Логотип Казан Утлары
Роман

АГЫЙДЕАНЕҢ АРЪЯГЫНДА...

Беренче бүлек эпилог уган ягым Эстәрле буйлары! Бүгенге Башкортостанның иң көньягындагы казакъ далаларына чиктәш җирләр... Көньяктан Ырынбур далалары белән тоташкан изге урыннар!.. Күпме генә җирләрне гизсәм дә мин Эстәрле якларындагы кебек гүзәллек, матурлыкны, сихрилекне күрә алмадым. Көньяк Урал тауларының Урта Сырт дип йөртелгән өлеше казакъ далаларына табан таралып китә; бик биектән булмасалар да, текә таулар өстендә дүрт-биш чакрымнарга сузылган дала сыманрак тигез җирләр җәелеп ята. Бу урыннар инде «дала туа» башлаган җирләр булыр. Минем туып үскән авылым Эстәрлебаштан көнбатышка табанрак дүрт-биш чакрым чамасы араны узсаң, дүрт елга башланган калкулыкка барып чыгасың. Ул елгалар Эстәрле, Тәтер, Күндерәк һәм Дим дип аталалар. Шул калкулык урынның төрле җирләреннән алар чишмәләр булып бәреп чыгалар да дүртесе дүрт якка юл алып, елга булып ага башлыйлар. Дүрт елганың дүрт якка акканын беренче мәртәбә күргән кешеләр һәрчак хәйран калалар, ә Тәтер елгасының «югары якка акканын» шәйләп алгач, хәтта Эстәрле кешесе үз күзенә үзе ышанмыйча исе китеп карап тора: бу елга бит чынлап та каршы якка карап ага түгелме соң? Алай булырга тиеш түгел ләбаса, һәм ул яр буеннан берәр агач кисәге, йә таш алып суга ташлый да .. ышанырга мәҗбүр була: —һы! Кызык! Чыннан да югарыга табан ага икән бит бу Тәтер елгасы, Ходайның рәхмәте төшкере! Эстәрле кешесе Тәтергә барган чакта гелән генә тау менә. Тик бер генә урында тау төшә. Әҗәл тавы дип атала ул. Елгаларның икесен ике якка агарга мәҗбүр иткән калкулык шул Әҗәл тавы янында. Аның түбәсеннән борынгы заманнарда атаклы Ат караклары сукмагы узган... Эстәрле елгасы Ашказарга, Тәтер елгасы Димгә барып кушылалар. Ашказар да. Дим дә Ходай кушкан бормалы-бормалы озын юлларын үтел, икесе ике урында гүзәл Агыйделгә барып баш оралар. Ә Күндерәк елгасын Урал елгасына китә, диләр. Ах, бу Эстәрле яклары! Ак кылганнар белән капланган текә таулар, алар өстендә сузылып киткән далалыклар; таулар арасындагы көмеш кебек саф, салкын сулы чылтыравык җырлы чишмәләр; җиләклекләр, миләшлек-баланлыклар. чикләвекле урманнар, ап-ак булып төренергә яраткан шомыртлыклар, юкә урманнары, эре-калын яфраклы мәһабәт гәүдәле имәннәр, кызлар гәүдәсенә тартым каен агачлары, куе чаганлыклар—минем күңелемнән мәңге дә китмәс!.. Берәр хәвеф-хәтәр чыгып, күңелем төшенкелеккә Т бирелеп, кәеф-сафалар кырылып барган чакларда, кайда гына яшәвемә дә карамастан, мин уйларым-хыялларым белән туып үскән Эстәрле якларына юл алам Минем өчен анда күк йөзе дә зәңгәррәк тә. биегрәк тә. һавасы да сафрак; кешеләре дә кешелеклерәкләр—аларның күңелләре киңрәк тә. миһербанлырак та. яхшырак та Уйларым, хыялларым белән мин турыдан менә торган сизелер-сизелмәс сукмакларыннан яисә урау юлларыннан атлап Эстәрле тауларының башларына менәм Тауның иң биек җиренә менеп җиткәч, җир өстенә калкып чыгып торган ак. соры төстәге, азрак шадрарак «шихан ташлары»на утырып хәл алам. Тау башыннан күренгән тирә- якны барлап чыгам да, җилләр исен исним, җилләр тавышын, моңын, зарын тыңлыйм Тау битендәге ак кылганнарның акрын гына искән җилдә ефәкчәләнеп-дулкынланып башларын ия-ия селкенгәннәренә, җилләрне сәламләгәннәренә карап туя алмыйм Тау башларында мин дөньяви юк-барлардан, нужа-михнәтләрдән, уй-гарасатлардан арына-арына үз-үземне, барлык вөҗүдемне онытып утырам Искән җилләр иркенә бирелеп мин әлеге шигъри юлларны Дәрдмәнднең үз авызыннан ишеткәндәй булам Гарип моң бар өнендә җил-җиләснең. Туган илләрдән искән җил димәссең Куе агачлыклар арасындагы ташкыяларны ярып чыгып, еллар, гасырлар буена үзләре шомарткан ташлар өстеннән чылтыр-чылтыр моңаеп аккан чишмәләрне тыңлап утырам: Агышың, и агымсу Тау итәгендәге таш кыяларга ябышып, аларга тотына-тотына югарыга үрмәләгән төрлетөрле үләннәрдән, гөлләрдән күтәрелгән хуш исләрне йотлыгып иснәп, берсен- берсе уздырырга тырышып чытылдап-чутылдап сайраган Ходай кошларының тавышларын тыңлап ләззәтләнәм мин. Белгән барлык догаларымны кат-кат укып. Ходай Тәгаләгә яшәешем өчен үземнең рәхмәтләремне җиткерергә тырышам, кылган гөнаһларым өчен үземне ярлыкагыл итүен үтенәм!. Тау араларында, тау битләрендә үскән каен. имән, усак, юкә һәм башка бихисап агачларның салмак кына искән җилләрдә шыбырдашып серләшкәннәренә дәшми генә колак салып тыңлап утырам мин... Эстәрле якларындагы ялан-урман юлларыннан, тау сукмакларыннан, челтерәвек моңнар чыгарып аккан салкын чишмәләр яныннан, үргә күтәрелгән сукмаклардан яисә урау юллардан атлаганда, дөньяда минем өчен иң кадерле булган кешенең дә күләгәсе минем белән бергә, янәшәмнән тавыш-тын чыгармыйча гына бара кебек тоела. Миңа аның турындагы истәлекләр менә шул Эстәрле таулары, урманнары, ялан-кырлары, чишмәлекләре белән минем йөрәгемә, күңелемә, уйларыма һичвакытта да өзелмәс ныклы җепләр белән үзем дә бу дөньядан киткәнчегә кадәр бәйләгәннәр. Аның вафат булганына инде утыз өч елдан артып китте. Ул Габдулла Тукай белән бер елны туган булган. Минем йөрәгем дә. аңым да аның юклыгы белән килешә алмыйлар, аны сагыналар, юксыналар, искә алалар. Аңардан башка Эстәрленең киң яланнарында, урмантугайларында. ак кылганлы, таш кыялы төрле биеклектәге тауларында миңа нәрсәдер җитешеп бетми. Тау башларындагы ташкыяларда үземне- үзем онытып утырган чакларымда, кайвакытларда мин сискәнеп дертләп куям— артымда аның авыр итеп атлаган адымнары һәм салмак кына, акрын гына миңа эндәшкән тавышы ишетелә: —... Зәки, улы-ым!!! Шулчак инде күбесе онытылып, еллар, юллар томаннары эчендә калып барган балачакның кабатланмас сурәтләре, истәлек-хатирәләре аша мин аның азрак кына уң якка кыешрак олпат, мәһабәт гәүдәсен күргәндәй булам. Менә ул ике кулын артына куйган да. ялан юлы белән сөзәк үргә кабаланмый гына атлый. Атлаган уңаена авыз эченнән генә үзе нәрсәдер көйли бугай. Аның ягыннан акрын гына искән җил миңа табан өзөк-өзек моң авазларын китергәндәй була. Өстендә тузган кәзәки, соры төстәге керле күлмәк, тез башлары, артлары ямаулы чалбар, аякларында ак йон оекбашлар белән чабаталар Башында көрән төстәге эшләпә. Ул да инде бик искергән, кырлары салынгаланып тора. Киң маңгаен аркылыга тирән җыерчыклар ергалаганнар җыерчыклар битләрен дә төрле тарафларга бүлгәләгәннәр. Ул җыерчыклар инде елмайган чагында да тигезләнмиләр. Күл тапкырлар юылганнан төсен югалта башлаган зәңгәр ситса кебек сыек зәңгәр күзләр, яшь чагында сары төстә булган ап-ак чәчләр һәм очлары тәмәке төтененнән көрәнрәк сары төскә кергән мыек. Борынының сул ягында ике кечкенә миң. Борыны азрак кылычланып тора... Көннәренең күп вакытын дәшмичә уйланып уздыра торган ул кеше минем әтием Лотфулла карт иде... Әтине мин өч яшем тулмас борын ук белә башлаганмын икән, һәм без аның белән һәрвакыт диярлек бергә була торган идек. Мин аны. ул мине яратканнан шулай булгандыр дип уйлыйм мин хәзер. Менә минем бала күңелемә сеңеп калган сәгадәтле иң беренче истәлек. Без. әти белән икәү, пар-ат җигелгән, сыек ягулык тулы ике тимер мичкә салынган арбада язгы чәчүдәге «трахторларга гәрүчи алып китеп барабыз». Яланга. Арба алдында, атлар коерыгы янында ике генә кеше сыярлык урын да бар. Арба тәгәрәве уңае белән мин уң якка, әти сул якка утырганбыз. Соңыннан әтинең үзеннән сорашып белдем, бу 1936 елның язгы чәчү вакытлары булган. Димәк, минем өч яшь тулып кына килгән чаклар. Әти чыбыркы сабы белән төртә-төртә күрсәтеп, миңа таулар, ялан-кырлар. чишмәелгалар турында берсеннән-берсе кызыграк нәрсәләр сөйли. Күңеле белән дә, җаны белән дә бик тә шәп тарихчы иде ул. —Әнә, елганың теге ягындагы, өстендә бөркет очып йөргән тауны күрәсеңме улым,—ди әтием, һәр сүзенә эчке бер мәгънә салып,—аның исеме Бакыр Чагыл тавы булыр. Борын-борын заманнарда урысларның Петр Пирвый дигән патшалары тау эченнән таш чыгартып, янында мич төзетеп бакыр эреткән. Аннары шуны безнең татарлардан олаулар белән Эстәрлетамак каласына ташыткан. Ул йөткереп куйгандай итә: —Шул тау астындагы каенлыкны да күрәсеңме? —Ы-ыы. ансын да күрәм, әти. —Бакыр эретә торган мич урыны ул. Бакыр Чагыл таудан өстәрәк, ерым аша— Җомай исемле бер бабай, гомере буена тау эченнән казып таш чыгарды. Шул тау эчендә, таш казыган җирендә үлеп тә китте. Үлгәненә дә кырык елдан артыграктыр инде. Әтисе казакъ кешесе иде... —Ния тау эчендә үлде ул. әти? —Авыр эш эшләгәннән, улым. Таш чыгарган кеше йомран-җәнлек кебек гелән генә җир астында казына бит ул. Кәйләсен тотып. Эшли, тирли, соңра тәне суына. Шунлыктан суык тидерә. Үпкәләре авыруга әйләнә. Чөнки җир астында дымлы, һава да җитенкерәми. Эше авыр. Ташны чокырга кирәк. Җир өстенә чыгарырга кирәк. Аста, җир астында диюем, суык, дымлы, ә җир өстендә кояш, эссе... Миңа кызык, серле, мин сабыйларча йотлыгып тыңлыйм. —Ә Бакыр Чагылның ас ягында Миләшле тау. Анда инде бик күп булып миләш үсә. Аннан да астарак Сәхап башкорт тавы. Ул тауны менгәч, бүген үзең дә күрерсең— Локман Атрубы, Байгара яланнары башлана... Әти миңа әнә шулай тирә-яктагы таулар, яланнар, урманнар, тугайлар, сузылган юллар турында кабат-кабат гыйбрәтле хәлләр сөйли. Кайда гына барырга чыксак та. Аңарга тыңлаучы кирәк булгандыр дип уйлыйм мин хәзер. Әмин әтине бик тә тыңларга ярата идем. Бәлки шул әти сөйләгәннәрне тыңлап, башкалар сөйләгәнне тыңлый белергә, истә калдырырга өйрәнгәнмендер. Аллага шөкер, хәтерем бүген дә зарланырлык түгел, күп вакыйгаларны исендә тота, кирәк чакта кире кайтарып искә төшерә дә белә. Сәхап тавына менеп барган чакта яңгыр ява башлады. Әти атларны туктатты да. мине арбадан күтәреп алып җиргә бастырды. Аннары астыбызга җәйгән чүпрәк паласны алып, мине шуның белән төреп куйды, кире арбага утыртты. Үзе дә утырып, атларны кузгатты, палас аша минем аркамнан сөеп ул болай диде: —Ходайдан теләк телә, улым: Яңгыр яу-яу. Ашлык үс-үс,— диң. Мин телим. Палас ачылып китмәсен дә. мине яңгыр юешләмәсен дип, әти АГЫЙДЕЛНЕҢ АРЪЯГЫНДА...21 аркамнан тотып килә. Кулы авыр, әмма ул минем җаныма тынычлык бирә. Палас аша да әтинең кул җылысы аркама тарала. Әти кулы! Ул кул бар чакта миңа яңгыры да. болыты дә, җиле дә—бернәрсә дә куркыныч түгел. 1946 елның җәендә Локман Атрубы дигән җирдә әти белән печән чабабыз. Минем бер яше яңарак кына узган, печтергән үгез җиккән фмоман - белән кырда куна яткан әти янына барышым. Кичтән төялгән йөк белән «көтү киткәнче» мин авылга кайтып җитәргә тиеш, һәм шулай эшлим дә. Кайткач, печәнне Абзар огына ыргытам да, «урман урларга китәм» Кичен тагын әти янына барам Кайсы кичләрдә Күл дип йөртелгән таллар арасындагы урынга егетләр-кызлар кич уйнаган җиргә дә баргалыйм. Дөрес, безнең ише «ыбыр-чыбыр» малай-шалайны уенга кертмиләр кертүен. Хәер, анда «керүнең» безгә әллә ни кирәге дә юк, чөнки кызлар белән «нәрсә эшләргә» икәнлекне без әле яңа гына чамалый башлаганбыз, тик белеп оетермииез. Шунлыктан «өйрәнчек булып» егетләрнең кызларны тоткалаганнарын. җаен чыгарып кочаклаганнарын, чыркылдатканнарын карап, без дә «кызлар тоткаларга өйрәнәбез» Әлегә тик «күз белән генә» иңде. Кызларның кайсы җирләреннән ешрак тоталар, егетләр тотканда кызлар нәрсә эшлиләр— ачуланалармы, әллә инде кыйланалар гынамы? Кайсысы чәрелди, кайсысы егетләрнең кулларына «тагын тот» дигән кебегрәк иттереп суккан була. Безнең «өйрәнчек күзләрдән» бернәрсә дә читтә, күренмичә калмый, дәрт керә башлау, бәлки, шул Күлдән башлангандыр? Шунлыктан, кайсыбер «кызлар күзләп йөргәннән» соңгы кичләрне әти янына мин бик соңлабрак бара башладым. Сәхап тавын менеп бетү белән Локман Атрубында янган учак уты әллә каян ук күренеп тора. Мине көтеп, пешергән ашы суынмасын дип. әти учак янында кырын ятып тора. Учак утын күргәч, үгез дә атлавын тизләтә. Ул да. күрәсең, минем кебек төн караңгылыгыннан, яландагы кош-корт тавышыннан шүрли торган булгандыр. Тик минем кебек сиздермидер. Барып җитеп үгезне тугаргач, озын муенлы чүлмәкне фурм* зн алып, учак янына куям. Чүлмәкнең авызын ябыл бәйләгән чүпрәкне чишел, әти агач кашык белән эчендәге катыкны кабып карый. Өмете киселә башлаган тавыш бел3 *иннән сорый: —Әниең май яисә каймак җибәрмәдемени? Бу бит сипарат сөтеннән оеткан катык кына. —Җибәрмәде. Майны налук түләргә иттем, диде Әти учак утына терәп куйган кечкенә калай тасны читкәрәк өстери. Тастан бу бөркеп, арыш умачы исе килә. Мин алып килгән катыкны ашка күп итеп ката да. каяндыр бер җәймә* чыгарып миңа суза. —Ә үзеңә?—дим мин җәймәдән күзләрне ала алмыйча —Мин... син килгәнче . ни . э-э. азрак капкалап алган идем инде —Мин килгәнче син ашамыйсың. Мине көтәсең. Аннан синең ашарыңа да беткән иде. Сындыр урталай. Яртысын гына бир миңа. Ул җавап бирми. Сүзсез генә җәймәне урталай бөкләп бүлә дә зуррагын миңа суза. Күзләре елмаялар: —Сиңа, улым, үсәргә кирәк. Тот Зур агач кашыклар белән тас эченә тыгылабыз да, эссе арыш умачын «ташырга» тотынабыз. Ашап бетерергә азрак калгач, әти кашыгын ялый да. аны «куфайкасы» өстенә куя Умачның калганын миңа дигәнне аңлата Авыр иттереп көрсенә дә. мин аңардан һич кенә дә көтмәгән уйларын әйтеп ташлый —Мин, улым, сигез яшьтән ялланып бозаулар көттем Унике яшьтән авыл байларына ялчылыкка чыгып киттем. Герман сугышы башланганчы е г «е ел йөредем ялчылыкта. Җир юк. фәкыйрьлек бик көчле иде Авылда иң бай. иң саран Гапкадыйр мәхдүм дигән бай бар иде Аның Йортында бүгенге көндә милитсияләр урнашкан. Печән өстендә, урак вакытында хәтта шул саран бай да, кичен—без ялчыларына итле аш ашата иде Чөнки эшли халык, эшчегә көч кирәк Кичкелеккә кадак ярым ипи бирә иде өстәвенә Ялчыларын ашатырга печән өстендә көн саен бер үгезен суйдыра иде Җире Кара Балыклы якларыңда сигез йөз дисәтинәдән артык иде. ялчылары кайсыбер елларда меңнән дә артып китә торган иде Әти азрак дәшмичә утка карал утыра да. төп уен чыгарып сала —Без крәстиянне ривәлүтсиядән соң алдадылар. Лилин карт та. Ысталины да * Җәймә камыр ашы Җир бирәбез, дип акларга каршы сугыштырдылар. Менә хәзер крәстиянгә җире дә юк, иреге дә юк, инде ашарга ипие дә юк. Тапкан табынганны, үстергәнне, урганны вич себереп алып бетереп торалар. Безгә хәзер арыш умачы да, сипарат сөте генә калды. Анысы да туя ашаганчы түгел. Кызыл партизан булып нигә генә сугышканмындыр инде мин. Бу сугышта Гариф улымны, киявемне бирдем. Икесе дә кайтмадылар, ятып калдылар. Ә синең инде бүгенге көндә туя ашаганың да юк. Ә бит синең самай үсеп көч утырта торган чагың. Синең гомерең үземнеке кебек ялчылыкта үтмәсен дип урманнарда. Дүлдин камандасында кызыл партизан булып сугышып йөрдем бит мин. Ә бүгенге тормыш Ялчыныкыннан да начаррак... Ә мин—пионер, шәп укучы, мәктәп гәзитәсендә рәсемнәр төшерүче, бәйрәмнәргә сырлап-сырлап коммунистик лозунглар язучы, кызыл активист. Әтигә тиешле җавабын да бирә беләм: —Без иң беренчеләр булып коммунизм төзибез бит, әти. Чит ил пралита- рийларын коллыктан коткарырга тиешбез. Аларга ярдәм кирәк. Шунлыктан түзәргә кирәк инде... Әтинең минем белән бәхәскә керәсе дә килми. —Шула-ай!—дип суза ул үз алдына гына.—Кирәктер бәлки анысы да. Тик күп нәрсәне аңламыйсың шул әле син. Яшьсең бик. Безне алдалаган кебек, сез яшьләрне тагын да ныграк алдалыйлар болар... Инде мин дә картаеп барам. Иң беренче мәртәбә кешенең Совет хөкүмәтенә ризасызлык уйларын мин заманында кызыл партизан булган үземнең әтиемнән ишеттем. Локман Атрубында төнен, янган учак янында... Истәлекләрне шушы урында туктатып торыйм. Чөнки минем төп максатым укучыма роман-кыйссамны тәкъдим итү иде. Бу «Агыйделнең аръягында» дип исемләнгән роман өч бүлектән торачак. Беренче бүлегенең исеме «Учител тавы». Роман-кыйсса документларга нигезләнеп тә, күбрәге булган хәлләргә, риваятьләргә таянып та язылды. Харис, Харрас Тукаевлар, Мөхәммәт Шакир Тукаев, учител Мирсәет Бийишев, Хәйдәргали хәлфә, аның бигрәкләр дә фаҗигале язмышлы улы, татар халкының бөек шәхесе Мирсәет Солтангалиев, татар һәм казакъ халыкларының бөек шагыйре Акмулла, әтием Лотфулла, алты малайлы бабам Зәйнетдин Балта—барысы да җирдә яшәп киткән шәхесләр. Хәйдәргали хәлфәдән башкалары, тумышлары белән барысы да Эстәрлебашлар. Акмулла Мифтахетдин дә, шулай ук, Эстәрлебашта туып, шунда яшәп, шуның мәдрәсәсендә белем алган кеше. Башкорт авылы Туксанбайда Акмулла биш яшеннән сигез яшенә кадәр генә яшәп алган. Казакъ әтисе Мөхәммәдъяр хәлфә Эстәрлебашта үлеп җирләнгәч. әнисе Өммегөлсемне Туксанбайга Камалетдин башкортка өченче хатын итеп биргәннәр. Әнисе үлгәч, сигез яшьлек Мифтахетдин үги әтидән, ике үги әнидән качып чыгып китеп, җәяүләп Эстәрлебашка кайткан һәм мәдрәсәсендә яшәп, шунда белем алган. Акмуллада бер генә тамчы да башкорт каны юк. Казакъ белән татарныкы гына. Эстәрлетамак каласында бүгенге көндә Мөхәммәт Шакир Тукаевның 1904 елда туган кече кызы Халимә апа яши. Ул апада Тукаевлар турында мәгълүматлар бик күп иде. Тик инде ул сукыр, чукрак. Шулай да зиһене үткер әле*. Әйе, үзебезнең татарның фаҗигале, катлаулы, данлыклы, сатлыклы, белемле, динле, денсез, изелеп онытылган тарихын барлап, сирәк-мирәк кенә сакланып калган энҗе бөртекләре кебек истәлекләрдән көрәшче, игенче, сугышчы, галим, диндар, сәүдәгәр, сәяхәтче, иманлы Казан татарларының данын, горурлыгын торгызып, үзебезне тагын бөек, көчле халыклар сафының иң алдына бастырырга кирәк. Бу кыйссамны әтием Лотфулла бине Зәйнетдин бине Әбеннәгыйм бине Зәйнулла истәлегенә багышлыйм. АВТОР * Халимә апа 1998 елның июнь аенда вафат булды Июнь аенда мин Эстәрлетамакта булып, аны соңгы тапкыр күреп фотога төшергән идем. өмеш сулы, гүзәл Агыйдел елгасынын сул ягында яткан жирләр борынборыннан Болгар ханлыгы биләмәләре булганнар Монгол яулары килгәнгә кадәре зама’ чалда ут р "ваятьләргә караганда, монда безнен болгар бабаларыбыз яшәгән. Бүгенге Эстәрлебаш авылыннан Эстәрле елгасының агышы белән бер чакрым чамасы жир узсан, Шакир Ташы дигән урынга килеп чыгасың. Бу атама борын-борын заманнардан ук сакланып, бүгенге көннәргә кадәр килеп житкән. Агыйдел елгасынын Ждргән тирәләреннән көньякка табан кырг с 'акрымнар чамасы юл узсан, шул Эстәрле елгасына барып чыгасын. Эстәрле елгасы илле чакрымнар чамасы агып килеп, Ашказар елгасына коя. Шул ике елга кушылган урыннан су агымы белән, тагын ике чакрым чамасы юл китсән. Ашказарнын Агыйделгә кушылган урнына житәсен Шул урында Эстәрле- тамак каласы урнашкан. Шакир Ташы дип аталып йөртелгән ул калкулык урын Эстәрле елгасы ясаган тугайга ярымутрау булып кергән. Ул төньяктан тауга аркаланып терәлгән, ә калган өч яктан сазлыклар һәм Эстәрле елгасы белән уратылып алынган Шакир Ташының төньягында урнашкан текә тауны Эстәрлсләр Кәжә тавы дип атал йөртәләр Менә шул төньяктан тауга аркаланган, калган өч ягыннан сазлык-елга белән уратылып алынган Шакир Ташы дигән урында безнен борынгы Болгар бабаларыбызнын хәрби кальгасы булган. Ул кальга кыргыз-кайсак далаларыннан килә торган яу чирүләренә каршы торыр өчен салынган. Төньягында бер капка, көньягында ике капкалы, эченә таш, ком. балчык тутырылган имән бүрәнәләрдән ясалган ике катлы койма белән уратылып алынган хәрби кальга була ул. Көньяк капкалардан чыккан ике юл Эстәрле елгасы аша күперләрне үткәннәр дә, кайсак-кыр1 ыз далаларына карап сузылганнар Чыга торган капкалар беләктән юанрак тимерләрне бер-берсенә беркетеп эшләнгән челтәр белән ябылганнар Капкалар тау ташыннан салынган манаралар эчендә булганнар һәм ул капкаларны күтәрү-төшерү чыгырлар ярдәмендә башкарылган. Кайсак далалары ягына караган ике күперне чыгып, Эстәрле елгасын үткәч, юллар ике чакрым чамасы сөзәк үргә үрм. әп тау башына менеп, шуннан соң юлчыны куе урман эченә алып кереп китәләр Кыйбла тарафына, кайсаккыргыз далаларына, Бохара-Сәмәрканд якларына юнәләләр. Шул борынгы болгар бабаларыбыз оииан юлларның бсрсенен урыны бүгенге көнгәчә бар. Эстәрлеләр аның инде кайчандыр юл булганын чамаламыйча, Коры Чокыр дип кенә йөртәләр. Ул Коры Чокыр Эстәрле елгасы аша кайчандыр күпер булган урыннан башланып китә дә теге сөзәк үрне кыеклап кыйблага табан, шул үрнең түбәсенә карап үрмәли Хәзерге көннәрдә авыл халкы Ялгыз Каен яланы дип атап йөртелгән иген басуы аша уза ул Коры Чокыр. Ә Эстәрле елгасынын сул ярында борынгы капкалар булган урыннар бүген дә беленебрәк тора Борынгы заманнарда дошман бу якка һәрчак даладан килгән Шул дошманның килүкилмәвен белеп торыр өчен хәрби кальганың өч ягында урнашкан, кальгага күренеп торган өч биек тау башында атлы каравыллар куелган Ә тынгысыз көннәр-төннәр бу тирәләрдә ел әйләнәсенә бик күпләп булганнар Шунлыктан ул таулар башындагы каравыллар да ел әйләнәсенә сакта торганнар Кальгадан аз гына сулдарак, бер чакрым гына чамасы ераклыкта Күрмеш тау басып тора. Көньякта, өч чакрым ераклыкта Бакыр Чагыл исемле тау башлана. Ә инде кояш баешында, калын урман эченнән сизелер-сизелмәс кенә булып Ак Чагыл дигән тауның башы гына күренеп тора. Бу өч биек тау—Болгар ханлыгының сакчы кальгасы Шакир Ташның каравыл таулары булганнар, һәм ул Болгар халкы сагында һәрчак уяу. батыр, сизгер торган. Гайсә пәйгамбәрнең тууына 1223 ел узып зарган жәйдә Тын елга якларындагы далаларда, анарга килеп кушыла торган Калка елгасы буенда К монголларның Сүбүдәй Батыр белән Җәбә Нойон кул астындагы чирүе урыс һәм кыпчакларнын берләшкән гаскәрен зур бәрелештә тар-мар итеп, тоташы белән кылычтан үткәреп, чапкалап юк иткән. Әсир төшкән урыс кенәзләрен һәм атаклы кыпчак бәкләрен монголлар аяк-кулларын бәйләп җиргә тезеп салганнар да, өсләренә агачлар тезеп, шулар өстенә киезләр җәеп, үзләре шунда менеп утырып, тантана иткәннәр, тегеләрне изеп үтергәннәр. Шул сугыштан сон монголлар яна табыш эзләп, байлыгы белән дан тоткан Болгар ханлыгын эзләп киткәннәр. Тик Болгарлар да йоклап ятмаганнар—монголларны көтеп, әзерләнеп торганнар. Җигүли таулары янында монгол чирүен каршы алып, аны таулар белән Идел арасына ымсындырып алып кереп, шунда тар урында сугышканнар. Атлы гаскәрләрен җәелдереп куллана алмаган монголлар, тиз хәрәкәт итүләреннән мәхрүм булып, үзләренчә сугыша алмаганнар. Болгарлар шул каты бәрелештә монголларны тар-мар итеп ташлаганнар. Монгол гаскәренең күпчелеген кылычтан үткәреп чапкалаганнар. Монголларның атаклы гаскәр башлыклары Сүбүдәй белән Җәбә үзләренең тән сакчылары ярдәмендә, шулар сагында гына көчкә качып котыла алганнар. Жлнелгән Хәрәзм ханлыгы җирләрендә ял итеп яткан Чыңгыз хан янына монголларның бик азы гына кайтып җитә алган. Җиңелүләренең сәбәбен Сүбүдәй белән Җәбә ничек итеп аңлатканнардыр—тарих аны бер төрле дә аңлатмый. Тик Чыңгыз хан аларның икесен дә тере калдырган. Урыннарыннан да төшермәгән. Күрәсең, аларнын икесенен дә киләчәк бәрелешләр өчен кирәк буласыларын Хан алдан ук белеп торгандыр. Яхшы сугышчыларының хаталарын да гафу итә белгән бөек Хан. Алдан күрүчәнлеге дә зурдан булган... 1224 елдан алып 1236 елга кадәр монголлар белән болгарлар арасында туктамастан канкойгыч сугышлар барганнар. Болгарларның монголларга каршы тору урыннары иң башта Иртеш елгасынын көнбатыш ярлары булган. Каршы торунын икенче сызыгы Җаек елгасы буйлап сузылган. Ә инде өченчесе—соңгысы, Чулман-Агыйдел елгаларын файдаланып, шунда җиркойма ныгытмалар төзеп, йөзьяшәр агачлар аударылып, җайдаклар үтә алмаслык тирән чокырлар казылып оештырылган * Көчленеке замана! Калка һәм Җигүли сугышларыннан соң Чыңгыз Хан Җәбә Нойонны кытайларга каршы алып барылган сугышларга җибәргән. Ә Сүбүдәйне болгарларга яу чабачак гаскәргә башлык итеп куйган. «Карт Төлке» кушаматы алган Сүбүдәй бу юлысы Җәбәдән башка, ялгызы гына гаскәр башлыгы булган. Бер кулы сугышларда алган җәрәхәтләрдән кибеп хәрәкәтләнүдән туктаган, сыңар күзле, инде җитмешкә җитеп килгән олпат гәүдәле Сүбүдәй иягендәге сирәк сакал бөртекләрен сәрмәштереп, куанычын тышка чыгармыйча, тыныч кына Тәнресе дә, дусты да, Ханы да булган (Көрәшне егет чакта ук бергә башлаганнар), Чыңгызны тыңлап утырган. Тынлап бетергәч, чыгып китәр өчен урныннан кузгалыр алдыннан сыңар күзен алдындагы кымыз тулы тустаган күтәреп Чыңгызга караган да, болай дигән: —Ханки, бер генә нәрсә өчен мина синең рөхсәтең кирәк. Шуны синнән үтенеп сорыйм. 1223 елнын җәендә Җигүли таулары янында тар-мар ителгән Сүбүдәйнен болгарларга карата ачуы һәм үч алу теләге бик тә көчле иде. Шулай булмыйни, үзенен озын һәм җиңүләргә бай яугирлск гомерендә Сүбүдәйнен бердәнбер кыйналуы ич бу. Тыштан сиздермәсә дә, анын шулай болгарлардан кыйналып мәсхәрәгә калуына Чыңгыз хан эченнән генә куанып та куйды һәм акыллы зиһене белән ул болай уйлады: «Менә кем яу чабачак болгарларга каршы!» Мона кадәр Сүбүдәй Батыр кушканны гына үти торган гаскәр башлыгы иде, менә хәзер үтенә ханыннан. Сорый! Сорасын! Үтенсен! • В . Каргин Народ богатырь —Мәскәү. 1972 Сүбүдәйнең шулай бил бөгеп сораячагын Чыңгызга Тәңресе әллә кайчан ук сиздереп куйган иде инде. Ул уң кулын аз гына күтәргәндәй иттерде дә, әйтте: —Нәрсәдән тора үтенечен9 Сора! —Болгарлар акыллы, белемле, эшчән, тик бик тә батыр, сугышчан халык. Андый сугышчан халык Тәнрсгә кирәгрәк Шунлыктан болгарлар жир йөзендә яшәмәскә, булмаска тиешләр. Атарны тулысы белән Тәнре янына озатырга миңа синең рөхсәтең кирәк. Шулдыр минем үтенечем. ЧыңгЫз хан уйга калып байтак утырганнан сон болай дип әйтте. —Ә галимнәре, эш осталары? Бик маһир халык диләр бит болгарларны! Хатын-кызлары тагын9 ! Базарларда болгар кызлары иң кыйммәтлеләре бит —Безгә, монголларга каршы коралын ташламыйча, әсирлеккә бирелмичә сугышкан халыкка жир өстендә урын юк. Үтенәм синнән, рөхсәтең бир?! Шушы сүзләрдән соң ике карт бик озак тын калып утыралар Чыңгыз хан уйлый, Сүбүдәй Батыр аның карарын көтә. Икесенең дә һөнәрләре башка халыкларны буйсындыру да, ясак түләтү Байдыкларының уннан берен тартып алу Шуннан артыгын Чынгыз хан урнаштырган «Яса» кануннары алуны тыя. Чөнки күп ясак түләгән һәм шунлыктан ярлыланган халык тынгысыз була, фетнәләр оештыра, каршы сугыша. Ханның холкын, гадәтләрен яхшы белгән Сүбүдәй кирәк кадәре генә дәшми утырды да, башын күтәрде. Аннары ун кулын йөрәк турысына куеп урныннан кузгалды: —Аңладың мине, рәхмәт сина! Икебез өчен дә ат колаклары арасыннан, алдан тояк астына ыргылган юлл арыбызның очы, кырые күренә башлады. Безнең дә Тәңребез янына китәр вакытыбыз җитеп килә. Бәлки... Чыңгыз Хан сул кулын күгәрә биреп дустын туктатты да. моңсу гына елмаеп куйды Бу елмаю Хан елмаюы түгел, ә бәлки гап-гади бер яугир елмаюы иде: —Анысы кирәкми! Тәңре үзе белә булыр кайчан үзе янына чакырырга вакыт җиткәнне. Кысылмыйк аның ирегенә! Ул билендәге хәнжәрен кузгаткандай итеп куйды: —Уйла! Болгар җирләренә кемне утыртабыз. Ясакны кемнән, күпме алабыз. Болгар җирләренә узган чакта, анда утыртырлык халыкларны үзең белән ияртеп кит Ирләрен яуга ку, калганнарына болгар биләмәләрен өләшеп бир Утырт шунда, төпләнсеннәр. Мин дә синнән калмам. Болгар калаларын бик тә күрәсем килә Тәңрем кушса, кү-рермендер Шулай да... хәзергә ... хуш Сүбүдәй. Хуш, Сүбүдәй Батыр' Урыныннан авыр куптарылды Хан, авырлык белән Батырына табан атлады Аның килгәнен көтмичә Батырга зур дәрәжә күрсәтү иде бу Аны ике куллап кочаклап алды. Ныклап кысып-кысып кочакларга да теләде, әмма кулларында элекке көче юк иде шул. Хан. хәлсезлеген сиздермәскә тырышып, уң кулының киң учы белән Сүбүдәйнең аркасыннан сыпыргалады Сүбүдәй таза иде әле. Сынар ун кулы белән Ханын сакланып кына кочаклады Икесенең дә күңелләре кузгалган иде Күп җирләрне гизгән, күп орышларда булган яугирләр йөрәкләре белән дә. акыллары белән дә аңладылар—Жир йөзендә алар башкача очратмаячаклар' —Ир-егстнен елгыры булдың, орышларның ин батырысын' Инде бөкрәя башлаган картка әйләнеп барасың Тәнре сине ияр өстеннән кулына корал тоткан хәлендә ала күрсен! Атлар теге дөньяда да барлардыр Ә сугышлар анда юктыр инде Булмаса, Тәңренең атларын көтәрбез' Хуш! —Хуш, Тимучин! Теге дөньяда күрешергә язсын безгә! Бәлки атларны да бергә көтәргә насыйп кыйлыр! Ә Болгар җирләре тоташы белән синеке булыр Болгарларсыз! Моны мин әйтәм. Сүбүдәй Батыр! Батыр салмак, авыр адымнар белән чыгып китте. Болгар халкына зур фаҗига алып чыгыл к.пте ул. Чыңгыз Хан Батыры чатырдан чыгып киткәнче урыныннан кымшанмыйча, анын артыннан карап калды... Тоташ каннан, уттан гына торган яулап алу еллары башланалар иде... 1233 елның җәендә, яшел үлән ат авызына ныклы эләгә башлаган көннәрнең берсендә Бакыр Чагыл тау түбәсеннән капылт кына өч төтен баганасы күтәрелеп китте. Чөнки тау башындагы каравыл бер генә мизгел элек шундый ук өч төтен баганасын Ак Чагыл тау башында күреп алган иде. Дошман явы килә! Даладан дошман килә! Кальга эчеңдә чаң суктылар. Чаң суга башлаганга күп тә үтмәде, дала ягына караган ике капка ачылып китте дә, аннан байтак олаулар чыгып, Эстәрле елга күперләрен үтеп су агышы белән түбән таба юыртып киттеләр. Арбаларга таза-таза ирләр утырганнар, берничә олауга көрәк- кәйләләр, талдан үрелгән ике тоткалы кәржиннәр төялгән иде. Куе әрәмәлек аша узган юл белән чакрым чамасы юыртып баргач, атларны туктатып арбалардан төштеләр. Алдан ук нәрсә эшләргә кирәклеген белгәнгәдер, күп сөйләшеп тормыйча, бердәм булып эшкә керештеләр, һәм хәстәрен күреп әзерләп куелган кызыл мәте, кырчын, ком-таш, кызыл балчык түпш-түши ярты көн дигәндә Эстәрле елгасын буып та куйдылар. Тагын берәр тәүлек үтәр үтмәстә кальганың дала ягына чыккан ике юлы да, күперләре дә, яшел тугай да тоташ су астында калдылар. Кальганың тауга терәлеп торган ягыннан кала башка өлешләрендә су дәрьясы җәелеп ята иде... Өч көн узуга дала тарафыннан кара саранча булып, офыкны тоташ каплап, монголлар чирүе күренде. Атлылар бераз тау сырты буйлап тезелеп килделәр дә, соңра ниндидер боерыкка буйсынып аска, үзәнлеккә табан җилдертеп чабып киттеләр. Монголларның атлары карсак буйлы, кырыкмыш тайдан аз гына калку, үзләре бик тә йөнтәсләр иде. Бераздан бөтен кыр-ялан, тау итәкләре, су буйлары сөңге, калкан, кылыч белән коралланган, очлы башлы, өч колаклы, бүрек, тун кигән сугышчылар белән тулды... Кальга өчен туктамастан унике көн буена сугыш-кырылышлар барды. Тик кальганы бер яктан да алырлык түгел иде. Монголлар кальгага тагын җиде көн һөҗүмнәр оештырып карадылар. Шуннан сон гына Эстәрле елгасының буылган жгрен табып алдылар, буаны ерып җибәрделәр. Тик су китсә дә кальганың өч ягы да, дала ягына сузылган ике юл да сазлыкка әверелгәннәр иде и 'Салт мнна дивар вата торган дөмбеләрне тартып китерерлек түгг л иде. Монголлар баскычлар, арканнар ярдәмендә кальга эченә үтәргә тырышып карадылар. Тик кальга эчендәге болгарлар нык торды: алар диварга сөйкәлгән баскычларны сугышчылары-ниләре белән кирегә әйләңдепеп ташладылар, этеп аудардылар, очларына тимер ыргаклар бәйләп ыргы, дл ш каеш, л>т бауларны балталар белән чаптылар, озын сапка утыртылган чалгы-пычаклар белән кистеләр. Баскынчылар өстенә эретелгән сумала, кайнар су сиптеләр, ташлар белән бәрделәр, уклардан аттылар... Жиденче көн сугыш барган чакта Сүбүдәй кальганың төньяк диварына чыгарга юл эзләп көне буена ат өстеннән төшмәде. Һәм тапты ул юлны. Ак Чагыл тавына җитмәстән ике текә тау арасында үскән юан имән, каен, карама, юкә агачларын кисеп, дивар ваткычларга юл салырга боерды. Бу эштә әсирләр белән берлектә монгол сугышчылары да катнашты. Тик алар әсирләр белән аралашмыйча, аерым-аерым эшләделәр. Дүрт көн дигәндә киселгән агач төпләрен ком-җир белән күмеп, тигезләп юл салып куйдылар. Вакытны әрәм итмичә әзер була барган юлдан ваткычларны атлар, үгезләр җигеп өстерәтә бардылар. Кальга эчендәге болгарлар сизмәсен өчен кальганың калган өч ягыннан аз-азлап һаман диварларга менәргә азапланган булып һөҗүм иткәләп тордылар Төньяк капканың ике ягына ике ваткыч куеп, өч көн, өч төн АГЫЙДЕЛИЕҢ АРЪЯГЫНДА...27 туктамастан кальга диварын ваттырдылар. Шул вакыт эчендә кальга капкалары өч мәртәбә ачылды; аны саклаучылар жимерткечләрне юк итәргә теләп, һөҗүмнәр оештырып карадылар, тик балтакылыч, ук-җәя белән коралланган бер генә болгар сугышчысы да ваткычлар янына барып житә алмадылар, монгол укчылары аларны ваткычлар өстеннән уклар атып юк итә тордылар Ниһаять, җимерелгән диварларнын ташларын, агачларын таптый- таптый монгол сугышчылары кальга эченә ыргылдылар һәм сөрән салып орыша-орыша урамнарга, тыкрыкларга, ихата-сарайлар арасына төркем- төркем булып таралыштылар. Кальга эчендә урам сугышы, суеш башланды. Иртән, канга манчылгандай кып-кызыл булып кояш тугач башланган урам сугышлары икенче көнне тан атканчы туктамастан барды. Монголлар инде кальганың кешеләрен кырып-суеп бетердек дип орыштан туктый башлаганнар иде, әмма ул да булмады, ишек алларыннан, сарайлардан, янган өй эчләреннән, йорт базларыннан «Аллаһ әкбәр!»—дип сөрән салып, җәрәхәтләр алган яугирләр кабат һөҗүмгә ташландылар, сәнәк-балталар күтәргән хатын-кызлар, картлар, аларны сырып алган эреле-ваклы малайлар, сабыйларын җитәкләгән, Коръән сүрәләрен кычкырып укыган карчыклар, алар артыннан елый-елый калмыйча йөгерешкән кызчыклар—барсы да монголларга ташландылар. Кеше суеп, күзләрен кан баскан монголларның бу дәрәҗәдәге каты сугышсуешларны, каршы торуларны моңарчы күргәннәре юк иде әле. Кальга эчендәге сугыш барышын Кәҗә тавыннан карап торган Сүбүдәйдән боерык килде. Аны берничә быргыны бергә акыртып белдерделәр, —Сугышны туктатмаска! Һәр йорт эчен, сарай-каралтылариы, базларны карап-барлап чыгарга' Табылганнарны, урыннарында суеп бетерергә! Хатынкызларга тотынып көчне, вакытны әрәм итмәскә! Әсирләр алу тыела! Суеш, үтереш менә шулай бер көн, бер төн барды. Иртән, таң атып яктыра башлагач, үзләре эшләгән вәхшилектән монголлар үзләре дә тетрәнеп киттеләр: урамнарда әрдәнә-әрдәнә булып болгарларның һәм монгол сугышчыларының үлек гәүдәләре аунап ята иде. Кайсысы башсыз, кайсысы аяксыз-кулсыз. кайсыларының корсак-күкрәкләрс кылычтан телгәләнгән, сөңгедән актарылган. Кальга уртасыннан Эстәрлегә табан сузылган уйсулыктан шарлавыклар ясап, елга булып кеше каны ага. Анда- санда яралыларның һәм үлеп бстмәгәннәрнең ынгырашу-ялварулары ишетелә. Өйләр эченнән сабый балаларның илерепилсреп елаулары кальга эчендәге шомны тагын да ныграк арттыра, һавага кан, тир, тузан исе таралган. Тан кызарып атып килгән чакта аягында басып тора алган кальга халкы тоташы белән суелып бетерелгән иде Күп сугышлар үткән, күп үлемнәр күргән, инде картаеп, үзенең дә әҗәле якынлашып килгән Сүбүдәй Батыр, алмачуар аргамакка атланып, кальганың үзәк мәйданындагы биек манаралы таш мәчет алдына килеп туктады. Атыннан төшмичә генә, сул җилкәсе аша азрак артына борылгандай итеп боерык бирде: —Елаган болгар балаларын туктатыгыз! Тапыр-топыр килеп, камыт аяклы монголлар сабый балалар елаганы ишетелгән йортларга карап йөгерештеләр Сабыйларның җанын алырга күрәсең монгол сугышчыларының ла куллары күтәрелмәгәндер Үз балалары да бар бит Берничә йортта сабыйларның ачыргаланып кычкырганнары ишетелде дә... урамнар тынып калды.. Сүбүдәйнең җил-яңгырда, кояшта янып каралган йөзенә масаюлы канәгатьләнү билгесе җәелде, ул чыгып килгән кояш ягына борылып карады да, карлыккан тавыш белән боерык бирде: —Йортларны, каралтыларны тагын бер кат тентеп, карап, барлап чыгыгыз' Бер кешене дә тере калдырмаска! Алтын-көмеш, җәүһәрләрне бирегә, мәчет алдына ташыгыз' Исәбен алыгыз, мәчет эченә тутырып сак куегыз! Шулч мәчетнең олы ишегеннән читтәрәк уелган кечкенә ишек шыгырдап, авырлык белән ачыла башлады. Бар да, сискәнеп, шул якка карадылар Ишектән башта ике кул кочаклаган озынча ак төргәк һәм анын өстенә иелгән зур чалмалы баш күренде. Төргәкне сакланып кына кочаклап тоткан бер карт акрын гына атлап килеп чыкты. Ул ап-ак сакал-мыеклы, кара кашлы һәм шундый ук кара күзле иде. Чыккан уңгайга ун кулы белән кочагындагы төргәкне салмак кына сыйпап, акрын гына яратыл суккалагандай итеп куйды. Картның кулындагы төргәктә берничә айлык кына сабый бала иде. Бабай мәйдаңцагыларны чем кара күзләре белән сөзеп карап чыкты да, ат өстендәге Сүбүдәйгә жинелчә генә баш какты: —Әссәламегаләйкем, Сүбүдәй Батыр! Сүбүдәй сәламне алмады, кырыс кына сорап куйды: —Син кем9 —Ошбу мәсжетнең имамы Мөхәммәт Закир бине Габдулла булам мин. —Ә кулыңда нәрсә? —Сабый бала. Өченче ай белән киткән сабый. —Әнисе кая? —Синен аргамагыңның тояклары астында ята әнисе. Карт, ун кулына кылыч тотып, ат тояклары астыңда калган, кылычлар белән чапк" "тан ятпь кенә хатынның гәүдәсенә табан ымлап күрсәтте. Хатынның башы яртылаш кылыч белән чабылган, бакыр төсендәге җирән чәчләре канга буялган иде. Ачык күзләре зәңгәр күк йөзенә гаҗәпсенеп карап тукталып калганнар. Сүбүдәй артындагы яраннарына ишара ясады: —Алыгыз бу картны да, кулындагы баласын да алыгыз! Чапкалагыз болгарларны' Имам Мөхәммәт Закир уң кулын аз гына өскә күтәрде: —Син, Батыр, кабаланма! Синең ханың булган Чыңгызның әйткәне ныклы: гыйиддәтханәләргә һәм дин әһелләренә тимәскә, дип фәрман бирде ич ул. син, Сүбүдәй, без болгарларны бетерү ниятендәсең Mime һәм бу сабыйны калдыр, үтертмә... —Чыңгыз ханның әйткәненә сез болгарлар кермисез... —Бәлки, шулайдыр. Мин сиңа шушы бала гомере өчен кальганын хәзинәсен тапшырырмын. Шул хәзинәнең күмелгән җирен күрсәтермен... Сүбүдәй йөзен кыйшайтып, көлеп куйды: —Мин синнән ул хәзинәнең кайдалыгын ут белән әйттерермен. Иң башта кулындагы баланы утта тотып, яндыртып. Малаймы ул бала? Карт җавап урынына уң кулын тиз генә куенына тыкты да, аннан, кояшта ялтыратып, кечкенә хәнҗәр тартып алды: —Бу Мамайны тере көенә сезгә бирү юк. Ә мине яндыр, кис, ат коерыгына - *~т өзгәлә—миннән син бернәрсә дә белә алмассың... Карт Хо«1жәр тоткан кулын күтәрә башлады. —Онытма минем болгар икәнлегемне, Сүбүдәй!!! Сүбүдәй, ияреннән картка табан иелеп, аптыраганрак тавыш белән сорады: —Ә сабый үтерүеңнең гөнаһын кая куярсың? Карт имам канда таптанган ат тоякларына ымлады. —Ә син кеше үтереп, кеше талап ясаган гөнаһларыңны кая куярсың? Теге дөньяда Тәнреңә нинди җаваплар бирерсең? Карт имам Сүбүдәйдән курыкмьш иде. Сүбүдәйнең йөзе дертләп куйды. Ат өстендәге олпат гәүдәсе тагын да алгарак иелә төште. Ул сыңар күзе белән сабыена хәнҗәр күтәргән карт хәзрәткә тишәрдәй итеп карады. Тик Мөхәммәт Закир урыныннан кымшанмады, күзләрен Сүбүдәйнең сыңар күзеннән алмады. Батыр ияре өстеңдә кузгалып куйды, гәүдәсен турайтты. —Күрсәт алтыннарыңны' Юк. Башта безгә тимәм дип, иреккә жибәрәм, дип сүз бир' —Кад барасыз инде сез икәү9 ! Барлык жирдә без—монголлар. Ә бу кальганы без юк итеп китәбез. Барыбер үләсез сез. —Елга агышы белән өстәрәк чишмәләр бар. Алтаулар. Урман эчендә. Без шунда китәрбез улым белән... —Ярар. Синеңчә булсын. Курка белмәгәнен өчен. Мин риза. Күрсәт байлыгыгызны. Алтын-көмешләрегезне. Икегезгә дә тимәбез Җибәрербез иреккә... —Капканы чыккач, чишмә янына сукмак төшә Төшеп житәрәк сукмакның соңгы борылышында, уң якта өч таш утырыр. Шул ташлар астында кальганың... хәзинәсе Ә миңа мәежет эченнән өч китап алып чыгарга рөхсәт ит. Батыр? Сүбүдәй гажәпләнеп елмайды. Бу юлысы елмаюы җылырак кебек иде: —Кальганың хәзинәсен тулысы белән безгә бирәсең. Ә үзен китап дисен. Нәрсәгә инде ул китаплар сиңа хәзер9 Хәерчесең бит инде' —Батыр! Дөньяда китаптан да зуррак хәзинә юк! Анда бит иң асыл затларның, галимнәрнең фикере язылган Үзеңнең дә укып караганын аз булмагандыр ул китап хәзинәсен Бу юлысы карт имам ялгышты—Сүбүдәй Батыр укый да, яза да белми иде. Бернинди телдә дә —Ал өч китабыңны!—диде Сүбүдәй.—Калганнарын бүген ут ашаячак Китап соранып һаман шул болгарлыгыңа барасын инде син! онгол чирүе кальганы алганнан соң ике көн ял итте дә, Болгар каласы урнашкан якка юл алды. Кальга урынында көл-күмер һәм янып бетмәгән төтенләп яткан кисәү өемнәре генә торып калды. Җимерелгән мәчет-манаралар, урам тулы мәетләр, янган йорт- каралтылар, улаган этләр калды.. Тагын берничә ел узгач, кальга хәрабәләре каршына берничә кәжә иярткән, кечкенә малай җитәкләгән, ап-пакь чәчле, ап-пакъ сакал-мыеклы бер карт килеп туктады. Бу Мөхәммәт Закир хәзрәт иде. Өстендәге иске, ямаулы чапанын салып, яшел үләнгә җәйде Намазга ниятләде Урынны элекке мәчет каршында сайлады. Камзулын салып чапан кырына җәйде дә, аның өстснә малайны утыртты. Картка ияреп килгән әрсез кәҗәләр яшел үләнгә дә, андасанда үсеп чыккан агач куакларына да тимичә, бер урынга өерелешеп тын гына басып тордылар. Җирдән һаман да кан исе килә иде әле... Имам намазын озак укыды. Ходае белән сөйләшеп жаны белән ял итте, күңеле белән пакьләндс. Камзул өстендә утырган малай да бабасына ияреп намаз укыгандай итте Бабай белән бергә сәҗдәгә киткәләде дә берсендә, тормыйча, камзул өстендә ятып йоклап китте Хәзрәт намазын тәмамлагач та, үләнгә җәелгән чапаны өстендә бик озак утырды Ул арада малай да йокысыннан арынып торып утырды да. бабасының урыныннан кузгалганын сабыр гына көтә башлады. Бала чыннан да бик сабыр иде, ахрысы, тавыш-тын чыгармыйча, бабайга караштыргалал. тыныч кына камзул өстендә утыра бирде Имам азрак янтаеп ун кулы белән малайның жирән чәчле башыннан сыйпады. Аннан сон малайның кырында яткан түбәтәен алып башына кидерде, аркасыннан сөйде Шуны гына көтеп утыргандай, малай арты белән шуышып килеп бабасына якынлашты да, аңарга сыенып тынып калды —Сине ышанычлы кулларга тапшырырга кирәк, адаш улым минем Хан каны ага синең тамырларыңда. Хан каны! Болгар ханы кальга ныгытмаларын карап киткәннән сон җариябездән туган олан бит син М Әниең гүзәлләрнең гүзәле иде. Яшь иде, бөркет кебек батыр йөрәкле иде, мәрхүмә. Без синең белән анан кабере янында утырабыз. Болгар халкының киләчәге өчен, яшәеше өчен син исән-имин калырга, сау-сәламәт, таза булып үсәргә тиешсең. Ир-егет булып, ханыбыз булып яшәргә тиешсең син. Болгар көтә синең үскәнне хәзер! Болга-ар! Карт ишан эре буынлы бармаклары белән тагын акрын гына малайның аркасыннан сыйпап куйды. Аның җыерчыклар каплаган, мәрхәмәт нурлары балкыган бите буйлап бер-бер артлы эре яшь бөртекләре тәгәриләр иде. Алар ап-ак сакалыннан тәгәрәп төшеп, ямаулы ак күлмәген чылаталар иде —Болгарга кайтыйк, әййеме, улым. Болгарга! Ике кәҗәне суйыйк. Итләрен киптерик. Бавырларын киптереп төйик. Кәҗәнең ин сөтлесен үзебез белән житәккә алыйк. Безгә юлда сөте булыр, үзе юлдаш булыр. Арысаң, аз-маз атланып та барырсың. Мөгезләренә тотынып. Мин җитәкләрмен кәҗәне. Китик, улым, Шәһри Болгарны эзләп... Мөхәммәт Закир имам үзалдына сөйләнүен дәвам итте: —Монгол явы үтеп китте инде. Давылдан соң кап урталай сынган агачлар да яңара, яшәрә, яна ботаклар җибәрә. Исән калган орлыклардан яна агачлар чыга җир йөзенә. Тере калганнар булыр Болгар җирендә. Ә аларга үзебезнең хан кирәк. Болгар ханы. Сине илтеп тапшырыйм мин ышанычлы кулларга. Булыр андый куллар, табылырлар. Иншалла, тере калырсың, улым. Хан улы бит син! Хан улы!.. Монгол Сүбүдәй күпме генә тырышса да суеп бетерә алмады болгар халкын. Монгол яулары да, кара күмер белән көл генә калдырып үтә торган урман янгыны кебек. Болгар җирләре аша үтеп, урыс җирләренә кереп китте. 1223 елдан алып 1236 елнын кара көзенә кадәр Болгар халкы үзен-үзе аямыйча, җанын да кызганмыйча монголларга каршы сугышты. Болгарлар кебек туктамастан ундүрт ел буена монголларга каршы сугышкан бер генә башка халык та юк җир йөзендә. Берничә гасырлар узгач, ярты ел эчендә монголга бирелеп беткән урысларның тарихчылары күз дә йоммыйча Аурупага яраклашу өчен язачаклар әле: «fycb спасла Европу от монголов». «Без—урыслар булмасак, сезне басып алырга хәзер монголлар килеп җитәчәк. Без генә тотып торабыз аларны Аурупага кертмичә!» Күн иләп эшкәртүне, чуен коюны уйлап чыгарган болгарлар, гыйлемгә хирыслыгы, эшкә зур сәләтлеге белән, монгол аяк астында торып калса да, үзенең болгарлыгын иткән. Динен алмаштырмаган, гореф- гадәтен онытмаган, белемен югалтмаган, җирен эшкәртеп иген үстерүен туктатмаган, мал үрчетүен тагын да ныграк арттырган. Яңадан аякка баскан болгар, ханлыгын торгызган һәм аңарга яңа исем биргән: Казан ханлыгы!.. Шул Казан Ханлыгын безнең бабаларыбыз Алтын Урда таркалган чакларда борынгы Болгар ханлыгы җирләрендә төзиләр. Һәм яңа ханлыкта болгарлардан калган акыллылык, эшчәнлек, үҗәтлек белән яшәп, сәүдә итеп, иген игеп, кәсепчелекне, һөнәрчелекне үстереп, тагын баеп, көчәеп китүгә мөмкинчелек китереп чыгаралар... Тик... Язмыш, язмыш! ...XVII гасыр урталарында Иван Грозный Казанны алып яндырганга йөз еллар чамасы узган бер вакытта урыска башбирмичә тартышкан Казан Каргалысы дигән карьяда яшәгән бертөркем кыю татарлар башкорт ягына күченеп чыгып китәләр. Утызлап арбага җигелгән яхшы ашатылган, авыр юллар үтәргә өйрәтелгән атлар ару-талуны белмичә юл ярып узалар. Олауларның алдыңда—билләренә кәкре кылычлар таккан ир солтаны егетләр. Барысы да җылгыр атлар менгәннәр. Болар инде олауларны сак астында альт баручылар. Арбалар эче тулы мут күзле малайлар, чыркылдык кызлар, буй житкергән сылулар, яшь киленнәр, хатыннар, ирләр, бабайлар, ирләргә сиздерми генә, аларны үзләренә кирәкчә эшләтә-яшәтә белгән акыллы карчыклар. Тезелеп юл башлаган олауларның ин уртасында парат җигелгән, өсте киез белән ябылган җинел тәгәрмәчле арбада ап-ак чалма-чапанлы, кырмакара сакаллы утыз яшьләр чамасындагы бер мулла утырган. Аның да чапаны билбау белән буылган. Билендә—кылыч, хәнҗәр Исеме—Монасыйп мулла. Яшь булса да, гыйлеме бик тә зурдан. Кабаланмыйча гына, һәрбер сүзен уйлап, аны тиешле урынына куеп сөйли белүе белән, салмак йөреше белән, төпле итеп, китап сүзләрен кулланып биргән киңәш-уңашлары белән Казан Каргалысы дигән карьяда зур ихтирамга ирешкән мулла иле ул. Авылны чукындырырга килгән солдатларны җитәкләгән әфисәр белән, озын, юылмаган чәчле, тик карадан гына киенгән поп белән дә урысчалатып үзе сөйләште мулла Урысларга буш вәгъдәләрне күпләп-күпләп бирде. Чөнки кяферне алдау, анарга вәгъдә итү коръән тарафыннан тыелмый Урыс бит ул безнен җиребезне басып алган, динебезне бетерүне үзенең төп максаты итеп куйган кяфер Шунлыктан урыска каршы тору, аны алдау гөнаһ саналмый, ә тик савап кына. Чукынуга әзерлек үткәрү өчен ун көн вакыт сорады Монасыйп мулла урыслардан. Вәгазь укып, сөйләшеп халыкны урыс диненә күчүгә ризалаштыру өчен. Шул ун көн эчендә үзем үгетләп православиега күнәргә күндерермен халыкны, дип сүз бирде мулла. Озын чәчле поп әйтте муллага: —Авылыгызда үзең поп булырсың. Үзем өйрәтермен сиңа «Отчс наш» дигән изге догабызны Шул җитеп торып ике-өч айга. Мәчет башындагы ярымайны алып аның урынына тәре куярбыз. Тәрене мин үзем альт килермен —Латны!—диде, Монасыйп мулла ризалашты.—Ходай кушканнан узып булмас инде, иншал... « И нш алласы» ялгыш ычкынып китте инде китүен Соңгы авазларын чыгармыйча тиз генә попның сыек зәңгәр, эренләгән күзләренә карап алды. Попның күзләре хәмердән тоныкланганнар, баш мие мулладан ялгыш ычкынган «иншалла»ны эләктереп алырлык түгел иде Шулай да мулланың күңеленә шик килеп керде «Ул-буны сизмәдеме бу айгырныкы кебек яллы, тәре таккан нәмәстәкәй9 » Сизенмәде поп. Урыслар киткәч, икенче көнне өч мәхәлләле авыл халкы зур, таш мәчет янында җыйналдылар Өйлә намазына кадәр урамда бәхәс барды Нәрсә эшләргә? Чукыныргамы, чукынмаскамы9 Чукынмасак. кая барырга9 Бәхәс куерганнан куера, кызганнан кыза барды Кызу канлыраклар бер- берсснен күлмәк, кәзәки якаларына, изүләренә ябыша башладылар Карт хәзрәтнең сөйләгәнен, әйткәнен аңламас дәрәҗәгә барып җиттеләр. Мәйдан, аерган чактагы умарта корты кебек, гүләп тора башлады Шулчакта мәйдан уртасына, тәкбир әйтеп, Монасыйп мулла чыгып басты Мәйдан тына башлады. —... Раббин галәмин. Тынычланыгыз, җәмәгать! Тынычланыгыз' Мәйдан тәмам тынычланганны ул сабыр гына көтеп алды һәм сүз башлады: , _ _ - —Исегездәдер, мин узган ел жәен Агыйдел буена кымызга барып кайттым Юрматы башкортларына Максатым кымыз эчү генә түгел иде Башкорт аксакаллары янына киңәш-уңашка бардык» мин Әгәр без, Казан Каргалысы татарлары, сезнең якларга яшәр өчен күченеп килсәк, безгә утырырга җир, эчәргә су, төзелеш өчен урман бирерсезме, дип сорадым мин алардан... Мәйдан тып-тын булып тыңлады үзенең яшь мулласын Чөнки хәзрәт ин кирәклесен сөйли иде бүген —Урыс безне чукындырып бетермичә туктамас Чөнки урыска— анапга—ат кебек эшли торган, аның тамагын туендыра торган, вә ләкин юаш халык кирәк Без татардан, чуаштан. маридан, мукшыдан шундый халыклар ясарга омтыла урыс Чукындыра алса, үзенең Христосы белән безне куркытып, үзенә буйсындырып тотмакчы. Ә без татарлар үзебез эшләп тапкан белән урысны ашатып яшәтергә тиеш түгелбез. Шулай бит!!! Мәйдан бердәм жавап бирде: —Шулл-ла-ай!!! Әйе, мәйдан, зур җан иясе кебек, ухылдап-шаулап тын алды. Монасыйп мулла кабаланмый гына, үзенен уйларын сүзләргә әйләндереп, мәйданга сала барды: —Шулай! Шулай булгач, китик чыгып. Монда чукынып яшәгәнче, башкорт, кайсак-кыргыз мөселманнар янына җыелышыйк... Халык арасыннан берәү кычкырды: —Урыс анда да килеп җитсә9 —Каршы торырбыз. Көч җитмәсә, даланың тагын да эченәрәк кереп китәрбез. Кыргыз-кайсак арасына... Хатын-кыз елаша да башлады: —Туган, үскән якларыңны ташлап чыгып кит инде-е... —И-и-и, бар икән күрәселәребе-ез!... —Бәлкем, тимәсләр әле. Урыс та кеше бит иңде-е... Хатын-кыз гадәтенчә, үзенекен тормышка ашырырга тырышып, елап ирләр күңеленә шом сала башлады Монасыйп мулла сүзен болай дәвам итте: —Жәмәгать! Авылдашлар! Мөселманнар! Урыс атаң булса, билендә балтаң булсын, ди безнең халык, һәм ул дөрес тә! Китик чыгып. Урыс астында яшәргә теләгәннәр калсыннар. Жаны теләгән, елан ите ашаган! Кала торганнар, калсыннар. Тик сезне барыбер чукындырып урыс ясаячаклар. Озакка сузарга безнен вакыт юк. Ике көннән кузгалырга кирәк. Кояш белән бергә. Ике көн, ике төн безнеке. Үзегез белән нәрсә алырга—һәркем үзе чамаласын. Тик иң кирәге өч әйбер булыр. Шуны онытмыйча эш итегез, җыйналганда. Ин кирәге китап сүзе, сука-сабан һәм хуҗалык, жир-эш кораллары булыр. Чалгы, көрәк, балтасәнәк, палас суга торган стануклар һәм дә башка эш кораллары... Киңәш итегез, кайтып. Иртәгә иртәнгә, минем белән юлга чыгарга теләгәннәрсгез белдерегез миңа шул хакта... Монасыйп мулла, сөйләвеннән туктады да, өстәде тагын: —Безнең белән китмичә авылда калганнарга бер үтенечем бар. Монда калабыз дип, урыска яраклашып, безнең китәргә ният иткәнне аларга җиткерергә тырышмагыз. Зинһар, дип үтенеп сорыйм. Гозерем шул! Авыл тирәсендәге юл-сукмаклар хәзердән үк ябылган булачаклар. Берәрсе тотыла калса, үпкәләмәсен. Безнең яктан кызганып тору булмаячак... Халык тынып калды вылдан чыгып китеп тугыз көн үтте дигәндә, утызлап олау Көньяк Урал таулары арасында, Агыйделдән еракта түгел утырган Мәкъсет дигән башкорт авылына килеп керделәр. Юллар тыныч, коры, тигез булганлыктандыр, мөгаен, төнен мул вә сутлы үләнгә туенган атлар күнелле генә юырталар иде. Олаулар авылдан чыгып киткәч, дүрт егет, яшеренеп, Казан юлын саклап яттылар Өч көн, өч төн буена. Урысларга хәбәр салырга ашыгучы булмады. Урыс карамагында калсалар да, авылдашлары сатлык юлга чыкмадылар. Аллаһега шөкер! Шөкер, иншаллаһ!.. Догада булыйк!.. Мәкъсет башкортлары татарларның киләсен алдан белеп-көтеп торганнар иде Манарасы кыйшая башлаган кечкенә мәчет алдында утыз чиләк керешле борынгы бакыр казанда быгыр-быгыр кайнап, тәмле, хуш исләр чыгарып сарык ите пешә. Бу хуш исләр авыл очларына ук таралган. Әйтерсең лә иңде килгән кунакларны каршы ала. Ике көн генә элек А олауны куып җиткән дүрт егетне М о насыйп мулла юл өйрәтеп алдан башкортларга озатты. Бермекләп-бермекләп өйрәтте юлны: —Шушы юл сезне Агыйделгә алып чыгар Шулай да, сораштыра барыгыз, ялгышып-нитеп читкә кереп китә күрмәгез. Әйтәм, Агыйделгә барыл чыккан җирдә, Ишембай дигән жирдә унлап кына йорттан торган бер башкорт авылы булыр. Шул Ишембай авылыннан нәкъ кояш чыгышына карап китсәгез, Мәкьсет дигән тагын бер авыл булыр. Башкортлар аны Ишембайдан унсигез чакрымнар, диләр. Тик белегез— башкортның чакрымы безнен татарныкыннан озынрак. Дала ягы ич, башкорт ул чакрымны атыннан төшмичә генә үлчи. Ияр үлчәме белән. Мәкьсеткә барып җитү белән, авылы мулласына сәлам ирештерегез. Миннән килгәнегезне әйтегез. Тагын ике көннән мөселман татарлары урыстан качып килеп җитәчәкләр, дигез. Килгәннәрнең туксан икесе үсеп җитмәгән бала-чага дип белдереп куегыз. Килүчеләргә йорт саен бүлеп урын әзерләп куйсыннар. Башкорт җәйләүдә инде ул бүгенге көнне Чакырып кайтарсыннар, дип үтенде Монасыйп мулла, дигез. Габделгани абзый үзе татардан. Җәйләүгә чыкмый, барып кына йөргәли. Яшәеше татарча, авылда. Хәерле юл, ак юл сезгә, егетләр! Юлларыгызда уяу-сак булыгыз! тлар бердәм кузгалды. Мәкьсеткә килеп хәл алгач, дүрт башкорт егете, вә өч татар җайдагы юл чыгарга ниятләделәр. Ишембай авылы янына җитәрәк, атларын йөздереп, үзләре көймәләргә утырып Агыйдсл елгасының сул як ярына чыктылар. Агыйдсл елгасы буйларында мондыйдагы гүзәллекне, матурлыкны бу Мөһаҗирләрнең беренче тапкыр күрүләре иде Яшел урманнарга төренгән тскә-тскә таулар еракларга кадәр тезелешеп басып, күгелҗемләнеп күренәләр иде. Көмеш сулы Агыйделнен төрле зурлыктагы ташлар белән капланган су төбе якын гына булып күренеп ята. Кулыңны суга тыксаң, шул ташларны тотып алырга да булыр кебек Суы саф, салкын һәм шунлыктан исеме дә Агыйделдер аның. Елганың сул ягына чыккач, атларына атландылар да, кояш баешын азрак ундарак тотып, дала катыш таулар арасына кереп киттеләр Кояш баер алдыннан яшел кылган каплаган тау башына килеп чыктылар Тау бик биектән булмаса да текә иде. —Ошо инде һезгә дигән ерзәр!—диде Миңлегол башкорт, уң кулындагы камчысын еракта күренгән таулар ягына сузып —Кай тирәһе ошай—шунда ултырыгыз. Менә был, без башында тукталган таузын исеме Бакыр Сагыл. Боронго заманнардан калган исем тизәр Эсендә бакыр ташы бар икән. Әнә-ә тегендә урман эченнән башы гына агарып күренгән таузың исеме Ак Сагыл.Ошо Бакыр Сагыл тау астындагы яландарзы Гөмбәз яландары тип йөретәбез. Елгаһы ла, әнә тау астында агып ята— Гөмбәз елгаһы. һыуы бә-әк тә тәмле, үзе һыуык— тештәрзе камаштыра эскән сакта... —Ә ни сәбәпле бер гонә авыл да юк бу якларда^ Миңлегол карт, олпат гәүдәсен иярдән арткарак каера биреп, иркенләп көлде. —Теге, киң битле, кысык күзле кайсактар менән бәхәс һанала был ерзәр Әллә кайларзан йәйләүләргә тип килеп беззең башкорт сренә нәфесләрен һузалар Шунлыктан без дә был яктарга йәйләүгә мал куабыз. Авыллар һалганыбыз юк Кайсак-кыргыззар туздыралар беззең ауылдарзы Без аларзыкын Ә ер—беззеке. Башкорттыкы Беззең ата-бабанан калган ерзәр был яктар... Түземсезләнеп тапанган атының муеныннан шапылдатып сөйде —Тәк кенә тор, алмасуаркай! Тәк кенә-ә' Карагыз, бөрегез! Кай А урын охшай—шунда һалыгыз авылыгыззы. Ирек һезгә. Аксаһын түләрһегез. Алтын-көмеш аксалар менән. Хакын әллә ни киммәттән алмабыз. Безгә лә, һеззәге күек уку кәрәк. һез татарзар укымышлы халык... —Мәдрәсәләр булыр, агай!—диде Монасыйп.—Торырга азрак урын әтмәлләсәк, мәчет-мәдрәсәгә тотыначакбыз. Ныклап торып! Иншаллаһ!.. —Шулай булырмы?—диде башкорт.—Әйдәгез, мин һезгә өс елга бергә кушылган урыннарзы, шул яктагы шишмәлектәрзе, тугай-әрәмәлек- тәрзе күрһәтәйем әле. Зирекле елга, Карамалы елга, Имәнле елга кушылган бик тә матур, асыл урын бар. Текә тау астында ул урыннар... Камчысы белән Ак Чагыл тау ягына төртте: —Әнә-ә. урман өстеннән аз гына агарып тора Ак Сатыл. Ән-нә-ә, бөркет осоп йөри тау өстеннән. Әнә, шул бөркет осип йөрегән якка карагыз! Әнә-ә! Шул Ак Сатылдың был ягында, өс елга кушылган урында, бик зур бер күл бар. Ул каз, ул үрдәк күлдә—исәбе юк. Елгаларында күлендә балы-ык. Ул ажау, ул шамбы, ул бәрде! Суртандар беләктән озондар, үззәре бүрәнәдәй юандар. Куян, төлке яландарза, урман тулы бурһык, поши. Бүреһе дә бар тунга, толопка, бүреккә... Башкорт шәп сунарчы иде, ахрысы... Көн кичкә авыша башлаган бер чакта инде, төнгелеккә тукталдылар. Урынны кунарга башкорт сайлады. Атларны тышаулап, учак яккач, Монасыйп мулла елгага төшеп тәһарәт алды да, аяк-кул язып, бер- унайдан намаз да укып алырга дип, якындагы кечкенә тау башына табан атлады. Тауның итәге, башы билгә тиклем җиткән яшел кылган белән капланган иде. Кояш баешына карап, Кыйбланың кайдалыгын билгеләде дә, яшел кылганны аяклары белән азрак талаштырып, чапанын җиргә жәйде. Намазга кереште... —Ният кылдым... Сәҗдәгә китәргә дип тезләнгәндә, уң аягының тезе чапан астындагы, җирдән азрак чыгып торган ниндидер каты әйбергә тиеп, авыртып куйды. Хәзрәт намазын бүлмәде, тик тезен генә азрак читкә шудырды. Намазы тәмамланып, чапанын җирдән алган чакта, тезен авырттырган нәрсәгә күзе төште. Инде карая төшкән кылган төбеннән бер таш күренеп тора иде. Шул ташның читендә сызыгы да бар. Хәзрәт, иелә биреп, ташны бармаклары белән сәрмәде. Тирә ягына каранды да, кул учы зурлыктагырак бер таш кисәге табып алды. Шул таш белән тезенә бәрелгән ташның тирәсен казый башлады. Таш, җирдән ачылып, ул инде уч киңлегендә иде. Монасыйп мулланың йөрәк тибеше көчәйде. Байтак казына торгач, ташның түгәрәкләнгән башы җирдән күренә башлады. Монасыйп мулла ташны тоткалап, аны туфрактан, комнан арындырды һәм аңлады—бу кабер ташы иде! Тагын байтак казый торгач, ташның күп өлеше күренә башлады. Монасыйп бармакларының бите белән ташның яссы өстен сыйпап карады да—сискәнеп китте. Ташта гарәп хәрефләрен чамалап алды мулла. Тик укый алмады. Еллар тәэсире астында ташка кисеп язылган хәрефләр үзләренең язылыш сызыкларын югалтып бетерә язганнар иде. Шулай да мулла бер сүзне укыган кебегрәк иттереп чамалый алды. Ул сүз «мәдфүн» дигәнгә охшаган иде. «Мәдфүн? Мә-фү-үн?!» «Күмелгән!» дигәнне аңлата бит бу сүз: Күмелгән! Димәк, бу мөселман кабере булырга тиеш!.. Миңлегол башкорт Монасыйп мулланың мөселман кабере турында сөйли башлаганына кул гына селтәде: —Әллә кайчангы боронгы замандарза ошо урында кальгаме шунда, авылмы инде булган бугай. Олатайым шулай тип һөйләй торгайны. Мангул яуы килгән замандарда булган ул кальгаме шуңда, әллә авылмы. Олатайым шулай ти торгайны. Мангуллар килгәнсе булган инде бу хәлләр. Уныһы хак Был урын Шакир Ташы дип атала Кем белһен инде нәмәләр булганын ул замандарза. Дала башлана бит ошо ерзәрзән. Дала-а! Дала кылганы астындагыһын кем генә белеп бөтерһен инде-е?! Алар Эстәрле елгасына табан сузылган үзән кебегрәк җирдә туктадылар. Төнне шунда уздырдылар. Иртән торып, тәһарәт алып намаз укыганда да, иртәнге чәйгә утырганда да Монасыйп мулланың йөзендә ниндидер авыр уйларнын күләгәсе чагылып, кәефе чамалы күренә иде егетләрнең берсе саклык белән генә сорады —Хәзрәт! Әллә төнлә белән йокың тынычсызрак булдымы? Ике мәртәбә ыңгырашып та алгандай иттең. Йоклаганда. Мулла мон һәм уй тулы күзләрен егеткә текәде: —Нилектән алай дип сорыйсын Мөхәммәт Гарифулла? Берәр нәрсә сизеләме әллә йөземнән9 —Сизелә бугай инде. Битен гадәти алсулыгын югалткан бүген. Азрак көл төсе кергән димме шунда Миңлегол башкорт сүзгә кушылды. —Юкты һөйләмәссәле-е! Нәмәкәй инде быңда! Бер-ике тустак кымыз эс тиһәк, бар еребеззә урынына утырасак. Хәз-зер! Миңлегол янындагы каен тузыннан ясалган, ярыйсы гына зурлыктагы ябык савытка үрелде. —Төнгелеккә шишмә һыуына батырып куйгайным Һалкын кымыз бик тә тәмле була әсәргә... —Туктап тор, Миңлегол агай! Мин сезгә бер нәрсә турында сөйлим әле. Монасыйп, юлдашларын барлагандай карап чыкты да, авыр итеп көрсенде: —Без йоклаган бу урын бик тынгысыз булырга охшаган. Кичә кичтән мин әнә теге кечкенә калкулык башында, намаз укыганнан соң бик борынгы кабер ташына тап булдым. Ул урында мөселманнарның каберлеге булганга охшаган. Ходай Тәгалә белдерде бу турыда. Намаз укыган чакта, сәждәгә киткәндә тез башына туры килде шул кабер ташының баш өлеше. Аз гына чыгып тора икән җирдән Кич йокларга ятканда догалар укып ялвардым Ходайдан: «Нинди урын бу9 Кая булганнар монда көн күргән, дөнья көткән мөселман бәндәләрен9 Авыллары булганмы? Төш аша булса да хәбәр ит мин колына9 » . Сүзләрен сөйләүне туктатып ул байтак утырды. Башкортның түземлелеге бетә башлады Аның кымыз эчәсе килә иде. Урыныннан кузгалып куйды: —Шуннан9—дип сорады —Шуннанмы9 —Әй-йеме. —Төне буена йокылы-уяулы ятып чыктым Йоклагандай булып онытылып кына китә башлыйм, шунда ук колагыма жан биргәндәге кебек ачыргаланып елаган, кычкырган сабыйлар тавышы ишетелгәндәй була. Яткан урыным жайсыз кебек, тын кысыла, сулыш алырга һава җитешми Тиргә батып уянып китәм, аннан сон йоклагандай булып тагын онытыла башлыйм. Атлар кешни ачыргаланып, кылычлар чынлыйлар бср-берсенә бәрелешеп, кемнәрдер жан биргәндәгедәй авыр итеп ыңгырашалар кебек. Тагын уянып китәм. тагын онытылам Җиргә төбәген күзләрен күтәрмичә тагын болай дип өстәде: —Мин уйлыйм—әле без утырган урыңда бик күпләр булып безнен мөселманның каны аккандыр Кабер ташы булгач—зираты да булгандыр Зираты булгач, аңарга мәет бирүче авылы, яисә кальгасы да булгандыр Бу урын кеше торак төзеп яшәр өчен бик кулай урындыр Чишмәләре бар. сулары тәмле.үзе текә елга ярында. Өч яктан су белән, сазлыклар белән уратып алынган Җире кара, уңдырышлы булырга охшаган Бу жирдә тереклек итүчеләр көч белән, кылыч-сөнге белән юк ителгән булырга тиешләр. Бик күпләп кан коелгандыр бу жирдә Һавасы авыр сулар өчен Кан исе килгән кебек Авыл салырга җир алсак, без урынны су агышы белән өстәнрәк карап алыйк Күлнең теге ягына, урманга якынрак ягын карыйк Минлегол башкорт телгә килде з * —Ысыннан ла был тирә игелекле түгел шул. Йәисә ат аягын һындыра, бия колонлаһа—колоно үле туа, йәисә бүре малдын бугазын өзгәләй. Шишмәләре һыуыннан әллә ниндәй тәм килә. Әйзәгез, мин һеззе арырак алып китәйем. Анда, текә тау астында алты шишмә сыгып ята. Тик урыны таулырак инде, бындагы кебек тигез ер түгел. Илләмә, һыуы ла һьгуы инде шишмәләрдең. Әйберзәр ошонда калып торһондар. Бындан ерак түгел ул урын... Атларга атланып, тау сырты белән чакрым-ярым чамасы ара уздылар. Аннан сон юан-юан агачлар белән капланган ике тау арасыннан, җәнлек сукмагы белән аска төштеләр. Ачыграк урыннарда ямь-яшел кылган өзәңгеләргә җитеп үскән иде Тауларны яртылаш диярлек төшкәч, чылтырап агып яткан чишмәлеккә килеп чыктылар. Алар, атларыннан төшеп, соклануларыннан байтак кына сүзсез калып тордылар. Чишмәләрнең челтерәп аккан тавышына агачлар арасында сайраган сандугачлар тавышы кушыла иде. Бу тавышлар атларыннан төшеп басып торган бәндәләрнең киләчәккә өметләрен кузгата иде: «Ходай кушып, бары да иминләнеп китәр! Йортлыжирле булырбыз, иншалла!» —Сөбхәналла!—дип акрын гына пышылдады хәзрәт.—Сөбхәналла! Булса да була икән жир йөзендә ожмахка тиң урыннар! Бик тә гүзәл итеп яраткан икән бу урынны Ходай! Азрак аскарак төшеп тәһарәт алыйк та, намазга басыйк, мөселманнар! Шушыдыр безнең урыныбыз. Мен рәхмәтләр Ходайга! Сулыш алуларым иркенәеп китте. Ошбу урында булыр авылыбыз да, зиратыбыз да. Иншалла! Яшәрбез! Яшәр өчен урын эзлибез' Без колларыңны кайтырттын Ходаем! Рәхмәтләр яусын сиңа! Миңлегол кулы белән каршы тау ягына селтәде: —Ошоннан турыга менһәң, тагы ла бер шишмә бар. Етенсеһе шишмәләрзен тау башына менеп етәрәк бер сокорзан бәреп сыгып ята. һыуы бында хәтлем төшөп етә алмай—ага-ага комга һеңеп бөтә. һыуы— кымыз күек эсеп туйгыһыз... * * * ишмәләр чыгып яткан шушы урында күченеп килгән татарлар авыл сала башлыйлар. Аллага тапшырып! Ташлап киткән авылларының истәлеге итеп, авылга Каргалы дип исем кушып карыйлар. Тик, ни сәбәптәндер, ул исем авылга ябешеп китми. Чөнки бу урынны башкортлар үзләренчә Өс Төрле Елга Башы дип йөртәләр. Соңрак, «елга»сы төшеп калып авыл, Өс Төрле Башы булып кына аталмыштыр Шунардан килеп чыга инде авылның исеме дә— Эстәрлебашнын исеме. Ә елгалар чыннан да урманнан өчәү агып килеп чыгалар—Зирекле, Имәнле, Карамалы елгалары. Елга ярында нинди агач күбрәк үскән—елганын исеме дә шуңардан Өч елга ярты чакрым арада бергә килеп кушылалар да, берничә текә тауларны сул як ярда тотып, инде Эстәрле елгасы исемеңдә Ашказарны эзләп агып китәләр. Эстәрле елгасы ике чакрым чамасы узгач, зур гына Камышлы күлгә килеп керә. Елгалар агышы белән уң яктан күлгә тагын бер елга килеп коя. Анысыннан да исеме ярларында тоташ булып үскән ак каеннардан алынган—Каенлы Елга. Җирнең күбрәк өлеше кара туфрак, текә тауларның эче тулы каты таш, кырчын. Ә инде калынлыгы аршиннан артык кара туфракны казып төшсән, кызыл балчык катламы башлана. Балчыктан сон ком катыш вак кына таш. Бу якларның шундый ком катыш вак ташын кырчын диләр икән. Тау эчләрендәге каты таш катламына кәйлә белән китереп суксаң, ул юка-кисәкләргә ярылып китә, яссы ташка әверелә. Анысы инде йорт-кура тирәли таш койма ясарга, келәт-абзарлар салырга бик тә җайлы таш. Күченеп килгәннәр Каенлы елганын ике як яры буйлап сузылган, гасырлар буена сабан күрмәгән чирәмне сөреп, килгән елны тары гына чәчтеләр. Чөнки яз үтеп беткән иде инде. Көзгә котырып үскән тарыга Ч карап килгәннәрнең Ходайга рәхмәтләре иксез-чиксез булды. Ул елны кыш буена тары боткасы, тары өйрәсе, тары коймагы ашап чыктылар... Килеп утырганнарына егерме еллар чамасы узгач, Текә тау астындагы алты чишмә янында башланып киткән татар авылы Эстәрле елгасы ярларына жәслеп, мәчетле, мәдрәсәле, салам башлардан торган төрле зурлыктагы йортлары булган матур бер авылга әйләнгән иде инде. Авыл ипле, эшчән, гыйлемле, сәүдәгәр, игенче, ташчы, балта остасы, аяклы мал кадерен белүче татар ирләреннән һәм ашка-суга оста, исән-имин балалар таба белә торган, матур паласлар, тулалар суга торган чибәр татар хатыннары белән дан ала башлады. Беренче еллар авыр булдылар. Килеп утырганның икенче жәй башында ук авылга баштан-аяк коралланган атларга атланган йөздән артык кайсак килеп керде Кайсак-кыргызлар Тургай далаларыннан икәннәр. Анысы соңрак ачыкланды Көпе туннар, икс яңагын, җилкәсен каплап торган оч колаклы малахайлар кигән, киң битле, почтык борынлы, кысык күзле кайсаклар, авылга килеп керү белән алтын аен кояшта ялтыратып утырган мәчет янына юырттылар Монасыйп мулла аларнын килүеннән хәбәрдар булгандай, мәчет алдындагы мәйданда каршы алды. —Хуп киләсез, кайсак кунаклар! Әс-әлам-мәгаләйкүм-үм! Хуп киләсез! Мәчеткә үтегез! Намаз вакыты җитеп килә. Ният итеп намаз укып алыйк!.. Кайсакларны, тәһарәтләндереп, мәчет эченә намазга алып керделәр. Намазга маһирлыклары сайрак икәнлеге күренеп торса да, мөселман татарлар аны-моны сиздермиләр Намаздан сон кайсакларны йорт саен бүлешеп алып, ныклап кунак итеп сыйлыйлар, һәр йортта салынган мунчаларны ятыпбулдырып, далада мунчаны үз гомерләрендә күрмәгән кайсакларнын ләүкәдә, каен себеркесе белән чабып юындырдылар. Юкә мунчаласы, ак күбекле сабын белән күпме генә ышкып юсалар да, килгән кунакларның тән каралыгы бер тамчы да кимемәде Тик кара-кучкылланып кызарды гына. Ышкып-ышкып юып та кайсакларнын тәнен агарта алмагач кына мунчалы татарлар аңлыйлар— кайсакларнын тумыштан ШУНДЫЙ карарак төстә икән тәннәре! Ходайның кеме генә юк җир йөзендә, сөбханалла! Мунча кертеп чыгаргач, әче бал белән сыйладылар. Ике тустак балдан соң кайсаклар ат ияреннән чишеп алган думбраларын алмашлап чиртә-чиртә, дала җырларын—үлән әйттерергә тотындылар... Икенче көнне иртән мулла-ишаннар кунакларга кечкенә мәдрәсәнең паласлар җәйгән идәнендә тезелешеп утырган, барысы да китап тоткан утызлап малай-шәкертләрен күрсәтеп мактандылар. Кайсаклар тагын икене кунып кунак булдылар Көн дә мунча керделәр Аларга ин ошаганы эссе ләүкә белән каен себеркесе булды. Өч көн узгач, кунаклар китәргә ният иттеләр. Уникедән үргән каеш камчысы белән күн итегенең балтырына шапылдатып суккалап, Учакбай исемле иң гаярь кайсак әйтте шунда: Бу яктагы җирләр борын-борыннан сез болгарлар белән без кайсаклар арасында низагъ чыгаручы урыннар булганнар Мангул батыры Сүбүдән шушы җирләрдә яшәгән болгарларны тоташыгыз белән суеп бетереп юк иткән Борынгылардан калган истәлекләргә караганда, шушы тирәләрдә болгарларның бик зур кальгасы булган. Сүбүдәй аны алган, талаган юк иткән Тик бер карт мулла белән бер ир баланы гына тере калдырган Үзләренең җаннары өчен теге карт мангулларга кальганың хәзинәсен күрсәткән, диләр Безнең кайсаклардан ул карт белән малайны күрүчеләр булган Мангуллар Агыйделнен теге ярына Тобол елгасы буеннан Табын ыруы башкортларын күчереп утыртканнар. Ул ыруның ин зур батыры Майкы бәй булган Шул батыр Чыңгыз ханга курайда уйный торган булган Майкы бәйнең ыруы Болгарларга каршы Чыңгыз гаскәренә кушылып сугышкан. Агыйделнен теге ярында ныклап төпләнгәннәр башкортлар Болгар җирләрендә Ә Агыйделнен бу як ярына чыгып авыллар салырга җөрьәт итмәгәннәр. Без кайсаклар көчлебез. Шунлыктан бу дала-кырлар болгар белән кайсакнын уртак җире санала. Без кайсаклар шулай уйлыйбыз. Шунлыктан без кайсаклар сезне хуп күрәбез. Авылыгыз матур, җитеш мәдрәсәле вә... мунчалы... Учакбай елмаеп куйды. —Сез татарлар китаплы, гыйлемле халык. Мәдрәсәле, укымышлы барыгыз да. Мәдрәсәләрегезне зурайтыгыз. Безнең балаларга да белем, гыйлем бирерсез, аларны да укытырсыз. Үзегезнекеләрне укыткан кебекләр итеп. Укытуны оештыруны без кайсак-кыргызлар әлегә булдыра алмабыз. Бохара, Сәмәрканд якларындагы мәдрәсәләр безгә кулай түгел. Үзбәкләр белән безнең арада җир өчен, су өчен тартыш бара. Борын борыннан ук. Өстәвенә, алар бездән көлергә яраталар. Без яратмыйбыз аларны, алар— безне. Ә сез инде солых белән, сәүдә белән килегез безгә, без сезгә килербез. Без кайсак-кыргызлар бик күп дала эчендә. Сезнең авылдан алып, Кытай диварына кадәр җәйләүләрдә күченеп яшибез без. Дала тоташ безнеке... Ул Монасыйп мулланы кочакларга дип кочагын җәйде: —Хуш иттек! Кочаклашып саубуллаштылар. Аерылганда татарлар бу җирләрне әжәрәгә алган өчен башкортларга алтын-көмеш белән хак түләгәннәрен әйтеп тормадылар. Түләнгәнне башкорттан кире алып булмый бит инде Аннан, ин авыр чагыңда, башкорт киң күңеллелек күрсәтеп, сиңа утырырга җир күрсәткән икән, шунарга каршы рәхмәттән башка нәрсә булырга тиеш ди инде?! Яңа җирләр, авыл тирә ягындагы табигать, тау-яланнар монда туган балаларга Туган Як, Туган Ил булачак бит! Аллага мен шөкер! Аллаһү әкьбәр!!! нҗиденче гасыр азагында Эстәрлебаш инде йөздән артык йортлы, Чишмә урамына салынган зур агач мәчетле, мәдрәсәле татар авылы булып ныгып китә. Мәхәллә ишаны Монасыйп мулла Эстәр- лебашнын үзендә дә, ул салынганнан соң гына бар булып, аны уратып утырган татар, башкорт авылларында да зур абруйга ия була. Эстәрле елгасының агымы белән өч чакрымдагы җирдә, аңарга Кайраклы елгасы килеп кушылган урында, татар авылына елышып, Агыйделнең уң як ярында урнашкан юрматы башкортларыннан булган Мәкьсет авылы башкортлары күченеп утыралар. Алар яна авылга да үзләренең элекке авылларының исемен кушалар. Шулай итеп, Эстәрлебаш авылында кыргыз- кайсак шәкертләре күбәйгәнне күреп, башкортлар кыргыз-кайсак далаларына киткән җирләрдә авыллар тергезә башлыйлар Мәкьсет авылына нигез салынганга өч ел вакыт үтте дигәндә, авыл уртасына бәләкәй генә агач мәчет тә салып куялар Эстәрлебаш мәдрәсәсендә укып гыйлем алган Заһретдин исемле татар шәкертен мулла иттереп тәгаенлиләр. Озакка сузмыйча, буй җиткәреп килгән Гөлбикә исемле бер башкорт кызын яшь муллага абыстай итеп, туйлап ярәштереп тә куялар. Монасыйп мулла инде җитмешкә җитеп килсә дә, егәре вә һәм дә байлыгы җитәрлек булганнан, өченче мәртәбә өйләнеп, бабасы йортында яшь кияү булып йөри. Туй көннәре үтеп, яшь абыстайны ике хатыны өстенә өченче абыстай иттереп төшереп йөргән чагында, Эстәрлебашка көтелмәгән олаулар килеп чыгалар. Казан каласы артында, Мал мыж өязендәге Салавыч дигән авылдан Бохарада сабакташы булган Урманай мулланын Тукай исемле улы җитәкләгән була ул олауларны. Атлар тугарылып, арбадагы юлчылар йортлар саен бүленеп урнаштырып куелгач, Монасыйп мулла Тукайны мәчет янындагы үз йортына алып китә. Шунда Тукай карт муллага Салавычтан алып килгән зарын җиткерә У —Петр патша фәрманы буенча безне көчләп чукындыра башладылар. Алты авыл берләшеп каршы тордык, чукынмадык. Урыс солдатлары туплар белән килгәннәр иде, барыбер безнз җиңә алмадылар Тупларын юк иттек, үзләре качтылар. Тик әтиебез Урманай туп кыйпылчыгы тиеп каты җәрәхәтләнде дә, җан тәслим кылды. Шәһит китте Үләр алдыннан мине янына чакрып альт, Эстәрлсбашка юлны өйрәтте Сине үзенен дусты диде Монасыйп хәзрәт белән без Бохарада бергә укыдык, бер киез өстендә, бер юрган астында йокладык, яхшы дусларбыз, диде Ул сиңа ярдәмчел булыр диде... Хәзрәт яшь егетне ихласлык белән тыңлады. Тавыш-тынсыз гына чәй ясаган яшь абыстайга караштыргалап Тукайны сыйлады һәм әйтте —Аша, улым! Юл белән килеп ачыккансыңдыр. Озакламый мунча өлгерер, Алла боерса. Исән-имин килеп җиткәнсез, Ходайга мен шөкерләр. Монда төпләнерсез, яшәрсез, балалар үстерерсез, үрчерсез. Иншалла. Бик уңдырышлы бу якнын җирләре, һавасы шифалы, җилләре саф, кышкы суыклары исәнлеккә файдалы Таулар, иркен ялан-кырлар җитәрлек. Кош-корт га бик күп. Хәтта кайсыбер елларда аю да килеп чыккалый Иген бик тә уңа, мал нык үрчүчән бу якларда, иркенлек зур Башкортлар турында да начар сүз әйтеп булмый һәм әйтәсе килми дә Кин күңелле, юмарт халык алар. Комсызлык юк аларда. Көнчелек дигән нәрсә дә сизелми үзләрендә. Тик нилектәндер игенчелеккә хирыс түтелдәр Азрак җир эшенә ялкаураклар димме инде шунда. Барлык эшкә ризалар, тик җир генә сукалатма инде син анардан Ин яраткан эшләре—ялан-кырла мал көтү. Аннан инде умарта асрау, кымыз эчү, гыж-гыж китереп курай тарту. Илләмә анысын яраталар инде. Осталар шул курайга үзләре Әллә нинди моңнар чыгаралар инде Кызулыклары да бар Безнен татар кебек төптән, озак итеп уйлап эш йөртә белмиләр Суктым-үптем—эшлиләр дә ташлыйлар Аннан соң гына уйлыйлар: «Нәмә эшләп болай килеп сыкты һуң әле был9 »—дип... Монасыйп үзенең сөйләгәненнән үзе елмайды да, азрак уйланып утырды. Аннан соң гына сорады: —Күңеленә авыр алма, улым, дөнья хәле бит Сорыйм әле Атаңнан калган сәмәнең бармы соң9 Акча, алтын-көмеш диюем. Тукай житди итеп җаваплады: —Бар Тик күпме икәнлеген белмим Барлык акча, алтын-көмеш олы әнидә Төрле-төрле кыйммәтле ташлардан хатын-кыз бизәнү әйберләре дә байтак бар бугай Сорармын. —Сорашма Кирәкми анысы. Үзе белгәч җиткән Безнен йорттан Эстәрлс ярына кадәр буш урын бар. Кирәге чыгар, вакыты белән үзе авыл уртасы булачак дип тота идем. Шунда угырырсын Урын күп анда, мул итеп уратып ал. Шунда йорт-кура җитештерә башла Имәнле Үр дигән җирдән агач кисәрсең Ташырга якын, авылга хәтле бер генә бәләкәй үре бар. Юлы әйбәттән санала. Эшләгән халыкка хакын кызганма Юмарт икәнеңне авыл халкы да тирә-як авылларда да белсеннәр Соңыннан бише белән кайтыр Очсызнын арты тынычсыз, диләр. Ике ел узгач яшь бичәсен, алты айлык улы Биктимерне әнисе карамагына калдырып Тукай бине Урманай зур укуга, гыйлем эстәргә дип ерак сәфәргә, Бохара Шәрифкә юл тотты. Бохарада биш ел укыды Шул гомер эчендә авылга тик ике генә мәртәбә кайтып торып китте Абыстае да уңганнардан булып чыкты: Тукай-шәкерте кайтып кунак булып китүгә, тәгаенли вакыты килеп җитү белән, дөньяга чибәр-чибәр балалар китерә торды Бохара Шәрифтән дин укуын тәмамлап кайткач, картаеп инде ныклап йончыган Монасыйп мулла урынына, анын фатихасын алып, Эстәрлебаш мәдрәсәсенә Тукай бине Урманай мөдәррис итеп билгеләнде Шул рәвешле Казан губернасы, Малмыж өязе җирендә урнашкан Салавыч исемле кариядан чукынудан качып чыгып киткән Тукай бине Урманайдан кыргыз-кайсакларның иксез-чиксез далалары башланып ютткән җирдә салынган Эстәрлебаш Кариясендә ин зур мәдрәсәләрнең берсен тотучы Тукай бабай нәселе бар була. Ике йөз елдан артык Эстәрлебашньщ мәдрәсәсендә мөдәррис, мәсчетендә ишан булып Тукай бабай нәселеннән чыккан асыл затлы шәхесләр торалар. Тукай бабайдан соң аның улы Биктимер мөдәррис-имам була. Аннан соң оныгы Нигъмәтулла. Анысыннан соң Нигъмәтулланың уллары Харис белән Харрас, һәм Харисның улы, Эстәрлебашның атаклы мәдрәсәсенең соңгы мөдәррисе, Дәрдмәнднең һәм Риза Фәхретдиновнын дусты Икенче Дәүләт Думасы депутаты, галим үтә дә фаҗигале язмышлы Мөхәммәт Шакир Тукаев була. Ул 1917 елгы революция зилзиләләрен үткәреп, 1923 елда Эстәрлебаш мәдрәсәсе ябылгач, НКВД тарафыннан Оренбургка күчерелә һәм шунда фәкыйрьлектә, хәерчелектә, юклыкта яшәп, 1933 елгы ачлыкта үлә. Кабере билгесез. Урыны оҗмахта булсын! арис хәзрәт белән Харрас хәзрәт икәүләшеп 1867 елның көзендә фаэтоннарына пар ат җиктереп, Казан шәрифкә дип юлга чыктылар. Максатлары мелла Шиһабетдин бине Баһаветдинне күреп, анын белән сөйләшеп, дөньяви хәлләр турында мәгълүматлар алу иде Эстәрлебаш мәдрәсенең мөдәррисе Харис бине Нигъмәтулла заманында Казанда да, Бохарада да укып белем эстәп йөргән затлардан. Урыс падишасы Александр II гә ярдәм итеп, аңарга каршы сугышкан кыргыз- кайсакларга барып вәгазь укып, аларнын урыска каршы булган фетнәләрен туктаткан Харис хәзрәт ул. Тынычландырган тегеләрне, ак патша белән солых төзеткән. Бары тик үгетнәсихәт белән генә эш иткән. Ак патша, үзенә эшләгән шул файда өчен, Харис хәзрәткә тархан дәрәҗәсе биргән— аны татар дворяны иткән. Тархан Харис бине Нигъмәтулла бине Биктимер бине Тукай бине Урманай берәр яры барырга дип юлга чыкса, җигелгән пар атның дугасына өч кыңгырау тактыра торган булган. Юлда ишетелгән шул кыңгырау тавышына каршы очраган барлык олаулар, ат менгәннәр, жәяүлеләр юл читенә чыгып, тукталып тарханга юл бирергә тиеш булганнар. Заманыңда бабасы ишан Биктимер бине Тукай кулга корал тотып та, баш белән уйлап та урыс җәфасыннан котылу юлларын эзләгән. Ә инде анын әтисе Тукай бине Урманай Казан губернасының Малмыж өязендәге татар халкын урыстан азат итү өчен, чукындыруга каршы корал тотып сугышкан Тукайның әтисе Урманай хәзрәт шул сугышларда һәлак булган. Тукай улы Биктимер мөселман халкына Пугачев яуларына кушылырга кирәк дип язган өндәмәсен дусты, мәшһүр Кинҗә Арслановка биргән. Арслаңдай йөрәкле бик күп егетләрнең кулына кылыч алдырган ул өндәмә. Менә инде шул Биктимер ишанның икс оныгы Харис белән Харрас атаклы Казан каласына җитеп киләләр иде. Харис хәзрәт күчеренә исеме белән дәште: —Әбеннәгыйм энем! Атларга азрак ял биреп ал, би& кума. Казанга барып кергәч инде атларны да, үзеңне дә күрсәтеп алырсың. Безне дә онытып китмә, фаетунның өстен ачарсың. —Ярар, хәзрәт! Барысын да эшләрмен,—диде калын, көр тавыш белән күчере.—Дер селкетербез Казаннарын. Белсеннәр Эстәрлебашлар килгәнне... Харис хәзрәт көлеп куйды: —Тик син инде Казанга кергәч сызгырып җибәрә күрмә. Югыйсә узган ел Ырымбурга кергәндә, сызгырып палисискины куркыткан идеи бит. Аннан бүрегеңне басыбрак ки инде. Теге бакыр төсле чәчләрең бик күренеп тормасын чигә яннарыннан. Чәченнән танып табарлар үзеңне аннан соң... Харис ишан күчеренә һәр чак сокланып карый. Әбеннәгыйм күчер Х китап күчереп язучы Госман бабайнын оныгы. Әтисе Зәйнулла кырыкка да җитмичә агач астында калып һәлак булды. Ятим калган малайны китапчы Госман үзендә асрап үстерде Чөнки киленен Әнәч авылы мулласы икенче хатынлыкка соратканда, малайның артык икәнлеге беленде Әнисе кияүгә ике кечкенә кызын ияртеп киткәч, малай Госман картта калды. Тик бабасы күпме генә тырышса да, оныгын үзенен һөнәренә—китап күчереп язуга өйрәтә алмады Әбеннәгыйм дөньяга килгәндә, ана алтмышы туларга ике генә ел калган иде инде Оныгы бул гаяга дырмы. әллә инде нәселләрендә бердәнбер малай булгангамы, жирән чәчле ул балага Госман карт бик тә йомшак булды. Кул күтәреп сугу түгел, оныгына каты иттереп тә дәшә белмәде Шунлыктан, малайны үз иркендә үстерде. Ә малай туганда ук ат жене кагылган бер жан булып чыкты. Арба кендеге кебек чагыннан ук, зурларның ярдәмен дә көтеп тормыйча аждаһадай ажгырып торган айгырларга да менә башлады. Сикерә биреп атнын ялыннан ике куллап эләктереп ала да, аятынын баш бармагы белән имән бармагын тырпайтып аера биреп атнын ботына ябсшә. Күз ачып йомганчы ул инде ат өстендә була. Атлары да шул орчык буйлы, жирән чәчле малайны тынлап кына торалар бит әле Сука-сабанга да һичкенә дә исе китмәде Ана тик ат кына булсын. Унбиш яшеннән яхшы атлы авыл байларына, сәүдәгәрләренә ялланып күчер булып эшли башлады Инде менә хәзер утыз өч яшендә Эстәрлебаштагы иң тәвәккәл, иң шәп ат белгече, ин дәртле һәм. ин башсыз күчер булып санала. Өч ел гына элек Харис хәзрәтне Уфага алып барырга юлга чыга Әбеннәгыйм Карадан пар ат җигелгән фаэтон белән. Дугага тарханлык билгесе иттереп өч Валдай кыңгыравы тагылган Бозаязга җитәрәк дугасына дүрт кыңгырау тактырган Уфа губернаторын куып җитәләр болар Губернаторда тройка ат Әбеннәгыйм. куып җитәргә бик аз гына калгач, артына борылып ишанына карый. Анысында да Тукай бабай каны бит, сүзсез генә баш кага. Дилбегә белән генә каккалап, Әбеннәгыйм губернаторны узып та китә Узып барганда, губернаторның ак пирчәткә кигән йодрыгының һавада селкенгәнен чамалап калалар. Губернаторны саклап, артыннан ат менеп килгән алты казак куа чыга боларны Харис хәзрәт артларыннан һавага аткан тавышка борылып карый да, көлеп җибәрә —И-и, Әбеннәгыйм1 Мина тархан булганлыктан тимәсләр инде Илләмә сиңа казак камчысы эләгә бит инде' —һи-и, хәзрәт! Нык тотын! Төшеп кала күрмә' Хәз-зер беренче үрдә үк ташлап китәбез аларны Бисмиллаңны укы да. ныклап тотын да карап кына бар —Алты чакрымга якын казаклар белән булган араны арттырмыйча да, киметмичә дә тота күчер Казаклар һавага атып кына туктата алмаганнарын аңлап, фуражкаларының каешын иякләре астыннан кияләр дә, иярләрендә алгарак иелеп утырып атларын камчылый башлыйлар. Әбеннәгыйм астына тыгып куйган каеш чыбыркысын кулына алып, аны шартлаткалап кына, атларын тик дилбегәсе ярдәмендә генә чаптырта Губернаторның кибиткасы, кучерның атларын чыбыркылавына карамастан бик нык артта кала Алты казак жепкә тезелгән кебек бер-бер артлы атларын камчылый-камчылый фаэтонны куалар Тик араларын кыскарта алмыйлар, шулай да исәпләре фаэтонны күздән югалтмыйча Уфага хәтле куу була, ахрысы. Калага кергәч барыбер эләктерәчәкләр Тар урамнарда иркен ялан юлындагыча чаба алмаслар' Озын, сөзәк үргә җитәләр Шул өч чакрымга сузылган үргә җиткәч Әбеннәгыйм, урыныннан азрак калкынып артына карый да, хәзрәтенә әйтә: —Бик ныклап тотын хәзрәт абзый' Бу кара йөрәкләргә күрсәтим әле мин татарларның йөгерек шоңкарларын' Әбеннәгыймнсн колакларны авырттырганчы ярырлык иттереп сызгырып җибәргәненә икс кара чаптар очкан карлыгачлардай үргә ыргылалар Фаэтонның тәгәрмәчләре җиргә әллә тия. әллә юк Атлы казаклар атларын камчылыйкамчылый кара тиргә төшереп үрне менеп җиткәндә, татарларның фаэтоннары ерактагы борылышта тузан уйнатып аз гына күренә дә юкка чыга. Юлны ике яклап каплаган урман юлында юк була. Казаклар атларын күпме генә куып карасалар да, тегеләрдән җилләр искән була. Казак уряднигы губернаторның авызыннан ыргылып чыккан өч катлы урыс матын «честь» биргән хәлендә тыңлый. Ачуыннан уртын чәйни-чәйни. Сүгенеп азрак эчен бушаткач, губернатор бите тирләп чыккан урядникка боерык бирә: —Барлык полицияне аякка бастырырга. Уфаның астын өскә китереп тентергә. Бу тархан Тукаев Харис.Табарга. Ике атны шәһәр файдасына конфискацияләргә! Күчеренә Ратуша мәйданында утыз камчы сугарга. Урядник бик тырыш казак санала. Җаваплый: —Слушаюсь, ваше превосходительство! Сам буду бить гололобого Мамая. Сам! Тик губернаторның боерыгы үтәлмичә кала. Бик тырышып карасалар да. Шул көнне үк Уфадан чыккан барлык юлларны ябып, үткән-сүткәнне тикшерүләр башлана. Уфа эчендә шәһәр урамнарының чатларына кылычлы жандармнар бастырып куялар. Тентүләр китә татарларның йортларында. Өйләргә кереп иснәнеп йөрүчеләр дә күбәя. Тик тырышулары бушка була. Губернаторны мәсхәрәләп үтеп киткәнгә ике көн дигәндә, ап-ак пар ат җигелгән бердәнбер тарантас Уфадан чыгып, Эстәрлетамак юлы белән келтеркелтер тавышлар чыгарып тәгәри. Кара төстәге ике атны конфискацияләргә боерык алган полиция офицеры ул ак атлар җигелгән тарантасны туктатып та тормый. Өстәвенә, салам эшләпә кигән кучеренен чәчләре дә кап-кара, ә бакыр төсеңдә түгел. Кучер атларын кабаланмый гына юыртып үтеп бара. Үзе тыныч. Татарга ошамаган да. Битендә бер бөртек сакал-мыекка дигән йоны да юк. Евнух кебек бернәрсә шунда. Офицер иренеп кенә шундый уйларга бирелеп озатып кала тарантасны Эстәрлетамакны үтеп Кала Утары дип йөртелгән утарга житәрәк күчер татантаста утырган урысчарак иттереп киенгән хуҗасына борыла: —Туктыйк, хәзрәт, Эстәрлесу буенда. Син чапан-чалмаларыңны киенеп, тәһарәтләнеп намазыңны укыганчы, мин атларны үз төсләренә кертеп алыйм инде. Югыйсә авыл халкы көләр бездән. Харис хәзрәт тарантастан көлә-көлә төшә. Үзенә ярдәм иткән Әбеннәгыймнең бөеренә йодрыгы белән шаяртып төртә: —Шайтансың дисәм, коерыгың юк, Әбеннәгыйм энем. Ай-һа-ай! Бу ике көн эчендә минем йөрәкне әллә нәрсәләр эшләтеп бетердең бит син. Синең коткыга бирелеп, ул губирнатырны узарга ризалашкан мин дә юләр инде. Балачага кебек бит икебез дә. Ул атларны катыкка буяп, төне буена киптереп, ак төстәге атлар итәргә ничек башына керде синең, ә? —Мин уйлап чыгарган нәрсә түгел инде. Ат каракларының ысулы ул. Тик алар кыш кулланганнар бу ысулны. Буйый барганнар, туңа барган. Артларыннан куа килгәннәргә каршы юлга чыкканнар да, үткәннәр дә киткәннәр. Без киптереп байтак азапландык шул... Үзе сөйләнә-сөйләнә атларын тугарды да, бер-бер артлы елгага алып кереп мунчалалап юарга тотынды. Атлар актан карага әйләнә башладылар. Харис хәзрәт киная белән тагын көлде: —Мунчаласын каян алдын инде тагын? —Синең дус Галләметдин байның ишек алдын караучы Ибраһим абзый минем дус бит. Шул тыкты юлга дип. Аның белән икәү буядык та инде атларны төне буена катык белән. —Ә чәчеңне кай арада буяп өлгердең инде? —Анысын инде Ибраһим абзыйның хатыны Миңлебәһәр җиңги басма белән буяп каралтты. Көзгегә карагач куркып киттем үземне күреп— гөржи дә гөржи, мин дә тач шул гөрҗи иңде. Бүген кайту белән кырдырам чәчне. Иң шәбе үземнең бакыр төсе—чәч өчен дә, сакал-мыекка да... Барлык Уфа губернасына тарала тархан Харис Тукаев белән анын җирән чәчле күчеренең даннары. Елга якын кеше теленнән төшмиләр: «Әстәрледән Уфага барганда Харис тархан губернаторны куып житкән дә, күперенә губернаторны узып китәргә кушкан. Тегесенә шул гына кирәк тә бит инде. Харис хәзрәт әйткән тегенәргә «Узып китеп, кугач тотгырмасаң, бер сыерлык акча сина!» Узып киткән дә, ташлап та киткән тегеләрне Губернаторны озатып барган бер взвод казак куган, тик житә алмаганнар Уфадан чыгу юлларын бер атна саклаганнар, качкыннарны эләктерү максаты белән. Атна узгач, Эстәрлебаштан Харис хәзрәт губернаторга хәбәр иттергән: «Безнен кайтканга бишенче көн тулды инде»,—дип. Ә ай тулуга Харис тарханга губернатордан полиция приставы килеп төшә. Озын чибәр мыегын бөтерәбөтерә тарханга губернаторнын теләк-боерышн җиткерә —Губернатор галижәнапләре атларыңны сатып алырга боерык биреп мине җибәрде. Сат. Әгәр сатмасан, сәүдә эшләреңә губернатор комачау ясаячак. Хәзрәт озак уйлап тормый, Әбеннәгыймне чакыртып кертә. Приставның ни өчен килгәнлеген сөйләп бирә. Ишек төбеннән узмыйча гына тыңлаган күчер кулын селтәп көлә генә: —Сат, сат хәзрәт! Миннән саттыр. Хакын шәп каерырмын мин анын. Моңарчы урысчалап кына сукалаган пристав саф татарча әйтеп ташлый: —Губернатор күпме генә сорасагыз да, шуны түләргә кушты. Елмаеп өсти: —Бик гарьләнгән губернатор. Тархан булмасан бетергән булыр иде, тик сиңа көче житми. Хәзрәт белән күчер приставны авыл уртасындагы Таш күпер янына кадәр озата чыгалар. Пристав үзе ияртеп килгән дүрт полицейский белән сулга борылып кала юлына чыгып күздән югалгач, Әбеннәгыйм хәзрәтенә әйтә: —Син хәзрәт бурлы бия белән бер трантасынны бир инде миңа. Акчаны да яхшы гына иттереп бир Мин китим чыгып казакълар ягына. Тургай далаларына. Тагын ике йөгерек ат алып кайтыйм. Тегеләреннән дә шәбрәк булырлар. Бәлки төсләре карадан булмас, иллә мәгәр йөгерек булырлар Атлар сатылганга ике ай чамасы вакыт үтүгә, җирән сакал-мыек баскан, казакъ якларында ит ашап, кымыз эчеп шомарып тазарган Әбеннәгыйм ике алмачуар ат алып кайта Икесе дә печтермәгән өч яшьлек айгырлар. Пошкырганда, борын тишекләреннән ут көлтәләре очкан кебек булып биеп торалар. Үзләре оча торган шоңкарга охшаганнар Ат жене күчереннән хәзрәтенә дә күчә башлаган Атларны күргәч, Харис тархан өнсез кала. Атлар тирәсендә байтак уранып Йөргәч кенә телгә килә. —Сөбхәналла, Әбеннәгыйм энем! Сөбхәналла! Тфү-тфү. Күз тия күрмәсен—ялларына кызыл чүпрәк бәйләп куй Бисмилла иррахман иррахи- им! Ходай Тәгаләгә биргәненә мен Шөкерләрем Җиңел аяклары белән, игелекле булып керсеннәр бу йортка, хайванкайлар... Айгырларны печтереп, җәрәхәтләре төзәлгәч Әбеннәгыйм аларны көзен, кышын яхшы иттереп парлап фаэтонга, җиңел чанага җигеп йөрергә өйрәтте Икенче җәйне Эстәрлетамакта бер атна яшәделәр губернаторнын килгәнен көтеп. Көткән, морадына җиткән, ди. Губернатор, Эстәрлетамакка килеп өч көн узгач, тагын Уфага кайтырга чыга. Тархан утырган фаэтон тагын губернаторны узып китә. Губернатор тарханнан алган ике кара ат җигелгән сыгылма рессорлы бик купшы тарантаска утырган була. Әбеннәгыймне казакъ уряднигы танып ала да, губернаторга әйтә: —Ваше высокоблагородие! Опять этот рыжий шайтан с новыми лошадьми на обгон идет. Губернатор жавап бирми. Тарханный фаэтоны \зен узып киткәндә, юлның икенче ягына карап кала губернатор Атларын сатып алырга дип икенчегә татарча сукалаган приставын да җибәрми ... ТПуп ике алмачуар алаша җигелгән фаэтонда Эстәрлебаш авылынын ике хәзрәте Казанга килеп керделәр. Түгәрәк кара кырпы бүрек, җилән кигән ике чибәр хәзрәт утырган, пар алмачуар җигелгән фаэтон Казан каласыннан таш урамнары буйлап тәгәри. Заманында икесе дә Эстәрлебаш мәдрәсәсеннән сон икешәр ел Казанда белем алганнар. Аннан сон шәкерт булып Бохара Шәрифкә сәфәр кылып, шунда белем эстәгәннәр. Бохараи Шәрифтә дәрес алган остазлары бер үк галимнәр— Габделмөэмин Хуҗа, Мелла Хәсән, Ниязетдин һәм Мелла Фазул әл- Гижуанилар хозурында гыйлем заһир альт шөгыльләнгәннәр. Харис хәзрәт Шиһабетдин хәзрәтне якыннан күреп, сөйләшеп утыру бәхетенә беренче тапкыр ирешәчәк. Ә энесе Харрас Шиһабетдин хәзрәтне яхшы белә. Хәзрәтнең бер туган энесе Садретдин белән Кабан күле мәдрәсәсендә ике ел бергә укыганнар. Кабан күле мәдрәсәсеннән сон Бохарада да бергә булганнар. Бохараи Шәриф мәдрәсәсен тәмамлагач юллары аерыла. Садретдин Казан каласына, ә Харрас Эстәрлебапгка кайтып китә. Абыйсы Харис та, энесе Харрас та икесе дә галим-голәмә булып, зур гыйлемгә ия булып, илләрендә ихтирам казандылар, дөньялары кип, шәкертләре күп булды. Башкорт ягындагы хәзрәтләрнең бәяләве буенча, Харис хәзрәт тә, Харрас хәзрәт тә гыйлем ягыннан аталары Нигъмәтулла хәзрәт дәрәҗәсендә иделәр Казанның урамнарын узып, Кабан куленә якынлаша башлагач Харис хәзрәт үз алдына гына сөйләгәндәй әйтеп куйды: —Казан бик нык урыслашкан кала шул. Татарлык, мөселманлык Кабан күленең теге ягыңда гына инде, Татар бистәләрендә генә... Шиһабетдин хәзрәт тә, энесе Садретдин да Башкорт ятыннан килгән кунакларны ачык йөз, юмартлык күрсәтеп каршы алдылар. Шиһабетдин хәзрәтнең ике катлы зур йорты Кабан күленә якын ук салынган. Аскы каты кирпечтән, ә өске каты юан карагай бүрәнәләрдән бик оста иттереп эшләнгән. Ике катында да, урам якка да һәм ишек алдына да караган бишәр тәрәзә уелган. Өске катның тәрәзәләре аскы катныкыннан зурраклар. Өй эчеңдә өч мич. Бүлмәләре зур—якты, яшәр өчен бик җайлы итеп эшләнгәннәр. Бүлмәләр саны алтаудыр. Җиденчесе, аш пешерә торганы, беренче катта кергән уңайга ук бүленеп куелган. Шунда ук тәһарәт ала торган бер почмак чыбылдык белән бүленгән. Шиһабетдин хәзрәт үзе дә яхшы балта остасы икән һәм йортын салган вакытта үзе дә культа балта тотып күп көч сарыф иткән булган. Атларны урам аша урнашкан ике катлы йортка куйдылар. Күчер Әбеннәгыйм дә шунда яшәде. Йорт хуҗасы Мәүлетдин исемле урта кул сәүдәгәр икән. Мәүлетдин йортыннан такта койма белән аерылып, Шиһабетдин хәзрәт мөдәррислек иткән ике катлы кирпеч мәдрәсә урнашкан. Анда йөз илледән артыграк шәкерт белем алалар икән дә, шунда ук яшиләр дә икән. Шул мәдрәсәдән ерак түгел, Кабан күленен ярында утырган тагын бер мәдрәсәне карадылар. Дәресләрдә булдылар. Ул мәдрәсә дә җыйнак, шулай ук кирпечтән ике катлы итеп салынган, эче якты-иркен, шәкертләре тыйнак, укуга хирыс күренделәр. Казан мәчетләрендә, мәдрәсәләрендә, кичләрен татар байларында ашта йөреп өч көннәре үтте. Шуннан соң Шиһабетдин хәзрәт Харис белән Харрасны татар балаларын урысча укыта торган Учителски школа дигән уку йортына алып китте. Аны татарлар ышкул диләр икән. Шунда килеп кергән уңайга ук бер татарга тап булдылар Чандыр гәүдәле, кырма сакал-мыеклы, азрак озынчарак йөзле, бик ныклы дикъкәт белән тыңлый белә торган зат булып чыкты Шиһабетдинне күргәч, аның йөзе яктырып китте. Сәламләде: —Әссәламмәгаләйкем, Шиһабетдин абзый! Исәнлек-иминлек телим сезләргә! Сөбхәналла, таныш түгелләр кунаклармы әллә?! —Вәгаләйкем әссәлам, Каюм энем! Үзен исән-иминсеңме соң?! —Аллага шөкер! Сезләрнен хәер-фатихасы белән яшәп ятабыз әлегә. Киләчәге бер Ходай кулында! Шиһабетдин кунакларга әйтте: —Таныш булыгыз, Каюм Насыйри дигән галимебез була. Бик тәүфыйклы, бик тә белемле, тырыш зат Татар халкына белем бирүдә, аны зыялы итүдә бик ныклап көч сарыф итүчеләрнен берседер Аннары Каюм Насыйрита борылды —Бу затлы кунаклар башкорт ягыннан Мәшһүр Урманай әл-Салавыч токымыннан. Икесе дә. Шунын улы Тукай бабай оныгы Нигъмәтулла ишан уллары Нәселләре белән бик укымышлылар Олысы Мөхәммәт Харис хәзрәт, энесе Харрас хәзрәт Олысы Эстәрлсбаш мәдрәсәсендә мөдәррис, кечесе мәчетендә ишан Икесе дә Эстәрлсбаш мәдрәсәсендә укыталар. Харис хәзрәт патша галижәнапләре тарафыннан тарханлык алган зат... Бергәләп ышкулнын уку бүлмәләрен карап йөределәр Бер бүлмәдә кәләпүшле икс татар малае алмашлап, бик тә тырышып урысларның Лев Толстой дигән графларыннан балалар өчен язылган «Дуб и орешник* дигән хикәясен укыдылар. Китапларын ябып куеп, укыганнарын урысчалатып сөйләп тә бирделәр Тик берсе азрак сакаурак кына иде Ләкин ике хәзрәтнең дә урысчалары чамалы иде шул. Шунлыктан ят телдә укый да, сөйли дә белгән татар малайларына икесе дә сәерсенеп тә, гаҗәпләнеп тә, бу урыс укуы без татарга нәмәстәмә хаҗәт инде дигән уй белән карап, дәшми-тынмый гына утырдылар Ышкулдан чыгар алдыннан Шиһабетдин хәзрәт, сөйләшәсе сүз бар дип, Каюм Насыйрине дә үзенә чакырды Дүртәүләшеп, үзләренең дәрәҗәләрен белеп хәзрәтнен өс тарафына атладылар Кайтып җиткәч, дүртесе дә тәһарәт алып, ният кылып намазлыклар өстенә бастылар. Намаздан соң озак кына гәп корып утырдылар Харис хәзрәт Шиһабетдин белән Каюмга үзен нык борчыган сорауны бирде —Хәзрәтләр! Сез инде икегез дә зур гыйлемле, баш белән эш итеп тормышта күпне җиренә җиткереп яшәгән затларсыз. Менә без энем Харрас белән бергәлектә, сезгә ияреп, мөсслман-татар балаларын урысча укыткан ышкулга бардык. Укуларын сөйләгәннәрен бик үк айлап бетер- мәсәк тә тыңладык та, карадык та инде. Хәзер инде уйга төштек урысча уку белән безнең мөссл балаларына башка төрле, кяферларча тел ачкычы биреп, аларнын . э-э-э. теге ялан ботлы марҗалары безән аралашып, урыслашып китәргә без үзебез ярдәм итмибезме икән9 Мөхәммәт Харис хәзрәтнең сөйләгәнен табында зур игътибар белән тыңладылар. Садретдин сак кына хәрәкәт итеп чәй ясый Харис хәзрәт эчтәге борчылуын тышка чыгармыйча гына дәвам итте —Урыс марҗасы бар җирдә пөхтәлек, әхлаклык бетә. Иман бетә, тыйнаклык юкка чыга. Тән күрсәтеп, мөселман ирләрен аздырырга марҗалар бик тә маһирлар Гасырлар буена хәмер чөмергән урыс ирләренең җенси яктан көч-дарманнары бик зәгыйфь, безнең мөселман ирләрендә булган җенси куәт аларда юк дәрәҗәдә Аллага мен шөкер, ул шулай булып калачак та Ә марҗалар урысча укырга, сөйләшергә өйрәнгән татарлардан урыс ясаячаклар Аларга җенси яктан көчле татарлар кирәк бит Менә шундый шик туды бехтә Монысы бер булды. Икенчедән Урысча уку безнең ислам дине буенча гөнаһ ясау түгелме9 Mini менә тынлап утырдым икс баланын урысча укыганын Колакка ятышлы тел түгел инде Сүзләренең әйтелеше дә яңгыравы да. Урысның гореф-гадәтләре, аларнын яшәеш кануннары безнең мөселманнарның дөньясына басып керүе бик ихтимал Инде урыс астында өч йөз елдан артык иза чигәбез Кистеләр дә безне, астылар да, суйдылар да безне, чукындырдылар да безне Җиребезне тартып алдылар, динебезне тыйдылар. Әле дә шулай бара Без менә энем Мөхәммәт Харрас белән, килгәч-килгәч карап чыгыйк дип, каланын бик матур бер бакчасына керергә булдык Кичәгенәк. Кылычлы, итекле, мыеклы жандар кертмәде бакчага безне Этләргә, татарларга кала бакчаларына керергә ярамый икән дә. губирнаторларынын боерыгы шундый икән Казанда.. Шул дөрес буламы инде?! Ә? Шиһабетдин җавабында болай диде: —Дөрес сөйлисен хәзрәт! Урыс кертми безне бакчаларга. Аныңча, кертмәү дөрес була. Ул басып кергән бит безнең җиргә. Ул гаспадин... —Соң, шулай булгач?! Ул гаспадин булган урыс теленең безгә нәрсәгә хаҗәте бар. Сез моңда, Казанда яшәп, урыс белән аралашып, дөньяви хәлләрне бездән ныграк беләсез, яхшырак аңлыйсыз. Безгә, туган яклардан аерылып башкорт ягында яшәгән татарларга аңлатып бирегез әле—нәрсәгә безгә ул кяферләр теле? Шиһабетдин белән Каюм бер-берсенә карашып, аңлашып алдылар. —Син сөйлә инде, Шиһабетдин абзый! Синдә ышандыра белү көче ныграк. —Ярар алайса!—диде хәзрәт ялындырмыйча.—Аңлатып карыйк сезләргә. Ул сакал -мыегын сыпыргалап алды, акрын гына йөткергәндәй иттереп тамак төбен кыргалады да сүз башлады. —Бөтен Аурупада, Әмирикга бик нык итеп фән белән шөгыльләнәләр. Кеше хезмәтен җиңеләйтә торган төрле-төрле эш кораллары җитештерәләр, тукымалар ясый торган махсус корылмалар уйлап чыгаралар. Аларны машиналар, стануклар диләр. Әмирикләрдә ат җитеп тарттырып иген чәчәләр, үсеп өлгергәч шулай ук ат көче белән уралар, пар белән эшли торган машина ярдәмендә көлтәләр сугалар. Машина, станукларны җитештерү сәнәгать дип атала. Җир өстеннән сузган ике тимер өстеннән тәгәрәп йөри торган арба уйлап чыгарганнар. Миче дә шул тимер юл өстендә, тәгәрмәчле арбасы да. Кешеләр шуңа утырып ерак юлга чыгалар икән. Сезнең кебек ат җигеп чыкмыйлар. Шул нәстәне урысча паравыз, диләр. Тукыма суга торган стануклар бик күп эшләнә аларда... Харрас кыска гына итеп көлеп куйды: —Аларнын паравызы безнеңчә пәрәвез дигән кебек бит... Шиһабетдин ун кулын күтәрә бирде: —Суда йөзә торган караблары да пар белән эшли торган машиналар ярдәмендә йөриләр. Ишкәк тә кирәкми, җилкән дә кирәкми, караб жилгә каршы да йөзә, агымга каршы да йөзә. Урыс хәзер Аурупадан өйрәнеп завод фабрикаларын күпләп сала. Фәнгә ия була, көч ала. Яңа заманалар килә, яңа көчләр туа башлады Дөньяда. Без татарлар да шул дөньяви тәлапләрдән артта калмаска тиешбез. Һәм ислам дине безгә алга барышта комачау итмичә, ярдәм итәргә тиеш. Ходай Тәгаләнең кодрәте киң, көчле. Ә без татарлар гыйлемгә бик тә хирыс халык. Вә ләкин без урыс тарафыннан яулап алынган, ирегебездән мәхрүм ителгән халыкбыз. Үзебезнең дәүләтебез дә, патшабыз да, ханыбыз да, элекке замандагы кебек чын бәкләребез дә, морзаларыбыз да юклар. Бүгенге көнне булганнарының күпчелеге сатлыклар. Татар халкынын язмышы урыс кулыңда. Дөрес әйттегез—урыс хәмерче, ялкау. Эшне дә бик яратып, өнәп бетерми. Вә ләкин.. Шиһабетдин хәзрәткә сөйләве авыр иде. Ходай тарафыннан бирелгән зиһене, акылы белән бу зат әллә ничәмә-ничә миллионлы мөселман дөньясында бер генә кеше дә аңламаганны иң беренче булып аңлап, шуны татар халкына җиткерү теләге белән яна иде. Кадим карашлы мулла-ишаннар ахун-шәехләр, Коръән Кәрим аятьләренә генә таянып, теш-тырнаклары белән Шиһабетдин хәзрәтнең яңа карашларына каршы чыгып, аны мәдрәсәсез, мәчетсез калдырып, безне урыска сата дип исемен пычратып, үзен юк итеп бетерә яздылар Татар халкына гомере буена аң- белем биреп, аның акылын агартуда армый-талмый эшләр башкарып, бик күп авырлыклар күргән шәхес иде хәзрәте Шиһабетдин Мәрҗани. Дингә акча~ эшләү, мал табу кәсебе итеп кенә карап, сәдака акчасы җыйнап байлык туплаган мулла-ишаннар яңача фикер йөртеп, шуны халыкка җиткерү юлында куркуны белмичә вәгазьләр укып, урыс телен татар тормышында корал итүдә күп эш башкарган хәзрәт, ерак араны якын итеп килгән кунакларга үз фикерләрен җиткерергә тырышты. —Синен фикерләвендә дөреслек бар, Харис хәзрәт. Урысча белгәннәр марҗалар белән сөйләшеп аралашачаклар. Вә ләкин инсафлы, тәне дә, күнеле дә пакь, үзе эшчән татар кызы белән марҗаны чагыштыру һәрчак безнсн мөселман кызлары файдасына булачак, һәм без үзебез дә, олы яшьләрдәге бабайлар, карчыклар, муллаларыбыз, ишаннарыбыз, ата-аналар шул хакта сөйләргә, яшьләргә җиткерергә, аңлатырга тиешбез. Урыс кул астында яшәп, татар булып, мөселман итеп халкыбызны саклап алып калу өчен безгә дә урыс белгәнне белү фарыздыр. Кылган зур гөнаһларыбыз өчен, үзебезнең ханнарыбызны санга сукмыйча: читтән ханнар китерткәнебез өчен, узара уртаклык таба алмыйча низагь белән яшәгәнебез өчен, морзаларыбыз халыкны урыска каршы сугышка әйдәү урынына, шул ук урыска сатылганнары өчен, Ходай Тәгалә безне урыс карамагына биргән дә инде. Үзегезчә, мөселманча матур итеп яши белмисез икән, кяфер кул астында, кяфердан калганны гына ашап, анын искесен генә киенеп яшәп карасын әле бу татар мөселманы дип, карар кылгандыр Ходай. Хәзерге көннәрдә дә бездән өметен өзеп. Инде урысча уку хакында. Мөхтәрәм кунакларым Казан каласын алырга дип килгәндә урысларның дарылары да күп булган, туплары да безнең туплардан камилрәк булганнар, мылтыклары да күп булган. Дошманга каршы сугышыр өчен синең коралын аныкыннан шәбрәк булырга тиеш, һич югында аныкы кебек булсын. Харис хәзрәт сорады: —Син хәзрәт урысны әле дә дошман дип уйлыйсын булыр.. Шиһабетдин кашлары астыннан тиз генә Хариска карап алды Сөйләү юлын үзгәртте. —Безнең төп бурычыбыз халкыбызга аң-белем биреп, анын зиһенен эшләтүдер. Бу дошман, теге дошман түгел дип фикер йөретү диндарлар эше түгел. Кеше үзе ачыклап үз акылы белән белер дошманын да, дустын да. Соравың җавапсыз калмасын өчен мин шуны әйтәм сина: бер туктаусыз хәмер белән мавыгып, эштә ялкаулык күрсәтеп яшәүче халыкның киләчәге караңгылыкта, наданлыкта, хәерчелектә узачак. Урыс халкы барлык башка халыкларга караганда да иң бәхетсез халык ул. Сәбәпләре күп анын шулай булуында. Шулар арасында, минемчә, өчесе иң мөһимнәрдәндер Беренчедән, урыс хәмерне бик күпләп һәм көн саен эчә. Шунлыктан анарда табигать биргән кешелек дигән сыйфат бозыла. Без мөселман аны иман дибез. Урыста андый сүз юк та ул. Кабан күленең, Болакның теге ягына чыгып, Суконный дип аталмыш урыслар яшәгән урамнарны кич- кырын йөреп чыгып, карап кайтыгыз. Садретдин энем алып барыр, алып кайтыр. Анда яшәгән урыслар беләләр аны. Шунлыктан тимәсләр сезгә Анда исерекләрнең ниндиләре генә юк! Сүгенү, акыру-бакыруны, сугышуны-әйткән дә юк! Баштан ашкан алар анда. Сүзләрен анлал бетермә- сәгсз дә, сүгенүләренең әшәкелеген, сасылыгын ишетерсез, иснәрсез Икенче сәбәбе. Урысларның православие дип аталмыш диннәре безнең Ислам дине кебек саф, пакь түгел. Православие динендә булган кеше дип әйтик инде, хәтта баю максаты белән дә башка берәүне үтереп ташлады ди. Баеды да ди. Диннәре буенча шул гөнаһын бетереп юк итә ала ул... —Пичекләр иттереп? —Чиркәүгә бара. Бик зурдан шәм куя. Чиркәү эчендә сатып алып Попка акча түли дә, үзенең нинди гөнаһ эшләгәнен анарга гына әйтә Поп шул гөнаһын кичереп дога укый Монысы ана акча түли. Теге гөнаһсыз булып чиркәүдән чыга да, тагын кеше үтерә Тагын бара чиркәүгә Тагын шәм куя, попка акча тоттыра. Пакълана, гөнаһы бетә —И-и, бик ансат икән алай булгач урысларга яшәүләре' —Без, Казан мөселманнары өч йөз елдан артык урыс астында яшәп динебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне, эшчәнлегебезне югалтмаганбыз икән, иншалла, вакыты җитәр—котылырбыз бу катлыктан Авылларыбызда. иншалла, мәчет-мәдрәсәләребез бик тә ишәйделәр. Балаларыбыз гарәпчә хәреф кулланып, татарча укый-яза беләләр. Әнә шул мин әйткән өч төп сәбәп һәр сәгатьне, һәр көнне безнең файдага эшлиләр. Кылган гөнаһларыбыз өчен Ходай Тәгалә тарафыннан без колларына тәгаенләнгән җәза вакыты үтеп китәр. Әнә шул заманда инде без үзебезчә дә, аларча да аң- белемле, гыйлемле, сөйләшүанлашу өчен кимендә ике телле халык булырга тиешбез. Татарча да, урысча да һәм тагын да Аурупадагыларнын да берәр телен, әйтик, инглиз телен белергә тиешбез. Ипи-тозлык кына булса да. Абыйсының холкын, гадәтләрен яхшы белгән Садретдин аңарга кайнар чәй ясап бирде. Кунакларны да карады, онытмады Харис белән Харрас ишеткәннәрен башларына сыйдыра алмыйча утыралар иде. Аларда чәй кайгысы да онытылды. Шиһабетдин хәзрәт елмаю тулы күзләре белән икесенә дә караштыргалап алды да, сорады: —Харис абзый! Сезнең Тукай бабай нәселенең башкорт ягында җирбайлыгы бик зурдан дип ишетәбез Шул чынмы9 —Ходайның биргәненә мең шөкер. Бар җирләребез. Җитәрлек дияргә ныклы итеп әйтеп була. —Безнең хәбәрләр буенча сезләр бик күпләп каты бодай үстереп, шуны карабларга төяп Агыйдел, Кама елгалары белән Иделгә чыгарып, Сары Чин шәһәренә ташыйсыз икән. Аннан соң Дон елгасына олаулар белән күчереп, Ростовта тагын карабларга төяп итальяннарга озатасыз икән, шулай бит9 —Шулай. Дөрес бар да. —Менә шул чакта, Эстәрлетамакта баржыларга төйи башлаганнан алып, Ростов каласында итальян сәүдәгәрләренә сатканчы татарчадан урысчага тәрҗемә иткән тылмачларга күпме түлисез? —Күпме түлисез дип инде, алай уптым санаган юк. Илләмә дә күп каералар инде. Сәгатьләп түләтәләр. —Шулай да, чама белән булса да әйтеп кара инде. —Көнләп ялласаң, көненә бер яхшы гына ат алырлык акча китә. Ә инде теге урысчалап язып кыягазлар тутырырга булса, тагын да күбрәк. —Ә үзебезнең татар прикашигың урысча яза белсә, сөйләшә белсә? —Ии-и, андыйны каян аласың инде аны безнең авыл җиреңдә. Юк бит алар! Мәрҗани хәзрәт шатланып елмайды: —Үзегез укытыгыз! Харис хәзрәт күнелсез генә кул селтәде: —Үзем белмәгән урысчаны мин ничекләр иттереп укытыйм инде9 Шиһабетдин хәзрәт белән Каюм Насыйри бер-берсенә карап елмаештылар. Каюм да сүзгә катнашты: —Менә сез бүген урысчага укыткан ышкулны күрдегез инде. Шуны тәмамлап, урыс-татар арасында тылмач булып йөргән берничә егетебез дә бар инде безнен. Алар безнең татарга урысча укыту кирәклекне башлары белән дә, йөрәкләре белән дә аңлап эш кылалар. Шулай арасыннан берсен Эстәрлебашка барып яшәп урысча укытырга күндереп булыр дип уйлыйм мин. Урысча мәктәп оештырыр да, укытыр да. Син, хәзрәт, ничек уйлыйсын? —Минеке билгеле инде,—диде Шиһабетдин,—Шунын өчен көн- төн Казан муллалары арасында ызгыш -талаш бара да бит инде. Хуплыйм сүзләреңне, Каюм энем. Табарбыз урысча укыта торган егетне. Тик менә кунаклар нәрсә әйтерләр бит әле. Авылларыңда урыс ышкулы ачу турында диюем. —Соң без нәрсә дибез инде. Сезнең уйларны, фикерләрне тыңлагач, баш нәрсә уйларга да аптырап тора. Шулай да яңа уйлар туа бугай. Чыннан да яшәеш өчен дә, сәнәгать өчен дә, сәүдә өчен дә урыс теле бик нык кирәк безгә. Ул турыда бәхәсләшеп торуның кирәге дә юк Тик менә безгә бара торган егетегез риза булырмы икән дә, безләргә аны күреп сөйләшү' мөмкин булырмы икән9 —Ә авылыгыздагы мулла-хәлфәләрегез, авыл-мәчет картлары нәрсә әйтерләр ул турыда9 Аны да уйлагыз. Безнен Казанда булып Казанда да оик каты каршылыклар белән бара әле урысча укыту —Арттан быкылдаучылар булыр анысы булуын. Тик безгә, Тукайларга каршы чыгучылар булмаячак. Безнен абруй мәдрәсә-мәсчетләрдә дә, халык арасында да бик зурдан. Ә кара, укымаган халыкка анарга барыбер Ул ышкулны күрмәс тә әле ул. Тамак кайгысы көчле анарда Ә авылнын ярлы-ябагае безнен җирләрдә иген игеп, мал үрчетеп, эшләп тамак туйдыра. Шунлыктан холкы тыныч. Аллага мен шөкер, эшләсен дип сәләт вә көч биргән безнен халыкка. Укытырга тәгаен кешегез белән очрашыйк, сөйләшик. Байлыгыбыз бар, ул урыс ышкулын тота алырбыз без Үзебезнен балалар өчен бит Татар өчен, сәүдә өчен айсә пәйгамбәрнең тууына 1891 ел дигәндә килгән кыш үзе белән зәмһәрир суыклар һәм ачлык алып килде Кара яздан алып, җәй буена чат аяз күк йөзеннән бер генә тамчы яңгыр да төшмәде Җир өсте тоташы белән көйде Гыйнвар азакларында татар авылларында ачлык хөкем сөрә башлады. Эстәрлсбаш кешесе авылча, Зәйнетдин Балта базардан кайтты да, ишек төбенә сөялеп куелган челек себеркесе белән чабаталарындагы карны суккалап, себереп төшерде. Билбавына кыстырган балтасын кулына алып, өй ишеген ачты. Бу тирәләрдә февраль-март бураннары башланса, авыл урамнарын, йорткаралтыларны, читән-коймаларны кар көртләре басып китәләр. Күп вакытта ул кар көртләре өйләрнен түбәләренә кадәр менеп җитәләр. Шунлыктан өйдән ишек алдына чыга торган ишекләр барысы да эчкә ачыла торган иттереп эшләнгәннәр Нечкә генә бүрәнәләрдән салынган кечкенә өй җылыны начар тота. Шунлыктан Зәйнетдин көздән үк өйнен нигезен салам китереп җылыта, кыш көннәрендә котып ягыннан искән җилләрдән аз гына булса да ышык булсын дип алар өстснә карлар өя. Ә өй эчендә җылы барыбер начар саклана. Аннан соң утын яклары да бик мулдан түгел Кергән иренә хатыны Мәрфуга күтәрелеп карады да, кулындагы тегүен сәкегә куеп урыныннан торды —Өшегәнсеңдер инде, әй! Тизрәк чишен дә, әнә, мичкә арканны терәп сәкедә утырып тор Син алып кайтмаган булсаң, ашарга бернәрсә дә юк. Бетүгә табан барабыз инде, әй Алла! Зәйнетдин хатынына җавап бирмичә генә куеныннан ирләр түбәтәе хәтлек кенә кап-кара төстәге түгәрәк ипи чыгарды Утыру өчен көйләнгән түмәрне сәке астыннан тартып алып, ипине балтасы белән чабып икегә бүлде. —Тукта, пычак белән кисик Балта белән ипигә чабу гөнаһ була бит,— дип Мәрфугасы мич янына пычак< алырга ашыкты ’ —Туңган ипи ул. Пычак алырлык түгел аны Турмайдан Насыйр абзый алып килгән—сату итә. Алабута белән арыш көрпәсе, элмә агачы кайрысы кушып салган ипи икән. Үзе дәште миңа Зәйнетдин энем, ди. мә берсен ал, ди. Акчаң юктыр инде, берәр җае чыккач бирерсең әле, дөнья бит, ди. Алдым инде, нәрсә эшләмәк кирәк Яхшы кеше үзе биреп торгач. Түләрмен, иншалла Үзе сөйләгән арада ипине чапкалап ваклады да, өч кисәген алып, мич башыннан карап яткан малайларына табан борылды Мич башында, чыбылдык ксбегрәк иттереп асып куелган чәчкәле ситса чаршау астыннан өч малайның башлары күренә иде Малайларның ач икәнлеге күзләренә чыккан Тик сабыр гына, дәшмичә әтиләренә караган килеш, түземсезлек күрсәтмичә карап кына яталар Зурысы сигез яшендә Исеме—Хәйрулла Аннан икс яшькә кечерәге Лотфулла Иң кечесе, өч яшьлеге. Гатаулла 4. .к V.. м t Г исемле. Аталарыныкына ошап Хәйрулла белән Гатаулланың чәчләре бакыр төслеләр. Күзләре да әтиләренеке кебек коңгыртлар. Ә Лотфулла әниләренә охшаган—акка тартымрак сары чәчле, кылыч борынлы, зәңгәр күзле. Борынының сул ятында, танау тишегеннән аз гына өстәрәк, нәкъ әнисенеке кебек кечкенә бер миңе дә бар. Зәйнетдиннең дусты, күршеләре Әхмәт Кадыйр анардан көләргә ярата: —Син, дус кеше, хатының Гөлмәрфуга белән эшегезне җайга салып алдыгыз! Малайларны берәү аша аралаштырып әле берегезгә, әле икенчегезгә охшатып дөньяга китерәсез. Берсе җирән, берсе сары. Үзе җылы көнчелек белән янган күзләрен кызыл, сары чәчле малайлардан ала алмый. Үзенен «авырткан җирен» аз гына күршесенә күрсәтеп тә куя: —Минем хатын кыздан башканы таба белми. Шул хәтлекләр тырышып карыйм малай булсын, дип. Юк кына бит. Тапкан берсе үзенә охшаган кыз була да куя. Өстәвенә үзләре усаллар, үзләре күп ашыйлар... Зәйнетдин дустының күңелен тынычландырырга уйлый: —Юкка кайгырма, күрше. Аның каравы кияүләрен күп булыр! —Шула-ай!—дип суза күршесе.—Малай оныклар кияүләрдән булачак бит инде. Минем нәсел бетте дигән сүз бит инде ул. Мин бит әтинең бердәнбер малае. Башкалар бар да кызлар бит... Әхмәт Кадыйр Зәйнетдингә сорау катыш өмет тулы күзләре белән текәлә: —Сиңа рәхәт сөйләүләре. Кызыл, сары башлы булсалар да синдә малайлар үсә. Ә мин? Ул малайлар ясауның сере нәрсәдә соң. Бер-бер киңәш бирер идең? Күрше бит син! Зәйнетдин борау белән агач тишкәндәге кебегрәк, вак кына иттереп кетердәтеп көлә: —Йокларга ятканда түшәгең астына балта, өтерге, бораулар салып куй. Шуннан соң гына тотын хатыныңа бисмиллаңны әйтеп. Шул барлык булган сере. Калганы инде... Ходайдан тора... —Көләсең инде син! Салуын салган бар ла ул. Ба-ар! Тик минем балтаөтергеләр синекеннән үтмәсрәкләр, ахрысы... —Киресенчә, үткеррәкләрдер. Арттырып җибәреп, кисеп ташлыйсындыр иң кирәк җирен... Зәйнетдин өч кисәк ипине өч малаена тоттырды. Чүпрәкне ябып малайлар туң ипине кимерергә тотындылар. Күп тә үтмәде, өч яшьлек Гатаулла кычкырып елый башлады. —Нәрсә булды тагын?—дип сорады әнкәләре—нигә елатасыз энегезне?! —Ипи туң бит, кимерә алмый Гатау. Теше каный,—диде Хәйрулла,— Тукта, жылама! Берне биреп тә алды, ахрысы, Гатаулла тагын да ныграк акырырга тотынды. —Тимә балага!—диде әниләре мич янына килеп. Чыбылдыкны ача биреп Гатауллага эндәште. —Кая, балам, ипиең? Бир җылытып бирим удакта. Бир! Тик ач бала ипиен бирмәде. Шыңшый-шыңшый кимерүен белде. Җайлап елавыннан да туктады Зәйнетдин малайларына ипи таратып тоттыргач, бишмәте белән колаксыз түгәрәк бүреген салып ишек яңагындагы чөйгә элде. Колакларын, муенын суыктан саклар өчен ураган хатынының чәчкәле яулыгын да чишеп шунда ук элеп куйды. Бүкәнгә утырып, иске тула оегы өстеннән ыштыр урап кигән чабаталарын салды Мич аралыгына кереп, чабата, оек чуын җылы урынга киптерергә куйды. Каешланып каткан түбәтәен салып куеп, көз көне генә Мәрфугасы тегеп биргән кара кәләпүшен тәрәзә яңагындагы чөйдән алып башына киде. Сәкегә утырып дога кылды да, җайлап кына самавыр яңартып болашкан хатынына сөйләп китте: —Әти кайткан. Мөхәммәт Шакир мәхдүмне алырга дип Уфага киткән иде бит. Хәзрәт үзе белән бергә бер бәндәне дә ияртеп алып кайткан Гегс Чуаш тавы астындагы урыс ышкулында укыткан карт хәлфә Казанына кайтып киткән икән. Әжәле.мне Казанымда каршы алып, каберемнең шунда булуын телим, дигән киткән чагында. Һәркемнең үз иле бит инде. Аның да, күрәсең, үз Казаны Казандыр инде. Мина калса, безнен Эстәр- лебаш авылыннан да гүзәлрәк, матур урын юктыр жир йөзендә. Шакир мәхдүм алып кайткан бәндә шул урыс ышкулында укыта торган кеше икән инде. Урыс хәлфәсе икән дә, урысчалап әйтсәң, исеме Учител була икән Шакир мәхдүм шул Учителгә Чуаш тавына менәр алдыннан, Чуаш тыкрыгын чыккач сул яклап, Ваһап карт кырыннан йорт салырга чамалый икән. Әти хәзрәт белән бурасын миннән буратырга сөйләшкән инде. Миңа әйтә, син иртәгә өйлә намазына зур мәчеткә кил, ди, Мөхәммәт Шакир хәзрәт белән сөйләшербез, ди. Икәүләшеп инде... Мәрфуга сәкегә ашъяулык жәйде. Ирс алып кайткан ипине көч- хәл белән кискәләп табынга куйды. Самавыр камфаркасына менеп кунаклаган ак чәйниктән кыршауланган ике чәшкегә мәтрүшкә катыш, чия чәе ясады. Мич янындагы диварга эленгән кара төстәге шкафнын әллә кайсы бер тартмасыннан тыгылып, бик зурдан булмаган сары төстәге бер шакмак шикәр алды. Иренә тоттырды. Зәйнетдин, пычак сыртына ун кулынын кыры белән суккалап, шикәрне бишкә бүлде. Өч кисәге кечерәкләр иде. Шуларны алып барып, мич башыннан «әтисе белән әнисенең чәй эчкәннәрен» карап яткан өч малаена тоттырды. Шикәр кисәкләре эләккәннән малайларның шатлыклары зурдан булды Хатыны тавыш-тынсыз гына, бүлдермичә ирен тынлый. Чәйгә азазлап кына кашыклап кәжә сөте өсти Чәйне иренең алдына ук китереп куйды... Өч малайлы бу гаиләдә барлык кылган эшләр, гамәлләр хатыны Мәрфуга тырышлыгы белән баралар. Өйләнеп бер сл чамасы яшәгәч, Зәйнетдин хатынына үзе әйтте: —Син, карчык, мине яхшы итеп тыңла. Минем эшем балта эше инде. Үзен күреп торасың Бик авыр да, ныклап йончыта да торган һөнәр. Шунлыктан син, Мәрфуга, йорттагы барлык эшләрне, сатып- алуны, өс-башны карауны, акча тотуларны үзен алып бар Бик бай яшәмәбез, тик ач-ялангач итмәм мин сезне, иншалла. Соранып кеше бусагасына да йөретмәм. Миннән зур эшләргә генә рөхсәт сора. Алары әллә ни күп булмаслар. Вак-төяк көндәлек юк-барны мина әйтеп тә торма... Мәрфугасы елмаеп сорады: —Син шулай дисең лә ул. Ә эшнең зурмы, бәләкәйме икәнен мин аерып белеп бетсрмәсәм9 Мин башбаштакланып, зур эшләрне дә бәләкәйгә санап, үз белдегем белән майтарып ташласам0 Син нәрсә әйтерсең аннан? —Анлык кына башын бардыр. Бслмәсән, әнә, алып килгән китапларыңнан ачып кара. Шул хәтлек калын китапларда бар да язылгандыр дип уйлыйм мин. Шул сиңа. Гөлмәрфуга күрше Яңгырчы авылының мөәзин кызы. Дүрт балалы әнисе яшьли тол калып, ялгызлык, ярлылык михнәтендә үстерде балаларын. Кызы Мәрфуга дүрт бала арасында ин зурысы Кияүгә чыкканда, күн тышлы, ку план язылган, әтисеннән калган борынгы оч китап күтәреп килде Пөхтә ак киндергә төреп Кышкы озын кичләрдә шул өч китабын укырга бик тә хирыс Зәйнетдин Балтанын хатыны Гөлмәрфуга. Китапларның берсе дарулар китабы Анда нинди үлән, нинди чиргә каршы кулланыла—шул язылган. Үләннәрне нинди урыннардан, кайсы вакытларда җыярга икәнлеге язылган Икенче китап кешенен сырхаулары хакында кайсы авыруга, нинди өшкерү догалары кирәклеге әйтелгән Өченче китапның нәрсәгә кирәклеген белә алмады Зәйнетдин Хәер, белергә бик үк теләмәде дә бугай. Шулай да бер мәртәбә ачкалап, укып караган иде каравын Тик нинди китап икәнен аңлый алмады. Сихер китабына охшатып «бисмилласын» әйтеп япты да, башкача ул китапларга тотынмады. Китап укып көн уздыра торган кеше түгел Зәйнетдин, балта остасы. Шунлыктан исеме дә Зәйнетдин Балта. Инде менә өч малайлары булды. Өйләре ике диварда кечкенә икешәр тәрәзәле, салам башлы йорт. Хатыны кул остасы. Туннар, бүрекләр, толыплар, такыя-түбәтәйләр тегә. Икесенең кул көче белән көн күрәләр. Иген игәргә, мал тотарга җирләре юк Зәйнетдиннен әтисе Әбеннәгыйм гомере буена байларда, ишан-муллаларда күчерлектә гомерен үткәргән бер бәндә. Картайса да яраткан һөнәрен ташлый алмый. Яраткан хәзрәте Мөхәммәт Харис вафатыннан соң, аның энесе Харрасны йөретте. Инде хәзер Харис хәзрәтнең улы Мөхәммәт Шакир мөдәрристә күчерлек итә. Биш ел элек Зәйнетдиннен әнисе вафат булып куйгач, Әбеннәгыйм Күчер икенчегә яшь бичә алып, өр яңадан яңа оя корып, гаилә белән яшәп ята. Бүгенге көндә улы Зәйнетдиннен Гатаулла исемле улы белән бер яшьлек малае бар. Фәйзрахман исемле малай ул. 1894 елның көзе бик каты пычрак булып килде. Кыйбла тарафыннан агач башларына эләгә-эләгә язып түбәннән генә агылган кургаш-соргылт тыгыз болытлар җир өстенә вак һәм куе яңгырлар алып килделәр дә, юлларны, яланкырлары кара боламыкка әйләндерделәр. Ул салкын, тәүлекләр буена туктамастан яуган яңгырлардан авыл урамнары өшеп күшектеләр. Җәйге кичләрдәге кебек, көтү белән авылга кайткач «кәсепкә» йөрергә яраткан сакаллы, әрсез кәҗәләр дә, үз йортларын таба алмыйча бертуктаусыз бакырып йөргән аңгыра сарыклар да юклар салкын, юеш урамнарда. Тик сирәк-мирәк кенә, юешләнеп суыктай кәкрәйгән, бөрешкән, урам аша йөгерүче мескен этләрнең гәүдәсе генә күренеп кала да, шунда ук юкка да чыга. Ләкин көзлектәге туклыкка килеп җиткән авыл, барлык өметен инде тау ягыннан киләсе суыкларга баглап, кыстыбый-коймаклар, пәрәмәчләр пешереп гомер итә. Халык белми әйтми: «Синтәбердә син дә бер, мин дә бер!» Чөнки көзге җыйналган уңыштан бай да, ярлы да коймак- кабартма, тары, карабодай боткасы пешерә ала. Хәленнән килә. Гаиләләр Ходайга рәхмәтләр укый-укый бербөтен табын булып ашъяулык тирәсендә тезелешеп утыралар да, әниләре таба белән китереп куйган эссе кабартмаларга әтиләренең үрелгәнен көтәләр. Әтиләре бисмилласын әйтеп, кабаланмый гына кабартманы ала да, ашый башлый. Аның артыннан кызылсары чәчле малайлар җитешәләр. Аннан сон әниләре. «Ә», дигәнче зур таба бушап, «ялт» итеп кала. Тагын бер таба килә. Инде малайлар бу табаның астынарак, майлырак җиренә төшәргә тырышалар. Анысын да, озакка сузмыйча, бушатып куялар. Куллар, иреннәр, битләр майлана, туенганнан күзләр туклык пәрдәсе белән капланалар Шуннан инде... Урамга чыгып чабар идең—юк шул! Анда тездән баткак. Өй эчендә качышлы, яисә бастырышып уйнар идең дә матчага кыстырып куелган талчыбыгы хәзер әниләр кулына күчә. Шул ирек бирми. Бармак белән ышкып тәрәзә пыяласын шыңшытыр идең—әлеге шул талчыбыгы синең арка буйлап чыжлап китәргә генә тора. Көзге урамга чыгып уйнарга өстенә кияре булмаган авыл малае өчен ел әйләнәсендә иң күңелсез вакытлар әнә шул көзге пычрак урамлы, яңгырлы көннәр дә инде. Андый күңелсез, караңгы көннәрдә малайларның гомере, тизрәк кыш килсен иде дип теләк теләп үтә. Көткән—морадына җиткән! Бер кичне әтиләре бишмәтен иңенә генә салып, түгәрәк бүреген башына киеп, «тышка чыгып китте.» Байтак торып кергәч, бишмәтен ишек янындагы «әтинең чөе»нә элгәндә, азрак көлемсерәп әйтеп куйды: —Малайлар! Ак Чагыл тавы уфыллый анда, тышта. Өч көннән суыклар башланыр, Алла кушса. Сорагыз Ходайдан! Малайлар сагаеп калдылар. Алар беләләр—әтиләре Зәйнетдин Ак Чагыл дигән тауның уфылдавын тыңлап, кайчан яңгыр, кайчан кар явасын. АГЫЙДЕЛНЕЦ АРЪЯГЫНДА.. __________________________________ 53 буран чыгып котырасын әйтә белә. Берничә көн алдан әле өстәвенә' Улларын да өйрәтә шул тау «уфылдавын» тыңларга. Малайлар әтиләренең бишмәтен кире кидерәләр: —Әти-и' Әйдә инде без дә тыңлыйк әле Ак чагыл уфылдаганны Син әйтеп кенә тор, уфылдый хәзер дип. Без дә өйрәник тыңларга. Өч малай, бар да яланаяк, күлмәкчән генә әтиләренә ияреп тышка, ишек болдырына чыгалар. Әтиләре аларны, аякларына кигән булсалар өскәрәк, тыкрык башынарак альт барыр иде, тик малайлары яланаяклар шул. Фәкыйрьлек көчле! Малайларының аяклары астына өстеннән бишмәтен салып җәеп куя: —Бишмәткә басыгыз да, тыныгыз да чыкмасын’ Шауламагыз! Малайлар тынган кебек булалар. — Борыннарыгызны тартудан, сызгыртудан туктагыз!—ди әтиләре пышылдап кына. Малайлар әтиләре алдында бер-берсенә сыенып баскан хәлдә тынып калалар Һәм. Бикмәт тавыннан да арырак урнашкан Ак Чагыл тау ягына колакларын торгызып тыңлап тора башлыйлар. Тагын бераз көткәч, әтиләре пышылдый: —Әнә, ишетәсезме9 Тып-тын һаваны этеп кузгаткандай иттереп, гүләгән тавыш ишетелгәндәй була, һәм ул тавыш көчәя барып, каты авыру кеше сулыш алгандагыдай бер иңрәүгә әйләнә: —Гү-ү-ү-уу-уфф-фф-фаһһ-у-у!.. Тавыш тына. Малайлар да, тын алырга да онытып, тып-тын басып торалар Тагын көтәләр тавыш килгәнне Иң бәләкәйләре, уртада басып торган Гатаулла аяк бармакларын кузгаткалый Өшиләр Шулай да кечкенә малай түзә Өши дип әйтә.башласаң, әтиләре өчесен дә куып өйгә алып кереп китәчәк Ә анда кергәч, мич башында икс абыйсыннан да «эләгә» бит инде* Шунлыктан түзә малай. Аннан сон тагын бер генә тапкыр булса да ишетәсе килә бит әле ул Ак Чагыл уфылдавын Әтиләре тагын пьшгылдый: —Тыңлагыз! Ак Чагыл көттерми: —Гүү-ү-у-у-уф-ффаууаһһ!!! Өйгә кергәч, малайлар бер-бсрссн бүлә-бүлә әтиләреннән сорашалар — Әти, нигә алай «уф»ылдый ул Ак Чагыл9 —Әти, әллә ул тауның пәриләре бармы9 Шулар уфылдыймы9 Әтиләре кабаланмый гына анлата: — Котыптан, Себер якларыннан килгән җилләр Урал тау сырты белән безнен якларга хәтле килеп җитәләр Яңгыр-карлар әле юлда вакытта ук һава агымы алданрак килеп Ак Чагыл га бәрелә Ул тау җилләрнең уза торган юлына каршы, аркылы басып тора. Менә шул һава агымы уфылдый да инде Ак Чагыл тауга бәрелеп Минем картәтинен әтисе, Госман бабай шулай дип сөйләгән Әбсннәгыйм бабагызга Ә ул миңа сөйли торган иде малай чагымда Шул, буран, кар-яңщрлар буласын алдан белеп, искәртеп тора да инде безне. Ходай бәндәләрен, Ак Чагылкай дигән тау Безне салкын карлы бураннарда адашып үлүдән саклый ул Язын, жәсн яңгырлар киләсен алдан әйтеп тора. Безгә, ярлы халыкка ярдәме зур ул таунын улларым... Малайлар Ак Чагылнын «уфылдаганын» тыңлаганнан сон оч көн үтүгә авыл урамнарындагы баткаклар. Эстәр, ic елгасы шыкраеп туңдылар Каткан баткактан атлавы кыен булса да урамнарда кешеләр, эре мал- туар кәжәсарыклар күренделәр. Атна үтәр-үтмәстә ыжгырып, суык буранлап карлар куып кыш килде Урамнар, бакчалар, тау битләре ап-ак булып кар белән капланды Читән, койма буйларында, чибәр кар сырынтылары, көртләр өелделәр Тауга карап үрмәләгән тыкрыкларда, яр буйларында чаңгы-чаналы малай-шалайлар күренделәр Атарга ияреп, төрле зурлыктагы, кәкре койрыклы этләр чабыштылар ... Төрек Төхфәтулла йортыннан сон тауга терәтеп салынган мәдрәсә эчендә урыс дәресе бара. Урысча укытучы Мирсәет исемле Учител татар балаларына беренче урыс хәрефен өйрәтә. Әлегә татарча сөйли: —Менә балалар сезгә урысча «А» хәрефе. Аның исеме «Азъ». Тыңлагыз, исегездә калдырыгыз исемен: «Азъ». Һәм Мирсәет Учител кулындагы катыркада байбичә кебек юан, симез бер хәреф күренә. Ә зурысы аска каратып куйган баскыч кебек. Тик аркылысы гына берәү. Бәләкәй хәреф юанлыкка юан, тик башы бөтенләй юк! —Ягез әле, балалар, кабатлагыз әле: «А-аазъ! Малайлар гөрлиләр: —А-а-а... —Аз ... аз ... аз... а-а-а... Урыс ышкулына укырга йөргән малайлар сигез яшь белән унике арасында булып, күбесе Тукай бабай нәселеннән чыккан ишаннар, муллалар, хәлфәләр балалары иде. Шулар арасында авыл байларынын, сәүдәгәрләренең, мәдрәсә хәлфәләренен малайлары да барлар. Урысча дәресләр алып барган Учител дигән абыйларының чын исеме Мирсәет икән. Фамилиясе—Бийишев булып чыкты. Ул абзый чыгышы белән Казан каласының үзеннән булып, әллә кайлардагы урысларның Мәскәү, Питербург, Мәкәрҗә дигән калаларында да булганы бар икән. Авыл халкы өчен урысчага укытучы ул кеше башта бик сәер тоелды. Ул Эстәрлебашка килгәннең икенче көнендә үк авыл урамнары буйлап анын турында имеш-мимешләр таралды: —Шакир мәгьзүм авылга урысча укыта торган бер кеше алып кайткан икән. Теге урысча укыткан карт хәлфә урынына. Учител дип әйтәләр икән үзен. Үзе япь-яшь егет икән дә, башында кара Казан кәләпүше икән. Үзем күрмәдем күрүен дә, Югары очның Гршавай Хәмденисасы күргән. Шул сөйләде... —Ы-ы! Шулай диләр шул. Аның исеме Учител икән шул. Казаннарында әллә нинди исемнәр була икән аларның. Ул Учител исеме безнен яклардагы кебек бер дә колакка ятышлы түгел бит. Кемчә икән инде ул Учител дигән исем. Тегесе бит үзен мөгаллим дип кенә йөртә иде. Исеме дә безнеңчә, Габделхак абзый иде. Балалар бик яраталар иде үзен. —Теге Төрек Төхфәтулла янындагы мәдрәсәдә диләр укытуын... —Бетермәгәч бетермиләр бит шул урысча укыта торганнарын. Безнең мөселманга ул урыс укуы ни нәрсәмә хаҗәттер инде ул... —Ы-ы, мөселманга урысча уку гөнаһ бит инде ул. Гөн-на-а-аһ! Кит инде, ничекләр иттереп ул урысчаны укымак кирәктер инде?! —Әй, Шакир хәзрәт үзе белә булыр гөнаһмы, түгелме икәнен. Урысча уку ул чучка ите ашау түгел иңде. Кирәккәдер Шәяхмәтулла сәүдәгәр, әнә, бөтен урыс калаларын айкап сәүдә итеп йөри. Мәкәрҗәләренә ел саен бара. Шушы ышкулда урысча укып өйрәнмәгән булсам, мин Эстәрледән чьпъш киткәч телсез дә, саңгырау да булган булыр идем, дип сөйли гелә.ннәр генә. Урысча сөйләшү минем өчен чүп тә түгел ул. Иркенләп сөйләшәм, иркенләп алдыйм сәүдәдә урысларның үз телләрендә. Кяферне алдау гөнаһ түгел ул, аны китап та рөхсәт итә, дип әйтә икән. ' —Укырга-язарга гына өйрәтсәләр, анын әллә ни гөнаһы булмас инде ул булулыкка. Тик урысның яман гадәтләренә генә өйрәтә күрмәсеннәр... —Урысча укыткан ул нәмәстәкәйләре мәчеткә йөри бит. Мөселман башы белән нишләп инде урысның начарлыгына өйрәтсен, ди. Сөйлисең тагын сүз итеп... —Учител дигән исем гарәптән чыккан икән ул. Аларда бит Гамәл, Камал, Галиәкбәр, Габделбәр дигән исемнәр бар. Монысының да тулы исеме ГабделУчител икән дә, укытучы бәндә дигәнне аңлата икән, әйгенәкәйем. —Ә-ә-ә, шулаймыни9 Бу дөньяда Ходай Тәгаләнең әллә кемнәре оар инде. Ул Учител дигән исем учле дигән сүздән килеп чыкмадымы микән диюем әле минем. Шулайдыр ул, ахирәт Ай тулар тулмаста шкала тагов ЯҢЭ хәбәрләр тар —Теге Төрек Төхфәтулласынын тау ягында урнашкан, башы дранча белән ябылган мәдрәсә тоташы белән урыс ышку;-: Дин дәресләрен башкача анда укыт.мызыар икән инде Ышкул дигәннәре безнеңчә мәптек дигәнгә туры килә икән —Карале, әхирәт! Ул урысча укыганның, укытканның гөнаһларын каялар гына куеп бстермәк кирәк ли Түбән очнын Кәшәчхгтдин әшо. ди, Харис хәзрәт үзе дә, малайлары да урыс белән, итальян белән сәүдә итә-итә, урыс-итальян булып беттеләр инде дип әйтә, ди Адардан мәчет- мәдрәсәләрне тартып алырга кирәк, мөфти ХЭЗрәтЛӘр • реннән шикаять язып, авыллар буйлап имза җыярга кирәк, ди икән —Ул Кәшә4>етдин Харис хәзрәт белән гомерләре буена тартыштылар бит инде. Хәзрәтнең яшь бикәчен үзен беләсең бит. ic;v с HI. ур..к өстендә Хәмбикә яланында —Эй, Ход-дай-йым! Әстәгыфирулла' Әстәгыфиру . i.' Ш.лаи диген син! Үз күзең белән күрм сөйли күрмә кеше сүзен! —Мин ышануын ышанмыиды. әрестер, ахрысы. Ничәмә ничә еллар узып кипе, һаман үч алу бари дшән сүг бит инде бу боланга киткәч —Шул шул мен.»' Хлр.;. эчтә вәгазен.. «Безнең падишабыз—ак патша'. Аны узып без Рәсәи мөселманнары бернәрсә дә кыла алмыйбыз \та-бабаларыбыз бик сарыф итеп, бик күп кан коеп, асыл улларыбызнын • . . Күпме генә корал тотып сугыйк юк бүген, түгелгән канның Көчленеке замана' Ik . . ......... кисмәс! Инде безгә ак и. итәргә калды. Шунлыктан урыс астында исән-имин. . ч и < сн. безгә Русия мөселманнарына ак патшаның телен белен, уры белән аралашып, солых вә мәслихәт белән сәүдә-кәссп итсш,;. ... кала. Ә аның өчен урыс телен бе ■■. фарыздыр басып алгач, безне җиңде Шунлыктан гньп җиңүчеләр телендә—урыс телендә алып барыла га инде i «и алып барылачак та Без. кипе л -и халык бу мр.ә .............................. ..... ■. ■ . теләгәнчә яши .LIMIIH6II саклап калыр өчен урыска яраклашып, аның телен t - леи и-ииасын тыңлап яшәү фарыз безгә, дигән ■ ... Уку башланганның беренче көннәреннән үк Мирсәй Бииишсв укытуны урысларның -Ьукбар исемле кш..оыниан . .. • • Андый китабы бишәү иде анын. Шу i киыпларнь: и- 'И малайларына таратты Берсе Нигьмәплла хәзрәг өши. •, . • . Ул Тукай бабай нәселенә хас зур кол җ|н ь .... к. ... каны катыш дип тә сөйлиләр), укуга бик ь> хирыс 1н>м . и иде. Китап тирәли җыйналып, кабаланмый гын . .ип . .. тотындылар. Учител биргән «Букбар» дигән кшапнын • ■. - •? иде Моңа кадәр малайлар курын i.ip.'ii .. р^ • китапларның берсендә дә су рәг I»»UIC|K;XI >ын иде К ■ • итми икән жан иясенең сурәгсн төшерергә Гек . • үзен төшергән кешенең жанын сорар. ли. мина .- Малайлар китапның битен сакланып кына. . < ■; р һәм китап битләрендәге сурәт гәргә ►..1 . < . > . Аннан гавышларьш бик К8ТЫ •>!. рМ1 ’ —Карале, куяннар, әй! Берәү, икәү, өчәү, дүртәү Егшәрәләр генә кар өстеннән —Монаусы песәй бит, карале! Тычкан бастыра. Тота инде ул аны, күр дә тор... —Аты да аты, әй! Койрыгын карале! Гапкадыйр абзыйның Шешенгән исемле айгырыныкы хәтлек бар... —Атка атланганының киемнәре әллә тоташ тимер инде9 Башындагы бүреге очлы... 1894 елның кышы азрак соңлабрак килсә дә, каты суыклар белән башланып китте. Башта тымызык кына иттереп атна буена кар яуды. Туктамастан. Җиле юк иде. Аннан соң жайлап кына буран кузгалды. Җил, эш тапканына куана-куана, йомшак, вак карларны һавада куып йөретеп таш койма, читән, такта рәшәткә, сарайлар-йортлар, мунчалар ышыкларына сыртлапсыртлап, көртләр итеп өяргә тотынды. Тыкрыклар, урамнар, кое яннары җигүле чаналар, мал тояклары, чабаталы-пималы кеше аяклары белән тапалдылар. Тагын карлар белән капландылар, тагын тапалдылар. Ындыр табакларында, көзен куйган кибәннәрне ачып, ашлык сугулар башланды. Шап та шоп китереп суккан чабагаш тавышлары, тешле таш тарттырган атларны куган кеше тавышлары, чыбыркы шартлаулар, шатлыклы хатын-кыз, бала-чаганын көлүләре—барысы да ындыр табакларына ямь бирәләр иде. Авылда Төрек Тыкрыгы дип исемләнгән, арбалы ике ат кара-каршы очраганда эләгешә-тартыша көчкә аерылып уза алган тар гына урамда чана тарткан малайлар кайнашалар. Төрек Тыкрыгында чана шуу Эстәрле авылы бала-чагаларының иң күңелле урыны һәм шуучылар ин күп җыела торган җир. Базар урамыннан Чуаш ягына үрмәләгән ул тыкрык менгән саен тауга күтәрелә. Кар төшкәннән сон ике-өч көн дә үтми, малай- шалай тыкрыктагы карны таптапшомартып, шуар өчен үзләренә бик шәп тау ясап алалар. Төрек Тыкрыгында чанада шуу авылда ата-бабадан калган бер йолага әйләнеп, ел саен кабатлана тора. Базар урамыннан таякка таянып мәчеткә барган ил картлары да бу тыкрыкта малай чакларында чанада шуганнар. Барган җирләреннән туктап, инде соңгы елларын яшәп яткан берничә карт шау-шу килеп чана шуган малайларга карап үзләренең малай чакларын исләренә төшереп озак басып торалар. Бу көн саен диярлек кабатлана торган бер манзара. Аннан соң кузгалган күңелләрен намаз укып басар өчен кабаланмый гына мәчеткә карап атлыйлар. Уза-а гомерлә-әр!... Ә картаю турында әле башларына китерә дә алмаган малайлар төркеме, тыкрыктагы ат юлын таптый-таптый, чана белән шуа-шуа таунын өстенәрәк күтәреләләр. Тора-бара Төрек Төхфәтулла бабай йортын узып, урыс ышкулы янына менеп җитәләр. Тагын берничә көн узуга, ьппкулны да үтеп, кинәт кенә кискен иттереп текәләнеп киткән тауга үрмәли башлыйлар. Аның да карын, башта пималы, чабаталы аяклар белән таптап, икешәр-өчәр булып чаналарга төялеп тау түбән элдертәләр. Тау шуарга әйбәт, шома булсын өчен малайлар барлык ысулларны да кулланалар. Килгән бер малай, очкыр белән бәйләп куелган чалбарын чишеп, тапалган карга . сиптереп сияргә фарыз. Монысы да кайчандыр борынгы заманнарда шулай ук малай булган бабайлардан калган йола. Үтәмичә хәлең юк Шулай эшләмәсәң, тауда өстенлек иткән берәр малай бәргәләп алырга да күп сорап тормый... Чана шууда Мирсәет Учител дә катнаша. Атнага бер көнне Төрек Төхфәтулласынын ат чанасын сорап ала да, аның тәртәләрен алып ук куя. Урысча укый торган барлык «учиникләрен»—шәкертләрен чана шуарга алып чыга. Чананың ике ягыннан бәйләнгән ике сүс арканга аларны тигез иттереп бүлеп куя. Чанага бәйләнгән шул ике аркан белән малайлар эченә күп итеп печән тутырылган чананы тауга өстериләр. Мирсәет Учител, дәрәҗәсен саклап, чана артыннан гына атлый. Бай, ишан, хәлфә малайлары авылның игенче, малчы, балта остасы, ташчы малайларыннан бер генә тамчы да аерылмыйлар монда, барысы да тигез хокуклы. Алар да чын малайлар була беләләр. Мышныймышный тартып, тау уртасында азрак бүлтәеп чыгып торган урынга алып менеп җиткерәләр ат чанасын. Шул жирдә инде Учител Мирсәет тә аларга ярдәм итә—бергәләшеп чананы тау түбәненә каратып борып куялар. Ин беренче булып ваграк малайлар, аннан эрерәкләре чана эченә тула башлыйлар. Мирсәет Учител белән, һәрчак аның ун кулы булган Лотфый мәгъзүм чананың башы яныннан, икесе ике яктан тотып торалар Чана кузгалып китмәсен дип. Малайлар этешә-төртешә чана эченә тулып беткәч, Мирсәет: «Аллага тапшырдык!—дип, чана эчендә үзенә урын чамалап тиз генә итеп утыра. Лотфый мәгъзүм дә анардан калышмый. Ул да малайлар өстенә тәгәри. Чана дертләп куя да, кузгала. Җәйнең хуш исләрен алып калган ямь- яшел печән өстендәге малайларнын башта тыннары да чыкмый Ә малайлар белән эче тулы ат чанасы тизлеген арттырганнан-арггыра бара Колак янында җил уйный башлый, каршы килгән һава дулкыны тынны кысып каплый, күздән яшьләрне бәреп чыгара. Шул чакта чана эчендәге берәр малайның чыдамы бетеп, эчендә туа башлаган очу теләген авазга әйләндереп кычкырып җибәрә: —Иһ-һа-аһа-һа-һа-а-а! Беренче тавыш чыгу белән, чана эчендәге барлык малайлар да яшеллезәңгәрле тавышлар чыгарып акырырга, сызгырырга тотыналар Каршыга искән һава агымына кайсысынындыр бүреген очыртып алып китә, кемдер этешкәнтөртешкәннән чанадан ычкынып, юлда мәтәлләп төшеп кала. Әнә, капкасы төбендә, бабасыннан истәлек булып калган чикләвек таягына таянган, сул якка кыеш гәүдәле Ваһап Пәрәү бабай күзгә чалынып кала. Ул да әле нужа кайгысы күрмәгән, чыйнаган- сызгырган вак-төяк малай-шалайнын шатлыгына ак сакалмыеклы, җыерчыклар баскан битен балкытып басып тора. И-иэх! Бар иде бит шундый малай чаклар! Әнә, кече базарга бер кадак кына симез ит алырга чыгып барган Буйдак Һидият олпат гәүдәсе белән көрт эченә кереп баскан. Әле һаман өйләнә алмый йөрсә дә ул да кайчандыр малай булган кеше бит! Чана чыжылдап үтеп барганда капка асларыннан этләр амалал килеп чыгалар да, азга гына булса да иярергә тырышып өтәләнә-өтәләнә өреп чабалар Ә ат чанасы такыр юлдан җилдертепме җилдертә! Очыпмы оча! Тыкрыктан атылып Базар урамына килеп чыга да, күз ачып йомганчы аны аркылыга кисеп, Галәветдин байның таш келәтен сулда калдырып. Мөкейләр тыкрыгына кереп китә. Ул кыска тыкрыкны выжылдап уза да. Эстәрле елгасының текә ярыннан елга бозына очып килеп керә Икенче яры да текә Эстәрленен. чана каршы ярнын яртысына менеп җитә дә туктый. Туктаган чанадан каршыга искән җилдән битләре кызарган, кү ыәрс очкынланган малайлар коела башлыйлар. Мирсәет Учител дә алсуланган битен балкытып елмая: —Төшегез, бурлаклар! Тотыгыз арканнарны, җигелегез чанага' Киттек менеп. Шуарга яратасыз икән, әйдә, чанасын да тартыгыз' «Бурлаклар», чананы борып елга бозына төшерәләр, арканнарга ябешәләр, иелә төшеп тартып елга ярына үрмәлиләр Мирсәет Учитслнен урысча укыган шәкертләре белән ат чанасына төялеп таудан шуганын карарга һәр шимбә көнне авыл кешеләре жыйнала Тамаша, бушка! Базар урамына, Чуаш-Төрск тыкрыгы чыккан урынга бала-чага, кыз-кыркын, хатын-кыз, ирләр, карчыклар, картлар җыйналып, тезелешеп басалар Чана тыкрыктан чайкалып чыйнап килеп чыгуга кайсы кая йөгерешеп анарга юл ачалар. Кычкырыш-көлеш, этеш-төртеш, йөгереш, егылыш, елаш Икенче көнне базар була Таудан зур урамга килеп чыгып, шуу юк Чөнки базар урамы сату-алу, алдау-алдану белән мәшгуль Ул көнне таудан шуып килеп чыккан малайларнын колагын бор\. аларны кар белән yv тиешле Кыпкызыл булганчы' Иөремә базар көнне чана шуып' Ат тоягы астына эләгүен бар' Менә сиңа! Еламагаең—күзен кара, йөрәгең таза булыр' Хуш иттек шуны! Дүшәмбе көнне тагын дәресләр башлана. Өйлә узу белән мәдрәсәдән кайтып ашап алган малайлар «урыс дәресләренә» җыйналалар. Инде алар өйләдән сон шәкертләр түгел, ә учинпклар. Тотыналар урысчалатып сүзләр ятларга' —Вода—су була... —Уха—балык шулпасы... —Рыба—балык... —Лушыт—ат була... —Заес—куян... —Русак—үр куяны. —Биләк—урман куяны —Кошка—песи була. —Чилавик—кеше. Бүлмәдә җылы, рәхәт һәм дәресләргә генә хас булган гүләү ишетелә. Татар малайлары тырыша-тырмаша урысча өйрәнәләр. —Вода течет—су ага. Урам якка караган тәрәзә янында утырган Лотфи мәгьзүм тәрәзәгә йодрык янаты. Яртылаш тун тәрәзәдән түгәрәк кара бүрек кигән бер малай башы күренә иде. Ике зәнгәр күз зур кызыксыну һәм гаҗәпләнү белән бүлмә эченә карап торалар —Кем ул9—дип сорады Учител, малайнын башын күреп. —Лотфулла исемле малай ул Зәйнетдин Балтанын икенче улы. —Нәрсә карый инде монда9 —Мөкиләр тыкрыгында торалар алар. Яр башында. Сынар мөгезле кәҗәләре генә бар. Хәерчеләр алар Өстенә кияргә бишмәте дә юк анын Үзләре гел малайлар.. Учител нәрсәдер әйтергә теләп тәрәзәгә караган иде, анда инде малайдан җилләр искән... * * * ул көннән сон ике-өч көнгә бер тәрәзәдә теге малайнын башы күренеп китә торган булды Кышкы суыклар башлануга карамастан малайның тәрәзәгә килүе өзелмәде. Малай сигез яшьләр чамасында иде Кайчан карасан да ул гел күлмәкчән була иде. Башына кигән түгәрәк бүреге колакларын тоташ каплап тора. Кашлары сары, ю, зләре зәнгәрләр. Суыкта өшегән бите тулы кызыксыну. Тәрәзәгә килүе ешайгач, беркөнне Мирсәет анын килү вакытын чамалап, малайны өйалдыңда көтеп алды. Малай килеп җитеп, тәрәзә пыяласына бите белән елышуга, куркытмаска тырышып акрын гына эндәште: —Үскәнем, кил әле болайга! Сөйләшик. Малай тавыш килгән якка тиз генә борылып карады да песи тизлеге белән тәрәзәдән читкә сикерде. Өстеңдә тез башлары, артлары ямалган буйлы ыштан, соры төстәге юылган күлмәк, ялан аякка киелгән агач каталар. Ул тизтиз йөгереп азрак барды да, шома юлдан түбән табан шуып төшеп китте. Агач ката табаннары таудан шуа-шуа яхшы ук шомарганнар иде, ахрысы Азрак алга табанрак иелгән кечкенә гәүдәсе зур тизлек белән түбән таба оча. Малай житез һәм тизлектән курыкмый иде Тыкрык очына җитәрәк малайнын гәүдәсе турайды. Ул, артына борылып, Мирсәет басып торган якка карап алды да, йөгерә-йөгерә Базар урамын аркылы чыгып, Мөкиләр тыкрыгына кереп күздән югалды. Учителнең ул зәңгәр күзле малайның кем икәнен беләсе һәм аның белән сөйләшәсе килә иде... Кышкы көннәрнен берсендә мәктәп ишеге катында авыл мәдрәсәсенең Хәйдәргали исемле хәлфәсе күренде. Мирсәет башлап үзе сүз катты. —Әйдүк, хуш киләсең, Хәйдәргали абзый!—диде ул ачык йөз белән — Түрдән үт әйдә! Ш —Әссәламәгаләйкүм, Мирсәет энем! Килгәч үтәрбез инде. Шуна дип килү бит Үтәрбез! Ай-Һай суык тышта, куырып алып бара. Юлда йөргәннәргә Ходай ярдәм бирсен' —Әй-йе!—диде Мирсәет —Бу якларда суыклар катырак икән Казан тарафларына караганда дип әйтүем. Бураннары да бик каты булалар икән. Күз ачкысыз... —Бердән— казакъ далалары якыннар. Аннан Эстәрлебаш Урал тауның Урта Сырты Казакъ далаларына кереп киткән җирдә утырган бит Җилләр котыптан Урал таулары өстеннән очып киләләр дә, шул якнын суыгын да, карын да бу тирәләргә ташыйлар. Аннан кире казакъ якларыннан әйләнеп киләләр. Менә шул әйләнеп килгән бураннар бик каты булалар нилектәндер. Шул бураннарда адашып үлүчеләр дә байтак була Хәйдәргали хәлфә Мирсәеткә карап алды: —Укытуыңны бүлдем бугай? —Бүлдем дип инде9 ' Бүлмәдек. Зурлар арифметикадан мисаллар чишәләр, бәләкәйләре язалар. Син болай гына йөри торган кеше түгелсен— керүеңнең берәр сәбәбе бардыр, мөгаен9 —Бар иде шул, Мирсәет энем. Бар. Көлсәң көл, еласаң ела, дигәндәй, мин сиңа бик зур гозер белән кердем бит әле. Син ныклап кына, башына алып тында мине, зинһар —Әйдә, түргәрәк узыйк. Утыр Аннан сон әйтсрссн гозереңне. Дога да кылып алыйк Аягындагы пималарын салып, Хәйдәргали хәлфә алга узды Дога укып алгач, Хәйдәргали тырышып-тырышып нидер язып утырган малайларга сокланып та, көнләшеп тә карап алды. —Сөбханалла! Шулкадәрле дә бирелеп укыйлар бит Карап торулары күңелгә бер рәхәтлек бирә Болардан кеше чыгар болай булгач —Дөрес әйтәсең, хәлфә' Шуна дип тырышабыз бит —Без, булмаса, алгы бүлмәгә чыгыйк. Малай-шалай ишетә торган түгел минем сүз. . Күрше бүлмәгә чыккач, Хәйдәргали хәлфәнең чибәр, кырыс йөзе нурланып, эчтән чыккан йомшаклык белән яктыра башлады —Ни бит әле, энем Мирсәет Мин теге елны алып барып чыгара алмаган эш белән тагын сина килдем бит әле. У чигел анарга азрак каушый биреп карады: —Әллә инде?! —Соң?!—диде хәлфә, Мирсәетнең андый башлаганына куанып Син мине кире укырга ал инде9 Туксан беренче елның ачлыгын үзең беләсең нинди булганын Шуна өстәп малай туды Нужа өстснә нужа, юклык өстснә юклык. Гаилә ишәеп китте—алып барып чыгып булмады Урысча укуны ташлаган идем бит Ныклап булмаса да, аз-маз сукалыйм Ырынбурга барган идем, урыс гәжитләре алып, кич буена укып утырдым Белемнең чиге юк икән, үземә кайбер нәрсәләр алган кебек булдым Хөрмәтем бик зур сиңа, энем Мирсәет Шунлыктан улыма да синен исемеңне куштым Мирсәет дип' —Беләм. Ул бала үскәндер инде Күрмәгәнемә дә елдан артыктыр —Сон үсми тагын' Инде өче белән китте Урамга чыкса, алып керәм димә. Үзе гәүдәгә бәләкәй генә, ә үзе бер сугыш чукмары Үзеннән дә зуррак малайларга үрелә менә Дүрт-биш яшьлекләргә хәтле Хәйдәргали хәйләкәр генә елмаеп алды да, күзләрен Учителгә текәде: —Мин килим инде укырга, энем” Мирсәет азрак дәшмичә уйланып утырды да, әйтте —Килүен килерсең Тик сина баштан ук янадан кабатларга туры килер инде Ташлаганыңа өч елга якын бит Аннан сон мәдрәсә мөдәррисе Мөхәммәт Шакир хәзрәт белән сөйләшеп, аның ризалыгын ал Авыл бит—гайбәттән арына алмассың. —Укыганга нинди гайбәт булсын ди инде тагын9 ' Кит аннан, юкны' —Син мине тыңла. Урысча укыгач, урыс булырга хәзерләнә икән диячәкләр, әнә, теге елны күпме сүз йөрде. Авылда аңламый торган халык та байтак бит әле. Хәзрәтнең фатихасын алсаң, авылга төтен таратырбыз. Фатихасы бар, дип. Шул житәр. Ә болай үзе мин каршы түгелмен. Кил, укы. Баштарак авыр булыр, малай чагың түгел бит. Мәдрәсәдә дә укытырга, монда да укырга туры киләчәк ич. —Авыр булуы билгеле инде аның Тик минем телләрне яхшылап өйрәнеп, балалар укытасым килә. Укыган баланың күңеле була аның, нур өләшәсем килә. Синен кебек иттереп... Шакир мәгьзүм фатихасын бирер ансы. Атасы кебек укуның тәмен белә торган зат ул. Синнән алда укыткан Ярмөхәммәт абзый Мәржани хәзрәт шәкерте булган. Казандагы учителски ышкулда укып чыккан зат булган. Аны беләсеңдер бит? —Беләм. Аллага шөкер, исән-сау. Казанның Яңа Бистәсендә яши. Тик күзләре генә начарланган.Шунлыктан укытуны ташлаган. Базарда аз-маз сәүдә итә икән. Тереклек итәргә кирәк бит. Узган ел барып таптым мин аны. Яна бистәдә, Таш мәчет янында кечкенә бер йорт сатып алган. Эстәрлене бик сагынам, ди. Ул таулар, чишмәләр төшемә керә, ди. —Кере-ер! Эстәрлебашның суын бер тапкыр эчкән кеше барыбер кайта ул әйләнеп. —Ярар, энем Мирсәет! Аллага тапшырып, мин киләсе атнадан укуны өр яңадан башлыйм инде. Бик күптән булдыра алмам, шулай да кулдан килгәнчә түләргә дә тырышырмын инде —И-и Хәйдәргали абзый! Миңа түләвең шул булыр—укы син! Укы, туктама башкача! Чыга башладылар. Күрше бүлмәдә «Кем сукты»лы уйнап малайлар «ду» киләләр иде инде. Кереп килгән Учителне күргәч, шыбырдашып өстәл араларына тула башладылар. Хәйдәргали көлебрәк сорады: —Талчыбыкларың һаман күренмиләр?.. —Тыңлаучаннар алар. Гыйлемгә сусаган малайлар. Ул кинәт сүзеннән бүленеп, Хәйдәргалигә акрын гына дәште: —Син тәрәзәгә карале, абзый! Көн саен диярлек менә шушы тәрәзәгә бер малай килә Чакырам—керми. Чыга башласам, тау түбән шуып төшә дә китә. Әнә, тагын килгән... —Безнен күрше Зәйнетдин абзыйның икенче малае ул. Исеме Лотфулла. Кая, мин чыгып карыйм әле. Күрше малае бит. Күп тә үтмәде, ул малайны ияртеп кире керде. Хәйдәргали абзый бусагада туктап калган малайның аркасыннан сөйде: —Төш, улым, бусагадан, курыкма. Учител Мирсәет абзаң бик әйбәт кеше ул. Малай курка торганнардан түгел иде. Ул алга таба бер адым атлады да, сәламләде: —Әссәламмәгәләйкүм! —Вәгаләйкем әссәлам!—дип сәламен алды Мирсәет Учител.—Үт болайрак! Якын кил! —Үтмим!—диде малай көр тавыш белән.—Каталарның кары эрер дә, идәнегезне юешләр. Ярамый үтәргә. —Сал каталарыңны! —Салмыйм' Мирсәет каталарга күз салды—оекбашлары юк иде малайның. —Исемен Лотфулла бугай? —Әй-йе. —Син нәрсә, гелән генә тәрәзәгә киләсең, ә үзең чакырсам да кермисең? Ә? —һы! Кызык бит. —Нәрсәсе кызык? —Урысча укыганны карау кызык. —Ста әллә урысча беләсеңме? —Кайбер сүзләрен генә беләм. —Нинди сүзләр алар, әйтеп кара әле Малай тезеп алып китте кушка—песи, вала—су, зимдә—жир, нибы— күк йөзе, палкы—таяк... —Сөбхәналла-а!—дип куанды Хәйдәргали абзый —Каян белеп бетердең син бу сүзләрне? Мәхдүмнәр ятлаганнан. Урам буенча кычкырып ятлап кайталар ич алар. Ә мин арттанрак ияреп килеп тыңлыйм да, алар артыннан эчемнән генә кабатлап, исемдә калдырам. —Кемнәр алар, мәхдүмнәр дигәнең9 —Лотфи белән Гобәйдулла инде, кем булсын! Башкалары ятламыйлар. Мирсәет гаҗәпләнеп карап торды—гади генә малай булмаска тиеш бу. —Энем, сиңа бер гозерем бар. Хатыным, Сара апан кибетләргә, йә базарга-мазарга чыгып киткәндә икс улым янында калып торырга иптәшкә бер малай кирәк иде. Мин үзем укыту эшендә, малайларны карарга вакытым җитешми. Бергә уйнап торырга. Син шуңа риза булмассыңмы? —Еламасыннар дипме? —Әй-йс шул. —Мин үземнең энем Гатаулланы гелән карыйм. Уйнасаң еламый. Тик ешрак пес кенә иттерергә кирәк. Аннан киреләнә башласа, азрак биргәләп аласың инде. —Тыңлыймы соң? —Биргәләгәч, тыңламый кая барсын ди. Тынлы-ый! Якын килә башдасаң, кача башлый. —Кача аламы соң? —Кая качсын ди инде Бәләкәй бит әле. Бар белгәне шул сәке астына кереп китү инде. —Шуннан эләктереп аласыңмы? —Ю-ук! Азрак утыргач, сәке астыннан башын чыгарып: «Абый!— дип акыра. Анда караңгы бит Хәзер күтеңнән җен-пәри эләктереп ала, дим. Атылып килеп чыга. «Абый», дип торгач тимим инде аннан сон Мирсәеткә малай ошады —Син көн дә кил монда. Өйләдән сон. Сара апаңа ярдәм итәрсең. Малайларны карашырсың. Әгәр инде Сара апаңа кирәк булмасан, менә бу бүлмәдә, ишек янындагы өстәл артына утырып укырга өйрәнерсең. Укуга сәләтең бар күренә. —Мәдрәсәдә иң тырыш шәкерт мин. Гобәйдулла хәлфә шулай ди Дәшми генә тынлап торган Хәйдәргали дә сүзгә кушылды —Бергә утырырбыз. Күршеләр бит Мирсәет, сөйләшкән арада, Лотфулланың өс-башын карап алган иде. Чыгып китте дә, бер чалбар белән бер күлмәк тотып керде —Әниеңә алып кайтып бирерсең. Сүтсен дә, таманлап тектерсен Миннән бүләк сиңа. Үземнекеләр. Бик иске дә түгелләр әле —Безнең әни үзе тегә,—диде малай, ерылган авызын җыеп ала алмыйча.—Рәхмәтләр яусын, Учитсл абый! —Бетең юкмы9 —Юк. Күрше Габделхавас бабайларның мунчасына ягабыз. Атна саен. Утын алардан, су белән ягу бездән Абый белән икәүләшеп фанталдан су ташыйбыз. Шулай булгач, бет була димени —Ярар, алайса! Бар кайт! Икс көннән кил. Аңладыңмы? —Аңладым! —Зур үс, гуганым! ул сөйләшүдән сон Лотфулла мәдрәсәдән тыш урыс ышкулына да йөри башлады. Әтисе пәке белән кырып чәчен алды. Әнисе исә У чигел биргән чалбар белән күлмәкне сүтеп юды да, таманлан, улына чалбар белән күлмәк тегеп кидерде. Әниләре кул белән тегеп утырганда, бәләкәч Гатаулла аның яныннан гел китмәде. Озак кына карап утыргач, сабыйларча куанып әйтеп куйды: —Бәләкәй абый бу күлмәктән үсеп чыккач, ул аңа бәләкәйләнгәч мина кала инде, әйеме әни? —Шулай балам, шулай. Ана кадәр тузып бетмәсләр. Гатаулла анысына да җавап тапты: —Әни, син бәләкәй абыйга әйтеп кидер инде, туздырмыйча ки, диген. Гатауллага да калсын диген... Ярлылык бик көчле иде шул Зәйнетдин Балта гаиләсендә... Лотфулла Мирсәет абыйсының хатыны Сара апасы кушкан йорттагы вактөяк эшләрне караштырды, вак-төяк йомышка йөрде, чанага ныгытып бәйләнгән тәпән белән «фантал»дан су ташыды; «фантал» дигәннәре җиргә казып утыртылган зур гына бер чан иде. Башы җир өстенә чыгып тора. Йорт башы ябылган кебек тимер белән ябылып, яшел төскә буялган. Шул түбә уртасындагы багана башына җиздән ярымай куелган. Чанга су тау итәгендә чыгып яткан чишмәләрдән эче куш агач торбалардан агып килә. Фанталлар Гайсә пәйгамбәр туганга 1835 ел булганда салынганнар. Шундый фанталлар авылнын өч урынында урнаштырылганнар Шунын өстенә Тукаев- ларнын җимеш бакчаларында тагын шундый ук өч фантал бар. Эстәрлебащ халкы фанталдан кул пешкәге ярдәмендә чишмә суы алып, шуны эчеп яши. Фанталлар янында атларны да, башка мал-туарны да эчерергә ярамый Мал өчен һәр урамда агач улакны, кыршауланган зур агач чиләкле, сиртмәле, эчләренә имән бура төшерелгән коелар бар Кешеләргә дә, мал-туарга да эчә торган суга бай авыл Эстәрлебаш. Лотфулланың төп эше, Сара апа авыл арасына чыгып киткән чакта, ике малайны карау. Малайларның арасы яшь ярым гына. Гәүдәгә икесе дә бер чамалар. Икесе дә сакаулар. «Ш» һәм «Р» авазларын әйтә белмиләр Тәүге көннәрдә нәрсә сөйләгәннәрен аңлау кыенрак иде, аннан сон бар да аңлашыла башлады. Малайлар тынлаучан, үзләре иркә түгелләр иде. Эш юграк чакларда Лотфулла, тавыш чыгармаска тырышып, ышкулга бара да ишек төбенә якынрак куелган өстәл артына, хәлфә Хәйдәргали абзый янына кереп утыра Өстәлләрнең, утыргычларның барысын да Хәйдәргали абзый ясаган Куллары оста, белмәгән эше юк. Укый башлаганмын икенче көнендә Хәйдәргали хәлфә Лотфуллага ике дәфтәр белән бер каләм бүләк итеп бирде. Каләм искитмәле иде. Лотфулланың андый каләмне беренче мәртәбә күрүе иде. Төкерекләсәм, гүшни төс чыгарып яза икән. Төкерекләмәсәң, мондый каләм кебек кенә яза үзе. Беренче көннәрдән үк Лотфулла Мирсәет Учителнең сөйләгәннәрен, өйрәткәннәрен бик зур игътибар белән тыңлый башлады. Хәйдәргали абзый белән икәүләшеп бер китап өстенә иелеп укырга өйрәнәләр. Лотфулла имән бармагы белән китап битенә язылган сүзгә төртә. Хәйдәргали укый башлый: —P.-.рр..рре..ек... Рек-к-кка... Икәүләшеп тырыша торгач, теге сүзне укып чыгалар: «Река» дигән сүз икән дә, татарча «елга» икән Китаптагы сурәткә карасаң, елга икәнлеге күренеп тора «река»нын Тагын укырга тотыналар: —Е-ел-дь—дип укыйлар икесе бергә.—Ель! —Ерш!—дип укый Лотфулла. —Шыртлака дигән балык ул,—дип аңлата Хәйдәргали.—Лайла гына, тотып та булмый. Безнең татар ашамый аны. —Андый балык булмый!—дип ризалашмый Лотфулла.—Алабуга дигән Ш балык бала, ә син әйткән балык булмый. —Бар ул, бар’—ди Хәйдәргали бәләкәй дустына.—Минем үземнең дә тотканым бар аны —Ә нигә безнең Эстәрле елгасында юк9 Шамбы да бар, атабуга да бар, чабак та бар. Хәтта чуртан да бар. Ә җәеннәр менә мондыйлар Ул ике кулын бер-бсрсеннән ярыйсы гына аерып күрсәтте Укулар бер җайга бардылар да бардылар. Ишек төбенә куелган өстәл артында Хәйдәргали хәлфә белән кечкенә Лотфулла, икесе бер жан булып дигәндәй, «урысча сукалап» утыралар Учител Мирсәет аларга игътибарны бик биреп бетерми—башкалар белән күбрәк мәшгуль. Укучы балалар арасында һәрчак төрлесе була. Сәләтлесе дә, сәләтсезе дә, тырышы да, ялкавы да, шаяны да, сабыры, тынычы да. Шунлыктан тиз аңламаганнар белән, артта калганнар белән күп шөгыльләнә Учител Мирсәетнең холкы сабыр, беркайчан да тавышын күтәрми, малайларга кычкырмый, аларга сукмый. Ачуы килгән чакларда әйткән ин .шыр сүзе «Мөртәт1 » Шаярса, яисә дәресен белмәсә, ул малайны өстәле янына чакырып ала да, иптәшләренә каратып бастырып куя Озакка сузмыйча вәгазь укый —Син бит туган, мөртәт түгелсен лә инде. Тамагын ачмы9 Ач булсаң, болай шаярмас идең. Түгел бит? —Түгел,—ди малай бик үк исе китмәгәнне күрсәтергә тырышып —Әллә бозау булдыңмы9 —Нигә-ә? —Нигә, имеш1 Ник жиненне чәйнисен9 Иптәшләре көлешә башлыйлар. Учителтә шул гына кирәк тә инде Урысчага күчә: —Дай слово. Что больше так не будешь. Монысына инде белсәң-белмәсән дә, теләсән-теләмәсән дә урысчалатып җавап бирергә кирәк Малай аркасында, ике калак сөягенең нәкъ урта бер җиреңнән тир тамчысының аска табан юл ярып төшә башлаганын баскан җиреннән сизеп тора. Анысы артыннан икенчесе, өченчесе Ә татарча уйлаган баш, урыс сүзләрен искә төшерми Малай уйлана-уйлана баш миенең сыеклана башлаганын сизеп, баскан җирендә тораташ кебек катып тик тора Шуннан, көчәнеп уйлый торгач, жавап таба бугай Сөенеченнән күзләренә жан керә башлый «Урысчалый» бу —Бүл-ллше-е ни бу-уди-ишш!!! —Как, как? Повтори правильно!—дип жилеккә үтә Учител Малай да төшеп калганнардан түгел, тавышына көрлек өсти дә кабатлый: —Бүлше ни будеш маяныкы' Мирсәет тынып калган малайларга карый —Кем дөрес иттереп урысчалап әйтә ала «Сүз бирәм, башкача кабатламам!»—дип Ягез әле эшләтегез башыгызны Малайлар күзләрен өстәл такталарына тегеп дәшмиләр Ин арттагы өстәл артында утырган Хәйдәргалинең тавышы ишетелә —Кая, энем, мин әйтеп карыйм әле9 —Энем түгел, ә гаспадин учитель! —Гаспадин үчител! —Прашу минә прастит Булше ни буду баловайт Читайт буду книга —Вот ичмасам, молодец, Солтангалиев Ә син әйткәннең ин дөресе менә болай ишетелергә тиеш Учител кабаланмый гына Хәйдәргали әйткәнне кабатлый — Прошу меня простить. больше не буду баловаться Книгу читать буду. Понятно теперь9 Үзләреннән сорамаганга куанган малайлар дәррәү акыралар —Панятна-а!!! —Повтори. Султангалесв! Хәйдәргали абзый урысчалап, дөрес итеп кабатлый Мирсәет күңеле булып елмая: —Хәзер инде урысчалатып рәхмәт әйт' —Ыспачиба! —Дөрес итеп әйтергә кирәк. Менә болай итеп: Спа-аси-ибо! Урысның ул сүзе ике сүздән килеп чыккан: «Спаси» һәм «Бог». Алла коткарсын дигәнне анлата—спасибо! Әйдәгез әле барыбыз да бергә шул «спасибо»ны әйтик. Берик-ке: «Спа-а-а»... Бүлмә урысчалатып акыра: «Спа-а-си-и-бо-о!» Үзен «онытканга» куанып өстәл янында иптәшләренә йөзе белән борылып басып торган теге малай да кушыла. Ин кэчлесе аның тавышы инде. Учител Мирсәет малайның кәләпүше астыңдагы ялтыратып кырылган «татар башына» елмаеп карый да анарга урынына утырырга рөхсәт итә: —Бар урынына. Шаярма башкача алай. Шаярсаң да башкаларга да күңелле булырлык итеп шаяра бел. Иди, садись! Не балуй больше! Кайсебер көнне ишек аз гына ачыла да, анда Сара апаның чибәр елмаюы күренә: —Акыллы-ым!—ди ул пышылдап кына Лотфуллага.—Чык әле бирегә- ә! Малай сораулы күзләре белән Учителгә карый. Тегесе тавышсыз гына баш кага: «Бар, чакыргач!» Шулай да Лотфулланың дәрестән чыгып китүен Мирсәет Учител өнәп бетерми. Чөнки ул күреп тора—ишек ачыла башлаганда шыгырдаса, малайның йөзендәге нуры сүнә. Бу баланың ярлылыкта, хәерчелектә, ялангачлыкта узган көннәрендә шушы урысча уку дәресләре аның өчен бердәнбер шатлык. Моның шулай икәнен, Учител яхшы белә, шунлыктан Лотфулланы кызгана, аның укуьш тели иде дә... Лотфулла уку әсбапларын әнисе тегеп биргән корама букчага тутыра да, акрын гына атлап чыгып китә. Анда инде аны түземсезләнеп Сара апасы көтә. —Мин зур абыстайларга ашка барам,—ди ул. Аның өстендә йомран тиреләреннән тегелгән йөнтәс тун, башында ике каз канаты куелган йөнтәс җирән хатын -кызлар гына кия торган бүрек, аякларында тезләренә җитеп торган матур Казан итекләре. —Гомәр белән Вәлиәхмәтне яхшы кара. Егылмасыннар, еламасыннар. Гомәр Вәлине җәберләмәсен. Тегесе абыйсына сукмасын. Уенчык бүлешеп тартышмасыннар, сугышмасыннар. Мин бик озак булмам анда. Күрше Минзаһида апага йөгереп кереп кенә әйтеп чык, бер көянтә генә фантал суы китерсен. Чәйгә. Кече агач табакка тутырып бәрәңге әрчеп куй. Анладынмы, акыллым! —Әй-йе! Аңладым, Сара апа! Сара апасы яшь кәҗә кебек вак-вак кына атлап, тыкрыктан тау түбәненә төшеп тә китте. Чибәр Сара апа. Үзе беркайчан да әрләмәс, тавышын күтәрмәс. Лотфуллага эшне күп иттереп кушкан чакларында да тик «акыллым» дип кенә эндәшә. Үзләре белән табынга утыртмаса да, көненә берәр мәртәбә, кайчак икешәр рәт тә әле утыртып ашата. Олы гына берәр ипи кыерчыгы да бирә, берәр җомаяк токмачлы куе аш сала. Ашы итле дә була әле кайчакларда. Ә Лотфулла бик тырышып эшли шуның өчен дә, акыллым дип дәшкәне өчен дә. Кичә кичен ышкуд каравылчысы Гьшбәт бабай кисеп ярган утыннарны да кертеште анарга. Бабай да мактады үзен, Сара апа да. Идәнен дә себерә, базга төшеп бәрәңге, кишерен дә алып менә. Сара апасы кер юганда, су ташый, юынтык суларын чыгарып түгә. Шулар арасында Лотфулланың ин төп эше—ике ташбаш малайны карау. Олысы—Гомәр исемле. Ул—дүрте тулып бишкә китте. Ә кечесенә ике генә яшь әле. Бертуктаусыз такылдый үзе. Сара апа малаеның шатыр-шотыр иттереп кара күмер ашаганына көенә. —Лотфулла-а! Акыллы-ым! Тагын күмер ашый бит. Вәлине тотыйк инде. Бүлмәне урап-урап йөгергән малайны тотып алалар да, акырта-акырта авызындагы күмерне алырга тырышып карыйлар. Малай тешләрен нык иттереп кыскан, ике куллап авызын япкан да, аны ачмыйча гына кычкыра: —М-м-м-м!... Авызына бармак та тыгып карыйлар. Ачмый барыбер. —Ач авызынмы! Ач, дим мин сина! Ач! Сара апа чибәр, нечкә-озын бармаклары белән малайнын түгәрәк ике оитеннән тотып селкеткәли. Малай барыбер авызын ачмый Әнисе артына сугарга үрелгәндә, тиз-тиз генә берничә мәртәбә күмерен чәйнәп тә ала с, малаинын әтисе, Мирсәет абыйсы малайнын күмер ашаганына бик тә тыныч карый: —Нигә тиясез инде анарга! Ашасын! Вөҗүденә кирәктер, шуна ашый да ул Жңбәрсгез минем үскән улымны иреккә Ашасын күмерен'—ди Лотфулланың көннәре урыс ышкулында үтүгә әтисе дә, әнисе дә каршы түгелләр. Бигрәкләр дә әнисе куана: —Ходайга шөкер! Бер юнен биреп тора ул шулай! Лотфулламнын тамагы да тук, өсте дә азрак бөтенәйде Әтисе башкачарак итеп әйтеп куйды: —Эшлә, улым! Эшләгәнең кеше өчен булса, өйрәнгәнен үзен өчен' Сорамыйча бер әйберләренә дә кагылма. Кешенеке икәнне һәр чак хәтерендә тот. Малайларына сукма—сабыйлар бит алар. Эләккәндә укып та өлгер Эшенә иренмәде Лотфулла. Чибәр апа нәрсә генә кушса да, барысын да җиренә житкереп эшләп куйды. Йомышына да йөгерде, суга да барды, бәрәңге дә әрчеде, кар да көрәде, теге ике шук малайны да карады Алар белән качышлы, атлы уйнады Тик Лотфулланың да бай малайлары кебек ышкул эченнән чыкмастан утырып, Мирсәет абыйсы укып, тәрҗемә иткән урыс хикәяләрен, әкиятләрен тыңлыйсы килә иде Эштән аз гына арынса да, ул уку бүлмәсенә ашыкты Рәхмәт төшкере Хәйдәргали абзыйга. Лотфулла юк чакта үтелгән дәресләрне, ул керүгә бер урынга жыеп, әзерләп куя. Кайсыбер көнне ышкулдан да бергә кайткалыйлар. Тик Лотфулла Хәйдәргали абзый унаена атлый алмый—суыкка гүзә алмыйча, күлмәкчән генә көенә алдан йөгереп кайтып китә. Аның өстендә бишмәте юк. Йомыш-юлга гына булса да кул арасына керә торсыннар дип, әтиләре ике малаена агачтан каталар ясап бирде Өтерге белән сөян агачын чокып. Чокып бетергәч, каталар эченә кызу күмер тутырып тигезләде. Ком белән ышкып шомартты Тәүге көннәрдә дәрес тынларга дип, катасын кигән көенә керде Лотфулла. Чөнки катасы эченнән кияргә бернинди оекбашы да юк иде Тик менә Учител Мирсәет абый анын каталарын тиз салдырды —Син Лотфулла каталарыңны тышта ук салып кер Югыйсә, кары эреп идәнне юешли Ә бит идәндә учениклар оекбаштан гына йөриләр Аяклары юешләнә Яхшы түгел. Шунлыктан ярамый ката белән кер\ Шул көннән соң ике агач ката тышта, болдырда кала башладылар Тик... Берничә көн узгач, Лотфулла кайту исәбе белән болдырга чыкты да, кияргә дип каталарына үрелде. Каталарга тотынгач ук сизде—алар нилектәндер гадәттәгедән авырлар иде Иелеп карады Энгср-меңгср. карашы төшеп бетмәгән чак иде әле Кичнең соңгы яктылыгында Лотфулла күреп алды—ката эчләре сарырак төстәге боз белән туп-тулы иделәр Шул чакта, артта, өй алды ишеге артында берничә малайнын «пск-пск» килеп көлешкәннәре шиетелде. һәм аерым-аерым сүзләре дә ишетелеп кзи исләр —Хәйбулла бит .. ката эченә... —Ә?., нишләгә-ән? —... сигән... туңган инде менә-ә! Лотфулла эчләре сидек белән тулган икс катаны кулларына алды да. ялан аяк килеш ышкул тыкрыгындагы бохтанып каткан, шомарган кышкы юлдан томырылып кайту ягына йогердс Анын артыннан -һай-Ьу-лап акырган сызгырган тавышлар ишетелеп калдылар Тик күлмәк-ыштан гына кигән ярлы балтачы Зәйнетдиннең улы Лотфулла алдын-артын карамыйча хан фәрманга хил белән ярышып чаба иде Ахыры киләсе санда