Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЧИТТӘ УНЫНЧЫ КӨЙ

"Догруйу сөйләйәни докуз көйдән коварлар" (Турысын сөйләгәнне тугыз авылдан куарлар) Төрек мәкале Бу унынчы авыл, бу—унынчы көем," Газизләрдән газнз гаҗиз энекәем, Ничек сыйдым икән синең кочагыңа, Дөнья шулай тармы, гаҗәпләнәм шуңа, Тугыз көем—иске, унынчысы яңа. Бу—унынчы көем, бу—унынчы авыл, Бөтерепләр йөртә язмыш дигән давыл, Кочагыңа синең ничек сыйган идем. Юкса, бу дөньяны ничек сөйгән идем. Сыймасам да сөйдем. Кыйналсам да түздем, Үз сүземне сөйләп дөньяларны гиздем, Туры сүзле булып яман атым чыкты... (Туры сүзле булып ялган җаным чыксын!) Кеше көен көйләп үз сүземне әйттем, Тугыз авыл артта, унынчыга җиттем, Үз сүземне сатып гомер үткәргәнче, Каршы алсын мине, көтсен унберенче! Көй —төрекчә авыл дигән сүз. Ред. ЧИТТӘ УНЫНЧЫ көй Хәсрәт Оялмасан ела, үкси-үкси Кайтавазын килсен, таулар көлсен, Ела оялмасан, кыяларга Оялаган кошлар качып китсен. Елар идем—бер-беренә мәңге Кавышалмас таудан оялмасам, Кыяларга оялаган бөркет Балаларын уятырга кыя алсам. Океан кирәк миңа!.. Океан кирәк миңа, җитми диңгез, Океан тели җаным иксезчиксез, Кайда соң ул аваз: “Шәкерт, уян, Тор, бак, алдыбызда океан!..'* Инеш идем, актым Иделләргә, Иделләрдән актым диңгезләргә, Инде миңа җитмәс, имеш, диңгез— Океан тели җаным иңсез, төпсез... Сез ничаклы сабый-бала чаклы, Үсмер, картлык чаклы, мин шулчаклы. Чишмә-инеш чаклы, Идел чаклы, Диңгез чаклы, инде океан чаклы... Тәндә җаным барда, җанда—өмет, Ии нәсыйхәт телим, ни бер үгет, Бер фатиха, юл догасы булсын, Хыялдагы, алдагысы булсын! Океан кирәк миңа, җитми диңгез, Җилкәннәрнең зурын киерегез, Хыяллар зур, чөнки зур дулкыннар, Океан зур, чөнки каным кайнар... Аһ, мәңгелек хәрәкәттә булсам, Аһ, мәңгелек бәрәкәттә булсам, Аһ, мәңгелек сәяхәттә калсам, Аһ, мәңгелек мәхәббәттә калсам!.. Көзге моңсулык Чнраттамын. кыр казлары кебек Саф-саф чират... Көзге моңсулык... Итем сиңа, сөягем дә сиңа. Виза сорыйм синнән, консуллык! Югарыга багам, кыр казлары Канат кына кагып узалар,— Миңа исә кирәк консуллыклар, Илчелекләр, чикләр, визалар. Дөнья бер йорт диеп өйрәттеләр, Шул йортның мин газиз, үз улы. Тик аягым-кулым ник богаулы— Консуллыклы, мөһер-визалы?! һич булмаса уем чиксез калсын, Юатмасын беркем: “Каз алар...” ... Канатлылар, хәерле юл сезгә, Ерак торсын бәлаказалар. Мин—визасыз, имеш, җәзалымын, Җәзасызмын—әгәр визалы... Белсә икән бәндә, югыйсә бит Виза булу белән җәзалы... Беркем туктаталмас, беркем әйтмәс: «Кыр казлары канун бозалар”... Монда туу белән гаеплемен, Язмыш менә шуңа җәзалар. Чираттамын, кыр казлары кебек Саф-саф чират... көзге моңсулык... Югарыга багам—илдә калам... Виза гына булсын, консуллык! Чит җирләрдә Шүрәлесез урман, Гармун-моңсыз урам, Безнеңчә белмәгән сулар, Шундый шыксыз, шәрә сыман, Шундый моңсу, ямансулар— Күңел мөлдерәмә! Урманына керсәм—көләр идем, Урамында җырлар көйләр идем, Агымсуы кыйсса сөйләр иде— Күңел мөлдерәмә! Елыйм дисәң, үзе ни елатмый, Күз яшьләрне сөртеп, ни юатмый, Ни көлдерми, ләм-мим бер сүз әйтми— Күңел мөлдерәмә! Үз-үземә Егет булдың, ир булдың, Ни майтарып, ни кылдың? Буеңнан оялсана, Уеңнан оялсана! Илме күрде игелек, Җирме сөрдең җигелеп? Атыңнан оялсана, Атаңнан оялсана! Дәрман булдыңмы дәрткә Бер моң булып йөрәккә? Сүзеңнән оялсана, Сазыңнан оялсана! Тәрәзәңне япма Болыт түгел, күчмә кошлар килә, Хәерле юл, ап-ак юл телә. Үткәннәрнең әрнүләрен тыңла, Киткәннәрнең сыкрауларын аңла. Тәрәзәңне япма! Зәңгәр биекләрдә моң чайкала, Җаны булган нишләр бу мәлдә, Яңгыр диеп тәрәзәңне яптың, Нишлисеңдер ялгыз бүлмәңдә. Зәңгәр күкнең керфек очларында Мөлдер-мөлдер килеп яшь тора, Зәңгәр күзле ярың искә төшсен, Тәүге, соңгы тапкыр хәл сора. Чылатыр тик сине—яңгыр түгел, Кошлар кәрванының күз яше. Тәрәзәң ач, бу бит киткәннәрнең Калганнарга булган эндәше. Болыт түгел, күчмә кошлар килә, Хәерле юл, ап-ак юл телә. Киткәннәрнең әрнүләрен тыңла, Киткәннәрнең моң-зарларын аңла, Тәрәзәңне япма! 1997— 199в Измир шәһәре Терния