләх, поляк) йортының кнәз Арс пишкуб башлыг, тәкый Лажлау пишкубы кнәз Матиаска, тәкый Прамсланын ( Перемышельнең?) кнәз пишкуб путкансәләргә, тәкый Кирәгү вирдәсе(?) дәздары (дәждар—начальник, комендант) пан Криштуф олу канисәларга (канцлерга), тәкый олу хәзинәче пан Никулайга. тәкый Каманичә (Каменец?) иләү виюдасы (воеводасы) олу маршалга, тәкый Позна (Познань?) виюдасыга, тәкый Судумир (Сандомир?) виюдасы пан Флияр олу һидманга, тәкый Люблин виюдасы пан Тусунжеккига, тәкый болардан башка әләх йортынын олу пускубларына вә калуникларына (каноник- попларга?) вә пиал банларыга (паннарына) вә мишчанларыга, вә эчке-дашкысыга, вә күп кара илгә—барча түзүнжа Беленләр кем, мин, үзем Мөхәммәдгәрәй хан, тәкый углым Баһадиргәрөй солтан—без күрдек: безем кичкәнләремезнен дуслыгыны вә карендашлыгыны һәм барып- килешлегене. Олу Туктамыш хан берлә олу Хаҗигәрәй хан бабам башлап, олу корал (король) Ладежлау Ягал берлә әләхнен, андан сон Либканын (Литваның ?) олу Давыд би берлә, андан сон Казимир курал (король), Әләхнен-Либканын олу би берлә Болар берлә безем олу хан аталарымыз, агаларымыз—дус, карендаш ирде һәм барышыклыклары чын ирде һәр дустка—дус, һәр дошманга—дошман ирделөр һәм нүкәрләре артып һәм мәмләкәтләре мәгьмүр (төзек) булып, дуслары—сөенеп, дошманнары сукыр булып ирде Имди без дә ул борынгыларымыз барышкан юсенчә (рәвештә), ары, чын күңелдән, Мөхәммәдгәрәй хан, тәкый углым Баһадиргәрөй, тәкый барча угланнарым-солтаннар, тәкый барча угланнар, биләр, мирзалар, тәкый барча эчке-дышкы нүкәрләремез, барымыз бергә торып Бу шартнамөмезне алып барган—олу илчемез Ширин, дәүләтең би карачымызнын утлы Әүлия мирза Тити, урда би—инамлы (өстенлекләргә ия) нүкәрем Ибраһим би,тәкый сез карендәшемнен илченезпан Аинки Курнастай, тәкый, безем-сезен, яхшылыгымыз теләр агустин гари балдыз куалир Асирундыр Боларнын күзенчә (күз алдында), безем Коръанымыздан без ант шарт кылдык кем: сез Жикмонд (Сигизмунд) курал карсндашым берлә дуст, карендаш булгаймыз. Дустына—дуст, дошманына—дошман булгаймыз, берберемезгә, ничек кем әүвәлгеләремез ирделөр Болай булган сон, безем арамызга һичбер дошман кереп булмастыр Тәкый сез карендашем дә, безем дошманымыз Шәех Әхмәд ханны, янында нүкәрләрене бик (бикләп, ябып) тотып, үлем йиткинчә, мәмләкәтенездән чыкармагайсыэ Тәкый безем арамызда катнаша (мяри)торган илчеләремезне, бездә—сез дә, ике айдан артык торгызмай, яхшылык берлә, терек йибөрәлек Арамызда кешеләремез—терек барышып килешсәләр, ул—яхшыдыр Тәкый, безгә әйткән, ел саен йибәрер А> Лүля ы. о1»л А> унбиш мен бүләк флүрене (акча берәмлеге), Әләх-Либка—бу ике йорттан сез карендашымдән теләк итәрмез. Имдидән сон, бер бүлжөлдә (улчәмдә-мулжрлдә) йибәргәйсез, сезен йомыртка (пасха) бәйрәмеңездән йите һәфтә (атна) соң, пәнтәкүштә(?) бәйрәмеңездә йибәргәйсез. Тәкый Әләх йортыңыз өчен бер шартнамә теләтә йибәрепсез. Без дә бу, алтын берлә язган алтын нишанлы (пичәтле) шартнамәмезне олу илчемез Әүлия мирза Тити Ибраһим би берлә, сезең илченез Аинки Курнастай берлә, әләх йортыңыз өчен, сезгә йибәрдек. Әләх йорты. Липка йорты, икесе дә бергә-бердер Һәркем, әләх йортының, Люблин илә вә Каманич Пудулия, Мажи(?), Бужа һималых(?) Латича(?) вә замкын, Бучачи, Бәльс(?), Сукал(?), Промислаус(?), Кулла, Эскала, тәкый болардан башка кирмәнләреңезгә, салаларыңызга, барча сезгә санлы илеңезгә— мәмләкәтенезгә кем дошман булса, безгә дә дошмандыр, һәркем әләх йорты берлә Липка йортына, бу ике йортка дошманлык сагынса, без аларга дошманмыз. Тәкый әләх йортындан, безем илемездән сезнең илеңезгә, сезнең илеңездән безем илемезгә базаргян (сәүдәгәр) барышып-килешкәй, көч- басыныч (талау) күрмәгәйләр. Йөз акчадан өч акча тамга биреп, андан башка тамгабартынак (салым)бирмәгәйләр Әман килеп, исән-әман киткәйләр. Әгәр безем угылларымыз солтаннардан, тәкый углан биләрдән, мирзалардан, казакларымыздан, барча безгә санлы (безнеке хисапланган) кешеләремездән, көчбасыныч кыйлып, малларын алсалар, алып биреп, түләгәймез. Безем базаргянларымызга да сезнең илеңездә-мәмләкәтеңездә, көч-басыныч булса, сез дә бер эксуксез (кимчелексез) түләгәйсез. И мди бу шартнамәмездә язылган барча сүзләремез өстенә, чынлык берлә, бик торыр өчен, мән үзем— Мөхәммәдгәрәй хан, углым Баһадиргәрәй солтан башлык барча угланнарым солтаннар, тәкый барча угланнар, биләр, мирзалар вә, эчке-дышкы барча нүкәрләрем сезгә бен ант шарт итәрмез: Тәңренең ады өстенә, тәкый динемездән, тәкый йөз мең, егерме дүрт мең пәйгамбәрдән, тәкый безем пәйгамбәремез Мөхәммәд Мостафа хәзрәтеннән кем, Валлаһ вә Биллаһ вә Таллаһ, сезнең берлә ару (саф), чын күңелдән дуст-карендашмез. Бу шартнамә эчендә язылган барча иленезгә-мәмләкәтеңезгә, шәһәрләреңезгә, салаларыңызга—барча сезгә санлу илеңезгә-көненезгә, барча кешеләреңезгә бездән, угылларымдай, угланнар, биләрдән, мирзалардан, эчке-дышкы нүкәр ишемдән, казакларымыздан яманлык булмагай. Бу шартнамә сүземездән үзгә төрле булмагаймыз Бу шартнамәмезнең чынлыгы өчен, алтынлы шартнамә, алтын нишан басып йибәрдек, тарих тукыз йөз егерме алтыда, мөбарәк зөлкагыйдә аеның тугызынчы, якшәнбә көн Шәһре мөгаззәм Фәрхе кирмәндә бөтелде. (Хәзерге ел хисабына күчергәндә, 1520 елның 22 октябре килеп чыга. Әмма 22 октябрь 1520 елда якшәмбе түгел, сишәмбе һәр һиҗри елга берәр көн аерма, чынлыкта, күрәсең, хәзерге 27октябрь—якшәмбе көн язылган) Бу текстта мине иң беренче үтә гаҗәпләндергән нәрсә—аның теле. Бу Кырым татарлары теле дә түгел, XVI гасырга инде гарәп-фарсы алынмалары белән үтә чуарланган госманлы яки Төркестан теркисе дә түгел. Ул тулысы белән диярлек бүгенге Идел буе теркисе. Бу тел—Алтын Урда мирасы. Казан ханлыгы шикелле үк үзен Алтын Урданың беренче (һәм бердәнбер) варисы (“Олы Урданың олы ханы”) дип расларга тырышкан Кырым ханлыгы да Алтын Урда эш кәгазьләре телен үзенә мирас итеп ала. Ягъни X. Фәезхановның бу китабында без—юкка чыгарылган дип саналган, Алтын Урдадагы дәүләт эш йөртү кәгазьләре үрнәкләрен, аның тел үзенчәлекләрен саклаган бай мирас белән очрашабыз. Шул ноктадан, алар безнең мәктәпләрдәге тарих дәресләрендә, югары уку йортларында тел дәресләрендә җентекләп өйрәнелергә, өйрәтелергә тиешле мирас. Кызганычка адеви ТЕЛЕБЕЗ тәвәңдә—АЛтын УРДА ТЕЛЕ 171 каршы, бездә бу эшкә карата һаман туң, бюрократик мөнәсәбәг.”Тарихыбыз юк!","Тарихыбыз юкка чыгарылган”...—дип ялган”яшь түгеп” акланган булып, эшләмичә, бар нәрсәне юк итеп яшәү канга сеңдерелгән. Беренче сүзләреннән: “Олы Урданың олы ханы, Дәшти Кыпчак, барча Могул падишаһы”, “Уң кул, Сул кулның төмән, мең, йөз, ун", хәрби бүлекләр башлыклары—“угланнар, биләр, мирзалар”—һәр сүзе Алтын Урданың административ, хәрби, сәяси тормышындагы билгеләмәләр, категорияләр, иҗтимагый, социаль төзелешенең ташка уелган билгеләре һәм билгеләмәләре, Алтын Урда сәяси терминнары, Алтын Урда теле. Дәүләтнең соңгы 100-150 елында Алтын Урда ханнары Көнчыгыш төбәкләрдән килгән. Батый хан варислары (туганнары— Урда Ичен һәм Шәйбан токымнары) Батыйдан соң Болгар улусы якларында очрактан очракка гына булганнар, нигездә алар—“Дәшти Кыпчак” (Каспий-Кара диңгез буе далалары) ханнары. Илне берләштергәндә дә, күбрәк Кавказ буйларында, Кырым тирәләрендә яшәгәннәр. Менә шул дәүләтнең язма телендә исә, Көнчыгыш төбәкләр (казакъ) теле тәэсире дә, Каспий-Кара диңгез буе төркие (нугай теле, Кырым татар теле) элементлары да күренми. Урта Идел татар теле лексик берәмлекләре, морфологик-синтаксик формалары исә җәйрәп ята. X. Фәезханов хәрефен хәрефкә туры китереп күчергән дип уйласак, “суң (кул)”, “башлык", “болардан башка”, “эчкетышкы", “кара-ил" (халык) һ.б. кебек Урта Идел сөйләм теленә якын формаларының активлыгы гаҗәпләндерерлек күренеш түгелме? Безнең бүгенге әдәби телебез шул язма телнең архаизмнардан чистарып камилләшә барган варианты икәнен күрү-аңлау кыен түгел (Бу нәрсә безнең бүгенге фәндә кабул ителгән язма һәм әдәби телебезнең нигез диалекты турындагы карашка да җитди төзәтмә кертә. Безнең хәзерге язма һәм әдәби телебезгә урта диалект—Казан арты сөйләме нигез итеп алынган, диләр. Болай фикер йөрткәндә"Казан арты телен" әле Алтын Урда үз язма һәм әдәби теленә нигез итеп алган булып килеп чыга түгелме?.. Бу телнең эчке егәре, мәгънә структурасы да аның Алтын Урдадан күчерелүенә тагын бер көчле дәлил була ала. Төрлечә аңлауга, ул якка-бу якка тарткалауларга, фикер төгәлсезлекләренә урын калдырмый торган юридик билгеләмә булырлык, конкрет, документаль сөйләм. Рим юридик кагыйдәләренә, “Юстиниан кодексьГна нигезләп төзелгән диярсең Үзен “Олы (Алтын) Урданың олы ханы, барча Могол падишаһы санаган Кырым ханнары бу, формалалардай төгәл сөйләмнең төзүчесе—иҗатчысы була алыр микән? Юк, бу тел—Бөек дәүләт—Алтын Урдада формалашкан хәзинә, Кырымда яки Казанда ул инде мирас рәвешендә йөртелгән. Алтын Урда мәдәнияте хәзинәсе үзенең яшәүчәнлек кодрәтен күрсәтеп әнә шулай төрле җирләрдә кабат-кабат шытып чыга. Үтә күренмәле гадилектән, ясалма купшыландырүкүбекләндерү, күпертүләрдән бөтенләй азат сөйләм—бөек көч, бөек дәүләт хәзинәсе генә була ала. Ул елларда әле варислар бу хәзинәне җуймаган булган, шул көн кирәкләренә, үз дәгъваларын дәлилләргә иркен файдаланганнар. Казан ханлыгы да әлеге хәзинәдән, эш кәгазьләрендә һәм язу культурасында, нәкъ шулай файдаланган дип шикләнмичә әйтә алабыз. Аның ханнары да урыс кенәзләре каршында , «Олы ул уеның олы ханы, барча Могол патшасы», Алтын Урданың чын һәм бердәнбер варисы сыйфатында, чар («царь») исемен йөрткәннәр... Димәк, бу документ, галимебез Хөсәен Фәезханов мәйданга куйган бу материаллар халкыбыз өчен икеләтә әһәмиятле. Алар, беренчедән, Алтын Урданың социаль төзелеше, язма һәм әдәби теле, эш кәгазьләре йөртү культурасы турында сөйләгән ышанычлы дәлилле бай чыганак булып торалар. Икенчедән, алар аркылы без Казан ханлыгы чорының рухи мәдәнияте, рәсми эш кәгазьләре теле, язма һәм әдәби телебезнең ерактагы халәтен күз алдына китерә алабыз.